Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Безнең йорт малайлары
Өч сикереп, бер атлап Чыктык ишегалдына: Сагынышкан Сашалар, Аэат, Фәрит бар монда.
Фәрит кайткан — Кубадан, Азат кайткан — Алжирдан, Әтиләре эшләгән Деньядагы бар җирдән!
Океан-диңгезләр кичкән Гитара чирттерәләр, Испанча да французча Җырларны сиптерәләр!
Открыткалар — әкәмәт, Карыйбыз еелешеп,
Сувенирлар — галәмәт, Бүләбез сеенешеп
Хосе, Әхмәтләр белән Тәшкән фотолар да күл, Кочаклашып басканнар Менә шулай, безнең күк.
Безнең йорт малайлары.
Сынатмый торганнары, Дуска ярдәм кирәктә Соратмый торганнары!
Онытмас дуслар булгач, Хатлар килер кайдан да: Чыкты ишегалдыбыз Халыкара мәйданга!
Ill
Халыкара хәлләр
Мөдир клубка
Юлны киртәләп:
— Мондый тема, ди, Сезгә иртәрәк)
Монда буталып Йөрмәгез кичен, Кайтып әйтегез — Өлкәннәр килсен!
Иртә дә түгел һәм соң да түгел — Миңа белергә Кирәк нәкъ бүген!
... «Яшь ленинчымда
Язганга өстәп, Казан лекторы Сөйләде бик шәп.
Бомбалар үрчи — Әллә шашына — Ничәшәр тонна Кеше башына...
Еллар тынычсыз, Хәвефле заман —
Гөртли дә сугыш Кабына һаман.
Экранда түгел, Чынлап үләләр, Меңнәрне көн дә Җиргә күмәләр...
Җанга шом төште, Уйга шик керде — Сугышлы уйнау Гаеп шикелле...
Әмма шулай да Туктамыйк мәллә — Кая карама Хәтәр бит хәлләр;
Теге якта да Малайлар уйный, Безгә төбәгән Мылтыгын куймый...
Иртә дә түгел һәм соң да түгел, Аңларга кирәк Миңа нәкъ бүген!.
Куркыныч хәбәр
Кот алынып балалар Чабышып кайтты өйгә:
— Сарбай кайда?
— А алар!
— Эт атучылар килә!
Ә Сарбай берни белми, Йөгереп уйнамакчы, Яшел чирәм өстендә Хәзер үк аунамакчы!
Тавышлары калтырап Сөйләшәләр балалар:
Батыр булам
Мин үскәч һәйкәл булам, Батыр булам,
— Нишләргә соң?
— Бирмибез! —
Киңәш тоталар алар.
Шундый куркыныч хәбәр!
Шундый коточкыч хәлләр!
— Тезелешеп басабыз, Килеп чыксалар әгәр!
Ни булгандыр, ничектер, Килмәде мылтыклылар.
... Ә балалар тормышта
Бик зур сынау тоттылар)
Муса Җәлил янында Басып торам!
Ленин рәсемен ясыйм
Елмаюын, күз карашын Күңелемнән кичерәм, Яратуымны кәгазьгә Рәсем итеп күчерәм
Канәфер чәчәге
Янып тора Кызыл төсе, Балкып тора Йолдыз төсле!
Чакыра ул Бик ерактан — Аны Ленин Бик яраткан!
Эссе рәшә
Еракта трактор күрәм — Офыкны сөреп йөри. Тузаннан чыгып китә дә, Рәшәгә кереп йөри.
Тирләп-пешәр, иген чәчәр.
Тырышып әти эшләр.
Аннары эссе рәшәдә
Тирбәлеп әпи пешәр!
Туган җир сөте
Чү, монда якын килмә, Колынның ашын бүлмә Колын ап-ак сөт имә.
Биягә дә син тимә, Колын имезгән көйгә Ул яшел болын имә!
Болын иммидер димә, Бик тәмле сүлләр килә — Ул туган җирне имә!
«Миңа! Миңа! Үземә!»
Шундый малай Әптекәш — Ни чалынса күзенә, Ике куллап ябыша: — Миңа! Миңа! Үземә! Конфет алып кайтсалар Тавышына түз генә, Апасына да бирмәс — Миңа! Миңа! Үземә!
я «К У» м в
113
Боло сөю
Аю әйтте: «Аппагым!»
Керпе әйтте: «Йомшагым!»
Куян әйтте: «Батырым!» Бака әйтте: «Матурым!»
«Ә кешегә
Ни кала?» «Шәфкатьле бул Син, бала!»
Зәки Нури
КҮПНЕ БЕЛӘСЕ КИЛӘ...
НӘНИЛӘР КИТАБЫ»ННАН
Саный беләм, таный беләм Бәббәлэкэй булсам да Мин биш яшьтә.' дип куанам Берне дүрткә кушам да
Көлмәгез миннән, олылар, •Әйтсә — егып сала» дип Тик күргән-белгәнне сөйлим.— Чөнки мин бит бала бит
Ник кечкенә?
— Бу йомырка, нигә бик кечкенә?
— Аны, бәбкәм, тавык шулай салган
— Кире куйыйк оясына,— үссен, Син. әбекәй, аны иртә алган?!
Курчак аюны да ул Утыртты да тезенә: — Килмәгез, ди, тимәгез, Миңа! Миңа! Үземә!
Урманга баргач та ул Читкә киткән тиз генә.
Зуррак аю күргән шул: — Миңа! Миңа! Үземә!
Әмма аю үзе дә
Әптекәш кебек икән:
«Миңа! Миңа! Үземә!» — дип Малайны алып киткән...
Көтелмәгән сорау
— Төн буе кар яуды кичә.
Хәтта төшкә керде кар!..
Ә кая явасын төнлә Ничек икән күрде кар?
Бәйрәм алдыннан
— Ник бик иртә тордын әле болай?
— Чөнки төнлә бик тиз йокладым һәм төш күрдем: никтер урамга мин
Шар күтәреп, имеш, чыкмадым
Крон бозылгач, яңгыр яуганда
— Әйттең, әни: «Ай-яй пычрангансың Өйдә су юк — кран бирми»,— дидең Әйдә юыйк инде! Әнә күктән Нихәтле су агып тора бүген
Коя китте?
— йом күзеңне! йокла! Әнә вакыт Ике тулып өченчегә китте
Ә шук малай сүзне читкә бора
— Нәрсә китте? Кая? Нигә китте?
Әкият сөйлә
— Минем хакта әкият сөйлә әле!
— Мин бит аны сөйли белмим, балам
— Ә син, әни, башлап кына жибәр, Калганын мин үзем сөйли ал. м
Бабай белән онык габе
Сина ничә тула, бабай? — — Сиксәнем быел, улым.
Туйдырып бетермәдеме Көн саен юынуың?..
Теш төшкәндә сөйләшү
Инде тәүге теш тә төште.. Шәп бара бит эшләрең!
- Ә тиздәнме икән чыгар Минем алтын тешләрем?..
Аңлатканнан соң
«Бу — моторлы велосипед!» диеп Аңлатканнан соң да бер аңа, Тагын сорый малай: «Ник ул шулай Мотоцикл булып кылана?»
Ник йөзә белми?
— Бик соңгарды бүген кичке поезд... Кояш батмый әллә килмиме?
— Ник бата ул, апам, әллә кояш Суга төшсә йөзә белмиме?
Каян белдегез?
Ничек килдегез?
Минем Хәйдәр икәнемне Мин тугач ничек белдегез?
Мине алырга кибеткә Такси беләнме килдегез?..
Бер уч көнбагыш
- Көнбагыш чиртәсем килә!
- Чоланга кер дә ал кызым Синең учка күбрәк керә
Кесәмә, әни. сал үзен!
Үгетли
— Аталасың тузан суыргыч дип, Ә үзеңә күпме тузан кунган?! - Сөйли кызый шуны сөртә-сөртә
— Чиста бул син, бул син эштә уңган
Кибеттә адашкач
- Миңа охшаган малайсыз Бер әнине,
Ул мине эзләп йөргәндә. Күрмәдеңме?
Дәү булганчы
- Дәү булганчы нинди идең, әни?
Га п гади бер бала идем
— Ә син мәктәпкә киткәндә Мин кем белән кала идем?
Чыныгыр өчен
— Үскәч, әти, мин котыпчы булам'
— Каршы килмәс, улым, кем дә моңа
— Хәзердән үк чыныгырга кирәк Мороженый ашат көн дә мина!
Аучысы кайда?
«Аучы белән Куян ясадым, әти» дип.
Дәфтәр битен бала бик куанып ачты Куяның шәп! Ә сон аучың кайда монда? Куян күргәч Бүре дней куркып качты
Чын курчак
— Бу — чын курчак, кызым! Тирбәтерсең Кирәк чакта аны йоклатырга.
— Ә кибет соң, әни, аңлаттымы Еласа ул ничек туктатырга?
ТАПКЫРЛАРГА - ТАБЫ ШМАК
Күп күзле
Бармакбаш хәтле нәрсә ул. Ләкин баш түгел үзе.
Берүзенең ким дигәндә йөзләптер нәни күзе.
(Уймак)
Җеп түгеп —сузыла
Аның озын-озын буен Йомгакка урый алмыйсың. Аны мактап, аны таптап Кайларга гына бармыйсың?!
(Юл)
Аяксыз, канатсыз юлчы
Армый-талмый йөри көн-төн һәр адымын төгәл санап Кирәк түгел аңа сукмак, Кирәк түгел аяк, канат
(Сәгать)
Акты-акты да... катты
Язын, җәен, көзен акты — һәм бер көн Күксел пыяла Астына кереп ятты — Көзгедәй булып катты
(Елга)
Җирдә йөри, күктә оча
Оча — канат какмый. Суга керсә —батмый Ул күн күлмәк кия. Аны куллар чөя
(Туп)
Ике юлдан йөри
Ике юлдан йөри: шуның берсен Көпчәкләре белән яра ул Өстәгесен исә — икенчесен — Ике кулга тотып бара ул (Троллейбус)