Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукай клубы


Шыгрым туйы, күр, Тукай клубы...
Моңнан кузгалган олы бер йөрәк — Тибә тыйгысыз бер тибү белән.
Чишмә төпләре тулган мөлдерәп
Туган халкым бит сыйган бу залга, Тарсынмый-нитми сыйган бер дәвер Ерак-ерактан калка аһәңнәр — Кайсы җаннарны эзләп киләдер?
Кемдер бар монда ерак даладан Болгар иленнән кемдер бар монда. Калкынып куя сыман Алыплар, Шигъри сүз чатнап очкан чагында.
Арча Кырында ничек калалсын?— һәр җомга саен шушында Такташ, Ник гөрләмәсен бу шигъри табын, Алман иленнән Җәлилләр кайткач!
Туган халкым бит бүген бу залда — Агыла моңнар, белми туктауны, Тын калган Казан: ишетә бугай — Йөрәге тибә тибә... Тукайның).