Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨБӘКЧЕЛЕК


ездә жирле тарихны өйрәну хәрәкәте кайчан башланган? Шул эзләнүләр фәнгә, әдәбият белән сәнгатькә ни дәрәжәдә чыганак була ала? Туган якнын узганы һәм бүгенгесе белән кызыксынучыларның мондый сораулары бик анлаешлы Җәмгыять тиз үскән саен, кешеләрнең шул үсү белән кызыксынуы ла арта Бу берьяклы кызыксынучанлык кына түгел: кеше бүгенгене акларга тырышу дан тыш. киләчәкне дә күзалларга омтыла Ә киләчәкне күзаллыйм дисәң. үткәннәрне белү шарт
Узганны өйрәнгән чакта хосусый мәсьәләләрнең, аерым объектларның тарихын да белү кирәк Сонгы вакытта бу нисбәттә зур тарих фәненең төбәкчелек дигән яна тар магы барлыкка килде («Төбәкчелек» сүзен без «краеведение» төшенчәсенә тәңгәл дип карыйбыз, чөнки моңа кадәр кулланылып килгән <крайны өйрәнү» дигән төшенчә әлеге атаманын мәгънәсенә туры килеп житми ) Төбәкчелек дигән нәрсә тарих фәненен бер чите түгел, бәлки бер юнәлеше Бу бер Икенчедән, төбәкчелек белән, профессиональ галимнәр дөньясыннан тыш. һәвәскәрләр дә күп кызыксына Фәндә бу төр та рихны икегә гыйльми һәм һәвәскәр төбәкчелеккә бүлеп карыйлар Аларнын берен чесен өйрәнүгә, үстерүгә профессиональ тарихчылар һәм башка төр галимнәр катнаша Шуңа күрә бу тармак зур тарих белән тыгызрак бәйләнгән Икенчесе исә ижтимагый хәрәкәт дәвамында барлыкка килә, һәм аны кагыйдә буларак, туган якны ихлас сөючеләр, аның үткәне белән тирән кызыксынучылар һәвәскәрләр үстерә Белгечләр төбәкчелекнең табигатен, рухын аңлауда, бурычын аңлатуда бер фикергә килеп житә алмаганнар әле Шуңа күрә күп очракта бу хакта берьяклы яисә бөтенләй хата фикерләр әйтелгәли. Мәсәлән, кайберәүләр анын башлангыч чорын XX гасырның берен че унъеллыкларына кайтаралар, икенчеләре бу ысул белән тупланган тарихи чыганак ларны төп фәннән аерырга тырышалар Якн фәнни тарих белән төбәкчелекне үзара каршы куялар соңгысының гыйльми әһәмиятенә шөбһә белдерәләр
Табигый сорАу: әгәр төбәкчелек гыйлем булмаса. аны нинди өлкәгә кертеп карарга соң? Бу сорауга тәфсилле итеп жавап биргән белгеч академик А С Барков булды Ул. мәсәлән, география фәне белән географик төбәкчелек арасындагы мөнәсәбәтләрне жентекләп тикшерә һәм соңгысын гыйльми ысул алым дип раслый Шунда ук анын ике төрен, ягъни гыйльми һәм һәвәскәри төбәкчелекне аерып күрсәтә А С Баркон фикерләреңчә зур тарих фәненең башка тармаклары янәшәсендә - мәсәлән, чыганак чылык, иске язулар белеме (палеография), тәңкәләр белеме (нумизматика) төбәкче лек тармагы да бар Ул да. тегеләре кебек үк. мөстәкыйльлеккә ия чөнки ул ла үз ысуллары, үз методикасы белән эш итә
Төбәкчелекнең мөһимлеге, кирәклеге нәрсәләрдән гыйбарәт соң* Бу сорауны баш качарак та куярза мөмкин Татар халкының мәсәлән, крестьян хәрәкәтен өйрәнгәндә, дистәләрчә Күлле. Ташлы. Каенлы авылларының һәрберсенең тарихын белү зарури мнкән? Әллә шул хәрәкәтнен мәгълүм булган гомум юнәлешен төрле яклап тикшерү генә лә жнткәнмс> Шул авылларда туып үскән, гомер иткән һәм шунда ук жнрләнгән Бәкср һәм Торна бабайлар. Пәйзи һәм Әпрәү агайларның язмышы кемгә хажәт соң?
Элегрәк профессиональ тарихчылар бу сорауларга ачык жавап бирмиләр ләкин «вак тарихлардан» да бөтенләй үк читләшмәделәр, авыл бистәләрнең үткәнен тасвирларга тотынган чакларда андый хезмәтләрдән дә файдаланалар иде Әмма куп очракта мондый эшләрне аерым галимнәр генә башкарган Башкалар исә. бу фәнни «ш түгел, сәнгать әһелләре, әдипләр эше дип кенә караганнар Чыннан да, монда
Б
i -бнят һәм тарих арасындагы багланышларның берсен бнк ачык күрәбез
Фикер төгәлрәк ачылсын өчен бер мисалга мөрәҗәгать итик XIX йөзнең com ы унъеллыгында татар крестьяннарының сыйнфый йөзен ачыкларга тырышып, күп санлы махсус мәкаләләр һәм гыйльми хезмәтләр язылган Ллар төрле чыганаклар# iti 1 изаланып, тиешле югарылыкта язылган һәм хакыйкатькә туры килә Ә инде шул чор тормышын яктырткан әдәби әсәрләр (бигрәк тә М Галәүнекеләр) белән дә та ныша башласаң, өйрәнә торган чор хакында бөтенләй икенче югарылыктагы фикер ирешәсең Ни өчен болай килеп чыга соң?
Чөнки гыйльми хезмәтләрдә халык тормышының икенче бер мөһим өлеше крестьяннарның тойгы-кичёрешләре. психологиясе читтә кала яисә берьяклы яктыртыла М Галәүнең халык тормышын бик җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат иткән «Мә һаҗнрләр»е һәм «Болганчык еллар»ы татар крестьяннарының, социаль хәлләрен ачкан кебек, иҗтимагый психологиясен дә күрсәтеп бирә Алар чын мәгънәсендәге тарихи- әдәби әсәрләр дип санала ала
Бүгенге тарих фәне алдында да социаль, иҗтимагый психология мәсьәләләрен ачыклау таләбе куела Бу бурычны башкару өчен махсус чыганаклар кирәк, әлбәттә Безнеңчә, нәкъ менә шушы урында ярдәмгә төбәкчеләр, бигрәк тә һәвәскәрләр тарафыннан җыелган материаллар, төрле язмалар — башкачарак әйтсәк, һәвәскәр тө бәкчелек тарихнамәләре килә ала.
Икенче мисал Әдип үзенең тарихи темага багышланган әсәрендә «тарихка кер гән» мәгълүм шәхесләрне генә гәүдәләндереп калмыйча, үзе уйлап чыгарган «ваграк» персонажларны да тасвирлый Соңгылары әдәби әсәр өчен зарури фон булудан тыш. әлеге мәгълүм шәхесне чын шәхес иттерүче мөһим чара сыйфатында да кирәк. Язучы төп геройның тойгы-кичерешләрен чын тарихта булмаган, үзе уйлап чыгарган персонажлар ярдәмендә җанландырып тасвирлый Гыйльми хезмәтләрдә исә сюжет «шәхессез», шуңа җансыз, схематик һәм абстракт килеп чыга.
Хәзерге тарих фәненең торышы исә моның белән килешми һәм галимнәр ал дында үз хезмәтләрен шәхессезлек схемасыннан арындыру бурычлары куела Дөрес, галимгә, язучы кебек, өстәмә персонажлар уйлап чыгару мөмкинлеге бирелмәгән Ул яшәү һәм гамәлләре документлар ярдәмендә расланырлык конкрет шәхесләргә тая нып гамәл кылырга тнеш Нәкъ менә шунда төп чыганакларның берсе сыйфатында төбәк тарихнамәләре мәйданга чыга
Төбәкчелек нигезендә язылган әсәрләрнең әһәмиятен тарих сөючеләр үзләре үк дөрес аңлаганнар Түнтәр авылының тарихын төзүче Мөхәммәднәҗип исемле элеккег. укытучы, мәсәлән, 1927 елда ук болай дип язган «Бу (ягъни авыллар тарихын язу Р Ш) инде бик мөһим, күптән үк кирәкле эш иде һәр авылның тарихы язылып барылса, гомуми тарихны язарга байтак мәгълүмат бу хосусый тарихларда табылыр иде Электән үк бу эш эшләнә килгән булса, төрки-татар тарихының байтак каран гы яклары ачылган булыр иде»
Гомумән, совет галимнәре хосусый тарихларны өйрәнү буенча беркадәр тәҗрибә туплаганнар инде Мисал итеп, Украина тарихчылары башкарган зур хезмәтне күр сәтергә мөмкин Ана телләрендә басылып чыккан егермб алты томлык бу хезмәт «Украина ССРның шәһәрләре һәм авыллары тарихы» дип атала.
Ниһаять, игътибарны тагын бер мәсьәләгә юнәлтик Төбәкчелек тарихнамәләре иең әһәмияте, социаль тарих һәм матур әдәбияттан тыш, тарих фәненең башка өл кәләре өчен дә чыганак хезмәтен үти алалар
Мәсәлән. Ибраһим Туйкин Зәй-Каратай авылы (Лениногорск районы) тарихына кагылышлы «Әрлек өмәсе»н тасвирлый «Элекке елларда авылда кайбер хуҗалыклар кышның озын төннәрендә кич утырып әрлек өмәләре итәләр XX гасыр башларында безгә якын кардәш тиешле кеше Таҗнев Галәветдиннәрдә беркөн кич әрлек өмәсе була Аның малае Газизҗан мине өмә күрергә алып китте Без кергәндә 6—7 карчык киндер сүсе эрли иде Фатыйма әби коймак пешерә. Без кереп бераз торгач. Фатыйма әби өмәчеләргә чәй әзерли башлады Шул чак Кәшшафның карчыгы Әсмз әби моңлы итеп, сузып-сузып, курай уйный башлады Ул 2—3 көй уйнагач, чәй эч-теләр Аннары Жамалетдиннен карчыгы Хәтирә әби бармак шартлатып, әрлекне кул га күтәреп:
Әй әрлегем, әрлегем!
Бик күп эрләп борчыдым. Ачуланма син мина!
Шулай булган язмышын,
. дш| тохМиКжал кубызга биеде Аннары тагын эрли башладылар Эрләгәндә ике карчык кушылып озын көйләргә сузып-сузып жырладылар Тагын бер хатын килеп керде дә. курайчы кабасына утырып, анын әрлеген эрли башлады Курайчы гел курай уйнап утырды .»
Автор тарафыннан бик тасвирлап язылган бу өлеш галимнәр өчен генә түгел, бәлки сәнгать әһелләре — язучылар, хореографлар өчен дә матур мәгълүматтыр
һәвәскәр төбәкчелек тарихнамәләре тел белеме өлкәсендә дә нигезле чыганак булыр иде Безнең фикеребезчә, диалектологларга телебезнен төрле шивәләрен өйрән гәндә бу җирле тарихнамәләр ике яклап ярдәмгә килә беренчедән, мондый әсәрләрдә теркәлгән мәгълүматлар экспедиция вакытында тупланган фактларны чагыштырып тикшерү өчен дәлил була алалар икенчедән, алар элек билгеле булып, сонрак югал ган фактлар турында хәбәр итәргә мөмкин
Татар теленен көнчыгыш диалектын өйрәнгәндә Себер авылларында ижат ител ган тарихнамәләр дә күп мәгълүматлар бирә А. Гыйззәтуллинның «Бараба халкы Гуралы-Тобол халкы», билгесез авторнын «Асылы-нәселе Сала авылынын» һәм башкаларында. шулай ук шивәчелек сүзләре күп очрый Мәсәлән тумак баш кнеменен бер төре; кугу — ялкынсыз яну. пыску, кунгырчак — курчак, табыну курчагы, паскуг йнр көтүлек һ б Себер җирендә төзелгән тарихнамәләрдә грамматик диалектизм нар да калку чагыла
һәвәскәр тарихчылар хәбәре телчеләргә сүзләр тарихын өйрәнгәндә дә ярдәм итәргә мөмкин Кайбер авторлар турыдан-туры тел фактларын теркәп баралар
Сонгы елларда Татарстанда тел белеме белән тарих фәненен уртак тармагы ономастика белеме үсеп китте Мисал итеп. Г Саттаров хезмәтләрен атарга мөмкин Ономастика кеше, жир-су, шәһәр авыл атамаларын өйрәнә Билгеле булганча, мондый атамалар, бигрәк тә тар кулланылышта булганнапы, заман үтү белән үзгәрәләр, яңалары барлыкка килә тора Бнредә Казан шәһәренең жирле атамаларына (микро- топонимикасына) тукталырга мөмкнн. Хәзер «Исмәгыйль хажн чаты» «Рнстан бак часы». «Аккомасты», «Көфер почмагы» кебек исемнәр өлкән буын кешеләренең генә исендә калды Болар урынына яңа атамалар кулланыла Әмма бу нсемнәр Казан тарихы белән бик бәйле һәм ялар башкалабызның үткәнен ачыкларга зур ярдәм итәләр Кайчандыр кулланылышта йөргән, аннары төшеп калган шундый ук исем нәрне һәр төбәктә, һәр авылда табарга мөмкнн Андыйларны барлау, өйрәнү өчен әлеге тарихнамәләр чыганак вазифасын үтн алалар Мисал итеп, «Урманасты Шон- талы авылы тарихы» (хәзерге Чистай районы) дигән кулъязманы китерергә мөм кнн Кулъязманың авторы Шонталы авылы тирәсендәге җирләрнең исемнәренә иң латма бирә һәм бу хакта халык арасында йөргән кайбер риваятьләрне терки К Бик кулон әсәрендә дә бөтен бер бүлек авыл тирәсендәге болын, су исемнәрен аңлатуга багышланган
Боларнын барысы да татарларда жирле тарихның төбәкчелекнең формалаша башлавы XIX йөзнең беренче яртысына туры килүен күрсәтәләр Моны К Насыйр» пың «Археологиягә материаллар» дигән мәкаләсе дә дәлилли Ул үз әсәрләрендә күп кенә жирле тарнхнамэләргә таяна
Хәзер Ленинград. Казан һәм Уфа архивларында биш дистәдән аргык кулъязма тарихнамәләр саклана (революциягә кадәр аларның кайбер үрнәкләре басылып та чыккан) Бүгенге көндә дә шактый «авыл тарнхлары*нын шәхси архивларда сакла нуы мәгълүм Аларның киләчәктә исән калулары шик астында Күпчелектә алар гарәп хәрефләре белән язылган, хәзерге яшьләргә билгесез ядкарьләр Шуның өчен мондый чыганакларны җыйнау. барлау һәм фәнни нигездә тикшерү хәзерге тәри хыбызның мөһим мәсьәләләреннән берсе