Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхетем үзем белән

Бәхетем үзем белән
Тормышың күңелсез,— димә, Аңлатма күзең белән. Бәхетем ул — тормыш юлым, Бәхетем үзем белән!
Миңа шатлыкларым юлдаш. Сөюеңне дә беләм. Мәхәббәтсез кеше!—димә, Бәхетем синең белән, Бәхетем үзем белән!
Ал бозлар
Син — үзең бер дөнья, Мин — үзем бер дөнья. Син — үзең бер дәрья, Мин — үзем бер дәрья...
Омтылды дөньялар, Чайкалды дәрьялар.
Мәхәббәт бөреләнмәде, Мәхәббәт үрелмәде... Дәрьялар кушылыр чакта Ал бозлар эремәде. Ал бозлар эремәде!
Килә бер көн: шатлыкларың Өелеп ята тау кебек. Килә бер көн: кайгыларың Кисеп үтә бау кебек.
Килә бер көн: дөнья буйлап Син агасың сал кебек. Җирнең иң-иң гүзәл кызы Каршы ала таң кебек...
Яшьлек
Ашкынып, күкрәп үтте ул — Яңгырап үтте яшьлек. Йөрәккә күз яшьләреңне Яудырып китте яшьлек. Мәңгегә мәхәббәт утын Яндырып китте яшьяек. Гомерлеккә моң-зарларын Калдырып китте яшьлек. ...Көйдереп кенә үтмәде, Яндырып китте яшьлек!