Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР ИСТӘЛЕГЕ


•Тукай турында замандашлары* һлм Г Тукай ду рттомлыгында.-ы кайбер истэлек.ыреа ветлм»
азанда 1907 1909 нчы елларда Фатих Әмирхан. Габдулла Тукай. Вафа Бахтияров. Галнәсгар Камал һәм башка демократик яшьләр катна шында «Әлислах» (Реформа) дигән галета чыгарыла
Газетаның мөхәррире Вафа Бахтияров истәлегеннән:
«1907 елның 25 нче апрелендә «Әлислах» галетасын чыгарырга Казан губерна! ры тарафыннан рөхсәт бирелү белән, мәгълүм язучыларга «Әлислах»ка язышуларын үтенеп хат язарга туры килде
Тукай минем хатка бик кыска жанап бирде Шул ук ел октябрь унында күреш i s ' I «Олнслах» турында, катнашучылар турында сораша башлады Мин «Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз», дигәч. «Алай булганда мин сезнен өченчегез булам инде», диде.
Тукайдан «Әлислах»ныи әдәбият бүлеген алып баруын үтендек Ул 190н елнын ахырларына кадәр «Әлислах»иың әдәбият бүлеген алып барды Газетаның һәр номерына диярлек шигырьләрен биреп торды.
Аннан «Әлислах»нын хатын-кыз бүлеген алып бара
Шулай итеп. 1909 елның ноябрь ахырына кадәр бергә эшләдек»
Тукай «Әлислах» редакциясенә Һәркяннс диярлек кереп, яна почтаны сорап алып, *ур кызыксыну белән карап чыга торган була Килгән шигырьләрне жентекләп укый, барыр тайларын редакцияләп, чираттагы санга тәкъдим итә. бармастайларына хатлар яза
«Әлислах» тирәсенә күп кенә демократик яшьләр туплана Нһларнын берсе булган Кужа Бәднгый үзенен истәлекләрендә болай дип яза:
К
«1907 елда Будапешт шәһәренең Көнчыгыш университеты гыйльми эшчесе орнен талист венгр Мнссарош татар һәм чувашларның фольклор материалларын жыю һәм өйрәнү теләге белән Казанга килде Мин ул вакытта Казандагы мәдрәсәң Мөхәммәдиянең соңгы курсында укучы Яхшырак укучы һәм шул вакытта ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы булуым сыйфаты белән булса кирәк, татар телен өйрәтү һәм фольклор материалларын жыю юлында булышу өчен әлеге гыйльми эшчегә мин тәкъдим ителдем.
Без шул елны жәй буе районда йөреп, байтак кына фольклор материаллары туплап. көз Казанга кайттык
Мнн ул вакытларда «Әлислах» газеты редакциясенә барын, басылган газеталарны хәзерләп, подписчикларга жибәрү кебек аның техник эшләрендә булышкалый идем, мәдрәсәләр тормышы һәм шәкертләр хәрәкәте турында вак төяк хәбәрләр язгалый идем «Әлислах» газетындагы «Мөгаллим» имзасы белән басылган хәбәрләр минеке була иде
Бервакыт шулай «Әлислах» редакциясенә барам Кемдер простой гына киенгән берә^. редакциянең тәрәзәсе төбенә сөялеп «Әлислах» газетасын караштыргалап тора Газета редакторы Вафа иптәш Бахтияров «Син әле Тукай белән таныштыңмы?»- дип. мине әлеге кеше янына алып килде Күрештек. Тукай мина туп-туры карап
— Ә. халык әдәбиятын жыючы кеше синмени әле ул? диде Аннан;— Зур эш башлап жибәргәнсеи. инде шул юлында дәвам ит!
Тукай хәер-фатнхасы белән Хуҗа Бәдигый үзенең барлык гомерен шул эшкә багышлый Аның 1912— 1914 елларда «Халык әдәбияты» исемендә дүрт китабы—«Мәкальләр» «Табышмаклар, такмаклар, такмазалар». «Бәетләр». «Җырлар» жыентыгы. татар фольклоры тарихы һәм теориясенә караган аерым хезмәтләре. 1926 елда «Мәкальләр һәм табышмаклар» тупланмасы басы тын чыга Хужа Бәдигый Казан педагогия институтында укытучы, доцент һәм ахырдан профессор дәрәжәсенә күтәрелә. Ул фольклор өйрәнү өлкәсендә үзенең остазлары итеп Каюм Насыйрины һәм Габдулла Тукайны саный
Бу газета битләрен ачканда һәрчак аерым бер дулкынлану кичерәсең. Күз алдыннан тарих сәхифәләре үтеп киткәндәй була Әнә әле күптән түгел генә 20 яшен тутырган егетләр, дәртләнеп, яңалыкка омтылып, халыкка аң-белем тарату нияте белән үзләренең газеталарын чыгаруга ирешәләр Менә ул газетаның беренче, нкенче саннары Шул вакыт бу яшьләр сафына 21 яшьлек Тукай килеп кушыла. Газета мөхәррире Вафа Бәхтияров беренче очрашуда ук аннан мәкалә язуын үтенә. Тукай вәгъдәсен шунда ук үти Инде газетаның өченче санында ук аның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсе, ә бишенче санында «Бер маннгы тәрәккыйгә» дигән шигыре басыла Болар — Тукайның Казанда язган беренче мәкаләсе һәм беренче шигыре
ЗӘКИЯ РӘСУЛОВА.