Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬЧЕ БӘХЕТЕ


Р Мостафинның иҗат портретына эскизлар
еэнеңчә, Рафаэль Мостафин башка тәнкыйтьчеләрдән кай ягы белән аерыла?
— Ул — безнең иң популяр тәнкыйтьчебез.
— Тәнкыйтьчегә популярлык бик ки
— Билгесез булуга караганда популяр булу күңеллерәктер дип беләм...
Рафаэль Мостафин хакында сүз чыкканда. еш кына шундыйрак бәхәсләр кузгала. һәм юкка түгел: Р. Мостафин, чыннан да. безнең иң популяр тәнкыйтьчебез. Бәлки әле, популярлыкка омтыла торган тәнкыйтьчебез, дип тә өстәргә кирәктер... Аны һәр җирдә беләләр, яраталар. Р Мостафинны. әлбәттә, иң элек, язган әсәрләре буенча беләләр Безнең республикада аның очерклары, мәкалә-ре- цензияләре басылмаган газета-журнал, мөгаен, юктыр. Ул —«Правда», «Известия», «Советская Россия» кебек могтәбәр газе-таларда басылу бәхетенә ирешкән кеше. Ул —«Советская культура». «Литературная газета» һәм «Литературная Россия» кебек газеталарның, «Волга». «Вопросы литературы» һәм «Дружба народов» кебек журналларның даими авторы. Аның әдәби тәнкыйть мәкаләләре «Казан утлары» һәм «Дружба народов журналларының, шулай ук «Литературная газетанның махсус премияләре белән бүләкләнде, ә Сибгат Хәким иҗаты турындагы монографиясе һәм «Җаваплылык тойгысы» исемле мәкаләләр җыентыгы СССР Язучылар союзының әдәби тәнкыйть өлкәсендәге еллык премиясенә ла4к булдь. Р Мостафин — Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты
Рус һәм татар телләреннән тыш, аның мәкаләләре әзербайҗан, башкорт, грузин, казакъ, литва, молдаван, осетин, таҗик, төрекмән, украин, удмурт, фин, эстон һәм чуваш телләрендә чыкканы бар һич шикләнми. Р. Мостафин әсәрләрен бөтен ил укый дияргә була
Укып белү белән бергә, аны тагын күреп һәм ишетеп беләләр. Ул әледән-әле радио һәм телевидение аша чыгыш ясый. Аны республиканың авыл һәм шәһәрләрендә. мәктәпләрдә, клубларда, культура сарайларында, китапханәләрдә, уку йортларында еш очратырга мөмкин. Әйе, аны беләләр, таныйлар, яраталар Мондый популярлыкны ул, беренче чиратта, эшләгән эшләре, язган әсәрләре белән яулады Р. Мостафин — 300 дән артык мәкалә һәм 16 китап авторы Китапларының гына гомуми тиражы да ярты миллионнан артык Тәнкыйтьче өчен бу — бик куп. Күп һәм нәтиҗәле эшләү белән бергә, ул беркемне кабатламый, беркемгә иярми торган ифрат үзенчәлекле тәнкыйтьче дә. Иҗатының иң нык күзгә ташланган ягы шул: аның барлык әсәрләре диярлек киң катлау укучыларны күздә тотып язылган була. Ул әдәби иҗат эшенең кыен һәм катлаулы мәсьәләләрен ифрат гади һәм үтемле итеп аңлата белә Моңа ышану өчен, «Үсештәге, хәрәкәттәге тәгълимат» яки «Тор-
мыш дәреслеге һем сәнгать дәреслеге» кебек мәкаләләренә мөрәҗәгать итү дә җитә. Аларның икесе дә теоретик мәкаләләр, теориянең дә катлаулы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр. Беренчесе, социалистик реализм методы хакындагы бәхәсләр уңае белән язылып. үзенең бөтен рухы белән әлеге методны артык тар, догматикларча аңлатуларга каршы юнәлгән. Автор совет әдәбиятындагы төп иҗат методының чикләнмәгән мөмкинлекләре булуга, аның үсештәге, ’әманәттәге тәгълимат икәнлегенә басым ясый. Мәкалә гади һәм аңлаешлы телдз м-уляр стильдә язылуы белән аерылып тора. «Тормыш дөреслеге һәм сәнгать дөреслеге» исемле ♦ икенче мәкаләдә әдәбият теориясенә караган күп кенә катлаулы һәм җитди мәсьә- м ләләр (сәнгать чынлыгы һәм тормыш чынлыгы, тормыш факты һәм сәнгать факты: Һ чынбарлык һәм автор фантазиясе, заман темасы һәм заман герое; әдәби әсәрнең * зчтәлеге һәм формасы һ. б.) кузгатыла. Ьәм шуларның һәр кайсы, тормыштан адә- 2 бияттан алынган конкрет мисаллар ярдәмендә, бик популяр төстә аңлатып бирелә _ Менә шул хакта сөйләүче бер мисал Укучыга әдәби әсәргә салынган тормыш ма- J термалы, ул материалның тулылыгы һәм ышандыру көче хакында үтемлерәк итеп £ аңлату өчен, ул конкрет бер вакыйгага мөрәҗәгать итә «һинд халкында шундый 2 әкият бар. Шулай бервакыт дүрт сукыр бер филне очраталар да аның нинди җан ж иясе икәнен белергә телиләр. Боларның берсе филнең борынын, икенчесе --------------------------------------- аягын, Q
өченчесе — корсагын, ә дүртенчесе филнең койрыгын тотып-капшап карый. «Әһә.— *“ дигән беренче сукыр.— фил уралып яткан зур еланга охшаган икән» Филнең аягын ф капшап караганы: «Юк, ул юан баганага охшаган»,— дигән. «Фил — су тутырылган мичкә сыман»,— дигән өченчесе Ә дүртенчесе: «Фил ул аркан төсле икән»,— дигән X
Күрәсез, чын хакыйкатьнең бик гади нәрсә түгеллеген халык элек-электән искәр- - тә килгән. Тормыштагы берәр күренешне өстән-өстән генә өйрәнеп ясаган нәтиҗәләр объектив чынбарлыкка туры килмәскә мемкин. син никадәр генә чын күңелдән сөй- / ләргә тырышма, ясаган нәтиҗәң барыбер хата булуы да ихтимал... Бер суэ белән әйт- көндә, филне тасвирлаганда (ул арканга охшап калмасын өчен) аның бетен гәүдәсен күз алдында тотарга кирәк». —
Р. Мостафинның барлык язганнары, хәтта теоретик мәкаләләре дә. шулай кон- у крет характерда булулары белән аерылып торалар.
«Бүгенге романнарны укыганда» дигән мәкаләдә сүз 60 нчы еллар башында дөнья күргән өч конкрет роман турында бара. Үзе тикшерә торган әсәрләргә гомуми бәя л бирү, тулы анализ ясаудан бигрәк, тәнкыйтьче һәр романның иң характерлы берәр а. ягын тотып алырга тырыша. Әйтик. Г Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында тел п игътибарын ул, образлар системасына, язучының образ иҗат итү принципларына $ юнәлтә. Ф Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагывн тикшергәндә романның төп герое һәм сюжеты, ә М. Әмирнең «Саф күңел» романына килеп җиткәч, аның төп герое һем ул герой башкарган эшләр кебек мәсьәләләргә туктала. Соңыннан, әлеге еч романга ясаган анализга нигезләнеп, бездә роман жанрының торышы, үсеш үзенчәлекләре турында кызыклы нәтиҗәләр ясый.
«Җаваплылык тойгысы»— безнең тәнкыйтьтә мәгълүм бер эз калдырган, капма- каршы фикерләр, бәхәсләр уяткан мәкалә Тәнкыйтьче анда безнең шагыйрьләрне төрле буыннарга бүлә, һәр буынның поэзиябез үсешендә тоткан урынын билгеләргә омтыла. Билгеле, ул һәр буын турында, һәр шагыйрь турында иң тулы, иң соңгы сүзне әйтә алмаган. Бер мәкаләдә моны эшләп тә булмый. Ахырдан, шушы мәкаләгә таянып, татар поэзиясендәге төрле буыннарны бер-берләренә каршы кую тенденциясе көчәеп китүен дә истән чыгарып булмый. Шуңа да карамастан, бу мәкале җитди игътибарга лаек Бүгенге поэзияне аңларга, безнең поэзиядәге үзенчәлекле тенденцияләрне ачыкларга омтылуы белән, һәр буынның, хәтта һәр шагыйрьнең әдәби процесстагы урынын билгеләргә омтылуы белән,— җыйнал әй.кәндә, конкретлыгы белен аерылып тора. «Тема, идея, әдәби осталык», «Тәнкыйтькә — тәнкыйть уты», «Бәхәс дәвам итә», «Үз җырың, үз көең булсын», «Яңа теманы үзләштерү юлында» һем башка бик күп мәкаләләре хакында да шул ук фикерне кабатларга мемкин.
Р. Мостафинның байтак чыгышлары әдәбиятта миллилек һәм интернациональлек, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берләрен баетулары, бу процесста әдәби тәрҗемәләрнең роле кебек бетен совет әдәбияты һәм әдәбият белеме эчен уртак мәсьәләләргә багышланган. Аның рус һәм дәнья әдәбияты традицияләрен яшьли үзләштергән, нык хәзерлекле зур эрудицияле, ил күләмендә барган бүгенге әдәби процесс белән дә яхшы таныш булуы татар совет әдәбиятын ил күлемендәге әдәби хәрәкәт белән бәйләп карарга, татар азучыларының әсәрләрен күп милләтле совет әдәбияты ирешкән казанышлар югарылыгыннан торып бәяләргә мөмкинлек бирә Моның эчен аны хупларга кирәк Әмма татар әдәбияты кебек мең еллык тарихы, үз традицияләре, үзенчәлекле үсеш юлы булган әдәбият турында сүз барганда, аны бетен ил һәм денья сәнгате ирешкән казанышлар югарылыгына күтәрергә чакырганда, язучыларыбызны яңа формалар һәм яңа алымнар эзләргә әйдәгәндә. Р Моста- фин кайчак татар әдәбиятының үз хасияте, эчке үсеш законнары белән санашып җитми, һәр әдәбиятның үсеш юлы үзенче булырга тиешлеген истән чыгара тесле
Шуларның һәммәсе өстене тәнкыйтьче тагын әле кыю да булырга тиеш Тормыш бит үзе, бик кирәк ‘аекта да. ник мине бозып күрсәттең дип. язучыга бәйләнә алмый, Ә язучы тәнкыйтьчегә бәйләнә ала. Язучы бәхете — авыр бәхет Тәнкыйтьче бәхете тагын да авыррак Әдәбиятны уртакул язучылар һәм уртакул әсәрләр күмел
китмәсен өчен кыю һәм батыр тәнкыйтьчеләр кирәк. Теләсә нинди шартларда гадел булып калу, дөреслекне күзгә карап әйтә алу өчен кирәк бу сыйфатлар.
Шунысын да әйтик, Р. Мостафинның барлык әсәрләре диярлек бүгенге әдәби процессны, бүгенге язучылар иҗатын өйрәнүгә багышланган, Бу — тәнкыйтьче иҗатының гражданлык позицияләре турында сөйли торган матур ягы Ул һәрвакыт бүгенге әдәби процессның уртасында кала, бүгенге көн мәнфәгатьләрен кайгыртып, бүгенге әдәбиятның уңышларына куанып, аның проблемалары өчен борчылып, янып-кәеп яши. Менә шуңа күрә дә ул әдәбият һәм язучылар коллективы алдында торган актуаль һәм мөһим мәсьәләләрне вакытында күреп алып, вакытында күтәрә Авторның «Тәнкыйтькә—тәнкыйть уты» исемле мәкаләсе шул хакта сөили торган бер характерлы мисал була ала. Ул «Казан утлары» журналында КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы мәгълүм карары белән бер үк санда (1972 ел, 4 сан) басылды. Игътибарга аеруча лаек ягы шул мәкалә үзенең төп рухы, яңгырашы ягыннан Үзәк Комитет карары белән ифрат дәрәҗәдә аваздаш булып чыккан. Мәкаләдә сүз әдәби тәнкыйть, бигрәк тә яңа чыккан әсәрләрне рецензияләү өлкәсендә яшәп килгән кимчелекләр, җитешсезлекләр турында бара. Карардагы кебек үк, ул кимчелекләр, зур таләпләр югарылыгыннан торып, кыю һәм кискен төстә тәнкыйть ителә. Өстәвенә, автор шулардан арыну, котылу юлларын да күрсәтә.
Күтәргән проблемасы, ул мәсьәләнең актуальлеге ягыннан тагын «Йөз телдәге әдәбият*, исемле мәкалә нык аерылып тора. Билгеле булганча, совет властеның беренче елларында рус әдәбияты илебездәге күпчелек милли әдәбиятлар өчен остазлык вазифасын үтәл килде. Аның милли әдәбиятларга шифалы тәэсире искиткеч зур булды. Ярты гасырдан ертык вакыт эчендә илебездәге башка милли әдәбиятлар да нык алга киттеләр һәм камилләштеләр. Нәтиҗәдә уртак хәзинәгә лаеклы өлеш кертә башладылар. Көн тәртибенә әнә шул өлешне ныклабрак, конкретрак өйрәнү бурычы килеп басты. «Йөз телдәге әдәбият» исемле әлеге мәкаләдә күп милләтле совет әдәбиятында барлыкка килгән үзгәрешләр, төрле милли әдәбиятларның үзара бәйләнеше турында языла, әдәби тәрҗемә мәсьәләләре күтәрелә, әдәбиятның милли үзенчәлеге дигән төшенчәнең эчтәлеген ачыкларга, татар әдәбиятының милли үзенчәлеген билгеләргә омтылыш ясала.
«Минем горурлыгым» исемле чыгышында исә Р. Мостафин, В И Ленинның «О национальной гордости великороссов» исемле мәкаләсенә таянып, милли горурлык һәм интернационализм идеяләре турында уйлана, шул төшенчәләр белән бәйле аерым моментларга ачыклык кертә, акцентларны тәгаенли. Ул — формасы белән дә пафослы, бер тын, бер сулыш белән язылган бик файдалы, киң колачлы испо- ведь-мәкалә.
КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы карарыннан соң әдәби тәнкыйть мәсьәләләре җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә менде, туры сүзле, принципиаль тәнкыйть хезмәтләренә ихтыяҗ артты, тәнкыйтьчеләрнең иҗат эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылды, әдәбият-сәнгать тәнкыйтен тагын да үстерү юнәлешендә конкрет чаралар билгеләнде Моңа җавап итеп, тәнкыйтьчеләр иҗади активлыкларын арттырдылар, бүгенге әдәбият мәсьәләләренә, җанлы әдәби процесска якыная төштеләр Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды, фәннилек дәрәҗәсе һәм ышандыру көче артты. Нәтиҗәдә тәнкыйтьче хезмәтенең абруе, дәрәҗәсе күтәрелде. Тәнкыйть үсеше башкарак юлдан китте шау-шулы, бәхәсле тон — салмак стиль, пафослы гомуми сүз—фәнни анализ белән алмашынды. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьтә заманга хас фәнни стиль, тыныч, эшлекле тон урнашты, фәнни анализ, тикшеренү рухы артты. Төпле һәм гадел булу, объективлыкка һәм тирәнлеккә омтылу тәнкыйть үсешендәге төп тенденциягә әйләнде Әмма әдәби тәнкыйтьнең күпмедер дәрәҗәдә усаллана да төшүе әле җитәрлек булмады кебек.
Шул ук үсеш-үзгәреш Рафаэль Мостафин иҗатында да сизелә. Шау-шулы бәхәсләр, капма-каршы фикерләр уяткан мәкаләләрнең күпчелеге тәнкыйтьче иҗатының беренче чорына карый. Бер чиктән икенче чиккә ташланулар, ахыргача уйлап җиткерелмәгән фикер һәм тезисларның да күпчелеге, ихтимал, шул беренче чор мәкаләләрендә очрыйдыр. Аның каравы, ул мәкаләләрдә ялкын һәм дәрт, кыюлык һәм усаллык та күбрәк иде. 70 нче еллардан башлап. Р. Мостафин сабырлана һәм сал-маклана төште, фәнни-тыныч тонга күчте, кыскарак, конкретрак итеп язарга өйрәнде. Әгәр беренче чор иҗатында проблематик характердагы мәкаләләр өстенлек итсә, соңга таба рецензияләр һәм күзәтүләр, теге яки бу язучы иҗатына караган мәкаләләр күбәйде.
Бар иде заманнар, тәнкыйтьчеләрдән барыннан да бигрәк әдәбият-сәнгать әсәрләренә социологик анализ ясау, «безнеке булганпны «безнеке булмаганпнан аерып бирү осталыгы сорала иде. Ул чаклар инде артта калды. Тәнкыйтьчеләр иңенә, социологик анализ белән бергә, әдәби әсәрләрнең эстетик кыйммәтен ачу, әдәбиятның сәнгатьчә хосусиятен аңлау һәм аңлату бурычы да йөкләнде. Көн тәртибенә бетен зурлыгы белән укучыларның әдәби зәвыгын тәрбияләү мәсьәләсе килеп басты. Яңа шартларда тәнкыйть күл кенә үзгәрешләр кичерергә тиеш иде. һәм ул шулай булды да. Әдәбиятның әдәбият икәнлеген тоеп, аңлап язылган мәкаләләр һәм рецензияләр нык артты. Әдәби тәнкыйть үзе дә әдәбиләшә төште. Тәнкыйтьне сәнгатьчә матур итеп, укылырлык итеп язарга омтылыш көчәйде Бу өлкәдә Р Мостафинның
да зур хезмәте бар Моңа ышану өчен, аның бүгенге татар азучыларының иҗм портретлары һәм иҗат портретларына эскизлар рәвешендә язылган мәкаләләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин С- Хәким, X. Туфан һәм Г Әпсәләмов турымдагы портретлар укучыларга яхшы таныш. Боларның өчесе дә тулы һәм төпле буяулары белән аерылып торалар. Әгәр Хәсән Туфанга багышланган ижат портреты елкән шагыйребез иҗатының үзенчәлеген, үзенә генә хас якларын тотып алуы, шагыйрьнең иҗат эволюциясен тупы һәм эзлекле итеп күз алдына бастыруы белән хәтердә калса, Г Әпсәләмоа иҗаты турындагысы кыю һәм принципиаль характерда булуы белән ♦ аерылып тора.
Ә Сибгат Хәким турында исә ул кимендә ике дистәләп мәкалә язды һәм алар, *- билгеле булганча, аерым монография булып 1979 елда «Советская Россия* иәшрия- х тында чыкты Бу монография иң элек үзенең тулылыгы белән аерылып тора Миңа 2 тагы китапның язылу формасы, композициясе нык ошады Китап төрлесе төрле зур- . лыктагы егерме бүлектән тора Ул бүлекләр олы юлның баганалары кебек тәнкыйть- < че, гүя шулар буенча барып, шагыйрь узган зур юл картинасын тудыра һәр бүлек г- шагыйрь иҗатының берәр тармагын яки характерлы бер сыйфатын ачуга багыш- ~ ланган. х
Ниһаять, Р Мостафин монографиясе тагын бер мөһим мәсьәләгә ачыклык кертә ~ Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьтә фәнни-публицистик, популяр стильне өнәп бе- термөү, әдәбият фәненә һәм әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләрне авыр итеп, кеше аңламаслык итеп язу тенденциясе яшәп килә иде Гади һәм үтемле итеп язу һич тә фәннилеккә, әдәбият мәсьәләләренә караган хезмәтләрнең тирәнлегенә, ышандыру х көченә зыян итми икән Киресенчә, популяр стиль киң катлау укучылар арасында әдә- X бият фәне һәм тәнкыйтьнең дәрәҗәсен һәм кадерен генә арттыра икән Р Мостафин ~ үз хезмәте белән тагын бер тапкыр шул фикерне раслады
«Казан утларывнда үткән ел (5 иче сан) бу монография киң планда күзәтелде. = Р Мостафинның иҗат портретлары рәаешендә язылган мәкаләләре бик күп. ;
Кемнәр, кайсы буын вәкилләре турында гына язмый ул Ә. Еники һәм Мин Шабай, Ф Хөсни һәм М. Әмир. Р Төхфәтуплин һәм М. Юныс И. Юэеев һәм Ш Галиев. ” Ш Анак һәм Р Файзуллин.. Ул мәкаләләрнең һәркайсы диярлек кызыклы, һәркайсы д диярлек игътибарга лаек Алар барысы да әдәбиятның үзенчәлекләрен, әдәби әсәр- й. нең хосусиятын тирәнтен тоеп, аңлап язылган мәкаләләр Әдәби әсәрнең эстетик го кыйммәтен ачыклау белән бергә, тәнкыйтьче һәр язучының иҗат хасиятен, төп * үзенчәлеген билгеләргә тырыша, һәр кешенең «үз ачкычына эзли. Күп кенә очракларда таба да. Әйтик, Ә Еникинең татар язучылары арасында иң музыкаль прозаик, Ф Хөснинең тел остасы һәм тынгысыз характерлы кеше булуына, Г Әпсәләмоаиың хегмет сөючәнлегенә, Ш Рөкыйповның тырышлыгына. К Мостафинның фикерчән шагыйрь булуына басым ясый Шул сыйфатларыннан чыгып, әлеге язучылар иҗатының төп характерын билгеләргә омтыла Мин Шабай турындагы мәкалә, мәсәлән, чын хикәя кебек укыла. Н Исәнбәт, Р Төхфәтуллин, И Юэеев, В Нуруллин турындагы мәкаләләрнең кайсы җылылыгы, кайсы тулылыгы, ә кайберләре тиешле «ачкыч* табылган булуы белән алдыра Кыскасы, Р Мостафин язучының үз характерыннан иҗатының характерына күчә белә, бер әсәреннән чыгып бөтен иҗатына бәя бирә белә. Р. Мостафинның иҗат эшчәнлеге моннан тыш та бай һәм күп кырлы- әдәби ел йомгакларында ясалган докладлар, йөзләрчә рецензияләр, республика тормышының терпе якларын сурәтләгән дистәләрчә очерклар, язмалар «Диңгез көндәлеге» исемле китап... Ә менә герой шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган хезмәте белән аерым таныштырып үтмичә һич мөмкин түгел Бу — аның иҗатының иң төп тармагы
Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче күп санлы белгечләр сафына Рафаэль Мостафин башкаларга караганда соңрак, 60 елларның урталарында гына килеп кушылган иде Шуңа да карамастан, җәлилчеләр арасында ул бик тиз үз урынын тапты
Аны, күпмедер күләмдә. Гази Кашшаф башлаган эшне дәвам иттерүче дип санарга була. 1965 елда алар Г Кашшаф белән бергә «Эзләнү дәвам итә* (Поиск продолжается. Рус теленде Казан, 1965) исемле китап язалар. Хезмәттә шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләүче яңа материаллар һәм фактлар китерелә Соңыннан Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү өлкәсендәге бурычлар санала
Менә ничә еллар инде Р Мостафин шул бурычларны тормышка ашыру өстендә эшли Ул фәнни китапханәләрдә һәм архивларда казына Муса Җәлилне якыннан белгән, аның белен бергә яшәгән, бергә көрәшкән бик күп кешеләрне эзләп таба, шагыйрь эзләре буйлап меңнәрчә километр юл үтә — шагыйрь иҗатына, тормыш һем керәш юлына караган бай материал туплый. Озакламый аның шул материалларга нигезләнеп язылган мәкаләләре һәм очерклары басыла башлады Аннары бер-бер артлы чыккан китаплар «Эзләнү дәвам итә», «Батырлык поэзиясе» (Поэзия мужества Рус телендә. Мескәү 1966), «Муса Җәлил эзләреннән» (Казан 1968) Ләкин Р Мосгд- фин эзләнүләрен алга таба тагын дәвам иттерде — төрле җирләрдә төрле илләрдә яшәүче бик күп кешеләр белән ныклы бәйләнешкә керде, яңа документлар тапты Нәтиҗәдә Җәлилгә һем аның керәштәшлеренә багышланган яңа китаплар день яга чыкты Аның 1971 елда «Детская литература» нәшриятында рус телендә чыккан «Ге рой шагыйрь эзеннән» исемлә китабы аеруча зур яңгыраш тапты 1973 елда аның та
гын да тулыландырылган һәм баетылган яңа варианты 100 000 данә тираж белән Татарстан китап нәшриятында кабат басылды. Тагын бераз вакыт үткәч, «По следам оборванной песни» дигән исем һәм 220 000 данә тираж белән ул Мәскәүнең «Известия» нәшриятында «Дружба народов» китапханәсе» сериясендә басылып чыкты
Р Мостафинның Җәлил турындагы китаплары язылышлары һәм характерлары белән ук ифрат кызыклы һәм үзенчәлекле Аларның бик күп өлешләре Җәлилне күргән-белгән кешеләрнең истәлекләренә, архив документларына нигезләнгән.
Ватанның турылыклы уллары, чын патриотлар булган татар егетләренең героик язмышын ачыклау эшенә шулкадәр кешене тарта алу — авторның зур уңышы.
Әлеге китаплары уңае белән Р. Мостафинга илебезнең төрле почмакларыннан бик күп хатлар килә. Заманында «Казан утлары» журналы аларның бер өлеше белән укучыларны таныштырган иде Биредә дә чиксез күп санлы шундый хатлардан берике өзек китереп узыйк:
■ Зур шатлыгым белән уртаклашам.
Кичә бездә Муса Җәлилгә багышланган әдәбият дәресе булды. Мин Җәлил турында сөйләгәндә, класста нинди тынлык хөкем сөргәнен белсәгез иде. Ул чагында мин кайда икәнемне дә оныттым, бөтен уем мөмкин кадәр җан җылысы белән сөйләү иде. һәм мин шуңа ирештем дә бугай. Мин инде сүзне тәмамладым, ә класста ниндидер гадәттән тыш тынлык, беркем селкенми, иң соңгы партада — укытучы. Классташларыма күтәрелеп караган идем, әллә Иишләп киттем: һәммәсенең күзләрендә яшь. Шуны белгеч, күршедәге унынчылар, директорга кереп, үзләренә дә минем Муса Җәлил турында сөйләвемне үтенгәннәр. Анда да шул ук хәл кабатланды...»
Вера Жадько. 10 класс укучысы, Кустанай өлкәсе.
«Өзелгән җыр эзеннән» (нинди әйбәт исем) дигән китабыгыз героеның язмышы һәм зурлыгы белән генә түгел, ә бәлки искиткеч кайнарлыгы, үз-үзеңне, йөрәгеңне һәм акылыңны аямыйча язылган булуы белән дә сокландыра.
Үзегезнең трагик һәм бөек героегыз эзеннән йөргәндә ничек дулкынлануыгызны, сез' кичергән сагыш һәм хисләрне бик ачык күз алдына китерәм. Миңа китапның композициясе дә яңа һәм оригиналь тоелды: кайда сез тасвирлап барасыз, ә кай- чакта турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итәсез, уйланасыз, фактларны янәшә куеп карыйсыз, кайчак үз-үзегезне (алдагы китапларда әйтелгәннәргә өстәп) тулыландырасыз, кайчак бәхәсләшәсез яки раслыйсыз. Тәэсир искиткеч, хакыйкатькә хыянәт иткән бер генә урын юк. Сез әле нинди яшь һәм күпме зур эш башкаргансыз!»
Мария Прилежаева, язучы Мәскәү
«Китабыгыз өчен рәхмәт. Кызыклы һәм һәр яктан мактауга лаек ул китапны укучылар җылы каршылады, дигәнсез. Бу хәбәр мине бик шатландырды. Котлыйм» Борис Полевой, язучы. Мәскәү
Р. Мостафин — үзенең «трагик язмышлы бөек героена» чын-чыннан гашыйк кеше. Әгәр шулай булмаса, куркыныч сукмаклар буйлап чебен-черкидән талата-талата Волхов сазлыкларында иза чигеп йөрер идеме?!. Яңа бер деталь, һич югы кечкенә генә бер штрих артыннан кат-кат чит илләргә хәтле барыр идеме?!. Ләкин ул, мин Җәлилне яратам дип, күкрәк сукмый, буш пафоска бирелми. Тыштан үзен бик тыныч тотарга, сабыр һәм салмак тонда язарга тырыша. Дөрес, «Өзелгән җыр эзеннән» китабының барлык бүлекләре дә тигез булып чыкмаган. Аның электән билгеле, башкалар тапкан фактларга таянып язылган өлешләре ничектер сүлпәнрәк чыккан, ялыктыра төшә. Инде озак вакытлар эзләнеп, көч-тир түгеп үзе тапкан фактлар турында язганда тәэсир көче дә, киеренкелек тә нык үзгәрә
Китап мавыгып укыла. Чыннан да серле йомгак артыннан баргандай, аның һәр битен ни булыр, ни булыр дип тетрәп ачасың. Үз карамагындагы бөтен факт һәм материалларны автор Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең Ватанның какшамас патриотлар булуларын раслау өчен куллана. Хәтта Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләрен дә. аның иҗатын өйрәнү, иҗатын бәяләүдән бигрәк язмышын ачыклау өчен файдалана. Татар егетләренең соңгы сәгатьләрен, соңгы минутларын күргән чит ил кешеләренең һәммәсе: Андре Тиммерманс та, Георгий Юрытко һәм Рениеро Лан- фредини да аларга искиткеч югары бәя бирәләр. Татарлар үзләрен искиткеч тыныч һәм горур тоттылар, диләр. Алар бик пөхтә һәм чиста йөрде, диләр. Татарлар елмаеп үлделәр, диләр. Батыр егетләрнең язмышын дөньяның игътибар үзәгенә куя алу — зур эш. Бу—Р. Мостафин китабының аеруча нык тәкъдир ителергә тиеш ягы.
Автор М. Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү эшен дәвам иттерә. Ул кечкенә Җәлил турында бер бәйләм хикәяләр язды. 1977 елда Мәскәүнең «Детская литература» нәшриятында шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге турында очерклар китабы чыгарды Тик М Җәлил иҗаты ифрат зур һәм күпкырлы, тормышы бай һәм кызыклы. Аны өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле. Р. Мостафин бик матур башлаган һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешкән бу эшен дә алга таба дәвам иттерсен иде.