Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР


КАЗАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ ХАЛЫК
ҖЫРЛАРЫ. Будапешт. 1980.
Әлеге китап Венгрия Фәннәр
Академиясе тарафын нан
чыгарыла торган махсус
сериядә дөнья күрде.
Тюркология фәненә күркәм
өлеш кертерлек яңа хезмәтне
профессор Жужа Какук
әзерләгән
Китапның язылу тарихы да
кызыклы гына. Билгеле
булганча. Беренче бөтендөнья
сугышының канлы көннәрендә
Австро-Венгрия
биләмәләрендә урнашкан
хәрби әсирләр лагерьларына
Россия империясеннән төрле
милләт кешеләре эләгә. Төрки
халыклар иҗаты белән
кызыксынган венгр галиме
Игнац Кунош шушы бигүк
табигый булмаган
мөмкинлектән файдаланып
калырга уйлый. 1915— 1918
елларда ул Әгер һәм
Кениермезё лагерьларына,
төрле төрки телләрдә сөйлә-
шүче мөселман хәрби әсир-
ләре янына еш килә. Кеннер-
мезё лагерендагы әсирләрнең
күпчелеге тумышлары белән
Кырымнан. Кавказ, һәм Идел
буе районнарыннан икән Әгер
әсирләре арасында исә Казан
татарлары. калмыклар,
ноганлар һәм төрекмәннәр
күбрәк булып чыга И Кунош ике
лагерьда барлыгы 1200 битләп
гаять әһәмиятле фольклор
материалы туплый. Аның зур
өлеше әлегәчә басылмаган
иде Менә шул хәзинәнең бер
өлеше махсус том рәвешендә
басылып чыкты. Кереш өлештә
нс- кәртелгәнчә, бер И Кунош
кына түгел, халык музыкасы
белгечләре Р. Лах белән Г
Вайль да Вюнсдорф (Австрия)
һәм Эгер (Боге мия)
лагерьларындагы әсирләрдән
фонограф ярдәмендә халык
көйләре, этнографик
мәгълүматлар язып алганнар.
И. Куношның «Казан та-
тарларының халык җырла ры»
җыентыгына кергән язмалары
212 биттән тора, һәр биттә
татарча дүртәр юллы өч
шигъри строфа немец теленә,
күпчелек очракларда шулай ук
венгр һәм төрек телләренә дә
сүз гә-суз тәрҗемә ителгән
Басмада алфавит тәртибендә
урнаштырылган барлыгы 634
жыр бар
Җыр-шигырьләрне сөйләп
бирүчеләр турында бернинди
мәгълүмат та юк Әмма
җырларның теленә игътибар
иткәндә, аларның төрле
диалектта сөйләшүче ке-
шеләрдән җыелуын абайлау
кыен түгел.
Безнең өчен бу җырларның
нинди әһәмияте бар соң? И.
Кунош архивында сакланган
шигъри дүртьюллыкларның
гомуми хәзинәгә кушылуы,
әйләнешкә керүе үк игътибарга
лаек түгелмени?! һәрбер
җырның сүзләрендә һәм
моңында халкыбызның уй-
фикере чагыла. аларның
үзенчәлекле аһәңендә
халыкның тормышы.
идеаллары, характеры
гәүдәләнә.
Жужа Какук тарафыннан
хәзерләнгән җыентык татар
халык поэтикасын өйрәнүче
белгечләр өчен аеруча кыйм-
мәтле чыганак булып тора
Жырларның эчтәлеге әсир-
лекнең авырлыгына, язмыш-
ның ямьсезлегенә туры килә.
аларда ят мохитка ачык
мөнәсәбәт белдерелә
Күпчелек җырлар мәхәббәт
турында Әсирләр күңелендә
хәсрәтле аерылышу,
якыннарын сагыну хисләре
яңгыраш таба, гомернең гүзәл
чаклары, мәхәббәт хис ләре
яңара:
Безгә кызы матур булсын.
Кызыкмыйбыз без малга.
дип җырлыйлар алар.
Җыентыкта Туган илгә
бәйләнешле, дуслык һәм
яшьлек турындагы җырлар да
шактый:
Бәхетле бала шул була. Торса
туган илендә.
Кайбер җырлар күрәсең,
Беренче бөтендөнья сугышына
кадәр үк һәм аның башлангыч
чорында халык арасында
таралып өлгергәннәр Аларда
гражданлык мотивлары — әсир
солдатның туган илен сагынуы
(«Мәгәр дөньяда булсак та.
кабердә кебек җаннар»), исән
калучыларны да үле җанга
әйләндергән, ирек тән. Туган
илдән аерган сугышны
каһәрләү ачык ишетелә:
Ялгыз башым, юк юлдашым.
Ят илләрдә йөрим ирексез
яисә:
Солдат ятадыр койкада
Одеалын ябынып.
Солдат мескен саргая бит,
Туган илен сагынып
Күпчелек җырларда Ка зан.
Идел. Агыйдел телгә алына.
Уфа, Әстерхан. Ык исемнәре
атала.
Халык сөйләм шигыренең бер
үзенчәлеге — аның музыкаль
яңгыраш белән аерылмас
бәйләнеше. Кызганычка
каршы, без хәрби әсирләр
лагерьларында язып алынган
көйләрне тыңлый алмыйбыз
Әмма Р Лах һәм Г. Вайль
тарафыннан эшләнгән
фонографик язмаларның
нинди язмышка дучар булуы да
безне битараф калдырмый
Венгриядә басылган жыр лар
җыентыгы фнлолог-дна-
лектологлар, өлешчә фонетика
өлкәсендә тикшеренүчеләр
өчен дә кызыксыну уятырлык.
Җырларның немец теленә
тәрҗемәсе турында әйткәндә.
аларның яхшы дәрәҗәдә.
татар фольклоры неч-
кәлекләрен истә тотып эш-
ләнүен билгеләп үтәргә кирәк.
Шулай да милли атамаларны.
төшенчәләрне тәрҗемә итүдә
табигый төгәлсезлекләр
киткән.
Бу китап — Игнац Ку- ношның
күп кеч таләп иткән тырыш
хезмәте нәтиҗәсе Профессор
Жужа Ка- кук эшчәнлеге дә
аерым игътибарга лаек Әлеге
жыентыкта дөнья күргән
материаллар киләчәк фәнни-
тикшеренүләргә бер нигез
булыр дип ышанырга кирәк.
Халик ГЫЯЛЬМЕТДИНОВ.
БАТУЛЛА ТАШЛАМАМ, ҖАН-
КИСӘГЕМ. Татарстан китап
нәшрияты, I960.
Батулла балалар һәм зурлар
әдәбиятында ипләүче, төрле
жанрларда иҗат итүче һәм һәр
йөкне тигез тартырга
омтылучы автор. Ул соңгы ун-
унбиш ел эчендә балалар өчен
«Исемем мннем Дүртңүз»,
«Куян баласы Нуяк», «Каникул-
лар дәиам итә», «Гөлчәһрә»
исемле повестьлар, «Курай
уйный бер малай». «Куян
тотучы Мырый». «Тычкан
баласы Гакыл», «Сак белән
Сок канышканда», «Салават
күпере кайда йоклый»,
«Балавыз», «.Миркәй бабай»
шикелле әкиятләр, сәхнә
сөючеләр өчен «Өчәү юлга
чыктык», «Туйлар узгач»,
«Өйләнер чак» исемле драма
һәм комедияләр бүләк итте.
«Ташламам, җанкисәгем»
җыентыгына автор сонгы
елларда зурлар өчен язылган
14 хикәясен бергә туплап
биргән Хикәяләрдән күргәнчә.
Батулла һәр әсәрен диярлек
драматик сюжетка корырга,
характерлар үсешенә тип
үзенчәлекле интонация
табарга омтыла. Язучыга бу
җәһәт тән драматургия
алымнары да ярдәмгә килә Ул
хикәя ләүне үткен, тыгыз
диалог лар белән
җанландырып җибәрә, шул
рәвешле, әсәренең
җылылыгын арттыра,
укылышын җиңеләйтә, ге-
ройларының үзләренә генә хас
сыйфатларын ачып сала
Батулланың күп кенә
хикәяләре катлаулы язмышлар
турында сөйләүче тоташ
диалоглардан гыйба
Жыентыкта үзәк урынны
«Салкын оя». «Китек күңел».
«Кайту». «Яшенле як- гыр
көткәндә» хикәяләре алып
тора Автор аларда
геройларның гадәт-холкын,
яшәү максатын, тормышка
мөнәсәбәтен ачык күрсәтергә.
вакыйгалар агышын эпик
планда бәян итәргә омтыла.
«Салкын оя» хикәясендә
Ихлас, Морат, Хәбир. Гөл-
фирә. Фатима образлары эш
өчен җаны-тәне белән янып
йөрүчән индивидуаль йөзле
кешеләр итеп гәүдәләнде
релгәннәр. Укучы Ихлас белән
Гөлфирәнең тормышла рын
күңелле һәм тату итеп дәвам
нтәчәкләренә, үзләренә матур
дәвам тәрбия- ләячәкләреиә
ышанып-шат- ланып. ә
Мирзахан белән Расиханың
мәхәббәте авыр сынауларда
таркалачагына борчылып,
ачыргаланып кала Аерым
эпизодларда гы на чагылып
кнткән персонажлар да истә
калырлык итеп эшләнгән
Рәсүл. Сания киләчәкләрен,
яшәү рәвешләрен билгеләүдә
җннел карашлы, Хәдичә белән
Салих үз даннары һәм бәхет-
ләре «өчен балаларын да
онытучы күке табигатьле,
Әхмәт әрсез, доносчы, ялагай
характерлы бәндәләр булып
күз алдына баса
Башка хикәяләрдә дә кешеләр
арасында катлаулы
мөнәсәбәтләр, олы мәхәббәт
дулкынландыргыч һәм тет-
рәндергеч ситуацияләрдә
ачыла Аңардагы үзенчәлекле
характерлар, катлаулы
язмышлар күңелдә уелып кала
Бөек Ватан сугышы елларында
тылда калган өлкән буын, xai
ын-кыэлар, бала-чагаларның
фидакарь хезмәтен игътибар
үзәгенә алып, психологик
төгәллек кә омтылып
сурәтләгән «Офыклар алсу
иде», ба тырларча һәлак
булганнар истәлеген
мәңгеләштерүче «Ташламам.
җанкисәгем», романтик рухлы,
якты сагышлы «Соңгы чабыш»
хикәяләре аеруча җылы тәэсир
калдыра
Гомумән, «Ташламам,
җанкисәгем» җыентыгының
нигезендә тормыш, заман, ил
көн каршында гражданлык
бурычы турында уйланулар
ята
Әзһәр ГАБИДИ.
« М ФАСАХОВ С ЖИЗНЬЮ В
НОГУ IПериоли«есжд> яс- чать
Татарии а восстановительны*
период.) Казань. 1*7».
Татарстан партия-совет
матбугаты илебезнең куп
милләтле журналистика та-
рихында сизелерлек урын били
Шуны нстә тотын. 70 нче
елларда республикабыз
көндәлек матбугаты тарихын
өйрәнүгә игътибар шактый
көчәйде Республика
матбугатының халык ху-
җалыгын торгызу елларын
дагы эшчәнлеген тикшерүгә
соңгы елларда К Фә- сәхов
шактый күп көч куйды ' Аның
яна монографиясе дүрт
башламнан тора «Иң куәтле»
дигән беренче башламда
автор партия-совет
матбугатының ленинчыл нигез
принциплары турында сөйли.
Татарстан матбугаты тарихын
өйрәнүдә ире- шелгән
уңышларга һәм хәл итүне көтә
торган мәсьәләләргә туктала
Аерым алганда. бу башламда
ул элегрәк дөнья күргән хез
мәтләр нигезендә Татарстанда
совет матбу! атының барлыкка
килүе турыңда кыскача
мәгълүмат бирә. Шул уңайдай,
француз буржуаз
тарихчыларының Па рижда
басылып чыккан китапларында
татар совет матбугаты тарихын
бозып күрсәтергә
маташуларын конкрет фактлар
белән фаш нтә.
«Иң алдан барыр!а» дип
исемләнгән икенче башлам
биш бүлектән тора һәм мо-
нографиянең үзәк өлешен
тәшкил итә Беренче бүлек тә
Татарстан АССР оешты рылгач
республикада партия совет
матбугатыныи фәнни
нигезләнгән кнн чел тәре
булдырылуы һәм акын
әһәмияте яктыртыл» Автор
хаклы рәвештә егерменче
еллар башында Казанным
илебездәге зур нәшрият
үзәкләремнән булуын һәм
биредә күрше тугандаш ха-
лыклар. (чуваш, удмурт, мари һ
б ) телдәрендә дә газета-
журналлар чыгарылуын
билгеләп үтә 1920 ел да
Казанда умырылган Көнчыгыш
халыклары ара
сында эшләүче журналист
ларның Бөтенроссня конфе
ренциясе. Казанда һәм өяз
ләрдә полиграфия базасының
ныгытылуы, редакция ләрне
һәм, типографияләрне
кадрлар белән тәэмин итү
буенча күрелгән чаралар
матбугатка партия җитәк-
челеген ачык яктырталар Бу
бүлектә Татарстан матбугатын
үстерүгә зур көч куйган партия
өлкә, өяз комитетлары һәм
совет органнары җитәкчеләре,
шулай ук күренекле журна-
листлар, аерым алганда А. П
Таняев, Н Я Яруллин, Б X.
Мансуров. В М. Бахметьев, В
Шәфигуллин һ б турында
кайбер өстәмә мәгълүматлар
б ирелә.
«Сугыштан тынычлыкка
күчкәндә» дигән бүлек рес
публика матбугатының
РКП(б)ның X съездыннан
соңгы эшчәнлегенә багышлана
Архив материалларын нан.
республика һәм өяз га- зета-
журналлары хәбәрләреннән
файдаланып, автор намуслы
хезмәткә рухлан дыруда һәм
туплауда матбугат органнары
уйнаган рольне күрсәтә. Ул
Татарстан партия
оешмасының татар телендәге
газета-жур- налларга ярдәм
йөзеннән башкарган күпкырлы
эшен дәлилле тасвирлый, шул
ук вакытта матбугат органна
ры эшендәге төп кимчелек-
ләргә анализ ясый Бу бүлектә
НЭП заманында шак тый
җанланган вак буржуаз
элементларның үз ка-
рашларын пропагандалау өчен
матбугаттан файдала' нырга
маташулары республика
партия оешмасының шушы
хәлгә принципиаль бәя биреп,
вакытында чик куюы конкрет
мисалларда күрсәтелә. Әлеге
фактлар халык хуҗалыгын
торгызу елларында матбугат
үсешендәге кыенлыклар, пар
тия оешмаларыннан газета-
журналларның идея-политик
юнәлеше хакында даими
кайгыртучанлык таләп ите лүе
турында сөйли
Әйтергә кирәк, К. М Фә-
сәхов хезмәтенең уңышлы
якларыннан берсе — мат-
бугатка партия җитәкчелеген
зур игътибар белән өйрәнү,
һәр бүлектә бу мәсьәләнең
үзәк урынны алып торуы
Икенче башламның «Көч һәм
илһам чыганагы» дигән бүлеге,
мәсәлән, тулы- сынча
матбугатка партия җитәкчелеге
мәсьәләсенә багышланган
Биредә китерел гән
материаллардан күренгәнчә,
партиянен Татарстан өлкә һәм
өяз комитетлары газета-
журналларның хезмәт
ияләренә тәэсирен көчәйтү,
редакцияләрнең эшен
камилләштерү юнәлешендә
зур эш башкарганнар. Аерым
алганда, редакцияләрнең эш
планнары һәм отчетлары
партия өлкә һәм өяз
комитетлары бюролары һәм
секретариатлары уты-
рышларында тикшерелгән,
матбугатка җитәкчелекне
яхшырту максатында кол-
легияләр һәм даимн эшләүче
махсус киңәшмәләр оеш-
тырылган Редакцияләрнең
финанс хәлен яхшырту,
аларның полиграфия база сын
ныгыту буенча күп төрле
чаралар күрелгән Журналист
кадрлар һәм полиграфия
эшчеләре әзерләү мәсьәләсе
даими игътибар үзәгендә
торган Автор өяз партия
оешмаларының һәм совет
органнарының матбугат эшенә
игътибарларын көчәйтүләренә
дә туктала. Моңа кадәр өяз
газеталарының җитәрлек
өйрәнел мәвен искә алсак,
Касыйм Фәсәховның әлеге
юнәлештәге тикшеренүләре
хуплауга лаек. Бу хезмәттә пар
тия Үзәк Комитетының милли
матбугатны үстерүгә даими
әһәмият бирүе, аепым алганда
Татарстан партия оешмасына
һәрьяклы ярдәм күрсәтүе дә
җитәрлек фактлар нигезендә
дәлилләнә
Татарстанда эшче һәм
авыл хәбәрчеләре хәрәкәте-
нең барлыкка килүе һәм киң
колач алуы, ана партия
җитәкчелеге «Матбугатның
таянычы» дигән бүлектә
тикшерелә. Анда игътибар
үзәгенә куелган
материаллардан Татарстанда
бу хәрәкәтнең ныгый һәм көчәя
баруы, матбугатның
ышанычлы таянычына әве-
релүе ачык күренә
Татарстан матбугатының
республика промышленностен
торгызуда һ.тМ авыл
хуҗалыгын күтәрүдә, куль тура
төзелеше мәсьәләләрен хәл
нтүдә уйнаган роле китапның
«Иң тәэсирле көч» дигән
өченче башламында
тикшерелә. К. М. Фәсәхов
халык хуҗалыгын торгызу
чорының катлаулы мәсьәлә-
ләрен хәл итүдә республика
матбугатының өлкә һәм өяз
партия оешмаларына ярдәм
итүен ышандырырлык итеп
тасвирлый, бу эштә матбугат
органнары кулланган конкрет
формаларны һәм ысулларны
анализлый һәм гомумиләште-
рә
Монографиянең «Яңа кү-
тәрелештә» дигән соңгы
башламында Татарстан мат-
бугатының 1920—1926 ел-
ларда ирешкән уңышларына
йомгак ясала һәм аның яңа
шартларда иҗади үстерелеше
гомумнләштерелә
Хезмәттә В И. Ленин әсәрләре,
партия съездлары һәм Үзәк
Комитет карар лары, партия
һәм дәүләт архивлары
документлары, матбугат
материаллары, әлеге
проблемалар буенча күп санлы
басма фәнни тикшеренүләр
киң файдаланылган. Бу исә
аның фәнни тирәнлеген
көчәйтергә, дөрес нәтиҗәләр
һәм гомумиләштерүләр ясарга
мөмкинлек биргән.
Монографиянең тагын бер
уңай ягын күрсәтергә кирәк,
автор 1920—1926 елларда
республикада нәшер ителгән
газета-журналларның һәм
башка төр көндәлек
басмаларның тулы исемлеген
төзегән, һәр басманың төгәл
чыганакларын аныклаган.
Китап соңында китерелгән
башка кушымталар да
игътибарга лаек.
Хезмәтнең кайбер йомшак
якларын да күрсәтеп, шул
уңайдан кайбер кнңәшләр
белән уртаклашасы килә.
Аерым алганда, икенче баш-
ламда Татарстан АССР
оештырылу мәсьәләсенең
матбугатта ничек яктырты-
луына, бу өлкәдәге кайбер
ялгыш моментларга да тукталу
кирәк иде кебек Өченче
башламда татар телендәге
газета-журнал битләрендә
милли культура мәсь әләсе
хакында барган фикер
алышуларга да тукталу һәм
принципиаль бәя бирү сорала.
20 нче еллар уртасындагы
журналистлар турында
тулырак мәгълүматлар
китерелсә. эшче һәм авыл
хәбәрчеләре эше анык
мисаллар белән киңрәк як
тыртылса, республикада ха
барчеләр хәрәкәтенең усе шея
курс-ггкэн таблица да бирелсә,
китап тагын да тулырак булыр
иде
Тәлгать НАСЫЙРОВ,
тарих фәннәре кандидаты
И^дус НЛДАРХАНОВ ОЛИМП
ТАВЫНА НИЧЕК МЕНӘРГӘ?
Татарстан китап нашрияты. 1980
Хәтерегездәдер, «Гарәфә кич
тешемдә» дигән мәгь лум
хикәя герое төшендә ул заман
өчен гадәти булмаган җиргә —
татар клубына эләгә Имеш, ул
анда килгән кешеләр арасында
хокук белеме, медицнна.
математика, философия, эко
номнка буенча татар про-
фессорларын. инженер-ар
хитекторларын. композитор
ларын, артистларын, язучы
ларын һәм башка талант
ияләрен очрата Аларнын
хезмәтләре һәм әсәрләре чит
нлләрдә дә яхшы мәгълүм,
имеш Революциягә кадәр
мондый үсеш мөмкннлеклә ре,
чыннан да, төшкә генә керә
алган Социаль, рухи һәм
милли яктан изелеп килгән
татар халкынын ул лары һәм
кызларына культурага,
мәгариф хәзинәләренә юл
ябык булган Бөек Октябрь
революциясе, ленинчыл милли
политиканын тормышка ашуы
нәтиҗәсен дә генә халык
талантлары чын мәгънәсендә
чәчәк атты Хәзер
республикабызда 500- ләп фән
докторы булуы шу ныц ачык
бер дәлиле Аларнын берсе—
техник фән мэр докторы, Казан
хнмня- технологня институты
профессоры Габделнур Мөхәм
мәтжанов, химия фәненә, яшь
белгечләр тәрбияләүгә гаять
зур өлеш керткән галим Әмма
кояш нурларында асылташ
бөтен кырлары белән дә
яктырып кнткән кебек,
Габделнурнын таланты да
бары фән өлкәсендә генә
чагылып калмый «Ул— илдә,
дөньяда танылган спорт
судьясы да. Баскетбол буенча
өч олимпия уен нарында,
Европа һәм дөнья күләмендәге
дистәләрчә ярышларда
судьялык иткән кеше Менә
шуңа да олимпияче
якташларыбызга багышланган
очерклар китабын кереш сүз
белән Г Мө- хәммәтҗановның
ачуы ае- рөта мәгънәле һәм
табигый Чөнки ул үзенен
тормышЫ белән үк гомуми
культураның аерылгысыз бер
өлеше булган спортнын азат
илдә шәхесне үстерүдәге гаять
зур мөмкинлекләргә ия булуын
раслый.
Менә шуңа күрә андый
талантлар — корыч беләкле
егетләр, житез кызлар безнең
Татарстанда да бик күп
Олимпия уеннарында гына да
барлыгы кырыклап якташыбыз
катнашкан нкән! Бер төбәктән
чыккан шул чаклы чемпион
турында сөйләүче махсус
китапнын әлегәчә булганы юк
иде Анык бездә башлап
чыгуын ин әүвәл
республикабызның әдәби һәм
спорт традиция ләре бай булу
белән аңлатырга кирәктер
Спорт дөньясын яхшы белүче
журналист Илдус Илдарханов
ның һәр чемпион үткән юл ны
үтә жентеклан өйрәнүе, бу
мөһим эшкә зур көч куюы
нәтиҗәсе дә ул Ав тор спорт
кануннарын ти- рәнтен аңлап
яза Чемпион якташларыбыз
турындагы һәр очеркта
олимпия уеннары. спорт
төрләре турын да аңлаешлы
итеп сөйләп бара, сүзне
олимпиячеләр нең үзләренә
бирә Үзенчә лекле форма
китапны бае та, җанлырак итә.
очерк гс роен вакыйгаларның
үзәгендә тотарга, аның тор
мышын бүгенге көн белән
бәйләргә ярдәм итә
Журналист һәр очерк ба-
шында чемпионнар турын да
кыскача биографик белешмә.
төп мәгълүматлар биреп тә бик
дөрес иткән Шул рәвешле ул
башта ук укучының игътибарын
җәлеп итә Күп санлы һәм
кызыклы очеркларның бер
сенә — «Аркадий Воровьев»
дип исемләнгәненә генә тук-
талып үтәсе килә Авыр ат-
летика буенча биш тапкыр
дөнья һәм Европа чемпионы.
ике олимпиада герое А.
Воробьев Тәтештә туып үскән
дип кем уйлар?! Чемпион
үзенен балачактан спортка
тартылуы, беренче тренеры
һәм укытучысы. Бөек Ватан
сугышында кат нашуы. спортта
тәүге җиңүе. халыкара
турнирларда совет спорты
данын ничек яклавы,
көндәшләре һәм дуслары
турында кыска, ләкин
мавыктыргыч һәм ышан
дырырлык итеп сөйли
Спортнын Аркадий өчен үз-
максат булмавын да аклыйсың
Ул башта медицина
институтын төгәлли, аннары
фән кандидаты һәм, ниһаять
докторы да була .Чоның өстенә
якташыбыз ның Ленин Хезмәт
Кызыл Байрагы һәм Почет
Билге се орденнары белән дә
бу ләкләнүе турында мәгълү -
мат алгач, күз алдына олы
биографияле чын совет ке-
шесе. баһадир шәхес килеп
баса Башка геройларның
тормыш һәм спорт юллары да
яшьләр өчен гаять гыйбрәтле
үрнәк булып тора
Китапның тагын бер отышлы
ягы анын энциклопедик
характерда булу ында,
Татарстан спорты та рихынын
барлык әһәмиятле этапларын
яктыртуда Очерклар җанлы
тел белән язылган, аларны
кызыксынып укыйсын Күп кенә
спорт терминнары ана те лендә
беренче тапкыр кулланыла
һәм матур тәэсир калдыра.
Илебездә физкультура
спортны үстерүгә гаять зур
игътибар бирелә Партиябез
съездында кабул .ител гәи
«СССРнын экономик һәм
социаль үсешенен төп
юнәлешләре»ндә «массовый
физкультураны һәм спортны
актив үстерергә, аларны
кешеләрнең көндәлек тор-
мышына киңрәк кертүгә бу
лышлык итәргә» дигән юл лар
бар Бу олы бурыч спортны
пропагандалау эшен дә нык
көчәйтүне таләп итә Татарстан
китап нәшрияты кнләчәктә дә
«Олимп тавына ничек ме-
нәргә?» кебек бай мәгълү-
матлы китапларга урынны
түрдән бирер, дип ышана сы
килә