Логотип Казан Утлары
Шигърият

Флера Гыйззәтуллина шигырьләре


агыйрә әдәбиятка чын мәгънәсендә тормыштан килде Әйе. Азнакай районының Әсәй авылында туып үскән кыз бик яшьли хезмәт сафларына баса унбиш яшендә авылда терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп шахталарда эшли Аннан соң Омск — Томск тимер юлын салуда катнашу, Донбассның «Калиновка» шахтасында мотористка... Тормыш иптәше белән туган якка кайткач. Карабаш эшчеләр поселогында дистәдән артык ел тегүче булып хезмәт итү, берүк вакытта кичке мәктәптә белем алу... 1963 елдан бирле Флера Гыйззәтуллина Әлмәт, Лениногорск һәм Казан язучылары белән аралаша башлый, әдәби берләшмәләргә йөри, беренче шигырьләрен бастыра. «Кешеләр һәм чәчәкләр», «Беренче карлыгачлар», «Юл башы», «Кызлар җыры» кебек күмәк җыентыкларда күләмле шигырь бәйләмнәре белән катнаша.
Соңгы елларда шагыйрә Тольятти шә-һәрендә яшәде Казан белән ныклап әдәби багланышта булып. «Чишмә юлы», «Сәлам хаты» исемле ике мөстәкыйль китабын бастырып чыгарды. Ә инде Казанга күчеп килгәч шагыйрә СССР Язучылар Союзына әгъза итеп кабул ителде. Гыйззәтуллинаның үзе язганча, ул «тормыш
ның кайсы почмагына барып чакса да үзен чит, мескен кеше итеп» сизми, чөнки «кайнап торган хезмәт тормышы күкрәп торган куәт таләп итә». Ә хезмәт халкы белән аралашу — языласы җырларның ныклы нигезе Шуңа да «Иделдән күтәрелеп тә тормыштан күтәрелеп» шигырьгә килгән шагыйрәнең адымнары ныклы, шигырьләре самими табигый һәм ышандыру көченә ия. Бер сүз белән әйткәндә, алар — тормышчан Ә алда — яңа юллар, яңа җырлар. Барасы да барасы, язасы да язасы әле аңа!
Рәхмәт сүзе
...Ватан-анам,
Минем уй-тойгымның
Белеп тор син барын!
Синнән генә отам тормышның мин Шигъри тылсымнарын.
Ш
Тылсым телен ачам:
Ачыла зыңлап
Гыйлем ишекләрең...
Бу азатлык өчен кемнән генә Рәхмәт ишетмәдең.
Үткән гомер безнең дәрья-судай Шигырь — көлтә-көлтә...
Тал-тирәкле борма юллар безне Олылыкка илтә.
Олы язмышларны хәл иткәндә Үткен акыл кирәк! Акыл хезмәтемдә, Ватан-анам, Ялгышмаска өйрәт!
Күршеләр
Яраткан күршеңә хәл-әхвәл сорарга
Кереп чык кимендә көнгә бөр...
Күршедә бәби бар: бишектән төшкәнче Ул әле биш төргә төрләнер.
Күршедә әби бар: орчыгын тутырып
Ул сиңа, шәлгә дип, җеп эрләр
Кулдагы орчыклар зырылдап торганда
Озая яшисе гомерләр.
Җепләрнең мамыгы орчыктан йомгакка
Ураган арада кабара...
Ирешер морадым — тәгәрәр йомгагым — Тулышып өлгергән кай ара?!
...Йомгаклар тәгәрәп югалып калучан,—
Күршеләр сукмактан табучан...
Күршеләр күз-колак, күршеләр хәбәрдәш, Күршеләр уйларга талучан.
Күршенең күңеле
Күршегә береккән,
Баланың үсәре ал да гөл...
Иңемдә мамык шәл — Оренбур шәлләре!
Күршемнең хәлләре ал да гөл!
Әсәйдә туй
1
Яз көне өй бурап күтәргән осталар
Кыз сорап килгәннәр көз кергәч...
Килер шул, сорар шул — кызыңа тиң булыр Имәндәй ир-егет үстергәч!
Останың-остазның урыны иң түрдә, Иң түрдә — ярәшкән яшь парлар. ...Бездә туй узганда—үзара туй ясап һавада тибрәлә яшь карлар.
Энҗедәй яшь карның эрисе билгеле Олы юл өстенә тешүгә...
Туйларның хикмәтен, Олыдан кубарын Сөйләве күңелле кешегә.
Чын остаз теленнән ишетелгән тулы тост Туйдагы һәркемгә җан азык!
Сүздәге чаткыдан Җемелдәп балкыган Иң якты йолдызлар— яңалык!
Без дә бит үзара туйлашып, сыйлашып Яңардык, көн кебек яктырдык...
Төн безгә җилпучлап йолдызлар җилгәрде. Төс җуймый йолдызлы матурлык.
һәр эштә бергәләп без исбат итәрбез Йолдызның күплеген күктәге! — Меңләгән йолдызга тиңләшер гомернең Минуты әрәмгә үтмәде.
Хезмәттән иң|-ән көч гел җиргә тартылыр, Дан булып талпыныр югары. Тик сугыш купмасын Сынмасын халкымның Кадерле чүкече-урагы. Без салган калалар, Без тапкын балалар Булмасын тоткынлык корбаны. Истә бит: сугышның буеннан-буена Туйларның тукталып торганы
2 •
Йолдызга менүләр,
Туйлап кыз бирүләр
Саналыр йөзгәчә, меңгәчә...
Җиткән һәр улына, киткән һәр кызына Әсәем бәхиллек өләшә.
Осталар яңа өй салырга сүз ала, Зур өйне түр өйгә беркеткәч...
Әнә шул өйләрдән Бәрәкәт качмасын.
Кыз бала кайтмасын бер киткәч!
Зур бакча-түр бакча чәчәккә күмелсен Төпчекләр бишектән төшүгә...
Бәхетнең алмадай кызарып пешкәнен Күзәтү күңелле кешегә.
— Парлыдыр,— дияләр кешеләр, Кыекта күгәрчен гөрләсә.
Мин карыйм түтәлгә, гөлләргә... Гөлләр дә парлашып серләшә.
...Бәхетле ромашка — ак чәчәк. Парланды, таҗларын өзмәдем! — Чөнки мин теләмим кемнең дә Хәсрәтле хыялда йөзгәнен.
— Парлыдыр,— дисеннәр һәрвакыт Сандугач килгәндә язларын.
Сиңа да һичкайчан хатымда Кәккүкләр хакында язмамын.
Әнкәм назы
Иңбашымда ике нәни толым, Юл башымда балкый ал таңым. Чәчләремне өнкәй тарал үргән, Яшәр хокук биргән Ватаным.
Җырга төргән халкым, нурга төргән Ана назын, илем мирасын.
Әллә минем йөрәк түрем тармы? Әллә бармы наздан туясым?
Үз баламны әллә аз назлыйммы Гөлләр язлаганда илемдә?
Мин илемә мәңге кайгы салмам, Өзмәм илнең сыңар гөлен дә!
Өзелсәм дә, үзем кайгырсам да, Кайгыларга илне салмамын!
Үзем бала биләр вакыт җиткәч,— Әнкәемнең хәлен аңладым...
Газиз әнкәм «түз!» дип сыйпагандай, Сабырлыгым сыйпый башымнан. Бу дөньяда минем телем дә бит «Әт-тә! Ән-нә!» диеп ачылган.
һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш Күбәләктәй күңелләремә...
Мин гаеплемени гомерләрнең Шулай иртә сүрелгәненә.
Мин гаеплемени назланырга Җитмәгәнгә миңа чиратлар?
Әнкәм җанын «ак күбәләк» диләр — Илгә кайтса, гелгә кунаклар.
...Әнкәемне эзләп тапмаганда Күбәләкле түгәрәкләрдән. Әнкәм назы чишелмәслек булып Чәч тасмамда күбәләкләнгән.
Әткәм-әнкәм бәхиллеге булып Юл башыма иңгән ал таңым. Чәчләремне әнкәй тарап үргән. Яшәр хокук биргән Ватаным.
Акчарлак аваз сала
Пароход ярдырып бара Суның нәкъ урталыгын. Су буе — уйсу болында — Безнең дә туктар урын.
Безнең дә хәзер дуслар бар Уртадан үткәрерлек.
Килдек бит чөнки шигырьгә Тормыштан күтәрелеп.
Булсын дип маяк дус-ишнең Еракка барасына,
Адреслар язып калдырдык Чакрымнар арасына.
Күзәттек, күздән кичердек Чакрымнар чигенешен...
Акчарлак очыра Идел — Ул да бит илем өчен!
Ышанып акчарлакларның Уйнаклап очарына,
Сикерәм мин дә буй салып Дулкыннар кочагына.
Кычкырам: —И-и-де-ел, кил-де-ем!—дип,— Очышлы ярышларга!
Кавышуга куаныч кушып Акчарлак аваз сала.
Тормышка ашасы тавыш Үзәктән үтә элек...
Иделдән күтәрелеп тә, Йөрәктән күтәрелеп.
Күзләреңә әллә күз тидеме?
Күзләреңдә чулпан нуры иде, Юлым юнәлгәндә йолдызга. Күзләреңә әллә күз тидеме? Күз тидеме дуслыгыбызга?
Чулпан йолдыз күздән җуйды мәллә Зәңгәр тәннең челтәр кашларын?.. Мин барыбер йолдыз-челтәремне Синнән башка бәйли башламыйм.
Мин барыбер бүген киләм сиңа Төн күгемнән йолдыз балкытып... Учларыңда йолдыз биетер булсаң, Үрнәкләрен күктән ал отып
Шахтер егеткә сәлам хаты
Араларны тоташтырыр өчен Бар бит безнең Донбасс, Себерләр Киләчәгең алда якты булса, Үкендерми үткән гомерләр.
...Горурланып искә алам сине, Искә алам һәрбер сүзеңне.
— Аппагым!— дип, сыйпый идең минем Кара тузан кунган йөземне.
һәм сакланды синең ихлас сүзең, Күтәрелеп лава түреннән, Без баш идек җиргә сәлам биреп Терриконнар биеклегеннән.
Стволдан кайтып лаваларга Кәйлә, борау белән «ход» ачтык. Дәверләрне кат-кат урадык та Катламнарга янә тоташтык.
Муллыкларны, әйе, чагыштырсак, Донбасстан ким түгел Себер дә... Күмер кәрваннары дәвамында Тармаклана безнең гомерләр!
Бизәк булып күлмәкләргә күчә Күмердәге төрле төсмерләр...
Син дә шахтер — ачкан тауларың бар, Минем дә бар алтын көшелләр.
һаман тоям синең сулышыңны! Сулышларың җырлы учакмы?
Гомерем забойларын иңләп киләм, Җыр иркенә куеп кочакны.