Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФАҖИГА


еренче тапкыр алар кибеттә очраштылар Әзһәр, кичә генә армиядән кайткан егет өс-баш ыспай, буй-сын төз, Анджела Девисныкы шикелле куе бөдрә чәч Шаян сүзләр телдән үзеннән-үзе ургылып чыгарга тора. Күзләр дә чибәр кызларны тансыклаган. Атланган айгыры — утыз ат көчле мотоцикл. — Ай-Һай ерак яшергәннәр сезне,— дип килеп керде ул район үзәгенең аулак почмагында посып утырган эчемлекләр кибетенә — Гадәттә, әкиятләр дә генә шулай сезнең кебек чибәр кызларны дию пәриләре урлап, үзләренең җиде кат сарайларына яшереп, жиде йозак астында тота торган булганнар Әллә сез әкияттән килеп төшкән пәри кызымы?
— Телеңә күп салынасың, егет— диде сатучы кыз Ләкин үзе канә-гатьсезлек белдермәде, киресенчә, алтын тешләрен елтыратып елмаеп куйды
— Ике ел буена кызлар чырае күрми интектем,’—дип гөрләде Әзһәр кибетнең түшәмен күтәрердәй итеп
— Тел тегермәнең шәп тарта, анда да тик ятмагансыңдыр
— Ю-ук,— диде Әзһәр, йөзенә гөнаһсыз бер кыяфәт чыгарып, телем сезне күргәч кенә ачылып китте Моңа кадәр, каршыма кызлар килә башласа, урамның икенче ягыннан үтә торган идем. И-и, оялчан- лыгым аркасында үзем белән таныштырмый торам икән: отставкадагы ефрейтор Әзһәр Гимаев. Әгәр сер булмаса, әкият кызының исемен беләсе иде
— Син кибеткә минем исемне сорарга кердеңме, әллә йомышын бармы?
— Башта исәбем кибетегездәге бар байлыкны мотоцикл бишегенә төяп китү иде, тик менә сезне күргәч, бердәнбер кайгым - сезнең исемне белү.
— Исемемне әйтсәм, адресымны сорарсың
— Әүлия икәнсез.
— Моның өчен әүлиялек кирәкми Бөтенегез бер чыбыктан сөрелгән
— Егетләрне күп күргәнсездер, ахры?
— Туры килгәләде.
— Ниндирәкләрне?
Синнән шәбрәкләрне
Менә монысы чнп-чи ялган инде Миннән шәбрәге юктыр, мөгаен Әле армиядә дә, генерал булырга синең барлык данныйларың бар. диделәр гәүдәң килгән, кәтилүгең дә эшли, монда кал. диләр. Юк. мәй тәм, маршал чиныгыз дә кирәкми, мине анда әкият кызы көтә, дим *
Әзһәр кызның исемен белүгә иреште Сатучы кызның исеме Тәлига * икән. .
Тәлига, караңгы тыкрыктагы подвал кибеттә утырып, сөйләшергә * сусаган булганмы, әллә Әзһәрнең шаянлыгы йоктымы ачылыһ китте
Бу кадәр эчемлек ’белән нишлисен? диде ул. Әзһәрнең әржә ♦ ләп аракы алырга ниятен белгәч Әллә өйләнәсеңме? z
Әзһәр сатучы кызның озын керфекләренә, кабарып торган чәчләренә х яратып карады
Тәлига. әйдә бүген безгә! Дусишләр җыелышып, кечкенә генә * мәҗлес ясамакчы .идек Армия тикле армиядән урап кайтуны билгеләп £ үтәргә кирәк бит инде
— Авылдагы кызларың көнләшер z
— Юк, Тәлига. кызым юк минем
Тәлига тыела алмыйча көләргә тотынды. Көлгән чакта аның битлә- £ ренә, колакларына ут капты Таң пәрдәсен аралап чыгып килүче кояш урман аланындагы ялгыз каенны ничек ялкынга ураса. Тәлиганың йөзенә дә көлү шундый матурлык бирде
- Менә әйттем бит. - диде ул. башта исемемне сорадың, аннары очрашырга чакырдың. Шуның белән бетәсе көн кебек ачык иде.
Әзһәрнең күңелендә андый уй юк иде Әллә ничек, үзеннән-үзе килеп чыкты.
Күзгә күренми торган җепләр кыз белән егет күңелен тоташтырып өлгергән иде инде, әдәп өчен генә 6epai ялындырганнан соң. Тәлига Әзһәрнең чакыруын кабул итте.
Кара аны. егет,— диде ул. җитди күренергә тырышып, кичен мине алырга килгәндә саграк кылан Район егетләре бик усаллар Ка быргаңны санап җибәрмәсеннәр.
— Авыл егетләре дә төшеп калганнардан түгел. Сынатмабыз
Әзһәр авылга очып диярлек кайтты Ул кайтуга, әнисе көтүдән алын калган сарыкны күрше карттан суйдырган, чабылган итләрне кар базы на төшерергә генә өлгермәгән иде. Әзһәр йөгерә-йөгерә әнисенә булыш ты Эш арасында әнисенә: «Мәжлестә бер кунак кызы булачак». - диде
— Бик әйбәт.— диде әнисе Соңыннан гына улының сүзләре аңына барып җитте. — Ничек? — дип сорады ул Кызларны, егетләрне күп җыям дигән идең бит.
- Мин авылныкылар турында әйтмим Бусы районныкы
Ярый. ярый. улым, урын җитәрлек, тәртипле генә утырыгыз
Әзһәр кичкә таба Ык буена төшеп мотоциклны юып менде. Бишек утыргычына өйдәге кресло өстендәге йомшак келәмне чыгарып җәйде Соңыннан үз эшенә сокланып
Кара әле. әнкәй, тот та килен төшер, ә? — диде.
Ана сүзсез генә көрсенеп куйды. Улының мотоцикл тавышы ерагайгач, өсте ябылган озын өстәл артына утырып уйга бирелде.
Әзһәр атасыз үсте. Әтиләре ташлап чыгып киткәндә аңа нибары ике яшь иде Шөкер, боек үсмәде Яшьтәшләре арасында кимсенерлек бул малы Унҗиде яше тулган көнне әнисе аңа мотоцикл алып бирде Әй сөенде Әзһәр бу бүләккә «Мотоцикл акчасын барыбер сиңа кайтарам әле. әнкәй», дип тракторга утырды. Армиягә киткәнче бер ел буена умыртып колхозда эшләде. Алган акчасының тиененә кадәр әнкәсенә бирә барды Эчү-тартуга хнреслеге сизелмәде Армиягә үзен зурлап озаттылар Колхоз председателе очраган саен, малаең әйбәт эшләп
китте, ялкау түгел, техникага маһирлыгы бар, армиядән кайткач, тракторның иң шәбенә утыртачакбыз аны,— дип Сәмига түтине сөендереп китә иде.
Тегене-моны караштыргалаганчы, Әзһәр кызны утыртып кайтып та җитте. Тәлиганың үзен күргәч, ана бөтенләй тынычланды Чибәр бала икән. Ярыйсы ук кыю да. ахры Гомерендә беренче күргән кеше дип тормады, булышырга кирәкмиме дип, бөтерелеп йөри башлады.
— Кыюлык—ярты бәхет. Кыю бул. балам,—дип, Сәмига түти кызның аркасыннан сөеп алды.
Мәҗлеснең игътибар үзәгендә гел Тәлига белән Әзһәр булды Телләренә шайтан төкергән яшьләр, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Әз^әр белән кунак кызына карата шаян сүзләр яудырдылар. Мәҗлес кызды Рюмкалар чыңлавына яшьләрнең көлү авазлары кушылды Шунда арадан берсе, мәҗлеснең икенче ягына ишарәләп, кулындагы эчемлеген эчмичә: «Нигәдер ачы булып китте әле бу, әллә кунак кызы белән Әзһәрдән балландыртып алабызмы?» — дип әйтеп салды. Кунак кызы ни әйтер дип, һәммәсе Тәлигага таба борылды. Тәлига теге егеткә карап: «Төчесен әниеңнән сорарсың, без ачысыннан да курыкмыйбыз»,— дип, үз рюмкасындагы шәрабын соңгы тамчысына кадәр эчеп куйды. Яшьләр бердәм тынып калдылар. Телләрдән очып чыгарга талпынган канатлы сүзләр, карга күргән чебешләр шикелле, кире постылар. Шунда гына кунак кызының ярыйсы ук исереп өлгергәнлеген абайладылар Кызны кыен хәлдә калдырмас өчен. Әзһәр, мәҗлестәге бер буталыштан файдаланып, Тәлиганы ишегалдына алып чыгып китте.
— Әйдә, су буена төшәбез.
— Кирәкми, мин судан куркам,— диде кыз назланып,— Я су анасы тотып алыр.— һәм швркылдап көлеп җибәрде.
— Абзаң барында беркемнән курыкма,— диде Әзһәр дә шаянланып,— сине су анасына түгел, җиде башлы дию пәрие килсә дә бирү юк. Син бит минем әкият кызым.— Әзһәр Тәлиганы кочагына кысты.
— Әйдә берәр җиргә качабыз. Монда йолдызлар карап тора Оялам.
Егет көчле куллары белән кызны күтәреп алды. Кинәт йолдызлар чайкалып китте һәм дөнья бер мизгелгә ләззәтле, саташулы, исерткеч йокыга чумды...
Шушы кичтән соң Әзһәрне алыштырып куйдылармыни? Канатланды, аяк астындагы җирне күрми башлады Әнкәсенә карата игътибары кимеде. Сәмига түти. «Баланың үсеп җитүе шушыдыр инде,—дип көрсенде.— Хәерле булсын, үстердем, тол килеш аякка бастырдым Гомер йомгагының калган өлешен үзенчә сүтсен Бәлки бәхете шулдыр. Әйләнәм дисә, каршы килеп булмас».
Әзһәр үзенең корыч айгырына атланып һәркөн районга чаба. Кайвакыт шактый кызмача кайтып керә. «Тәлига бүген премия алган, шуны юдык әле».— дип аклана ул әнисенең шелтәле карашы белән очрашкан чакларда Ананың күңеле сизенә: бернинди премия юк. көн саен нинди премия ди? Әзһәрне Тәлига сыйлый.
Улының бу мавыгулары нәрсә белән бетәр? Ана шул хакта борчылды Армиядән кайтуына өр-яңа тракторга утырттылар Председательгә рәхмәт, сүзендә торды. Җир җимерттереп эшлисе дә авыл кызлары белән генә йөрисе, югыйсә Бу Тәлига каян килеп чыкты? Әнә, Гөлсинә урам аркылы гына. Әзһәр урамнан үтсә, тәрәзәдән күзен алмый. Үзе шундый ярдәмчел. Көтүең генә соңга калса да: «Әллә авырдыңмы. Сәмига апа?» — дип кереп җитә. Җиләк кебек шул балага карамыйча, тот та районга чап. имеш. Дөрес, Тәлига да ямьсез түгел. Буй-сыны бар. Кыю, тик әнә шул эчкәләве генә.. Кыз бала турында болай дип әйтүе дә оят бит Ничә тапкыр Әзһәргә ияреп кайтты, һәр кайтуында сумкасында аракы. Келәттә төне буе кәеф-сафа корып утыралар
Улының эчке дөньясына тыкшынмаска сүз беркетсә дә ана түзмәде, болай диде «Улым, сезнең эшләрегез уеннан узып бара түгелме?»
Юк өчен борчыласың, әни —Әзһәр сүзнең житди булачагын си зенә иде Туры жаваптан качар өчен хәлне катлауландырмыйча, гадәти бер нәрсә итеп күрсәтергә теләде — Тәлига бала түгел, нишләгәнен бс- ♦ ләдер Мин егет кеше... <
Кыз баланың язмышы егетләр кулында Тәлиганың әле жил кая = иссә, шул якка авыша торган чагы Вакыт узганчы уңай якка бөгәргә * кирәк Син бит көчле кеше -
Нишләргә кушасын соң, әни? ♦
Я бүгеннән болай йөрүеңне туктат, я өйлән. Бәлки Тәлига. . инеч _ икеле-микеле йөрүләреңә пошынып, хәсрәтен хәмер белән күммәкчедер = Авылдашлар алдында оят.
Әйе. Әзһәр үзе дә бу хакта уйланмый түгел Ул инде Тәлига янына > бүтән бармаска булып үзен тыеп карады, ихтыяры житмәде Тәлиганың - тормышны катлауландырмыйча, гади итеп яшәргә теләве ошый Әзһәр ’ гә Чыннан да. Тәлига һич нәрсә өчен ах итми Ул үзенең иң кадерле х байлыгын ике дә уйламыйча егет кулына сала Тели икән, шундый ук = жиңеллек белән ике араны өзә дә ала Әзһәрнең уйлавынча, мондый кеше белән тормыш итү жиңел булыр кебек Ул синең кулыңнан кил 6 мәстәйне таләп итми Аның янында Әзһәр үзен көчле, гайрәтле сизә Талиганы эчүдән туктатырга теләсә бер селтәнүдә туктата алыр төсле тоела
Моңа тикле Әзһәрнең кызлар белән мавыкканы юк иде Тәлига белән уздырган төннәр аның йөрәгендә йоклап яткан көч чишмәсен уятып жибәрде. Шушы чишмә хәзер аның тамырларында ага. каядыр ашкындыра, ымсындыра, тагын-тагын үзенә чакыра Бәлки чәхәббә* чишмәсе шушылай ачыладыр'** Аны авыз иттергән кешен дөньядагы нн якын, иң кадерле кешең буладыр?
Әзһәрнең күңелендә сораулар арта бара Аларның жавабын Тәлига гына беләдер төсле Әйе, аның белән кистереп сөйләшергә кирәк
Егет, шундый нияте белән мотоциклын ияртеп, районга чапты Ул килеп житкәндә. кибет ябылса да. Тәлига кайтып китмәгән иде әле Әзһәрне кыз шатланып каршы алды
Бик вакытлы килдең Ревизия булды Тәлига урта яшьләрдәге бер абзыйга күрсәтте Таныш бул. ревизор Сәлмән абзый
Сәлмән абзый чыра кебек ябык гәүдәле кеше Терсәкләре белән би леннән кысып әледән-әле чалбарын күтәргәндәй итә Әзһәр аңа теләр теләмәс кенә кул бирде. Турысын гына әйткәндә, Тәлига тирәсендә кай иашкан ир-атларны өнәми иде ул.
Шушымыни инде безнең булачак княү? диде ревизор. Әзһәрне баштан аяк күздән кичереп Шәп, шәп1 һәм ул нәрсәгәдер бармак янап куйды Кара аны!
Ир-атлар берничә сүз алышканчы Тәлига әржәләр өстенә газета жәеп табын әзерләде- колбасасын турап куйды, кыйбатлы консервалар ачты Ә нн уртада биш йолдызлы коньяк утыра иде Табын әзер булуга Тәлига кыстый башлады Сәлмән мондый сыйлауларга күнеккән иде инде, шулай тиешле дигән кебек килеп утырды Тамырлары зәңгәрлә иеп, бүртенеп торган кулларын угалап, коньяк шешәсенә тотынды Әз һәрнең кәефе начар иде, ул Сәлманнең икенче яккарак'борылуыннан файдаланып «Синең белән сөйләшәсе бар иде, Тәлига диде
Олы кеше алдында болай пышылдау килешми, диде Сәлмән Минс уважать итсәгез, давайте, күңелемне күрегез Минем белән кайсы I ыз чәкештереп эчәргә тели, ә?
Әзһәр Сәлманнең туктаусыз лыкылдавыннан котылыр өчен генә сыйны кабул итте Ул чын күңелдән Талиганы жәлләде. Әзме очраша
v 1 шушындый сагыз кебек кешеләр белән? һәммәсен «уважать» итәргә кирәк Кемнең айнык килеш исерек сүзен җөпләп утырасы килсен? Эчмәс җиреңнән эчәрсең...
Тәлиганың икенче шешәне китереп утыртуын күргәч. Сәлмән абзый «Их ма' Егет тә кеше син. Талига!» — дип кызның аркасыннан какты Ә бераз исерә төшкәч, сизмәгәнгә салышып Тәлиганың ачык тезенә кулын салды. Аның бу кыланышларына ачуы чыккан Әзһәр үзен чак тыеп утырды
Ярыйсы ук мәлҗерәп төшкәй Сәлмәнне алар, икесе ике яктан кул тыклап. өенә озаттылар Шуннан соң гына Әзһәр җиңел сулыш алды
Синең бу эшең ошамый миңа — диде ул Талигага — Җыен исерек арасында Аларның*бөтенесен «уважать» итсәң, үзеңне уважать итми башларлар.
Сүзеңнең башы миңа акыл өйрәтүдән башлангач, ахырында нәр сә сайрарсың икән?
Менә нәрсә чык миңа кияүгә! Бу эшеңне ташларсың Колхозда бухгалтер кирәк Чут эшен әйбәт беләсең
Мин әлегә үз эшемнән канәгать Иргә чыгарга җыенмыйм.
Соң болай ярамый бит инде. Тәлига Кача-поса дигәндәй йөргән че. ачыктан-ачык торыйк.
Ә мин беркемнән дә курыкмыйм Әниеңнән шүрлисең икән, по- жалысты; минем янга килеп йөрмә
Алай түгел. Тәлига Барыбер ялгызың гомер итеп бетерә ал массын.
Ни өчен мин кияүгә чыгарга тиеш? Синең тракторда майланып каткан киемнәреңне юып, кайтуыңа аш пешереп торыр өченме?
- Тррмыш коруга алай гына карарга ярамый инде
Бик акыллы булсаң аңлат, кешеләр ни өчен өйләнешәләр?
Минемчә, һәркемнең җирдә үз дәвамын калдырасы килә.
Минем калдырасым килми,—диде кыз. әллә чынлап, әллә егетне үртәр өчен. Мин үзем генә яшәргә телим Мин бүгенге көн кешесе Гомерлек бәхет барыбер юк ул
Әзһәр Тәлиганың сүзләрен исе китеп тыңлады Дөресен әйткәндә, «нәрсә ул бәхет?» дигән сорауга үзенең дә җавап таба алганы юк. Башта мәктәптә укыды, аннан армия Анда бәхет дигән фән укытмый лар Үзе ятим үскәнгәме, бәхет төшенчәсен ул бары тик атаң-анан тигез булуда дип исәпли иде Әтиләре үз малайларын яннарына утыр тып йөргәндә яки бер-берсенә су чәчрәтә-чәчрәтә елгада коенганда Әзһәр аларга көнләшеп карый иде.
— Гомерлек бәхет бармы-юкмы. анысын белмим, синең бер көнлек бәхетең белән килешәсем килми,— диде ул, мөнәсәбәтләре шактый тирәнгә кергәнлеккә ишарә ясарга тырышып.
- Ихтыярың. Карашларымны көчләп такмыйм, без берни белән дә бәйләнмәгән
Бәйләнгән! Шуннан артык ничек бәйләнергә мөмкин тагын? '
- Мин сине современныйрак егет дип уйлаган идем — Тәлига өйлә-ренә кереп китте
Шушы сөйләшүдән соң Әзһәр кызны бөтенләй күңеленнән сызып ташларга теләде, янына бармады Кинәт исенә төшеп йөрәгенә кайнар тык йөгерсә, ярсуын басар өчен эшнең авырына тотынды Тик никадәр онытырга теләсә дә, оныта алмады. Тәлига Әзһәр күңелендә бер җәрәхәткә әйләнде. Әзһәр ул җәрәхәтне күмәр өчен башка кызлар янына да баргалап карады. Ләкин Тәлиганы оныта алмады. Җитмәсә, районга барган һәр кеше Тәлига турында берәр хәбәр алып кайта Кайберәү- ләре әллә юри, әллә чын «Ай-Һай җилле кызны кулдан ычкындыргансың, кыз гына түгел, дөрләп торган учак ул».— диделәр Икенчеләре
«Шундый хатынын булса, дөньяң җәннәткә әйләнер иде малай»,— дип Әзһәрнең җанын газапладылар
Әзһәр кыз турындагы житез аяклы гайбәт сүзләре барып җитмәслек берәр җиргә китеп олагу хакында уйлап йөри башлады Теләген әнисенә дә чишкән иде. әмма ана кеше- ♦
— Кайда егылсаң, шунда торырга кирәк, улым.—дип Әзһәрнең бу <
уен хупламады Ё
—-Кушылып әйбәт кенә торып китсәгез, бәлки эчү белән шаярула * рын ташлар иде. Алай бозыклыкка чыккан балага охшамый үзе,—дип * сөйләнде ана Әзһәрдән бигрәк үзен тынычландыру өчен Күңеле белән > ул Талиганы якын итеп бетерми, әмма улының газаплары аның жанын _ талый иде. Ә улы: «Ул мина отказ бирде, кияүгә чыгарга җыенмыйм. = теләмим, диде»,-- дип әйткәч, улын читкә тибәрүе ананы бик рәнҗетте ч «Ай-Һай горур нәрсә икән. Гүәрдин кебек егетне борып җибәр, имеш * Типсә тимер өзәрдәй егет тә ярамагач...» а
Горурлыклары тапталган ана белән ул нинди чара күрергә белми а йөргәндә Талигадан «Әзһәр минем янга килеп китсен әле»,— дигән ; хәбәр алынды х
— Нишлибез? — дип каршылады егетне Тәлига - Бала булырга п тора. •
— Соң, бик әйбәт, диде Әзһәр сөенеп. - Бүгеннән өйләнешәбез и бетте-китте. Нәрсәгә баш ватарга
— Врачларга барган идем, сон инде диделәр
— Нинди врач? Син нәрсә сөйлисең? дип җилтерәтергә тотынды аны Әзһәр. - Мин сиңа өйләнешик дип кайчаннан бирле әйтә кнләм
— Теләсәң-теләмәсәң дә шуңа кайтып кала инде,— дип көрсенде кыз.— Тик алдан ук кисәтеп куям эшемнән күчмим Анда сезнең председателегез кубызына биисем юк.
Туйлар узып, кызларын калдырып киткәндә. Тәлиганың әнисе болан диде: «Без кызыбызны мохтаҗлыкта үстермәдек. Ни сораса шуны алдык. Мәхәббәт дигән нәрсәдә дә бег кылыбызны үз иркенә куйдык. Хәзер заманы шул, бөтен нәрсәгә үз ирке ■>
Хатынның сүзен ире бүлдерде
— Ә шулай да, әнкәсе, кызның бер теләгенә каршы килдек бит
— Нәрсәне әйтәсең?
— Институтны әйтәм
— Ә-ә. Әйе шул Үзегез уйлап карагыз институтта селкенеп йөреп, нигә биш ел гомерне суга салырга? Кыз бала өчен биш ел гомер дөнья бәясе. Хәзер кешенең белеменә түгел, кулында нәрсә барына карыйлар Без үчебез прастуй кешеләр, әмма кулыбызда мал җитәрлек Дипломлы бырачларың, прафнсырларын әйбер кирәк саен, бүреген салып, безнең каршыга килә Кызыбызны да шуның өчен кибеткә керттек Кибете эт оясы чаклы гына булса да, кешеләр алдында дәрәҗәсе зур Кызыбыз практичный Югала торганнардан түгел Яши белә
Анысы шулайдыр да, диде Сәмига түти Тик менә Тәлиганың бер ягы. Ул сүзен әйтергә уңайсызланып калды Кызыгыз ни.
Сәмнганың ни турында тел тибрәтергә ниятләвең кодагые тиз аңлады. Ул. бик гадәтн нәрсә әйткән шикелле, кул гына селтәде һи. кодагый, хәзер заманасы шуның белән бара Сер итеп кенә әйткәндә, мин үзем дә ул яктан бик изге түгелмен. Әз-мә.з капкаламасаң. бу дөньяның мәшәкатьләреннән ничек арынмак кирәк? Эчә белеп эчкәндә, файдалы гына ул. кодагый Тәлига өчен борчылма Бераз шаярыр да ташлар Бер дә ис китәрлек нәрсә юк монда, зарплатасын эчми бит ул
Туйлап соң Тәлига бераз вакыт тәртипле йөрде Ял көннәрендә кайн анасына булышты Хәтта сыер саварга алынып карады, тик сауган сө тен берничә мәртәбә чнләге-ние белән сыеры тибеп очыргач бу эшкә кул селтәде Ул гел шулай яңа эшкә дәртләнеп тотына, ләкин беренче
каршылыкка очрау белән дәрте сүнә. Әгәр эше һичнинди каршылыксыз барса, тирә-юньдәгеләр аны адым саен мактасалар, мавыгуы озаккарак сузыла. Икенче берәр кызыклы нәрсә килеп чыкканчы
Ә сатучы һөнәрен, киресенчә, ул башта яратмады. Көн саен бер эш. Кибете нинди тагын — аракы кибете бит Тәлига берничә мәртәбә: «Бүтән аяк басасым юк».—дип тә кайткалады. Андый чакларда әнисе кызын йомшак кына сыйпап юмаларга тотына иле. «Өйрәнерсең, кызым. өйрәнерсең. Яман сүз әйтүчеләргә син үзләреннән дә яманрак сүз белән жавап кайтар Шул чагында ыржаюдан туктарлар. Әшәке сүз аракы белән бер ул. беренче ишеткәндә генә куркыныч тоела».
Әзһәрләргә килеп өч ай торуга. Тәлига декрет ялына чыкты. Каин- анасы көне буе фермада. Әзһәр тракторда. Ялгыз яшәргә өйрәнмәгән Тәлигага өйдә күңелсез иде. Әниләренә барды — анда ямь тапмады, урамга чыкты анда да якын итеп сөйләшер кеше очратмады. Кул эше белми иде. Иорт-бакча эшләренә чирканып карады Уч тутырып декрет акчасы алып кайткач кына кәефе шәбәйде. Килененең болай ачылуын күргәч, кайнана, ходага шөкер, безгә иңләшә, безне тиң итә башлады, дип сөенде Ләкин аның сөенечләре күпкә бармады. Беркөнне. кирәге чыгып, келәт сайгагын ачып караса, сайгак астында, анасын имәргә жыелган чучка балаларыдай, ап-ак шешәләр тезелешеп ятканын күрде
— Килен, бу эшең һич килешә торган нәрсә түгел. Үзең авырлы...
Тәлига аңа сүзен төгәлләргә ирек бирмәде:
— Нәрсә килешә соң? Тыйнаклыкмы? Аның модасы чыкты инде.
Сәмига түти әйтәсе килгән сүзләрен эчкә йотты. Тыйнаклыкның- модасы чыкты диген, ә? Тыйнаклык, инсафлык, әдәплелек гомер-гомер- гә кешенең иң матур юлдашы булган, жанын яктырткан Адәмнең шушы сыйфатлары бетсә, нинди кешелеге кала сон? Тәлига ялгыша. Әллә аны кайчан да булса гөнаһсызга рәнжеттеләр микән. Шуны кичерә алмый газапланамы? Мөмкин чаклы игътибарлырак булырга кирәк. Шундый чагы Күңеле эресен.
Ана. үзенчә бер нәтижәгә килеп, бөтен авырлыкны үз өстснә алырга тырышты Эштән арып кайттым дип тормады, суына йөгерде, аш-суны ■•зерләде. Кайвакыт Талиганың вөжданы уяныпмы, эче пошканнанмы, казан астына ягарга утын-йомыкча ише нәрсәләр алып кергәнен күрсә: «Авыр күтәреп өзлекмә тагын. Мондый чакта сакланыбрак йөрергә кирәк».— дип кисәтә иде.
Тәлиганын малай табуы һәркайсы өчен зур шатлык булды. Барыннан да бигрәк Әзһәр сөенде
Ана шатлыгыннан булса кирәк, Тәлига да йомшарып киткән кебек иде. Кайнанасына беренче мәртәбә әни дип дәште Аракы белән шаярулары да кайнанага сизелмәде. Сәмига түтинең түбәсе күккә тиде.
Бөтенесе шулай эзгә төште дигәндә, һәммәсенә шатлык татулык алып килгән сабыйда ниндидер үзгәрешләр сизелә башлады Тәлига бу хәлгә борчылып, малаен район врачына күрсәтте
— Аракы галәмәте,— диде врач соңгы сүз итеп.— Акылы зәгыйфь.
Шушы көннән тормышларында зур фажига башланды. Тәлига элеккедән битәр, эчүгә сабышты. Аны кайнанасының үгетләве дә, Әзһәрнең мәхәббәте дә тыя алмады. Бу фажигадән чыгу юлын күрми иде ул.
Әзһәр иртәдән алып кичкә кадәр эштә .Шунлыктан өйдәге хәлләрне белеп бетерми. Ә өйдә, яр буендагы өянкенең тамырларын әкренләп дулкын юган кебек, гаилә агачы агымсуга таба авыша иде. Тәлига күп- вакыт кунарга да кайтмый Аның кайда йөргәнлеген белүче юк. Әзһәр әнисеннән: «Тәлига кая?» дип сораса, һаман яхшыга өметләнгән ана — Әниләренә киткән иде. шуларда кунып калгандыр,— дип эшне тирәнгә жибәрмәскә тырыша Бала карауны ул бөтенләе белән үз өстенә алды. Фермага эшкә киткән чакларда бала ут-күз белән уйнамасын дип.
шырпыларын әллә кайларга яшерә дә. кайткач, шуны таба алмын ингс гә Ә бала үсә Үскән саен «һөнәрләре* арта Я бүреккә салып куйган танык чебешләренең муеннарын борып, казанга тутыра, я мичтәге көлләрне таратып ташлый, я тәрәзә төбендәге гөлләрне йолкып ата Килен, диде Сәмига түти беркөнне сабырын җуеп,— болан туу ына бала гаепле түгел Бераз игътибарлырак бул Балага ана назы кирәк
Кирәк булса, назла,— диде Тәлига Мина сезнең юләрегез кирәкми Вообщем. бәйләнмәгез мина Берегез семья, саф мәхәббәт дип тилереп йөри, икенчегезгә тыйнаклык кирәк Фанатиклар Тапканнар мәхәббәт, тапканнар инсафлык Инде исәп, балагызны да минем җилкәгә атландырмакчы буласызмы? Үзегез карагыз..
Бу сөйләшү вакытында Әзһәр дә кайтып керде Тәлиганын сүзләре ана искәрмәстән күсәк белән тондыргандай итте
Бар. чыгып кит моннан!- диде ул ярсып Карарбыт Тәлига китте Шул китүдән йортка ззен бөтенләй суытты Әзһәр башта җиңел генә «карарбыз» дисә дә. тора бара улыннан туя башлады Малайның һәр кыланышы аны ярсытты Ул үзен бәхетсең мескен итеп сизде Бигрәк тә күңеленә тигән нәрсә улына ярдәм ита алмау иде. Күңеленнән һаман Тәлига чыкмады. Әмма ул аныд тупаслыгын, өөҗдансызлыгын кичерә алмады Аерылышып берничә ай үткәч, бәлки онытырмын дип. икенче кына өйләнде. Аланда җанына тынгылык таба алмагач, яшь хатын белән читкә чыгып китте
Өйдә, бу фаҗиганең бөтен авырлыгын күтәреп, зәгыйфь бала белән Сәмига түти калды