Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Энекәш кирәк миңа
Сезгә рәхәт! Берегез дә Минем хәлдә түгел сез. Беләсезме? Өйдә миңе Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак, Уйлап ятам-ятам да: Юк шул минем абыем да, Юк шул минем алам да,
Сеңелем дә, энем дә. Бергә-бергә уйныйсым Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә: Уйныйлар, шаяралар.
Алар күп шул, күмәк шул — Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа, Энекәш кирәк миңа!
. Яратыр идем мин аны,
Т ырышам
«Иген игү,— ди әтием,— Мактаулы да, авыр да».
Нәкъ тырышлар, мактаулылар Яши безнең авылда.
Алар басуда кышын да, Язын, җәен, көзен дә. Каникулда абыема Булышкалыйм үзем дә.
Кайтыйк ла үзебезгә!
ii.«in.YqT6
Диңгез — матур, Сүз дә юк. Мондый диңгез Бездә юк.
Ләкин теге ягына,
Ләкин теге ярыма
Хәтта елак булса да, Бакчага да илтер идем, Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга Уйнарга чыгар идем. Әгәр мине тыңламаса, Ничек тә чыдар идем
Әтиләр бит, ничә кабат Алабыз дип алдыйлар. Бердәнбер малайларына Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә мңңа, Уенчык нигә миңаҺ
Бергәләшеп уйнарга Бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, Ямьсез генә булса да, Елак кына булса да, Энекәш кирәк миңа!
И тырыша минем абый, Үзем дә тырышкалыйм. Шөрепләрне бик тырышып Тырышып борышкалыйм.
Мин тырышкач, комбайн , Бик тырышып ура шул. Тырышабыз — ипикәе Бигрәк тәмле була шул!
Йезеп тә чыгыл булмый, Төбенә чумып булмый.
Тотып булмый балык та. Юк биредә таллык та.
Тозлы икән суы да — Чистартмыйлар шуны да.
Эчке үк кереп булмый, Иркенлеп йөреп булмый. Кайтыйк ла Үзебезгә — Кечкенә «Кермә!» — диеп торалар, Керсәң, кире боралар. Сөнебезгә!
Безнең як крокодиллары Булат бүген берүзе Сөндә су кереп калган. Таллык төбендә ике Крокодил күреп калган. Әнә... әнә тегендә, Әнә теге таллыкның Әнә теге төбендә. һәм чабарга тотынган. Көчкә качып котылган. Ә малайлар көләләр. Чөнки алар Булатның Ни күргәнен беләләр. Чапкан чакта, җитмәсә, Ул бер талга абынган. Икенче тал Булатның Аягына кагылган. Крокодил дип, Булатның Тагын коты алынган. Куркуыннан, ахрысы, Тагын бер кат абынган. Ләкин Булат сер бирми: — Сез юкка көләсез,— ди,— Белмисез бит сез берни. Барыгыз да карагыз — Таллыкта ята алар. Булатның шул хәлдән соң Бер генә сүз телендә: Бездәге крокодиллар Кәлтә дип аталалар. — Ул крокодиллар,— ди ул,— Белдегезме!
«Ми-8А. Самолетларда очмаган Малайлар әздер бездә. Нинди генә самолетлар Эшләнми хәзер бездә. Шулайдыр шул. Аның әле Буявы да кипмәгән. Ул әле оста очарга Өйрәнеп тә җитмәгән. Самолетларның «Илпларын, «Ил-18», «Анинарын, «Ту-154»ләрен, Я «Як-40 А»ларын — Беләсездер аларын. Аның әле пропеллерен Алыштырырга кирәк, Бер-ике җиргә кадак та Ә менә сез «Ми-8 А» Дигәнен беләсезме? Көләсезме? Андый самолетны бер дә Ишеткән юк дисезме? Чыннан да белмисезме? Шаяртусыз-нисеэме? Кагыштырырга кирәк. Ул өр-яңа самолетның Конструкторы мин булам. Ә мин үзем «8» яшьлек «А»лмаз «Мм»ңнуллин булам!
Кызганыгыз бүрене!
Кән дә мульти карыйбыз, Берне түгел, унберне.
«Ну, погоди!» дигән мульти Барыбызны көлдерде.
Белмим, ник көләбездер? — Мәзәк дип беләбездер...
Ә мультидә бүрене
Көлкегә
Калдыралар,
Утта да
Яндыралар,
Суга да
Батыралар,
Цементка
Катыралар,
Кагалар да сугалар, Сугалар да кагалар. Сугар сәбәп табалар.
Улый бүре, елый бүре, Йөри бүре сызланып.
Мин дә утырам сызланып. Шул бүрене кызганып
Ул — ямьсез, юньсез, янәсе.
Ул — әшәке, ул—тиле.
Бер дә андый түгелдер ул, Туктатыгыз мультине!
Разил Вәлиев
Кайтаваз кайда яши
Урамга чыгып кычкырдым
— Әй, кайтаваз!
Син кайдау?
Ишеттем бары бер аваз
— һау-һау, һау-һау, һау-һау-һау.
Көтү көткәндә кычкырдым
— Син кайда?
Хәбәр җибәр!
Ишеттем бары бер аваз
— Бә-бә, бә-бә, Бә-бә-бә-бә-бә.
Урманга барыл кычкырдым
Җавабын озак көттем
Яңгырады моңлы аваз
— Күк-кү, күк-кү,
Күк-кү-кү.
Төнлә төшемдә сорадым
— Әйт, кайтаваз!
Син кайда?
Бик ерактан аваз килде
Курыкмыйм
Сыртына капчыклап Маймыллар төягән, — Шулай да барыбер Курыкмыйм дөядән.
Курыкмыйм жирафтан, Курыкмыйм филләрдән Фил борын күтәрсә, Мин көлеп җибәрәм.
Әнием куркьпа:
«Әгәр, — ди, — карышсаң, Тотар да йотар, — ди, — Менә бу арыслан».
Тамчы да курыкмыйм!
Әйтегез: кем курка? Бергәләп барырбыз Иртәгә циркка.
13.1
Күпне күргән бүрек
— Бүрек, бүрек, кая бардың?
— Кая булсын, кинога.
— Бүрек, бүрек, сөйлә эле Ниләр күрдең син анда?
— Әй-лә, шунда, күрсәтәләр Әллә нинди юк-барны. Хуҗамның тезе өстендә Рәхәтләнеп йокладым.
— Бүрек, бүрек, кая бардың?
— Кая булсын, кунакка.
— Бүрек, бүрек, кемне күрдең, Сөйлә әле шул хакта.
— Әй-лә, шунда, чакырганнар Әллә нинди юк-барны: Кәпәч, таяк, эшләпә һәм Чәчәкле зонтикларны.
Тегермән
Тарттырдым мин бәрәңге дә, Тарттырдым кишер, кыяр. Мин тарттырган нәрсәләрне Ашаса, фил дә туяр.
Тарттырдым мин борыч, суган, Тарттырдым мин алманы. Өебездә тарттырмаган Бер нәрсә дә калмады.
— Син тарттыңмы? — диеп, әби, Аһ-уһ килде, шаккатты...
... Әйе, әйе, үзем тарттым, Колакны әби тартты.
Кемгә сукты?
— Фәрит кемгә сукты дисез? Кара аны, юньсезме. Нигә сукты? Нык суктымы? Тегесе ничек түзде?
Минеке
Туп-туры... эшләпәсенә?
Ә син тордыңмы карап?
— Утлар чыгарып сукты ул, — Керде дә китте кадак.
Кычкыралар, сугышалар — Әйтерсең, мәхшәр купты. Ике малай бүлә алмый Түп-түгәрәк бер тупны.
Берсе әйтә: «Минеке!» — ди, Икенчесе: «Минеке!»
Шулай тарткалаша торгач, Ярты көннәре үтте.
Әтиләре чыккан иде — Әтәчлекләре очты. «Минеке» дә «минеке», дип, Тарталар хәзер пычкы.
Әбинең туган көненә
Бүләк иттек тегермән
«Хәзер кофе тарттырырга Кибеткә барып йөрмәм, — Дип сөенә әбиебез, — Мәшәкатьтән котылдым».
Әби күршегә керүгә, Тегермәнгә тотындым.
Әй, тарттырам чикләвекне Кабыгы-иие белән.
Әйләнеп тора тегермән, Мин шатлыгымнан к әләм
Мәҗлес
Әтәч коймага кунган, Мәҗлес җыймакчы булган.
Утыра кунак көтеп, Тәлинкәдә — бер бөртек.
Җыелганнар тавыклар, Караганнар савытка.
Ә савытта — бер ярма...
Кикрикләре кабара.
Тавык явы башлана, Әтәч алга ташлана Узыл унбиш өтекне, Чукып ала бөртекне.
Үзе шундый сөенә, Җырлый «Сарман» көенә.
Тәлинкәсе бушын буш, Тик чыкмады, ди, сугыш
Песи теш күргән
Мич башында йоклаганда Песи гаҗәп төш күргән. Төшендә ул Африкада Арыслан булып йөргән
Теләсә-кемнең өенә Шакымый гына кергән. Кемгә керсә дә, урынны биргәннәр аңа түрдән Арыслан караватында Кичен йокларга яткан. Төшендә ул мич башына Кире әйләнеп кайткан
Шул чагында песиебез Куркып уянып киткән. Песиме ул, арысланмы - Әле дә белми икән.