Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтер


194'2 иче елның кнзендә фашистлар, халыкны куркыту максаты белән, биш татар егетен Кара диңгездә үлем баржасында җәзалап үтерәләр
Мәмдүдә апа сөйләгәннәрдән
Диңгез яры... Тауларда көз...
Җөйләүләрдән төшә шуышып үзәннәргә Ахак, алтын төс.
Көз...
Яфраклардай уйлар ява хәтергә..
Кинәт күз явын алырлык диңгез рәшәсеннән Калкып чыга кара кораб.
Ерак-ераклардан, хәтер диңгезеннән килә. Ярга якынлаша ул кораб — Кап-кара әҗәл көймәсе...
Палубада биш дар агачы...
Кардәшләрем минем —
Яшел күзле Ирек балалары, Кайнар канлы, тимер рухлы толпарларым Тирбәлделәр диңгез җилендә. .
Биш кичә...
Биш сәхәр...
Җомгага кадәр .
...Тиздән кырык тула миңа...
Төннәрен сәер тойгыдан уянам сискәнеп: Җанбуар фашист төшемә керә, Җанурлар кораб каршыма килә. Палубасында янган биш өмет Диңгез җилендә моңлы тирбәлә...
Шулерның берсе мин түгелме?.. — дим — Үткәнем минем һәм киләчәгем...
Уйлар, сагышлар.
Әй, тыңгылык таба алмыйча, дөнья гизгән Җанның сыкрануы!
Кара төшләрдә кара үлем корабы Диңгезнең кара дулкыннарында чайкала