Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бүген минем туган көнем
Белсен бәйрәм икәнен: Атсын таңы, иртәрәк; Ниләр генә теләсәм дә Кабул булсын бар теләк.
Якыннар бер-беренең Саулыгын белешсеннәр, Таныш түгел кешеләр Елмаеп көлешсеннәр.
Тормышлар булсын имин,— Туган көн бүген минем
Телетайп, телефоннар Җиткерсен якты хәбәр Тәхетләр, төрмә-зинданнар Килде диеп зил-зәбәр.
Сызгырмасын пуляләр, Гөрселдәмәсен пушка; «Азат дөнья»сын мактап, Шапыртмасыннар бушны Илнең колак төбендә,— Минем туган көнемдә.
Баш очымда — зәңгәр күк, Утлы яшен яшьнәми;
Бүген тыныч. Тик кеше Бер көн белән яшәми.
Дөньяның иминлеген, Тормышның бөтенлеген Күтәреп сал җилкәңә,— Туган көнең иртәгә!
Яшьлек үтә икән, егетләр k
Килсен ул дип мәңге китмәскә. Без яшьлекне алдык көтепләр, Ә үткәнен күреп булмады,— ’
Үкендерә бераз, егетләр
...Таң аттырдык кичке уеннарда,— Без талмадык, талды күрекләр;
Шыттырмыйбыз, чибәрләрне сөйдек, Алар безне сөйде, егетләр.
Яшьли чумдык эшкә, сынатмадык,— Кипкән чакларда да җилекләр;
Бүген дә бит йөкнең җиллеләре Безнең җилкәләрдә егетләр
Ярсып чаптык — юлда, яки чатта Адашкандыр байтак өметләр, Уйламадык аны үтәр диеп. Яшьлек үтә икән, егетләр
Типсен йөрәк һаман ашкындырып. Торыр вакытмыни җебепләр Арык картлык безне бик тиз генә Куып җитә алмас, егетләр
Гомер үтә диеп, уй-сагышка Сабышмыйлар безнең кебекләр Яшьлек үзе көнләшерлек итеп Янып яшик әле, егетләр!
Бер хатирә
Хәтерләмим бугай хәзер сине.
Үткәннәргә күңел күнекте Югалтып һәм тагын-тагын табып Була мәллә синең кебекне?!.
Беләм, син дә мине бик күптәннән Кугансыңдыр күңел түреңнән;
Тик тамчы да гаеп тага алмыйм һәм* табалмыйм аны үземнән.
Юк, табалм|>|йм. Ләкин уйлыйм кайчак Яратуым минем үзем төсле Булмадымы икән,— холыксыз*
Шуңадыр да бәлки, аны бүген Хәтерләү дә хәтта икенче кат Күргән кино кебек кызыксыз.
Күнегәдер күңел үткәннәргә.
Мин суындым сөю хисеннән.
Табыштык та тагын югалтыштык?— Чыгардым да бугай исемнән
Кинәт...
Еллар аръягында калган, Мәңге кайтмас булган хатирә Борылмадан чыккан поезд кебек һаман үкереп минем якка килә
Малай, шар һәм узгынчы
Гадәти бер җәйге көн иде Әллә кайдан атылып
• килеп чыккан малай
Шарын сузып миңа:
— Мәле, абый, тотып тол,— диде
Үзе. нидер кырыр эшем ияседәй. Тротуарга җәелеп утырды
Шук малайның кайдан җитсен вакыты,— Кабалана-ашыга ботинкасын каптырды
Вәт җебегән! Күр инде,—
Кулдагы шар күккә күтәрелеп бара,
Ә малаем.
Шардай күз яшьләре белән,
Урам яңгыратып оран сала
— Әтинеке! Әти кителгән иде...
— Ә син кер дә тагын сора.
— Ул китте инде... Ул икенче җилдә тола.
— Узем алып бирәм алайса.
— Юк, әтинеке...
— Морожный да алам, кирәксә.
— Юк әтинеке...
Шушы сакау тере ятимгә
Сүз дә тапма инде әйтергә?!
Үзе жәлләр иде еласам,
Тамчы да яшь чыкмый, ичмасам...
Яңа елга кергәндә
Сискәндереп кинәт, сукты әнә Иске елның соңгы сәгате: Күңелемә күчә кабаттан Могҗизалар көтү гадәте.
Йөрәгемдә гайрәт, күкрәктә көч. Күзләремдә өмет үстерәм,— Иңбашыма кунган кайгыларны Җәһәт кенә кагып төшерәм.
Мин юкта да үксез яшәмәсләр,— Сагышларым белән хушлашам;
Аһ-зарларны куып, кочагымны Туар шатлыкларга шар ачам.
Көләч көннәремне урлап киткән Ялгышларны юлдан яздырам;
(Абындым, тик егылмадым, диеп Ел чатына язып калдырам.)
Кабат кайтмасын дип озатам мин Кысыр тойгыларның барсын да; Тулпар аттай хәзер тып-тып итеп Бәхет килеп басар каршыма.
Дәртләндереп кинәт, сукты әнә
Яңа елның тәүге сәгате: Артта калды кебек бар газаплар, Алда тора — бары әйбәте.