Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨЕНЧЕ


ссе бөркеп торган тирәкләр тезелешкән юлдан күпергә табан бер атлы юртып төшеп килә Күпергә кергәч, тарантасы яман нык дыңгырдап ала Тарантас артыннан, кулларын кы лычтай болгый-болгый, нидер кычкыра кычкыра, ялан аяклары белән күпшек тузанга бата-чума. бала-чага чаба Юл буендагы ала карга лар. канатларын салмак жилпеп, югарыга күтәреләләр дә, атлы узгач, яңадан жиргә төшәләр
Көн үзәгендә челлә кояшы отыры нык кыздыра Шуңа күрәдер ап- ак казлар судан чыкмыйлар — талгын инеш өстендә рәхәтләнеп йөзеп йөриләр Чем кара канатлы карлыгачлар исә күпернең астыннан ук очып чыгалар, һич курку белмиләр Иске күпер сайгаклары ат тоягы астында моңсу гына ыңгырашып калалар.
Уенчык шикелле жыйнак өйләр тау итәгенә сыенып утырганнар да елтыр күзләрен кояшка төбәгәннәр Юлаучы атын кырый йортның капкасы төбенә туктатты да, тарантасыннан төшеп, кулъяулыгы белән тирләгән муенын сөртеп алды Ул арада малай-шалай, тузанлы юлдан тәмам туеп, чирәмгә тәгәрәште. Сыек кына япьле юкәгә кунаклаган чыпчыклар дөнья бетереп чыркылдашырга тотынды
Тәки куып життегез бит. әй! - диде юлаучы
Җиттек шул
Нык кудың да соң атны
Кавалерия шул без үзебез дә
- Икенче юлы узып та китәрбез әле. диештеләр малайлар
Каралып беткәнсез, карга куркытырлык булгансыз. — диде юлаучы
Коенгач, агарырбыз әле
Юлаучы шунда кесәсеннән бизәкле кәгазыә төргән конфетлар чы |арып жиргә сипте Малайлар, чыпчыклар сыман, дәррәү ябырылды лар. аннары инде сабыр гына чәйнәргә керештеләр Юлаучы алардан Помыш белән йөрим бит әле Маһруй карчыкның өен белмисез дер? дип сорады
Беләбез Әнә генә нч Капка төбендә кукырайган әтәч йөренә
Бераздан атны да эчертәсе булыр әле
Үзебез эчертербез
Кояштан күз чагыла Юлаучы урам аша чыгып, кукырайган әтәч кә якынлашты Бер берсенә усал гына карашып алдылар Шуннан соң әтәч, күзен алартып, кикриген кызартып булса да юл сабырга мәжбүр булды
Ачык тәрәзәдән радио уйнаганы ишетелә иде
Э
— Маһруй әби! — дип тавыш бирде юлаучы.
Малайлар:
— Чукрак ич ул! Ныграк дөбердәтегез. Председатель туп куймак- чы иде әле Күк күкрәгәнне дә ишетми ул Маһруй әби,—диештеләр.
Таяк белән кече капканы тукый башлагач, казык башларына кибәргә эленгән пыяла банкалар зыңлашып куйдылар.
Ап-ак пәрдәләрне як-якка аерып, тәрәзәдән пөхтә генә әби тышка күз салды. Әбинең кулында дисбе, иреннәре кыймылдый иде. Малай- шалайга бу хәл көлке тоелды Әби шул чагында гына эшләпәле чит кешене күреп алды. Әстәгъфирулласын әйтеп, кече капканы ачарга йөгерде.
Җеп шикелле нәзегәйгән чәч толымына таккан чулпыларын чыңлатып, иркен ак күлмәкле, арык гәүдәле, ачык йөзле карчык кояштай балкып килеп чыкты.
— Юлчы мин, узып барышлый сугылдым. Дронов дигән кеше бу-ламын,— дип, танышырга исәпләп, теге кеше кулын да сузып караган иде югыйсә, әмма карчыкның чит кеше белән күрешәсе килмәде.
Башын кырын салып, җыерчыклы йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, тыңларга әзерләнде.
— Кызың Алсу кереп әйтергә кушкан иде... Малай тапты бит Алсу Оныгың бар, ягъни мәсәлән.
Әби аның сүзен җүпләп ияген кагып торды, кояш ягына да ымлап алды Гәрчә берни ишетмәсә дә, аңлаган булып кыланды Чынында исә дөнья аның өчен әллә кайчан телсез кинога әверелгән иде инде
Аңлата алмый гаҗиз булды юлаучы
— Инде ни хәл итим икән? — дип, эшләпәсе белән битен җилләтеп алды.— Ирен кыймылдатканны аңлар идең, ичмасам. Югыйсә кичкә хәтле берни төшендерә алмам... Ал-су ма-лай тап-ты! Малай! Үә-үә!
Шабыр тиргә батты юлаучы. Ә бермәлне әбинең йөзкәйләре үзгәреп китте, кабаланып, канатлардай кулларын күтәреп төшерде, чулпыларын чыңлатып алды Юлаучы моңа сөенеп, зиһененә тагы да ныграк сеңдерү нияте белән.
— Алсу шул. Оныгың бар. Үә-үә! Әнә бит эшләр кая тәгәри. Мин үзем күрше авылга барам,— дип сөйләнде.
Бала-чагаларга кәмит күрсәтүдән бер дә ким түгел инде: Маһруй әби, юлаучының авызыннан күзен дә алмыйча, баскан урынында биеп гора; кызарынган, тирлрп-пешеп чыккан абзый ике кулын болгый- болгый нидер төшендереп маташа. Тарантаска менеп кунаклаган ма лайларның көлә-көлә тәмам эчләре катты.
Оныгының тууына тәгаен инангач, Маһруй әби әлеге чит кешене җиңеннән эләктерде дә, ай-ваена карамыйча, алма бакчасына алып кереп китте. Русча фәкать «чичас, чичас»ны -гына белгәнгә, дәшми тормас өчен, әлеге белгәнен кабатлады
Август ае Алмалар коела башлаган вакыт. Кызарып пешкән берә- весе, әнә. бакча уртасындагы өстәлдә ята. Агач араларыннан аяз күк йөзе күренә. Бакчада тып-тын
Маһруй әби өстәлдәге пешкән алманы юлаучының кулына көчләп диярлек тоттырды да йөгереп кенә өенә кереп китте йөгерүенең дә рәте-чираты калмаган инде атлаган саен мәзәк кенә чүлегеп куя да, егылмагаем тагын дигәндәй, кулларын як-якка болгап ала Иләмсез дәү башмагы лаштыр-лоштыр килә.
Кунак эскәмиягә утырды да алмага тешләрен батырды, үз алдына гаҗәпләнеп сөйләнеп куйды:
— Августы да узып бара
Шушы гади генә сүзләрдән нишләптер күңеленә әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Бакчадагы алма исе дә рәхәт өсти иде. Әнә, агач
төбендәге мәче дә. гамьсез генә борынын сузып.* хуш исле саф һаваны сулый Кунак һавада йөзеп йөргән нәфис пәрәвезнен битенә төшүен дә снзмәде - язгы ташудай узып барган гомеркәен уйлан, истәлек ләргә кереп чумган иде Күз алдында гына үрмәләп менүче елтыр үрмәкүчне дә күрмәде Мәченең мыштым гына якынлашып, авыл халкына хас кызыксыну белән үзенә текәлеп торуын да абайламады Уй ♦ лады да уйлады Менә туа кеше, агачтан алма өзеп ашар өчен, бәхет u җимешен татыр өчен туа Менә ул яшен яшәгән, ашын ашаган Маһ z руй карчыкка яхшы хәбәр китерде. Маһруй әби. гәрчә колагы ишет ® мәсә дә. аның изге хәбәр китерүей күңеле белән сизде, куанычы йө J зенә чыкты Хәлдән тайган бал корты кап кайнар өстәлгә төшеп ♦ егылды. Агай аны алып учына салды, саклык белән генә өрергә то- Е тынды Шуннан бал корты, гүя кечтекн генә самолет, канатларын эшкә * җикте пырылдап очып китте, озакламый күздән үк югалды х
Ул арада Маһруй әби өстәлгә ап-ак эскәтер китереп япты, өстәл * күрке итеп кояштай ялтырап торган җиз самоварын китереп утыртты, * кызыл бизәкле чынаякларын куйды, вареньесын алып чыкты Үзе ” һаман
— Сөенче бит. сөенче ..— дип кунагына таныш түгел сүзне яратып ® кабатлады Хәер, аның калтырап чыккан тавышыннан-бу сүзнең тирән серен, тылсымлы көчен аңлау читен түгел иде
Чәй эчмичә генә табын яныннан торып китәргә базмыйча, кунак сыйланырга булды, эш юктан гына, самовар корсагында иләмсез төскә кергән кыяфәтен күрсәтте Маһруй карчык аны. улыдай якын күреп. сыйларга кереште, хәтта бушап калган көзге жир шикелле арык кулы белән аркасыннан да сөеп куйды Аның башындагы чәчәкле ак яулыгына, күгелҗем чык тамчыларыдай җемелдәгән колак алкалары на. җыерчыклы көләч йөзенә, гомер буе тынгы белмәгән, әле дә табын буйлап җитез йөргән кулларына карап тора тс^гач. кунакның кннәт күңелләренә рәхәт бер талгынлык йөгерде, һәм ул. карчыкның аны аңлау аңламавын бөтенләй кайгыртмыйча, кинәт кенә теле ачылган кебек, сөйләп китте
Минем дә әнием исән бит әле Уймак дип йөртәм үзен Бәп бәләкәй ул Мин бит иләмсез зур Менә табулары, ай-һай, кыен бул гандыр. йөкле чагында шулай бер мәлне нәүрәпкә тәгәрәп төшкән Күк күкрәүдән коты алынган да. аны-моны абайлап тормаган инде, билгеле Ә миңа чуртым да булмаган Үзе әле хәзер дә минем өчен ут йотып яши Суык тимәсен дип. җылы оекбашлар бәйли Кайттым исә. еларга тотына Үзе, рәнҗетмим тагын дип. елмаеп азаплана Кнн күңелле, соклангыч бер зат инде әнием
Маһруй әби. гәптәшенең һәр сүзенә төшенгән кеше төсле, няк ка гып, ул сөйләгәнне җүпләп утырды, динары көйле тавышы белән
- Сөенче бит. сөенче, дип кабатлавын белде
Бакчада яфраклар талгын гына кыштырдашалар, гәпләшеп утыручы икс кеше өстенә күләгә төшерәләр һәммә җиргә тынлык үзенен үтә күренмәле канатын җәйгән сыман һәммә нәрсә гүя үз хрынын да. колакны рәнҗетерлек бер генә аваз да ишетелми
Кунак, сыйлаган өчен рәхмәтләр әйтеп, әбине кочаклап саубуллашты да бакча ишегенә табан атлады Әмма карчык аны тукталырга мәҗбүр итте
- Чичас. чичас. ын кабатлап, бакчаның түренә йөгерде
' Озак га үтмәде, бер алъяпкыч алма күтәреп килеп тә чыкты Кызарып пешкән эре эре алмалардан искиткеч тәмле ис бөркелә, аны i дан сулар китерә Маһруй әби алмаларын алъяпкычы ние белән юлау чыга сузды, үзе әлеге дә баягы
Сөенче, сөенче Рәхмәт инде! дип бер үк сүзләрне кабатлады
Кунак бу сүзне Маһруй әбинен яраткан бер сүзе диеп кенә кабул итте һәм тизрәк саубуллашу ягын карады.
Коймага бәйләп калдырган аты зарыгып көтә иде. Урам бушап калган Юлаучы башын күтәреп күккә карады Зәңгәр күк йөзендә алама бер болыт кисәгеннән гайре берни күзгә чабынмый.
Тарантас жай гына кузгалды. Кояш, атның янбызына төшеп, көмеш төскә кертә. Ак алъяпкычтагы алмалар ул арада сикерешә дә башладылар Баягы малайлар авыл очындагы койма курасына кунаклаганнар. Әле генә судан чыкканнар да юеш чәчләрен сыйпаштыргалап азапланалар иде.
Юлаучы аларга.
— Сау булып торыгыз,— диде.
Малайлар исә:
— Хушыгыз. Икенче юлы барабан ала килегез,— диештеләр.
Тарантас яңадан үрне төште, биек тирәкләрнең нәкъ уртасыннан ярып узды, иске күпердән дыңгырдап алды. Тарантаска печән салынган иде, хәзер менә шул печән гүя саф көч, яшәү дәрте бөркеп тора Юлаучы, бер алманы учында биетеп, авыз эченнән генә ниндидер көйне сузып маташты. Уйлары һаман әле Маһруй әби тирәсендә тулганды:
— Күр инде, туган улымыни!
Шул чагында үзенең әбисе хәтеренә килеп төште. Гомер буе Жи- хариха булып йөрде, йөрде дә үләр көннәре килеп житкәч кенә чын исеме ачылды: Софья Тарасовна икән ләбаса Жихариха дигәнең! Олы караватның бер почмагында бөрешеп кенә яткан иде. Чия чәчәк аткан чакка туры килде. Улыннан хат-хәбәр көтеп тилмерде, бичаракай. Тиктомалга югалды да куйды улы. Урамга чыккан жиреннән ай күрде, кояш алды. Каян табасың ди аны, үзе хәбәр бирмәгәч. Әбисенең арада бер яраткан, иң чирләшкә, иң майкап улы иде шул үзе дә. Сыбызгы ясаудан башканы белмәде, бер генә һөнәре дә юк иде. Аркасына ертык биштәр асып, сыбызгысын сызгырта-сызгырта, дөнья ги-зәргә китеп баргандыр инде. Ярты ел буена ник бер хәбәре килсен. Шуның хәсрәтеннән әби кеше тәмам түшәккә егылды. Саташкан чагында да коргаксыган иреннәре белән: «Кайтсана, кошчыгым.. Кайтсана, багалмам...» — дип кабатлады. Кошчыгы туган оясына кайтмады да кайтмады Канатында тагын юньле хәбәр дә китермәде. Югыйсә, күрше-күлән дә, шул ук гозерне кабатлап, дога кылып карады Файдасы барыбер тимәде.
Юлаучы гүя әллә кайчангы язны яңадан күрде, чия чәчәгенең татлы исен иснәгәндәй булды.
Шунда гына ят сүзнең төп аелына төшенде. Ни икән бит, әй, яхшы хәбәр китергән кешегә шулай бүләк бирәләр икән бит! Чукрак карчык / кабатлаган матур сүз әнә шул гадәтне аңлата икән ич!
— Сөенче,— дип куйды юлаучы үзалдына.
Ул арада инде авыл сырт артында, түбәндә утырып калган иде.
Ә менә минем үземнең берәрсенә изге хәбәр китергәнем булдымы соң?
Моңарчы гомеремдә дә алай дип уйлаганым булмады: көн артыннан көн агылды, як-ягыма борылып карарга вакыт тимәде. Менә хәзер тукталдым да гомер юлыма ныгытып күз салдым
Тирән хәтер коесыннан учым белән суны бушатырга азапланып, бер сәгать утырдым, ике сәгать... Кешеләрнең йөзләре бер-бер артлы караңгылыкка кереп югала торды, хәтерем исә бсткәннән-бетә барды Шулай ук берәүгә дә куанычыннан тетрәндерерлек хәбәр китергәнем булмады микәнни? Бер дә әйбәт түгел бит әле. Күр инде, чигәгә кан 1 йөгерде. Иң жиңеле: ник булмасын, булгандыр, диясе дә - вәссәлам!
Үз-үзеңне алдап булмый икән. Үҗәтләнеп. хәтеремнең иң ерак, нң, караңгы почмакларына күз салам. Тик берни таба алмыйм Тынлык үземне һич кенә дә читкә җибәрми, гүя кыршау кысылганнан кысыла бара Хәтта карусыз дусларым — китапларым да миннән йөз чөерделәр
Шулчак хәтеремә Гильен шигыре килә;
Дөньяда бит мин туганны Беркем көтел тормаган..
Бик үк алай сөенерлек түгел инде бу юллар.
Хәрабәләр эчендә калмадым калуын, шулай да бер сорау һич тын гы бирми миңа гомер эчендә бер сөенечле хәбәр китергәнем булдымы кешегә, әллә юкмы?
Русчадан Кыям МИҢЛЕБАЕВ тәрҗемәсе