Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ


өлҗиһан әби. буявы уйган рәшәткәгә сөялеп, беравык торды да авылга таба атлады «Алтын йөгерт кәнменн үзләренә. Яфрак коярга да өлгермәгән нәр»,— дип уйлады ул, зираттагы агачларга карап Алтынсу яфраклар исә: «Бөтен дөнья саргайган мәлдә каян килгән яшеллек бу?» — дип, карчыкның яшел яулыгыннан көнләшкәндәй, шыбырдашып куйдылар Гөлҗиһан әби үзе моны сизмәде дә Уйлары тынгылык бирми иде ана «И раббым! Дөньялыкта күрешергә насыйп булмагандыр инде. Кыямәт көннәрендә теләгемә ирештерерсең микәнни? .»
Зиратның теге дөньяга алып чыгучы капка түгеллеген бик яхшы белә ул Теге дөнья дигәннәре әллә бар, әллә юк дигәндәй Кем барын күргән дә, кем әйләнеп кайткан аннан Кыямәт көннәре дип, бодай гына әйтә инде.. Дөньялыкта күрешүгә ни җиткән? Зираттагы агачларга сокланып йөрүе дә теге дөньяга ашыгудан түгел. Алай юрамый Гөлҗиһан әби Юраган юш килә, ди Аннары, үлгән кеше белән кавышырга җыенмый бит ул Исән кеше белән!
Тракторлар гөрелтесен тыңлый-тыңлый кайтты Гөлҗиһан әбн Иген нәрне җыеп алгач, туңга сөрәләр Тавышлары көчле булса да. күңелгә шом салмый бит, әй! Әллә улы Хәлим тракторда эшләгәнгәме икән? Алай дисәң, элек тә колакка ятышсыз тоелмый иде Җанга ниндидер якын аваз, моңлы аваз чыгаралар бит. кара инде, ә
Тракторлар кыр ягыннан тырышып-тырышып киләсе ел уңышы ту рыпда хәбәр сала иде
«Дөньялар үзгәрде Мондый да имин елларда нишләп исән булма сын ул?! — дип уйлады Гөлжнһан әби -Чегәннәр дә исән диделәр бит!»
Чегәннәр юравын берәүгә дә сөйләгәне юк иде әле аның Дөрестер ме. юктырмы, анысын белсә, ахирәте Фатыйма гына белә инде Сугылып чыгарга кнрәк әле Фатыйма күршегә, нишләп ята икән? Хәлимнең кыр дан эшен бетереп кайтырына да шактый бар Оныклары да өйдә түгел дер Кояш та төшлектән авышты гына
Рәхәтләнеп чәй эчкән арада, Гөлҗиһан әбн җайлап кына узганнар ны кузгатырга кереште
Карале. Фатыйма, элгәре авылга чегәннәр кнлерне Хәтерлисең дер инде?
- Хәтерләмимме сон! — Фатыйма әби бал белән майны ахирәтенә- рәк этәрде.
— Хәзер бер дә күзгә-башка чалынмыйлар Кем биздергәндер мес-кенкәйләрне.
— Шәһәрдә ди алар Авылга килеп чыкмыйлар шул менә.
— Яңалык була торганые шуларнын күренеп китүе.
— Яңалык булмыйни! Башка халык бит инде Киенүләренә хәтле
— Башка халык та соң... Безнеңчә дә беләләрие бит алар.
— Әйтмә! Каян өйрәнгәннәр диген, әй.
— Берсе хәтеремнән һаман да чыкмый.
Ахирәтеннән җавап сүзе ишетмәгәч, Гөлҗиһан әби тагын өстәп куйды:
— Берсе хәтеремнән һаман да чыкмый Күңелгә өмет салды да...— һәм яшел яулыгының почмагына күз яшьләрен сөртеп алды.
Фатыйма әби эндәшмәде. Авырткан җиренә кагылырмын дип курыкты бугай.
— Чегәннәрен дә әйтерием. Күңелгә өмет салдылар да. Шуннан бирле күренмиләр.
Сугыштан соңгы еллар иде бу. Кызу печән өсте.
Авылга чегәннәр якынлашуын малай-шалай әллә каян ук шәйләде: «Киләләр! Тегеләр!..»
Бу сүздә кызыксыну чагылса да, хәвефләнү дә бар иде. Ничек хә-вефләнмисең инде. Чит-ят кеше ни кылмас. Ходай белсен. Нинди ният белән киләләрдер бит әле?. Ярый Ла бәла-казалы булмасалар. Моңа хәтле дә күренгәләгәннәре бар иде, анысы. Кайсыберләре өй борынча хәер сорашып йөриләр Шунысы кызык: ипи сыныкларына да. бәрәңгегә дә. онга да —һәммәсенә аерым капчык тота андыйлары. Каян табып бетергәннәрдер шул хәтле капчыкны, ничек көчләре җитәдер күтәрергә. Урлап алмагач, рәхмәт инде. Кайсылары вак-төяк белән сату итә. Берсен дә гаепләрлек түгел —тамак туйдырырга кирәк бит. Нишләтәсең инде — тир түгәргә өйрәнмәгән халык шул. Бар белгәннәре җыр да бию, күңел ачу.
Болары нинди хикмәтләр күрсәтер тагын. Эшкә яраклы бөтен кеше болында. Авылда карт-коры, бала-чагадан гайре адәм заты да юк, ичмасам.
Чегәннәр килүен ишетүчеләр капка төбенә чыгып басты. Кулларын каш өстенә куйдылар да басу капкасы тарафын күзәтергә тотындылар
— Күче белән киләләр.
— Ир-атлары юкмы?
— Әллә балаларын да иярткәннәр имде.
— Ир-атлары белән йөрми бит алар.
— Нигә икән?
— Үзләреннән сора, Мәхүбҗамал җиңги. — Монысын Чуар Рәис әйтте.
— Әйбер-фәләнгә кагылмыйлардыр бит?
— Соңыннан әйтермен, Мәхүбҗамал «ин..-*
Телен тыя белмәгән Рәисне малайлар чирәмгә . терәттеләр.
— Ходай сакласын...
Бу сүзләрне ишетүгә, малай-шалай җитдиләнеп китте. Алар хуҗа ич авылга! Бер-бер хәл була калса.. Олылар күзне дә ачырмас. «Куркаклар икәнсез». — диярләр. «Сезгә моннан ары ышаныч бетте» - - диярләр.
— Минем янга! —дип кычкырды арада бер башка калкурак Хәлим исемлесе.
Малайлар гаярьләнделәр. Аннары дәррәү кубып басу капкасына эл-дерделәр.
— Кертмәскә кирәк аларны
— Капканы бикләргә
— Таш белән куабыз.
— Кире борылсыннар!
— Ә сиңа,—диде Хәлим Чуар Рәискә,—Эләгер әле .
Ләкин малайларның планы барып чыкмады.
Тегеләр әкрен генә киләләр дә киләләр. Бер чегән малае бозач ка дәрле эт җитәкләгән Юк, мондый бурзайга каршы торырлык эт юк авылда Торса, тегермәнче Микулайныкы гына каршы торыр. Әмма те гермәнче эте малайларның кан дошманы иде шул
Ә чегәннәр әкрен генә якынай. Үзара сөйләшәләр Шул вакыт алга рак йөгереп чыккан кечкенә кызыйлары борыны белән юл тузанына капланмасынмы! Чуар Рәис түзмәде, көлеп җибәрде Көлүе — көчек ләңгелдәвемени. Бу авазга чегәннәр бурзае колакларын шомрайтты һәм кинәт, хуҗасын өстерәп, малайларга ыргылды. Көчек бар дип бел де, ахрысы
Малайлардан җилләр исте.
Чегәннәр авылга озын итәкләре белән тузаннар туздырып килеп керделәр.
Аларның өй борынча йөрүен малайлар башта читтән генә карап тордылар Бераздан кыюлыклары артты. Чегәннәр керәсе йортның ишегалдына кереп тулдылар да капканы бикләп куйдылар Чиләкләр: - чүмечләргә су тутырып, койма янына барып бастылар
— Өсләренә сибик, — дип сүз куештылар. Койма ярыгыннан карый карый чегәннәрне көттеләр
Менә өлкән генә бер чегән хатыны капка келәсен шакылдатып аллы Ул да булмады, койма өстендә малайларның башлары күренде Бурзай аларны күреп, буыла-буыла өрергә тотынды. Котлары очты малайлар ның, берәм берәм җиргә сибелештеләр. Акырышкан, чиләк-чүмеч шал тыраган авазларны ишеткәч, чегәннәр, сукрана-сукрана. икенче йортка күчтеләр
, Гөлҗиһан апа печән җыюдан кайтып килә Иде Койма ярыгыннан әнисен күргәч, Хәлимгә җан керде.
— Әнкәй! - дип кычкырды ул.
Кайда син? — дип, Гөлҗиһан апа башын боргалады Койма өс теннәп Хәлимнең башы калыкты.
— Нишләп йөрисең анда, чит кеше каралтысында?
— Чегәннәрдән качтык.
Нигә качасың. Нигә куркасың? Алар кешегә тими бит
— Тимәс! Бурзайларын гына кара син аларның
— Әйдә, улым, кайтабыз
Атаманнары киткәч, бүтән малайлар да әкрен генә таралыштылар
Хәлим күргәннәрен энәсеннән җебенә чаклы әнисенә сөйләде
— Шул Чуар көлеп җибәрмәсә, — диде ул, —чегәннәр бурзае ку мыйдырые да безне
— Гомерләре озын булыр боларның. Әнә, безгә дә керәләр диде Гөлҗиһан апа
Чынлап та, кап кара чәчле, җәйге челлә булуга карамастан, шактый ук керләнгән калын яулык бәйләгән, чәчәкле озын күлмәк кигән б?р чегән хатыны җилкапканы ишегалды ягыннан ябарга азаплана иде Б\ халыктан бик шикләнмәсә дә, Гөлҗиһан апа аны өйгә кертергә теләм • де - каршысына чыкты
Чегән хатыны керешли авыз эченнән нидер мыгырдана, ялт-йолт тирә-ягына карангалый иде Гөлҗиһан апаны күргәч, кулын сузды ла аңлашылмаган телдә нидер сөйләргә тотынды Гөлҗиһан апаның сәер сенеп торуын күргәч, татарчага күчте.
— Синең чәчең коела икән. Чәчеңне җыеп йөр. Бозганнар сине, коелган чәчеңне табып алып сихерләгәннәр.
Гөлҗиһан апа тораташ булды. Әйе шул, чәче коела. Каян белә ул аны?..
— Кара менә бу көзгегә, әйбәтләбрәк кара. Ике дошманың бар синең, шуларны күрерсең!
Монысын ук көтмәгән иде Гөлҗиһан апа. Чит кеше була торып, каян белә диген. Бигрәкләр туры китерә бит!
— Син курыкма, — дип тынычландырды чегән хатыны, курыкма миннән. Мин сиңа бәхет юрыйм бит.
Гөлҗиһан апа чигенә-чигенә өйгә керде. Авыз тутырып сыңар сүз әйтергә өлгермәде, чегән хатыны бөтен ипи сорап алды, һәм ипигә тиз- тиз ниләрдер сызгаларга кереште.
— Ирең сугышта булган икән. Ул исән. Кайтачак. Аны дошманнарың бозган. Кабат чәчеңне җыеп йөр Ныклабрак кара, әнә, ипи дә читлек күрсәтә. — дип сөйләнде чегән хатыны, үзе сызган аркылы-торкылы сызыкларга ишарәли-ишарәли. — Котылыр ирең. Тик ипи миндә булырга тиеш.
Аңлаштылар. Әллә нинди сызыклар сызгаласа, мондый яхшы күңелле күрәзәчегә түгел, гап-гади хәерчегә дә бирерсең ипиеңне.
— Ал! — диде Гөлҗиһан апа. — Кайтсын гына берүк.
Чегән хатыны югалды.
Өмет калды.
Әлеге өмет һаман да сулмый, һаман да саргаймыйча яши бирә.
Кайтачак, кайтачак! Улы да көтә бит аны. Хәлим исемле улы барлыгын да белми бит әле әтисе. Кайларда йөридер шул гомер?!
Гөлҗиһанның ире сугышта булуын, аның исән калуын каян белгән диген чегән хатыны? Дусларын, дошманнарын каян белгән?
Фатыйма әби эндәшмәде. Гөлҗиһанның ире сугышка китүен дә, дус- ларын-дошманнарын да чегәннәргә ул сөйләгән иде Фатыймадан сорашканнар иде. Әмма исән калуын берәү дә белми. Исән калуы — чегәннәр күңелгә салып киткән өметтә генә. Алар берәүгә дә начарны юрамый шул.
Гөлҗиһан әби чыгып китте. Фатыйма әби серне ачмады, өнсез генә карап калды. Өй каршындагы саргайган юкә агачы да Гөлҗиһан әбине яшел яулыгына карап калды.. Күпме күз яшьләре дә уңдыра алмаган. кайчандыр ире бүләк иткән, иренең төсе буларак сакланган яшел яулык ул...