Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЕЛЕКЛЕ ИҖАТ


Гарэфи Хэсэновка 60 яшь
кучыларның күбесе бу язучыны, мөгаен, күреп белми дә торгандыр. Табигый хәл. Чөнки Гәрәфи
Хәсәнов радио һәм телевидение аша алай еш чыгучылардан түгел, шулай ук зур җыелышларда,
шау-шулы әдәби кичәләрдә дә аны әллә нидә бер генә очратасың. Шулай да укучы балалар һәм
яшьләр соңгы ун-унбиш ел эчендә чыккан повесть һәм хикәяләре аша аны яхшы беләләр. Язучылар
арасында исә ул. барыннан да бигрәк, тыйнаклыгы, аз сөйләп күп эшләве, каләменең үзенчәлеге
белән танылган язучы. Китапларының саны да әллә ни күп булмаса да, Г. Хәсәновның кече яшьтән
үк үзен канатландырып килгән якты идеалы, шуңа бәйләнешле яраткан темасы, бай тормыш
тәҗрибәсе, укучысына әйтер сүзе һәм, димәк, шулай булгач, әдәбиятта ныклы урыны да бар.
Бу язучының тормыш юлын да. башыннан уздырган төрле катлаулы хәлләрне дә гадиләр дип.
гадәти дип кенә әйтеп булмый торгандыр Ул ун яше тулар-тулмас ук яза башлаган кеше Аның
беренче хикәясе «Яшь ленинчы» газетасында 1932 елда ук дөнья күргән. Унөч яшендә ул. мәктәп
партасында утырган чагында ук, яшь язучы буларак, СССР язучыларының I съездында катнашкан,
анда балалар әдәбияты хакында речь белән чыккан. Яшь язучының шунда әйткән фикерләренә уз
вакытында М. Горький игътибар иткән, бу чыгышка ул «Известия» газетасында уңай бәя биреп
У
узган. Шуннан соңгы елларда тормыш өермәләренең але берсе, әле берсе аша узып, илленче
елларда Гарәфетдин Хәсәное әдәбият дөньясына бөтенләй яңа баштан килеп керде.
Беренче ишетүгә сәеррәк кебек тоелса да, турысын әйтергә кирәк: хәзерге заман яшьләренең
күлчелеге әдәби иҗат деньясына турыдан-туры әдәбиятның үзеннән, ягъни китаплар аша, ә
кайберәүләр исә табигать һәм тормышның кайнап торган урыныннан, җир-су. кыр-урман
киңлекләреннән, балта-чүкеч, ышкылар, пычкылар чыңлап-шаулап торган хезмәт мәйданыннан
күтәрелеп килеп керәләр Гарәфи Хәсөнов нәкъ әнә шундыйлардан Ул табигать һәм җәмгыять гыйлемен
китаплардан укып кына өйрәнмәгән Юк, ул язмыш сукмакларыннан үз аягы белән җәяүләп узган, бик
күп сынауларны үз җилкәсендә күтәргән, бала чагыннан елкай яшьләренә кадәр табигать кочагында
гади хезмәт белән шегыльләнеп яшәгән Менә шушы хәл. билгеле, аның иҗат юлын сайлауга да, әдәби-
эстетик зәвыгы формалашуга да тәзсир итмичә калмаган. Уз вакыты җиткәч, ул барлык көчен, бай
тормыш тәҗрибәсен, әдәби сәләтен туплап, проза әсәрләре язарга керешкән Аның иҗаты тулысынча
табигатьне тасвирлауга, кошлар, киек җанварлар һәм үсемлекләр деньясын гәүдәләндерүгә
багышланган.
Дерес, хәзер совет әдәбиятында табигать хакында язучылар шактый ук күл очрый. Чәнки бу
замана таләбе. Ләкин Г Хәсәное үзенең табигатьне белү һәм аңлау тирәнлеге, аңа менәсебәте, аны
әсәрләрендә гәүдәләндерү алымы ягыннан бүтән язучыларның берсенә дә охшамый. Мин аның хикәя
һем повестьларын, кечкенә генә детальләренә кадәр баштанаяк фән казанышларына таянып язылган
матур әдәбият әсәрләре дип атар идем Аның әсәрләре, эстетик ләззәт бирү белән бергә, укучыга
табигать турындагы белемен арттырырга да ярдәм итәләр Аның китаплары аша без табигатьнең үзебез
моңа кадәр җитәрлек игътибар итмәгән бик күл яңа серләренә, беренче карауга күзгә чалынмый торган
гаҗәеп нечкә үзенчәлекләренә тешенәбез Әнә бит, керәшә дигән нәни кош кенеиә ечәр йеэ мәртәбә
балаларына азык алып кайтып ашата, бер кендә Казан белән Мәскәү арасы кадәр җирне очып уза,
баласын һавада очып барган вакытында да туйдыра ала икән. Кызык бит! Яки менә мондый мисал
китерергә мөмкин еланның исемен ишетүгә үк бездә ничектер үэеннән-үзе аңа тискәре һәм дошманлык
тойгысы уяна Кара олан исә элек-электән үк күңелләргә мәкерлелек, рәхимсезлек, явызлык символы
булып кереп калган. Иң явыз, иң мәкерле кеше турында сүз барганда «Аның эчендә кара еланнар ята»,—
диләр, яки «Аның теленде елан зәһәрләре 6ар1«— дип сөйлиләр. Борынгыдан ук килгән менә шундый
нигезсез, сукыр ышану нәтиҗәсендә боз. адәми затлар, еланнар токымын табигатьнең башка терләре
кебек үк. мәсәлен, кешеләр кебек үк, деньяда яшорге хаклы җан нялоре дип түгел, белки мәңгелек дош-
маныбыз итеп күргәнбез Бу ялгыш карашның нәтиҗәсе де күз алдында, без аның инде зарарын да
күрәбез: урманнарыбызда, әрәмәлекләрдә еланнарның агулысы гына түгел, агусыз тузбашлар да
кырылып бетте диярлек Г Хәсәнооның әсәрләре безгә шундый һәм шуңа охшашлы башка
дорфалыкларны теэотерге ярдәм им. дип уйлыйм.
Табигый үзенчәлекләрен тирән аңлап, үзен до шул табигатьнең бер кисеге рәвешендә хис итеп
язганлыктан. Г Хәсәнооның табигать турында ейтер сүзләре дә күп. Ул кошларны, җәнлекләрне, хәтта
үсемлекләрне дә нәиъ кешеләр турында язган кебек, җанландырып, кызыксынып укырлык ител яза
бело Аның әсәрләрен, башка кайбер китапларны укыгандагы кебек, нәрсә буласын алдан ук белеп
түгел, бәлки үзең эчен яңа ачышлар кетеп укыйсың. Билгеле, укучыда табигатькә мохеб- бет уяту эчен
аны белеп язу гына җитми Г Хәсәное табигатькә чын күңелдән сок лана, хәтта аның кайбер
күренешләренә гаҗәпләнә, хәйран кала, аларның яңадан кабатланмый торган матурлыкларын күрә һем
аларны эчкерсез беркатлылык белен ярата беле Балалар язучысы буларак. Г Хәсәнооның тагын бер
күркәм сыйфаты шул, елкен яшьләргә җитеп килүенә карамастан, ул балаларга х4с беркатлы гадилекне.
самими гаделлек хисен оле дә югалтмаган Димәк, ул «бала була белее, әсәрләренең кайбер урыннарын
чын-чыннан балаларча хис итеп яэа Нарат үсентесен — үзенең героен яшьтәше итеп таный, очрашкан
саен оның белен исәнләшә. аның зур үсүенә куана. «Шатландым, таң калдым Шатланудан һаман туктә-
мыйм Ч»нки (гаонгатьтә) нинди гене ачыш ясамыйм, аның һаман да иге-чиге күренми һәр ачкан берем
күңел түрендә. Мин һаман шулай байый барам шикелле».
Менә шулай бөртекләп җыйган күңел хәзинәсен Г. Хәсәновның чын күңелдән якын итеп, үз итеп
укучыларына да бүләк итәсе, алар белән дә уртаклашасы килә. Аның соклануы, куанулары
укучыларына да күчә, аларны да битараф калдырмый.
Гарәфи Хәсәновның гомумән теле дә, язу алымы да ярыйсы ук үзенчәлекле. Әсәрләре балаларга,
яшьләргә багышлану сәбәпледер, күрәсең, ул кыска җөмләләр белән, мөмкин кадәр «авылчарак» итеп
(«булгачтын, килгәчтен, дигәчтен... булучан, килүчән. сизүчән, белүчән һ 4 б), гадирәк итеп язарга
тырыша. Халык мәкальләрен, әйтемнәрне дә еш кулланырга ярата. "Май салкын — кесә тулы алтын,
игенгә туклык, чебенгә юклык»,— дип язып куя. «Көнозын ачка тук»,— ди ул. Оядагы кош балалары
хакында "Үзләре бишектә, күзләре ишектә»,— ди. Укый торгач, аның әсәрләрендә халык әкиятләренә
хас алымнар да очрап куя: «Ун көн, ун төн утыргачтын, йөрәк парәләрен күрде ул».— ди Менә шундый
матур итеп әйтелгән үткен фикерләр, бәхетле табышлар Г Хәсәнов әсәрләренең телен бик тә бизиләр
Балалар теленә якын булсын, аларның игътибарын җәлеп итсен өчен, билгеле, байтак кына янәшә
җөмләләрне Г. Хәсәнов рифмага салып бирергә омтыла: «Бөтен янган җир шау чәчәккә күмелде, шунда
инде бал кортлары да тәмам рәхәткә тиенде»; «Кайталар урын җәеп яталар»; «Калкынып та күренер,
өскә таба үрелер» һ. б. Авазлар яңгырашын уйнату да шул ук яхшы теләктән чыгып эшләнә булса кирәк:
«Мин кырачка кырын карауны Да оныттым» һ. б Җөмләне күп нокталар белән уртасыннан бүлеп, аңа
берникадәр юмористик тон бирергә омтылу алымы да -ш очрый. Автор инверсияне дә күбрәк кулланып
җибәрә шикелле Вәхалән ки, күп кенә язучыларның иҗат тәҗрибәсе күрсәтүенә караганда, әдәби әсәрдә
бер үк форманы чамадан тыш мул куллану көтелгән нәтиҗәне бирә алмый, хәтта киресенчә! Авторның
үз теле белән әйткәндә, бер үк нәрсәне күп кабатлау гадәттә тиз туйдыручан, яхшы әсәрдән дә укучының
күңелен биздерүчән.
Гарәфи Хәсәновка шушы елның июнь аенда алтмыш яшь тула. Әдәбиятыбызның бу талантлы һәм
тырыш әдибен шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлап, аның әдәбиятта тагын да югарырак баскычка
күтәрелүен, озак еллар сау-сәламәт, нәтиҗәле иҗат итүен теләп калыйк.