Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КЫРЫК ЯШЬТӘ
Айратка
Кырык яшьтә кеше кырык терле, Уйга батып ярыла кырыкка. Бу тормышта йөзгә ярылсаң да Юк, курыкма икән, курыкма!
Кырык яшьтә инде ир-затларның Куна чәченә тәүге кыраулар.
Бик еракта калган кыңгыраулар, Сиңа бәхет, ак юл юраулар.
Әниләрнең бәхет юраулары Юш килсә, һәм хәтта килмәсә, Кыңгыраулар моңы барыбер татлы, Төшләреңә кереп эндәшә.
Кырык яшьтә кешенең юлларында Кырыкмаса кырык бусага.
Бусагалар... ләкин узу кирәк Адым саен егылып булса да.
Кырык яшьтә кеше бу тормышның Бик күл татый ачысын, төчесен, Тик кырыкта әле язмыш түгел, Син көчлесең, кылыч төслесең.
Әйе, әйе, әле син кыныдан Алган гына кылыч кебексең, Язмыш үзе үтә киселерлек, Ә кисәргә тиеш егет — син!
Январь. 1980
Шигырьләр арабыздан яшьлн киткән шагыйрьнең архивыннан — үзе исән чак та тезеп елгерэ алмаган яна китап кулъязмасыннан - сайлап алынды Редакция
Яңа елда
Яңа елда һәркем теләк тели, Яңа елда эшләр уңачак, Ел буена ашмый йөргән уйлар Яңа елда кабул булачак.
Яңа елда насыйп булсын әйдә Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган Хатирәләр кабат яңара:
Халык әйтә: «Яңа елда кардан Икмәк тәме килә, ди, бездә!» Ахры, хактыр — ак калачка охшап Ай тәгәри зәңгәр диңгездә.
Яңа елы яңа бишьеллыкның Капкасы күк яңа дәвернең.
Дәвер безгә дәү-дәү эшләр йөкли, Дәү кешеләр итеп, кадерлем.
Галиҗанәп эшче сыйныфының Миссиясе безгә бик изге.
Миссиясе аның бишьеллыкка Биек итеп салу нигезне.
Теләкләрне шуңа зурдан телик Зурдан кубып — килер замана Магелланнар диеп белсен безне... Магелланга тиңләр чамада!
Берәүгә дә гомер ике килми, Ике кабат кайчан яшьнәргә?
Теләк телик: шушы бер гомерне Ике гомер итеп яшәргә.
Январь. 1980
Ашыкмый башта ачы җил, Көч, куәт җыя-җыя, Берәмләп ул алмагачның Чәчәген генә коя.
Берәмләп йолкый яфрагын, Берәмләп җиңмәк була... Ак күлмәк кигән алмагач Кызлардан иртә сула.
Ачы җил ачы сызгырып, Зилзилә, давыл булып,
Ботарлый һәрбер ботакны Бөрегә хәтле буып.
Тартыша бары тамырлар — Тирәнгә киткән алар.
Ачы җил белән, яңгырлар Яуса да читкә явар...
Ачы җил, давыл, зилзилә... Кайсысы кайсын жәлләр! Бүтәнчә димсең тарихта? Анда да шул ук хәлләр...
21 январь, 1980
Бу дөньяда һәркем үзенең хакын сорар: Мал кортлары — уч тутырып алтын сорар, Акыллылар тагын бир дип, акыл сорар, Юләр — гүзәл вә сылу бер хатын сорар.
Шуларны син диваналар димә инде... Бай кешегә уч-уч алтын нигә инде? Акыллыга тагын акыл нигә инде? Шыр тилегә матур хатын нигә инде?
Чү, ашыкма! Байның нәфсе юк дисеңме, Акыллыга хәким булу чүл дисеңме, Тилеләрнең эчтә җаны юк дисеңме, Ә матурлар әллә шулай күл дисеңме?
Тик калачак... алтын-көмеш — бүтәннәргә, Хәким өлеше — бер хөкемсез — бүтәннәргә, Син яраткан сылулар да калачак бит Иң сөймәгән дошманыңа — бүтәннәргә ..
16 январь. 1980
Эзлим, эзлим
Календарьлар... рәттән актарамын, Көндәлекне читкә куям да, Үз урынында икән барлык көннәр, Мин эзләгән көн тик юк анда.
...Әллә сизгән, килеп сарылды да, Җибәрмәскә теләгән шикелле, Үксеп куйды,— иелеп юлларына Гөлләреңне учлап сип инде!
Барлык көннәр, төннәр арасыннан Ул көнне мин таныр идем дә, Аңа ничек урал кайтырга да, Кай юллардан, кайчан килергә?!
Язмышыма шулай язылгандыр, Соңладым шул... күпме яшь түктем: Календарьдан ертып алганнар ич Без кавышасы көнен яшьлекнең.
Җил очырткан аны кай якларга? Кайчан да бер табылыр кебек лө! Эзлим-эзлим... Кире үз урынына Кайтмаслыгын үзем белеп тө.
9 сентябрь. 1965
Су төбендә йолдыз җемелди — Соңгы өмет кебек... Төптә үк.
Ә камышлар, тынып калганнар, Камышларның тыны беткән күк.
Су төбендә йолдыз җемелди, Нәни маяк кебек — ерактан. Я охшый ул ятим кызларга, Гүя аны берсе елаткан.
Су төбендә йолдыз җемелди — Соңгы өмет кебек... Төптә үк: Юк, яңадан күккә ашарга Кодрәт көче кимегән, беткән күк.
...Җемелдәми инде йолдыз да. Сулкылдар да йөрәк сулкылдар. ...Агып китте якты йолдызым,— Алып китте зәңгәр дулкыннар.
26 январь. I960