Логотип Казан Утлары
Драма

СИНЕҢ УРЫНЫҢА КАЙТТЫМ


Драма 2 бүлектә
КАТНАШУЧЫЛАР
Мәгънәви X «э б и р о в
Зәйнәп аның хатыны
Рә х и л ә — өлкән кызлары, ялгыз хатын
Наил уллары, агроном, соңыннан колхоз председателе Нигъмәтҗан Мәгънәвинең бертуган энесе, ат караучы И л д у с — Мәгънәвинең уртанчы энесенең улы, агроном Зөһрә- Наилнең хатыны, агроном Гамилә- Илдусның хатыны
Зәйтүн- Рәхиләнең асрамага алган улы. укучы Шофер
Мәгънәви картның авылдашлары
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Елга буена урнашкан кечкенә авыл Ж,әй. Мәгънәви карт йортының ишегалды Ике якта ике өй, берсендә Мәгънәпн карт белән карчыгы Зәйнәп тора, икенчесендә Рә хнлә белән Зәйтүн Түрдә - бакча капкасы, урам капкасы беръяк кырыйда
Пәрдә ачылганда Зәйтүн болдыр түбәсе өстендә чүкеч белән кадак кага. Мәгънәви карт түбәннән аңа шиферлар биреп тора
Зәйтүн (кага-кага) Монысын да ябыштырдык, бабакай! Наил абый кайткач, бу йортта ирләр калмаган икән дип әйтә алмас инде хәзер
Мәгънәви (шифер бире) Ашыкма, әйбәтләп как
Зәйтүн (шиферны үрелеп ала) Хәбнровлар какса, үзәгенә үткәреп кага инде ул, бабакай! Читләп-кырыйлап тормый (Шуып китә.) Тпру!
Мәгънәви. Ипләп! Хәбиров булсан, әүвәле аяк астыцнын нык лыгын кара, аннары үрелерсен
Зәйтүн Тайгак, каһәр!
Мәгънәви. Түбәгә сылтама аякларым тернәксез диген! Егет кеше шулай бассын эзеннән танысыннар Әнә Наил абыең баскан Миреннән ут чыгара Шуна күрә ышаналар да үзенә Җиде егет китте институтка, бер үзен укырга аллылар
• Г Кимал нсемендаге Татар дәүләт академия геатры репертуарында
3'әйт^ н. Синең аркададыр ул. бабакай! Анда бер танышым бар дигән идең бит
Мәгънәви Төкерә ул андый танышларга! Ьерәү булса, атасының җилкәсен кимереп ятар иде, ә ул без салган акчаны да кире җибәрде.
Зәйтүн. Егетлек дигәннән, бабакай, син соңгы вакытта нишләп тер бирешә башладың кебек әле — бер дә бүре тотарга бармыйсың. Әллә картаясың инде? Син тотмагач, бигрәк кыюланганнар, әнә бүген таң алдыннан берсе Кызыл-тау маңгаенда улап утыра иде. Ишетмә- денме?
Мәгънәви жавап биреп өлгерми, урам ягыннан кычкыралар.
Тавыш Мәгънәви абый, кил әле!
3 ә й т ү н. Миңлехарис абый Фәризәттәй малае.
Мәгънәви. Ни кирәк? йомышны әйткәнче исәнләшә торганнарие!
Тавыш. Исәнме. Мәгънәви абзыкай. Уставыңны биреп торчы. Мәгънәви абзыкай?
Мәгънәви. Нинди устав? Юк миндә.
Тавыш Биреп тор инде. Мәгънәви абзый. Колхоз уставы. Синдә дә булмагач, кемдә булсын? Гомергә персидәтел булган кеше ич син Мәгънәви. Пенсиягә чыккан кешедән устав сорап йөриләрмени, булмаган! Яна председательдән сора, Шакировтан
Тавыш. Бар бит инде ул синдә, Мәгънәви абзый. Ашамам Биреп тор бер генә көнгә.
Мәгънәви. Ә нинди хаҗәте чыкты әле аның?
Тавыш. Эшкә чыкмый калган өчен штраф салырга дигән закон бармы икән, шуны карыйм. Тоталар да, штраф дип, тенкәгә тияләр.
3 ә н т ү н. Сиңа скидка тиеш бит, Миңлехарис агай!
Тавыш. Миңамы?
Зәйтүн. Әйе!
Тавыш Нишләп миңа гына скиткә ясасыннар!
Зәйтүн. Әйтимме нигә?
Тавыш. Әйтеп кара?
Зәйтүн. Мыек җиткергәнең өчен
Тавыш Тфү, дурак! Чынлап сөйлисеңме дип торам. Бирмисеңмени инде, Мәгънәви абзый?
Мәгънәви. Бар әле, кеше көлдереп ахмак сүз сөйләп йөрмә Тиле түгелсендер. Бар. бар, арбаң юлында булсын’ Мә, Зәйтүн, тот (Шифер бирә.) һе, моңа да устав кирәк булган!
Зәйтүн. Ул әле партиягә керәм дә «начальник булам»,— дип әйтә ди «Дуңгыз асты чистарту туйдырды»,— дип әйтә ди
Мәгънәви. Синең кебекләрне генә көтеп торалар ди анда!..
Капкадан ашыгып Зәйнәп килеп керә.
Мәгънәви Кайда йөрисең син? Тиздән малаең кайтып керәчәк!
Зәйнәп жавап бирмичә өйгә кереп китә.
Зәйтүн. Беттең, бабакай, бүген кысыр аштан башканы өмет ит мә, әбекәй нигәдер бик ачулы.
Кызу-кызу Илдус керә.
Сәлам, Илдус абый! Фасоль үсәме?
Илдус (ачулы). Дүрәтәй! Нигъмәтҗан абыйны тыясыңмы инде,
юкмы? Ипекәй менә, атларын тагын бер мәртәбә басуда күрсәм, кардәш кеше дип тормыйм! Я атларының билен шушы тимер кулым белән сугып сындырам, я — үзенең ботын Мин көне-төне басуда, ә ул минем эшне таратып йөри. Билләһи, бер аулакта тотып ярам үзен!
Мәгънәви (тәрәзәгә). Анасы!
Зәйнәп (тәрәзәне ача). Ни кирәк?
Мәгънәви. Су чыгар
Зәйтүн. Фасольгә кергәннәрме әллә. Илдус абый?
Илдус. Антик! Атларын ташлый да шәһәргә чаба, ташлый да шәһәргә чаба. Каян килеп чыккан ул безнең Хәбнровлар нәселендә?! Колхоз эшенә дисәң, анарда радикулит!
Зәйнәп тәрәзә аша су бирә.
Нихәл дүрәнәй!
Зәйнәп. Исәнме.
Мәгънәви. Мә эч (Суны алып Илдуска бирә.)
Илдус. Су эчәргә дип кермәдем мин. дүрәтәй. рәхмәт Мәгънәви. Эч.
Илдус (суны ала). Председательгә ничә әйттем! (Эчә) Кхймагыз шуны... (Эчә.) Конюх итеп дидем' Рәхмәт, Зәйнәп дүрәнәй, мен яшә!
Мәгънәви. Ярсуын басылдымы инде?
Илдус. Басылырлык кынамы монда!
Мәгънәви. Кычкырма 'Болай да яхшы ишетәм
Илдус. Сон. дүрәтәй..
Мәгънәви Нәрсә ул?
Илдус. Нәрсә ул?
Илдус. Кайда?
Мәгънәви. Кулына нәрсә тактың’
’ Илдус. Ә-ә, моны әйтәсең икән. Кулым бау кебек файдасызга асылынып йөргәнче, ярдәме булыр дип. ыргак кебек бер нәмәрсә ясап куйган идем Сыңар кул белән ни эш майтарасың! Ыштан төймәләргә дә кешегә ялынып торып булмый лабаса
Зәйтүн. Ә син Гамилә жингидән молния замогы алып тактыр Мәгънәви. Китер әле монда.
И л д.у с. Чишеп торуы озак
Мәгънәви. Ут чыкмагандыр, чиш.
Илдус (костюм җиңен сызганып, протезын чишеп бирә). Әллә нәрсә түгел инде, күгәргән тимер кисәге
Мәгънәви (протезны әйләндергәләп карый һәм койма аша урамга ыргыта). Я. нигә бугаз ерта иден?
Илдус Туктале, дүрәтәй. нигә ыргыттың аны?
Мәгънәви Йөрмә кеше көлдереп!
Илдус. Сон. дүрәтәй. аптыраганнан азапланү
Мәгънәви Протезың бар. шуны так Аны тагасың килмәсә — болай йөр Кеше көлдермә.
Зәйтүн Илдус абый! Хәтереңдәме. Наил абый каникулга кайткач әйткән иде? Хәзер ничек теләсәң, шулай хәрәкәтләнә торган протезлар ясыйлар икән Мәскәүдән электрон протез ясатып кайт
Илдус. Мәскәү кайгысы гына иде монда! Бер-нке атнадан уракка төшәсе. Туңга сөрү, көзге чәчү . Наил үзе кайтсын иде монда. Ду китереп бергә эшләр идек Направлениене үзебезнең колхозга ал дип хат языгыз үзенә, дүрәтәй Штат бар Үземә ярдәмче итеп алам
Зәйтүн. БәЙ, ишетмәдеңмени әле. Илдус абый? Наил абый бүген кайта ич Телеграммасы килде
Илдус. Чынлапмы, дүрәтәй?!
Мәгънәви. Йомышың ни иде?
РИЗВАН ХӘМИД ф СИНЕҢ УРЫНЫҢА КАЙТТЫМ
Илдус Нигъмәтҗан абзый атлары инде һаман да. Әпәйт басуга җибәргән Зифа чокырындагы бодайны таптап эштән чыгарганнар. Яхшылыкны аңламагач, аңламый!
Мәгънәви. Син кем? Баш агрономмы, әллә бер малаймы?
Илдус. Сон, дүрәтәй! Баш агроном булып мин ни эш кыра алам?
Мәгънәви. Акт төзе.
Илдус. Төзедем. Берне түгел, бишне төзедем.
Мәгънәви. Тагын төзе.
Илдус. Төкереп бирә ул синең актыңа. Эшне эрегә җибәрмәгәнне белә.
Мәгънәви. Ничек?
Илдус. Штраф салдырмам бит инде! Үз абзыем!
Мәгънәви Алай булгач, шыңшып та йөрмә монда.
Илдус Штраф салдыртыйммыни? Димәк, рөхсәтең бар, дүрәтәй! Ә мин аны. дүрәтәй. синең бертуган энең булганга жәлләп йөрим тагын! Ярар. Нигъмәтҗан абзый, күрмәгәнеңне күрсәтәм хәзер болай булгач Дүрәнәй! Суың бик тәмле булды, тагын бир әле. Әйрән булса да ярый
Зәйнәп тәрәзә аша әйрән бирә.
Молодец та инде үзең, дүрәнәй! (Эчә.) Рәхмәт, дүрәнәй. шәп булды әле бу. Ә син, Зәйтүн, чыпчык борын, фасоль дисең! Ә беләсеңме ул эшне кем башлады? Наил абыең! Их, дүрәтәй, председатель туганнарын да йөгәнләп булса! Алары үз малларын чыгарып теңкәгә тияләр.
Зәйтүн. Тот та аларга да штраф салдыр!
И л д у с. Салдырырсың! Җилгә каршы пес итмә, өстеңә чәчрәр диләр
Мәгънәви. Ә син югач чистартуны бел дә сиптерә бир!
Зәйнәп өйдән чыгып каралтылар ягына уза.
Илдус. Сиптереп кара! Ул сиңа дүрәнәй белән чәкәләшү түгел! Шулай бит, дүрәнәй!
Зәйнәп җавап бирми, өйгә кире кереп китә, кулында йомычкалар
Бүген ни булган аңа? Сөйләшми.
Зәйтүн. Нигъмәтҗан абзыйлар бозавы сөзгән.
Илдус. Юньсезнең бозавы да үзенә ошый икән! Мин киттем, дүрәтәй!
Мәгънәви. Ашыкма, Зәйтүн! Бар әле, җәһәт кенә Нигъмәтҗан абзыеңны алып кил.
Зәйтүн (болдыр түбәсеннән сикереп төшә). Була ул!
Бакчага кереп кнтә.
(Кычкыра.) Зәйтүнә! Атаң өйдәме? Бабакай аны экзекуциягә чакыра! Бар, чыксын!
Илдус. Нигъмәтҗан абзый белән үзең генә сөйләш инде, дүрәтәй. Бу агылый белән тагылыйнын бәхәсе бик озын күренә. Киттем.
Чыгып китә Мәгънәви ишегалдына караган тәрәзәләрнең капкачларын ябып куя. Билендәге каешын чишеп алып, бакча коймасы янындагы түмәргә барып утыра
Бакча ягыннан Зәйтүн белән Нигъмәтҗан килеп керәләр
Нигъмәтҗан. Чынмы бу, олы абый? Зәйтүн әйтә, бабакай өч ай саклаган бал мичкәсен ачты ди, сине авыз итеп карарга чакырды ди.
Зәйтүн яшерен генә пырхылдап, болдыр түбәсенә менеп кнтә.
Зәйтүн (югарыдан). Минем кайчан ялганлаганым бар соң, Нигъмәтҗан абзыкай? Башта бабакай сиңа экзекуция ясый, аннан соң...
Нигъмәтҗан. Анысы ни нәрсә тагын?
Мәгънәви. Якынрак кил
Нигъмәтҗан килә. Шул вакыт Мәгънәви көтелмәгән җитезлек белән сикереп торып. Нигъмәтҗанга каешы белән сугып җибәрә.
Менә сина бал! Мә тагын берне!
Зәйтүн. Менә шушы экзекуция дип атала инде, Нигъмәтҗан абзый!
Нигъмәтҗан (тирән аптырашта). Ни өчен, олы абзый?! Ой! (Каешын тартып алып, читкә ыргытмакчы була.)
Мәгънәви. Бир монда!
Нигъмәтҗан (каешны бирә). Әллә карт көнеңдә шөрефләрен тарала башладымы? Тиктомалга1 Гаебем булса, телен белән әйт. кулыңа ирек бирмә!
Мәгънәви. Тиктомалга? Уйлабрак кара.
Нигъмәтҗан. Берәрсе килеп чактымы? Кеше сүзенә карасаң, олы абый! Мина каршы тояклары белән жир тырнаучылар буа буарлык ул!
Зәйтүн. Ә син аларны тот та дагала, Нигъмәтҗан абзый!
Нигъмәтҗан. Синнән сорамыйлар, тик кенә утыр, малай актыгы!
Мәгънәви. Бежләмә!
Нигъмәтҗа н. Әйтсәң әйт, әйтмәсәң...
Китәргә кузгала.
Мәгънәви. Яп капканы! Утыр! Вакыты җиткәч, үзем дә куармын. (Каешын биленә бәйләп куя.)
Нигъмәтҗан утыра
Кайчан акылга керәсең димим Хәзер соң инде. Атларын кайда?
Нигъмәтҗан. Сорау алмале, олы абый! Илдусның тенкәне корытканы да бик җиткән. Мин үз эшемне үзем беләм.
Мәгънәви Мин исән чакта фамилиябезне рисвай итәргә ирек бирмәм, ишетсен колагың!
Нигъмәтҗан. Ат камчыларга кем дә оста! Менә минем урында булып карагыз!
Мәгънәви. Синең урынга ни булган?
Нигъмәтҗан. Ат артыннан чыбыркы сөйрәп чабарга кемгә кирәксә, Нигъмәтҗанны чакыралар Әйбәтрәк эш сорасаң, калибрың килмәгән!
Мәгънәви. Шулай! Эшләмәгән эшен юк синең Тик кинәндергән төшен юк.
Нигъмәтҗан Тәртә кыска булганга карап, атны кыскартмыйлар, олы абый. Менә син: атларын кая дисең. Кайда йөртим сон мин аларны? Сазлыкны сөрдегез. Тау битләрен дә. Ә мин гаепле
Мәгънәви. Эшләргә теләге булган кешегә урын җитәрлек Бүген дә атларыңны ташлап, күрше авылга кибеткә киткәнсең!
Нигъмәтҗан. Соң инде, олы абый, шул ундүрт корчаңгы тайны
РИЗВАН ХӘМИД ф СИНЕН УРЫНЫҢА КАЙТТЫМ
кибеткә дә үзем белән ияртеп барыйммыни? Болай да көне-төне шулардай аерылып булмый.
Мәгънәви. Анысы миңа караңгы. Ә менә Нигъмәтҗан картның энесе эшлексез дигән сүзне еш ишетәм Без — Хәбировлар. Шуны исеңдә тот.
Нигъмәтҗан. Хәбировлар. Хәбировлар! Гомергә фамилиягез белән мактандыгыз инде.
Мәгънәви. Фамилиябез!
Нигъмәтҗан. Бик эчегез пошса, тотармын да фамилиямне алыштырырмын. Котылырсыз.
Зәйтүн. Ниндигә, Нигъмәтҗан а‘бзый?
Нигъмәтҗан. Табармын!
Зәйтүн. Бераз көтәргә туры килер дип уйлыйм мин, Нигъмәтҗан абзый!
Нигъмәтҗан. Анысы ни өчен тагын?
Зәйтүн. Соң, үзең уйлап кара: утырып гариза язарга кирәк бит. Ә синең арт ягың ниерәк бит әле... Бүгенге экзекуциядән соң — үзең беләсең!
Нигъмәтҗан. Эт кемгә өрә, мәче шуңа фырылдый! Син дә лыгырдап утырасың анда.
Мәгънәви. Акыл кермәгәч, керми икән кешегә.
Зәйнәп чыга.
Нигъмәтҗан. Исәнме, Зәйнәп җиңги? Әйрән ясап бирче, тамак кибәрлек иттеләр монда!
Мәгънәви. Өеңә кайтып эчәрсең!
Нигъмәтҗан ни әйтергә белми аптырап тора да чыгып китә.
Зәйнәп. Нәрсәгә урам күтәреп кычкырышасыз тагын?
Мәгънәви. Димәк, сәбәбе бар.
Зәйнәп. Күпме чәйнәсәң дә бер балык башы инде! Аны әрләп игә кертә алырмын дисеңме? (Капка ягына карап.) Әйтүләре дөрес икән, кайтып та җиттеләр. Әнә. яраткан малаең ирдән калган хатын алып кайтып килә.
Мәгънәви. Кем әйтә аны?
Зәйнәп. Чатан Гарифулла кызы кайткан. Шул әйтә.
Наил белән Зөһрә керә.
Зәйтүн Наил абый! (Сикереп төшә һәм егылып китә.) һоп! Чак кына егылмый калдым!
Наил. Нихәл? Очып буламы?
Зәйтүн (каршы бара). Йөз яшисең икән, Наил абый. Әле генә Илдус белән сине искә алган идек. С приездом!
Күрешәләр.
Наил. Таныш бул: Зөһрә җиңгәң.
Зәйтүн Җиңги? Шушы яшь кызмы?
Наил. Ишеттеңме. Зөһрә? Ә син картаям дисең!
Мәгънәви белән Зәйнәп янына үтәләр.
Менә. Зөһрә, минем картлар шушылар була инде...
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук кич
Мәгънәви карт өендә кечкенә мәҗлес Өстәл янында Мәгънәви, Наил. Зөһрә, Илдус, Гамйлә, Рәхилә. Зәйтүн утыра Зәйнәп табын карый ♦
Мәгънәви. Ярар, улларым, кызларым, хәзер сүземне тыңлагыз з Илдус. Тс-с! Дүрәтәй тост әйтә!
Мәгънәви. Тост әйтмим мин, Илдус улым. Сүз әйтәм. Зөһрә < килен син дә тыңла, Наил улым, сүзем сезгә кагыла. Без. Зөһрә килен. * син нинди нәселдән дип сорамыйбыз i
Зәйнәп. Бәй, нигә сорамаска? Безнең гаиләбезгә керәсе кеше х лә ул!
Мәгънәви. Мин «сорамыйбыз» дидем! Наил улыбыз сине санлап * алган икән, димәк, үзенә тиң күргән. Ә менә нинди йортка киләсең — 5 шуны күңелеңә тирән салып куй. Нык беркет. Без — Хәбировлар Кол- = хозга нигез салучылар Теләсә кемнән сорый аласың: Хәбировлафны ° нәрсәдә булса гаепләп буламы? Юк! һәм киләчәктә дә шулай барыр ♦ дип ышанам. Синең каршыңда, килен, өлкән кызыбыз Рәхилә утыра ц Авылда аның турында җырлар җырлыйлар Чөнки лаеклы ул моңа = Ире, Әхмәтҗан киявебез, утыз ел элек сугышта хәбәрсез югалды Ә * кызыбыз аны бүгенге көнгә кадәр тугрылыклы көтә Рәхилә турында х бер яман сүз дә ишетмәссең. Кызарма, кызым, мин хак сүз әйтәм х Асрамага алып, менә дигән малай үстердең Кеше иттең Тавык ферма- < сын үз җилкәң белән күтәрдең. Наил улыбызны. Зөһрә килен, безгә -п караганда үзең яхшырак беләсеңдер. Соңгы елларда ул безнең белән s яшәмәде. Сынатмагандыр, шәт. Бераз кызурак. Зыянлы түгел Үтәр °- Бианаң белән дә, Зөһрә килен, уртак тел табарсыз дип уйлыйм. Анарда да Хәбировлар оеткысы.
Илдус. Бәй, дүрәтәй, сүз генә булмады бу. речь килеп чыкты!
Мәгънәви. Чәбәләнмә. Мин әйтеп бетермәдем. Хәзер синең турында сүзем, йөрәгеңдә Хәбировлар каны булса да, әниең ягынарак тарткансың син. Кыз бала булып туарга калган да Артык йомшансын. Эшеңдә зыян китергәли. Бер нәрсә шатландыра — вөҗданың пакь синең. Бу да аз түгел. Атап мәрхүмгә охшаган булсаң, әйбәтрәк булыр иде дә.
Зәйтүн. Бабакай, ә бабакай! Нигъмәтҗан абзый турында бер сүз дә әйтмисеңмени?
Мәгънәви. Тик кенә утыр! Зөһрә үзе күрер Ә хәзер, Зөһрә килен, иң мөһимен тыңла. Мин, килен, синең бер нәрсәне истә калдыруыңны телим. Без, Хәбировлар, бер кайчан да кеше артына яшеренеп яшәмәдек. Киресенчә, башкалар безгә тиңләшергә тырышты Үткәнендә ни булган — үз хәтереңдә калсын. Бүгенгең һәм киләчәгең безнең күз алдында булачак. Ялгыш абынгансың икән, күтәреп торгызырбыз Үзең егылсаң—бездән гафу көтмә Ышанам, килен, безнең йөзгә кызыллык китермәссең. Наилгә дә зур ышанычыбыз бар
Илдус. Наил сынатамы сон! Үзебезнең егет! Наилме? һи! Зөһрә, син белмисеңдер әле, ул мине үлемнән алып калды бит.
11 а и л. Ташла!
Гамилә. Башлады инде. Ашыңны кабып кына утыр әле. суына Илдус Ә нигә аны яшерергә? Юк, Хәбировлар яшерерлек эш эш ләмн! Сиңа Наил әйттеме, Зөһрә?
3 ө һ р ә. Беренче тапкыр ишетәм
Илдус. Молодец, Наил! Шулай кирәк Менә бу — безнеңчә (Ха тынына.) Син, Гамилә бичәкәй, аякка басмый гына утыр әле
Наил Ярар инде, Илдус, башка вакытта әйтерсең
Илдус Юк, хәзер сөйлим.
Наил. Аның нәрсәсен сөйлисең? Трактор аугач, сине тартып алдым. Шул гына.
Илдус. Шул гына? Баш бетә иде лабаса! Ә син —«шул гына!» Үзең дә аздан гына трактор астына эләкми калдың.
Рәхилә Эшкә кая җибәрәләр, Наил? Икегез дә бер җиргәдер?
Наил. Әйе. Бергә.
Илдус. Кая?
Наил. Үзебезнең колхозга.
Зәйтүн. Чынмы. Наил абый?
Наил. Чын.
Зәйтүн. У-у!
Илдус (торып баса). Тукта... Шаяртмыйсыңмы, Наил?
Наил. Әллә охшаганмы?
Илдус. Билләһи диген!
Наил. Үзең «авылга кайт» дип чакырдың ич.
Илдус. Наил! Менә бу —минемчә! Дүрәтәй! Ишеттеңме, нәрсә ди? Мә, тот бишне, Наил! Их. туганкай, шатландырдың! Күрдеңме, Гамилә? Эшләп күрсәтәбез болай булгач! Мин теге син әйткәнне башладым инде. Наил.
Наил. Нәрсәне?
Илдус. Оныттың дамыни? Фасоль.
Наил. Ә-ә! Ничек соң?
Илдус. Менә! Киләсе елга тагын да арттырабыз. Тукта, ә Зөһрә? Аны кая куябыз? Бездә ике генә штат ич.
Наил. Зөһрә дә минем белән.
Илдус. Ничек? ,
Наил. Эшләр болай. Илдус. Мин... синең урыныңа кайттым. Район карары иртәгә килер.
Тынып калалар. Илдус тирән аптырашта кала, әкрен утыра.
Илдус. Минем урыныма?
Гамилә Чынлап әйтүеңме бу. Наил?
Н а и л. Ә нәрсә?
Рәхилә. Бәй, ничек килеп чыга соң әле бу, Наил? Үз абыеңның эшен тартып аласың түгелме соң?
Наил. Тартып алам?! Сез нәрсә? Ул вакытлыча гына куелган иде. Барыбер кем дә булса алыштырыр иде.
Гамилә (әкрен генә). Мондый ягың да бар икән әле, Наил... Үч ала торган гадәтең дә.
Наил. Үч? Шаштыңмы әллә?
Гамилә (Илдуска). Нигә авызыңны ачып каттың? Әйт берәр сүз. Рәхмәт диген!
Мәгънәви Тавышланмый торыгыз! Улым Наил, мин аңлап бетермәдем. Ничек дидең?
Наил. Иртәгәдән башлап мин — баш агроном, мин әйтәм. Илдус урынына. ,
Мәгънәви. Син үзең сорадыңмы, әллә җибәрделәрме?
Наил. Үзем сорадым. Дөресрәге, райүзәктә башта Илдуска ярдәмче итеп жибәрмәкчеләр иде Колхоз председателе Шакиров та шунда чак туры килде. Мин риза булмагач, Илдус урынын тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдем.
Мәгънәви. Менә хәзер аңладым. Максатың ни?
Наил. Сөйләве озак.
Мәгънәви. Тартынма. Сөйлә.
Илдус. Кирәкми, дүрәтәй
Мәгънәви. Утыр урыныңа! Без тыңлыйбыз
Наил. Ярар Әйтәм. (Кулын Илдусның җилкәсенә куя.) Илдус. ♦ кулыңны күкрәгеңә куеп әйт әле: син булдыклы агрономмы, түгелме? s Дәшмисең. Чөнки синең әйтер сүзең юк Начар агроном син! Пешмә- з гән агроном! Ә хәзер, әткәй, син үзең әйт колхозда әйбәт җитәкче £ идеңме син? <
Мәгънәви. Ул турыда сөйләшергә сиңа иртә әле. улым <
Наил. Юк! Нәкъ вакыты! Мин аңлыйм, еллары икенче иде. Әмма з бу сезне акламый. Син, әткәй, син дә. Илдус — әйе. сез колхозны бөлгенлеккә төшерүчеләр! Сез аның җирен таладыгыз, чөнки юньләп эш- > ли и. ■’.мисез. Бездә кара туфрак. Ә сез нәрсәгә риза булып ятасыз? х Унбиш Цс.'тнерга! Адәм көлкесе! Анысы да алла биргәндә генә Бу х хәлендә җир apiuruH бирә дә алмый. Менә ул сезнең мирасыгыз! Мин 5 сезне тырышмагансыз дип гаепләмим. Башкача эшли белмисез сез. ф
Мәгънәви (тыныч). Ә син эшли аласыңмы? ч
Наил. Әйе! Эшли алам! Эшләргә дип кайттым да. Әзгә риза булып х ятао чормыни хәзер? Техника заманы. Фәнне җигеп эшли торган заман * Безнең җирдән кырык центнер ашлык алу да аз Алтмыш-алтмыш биш х центнер — менә норма! х
Зәйтүн. Гектар башынамы? *
Наил. Гектар башына
Зәйтүн У-у! Ул чагында мин — риза!
Мәгънәви. Улым, Зәйтүн, бар. сиңа йокларга вакыт
Зәйтүн. Бераз гына утырыйм инде, бабакай?
Рәхилә. Бар, бар. Мин дә тиздән чыгам
Зәйтүн Наил абый, син берәр сүз әйт әле шуларга?
Наил Берни эшли алмыйм, егет
Зәйтүн. Менә унынчыны гына бетерим
Чыгып китә.
Илдус (эчә). Шәп! Ярар, эшеңне күрсәт, егет! Бәй, үзем генә эчеп утырам түгелме соң? Нигә барыгыз да тынып калдыгыз әле? Дүрәтәй, сузып җибәр әле яраткан җырыңны! (Зөһрәгә.) Сез белмисез әле Наилгә икенче кулымны кисәргә бирәм — дүрәтәй кебек оста җырчыны таба алмыйсыз! Дүрәтәй, әйдәле! Сузып җибәр «Карурман»ыңны (Гамилә аның кулыннан тарта.) Нәрсә? Ә? Кунаклардан узып кычкырып утырам икән! Шундый бер начар гадәтем бар инде, минем, Зөһрә
Мәгънәви. Чәбәләнмә, утыр (Наилгә.) Чебешләрне көз көне саныйлар, улым.
Наил. Санарбыз Анысы өчен курыкмагыз. (Илдуска.) Кайгырма Илдус, эшсез утырмассың.
Илдус (үз-үзенә әйткән кебек). Дилбегәне үз кулыңа алырга булдым, дисең инде?
Н а и л. Алыргамы, түгелме, сез таптанган сукмакны ташлап олы юлга чыгарга кирәк
Гамилә. Нәрсә, ирем, башыңны ашадылармы?
Илдус Ашыкмый тор! (Наилгә.) Ә син минем хакта, менә минем хакта уйладыңмы?!
Н а н л. Уйладым
Илдус. Синме?! Молодец! Ерак китәрсен Тик бер киңәшем бар; атлаганда аяк астыңа карап бар — ялгыш берәрсенең баш сөягенә бәрелеп абына күрмә! Их. син! Әйдә, хатын!
Мәгънәви. Кайнама! Самавыр түгелсеңдер. Сез икегез дә миңа үз балам урынына якын. Кем күбрәк баш агроном булып калырга хаклы икәнен үзем әйтермен.
Наил (мыскыллы). Синме? Бездән башкамы?
Мәгънәви (аның сүзенә игътибар итмичә). Бүгенгә житте. Йокларга вакыт.
Гамилә (кузгала). Сыегыз өчен рәхмәт, Зәйнәп жинги. Киттек, Илдус Рәхилә ала, сиңа бер-ике авыз сүзем барие, озата гына чыкчы?
Чыгалар Илдус алар артыннан нярә, ләкин кире борылып килә.
Илдус Менә нәрсә, Наил! Курыкма: өстеңнән жалоба белән йөрмәм Уйлама, үлемнән коткарып калуың өчен түгел, характерым шундый! (Китә.)
Ишегалды.
Тәрәзәдән лампа яктысы төшә
Гамилә. Рәхилә апа, Зөһрәгә белдермәгез, яме?
Р а х и л ә. Нәрсәне?
Гамилә. Теге чактагы... Наил белән минем арада булган хәлләрне.
Рәхилә. Ишетсә ни булган? Яшь чагында кем кем белән очрашмый да, кем кем белән үбешми!
Гамилә. Шулай да. Минем аркада аралары бозылып куймасын, жәл ул миңа...
Рәхилә. Кем?
Гамилә. Зөһрә. Сина бәлки гажәеп тоеладыр. . Теге вакытта Наил белән кушылмавыбызга бүген тагын бер тапкыр шатланып куйдым әле..
Рәхилә. Ай-Һай! Шулаймы икән? Ә кем аңардан күзен дә алмый карап утырды? Әһә, кызарасыңмы?
Гамилә. Чынлапмы, Рәхилә апа? Шаяртасыңдыр!
Рәхилә. Сак бул, кызый.
Гамилә. Юк инде, Рәхилә апа Бер киселгән кире ябышмый. Ил дусым яшәсен.
Илдус чыга.
Шулай бит картым! (Кинәт Илдуска сыена.)
Илдус. Син нишләп тиктомалга мәче кебек сырпаланасың әле. Берәр гаебеңне юарга телисең ахры! (Елмая.) Кара син!
Гамилә. Күзләремне тутырып карыйм, картым! (Үбә.)
Илдус. Кара, кара, нишли! Башка вакытта кул тидереп булмый, сырт йонын кабарта!
Гамилә (җитди) Башка вакытта бит ул. Ярый, хушыгыз, Рәхилә апа! Әйдә!
Китәләр.
Рәхилә. Хушыгыз. (Кереп китә.)
Илдус капка төбенә житәрәк Гамиләне култыклап ала
Гамилә. Я, артыгын кыланма! (Кулын ычкындыра.)
Чыгып китәләр
Өйдә.
Рәхилә кергәндә Наил ишекле-турле йөри Зәйнәп савыт саба жыештыра Мәгънәви ♦ карт белән Зөһрә өстәл янында утыралар җ
3
Зөһрә. Ярдәм, кирәкмиме, әнкәй? g
1 Зәйнәп эндәшми. <
Z
Наил. Менә син, әткәй, ник алдан хәбәр итмәдең, дисең. Ә нәр- х сәгә? Төрле гайбәтләр тарала торсын өченме?
Зөһрә. Әллә Илдус абый берни дә белми иде?
Зәйнәп. Аптырадыгыз инде барыгызда! Шулай кирәк тапкандыр. “ һәр адымын очраган бер кешегә әйтеп эшләсенмени!
Рәхилә. Нигә алай дисең, әнкәй! Хатыны ич ул аның Ганлә бул- ф гач, бары да бергә киңәшләшеп эшләнә инде »
Зәйнәп. Гаилә булгач шул х
Рәхилә. Кызык. Алар кемнәр соң? s
Мәгънәви. Җитәр сезгә! Уйламыйча эшләгәнсең, улым! Эш* Илдус абыеңда гына түгел Мир бар. Мир нәрсә ә.йтер Шунысы мө- х һим. Сиңа мир белән яшисе
Наил. «Мир, мир». Мир кеше турында фикерне эшенә карап йөр- « тә. Ана Илдус ни. мин ни!
Рәхилә. Безгә бер түгел. Кеше-кара ишеткәнче, баш тарт Бу эшеңне хупламыйм, Наил!
3 ә й н әп. Ягез, житәр! Икесенә дә эш табылыр Рәхилә, кунак кызны йокларга үзеңә алып керерсең. Наил, сиңа урынны чоланга жәям
Рәхилә. Бәй. ни сөйләвең бу, әнкәй!
Зәйнәп. Кушканны эшлә
Барысы да гаҗәпка кала.
Наил. Ни булды, әнкәй?
Зәйнәп. Ни булганын үзеңнән сора Ата-анага әйтү юк Киңәш сорау. Кыз тапмам дип курыктыңмы?
Мәгънәви. Җитте!
Зөһрә (тыныч). Гафу итегез, әти Әни үз сүзен әйтеп бетерсен Наилне ирдән калган хатын өчен үстермәдек димәкче буласыз, шулаймы, әни? Гажәпләнмәгез, капкадан кергәндә ишетеп калдым
Зәйнәп Шулай түгелмени?
Наил Бу Зөһрә белән икебезнең эш.
Зөһрә. Кызма, Наил Алдан ук әйтеп куям Наил белән икебез нең арага керергә беркемгә дә рөхсәт юк. Беркемгә дә Мине керәсегез килми икән, башка квартирага к\чәрбез Безне эшкә монда жибәрде- ләр. Квартир табарлар Наил белән арагызны бозарга тырышмам, анысыннан курыкмйгыз. Үзебезнең араны да боздырмам
Наил. Ниткән ара бозу ул?! Сез нәрсә? Хан заманындамыни! Рәхмәт, әнкәй, малаеңны әйбәт каршы алдың!
Зәйнәп. И бала, бала! Тәмам үзенә каратып бетергән икән
Гампл» керә
Гамилә (сулышы капкан) Илдус... кире әйләнеп килмәдеме? Мәгънәви Ли булды, Гамилә килен?
Гамилә Әллә кая югалды! Эзләмәгән җирем калмады!
Чыгып йөгерә. Наил анын артыннан нярә
Рәхилә. Алла сакласын!..
Мәгънәви. Каркылдама!
Күренешара
Айлы кич Ындыр арты киртәсе буенда бер ялгызы гына Илдус уйланып тора Кайдадыр еракта эт шыңшый Гармун тавышы ишетелеп куя
Бакча ягыннан абына-сөртенә Нигъмәтхан кнлә Ул шактый исерек Җырлый
Алсаң — кыйбат, җиксәң тузмый Мәскәүский ызбурый
Нигъмәтҗан (туктап кала). Әй! Син! Карачкы! Нишләп торасың анда?
Илдус эндәшми.
Сиңа әйтәм. маҗик!
Илдус эндәшми
(Иелеп нидер күтәрә.) Кем бар анда?
Илдус эндәшми
Выж койма ягыннан. Башыңны таш белән ярганчы!
Илдус китә.
Тукта!
Илдус Бакчаңа алтын күмдеңме әллә. Нигъмәтҗан абзый?
Нигъмәтҗан (якын килә). Илдус? Син? Нишләп торасың монда?
Илдус. Сине көтәм.
Нигъмәтҗан Мине? Ә-Ә! Пунятне. Наил энең артыңа типтеме? Илдус Эчне пошырып йөрмә әле. Нигъмәтҗан абзый.
Нигъмәтҗан. Тәк Калибрың килмәдеме? Ә ни өчен? Мин синнән сорыйм! Ни өчен димен? Эндәшмисеңме? Эндәшмә шул! Мәгънәви абзыең ишетмәсен! Тс-с! Ул!.. Ул — без түгел... Юк! Менә син! Сине алыйк. Физанумиең килгән! Агранумиене беләсең. Яшермә, беләсең ич? Ә тфү! — алдылар да ыргыттылар
Илдус. Бар әле, Нигъмәтҗан абзый, кереп йокла
Нигъмәтҗан Юк. энем! Син абзаңа алай димә. Абзаң... Үзе белә ул! Юкса үзең ычкын моннан! Менә шулай . Их, ширмәнкә син, Илдус энем! Бәхәсләшмә, ширмәнкә! Мин кем? Мин дә ширмәнкә! Бөтенесе черный дубка кара тун кия. Халык баеды!.. Ә миндә нәрсә? Нигъмәтҗанның аты кирәкми хәзер. Элек ничек иде? «Нигъмәтҗан аб- зыкай! Наныем!» Тегесен китер, монысын! Ә нигә алай? Ат кирәк! Ә хәзер! Ә хәзер... Тфү! Авызларына ат типкере! Нигъмәтҗанның кадере китте!..
Илдус. Нишләп тиктомалга салып йөрисен, Нигъмәтҗан абзый? Нигъмәтҗан. Сәбәбе бар! Беләсенме син минем йөрәк ни өчен яна? Ни өчен җан сызлый? Аргамакларымны искә төшерәм дә (Елый.) Ундүрт корчаңгы тай калды!.. Нәрсә эшлим мин алар белән' Менә, менә! (Күрсәтә), шундый чагымнан алып ат тирәсендә бит' Ат койрыгына буем җитми иде, тай чаптыра идем инде' Үтте' Юк хәзер * минем тулпарларым!. Алардан башка нишлим мин?! Эх' Бер чакрым * читтә тай чаба, ә мин аның нинди нәселдән икәнен әйтеп бирәм' Урам £ нан барасың — күңелдә аргамак кешни1 Нәрсәгә миңа трактор? йөрә- = гемдәгене аңа сөйләп буламыни?! Кем әйтмешли, соңгы җырым җырлан- * ган инде минем...
Илдус. Ә ник соң пләмә хуҗалык оештырмыйсын? Пләмә атлар? звеносы?
Нигъмәтҗан. Бездәме?
Илдус. Нигә? Председатель белән килеш тә.
Нигъмәтҗан Кем дип саныйсың син аны?! Шакировны белми £ сезмени! Төкереп бирә ул синең корчаңгы тайларына II их! (Елый.) ° Син беләсеңме, Мәҗит Гафури нәрсә дип әйткән? (Елый) Энем' Белә- ♦ сейме. Мәжит Гафури. (Елый.) Мәҗит Гафури нәрсә дигән (Елый) ч
Илдус. Нәрсә дигән?
Нигъмәтҗан. Беләсеңме, ул... ул «Сарыкны кем ашаган»,* дигән... *
Илдус. Дисә — ни булган?
Нигъмәтҗан (елый). «Куян ашаган», дигән ул Менә ничек а ул энем!. Әнә шул куян мин булам инде!
Илдус. Ай-Һай, Нигъмәтҗан абзый, куянмы икән?
Нигъмәтҗан. Куян, энем, Илдус Куян' Их! Син генә аңлыйсың мине. Йөрәгең алтын синең. Хәбнровлар йөрәге түгел' Наиле кайтып эшли башламаган — миңа штраф салдырып өлгергән! За патрау өчен, имеш! Төкерәм мин! Ашлыкка юри җибәрмим мин ул тайларны Илдус. Сиңа мин салдырдым ул штрафны Наилнең катнашы юк Нигъмәтҗан. Син?! Туган абыеңамы?!
Илдус. Колхоз эшендә эне-абзый юк Белеп тор (Китә)
Ашыга ашыга Гамилә килә һәм. Илдусны күргәч, койма буендагы агач артына яшеренеп кала Илдус аны күрми үтеп китә Наил килә.
Наил. Илдус! Син нишләп йөрисең монда?
Илдус, йөрү тыелмыйдыр ич!
Наил Тукта, анлашыйк әле
Илдус. Төн уртасындамы? (Китә )
Наил. Үпкәләргә урын калмасын дим!
Илдус эндәшми Наил әкрен генә анык артыннан атлый
Гамилә (яшеренгән урь1ннан чыгып) Наил'
Наил (туктый). Илдусны очратмадыңмы? Әле генә кайтып китте Гамилә. Күрдем
Наил M-да Мондый хәлләрне көтмәгән илем
Гамилә. Нәрсә көткән идең?
Наил. Элеккечә үк усал син, Гамилә.
Гамилә. Син бик юаш
Наил Беләсенме. Гамилә, мин ник өйләнеп кайттым?
Гамилә Миңа үч итеп диген Китаптагыча булыр Наил Юк Үч итеп түгел Үземне сыныйсым килде Гамилә. Ничек?
Наил. Сиңа карата булган хисләрем... чынмы, түгелме — шуны бе ләсем килде.
Гамилә (ирония белән). Белдеңме соң?
Наил. Белдем.
Гамилә. Соң?
Наил. Чын булган. •
Гамилә. Аны бүген аңладыңмы?
Наил. Әйе.
Г а м и л ә. Шуннан?
Наил. Үзгәрмәгәнсең син. Гамилә. Кыяфәтең белән түгел Менә кайттым да хәзер., үкенерлек төсле..
Гамилә. Оятыңа көч килә башладымы әллә?
Наил (туры җавап бирми). Мин үз-үземне белеп бетермәгәнмен икән.
Гамилә. Мин дә сине — шулай ук.
Наил. Без икебез ике нәрсә сөйлибез ахры.
Г а м и л ә. Сөйләшәсе калмады инде. Әйтәсеңне әйттең. Ятып йоклыйсы гына калды.
Наил. Төрттермичә генә сөйләшик әле. Гамилә, мин сине Илдустан тартып алам Телисеңме?
Гамилә кинәт читкә тайпыла һәм кычкырып көлеп җибәрә.
Нигә көләсең?
Гамилә. Карагыз әле шушы юләргә!
Көлә-көлә кайтып китә Наил аптырап кала: чөнки Гамиләнен көлүендә шатлык та. үкенү дә һәм тагын әллә нинди хисләр дә бар сыман, тик мыскыллау белән ачулану гына юк кебек Гамилә күздән югалгач, Наил әкрен генә аның артыннан кузгала
Нигъмәтхан (бакчадан). Ала-ай!
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
КҮРЕНЕШАРА
Көн кичкә авышкан вакыт Урман буенда кулына зур күсәк тоткан Наил басып тора Аягында пычранып беткән кирза итекләр.
Наил (читкә карап) Җитте, бүтән көчәнмибез! Машинабыз көпчәгенә кадәр кереп чумган — икебез генә чыгарырлык түгел. Төш. әйдә җәяү кайтып киттек!
Машина якынлашканы ишетелә.
Бәхетебез бар икән! Төшмә—машина килә. Ә-әй! (Күсәген болгый.) Тукта!
Машина туктаган тавыш.
Шофер (килә). Ни булды?
Наил. Исәнмесез! Мин — «Бүләк» колхозының баш агрономы Безнең «газик»ны чыгарышыгызны?
Шофер Агроном түгел, миңа син хет министр бул! Ничек чыгарыйм мин сине? Трактор түгел ич миндә — машина! Үзем дә көчкә үрмәләп кайтып киләм. Бензиным да песи яларлык кына калды.
Наил Миндә бар. Агызып алырсың.
Шофер. Күзең чыккай идемени, сазлыкка барып кергәнсең! Әнә таш кебек такыр юл!
Наил Ашыктык
Шофер. Ашыксаң, утыр инде кукыраеп!
Зәйтун килә, кулында кечкенә чемодан. s
3
Зәйтүн. Наил абый! Син нишлисең монда?
Наил Районнан кайтып киләм. Ә син каян килеп чыктың? Слет < бетте дәменй?
Зәйтүн (бераз көттереп). Әйе. Мин — менә бу абыйның машина- g сы белән. Ул Турай авылыннан. Бабакайның танышы икән
Шофер. Син — Мәгънәви абзый малае мыни?
Зәйтүн. Әйе, әйе. Мин сезгә әйткән идем.
Шофер. Баштук шулай диләр аны! Юкса баш агроном! Фәлән! (Дусларча Наилнең җилкәсенә суга.) Мировой мужик синең атаң! Ул § булмаса, мин һаман да биләнкә белән аунап ятасы идем Бүре тиресе бирде ул миңа. Шуны бәйләгән идем — сыпырып алдымыни! Атаң йөз * яшәсен! Миннән кайнар сәлам тапшыр Турай авылы шоферы Әкрам- 5 нан диген. Әйдә, алайса, тросыңны китер Синдә булмаса, үземнекен алырмын. ге
Наил. Бар. Әйдәгез.
Китәләр. ш
м
Зәйтүн. Наил абый!
Наил (туктый). Нәрсә?
Зәйтүн. Синең очравың бик әйбәт булды әле
Наил. Соңыннан, юлда сөйләшербез.
Зәйтүн. Тукта, Наил абый. Үзеңә генә әйтәсе сүзем бар иде
Наил. Ни булды? (Кычкыра.) Фәрит! Әкрам абыйга тросны алып бир әле! (Зәйтүнгә.) Я. нәрсә бар?
Зәйтүн. Наил абый! Мин Әхмәтжан абыйны күрдем.
Наил. Умартачы Әхмәтҗаннымы? Ул авылда калды ич!
Зәйтүн. Түгел. Үзебезнең Әхмәтжан абыйны
Наил (аптырап). Кем ул тагын? Безнең туганнар арасында Әхмәт жан исемлесе дә бармыни шулай?
Зәйтүн. Сугышка китеп югалган булган ич? Әнкәйнең ире
Наил. Әхмәтжан җизнине күрдеңме? Юкны сөйләмә
Зәйтүн. Чын. Заводта эшли Токарь булып. Малае да шунда Сергей исемле.
Наил. Туктале, бутама! Әллә кайчан үлгән ич ул'
Зәйтүн. Әнкәйнең карточкасын күргәнче, мин дә ышанмаган идем Менә кара.(Туш кесәсеннән фоторәсем алып бирә.) Яшь чагы
Наил. Бу карточканың монда ни катнашы бар?
Зәйтүн. Альбомнарыннан алдым
II а и л. Рәтләп кенә сөйлә әле нинди альбом? Кайда ул?
Зәйтүн. Новосибирск шәһәрендә. Гоголь урамында Дүртенче йорт, илле дүртенче квартир Өйләнгән
Наил. Соң?
Зәйтүн Тегесен-монысын сорашты Рәхилә ничек яши ди
Наил. Туктале Син анда ничек барып чыктың? Слетка анда бар дыгызмыни?
Зәйтүн. Юк, мин слетка бармадым бит
Наил. Ә Новосибнрскнга нигә бардың?
Зәйтүн. Әхмәтҗан абыйны эзләп. Мина бер җавап килде дә. Оборона министрлыгыннан. Менә... (Кәгазь бирә.)
Н а и л(кәгазьне ала). Берни аңламыйм! Каян алдың моны?
Зәйтүн. Үзем сорап язган идем. Новосибирскида булырга тиеш дип җавап бирделәр. Тулы адресын әйтмәгәннәр. Сорашып белдем. Мин аны шундук таныдым.
Наил. Синме?! Син туганчы унбиш ел элек сугышка киткән кеше бит ул! Их, Шерлок Холмс!
Зәйтүн. Бездә карточкасы бар ич аның!
Наил. Ташла! Утыз ел элек төшкән рәсем белән чагыштыра башласаң!
Зәйтүн. Әхмәтҗан абзый инде. Битендәге миңе дә исән. Ә каян белә соң ул бабакайларны! Әнкәйнең рәсемен каян алган?
Наил. Син аңарга кем икәнлегеңне әйттеңме?
Зәйтүн. Юк, нишләп әйтим. Әнкәй турында әллә ниләр уйлап бетерер иде бугай...
Наил. Карточканы үзе бирдеме?
Зәйтүн. Юк, үзем алдым. Альбомда иде. Урлап алып киттем.
Наил. Нигә кирәк ул сиңа?
Зәйтүн. Нишләп калдырыйм ди мин аны? Кеше гомер буе көтеп ята. Ә ул!..
Наил. һәм!.. Ситуация... Ә нишләп моңынчы кайтмаган?
Зәйтүн. Әсир булдым ди. Аннан соң — Себердә. Шунда өйләнгән. Нигә кайтмадыгыз дип сораган идем: «Мәгънәви судынамы?» ди. Миңа бер суд җиткән инде, ди... Әнкәй жәл!
Наил. Жәл! Юләр ул! Көтеп ятма, кияүгә чык дип ничә әйттеләр! Кая! Изге җан, имеш.
Машина тавышы.
Әйдә киттек! Машинаны чыгардылар
Зәйтүн. Наил абый! Әллә... әнкәйгә әйтмибезме?
Наил. Тагын нәрсә? Ир бул!
Китәләр
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Рәхиләнең өе Стенада Әхмәтҗанның зурайтылган фоторәсеме Пәрдә ачылганда Рәхилә ялгызы авыз эченнән генә көйләп, өстәлгә табын әзерли.
Репродуктордан «Без баш агроном Наил Хәбировның көзге агрочаралар турындагы •'ңгәмәсен тапшырдык. Хәзер концерт тыңлагыз»,— дигән сүзләр ишетелә.
Гамилә керә.
Гамилә. Исәнме, Рәхилә апа!
Рәхилә. Бик әйбәт әле. Әйдүк, үт, Гамилә.
Гамилә. Квартирантларың өйдәме?
Рәхилә. Наилләрме? Нишләп квартирантлар булсын алар?
Г а м и л ә. Шаярып кына әйтүем, Рәхилә апа! Өйдә юклармы?
Рәхилә. Юклар Наил районга китте диделәр. Зөһрәсе күренми әле... Уз. утыр.
Гамилә. Вакытсыз килдем ахры Табын әзерлисең бугай
Рәхилә. Мактап йөрим диген. Әйдә, син дә сыярсың.
Гамилә. Кая ул, Рәхилә апа! Әле генә табыннан торып килдем Рәхмәт!
Урындыкка утыра
Рәхилә. Наилгә берәр йомышың бар идеме?
Гамилә. Юк... йомыш дип... Юк эшне бар итеп йөрү генә
Рәхилә (урындык алып Гамилә янына утыра). Син кызый, турысын гына әйт: нигә килден?
Гамилә. Туктале, Рәхилә апа, нигә алай кисәк бәреләсең?
Рәхилә. Бәрелерлек булганга ф
Гамилә. Берни аңламыйм, Рәхилә апа'
Рәхилә. Аңлыйсың. Бик аңлыйсың!
Гамилә. Ни сөйләвең бу?
Рәхилә. Син, Гамилә, Наил тирәсендә чуалма инде Син хәзер < ялгыз кыз түгел. Ул да башлы-күзле. Әйбәт түгел
Гамилә. Энекәем! Каян алдың аны? Тузга язмаганны'
Рәхилә Каян алуым сиңа кирәкми. Ә Наилне тынычлыкта кал- х дыр. Ул халык күзе алдындагы кеше Ярамый.
Гамилә. Карале, үтерсәң дә, берни аңламыйм!
Рәхилә. Белмәгәнгә салышма. Кешеләр берничә мәртәбә бергә ы булуыгызны күргәннәр. Ярамый алай Ир-ат бик алдын-артын уйлап = бетерми ул. Син үзен уйларга тиеш Бер даның чыкса Я, ни житми “ сиңа? Илдусың менә дигән. Тормышыгыз бөтен Яратмагач, нигә чык- ♦ тың соң? ct
Гамилә (кинәт өстәлгә каплана) И. белсәң иде хәлләремне!. = Нигә чыктым? Йөрәге алтын дип уйлаган идем Наилнеке ише түгел * дип Ә ул! (Яшь аралаш көлә.) Ышанма, Рәхилә апа Мин юри генә х кыланам. (Торып йөри.) х
Рәхилә. Белмәссең сине, кызый!
Гамилә (кинәт Рәхиләнең иңеннән кочаклап ала) Оныта алмыйм мин аны! Нишлим соң?! Үз-үземне бәкегә ташлый алмыйм бит!
Рәхилә. Туктале, Гамилә Ни сөйлисең син?!
Гамилә. Сиңа әйткәч, жиңел булып китте әле. Ачулансаң-ачулан- масаң да — яратам мин Наил чукынганны Кеше гомерендә мәхәббәт берәү генә була икән. Я. ни әйтерсең?
Рәхилә. Ни әйтим Киңәш бирүдән узгансың күрәмсең
Гамилә. Киңәш? Нәрсәгә миңа киңәш’ Үз башым юкмыни! Юк инде, кеше киңәшенә калудан аллам сакласын! Әйтер кешем булмаганга гына әйттем мин, Рәхилә апа. Сине якын итеп кенә Үз эчемә бикләнеп йөрүдән туйдым!
Рәхилә. Наил Нәрсә ди?
Гамилә. Наил?.. Наил-Наил инде ул. Кайчак, шуның йөрәк турын ярып карыйсым килеп китә Нәрсә икән аның йөрәге урынында!
Рәхилә. Нигә укын кайтканын көтмәдең?
Гамилә. Нигә көтмәдемме? Беләсеңме, миңа Наил нәрсә дигән иде? Мәңге онытасым юк! Ул мине үзе белән бергә укырга китәргә үгет ләп йөргән нде. Ничек китим әнкәй авырып ята Минем читтән торып укырга керүемне белгәч, котлау урынына «Нәрсә. Илдус авылда кал гач, аңа якынрак булырга теләдеңмени?!» диде Мин юләр, яратуым ны исбатларга теләп «Әйдә алайса, синең бүлмәңә киттек», дигән идем, «йоклар өчен генә мин Казанда да кызлар табам'» - днп китеп барды. (Торып йөри*)
Рәхилә. Син шулай Наилне күрергә днп килдең инде болай булгач...
Гамилә (горур). Килсәм?!
Рәхилә. Ә Зөһрә?
Гамилә. Булса ни!
Зеһр-> кер-*
Зөһрә. Хәерле көн! Исәнмесез. Гамилә апа!
Гамилә. Ярыйсы. Их, чибәр дә сон үзең, Зөһрә! Хуш иттек әлегә! Рәхилә апа, ни-ни!
Чыгып китә.
Рәхилә. Наил кая?
Зөһрә. Район үзәгеннән кайтмады әле. <Сельхозтехника»га РМГ-4 кайткан икән
Рәхилә. Нәрсә ул?
Зөһрә. Ашлама тараткыч.
Рәхилә. Ә-ә... Председатель Шакировнын хәле ничек? Эшеннән, алалар, имеш, дигәннәр иде.
Зөһрә. Шабашникларга тиешеннән артыгын түләгән икән Тикшерү бара.
Рәхилә. Мескен... Кешеләр өчен әйбәт иде. Аның урынында кем калды?
Зөһрә. Әлегә Наил
Зәйнәп керә, кулында таба белән бәлеш
Исәнмесез, әнкәй?
Зәйнәп (сәламләмичә, баш кына кага). Бәлеш керттем, кызым Рәхилә. Әхмәтханыңа. Наил кайтмадымы?
Зөһрә. Ул район үзәгенә китте.
Зәйнәп (Рәхиләгә). Мин ачу сакламыйм аңа. Бездә иркенрәк. Сезне кысрыклап ятмасыннар Безнең өйгә күчсеннәр.
Зөһрә. Рәхмәт, әнкәй!
Рәхилә. Наил кайткач, әйтербез Әйдә, әнкәй, үзең дә безнең белән утыр
Зәйнәп. Мин ашадым.
Китә. Зөһрә, нидер әйтергә теләгәндәй, аңа таба омтыла, ләкин Зәйнәп тукталмый.
Рәхилә (өстәлгә ашамлыклар куя). Әйдә, Зөһрә, утыр.
Зөһрә. Рәхмәт. (Утыра.) Тагын кемне дә булса көтәсезме, Рәхилә апа? Дүрт савыт куйгансыз.
Рәхилә (сандыктан ипи телеме алып, бер тәлинкә янына куя). Кантын җитсә, берсе Наилгә. Икенчесе — Әхмәтҗаныма. (Утыра.)
Зөһрә. Кемгә дидегез?
Рәхилә. Әнә бит —стенада. Күзен дә алмый карап тора.
Зөһрә. Хәбәре бармы әллә?
Рәхилә. Кая булсын?.. Бүген Әхмәтханымның туган көне. Әнкәйне әйтәм — һаман үз сүзендә тора: бүген дә киявенә дип бәлеш пешереп керткән. Бервакыт шаяртып үзенә, ел да туган көнеңдә бәлеш белән сыйлармын дип әйткән иде. Киявеннән башка утызынчы бәлеш инде. .
Зөһрә. Яхшы кешеләр сез, Рәхилә апа!
Рәхилә. Бик мактап бетермә әле. Төрле чакларыбыз бар безнең. Әнә бит. Наилең дә үз туганын жәлләп тормады, эшеннән кудыртып, үзе менеп утырды! Ярар, әйдә, жылы чакта аша.
Зөһрә (Рәхилә куйган телемне ала). Бу нинди каткан ипи?
Рәхилә Урынына куй, Зөһрә, Әхмәтханның ашап бетермәгән телеме ул.
Зөһрә. Утыз ел сакладыгызмы?
Рәхилә. Ашап бетермәгән ризык кайтканыңны көтеп ала Хиләр..
Зөһрә. Ачуланмагыз, бер нәрсә сорыйм дигән идем. Сез. аны һаман көтәсезме?
Рәхилә (тиз генә җавап бирми). Кем белсен инде...
Зөһрә. Менә мин сезгә карыйм да уйлап куям мин беркайчан да сезнең кебек була алмас идем.
Рәхилә. Тапкансың үзең белән чагыштырырлык кеше!
Зөһрә. Чын! Утыз ел көтәргә! N йлап карарга да куркыныч*
Рәхилә. Еллар . Аларга нәрсә? Үтә бирәләр Көтсән дә. көтмә- сәң дә...
Зөһрә. Наил белән очрашканчы минем бер егетем бар иде. Өйләнешәбез дип йөри идек инде ♦
Рәхилә. Арагызны Наил бозмагандыр бит? s
Зөһрә. Әллә ничек кенә килеп чыкты инде шунда Авырлы ча-2 гым иде. Е
Рәхилә. Энекәем! Өйләнешмәс борынмы?' 5
Зөһрә. Яраткач була икән ул. <
Рәхилә. Әй, башсыз! Наил беләме соң?
Зөһрә Больницага барырга ул киңәш итте инде
Рәхилә. Әстәгъфирулла' Шул хәлне белә торып өйләнгән! > Зөһрә. Кызык кеше сез, Рәхилә апа! Аның нәрсәсе гажап? х Рәхилә (торып Әхмәтҗанның рәсемен ала һәм өстәл янына ки- х леп утыра). Әй, ходаем! Ике генә ай бергә торып калдык лабаса без 5 синең белән! Ике генә ай! Заяларга гына көтәм микән әллә мин сине?! ф
Зөһрә. Тынычланыгыз, зинһар Хәзер су бирәм
Рәхилә. Әй. Зөһрә. Зөһрә Газапларны су гына баса торган бул- 2 са иде Ачуланма миңа, Зөһрә. Кара, бәлеш турында бөтенләй исемнән х чыгарганмын ®
Наил белән Зәйтүн керәләр ®
m Менә бит әйбәткайтып життегез әле! 2
Зәйтүн. Исәнме, әнкәй! Исәнмесез. Зөһрә апа! а
Зөһрә. Саумы, дөнья гизүче егет!
Рәхилә. Озакладың. Зәйтүн, улым Бик озакладың
Зәйтүн. Шулай килеп чыкты, әнкәй
Рәхилә. Я, ярар. Тиз генә кулларыгызны юыгыз да өстәл яны на. Бәлеш суынып бетә инде. Зөһрә, кыен бхлмаса. торып тагын бер тәлинкә, кашык алып килче
Зөһрә. Хәзер.
Эчке бү.тмагә кереп китә. Зәйтүн белән Н1М кул юалар Рәджла су еллый тора.
Зөһрә (эчтән). Наил! РМГ-4 ала алдыңмы?
Наил. Ничәне алдың дип сора.
Зөһрә (чыга). Без сораганчамы?
Наил. Өмете! Икене эләктергәнгә сөен Анда минем кебек теләнеп йөрүчеләр буа буарлык! (Өстәл янына утыра.) Әйдә. Зәйтүн, утыр Үзләре генә сыйланып ятмасыннар әлс' Бәлешме?!
Зөһрә Әнкәй пешереп кертте Торырга үзебезнең өйгә күчсеннәр Диде Безнең турыда әйтте Тик мина әйтмәде. Рәхилә апага Мин үзем шунда торсам да.
Наил. Әнкәйдән булыр'
Рәхилә Юкка бәйләнмә Карт әнкәй белән көрәшәләр димени
Утыралар
Наил (Әхмәтҗанның рәсемен күрм) һаман көтәсеңме?
Рәхилә (рәсемне ала) Мә улым. Зәйтүн, урынына злеп КУЙ
Зәйтүн рәсемне ала һәм нишл^рго белмәгәндәй карап тора
Наил. Көт. көт! Бәлки кайчан да булса «кунакка килеп китәр Икенче хатынын жнтәкләп
Рәхилә. Юләр сүзләр сөйләп утырма әле!
Наил. Ә юләр сүзләр булмаса? Ул чагында ни әйтерсең? Ә?
Зөһрә. Нигә алай дисең?
Наил. Кысылмый тор. Юләр син, Рәхилә апа! Ничә мәртәбә сиңа кияүгә чык диделәр! Баласыз күке сыман утырасың. Кемең бар синең?
Рәхилә. Кагылма!
Наил (тора). Юк инде! Әйтеп бетергәнне көт! Изге җан килгән имеш! Кемгә кирәге бар синең көтүеңнең? Әхмәтҗангамы? Төкерә ул сиңа! Әнә, икенче хатын белән рәхәтләнеп типтереп ята! Зәйтүннән сора!
Зөһрә. Ни сөйлисең син?!
Наил. Сөйлә, Зәйтүн! Нигә авызыңа су каптың?!
Зәйтүн тора һәм рәсемне кая куярга белмичә карана Рәсемне утка ыргыта.
Зөһрә. Ой!
Рәхилә бер мәлгә ни булганын акламагандай катып тора да мичкә ташлана Зәйтун аны мичкә якын жибәрмн.
Зәйтүн. Якын килмә, әнкәй! Янсын! Син берни белмисең! Көле күккә очсын! Юньсез кеше ул!
Рәхилә (Зәйтүннең яңагына суга). Кит!!!
Зәйтүн. Әнкәй! Син берни белмисең ләбаса!
Зөһрә (Наилгә). Ни карап торасын?! (Мичкә ташлана, ләкин Зәйтүн аны да якын китерми.)
Зәйтүн. Кагылмагыз, Зөһрә апа! Сез берни дә белмисез! Ул исән! Ул Новосибнрскида тора! Гаиләсе бар! Әнкәй аны көтеп ята! Үзем күреп кайттым!
Рәхилә сугарга әзерләнгәндәй күтәргән кулларын әкрен генә түбән төшерә.
Рәхилә. Исән?!
Зәйтүн. Исән дим бит инде! Ул әсирлектә булган! Менә кара Үзеңнең яшь чагыңда төшкән карточкаң. Аның альбомыннан алдым
Рәхилә ихтыярсыз карточканы ала
Син аны көтеп ятасың. Ул икенче хатынга өйләнгән Ике баласы бар. Берсе — Сергей, икенчесе — Николай.
Рәхилә (карточкасын күрсәтә). Каян алдың моны? Әхмәтжаным алып киткән иде бит аны!
Зәйтүн. Әйтеп торам ич! Әхмәтҗан абыйдан алдым!
Рәхилә аптырап Наилгә карый.
Наил. Я, ничек Рәхилә апа! Көтеп алдыңмы инде?
Рәхилә Зөһрәгә табан борыла —анысы тирән аптырашта. Рәхилә Әхмәтҗаннын рәсеме эленеп торган стена янына бара һәм киселгән агач кебек идәнгә ава.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Колхоз идарәсе. Ике карт утыра.
Беренчесе (өстәлдән газеталар ала). Нинди уйга калдың, Дәүләт кода? Әнә, гәҗит укы.
Икенчесе. Идарәгә тиккә генә килмәдек микән дип уйлыйм мин, Хәбибулла кода... Ике тиле картның бакча ясыйбыз дип йөрүе кемгә хәжәт димсен.
Беренчесе. Вакытсыз каушама! Шакировка кирәкми иде ул! Ул — перестрахувщик. Районнан әйтмәсәләр, хатынын да кочакламас. Шалтыратып рөхсәт сорыйм дип безне ничә алдады. Шалтырата, пыча- ♦ гым! Телефон шалтыраганга дер калтырап тора. Районнан нәчәльство- s сы шалтыратадыр дип куркып! Наил — үзебезнең авыл малае. Азаулы н егет. Атасы Мәгънәвигә тарткан. «Кировец» тракторын башка кайсы Е колхоз ала алды! Туты! Ә Наил бер атнада кайтартты. Тезтүбән Мөкә- 2 рәмнең бакчасы артындагы күлне генә кара Наил кайтмаса, мәңге саз 5 булып ятар иде әле — ә хәзер балык фермасына әйләнеп килә! Кемнең з башына килгәне бар иде? Башкасын әйткән дә юк. Чая егет, әмма Ё эшнең мөгезеннән эләктереп тота белә. £
Икенчесе. Ә мин әйтәм — юкка килдек... Нәрәт тә үтмәгән әле. х Беренчесе. Бар кайт ла соң! Сине йөрткән мин юләр!
Нигъмәтжан керә.
Нигъмәтхан. Картларга сәлам! Колхоз идарәсендә иртә тан- 4 нан нишләп утырасыз.
Икенче карт. Син кайчаннан алып картлар эше белән кызык-« сына башладың әле? Эчүгә сабышкачмы?
Нигъмәтжан. Мин кешенекен э»1мим, Хәбибулла абый. =
Беренче карт Кешенекен булмаса? Җисем идең — хәзер исе-и мең генә калган! £
Икенче карт. Башладылар! . Кайтам әле мин, Хәбибулла кода а Күңелем сизә— юкны бушка уздырып утырабыз. Юл уңмавы иртүк билгеле иде инде — иртән иң элек хатын-кыз очрады.
Нигъмәтжан. Менә ни өчен минем бер генә дә юньле көнем юк икән!
Икенче карт. Аңламадым
Нигъмәтжан Соң бит мин көн дә иртән уянгач, иң элек үз хатынымны күрәм! ^Көлэ.) Наил энекәш күренмәдеме, абзыйлар? (Зал ишеген ачып карый.)
Беренче карт. Үзебез дә аны көтәбез
Нигъмәтжан Нәчәлытво! Ярар, көтегез, көт (Китә)
Беренче карт. Әрәм була бу егет! Хәбнровлар ыруыннан димәссең.
Икенче карт. Атларыннан язды—шуңа юләр сата. Атлары янында хан иде..
Наил керә.
Наил. Исәнмесез, агайлар!
Беренче карт. Исәнме, егет. Сиңа йомышыбыз бар иде Н а и л. Хәзер. Анда берәрсе бармы?
Беренче карт Барлар, нәрәткә жыелдылар Сине көтәләр Наил, һаман — элеккечә?
Эчкә үтә. ачык ишек аша күренә
Алай. . Исәнмесез! Мине көтәсезме? Сез нәрсә: бүген нишләргә кирәген белмисезмени? Белгәч, нигә монда чалбар төбе ышкып утырасыз? Менә нәрсә бүгеннән башлап иртәнге нарядка жыелуны тыям Үз эшләрегезгә барыгыз. Атна азагында нәтижә ясарбыз Бетте
Залдан чыгып китүчеләрнең аяк тавышлары ишетел
Картлар гажәпләнеп бер-берсенә карашып куя Наил чыга
Я, йомышыгыз ни, Хәбибулла абзый?
Беренче карт. Менә без Дәүләт кода белән... Атаң белән сөйләшкән идек инде...
Икенче карт. Сүзебез парк ясау турында иде.
Наил. Нинди парк?
Беренче карт. Менә безгә, картларга Балаларга да бнк кирәк...
Наил. Аңлый алмыйм әле мин сезне.
Беренче карт. Ә син бүлдермә Шунда аңларсың. Без пенсионерларга кайда да булса ял итәргә кнрәкме-юкмы?
Наил. Сыйган кадәр ял итегез. Кем тыя сезне?
Икенче карт. Әйттем мин сиңа, Хәбибулла кода! Киттек әйдә!
Беренче карт. Вакытсыз каушама дидем мин сиңа! Син, егет, аңламаган булып кыланма Без сиңа бакча турында әйтәбез. Үзеңнең туган авылыңда мәрхүм Фәтхинең — туфрагы җиңел булсын — бакча сы әрем астында ята Нәкъ агач утырта торган вакыт. Шакировка ничә тапкыр тукыдык. Ана нәрсә? Аның йорты монда түгел.
Наил. Ә миннән сезгә ни кирәк?
Икенче карт Җимеш үсентеләре, һәм синең рөхсәтең. Барыбер бакча тик ята.
Наил. Үсенте? Колхозның бурычы күпме икәнен беләсезме? Үсенте өчен акча юк Бик кулыгыз кычыта икән — әнә, борын төбендә урман, агач алып кайтыгыз да утыртыгыз.
Беренче карт Дөрес сүз сөйлисеңме син, егет? Бер дә дөрес түгел! Иң элек, егет, атаң белән киңәш! Киттек, Дәүләт кода!
Икенче карт. Әйттем ләбаса юкка йөрибез дидем... Яшьләр аңлыймы соң безне!
Китәләр.
Наил (телефон трубкасын ала). Алло! Мәктәп директорын бирегез әле. кызыкай Йосыф Шәйхиевич? Исәнмесез. Бу мин әле — Наил Хәбиров . Сина утынга машина кирәкме?. Шулай булгач, ун- унбиш пәһлеван егетеңне миңа жибәр әле Тиз генә бер вагон ашлама бушатасы бар Дәрес икәнен беләм . Кирәк, Йосыф Шәйхиевич! Юкса, вагонны озак тоткан өчен штраф түләргә туры киләчәк. Килештек алайса. (Трубканы куя. Уйланып тора. Кабат ала.) Алло, чибәр кыз! . Райсекретарь белән тоташтырыгыз Җавап бирми? Авыл хуҗалыгы идарәсен бир Җир упканмы әллә аларны! (Трубканы ташлый.)
Нигъмәтжан керә.
Нигъмәтҗан. Сәлам энекәшкә! Яңа урының белән котлыйм! Күтәрәләр үзеңне!
Наил. Сәлам, йомышың бармы?
Нигъмәтҗан (утыра). Кечтеки генә.
Наил. Әйт. Тик озак сузма, Нигъмәтжан абзый. Ашыгам.
Нигъмәтҗан. Хәзер сиңа нигә ашыгырга? Баш агроном чакта ашыксаң да ярый иде. Хәзер син үзең хуҗа, үзең баш!
Наил. Мин әле дә баш агроном. Шуңа ашыгам да.
Нигъмәтҗан. Үзең беләсең инде. Ашык. Үз эшең. Мин менә нинди киңәш белән килгән идем. .
Наил. Бүген дә эчәргә өлгердең мени?
Нигъмәтҗан. Ә син миңа салдыңмы соң? Кичә бераз гына булды. Яшермим Бүген — бер грамм да! Төн йокламый чыктым әле Шуңа күрә синең янга килдем лә... Син ат яратасыңмы?
Наил. Моның белән ни әйтмәкче буласың?
Нигъмәтҗан. Ни әйтмәкчеме? Мин сине менә — мондый чагыңнан ат сыртына утырта идем. Миннән бер адым да калмыйча ияреп йөри торган идең.
Н а и л Шуннан?
Нигъмәтжан. Тыңлап бетер Башка бик шәп бер уй килде әле: әйдә колхозда ат пләмәлеге оештырабыз? Ә? ♦
Наил (кычкырып көлеп җибәрә). Кара син аны! Кем белән оеш- ? тырмакчы буласың соң син аны? Әллә үзең генәме?
Нигъмәтҗан. Ә нигә? Оештырам! Син мина әз генә ярдәм ит. Ё Калганына — комачаулама Я. кул сугыштыкмы?
Наил. Ул атларың белән нишләмәкче буласың?
Нигъмәтҗан. Ничек — нишләмәкче? Яхшы нәселле юртаклар z кирәкме? Кирәк! Нәсел айгырлар кирәкме? Кирәк! Аягың-кулың бе- з лән тартып алачаклар! Үстереп кенә җиткер! Бөтен Европага шаула- j ячакбыз! г
Н а ил. Синнән башка да шаулыйлар инде
Нигъм әтҗа н. Син туктале. Кырт кисмә!
Наил. Эшсез ятып саташа башлагансыз, ахры Андый хуҗалык . турында сиңа кадәр биш былтыр элек уйлаганнар инде. Ат заводлары житәрлек. Нәсел атлары совхозлары бар. Әле мин синдә калган тай- 2 ларны да ит комбинатына озатырга кирәк дип уйлап торам Ике тиен- у лек тә файдалары юк! Азык бетерүдән башка
Нигъмәтҗан (кинәт кызып). Кагылып кына кара' Мин сине х Мин сине менә шушы кулларым белән өзгәләп ташлармын' Ишеттеңме?! *
a
Ишекне тибеп ачып чыгып китә Наил аптырап кала
& Илдус керә.
Илдус. Ни булган аңа?
Наил. Безне, Хәбировларны. бер бүген генә күрәсеңмени?! Бер нәрсә булса, тәртәгә тибәләр! Син дә минем янымамы?
Илдус. Синең яныңа. Я. ничек? Мономах бүреге авыр түгелме?
Наил Гафу ит, мине келәтләр янында көтәләр
Илдус. Шуңа килдем дә. Үзең беләсең. Шакиров үз эшенә кире кайта алмаячак. Сиңа озакка җигелергә туры киләчәк Ярдәм кирәкмиме?
Н а и л. Нинди ярдәм?
Илдус. Үз эшемә кире кайтсам ничек булыр икән?
Наил (кинәт кызып). Сез нәрсә — сөйләшеп килдегезме әллә?' Берәүләр парк корабыз дип юләр сатып йөриләр, икенчесе нәселле ат хуҗалыгы оештырам дип килгән! Әгәр син агроном булып эшли алсаң, мин тавыш күтәреп йөрер идеммени! Син мина якын туган кеше, әмма бу эштә потың бер тиен! Мин аңламыйммыни? Яратасың син ул эшне Тик син булдырырдай түгел ул, аңлыйсыңмы? Егәрең җитми! Әнә. гаражга механик кирәк. Барасыңмы?
Илдус. Юк.
Наил. Үз ихтыярың. Ләкин барыбер сиңа кайда булса да эшләргә туры килер. Сыңар куллы булсаң да Хатының Гамилә җилкәсендә ятарга җыенмыйсыңдыр ич?
Илдус (әкрен). Син Гамиләгә тимә Ишетәсеңме?
Наил Җәһәннәмгә олакмассызмы!
Чыгып китә.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Рәхиләләр өендә.
Зөһрә ялгызы язып утыра.
Гамилә керә.
Гамилә. Исәннәрмесез? Нихәл, Зөһрә!
Зөһрә. Саумысыз, Гамилә апа. Түргә үтегез. Утырыгыз.
Гамилә. Рәхмәт. Мин тиз. Рәхилә апаның хәле начар дип ишеттем. Бик авыр түгелме?
Зөһрә. Вакыты-вакыты белән әйбәтләнгән дә кебек.
Гамилә. Саташамы?
Зөһрә. Төрлечә.
Гамилә. Кешене таныймы соң?
Зөһрә. Кем белсен. Кайчак исемнәребезне әйтеп сөйләшә.
Гамилә. Мескен! Алайса, Әхмәтҗан абзыйның табылуы чын булды инде?
Зөһрә. Әйе. Әткәй белән Наил тикшерткәннәр иде, раслап җавап килде.
Гамилә. Нинди генә хәлләр булмый дөньяда! Рәхилә апа терелсә генә ярый инде. Айтан абыйга хәбәр итмәдегезме?
Зөһрә. Кем ул?
Гамилә. Белмисең икән. Әйтмәгәннәрдер. Ишеткән булыр идең Күреп чыгыйм әле үзен. Йоклыймы?
Зөһрә. Врач әле генә дару биреп китте. Йоклый.
Гамилә. Мин ипләп кенә...
Аяк очларына гына басып, эчке бүлмәгә үтә. Зөһрә өстәл яныннан торып, ишек янына килә Бераздан Гамилә кире чыга да ишекне ябып куя.
Лимон кисәге китергән идем. Аппетиты ачылмасмы. Янына куйдым, чәйгә салып биреп карагыз.
Зөһрә. Рәхмәт. Утырыгыз, Гамилә апа.
Гамилә. Кая ул! Утырып тора алмыйм!
Чыгарга бара һәм туктап кала.
Карале, Зөһрә, Наил ничек соң? Бик борчылмыймы?
Зөһрә. Нәрсәгә?
Гамилә. Рәхилә апага әйткәненә. Әхмәтҗан абзый турында дим Шулай дип уйлаган идем аны. Бигрәк каты бәгырьле кеше инде. Шундый булмаса, ул Илдус абыйсының кулын да чабып өзмәс иде.
Зөһрә. Кулын? Наилме?!
Гамилә. Бәрәч, ишетмәдеңмени? Алар икесе бергә бер тракторда урман чыгаралар иде. Кырын җиргә эләгеп ауганнар да, Илдусның кулы аста кысылып калган. Үзен бөтенләй сыта дигәндә, Наил балта ала да...
Зөһрә. Ой!
Гамилә. Терсәктән диярлек. Үзен тартып алып өлгерә. Әнә шундый ул синең Наилең.
Зөһрә. Ул миңа бер нәрсә дә әйтмәде.
Гамилә. Шулай итмәсә, Хәбиров буламыни ул!.. Син., яратасыңмы аны?
Зөһрә (бераз көттереп). Белмим.
Гамилә. Ә менә мин... Илдусымны...
Наил керә.
Әй, сөйләшә торгач, эшемне онытканмын! Киттем Исәнме, Наил! Наил Саумы. Мәктәптә эшләр ничек, барамы?
Гамилә Бара. Ярыйсы Хушыгыз
Чыга
Наил. Нигә килгән? ♦
Зөһрә. Рәхилә апа янына дөресме ул, син Илдус абыйның ку- | лын балта белән чабып өзгәнсең икән? £
Наил. Кем әйтә аны? Е
Зөһрә. Дөресме? *
Наил. Шуннан? Дөрес булса? 5
z
Зөһрә арткачигенә. 3
(Тирән гаҗәпсенеп . ) Аңламыйм мин сине!.. Нәрсә, синеңчә, трактор- * нык сытканын көтеп, карап торырга тиеш идеммени?! Кайсы яхшырак й соң?.. Ник миңа җәлладка караган кебек карап каттың? (Зөһрә янына = килә.) °
Зөһрә (чигенеп). Мин берни дә әйтмим бит сиңа
Зәйтүнкерә, портфелен урындыкка ташлый
Зәйтүн. Сәлам! Наил абый, сине бабакай чакыра. Наил. Ни булган?
Зәйтүн. Белмим. Нигәдер бик ачулы
Наил чыга
Наил абый бүген келәттә эшләүче абзыйны эшеннән куган икән. Анысы бабакайга килеп зарланган ди. Шуңа бугай Ни булды, Зөһрә апа?
Зөһрә (үз-үзен кулга алып). Берни булмады. Зәйтүн акыллым, син Наил абыеңны яратасыңмы?
Зәйтүн Менә сиңа иске авыздан яңа сүз' Абый бит ул миңа! Нигә сорыйсыз аны?
Зөһрә (бераздан). Наил абыең кебек булырга теләр идеңме соң?
Зәйтүн (аңлап бетерми) Агрономмы? Белмим әле Бабакай әйтмешли, куеныңа кермәс борын, кызны мактамыйлар Әнкәй йоклыймы?
Зөһрә. Әйе.
Зәйтүн. Уянып мине сораса, хәзер кайта диярсез, Зөһрә апа Бүрегә ауга барып карыйм әле. Бик әрсезләнә башлаганнар Бабакай да нишләптер ауга йөрүен ташлады
3 ө һ р ә. Ул аучымыни?
Зәйтүн. Ниндие генә әле! Бүрене мылтыксыз тота. Пычак белән Яшьрәк чагында тирә-юньдәге бөтен бүреләрне кырып бетереп тора иде диләр Теленнән сөйрәп алып кайткан чаклары да булган. Аның үзе теккән бияләе бар Уч төбе сумалалы Шул бияләйле кулын, бүре авызын ачкач, тыгып җибәрә дә икән, теленнән бөтереп алып.— әйдә, кодагый! Хәзер картаеп бара шул
Зөһрә (ышанырышанмас) Әллә шаяртасың инде?
Зәйтүн (җитди) Хәбировлар беркайчан да буш сүз сөйләми. Зөһрә апа!
Чыга
Бераздан Зәйнәп керә
Зөһрә (тора) Исәнмесез, әнкәй?
3 ә й н ә п Саумы?
РИЗВАН ХӘМИД
Эчкә үтә Зөһрә дулкынлануын басарга теләп йөрн. Бераздан Зәйнәп эчке бүлмәдән чыга.
Зөһрә. Әнкәй...
Зәйнәп. Нәрсә?
Зөһрә Мин сездән китәрмен ахры...
Зәйнәп Китәсең? һе.
Кузгала.
Зөһрә. Әнкәй!
Зәйнәп. Тагын нәрсә?
Зөһрә Нинди кешеләр сез. әнкәй?!
Зәйнәп. Кемнәр?
Зөһрә Сез. Хәбировлар...
Зәйнәп. Белмәгәч... Ник килдең соң безгә?
Чыга.
Мәгънәви карт өендә.
Мәгънәви (ишекле-түрле йөри). Фәтхетдинне нигә эштән кудың? Егерме ел эшләгән кеше сиңа ярамадымыни?
Наил (тыныч). Эш вакытында өенә кайтып киткән.
Мәгънәви. Аның улы чирләгән! Өендә калыр кешесе юк. Шуны беләсеңме?
Наил. Беләм.
Мәгънәви. Белгәч?
Наил. Аның аркасында дүрт машина ике сәгатькә якын бушатылмый торды Бер вагон ашлама ташып бетерә идек. Киләчәккә акыл булыр Мин аны иртүк кисәтеп куйдым. Складтан бер адым да читкә китмә дидем. Тыңламаган! Бер мәртәбә ышанычны акламады, икенче тапкыр да күп уйлап тормас.
Мәгънәви Мин аны эшенә кабат җибәргән идем. Атаңның сүзен дә халык алдында егасың!
Наил (көлемсерәп) Кайчаннан алып пенсионерларга председатель кушканны үзгәртергә хокук бирделәр әле?
Мәгънәви. Атаң белән бәхәсләшергә сиңа иртә әле! Башта эшләргә өйрән!
Наил Минем эшем өчен борчылма Бик әйбәт эшләрмен. Аяк астында син буталмасаң!
Мәгънәви. Минме?
Наил Абруең белән! Колхозда әллә Шакиров председатель иде дисеңме? Түгел, син! Бөтен нәрсә синең сүзгә карап эшләнә. Сазлыкны сөрү турында кем беренче сүз кузгатты? Син! Колхоз өчен тырышам, дип уйлыйсыңдыр Халык шул сазлык аркылы салам урламасын! Синең максатын шул иде!
Мәгънәви. Салам урлатмау колхозга файда түгелмени?
Наил. Зур файда эшләдең инде! Бер тиенлек куян, өч тиенлек зыян! Хәзер, әнә, сазлык урынында пычрак баткаклык. Үләне дә. шомыртлыгы да -калмады. Сөрерлек тә түгел! Урлатмауга башка чара бетмәгән.
Мәгънәви. Синең үзеңә минем абруем ние белән зыян итә?
Наил. Мин кушканны үтисе урынга, сиңа йөгерәләр. Имеш, ялгыш кушмадыммы?
Мәгънәви. Куша белмисең. Шуңа йөгерәләр. Фәрбизәгә ник бодай бирмәдең?
Наил һәм бирмим дә.
Мәгънәви. Ул — ялгыз карчык! Ире сугышта үлгән!
Наил. Үлсә? Бер аныкы гына үлгәнмени? Колхозчыларга өләшми
торып, аңа бер бөртек тә юк. Ачтан үлмәс. Малае ярдәм итәр Санды гын ачсын, гомер буена спекуляция белән шөгыльләнде'
Мәгънәви Анысы синең эш түгел! Иртәгә үк яздырып бир Кеше белән кешечә эш итәргә өйрән.
Наил. Үзеңне кешечә эшли идем дип саныйсыңмы? Ни кыланган- нарынны оныттың дамыни? Бервакыт Нигъмәтжан абзыйның атына ♦ бер сәнәк солы саламы салып кайтуын күргәч, бөтен халык алдында f тукмап ташладың! Исеңә төшер әле!
Мәгънәви Ул — минем бертуган энем! Үзен генә түгел, ул мине к дә бөтен мир алдында хурлыкка төшерде! *
Наил Ә Гарифулла абзыйның хатынын нишләттең? Сугыштан < соң. Ачлык еллар иде. Кесәсендә бер уч бодай алып кайтканы өчен 5 колхоз жыелышы ясап карак дип сүккәнсең! Тагын кирәкме? Әллә жи- z тәрме? 5
Мәгънәви. Син үткән еллар белән чагыштырма. Ул чакта бер х уч ашлык өчен утырталар иде. Ә мин аны яклап алын калдым
Наил. Харап инде! «Яклап алып калган!» Бүгенгә кадәр туган 5 авылына кайтып күренергә гарьләнә. Бөтен нәселенә «карак» кушаматы ф тагылды.
Мәгънәви. Авызын ни сөйләгәнне колагың ишетми синен? ?
Наил. Ишетә. Нәрсә, ошамыймы? Юк инде, әткәй, минем эшкә ты- х гылма. Син эшли белгәнеңчә эшләгәнсең, мин уз белгәнемчә эшләр- « мен. Анысын миңа калдыр. Менә кайда утыра ул синен абруең! (Жил- кәсенә күрсәтә.) *
Мәгънәви Мин исән чакта, минемчә булыр! Синең өчен мин» жавап бирәм Илдус урынына кайткач, малаем булганга каршы кил- 2 мәгән дип уйлагансыңдыр Синнән рәт чыгар дип уйладым Шуңа эн с. дәшмәдем
Наил Әткәй! Син мине әллә чынлап та бу мәсьәләдә синең теләгең белән санашыр иде дип уйлыйсыңмы? Ялгышасын Ярар, калсын Сүз көрәштереп утырырга вакытым юк
Чыгып китәргә кузгала. •
Мәгънәви Тукта! Мин әйтеп бетермәдем Рәхилә апай үлем түшәгендә ята. Синең аркада'
Наил. Минем аркада?! Ю-ук! Ул синең аркада шундый хәлгә калды! Гаилә горурлыгы, имеш! Хәбировлар кызы' Хәбнровларныкы кешечә генә буламыни? Әгәр дә синең шапырынуын булмаса. ул күптән яңа гаилә корып, рәхәтләнеп яши иде!
Мәгънәви, (ачуы чиктән ашып). Җитте дим'
Наилгә ташлана, ләкин аиы улының үз-узенә нык ышанган тыныч тавышы туктатып калдыра
Наил. Мин Илдус түгел, әткәй Нигъмәтжан абзый да түгел!
Чыгып китә.
Мәгънәви Тукта!. Борын асты кипмәгән! Карт атасын өйрәтергә! Анасы! Зәйнәп' Җен алгыры нәрсә! Кая олактың!
(Ляк астында яткан киез итекләрне тибеп җибәрә )
Зәйнәп керә.
Кайд& йөрисең син? Итекләрем кая?!
Зәйнәп (ире тибеп җибәргән итекләрне алып бирә) Нинди чебен тешләде?
Мәгънәви. Ә-әй! «Чебен!» Син үзең чебен'
Зәйнәп Ни булды? Нигә кычкырасын?
Мәгънәви «Ни булды, ни булды!» (Итекләрен кия, сыймыйлар.) Нәрсә бирден мина?! Аяк астына ташлама дип ничә әйттем! Киптермәгәнсең! (Киенә.) Малай үстермәгәнсең син! Бүре баласы үстергәнсең1
Зәйнәп (кинәт усал). Ул син үзең! Син шундый итеп үстердең аны!
Мәгьнәви тынып кала
Дөрес түгелмени?! Исеңә төшер! Гомеремә синнән бер җылы сүз ишетмәдем! Балалар бар дип тормадың! Бер нәрсә барып чыкмаса, миңа җикерендең! Хәзер - «мин бүре үстергәнмен!» Җитте! Күп түздем!
Мәгънәви. Ә-әй! Син дә монда!
Зәйнәп. Төнгә каршы кая барасың?
Мәгънәви. Синең эшең түгел! (Муенына шарф бәйли, бутала.) Тфү!
Шарфын идәнгә атып чыгып китә, бакча ягына уза Бераздан шул ук яктан Зәйтүн тиз генә өйгә кереп, мылтык белән патронташ алып чыга Бакча коймасына сөялгән чаңгыларын алып, бакчага йөгерә.
Урамда, капка төбендә.
Илдус (куып җитеп). Гамилә! Туктале
Гамилә. Ни булды?
Илдус. Барма аларга
Гамилә. Рәхилә апа янынамы?
Илдус. Мин беләм... Син аның янына дип кермисең бит.
Гамилә. Синеңчә кем янына соң?
Илдус. Әйдә кайтыйк, Гамилә
Гамилә. Минем арттан шуны әйтер өчен килдеңмени?
Илдус. Нишләп синең арттан йөрим ди мин? Эштән кайтып ки лүем. Синең монда кереп баруыңны күрдем дә.
Гамилә. Бар кайт Мин озак булмам.
Илдус. Чынлап әйтәм, Гамилә. Йөрмә Бәлки болай да..
Гамилә (бүлдерә) Нәрсә болай да?
Илдус. Үзең беләсең. Наил янына дип килсәң, ул өйдә юк.
Гамилә. Кайда калды ул?
Илдус. Алачык янында калды
Гамилә. Күптәнме?
Илдус. Гамилә! Мин сизәм бит!
Гамилә. Күптән күрдеңме дим?
Илдус Биш-ун минут элек. Әйт әле. сиңа ни булды?
Гамилә дәшми.
Үзгәрдең... Бәлки минем Наилгә каршы чыкмавым сиңа сәер тоеладыр
Ул мине үлемнән коткарды Бәлки ул хаклыдыр да Мине эштән алдыруын әйтәм
Гамилә китәргә кузгала
Гамилә! Барма анда, үтенәм Ичмасам, кеше күрмәсен. Бик күрәсен килсә, монда көт Ул озакламый кайта
Китә.
Гамилә (бераз карап торганнан соң). Илдус!
Илдус туктый
Илдус, минем синнән яшерен серләрем юк Син тыныч бул Шикләнмә Безнең арада берни дә булганы юк Тик Мин үзем не-үзем дә аңлап бетермим әле. Син үпкәләмә инде мнңа. Зинһар. Бәлки юләрлек кенә- дер . Белмим... Белмим. Син бар. Кайткач сөйләшербез Кайткач Яме?
Илдус. Соң булмасмы, Гамилә? •
Гамилә. Белмим. Бар дим бит инде! *
s
Илдус КИТӘ ь
Е Каршысына Наил килә J
Илдус. Наил, синең белән сөйләшәсем бар иде. л
Наил (гаҗәпләнеп) Кая җыендыгыз болай? (Гамиләгә.) Сиңа § ни булды?
Илдус (ашыгып). Гамилә! Бар, син кайта тор.
ш х Гамилә дәшми
(Җитди.) Ишеттеңме! Безнең Наил белән җитди сөйләшәсе бар Ку- ♦ рыкма, син уйлаган темага түгел. Бар Анысын син үзен хәл итәрсең ч
Илдус. Берсекөнгә, үзең беләсең, ачык партҗыелыш була Шунда а мин синең турыда сүз кузгатачакмын
Наил (мыскыллап). Тормышыңны бозуым турында түгелдер ич?
Илдус (тыныч). Түгел
Н а и л. Ә ни турында?
Илдус. Гомумән Синең турыда Эш методың. Кешеләр белән мөнәсәбәтең. Гомумән, синең хакта Минемчә, син күп нәрсәне аңла мыйсың...
Н а и л. Я?
Илдус. Я аңлап та шулай эшлисең
Наил Ничек?
Илдус. Син минем ни әйтергә теләгәнемне яхшы аңлыйсың, Наил Эштән алдыртуың өчен үч ала дип уйлама. Мине яхшы беләсең андый түбәнлеккә төшә торганнардан түгел мин
Наил. Алай. (Катгый.) Карарбыз, карарбыз.
Илдус Әйе, карарбыз Күп нәрсә ишетергә туры килер сиңа Туганнарча кисәтеп куям, усаллашып түгел, аңлап тыңларга тырыш Ачу саклый торган кеше булсам, мин моны сиңа әйтми эшләгән булыр идем
Китә.
Рәхиләтәр өендә
Кич
Наил (ишекле-түрле йөри). Сентиментальләшеп тора торган ва кытым хәзер! Өйрәнгәннәр бар да күз яше күрсәтеп үзләрен жәллә тергә. һәр елакның көен көйләп тора башласаң! Достоевский бик дөрес әйткән артыңда шыңшыган һәр этне туктап юата башласаң, ерак китә алмыйсың!
Зөһрә. Шыңшыган түгел, һәр өргән эткә таяк ыргытсаң, дигән
Тик бүтән вакытта. -
Наил (шаярып). Менә ничек? Илдус, синме бу? Илдус Шаяртырга вакытым юк. Бар, Гамилә! х
Гамилә әкрен генә китә.
Наил (аның артыннан карап кала). Я? Ни әйтмәкче идең?
Н а ил Барыбер түгелмени!
Зөһрә Каты бәгырьле кеше син, Наил. Гамилә Дна дөрес әйтә Наил. Нәрсә ди?
Зөһрә Үзеннән сора Бер рәттән яшьлегегезне дә искә алырсыз.
Наил Моның белән ни әйтмәкче буласың? Бәлки безнең дә синеке кебек балабыз булгандыр?! Я, нигә туктап калдың?
Зөһрә торып читкә китә.
Наил (аның янына килә). Я, ярар, бетте. Үзең гаепле. Әллә ниләр чокып чыгармассың.
Зөһрә (тыныч). Мин иртәгә китәм, Наил Анда, күз күрер
Наил. Нәрсә?!
Зөһрә Моны мин бер бүген генә уйламадым Күптән әйтергә йөри идем инде. Ә бүген... бергә яши алмавыбызны аңладым.
Наил. Акылдан шаштыңмы әллә?
Зөһрә. Хәтта монда да йомшаграк сүз таба алмадың... Юк, миңа синең зыяның тигәне булмады Мин сине моның өчен гаепләмим.
Наил. Ә нәрсәдә гаеплисең?
Зөһрә Гаеплим!. Наил! Син нинди кеше! Нигә шундый син?
Наил. Нинди?
Зөһрә. Үзең сизмисеңме?
Наил Табышмаклар белән сөйләшүеңне ташлачы!
Зөһрә. Табышмак... Син үзең табышмак, Наил! Тик бер нәрсәне яхшы беләм мин, Наил! Җитәкче булырга хакың юк синең.
Наил Кызык!
Зөһрә Киресенчә, кызганыч! Аңламавың кызганыч! Кит син бу эшеңнән. Наил. Үзең өчен түгел, башкалар өчен әйбәтрәк булыр. Авылдашларың өчен. Син сәләтле кеше. Фәнни эшкә күч. Кешеләр өчен куркыныч кеше син. Наил, йөрәге урынына роботныкы кебек мотор булган кешенең язмышлар белән эш итәргә хакы юк! Күзеңне ачыбрак, бер генә минутка булса да йөрәгең жылысы белән тоярлык итеп кара шушы ярты ел эчендә никадәр кешенең язмышын жимереп ташладың син! Рәхилә апа! Нигъмәтжан абый! Илдус абый! Завсклад! Тагын әллә кемнәр! Әгәр дә син кешеләргә бәхет урынына күз яше китерәсең икән, синең яхшы агроном булуыңнан ни файда?! Алай гына да түгел! Зәйтүн сиңа карап үсә Синнән өйрәнеп үсә. Әлегә ул саф, самими бала Ләкин аңарда да синең характер сизелә башлады инде! Димәк, син авыл өчен икеләтә-өчләтә куркыныч кеше! Шул турыда уйла, Наил!
Наил. Беттеме?
Зөһрә. Ничек кенә аңлатыйм соң мин сиңа?!
Тавыш (тыштан). Наил абый!
Наил (тәрәзә аша). Ни булды?
Тавыш Мәгънәви абзыйны бүре талаган!
Наил Кайда ул?
Тнз генә пальтосын алып чыгып китә.
Зөһрә. Ни булган?!
Урам чатында.
Баганадан төшкән яктылыкта халык Уртада Мәгьнәвн карт ята. Кырыйда кулына мылтык тоткан Зәйтүн Наил. Зәйнәп киләләр. Халык шаулаудан туктап юл бнрә
Зәйнәп. Әй, ходаем! Үлгән түгелме соң?! (Мәгънәви янына килә.) йөрмә дидем! Күңелем нидер сизенгән иде!.. (Елый. Аны Гамилә юата.)
Наил. Их, әткәй, әткәй... (Пальтосын салып, әтисенә яба.) Кем алып кайтты?
Тавышлар. Зәйтүн. Ул алып кайткан
Наил. Кайда иде?
Зәйтүн. Мин бабакайга сиздерми генә артыннан карап барган идем.
Наил. Сон?
Зәйтүн. Бүре чокырлыгына җиткәндә карангы төшкән иде инде Ай калыкмаса, кире кайтып китәрмен дип бара идем, бабакай басып тора! Якынрак барсам — аланлыкта бүре утыра Бозау чаклы бар
Тавышлар. Шул чакта атарга кирәк иде!
Зәйтүн. Атсам, бабакай ачуланыр дип курыктым Бабакай каршы бара башлагач, бүре бер-ике ырлап куйды да читкә сикерде Шунда бабакай нишләптер сөрлеккән кебек булды да егылды
Тавышлар Әйтәм бит, йөрәге тоткан!
Зәйтүн. Бабакай егылгач, бүре аңа таба килә башлады да шун да мин атып җибәрдем
Тавышлар Тидеме соң?
Зәйтүн. Башына. Бабакайны торгызыйм дисәм, селкенми
Тавышлар, йөрәген Зыңлап карарга иде Әллә соң, бу регә- атам дип, ялгыш бабаңа тидердеңме?
Зәйтүн. Нишләп тидерим ди!
Тавышлар Ә бүрең кайда соң?
Зәйтүн. Шунда, аланлыкта калды
Нигъмәтҗан (Мәгънәвине капшап). Үз башыңа кылангансың икән, олы абый! Бүре кебек усал яшәдең, әҗәлеңне дә бүредән тап кансың.
Илдус (алга үтә). Нәрсә дидең?! Кит дүрәтәй яныннан' Син үзен бүре! Мәгънәви карт кебек яшәргә кирәк әле! Тор, дүрәнәй' Дүрәтәй мескен түгел иде, син дә елама! Авылыбызның маягы булды ул ба шыңны югары тот! (Илдусның сүзләрен игътибар белән тыңлаган Гамилә аның янына килеп баса.)
Тавышлар. Дөрес әйтәсең, Илдус! Әйе. Бик дөрес' Кырыс иде, әмма яхшы кеше булды!
Илдус Күтәрешегез әйдә Тоттык
Зөһрә (Наилгә). Синең аркада үлде ул! Син генә гаепле! Атайны шушындый хәлгә син җиткердең!
Кнтә.
Наил (югалып). Ни сөйлисең син, Зөһрә?!
Мәгънәви картнын гәүдәсен күтәрәләр Наил. Илдус янына килеп, кутәрсшмәкче була, ләкин ана тотынырга урын калмаган Ул икенче яктан килә әллә очраклы, әллә махсус шулай иткәннәр әтисенеН гәүдәсе янында ана урый калдырмаганнар* Мәгыгёвн картны саклык белән алып китәләр Наил тирән аптырашта бер мнәгелгә катып кала
Пәрдә.