Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучының күңел дәфтәренә


Удмурт мәкальләре һәм әйтемнәре
Халык гомере — агым су, э аккан су — матур ул Энҗе —
диңгез төбендә, алтын акыл — халыкта Дөреслекнең юлы
бер, ә ялганның мең төрле Торгын сулар тиз сасый.
Баштан югары сикерә алмыйсың
Яман итеп кычкырма — авызыңа карга керер.
Теле үткен, кулы тупа.
Яхшы дусты юк кеше яман эшен аңламас.
Көч хезмәттә чыныга.
Яхшы эш яктырып тора Читән казыксыз тормый Оча белә, утырып тора алмый Кызу
урак өстендә кояшны үзең уят Агач тамыр белән нык, ә кеше — дуслар белән А т үргә
менеп сынала, дус — бәла кичергәндә. Үзе өчен генә эшләп бал кортлары яшәми
Бергәләп этсәң — таш та тәгәри, ялгыз кешегә — ашау да кыен Бик вак ташны лай баса
Бер ярмадан ботка пешми
Күзләр еракка карый, акыл - тагы да арырак, баш уйсыз түгел, уй башсыз булмый
Казанына күрә чүмече, юлчысына күрә чанасы. Күктәге болытка карап җирдән урын
сайлама Карга бассаң — эз кала
Кешенекенә тимәсәң — синекен дә алмыйлар Кеше боткасы майлап та тәмсез.
Кеше акчасы кесәне тишә
Ике күз арасындагы борынны да урлыйлар.
Кеше шеше сызламый
Үтә саран кешенең бармагы да канамый
Китеп югалган сарыкка бик күп хуҗа табыла.
Ак өстенә төшкән кара беркайчан да югалмый Ялкаулансаң — кашык та авыр
Бер шешәне дус итсәң, бөтен дусларың бизәр