Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАНӘФЕР ЧӘЧӘГЕ


ыны кысыла-кысыла күтәрелде ул баскычтан. Кулында канәфер Мәчәкләре, башында мең төрле уй- шик, күңелендә дулкынлануга да, сабырсызлануга да охшаш хис Күтәрелә барган саен сулышы ешаеп, адымнары әкренәйде аның Туфан шигырен үзгәртебрәк әйтсәң — әллә шатлык авыргамы, әкренәйде бу адымнар
Ә кайчандыр . кайчандыр очып менгәндәй менә иде бит ул бу баскычтан!.. Шул «кайчандыр» артында калган яшьлеге хәтер күгендә уянгандай булды . Баскыч басмаларының биш атлыйсын бер атлап өченче катка ашыга, ашыга гына да түгел, ашкына егет Менә ярым караңгы коридор Әнә. түшәмдә тәүлек буена янган электр лам , пасы. Таныш ишек. Ишек яңагында таныш төймә Басарга-басмаска кыймыйча икеләнеп тора егет Тапшырдык. Баса Эчтә кыңгырау зыңлый. Җәһәт атлап килгән аяк тавышы якынлаша. Егет сагая Ул түгел бу| Әйе, әйе, аның аяк тавышы түгел. Егет шуны уйларга да өл герми, ишек ачыла. Олы яшьтәге мөлаем апа «Ни йомыш?» дигән сыман карап тора Егет каушый. Гаепле кеше төсле кызара
— Исәнмесез! Ни Гафу итәсез Ни Разия кирәк иде
Разия өйдә юк икән Дус кызына дәрес әзерләшергә киткән Егеткә ямансу, тик ул моны сиздермәскә тырыша.
— Калдырып кына китим, алайса,— дн ул һәм, кулындагы чәчәкләрне сузган арада, апаның ирен кырыйларында чагылган кинаяле елмаюны шәйләп ала.
Уйлар., уйлар... Хикмәтле бер тизлектә яшьлегенә алып кайттыгыз, дәртләндереп җибәрдегез кешене! һәм кеше, баскыч басмаларын җиңел атлап, югары катка менеп җитә
Таныш коридор Бик тә таныш ишек Барысы да якын, барысы да үз аңа монда, тик ишек яңагындагы төймә алмашынган да. түшәмнән асылынып торган электр бавы лампасыз калган
Кеше, сузыла төшеп, бармак очын төймәгә тидерә Күр инде эчтәге кыңгырау танышы да үзгәргән, теге еллардагы кебек зыңгылдамый хәзер, саесканны хәтерләтеп чырылдый. Кинәт туган шик өшетеп җи бәрә аны Әгәр ул булмыйча, башка берәү булып чыкса?! Чү. кемдер йомшак басып килә түгелме соң? Кеше, колагын ишеккә таба суза төшеп. тыңлый. Әйе, килә Улмы соң бу?
Менә теге йомшак басып килүче ишеккә үк килеп җитә Гаҗәп!
Җитә һәм тынып та кала Ни дип ачмый соң әле ул? һич югында «Кем бар?» дип сорарга тиештер бит инде Кеше тагы бармак очын төймәгә тидерә. Эчтә тагы «саескан чырылдый»
— Кем син??!
Аның тавышы! Кешенең чырае ачылып, яктырып китә.
— Ач, күрерсең.
— Кем син?!
. — Мин...
Ишекнең эчке келәсе алынуы ишетелә, аннары чылбыр бавы ыч-кындырылмыйча гына ачылган ишек ярыгыннан түгәрәк йөзле, киндер сүседәй чәчле, кара кашлы хатын күренә. Бу озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер исә пенсиядәге мәгариф ветераны Разия Асылбаева.
Иске танышлар, бер-берсен таный алмыйча сүзсез килеш карап торгач, икесе дә берьюлы телгә килә:
— Исәнме, Разия!
— Зариф!.
— Ялгышмадың.
Ишекнең чылбыр бавы бушатыла. Зариф эчкә уза һәм узышлый
— Бер күрүгә таныдың тагын,— ди.
Дәшми генә уздырып җибәрергә теләп, Разия Зарифка плащын эләргә урын күрсәтте. Бүлмәгә керделәр.
Разия мондый көтелмәгән очрашу тәэсиреннән әле дә булса арына алмый иде булса кирәк.
— Кая, тагы бер карыйм әле үзегезгә. Сезме соң бу?! Я- хода, булса да булыр икән! Сез шул! Зариф! Нинди язмышлар белән?! Нинди җилләр китерде? Ничек килеп чыгасы иттегез?
— Килдем менә. Юлны яшьтән үк белә идем бит. Әле хәзер дә, баскычтан менешли...
Кинәт сүзе бүленде аның һәм утырган җиреннән, корт чаккандай, атылып торды
— һәй. . Оныта язганмын бит...
Ашыгып барып, бая плащын элгән җирдә онытып калдырган чәчәкләрне алып килде һәм Разияга сузды:
— Менә бу юлы үз кулыңа тапшырдым дип әйтә алам...
Оныта язуың гына әйбәт булмаган,— диде Разия һәм өстәп тә куйды,— склерозың көчле, күрәсең...
Гафу ит, дускай, никадәр генә көчле булмасын, сүзләр безне барыбер шушы канәфер чәчәкләренә китереп җиткерергә тиеш иде. Аннары, онытылырлык булсам, бүген, кырык ел вакыт узуга да карамастан, мин аларны китерә алыр идем мени?
— Кырык ел? Нинди кырык ел?
— Склероз үзеңдә икән әнә. Онытучысы да үзең икәнсең...
Берни аңламыйм...
— Аңлатырга теләп, мин бу өйгә бер килгән идем инде.. Бүгенгедәй канәфер чәчәкләрен тотып. Туры китерә алмадым Язмаган, күрәсең. Хәтерлисең микән?
— Мин бер нәрсәне яхшы хәтерлим, Зариф Артыгынча кыюсыз идең син ул елларда.
Зарифны үртәп алды бу сүзләр. Ул җавапсыз калырга теләмәде:
— Безнең буын Мусалар, Матросовлар буыны. Ул елларда, әйе, бүгенге джинс чалбарлылар кыюлыгы җитми иде шул безгә...
Киная иде бу, усал киная Зарифтагы эчке ярсуны Разия аның тавышыннан ук тотып алды. Әмма сүз көрәштерергә теләмәде. Ләкин бу килешү дигән сүз дә түгел иде әле. Югыйсә, Разия үзе дә игәүләп кыршылган, ялган ямаулар белән «бизәлеп», балаклары кайтарылган чалбарлар кигән, ат ялыдай чәч үстереп йөрүчеләрне «бүгенге яшь-
л әр» дип гомумиләштерүгә баш аягы белән каршы иде. Шунадыр да Зарифның авырткан җиренә орынмас өчен, беррәттән үзен дә кушып:
— Картаябыз, Зариф! — диде
Зарифны тагы үртәделәр, хәтта чәнчеп тә алды бу сүзләр Кашлары җимерелде аның
— Картлык куркыныч түгел Ялгызлык! Менә нәрсә куркыныч! Әнә ♦
шул ялгызлык үзе картлыкны китерә дә инде. Мин, Разия, әйтим инде ы алайса... Шундый ялгызлыкка дучар булудан куркып юлга чыктым п Юлчыга юлдаш кирәк Ялгызлыктан ялгыз гына котылып булмый | Юлдаш кирәк, ә юлдашка кем эләкте шуны алып булмый Юлдашын ь якын күргән кеше булуы шарт Иске дус булса, тагы да ышанычлы- g рак. Иске дус яңаның икесенә тора диләр бит Хәзер белдеңме инде £ бу канәфер чәчәкләренең мәгънәсен $
Мин әйтәсемне ә^гтем, хәзер сүз синеке дигәнне аңлаткан сыман, Зариф урыныннан торып, балкон ишеге каршысына килеп басты * Шәһәр күренешен күзәткән булып Разияның җавабын көтте Разия ® исә көтмәгәндә-уйламаганда борылыш ясаган сүзләрнең очына чыга * алмыйча газаплана иде. и
«Нигә дәшми ул? Бу юлы да аңлата алмадыммыни? Әллә .» Зариф. * артык түзеп тормаска булып, күңелендәгесен ачты да салды s
— Сине эзләп килдем мин бу йортка. Разия. х
Разия мондый хәбәрдән башын җуйган кеше төсле аптырап калды <
һәм нинди җавап бирергә дә белмичә торды
— Сине эзләп! — дип кабатлады Зариф <
— Соңга калыкмаганмы соң, Зариф?! — диде аптыраган Разня °-
— Изге эшкә беркайчан да соң түгел ш
— Изге эшнең үз вакыты да булгандыр бит
— Яшьлегебез ут эчендә узды шул безнең
Ярсый төшеп, әмма горурлык белән әйтелгән бу сүзләр Разияның күңел ярасын кузгаттылар Ул күтәрелеп стенадагы фотога карады. Фотодан сугыш кырында ятып калган газиз әтисе — гвардия капитаны Асылбаев карап тора иде
Бүлмәдә шыксыз тынлык урнашты Зарифка сүзен дәвам итү кирәк иде
— Бүгенгедәй исемдә, безнең группа студентлары алдагы якшәм бедә Маркиз утравына III пикниккә чыгарга сүз куешканнар Пикниктә син дә катнаша дигәч, шуны ачыклау сылтавы белән, сезгә кереп чыгарга булдым. Дөресен әйткәндә, ул елларда гел сине күрәсе, бергә буласы килеп кенә тора иде Нишлисең, үзең әйткән кыюлык җитмәгән, күрәсең Беренче сылтау икенчесен тудырды Черек күл бакчасы чатындагы чәчәкләр магазинына кердем дә кесә төбендәге барлы- юклы көмешләрне җыештырып, өч сабак канәфер чәчәге сатып алдым. Канәфер чәчәге — мәхәббәт билгесе дигәнне ишеткәнем бар иде... Өйдә булмадың Ул көнне ил өстенә коточкыч хәбәр ябы рылды...
Баягы тынлык яңадан өшетеп җибәрде Мондый тынлыкта үзенә урын таба алмаган Зариф, балкон ишеген ачып, тышка атлады
Җәйге челләнең алсу зәңгәр рәшәсенә уралган шәһәр өсте таш йортлар, Сөембикә манарасы, арырак, көмеш тасмадай сузылып ак кан Идел һәм Идел аръягы яшеллекләре җәелеп ята нде
Разия да, бүлмәдәге ялгызлыктан качкан сыман, кухня ягына узды Газ кабызды, су тутырып чәйнек куйды, сервант комодтан, пенсиягә озатканда мәктәп коллективы б\ләк иткән һәм моңарчы бердә тотыл мыйча яткан затлы фарфор сервнз чынаякларның бер парын өстәлгә куйды Шушы атнада гына кайнаткан карлыган вареньесы исенә төш-
III Ул елларда Идел уртасындагы комлык
те һәм . шунда ук онытылды да. Ни дип бу күңел дигәнең балкон ягына тарта соң әле? Балконга чыкты. Берни булмагандй, Зарифка сүз катты.
— Шуннан?
— Шуннан... Алты елдан соң гына кайттым мин сугыштан... Хәер, кайттым, дисәм бигүк туры килмәс... алып кайттылар. Госпитальдән озата килгән берәү бүлмәдә ничек җайлашырга, кирәк нәрсәне ничек табарга, утны ничек кабызырга, суны ничек агызырга, кыскасы, ничек итеп бәрелми-сугылмый хәрәкәт итәргә өйрәтте дә кайтып китте. Рәхмәт яугыры, күршеләр ярдәмендә кара ялгызлык газабын ул хәтле авыр кичермичә яшәп ятканда, көннәрдән бер көнне Одессага мәшһүр Филатов клиникасына чакырып алдылар. Дәвалаучы күз врачы— Филатов шәкертләренең берсе — Борис Петрович Сокол, бер-ике ай дәвалап операциягә әзерләгәч, бер иртәне җайлап кына яныма утырды да, операциягә ризалыгымны сорап, сүз башлады. Яшермим, диде, операция шактый тәвәккәллек сорый, тик, диде ул, бер шарты бар. Әгәр дә шул шартны үти алсагыз, сез йөз проценты белән бәхетле! йөрәк түзми, беләсе, ишетәсе килә—нинди шарт? Бер түгел, мең шарт дисәләр дә үтәргә әзер мин хәзер! Менә нинди шарт, ди: бүгеннән, хәтта менә шушы, без сөйләшеп утыр1ан минутлардан башлап бары тик бер өмет, бер генә уй-теләк белән янып, бар нәрсәдән кадерле (сөйгәнең булса бик тә әйбәт) кешеңне кабат күрү хыялы белән яшисең, аның рәсемен гел күңелдә саклыйсың. Менә шундый хикмәтле шарт иде бу Нәкъ шул минутларда, берни күрмәс күзләрем алдында, синең төсең кабынып балкый башлады... Операциянең ничек узуын, ничек урыныма китереп салуларын, тәүлекләр буе уянмастан йоклавым, кыскасы, бернәрсә белмәвем-сизмәвемне сөйләп тормастан, күңелгә кереп калган бер минут турында әйтеп узасым килә. Ничәнче көн булгандыр, хәтерләмим. Колак төбемдә йомшак та, назлы да яң-гырап әйтелгән «Хәерле иртә!»не ишетеп уянып китсәм, янымда син утырасың. Әйе, әйе, син Ышанмыйча, кулларым белән битемне, күземне карасам, күзләрем кат-кат урап бәйләнгән бинт астында... «Хәерле иртәне» әйтүче дежур медсестра икән... Тагы да ике атнадан соң күзләремнең бәйләвен алдылар. Ах, ул минутлар! Ничек кенә сөйләп аңлатырга да сүз тапмам төсле... Дүрт елга сузылган кара төннән соң кояшлы көн яктысын күрү бәхетенә ирештем. Әмма бу «бәхет» күңелем күгендә кабынган зур бәхетнең яртысы гына иде әле...
Шулай итеп, бу юлы инде клиника ишеген бернинди ярдәмсез, үзем, үз кулым белән ачып чыктым. Палата халкы, сестралар, Борис Петрович капкага хәтле озата килеп, мең теләк теләп, мең киңәш биреп саубуллашып калдылар. Баш врач машинасын тәкъдим иткән иде, риза булмадым. Портка кадәрле озын юлны рәхәтләнеп җәяүләп килдем. Әйтергә онытканмын: клиника месткомы миңа Кырым ял йортларының берсенә путевка бирде. Одессадан, «Россия» теплоходына утырып, Ялтага килдем.
Ялтаның коры-йомшак һавасы, «кара» дисәләр дә зәп-зәңгәр диңгезе, каштан, инжир, бадам тирәкләре, кызыну-коенучылар тулы пляжлары, даны дөньяга билгеле Массандра подвалында дистәләрчә ел яткан шәраблары, әфлисун, шафталу җимешләре, төрле милләт телләрендә яңгыраган авазлары, музыкалары, якты күрми интеккән фәкыйрьнең күңелен ачып җибәрде.
Күтәренке күңел белән тирә-якны тамаша кылып йөргәндә, күңелле генә бер ялгышу ычкындыра язып калдым. Күңелле дисәм дә, азагы шактый үкенечле булып чыкты.
Ялтаның мәшһүр үсемлекләр дөньясы — Никитский бакчасында экскурсия белән йөргәндә булды бу хәл. Охшаса да охшар икән кеше кешегә! Әйтәм ич, күзләремә ышанмыйча, телсез калдым. Син! Коеп
куйган син. Исемеңне әйтеп кычкырыр идем, телем тибрәнми. Аннары ул группа икенче аллеяга кереп китте
Разия йөзендә җәелә барган елмаюны күреп. Зариф кисәткән сыман әйтеп куйды
— Елмаерга ашыкмагызчы әле. Тыңлап бетерегез башта Шул Кайттым Ялтадан Бу юлы инде чәчәкләр тотып түгел, ә Кырым җимешләрен алып сезгә барып чыктым. Тагы өйдә булмадың. Сораша торгач, күршеләрегездән берсе «Алар Ялтада» диде
Кухня ягыннан ташып кайнаган чәйнек капкачының шыкылдап калтыравы ишетелде. Разия кухняга ашыкты Зариф аңа иярде
— Миңа нинди эш кушарсыз икән?
— Хикәяне дәвам итәргә!
— Әллә, мин әйтәм, ноктаны шушында куябызмы? — диде Зариф,— дәвамы, Такташча әйтсәк, шактый күңелсез аның.
Күңелсез узды аларның яшьлекләре. Зарифның да. Разняның да берсенең яшьлеген сугыш йотты, икенчесе гаилә бәхетен күрә алмыйча интекте. Эчкегә сабышкан һәм шуның аркасында һәлак булган нр белән узган көннәр нечкә, саф күңеленә тирән яра салды. Яра тора-бара нәфрәткә әйләнгәч, иргә чыкмаска карар итеп, үзен бердәнбер шатлыгы булып калган кызын тәрбияләргә багышлады Ә инде кызы үсеп җитеп әнисенә онык та табып биргәч. Разняның күңел ярасы бөтенләй онытылды, көннәре шатлыкта узды.
Әлбәттә, шатлыкның да чиге бар. Кеше бөтен гомерен шатлыкта гына кичерә алмый Шатлыкны көтеп алу, аңа омтылу, яшәвең, хезмәтең, иҗатың белән шуңа ирешү үзе ни тора!
Әнә шундый, көтеп алына торган шатлык белән яши бүген Разня Дәү әнисенә хат язарлык булган оныгыннан берсе ай башында, икенчесе — ай азагында ике хат көтеп алу шатлыгы белән яши. Бая Зариф звонок биргәндә ишекне ачмый торуы да шуңа бәйләнгән, чөнки почтальон хат китерә торган көн түгел иде әле
Оныгын исенә төшереп алу Разняның кәефен күтәрде
— Ярый, алайса.— диде ул.— узганнар уз1анда калсын дибез икән әйдә, рәхәтләнеп бер сөйләшә-сөнләшә чәй эчик әле
Зариф ап-ак эскәтер ябылган өстәл янына килде Тагы нинди ризык куярга белмичә, әле сервант, әле суыткыч тирәсендә әвәрә килгән Ра зияның җитезлегенә хәйран калып күзәтеп торды Зариф
Кайдан алдың әле син ул сүзне. Разня?!
— Нинди сүзне?
— «Картаябыз» дигәнне
— Ә...,— Разия чак тотылып калды, аннары, паспорттан алган мындыр . диде.
Зариф елмайды
— Кешенең, дускай, йөрәк «паспорты» да бар әле.
— Килешәм... Килешәм
— Монысы беренче килешү булсын, ди Әйдә, үзең әйтмешли, рәхәтләнеп бер чәй эчик әле
Чәйгә утырдылар
Разия Зарифны кыстый-кыстый сынлар! а тотынды Әле тегесен, әле монысын китереп тезә торды Табында ана тагы нәрсәдер җитми төсле күренде.
— Нәрсә белән генә сыйлыйм икән үзеңне. Зариф Әйт. тагы нәрсә теләр идең?
— Бер генә нәрсә теләр идем мин, Разия Яшьлегебездә арага кер гән сугыш золымы бәхетле картлыгыбызга кагылмасын иде
Алар озак утырып, сөйләшә сөйләшә чәй эчтеләр Киңәштеләр, аң лаштылар, килештеләр, табыштылар да шикелле..