Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАГЫЙРӘ —АККОШЛАР ИЛЕННӘН


Роза ХӘлиуллина — Актанышта, аның пристань ле. болыннары, су буеның әрәмә, куаклары белән атаклы Әҗәкүл авылында туып, үзе язганча, «Агый- делдә йөзеп үскән» кыз Чынлап та, Татарстанның гаҗәеп матур бер почмагы ул Актаныш ягы — әллә ничә елга, урман, күлләре, якты йөзле, эшчән, талантлы халкы белән җырларга күчкән шигьри төбәк ул Элек-электән әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә яңа бизәк, үзенчәлекләр алып килгәннәр ул яктан Әле дә чишмәләр кипмәгән, күлләр корымаган халык күңеленнән хис. моңнар алып, шигъриятебезгә яңалар. яшьләр килә тора. Роза Хэлиуллина әнә шундыйларның берсе
Ул инде ун-унбиш елга якын яза. вакытлы матбугатта катнаша килә «Беренче карлыгачлар» сериясендәге китапта да басылды аның шигырьләре. «Беренче адымнар» исемле күмәк җыентыкта да, шагыйрәләребезнең иҗатын туплаган «Кызлар җыры» исемле китапта да Кечкенәләр өчен «Бөрле-гәнгә медаль». «Чүкеч — нәни булышчы» кебек китапларын да чыгарды ул — алар шагыйрәнең эзләнү, үсү юлындагы беренче тәҗрибәләре иде әле Соңгы елларда исә ул иҗатка бик җитди кереште. «Каенана» исемле, 'дәби җәмәгатьчелек хуплап каршы алган поэмасын, күп санлы лирик шигырьләрен язды Узган елда дөнья күргән «Агыйдел—аккош иле» исемле шактый күләмле китабы басылып чыккач, ул Актанышта уздырылган яшь язучыларның зона конференциясе исеменнән СССР Язучылар Союзы членлыгына тәкъдим ителде
Роза Хэлиуллина күп яза. эзләнә Ул озын-озын поэмаларда да көчен сынап ка рый Аларда да үзенең аккош иленә — Актанышка, анда узган балачак хатирәләренә кайта — узган сугыш чорындагы авыл, аның олы рухлы кешеләре, бердәмлек, Ватан га мәхәббәт һәм бүгенгенең матур үзгәрешләре турында яза Дөрес, поэмаларда озын лык. кайчакта күпсүзлелек, ашыгу, композицион таркаулык сизелә эле. әмма бернәрсә шиксез алар самими, эчкерсез хислеләр Билгеле, бу өлкәдә осталыкка ирешү өчен шагыйрәгә образлар, тел өлкәсендә күп эшләү һәм эзләнүләр кирәк булачак
Аккош иленнән — Агыйделдән килгән шагыйрә үзенең илле яшьлек бәйрәмен каршылый
Аңа яңа иҗат уңышлары телик
Роза Хэлиуллина
ЯШЕНЛЕ ЯШЬЛЕГЕМ
Күкләр — япь-яшь, Яшеннәре — алмаз, Көчле күкрәү — гүя, Алпамша... Аяз күкне кем соң җиңел генә Болытлы күк белән алмаша!?
Язлар япь-яшь.
Яшьнәп яшәр яшь чак.
Ник чатырдап китереп ормаска! Ник алмашыйк хаклы яктылыкны! Безнең буын! Безнең җыр ласа!
Җырлар япь-яшь, Язгы яшен — алмаз.
Язгы күкрәү — япь-яшь Алып ла...
Язгы яңгыр!
Түккән яшь тә газиз — Соңра җирдә Бәхет калыкса!
Я кайгы бир, я шатлык бир, Кирәкми урталыгы. Күкрәгемә кирәк ахры Йөрәкнең утталыгы.
Утларына кирәк ахры Йерәкнең юкалыгы. Беләсеңдер йөрәк кеткәй Утларга киртә югын?!
Яшенле елдыр, Ялтыр да йолтыр.
...Телләре җордыр,
Җырлары елгыр:
Яшендә туган,
Ташкында йөзгән,
Яшьлегем булып Каршыма килгән.
Яшен чаткысы, Җаным яктысы...
Ничек, ничек соң Җуймый саклыйсы?
Кулдан килмәс гамәле юк. Иңләмәгән галәме юк. Халык беек. Адәм бөек.
Чоры биек. Җыры беек!
Җырчы Чулман— Болгар бөек Кирәклесен күзгә карап Әйтел биргән телләр бөек.
Туп-турысын, курыкмыйча, Әйтә торган еллар бөек
Гаделлектән тайчанмыйча, Юл алучы уллар боек!
Корычтай нык замананы Күккә чөйгән кыллар бөе» Җырлар бөек!
Малай тай хәтле таш күрде — Тау дип аңа исем бирде.
Тәпәч табып алды малай;
Тәпәч, тайдай, очындырды. .
Аңа һәрни көчен бирде. Кыя еатар тешен бирде, Ир-ат дигән исем бирде Канатлы кош хисен бирде
Аңа һәрни ямен бирде. Аң-белемен, гамен бирде.
Сея белү, аерылу, Сагынулар тәмен бирде...
Егет таудай уй-хәсрәтен
Аттай тартып дөнья күрде.
Санга сукты дөнья ирне,— Таштай башын моңга төрде... Таудай җанын утка төрде.
Ә ул яши бизәп Җирне!
Арытулар аңны авырайта, Арытулар башны аңгырайта.
Арытулар... җанны шул картайта.
Ялга, ялга юллар, әй, кай якта?
Аңга ялкын өстәр әмәл кая?
Ялкын эзләп йөрим — гамәл кая?
Гамәлләр — кош... Ә каурыйлар буштыр.
Кәгазьләрем гаҗиз: кыштыр-кыштыр...
Гамәлләрем кәгазь өсләрендә, Моңнарым көл — йөрәк мичләрендә,
Җегәр кирәк — җылы, җилләр, таулар!..
Көчле каурый-кәгазь, илһам. Даулар!
...Җанның шунда үзгә текәлеге.
Ялкынга кем сала иркәлеген?!
...Арып-талып тапкан ялкыннарым.
Ауган Алып сыман калкынамын!
Гамәл — кояш, каурыйлар көләчтер. Кәгазь җырлый: — Башкынаең яшьтер?!
Алмагачлар кара көйде бу яз, Ак чәчәк юк, каргыш иңгән гүя. Куркыныч көй агачларда йөрде — һәр алмагач Хиросима гүя.
Карау авыр: каралган алмагач, Ирләр алды балта, чыдамагач: Утынлыкта инде алмагачлар...
— Инде, агач, кистем түзалмагач, Җир туңмасын, җаны исән булсын. Җир сау булса үсәчәк яшь агач.
..Алма «рга тиде ятлар сүзе...
— Кис. каралдым, дип ул балта сузды.. Мим чапмадым алма билләреме,— Сызды ярым үзе, аягүре. .
Сызды..
Миңа таныш Хиросима сүзе!
Ашкынабыз — ташынабыз Ашкынуда ачылабыз — Җир өстенә якты биргән Җәүһәр булып чәчеләбез!
Ашкынабыз — ташынабыз Кичәгедән бүгенгегә.
Бүгенгедән... үткәннәргә, Безне онык иткәннәргә
Уйлар чаба, башта ташый Дөньялыкка... хәзинәсен.
Нәни башта шигъри ташкын Ташкынны кем кадерләр соң!