Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЙ


хикәя инем бер күршемнең ишегендә кайчан карама йозак эленеп тора. Ул йортның хужасын без күптән инде күргәнебез юк. йортның ишек тоткалары, тупсалары күгәреп беткән — әйтерсең, ул йортны моннан йөз еллар элек салганнар һәм ул инде тарихи ядкарь булып калган. Инде аның ишек яңакларында, бусагаларында ничәмә-ничә буын үрмәкүчләр пәрәвез җәтмәләре кордылар. Йорт ның хуҗасы кайда йөргәнне һәм кем булып эш ләгәнне белсә Вәли абзый гына белә торгандыр. Аның халык бәхетен кайгыртып, кеше аягы басмаган җирләрдә газ ятмаларын эзләүче геолог булуы ихтимал, диләр.
Бүген бу йорт алдында озын буйлы, чандыр гәүдәле бер егет пәй да булды, күгәреп беткән йозакны ачкыч белән ача алмыйча, азап ланып беткәч, ул Вәли абзыйларга кереп, лом алып чыкты, йортның ишеген лом белән каерып ачарга теләде, әмма ишек ачылмады Арып- талып, ул ишек төбендә утырды, сигарет кабызып җибәрмәкче иде. урам уртасыннан килгән ак күлмәкле, галстуклы, кара күзлекле өлкән яшьтәге бер абзыйны күреп алды, аның кем икәнен танып, кинәт урыныннан күтәрелде. Мин килүчене шундук танып алдым Үтәкәй бит бу. безнең Үтәкәй! Ул күптәнге танышы кебек итеп, парк директоры Җаркабак абзый белән ике куллап күреште
Саумысез, хөрмәтле аксакал! — диде ул, кулларын сузып. Тегесе сискәнеп куйды, күзлеге төшеп китте, һәм ул, күзләрен кояштан каплап:
- Кем син? — диде
Әллә танымыйсыздамы, агай? Мин бит сезнең янгын сүндерүчеләр бүлеге хезмәткәре Дүршекәев. Сез бит мине үзегез укырга җибәргән идегез.
Дүршекәйеп. Дүршекәйсп һмм, кайда ишеткән идем соң мин мондый фамилияне? Алай дисең алайса, канчан укырга җибәргән идем мин сине?
Кара сана, хәтерегез начар икән, аксакал. Сез мине эшкә дә үзегез алган идегез...
— Ә-ә-ә, алаймыни, син шул Дүршекәевменн? һе-һе, исемә төшә башлады Алайса, син Дүршекәев буласың инде, әйме? Ә нигә соң енн башта ук шулай димәдең? Я ни хәлләр, картлар исән-саумы?
Аллага шөкер, аксакал. Картларның дөнья куйганына ун ел булды инде. Сезнекеләр исән-саумы?
Аксакал аңа җавап биреп тормады, ашыгып-ашыгып үз сүзен ка батлады:
Миңа эшкә керәм дисеңмени?
- һаман шул заводтамы соң әле сез?
Май заводы яңа урынга күчкәннән соң. мин икмәк заводына күчтем, аннары сыра заводын сайладым. Югары оешмалар менә шушы паркны гөрләтеп үстерергә кирәк дигәннән соң, кайда директор бул-
сам да барыбер түгелмени дип, бирегә күчтем, әкрен генә эшләп яткан көй.
— Ә мин эшләгән май заводы кая күчте соң?
— Кая дигәннәр иде соң ‘әле?.. Хәзер әйтәм, хәзер... исемә генә төшерим. Муйнакка күчте шикелле. Хәтерем ялгышмаса, шулай бугай.
— Муйнакка дисезмени?
— Муйнакка.
— Мамык үсмәгән җиргә май заводын ничек күчерәсе иттеләр соң?
— Кем әйтә сиңа Муйнакта мамык үстермиләр дип? Муйнак хәзер мамык үстерүдә ел саен алдынгылыкны алып килә, шуның өстәвенә буш калган вакытларда балык тоту белән дә шөгыльләнә. Күрәм.син, агай-эне. туган якларыңнан аерылгач, дөньяларның кая таба барганын да онытып җибәргәнсең.
— Нинди эшкә керим икән соң мин, аксакал?
— Анысын җайларбыз. Син, күрәм, безнең урамга кунакка дип килгәнсең. Менә монысы безнең йорт, рәхим ит, узган елны гына сатып алдык, әйдә, аш-судан авыз итәрсең.
— Рәхмәт, ага. Менә монысы минем йорт иде. Гомерем гел читтә, командировкаларда узды, кайтсам, ишекне ачар хәл юк.
— Соңгы елда мин бу йортка кергән-чыкканны белмим.
— Соңгы елда дисез, бу йортның инде дүрт ел ачылганы юк.
— Син нәрсә, хатының белән аерылдыңмыни?
— Юк, ага, минем әле өйләнергә өлгергәнем юк.
— Ярый, агай-эне, кайгырма, баш исән булсын,, өлгерерсең әле: өйләнерсең дә, хуҗалыгыңны да рәткә салырсың. Үзем булышырмын. Иңде күршеләр дә булып чыккач, мин сине паркка үз туганымнан да болайрак кадерле кеше итеп урнаштырырмын. Сул яктагы йорт, ә-әнә тегесе, минеке, буш вакытларыңда кереп утыр.
Директор коры гына саубуллашты да, чайкала-чайкала атлап, үз йортына кереп китте. Дүршекәев. элекке түрәсе белән очрашканга шатланырга да, шатланмаска да белмичә, уйга калды. Аның күз алдына сөенечле вакытлары, шатлык белән узган көннәре килә башлады.
...Аны Ташкентка өч айлык курсларга җибәргән юньсез адәм шушы бит инде. Китми булдыра алмады, ник дисәң — башлык аңа ике сүзнең берендә иң кулай кеше син, дип тукый торды. Ташкентта кукуруз уңышын күтәрү ысуллары хакында көн саен лекция укып тордылар. Янгын сүндерүгә ул лекцияләрнең нинди мөнәсәбәте бар иде икән соң? Көч-хәл белән курсларны тәмамлап, өйгә кайтыр вакыт килеп җиткәндә генә тагын бер телеграмма килеп төште. Анысында Куйбы- шевка китәргә, яшь механизаторлар киңәшмәсендә катнашырга кушылган, акча җибәрәбез, диелгән иде.
Дүршекәев икенче көнне самолет белән Куйбышевка китте. Киңәшмә ике атнага сузылды. Кайтырга бер генә көн калганда, янә ашыгыч телеграмма алды Дүршекәев. Монысында Владивостокка ике еллык курсларга китәргә кирәклеге әйтелгән, хезмәт хакыңны шунда җибәреп торырбыз диелгән һәм «директор» дип кул куелган иде.
Бик озакка сузылган ике елны ул көч-хәл белән үткәреп җибәрде. Туган-үскән якларын өзелеп сагынды. Ярый әле, өйләнергә өлгермәгән иде. Ялгыз башка кайда да бер, таң ата да кич була, дигәндәй, еракта. Владивостокта яшәде Дүршекәев ике елы бик тә кызыклы булып, күз күрмәгән җирләрне күреп, әмма шәһәрен үзәк өзгеч сагынулар белән сагынып уздырды. Кайтып керсә, медицина училищесы тирәлә- ләрен бер әйләнсә, өйләнгән дип тә санарга була, аннары инде аны аркан белән дә читкә алып китә алмассың.
Некие аэропортында, туган якларны сагыну тойгыларына бирелеп, тирә-юньне күзли башлаган иде, җир астыннан килеп чыккандай әлеге
директор каршыда пәйда булмасынмы! Каян белгән диген аның кайтыр көнен?
— Әй, агай-эне, укудан арыгансыңдыр инде син аруын. Менә хә
зер мин синең өчен Минводыга бара торган самолетны тоткарладым. Менә сиңа бушлай путевка, хәзер үк юлга чык, рәхәтләнеп бер ял итеп кайт, шуннан соң, жиң сызганып эшкә тотынырсың. *
Менә шунда инде Дүршекәев үз гомерендә беренче мәртәбә анар к каршы төшәргә батырчылык итте. *
— И агай-эне,— диде директор, сөмсерләре коелып,— син барма- ♦
саң, путевка яна бит. Учреждениедә синнән башка бер генә дә кулай а кеше юк. Бар инде син. бара күр инде. Туп-туры самолетка чык, би- ° летны теркәттем инде... ч
Өзелеп-өзелеп сагынган Нөкисне тагын бер мәртәбә күздән үткәр- х гәч, ул авыр сулап, самолетка таба китте *
Минводы — матур кала икән. Аркылысын — буен карап чыкты ул °- аның, анда сугылды, монда сугылды, ничәмә ничә ел курсларда йөрел өйрәнгән кешегә кыен булып китте. Яшь уйлап табучылар киңәшмәсе ш бара икән, анда катнашты Чакырылмаган-нитмәгән килеш. Монысы * ярап куйды, эч пошканы басылды. Курорт дәверен бетереп, самолетка Е билет кына алган иде,— тагын телеграмма Архангельскида үткәрелә <а торган киңәшмәдә катнашырга кушылган, акча жибәрелде, директор, диелгән. &
Менә сиңа мә! Архангельскида да күңелсез булмады. Янә дә үзе * күрмәгән жирләрне күреп, истәлекле урыннарын карап, рәхәтләнеп йөрде. Биредә инде ул берничә киңәшмәләрдәге кебек, һәр занятиедә авыз ачып утырмады, вакытын күбрәк шәһәр карап уздырды. Югыйсә мәктәпкәчә тәрбия проблемалары белән янгын сүндерүчеләрнең хезмәте арасында нинди уртаклык булсын?!
Озын сүзнең кыскасы, слетлардан семинарга, семинардан конференциягә, конференциядән киңәшмәләргә, белем арттыруга, курсларга йөри торгач; дүрт ел искән жил төсле узып та киткән.
<Ул әле, бәлки, курсларда, киңәшмәләрдә тагын да булган булыр иде, әмма Ургенечка акча килмәде. Бүген килер, иртәгә килер дип бер ай көтеп тә бүген дә барып чыкмагач, Дүршекәев, тәвәккәлләп, өенә кайтып китте. Инде менә ишеген ача алмыйча аптырап утыра... Дүршекәев үз уйларына шул хәтле дә бирелгән иде, кемнеңдер «Нишләп утырасың моңаеп?» — дигән тавышына сискәнеп башын күтәрде. Караса — каршысында Вәли абзый басып тора.
Алар кочаклашып күрештеләр. Сагынулары көчле иде, икесенең дә күзеннән яшь бәреп чыкты, озаклап хәл әхвәлләрен сораштылар. Тутыккан йозакны нкәү бергәләп ачарга керештеләр, ләкин булдыра алмадылар. Ниһаять, ломның ярдәме тиде, күгәнне каерып чыгарып, өйгә керделәр.
— Туганым, әгәр хәтерем ялгышмаса, синең исемең Үтәгалим иде шикелле.
— Дөрес әйтәсез. Сез мине Үтәкәй дип кенә атасагыз, әйбәтрәк булыр.
— Туганым Үтәкәй, инде моннан соң да син йортка килен төшер- мәсәң, өеңнең карар жире дә калмас бит,— диде Вәли абзый.
— Була ул, агай.
— Юкка әйтмәгәннәр бит, акча тап та, өйлән, хатының йорт тоткасы булыр, дип.
Вәли абзый егеткә олыларча акыллы киңәшләрен биргән чагында, Үтәкәй Дүршекәев ишегалдын күздән үткәрде, коридор ишекләренең инглиз йозакларына шырпылар кыстырылган булуын күреп, тагын бер мәртәбә авыр сулап куйды һәм бусага төбенә утырды.
..Әгәр бу кичне Вәли агай ерактан кайткан күршесен үз өйләренә чакырмаган булса, без хужаның бу төндәге язмышы өчен җаваплы- лыкны үз өстебезгә алмаган булыр идек. Алар төннең төн буе сөйләштеләр, әле дәгъвалашып, әле тагын килешеп, төнне уздырып җибәрделәр*. Вәли агай нәсел әтәче турында өченче мәртәбә сүз башлаганда, Үтәкәй авызын зур ачып иснәнде, ә ул иснәнү төп урталары инде узып киткәнне хәбәр итте...
Иртәгесен Үтәкәй Дүршекәев ачылмый калган барлык ишекләрен балта белән каерып ачып бетереп, арып-талып хәл алырга утыргач, койманың теге ягында ниндидер бер кызыйның көмеш кыңгырау тавышы белән чыңгырдап көлгәне ишетелде. Шушы мизгелдә, ягъни аңа утыз биш яшь тә ике ай да уналты көн тулган чагында, Үтәкәйнең күңеле тетрәп китте. Ә көмеш кыңгырау тавышы бу вакытта һаман чыңгырдый, жаннарны айкап чыңгырдый иде. Андый чакта бар — гашыйк булмый кара!
Койманың теге ягында көлгән көмеш тавышлы гүзәлкәй кичә очраган парк директорының ир’кэ кызы иде. Аның кылтаймышы менә беренче мәртәбә,— егерме тугыз яшь тә сигез ай да ундүрт көн тулган чакта,— максатына иреште, егет кешенең йөрәгенә ут булып кадалды. Әмма ул үзе моны белми иде әле...
Бөтен урам, хәтта бөтен шәһәр ихтирам иткән бик тә хөрмәтле бу кешенең бусагасын атлап керү уңайсыз инде уңайсызын, әмма нихәл итмәк кирәк, Үтәкәйне ул кичәгенәк ризыктан а-выз итәргә дип үзе чакырган булганлыктан, мин сезне парк директоры йортының бусагасын атлатып кертергә мәжбүрмен. .
Директор, без урамда очрашып танышкан Җаркабак ага Сапа- ров — кайда туып, кайда үскәнен дә без белмәгән кеше. Ходай тәгалә аны, гүяки, планетада учреждение житәкчеләре житмәгәнлектән, безгә үз кодрәте белән юктан бар итеп җибәргән. Үтәкәй белән сөйләшүеннән без аның башта май заводында эшләгәнен белгән идек инде.
Мәгълүмдер ки, май заводы Җаркабак агайдан башка урынга күчеп котылды. Икенче көннең иртәгесен үк Җаркабак ага пекарня директоры булып алды. Ул пекарня белән җитәкчелек иткән көннәрдә шәһәрдә булкидыр, бубликтыр, батондыр ише күмәч ризыклары кимеде, аның каравы кибетләргә кара ипи күпләп килә башлады. Ипинең артуын, күмәчнең кимүен карчыклар ачлык ел белән чагыштырып сөйли башладылар. Ләкин Җаркабак аганың пекарня белән идарә итүе озакка сузылмады, аңа соңгы кисәтүне чәпәп, сыра заводына җибәрделәр Шуннан соң шәһәрдә икмәкнең сыйфаты һәм төрләре артты, аның каравы хәзер сыраның җитмәве билгеле булды. Сапаров җитәкчелек иткән ике елда сыра кайнату өч мәртәбәгә кимеде, ә сыйфаты мәсьәләсенә килгәндә, анысын инде сыра яратучылар гына әйтә ала. Аның бу башлангычы шәһәр житәкчеләре тарафыннан беренче елны кул чабып каршы алынды. Сыра җитештерүнең кискен рәвештә кимүен һәм аның сыйфаты начарлануын алар шәһәрдә алкоголизмга каршы көрәштә хәл иткеч роль уйнар дип фикер йөрттеләр. Директор сырага мөмкин кадәр күбрәк су кушарга боерды, шуның белән сыраның үзкыйммәтен киметергә исәп тотты.
Бер көнне Сапаров «Белем» җәмгыяте оештырган гыйльми конференциядә «Аракы белән көрәш» дигән темага чыгыш ясады, сыраның ни өчен сыйфатын бозуны конференциядә катнашучыларга ачыктан ачык әйтте.
«Иптәшләр,—диде ул чакта директор,—сыраны эчүдән җаннарына рәхәт табучыларга без гомер буе яхшы сыйфатлы, тәмле сыра чыгарып тора торган булсак, алар аны эчүдән үлгәнче, кабергә кергәнче туктамаячак. Димәктер ки, сыра эчү күбәячәк, шәһәрдә, шулай бул- I ачыннан, талаулар, һәм көчләүләр артачак. Шәһәр айныткычының
исерекләрне сыйдырып бетерә, алмау ихтималы бар Менә шуна күрә Дә, «яшел җыланнан» рәхәтлек табучыларга начар сыйфатлы сыра тәкъдим итәбез. Кем дә кем без чыгарган сыраның бер кружкасын төбенә хәтле эчеп бетерә ала, без аның өчен махсус приз, ягъни кызыксындыру бүләге бирергә булдык. Әмма без чыгарган сыраны ахы рынача эчеп бетерә алган кыюларның табылганы юк әле. Безгә чит- * тән сыра керми. Ә без чыгарган сыраны эчеп бетерәм дип лаф оручы- g ларның бер йотым кабу белән үк гайрәте чигә.
Алкоголизмга каршы көрәш — безнең изге бурычыбыз, шуңа күрә ♦ булса кирәк, безнең юрамалый, аңлы рәвештә, начар сыра чыгарып, х планны үтәмәвебезне халык аңлый алмый. Ә бактың исә безнең ул ° югалтуларыбыз промышленностьта, транспортта, төзелештә хезмәт < житештерүчәнлеген күтәрү бәрабәренә үз-үзен аклый Бетсен алкоголь. ' иптәшләр!» *
Әгәр шушы сүзләрдән соң аның мәгърур рәвештә башын югары °: чөеп, трибунадан төшүен һәм бик горур чырай белән урынына барып ц утыруын әйтми калсак, тарих өчен зур югалту ясаган булырбыз
Өч ай чамасы узды микән, юк микән,— Җаркабак ага башлашы " чының нәтиҗәләре дә күренә башлады. Кешеләр сыра залларына йөр ми башладылар, спиртлы эчемлекләргә ихтыяж артканнан аргты Ки ~ бетләргә аракы алучылар өелде, айныткычка эләгүчеләрнең саны күзгә ’ күренеп ишәйде.
Шәһәр башлыклары Җаркабак аганың башлангычын икенче бер ' урында кулланырга кирәк дип таптылар. Атап әйткәндә аны шәһәр паркының директоры итеп күчерделәр Бакчада озак та тормый, агач лар корый башлады...
Я, бу ни хикмәт инде, без директор белән иркенләп таныша гына башладык әле, инде ишек тә кагалар
Исәнмесез,— диде керүче, бусаганы атлау белән.
Чебен үтерү белән мәш килгән Сапаров ашыкмый гына ана таба борылды.
Әһә, килдеңме, агай-эне, уз әйдә, түрдән уз. я. ничек анда, ишек ләреңне ачып бетерә алдыңмы?
Ачтым, аксакал, ачмыйммы соң! Тик менә хәзер ишекләргә яңа йозак куярга кирәк булып чыкты.
— һмм, алай, алай, ни йомыш иде миндә?
Оныттыгызмыни, аксакал, кичә бит сез үзегез әйтеп тордыгыз син эшләгән завод күчте, дидегез. Шәһәрдә үземә яраклы эш эзләргә кирәктер бит, менә сезгә киңәшкә кердем әле.
— Бик әйбәт, бик яхшы, паспортыңны бир әле, карыйк әле.
Үтәкәй кесәләрен актарып чыкты да тузып-таушалып беткән паспортын ике куллап аңа сузды. Җаркабак ага ашыкмый кабаланмый гына кесәсеннән күзлеген алып, борынына атландырды, тик шуннан соң гына паспортны актара башлады. Күпмедер вакыт узгач, ул сискәнеп китеп, Үтәкәйгә төбәлде
Фамилияң кем? —дип сорады ул.
— Дүршекәев.
Парк директоры урынында сикереп куйды Паспорттан үзе укы ган чакта әлеге фамилия аңар ул хәтле үк тәэсир итмәгән иде , Әйбәт түгел, агай-эне, әйбәт түгел, диде ул башын чайкый чайкый Мондый фамилия буламыни дөньяда?! Исемеңнең Үтәгалнм булуына түзәргә дә була әле. ә фамилияң әйбәт түгел Андый фамн лня белән беркая да эшкә урнаштырып булмый. Дүр-ше-кә йен’ Үтәкәйнең йөзе кәфен кебек агарды
Монда минем ни гаебем бар. аксакал? Бабайдан ук килгән фа мнлня бит ул.
— Кадалып китсеннәр синең ул бабаларың, кешегә кешечә исем дә куша белмәгәч!
— Соң бит сез, аксакал, моннан дүрт ел элек, мине әнә шул фа милия белән кочак җәеп каршы алган идегез, эшкә урнаштырган идегез. Соңыннан белемемне күтәрергә дип читкә җибәргән идегез.
— Кайчан җибәргән идем?
— Май заводында чакта.
— һмм, май заводы май заводы инде ул, агай-эне. Ул май яза. Ә беләсеңме мин хәзер кайда михнәт чигәм? Әгәр бик беләсең килсә, мин хәзер парк директоры. Минем карамакта егерме биш кеше. Парк ул, агай-эне, май язмый, ул — чын мәгънәсендә культура үзәге санала.
— Миңа кирәкле эш табылмас микәнни анда? Кичә бит сез үзегез сүз кузгаткан идегез.
— Белмим шул, агай-эне, мондый фамилия белән син нинди генә эш башкара алырсың икән, башым эшләми. Әйтик, без сине янгыннан саклау бүлегенә куйдык, ди. Сиңа үз гомереңдә бер мәртәбә булса да, «Янгыннан саклау чаралары» дигән темага лекция сөйләргә туры килер бит, ә афишага «лектор Дүршекәев» дип язсалар, кем соң синең лекцияңне тыңларга килер? Син үзең дә әлеге фамилияңнән оялып, лекция укырга риза булмас идең. Синең бу фамилияң хәтта цирк артистларына да килешми... Ярый, анысын да бер якка куеп 'торыйк. Мин сине эшкә дә алдым ди, синең җилкәңә җаваплы җәмәгать эше итеп комсомол секретарьлыгын йөкләдем яки, булмаса, стена газетасы редакторы итеп куйдырттым ди, ә син стена газетасына мондый ахмак фамилияңне ничек куярсың икән соң? Ярый, анысын да бер читкә ' куеп торыйк. Синең бу мәгънәсез фамилияң хезмәт хакы алучылар исемлеген бозмас дисеңмени? Безнең бухгалтер «Дүршекәйеп» дигән сүзне укыган чакта кычкырып көлеп җибәрсә, дебет белән кредитны бутап бетерсә? Монысына ни диярсең?
Үтәкәйнең бик нык хәтере калды. Аның үзен мыскыл иткән, ата- бабасын мыскыл иткән кешенең битенә төкереп чыгып китәсе килә, әмма эчендәге ярсуын шулай да басып торырга мәҗбүр иде әле.
Парк директоры, килеп туган хәлне бизмәнгә салып, инде нишләргә дигәндәй, бик озак сүзсез утырды.
— Өйләнгәнме? — диде ул, ниһаять.
— Юк.
— һмм, монысы яхшы. Мин сине хәзергә агроном-энтимолог ва зифасына алам, бераздан син фамилияңне үзгәртерсең.
— Ничек итеп?
— Мин ничек әйтсәм, шулай эшләрсең. Бер ай эчендә өйләнерсең, хатынлыкка айдан якты, түгәрәк йөзле Чибәркәйне алырсың да аның фамилиясенә күчәрсең
— Сез бик җиңел хәл иттегез бит әле, аксакал. Өйләнү бит ул базардан кәҗә тәкәсе сатып алу гына түгел. Башта, кем әйтмешли, әзерләнергә, мал тупларга, шуннан соң гына уйлый башларга була...
— Карале, синең үзеңнең дә фамилияңнән артык җирең юк икән ләбаса! Лыгырдавык икәнсең бит син, тел бистәсе. Менә шул, агай- эне: синең белән сүз көрәштереп торырга вакыт юк минем! Үзеңә мәгълүм, кат-кат сөйләшергә катыннар түгел мин,—дип Җаркабак ага сүзне кырт кисте.
Үтәкәйгә ризалык бирүдән башка әмәл калмады.
— Ярый, аксакал, сез әйткән энтимолог ни белән шөгыльләнә соң ул? Мин ул эшне башкара алырмынмы?
— Алырсың. Чебен үтерергә кулыңнан килсә, безгә шул бик җиткән.
— Әһә, бу нәкъ минем кулдан килә торган эш,—диде Үтәкәй.
Тагын берничә көннән безнең урамнан узган кеше Җаркабак ага белән Үтәкәйнең икәүләшеп капка төбендә туйга килгән кунакларны каршылап торуларын күргән булыр иде. Кияү моңсу, ботинка башы . белән җиргә сызыклар сызгалый, ә директор, киресенчә, бик тә канәгать һәм шат күңелле иде. >
— Менә, күрәсеңме, улым, син нинди әйбәт эш эшләдең Нинди •“ ямьсез иде синең фамилияң. Ә хәзер кара! — диде Җаркабак ага, кия- ♦ венә никах таныклыгын күрсәтеп.— Сапаров Үтәкәй Җаркабаковнч. <в Әллә ниткән котсыз Дүршекәевкә караганда мең мәртәбә матуррак ° фамилия! Хәзер мондый фамилия белән сиңа теләсә нинди биеклеккә < күтәрелү кыен булмаячак. Иртәгәдән башлап син үзәк паркның агро- ж ноМ'Энтимологы. Этәр мине башка урынга күчерсәләр, син минем * урыныма парк директоры булып каласың.
Аларның әңгәмәсен йорт каршына килеп туктаган машиналар бүл- = дерде. Җаркабак ага кунакларын каршылап, әмерләрен бирә баш х лады: •*
— Узыгыз, кадерле кунаклар, узыгыз, табынны дөньяда бер ител к
әзерләдек. Комсомол туе уздырсак та йөзгә оят килерлек түгел. Ә син, * улым, минем белән бергә бул, яме. т
— Түрдән узыгыз, рәхим итегез,— дип кочакларын җәеп каршы * алды Җаркабак ага кунакларын. МашннадаИ төшкән бер кунак белән * ул кочаклашып күреште. Кунаклар да гади генә түгел иде шул, затлы кунаклар иде. Аларның һәркайсы дөньяда үз хәлен, үз урынын яхшы белгән дәрәжәле кешеләр иде, аларны шәһәрдә генә түгел, бөтен республикада хөрмәтлиләр иде. Алар бүләккә дип алып килгән әйберләрен шоферларыннан өйгә керттереп. үзләре хуҗа белән исәнләшергә ашыгалар нде. Ә Үтәкәй ике тиенлек юка дәфтәргә кунаклар ки-тергән бүләкләрне теркәп бара иде. Чакырулы кунаклар бөтенесе диярлек килеп беткәч, аның аяк-кулларына ял бирелде, ул өйгә кереп туй костюмын киде Яна гадәтләр буенча ул кәләше белән бергә уты- 'рырга тиеш иде.
Таныш-белеш, күрше-күлән — берсе-бер калмый — кадерле кунакларны сыйладылар Ярты тонналы яшь үгезнең ите күршеләргә кунак сыйлар өчен өләшеп чыгылды. Аракы белән шәрап жнтәрлек нде, ку» наклар өзлексез, бахса булырмы дип сорашып-белешеп тордылар. Җаркабак ага һәр өйгә кереп аңлатма биреп торды «Бахса, ягъни борынгы дастаннарны «яттан белүче, булмаячак, ник дисәң, без туйны искәчә түгел, яңача үткәрәбез!»
Туйның түре Җаркабак ага йортыңда иде Бирегә затлыдан да зат лы. белемледән дә белемле кунаклар жыелды. Ачыктан ачык әйткәндә, шәһәрдәге атаклы учреждениеләрнең җаваплы житәкчеләре. Шуның өстәвенә озын өстәлнең түр башына кияү белән кәләшне утырттылар
Җаркабак ага. кунаклар тирәли бер мәртәбә әйләнеп чыгып, уры нына утырырга җыенган чакта каршы яктагы җәенкерәк битле бер кунакның үзенә бик тә төбәп карап торуын сизде. Кем икән? Кайда дыр күргәне дә бар шикелле К)к бугай, күрмәгән ахрысы. Үтәкәйнең кунагыдыр. Әмма кунак бик тә күзгә ташланырлык, мәдәниятле, белемле, дип фикер йөртте Җаркабак ага.
Беренче тостлар кияүнең, киленнең. Җаркабак аганың саулыгы өчен күтәрелде. Телгә оста булуы белән дан алган кунакның берсе түзмәде «Җаркабак ага. менә шулай зур сөенеч белән, шәрабларны мөлдерәтеп, сезнең беренче оныгыгызга исем кушарга да язсын!» — дип теләк белдерде Шау-шу. җанлану китте, кайберләре хәтта нн сәбәптән җыелганны ялгыштырып «Сөннәткә утыртылган малайны атка атландырырга кирәк»,— дип кычкыра башладылар Әмма әлеге
җәенке битле кунак әле һаман да Җаркабак агадан күзен алмый иде. Ихтимал, ул да аны кайдадыр күргән танышым дип уйлый иде булса кирәк. Унлап тост әйтелгәннән соң, җыр-биюләр башланып китте. Тик табында утыручы хатын-кызлардан бии белүчесе аз иде. Танцы-ман- сылар озакка бармады, кунаклар янә дә үз урыннарына килеп утырдылар.
Табынга табаклар тулып кыздырылган ит килгәч, кунакларның кәефе тагын да күтәрелде. Шунлыктан алар танышларын хурлауның һәм сыткый сагыз төсле хатыннарны алиментсыз калдыруның төрле әмәлләрен яшьләргә өйрәтә башладылар.
Җәенке битле кунак әле һаман Җаркабак агадан күзен алмый иде. Бу исә аңар көлке тоела башлады, ләкин ул көлми түзде, чөнки ул көлсә, корсагы дерелдәячәк һәм табындагы мөлдерәмә тутырылган стаканнар түгеләчәк иде.
Җәенке битле кунак, уйламаган-көтмәгән җирдән, торна кебек муенын сузып, битен Җаркабак агага якынайтты:
— Хөрмәтле ага, әйдә танышыйк,— диде.
— Танышыйк, булмаса. Мин сине кайдадыр күргән дә төсле булам, тик исемә генә төшерә алмыйм. Кем малае син? — диде Җаркабак ага, дулкынланып.
— Алламҗар бит мин, сәүдә министрлыгында эшлим.
Җаркабак ага сискәнеп китте. Ул әле күптән түгел генә министр урынбасары алышынган икән дип ишеткән иде, мөгаен яңа урынбасар шушыдыр? Чакыру җибәргән булсалар да, министр хәтле министр бирегә килеп вакланмас, күрәсең, урынбасарын җибәргәндер. Өнеме бу. төшеме — Җаркабак ага мондый очрашуны күптән көтә иде бит.
— Мин сезне күреп белмәсәм дә. ишетеп беләм. Күптән түгел мин сезнең радиодан сәүдә культурасын үстерү хакындагы бик шәп лекциягезне тыңладым. Әйе, ифрат та шәп сөйләдегез сез, сүзләрне чамалап кына, сайлап-сайлап кына сөйләдегез, мин ихтыярсыздан: шигъри сәләте дә бар икән, дип уйлап куйдым. Әйдәгез, танышлык өчен берәрне күтәрик, сез дә мине беләсездер дип уйлыйм.
Алар чәкәштеләр.
— Туктале, тукта, Алламҗар дус, исемә төшерим әле, минем уйлавымча. әгәр дөрес төшенгән булсам, сезнең өченче бабагыз безнең икенче бабайдан бик әллә ни ерак түгел бит. Сезнең чыраегыз шундый да таныш миңа, шундый да таныш, тик менә кайда очратканыбызны гына әйтә алмыйм. Туктале. сез бит армия хезмәтен узгансыздыр?
— Юк. мине армиягә алмадылар. Минем чирем бар иде. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик.
Җаркабак ага ияген шампанскидан бушаган яшел зур шешәгә терәде. Алламҗар озын нәзек бармакларын чәч арасына батырды — икәүләп уйга чумдылар. Алламҗар карашында Җаркабак ага культура министрына охшап куя, әмма ул хакта сорау уңайсыз. Җаркабак ага карашында бу җәенке бит тыйнаклык йөзеннән генә министрлыкта эшлим дип әйтә, чынында исә ул, әлбәттә, министр урынбасары. Беренчесеме икән, икенчесеме — анысын аеру кыен. Башкача булуы мөмкин түгел. Мондый бәхетле очрашуны истә калдырырга кирәк.
Икесе дә шул хакта уйладылар.
— Алламҗар!—дип кинәт кычкырып җибәрде Җаркабак ага. Җәенке битле дерт итеп китте,— Урта мәктәпне кайчан бетердегез?
— Моннан утыз еллар элек.
— Нинди мәктәпне бетердең?
— Актирәк мәктәбен.
— Алламҗар! — тагын бер генә мизгел булса, Җаркабак аганың йөрәге ярылып китәр иде — Кадерле дустым минем, сабакташым, кандашым, якыным минем!
Ул, урыныннан сикереп торып, жәенке битлене үзенә тартып китерде. Алламҗар юан корсаклынын кочагына сыенды, үксеп җылап җибәрде.
— Кадерлем минем, Җаркабак!
Алар кочаклаштылар, үбештеләр, күз яше койдылар, әмма табын дагылар, үзләре аерым-аерым сөйләшкәнлектән, аларга игътибар ит- ♦ мәделәр. s
Алар, кесәләреннән кулъяулыгы чыгарып, бер-берсенен күз яшьлә- •“ рен һәм борыннарын сөрттеләр, аннары янә дә үбешеп, үз урынна- ♦ рына утырыштылар. а
— Исеңдәме, Алламҗар, өченче класста чагында без ләңгә уйный °
идек. Гел син ота торган идең Ут борчасы идең бит син. Синең ләңгә < уйнавыңны гади күз белән күреп тә булырлык түгел иде. s
— Әйе шул, әйе, әйтәсе дә’юк, мин ләңгә уйнарга оста идем, әмма < син миңа оттырган чакларда мине тотып тукмый идең. Исеңдәме. * 8 март көнне, кызлар алдында син минем артыма типкән идең?
— Әйттең сүз! Киресенчә, син миңа тынгылык бирми идең, юан ю
ңорсак, мичкә корсак, дип үрти идең, башка чиертеп җанга тия идең "* Ничә мәртәбә син мине җылаттың, укытучыга зарланырга мәжбүр ® иттең, исеңдәме? Усал да идең соң син! л
— Ул көннәрне искә төшерү бик тә күңелле ул, дустым. Син бит. " торып тор, ул чагында класс башлыгы идең. Мәктәпне тәмамлаганчы - син безнең классны җитәкләдең һәм туры юлга алып чыктың. Ул чак- х лар онытыламыни, сабакташ?
— Әйе, бик дөрес, мин класс башлыгы булдым, ләкин беркайчан да син әйткәннәргә каршы килмәдем. Лапта уйнарга туры килгән чакларда син мине һәрвакыт капка сакчысы итеп куя идең Теләсә кайсы уенда синең боерыгың безнең өчен закон була торган иде
Алар, өстәлдән берәр конфет алып, кәгазен сүттеләр дә. конфет ны бер-берсенең авызына каптырдылар. Аннары стаканнары белән чә- кәштеләр.
— Аннан соң нәрсә булды әле? —диде Җаркабак ага уйчан гына.— һи-һи, без икебез дә Ташкентка, халык хуҗалыгы институтына киттек шикелле. Син укырга керә алдың, мин — юк. Әй синең өчен шатланган идем дә соң шул чагында! Балалык еллары идебит!Биш- агачта чагында шатлык яшьләрен түгеп «Әгәр Алламжар укып кеше булса, ул сине аяк астында калдырмаячак, әгәр син дөрес юлдан тайпылсаң, ул сиңа югары белеме белән, акылы белән ярдәм итәчәк»,— дип үз-үземне юатып авылга кайтып киттем
- Әйе, кадерле, дустым, барысы да исемдә, гел дә бүген булган кебек. Ул чагында минем дә күзләрем яшьләнде, син генә сизмәдең. «Дустым укырга керә алмады, ләкин әле соң түгел, керер, хәзергә ул әти-әнисен киленле итеп сөендерсен»,— дип уйладым мин ул чагында, икенче елны син, хәтерем ялгышмасЗ, укырга кердең шикелле?
— Юк, армия хезмәтеннән кайтканнан соң культура-агарту техникумында читтән торып укыдым Хәзер культура мнннсгрлыгына буйсынган бер учреждениедә җитәкче булып эшлим,- диде Җаркабак ага, парк директоры булып эшлим дип әйтергә уңайсызланды — Гаилә кордык, балалар үстерәбез. Синең шушы көнгә тикле сәүдә министры урынбасары икәнеңне белми йөрүем өчен җир астына төшеп китерлек булып оялам Әгәр без бер беребезгә терәк булмыйбыз икән, дуслыгыбыз хәрам булсын.
— Искиткеч дөрес сүзләр, дустым. Әгәр без бер-беребезгә терәк булмыйбыз икән, җиде ел буе бергә укып йөргәнебез жилгә очсын!
' Ну. Алеке, минем сиңа бердәнбер үтенечем шул шәһәр универмагы директорының урыны бушаган, диләр, син миңа ул урынны
ничек тә алып бирерсең инде,— дип Җаркабак ага беренче булып гозерен әйтте.
— Мыскыл итәсең бит син мине. Мин бит гап-гади бер...—дип башлаган иде Алламжар, дусты аны шундук бүлдерде
— Табын янында акланып маташма, дустым. Ул урынга мине күчерү өчен сезнең бер сүзегез җитә. Министр урынбасары әйткәнгә кемнең каршы килергә йөрәге җитсен? Синең бер сүзең...
— Юк, дустым, ялгышасың, мин сәүдә министрлыгында эшләсәм дә, сүзем үтми минем, мин министр урынбасары түгел, министрлыкта оештырылган үзешчән сәнгать түгәрәге белән генә җитәкчелек итәм мин.
— Нәрсә? —дип сикереп торды Җаркабак ага һәм сабакташына исерек күзләре белән берни аңламый карап тора башлады.— Шаярма, Алеке! Синең хуҗалык институтын бетергәнеңне халык белмәсә, мин беләм!
— Юк, бетерә алмадым. Икенче курста, кыенга килә башлагач, театр институтына күчтем. Менә хәзер бер урында да җүнле эш таба алмыйча, шушы сәүдә министрлыгында көн күрәм. Хезмәт хакы да әллә кем түгел. Бер йөз егерме сумнар. Хәзер син культура өлкәсендә эшлисең, дустыңа ярдәм кулын суз, оешмаңда берәр штатың булса, ал мине үзеңә. Гаиләмне ач итмәслек хезмәт хакы бир. Бүген мин синең туеңа чакырмасаң да килдем, менә шушы уңайдан очраштык, калганын үзең беләсең,—диде Алламҗар чын күңелдән.
— Әйдә, дустым, бер-беребезне үтенечләр белән аптыратмыйк, гомер буе дус булып калыйк, күтәрик бокалларны,— диде Җаркабак ага. Хыяллары челпәрәмә килгәнгә бик нык кәефе киткән иде. Тик ул аны күрсәтергә теләмәде. Бокаллар чыңлап чәкештеләр. Аннары Җаркабак ага эчке кесәсеннән туйга килгән акчаларны теркәгән дәфтәрне чыгарып, шуны тикшерә башлады, Алламҗарны бөтенләй дә игътибарсыз калдырды. Шактый вакыт узганнан соң гына башын күтәреп:
— Алеке, син элек тә әрсез идең, чакырылмаган җиргә йөри торган гадәтең һаман да бетмәгән икән әле,— дип шаяртты һәм сабакташына бүтән бер мәртәбә дә әйләнеп карамады.
Туй дәвам итте. Алламжар, сабакташына кул селтәп, ашарга тотынды. Бүген аларның икесенең дә гамәлләрен күреп торган кеше Антон Павлович Чеховның иртәрәк үлеп киткәнлегенә бик тә үкенгән булыр иде.
Кичкә таба туй сүрелә башлады. Ерактан килгәннәр китәргә рөхсәт сорадылар.
Хат мазарны гел соңга калып китерә торган почтальон, уйламаган- көтмәгән чакта, парк директорының квартирына киЛеп кермәгән булса. туй маҗарасыз-нисез генә узып китәчәк иде. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, керде шул менә, берьюлы өч телеграмма алып керде.
Телеграмма Үтәкәйнең әбисе кулына эләккән. Аны укый башлау белән әби кеше күз яше белән такмаклап, кияүнең якасыннан урап ала:
— Без сине тотанаклы дип уйлап, ефәк кебек кызыбызны бирдек Бу ниткән хурлык?—дип кычкыра-кычкыра, әби кеше кияүнең битен телеграмма белән чәбәкли башлады.
Үтәкәй башта ни икәнен аңламыйча, аптырап-югалып калды, теле-граммаларны укыгач, аның җаны тетрәнде Телеграммаларда менә * нәрсәләр иде:
Ташкенттан: «Дүршекәевкә нокта кызың сөйләшә башлады өтер әти кайда дип сорый өтер кайчан кайтасың өтер Мәчтүрә».
Владивостоктан: «Дүршекәевкә нокта Толигын авырып китте өтер бер көн кичекми кайт нокта Таня»
Архангельскидан: «Дүршекәевкә нокта кичә больницадан чыктым
втер улын үзеңә охшаган өтер котлыйм өтер исемен ничек куябыз өтер үбеп Маруся»
Әби кеше өч телеграмманың өчесен дә чаршау артында утырган кызына кычкырып укый, ә такмаклап җылаулар булачак кәләшнеке иде. Аннары әби кеше туй үткәрүнең яңа гадәтләре буенча кунаклар арасында утырган Җаркабак ага янына йөгерде. Иренең кулына телеграмманы төртеп, әби кеше жирне төя башлады.
Җаркаба’к ага күзлеген таба алмый аптырап беткәч, телеграмма ларны укы дип, Алламҗарга сузды.
Кунаклар, шул рәвешле. Җаркабак ага киявенең өч шәһәрдә өч хатыны барлыгын белделәр.
— Адәм актыгы! Җир бит!—дип кычкырды парк директоры.
— Туй тәмам, таралышыгыз, тизрәк булыгыз. Килгәнегезгә рәхмәт, безгә дә шулай сезнең шатлыкны уртаклашырга язсын! Таралыгыз, дим мин сезгә! Берегез бер калмасын!
Шундый әйбәт туй, шундый күңелле туй менә шулай күңелсез тәмамланды.
Ерактан килгән кунаклар саубуллашмый-нитми китеп бардылар Җаркабак ага оятсыз кияүнең арт сабагын укыту өчен урамнан егег ләр дә эзләп караган иде. берәүне дә таба алмады.
Икенче көнне берәүләр Үтәкәйне Нөкис аэропортында очраттык дип сөйләделәр, икенчеләре Хожәйли вокзалында күрдек дип ант иттеләр, өченчеләре исә ул гостиницаларда кунып йөри икән дип ышандырырга тырыштылар.
Әмма Үтәкәйне күргән бер генә кеше дә юк иде...
ГАРИФ АХУНОВ тәрҗемәсе.