Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ КЕМ, ШАГЫЙРЬ?


шь шагыйрьнең беренче китабыннан соң
алга китеш, үсеш бармы? Өметләрне
аклаганмы ул? Әнә шундый сораулар
белән, бу җыен- тыкиА.1 да сагаеп алам.
Исеме үк бераз дәгъвалы "Сез кемнәр?»
Китапны ачканчы ук шагыйрь безгә: «үзегезнең
кем булуыгызны искә төшерегез»,— ди сыман.
Иҗатының башында ук Ф. Сафин поэзиягә матур,
купшы сүзләр төзү өчен түгел, ә якты идеалларны
яклар өчен килүен: «Сүз хәнҗәрен ал кыныннан
— тутыкмасын! Кара эшне туракларга курыкма
син!» — дип белдергән иде.
Бу — әле җитмешенче еллар башы. Фәннур—
яшь, изүләре ачык, күңеле яңалыкка сусаган чак.
Яңа җыентыгында да автор үзен яшьлек (ягъни
үзе яшәгән чор һәм чордаш лары) җырчысы итеп
таныта. Ул һаман да очу теләге, «биеккә менеп,
нурлар җыеп, туган җиргә төшү теләге» белән яна.
Кыскасы, шагыйрь канатлы атының тезгеннәрен
бушатмаган, уй-тойгылары киеренке, офыгы киң,
кояшы якты. Ләкин бүгенге көн матурлыгы •
раслар өчен канат кына түгел, таяну ноктасы да
кирәк Фәннур Сафчн өчен бу нигез-җирлек —
көрәшләрдә чыныккан буын. Каһарманнар
буыны Аларга сокланып, шагыйрь: «Менә бит сез
кемнәр!» — ди. ә тынгысыз йөрәккә кайтаваз
булып: «Ә соң без кемнәр, без кемнәр? • дигән
сорау әйләнеп кайта. Бу сорауга Фәннур
җыентыктагы күпчелек шигырьләре белән җавап
бирергә омтыла
Моңа хәтле без аның шигырьләрен үзенә генә хас
ихласлыгыннан, самимилек, җылылык, горур
моңсулыгыннан таный идек. Аның лирик герое
нечкә күңелле- лөге, беркатлылыгы, сафлыгы,
тыйнаклыгы белән үзенә тартты. Хәзер әлеге ге-
ройның җитдиләнә, кырыслана төшүе, граж-
данлык позициясенең дә инде ачыкланып-
урнашып җиткәнлеге күренә Шагыйрь бүген яшь
буын замандашлары исеменнән сүз ала.
Биек-биек тауларга тиң яшьлек. Синең
сүзең — КамАЗ, БАМнарда. Офыкларда
яңа биек үрләр,— Безнең буын тиеш
яуларга!
Бу сүзләр астына һәркайсыбыз кул куя алыр иде
Ләкин йөрәкләрдәге изге ниятне, күңел пафосын
Фәннур ни өчендер бик күп кабатланган, шактый
тапталган- таушалган сүзләр ярдәмендә
аңлатырга тырыша. «Офыкларда яңа биек
үрләр», ■узган буын утка кергән», «якты җиңү
җыры» кебек мәгълүм тәгъбирләрне риф-
малаштыру гына шигырьне заманча югарылыкка
күгәрә аламы соң? Поэзиянең гражданлык йөзен
«КамАЗ, БАМнар»ны санап чыгу гына
билгелимени? Кыскасы, биредә Фәннурга хас
лиризм, җылылык, эчкерсезлек җитешми.
Традицияләрне дәвам итү. яшьлек романтикасы,
бөек идеаллар турындагы күпчелек шигырьләр
изге максат белән язылып та, катлаулы олы
теманың асылын поэтик югарылыкта чишү
ягыннан бүгенге поэзия казанышы булуга бик үк
якын түгелләр кебек?
Шулай да туган ил, Татарстан турында язганда Ф.
Сафин үзен иркенрәк хис итә
Кара алтын вышкаларын Кулларына
тотып барган Сабыр җанлы батыр
кебек Күренәсең ераклардан.
Ул эшчән кулын киң маңгаена куеп, үзе салган
калаларны читкә китеп карый.. Бернинди
купшылык юк, һәр сүзе табигый, гади, үтемле.
Миңа калса, әлеге циклдагы «Ике учак» шигыре дә
шагыйрьнең үзәк әсәрләреннән берсе булырга
хаклы. Учак образы Фәннурны элек тә үзенә
җәлеп игкәли торган иде: «гүя безнең бәрәңге көя
бүтәннәр яккан учакта...». Әмма бу учакны яшьлек
дусты белән ул үзе яккан
Учакларны җилләр сүндерер дә, Ә
күңелдә алар янар күк.
Күңел уты сүнсә, еллар аша Ике учак
бармак янар «үк!
Образлары гына түгел, эчке мәгънәсе дә нәкъ
Фәннурча. Сүз ике яшүсмернең кара төндә ике
учак ягып, «кеше — кешеме соң, китсә җирдә
утлар тергезми», «син кешеме, хыянәт итсәң әгәр
ут алдын-
Я
де биргән антыңа?» рәвешендәге гадәти гене
фәлсәфә коруы турында бара кебек Әмма учак,
шагыйрь яккан учак уйландыра, җайны уята,
б әгырьне көйдерә
«Иптәшләр», «Күңел уты», «Яшьлек җыры»
шигырьләре дә әнә шундый ихласлыгы белән
матур тәэсир калдыра. «Айлы теидә» шигыремдә
әлеге «Без кемнәр?» дигән сорауга да җавап
бирергә омтылу бар.
Сагынып үстек шул без... әтиләрне Йотты
еллар, еллар талымсыз. Әйттеләр күк алар:
«Әтиләрсез Моңлы бала булып калырсыз!..»
Шагыйрь күңелендә — мәңгелек гамь, моң;
канәгатьләнү тынычланып калу юк анда. Әйе.
дөнья катлаулы, тормыш гармониясенә ирешергә
тырышу аның кимчелекле яклаоын да ачып сала:
Чын кешелек җитми, сафлык җитми. Хакыйкате
җитми каймакта.
Шагыйрь иң якын кешесе — әтисе белән киңәшә,
сөйләшә, күңелен бушата. «Үткән буын һәм без»,
буыннар эстафетасы темасы һичбер
шапырынусыз, «без!» дип күкрәк сукмыйча,
кешелекле, табигый ачыла. Сүз уңаенда, күңелне
тырнап торган «без» турында да әйтми калып
булмый. Фәннурның әлеге шигъри циклында
«без» сүзе 36 мәртәбә күзгә төртелә һәм... алга
таба да йөздән артык мәртәбә кабатланып
ялыктыра башлый
Кызганычка каршы, «Студент көндәлегеннән»,
«Томанда», «Яшьлек каласы», «Юлыбыз тиң...»
кебек шигырьләр җитди һәм актуаль темага
язылсалар да, шагыйрьнең кайчандыр кулына
мастерок алып, азмы-күпме кирпеч
салганлыгына ишарә ясасалар да. ул төзешкән
яшьлек каласы кебек яңа һәм мәгърур
яңгырамыйлар.
Җыентыкның «Ярсу тынлык» дип исемләнгән
бүлегендәге шигырьләр Фәннурның фәлсәфи
лирика өлкәсендәге уңышлы адымнарын күрсәтә
«Дөнья .». «Кара төндә әрмән кызы елый». «Моң».
«Кояшка сузыла бала», «Сез кемнәр?» һ. 6
шундый шигырьләрнең иң камил үрнәкләре
Кемдер дәшми шәһит китә.
Тугры калыр өчен.
Кемдер яши. тугры сүзен
Ярып салыр өчен,
Соңгысы күбрәк шагыйрьләр токымына карый
бугай. Әйе. Җәлилләр, Кәримнәр «хаклык өчен
янып, ялкыннарга күмелде» Ә сине ниләр
борчый, шагыйрь? Йокысыз төннәреңдә нинди
гамь, нинди моң тынгы бирми? Кем син,
шагыйрь?
Юл башында (һәм шул исем белен аталган
китапта) Фоннур: «Гел кояшлы язлар гына
күңелдә. Ничек кезден язга сикереп керергә?» —
дип хыяллана иде, һәм шунда Яфракларын коя
наен— Күргәч калдың тукталып. Барсы беткән,
гомер үткән... Син торасың таң калып.
— дип югалтулар ачысын татыганлыгын да әйтеп
биргән иде.
Бу җыентыкта инде ул үзен «уйчан көз» дип атый.
Шагыйрь җәй белән кыш фасылларының
алмашыну чоры — яз белән көзне, аеруча көзне
хуш күрә Үзеңне юмарт алтын көз итеп тою
рәхәттер ул, әлбәттә. Ләкин көз — җитлегү чоры,
ә син ул югарылыкка, шигъри камиллеккә
ирештеңме соң әле? Әллә ул сине әле һаман көтә
генәме. дип сорыйсы килә башлый
Ф. Сафин шигырьләрендә максат һәм аңа ирешү
юллары турындагы уйлар да каршылыклы. Ул
үзе биек үрләр яуларга өнди, «алда өр-яңа үрләр
көтә» дип ышандыра да. кинәт «тау-тау инде. ә
без — үзәннәр» дип уфтанып куя. Тик үзәндә
калган шул халәтенә разый ша-
Без ул тиеш Тукай кебек тугры. Җәпил кебек
батыр булырга.
— дип ашкына аламы икән* Күрәсең, бу икеләнү,
шикләнү яшь буын шагыйрьләрнең гражданлык
җитлегүе, иҗади җитлегүе соңгарак калуыннан
киләдер
Ә бит шагыйрь дөньяга, кешеләргә, та-
бигатькә чын күңелдән гашыйк:
Тәннәре дә якты донья бит бу. Күзләреңә
ява зәңгәрлек!..
Һәр тәүлеген аның матур итеп.
Онытылмаслык итеп яшәрлек!
Мондый шигырьләрне укыгач, шагыйрь белән
бергә «җиргә ямь-нур өстәп, таллар кебек яфрак
ярасы» кило башлый Ул табигатьне, туган
җирнең, кешенең матурлыгын саклау кебек
актуаль мәсьәләләр күтәрә Бу тематика
«Балачактан якын миңа», «Ак каурый», «Күккә
атсам тияр кошка» кебек шигырьләрдо чагылыш
талкан.
Дөресен әйткәндә, «Алма бакчасында»
циклының исемен укыгач ук миидо шик туды.
Артык гомуми, позтик шаблонга әверелгән нәрсә
бит бу.— безнең тәрәзә каршындагы алма
бакчасы Соңгы вакытта яшь шагыйрьләр
үзлврои чыи-чыннән «алма караклары» итеп
таныттылар кебек Кызыл алма милли биток,
терло очраклар очей әзер символ булырга
догъва кыла башлады. «Беренче карлыгачлар»да
да. аннан соң чыккан шигырь җыентыкларында
да әлеге алма еш кабатланулары белән
ялыктырды. «Алма һом алма бакчасы». «Кызлар-
казлар». «Каз омәлеро», болында. яки бер
китаптан икенче китапка чабып йери торган игезәк
колыннар һәм ат котүләре милли шигырь
атрибутларына. ә турысын әйткәндә, шоблонга
әверелделәр
Бәхеткә каршы. Фониур мондый кәбат-
ланудан котыла алган. Аның алмалары күп төрле,
һәркайсыиың үз теме, исе, тесе бар. «Чын сею»,
«Оҗмах», «Алма бакчасында», «Таһир буласым
киле минем», «Күңел тулы ап-ак истәлекләр»...
кебек шигырьләр элекке Фәннурны, үтә моңлы,
үтә тыйнак-оялчан Фәннурны күз алдына
бастыралар. Аның «мәхәббәт алмалары» аеруча
хуш исле, бераз әчкелт, бераз татлы.
Бу циклда яшь шагыйрь иҗатының тагын бер ягы
— музыкальлеге, җырга якынлыгы үзен нык
сиздерә. Ул шигырьләр моң тулы, кәй сорап тора.
«Сез кемнәр?» җыентыгы белән танышканда
яшьләр поэзиясенә гомумән хас уңай һәм
җитешсез якларны да ачык күрәсең. Аларда
бүгенге поэзиягә килүче алмашның үсү
авырлыклары чагыла.
Иҗат кешесе туктаусыз эзләнү юлында гына
уңышка ирешә ала. «Без үзебез алга баручылар,
хыял үзе килми каршыга!» дип язган Фәннурның
шигырьләре дә аның туктаусыз эзләнүдә булып,
шигъри талантының иң биек үренә әле менеп җит-
мәве турында сөйли. Шагыйрь үзәндә калмасын,
дөнья офыгын киңрәк күзаллау өчен биек
үрләргә омтылсын, киң мәйданга чыксын иде.
Аңа хас фикер ачыклыгы, шигырьләренең
халыкчан яңгырашы тагын да уңышлырак
әсәрләр көтәргә ышаныч тудыра.