Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИКЕ АВЫЛ АРАСЫ...


I
Күк астында авыл тора — Бер урамлы, төзек кенә. Үзәнлеккә ялга кунган Кош төркеме кебек кенә. Бер урамы — бер кыл гына, Бөтен көйне уйный үзе... Чиртә, суга еллар кылга, Юк, өзелми — әле түзә, Әле уйный... Кызыл колын — Кешнәп куйды кыл өстендә: Яңа чыккан кояш булды — Тавышы таулар җилкәсендә.
Үзгәрешләр күп булса да — Шул ук тормыш күк астында. Яшисе бар, күрәсе бар, Бирәсе бар, аласы да..
Төрле холык, төрле халык, һәммәбезгә шатлык кирәк. Шаян шатлык чакыра-көлә, Посып тора, юлдан йөгерә.
Авыл карты атын җиккән, Кай арада өлгергәндер Җилкән булсын, бабай, дугаң! Карт — чөңгереп җибәрә бер. ...Таныш пәрдәләр артында Кызлар чәчен үреп кала... Хәтта чикләр, дәүләтләрне Акыл күзе күреп бара: Якалашкан илләр күрә, Якынлашкан илләр күренә.
Менеп бара авыл карты Гомеренең соңгы үренә.
Үрне менгәч югалыр ул, Борынгыдан шулай инде. Борынгыдан мирас җиргә һаман яңа кеше килде.
Җиргә килгән җиләк сыман Килде кеше — туды кеше. ...Үсте кеше. Кыйтгаларга Төркем-төркем тулды кеше. Җирне бүлде, суны бүлде, Күкне кисә телем-телем. Тимер куәт алды кеше, Эшли кулы, эшли теле. Эшли кеше.
Авыл карты — Кагып куйды дилбегәсен, һәм чайкалды хәтерендә Бер арбалык гаиләсе: Олы улы, уртанчысы,- Кече малай, төпчек кызы. Хатынының чардуганы — Миләшлектә калды посып. ...Ике улы — яуда үлде, Үзе исән, һай, бу гомер. Төпчегенең кызы үсә, Ул каршыга йөгереп килер. Тамак кырып алды бабай, Соңгы үрен күтәрелә. Үрнең өсте ерак та бит — Кимеп бара егәр генә... Өстә анда — егәрлеләр Күкне кисә телем-телем. Тимер куәт алды кеше Эшли кулы, эшли теле.
II
Батыр эшли, куркак эшли; Дөрес эшме, ялгыш эшме? — Күрә кеше, уйлый кеше, Яза кеше, эшли кеше... ...Суктылар — егылды кеше, Әллә барга, әллә юкка?
Аттылар — коелды кошлар Җилфердәшеп кулъяулыктай. ...Кистеләр — егылды урман, Өнсез калып, тузып ята.
...Тимер куәт кырлар аша Кара чокыр сузып ята. — Ак көннәргә каберме бу? Хәтта кояш кысылып куя. Ә чокырдан тарих чыга, Җилкәсеннән балчык коела, Таш коела, Ватык-сынык сөяк коела, һәм ком коела. Еллар коела, Елтыр-елтыр чорлар коела, алтын коела. Коела бирсен — миңа нәрсә?! һәм бабайга нигә алтын?
Алтын аның дилбегәсе, Алтын аның җиккән аты. Менеп барган үре алтын, Юлы алтын арасында... Сары алтын — сагышлары, Борчулары —сары сыман, һәм кызара тора сыман, Кыза, монарлана сыман — Күгең каплап янар сыман. ...Иран нишләр?
Кытай даулы...
Кайчан тынар бу гаугалар? ...Кызы якын булу яхшы, Бик ерак шул кече малай. Карт күрмәгән бәхет булып Малайның да улы үсә. Әгәр җитсә 6apoip иде, Китәр иде — арба түзсә.
Җилкән булсын, бабай, дугаң! Кызыңача — арбаң түзәр.
Аннан ары... Таныш хәлләр: Сулар ага.
Яфрак йөзә.
Кер чайкыйлар.
...Иске эзне
Яңа юллар ямап бара. Сикерә куян. Болан уза. Ватыла заман арбалары. ...Муллык өчен дага булып Эленә салават күпере.
...Басып тора буш чиркәүләр. Җирдә ята шәүләләре. ..Михрабында җил йөргәнне Буш мәчетләр сизеп тора... Борынгылар ял итәләр, Бүгенгеләр тормыш кора: Фикер йөртә, исбат итә. Талантлылар, даһилар бар. ...Колбага кайгысын салып Бәхет ясый акыллылар.
...Тилеләр — йөри шаулашып Бер якында, бер еракта. Сүгәләр алар вакытны Йодрык селкеп, туктап-туктап Вакыт — мәшгуль, аңлый алмый Сүгенүләрне тыңлый алмый. Көчле вакыт гомерләрне Дахауларга кертеп ялгый. — Карт аларны күреп кайтты, Янып кайтты — исән калды.
Илтә вакыт — Түзәр булсаң, Йолдызларга гомерең илтә ...Тимер куәт су йөрәген Җиңел генә ярып үтә ...Яр буенда авыл карты Чәчәк карый тып-тын гына
Үрелергә кыймый тора Ак шомыртлар толымына. Бер тармагы ялгыз икән, Алсын мәллә шуны гына? Шуны гына алсын микән Кызына һәм оныгына? Бер-бер киңәш көткән сыман, Күтәрелеп карый күккә...
Әй, бабакай! Киңәшчеләр — Күк астында яши күптән.
Ill
Күк астында Шомырт үсә. Яхшы теләк Бөреләнә. Күк астында Шыбыр-шыбыр Яңгыр ява Бөреләргә. ...Күк астында Кош оясы, Оясында — Йомыркасы: Җиргә охшаш, Түгәрәк тә... Бер карасаң, Үзгәрәк тә. Биш карасаң, Ун карасаң — Мең карасаң — Ни диярсең? Күк астында — Семафорлар: Әле кызыл, Әле яшел. ...Такси чаба. Атлы чаба. Поезд чаба Максатына. Киштәләргә Ипи тула. Банкларга Акча тула. ...Ит сатыла, Сөт сатыла. Ир сатыла. Ил сатыла. Төяп-төяп Кеше ялга... Яуларга да озатыла. Тимер куәт күрше илнең Күзен ала, йөзен ерта; Бакчаларын, балаларын, Шәһәрләрен кабып йота. Туфрак кала.
Яңа язда —
Чирәм чыга,— йортлар арта. Яңа йортта— яңа тормыш Кабынып китә — Утлар арта. ...Чаллы балкый.
Яңгырый БАМ.
...БМО эше гүләп тора. Төтен чыга сигареттан, һәр кыйтгага ис тарала — Төтен чыга сигареттан, Йөзә кушылып сүз һәм төтен. Милләт хәлен күтәрәләр, Хәл кылырдан зуррак итеп, Яр буенда авыл карты — Чәчәк карый тып-тын гына. Үрелергә кыймый тора Ак шомыртлар толымына. Бер тармагы ялгыз икән, Өзсен мәллә шуны гына? Шуны гына алсын, әйдә, Кызына һәм оныгына...
...Төтен чыга сигареттан. Йөзә кушылып сүз һәм төтен. Илләр хәлен сөйләшәләр, Мәгълүматлы хәзер һәркем.
IV
Ил башлары — сөйләшәләр.
Зур эшләрен дөнья күрә.
Дөнья — картта, карт — дөньяда, Ул да эшли, ул да күрә, Мин дә күрәм...
Батыр эшли, куркак эшли.
Кычкыралар эшкә өндәп: «Коткарырга!»
«Үтерергә!» «Катырак бу!» Тагы өндәү... ...Үбешәләр. Җир әйләнә.
Сулгып-сулгып елый кемдер Йөзен каплап гасырларга Ничә гасыр елый кемдер.
Бәлки, ул — үлемсез каоч ж — Кешелекнең әнкәседер?— ■ Карт шулерны уйлый әле. Онытып атын, дилбегәсен... Исәнләшеп аның белән
Калды казлар гаиләсе.
Чишмә тавышын тыңлап калды Сабын кебек сары бура.
Коймак тәме йөзеп чыкты Яңа авыл урамына.
Көтәләрдер, әйдәләрдер,— Карт киләсен сизгәннәрдер. Кыз якын да... Кече малай — Никтер сирәк яза хәзер. ...Газетларда төрле хәлләр, Телдә йөри төрле хәбәр... Җилкән икән, бабай, дугаң, Атың — дугаңа бәрабәр!
V
Төшә бабай арбасыннан, Кызы суга чыгып килә. Койрык болгап көчек килә, Аваз салып онык килә: «Бабай килгән!» ...Әйе, килгән, Ун чакрым ара юлдан. Оныгына бирер өчен Чәчәге дә юк кулында. Бу хәл аңа бик кыен да, Бик кыен да түгел бугай. Кызы исән, авыл яшел; Бакчаларга чәчәк тулган. Чү, арбада байлык бар ич, Төенчеге — хәтта җылы: Җылы, эре бәрәңгеләр — Куян күчтәнәче булыр, һәм күтәрә карт оныгын, Оныгы ла, үскән ничек!
Йортка, җиргә хуҗа сыман, Өрә алтын-сары көчек.
1979—80