Логотип Казан Утлары
Шигърият

Пушкин вӘ Лермонтов

Хазрзте Пушкин ва Лермонтов. Тукай - вч йолдыз ул
I Тука*
Бар дөньяның ямен, гамен җыеп Яна шагыйрь, ут бөрки тәннән.
Шагыйрь өчен шушы дөнья — оҗмах, Шушы дөнья — утлы җәһәннәм.
Шаулаган да җиргә иңгән, дибез,
Ә кабердә ята тән генә, Утлы җан ул дөрләп күккә аша, Йолдыз була — яна мәңгегә.
\ •
Ә күкләрдә инде күпме йолдыз!
Кайсы газиз, безгә кадерле?
Дәшми әйләнәләр, үзәктә күк _ Казык Йолдыз — Тукай бәгыре.
Бик биеккә менеп янсалар да, Төшенәләр җирнең гаменә.
Йолдыз атылганда килдек җиргә, Җаннар шул ук, бүтән — тән генә.
Баштан ашсын ләззәт, утлы газап, Янсын бәгырь, көл калсын тәннән. Безнең өчен шушы дөнья — оҗмах, Шушы дөнья — утлы җәһәннәм!