Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЗАН


АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬ
ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
рамвай турында ишеткәнем бар иде инде Иң башлап «Яна кисекбаш»тан укып.
Баш килә шундый каты, шундый кызып.
Полный ход килгән трамвайдан узып
Алдарак тагы:
Кузгалып китте вагон, җилдәй бара
Ничек кенә бара әле;
Ул барадыр йөгерек аттан да каты
һәм җәядән аткан уктан да каты..
Ягъни, иң тиз йөри торган атсыз арба сыйфатында күз алдыма килә иде трамвай Шуңа бинаән булса кирәк. «Чаян» журналында басылган бер карикатураның да мәгънәсен ялгыш аңлаганмын булып чыкты. Картаеп тәмам эштән чыккан бер әби сурәтен ясаганнар. Таякка таянган, бөкерәйгән хәлдә, рельслар буйлап көчкә атлап бара. Вагон ишегеннән башын тыккан вожатый аны трамвайга чакыра: «Әйдә, әби, утыр1.» «Юк бәбкәм, утырып тормыйм, мин ашыгам», дип жавап бирә әби Рәхәтләнеп көлдем Янәсе, менә тиле карчык, ашык кач, трамвайга утырырга кирәк иде бит инде. Ә ул! Баксан. Арсланов ясаган бу рәсем «Чаян»ның әбидән түгел, трамвайдан көлүе булган икән Соңыннан миңа матбугат битләрендә Казан трамваеның акрын йөрүеннән көлеп ясалган бик күп рәсемнәр күрергә, шул ук мәсьәләгә багышланган фельетон яки хәбәрләр дә укырга туры килде
Казан пристанена килеп төшү белән игътибарымны җәлеп иткән беренче яңалык — трамвай булды. Иң башлап, звоногы колагыма керде.
— Чаң! Чаң! Чаң!..
Звонок кына түгел, набат кебек яңгырый иде трамвай тавышы ул елларда Вагон йөртүче аны идәндә торган металл төймәгә аягы белән басып-басып кына түгел, бар көченә тибеп хәрәкәткә китерә иде
Мәрхүм әдипнең тәмамланып өлгермәгән бу әсәре архивыннан алып басыла
- Чаң!-Чаң-чаң!.. «Юлымда торма, кач, жаныңны сакла!» — дип кычкыра кебек
Кәрзнн-чумаданнарыбызны тотып, Идел ярын күтәрелүгә, трамвай \зе күзгә ташланды Берсенә-берсе ялганган ике кызыл вагон, чан сукмаган чакларында да. колакны тондырырлык кына түгел, күз алларын да томанландырырлык дәрәжәдә каты металл тавышы чыгарып. ♦ йөзләрчә кешеләр төркеме арасына килеп керде. Каршы яктан тагы =
икәү... "
Каты үкерү, тешкә тиярлек шагырдаулар өстенә: “
— Чан-чаң-чаң!.. ♦
Колакларын гына түзсен. а
Хәер, хәзер генә шулай дим. Ул вакытта бу тавышлар минем өчен =
тансык булып ишетелде Үзеңне зур шәһәр шау-шуы эчендә хис итү * күңелле иде.
Кая барганыбызны аңлап та житмәгән хәлдә, трамвайларга таба ашыктык Үзебез дә сизмәстән, бөтен көчкә кычкырып сөйләшәбез. u
— Туктагыз! — дип акырды Барый — Карагыз, бөтен кеше теге ва- £
гонга йөгерә ич. зг
— Әһә. Казанга теге якка!..
Каршы якта торган трамвайга таба ташландык. Ә бу якка китәсе трамвай рельс аша чыгуыбызны көтеп тормый. Котны алырлык ачулы тавыш белән «Чаң чаң» килеп, кузгалып та китте Барый белән Мөкаддәс чыгып өлгерделәр, ә мин бүленеп калдым Вагон, шундый каба ланып чаң сукса да, кузгалып киткәч, ашыкмый, шыгыр-шыгыр килеп, минем алдымнан иренеп кенә узып бара Тегеләрне күздән югалтма сам ярар иде дип, жан калтырап торам
Ниһаять, узып китте. Карыйм, тегеләр юк. Каршы якта—сулдарак юрган вагонга таба йөгердем Мөгаен шуның теге як ишегеннән керәләрдер Әйе шул, әнә Мөкаддәс кереп бара. Барый да шунда Кереп баскан да, ишектән башын тыгып, күзләре белән мине эзли Әһә. күреп алды Кычкыра
- йөгер тизрәк!
Ж,ан фәрман чапсам да өлгерә алмый калдым бит. кузгалды китте трамвай йөрәгем ярылырдай булып, куркып кычкырып жнбәрдем
Тукта а!
Трамвайның исендә дә юк. йөрешен тизләтә генә бара. Шашып чабам вагон артыннан Күңелемне хәвефле уйлар чыбыркылый юк. калырга ярамый миңа, иптәшләремнән аерылсам, мондый мәхшәрдә мин аларны кайдан табармын?
Бәхеткә каршы, шәһәр тәртипләрен белеп бетермәүче безнең кебек тәжрнбәсезләр коткарды Авылдан килгән бер мужик, бөтен гаиләсе һәм зур-зур капчыклары-төенчекләре белән тиешсез урыннан юл ар кылы чыгып бара икән Трамвай, ачуына чыдаша алмагандай, котырып набат сукса да. туктамый булдыра алмады Атылып барып кердем Ул вакытта вагоннарның ишекләре ябылмый, кайда туры килсә, шунда утырырга була, хәленнән килгән кешеләр өчен полный ходка барган трамвайга сикереп менү дә, үзеңә кирәк урында аңардан ыргып төшеп калу да зур гаеп саналмый, яшьрәкләр өчен хәтта егетлек тә исәпләнә иде.
Билгеле, бу кадәресен соңыннан белдем Ә ул көнне. Казан туфрагына беренче аяк баскан минутларда, югалта язган иптәшләрем янына килеп басу — көтелмәгән зур шатлык булды Барый белән Мөкаддәс пең дә авызлары ерылды «Што син дә што енн! — диләр - Рәзе ярый монда авызыңны ачып йөрергә?»
Әле генә йөрәк яргыч булып тоелган мажара шунда ук онытылды Хәзер инде безне Казан чаклы Казан белән танышу бәхетенә ирешү шатлыгы биләгән. Дөрес, трамвай тәрәзәләре аша күзләребезгә таш
ланган беренче күренешләр Казан үзе түгел иде әле Ләкин барыбер безнең өчен күңелле яңалык — Казанга керү юлларын күрәбез. Күрәбез генә түгел, өйрәнәбез, сорашабыз.
Каршыбызга кондуктор килеп басты. Муенына әллә ничә кесәле күн сумка аскан. Кесәлбре тулы вак акча — бакыр да көмеш, чалтыр-чолтыр Сумкасы янына тәгәрмәч-тәгәрмәч итеп төрелгән билет тасмалары таккан Тасмалары төрле төстә, аклары бар, зәңгәрләре, сарылары Пристаньнан Казанга кадәр жиде чакрым исәпләнә икән Билетлар Петрушкин разъезд тукталышына (ягъни Бишбалтага) кадәр бер хак, шәһәр үзәгенә — ике хак тора икән. Багаж өчен, балалар өчен аерым билетлар.
Пристаньнан Бишбалтага кадәр араны, сирәк-мирәк очрый торган ниндидер койма яки склад кебек каралтыларын исәпкә алмаганда, трамвай бөтенләй диярлек буш кырдан үтә иде Хәзер инде ул жирләр, ул кырлар күптән су астында.
Шәһәрдән бигрәк зуррак авылга охшаган Бишбалта урамнарын уздык. Казанка күперен чыктык. Эре-эре таш түшәлгән дамбаның сул ягындагы әһрам шәкелендә ясалган ак һәйкәлгә игътибар иттек, Казанны Россиягә кушу сугышларына багышланган ул тарихи һәйкәл әле дә үз урынында. Хәзер ул төзекләндерелгән, әкияттәгечә серле атау булып, диңгез эчендә утыра Теге вакытта үзе шактый ташландык хәлдә, ә әйләнә-тирәсен бәрәңге басуы уратып алган иде.
Ә дамбаны уң яклап, хәзерге көндә һәркем сокланып уза торган әрәмәле-үләнле яңа яр буе паркы урынында шактый тирән чокыр иде Бишбалтадан башлап Казанга кадәр сузылган ул уйсулыкта тоташ кәбестә кыры жәелеп ята. Кәбестә кыры бетүгә чүплек! Әйе, туры мәгънәсендә чүплек башы! Тиреслек дисәң дә ярый Шунда яланаяклы бала-чага чүп-чар арасыннан тәти ташландыклар эзли, тимер-томыр жыя Шунда озын-озын кармак саплары тоткан малайлар, малайлар гына түгел, олы-олы агайлар да тирес өемнәре арасында суалчан эзләп казыйлар
Татар мәдәниятының үзәге булган зур, данлы таш каланы сагынып читтән килгән кеше күзенә шактый ямьсез, ямансу тоелган бу күренеш турында үзара бер-ике сүз алышырга өлгермәдек, чүплеккә терәлеп торган иске-москы ызбалар яныннан үтеп, икешәр катлы таш өйләр тезелгән урамга кереп киттек. Мәскәүски! Тагы Тукай исемә төште
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм...
Тукай үзе юк инде Ә менә Такташ очравы мөмкин. Чын-чынлап ышанып, урамнан узучы кешеләрне карап барам. Мөгаен ул шунда, Казан кешеләре арасында йөридер. Рәсемнәрен күреп тә, шигырьләре буенча да портреты күз алдымда торган сары чәчле, зәңгәр күзле шагыйрьне, күренсә, һичшиксез танырмын төсЯе. Тик күренми генә Әйе, ул елларда Казан минем өчен барыннан да элек Такташ иде. .
Тәрәзә аша күзләрем белән Такташны шулай эзләп бара торгач, хәтта атаклы печән базары яныннан да игътибарсыз үтеп киткәнмен булып чыкты. ’
Минем күңел Такташта, ә Барыйның күзләре вывескаларда икән. Трамвай тавышын жиңәргә тырыШып, колагыма кычкыра
— Кара теге вывесканы.— ди.— Нинди оригинал! Шәп художниклар бар, димәк, Казанда, ә?
«Чаян» буенча күңелгә күптән таныш булган Болак күпере аша мәшһүр Кабан күле кырыеннан узып, Казанның уртасына — Балык базарына килеп төштек Хәзерге «Балалар дөньясы» магазины һәм «Татарстан» кунакханәсе урнашкан мәйдан ул вакытта шулай «Балык базары» дип йөртелә, бөтен мәйданны тутырган кибет-алачыкларда
балык кына түгел, башка бик күп төрле галантерея һәм бакалея товарлары да сатыла иде Базар булгач, әлбәттә, кибетләр арасында һәр вакыт кеше мыжгып тора, кибет артларында гади авыл арбасына җигелгән атлар кайнаша иде
Болар бары да Казан иде безгә. Ләкин алар белән мавыгып, авыз ф ачып гамьсез йөрергә вакытыбыз юк, иң элек кая булса да урнашырга _ кирәк Крестьян йорты номерларын барып таптык Шул Балык база- < рыннан ерак түгел икән. Проломһый буйлап ике-өч йорт үтүгә, сулга < борыласы да, урам аша гына чыгасы (хәзерге «Совет» кунакханәсе) *
Унлап карават куелган бүлмәгә китереп керттеләр Безгә бирелгән- ♦ нәреннән башка караватлар буш булмаса да, бүлмәдә беркем дә - юк шәһәргә эш белән килгән авыл кешеләре барысы да диярлек мои- “ да кунарга гына кайталар икән
Безгә дә тизрәк чыгып китәргә, художество техникумын эзләп та- с барга, анда керү шартлары белән танышырга, ничек тә аның торагына J урнашу ягын карарга кирәк иде Ләкин минем күңелдә һаман да иң е. элек Такташны күрү кайгысы Барый белән Мөкаддәс техникумны = эзләп чыгып киттеләр, ә мин — Такташны
Газеталардан күреп, ГАЖУРның (газета-журналлар чыгара торган нәшрият ул елларда шулай атала иде) адресын беләм Воскресенский урамы, 21 иче йорт Эзләп таптым Хәзерге Ленин урамында, зама нына күрә зур гына итеп салынган ике катлы бина Берьюлы эченә үк кереп китәргә кыюлык җитмәде Иң элек, почта ишеге янында тукталып, урам аша күзәтеп тордым. Кечкенә-кечкенә вывескалар Казанда чыга торган газета-журналларның—мин белгәннәренең генә түгел, мин белмәгәннәренең дә — әллә тагы барсының да редакцияләре шушы йортта инде Өстәвенә, шунда ук Фнльзер фамилияле фотограф та яши, имеш Урамга күрсәтеп куйган фото витринасында чибәр-чибәр кызлар, купшы-купшы егетләр яки Казанның атаклы кешеләре төше релгән төрле зурлыктагы карточкалар, урамнан узучыларның игътибарын җәлеп итеп, портретка төшәргә чакырып торалар
Мәшһүр йортның ишеге һәркемгә ачык, кергән-чыкканга игътибар итүче юк теләсә нинди кибеткә якн почтага кергән кебек. Болай бул гач, куркып, тартынып торасы түгел Исәбем хәзергә Такташның кай да утырганын читтән генә күреп, күреп үк булмаса. белеп кенә чы гарга
Тиз генә урам аша чыктым. Акыл көчем белән үземә үзем кыюлык биреп, изге йортка кереп киттем Ишектән кергәч тә кечкенә мәйдан Сул як стена буйлап өске катка ачык баскыч менеп китә Икенче кат та урам-ишеккә караган ягы рәшәткә белән генә киртәләнгән ачык коридор буйлап уңга таба юнәлдем Сул ягымда фотограф ишеге кал ды. Ниһаять, зур гына бүлмәгә килеп кердем Бүлмә эчендә тагы бүл мәләр бар икән: уңга бер ишек кереп китә, сулга бер ишек Дүрт поч макта дүрт өстәл Өстәл янында утыручылар бары да үз эшләренә чумган Мина игътибар иткән кеше дә юк һәркайсына күз йөртеп чыктым Берсе, дә Такташка охшамаган.
— Эһем! •
Сул як почмактагы өстәл телгә килде
— Сезгә кем?
«Авыл яшьләре» редакциясе кирәк иде.
— Менә бу бүлмәгә кер
Такташның «Авыл яшьләре» редакциясендә эшләве турында ишет кән идем Йөрәгемнең котырып тибүен тыярга тырышып, сул як бүл мәгә уздым Монда да дүрт почмакта дүрт өстәл Өчесе буш Тагы да түргәрәк уза торган ишекнең сул ягындагы өстәлдә генә бер Борын )тыра Әйе. нц элек борыны күземә бәрелде Сырты калкып, бөкерәеп
килгән зур борын! Кечкенә авыз. Сыек кына сары чәч Тавыш-тынсыз гына карап торам Неужели Такташ? Күзләре нинди икән?
Әйтерсең, күңелемдә туган бу сорауны Борын дигәнем йөрәге белән сизеп алды: алдындагы кәгазьгә төбәлгән күзләрен күтәреп, миңа карады Тоныграк кына яшькелт-зәңгәр күзләр... Неужели шул? Бер дә ышанасым килми. Булмас. Бу бит хәрби киемдә. Булса соң! Армиягә чакырылган булса, гаҗәп мени? Ай-Һай. шундый шаян, күңелле шигырьләр язган кеше бу тикле җитди булыр микән?
— Ни йомыш?
Куркып киткәндәй булдым. Ни әйтергә белми торам. «Такташ кирәк» дияр идем. «Мин» дисә? «Сезне күрергә килдем» дияргәме? Юләр кеше кебек...
Сүзсез торуымны күреп. Борын кычкырыбрак дәште. Нечкәрәк кенә, сабыр гына тавыш.
— Кем кирәк?
— «Авыл яшьләре» редакциясе кирәк иде.
— Әнә шул өстәл,— диде.— көтегез. Такташ озакламый килер.
Эчкә җылы керде, иркенрәк сулап куйдым. Шөкер әле. үзе Такташ түгел икән. Икеләнсәм дә. күңелем бу кешенең Такташ булуын теләми иде Бер күрүдән үк хәтеремә сеңеп калган бу үтә үзенчәлекле борын иясе белән киләчәктә шактый якыннан очрашасым барлыгы һәм аның, атаклы исеме булмаса да, хөрмәткә лаеклы кеше булып чыгасы хакында ул минутларда мин бөтенләй уйламадым. Чөнки күңелем Такташта.
Озакламый килер диде бит Чынлаш та хәзер килеп керсә?.. Үз-үзе- мә хисап биреп тормастан. тизрәк чыгып китәргә ашыктым. Кайда эшләгәнен белдем — хәзергә миңа шул җиткән. Ә аның белән болай гына күрешергә ярамый Үзенә сиздермичә, читтән генә карап торсаң, бер хәл иде. ә болай!.. Юк Аның белән күрешеп сөйләшү өчен бер сылтау тапмый ярамый Нәрсә булса да эшләргә кирәк.. '
Нишләргә кирәген крестьян йортына кайтып җиткәнче хәл иткән идем инде: тиз генә бер хикәя язып алырга да. шуны тотып барырга...
Утырдым хикәя язарга
Кечкенә чагымда ук безгә шактый якыннан таныш булган бер хатынның кырда, урак урганда бала табуы турында ишеткәнем бар иде Шул уңай белән сөйләнгән сүзләрдән мондый хәлнең тагы берничә хатын башыннан кичкәнлеге турында колакка кереп калган
Кулыма каләм тотып, нәрсә турында язарга белмичә, күңел төбемдә казынып утырган чакларда шул вакыйга исемә төште һәм һәр вакыт диярлек, моны язарга кирәк дип уйлыйм, ләкин ни өчендер язарга ашыкмыйм, аны һаман алдагы көнгә калдыра килә идем Бу юлы күп уйлап тормадым, тоттым да шул вакыйгадан башлап киттем Артык озак баш ватмастан. зурат ышыгында туган кыз баланың язмышын үз хыялымда туган вакыйгалар белән үстереп, аны сыйнфый көрәш мотивлары белән үземчә бәйләп, яздым да чыктым. Басмасалар басмаслар. Миңа нәрсә булса да тотып. Такташ янына бару, табынган шагыйремне якыннан күрү, аның белән сөйләшү кыйбат...
Икенче килүемдә дә Такташ үз урынында юк иде. Аңа. күрше өстәлдә утыручыларның киңәше буенча, хикәямне калдырып китәргә туры килде Монысы өчен куандым гына, бигрәк яхшы, мин килүгә укып куяр
Ниһаять, өченче килүемдә мина кирәкле өстәл буш түгел иде. Ләкин анда утыручы кеше кем сон ул? Нәрсәседер мин рәсемдә күргән Такташка ошый да кебек Алай дисәң, чәче юк: машинка белән кыркылган такыр баш. Өстәвенә, соңгы еллардагы шаян шигырьләрен уку
нәтиҗәсендә булса кирәк, мин аны һаман көлеп, шаярып, гел кызык сүзләр генә сөйләп утыручы бер кеше сыйфатында күрергә әзерләнгән идем Ә бу шундый җитди чырайлы
Аңа каршы як стена буендагы өстәлдә утыручы теге олы борынлы хәрби мине танып калган булган икән, ке.мгә мөрәҗәгать итәргә бел мәгәндәй таптанып торуымны күреп, миңа ярдәмгә килде. *
— Хикәяң Такташта,— диде — Әнә үзе белән сөйләш! — һәм ул =
борыны белән генә әлеге такырбашка ымлап күрсәтте. <
Такырбаш күтәрелеп миңа карады Күзләре чынлап та зәңгәр Шул * икән. Үз исеме чыкканын ишетсә дә. хикәя турында колагына кермә ♦ гән күрәсен: о.
— Нәрсә? — диде күзләрен миннән алмыйча.— Шигырь китердеңме? =
— Юк. мин сезгә бер хикәя калдырып киткән идем
— Хикәя? Исемегез ничек? Хикәягез ничек атала?
Әйттем
— «Көннәр архивында»? Хәзер табарбыз — Ул. өстәл тартмасын и ачып, кәгазьләр актара башлады — Утырыгыз!
Өстәл каршысына куелган урындыкка утырдым Ул арада Такташ. ' хикәямне табып, өстәлгә чыгарып та салды. Кулъязмага тиз-тиз генә күз йөртеп алды Көрсенеп куйды
— Хикәягез барырлык түгел, егет
Бу сүзләрне ул шундый гади итеп әйтте, гүя ул мин айлар буе кү рергә хыялланып йөргән зур шагыйрь дә түгел, ә Барый яки Мөкаддәс кебек, әллә кайчаннан белгән якын дустым. Гадәттә мондый очрашу накытларында мине буа торган каушау, тартыну хисләрем кая китте, белмәдем, ул турыда хәтта уема да килмәде. Такташ чаклы Такташ белән тигез хокуклы кеше кебек, иркенләп сөйләшергә керештем Үзем дә көтмәгән бер тынычлык белән
— Инк бармый? Нәрсәсе ярамый?
Такташ беренче җөмләдән үк гаеп тапты
Менә бит. диде.— «Авыл яланы мнллноннарланган эш халкы белән чуарланган» дип язасыз Каян килгән ул авылга миллион кеше? Әле миллионлаган гына да түгел, мнллноннарланган?! Казан тикле Казанның үзендә халык ике йөз меңнән артмый
Бирешергә теләмәдем
Мин бит бер авыл яланын гына әйтмим, бөтен илебездәге авыл ларны күздә тотып язам Шулай булгач, нишләп миллионга тулмасын авыл халкы?
Ярар,- диде Такташ,— бусы синеңчә булсын ди Ә бусы
Ул тәртип буенча башка җөмләләргә күчте һәрбер җөмлә буенча диярлек я мәгънә, я тел ягыннан булган хаталарымны күрсәтә башлады Мин үз чиратымда аларны яклый барам
Такташ минем хикәямне әле бөтенләй укымаган да икән Бераз күз йөрткәч, кызыксына төшкәндәй булды Ара тирә, «бу урыны ярый сы»,— дип тә куйгалын башлады Бәхәсләшә-бәхәсләшә. ахырына ка дәр укып чыктык
Атаклы шагыйрь белән шулай үз кешеләрчә сөйләшеп, хәтта аның белән сүз көрәштереп утыру гаҗәп рәхәт иде мина Аның белән көне буе сөйләшергә, хикәямә кагылышлы булмаган сораулар да бирергә хәзер идем Ләкин бәхетле минутлар артык дәвам итә алмады Кулъ язмамны укуп.чыккач. Такташ аны янадан өстәл тартмасына салды да
— Ярар, карарбыз. - диде Үз сүзеңдә нык торырга яратасың икән, синнән рәт чыгарга тиеш, дип тә куйды
Тәмам канатланып, үсен чыгып киттем Иптәшләрем янына атлап кына түгел, очып кайттым кебек Алар да минем уңышыма үземнән ким куанмаганнардыр Хәтта Мөкаддәс үзе дә шигырь язарга утырды
Дәминов кына бирешмәде Бөтен күңелен сынлы сәнгатькә биргән
кеше арабызда ул гына булгандыр Мин Такташ белән мавыгып, хикәя язып йөргән арала ул художество техникумына керү юлларын ачыклап бетергән, техникумның уку-укыту ипләре бүлеге мөдире кем икәнлеген дә белеп кайткан иде.
Ниһаять, без үзебезне Казанга гартын китергән изге бина каршында Грузинский белән Толстой урамы чатына салынган бу йорт үзенең тышкы күренеше белән үк аерылып тора, аны ике катлы дисәң дә ярын, кайбер урыннарына карап, өч катлы дияргә дә була. Түбәсенең магистраль урамга караган ягы зур-зур тәрәзәләргә охшатып, яртылаш пыяла белән ябылган.
Мәһабәт имән ишекләрне ачып, эчкә керәбез Эчтәрәк тагы шундый ук имән ишек. Ике ягында ике сакчы булып, таш арслан сыннары тора Алардан да узгач, киң, иркен зал-коридорга килеп керәсең. Ул алга таба бинамын аргы башына кадәр сузылган. Сулга борылган өлеше икенче катка күтәрелә торган киң баскычка барып терәлә Баскыч янында карават биеклек постамент өстендә — йөзтүбән капланып яткан баһадир сыны. Әйе. бетмәс көч. куәт иясе икәнлеге — тәнендәге бөтен мускулларыннан сизелеп тора, йөзе бөтенләй күренмәсә дә, бар хәрәкәтеннән аның авыр, газаплы уйлар кичерүен бик ачык тоясың.
Ул вакытта мин бу скульптурада борынгы яһүд легендасыннан алынган Самсон батыр образы гәүдәләнгәнлеген белми идем әле Өчәүләшеп, исебез китеп карап торабыз.
— Нихәл, егетләр!
Артыбызга борылдык. Кем бу безгә карап шулай елмая? Бу нинди якты чырай?
Җавап кайтарырга өлгермәдек, таныш түгел кешенең ягымлы тавышы тагы яңгырады
— Нишләп йөрисез? Кайдан килдегез?
Шушы уку йортын эзләп Башкортстаннан махсус килгәнебезне бел гәч, аның болай да ачык чырае тагын да яктыра төште.
— Бик хуп.— диде Мин сезне укытасы кешеләрнең берсе булам. Әйдәгез әле
Ул безне өске катка чакырды Канцелярии ә— үз бүлмәсенә алып керде. Мин аның йөзенә дә, кигән киемнәренә дә сокланып утырдым Кара ефәктәй чәч. бераз кабарыбрак торган һәм снзелер-снзелмәс кенә җирәнсу шәүлә йөгертелгән кара мыек җирлегендә анын ике як почмагы эчкәрәк уелып кергән кнн маңгае да. йөз чәһрәсе дә аеруча алсу ак булып яктырып күренә Өстендәге киеме дә менә» дигән: соргылт кара пинжәк, түш кесәчегеннән, ап-ак чәчәк кебек булып, кулъяулык почмагы чыгып тора Муенында төрле төстә аркылы бизәкләр төшкән ефәк галстук. Ә ку тмәге! Сирәк-сирәк буйлы ак күлмәк Ул вакытта мин зефир дип аталган материя барлыгын белми идем әле Шулай да каршыбызда утырган бу мөләем кешенең якасы белән бераз изү чите генә күренеп торган күлмәге гади ситсыдан яки сатиннан гына түгел, ә ниндидер бөтенләй бүтән, затлы товардан тегелгәнлеген бик ачык тойдым Сир i сирәк к< н.. булып нечкәле-калынлы карасу буй төшкән ак зефир — ирләр күлмәге өчен иң лаек иң килешле материал дигән караш гомеремә калды
Укытучыбыз буласы кеше, болай да зур. газа гәүдә өстенә шундый килешле итеп киенгән дә булгач, ыспай, зифа буйлы күренә, җыйнак лык. нәфислек сөюче зыялыга охшап тора
Ул тагы бер тапкыр безнең найлардан килүебезне ачыклады, моңарчы нишләгәнебезне, канда укыганльн ыбызны сорашты
— Рәсем мәктәбенә килергә ниятләп, бик яхшы эшләгәнсез. — диде. Аның саф тавышы да. һәр сүзне ачык итеп җиренә җиткереп әйтүе дә күңелебезгә бик ятышлы яңгырый иде. Бераз гына тынлыктан сон ул.
безгә сер итеп кенә әйткәндәй, тавышын әкренәйтә төшеп, дәвам итте — Беләсезме, сез эзләп килгән бү уку йорты элек «Казансклн императорская художественная школа» дип атала иде Әмма К »_• ская булса да. анда бер генә татар да укымаган. Бу хәлгә бәлки патша хөкүмәте генә түгел, һәр сурәтне рус алласы итеп күрүче надан дин әһелләре дә сәбәпче булгандыр Мәгәр Ни генә булмасын. * сынлы сәнгать бабында мәдәниятыбыз артта калган. Махсус бел ч х хасил иткән, чын мәгънәсендә рәссам диярлек осталарыбыз юк <
Аннары ул безгә бу мәсьәләне юлга салырга күптән вакыт житкәи- * леген әйтте Художество техникумына быел керәсе татар яшьләре ар;. ♦ сыннан бөтен көчләрен рәсем сәнгатенә багышлаган беренче карлыгл о. лар чыгарга тиешлеген анлатты. бөтен көчебезне, барлык уй ниятлә- = ребезне шул изге эшкә багышларга чакырды *
— Ният изге дә бит. техникумга керәсе бар әле,—диде Барый с Дәминов сынау үтәсе бар
— Әйе шул. °
«Керә алырбыз микән?» дип икеләнүебезнең. үзебезчә, шактый жь -а ди сәбәбе бар иде. Дәминов бер көнне әлеге Яхшыбаевны очраткгп. ? теге Стәрлетамактан киткән художникны Ул да Казанга килеп убырга кермәкче булган икән. Ләкин сынау имтиханнарын үтә алмаган «Анда бик каты таләпләр куялар», дип аңлаткан Яхшыбаен
Яхшыбаев чаклы Яхшыбаевны алмагач - Стәрлетамакга даны чыккан художникны!.. Безгә ни сап?
Ләкин бу турыда биредә әйтергә ашыкмадык, бары көрсенеп келә куйдык. ■
- Әйе. сынау үтәсе бар шул әле
Бер дә курыкмагы». диде безгә укытучыбыз буласы кс ч Ниятегез нык булса, кире борып җибәрмәбез Стипендия вәгъдә ит. ләр Торак мәсьәләсе дә х-»л кылыныр
Бер күрүдән безне үзен.» гашыйк иткән бу кеше — хәзерге кы■< > даны бөтен илгә билгеле булган зур рәссамыбыз Бакый ага Урманчс иде
Ул вакытта мин аны бары шул елны укуын тәмамлап Мәскәүдж Казанга кайткан яшь россам булуын гына беләм һәм, әле өйләнмәгән егет чагы булса да, карап торуга җитди, үзенә каратэ һәркемдә ихтирам хисе уята торган могтәбәр кеше икәнлеген генә күрә идем Әмма кече яшеннән үк бөтен рухи көчен сынлы сәнгатькә багышлаганлы . һәм. бу дәрәҗәгә күтәрелү өчен, alia нинди юллар үтәргә туры кп гәплеге турында хәбәрем юк иде. Шулай ук бу әле анын гүзәл.'.- ;. дөньясына керү юлындагы беренче адымнары гына булуы ■алда анпи шактый сикәлтәле юллар узасы, сынлы сәнгатебезнен нигезен тәшк итәрлек бик күп картиналар, скульптура әсәрләре иҗат итәсе б. <ы гы турында да уйламый идем Тора бара белергә насыйп булды анын тормыш юлы да иҗаты кебек бай һәм катлаулы булып чыкты
Ул 1897 нче елның 23 нче февралендә Буа янындагы Күл Черкенс авылында дөньяга килә. Дни Габделбакый дип исем кушалар Гадәт тәгечә. «габдел»е әлбәтю метрикада гына сакланачак Башлаш ыч белемне ул әтисеннән ала Мәдрәсәдән нмам-мөгаллпм исеме белән чыккан Идрис хәлфә заманына күрә хөр фикерле укытучы була газета журналлар яздыра, китаплар ала Кечкенә Бакыйның рәсем белән мавыгуына, анын балчыктан төрле җәнлек һәм кеше сыннары әвә.т i уйнавына сүз әйтми Ун яше тулганда, булачак рәссамны Казанга Мөхәммәдия мәдрәсәсенә китереп тапшыралар Өендә үк китап журналлар күреп үскән булу өстенә, Мөхәммәдия биргән белем дә анын дөнья!а карашын киңәйтә Ул инде мәдрәсә белән генә канәгатьләнми башлый Анын русча укыйсы, күбрәк донья белеме аласы кил.» һәм н рәссам булу турында хыяллана Хәтта бер көнне, шәрнге Әхәт Бат ла
нов белән, ул вакытта императорская дип аталган рәсем мәктәбенә бара. Аларга уку йортына керү шартлары язылган кәгазь тоттырып чыгаралар Танышалар. Бөтен шартларына риза, тик менә бер пункты’ Закон божийдан имтихан бирергә кирәк Юк, бусы булмый. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тәрбияләнгән яшьләрне иманнарына зарар килү куркыта. '
Шулай да егет үз уеннан чигенми. ИгъдадняныңI икенче сыйныфыннан мәдрәсәне ташлап, русча укыр өчен акча рәтләү чарасына керешә. Өйдән өмет итәргә урын юк. күп балалы семьядан бер тиен дә артырлык түгел. Бакый Уралга китә. Металл заводына керә. Көненә унике сәгать кара эш. Ниндидер теләге белән исәпләшмәүләрен- нән ризасызлык күрсәтеп, штрафка эләгә. Тайгага — урман эшенә китә, черкиләр дөньясына. Акча эшләү урынына малярия ияртеп, авылына кире кайта. Аннары Тамбов губернасындагы Тархан авылында укытучы булып эшли. Ниһаять, беркадәр акча рәтләп алгач, Тәтешкә бара, бер мөгаллимә яллап, хосусый рәвештә русча укый башлый. Ул вакытта инде егетнен каралыр вакыты якынлаша. Шахтерларны солдатка алмыйлар икән дигәч, Донбасска юл тота Бакый Аңа шахта тормышының нәрсә икәнлеген күреп кенә түгел, үз җилкәсендә татып белергә туры килә. Язын, туган якларын сагынып, авылына кайта Нәкъ шул вакытта аны солдатка алалар...
Февраль революциясеннән соң булган үзгәрешләр вакытында җаен табып, Казан ягына кайта. Аны мәгариф эшенә җибәрәләр. Сембер, Тәтеш, Казан, Мәскәүгә эвакуация, тагын Казан.. Яңа мәктәпләргә укытучылар хәзерләү өчен ачылган махсус курслар
Шул курсларда укып йөргән чагында Бакый, ниһаять, гомер буе хыял иткән төп теләгенә ирешә: Казанның рәсем мәктәбенә дә керә. Хәзер инде Архумас дип аталган бу уку йортының мәһабәт ишекләрен тутырып ачып, хаклы рәвештә аның түренә узучы татарлардан беренче кеше ул була. Рәсемгә булган сүрелмәс мәхәббәте егеткә бер үк вакытта ике мәктәптә уку өстенә, укытучылык эше дә алып барырга, ягъни һәр көнне җәяүләп Яңа бистә мәктәбенә йөгерергә, аннан шәһәрнең бөтенләй икенче читенә—Грузинскийдагы Архумаска чабарга, аннан педкурсларга өлгерергә дәрт һәм көч бирә.
1919 нчы ел. Илнең авыр көннәр кичергән чагы Казанга Колчак якынлашып килә. Мәгариф комиссариаты белән бергә эвакуация.
Бакыйны кире Казанга — Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенә чакыралар Редакциядә эшләү белән бергә Архумаста уку яңадан дәвам итә. Егерменче елда ул Хәрби Коллегия политбүлегендә Шамил Усманов кул астында художество секциясенең мөдире булып эшли.
Шул ук елның ахырында. Мөселман Хәрби Коллегиясе үзгәртелгәч, аның кешеләрен дә Мәскәүгә — Кызыл Армия политуправлениесы- ның көнчыгыш бүлегенә күчерәләр Бакый художество секциясе штабына керә һәм шуннан Вхутемаска гариза бирә. Тулысынча1 булмаса да, Казан мәктәбен үткән егетнең рәсемнәрен күрү белән, аны бер сүзсез кабул итәләр.
Мәскәүдә электән яшәп килгән сынлы сәнгать мәктәпләрен берләштерү нигезендә оештырылган сәнгать ВУЗы — Вхутемас беренче елларында бөтенләе белән диярлек формалистлар җитәкчелегендә бара Кубизм кирәкме, конструктивизм дисеңме, импрессионизммы... Нинди генә измнар- юк анда!
Сынлы сәнгатьтә идеялелекне инкяр итү, реализмны кире кагу нигезендә барган бәхәсләр яшь Урманченың да колагына керә, һәр кайсы үзләренчә яңалык, киләчәк яулаучы тенденцияләр аны уйландыра. Ләкин бу вакытта инде анда реализм нигезендә торучы рәссамнарны
I Игъдадия — мәдрәсәдә югары белем алуга хәзерләү курслары.
оештырган мастерскойлар да шактый нык позиция яулап алган була лар. Өстәвенә Бакый, Казан мәктәбендә чагында ук, чын сәнгатьнең нинди икәнен күреп, чамалап өлгергән кеше Күңелендә онытылмас эз калдырган Фешин полотноларын хәтерли. Николай Иванович Фе- шин шул ук Казан мәктәбен бетергән, аннары Петербург академия сында укыган һәм исеме дөнья күләмендә зур дан алган атаклы худож ник ул елларда Казан мәктәбендә укыта иде Аның дөнья нгътиба- = рын җәлеп иткән картиналары үзләренең яңалыклары, үзенчәлекләре < белән, шул ук вакытта үлмәс классиклардан килгән реалистик тради- * цияләрне дә инкяр итмәүләре, аларны үстерүләре, баетулары — чын ♦ мәгънәсендә тормышчан булулары белән характерлы. а.
Бер үк вакытта Мәскәүнең дөньякүләм әһәмияткә ия булган сән- 2 гать җәүһәрләре белән тулы музейлары, галереялары Бакыйга нн * кыйммәтле җан азыгы булалар( сәнгать дөреслеген аңлауда аның өчен с мәктәп хезмәтен дә үтиләр. ф
Үтелгән катлаулы тормыш мәктәбенең дә ролен онытып булмый. у Ләкин халык белән якыннан аралашу, тормышның ачысын-төчесен s хезмәт кешеләре белән бергә тату булачак рәссамның дөньяга кара- f. шын, эстетик принципларын формалаштыруда, әлбәттә. уңай йогынты ясамый калмаганнардыр
Укып йөргән чакларында ук Бакый Урманченың тагы бер өстенлеге шунда була: ул сынлы сәнгатьнең берничә төрен үзләштерергә омтыла. Нигездә, скульптура һәм живопись буенча уку йортын уңышлы тәмамлау белән бергә, графикадан, шулай ук сынлы сәнгатьнең гамәли төрләренә караган керамика, архитектурадан да шактый мәгъ лүмат алып, Казанга кайта Алай гына да түгел, белемгә туймас Ур манчебыз, Вхутемас белән бер үк вакытта Мәскәүнең шәрыкны өй рәнү институтында укып, фарсы теле буенча аның ике курсын бетереп чыга.
Рәссамның шулай күпкырлы оста булырга омтылуын культурабызның тарихи үзенчәлегенә дә бәйләнгән дип уйлыйм Моңарчы күренгән барлы-юклы рәссамнарыбыздан аермалы буларак, үз халкының үткә нен-бүгенгесен дә, аның тарихыбызда прогрессив урын тоткан алдынгы шәхесләрен дә яхшы белүче Урманче үз язмышы турында гына уйламый, аңа, Тукай әйтмешли, «коеп куйган» рәссам булу гына җит ми, аны сынлы сәнгать дөньябызның гомуми язмышы да борчый Вхутемаста укыган чагында ук аның татар телендә «Балалар тәрбия ләүдә сынлы сәнгать» (Мәскәү, 1924) дигән китап чыгару факты үзе генә дә моңа бик ачык ишарә Минемчә ул, бу яңа һәм изге эшкә чын лап тотынган беренче кеше буларак, аңа татар сынлы сәнгатенең ни гезен салучылар миссиясе йөкләнгәнлеген үзе дә тоя
Казан художество техникумына кайтып, уку-укыту эшләре бүлеге мөдире сыйфатында эшли башлау белән ул ин элек шуны ачыклый укытучылар арасында Беньков, Тимофеев кебек зур осталар бар Төп укучылар җөмләсендә бер генә татар баласы да юк Фәкать ирекле тыңлаучылар исемлегендә генә дүрт фамилия күзгә чалына Мортаза Абдуллин, Зәки Мөхәммәтшин, Алмаев, Дәүләтшин Ирекле тыңлаучылар? Теләсәләр киләләр дәрескә, теләмәсәләр — юк Алардан имтихан да таләп ителми. Эшләренә караганда, араларында өметле пумалалар бар. Ни өчен алар төп укучылар җөмләсендә түгел?
Бакый аларның үзләрен күреп сөйләшә Барсының да аңлатмасы бер: тамак туйдырырга, өс-башыбызны карарга кирәк Квартирага да бушка кертмиләр Эшләп табарга туры килә
— Яхшы,—ди Урманче,—мин сезне төп укучылар рәтенә кер тәм,—ди. һәм имтихан урынына, һәркайсының чамасына карап, алар га конкрет заданиелар бирә — Үтмәсәгез. үзегезгә үгк
Өчесе, бирелгән заданиены үтәп, техник.мда 1 .1 <кнн болар
белән генә эш бетми бит әле. Бакый Кремльгә юнәлә. Мәгариф комиссариатында өлкән инспектор булып эшләүче Давыт Яналиев рәссамның теләк һәм ниятләрен бик яхшы аңлый һәм аңа кулыннан килгән кадәр булышырга вәгъдә итә. һәм сүзендә тора. Вакытлыча булса да. торак мәсьәләсе хәл кылына. Тик аны лаеклы кешеләр белән тутыру мәсьәләсе читенрәк рәсем мәктәбенә атап килүчеләр аз күренә.
— Табарбыз,— ди Яналиев,— борчылмагыз!..
Ул елларда Татарстанның үзеннән генә түгел, төрле чит өлкәләрдән дә бик күп татар яшьләре, укырга дип, Казанга киләләр иде. Күбесе нинди уку йортына керәселәрен дә белми. Шундыйлар белән сөйләшкәндә Яналиев һәр кайсыннан диярлек сорый:
— Рәсем ясарга яратасызмы?
һәм сынлы сәнгатькә күңеле ятканрак яшьләргә Художество техникумын тәкъдим итә. Тулырак сөйләшү өчен исә, аларны Урманче- ның үзенә җибәрә..
Без Казанга техникум әнә шундый көннәр кичергән чакта килеп төшкәнбез икән. Кабул итү имтиханнары бирергә байтак вакыт бар иде әле. Берничә көн шәһәр белән танышып йөрдек. Иң башлап атаклы Кабан күленә төштек. Прокатка бер көймә алып, су өстенә чыгып киттек. Ниятебез күлнең аргы башына кадәр барып әйләнергә иде. Ләкин аргы Кабан белән бергә Кабанны аерып торган бугаз аша салынган күпергә дә барып җитә алмадык, күл өстенә мунча пары сыман юеш томан таралды Юеш кенә түгел, ниндидер суларга биргесез авыр исле, майлы томан иде ул.
— Борылыйк, егетләр,— дидем,— исе бер дә җанга рәхәтлек бирә торган түгел.
— Миңа да ошамый бу Кабан исе,— диде Мөкаддәс.— Борылыйк.
Ләкин Дәминнең ул кадәр исе китмәде.
— Ни булган? — диде.— Әйдә, бер чыккач, аргы Кабанын да күреп кайтыйк.
— Тын алырга авыр бит.
— Ничава, ияләшербез. Нинди генә искә күнекми адәм баласы!
Әйе шул, алай бик тиз сынатырга ярамас, түзим. Түздем. Ләкин ияләштем дип әйтә алмыйм. Кабан күленнән соң без бакчалар белән танышып йөрдек. Пароходта килгән чакта ук берәүдән «Казанда ике ятажлы бакча бар» дигәнне ишеткәч, бик гаҗәпләнгән идек. Ленин бакчасын әйтүе булган икән. Аның, без уйлаганча, аслы-өсле итеп ясалган түгел, ә бер өлеше түбәндә, икенче бүлеге тау өстендә урнашкан бер бакча икәнен күргәч, аңладык—гаҗәпләнергә урын юк икән.
Болай бик матур булса да, безнең өчен артык чиста һәм тәртипле бакча иде ул. Анда күбесенчә яхшы-яхшы киенешкән әдәпле, могтәбәр кешеләр йөри, өстәвенә югарыгы өлешенә, ягъни Ленин һәйкәле янына күтәрелү өчен, кайвакыт билет алырга да кирәк була — чөнки анда кино-театр да бар. Черек күл урамы аша (хәзерге Опера һәм балет театры бинасы урынында) тагы бер бакча күрдек. Аның төньяк-көн- батыш почмагында бик мәһабәт итеп бакырдан коелган Державин һәйкәле тора, һәм татарлар аны Бакыр-бабай бакчасы дип йөриләр иде Шунда ияләшеп киттек. Казан кешеләренең әйтүенә караганда, элек бу бакчаның ишегенә «Собакам и татарам вход воспрещен» дигән язу кадакланган булган ди. Хәзер анда кичләрен яшьләр җыела: ул вакыттагы модага туры китереп, егетләр дә, кызлары да күк блуза кигән укучылар, үзләрен һәр кайда хуҗа итеп тоючы эшче яшьләр, өр-яңа гимнастеркаларын киеп чыккан хәрби курсантлар, бармак күрсәткәнгә дә сыннары катып көлүче асрау кызлар үзара бик тиз танышып китәләр, төн уртасына кадәр диярлек шунда теләгәнчә күңел ачалар иде.
Зур исәпләнмәсә дә, агач-әрәмәләргә бай, үзенә күрә тын, аулак урыннары да җитәрлек булган, саф һавалы, күңелле бакча иде ул. Ә бер кичне, күтәренке кәефемне бозып, борыныма әлеге авыр ис килеп керде. Кабан исе генә түгел, димәк, Казан исе!
Соңыннан ишетүемчә, сабын заводыннанмы, мех фабрикасыннанмы чыгып, вакыт-вакыт бөтен шәһәргә тарала торган ул ис — иске Казан исе — бәхеткә каршы елдан елга кими-азая барды. Әмма бөтенләй юкка чыкты дип әйтә алмыйм Хәтта хәзерге көндә дә, инде ярты гасырдан артык вакыт узгач та, үзен сиздерми тора-тора да, тәмам онытылып бетте дигәндә борынга килеп кереп, сикәлтәле яшьлек елларын искә төшереп куйгалый.
Билгеле, бӨргә гамьсез «гүләйт итеп» кенә йөрергә туры килмәде. Хәтта печән базарына да без, Казанның атаклы урынын күрер өчен * дип түгел, азрак түләүле ашханә эзләп бардын Дөрес, кибетләрдә, о базарларда ашау-эчү әйберләре Рестораннары турында уйлаган да * юк, гади ашханәләрдә дә өч төрле обед Иң шәбе җитмеш биш тиен ж тора, кайтышырагы — илле, иң арзанлысы — егерме биш тиенлек. Әмма безнең хәлдәге кешегә анысына акча җиткерү мөмкин түгел. Печән базарында бик арзанга ашап була, диделәр.
Киттек шунда Казан матбугатында күптән яман аты чыккан мәшһүр печән базарының нинди икәнен күрергә дә кирәк бит! Күрдек билгеле Тукай заманындагы кебек үк мөселман оясы түгел иде инде ул. Шулай да бик күп атрибутлары сакланган иде әле Минем өчен көтелмәгәне шул булды печән базары дип даны чыккан бу «толчокта» җаныңа ни кирәк — бары да бар, тик печән генә юк иде
Мәгариф комиссариатында уку йортларына кабул нтү имтиханнарын көтеп ятучы яшьләргә вакытлыча ярдәм күрсәтү чарасы бар икән, шуны белеп алдык йөгердек Кремльгә
— Яналиевка мөрәҗәгать итегез,— диделәр
Безнең кебекләр хәтсез булып чыкты Яналиевка тын алырга да ирек юк Өстәле янында утырса, өстәлен урап алабыз, коридорга чыкса — үзен.
— Ашарыбызга юк!
— Торыр урын кирәк
— Кая барыйк?
Давыт Яналнев, хәтеремдә калганча, какча гына гәүдәле, ачык чырайлы мөлаем кеше иде Аны чолгап алган йөзләп яшь-җилкенчәк арасында төрле кешеләр бар Берәүләре, үзләрен кызгандырырга теләп, ялына-ялвара Икенче берәүләр исә, ачуланып, эш хакын даулагандай, тавышларын күтәреп таптыралар Инспекторны бюрократлыкта гаепләп, янап сөйләшүчеләр дә юк түгел. Ә Яналнев берәүгә дә ачуланмый Акча сораучыларның күплегенә шатлангандай, көлеп-елмаеп кына сөйләшә.
Аеруча хәтеремдә калганы анда чынлап та бик җүн бәягә ашаталар. «Обжорный рәт» дип йөртелгән почмакта тезелеп торган кечкенә- кечкснә агач хәрчәүнәләрнең кайсына керсәң дә ун тиенгә туйганчы шулпа эчәргә, туйганчы ботка бүсәргә була иде. Ун тиен зур акча түгел. Ләкин аны да табарга кирәк бит Өйдән алып чыккан запасыбыз бетте. Кара көнгә дип, бишмәт чабуына тегелгән бер червонецым бар барын Ләкин мин аны барга санамыйм Аңа иң актык чиккә җиткән сурәттә генә кагылырга мөмкин — бер кайдан бер тиен табарга чара калмаганда гына. Ә безнең хәл андый ук түгел әле
Сорап килүчеләрнең барысын да канәгатьләндерә алгандырмы- юкмы, мәгәр безгә ярдәме тиде Безнең художество техникумына кнл-
тәнлегебезне белгәч, ул хәтта аеруча игътибар иткән кебек тоелды. Бәлки чынлап та шулай булгандыр. Урманче белән сөйләшүләренең ярдәме тигәндер, һәр кайсыбызга икешәр сум акча бирдертте.
Шуның белән без кабул итү имтиханнары көненә килеп җиттек. Имтихан дигәнебез: парталар урынына мольбертлар куеп эшләнгән махсус мастерскойга кертеп, гипстан ясалган хайван сыннарын, геометрик шәкелләр төшерергә куштылар. Хәтерем ялгыштырмаса. ирекле темага да нәрсәдер ясадык шикелле. Мине гаҗәпләндергәне шул булды — һәр рәсемне ясау өчен ике көнме, өч көнме, һәрхәлдә бик озак вакыт бирделәр. Минем аларны, бер дә ашыкмый эшләсәм дә, күп дигәндә бер сәгать эчендә тәмамлап, буш калган вакытны нишләтергә белми аптырап йөрүем хәтеремдә. Кайбер рус малайларының көннәр буе мольбертлары яныннан китмичә, һаман шул бер рәсем өстендә казынулары, хәтта бирелгән вакыт беткәндә дә эшләрен тамамлап өлгерә алмаган булулары сәер иде миңа Янәсе, шул кадәр азаплана торган булгач, нигә бу мәктәпкә кызыктылар икән алар?
Техникумга алыну белән безгә торак та табылды. Торак дигәнебез Касаткин белән Бассейннан урамнары чатындагы ике катлы таш йортның өске катында кола ялан бер бүлмә иде. Стеналары патша заманыннан бирле агартылмаган, идәннәре дә тузган булу өстенә, бернинди җиһаз заты юк иде анда: нә карават, нә урындык, нә өстәл...
Ул елларда без ерак юлга чыккан чакларда сандык яки чумадан янына мендәр, юрган кебек әйберләрне дә, кирәгү ихтималы булган кышкы киемнәребезне дә үзебез белән алып йөри идек. Әз генә дә аптырап калмадык. Сандыгыбыз булганнар — сандыкларны, капчыклы- лар — капчыкларыбызны стена буена салып куйдык та — шул турыдагы как идән ятагыбыз булды.
Стипендия мәсьәл.әсе хәл ителмәгән иде әле. Акча сорап тагы Яна- лиевка барырга әрсезлегебез җитмәде, укулар башланганчы дип, нинди дә булеа эш эзләргә керештек. Бәхетебезгә каршы, техникум бинасының үзендә үк ремонт бара иде, шунда ялланып, өченче кат чардагына носилка белән балчык ташыдык. Көннеке көнгә килеп торган акчасы ашханәдә тукланып чыгарга гына түгел, үзебезчә «фарчит» итеп, кичләрен берәр кружка сыра эчеп кайтырга да җитә иде.
Укулар башлангач, безне Касаткин урамындагы торактан техникум бинасының подвалына күчерделәр. Монда инде, үзенә күрә ятак урын нары, ягъни тимердән ясалган такта төпле тар карават яки гади топчан кебекләре дә бар, алар өстенә барлы-юклы гына постель кирәк- яраклары да җәелгән иде. Берничә табуретка белән зур гына өстәле дә булгач, тегендәге шәрә бүлмәдән соң бу торак безгә бик әйбәт булып күренде Дөрес, тәрәзәләре кечкенә һәм алар да түшәм янында гына булганлыктан, яктылык җитәрлек түгел иде анда. Ләкин түшәмендә, абажурсыз гына булса да, электр лампасы янып тора, тагы ни кирәк?
Тагынмы? Тагы җылылык кирәк булган икән. Кеннәр салкыная башлагач игътибар иттек: торагыбыз бөтенләй ягылмый торган булып чыкты Гади миче дә, пар батареялары да юк. Монысына да артык хафаланырга туры килмәде, кечкенә тимер мич кертеп куйдылар. Ягып җибәрү белән минут эчендә җылына башлый, озын булып, урта бер җиреннән кәкрәеп, тәрәзәгә барып тоташкан морҗасына кадәр кыза Тик ягулык мәсьәләсе читенрәк иде. Махсус хәзерләп куелган бернинди утын юк. Тегендә-монда аунап яткан агач-ботакларны ягып бетерүгә, ишек алдыбызның нәкъ уртасында бер люк таптык Ачып карасак — җир астына зур чан төшереп куелган икән. Төбендә — мазут. Чиләк тутырып, мич янына кертеп куябыз да, үзе генә яна алмый яткан тум- pay өстенә сибәбез. Чатырдап кабына. Мазут янып бетә, тумрау кала Тагы сибәбез. Шулай итеп, ике-өч чи тумрау әллә тагы кыш буена җиткәндер.
Бу торакта яши башлаганда без. техникумга шул көзне килгән укучылар. бер-беребез белән танышып, шактый үзләшеп беткән идек инде. Татарлар да. руслар да җитәрлек Үзара бик тату һәм шат яшәдек. Бүгенге күзлектән караганда коточкыч булып күренгән хәлләр дә кызык һәм көлке генә иде безгә Кичләрен ятарга ашыкмыйбыз, үзара кызык сүзләр сөйләшеп утырабыз Мичне өзлексез ягып тормасак та. аңа бө- * тенләй суынырга ирек бирелми пыскып яткан тумрауны мазут сибеп = гөрләтеп җибәрергә иренүче юк Иң соңга калып ятучы кеше мичне 5 ныгытып кыздырырга, аны озаккарак житәрлек ут белән дөрләтеп * ятырга тиеш Тиеш һәм ул шулай эшли дә. Тик. ничек кенә тырышма- ♦ сын, барыбер аны иртәнгә кадәр житәрлек итеп җылыта алмый. Мазут а янып бетүгә мич сүнә, бүлмә суына Рәхәтләнеп, жәелеп йоклап киткән = егетләр аяк-кулларын җыеп, бөрешә башлыйлар, йомарланып яткан * кыр куяны кебек кенә булып калалар Ләкин минут саен көчәя барган с суыктан бөрешеп кенә дә, барлы юклы юрган кебегеңне тартыбрак ябыну белән генә дә котыла алмыйсың Аркаң туңа Аякларың өши у Аның белән генә калмый, рәхимсез суык куеныңа керә. Әйтерсең, йөрә- ~ геңә үтеп, эчтән калтырата башлый Шулай да яшь йокы тиз генә бн- У решергә теләми, уянмыйсың Уянсаң да сикереп торасы килми. Менә шунда ныклыгың сынала инде Салкынга чыдар әмәле калмаган кеше, калтырана-калтырана торып, мичне ягып җибәрергә мәҗбүр була..
Иртән торуга тагы суынып өлгергән мичне яңадан тергезеп җибәрергә иренмибез инде Шаярган булып, бер-береңне барлау башлана:
— Нихәл, Барый, катмадыңмы?
— Шәп!—ди Барый Бер матур кыз керде төшемә, шуның куенында җылынып яттым
— Мөхәммәтша ни хәлдә? Исәнме?
— Үзем исән, мендәрем стенага ябышып туңган.
— Ә Комаров?
— Аңа ни булсын, чыныккан егет
— Мансур нишли, Мансур?
Мансуров юрган астыннан көлеп кенә җавап бирә:
— Тизрәк ягыгыз, юрган асты җәннәтеннән чыгар хәлем юк.
Урал ягыннан килгән бу егетнең чынлап та җылы одеалы бар иде. Рәсемгә үзлегеннән генә өйрәнгән булса да. кулы шактый шомарган, хәтта «Шәпи агай» журналында карикатураларын бастырып, гонорар тәмен татырга да өлгергән кеше Техникумга килгәч тә редакцияләр белән элемтә тоту тәҗрибәсен ташлыйсы килмәде. «Чаян»нан яки башка редакцияләрдән заказлар алып кайтып, шуларны безнең алда кара тушь белән ясап утыра
Кара тушьның нинди көчкә ия булганлыгын шунда белдем Тушь белән ясасаң, алама гына рәсем дә чем-кара булып, нәкъ ташка баскан шикелле матур булып күренә икән. Ватман кәгазенә төшерсәң бигрәк тә Карыйбыз, Мансуров рәсемнәренең дә безнең кебекләр ясаганнан арткан җирләре юк Шулай да басылып чыгалар Ә басылып чыккан рәсемне инде, минем ул көннәрдәге караш буенча фикер йөрт кәндә, бернигә яраксыз дип булмый Андый булса, басмаслар иде, яна заказлар да бирмәсләр иде
Бер көнне шулай, «Авыл яшьләре» редакциясеннән яңа заказ биреп җибәргәннәр Ә мин ул журналның чыкканын дүрт күз белән көтеп йөрим. Чөнки Такташ кулына тоттырып калдырган хикәямнең язмышы турында кызыксынган саен, «Басылыр, басылыр» дип, мине һаман өметләндереп киләләр Хәзер ул редакциядә Такташ күренми дә Ничә барсаң, Исхак Хәйруллнн дигән шагыйрь утыра Кечкенә буйлы булса да, бик җитди кеше Журналның даими секретаре шул. диләр Такташ анда, минем бәхеткә каршыдыр инде, җәйге ял айларында гына эшләп торган булса кирәк. Аны«ы ярар, Хайруллин да игътибарлы кеше
күренә. Тик журналлары бик озак-әкрен чыга. Август саны сентябрьчең азакларында гына күзгә күренде Ә хәзер әнә тышта кыш. Ноябрь азаклары житеп килә, октябрь саны һаман юк әле. Кызык, кайсы өчен .әсем ясарга заказ бирделәр икән? Нинди рәсемнәр’
‘ — Авыл уку өен ясарга куштылар, — диде Мансуров. — яхшы уку залы менә шушындый булырга тиеш диярлек булсын Журналның тышына басарга. Кайсы номергадыр, тагын бер хикәягә иллюстрация сирәк.
— Нинди хикәя?
— «Дуслар һәм дошманнар» дип атала
Күңелемә: «Әллә минем хикәяне басарга җыеналар микән?»— дигән уй килгән иде дә, «Дуслар һәм дошманнар» дигәч, эчтән генә үз-үземне мыскыл итеп, битәрләп куйдым. Синекеннән башка хикәя беткән иде ди анда. Әзерләгән, тот капчыгыңны . Лутче рәсем ясавыңны бел әнә Мансуров кебек!
Мансуровтан күрмәкче вакытлы матбугат өчен рәсем ясау белән ма- .ыгучылар күбәя башлаган иле дә, бу эшне гаепкә санаучылар табылды. Тәҗрибәлерәк укучылар Мансуров рәсемнәреннән көләләр генә, аларны наданлык үрнәге саныйлар иде
«Халтура» дигән сүзне мин башлап шул көннәрдә ишеттем. Белер- белмәс көенә, акча эшләүгә кызыгып, заказ буенча теләсә нинди рәсем ясап йөрү чын рәссам эше түгел, имеш. Халтура белән шөгыльләнү — чын сәнгатькә хыянәт Рәссам булырга теләгән кешенең үзе өчен — һәлакәт
Яхшыбаевның үз трагедиясе шунда булган икән. Бу турыда Мортазадан белдек. Моңарчы ирекле тыңлаучы булып йөрегән әлеге дүрт кешенең берсе шул — Мортаза Абдуллин булып чыкты. Стәрлетамакта безнең белән бергә укыган егет. Бер-беребезне электән белсәк тә, ул интернат малае булмаганлыктан, танышлыгыбыз дуслык дәрәҗәсенә үк барып җитмәгән иде. Баксаң, Стәрлетамактан Казандагы рәсем мәктәбенә башлап юл салучыбыз шул булган икән.
Казанда бер уку йортында очрашу безне шактый якынайтты. Тех-никумдагы хәлләр, айдагы традицияләр, тенденцияләр турында сөйләде ул безгә, күренеклерәк укучылар һәм күп кенә яңалыклар белән таныштырды. Яхшыбасв чынлап та Казанга Мортазага кадәр үк килгән булган икән. Сынлы сәнгать буенча тәҗрибәле педагоглар аның художник буларак профессиональ яктан җитлекмәгән килеш, һәвәскәр-һөнәр че хәлендә формалашканлыгын күргәннәр Үзен теләсә нинди заказны үти алырлык оста художникка санарга гадәтләнгән, өстәвенә тәхил- шәрап белән дә дуслашып өлгергән Яхшыбаевның моны аңлыйсы килмәгән. һөнәрен кабат әлифбадан башларга теләмәгән
Мортаза үзе исә, безнең уебызча, яшьтән үк сынлы сәнгатьне изге итеп таныган һәм, башка бернигә карамый, рухына тәңгәл килгән шул һөнәрне нәкъ вакытында сайлый белгән бәхетле кеше. Безнең белән оч рашканда ул төп укучылар исемлегенә күчкән, техникумның икенче курсында укый иде инде. Ләкин ул монда да.безнең белән бер торакта булмады — квартирада яшәгәндер ахрысы Бездәй аермалы буларак бай. купшы киенә, хәтта аны бизәнеп йөри дип тә әйтәләр иде. Булса да булгандыр, йөзе һәрвакыт саф матур булыр иде аның Әмма ул безгә пижон булып күренмәде. Аның шулай пөхтә йөрүе, күрәсең, сынлы сәнгатькә хөрмәт белән каравыннан, тышкы кыяфәте һәм йөреш-то- рышы белән дә үзен шул нәфис һөнәргә лаеклы тотарга тырышуыннан килгәндер Шундый булуы белән ул үз шәхесенә карата да кешеләрдә ихтирам хисе уяткандыр бәлки
Техникумны уңышлы тәмамлап чыккач, Мортаза, декорацияләр остасы буларак, Татар Дәүләт академия театрында эшләде. Театр ди гәч, тагын бер шаригыбыз — Сутюшев хәтергә килде. Бусы инде безнең
белән бергә имтихан тотып кергән, безнең белән бергә шушы салны»: подвалда кыш чыккан егет. Ип башлап исеме сәер тоелды анын ми *
— Мәэ-мүи? Кызык Каян тапканнар мондый исемне!
— Ә ул исем түгел
— Ничек инде исем түгел?
— Шундый хикмәтле сүз. 9
Чынлап та бу исемнең үзенә күрә тарихы бар икән. Мәэмүннең бе- 5 ренче абыйсы Хәсән дә. икенчесе — Хөсәен дә сабый килеш вафат < булганнар Өченче малае дөньяга килгәч, әтиләре муллага баргав Бу • улым да үлмәгәе, дип куркам, аны яшәтер өчен нишлим икән?»—дип* киңәш сораган Мулла, үзенең яшел тышлы китабын актара-актара & озак кына уйланып утыргач, әйткән «Улыңа Мәэмүн куш», — дигән =
— Ни дигән сүз соң ул? *
— Бернинди авырлыкка да. үлемгә дә бирешми торган кеше! —ди- Е Де яңа танышыбыз һәм, ап-ак тешләрен күрсәтеп, көлеп куйды Са- Л быйларча саф, гөнаһсыз егет! Шунда мин бу егетнең матурлыгын? ° игътибар иттем Матур гына түгел, ягымлы һәр сүзеннән, һәр хәрәкә- ~ теннән диярлек, аның башкаларга карата ихтирамлы, саф күңелле кс- - ше икәнлеге сизелеп тора. Андый кеше белән дус буласы, аның турында күбрәк беләсе килә. Тора-бара белдек тә.
Сутюшев Петропавловски дан килгән булып чыкты Мина яшьтәш диярлек икән. Гали исемле хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән Әти се ягыннан туган абыйсы Кәрим Сутюшев күренекле революционер булган Мәэмүн әти әнисе тәрбиясендә, ике апасы канат астында иркә ләнеп үскән Бер вакыт аны апалары театрга алып барганнар һәвәс кәрләр куйган спектакльдә апасының иптәш кызы да катнаша икән. Пьеса буенча бу кызны җәберләгәннәр күрәсең, сабый моны чынга алган, таныш апаны яклап, кычкырып җибәргән.
— Тимәгез!
Апалары аңа театрның нәрсә икәнен анлатып биргәннәр. Шуннан ук Мәэмүн театр белән кызыксынып калган Төрле катыргылардан, китеп тышларыннан сәхнә корып уйный, рәсем-декорацняләр ясый торг’н булган Җидене бетереп, Казанга җыенгач, аңа «менә шушы кешег: мөрәҗәгать итәрсең» дип, Кәрим Тннчуринның адресын биргәннәр Үзенең рәсем төшерергә яратуын һәм театрда эшлисе кнлүен әйткә" атаклы драматург, записка тоттырып, яшь Сутюшевны театрга җибәрә Ул елларда Татар театрының декораторы булып Казанның иң зур художнигы Беньков эшли иде Аңа ярдәмче кирәк булмый да. Мәэмүн художество техникумына заявление бирә Анда керә алмасам дип. бер үк вакытта театр техникумына да биреп куя
һә.м әнә ул безнең белән бер подвалда Сынлы сәнгатьне яратып, күңел биреп укый, нәкыш белән генә канәгатьләнмичә, Урманче кул астындагы керамика мастерскоенда та сабаклар алып, утызынчы елиы техникумны тәмамлый Аннары хәрби хезмәт Ниһаять, ул художнм Әсгат Мәҗит җитәкчелегендәге эшче яшьләр театрында эшли.
Заманында яңалык сөюче булып*танылган үзенчәлекле режиссер Сөләйман Вәлиен (Сульва) утыз .нгезенче елда Сутюшеөны Татар академия театрына чакырып ана «Матур туганда» спектаклен бизә' не тапшыра Художник бу җаваплы заказны илһамланып башкарып чыга Эшен яраталар һәм ана бөтенләйгә шушы театрда калырга тәкъдим итәләр Кызыктыра төшү өчен булса кирәк, «эш хакың җиде йөз илле сум булыр» дип тә өстиләр Сутюшев бу тәкъдимне үзе өчен дәрәҗә күреп, шатланып кабул итә Тнк
— Нәрсәсе тик?
— Тнк менә хезмәт хакы гына
Азсынасынмы?!— дн Сульва гаҗәпләнеп.— Мәжит театрында күпме түлиләр соң сиңа’
— Што сез!—ди Сутюшев ашыгып Хәзергә биш йөз дә җитен торыр дим. Берәр ел эшләп күрсәтим Аклый алсам, анда карарсыз.
Аңардан кычкырып көләләр генә. Ләкин Сутюшевның кеше күңелен сихерли торган тылсымлы көче шунда икәне турында уйламыйлар. Шундый табигый тыйнаклыгы белән хезмәттәшләре, иптәшләре каршында ни кадәр мәхәббәт казануы турында художник үзе дә уйламый
Сутюшев тыйнак кына түгел, таләпчән дә. Кирәк чагында, дөреслек, гаделлек өчен кырыс та була белә Ватан сугышы елларында ул, яраткан хезмәтеннән аерылып, фронтка китәргә тиеш була. Мәскәү янында аңа артдивизион тупларга боералар Ләкин бу җаваплы эш өчен аңа җибәрелгән солдатларның яртысыннан күбе артиллерияны белми торган егетләр булып чыга. Сутюшев аларны яратмыйча кире борып җибәрә. Хезмәттәш иптәшләре аның бу эшен күреп гаҗәпләнәләр
— Нишлисең син. беркатлы юләр,— диләр.— Фронтта икәнеңне оныттыңмы әллә? Сугыш вакыты! Командованиега буйсынмыйча, трибуналга эләгәсең киләме?
— Артиллерияне белмәгән кешеләрдән-дивизион төзесәм? — ди Су-тюшев.— Сугышта подводить итсәм, җинаять түгелме?
Мәсьәлә Үзәк Комитет вәкиленә барып җитә, Мәэмүннең таләбен урынлы табып, канәгатьләндерәләр...
Чынлап та егет «Мәэмүн» исемен юкка гына күтәреп йөрми икән: нл иң авыр көннәр кичергәндә, сугыш кырында партия сафына кереп, граждаһлык бурычын намус белән үтәп, коточкыч җәһәннәмнәр эченнән исән чыга. Дөрес, аягы яралана, ләкин бу аңа сөйгән театрына кайтып, тагы күп еллар буена яраткан эшен дәвам иттерергә комачаулый алмый.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның халык художнигы Мәэмүн Сутюшевның исемен ишетсәм дә, үзен очратсам да, аның салкын, караңгы подвал шартларында ап-ак тешләрен күрсәтеп, кайнар елмайган чагы күз алдыма килә.
Ә бит ул подвалның шундый самими егетләрне харап итә язып калган чаклары да булды. Әнә Мөхәммәтша! Әлеге, мендәре стенага ябышып туңган егет, Сверловскидан, балалар йортында үсеп, шунда җидееллыкны бетереп килгән малай Туберкулез белән авырый башлады.
Мәэмүн шикелле үк тыйнаклыгы, башкаларга карата ихтирамлы, I олы җанлы булуы белән күңелләрне үзенә караткан егетнең мондый аянычлы хәлгә төшүе барыбызны да тирән борчуга салды Бердән үзе кызганыч, икенчедән, мондый шартларда башкаларыбызның да шул хәлгә калу ихтималы куркыныч иде.
Шулай да. яшьлегебез юл куймагандыр күрәсең, беребез дә өмет- сезлеккә бирелмәде. Хәтта озакламый Мөхәммәтшаның хәленә кызыга башладык. Күрәбез: авызыбыздан сулар китерерлек итеп, күпереп торган калачка менә дигән ак май ягып ашый Мөхәммәтша, сөт эчә, колбаса сыптыра, күкәй... Ул көннәрдә безнең төшкә дә керми торган кадерле сыйлар. Авыруы билгеле булгач, врачлар аңа дару урынына яхшы ашамлык бирергә язганнар икән. Бөтенләй түләүсез. Биш сумлык күләмдә. Биш сум! Ә бит ул вакытта безнең айлык стипендиябез ни бары җиде сум иде.
Шулай итеп, оптимистлык янына диспансердан бирелгән махсус паек та килеп кушылгач, Мөхәммәтшабыз хәтәр чирне тәки җиңеп чыкты бит. Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казан музееның сәнгать бүлегендә эшли. Графика һәм керамика буенча халыкара күргәзмәләрдә катнашырлык әсәрләр иҗат итү белән бергә, музейларда, галереяларда тупланган сынлы сәнгать әсәрләрен. кыйммәҮ- ; ле нәкыш шедеврларын, скульптура һәм керамика җәүһәрләрен рәхимсез вакыт һөҗүменнән саклау, бозыла башлаганнарын яңарту —
элекке хәлләренә кайтару остасы булып китә. Бу катлаулы һөнәр б\ енча белемен арттыра барып. Мәскәүгә күтәрелә Дәүләт керамика музеенда эшли, графика, керамика әсәрләре белән халыкара күргәз мәләрдә катнаша Париж, Филадельфия... Даны дөньяга таралган Третьяков галлереясында, аннары Революция музеенда хезмәт итә Кыскасы Уралдан килгән чирләшкә генә татар малае Мөхәммәтша * Зариф улы Кәримов союз күләмендәге реставраторларның, консерва- = ция осталарының берсе булып үсә. <
Шул ук подвалдан күтәрелеп чыккан художник-график Шакир * Цөхәммәтжанов, Гата Юсупов, Госман Мусиннар, соңгы елларын Гос ♦ знак басмаханәсендә эшләгән художник-полиграфист Барый Дәминов. & мәктәпләрдә балаларга күп еллар рәсем дәресе укыткан педагог-рәссам = Зәкн Мөхәммәтшин кебекләр. Талант дәрәҗәләре төрле, ләкин бары * да татар сынлы сәнгать дөньясына беренче булып аяк басучылар Е җөмләсенә кергән профессионал рәсем осталары һәр кайсы үз урынында игътибарга лаек шәхес булу белән бергә, минем карамакта алар £ шул ук Бакый Урманченың әдәби портретын тулыландырырга хезмәт s итүче әһәмиятле штрихлар да. Барысы да аның шәкертләре бит Алар- s нын әле мин белмәгәннәре, ягъни, миңа болай яшьтән таныш булма ганнары күнмедер?!.
Подвалда кыш чыккан укучылар арасында башка уку йортларына үтә алмаганга гына килеп кергән кешеләр дә бар иде Андыйлар. әл бәттә, икенче елга калмады
Ә соң Мирсәяф?
Үземне бу уку йорты өчен очраклы кешеләр җөмләсенә кертә ал мыйм Начар укучы да исәпләнми идем Әдәбиятка, язу эшенә булган мәхәббәтем арага керде. Әдәбият, язучылар, журналистлар дөньясы күбрәк кызыксындырды мине Вакытлы матбугат битләрендә чыккан һәр исем минем өчен әһәмияткә лаек шәхес, андыйларның үзләрен күрү бәхет иде.
«Авыл яшьләре» редакциясендә калдырылган хикәям турында сорашкан булып, әледән-әле ГАЖУРга барам, барган саен диярлек бе рәр атаклы кешене күреп кайтам Әйе, күрешеп түгел, читтән генә күреп Кайвакыт атаклы кешенең икенче берәүгә әйткән сүзен ишетеп калырга да насыйп була
Шундыйларның, берсе Галиәсгар Камал булгандыр Редакциягә ке рүгә үк. беренче бүлмәнең уң як стена буендагы кечкенә өстәл янында утыра иде ул. Төймәләре ычкындырып җибәрелгән пинжәк эченнән шактый искергән жилеты күренеп тора Пеләшләнгән башы белән ка барып торган мыегы аны миңа бик олы кеше итеп күрсәтә Кузгалып йөрегән чакларында да олыларча акырын кыймылдый, ашыкмыйча гына сөйләшә Ләкин күз карашы үткен, бераз усал да кебек Аның берәрсе белән сөйләшкән вакытына туры килеп, тавышын ишеткән чакларым да «була. Әкрен генә сөйләшкәндә дә ишетелә торган куе, ка лын тавыш Бервакыт кемнеңдер аның белән бнк үз кешеләрчә кыч кырып исәнләшкәне хәтеремдә калган.
— Нихә-әл. Галиәсгар абзый! Бик картаймыйсыңмы әле?
— Картаюдан куркасы түгел! — дн атаклы драматург.— Карт аю монда юк. Карт аю урманда була ул!
Бу бәлки аның шул мизгелдә генә уйлап табылган үз сүзе дә бул магандыр Ләкин башлап аңардан ишеткәч, ул минем күңелемдә Га лнәсгар абзый каламбуры булып калды.
Шул ук бүлмәдә, шундый ук кечкенә өстәл янында утыручы тагын берәү тышкы кыяфәте белән игътибарны җәлеп итә иде Зур. төз-таза гәүдә Мәһабәт сакал-мыегы белән дә. үткен-кырыс күз карашлары
белән дә татардан бигрәк зур рус түрәсенә охшаган кеше. Шундый кыяфәте белән нишләп болай ишек төбендәге кечкенә өстәл янында утыра? Кем икән ул?
— Камил Мотыйгый,— диделәр.
Җиргәндә чакта ук аның граммофонда җырлаганын ишеткән идем Ниндидер бер көлке журналда: «Камил абзац шәп җырлады, нәкъ Шәләпин шикелле» дигән шаян җыр да укыганым бар иде. Ни җитте кеше түгел, димәк. Әйтәм, тавышы гади сүзләр сөйләшкән чагында за әллә кая ишетелеп, яңгырап тора Шундый күкрәк тавышы!
Ул вакытта мин Мотыйгыйның татар матбугаты тарихында шактый күренекле урын тоткан журналист, Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән якын багланышта булган эшлеклеләрнең берсе икәнлеген дә юньләп белмим әле. Тавышы бөтен илгә яңгыраган атаклы җырчы икәнен белү дә җиткән иде. Миңа бик сәер тоелды. Галиәсгар Камал! Камил Мотыйгый! Нишләп соң алар монда шундый гади бәндәләр рәтендә йөри? Берсе газета өчен игъланнар җыя, ди Икенчесе — хатлар бүлегендә, законга багълы мәсьәләләр буенча җаваплар биреп утыра?
Тагы шул ук бүлмәнең сул як почмагында, эчкә уза торган ишек катындагы өстәл янында утыручы кеше үтә үзенчәлекле тип булып күренде миңа. «Бюрократ!»’- күңелемә килгән беренче уй шул булды. Ул елларда бюрократ исеме бик еш телгә алына һәм һаман бер төрле сурәтләнә иде Көлү-елмаюның ни икәнен дә белми торган аеруча җитди, хәтта ачулы, кырыс чырай Кешегә күтәрелеп карамас. Авызыннан бер сүз тартып алалмассың. Аның беркемдә дә эше юк. Шундый эре.
«Чаян» битләрендәге рәсемнәрдә булсын, газеталарда язылган фельетоннарда булсын, нәкъ шундый кыяфәттә тасвирлана һәм совет халкының явыз дошманы сыйфатында тәнкыйть ителә торган бюрократка ошаган бер тип, баксан, редакциянең үзендә утыра? Гаҗәп? Ә ул кешенең кем икәнен белгәч, тасын да гаҗәпләнә төштем: Ганкәбүт булып чыкты. Ганкәбүтнең үрмәкүч дигән сүз икәнлеген белә идем Хәзер инде миңа бу сәер кеше бюрократка түгел, үрмәкүчкә ошаган булып күренә башлады Чынлап та, зур үрмәкүч кебек, аның бөтен җире түгәрәк. Бөкерәя биреп хәрәкәтсез генә утырган гәүдәсе шундый Чокыраебрак торган оялары белән бергә икс түгәрәк булып күренгән ике күз Ике як читеннән тирән сызыклар белән әйләндереп алынган һәм шар кырые кебек алга таба кабарыбрак торган авызы да түгәрәк. Хәзер инде ул миңа салкын җанлы бюрократ түгел, кешеләрне көлдерү өчен юри шундый кәяфәткә кергән шаян адәм булып күренә. Стәрле- тамакта чакта ук аның «Чаян»да басылган шаян язмаларын сыным катып укый торган идем. Мин генәме? Бер сәүдәгәрнең рус сүзләрен нәкъ татарча җимереп-ватып, революция көннәрендә Мәскәүдә күргәннәрен сөйләве турындагы шигырен генә кара!
Митрапул нумирында ләжим.
Чирнэ акно ми гләжим
Бервакыт шуны ман Биктаһиров сәхнәгә чыгып сөйләде. Көлеп бөтен залның эче кет
Минем өчен Ганкә’" и-нең, көлкеле әйберләр язучы буларак кына да даны җиткән иде. Тс ' бара белдем Ганкәбүт — Исмәгыйль Рәмиев- нең псевдонимы булга икән Якынрак белгән саен бу кешенең минем каршыда кадере арта 1. м мөбаләгасез әйтәм, аның йөз чәһрәсе дә матурланганнан матурлана, сөйкемлеләнә, кыланышлары да ягымлылына барды. Чын мәгънәсендә тыйнак, искиткеч хезмәт сөючән һәм кеше җанлы бу журналистның әдәби культурабыз тарихына күрсәткән хезмәтләре әйтеп бетергесез Ул төзегән «Вакытлы татар матбугаты альбомы» гына да ни тора! 1926 елда чыккан ул хезмәттә татар телендә
нәшер ителгән барлык газета-журналларнын кайчан, кайда чыгулары, аларда кемнәр катнашуы бары да бәйнә-бәйнә язылган, барынын да диярлек фотолары да бирелгән
Исемнәре таныш булган яшьрәк каләм әһелләрен күрү дә кызык иде мина Бу йортта үзләрен тулы хокуклы хужадай тоеп күкрәк кие- . pen керүче яки үтә мөһим эшкә кичегергә курыккандай, ашыгып чыгып китүче, очраган танышларына узып барышлый гына кычкырып сүз ; кушарга яратучы Сафа Борһан кебекләр. Закир Гали. Мөхәммәт Пер- < син, Гомәр Толымбайскийлар... *
Гомәр Толымбайский ул елларда матбугат битләрендә исеме еш ♦ күренә торган язучы иде «Кызыл Армиядән кайткач» дигән китабын е. укып белү өстенә, аның «Крәстиән гәзите» өстәлендә эшләп утырганын = күргәнем дә бар иде. Ә бер көнне мин аны. мунчада очратып, ерактан * ук танып алдым. Шактый озын буйлы, эре сөякле муҗик бәдәнле кеше в Ике як почмагы уелып эчкә кергән киң маңгай. Коңгырт-кара чәч һәм го шундый ук төстәге каш-күзләр Заманына хас булганча, сакал-мыек £ кырылган Бер кулына мунчала белән сабын, икенчесенә ләгән тотып. s ашыкмыйча гына юыну бүлмәсенә кереп бара *
Күзәтеп торам, мунчала-сабыннарын пар бүлмәсенә керә торган ишек янындагы буш эскәмиягә куйды да, ләгәнен тотып, кран янына юнәлде Хәзер миңа артык мыштырдарга ярамый, бәхетле эскәмиянең икенче башына бүтән кеше килеп утыруы бар Берни белмәгән булып кына мунчаламны илтеп куйдым Эләкте. Менә юынып утырабыз Киң эскәмиянең бер башында танылган язучы, икенче башында — мин, язучы булырга әле хыялланып кына йөрүче кызыл авыз Үзенә сиздерми генә тегенең бөтен хәрәкәтләрен күзәтеп утырам Иң элек башларын-түЪпләрен, бөтен гәүдәсен чылатып чыкты да. ләгән төбенә әз генә кайнар су алып, мунчаласы белән сабын күпертергә тотынды Эх, сабынының исе! Әй күпертә, әй күпертә. Ак күбек белән бөтен тазы тулды. Ташып чыга башлады һаман күпертә Исле сабын бит! Ничек жәлләми? Бай, димәк. Ниһаять, булды дигән кебек, күпертүеннән туктады да мина күтәрелеп карады.
— Нихәл, егет,— диде,—аркаларны юышабызмы?
— Давай!— дигәнемне сизми дә калдым
Менә ул, тәпи басып, икс кулы белән эскәмиягә таянды. Мин аның мунчаласын күбеккә манып, аркасын ышкырга тотындым Язучы кешене рәнҗетмәскә тырышып, иркәләп кенә юам
— Жәлләмә! Катырак бас!
Тырышыбрак ышкырга керештем Шундый киң, таза арка Шоп- шома. Алсуланып, матураеп китте. .
— Ярар, җитеп торыр,— диде Толымбайский,— рәхмәт, матур кыз гашыйк булсын үзеңә
Язучының аркасын юу бәхетенә ирешү үзе дә житкән иде инде Өстәвенә шундый матур теләк! Шулай да нәфес дигән нәрсә туя беләмени? Үземнең дә арканы ышкытасы килә бит Кайткач, иптәшләргә «Толымбайскийдап арка юдырдым» дип мактану үзе ни тора!
Сасы кер сабыны дип тормадым, мунчаламны тиз генә күпертеп алдым да, әйттем
— Минем арканы да сыдыргалап алыгыз инде Әз генә
— Нигә әз генә? Давай, күпме кирәк!
Шундый каты итеп ышкырга тотынды бу, чыда гына! Әллә әрсезләнүем өчен юри шулай үч ала инде? Әллә, минем жәлләп ышкыганны яратмыйча, менә шулай ышкырга кирәк аны дип, акылга утыртуы? Аркам суелып чыкмаса ярар иде дип. чак чыдап торам Шулай да сынатмадым. түздем
Гомәр Толымбайскнйны хәзерге яшьләрнең күбесе белми дә торгандыр Әсәрләрен табып, укып караучы булса да, аны зур каләм остасы
итеп таныр микән? Ләкин егерменче елларда әдәбият дөньясында зур фигура иде ул. Галимҗан Нигъмәти тарафыннан биш йолдызның берсе итеп танылган кеше! Юкка түгелдер: маңгайга бәреп әйтелгән агит- сүзләр пәрдәсе аша булса да, аның әсәрләрендә революциядән соңгы авыл кешесенең реалистик образлары шактый ачык күренә иде. Алда бу язучы белән якыннанрак очрашасылар бар әле.
Икенче зур вакыйга — хикәям басылу булды. Теге вакытта юкка җәберләгәнмен үземне, яшь күңел белеп сизенгән икән: Мансуров ил-люстрацияләргә алынган хикәя чынлап та минеке булган. «Авыл яшь- ләре»нең ноябрь санында басылып чыкты. Исемен үзгәрткәннәр икән. «Көннәр архивында»ны ошатмыйча, «Дуслар һәм дошманнар» дип атаганнар.
— Яхшы иткәннәр,— дип кенә куйдым.
Бу вакытларда мин «Кызыл яшьләр» редакциясе каршында оешкан язучылар түгәрәгенә йөри башлаган идем инде.
Кайчан эзләп таптым мин ул түгәрәкне, кайда? Башлап кемнәрне очраттым — белмим. Тик шунысы ачык: аның утырышлары якшәмбе саен була, мин аларны зарыгып көтеп алам. Даими урыны да юк, бер атнаны шунда — ГАЖУРда булса, икенче атнаны комклуб бинасының берәр бүлмәсендә җыелабыз. Кемнәр? Барыбыз да диярлек шул бер- ике ел арасында кулларына каләм тота башлаган яшьләр. Ләкин активлык ягыннан барыбыз да бер дәрәҗәдә үк түгел әле. Бар арада үзләрен әдәбият фронтында комиссар позасындарак тотучы көр тавышлы ТКУ егетләре. Бар, азмы-күпме шәһәр тәрбиясе күргәнгә булса кирәк, просто кыюрак булулары белән үзләрен өстенрәк хис итүче чая егетләр — Демьян Фәтхи. Габдрахман Минский, Әсгать Айдар кебекләр.. Бергә җыелган чакларда алар инде күбесенчә өлкәнрәкләр янында, «Кызыл яшьләр» редакторы Мөбәрәкшин, түгәрәк җитәкчесе Исхак Хәйруллин тирәсендә булалар, яныбызга килеп йөрүче исемлерәк язучылар белән дә бик иркен сөйләшәләр.
Исемнәре күптән матбугатка чыккан язучылардан ул чорда яшьләр арасында иң еш күренүчеләр Гадел Кутуй белән Хәйретдин Вәли булгандыр.
Кутуй исеме, ул еллардагы матбугатта күбесенчә Һади Такташ, Кави Нәҗмиләр белән бер рәттән телгә алынганга күрә, миңа күптән таныш иде. Әсәрләрен укудан да бигрәк, аның футурист булуына ымлап язылган мәкаләләр. «Чаян»да чыккан көлке рәсемнәр буенча белә идем. Кулга төшкән шигырьләрен дә, әлбәттә, укымыйм түгел, ләкин алар, үтә яңача язылганга булса кирәк — ә бәлки үтә яңача күренергә тырышып язылгангадыр? — миңа җан азыгы була алмыйлар, күңелгә хуш килмиләр иде.
Кутуйга булган мәхәббәтем аның үзен күргәч уянды. Аның һәр вакыт көләч, шат чырайлы булуы, әдәби түгәрәккә яңа гына аяк баскан яшьләр белән дә, күптәнге танышы кебек якын күреп, үз итеп сөйләшүе күңелне әсир итә иде.
Өстәвенә чибәр. Аның чибәрлеген тәфсилләү өчен, «кара кашлы, кара күзле» кебек традицион сыйфатлаулар гына җитми. Анысы шулай, кашы да, күзе дә кара. Таманча авыз-борын, маңгай, яңак, иякләре дә тигез килгән озынчарак йөз. Ләкин шәхес буларак аның үзенчәлеге күзгә бәрелеп торган терелегендә, җанлылыгында. Чын Кутуй күзләрен син аның үзеңә төбәлеп караган чагында гына күрәсең. Ул күзләрдән ниндидер үткен, кыю уйлар нуры бөркелә. Алар карый гына түгел, сөйли. Аларның каралыгын күрмисең, ни әйткәннәрен генә тоясың: «Мин бит сине үтә күрәм,— ди ул күзләр.— Нигә тартынасың? Начар уең юк бит күңелеңдә,— ди,— мин дә бит сиңа явызлык телә-
мим, нигә күңел серләреңне ачмыйсың? Көлсәм соң!.. Мыскыл итеп түгел бит, үз итеп, оялчанлыгыннан көләм »
Борын асТында калдырып кына үстерелгән кара мыек кисәге анын күз нурларын үткенәйтергә булыша, шаян иреннәре дә күзләре белән бер сүздә
— Кыюрак бул!.. *
Мондый караштан соң, атаклы доктордан сәламәтлегең турында = яхшы сүз ишеткәндәге кебек, җиңеләеп китәсең, үз шәхсеңә карата < хөрмәт хисе уяна, ышанычың арта х
Ул аның сүзгә осталыгы!.. ♦
Трибунага чыккач ачыла иде анын илһам чишмәсе Башындагы фи- а кере, теленә күчә башлау белән, тармаклана, чәчәк ата Сүзе сүзгә х шул кадәр шома ялганып бара, аны тынлап туя алмыйсың Соңыннан, * аны ишетә алмый калган берәр танышың очрап, синнән «Кутуй нн ту- Е рыда сөйләде?» дип сораса, уйлап та тормыйча аның фикерләрен әй- * теп бирә аласың. Ллар шундый ачык аңлаешлы да, хәтердә калучан да « була. 5
Әдәби түгәрәкнең төп эш формасы яшь язучыларның яна язган * әсәрләрен укып, шулар турында фикер алышудан гыйбарәт иде Га дәттә иң элек бер яки ике хикәя укыла, аннары берничә шигырь Кагыйдә буларак, аларны авторның үзеннән башка берәү дә укып килмәгән. һәркем өчен бары да яна
Тыңлаучылар арасында Кутуй бар икән, ул инде ишеткән әсәре турында фикерен әйтми калмый Мактаса, ышандырырлык итеп мактый, яманласа, ышандырырлык итен яманлый Анын фикере автор өчен дә, тыңлаучылар өчен дә иң әһәмиятлсләрдән саналгандыр Чөнки ул шигырьдәге һәр җөмләдән генә түгел, һәр сүздән диярлек, анын туры мәгънәсеннән тыш, эчке, әдәби мәгънәсен таба Күп вакытта яшь авторның үзе дә белмичә әйткән идеяларын ачып бирә
Тагы да әһәмиятлерәге, кечкенә бер шигырь турында сөйләгәндә дә күбесенчә рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләреннән мисаллар китерә Тарих өчен иске, ә синең өчен яна булган афоризмнар ишетәсең Алар турында күбрәк, тирәнрәк беләсең килә башлый. Чыганакларын эзлисең. Табасың. Кутуй телгә алган әсәрләрне табып уку теләге туа Тап каннан соң авторлары белән тулырак танышу чарасына керешәсең Димәк, сәләтле әднп-оратор яшь язучыны күбрәк укырга өнди генә тү-гел, мәҗбүр итә
Белмим, аның сөйләгәннәре, теге яки бу әсәргә биргән бәяләре ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр, һәрхәлдә бүгенге көндә әдәбиятыбызда хаклы рәвештә үз урыннарын алган, хәтта кайберләре инде халык күңелендә онытылмас эз калдырып, арабыздан китәргә дә өлгергән бнк күп язучыларга Гази Кашшаф, Фатих Кәрим. Демьян Фәтхи. Әсгать Айдар һәм Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Габдрахман Минский кебекләргә беренче адымнарында Кутуйның уңай йогынтысы аз булмагандыр
Аның тәнкыйте нәтиҗәсендә каләмнәрен ташлап, башка юл сайла ган яшьләр булса, алар да бу түләүсез остазга рәнҗеп китмәгәннәр дер дип уйлыйм Кутуй һәр яшь язучыга карата чын иптәшләрчә турысын әйтергә ярата иде
Тагын өлкәнрәк, революциянең теге ягыннан ук килгән әдәбиятчылардан яшь язучылар түгәрәгенә иң актив йөрүче кеше Хәйретдин Вәли иде Башлап мин аны шул түгәрәктә күрдем, Казанда андый кеше барлыгын да шунда белдем
Сөйләгән чагында әледән әле «Э э э » дип озак-озак паузалар ясый торган иде. Өстәвенә пеләш башлы да булгач, ул безгә бәлки үз яшеннән картрак та булып күренгәндер Шулай да һәр утырышка килә, укылган һәр әсәр турында диярлек фикерен әйтми калмый
Күбесенчә әдәби әсәрнең техника ягына туктала иде ул. Шигырьдә 6v.ua. вәзен, кафия. чәчмәдә булса —сюжет, композиция, әдәби типлар механизмы. Язган мәкаләләре дә шул характерда Шуңа булса кирәк. Кутуй аны бик яратып бетерми, аның чыгышларын тәнкыйть .!; Түгәрәктә үзләрен алдынгылар җөмләсендә хис итүче яшьләр дә аны формализмда гаеплиләр, анык һәр чыгышын диярлек бәхәскә мох- таж саныйлар иде.
Вакытында күп кенә тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр язган, әдә- < теориясе буенча китаплар да чыгарган бу кеше тарихыбызда әпәмнятле урын алырлык әсәрләр калдыра алдым ы-юкмы, гомеренең азаккы елларында әдәби җәмәгатьчелектән читләшүе аның үз гаебе ә идеме, кирәк булса, заман бабай белән бергәләп, тарихчыларыбыз ачыклар Мәгәр минем өчен шунысы бәхәссез: Хәйретдин Вәли, әдәбият укытучысы буларак та. олы башын кече итеп яшь язучылар түгәрәгендә актив катнашып йөрүе белән дә минем буын каләм ияләрен ничек язарга өйрәтүдә күп һәм кирәкле эш башкарды
Әле утызга да җитмәгән булсалар да. укучылар каршында танылып. популярлашып өлгергән һәм безнең карамакта инде өлкән буын исәпләнгән язучылардан Такташ. Нәҗми Толымбай. Галимҗан Нигъ- чәти, Гомәр Гали кебекләр яшь язучылар түгәрәгенә йөрми иде Әгәр инде берәрсе ничектер килеп чыга калса, безнең өчен ул кичә - бәйрәм. тарихи вакыйга! .
Чираттагы якшәмбе.
Комклуб бинасының бер бүлмәсендә утырабыз. Шактый кеше жы- елган. Күбесен белеп тә бетермим. Көн тәртибендә гадәттәгечә яңа «әрләрне укып тикшерү генә түгел, әдәбият алдында торган актуаль мәсьәләләр турында доклад та бар. Инде тыңлаганбыз. Фикер алышулар бара Гальгаф көлдерә Әйе. сөйли генә түгел, көлдерә.
Карсак кына буйлы, киң җилкәле бу егетнең Гали Галиев исемле икәнен лә. студент икәнен дә белми идем әле Мәгәр яшь язучылар арасында Гальгаф буларак билгеле кеше иде Хикәяләре хәтеремдә калмаган <Ил бирәннәре» дигән роман яза дип сөйлиләр иде Ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр, анысы да дөньяга күренмәде. Әсәрләре белән түг.-л. җыелышлардагы чыгышлары белән танылган иде. Анда да көлдерә белүе белән Үзе болай карап торуга гаять җитди кыяфәтле. Хәтта кырыс, ачулы чырай Ә сөйләргә керешсә, беренче сүзләреннән үк көлә башлыйсын. Күренеп тора: тыңлаучыларны көлдерүдән ул ләззәт таба. Рухы күтәрелеп, һөҗүм дәрте үсеп китә. Ләкин кырыс чыраена ник аз гына көлү-елмаю билгесе чыксын! Ә көлдерүе көлдерү Аның нинди макса? белән сөйләвен аңлау да кыен Берәр доклад буенча сүз алса, докладчыны мыскыл итә. аның һәркемгә күрелеп бетми торган физик кимчелекләрен таба, әйткән фикерләреннән көлке мәгънәләр чыгара. Берәр шигырь яки хикәя турында сөйли башласа Ла шулай. Сәяси кир-әгә сыймый торган анекдотлар сөйләп ташлау ian да тартынмый ., 'i ә н ) тиешне шул теленнән тапты да булса кирәк, бер-ике'елдан сон ул бөтенләй күренмәс булды
Ләкин ул вакытта мин аның кинаяләренә артык игътибар итмим, ачы тыңлау минем өчен клоун караган кебек кызык иде...
Менә ул, ниһаять, сөйләүдән туктады. Тыңлаучылар көлүдән тыелып та өлгермәгән иде әле.
- Кави Нәҗмигә сүз бирелә! - - диделәр
Минем өчен сенсация иде бу. Бер минем өчен генә микән? Гальгаф шунда ук онытылды. Өс киемнәрен салмый гына җыелыш .ан төрле кешеләр белән тулы бүлмә тынын калды
Ул чорда Кави Нажми минем өчен, Такташтан кала — ә балки анын белән бер дәрәҗәдә үктер әле — ин кызыклы язучы булгандыр Анын гадәти булмаган шигырьләре, көтелмәгән кызык гыйбрәтләр, шаккатыргыч чагыштырулар белән тулы хикәяләре Моңарчы мин белгән әдәби әсәрләрдә очрамаган, ләкин миңа, Җиргән малаена, аңлаешлы һәм якын булган ни русча, ни татарча сүзләр почти, пожалый бары ♦ да кызык, бары да яңа. Эх, үзен күрәсе иде. Хикәяләрендә, шигырь х ләрендә (ягъни, күп сүзләрне кәгазьгә язарга ярамый торган шарт- « ларда) шундый икән, сөйләгәндә ниндидер ул? Үзен ишетәсе иде! *
һәм менә, көтмәгәндә-уйламаганда, Кави Нәжми үзе! Янымда гына ♦ диярлек өстәл «кырында утырган икән. Торып басты Өстендә шинель, а. Фигурасы бик үк коеп куйганнардан түгел Иңбашлары төшенкерәк тә х булганга, ул жыйнаксыз солдат кебегрәк күренә Яланбаш Алгы ягы * шактый озын калдырып, под польку алынган ялгыр кара чәченең яр- с тысы, бөгәрләнеп маңгаена төшкән Моңарчы күргән рәсемнәре буен- п ча, ул минем күз алдыма матур кеше булып килә иде Дөрес, Казанга £ килгәч, анын шадра икәнлеге турында ишеткән идем инде. Ләкин бу = кадәр үк булыр дип уйланылмаган. Җиргәнчә әйтсәк, ертлач-ертлач ? шадра битле кеше икән Каш-күз коерыклары чикәгә таба кыекланып, түбәнгә тартылган Кыскасы, төскә-бигкә бик үк матүр түгел. Ләкин аны ямьсез дип әйтәсе дә килми Шундый үзенчәлекле, шундый кызык итеп яза белә торган каләм остасы әлбәттә ямьсез булырга тиеш түгел! Юк, юк! Ямьсез түгел ул. Кави Нәжми булгач, ул нәкъ менә шундый булыр! а тиештер дә.
Менә аның күзләре, мин көткән Кави Нәҗмигә хас булмаганча, нәрсәдәндер куркынган сыман, ашыгып-ашыгып, бүлмә буенча йөгереп алдылар. Менә ул авызын бер ачты, бер йомды, әйтәсе сүзен тәмлән караган кебек, иреннәрен бөрә биреп, бер-кке рәт суырып куйды Ниһаять, әйтте Нәкъ мин көткәнчә нәкъ Кави Нәжмичә, кызык итеп әйтте
— Көлә белеп көлсәң, унсигез еллык бүсер төзәлә, ди
Бөтен бүлмә шаркылдап көлеп җибәрде Шунда ук. тагы да кызыграк сүзләр ишетергә әзерләнеп, тынып калдык. Ләкин язучының бу чыгыш өчен әзерләгән көлке запасы шуның белән бетте күрәсең, ул инде ир кешегә бик үк хас булмаган нечкәрәк тавыш белән үтә эшлекле тонда дәвам итте:
— Әмма Гальгаф чыгышын шифалы көлү дип булмый, диде.— Доклад җитди иде Көн тәртибенә гаять мөһим мәсьәләләр куелган иде. Гальгаф иптәш аларны кәмиткә әйләндерде .
Ул шулай, бернинди көлү-шаярусыз, әдәбият фронтындагы көрәшләр, алда торган бурычлар турында сөйләп китте. Хәзер ул минем өчен, оригинал Кави Нәжми булудан бигрәк, кырыс комиссар иде инде
Икенче бер утырышта, үзләрен әле монда тулы хокуклы хис итеп җитмәүче минем ише тыйнаграк егетләр арасында серле пышылдаулар ишетелде «Туфан! Туфан?!*
Туфан?!
Авылда чакта анын турында берни ишеткәнем юк иде Казанга килгәч тә шигырьләрен укыганымны хәтерләмим әле Бары яшь язучылар арасында бу сәер фамилиянең ниндидер әһәмиятле яңалык төсендә телгә алынуына гына игътибар итә идем
Әйе. Туфан килгән! Яңа шигырен укыячак!
Минем әчеп кызыклы да, серле дә яңалык иде бу. Кем икән? Нинди икән?
Әнә ул, өстәл янына утырып, алдында, яткан язуы өстенә иелгән, Ике ягыннан да, арттан да аны кысып, уратып алганнар Тырышыбрак карамасаң, юньләп күрерлек тә түгел. Үрелебрәк, төркемгә җайлашыбрак карыйм Иң элек пумала башы күзгә бәрелде. Куе булып, тузы- лып торган, шактый күп өлеше маңгаена төшкән саргылт-коңгырт чәч Тузган, ләкин тәртипсез дип булмый, ничектер килешле булып, табигый булып тузган Ямьле булсын өчен, үзенчә булсын өчен, юри шулай туздырган кебек. Күргән кеше ах итәрлек: «Чәчең шундый булса икән!»— диярлек...
Башын әз генә күтәрә төшүгә, мин аның аркылыга да, буйга да җыерылган маңгаен күрдем. Эченә ниндидер тирән уйлар, фәлсәфи фикерләр яшергән кыяфәтле җитди маңгай. Каш-күзләре дә, авыз-борын нары да бер яссылыкта урнашкан һәм гадәттәгедән таррак озынча йөз Чырае? Ак дисәм юк, ниндидер, киндер төслерәк нурсыз чырай. Көне-төне баш күтәрми эшләп йончыган кеше кебек! Менә ул кемгәдер борылып елмайды һәм шул әз генә елмаю аның чыраена нур кертеп, җанландырып җибәрде. Шундый, кешегә хөрмәт белән тулы, кешелекле елмаю! Юк, буш кеше түгел бу! Күренеп тора, мие тулы, йөрәге, күңеле тулы гамь!..
Түземсезлек белән көткән минутыбыз җитте Яна язган шигырен укырга Туфанга сүз бирелде. Менә ул җайлап кына тәпи басты
Шунда гына күрдем: өстендә кара күн тужурка.
Сабыйларча саф күңелдән, беткәнче ышанып, мотлак тирән мәгънәле, кызыклы яңа сүз көтеп, чын шагыйрьнең яна әсәрен үзе укыганны тыңлау! Әдәбиятка гашыйк яшь кеше өчен шуннан да бәхетлерәк тамаша юктыр кебек...
Әнә ул үзенең «Козырь-туз» дигән шигырен укый. Үзенчә, карт эшчегә ошатып, тавышын калынайтып, тупасландырып, сөйләгән кебек итеп укырга тырыша Декламаторлык куәсе әллә ни дә түгел ахрысы һәр җөмләсен калын, күтәренке тавыш белән кычкырып башлый да, азаккы сүзләрен, чак ишетелерлек итеп, йотып куя. Әз генә игътибарсызрак булсаң, хәтта бөтенләй ишетми үткәреп җибәрүең дә мөмкин. Ләкин ишетмәгән кая! Шул кадәр бирелеп, тын калып тыңлыйбыз, пышылдап кына сөйләсә дә һич бер сүзен ычкындырасы түгелбез. Берәрсен ишетми калмыйк дип, кызык урыннарында көлергә дә куркабыз. Ә көләрлек урыннар җитәрлек ул шигырьдә. Мулла турында сөйләгәндә карт эшченең: «Прнмергә сүрә китерә», дип әйтүе үзе генә дә ни тора!
Җор зимагур Хабул сурәте тагы!
Телгә дисәң — гармун, Ә гәүдәгә — мартин торбасы!..
— Муллабзый!—ди.—
Син мактадың ннде алланы,
Вот әйт әле: алла
Козырь-тузны каплый аламы?
Еллар үтеп, әдәбият-матбугат дөньясында инде үз кеше булып, тәмам «эт каешы»на әйләнгәч, бәлки бу шигырьдән дә гаеп тапкан чакларыбыз булгандыр. Әмма ул вакытта, бигрәк тә шул чор өчен, миңа шигырьнең шуннан да шәбе булмыйдыр кебек тоела иде.
һәм шул көннән башлап, мин Туфан шигырьләрен эзләп, әле чык- маганнарын көтеп алып укый башладым. «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады» кебекләр... Укылган бер куплеты ят’ лана бара иде аларның. Атом энергиясен ачу кебек, космоска очу кебек зур яңалык иде алар миңа!
Бер миңа гынамы? Яшьләр, көтүләре белән ябырылып, Туфанга
иярә башлады. Шигырьләрен барысы да диярлек Туфанча язарга тырыша иде Казанда гына түгел. Уфада да
Ләкин иярүчеләрнең күбесе Туфан шигырьләрендәге якалыкны бары рифмада гына күрделәр бугай эпигонлыктан ары китә алмадылар Дөрес Туфан татар поэзиясенә кафия запасының чиксез бай яна чыганакларын ачты Кирәк булганда ул хәзинәдән бүгенге шагыйрьләре- ♦ без дә бик унышлы файдалана Ләкин Туфанның Туфанлыгы анын = яна рифмаларында гына түгел Хәтта поэзиябезгә заман таләп иткән 2 иң яна тема алып .килүендә генә дә түгел, аның Туфанлыгы фикер * тирәнлегендә, образлар системасының яңалыгында аларның интел ♦ лектуаль катлаулы, шуның белән бергә, халыкчан да, гади дә булуында а.
Чү! Профессионал тәнкыйтьче кебек сайрый башладым түгелме соң? s Юк. белгечлек дәгъва итмим. Тәнкыйтьче түгелмен Шигырь турында * бары үз зәвыгыма таянып кына сөйлим Беләм, Белинскнйны укыганым да хәтеремдә: әдәбият, сәнгать әсәре турында сүз барганда, үз зә- * выгыңнан гына чыгып, бу миңа ошый, бусы ошамый дип кенә хөкем w итәргә ярамый Берәүне дә хөкем итмим, суз уңаенда бары Мирсаиф буларак кына кайбер фикерләр әйтеп үтәсем килә. х
Бәләкәйдән үк яраттым шигырьне Хәзер дә яратам Күземә яки колагыма чалынганнарын читләтеп үтә алмыйм Кызганычка каршы, аларның бик күбе үзләре минем игътибар үзәгемне читләтеп үтәләр һаваларда очкан кошлар кебек Күздән югалуга аларны онытасың
Укыган яки тыңлаган вакытта күңелгә хуш килгәннәре дә аз түгелдер. Болары инде сине бөтенләй читләтеп узмый Бакчаңдагы тирәгеңә кунып сайраган сандугач кебек, нәфис авазы, нечкә моны белән җаныңны рәхәтләндерә, дөнья кайгыларыңны таратып тора Ләкин очып китү белән ул да онытыла Шулай да күңелендә кабатланмас бер эз кала, әйтеп аңлатып булмый торган ләззәтле эз Яратам андый шигырьләрне
Ә була шундый шигырьләр Яки логать мәгънәсендәгечә бөтен шигырь дә түгел, ә ниндидер поэзия әсәре эчендәге куплетлар, хәтта аерым юллар! Якын туганын яки һәр эштә сиңа теләктәш дустың кебек, сорамыйча күңел түреңә узалар алар, ми тартмаларыңны актарып йөриләр Ниһаять, сораусыз-нисез, хәтер бүлмәңә кереп урнашалар һәм китәргә дә ашыкмыйлар. Үзләренең һаман «өйдә» икәнлекләрен сиздереп, снна нәрсәгә омтылырга, нәрсәдән сакланырга кирәклекне, нәрсәгә куанырга, нәрсәгә шөкер итәргә, нәрсәгә борчылырга кирәклекне әледән-әле исеңә төшереп, уйландырып торалар
Барыннан да бигрәк әнә шулай, миеңә кергәч, фейерверк шикелле шартлап, мең мәгънә чәчә торган куплетларны, мәкаль булып китәрлек юлларны эченә алган шигырьләрне яратам
Шигырь укый башлаган чагымнан гына санасаң да ике Такташ гомереннән артык вакыт узган Тукай заманыннан. Сәгыйт Рәмиен. Дәрд- мәнд, Бабичлардан башлап, совет чоры шагыйрьләре аша, шушы көнгә кадәр сузылган заман эчендә тула белмәс хәтер сандыгына җыелган мисаллар аз түгелдер Берничәсен генә булса да. класснкларыбыздан яки кордашларым серләреннән алсам, хәзерге таләпчән һәм күпне дәгъва итүче укучы дөрес аңламас дип куркам. Үзең карт булганга, яшь чагында укылганга алар сиңа шулай тоела, диярләр кебек Авторлары узеңә якын кеше булганга шулайдыр, диючеләр дә табылуы мөмкин Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм андый шигырьләрнең авторы кем булуы һәм аларның кайчан язылуы бу очракта минем өчен әһәмиятсез. Соңгы елларда, инде пенсиягә чыккач укылган, авторлары миңа бөтенләй таныш булмаган шигырьләр арасында да очрый карт хәтерне уятып җибәрә торган юллар
Мәсәлән
Хиросима.
Син үткәне микән.
Киләчәге микән дөньяның?
Хиросима фажнгасы турында дистәләрчә шигырьләр укыганым бар. Берсе дә хәтердә калмаган. Ә бу юллар менә хәтердә. Чынлап та. Хиросиманы ничек тә дөньяның үткәне хәлендә калдырасы иде. киләчәгебез булмасын иде ул! Моның өчен мин нишли алам? Илебез нишли ала? Кешелек нишли ала? Җавап эзләргә, уйланырга мәжбүрмен.
Яки
Снн үзенчә яшәмисен икән, Яшәмисен, димәк, кешечә!
Яки:
Җир казуны авыр эш диләр. Казый алмау авыр, минемчә.
Яки
Ургып торган каннар чишмәләр дә Корый икән, суын эчмәсәң.
Яки.
Исемсез килдек дөньяга,
Исем алып китәргә
Яки:
Чәнчелеп китсен
Булыйк без табигать яклы Гомер бакый булган адәм Эреле-ваклы...
Ни өчен хәтердә калган бу юллар? Шәрехләп торуның кирәге юк. Җавапны, аңлаган кешегә, алар үзләре бирә.
Шунысы кызганыч, мондый, хәтердә калып, уйда тармакланып күңелдә чәчәк ата. гамәлендә орлык бирә торган юллар еш очрамый...
Тукта, тагы читкә киттем бугай? Читкә түгел, алга йөгердем. Соңрак әйтәсе фикерләрне әйтергә ашыгам. Хәерлегә булсын. Туфан гаепледер ахрысы, уй-тойгыларымны әнә кайларга алып китте. Ә бит аны беренче күрүем турында гына язмакчы идем.
Әйе, биредә мин Казанга килгәч беренче очраган кайбер язучылар, беренче күрүдә аларның, шәхес буларак, миндә нинди тәэсир калдырулары турында гына яздым Тора-бара. активлаша башлагач, түгәрәк утырышларында укыган хикәяләрем турында әзме-күпме мактау сүзләре дә ишетеп, кыюлана, хәтта әрсезләнә төшкәч, тагы берничә елдан моңарчы табынып килгән әдипләрем белән бер хокукта аралаша башлагач. аларга карата тәнкыйть сүзләре әйткән чагым да, урынлы-урын- сыз тупаслык күрсәтү кебек гөнаһларым да булыр. Әйе. алда, яңа әдәбиятка юл ярганда очраган хәтәр чоюырлар, четерекле урманнар үтәсе, кайчандыр'үзем хөрмәт иткән каләм ияләре белән дә «сугышасы»лар, алар белән бергә адашасылар. ялгышасылар. хур буласылар, шундый юллар белән булса да. азмы-күпме җиңүгә ирешәселәр бар әле. Алары алда, ә хәзергә...
Ә хәзергә мин, берәү тарафыннан да чакырылмаган кунак сыйфа- | тында, яшьләр матбугаты каршында яшәп килгән әдәбият түгәрәге уты-
рышларына килеп, каләм ияләренең яшен-картын, чынын-ялганын. ях- шысын-яманын аермыйча, беркатлы сабыйларча күзәтеп, ишеткән бер шигырьгә колак салып, кирәген кирәкмәгәнен күңелемә алып, хәтер сан дыгына җыя баручы, шул ук вакытта, өзлексез *кычытып> торганга чыдый алмыйча, әледән-әле кечкенә-кечкенә хикәяләр дә яза торучы һәвәскәр генә. Төп эшем — художество техникумында уку ♦
Рәсем сәнгатенә өйрәнү, мин элегрәк уйлаганча, өзлексез сурәт тө- х шсреп утырудан гына гыйбарәт булып чыкмады Дөрес рәсе , күп урын бирелә иде
Натюрморттан башладык Ягъни остазыбыз өстәлгә кунган җан ♦ әйберләрне — геометрик шәкелләрне, көнкүрештә кулланыла торган ь төрле коралларны, гипстан әвәләнгән жиләк-жимеш яки хайван сын- z нарын — кәгазьгә төшерергә өйрәнәбез.
Натурадан алу — ниндидер журналда басылып чыккан әзер рәсемне э күчереп ясау гына түгел, монда инде синең күз алдындагы әйбер- ® ләрне ни дәрәжәдә дөрес күрүең, алар арасындагы аерманы. J хәтта бер үк әйбердәге төрле почмак яки кабыргаларын, калкулык-ба- £ тынкылыклариың бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә булуын дөрес чама- у лый алуың, аның өстенә күзләрең дөрес күргәнне бозмыйча кәгазьгә •• шерә белүең хәл кыла Бер атна үтәр-үтмәстән аңлап аллым теге ва кыттагы сынау дәресләрендә мин бер сәгатьтә эшләп бстерг >н рә. < м өстендә ике-өч көн буе казынып та. эшнең азагына җитә алмый азап ланучы сүзсез егетләр (егетләр генә түгел, кызлар да) рәсем •. .»нгат< йен нәрсә икәнен монда килгәнче үк аңлап өлгергән, ягъни арабыздагы иң өметле кешеләр булган икән
Озакламый үземә дә бер натюрмортка бер атна вакыт аз тоела башлады. Натураны дөрес күрә белү бер хәл. Күргәнеңне бозмыйча кәгазьгә күчерә белү - бөтенләй икенче эш Җыр кебек Яна көйне яра тын тыңлыйсың, күңелеңнән инде аны МЙли Ә С .................................................................................. J кычкырып
җырлый башласаң — бөтенләй икенче, син теләмәгән авазлар килеп чыга, Яки сандугачны син тыңлап кара да, үзең сандугач булып ■ айран кара!.. Натурадан рәсем төшергәндә дә шулай Күрәсең бер рәвеш Сызасың — бөтенләй икенче килеп чыга Бозасың, тагын сызасын тагын...
Ниһаять, инде булды бугай дисен Остазын килә дә (остазын кем диген? Кайвакытта ул атаклы художник академик Беньков үзе б\ла) дәшмичә генә бер өстәлдәге натюрмортка, бер син ясаган р.зсем, - карап ала. Дәшмичә генә яки үзалдына нидер мыгырдагандай игеп, синен сы зыкларыңны барга да санамыйча алар өстеннән үз күреме белән бөт • ләй син көтмәгән юнәлештә яңа сызыклар сызып китә Күп г» түгел - бер сызык сала, күпкә китсә ике. Ләкин шул бер яки ике сызык < и нең натюрмортыңны яцадан үзгәртеп ясарга нигез булып кила Тагы бозарга тотынасың. Ярый әле, күмер белән төшерәбез
Күмер!
Беренче ишетүгә мина бу с Н р ГОелган и ь К\мер бе 1ӘН рә ■■ М рүне мин койма такталарын яки мич (гена зарын пычратып Йөрүче тый наксыз бала чага һөнәре дип кенә белә идем Баксаң күр. әң, Ка зан чаклы Казанның бөтен Россиягә дан тоткан махсус рәсем мәктәбендә Беньков кебек, Тимофеев кебек атаклы художниклар үзләренең шәкерт ләрен күмер белән рәсем ясарга өйрәтеп яталар
Карандаш калынлык кына өянке чыбыкларыннан махсус яндырып алынган йомшак күмер оста рәссам кулына туры килсә, бер ягы юрн кытыршы итеп эшләнгән слоновый кәгазь өстендә могҗизалар ту зыра ала икән.
Рәссам өчен, аеруча безнең кебек өйрәнчекләр өчен, уңай ягы ялгыш сызылган очракта аны. күмерне, ак күмәч йомшагы белән бик ансат сөртеп алып була Күмер белдн ясалган рәсемнең үзенә генә х.ч өстс-н
леге тагы шунда: анда ярым тоннарны, төрле куелыктагы күләгәләрне бик әйбәт, йомшак итеп бирергә мөмкин — Озакка барамы соң ул күмер белән ясалган рәсем? Бик тиз очып бетмиме? Тузан кунса-нитсә, аны сөртеп тә булмый торгандыр? — Беренче мәлдә минем үземә дә килде бу сорау. Андый куркыныч юк икән. Өстенә махсус сыекча бөр кесәң, күмер белән эшләнгән рәсем дә ныгый һәм озак саклана.
Рәсем остасы булу өчен натураны дөрес күчереп ала белү генә җитми. Әйберләрнең, бигрәк тә жан ияләренең, аеруча кешеләрнең тышкы күренешләрен генә түгел, эчке механизмнарын яхшы белү мәҗбүри.
Кеше! һәр сәнгать әсәренең төп объектларыннан берсе, иң зурысы һәм әһәмиятлесе Аны төрле хәрәкәттә чагында натурадан карап дөрес төшерә белү дә зур осталык сорый. Ләкин художник буласы кешегә, үз хыялында туган дөньяны, үз фаразында яралган образларны үзе теләгән хәрәкәтләрдә иҗат итәргә ниятләгән рәссамга ул гына җитми. Кешегә хас нечкә кыланышларны, чырай үзгәрешләрен, вакыты белән гадәттән тыш рәвеш ала торган кискен хәрәкәтләрне, сәнгать әсәре таләп иткәнчә, чынбарлыкта булганыннан арттыра төшеп, эффектлырак итеп бирергә батырчылык итү. бер үк вакытта табигый дөреслеккә дә турылыклы булып кала белү өчен рәссамга кешенең анатомиясен яхшы белү кирәк.
Техникумның уку программасында пластик анатомия дәресенә дә күп урын бирелә иде. Кеше организмындагы санап бетергесез дәрәҗәдә күп булган мускулларның латинча исемнәрен хәтердә калдыру өчен, өстәвенә башка уку йортларында укучы танышларыбыз белән очрашкан чакларда белемле булып купшырак күренергә тырышудан да булса кирәк, без үзара сөйләшкән чакларда да, бицепс-трицепс, мускулис- сирратус, мускулис-пекторалис, стерно-клейдо-мостейдеус кебек «серле» сүзләрне кыстырып сөйләргә яратабыз. Укытучыларыбыз безне һәр- кайда, һәркайчан һәр күргән кешенең хәрәкәтләренә, йөз-чырай үзгәрешләренә игътибар итә йөрергә киңәш бирәләр, кешенең киемен түгел, кием үтәли аның тән төзелешен, фигура үзенчәлекләрен күрә белергә өйрәтәләр. Аларның бу киңәшләре безгә, аеруча ир-ат затына бик ошый, һәм без. аларны һәр вакытта, һәр очракта хәтердә тота алма- сак та, кыз кыркын күргән чакларда онытмыйбыз, күңелебезгә аеруча хуш килгәннәрен күзебез белән «чишендереп» карарга иренмибез
Ләкин мондый күңелле занятиеләрнең зачет биргән чакларда әллә ни файдасы тими, безгә барыбер бик күңелсез телдә язылган дәреслекләр, тиресе туналган кеше сурәтләре, тешләрен ыржайтып көлеп торган скелетлар өстендә казынырга туры килә иде
Бер дәрестә бездән анатомия укытучыбыз каршыбызда елмаеп торган скелетның кемнеке булуын чамалавыбызны сорады Скелетка карап. аның исән чагында кем булганлыгын ничек беләсең? Хәтта ирме- хатынмы икәнен дә билгели алмыйбыз Картмы-яшьме булганлыгын да әйтү кыен. Тик ыржаеп торган тешләре бары да исән булуына карап кына, бик үк карт кешенеке булмаска тиеш, дип әйтә алдык.
Укытучыбыз шуңа да канәгать булды:
— Дөрес чамалыйсыз—диде. Калганын үзе аныклап бирде.—Бу— хатын-кыз скелеты,— диде.— Үлгән вакытта унсигез яшендә булган
Тәҗрибәле карт укытучы (илледән узган кеше ул елларда безнеи өчен карт иде) дөресен әйткәндерме, .күпчелеге егетләрдән яки малай лардан гыйбарәт булган укучыларының игътибарын ныграк җәлеп итү өчен әз генә ялганлагандырмы, анысын белмәдек Дөресен әйткән булса да гаҗәп түгел Хәзер бит инде бездә кем икәне билгеле булмаган килеш скелетка калган мәетләрнең баш сөякләренә карап, фотога тиң портретларын ясау күптән гамәлгә кергән эш.
Ялганлаган булса, да, укытучыбыз максатына ирешкән: менә бит,
төрле вакытта күрергә туры килгән дистәләрчә скелетларның барын да онытканмын, ә бу «унсигез яшьлек кыз» скелеты һаман хәтердә.
Живопись.
Сынлы сәнгатебез әүвәле гомумән бик түбән баскычта торганлыктан, бу сүзнең татарчасы бездә тумаган. Хәтта аны тәрҗемә итү өчен шундый аз хәреф белән күп мәгънә аңлата торган сүз табу да читен. ♦ Бакый ага Урманче аны «нәкыш» дип ала алуын да. ләкин, минемчә, х татар укучысы аны дөрес аңласын өчен, янына җәяләр эчендә русчасын * да язып куймыйча, барыбер тынычланып булмый Сынлы сәнгатькә 5 кагылышлы башка бик күп терминнарга карата да хәлебез шундый ф
Живопись — тормышны, табигатьне төсләр, буяулар ярдәмендә гәү- _ дәләндерү. Бу инде сынлы сәнгатьнең тагын да нечкәрәк, тагын да кат- = лаулырак төре Монда да уңышны, әлбәттә, художник күзе, художник ? хисләре, аның төсләрне, буяуларны үз пумаласына буйсындыра белү п куәтенә ия булуы хәл итә Ләкин чын художник бу өлкәдә фәнгә нигез- с ләнгән җитди белем белән корал'ланмаса теләгенә ирешә алмый Буяу- 3 лар исә, үзләре бер дөнья Үзеңә кирәкле төсне табар өчен нинди буяу- 7 ларны бер-берсенә кушарга яраганын яки ярамаганын белү — элемен- Z тар закон. Моның өчен художник аларның химик составын, ф из их үзен чәлекләрен белергә тиеш Әзер буяулар белән генә эш итсәң, язган минутларда бер төсле булган буявың азмы-күпме вакыт үтү белән икенче төскә керергә мөмкин Борынгы заманнарда иҗат иткән чын худож-никлар буяуны үзләре ясый, ясый гына түгел, кәшеф итә торган булган. Мең еллар буенча төсен һәм сафлыгын җуймый сакланган буяулар арасында шушы көнгә кадәр рецептлары билгеле булмаган серле буяулар бар. Буяудан буяуны аера белергә генә түгел, чын художник аны кирәк булганда үзе ясый белергә тиеш Технология живописи дәресендә безне буяу ясарга өйрәтәләр иде Әзер рецептлар белән булса да. буяу ясау үзе бер мавыктыргач эш. Әйтик, синең алдында ике пробирка Карап торуга икесенә дә саф чиста су салынган. Ә химик составлары төрле. Икесе дә бер үк су булып күренгән ике сыекчаны бергә кушсаң, ул шунда ук үзеннән-үзе кып-кызыл төскә керә Мондый минутларда инде син үзеңне Әбүгалисина кебек хис итәсең
Техникумның үзенә генә хас булган бу дәресләре бары да минем өчен яңа, бары да мавыктыргыч иде Шуны аңладым кайчандыр иптәшләрем арасында рәсемгә осталыгым белән дан алган малай исәпләнсәм дә, бу техникумга килгәнче рәсем сәнгатенең нәрсә икәнен белмәгәнмен, аның шундый катлаулы фәннәр, техник белемнәр белән дә бәйле һөнәр икәнлеге турында хәбәрем булмаган
Живописьтан дәрес ала башлаган көннәрдә хәтта көлкегә калган чакларым булды Майлы буяуны бик кысып тота идем. Аны палитрама азлап-азлап кына сыгам, натюрмортымның иң кирәк урыннарына да мөмкин кадәр юка итеп сылыйм Башкаларга карыйм, бер дә жәлләп тормыйлар Тәҗрибәлерәк шәһәр егетләре аеруча юмарт кылана Бал чык белән абзар читәне сылыйлармыни? Белеп кыланамы соң болар? Әллә акчаларын кая куярга белмәүче бай балаларымы? Ышанмыйча, югарырак курсларда укучыларның ничек эшләүләренә күз салам Анда да шул хәл. Киндер өстенә салган буяуларын пумала белән ышкып- җәеп тә тормыйлар Кайберләре хәтта пумала да кулланмый, масти хины белән генә чәпи , Түзмәдем, сорадым берсеннән
— Ник буяуны бу кадәр әрәм итәсез?
Смирнов иде бугай, башта, бу нинди мәгънәсез сорау дигән сыман, беравык гаҗәпләнеп миңа карап торды Аннары, кем икәнемне чамалап алды ахрысы, гадәтенчә ачы гына тамак тавышы белән кычкырып көлеп җибәрде;
— Буяу кызгансаң, гомерендә художник була алмассың, мужик!
. Шул «мужиклыгым» чыгып бетмәү аркасында адәм хуры була
язуым турындагы бер вакыйга гомергә онытылмаслык булып хәтердә калган Әлеге салкын подвалда торган чак иде. Бер малайның ун сум акчасы югалды.
— Кем урлаган?
Тентү башланды. Ә минем бишмәт чабуында, кара көнгә дип, Кара- малыда чакта ук тегеп куелган червонец ята Тентегән вакытта китереп чыгарсалар, үземнеке дип. ничек исбат итәрсең Әйтергә дә соң, барыбер ышанмаячаклар, тентү башланган. Хәзер инде минем, ничә айлар буе саклап килгән яшерен байлыгымны югалтудан бигрәк, нахакка карак исеме алып, хурлыкка калу ихтималы куркыта. Нишләргә? Минем өчен ерып чыккысыз кара кайгы иде бу. Аптырагач, нәзер әйттем, исән-сау котылсам, ул акчага Мөкаддәс белән Барыйны сыйлар идем...
Уф! Ниһаять, сират күперен кичтем бугай. Миңа карата шик тотучылар юк иде. артык нечкәләп тентеп тә тормадылар. Котылдым дияр идем, шунда ук икенче кайгы менде әйткән нәзеремне ничек гамәлгә ашырырга? Урлаган акча табылмаса, Ә мин тик торганнан юмартланып китсәм,’бу хәл үзе иптәшләрдә шик уятмасмы? Ничек котылырга бу яшерен чирдән?
Өч көн буена ашым — аш, йокым йокы булмады. Ниләр генә кичмәгәндер күңелемнән? Теге акчасын югалткан ачык авызны тиргәп эшен китердем Кеше башына хәсрәт өчен туган нәрсә! Җыя белгәч, әнә минекен, урлау түгел, тентеп тә таба алмадылар...
Бер уңайдан шунда үземә дә эләкте: «мужик» дип белеп әйтәләр сине, хосусый милекче калдыгы! Үзеңнән-үзең шул кадәр яшермәсәң! Шушындый торакка эләгеп тә! Инде стипендия ала башлагач та! Күптән расходка җибәргән булсаң бит’.. Әнә. Мөхәммәтша кебек, ак май ашасаң! Кеше шикелле күбрәк буяу алган булсаң! Шәһәр малайларыныкы төсле этюдник булдырсаң! Мастихиның да юк бит, адәм актыгы!.
Белмим, ни белән беткән булыр иде бу «кара көн», бәхеткә каршы, югалган акча табылып өлгерде Беркем дә урламаган, югалтучы имгәк үзе гаепле булып чыкты Акчасы табылганга үзе ни дәрәҗәдә куана алгандыр (тынычлыкны бозган өчен аңа ачы-ачы әрләү сүзләрен аз ишеттермәделәр), әмма минем өчен шатлык өстенә шатлык: акчам янга калды, аннан да бигрәк вөҗданым тынычланды. Якташ дусларымның да бәхете бар икән, җитмеш биш тиенлек обедның тәме нинди икәнен белдек. Сырасын әйтеп тә тормыйм Этюдник алып җибәрдем, симез-симез тюбиклы буяулар, модага кергән чагы булганга, шотландка күлмәк!.
Подвал чорында минем өчен тагын бер зур вакыйга булган икән. Ул турыда бөтенләй оныткан идем. Мәрьям ананың иске кәгазьләре арасында ничектер бер хатым сакланып калган, шул искә төшерде. 1927 нче елның егерме бишенче мартында язылган шул хатның берничә юлын үзгәртүсез күчереп кенә алам:
«Мәрьям!
Исән-сау гына торасыңмы соң әле? Мин үзем сау гына инде хәзергә. Менә беренче апрельдә диспансерга барам Шуннан соң сәламәтлегемнең ничеклеге турында полный иттереп язармын. Хәзергә зур хәбәрләрдән шул бар: 23 нче мартта синнән посылка алдым Көтә-көтә тәмам саргайган идем, бик әйбәт булып калды Юрганың әйбәт икән, сатарга кызганыч, оҗмахта йоклаган кебек йокладым Простыняны да яраттым. Тик хәзергә файдаланмыйм әле. на всякий случай дип. кәр- зингә салып куйдым. Тастымалың да шәп булды. Гомумән ярады инде. рәхмәт. Җитмәсә, чалбар турында да өмит нервларын калтыратып куйдың, тик алдама инде. Тизрәк акчаңны җибәр Җибәргәндә хат та җибәр, ләкин хатыңда болай диген- «менә, чалбарыңны саттым да акчасын жибәрәм. чалбар сатып алырсың, чалбар көйгә җибәрсәм акча күп китә» диген вә башка шундый бөтенләй ярдәм итүгә ерак булган
сүзләр белән тутыр, ягъни чит кешеләрчәрәк яз, Юкса монда аны-моны белмиләр, тоталар да отвод бирә башлыйлар. Алла сакласын, стипендияңнән колак кактырырлар .»
Бу юлларны шәрехләп торуның кирәге юктыр дип беләм Ягылмаган подвал кышы бөтенләй эзсез үтмәгән икән, диспансер ш>ны күрсәтте туберкулез ук булмаса да, үпкәләргә саф һава, канны күбәйтергә * сөт-катык кирәк диделәр Өстәвенә ул чакта туган якларны сагыну 5 хисе дә яшьрәк, үткенрәк иде күрәсең әле, беренче курс өчен имтихан- < нарны биреп, икенчегә күчкәч, Ж.иргәнгә кайтып килергә булдым *
Ләкин бер ел диярлек читтә йөреп, Казан чаклы Казан каласында ♦ булып, авылдан киткәндәге киемнәрем белән генә кайтып керәсе килми в. иде. Яңалык дип әйтерлек бердәнбер шотландка күлмәгем бар Алмаш- = сыз кигәч, ул да искереп өлгергән Берәр ай эшләп алсам, шәт Устье- * да грузчик булыпмы анда, урам төзелешендәме с
Бәхет ишеге көтмәгән җирдән ачылып китте. Рәсем ясап та, хикәя а язып та редакция тирәсендә йөри торгач. «Авыл яшьләре» журналында u «Дуслар һәм дошманнарэдан соң тагы ике хикәям басылып өлгергән t иде «Сәйфулла», «Әби васыяте» (икесе дә үз иллюстрацияләрем бе- у лән). Соңгысы яшь язучыларның да, редакция кешеләренең дә игътибарын җәлеп итте мине өметле каләмнәр җөмләсенә кертә башладылар. Аеруча Исхак Хәйруллннга ошаган иле ул хикәя. Ikp баруымда әйтә бу миңа
— Мин курортка китәм,—ди Давай минем урынга калып тор әле, егет. Бер айга гына
Минем өчен дан иде бу тәкъдим Әле кайчан гына шул урында Так таш утыра иде бит! Бөтен тәнемә ут капкандай булды, куанудан да, куркудан да
— Булдыра алырмын микән?
— Булдырасың, диде Хәйруллин — Булдыра алмастай булсаң, әйтеп тә тормас идем
Бер ай редакция секретаре урынында эшләү мине ул вакыттагы әдәбият, матбугат дөньясына якынайтуга зур этәргеч булды Үзем кебек яшь язучылар каршында дәрәҗәмне күтәрде Редакциягә әледән әле кереп-чыгып йөрүчеләр арасында Демьян Фәтхи. Габдрачман Мин ский, Әсгать Айдар. Сәгыйть Агиш сш булалар, өлкәнрәкләрдән Кутуй көн саен диярлек хәлемне белеп чыга, туры килгәндә Такташ, Кави Нәҗмиләр дә сәлам биреп үтә иде
Дәрәҗәсеннән дә бигрәк, хезмәт хакы ярап куйды Житмеш сум ул еллар өчен шактый зур сумма иде
Кесәгә акча керү миңа бераз шөһрәтләтә төшәргә дә ярдәм итте бугай. Шундый бер деталь истә калган, кызык өчен генә булса да язарга ярый торгандыр дип белом
Техникум ишегалдындагы кечкенә өйдә нрле-хатынлы дворниклар тора иде Аларның балалыктан аерылып җитмәгән, шулай да безнең кебекләрнең күзе төшәрлек формага кергән нәфис кенә кызлары бар иде Очраганда шаяртырга, аның күңеленә хуш килерлек берәр уен сүз кушарга, җае чыкса ачуын китермәслек кенә итеп, кагылып үтәр гә дә ярата идек Кесәгә акча кергәндәй булгач, шул сөйкемле кызны сыйлыйсым килеп китте Беркөнне кәнфит тоттырдым үзенә Рәхмәт әйтеп аллы
- Кәнфитне яратасыңмы сип. Верочка?
— Мин пирожный яратам, ди бу t
«Пирожный» турында моңарчы ишеткәнем булса да аның нәрсә икәнен белми йөргәнмен икән Мин аны. аталуына карап, пнрожкнның бер сыйфатында күз алдыма китерә идем Ягъни ит бөккәнеме анда, кәбестәнекеме Нәрсә булса да тамак түйдыра торган ризык «Мин
пирожный яратам» дигәч, ач йөри күрәсең бу мескен дип, кыз баланы күңелемнән генә кызганып куйдым. Моны, әлбәттә, үзенә сиздермәдем
— Пирожный?—дигән булдым —Ярар, учтем!
Икенче көнне редакция буфетыннан ике данә ит бөккәне алып кайтып тәкъдим иткәч, кызымның күзләре шар булды.
— Вы что,— ди миңа,— мине ач дип беләсезме әллә?
Аптырый калдым.
— Үзең бит, пирожный яратам дидең!
— Пирожный булса бер хәл иде.
— Бу сиңа пирожный түгел мени?
Сыны катты.
— Пирожный шундый була мени?
— Нинди була соң?
— Әйдә күрсәтәм.
Якындагы урам чатында калач, клиндер һәм төрле тәмле-томлы әйберләр сата торган ларек бар иде. Шунда алып килде Верочка.
— Әнә!
Шунда белдем пирожныйның нәрсә нкәнен. Моңарчы күземә чалынган булса да. минем кебекләрнең көче житмәслек кыйммәтле ризыкка санап, андый әйберләр яныннан бөтенләй игътибарсыз үтә идем, һәм чынлап та бик үк арзанлы сый булмаган икән ул. Ипинең кадагы ике тиен торганда, пирожныйга ун тиен алдылар. Кыйбат булуына карамастан. үземнең дә ашап карыйсым килгән иде дә, кыз кеше алдында жөрьәт итмәдем: мондый нәфис нигъмәт бәлки ир кешегә килешми торгандыр, белмәссең?
Шулай да соңыннан, таныш-белеш күрмәгәндә генә булса да мин аны ашап карамыйча булдыра алмадым. Ә ашап карагач Кесәм рөхсәт иткән саен үземне пирожный белән сыйлаудан тыела алмый башладым. Шушы көнгә кадәр яратам тәмле пирожныйны, яхшы тортларны. Тик хәзер инде, аларда холестерин күп дип, өстәвенә симертә дип, медицина кушмаганга күрә генә тыелыбрак ашарга туры килә...
Билгеле, бер ай эшләп алган хезмәт хакын сыйлануларга гына тотып бетермәдем Өс-башымны ярыйсы гына рәтләп, жиңгиләргә әз-мәз бүләкләр дә алып, тыныч күңел белән туган авылыма кайтып киттем.
ҖиргәндЬ әле мине берәү дә язучы дип уйламый, тик рәсем мәктәбендә укуымны гына беләләр иде. Агай-эне, дус-иш, чын художник сыйфатында каршы алды.
— Давай минем портретны яса! — дип бәйләнә башладылар.
Теләсә кемне үзенә охшатып рәсемгә ясау! Бик ансат күрәләр. Дөрес. була шундый кешеләр, һәркемне, карау белән танырлык итеп, охшатып ясый беләләр. Андый портретларның күбесенчә сәнгать әсәре буларак әйтерлек кыйммәте булмый. Шулай да андый һөнәр ияләренә кызыгып карый идем. Чөнки үзем һәрвакытта да охшатып ясый алмыйм. Аерым очракларда (анда да йөз сызыклары артык күзгә бәрелеп торган үзенчәлекле, дөресрәге—ямьсез чырайлы кешеләрне ясаганда) уңышка ирешкән чакларым булса да, күп вакытта эшем барып чыкмый, бигрәк тә матур йөзле кешеләрне охшату кыен иде. Монда үзенә күрә бер закончалык та бар күрәсең әдәби әсәр язганда да бит, күбесенчә уңай образларга караганда кире образларны ижат итү ансатрак бирелә, уңышлырак та чыга 4
Авылдашларым каршында дәрәжәмне төшермәс өчен, берәүнең дә портретын ясап азапланмаска булдым.
— Юкны сөйләмә сәнә. Казан чаклы Казанда, махсус сурәт төшерү школасында кыш буе укып,, нәрсәгә генә өйрәндең соң?
— Табигать күренешләрен ясарга була: әрәмәләрне, су буйларын Өйләрне... беткән мени?
һәм чынлап та этюдлар ясый башладым. Гади өчаяк принцибында мольберт әтмәләп алдым. Иске-москы әрҗәдән калган фанера кисәкләре җыйдым. Иңдә этюдник. Агыйдел буена чыгам да күңелемә хуш кил- гән берәр күренешне сайлап алып, буярга тотынам Матур гына чыга- * лар. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр арасыннан яныма тукталып, карап торучы- = лар өзелми. Мин аларга игътибар итмәскә тырышам. Әйтерсең, күрмим 5 дә үзләрен. Тамашачыларның да күбесе, тынлыкны бозарга җөрьәт * итмичә, сүзсез генә торалар да берни әйтмичә китеп баралар Арада ♦ соклану хисләрен эчләрендә генә калдыра алмыйча, берәр мактау сүзе в. әйтеп куючылар да була. s
Нинди күренешләр буяганмындыр, ачыграк хәтеремдә калганы шул: * авылыбызны ясадым. Беренче планда Биргидел. Идел аръягында Е Җиргән. Түбән урыннан карау өстенә. су буенда үскән усаклар булгач- лыктан, авылның калку урындагы өлеше генә күренә Аеруча күзгә бә- « релеп торганы — чиркәү. =
«Шәп!» диючеләр байтак булды. Лркин картинам Ахун абзыйга бер г дә ошамады.
— Ә мәчет кайда?
— Ул урыннан караганда күренми
— Өч мәчетнең берсе дәмс?
— Берсе дә.
Ахун абзый, ризасызлыгын ачыграк сиздерергә тырышып, башын чайкады
— Күренмәсә дә күрсәтеп ясарга кирәк аны Бар бит ул. Җиргән рус авылы гына түгел ич!
Дөрес сүзгә җавап юк. Дәшмим
— Ә соң биегрәк урыннан карап эшләргә булмыймыни? Авыл тулырак күренгән җирдән?
Хәзер искә төшереп хәйран калам нинди дөрес, нинди мәгънәле тәнкыйть фикере әйткән Ахун абый Бар әйберне күренеп тормаса да күрсәтә белергә кирәк. Рәсемне ясала торган объектың тулырак күренгән югарырак ноктадан карап эшлә! Бүгенге көндә дә төп закон бит болар. Рәссамга гына түгел, язучыга да
Үзем теләгәнчә табигать күренешләрен төшереп гамьсез генә ял итеп йөрергә ирек бирмәделәр. Рәсемнәремне күреп алучылар арасында бу «оста» егеттән файдаланырлык нәрсәләр ясатырга теләүчеләр та былды. Үгетләүләр өстенә, акчасына да кызыгып,-рус урамындагы коо ператнв кибетенә зур итеп вывеска язып бирдем
Моны, күреп, икенче көнне үк яныма самавар төзәтүче килде. Mac терскоена шәп итеп вывеска бирергә куша Әйе. сорамый, үтенми, байлар тоны белән боера. Аның болай кЫлануы миңа бер дә ошамады Дөресрәге, сәер тоелды. Ничек инде ул миңа боера? Кем соң ул? Карыйм тышкы кыяфәтенең үк ата-анасы юк. Кечкенә буйлы, зур борын лы. Камытланып калган аяклары шундый кәкре, арасыннан рәхәтләнеп кәҗә үтеп йөрерлек. Җитмәсә, галифе чалбар белән тар кунычлы күн итек кигән, мәйсез. Күренеп тора читтән килгән кеше
— Булмый, абзый кеше,— дидем. — андый эшне өстемә ала алмыйм.
— Ничек булмый? — диде «бай» чын-чынлап гаҗәпләнгән кыяфәт тә Мин бит сиңа акча бирәм. дурак!
Акча кирәкми миңа.
Теге тагын да гаҗәпләнә төште
Ә ничек инде акча кирәкми?
Шулай Мин акча эшләргә кайтмадым, ял итәргә кайттым
Акча кирәк иде. әлбәттә. Сер бирмәс өчен генә шундый горурлык күрсәттем. Дөрес эшләгәнмен булып чыкты. «Бай» капыл йомшарып китте
— Ясап бир. егет.— диде,— Хәдичә дә бик мактап сөйләде үзеңне.
Хәдичә? Ачлык елны үлгән Хәйруш дустымның сеңелесе. Үсеп җи теп, шушы зур борынлы кечкенә кешегә кияүгә чыккан икән. Ярар, алай булгач, карарбыз
Кулымнан килгән кадәр тырышып, комган, ләгән сурәтләре төшерелгән вывеска ясап бирдем Хәдичә хәзер нинди булды икән, күрим әле дип, вывесканы үзем илтеп тапшырырга булдым Мине күргәч, ачылып, йөзе яктырып китер, вывескага да сокланып туя алмас дип уйлаган идем. Кая ул! Бай бичәсе үзенең ялчы малае белән сөйләшкән кебек кылана. Әйтерсең минем белән гомерендә таныш булмаган кеше. Исән- ме-саумы юк. Вывескага җитди генә карап торды да, кырыс, ачулы та выш белән тотынды яманларга. Самавырның нигә бер ягы кара? Комганның борыны'кыеш. Ләгәне тегенди, язуы мондый. Төзәтергә кирәк, яхшылап ясарга Кара син аны! Ничек оныткан ул теге елларны? Каян килеп өлгергән кешегә мондый һавалылык? Тагы сер бирәсем килмәде:
- Юк,— диде'м,— төзәтер урын юк Дөрес эшләнгән, һәр нәрсәнең күләгәле ягы караңгы була.
— Акчасын алгач...
— Кирәкми акчагыз
— Аба-а-а, син бигрәк икән...
Хәдичәнең, ире кебек үк йомшарып, кешечә сөйләшә башлавы мине лә тынычландырды. Килештек Вывеска үзгәртелгән килеш «байлар» торган йортның урам як стенасына чыгарып эленде.
Мин Казанга кайтканда безнең уку йорты театр техникумы белән берләшкән, торагыбыз Комлев урамындагы ике катлы ак йортка күчкән иде .
Подвалдан соң бөтенләй бүтән, яңа дөнья иде бу. Якты, җылы, иркен бүлмәләр Чын мәгънәсендә ятак әсбаплары белән тәэмин ителгән тимер караватлар. Менә дигән ашханә Атна-ун көнгә бер кухняда дежур торырга туры килә икән, анысына авырсынмыйбыз. Хәтта киресенчә Кемнәрнең тырышлыгы белән булгандыр, безнең егетләргә дежурлык күбесенчә булачак артисткалар белән бергә туры килә һәм без бу күңелле көнне көтеп ала торган идек.
Рәсемгә мөкиббән китеп, дөньясын оныткан егетләр йөрәгенә дә йокы бирмәслек асыл кызлар җитәрлек иде анда. Чибәрлеге, нәфислеге, нә-закәтлеге белән әкиятләрдәге хур кызларын хәтерләткән Галимә Ибра- һимова. гади татар кызына хас бар матурлыкны тазалыкны, янып торган алсулыкны үзенә җыйган булу өстенә, башына чиккән түбәтәй дә киеп җибәрүе белән тагы да ягымлылана төшкән Мәрзия Мннлебаева кебекләре турында әйтәсе юк Чөһрәләрендә гүзәллек җитмәсә, буйларының зифалыгы белән алдыручы, алай да булмаса, ташып торган дәртләре, җырга-биюгә осталыклары, һич югында балдан татлы телләре белән һәркемнең дикъкатен җәлеп итәрлек кызлар да аз түгел иде.
Ә егетләре? Сәхнә кешесе буларак формалашып җитүдән әле ерак торсалар да. һәркайсы үзенә бер шәхес булган хөр күңелле егетләр дә җигәрлек булгандыр Соңыннан театр дөньябызның күренекле кешеләре булып үскән Ширияздан Сарымсаков, Габдулла Юсупов; бу дөньядан бик яшьли китсәләр дә, сәхнәбез күгендә ялтырап, якты эз калдырып өлгергән Сәгыйтов һәм Газнзовлар. Гомумән, барысы да йолдыз була алмаса да, татар театрларын озак еллар үз җилкәләрендә күтәреп килгән артист һәм артисткаларыбызның күбесе шул елларда театр техникумында укып йөргән яшьләрдән булды
1928-нче елны шул торакта каршыладым. Радио тапшыруларның яңа гына гамәлгә кергән еллары иде: кичләрен ял бүлмәсенә жыелыг). жыр-музыка тыңлыйбыз Күбесенчә Гөлсем Сөләйманова. Галия Кан бицкая, Ситдыйк Айдаров җырларыннан торган программа тәмамлангач та таралырга ашыкмыйча, шунда үзара гәп корып, төрле мәзәкләр, тәмле-татлы гайбәтләр сөйләшеп утырабыз. Ниһаять төн уртасы якын ♦ лаша. Яшькә дә, гәүдәгә дә барыбыздан олы булган шаян телле кырым _ татары, бәдәненә тиң килгән калып тавышы белән аталарча җитди тон- £ да, ләкин «с», «з» авазларын сабыйларча сакау әйтә-әйтә
— Ягедз. балалар, барыгыдз, пес итеп керегез дә, ятыгыз!—дип ф көлдерә дә, таралышабыз *
Башкалар ята, мин язарга утырам. Бүлмәдәшләремә комачауламас t өчен, түшәм уртасында асылынып торган ялгыз лампочканы өстәл ту - ? рысына тартып, өстенә кыек якалы кара сатин күлмәгемне кидерәм Мг » нә дигән абажур: яктылык нәкъ дәфтәрем өстенә төшә. Язам, рәсемнәр с ясыйм.
Нәрсә язам? Уема, күңелемә ни килсә, шуны Кулга каләм тотып °- утыргач, ниләр генә килми күңелгә? Баштан үткәннәр дә, күз алдында " булып торган хәлләр дә, алда буласылары да. Язганнарымны мотлак бастыру турында хыялланмыйм Иң якын максат чираттагы «Якшәм- бе»дә катнашу. Нәрсә булса да язып, аны каләмдәшләрем һәм гомумән әдәбият сөюче яшьләр хөкеменә чыгару. Хәтта алай да димәс илем Гомумән, булды микән ул чакта алга куелган ачык бер максат? Юктыр, булмагандыр кебек. Ник язам? Язасы килгәнгә Яшь чагында ник йөге рә кеше, ник бии? Яки нигә абзар башыннан сикерә? Нигә су коена? Кайчак хәтта чиркана-чиркапа. кычкыра-кычкыра tалкын суга керә? Тукта, сәламәтлегемне ныгытыйм, тәнемне чыныктырыйм дигән максат белән генәме? Юк бит!
Язасы килү дә миңа шулай күңел тансыклап торган табигый ихты яҗга әйләнгән иде. Нәрсә турында языйм дигән сорау юк иле хәзер миңа. Бу сорауга җавап эзли торгач, шундый фикергә киленгән: телә сәң ни турында хикәя язарга мөмкин, яза гына бел! Әйтик менә шуны, янында үзем утыра торган өстәл. Гади агач өстәл. Ниләр генә күрмә гән дисең? Әнә аның өсте төрле язулар, сызыклар, шәкелләр белән сыр ланып беткән. Төрле төстә, төрле куелыкта буяу таплары, пәке эзләре кнопка тишекләре, янып күмерләнгән таплар Кытай картасыннан да чуаррак! Уйлап карасаң, һәркайсы билгенең артында конкрет кеше ха рактеры һәм ул кешегә баглы вакыйгалар, тарихлар юк мени? Дөрес, мин аларны күрмәгәнмен Белмим. Әмма ләкин язучыга фараз итү хо кукы бирелгән бит! Хыялың гына эшләсен Чынлыкта булганыннан дә шәбрәк, кызыклырак. мәгънәлерәк вакыйга уйлап тап'
Өйрәтелмәгән тай шикелле ирекле хыялымны эшкә җигеп. «Безнең өстәл» днгәН нәрсә яздым. Хикәя идеме ул. нәсерме? фельетонмы? •) бәлки моңарчы булган теория кысаларына сыймый торган яңа бер төр. әдәби әсәр килеп чыгар дип уйлаганмындыр? Әдәбиятка үз юлың бг лән, үз тавышын., үз алымнарың белән килергә кирәк диләр бит
Чыкмады күрәсең. Язганымны укып карадым Юк. кешегә күрсәтер лек әйбер түгел Чүп савытына' Ләкин югалту түгел, табыш и ге бу мн ңа. Әйе, тема хакында мондый фикергә килү ул вакытта минем өчен үземә күрә бер ачыш кебек иде
Әнә бит. күрәм, идәндә бер төймә ята Ә бәлки ул төймә ген.» түгелдер, менә дигән хикәядер Гаҗәп түгел Җитмәсә. Корноухов караваты ‘ янында. Өченче көн генә бакалн кибетендә ялган чек ясап тотылган малай Караклыктан да түгел, аның бары, рәссам буларак, үзенең оета лыгын сынап карыйсы гына килгән Мин хикәя язын караган кебек . I.» кнн барып чыкмаган эшен йомарлап ыргытырга зиһене җитмәгән Ярты
кадак колбаса өчен кулга алмаганнар алуын, шулай да якасыннан тотып селеккәннәр. Бәлки нәкъ шул минутта аның бишмәт төймәсе бушап калган булгандыр да, бүген өзелеп төшкәндер?.. Мавыгып, онытылып укырлык хикәя язып була ич моңардан Малайның ничек итеп әзерләнүләре, иске касса чекларын табып, аларны өйрәнүе нинди кәгазьгә сугылган ул. нинди зурлыкта, нинди хәреф, нинди цифрлар белән? Нинди кара яки буяу /Хннары аны, төн йокыларын калдырып, нечкәләп ясап утырулары, барып чыкмаганнарын берничә кат ертып ташлап, яңадан керешүләре. Инде барып чыкты дигәч, аны ничек итеп гамәлгә ашыру турындагы хыяллары. Магазинга кергә4, тәвәккәлли алмыйча азапланулары, ниһаять, сатучыга килеп терәлгәч дулкынланулары.. Аның белән бергә, янәсе, әлбәттә, укучы да дулкынлана Нишләр инде мескен? Ярты кадак колбаса өчен бит? Эләкмәсә генә ярар иде... Уф!
Әйе, искиткеч итеп язарга була моны! Шулай да язмадым. Ялган документ ясарга ниятләсәң, теләсә кемне ышандырырлык итеп яса, дип әйтергә телиме укучыга? Янәсе, җинаять эшләсәң, бөтен шартын китереп, җиренә җиткереп эшлә! Андый батырлыкка тәвәккәлләгәнсең икән инде, үзеңне фаш итмә, кыюрак бул.
Күңелемдә бөтен нечкәлекләренә кадәр эшләнеп беткән хикәя, кәгазьгә бер хәрефе дә язылмаган килеш, чүплеккә ыргытылды.
Ләкин төймә һаман урынында Хәзер инде мин аны хыялымнан урамга күчерәм Әнә ул, безнең торакка каршы чат аша гына гөрләп утырган Лядской бакчасы буенда ята. Әнә, шул бакча юлында көн саен диярлек миңа очрый торган бер татар малае килеп чыкты Башына түбәтәй киеп йөргәнгә аеруча танылып торган бөҗәк малай. Юл өстендә яткан төймәне күреп, шып тукталды Иелеп аны кулына алды. Әйлән- дереп-әйләндереп карады да, елмаеп, җан-фарман өенә чапты Өйләре шунда. Эт тыкырыгында гына икән, минем хыял канатына утырып, шул секунд эчендә кайтып та җитте. «Әби!» дип кычкырып та җибәрде.
— Ни булды? Ник болай тының-көнең бетеп чаптың?
— Әби. син әйткәннең, тишекле төймә җирдә ятмас, дигән иең. менә тишекле төймә таптым, җирдә ята иде.
— Әнә бит, җирдә ятып калмаган, күтәреп алгансың! — ди әбисе, ' кет-кет көлә...
Хыялымдагы әбигә кушылып, мин дә көл^м Янәсе, балалар өчен менә дигән хикәя түгел мени?
Ныклабрак уйлап карагач, «менә дигән» булып күренмәгәндер, ахрысы, бусы да язылмаган килеш ташланды.
Ул чорда язылып яки язылмаган килеш ташланган хикәяләрнең саны күпмегә тулгандыр, исәбе алынмаган. Ташланмый калганнарыннан: «Үткәннәр». «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы» кебек хикәяләр «Авыл яшьләре». «Яңалиф» яки «Безнең юл» битләрендә дөнья күрделәр. Аннан җыен-тыкларга күчтеләр. Хәтта әле дә исәннәр. Заманында миңа алар турында азмы-күпме мактаулар да, каты-каты гына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Аеруча «Бәхет порошогы» өчен орыштылар. Әмма мактау сүзләре генә түгел, кимчелекләремне, хаталарымны, күрсәтеп язылган тәнкыйть тә куандыра иде мине. Игътибарсыз калдырсалар гына күңелсез.
Иң шатландырганы һәм гомер буена онытылмаслык булып хәтердә калганы шул булды «Безнең юл» журналының шул чактагы редакторы Гомәр Гали Кырымда — Галимҗан Ибраһимов янында булып кайткан иде, үзе әйтте. Галимҗан ага «Бәхет порошогы» турында кызыксынган икән.
— Бу хикәя чынлап та яшь язучы әсәреме, Мирсәй Әмир берәр өлкән язучының псевдонимы түгелме? — дип сораган
Гомәр Гали артыгын әйтеп тормады. Минем өчен әйткән кадәресе дә бик житкән иде.
Язам гына түгел, рәсемнәр дә ясыйм дигән идем Әйе, ул вакытта мин бит әле һаман да художество техникумы укучысы Көндезләрен шунда укып йөрим Кичләрен исә, ни дә булса язмаган чакларымда ф басарга алынган хикәяләремә иллюстрацияләр эшлим Үзем дә сизәм. х рәсемнәрем камил түгел, үзебездә үк укучы Гата Юсупов яки Дмитрий < Красильниковныц рәсемнәре белән чагыштырганда түбән икәнлекләре 2 күренеп тора, ләкин ясыйсы килә, үз хикәяләремне үз иллюстрациялә рем белән чыгару кызыктыра. Ихтимал, яратып, мавыгып эшләсәм дә. күңелемне канәгатьләндереп бетмәгән бу гамәлдән тыелырга да көчем х житәр иде Редакциядә эшләүче иптәшләр кисәтә белмәде Күрәсең, үз- j ләренең дә бу бабта аңлау яки тою дәрәжәләре шундыйрак булган « дыр, китергән рәсемнәремне сүзсез кабул итеп торалар, мактап жнбәр- « гән чаклары да булгалый. Хәтта үз әсәрләремә кагылышлы булмаган башка темаларга да заказлар бирә башладылар Егерме жнде — егерме а сигезенче елларда чыккан «Авыл яшьләре»н актарып карасаң, чынлап | та алар арасында минем рәсемнәр кермәгән саннар аз булыр Ул елларда чыккан «Чаян», «Азат хатын» битләрендә дә тырышып эзләгән
. кешегә М. Ә. рәсемнәре очрамый калмас...
Ләкин язу эшенә булган дәртем көчлерәк тә, әрсезрәк тә булып чык ты күрәсең. Техникумда без, сынлы сәнгатьнең үзенә генә хас практика һәм фәннәр өстенә, гомуми белемгә нигезләнгән дәресләр дә үтәбез Матур әдәбиятка баглы дәресләр — миңа иң якыны, ин кадгрлссе. Ур манче аганың тырышлыгы белән булса кирәк, безнең өчен — ягъни нигездә бөтен фәннәр рус телендә генә үткәрелә торган техникумда уку чы татарлар өчен — шундый махсус дәресләр булдырылган иде Бу хәл үзе генә дә зур шатлык иде миңа Аны укытучыбыз кем икәнлеген белгәч, кызыксынуым тагын да арта төште. Садрн Җәләл, диделәр. Ка занга килгәнче мин бу язучының әле исәнме-түгелме икәнлеген дә бел ми идем һаман яза һәм әдәби хәрәкәттә ярыйсы катнашып баручылар дан икән. Тик попутчиклар жөмләсендә йөри, ягъни, совет язучысы буларак, бик үк ышанычлылардан исәпләнми Җитмәсә, революциягә кадәр офицер чинында булган имеш. Шуңа күрә, анык исеме матбугат битләрендә артык күзгә ташланмый Кызыклы кызыклы гына көлке хи кәяләре басылса да, үз исеме белән түгел, күбрәк «Тимер ага баласы» дигән псевдонимы белән чыга икән
Боларын мин соңрак белдем Ә беренче күргәндә ул минем өчен ба рыннан да элек кайчандыр Җиргәндә чагымда ук яратып маныгып укылган «Дим буенда» китабының авторы иде Тора-бара, әлбәттә. «Дим буенда»н ык да әдәби кыйммәте теге вакыгта мине мавыктырган дәрәжәдә үк әһәмияткә ия түгеллеген аңладым Шулай да укучыны ма выктыру көче тышкы эффектларга түгел, ә кешеләрнең эчке кичереш ләрен, рухи дөньяларын ачуга нигезләнеп язылган әсәр буларак, ул әдәбиятыбыз тарихында бөтенләй үк эзсез кала торган китап түгел дип белом
Садри Җәләл шәхес буларак та ягымлы кеше булып чыкты Буйга уртача*дан бик аз гына калкурак булгандыр кебек хәтердә калган Бәлки әйбәт, төзек сынлы булганга шулай күренгәндер Хәрәкәтләре жнтез. Беренче карауга яшьлек алсулыгы инде уңа төшкән булса да, йөзе ма тур, һәм ул — сөйләгән саен жанлана, алсулана бара Күзләре үткен, тере Төркем эчендә утырсаң да һаман ул сиңа гына карап сөйли кебек Аз гына карлыкканга тартым көр тавыш белән, фикерләрен ачык, ан лаешлы итеп әйтә, жөмләләре бер-берсенә язгандагы кебек шома ялга нып бара Бер кыш эчендә ул безгә ничә тапкыр кереп өлгергәндер.
мәгәр әдәбиятыбызның тарихы, күренекле язучыларыбыз турында мин аның дәресләреннән байтак мәгълүмат алдым
Уку елынын буеннан буена рәссам пумаласы белән язучы каләме арасында көрәш барды. Көрәш мәйданы — минем күңел. Берсен дә җә-берләргә теләмим, аларны үзара килештерәсем килә Нигә сугыштырырга?— дим — Рәсем ясап арыган чакларда язармын, язудан туеп киткән чакларда — рәсем белән юанырмын
Уку елы тәмамланды Икенче курс имтиханнарын биреп, өченчегә күчтем Егерме җиденче елның көзендә үк Казанда татар мәдәнияты йорты ачылып эшли башлаган иде инде. «Безнең юл» редакциясе дә шунда күчкән, яшь язучылар түгәрәгенең утырышлары да һәр якшәмбе көнне, даими рәвештә шунда уза иде Аларны калдырмыйм гына түгел, һәр кайсын сагынып, көтеп ала идем.
Укулар тукталу белән ГАҖУР юлын таптый башладым Ниятләгә- ‘ немчә, язып арыган чакларда рәсем ясап, рәсемнән ялыккан араларда хикәя язып, юллык акча рәтләгәч, җәй урталарында тагын Башкорт- станга кайтып килдем. Кайтмыйсым калган икән: мин югында Казанга Максим Горький килеп киткән булып чыкты
Газета-журнал битләре Горькийга багышланган мәкаләләр, аның әсәрләреннән тәрҗемәләр белән тулган иде. Берсен калдырмый йотлыгып уку, атаклы язучының үзен күрү бәхетенә ирешкән иптәшләрнең дәртләнеп сөйләүләрен ишетү мине дулкынландырдылар да, беркадәр оялттылар да. Чөнки ул чорда әле мин, Горький турында күп ишеткән булсам да, аның иҗатын җитәрлек күләмдә белми идем Тотындым укырга. Оригиналыннан укырга тырышам, татарча тәрҗемәләрен дә калдырмыйм Болай эшләү миңа, ул вакытта әле рус әдәби теленең бөтен нечкәлекләренә төшенү дәрәҗәм чамалырак булган авыл малаена, Горький әсәрләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә иде
Язучының көче — тормышның, бигрәк тә кеше характерының һәркем күреп бетерә алмаган яки күреп тә һәркем игътибар итми торган әһәмиятле якларын, катлаулы нечкәлекләрне күрә, ача белүдә икән. Горький әсәрләре миңа менә шушы хакыйкатьне тирәнрәк аңларга ярдәм итте, язу эшенә булган мәхәббәтем тагын да арта төшкән кебек булды.
Укый торган мәктәбемнән бигрәк, мине Казан сагындырган иде Җитмәсә, шуны белгәндәй, үземне тагы яшьләр матбугатына эшкә чакырдылар Исхак Хәйруллин башка эшкә күчә икән, аның урынына секретарь булырга тәкъдим иттеләр. Худтехникум укучысы буларак, беркадәр икеләнсәм дә, әдәбият җене кагылган күңелемә хуш килгән бу тәкъдимне кире кагарга көчем җитмәде. Шул ук вакытта сынлы сәнгатькә булган мәхәббәт хисләремне дә җәберлисем килми иде. Чарасын таптым сәламәтлегем какшауга сылтаган булып, техникумнан бер елга академик ял алырга булдым
«Кызыл яшьләр» — атнага. «Авыл яшьләре» — айга бер тапкыр гына чыга торган булсалар да, икесенә бердәнбер булган секретарьга эш җитәрлек иде Җитәкче органнар белән җанлы элемтә редактор өстендә '. тематик планнар да аның белән бергә төзелә. Ул планны тормышка ашыру исә. ягъни авторлар белән сөйләшеп, актуаль мәсьәләләр буенча материаллар оештыру, мәкаләләр, очерклар, махсус шигырь якн хикәяләр яздыру башлыча секретарьга йөкләнгән Хәбәрчеләрдән килгән хатларның басардайларын аерып алып, калганнарына җавап язу да аның эше.
Басардай дигәннәре дә, әлбәттә, шул килеш типографиягә җибәрерлек булмый Дөрес, без аларны, кагыйдә буларак, күчереп язып тор-
1 Редактор Фазыл Мебәрәкшин иде.
мыйбыз, (язу машинабыз юк та юк инде), кулъязманы, өстендә генә төзәтеп чуарлап чыгабыз да, шул хәлендә типографиягә җибәрәбез. Ләкин авылдан килгән хәбәрләрнең күбесе, ярым-йорты грамота өстенә. кәгазьнең, ике ягына да язылган була. Андый кулъязманы типография кабул итми, күчереп чыгарга туры килә Инде әзер булган материалны Чернышевский (хәзерге Ленин) урамындагы редакциядән Тукай ура * мындагы типографиягә илтеп тапшыручы курьер да үзем Җыелган * материалларны биткә салып чыгару эшендә метранпажга күрсәтмәләр < биреп торучы да мин. Бу үзенә күрә гаять жаваплы һәм четерекле эш * Макет буенча алдан билгеләнгән материаллар һәрвакытта да юлга юл ♦ килеп, үз урынына сыеп кына тормый Андый чакта кулъязманы, уку- а. чыга сизелмәслек итеп кенә түгел, автор да сүз әйтмәслек итеп кыскар- = та белергә кирәк. Кайбер язмалар үзенә билгеләнгән урынны тутыра * алмый икән, ул урынны тутыру чарасын тап Теләсә ничек итеп түгел, к әлбәттә, укучы да сизмәслек, редактор да бәйләнмәслек булсын!
Типография тормышы минем өчен яна иде әле. Хәреф җыючылар а арасында эшләп йөрү кызыклы да, гаять күңелле дә Наборщнклар = алар — ул чорда минем ише авылдан килгән малайлар өчен аеруча * мөхтәрәм булган эшче сыйнфының каләм әһеленә иң якын торган катлавы. Язучылар белән алар арасында дуслык элек-электән килгән традиция икән Типографиядә корректор булып эшләүче Мостакай аганың сөйләве буенча белдем: заманында Тукай да наборщнклар белән үз кешеләрчә якын мөнәсәбәттә булган Такташның хәреф җыючылар белән һәр вакыт дус булуы үземнең үк күз алдымда Ип матур поэма сында «Зөбәйдәнең наборщикка булган көчле гыйшкы турында» җырлавы да юкка гына түгелдер
Ул чакта «Кызыл армеец» газетасының редакторы Кави Нәҗмине дә типографиядә еш очрата идем Шунысы кызык, үзе редактор, үзе типографиягә йөри Кулында коточкыч зур портфель Верстка вакытларында выпускающий хезмәтен күбесенчә үзе башкара һәм ул моны шул кадәр яратып, шул кадәр мавыгып эшли, хәтта кайвакыт метранпаж эшенә тыгылудан да тыела алмын иде. Бергә туры килгән чаклар да мин аның эшләгәнен җентекләп карап торам, кыен хәлгә калганда нинди чаралар табуын күзәтәм. Күрәм. бервакыт: подвал өстендәге багананы тутырырга ун-унбиш юл чамасы гранкасы җитми Нишләр икән? Нәрсә белән тутырыр икән? Кайдандыр, үзе үк яшереп куйган урыннан алып булса кирәк, иске клишеләр китереп чыгарды. Берсен ку еп карады буш урынга, икенчесен берсе дә туры килми, кечкенәләр. Аптырап калгандай булды Юк. озак баш ватмады, күрше өстәлгә тезеп куйган гранкалар янына килде Күрә карау буларак, алар өстенә бик нык иелеп, үзенә кирәкне эзли башлады Тапты Аерым итеп бәйләп куелган кечкенә наборны. метранпажга әйтеп тә тормыйча, үз кул лары белән күтәреп алып, кирәк урынга китереп куйды
Метранпаж, болай бик киң күңелле, редакция кешеләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр белән яхшы мөгамәләле кеше булса да. редактор «выпускающнй»ның бу эшен яратмады.
- Нишләвең инде бу. Кави.—диде Крәстиән гәзите гранкалары ич ул!
- Шаулама. Исмәгыйль абый, нинди гәзигтә басылып чыкса, шул гәэнтнеке булыр
- Толымбайский II белеп алса бу эшеңне
Җавабын үзем бирермен, курыкма Мин аны бурычка гына алып торам ич. икенче хәбәр белән түләрмен!. Кави үзенең бу шук тапкыр
II Ул накытта «Крәстиам гәзите»нек редакторы
лыгына кәефе килеп, пырхылдап көлеп куйды Исмәгыйль абый да йом шарды.
— Хет миңа әйткән булыр идеи,— диде,— үз кулын белән тотынасың Наборны чәчкән булсаң әгәр...
— Чәчте ди. Мин бит аны ничек чеметеп тотарга кирәген синнән өйрәнгән кеше.
«Шук редактор»ның бу «тәҗрибәсе» миңа да ярап куйды. Верстка вакытларында буш калган урынны тутырырга материал җитми торса, «Кызыл армеец» өчен җыеп куелган наборларга кул сузам. Әгәр Кави Нәҗми сизеп, әрли-нитә калса, күңелдә җавап әзер: бу гадәткә мин сездән өйрәндем, дияргә торам һәм, нәкъ Кавиның үзе кебек, үз алдыма үзем кәефләнеп көлеп куям.
Секретарьлык вазифамны тырышып үтәп баруөстенә, әлбәттә, хикәяләр язудан да туктаган юк. Шул ук вакытта, рәсем мәктәбе укучысы икәнлегемне дә онытып бетермим. График рәсемнәр ясау эшем һаман бара, шул мәсьәләгә баглы җәмәгать эшләреннән дә читтә калмаска тырышам: яшь рәссамнар иҗаты турында мәкаләләр яза, мәдәният йорты каршында оештырылган сынлы сәнгать җәмгыяте идарәсендә секретарьлык итә идем. Ләкин тора-бара шуны аңладым: язу эше дә, сынлы сәнгать тә гаять үз сүзле, кире беткән һөнәрләр икән, ярты-йорты гына мәхәббәткә риза түгелләр, һәркайсы үзенә бөтен күңелеңне бирүне таләп итә.
Ахыр чиктә каләм пумаланы җиңде. Яңадан техникумга кайтмаска булдым. Җайлы сылтау да табылды: академик ял срогым тулуга хәрби хезмәткә барыр вакытым җитә иде.
Секретарь буларак, эшем хәбәрче хатлары, типография мәшәкатьләре белән генә чикләнми дигән идем. Иң әһәмиятлесе — газетаны — газета, журналны — журнал итә торган материаллар оештыру Бусы инде авторлар табу дигән сүз. Ни җитте автор гына түгел, журналның, газетаның дәрәҗәсен күтәрерлек исем булсын. Такташ кебек, Кави Нәҗми. Кутуй кебек яки Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Сафа Борһан кебек...
Дөрес, бу вакытта Казанда ТАПП оештырылган, һәм, яшь язучылар түгәрәгендә актив катнашып килүчеләрдән буларак, механик рәвештә диярлек, мин дә аның члены булып киткән идем Өстәвенә редакция кешесе дә булгач, өлкәннәр белән аралашу хәзер миңа артык кыен түгел инде. Бервакыт, ниндидер актуаль темага мәкалә язуын сорап, Сафа Борһанга мөрәҗәгать иттем. Ул үзенең гаять пөхтә, нәфис тышкы кыяфәте белән дә, һәр сүзеннән сизелеп торган укымышлы, мәдәни кеше булуы белән дә, чины ягыннан да минем кебек оялчанрак егетләр өчен янына барыр|а кыймаслык абруйлы кеше иде. Өлкәнрәк язучылар да аны яратып, безнең Кольцов, днп йөртәләр, һәм ул чынлап та, нәфис-чибәр йөзе, үзенә бик килешеп торган пенснесы белән генә •түгел, һәр хәрәкәтеннән сизелеп торган җитезлеге, өлгерлеге өстенә бик актуаль темаларга яза торган подвал-подвал мәкаләләре, фельетоннары белән дә шул заманның иң атаклы журналисты Михаил Кольцовны хәтерләтә иде.
Яшьләр газетасына мәкалә сорап шул кешегә мөрәҗәгать итү минем өчен зур кыюлык кына түгел, әрсезлек тә күрсәтү кебек иде Оял- чанлыгыма түгел, үземне үзем кыюлыкка өйрәтү өчен, юри шулай тәвәккәллеккә бардым. Әлбәттә, отказ көткән идем Яхшы дигәндә дә — «Син кем? Нинди газета өчен?» кебек сораулар биреп оялтыр дип уйлаган идем. Ә ул:
— Кайчанга кирәк?
Шундый гади, шундый табигый итеп сорады, әйтерсең мин аның.
руслар әйтмешли, үзе белән бергә бер пот тоз ашаган якын дусты. Зиһенем таралып китә язды. Срок кую турында уемда да юк иде. Шулай да югалып калмадым, анардагы төгәллек, эшлеклелек шул секундта мина да йоккан кебек булды
— Берсекөнгә! — дидем.
— Ничә юл?
Бусы турында да уйламаган идем. Тагын аның йогынтысы ярдәмгә * килде. Үзенчә төгәл итеп =
— йөз илле,- дидем, чөнки подвалга шул чама материал кирәкле- <
ген беләм. *
Ихтимал бу сөйләшү онытылган да булыр иде Өлкә газетасы ре- * дакторы, обком члены булган Сафа Борһанның шулай, үтеп барышлый “• гына биргән вәгъдәсен онытмыйча, мәкаләсен нәкъ әйткән вакытка, у нәкъ әйткән күләмдә үзе китереп тапшыруы гомергә хәтеремдә калды. «
Тагы Кави Нәҗмине ничек итеп «оештыруым» кызыклы һәм истәлек- к ле булды Редакция өстәлләре янында, типография кассалары арасын- 3 да әледән-әле очрашулар мине аңа шактый ияләндергән иде инде. Мин с. аңардан «Авыл яшьләре» өчен хикәя язуны сорый башладым Соравым-* ны кире какмый, шул ук вакытта бик үк өметләндереп тә бетерми — вакыт булганда уйлап карармын,— дип кенә куя.
Ул чордагы кумирларымның берсе булган бу язучының көндәлек тормышта шукланырга, якын танышларын кызык итәргә ярага торган гадәте барлыгын белә идем. Үзенә карата башкалар тарафыннан эшләнә торган гөнаһсыз шуклыкларын гафу итә белүе дә миңа сер түгел иде. Үзен кызык итәргә булдым. Тоттым да, «Авыл яшьләре»нең киләсе номерында Кави Нәҗминең яңа хикәясе басылачак дигән белдерү чыгардым.
Күзләре шар булды.
Што син,— ди бу миңа, әллә ачуланып, әллә куркынып,— рәҗе шулай подводить итәргә ярый?
— Вәгъдә иттегез бит!
— Нинди вәгъдә? Язылганы юк, бу арада гына яңа хикәя язарга да уйлаганым юк.
— Болай булгач, уйларга туры килер шул инде.
Мине дә хур иттең, үзең дә хур буласың
Нигә мин хур булыйм. Хикәя булмаса, Кави Нәҗми вәгъдәсендә тормады дип язам да чыгарам
Кыскасы, «Яр буенда учаклар» хикәясен язып китерде бу. Хикәя тәмамланудан ерак иде әле, шулай да. дәвамы киләсе санда дип, башын вәгъдә ителгән санга басып чыгардык. Дәвамы да вакытында өлгерде, азагы да
Шундый юл белән язылган булуына карамастан, бу хикәясен Кави үзе дә бик яратты. Шундый яхшы нәтиҗә белән тәмамланган шуклыгымны гомер буена диярлек яратып искә төшерә торган булды.
Билгеле, күренекле авторларны тарту эше һәрвакытта да болай «уйнап» кына барып чыкмый, ялыну-ялварулар да. тырышып-тырышып дәгъваләүләр дә теләгән нәтиҗәне бирмичә, күңелгә борчу салган чаклар һаман була торган иде
Андый чакларда тагы таякның авыр башы үз җилкәңә төшә, һәм редакциядә эшләүнең шунысы әйбәт тә: ул сине үзең яшәгән чорның актуаль мәсьәләләре белән якыннан танышып барырга өйрәтә Шәһәр яки республика тормышында көн саен диярлек алмашынып торган яңалыкларның эчендә кайнарга, аларга карата актив мөнәсәбәттә булырга мәҗбүр итә. Үзеңә дә әледән-әле публицистик v-j актердагы мәкаләләр. фельетоннар, рецензияләр яэерга туры килә
Егерме тугызынчы елның февраль башлары иде «Шәрык кичәсе» турында афишал-ар чыкты. Атаклы җырчылар, күренекле музыкантлар, мәшһүр артистлар исеме белән бизәлгән матур-матур афишалар Обя зательно барырга кирәк! Җитәр, афишалар белән генә канәгатьләнеп күп йөрдем...
Чынлап та, редакциягә кереп эшли башлаганчы театрга бару минем өчен кесәм күтәрә алмаслык зур расход иде. Ләкин үземне шушы көнгә кадәр гафу итә алмыйм: егерме алтынчы, егерме җиденче елларда, хәтта егерме сигезенче елның да беренче яртысында куелган спектакльләрнең күбесен күрмәгәнмен. Ел саен зур-зур концертлар булып тора, бөтен Казанны шаулаткан «шәрык кичәләре» ... Аларыннан да читтә кала килгәнмен. Контрамарка алырга танышлыгым җитмәсә, этләшеп, хәрәмләшеп булса да, ниһаять, кайвакыт тамакны бераз тыеп булса да, керү юлларын табасым калган.
Хәзер, ягъни яшь язучы дигән исемем булу өстенә, редакциядә дә эшләгәч, минем өчен театр ишекләре ачык иде инде Хәтта тора-бара түләүсез үк керә башладым Чөнки...
Тукта Көләсем килеп китте. Буратино исемә төште Әле күптән дә түгел бугай, киноэкранда күрсәткәннәр иде. Итальян язучысы Коллоди иҗат иткән, Алексей Толстой үзенчәләштереп русча вариантын язган бу искиткеч әкиятне, олыгайгач булса да, бала чактагыдан болайрак кызыксынып, рәхәтләнеп укыганым бар иде инде Кино сәнгате тагын да кызыклырак һәм мәгънәлерәк детальләр өстәгән булып чыкты. Әнә Папа Карло утын агачыннан курчак ясап утыра. Буратино инде тәмам әзер диярлек. Кыю-елгыр карашлы күзләре дә, югарыга чөелгән гадәттән тыш озын, без кебек очлы борыны да урында. Тик авызы гына юк әле Папа Карло аңа авыз куярга керешә. Үткен пычагының очын тидереп, бер як ирен читен кисә башлауга, агач курчак телгә килә, үзен ясап утыручы Папа Карлоны өйрәтә дә башлый. Бик хаклы рәвештә, боерган тавыш белән әрсезләнеп кычкырып җибәрә:
— До ушей, до ушей’, — ди, ягъни авызны колакка җитәрлек итеп ясарга куша.
Үзем дә шул Буратино кебегрәк булганмын ахры: кулыма каләм тоту белән диярлек, язучы сыйфатында авызымны ачарга өйрәткән хөрмәтле абыйларымны тәнкыйтьләп, мәкаләләр яза башлаганмын. Тәүбә итүем дип аңларга ашыкмагыз. Әдәби балалык чорындагы, акыл белән йөрәк бер хокукта булган чактагы ялгышулар әллә ни куркыныч түгел Аларны гафу итү җиңел. Үз-үзеңә дә, синең тарафтан җәберләнгән мәсләктәшләреңә дә. Тәүбә кылырлык эшләр булса, соңрак, акыл «күбәйгәчрәк» булгандыр...
Ә «чөнки» дигәнем шул: театр әһелләре язучыларның спектакль карап, күңел ачып китүләре белән генә канәгатьләнмиләр, теге яки бу тамашаларына рецензия язып чыгучыларны исә, һәр премьерага кунак итеп, чакырып алырга әзер торалар иде. Мин дә шундыйлар җөмләсенә эләгеп киттем Чөнки күргәннәрем турында фикер әйтергә яратам, кирәк табылганда язып чыгарга да иренми идем
«Шәрык кичәсе»нә килгәндә бу дәрәҗәгә ирешмәгән идем әле Ул кадәресенең минем өчен әһәмияте юк, билетны чиратсыз сатып алырга хәлемнән килүе дә җиткән иде.
Кичәне беренче күрүем. Минем өчен мещанлык, буржуа калдыгы саналган күренешләр мыжгып тора иде анда Башларына энҗеле калфак кигән, күзгә бәрелерлек итеп иннек-кершән яккан, колакларына алкалар таккан кызлар Кулларында беләзек, аякларында чәмчәле итек Бүртмәч-бүртмәч итеп бәйләнгән, озын-озын чачаклы ак ефәк шәл бөркәнгән оан-юан абыстайлар: хәтфә кәләпүшле егетләр, җилбәгәй җибәрелгән пинжәк эченнән жилет кесәләрендәге сәгать чылбырла
рын күрсәтеп масаеп йөрүче шома битле, бармак басым гына итеп калдырылган кара мыеклы, елтыр күзле абыйлар
Ничектер ихтыярсыз Такташның «Казан» дигән шигыре исемә төште.
Казан! ♦
Фахиш шәһәр. х
Сннен урамыңда Мин гыйсъянчы кереп адаштым Череп беткән мешан баткагында
Иркен уйларымнан саташтым.. ф
Күрәсең, шагыйрь бу коточкыч юлларны бер дә юкка гына язмаган = дыр? Чынлап та ул Казанга килгән елларда ниләр кыланмагандыр бо- ? лар? Әнә бит! Хәзер инде егерме тугызынчы ел Хужалык өлкәсендә п хосусый секторларга каршы актив һөҗүм башланган чор. Культура 5 фронтында социализм хөкем сөрә. Меңәрләгән укучы яшьләр армиясе J өстендә комсомол байрагы Әдәбият дөньясы да бөтенләй бүтән теге ~ вакытта Такташ язганча, «Шагыйрьләрең бардак җырлый синең, әдип , ләрең эчеп тилергән» диярлек түгел Ә шулай да НЭП калдыклары монда үзләрен ничек иркен тота! .
Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Газиз Әлмөхәммәтов кебек атаклы җырчылардан халык моңнарын ишеткәч, җаным эреп киткән дәй булды. Милли киемнәргә карап кына нигә болай борчылып яшәдем соң әле мин? Шушындый моңлы җырлар иҗат иткән халыкның гореф гадәтләренә, аның купшы киемнәренә хөрмәт белән караучылар бар икән, бәлки моңа куанырга кирәктер? Нигә бу кадәр кызылланам? Кан дан килгән революционер?..
Шундый уйларга килеп, күңелемнән үземне гаепли дә башлаган идем инде.
— Бөдәйли чыга! — диделәр
Мәхмүт Бөдәйлине күргәләгәнем бар иде инде Кайбер техникум яки институт каршындагы әдәби кичәләрдә чыгып, көлке шигырьләрен укый, «Миңлебикә душа мой» җыры белән дә халыкны көлдерергә яра та иде Моңарчы ул чыгышларның мәгънә ягына әһәмият бирмим, баш калар белән беррәттән көлеп кенә үткәрә торган идем Редакциядә эшли башлагач, ихтыярсыздан аның әсәрләренең идея эчтәлегенә игътибар итәргә мәҗбүр булдым. «Чаян»да чыккан шигырь яки фельетоннары турында редакциягә берничә хат килде. «Ни өчен ул «Кигәвен» дигән контрның комсомолларны мыскыл итеп, көтүчеләрдән көлеп- язган нәр сәләрен басалар? — дип сорыйлар иде ул хатларда -Аның шигырьдә рен укыгач, кызларны әниләре клубка җибәрми Хәтта комсомолга кер гәи кызлар үзләре дә кире чыгу ягын карыйлар»
Сәхнәдә Бөдәйли күренүгә үк тамаша залы көлә башлады Мин ашыкмыйм, тукта, нәрсә сөйләр бит әле? «Татар студентына» дигән шигырен укырга кереште, һәр куплетыннан соң диярлек зал шаулап көлә. Ә мин җитдиләнә барам Ачуым кабара Тукайның «Эштән чыга рылган татар кызына» дигән шигыренә ошатып язылган бу әсәрдә шул еллардагы татар студентының кызганыч хәле тасвирлана Ул степкомга сөялеп кипкән. Яфрак төсле сары йөзле Тук кешегә мәэюс карый
• Аның гомерендә дә уку йортын бетереп чыгу ихтималы юк Бетереп чыккан тәкъдирдә дә ни файда? Барыбер безработный булып кала
Тамаша залы миңа яңадан җыен мещан, буржуа калдыгы белән тулган булып күренә башлады Шуларны көлдерәм дип, безнең студент лар турында бу кадәр нахак сөйләүгә барып җитү?! «Кигәвен» дигән контр» дип юкка гына язмыйлармы әллә?
Бөдәйли чыгышыннан соң минем өчен кичәнең кызыгы бетте Шуи дый атаклы кешенең шундый тотнаксыз чыгыш ясавына, җыен мещан
өерен, нэпман калдыкларын көлдерәм дип. уку йортларыбызга карата кара яла ягуына жаным газаплана; чын ихластан комсомол рухы белән сугарылган, изге максат өчен көрәштә бернинди килешү белмәс рәхимсез гаделлеккә җилкенгән йөрәгемдә ачу кайный иде...
Сизенәм: бүгенге укучылардан кайбер иптәшләргә, хәтта яшьрәь буынга кергән каләмдәшләремнең дә кайберләреңә бу юллар артык «кызыл» булып тоелыр. Ихтимал, дөньяда гыйшык-мәхәббәттән өстен башка бернинди көч юк дип ышандырырга теләүче кайбер иптәшләргә минем ул тойгыларым ясалма, ялган булып та күренер Ләкин чын нде алар, бернинди шәхси мәнфәгатькә, кемгәдер ярарга тырышуга якн кемнәрдәндер куркуга нигезләнмәгән саф, самими тойгылар иде Шулар уты белән ярсып, ялкынланып, өемә кайттым Өй дигәнем — кеше фатиры эчендә шырпы кабы кадәр генә бүлмә. Такта төпле тар тимер карават белән сыңар тумбалы өстәле янына тагы бер урындык сыйган Бик каһәрләсәң, ишекнең уң ягында этажерка куярлык урын да бар. Ләкин әлегә ул этажерка базарда. Аның урынында турыдан-туры идәнгә өелә башлаган китап чүмәләсе
Бүлмәмнең тар, җиһазларымның ярлы булганлыгын хәзер генә, бүгенге заман түбәсеннән карап кына күрәм. Ул вакытта исә дөнья кии иде миңа, кайда булсам да суларга иркен иде. Барлык уй-тойгылар. әйтәсе фикерләремне яктыртырга җиделе лампа нуры да җитә, кәгазь абажурдан аңкыган жиңелчә көек исе ашыга-ашыга язарга илһам биреп тора кебек иде.
Озакка сузылган «шәрык кичәсен»нән кайтып кергәндә, әлбәттә, вакыт соң булгандыр инде. Ләкин ятып тору кая ул! Утырдым язарга Бөдәйли кузгаткан нәфрәт хисе әрнетүенә чыдый алмыйча, фельетон язам. Ачы булсын. Бөдәйлинең генә түгел, аның пролетариат студентын мыскыл итүенә кәефләнеп, авызларын ерып утырган буржуа калдыкларының да бәгырьләренә үтәрлек булсын! Мондый җавапсыз чы гышларга юл куйган гамьсез администраторлар да терсәкләрен тешләсеннәр!..
Сыйнфый көрәш аеруча идеология фронтында кискен төс алган чорның рухы шундый булгандыр күрәсең фельетоннар әдәби тәнкыйть мәкаләләре коточкыч каты, рәхимсез стильдә язылалар иде Шул ук Кави Нәҗми. Гомәр Гали. Гомәр Толымбайский. Г Кутуй. С. Борһан кебек язучы һәм журналистларның үз каләмдәшләре турында ук язган мәкаләләрен кире кайтып укып карасаң, бүгенге укучы өчен чәчләр үрә торырлык!
Билгеле, ул рәхимсез чыгышлар арасында, чынлап та гадел сыйнфый принципка нигезләнгәннәре белән беррәттән, модага ияреп дуамалланган авторлар ца. «син минем борынга бирсәң, мин синең авызыңа!» дигән принциптан чыгып чәкәләшүчеләр дә, кибәнгә кунган каргага туптан атып гайрәт күрсәтүчеләр дә аз булмагандыр Шулай да хәзерге яшь язучыларыбызны кызганып куям күбесе утызынчы елларга кадәр чыккан газета-журналларыбызны укый белми бит Китапларыбыз- ның да бүгенге көн өчен әдәби әһәмияте бар дип табылганнары гына хәзерге алфавитка күчереп басыла. Ә калганнары? Алар арасында әдәбиятыбызның тарихын тулырак белергә теләүчеләр өчен генә түгел, аны мотлак белергә тиешле кешеләр өчен никадәр бай. никадәр кы зыклы, әһәмиятле материал! Ә бит үз әдәбиятыбызның чын патриоты булган татар язучысына гарәп алфавитын өйрәнү мөмкин булмаган эш түгел. Хәтта бик ансат дияр идем Ярар, әйтү бездән булсын, ә аларга колак салуны бүгенге һәм иртәгә киләчәк язучыларыбыз намусына калдырыйк. Бөдәйлигә кайтам
Яздым. Заман стиленнән калышмаска теләп, хәлемнән килгән кадәр каты итеп язарга тырыштым Тамашачыга сатирик планда характерно
тика. Бөдәйли шигыреннән өзекләр. Совет студентларының хәле турында рәсми-политик белешмәләр арасында рәхимсез нәтиҗәләр « алкыш лар астына күмелгән тиле Бөдәйли инде тигәнә буе сикерә башлый Шул кадәр сикерә кем. кирәкле киртәсеннән аша чыгып, контрреволюцион пропаганда баскычына барып җитә Пролетар студенты хакында бу кадәр нахак сөйләргә Чемберленның үзенең дә көче җитмәс! Сәяси ф җинаять! Безнең тарафтан якты йөз күрми торган типичный мешан. ж вак буржуа җәмгыяте кәефе өчен булган шундый әшәке чыгышлар бет- < сен!.. Долой!..» <
• Иртәгесен, фельетонымны күтәреп, кердем «Кызыл Татарстан» ре- ф дакциясенә Турыдан-туры редакторның үзенә—Сафа Борһанга
Язмамның исемен күрүгә үк сагая калды. Җитдиләнеп китте Күз £ йөртеп кенә укырга кереште. Карап торам, укый, көлми дә, елмаймый х да. Укып чыкты п
— МӘ? Е
— Басмыйсызмы?
— Контрреволюционер дип әйтү белән килешә алмыйм
Болай булыр дип көтмәгән идем Сафа Борһан зур авторитет иде х минем өчен Өлкә газетасында редактор булганга гына түгел, зур культуралы кеше, талантлы, үткен каләмле журналист буларак хөрмәт итә идем мин аны. Үзе дә әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә кагылган кимчелекләргә карата искиткеч каты, рәхимсез һәм ышандырырлык итеп, мәкаләләр язып чыга торган кеше бит! «Матур әдәбиятта кризис!» дигән мәкаләсендә Кави Нәҗми. Толымбай. Такташ кебек язучыларны ничек каты тәнкыйть иткән иде! «Бездә дә Совет власте* дигән мәкаләсен укып карасаң? Татарстан турында нахак сүзләр язган өчен Караев дигән берәүне ничек тетеп салды? Хәтта «Правда»да басылган дип куркып тормады. Нигә минем фельетонны чыгарырга теләми?
— Бөдәйлине тәнкыйть итәргә ярамыймыни?
— Ярый. Ләкин официаль органда шундый зур жаваплы урындагы коммунистны контрреволюционер дип чыгара алмыйм
Мин дә бит анысы бөтенләй контрреволюционер дип үк атамыйм, бер чыгышын гына тәнкыйтьлим Шулай да сүз көрәштерергә базмадым Ярар, официаль органда ярамаса. безнең комсомол газетабыз бар
«Кызыл яшьләр»дә үзем хужа диярлек Редакторыбыз күптән түгел генә районнан килгән комсомол работнигы Барый Корбанов. Уку йортларына, совет учреждениеләренә елышкан чит элементларның ки лешмәс дошманы. Буржуй калдыкларына, милләтчеләргә, тотнаксыз чыгышларга каршы комсомолларча сугышчан рухта язылган мәкаләләрне тартып алып басарга әзер Бастык та чыгардык Гарәп хәрефлә ре белән әле! Монысының хикмәте шунда яңа әлифбага күчү чоры иде. Газетага кергән материалларның бер өлеше искечә басыла, бер өлеше — яңача. Укучы масса әле латин хәрефләрен өйрәнеп тә җитмәгән, аңа ияләшеп тә өлгермәгән, гарәп хәрефләре белән басылган язма лар күбрәк укыла, шуңа күрә һәр автор диярлек үз әсәренең иске хәрефләр белән чыгуын артыграк күрә иде
Яна гына типографиядән кайткан беренче нөсхәне кулга алуыма редакциягә Мөхәммәт Парсин килеп керде Минем өчен бу кеше, ре дакцня работнигы булудан бигрәк, яңа спектакльләргә рецензияләр язып килүе белән мәгълүм журналист иде Җәнҗаллырак характерда гы мәкаләләргә карата хиреслеген дә бсләм «Ялчы» газетасында эшләгән чагында Такташ белән судлашып йөрүләре хәтеремдә Үзеннән сорамыйча гына басып чыгарылган бер шигыре өчен Такташ гонорар сорагач. Парсин аңа «Ялчыдан акча сорарга ничек оялмыйсың?» дип ачуын китергән Әлбәттә, редакциянең явыз нияте булгандыр дип уйламыйм Чынлап та гонорар фондлары зур түгел, эшче-крестьян яки
ялчылар арасыннан чыккан хәбәрчеләрне кызыксындыру өчен, редакция тирәсендә эшләүчеләрнең үз гонорарларын киметү исәбенә аларга артыграк түләү практикасы бар иде. Такташ турында да, инде кайдадыр бер кат басылган шигыре өчен гонорар өмет итмәс дип уйлаганнардыр Алдан әйткән булсалар, әлбәттә, шулай үтеп тә китәр иде Ләкин, хак сызга оялтырга теләп ачуын китергәч!.. Такташ «Ялчыэның да үзенә күрә гонорар фонды барлыгын белә Автор хокукы турында да хәбәрдар Тота да судка бирә Эш болайга киткәч, Парсннның да дәшми генә каласы килми. Такташны оялта торган рухта хат язып, аңа берике хәбәрчесеннән дә кул куйдырып, «Ялчы»да бастырып чыгара. Янәсе, шундый атаклы кеше, шигырен баскан өчен акча даулап, батраклар газетасы белән судлашып йөри!
Казан укучылары өчен бөтенләй диярлек барлыгы да мәгълүм булмаган газета өчен сенсация! Тагы ни кирәк Парсинга? «Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйбат!»
Яңа гына «табадан төшкән» газетаның беренче битендә үк зур хәрефләр белән язылган «Долой!» сүзен күргәч, җәяләр эчендә «Бөдәйли репертуары турында» дигәнен дә укыгач, кәефләнеп, кычкырып җибәрде.
— Аһа! Бүрек салып укырлык нәрсә бар. болай булгач! — һәм шул сүзләрне әйтү белән үк. башыннан бүреген тартып алып өстәлгә бәрде дә, утырып та тормыйча, фельетонга йотылды. Минут эчендә диярлек укып та чыкты
— Молодец! Егет икәнсең. Шәп!
Ул көнне мин «молодец» сүзен күп ишеттем. Тик гел диярлек яшьләрдән. Дәрәҗәлерәк өлкәннәрнең игътибар күрсәтмәве бераз эчемне пошыргандай итте Чынлап та укымаганнармы? Әллә юри күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салыналармы?
Күңелемдә туган бу шикле сорауларга Кутуй сүзләре ачы җавап булып ишетелде
— Укыдым,— диде ул миңа ниндидер мыскыл катыш елмаю белән,— «Моська»ны хәтерләттең .
Эсселе-суыклы булып киттем. Крылов бабайның атаклы мәсәле миңа таныш иде «Ай Моська! Знать она сильна, Коль лает на Слона» Менә ничек уйлый икән Кутуй! Янәсе мин, филгә өргән әнчек кебек, кемнәргәдер батыр каләм иясе булып күренү өчен, Бөдәйли чаклы Бө- дәйлигә каршы тавыш күтәрәм?! Намусыма тиде Мин бит аны, ул фельетонны, чын сыйнфый тойгылар ялкынында, нинди изге, революцион ниятләр белән янып яздым. Ә ул?!
Кутуй турында моңарчы кайберәүләрдән хөрмәтсезрәк сүзләр ишеткәнем булса да, аларга исем китми, үзенең җыелышлардагы мәгънәле чыгышлары белән дә, акыллы, эчтәлекле, үткен мәкаләләре, ниһаять, һәрвакыт шат, ачык чырае белән дә ул миңа бары хөрмәткә лаек кеше булып кына күренә иде. Намусыма кагыла торган мыскыл сүзен ишеткәч, уйлана калдым. Әллә ул чынлап та миңа күренгәнһә үк идеальный кеше түгелме? Хәйретдин Вәли белән аның арасында булган бер диалог турындагы анекдот исемә төште. «Кызыл Татарстан»да «Апасы чүп, матур сеңелесе» дигән бер фельетон чыккан иде Анда Кутуй Хәйретдин Вәлинең апалы-сеңелле ике кыз белән чуалып, судка эләгүе турында әдәбиятчыны бик каты мыскыл итеп яза Монда да ул миңа каләм әһелләре арасында мораль сафлык өчен көрәшүче яхшы күңелле кеше булып кына күренгән иде. Озакламый, кулуар гайбәтләреннән ишетеп, шуны белдем: элегрәк X. Вәли Кутуйның футуристик шигырьләрен бө-тенләй юкка чыгарып язган булган икән Үзенең кызлар белән чуалуын тәнкыйть иткән фельетонны укыгач, Хәйретдин Вәли Кутуйга әйткән, имеш: «Мин, ичмасам, яхшымы-мачармы, синең иҗатың турында әдә
би тәнкыйть язганмын. Ә син минем фәләнемне тәнкыйтьләп чыгасын!» дигән Ләкин аны да шаян телләр чыгарган санал, көлеп кенә куйган идем Барыбер Кутуй аны дөрес тәнкыйть иткән Әдәбият кешесенен мораль йөзе әһәмиятсез мәсьәлә түгел Шулай да җитәрлек беләмме соң әле мин аны’ Пьесаларын дисәң, исемнәрен генә ишеткәнем бар «Балдызкай», «Калфаклылар» Нинди соң алар? «Гомумән алганда, ф пүчтәк!»
Язучылар, театр әһелләре арасында гына түгел, укымышлырак та < машачылар арасында да канатлы фраза булып киткән бу сүз шул * «Калфаклылар» турында әйтелде бит Кем тарафыннан диген? Сафа Борһан чаклы Сафа Борһан үзе шулай дип язып чыкты. Димәк Ку- * туйга да тәнкыйть күзе белән карарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. * Юк, бер Кутуйга гына түгел, шул ук Сафа Борһанга да, Гомәр Галигә j дә, хәтта Такташка да, Кави Нәҗмигә, Толымбайскийларга да. Ба- « рына да. Комсомол ич мин! с
Ә менә Урманче мине бераз уйга калдырды. Рәсем мәктәбендә инде u укымасам да, бер елга академик ял гына алган кеше буларак, сынлы °- сәнгатьтән бөтенләйгә китеп беткәнем юк иде әле. Үз хикәяләремә ге- у нә булса да, иллюстрацияләр ясыйм, яшь рәссамнарның ижатлары турында мәкаләләр язам, Мәдәният йорты каршындагы сынлы сәнгать жәмгыяте идарәсендә секретарьлык эшен алып барам Рәисебез Урманче булганга, миңа аның белән һаман да очрашып торырга туры килә.
Бөдәйли турындагы фельетонны ул да укыган булып чыкты.
— Төтенең, ихтимал, туры да чыга торгандыр,—диде ул миңа — Мәгәр, яшь кешегә үзеңнән өлкәннәргә карата алай тупас булу килешми. «Әдәбият», «әдәп» — бер тамырдан чыккан сүзләр Әдәпле булырга кирәк.
Кызарганмындыр Колакларым жылынудан сиздем
Гаҗәпләндергәне Бөдәйли үзе булды Әйе, үзе ннчек кабул итте соң? Кутуй әйткәнчә булса, Бөдәйли дигән «фил» Мирсәй дигән «ән- чек»нең ләңгелдәвең колагына да алмаска тиеш иде Юк. алай булмады Икенче көнне үк фельетонга җавап урынына озын мәкалә язып китерде Ул анда сатира жанрының үзенчәлеге турында сөйли, үз шигыре белән студентларның тормышын яхшыртырга комачаулаучы бюрократларны камчылыйм дип аңлатырга тырыша. Монысына ышандыра алмаган иде. Ләкин гаять тыныч, шәфкатьле аталарча йомшак тоны белән күңелемне йомшартты. Мине өметле, талантлы яшь язучы дип бәяли, җитди мәсьәлә турында сүз барганда андый «ачы атамалар» белән мавыкмаска киңәш бирә Җитмәсә, нәкъ шул көннәрдә үк, Мәдәният йортында атна саен уздырылып килә торган яшь язучылар оешмасының чираттагы утырышында, юмор-сатира турында шул ук Бө- дәйлинең доклады тыңланды Очраклы рәвештә шулай туры килдеме, махсус оештырылгандырмы, анысын белмәдем Мәгәр, юмор-сатира турында бик әйбәт сөйләде Бу жанрда эшләүче яшьләргә тукталып, миңа кагылырга да онытмады — тиешле уйланып җитмәгән, акылсыз фельетон язып чыгуына карамастан, диде,— Мирсәй Әмирне яшьләр арасында өметле каләмнәрнең берсе дип әйтер идем...»
Миңа бераз оят булды. Ләкин сиздермәскә тырышып, шаярып утырдым Тамаша залы, гадәттәгечә, шыгрым тулы Урта рәтләрнең берсендә, төрле уку йортларыннан килгән таныш кызлар янында утырам Арада миңа Стәрлетамактан ук таныш булган, фамилиясе белән Га лнмҗан Ибраһимовка барып тоташкан Фәрдәнә исемле кыз да бар Актив әдәбият сөюче Көләргә дә, көлдерергә дә ярата торган кеше
Кярәле. ди ул,—бу Бөдәйли сәхнәгә чыккан саен эчләрне катыра торган иде, нигә бүген болай бер дә көлдерми сөйли?
Чынлап та, юморист булып танылган язучының бу чыгышы бик җитди иде. Якташ кыз янында шаянлыгымны күрсәтәсем килде.
— Көлдерә алмаса, без аңа ярдәм итәргә можем,— дидем.
— Хәзер шундый сораулар яудырабыз...
Нинди кызыклы сорау бирим икән дип, уйланып утырганда бездән алдагы рәттә утыручылардан берәүнең күршесенә пышылдаганы колагыма кереп калды: «Карәле, әй, алтын тешле кеше үлсә, аның тешен нишләтәләр икән?». Булды, шул сорауны яздым да җибәрдем докладчыга. Аның белән генә канәгатьләнмәдем, әлбәттә. Тагы нинди сораулар биргәнмендер, хәтердә калганы: «Көлгән вакытта нигә кендек селкенә?»...
Докладчы залдан килгән язма сорауларга җавап биргәндә аларнын һәммәсен кычкырып укыды. Җаваплары әйтерлек Тапкыр булды микән? Мәгәр, сорауларның үзләреннән бөтен зал шаркылдап көлде. Имзасыз гына җибәрелгән ул запискаларңың авторы кем икәнен янымда утырган таныш кызлар гына белә иде.
— Күрдегезме? Әйттем бит мин сезгә!..
«Кызыл яшьләр»нең чираттагы санында Бөдәйлинең җавап хатын бастырдык. Шул ук санда минем дә җавап хатка җавабым чыкты. Мин анда Бөдәйлинең юмор өлкәсендә җитди хезмәтләре барлыгын әйтәм, өлкән кеше буларак, аңа хөрмәт белән каравым турында белдерәм, тәҗрибәсезлегем сәбәпле, кирәкмәгән тупас сүзләр әйткәнем өчен гафу үтенәм. Шуның белән бергә, язучының зарарлы шигырьләрен дөрес тәнкыйть нткәнлегемне белдереп, андый чыгышларга бездә беркайда да урын бирелмәскә тиеш, дип куям. Кемнең кулында - шуның авызында дип юкка гына әйтмәгәннәр күрәсең: Бөдәйлинең хатын яңалиф белән, аңа җавап сүзен искечә басып чыгардык.
Үземнең беренче китабым язмышы да шулай булып чыкты. «Пар күгәрчен» турында әйтәм. Мин аны язганда барлык әдәби китаплар да башлыча гарәп хәрефләре белән басылалар иде әле. Ләкин аны, үзенә күрә повесть хәленә китереп, басарга тапшырганчы байтак вакыт үтеп китте. Башта ул яшьләр арасында балаларга яңа исем кушу белән мавыгып хурлыкка калучылардан көлеп язылган кечкенә хикәя иде. Укучыны көлдерәм дип, чамадан тыш арттырып җибәргәнмен булып чыкты Шактый караңгы авыл. Комсомол егет белән комсомолка өйләнешеп, яңа тормыш коралар. Игез балалары туа. Малай белән кыз. Яңа исем кушарга кирәк. Моңарчы беркем дә кушмаган булсын: әйтелеше дә матур, яңгырашы да шәп! Төрле китаплардан, сүзлекләрдән эзли торгач табалар малайны — Геморой, кызны—Гонорея дип атыйлар...
Яшь язучылар түгәрәге утырышында, гадәттәгечә, Мәдәният йортының тамаша залы тулып утырган әдәбият сөючеләр каршында кычкырып укып чыктым, һәр җөмләдән диярлек көлеп утырдылар Сабыйларга кушылган яңа исемнәрне ишеткәндә залның эче катты.
Монысына кәефем килде. Ләкин фикер алышуларда әйтелгән тәнкыйть сүзләре бик нык уйланырга мәҗбүр итте. Хикәя арзанлык көлкегә корылган, диделәр. Идея эчтәлеген тирәнәйтергә, социаль ягын киңәйтергә кирәк...
Боларны ишетү, әлбәттә, күңелле булмады. Ләкин тәнкыйтьнең файдасы тиде. Ул еллардагы комсомол хәрәкәтенә хас проблемаларга бәйләп, ягъни хәлемнән килгәнчә тирәнәйтеп, шул ук вакытта юмор стилен дә сакларга тырышып, ул вакыттагыча әйткәндә, озын хикәя (ягъни повесть) итеп эшләп чыктым. Арзанлы көлкедән арындыруым шул булды: Геморой белән Гонорея — Сәлим белән Сәлимәгә алмашындылар.
Бик әйбәтләп акка күчереп, аның янына «Гайнетдин хуҗалыгы» дигән кечкенә хикәямне дә кушып, Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырдым.
Матур әдәбият бүлегенең башында Галимҗан Нигъмәти
Яше ягыннан шул ук Гомәр Галиләр, Кави Нәҗмиләр, Толымбай- скийлар белән бер чамада йөресә дә, ул миңа өлкәнрәк күренә, кешеләр белән мөгамәләсендә дә, язу манерасында да тыныч табигатьле, сабыр, акыллы шәхес булуы белән аерылып тора иде
Үзем катнашырга туры килгән берәр утырыш яки җыелышта Нигъ- * мәти булса, мин аның барлыгын һәрвакыт тоеп торам, игътибарымның 5 бер өлеше өзлексез аңарда була Рәсем сәнгатенә төгәллекле1 хисләрем < кушкангадырмы, үзем дә белмәстән, мин аның йөз хәрәкәтләрен, уты- * ру рәвешләрен, өстенә кигән киемнәрен күзәтәм Буйга озын, чандыр, ♦ заманына хас булганча, сакал-мыек һәрвакыт кырган Чәче, каш төк- о. ләре гадәттәгедән аз гына сыеграк коңгырт йөз сызыклары матур, нә- = фис. Әледән-әле җиңелчә генә итеп, борынын тартып кую гадәте бар. „ Борынын тарткан чакта кайвакыт әз генә тел очын да күрсәтеп ала. с Ләкин бу аны ямьсезләми, ничектер үзенә килешеп тора кебек. Өстен- о дә заманы өчен затлы трикодан тегелгән гади костюм Галстуклы күл- £ мәк Аякларына игътибар итәм Чалбар үтә дә нечкәлеге беленеп тор- х ган озын аяклар. Урындыкта утырган вакытта ул күбесенчә бер аягын < икенче аягының тезе өстенә куеп утыра Анда да кешечә генә түгел: иКе аягын бергә ишеп утыра Мин аның кебек утырырга тырышып карыйм, булдыра алмыйм әллә аягым кыскарак, әллә ябыклыгым җитми Тагы шунысын күрәм аягын бер-берсенә ишеп утырганга бераз күтәрелә төшкән чалбар балагы астыннан ак кальсон очы һәм кунычы сыдырыл- лып төшкән шакмаклы фельдиперс оекбашы күренә. Монысы, әлбәттә, җыйнаксызлык кебек, ләкин мин аны гафу итәм безнең кебекләргә менә дигән дәреслек булырлык «Әдәбият мәйданында» дигән китабын чыгарган, «Безнең юл» журналына укып туйгысыз шәп мәкаләләр язып килгән әдәбиятчы галимгә андый гына вак төяккә игътибар итеп бетер- мәсә дә ярый, хәтта килешә дә кебек
Нигъмәти мине белә идеме соң? «Авыл яшьләре»нең редколлегиясендә бергә член булып торабыз. Ләкин редакциянең көндәлек эшендә актив катнашты дип әйтә алмыйм Журналыбызны исеме белән бизәп торуы да җитәрлек иде безгә. «Төзү көннәрендә» дигән альманахка язган кереш сүзендә исемемне телгә алганы да бар Шулай да мине белү дәрәҗәсе күрешкән чакларда исәнләшүдән ары китмәгәндер. Ләкин хикәяләрем турында аның фикерен ишетәсем килә, бик килә. Менә хә зер, кулъязмамны үз кулына китереп тапшыргач, ни дә булса әйтми калмас инде. Ни дияр?
һәм озак зарыктырмады, әйтте. Әйтүе шул булды: китабымның язмышы ни хәлдә икәнен белергә килгәч, бер генә сорау бирде:
— Моны язган вакытта берәр рус язучысының әсәреннән файдалан мадыгызмы?
Хафага төшә яздым Неужели мондый китап бар икән? Булмас! «Пушкага» алырга итүедер Кем язсын андый китапны?
— Юк,—дидем, бер кемнән дә файдаланмадым
— Ярар, карарбыз
Мактарга да, яманларга да ашыкмый торган Нигъмәти башка бер сүз дә әйтмәде Ләкин аның яшь язучыга шундый ышанычсызлык күр сәтеп биргән соравы миңа мактау сүзе булып ишетелде Димәк, китап игътибарга лаек Әдәбият галиме күрә, тик ышанып кына бетәсе килми Янәсе, ай-һай. бу малай үз акылы белән генә болай яза алдымы икән? «Бәхет порошогы» дигән хикәямне укыгач, Галимҗан Ибраһнмовның «Мирсәй Әмир берәр өлкән язучының псевдонимы түгелме?» дип шик-
Блйлаиешлс
ләнү белдерүе мине ничек шатландырган булса, Галимҗан Нигъмәтн- нен ышанып җитмәве дә шуннан ким куандырмагандыр.
Шул ук 1929-нчы елда «Пар күгәрчен» Гата Юсупов үзенчәлекле итеп эшләгән бнк матур тышлык белән басылып та чыкты. Яшь язучы өчен беренче китабы дөнья күрү, әлбәттә, бик зур шатлык. Ләкин шатлыгыма күләгә төшергәне шул булды: китабым латин хәрефләре белән басылган иде. Шунлыктан ул киң катлам укучылар массасына тиз генә барып җитә алмады.
Ләкин, әдәбият урамында сакта торган милиционер шикелле, һәр яңа әсәрне, аеруча яшьләр иҗатын, бер дә калдырмыйча, үзенә хас кырыс бер хирыслык белән күзәтеп баручы Мөсәгыйт күзеннән барыбер котыла алмаган булып чыкты. Башта бер җыелышта телгә алган иде, аннары «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» дигән җыентыкка кергән күзәтү мәкаләсендә язып чыкты. Анда ул авторны «шома, матур гына тел белән язылган бу хикәядә тормышны бөтенләй икенче төрле, ун оппортунистлар әйткәнчә гәүдәләндерүдә» гаепли.
Үз вакытында ук, яшь язучыга мондый печать басарга ашыгу ярамый дип, аңа каршы язып чыгучылар булса да (мәсәлән Ф. Мөбарәк- шин. «Атака» № 1, 1930), бу кечкенә повесть матбугат битләрендә шу-, ңардан да «җылы» сүз ишетмичә, онытылган иде. Ниһаять, утыз биш* ел үткәч диярлек, мин аны күптән искәртеп, онытылып беткән «Яңалиф» хәрабәләре астыннан эзләп алып, сайланма әсәрләр җыентыгыма кертергә кирәк таптым. Мәскәүдә, русча тәрҗемәсе чыккач, аның исеменә үзәк матбугат битләрендә дә шактый җылы сүзләр әйтелгәнне күрергә насыйп булды.
Бу гыйбрәтле тарихны бүген килеп искә алуым Мөсәгыйткә карата нинди дә булса ачу саклаудан түгел. Бернинди ачуым юк. Шулай да, бер телгә алгач, бу исемгә бераз тукталмыйча уза алмыйм.
Фатих Мөсәгыйт — ул елларда иң күп шаулаган яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе, аларның да аеруча аяусызы иде. Шундый бер эпизод хәтеремдә сакланган: Мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы халык. Сәхнәдә — әдәби-музыкаль концерт. Әбүбәкиров дигән егет виолончельдә татар халык көйләрен башкара. Шулкадәр яратып, шулкадәр бирелеп уйный, тамаша залында аның моңына әсир булмаган күңел калмагандыр..
Кемдер кабыргама төрткәнгә исемә килдем. Карыйм, янымда утырган Мөсәгыйт икән. Ярым пышылдап, колагыма нидер әйтә. Аңламыйм
— Нәрсә? Ни булды?
— Карәле,— ди миңа,— син белмисеңме, бу егетнең социаль чыгыш ягы ничек икән?
Көл дә, ела да. Ә бит үзе, Мөсәгыйтне әйтәм, музыканы, моңны яратмый торган кеше дә түгел. Бергә күңел ачарга туры килгән чакларда. эчмәгән-нитмәгән килеш, Сәйдәш көйләрен бик матур итеп җырлый да белә. Ә монда? Бөтен кеше яшь музыкантның талантына сокланып, күңелләре белән татлы хыял дөньясында йөзгән сихри минутларда ул аның социаль чыгышы турында уйлап утыра икән ләбаса! Бары Мөсә- гыйттән генә көтәргә мөмкин мондый хәлне!
Дөрес, ул вакытта гомумән һәркемнең нинди социаль катлаудан чыккан булуына нык әһәмият бирелә, эшче һәм хезмәтчел крестьян арасыннан күтәрелгән кадрлар җитештерү мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора иде. Вульгар социологизм юлына баскан тәнкыйтьченең бәласе шунда — ул сыйнфый көрәш логикасын матур әдәбиятка, сәнгать әсәренә шәрә килеш күчереп карый. Сыйнфый көрәш рухы әсәрнең һәр җөмләсендә чекрәеп тормый икән, аныңча бу инде зур кимчелек Нин- ди-нинди генә шартлар куелмый иде әдәби әсәргә, нинди-иинди генә гаепләр ташланмый иде!
Бүген безгә көлке һәм примитив булып күренгән, һәм, әлбәттә теге елларда да әдәбиятыбызны үстерүгә караганда күбрәк тоткарлауга гына хезмәт иткән андый таләпләрдән бөтенләй азат булган тәнкыйтьчеләребез бар иде микән? Лй-һай!.. Шулай да андый рухтагы мәкаләләрнең иң характерлы үрнәкләре шул Мөсәгыйт чыгышларында саклана- ф дыр дисәм, хата булмастыр
Ул елларда да редакциягә бик күп шигырьләр килә иде Аларнын < күбесе, әлбәттә, басарлык дәрәҗәдә булмый Барсына да аерым-аерым < җавап язып өлгерергә дә мөмкин түгел. Шундый чара уйлап таптык «Басарга ярамый торган шигырь» дигән баш астында «Эш фәрештәсе» ♦ дигән бер шигырьне бернинди үзгәртүсез «Авыл яшьләре»ндә басып ь чыгардык һәм укучылар каршысына: «Сез ничек карыйсыз? Мондый “ шигырьләрне басмыйча, редакция дөрес эшлиме?» дигән сорау кундык л> Укучылардан бик күп җавап хатлар килде. Берничәсе журналда да Е чыкты «Басарга ярамый торган шигырь» дигәнебез үзе дә, аның ту- « рында әйтелгән фикерләрнең дә күбесе (фараздан, без аларны, бернин- е. ди үзгәреш кертмичә, «Казан утлары»нын юмор бүлегендә басып чы- = гарсак) бүгенге укучы өчен үзләрендә үк менә дигән пародия сыйфа- ' тында укылырлар иде.
Мисал өчен фикер алышуларга йомгак урынында басылган мәка ләдән берничә юл китерү дә җитәр дип уйлыйм « Буржуазия хатын- кызны ирләр белән тигез дәрәҗәдә, бердәй хокуклы кешеләр, җәм гыятьнен ярты өлеше дип карый алмый. Ул аларны ирләр кәефен ачар өчен яратылган мәхлук дип карый, аның күңелен күрер өчен уйный торган курчак урынында йөретә. Шуның өчен дә матуррак хатын-кыз күргәндә буржуаның каны кыза, күзләре тасырая, ул айгырлаиып кеш ни башлый Аңа калку күкрәкләр — уар, матур күзләр — серләр эзләр өчен, таза беләкләр — кочаклар өчен генә булып күренә Ул башкача уйлый да алмый. Ә без хатын-кызларга бөтенләй икенче төрле караш та. Алар да барыбер җәмгыятьнең тулы хокуклы, ирләр белән бер дәрәҗәдә торган әгъзалары, аларнын тән ягыннан тазалыклары безнең кәефне ачар өчен түгел, ә бәлки яңа илне төзешүдә ныклап, батырларча катнашып, ил файдасына күп файдалар китерер өчен кирәк»
Юк, юк! Берәүнең дә моннан ярты гасыр элек булган яшьлек гөнаһларын бүген килеп тәнкыйть итәргә теләве түгел. Барыбызның да ул еллардагы гамәлләребезгә иң гадел бәяне заман үзе бирде һәм би рә килә Хәтирәләр, истәлекләр урманы аша узганда очраган чытырманлыкларны читләтеп яки юлыма тап килгән түмгәкләргә тибеп кенә узасым килми.
Әйс, заманында Мөсәгыйт таягының ачысын татымаган язучы аз калгандыр. Хәзерге яшьләр (әдәбият тарихы белән махсус шөгыльләнүче галимнәрне әйтмим) ул еллардагы Мөсәгыйт турында белсәләр дә, күбесенчә өлкәннәрдән ишетеп кенә чамалый торганнардыр
Шулай да кем сон ул Мөсәгыйт?
Заманында татар мәдәниятенең үзәк шәһәрләреннән берсе булган Оренбургның Мунча күле бистәсендә яшәүче итекче гаиләсендә туган бу егет, ибтидаи мәктәпне тәмамлагач, бер генә ел булса да. Хөсәения мәдрәсәсендә укын калырга да өлгерә. Революциядән соң, шул ук Оренбургта ачылган Татар Халык мәгарифе институтында (ТИНО) укый Аны тәмамлагач, 1923 елда Фатихны Уфа губернасы каршындагы Татар-Башкорт бюросы. Заһид Шәркыйнең дә киңәше һәм ярдәме белән. Казанга җибәрә. Икътисади сәясәттән Галә Ходаяровка имтихан биреп. ТКУ ’га керә Киеп килгән киндер штаны белән киндер күлмәгең дә
1 ТКУ татарский коммунистический университет
алыштырырга өлгермәстән диярлек, чирләп, кире Оренбургка кайта Актүбә губернасында комсомол эшендә оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә ала. Егерме бишенче елнын көзендә — яңадан Казай. Шул ук ТКУ Бу вакытта инде ул татар әдәбиятының революциягә кадәр чыккан әсәрләрен дә, яңа авторларын да укыган Үзе дә шигырь чыгарып карамаган кеше түгел. ТИНОда чагында ук «Җен» дигән сәхнә әсәре дә язган. Революциядән соңгы әдәби хәрәкәтне күзәтеп бара, әдәбият- матбугат мәйданындагы рәхимсез көрәшләрдән хәбәрдар.
Комсомол матбугаты каршындагы «Яшь язучылар түгәрәге»н мин эзләп тапкан вакытта Мөсәгыйт аның бюро членнары арасында иде инде.
Менә без, бер төркем яшьләр, әйтик, Фатих Кәрим, Җәүдәт Фәйзи, Фатих Хөсниләр, театр фойесында йөрибез. Арабызда Мөсәгыйт тә бар. Менә Ф. Кәрим бәрхет кебек йомшак күкрәк тавышы белән сер сөйләгәндәй яшереп кенә ниндидер кызык сүз әйтә. Кычкырып көлеп җибәрәбез. Ә Мөсәгыйт барыбыздан да арттыра: Ха-ха-ха! . Берәүдән дә тартынмыйча, ансыз да көр тавышын бер дә жәлләмичә яңгыратып, стеналарны сискәндерерлек итеп хихылдый. Фойены тутырган тамашачы лар һәммәсе бердән безгә борыла. Кайсының йөзендә елмаю, кайсыны- кында аптырау катыш гаҗәпләнү. . Танып калмый кара син Мөсәгыйтне бер күрүдә!
Трибунага чыккан чакларында сүзгә бер вакытта да аптырап тормый. Сөйләгән саен тәнкыйть хирыслыгы арта бара. Табигать кызганмый биргән тел мөмкинлекләреннән бер дә тартынмыйча файдалана. Тавыш көрәйгәннән көрәя:
— ... Әллә нинди илаһи нурлар, моңлы серләр безгә бөтенләй ят. пролетариат әдәбияты өчен бөтенләй юк нәрсәләр!—дип ул, үзенең хаклы икәнлегендә тамчы да шикләнмичә.— Алла, патша, брильянт, энҗе, мәрҗән, алтын, аллага шөкер, илаһи нур, кәгъбә, сәҗдә, иман... пролетариат әдәбияты өчен чит сүзләр. Бу сүзләрне татар матур әдәбиятыннан куарга, аларны күккә кире сөрергә кирәк, юкка монда эч пошырып йөрмәсеннәр! һәрбер җөмлә идеологиягә бәйләнгән, нигезләнгән кебек, һәрбер аерым сүзләр дә, сурәтләр дә берәр идеологиянең вәкиле булмыйча булдыра алмыйлар!..
Болай уйлаучы тәнкыйтьче, әлбәттә, бер Мөсәгыйт кенә түгел иде. Аның көче фикер оригиналлыгында түгел, ә бәлки үз вакытында да күпләр өчен шикле булган фикерләрнең дөреслегенә фанатикларча ышанган булуында иде. Шуның өстенә тагы гадел: берәүгә карата да шәхси мөнәсәбәттән чыгып эш итмәс. Яраткан язучысының да аерым •бер әсәрендә кимчелек күрсә, үз кеше дип, аяп тормас. Фатих Кәрим шигырьләрен ярата иде ул. Уңай яктан мисал кирәк булганда, шулардай өзекләр китерә. Ә менә «Кысыр чәчәкләр» поэмасын тетеп салды, һәм ул вакыт өчен дөрес тәнкыйтьләмәде дип тә булмый
Тагы шунысы бар: аның үзенә дә үзе кебек үк, хәтта үзеннән дә катырак җавап бирергә һәркем ирекле, һәм ул үз исеменә булган нинди каты тәнкыйтьләргә дә үпкәли белми, үч алу юлына да басмый
Гомумән тәнкыйтькә дөнья киң чак иде Гражданнар сугышыннан соң НЭП шартларында, сыйнфый көрәш һәр өлкәдә аеруча катлаулы төс алган чорда Кави Нәҗмиләр, Фәтхи Бурнашлар, Гомәр Толымбай- скийлар тарафыннан башланып киткән аяусыз каләм көрәшенең яна чорда, НЭПтан реконструкция чорына күчү шартларында дәвам итүе иде.
һәм тәнкыйтькә эләгү яшь язучы өчен дәрәҗә иде. Әйе. яманлаган булса да, Мөсәгыйт тәнкыйте булса да — бик хуп! Тик әсәрен турында дәшми генә калмасыннар! Тәнкыйтьтән түбәннәр җөмләсенә керү хур
лык. Хәтта бераз соңрак Мөсәгыйтне сагынып искә алучылар да булмады түгел Мисал өчен Ләбиб Гыйлминен ТАППка үпкә белдерү һәм аны тәнкыйтьләү рухында язылган шаян шигыреннән берничә юлын искә төшерү кызыклы булыр
—г, --------- ....... п.
Корал белән сафка эләктек . S
Кайсы тәнкыйтьчең сон. «сүгенә сүгенә». ?
Командирдай безне өйрәтте? »
к
Яшь кеше дип. Фатих Мосәгыйткә п
Тема бирдек, доклад сөйләттек. °
Көткәнебез әрәм китә язды, “•
Әле дә ярый. Маннур эләкте.
Алты елга алтмыш жыелыш булды. Гел Маннурдан сүзне башладың. Кыйный кынный әллә хәлдән тайдың. Ник. Мөсәгыйт. язмын башладың?
Дөресен әйтим, үзем дә кайчак шул елларны сагынып искә алга- лыйм. Әдәбиятка зур хәзерлек белән килгән яшь һәм яше үтеп баручы кайбер бүгенге язучыларыбызнын заман рухына туры килми торган вак темаларга багышланган әсәрләрен, гаилә җәнҗалы. йөгәнсез мәхәббәт кебек «койрыксыз» темаларга язылган шигырь-хикәяләрен укыйм яки шундый рухтаг ы сәхнә әсәрләрен күрәм дә. эх. Мөсәгыйт булса! — дип куям. Бүгенге көннең Мөсә1ЫЙте! Ул. әлбәттә, хәзерлеклерәк тә. тактлырак'та булыр иде. Аллага шөкер, хәзер бездә бу әйбәт сыйфат җитәрлек Ә менә үзен күргән кимчелекләргә карата принципиальлек, аяу- сызлык? «Какма кеше капкасын, үз капканны кагарлар» дип. куркып тормау? Юк бит Бу юнәлештә кыю омтылыш ясап караучы иптәшләр кү- ренгәләп алса да. хуплаучы тапмыйча, томаланып калалар Ә бер-береңне макташырга дисәң—пожалсты. Уртакул югарылыкта торган, җит- дн тәнкыйтькә мохтаҗ урыннары да җигәрлек булган авторын очыртып мактаган мәкаләне укыйсың да әдәби тәнкыйтьме соң бу. әллә мәдхияме? дип. аптырап каласың Хәтта кайвакыт, әллә некрологмы дип. куркып киткән чаклар да була
Нигә болай соң? Әллә бездә тәнкыйть итәрлек кимчелекләр, хаталар юкмы? Бар. әлбәттә Хәтта авторның шәхесенә карамый әйтелә торган чәнечкеле тәнкыйть үзе дә бар. Тик ул үз урынында — матбугат битләрендә, әдәби утырыш трибуналарында түаел. күбрәк кулуарларда яши Курыкмаска иде аны идән астыннан чыгарырга! Гайбәт белән кулга кул тотышып, идән астында яшәгән тәнкыйть Мөсәгыйт тәнкыйтеннән куркынычрак булуы мөмкин
Әйе. яшь язучылар түгәрәге чорында Мөсәгыйт. усал булса да. куркыныч түгел иде әле. Ә менә ирекле түгәрәгебез ТАППныңяшь язучылар секциясенә әверелгәч, куркынычка әйләнде Анда инде тәнкыйть әдәби тәрбия чарасы булу белән генә чикләнми, бик тиз «полнтика»га әйләнеп, административ нәтиҗәләргә барын җитә иде ТАИП җитәкчелегендә Шәйхи Маннур, Әсгать Айдар кебек шагыйрьләргә карата эш
Үлчәүләргә салсан. йөз пот тартыр z
Чиле-пешле чыккан шигырьләр. £
Укучыда сусау мен пот артык <
Без язмаган яхшы шигырьгә.

Чакыру белән сиңа рекрут булдык, а.
ләнгән гөнаһларда, Такташ иҗатына бәя бирүдәге гаделсезлекләрдә Мөсәгыйт керткән өлеш кечкенә булмагандыр. Анысын онытып булмый
Кая булды соң ул —Мөсәгыйт? Ләбиб Гыйлми аны нигә юксына? Бераз алга китеп булса да, әйтеп бетерик, ТКУның аспирантурасын тәмамлап. бер ел армия сафында булгач, ул, Г. Кутуйны алыштырып. «Кызыл Татарстан» газетасының культура бүлегенә керә—журналист лык эшенә чума. Утыз дүртенче елдан партмобилизация буенча армия сафына җибәрелә Мин аны хәрби киемдә күргәндә ул бөтенләй икенче Мөсәгыйт иде. Ха-ха-халап, дөнья яңгыратып көлүе дә беткән — ул җыйнак, ягымлы офицер инде. Кырык алтынчы елда ул яңадан «Кызыл Татарстан» редакциясенә кайта һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Хәзер дә исән. Журналист-ветеран буларак, яшьләр арасында остазлык итә, тәрбия эшләре алып бара, һаман да сүзгә оста...
Әсәр шушында өзелә