Логотип Казан Утлары
Хикәя

МОПАССАН

И. Бабель


Исаак Эммануилович Бабель — рус совет әдәбиятында чагыштырмача кыска гына накытта күренеп киткән язучы, ләкин бу үзенчә күренеп китү булды Эзләп карыйк әдәбияттан, аныңча дип әйтмик, аңарга якынрак торган берәр стильне Юк таба алмыйбыз. Калдырган мирасы да күп түгел, югыйсә Үзе үлгәннән соң. •Конармия» •Одесса хикәяләре» циклларын да кертеп, •Шәфәкъ». еМария» исемле пьесаларын истәлекләрен һәм хатларын да шунда туплап чыгарылган бер томлык — бөтенесе менә шул Шунда Бабельның осталыгы, шунда келә һәм яхшы кешеләрне яклап елый белүе
И Бабель — минем әдәби кумирларымның берсе Кай яклары, нәрсәсе вчен яратам мин аны? Стенага терәп сорагыз, тулы һәм әтрафлы җавап бирә алмамдыр Ты-ы< сюжетлы кыска хикәяләре һәм гомумән кыска яза белүе Өчен дәдер. ) <нең кадерем һәм урынын белеп әйтә белү дә бар анда, ир белән хатын ерасындагы җенси мөнәсәбәтләрне артык шәрәләндермичә, ләкин җелегеңә үткәрә торган итеп ачып бирү дә. очкын чәчеп торучы юмор һәм кешелек трагедиясе дә
Мин аның хикәяләрен татарчага тәрҗемә итмәкче булып беренче мәртәбә •теш ләп» карадым, юк. тешем үтмәде Әлбәттә, •аударырга» булыр иде. ләкин без көләч Бабе льне түгел, имгәнеп, кәгазьдән укучы күңеленә күч» алмыйча сыкранып ятучы Бабельны гына күрер идек Мин уз кумирыма хыянәт итәргә теләмәдем
Ниһаять дөнья классигы Мопассан белән икесе бергә кочаклашып дөнья гизгән чакларында мин алурны тоттым Әлбәттә Мопассан да. Бабель да бөтен тулылыкли рында миңа бирелгәннәрдер дип уйламыйм Мин Мопассанны да. Бабельны да яра там. ләкин алардан да элегрәк мин үземнең туган телемне яратам Бу зур художник ларның үзенчәлекләрен саклыйм дип. мин туган телемне рәнҗетүгә шулай ук барма дым Шунлыктан, кай урыннарда француз Мопассан, һәм совет язучысы И Бабель тагарчарак та сөйләп җибәрәләр икән, укучылар гаеп итмәсеннәр алар татар язучысы Фатих Хөсни кулы астыннан үткән мопассаннар. бабельләр
Тәрҗемәчедән
налтынчы елның кышында мин ялган паспорт һәм бер тиен акчасыз ки леш Петербургта кысылып калдым Рус әдәбияты укытучысы Алексей Казанцев мине үзе янына сыендырды. Ул Пескида. үтали каткай, сасы истән сврсеган, соры бер урамда тора иде Юк кына җалованиссына азмы-күпме встә- мә булсын вченгә ул тагын испанчадан тәрҗемәләр ясау белән дә швгыльләнә ул чагында Балеско Ибаньес дигән испан язучысы швһрәт казана башлаган иде
Казанценнын үзенен Испаниядә булганы да. хәтта үтеп тә киткәне юк. әмма ул илгә аның мәхәббәте ташып тора — ул Испаниядагы барлык замокларны, бакчаларны Һәм елгаларны белә иде Мина иш буларак. Казаицевка днрес юлдан кысырыклан чыгарылган күп кенә бүтән кешеләр дә сыйганнар иде Без ярым ач яшибез, чыкса әллә нидә бер бульварный газеталарда вак кына хәрефләр белән безнен хәбәрләребез басылып чыга тамса, шулар вчен азмы-күпме тамгандыр
У
Иртәләрен мин моргларда пәм полиция участокларында кайнашам, Казанцев үзе безнең барыбызга караганда да бәхетлерәк нде, чонки анын туган нле — Испаниясы бар.
Ноябрь аенда мина да бәхет чак кына елмая язды — Обухов заводында контор- щнклык вазифасы барлыгы беленде — ярамаслык эш түгел, өстәвенә хәрби хезмәттән коткара торган. Мин бу конторщиклык эшеннән баш тарттым. Мин ул чагында — егерме генә яшьтә булсам да — үземә-үзем ант биреп елгергән идем инде: ач торсам торырмын, төрмә икән төрмә, читтә-чатта кагылып-сугылып йөрергә риза, әмма да ләкин конторка өстәле артында көнгә унар сәгать какланып утырасым юк. Бу антны мин әллә нн егетлек дип уйламыйм, ләкин мин ул антымны бозмадым һам һәм боэмаячакмында. Ата-бабаларыбыздан калган зирәклек утыра иде минем башта: без хезмәт белән ләззәтләнергә, туры килсә сугышырга һәм сөю-сәгадәт өченгә дөньяга туганбыз, әйе без шуның өченгә туганбыз, башка берни өченгә дә түгел.
Минем бу яңгыравык сүзләрне ишетеп. Казанцевнын чәч дип аталуы да мөмкин булган кыска сары төкләре үрә басты, анын күз карашындагы куркыну соклану белән аралашкан иде.
Рождество бәйрәме көннәрендә безнен өскә дә бәхет ишелә язып калды. Присяжный поверенный Бендерский, бер үк вакытта <Альцнона» нәшрияты хуҗасы, Мопас- санның әсәрләр жыентыгын чыгарырга булган Мопассанны тәржемә итү эшенә присяжныйның хатыны Раиса ханым керешкән Аның эч пошканнан тотынган бу эшеннән. әлбәттә, берни дә чыкмаган Испанчадан тәрҗемәләре белән мәгълүм булган Казанцевтан. Раиса Мнхайловнага ярдәмгә килердәй берәр кешене белмисезме, днп сораганнар Казанцев минем исемне атаган
Икенче көнне, өстемә кеше пиджагы киеп, мнн Бендерскнйларга киттем. Алар Невский урамы белән Мойка чатында. Финляндия гранитыннан, фасадына ал колонналар чыгарып, бойнниалар һәм таш герблар калдырып төзелгән йортта яшиләр иде Нәсел-ырусыз банкирлар, муеннарындагы тәреләрен югалткан имансызлар, анын каравы, хәрби поставкаларда баеп тәннәрен май баскан комсыз бәндәләр сугыш алды елларында Петербургта шөкәтсез зур, ялган галибанәлек дәгъва кылучы күп кенә шундый замоклар салдырырга өлгергәннәр нде
Баскычтан ук хәтфә палас-юл салынган, баскыч чатларындагы мәйданчыкларда тырпаешып баскан плюш, аюлар, аларның киерелгән авызларындагы хрусталь кол баларда утлар янып тора.
Бендерскнйлар өченче катта торалар икән Башына күпертмәле калфак кнгән. түше дә яхшы ук күперенке горничная ишек ачты Ул мине борынгы славян стилендә бизәлгән кунак бүлмәсенә үткәрде — стеналарда художник Рерих иҗаты — зәңгәр картиналар, хан заманындагы ташлар, әкәмәт җанварлар Почмаклардагы махсус мөешләрдә — иконалар, алары да борынгы, затлы итеп эшләнгән. Түшле горничная бүлмәдә тантаналы гына атлап йөри — төз гәүдәле, күзләре ерактан аерып бетерми, тәкәбберлеге йөзенә чыккан Әллә кайдан сизелеп тора — теге якка бик хирыс нәрсә булса кирәк Кызый болай әкрен генә атлап йөри, ләкин мин шулай да уйларга өл-гердем: ятканда ул өлгер кыланадыр.
Ишеккә эленгән эре бизәкле чаршау-пәрдә искәрмәстән генә калтыранып куйды, кунак бүлмәсенә — бусы да шулай ук бик түшле нәмәстә — күз кабакларын ал төскә буяган кара чәчле ханым килеп керде. Бу Бендерская үзе иде. һәм аның fiepelue- торышыннан безнең бу якларга Киев, Полтава шәһәрләреннән — каштаннарга һәм акацияләргә күмелеп утырган тук шәһәрләрдән килеп чыккан симез еврейкалар токымыннан икәнлеген шәйләү әллә нн зирәклек сорамый иде Эш йөртә белүче ирләре ансат тапкан акчаны бу ханымнар шундый ук ансатлык белән корсакларындагы, җилкәләрендәге һәм иңбашларындагы алсу майга әверелдерергә остарып беткәннәр. Аларның йокымсырау катнаш нәфислек белән өртелгән көлемсерәүләре шул тирәдә чуалучы гарнизон офицерларын акылдан шаштыра, имеш
— Мопассан — минем тормышымның бердәнбер куанычы,— диде ханым, минем алда беренче буларак сүз башлап һәм тыгыз балтырларының дерелдәвек ничек тә сиздермәскә тырышып, бүлмәдән чыгып китте дә <Мисс Гаррнэт» хикәясенең үзе ясаган тәрҗемәсен күтәреп әйләнеп керде Аның тәрҗемәсендә Мопассанның иркен, дәртле сулышының, ичмасам, эзе дә калмаган — Бендерская ялыктыргыч дөрес язган.
дерес һәм җайсыз, дврес һәм саксыз — элек тә еврейлар рус телендә шулай язалар иде
Мин кулъязманы үзем белән ейгә алып киттем һәм Каэанцевнын мансардасына — йоклап ятучы кешеләр арасында — төннең твн буена икенче берәү тәржемәсен- дәге чытырманлыкларны кырып-кисеп үземә юл салдым. Бер караганда, бу алай күңелсез эш тә түгел икән Җөмлә деньяга бер ук вакытта яхшы да. яман да * булып туа, сер аны кирәгенчә бора белүдә, сизелер-сизелмәс кенә бора белүдә. J Бора торган ачкыч һәр вакыт синең учыңда булсын һәм синең җылыңнан җылынып у торсын. Аны тик бер генә кат борырга кирәк, ике кат түгел
Төзәтелгән кулъязманы иртәгесен мин Бендерскнйларга үзем алып киттем Раиса -° Мопассанга булган мәхәббәте турында әйткәндә ялганламаган икән Безнең бергә- ш ләп төзәткән кулъязманы укыганда, кулларын ике якка тешереп утырган хәлдә, ул л шәйлә дә хәрәкәтсез калды Ханымның атластай куллары һавада асылынып тора, ш маңгае агарынган, күкрәкләре арасындагы серле бушлыкта левчигынын нәфис чел- х тәре сизелер-сизелмәс кенә кузгалып-калтыранып куйгалый ' <
— Ходавәндә, сез моны ничек болай эшлн алдыгыз? - диде ул, гаҗәпләнүеннән и
әле һаман арына алмыйча. =
Шунда мин аңарга стиль турында, аерым сүзләрдән торган армии турында, гаскәрләрнең барлык терләре дә хәрәкәткә китерелгән сүзләр армиясе турында сөйләдем. Кеше җанына үз вакытында һәм үз урынына куелган ноктадан да нык үтеп керә алучы бернинди тимер дә юк, дидем мин Ул мине, башын бер якка сала биребрәк, буялган иреннәренең ачылып калганлыгын сизәргә дә өлгермичә тыңлап торды. Ике якка ачылган чәч юлы лакланып катырылган, чем-кара чәчләрендә кояш нурлары уйный, тыгыз балтырлы аяклары хәтфә паласлар өстенә ташланган ид^
Җенси комсызлыгы күзенә бәреп чыккан карашын чнткәрәк алырга тырышып, хаднмә хатын безгә поднос белән иртәнге аш кертте Петербург коишынын салкын пыяладай шыксыз нурлары идәнгә түшәлгән палас җыерчыкларында тын гына ка чыш-качыш уйный, ә үзләре тамчы да җылытмый нде Безнең артыбыздагы киш тәләрдә Мопассанның егерме тугыз томы тезелгән, ул китапларның сафнян төпләрендә әлеге шул сүнми дә, җылытмый да торган Петербург кояшы уйнапмы уйный
Аннары безгә зәңгәр чынаякларда кофе китерделәр һәм без <Иднллия»не тәрҗемәләргә тотындык Сөтен кая куярга белмәгән юан хатынны имеп тамагын туйдыручы плотник егет турындагы хикәяне күпләр беләләр булыр Бу хәл Ниццадан Марсельгә баручы поездда, эссе челлә көнендә, розалар илендә, роталар пайтәхетендә. чәчәк плантацияләре сузылып, диңгез ярына хәтле төшеп үсә торган җирдә була
Мин ул көнне Бендерскийлардан егерме биш сум аванс алып киттем Безнең Пескидагы коммуныбыз ул кичне дөм исерек хәлдә калды Без ярмаланып торган кыйммәтле кара икраны кашыклап ашадык һәм аны ливерный колбаса белән ку дырдык Тәмам исергәннән соң мнн Толстойны сүгә башладым
Коты чыкты аның, сезнең ул графыгызның, картлыктан калтырап төште Аның иманы - курку Картаюдан, суыктан куркып, сезнең ул графыгыз иманыннан үзенә фуфайка тектереп киде
— Ә шуннан нәрсә? — дип. үзенең кош борнына охшаган борный миңа таба сузып, бәйләнергә тотынды Казанцев
Бәхәсләшеп аргач, без үзебезгә атап әзерләнгән урын җирләребезне бер читтә калдырып, ялангач идәнгә ятып йоклап киткәнбез Мнн төшемдә Катяны күрдем кырык яшендәге прачка, безнең аста тора, иртәләрен без янын кухнясыннан кайна ган су төшеп ала торган ндек Мин ул Катяның йөзенә дә рәтләп караганым юк. ә төнлә йокы аралаш — хода белсен, нишләп кенә бетмәдек Без үбешә-үбешә бер беребезне соңгы чиккә җиткереп җәфаладык
Иртәгесен барыбер, мнн аның кухнясына кайнаган суга дип төшмичә булдыра
алмадым Мине шиңгән шәлперәйгән. башына аркылы да торкылы итеп шәл ураган, шәл астыннан аксыл-көрән чәч учмалары тырпаешкан һәм, куллары ябыгып, асылынып төшкән хатын каршылады.
Шул вакыттан бирле мин һәр көнне иртәнге ашны Е*ендерскаяларда ашын башладым Безнен Каэанцевлардагы чарлагыбызда тимер мич пәйда булды, селедка һәм шоколад күренгәли башлады Ике көнгә бер мине Раиса ханым, җиңел фаэтонга утыртып, күңел ача торган урыннарга — атауларга алып кнтә. Чыдамлыгым җитмәде, хәтта бер көнне мин анарга үземнең балачагым турында да сөйләп ташладым Хнкәям күңелсез чыкты, бу яктан хәтта үземне дә гаҗәпләндерде.
Мин Раисаның ире белән дә таныштым — чәче коелган, яланбаш, соргылт йөзле. очып китәргә торган кебек өскә очланып килгән яһүд иде бер Аның Распутин белән әшнәлеге турында да сүзләр йөри иде Хәрби поставкалардан яуган табышлары аңарга үтә дә тәвәккәл кеше кыяфәте бнрә, күзләрендә ут уйный, әйләнә-тирәдәге чынбарлык анын өчен чүп кенәдер кебек Ирен икенче берәүләр белән таныштырганда Раиса ханымның уңайсызлануы төсенә чыга нде. Яшьлегем аркасында мин моны бер атна соңга калыбрак шәйләдем, әлбәттә, элегрәк ачык авыз булмаска кирәк булгандыр
Яңа елдан соң Раиса янына Киевтан ике кыз туганы килеп төште. Мин Раисага «Мәхәббәттә аңлашу» хикәясенең тәрҗемәсен китергән идем Ләкин бу килүемдә аның ялгызын гына туры китерә алмадым, көн кичкә .авышып, инде чыгып барганда, кунак бүлмәсеннән кичке аш өстәле янында утыручы кыз-хатыннарның бияләрчә кешнәшеп көлешүләре, ир атның кирәгеннән артык кычкырып гөрләшүе ишетелеп калды Шулай инде ул — үз традицияләре булмаган бай йортларда һәр вакыт шулай шау-гөр килеп ашыйлар.
Соныннанрак - белепме, белмичәме - Раиса да күренде, ул шәрә аркалы бню күлмәгеннән, ялтыравык түфлиләрдә анарга ничектер җайсыз - авыш-түеш атлый иде
— Мин исерекмен, күгәрченем.— дип сөйләнә-сөйләнә ул мцңа күрешергә кулын сузды, куллары, түшләре ак алтыннан коелган беләзек-йөзек һәм зөбәрҗәт брошкалардан күмелгән нде Тәне, музыка астында түшәмгә таба сузыла барган елан тәне кебек, тирбәлә иде Ясап көдрәләткән башын бер чайкап куйды һәм шундук борынгы рус резьбасы белән бизәлгән креслога авып төште, пудраланган шәрә аркасында хөҗерләнеп үпкән теш эзләре беленә иде, -
Стенаның теге ягыннан тагын шулай шаулашып көлешкән хатын-кыз тавышлары ишетелде. Ул да түгел, ашханә бүлмәсеннән Раисаның беленер-беленмәс кенә мыеклы сеңелләре килеп чыкты — алары да. Раиса кебек үк. озын буйлы, ярау ханымнар иде Әлбәттә, түшләре алга ук бүлтәйгән, куе кара чәчләре күперенеп тора иде Икесе дә үзләренең хәләл җефетләре Бендерскийларда княүдәләр икән. Алгы бүлмә бәйләнешсез яңгыраган хатын-кыз шау-шуыннан, уен-көлкедән, тәмам тулышып җиткән өлгер хатыннар бәхетеннән бер ара күмелеп калды Ирләре хатыннарын шундук котиковый монтолар. мамык Оренбург шәлләре белән төреп алдылар, аяк-ларына җылы ботинкаларын кидерделәр, чыгуга кар бөртекләре кунып та өлгергән шәлләре астыннан бары тик янып торган алсу битләре, сөйкемле күзләре генә күренә иде. Шулай бер шаулашып алдылар да. артлы чаналарга төялешеп, театрга киттеләр. театрда ул кичне Шаляпин катнашында «Юдифь»ны уйныйсылар икән.
— .Минем эшлисем кнлә башлады — дигән булды Раиса, ялангач кулларын мина таба сузып,—без болай да бер атна вакытыбызны әрәм уздырдык.
Ул ашханә бүлмәсеннән бер шешә мускат һәм ике бокал алып килде. Күкрәкләре ефәк күлмәгенең бушлыгында хөр генә дерелдәп, ефәк аларны йомшак кына иркәлн кебек иде.
- Искә алып үтик,—днп шаярткан булды ханым, мускатны бокалларга агызганда,— мең сигез йөз сиксән өченче елгы. Белеп алса, моның өчен ирем мине үтерәчәк.
Мең сигез йөз сиксән өченче елгы мускат моңарчы минем авызга да тигән нәрсә
түгел, бер тәмен татыгач, бер-бер артлы өч бокал эчтем Ул өч бокал мине шундук, зәңгәр нурлар уйный, музыка яңгырый торган тыкырыкларга алып китте
Мин исердем, күгәрченем.. нәрсә әле анда безнең бүген?
Безнең бүген <Франция кояшы»
Франция кояшы икән Франция кояшы Хикәянең төп герое да шул ич Франция кояшының эрегән нурлары жирән Селестаның битендәге вак-вак сипкел- ф ләргә әверелгән. Кояш үтәли кисеп төшә торган нурлары белән, шундук хәмерен һәм алма согын да кушып, кучер Полнтның табактай битен шомартып ташлаган < Атнага ике тапкыр Селеста Политнын дилижансына утырып, шәһәр базарында сату и өчен каймак, күкәй һәм тавык алып бара Утыртыл алып барганы өчен Селеста с ундүрт су акча түли — ун су үзе өчен, дүрт су товарлары тутырылган кәрзиинәре s өчен һәм барганы саен кучер Полнт, күзләрен мутларча кыскалап, жирән Селеста ф дан: <Кайчан сон без синең белән бер шаярып алырбыз икән, гүзәлкәем». дип сорап куя. «Бу нәрсә дигән сүз. Полит әфәнде?» дип кайтарып сорый тегесе. Утырган жиреннән сикергәлән. Полит аңлатып бирә «Шаярып алу дигән сүз шаярып алу ш дигән сүз ул. шайтан алгыры., егет белән кыз — икәүдән икәү генә, музыкаң да “ кирәк түгел», «Мин андый шаяруларны бер дә яратмыйм шул Полит әфәнде». дн * тегесе һәм. Полнтның астында кысылып калган юбка итәген үзенә табарак тартып, ж чак кына күченебрәк утыра *
Ә Полнт, шайтан коткысы, үзенең шаркылдап көлүен һәм ара-тирә мәгънәле и йөткергәләвен белә ягыш мәсәлән, «кайчан соң без синең белән бер шаярып ка 5 рарбыз икән?». Ә үзенең битеннән кирпеч һәм хәмер кызыллыгындагы эре эре тир тамчылары тәгәри.
Мнн теге борыннан сакланган мускатны тагын бер бокал салдырып эчтем. Раиса мннем белән чәкештергән булды. Ул арада бүлмә аша теге мәгълүмебез — женси азгынлыгы күзләренә бәреп чыккан горничная узып китте
Инде килеп теге ач күзле Политны алып карыйк Бергә йөргән шул ике ел дәвамында Селеста, бичара, кучер Политка кырык сигез франк артык түли Бу бит иллегә ике генә франк тулмаган дигән сүз.
Икенче елның азагына таба, дилижанста икәү генә барганда, юлга чыгу алдын нан чак кына хәмер дә тоткан нахал Полит, үзенең гадәттәге йөгәнсеэлеген яшерә алмыйча сорый «Әгәр бүген бер шаярып карасак. Селеста туташ?» Тегесе, күзләрен аскарак яшерә төшеп, әйтә. «Мин тулысынча сезнең карамакта. Полит әфәнде» Раиса хахылдап өстәлгә йөзе белән каплана Дилижанска ак ат жигелгән Картая барудан иреннәре аллана башлаган ат. ашыктыручы булмаганлыктан файдаланып, әкрен генә атлый бирә. Франция җиренең шаян кояшы, козырегы төшерелгән дилижансны дөньядан аерып, үз кочагына төреп ала...
Егет белән кыз икәүдән икәү генә, музыканың зларга хәзер пычагыма да кирәге юк
Раиса мнңа бокал сузды бу алтынчысы.
Картлач Мопассан өчен бусы
- Үзебез өчен дә бер тырышып карамаскамы икән, гүзәлкәем?
Мнн Раисага сузылдым һәм янын иреннәреннән үбеп алдым Иреннәре дерелдәп калды, чак кына күпереп киткәндәй б>лды
- Сез шук кына икәнсез,—диде Раиса һәм арткарак чигенде Ялангач беләк ләрен икесен ике якка жәеп. стенага барып сөялде. Беләкләрендә һәм иңбашларында алсу таплар пәйдә булган нде Кулларын жәйдереп тәрегә кадакланган аллалар арасыннан эзли китсәк, бусы, ихтимал нн котырткычы булгандыр
— Сез утырып торыгыз. Полит әфәнде,- диде ул мина. яШел плюш белән тышланып. чак кына авышрак итеп куелган кәнәфигә күрсәтеп. Кәнәфи бизәп һәм чел. тәрләп ясалган йомшак такталардан гына торса ла ул якка таба аякларым тарт мый иде Ханым әйткәч, әвеш тәпешрәк атлап булса да бармый булдыра алмадым Төи минем сусаган яшьлегем каршысына мен сигез йөз сиксән өченче елгы бер шешә мускат һәм Мопассаиның даһилык, мәрхәмәт, дәрт белән сугарылган егерме тугыз томын китереп куйган иде Мин аңышыр янышмас сикереп кузгалганмын, аяк астым дагы утыргычны аударганмын, шул уңайдан китап киштәләренең берничә шүрлеген дә коен төшергәнмен Идәндәге келәмгә Мопассаиның егерме тугыз томы да бер
бер артлы коелып теште, китапларның кайберләре ачылып-ачылып калган иде... һәм минем язмышымның арык тулпары шулар өстеннән әкрен-әкрен генә атлап китеп тә барды
— Сез кызык кына кеше икәнсез болай.— дип тыны кысылган хәлдә, иңрәп куйды Раиса.
Мойкадагы ул гранит кысалы йорттан мин тенге сәгать уникенчедә Раисаның кыз туганнары һәм ире театрдан кайтып җиткәнче тизрәк китү ягын карадым Мин инде айный төшкән һәм, әгәр теләсәм, гел бер генә тактага басып та рәхәтләнеп атлый алган булыр идем, ләкин миңа әле бер. әле икенче якка авышкалап һәм үзем уйлап чыгарган ниндидер билгесез телдә жыр мыгырданып, чайкала чайкала кайту, әйтеп бетергесез күңеллерәк иде...
Мнн өйгә кайтып кергәндә Казанцев, ябык сыйракларын киез итеккә тутырып, утырган жнреннән рәхәтләнеп йокыга киткән иде Башында ничек кирәк алай сак- танып калган сирәк төкләре үрә торып баскан, ул мич буенда, жылыда. башын 1624 елда басылган «Дон-Кихот» өстенә куеп йоклаган, китапның титул битендә герцог де Браглиога багышлануы турында язылган юлларны да укырга мөмкин иде Мин Казанцевны ничек тә уятмаска тырышып, бер кырыйдагы урынга килеп яттым, лампаны үземә табарак китердем һәм Эдуард де Мениальның «Гюи де Мо- пассанның тормышы һәм иҗаты» дигән китабын укый башладым Казанцевның иреннәре йокы аралаш чапылдап куйды, башы аскарак шуышты.
Эдуард де Ме^иальны укып, мин ул төнне Мопассанның 1850 иче елда Нормандия морзасы һәм Лаура де Пуатевен — язучы Флоберның туганнан туган кыз кардәше токымыннан икәнлеген белдем Егерме биш яшендә ул нәселдән килгән сифилис аныруының беренче һөҗүмен татый. Тормыш яратуы һәм шат күңелле- леге әлеге авыруга нык каршылык күрсәтә Элек ул баш авыртуы һәм вакыт-вакыт килеп бәрә торган эч пошу бәлаләре кичерә, сонрак аның алдына сукырая башлау куркынычы килеп баса. Күрүе начарая. Тагын да соңрак аңарда юктан гына да шикләнү, кешеләр белән аралашмаска тырышу, хәтта кешеләргә урынлы-урынсыз бөһтан бәләләр ягу өянәге башлана Боларга каршы ул ярсып көрәшә, яхтага утырып Урта диңгездә сәяхәтләрдә йөреп карый. Туниска чаба, Мароккода була, Урта Африка илләренә барып чыга һәм шул ук вакытта бер туктаусыз язуын белә. Данга тәмам ирешкәннән соң, кырыгынчы яшендә ул үзенә-үзе пычак сала, күп кенә канын коя, ләкин исән кала Ниһаять, аны акылсызлар йортына ябалар, ул анда дүрт аякланып йөри. Аның хәсрәт белән тулы язмаларының сонгы битендә мондый юллар бар «Мопассан әфәндегез хайванга әверелде». Кырык ике яшендә әдип дөнья куя, бу вакытта әле аның әнисе дә исән була.
Мнн Мопассан турындагы ул китапны төн йокламыйча ахырынача укып чыктым. Томан тәрәзәм каршына ук килеп тыгылган һәм мине галәмнән яшергән иде. Кннәт йөрәгем сулкылдап сызлап куйды, киләчәкнең хакыйкатен тою, ниһаять, миңа да килеп кагылды.
Фатих ХӨСНИ тәрҗемәсе