Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРЫШ ТАМЫРЫННАН ҖЫР ДА ШЫТА


әшит Гәрәй иҗаты — асылда үзенчәлекле, матур иҗат һәм шигъриятебез мәйданында аның кабатланмас урыны бар
ӘЛе.-с үзенчәлекләр хакында сүз башлаганга кадәр, ^телеграф теле» белән генә булса да. шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә тукталып үтик, чөнки иҗат чишмәсенең башы шунда
Баек Ватан сугышы башланган елны Рәшит Гәрәйгә ун яшь тула Олы афәтнең беренче көннәрендә үк ул әтисенең яу кырында батырларча һәлак булганын ишетә Колхоз атларын көтү Сабан сөрү... Почта йөртү — өйдән өйгә хәбәр ташу, ә хә-бәрләр төрле-төрле Туган авылы Малтабар һәм уота мәктәпле Күзкәй авылы арасындагы уку еллары озынлыгындагы юллар. Аннары—Иске Мәлкән һәм Тойгу- зино мәктәпләрендә укытучы булып эшләү Экстерн тәртибендә Минзәлә педагогия училищесын тәмамлау Республика яшьләр газетасының әдәби хезмәткәре Совет Ар-миясе сафларында хезмәт итү-. Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтында уку еллары. Ә йөрәктә һаман Минзәлә яклары, авыл манзаралары Боларның барысы да Рәшит Гәрәй иҗатының үзенчәлеген күрергә ярдәм итә торган баскычлар Иң беренче булып күзгә таш лана торган үзенчәлек — бу шигырьләрнең аркау җебе халык иҗаты булуында Шагыйрь халык җырларының тышкы формасыннан файдалану белән бергә, традиңиэн булып киткән образлар һәм детальләр белән дә эш итә Шулар нигезендә ул җырлип тора торган ягымлы, моңлы, чын мәгънәсендә халыкчан шигырьләр иҗат итүгә ирешә Рәшит Гәрәй бөтен кальбе белән савыл» шагыйре Дөрес, шагыйрьләрне ешәһәр- неке»нә. •авылныкы»на бүлү үтә дә шартлы Әмма «авыл* шагыйре дигән билгеләмә, башка шагыйрьләргә караганда. Рәшит Гәрәйгә күбрәк туры килә, аның иҗат үзенчәлеген тулырак, төгәлрәк ачарга ярдәм итә Ни турында гына язмасын, бу шагыйрь дөньяны уҗымнарга төшкән чык бөртекләре призмасы аша. арыш серкәсе томамы аша күрә Рәшит Гәрәйнең сурәтләү чаралары нигезендә фәкать авыл күренешләре, авыл буяулары, әсәрләренең геройлары — авыл кешеләре Хәтта самолетны да ул без күр-гәнчә зәңгәр күк фонында түгел, ә басулар, авыл кырларындагы уҗым җирлегендә күрә Диңгез турында язганда да. шахтаны сурәтләгәндә дә. Казан урамнары шавын җырлаганда да ул авылда гына була торган буяулар, тавышлар, әйберләрдән фай далама Авыл аның өчен тема гына түгел. ә уй-фикерләренең, иҗатының, мәхәббәтенең табигый халәте Шушы халәттән читкә тайпылмаганда шагыйрь һәрвакыт диярлек иҗади уңышка ирешә, гади шигырь юлларына киеренке хисләр олы мәгънә, барлык хакыйкате белән чынбарлык кереп тула.
Р
Кырык бернең җәе искә төшә
Тугайлардан атлар кайтканда
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да.
Аларга да җиңел булмагандыр
Соң кат күрү туган җирләрне
Кемдер шунда «Атлар елый...» — диде
һәм үзе дә үксеп җибәрде
Йөрәккә кан сауган ул көннәрне
Оныта алмыйм менә бүген дә
Яу кырынОа калган байталларның
Кешнәүләре колак төбендә.
Гасырлар дәвамында кешегә тугры хезмәт иткән ат турында шигырьләр бик күп Татар әдәбиятында да алар дистәләгән. Ләкин менә мондый, ат моңын кеше моңы дәрәҗәсенә күтәреп, шул моңга ил моңын куша алган шигырьләр, дөресен әйтергә кирәк, әллә ни күп түгел
Рәшит Гәрәй шигырьләре гаҗәеп җылылык, кече күңеллелек белән өртелгәннәр. Аның «Мендәр», «Васыятен дә әйтеп калдырмаган», «Каен кистем», «Җырлы вагоннар», әнисенә, дусларына багышланган шигырьләрендә дөньяны, тормышны, кешеләрне өзелеп ярату хисләре сәнгатьнең олы казанышлары дәрәҗәсендә, шул ук вакытта үзенчә — Рәшит Гәрәйчә чагылыш тапканнар. Чын сөюне белдерү өчен «яратам» сүзе генә көчсез. Шуңа күрә шагыйрь «яратам»ны чамасын белеп кенә куллана. Ә иленә, халкына, туган авылына булган олы хисен «буразна җене кагылган» шигырьләре, арыш тамырына берегеп үскән уйлары, тургай, бытбылдык, киек каз авазларыннан төзелгән сүзләре белән җиткерә
Табигате белән йомшак күңелле Рәшит Гәрәйнең иҗатына да йомшак күңеллелек, сабырлык, тыйнаклык хас Аның тормыш һәм иҗат, иҗат һәм шагыйрь, шагыйрь һәм тормыш турындагы уйлары-борчылулары «Сабантуйда шигырь укыттылар» дигән әсәрендә иң киеренке ноктага җитә:
Егылганны кем соң күккә чөйсен?!
Башым минем түбән иелгән
Сөялләнгән куллы аксакаллар
Килеп кага шунда иңемнән
Якын итеп биргән киңәшләрен
Гомер буе юлдаш итәрлек
— Җырларыңны өйрәт көрәшергә.
Сабантуйлар алда җитәрлек!
Ә безгә калса, Рәшит Гәрәйнең күпчелек шигырьләре — оста, көчле көрәшчеләр һәм алар мәйдан тоткан урын — кеше күңеле Шагыйрьнең югары сәнгатьлелеккә ирешкән бик күп әсәрләре укучы күңелендә кешелеклелек гөлләре чәчәк атсын өчен мәйдан әзерлиләр, укучының күз карашына, сүзенә, җанына җылылык өрәләр, ата- анага, дусларга, бала-чагага мәрхәмәтле булырга өндиләр Рәшит Гәрәйнең иң яхшы шигырьләрен укыганнан соң күңелеңнең бәхеткә дә, кайгыга да сизгеррәк була төшүен тоясың