Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИШ ХАТИРӘ


Илһамия ханым хатирәсе
үптәнге танышым Илһамия ханымның хәлен белергә дип кергән идем. Ул — профессор Үзбәк Якубович Богданович- ның әнисе. Ачык йөз белән күрешеп, исәнлек-саулык сорашкач, өстәлгә таратып салынган китапларга ымлап:
— Хөсәен Ямашевның революцион эшчәнлеге турында байтак нәрсәләр язылган. Әмма Чистай шәһәрендәге тормышы, эшчәнлеге, шул тирә авылларда яшәгән ярлы крестьяннарга йогынтысы хакында берни дә юк, диде.
Сөйләшүебез шул хакта дәвам итте.
— Мин Хөсәен абыйның хатыны Хәдичә апа белән аралашкан идем,— диде әңгәмәдәшем бераз уйланып торганнан соң,— без аның белән бер йортта тордык, бер мәктәптә укыдык. Аларның өйләнешкән көннәрен дә яхшы хәтерлим әле. Аннан соң. Казанда чакта, аларда торып укырга туры килде. Хөсәен абыйны соңгы юлга озаткан чакта да мин аларда идем...
Илһамия ханым авыр сулап куйды. Бераздан дәвам итте:
- Хәдичә апалар Чистай шәһәренең элеккеге Бкатеринская (хәзерге Карл Маркс) урамындагы 48 нче йортта торалар иде. Яшелгә буялган ике катлы агач өй иде. Әлеге урамда өч кенә татар йорты бар. Без, кызлар, бергә җыелып, төрле уеннар уйный торган идек
Әле дә хәтеремдә —1902 ел. Яз аеның матур бер көне. Бакчада китап укып утырабыз. Шулчак кемдер капканы какты. Йөгереп барып келәне күтәреп җибәрдем. Каршымда елмаеп бер егет басып тора. Кулына төргәк тоткан.
— Сеңелем, Хәдичә туташны чакырып китермәссезме икән? — диде до миңа шоколад сузды. Алай иткәч, ничек чакырмыйм ди инде?!
Алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Сүзләре шактый җитди иде, күрәсең... Хәдичә апаның бите кызарып чыгуына да игътибар иттем. Егет киткәч, без аны уратып алдык.
— Кем иде дә кем иде?— дип сорау яудырабыз. Хәдичә апа бераз ялындырып торды да:
— Хөсәен атлы ул, Казаннан килгән,— диде.
...Озакламый аларның туйлары булды. Шуннан соңгы елларны Чистайга Хөсәен абый белән Хәдичә апа бергәләп кайта башладылар.
Гасыр башында Чистай шәһәрендә кечкенә-кечкенә заводлар үсеп чыга башлады. Эшчеләр саны да сизелерлек артты. Арада татар эшчеләре дә байтак иде. Чистайга килеп чыккан чакларында Хөсәен абый эшчеләр белән озаклап сөйләшә, аларның тормышлары белән таныша. Тора бар ул патша хөкүмәтенә каршы өндәмәләр таратуга
"■ IU
К
керешкән. Ә моның өчен өндәмәләрне күпләп бастырырга җайланма һәм ышанычлы урын кирәк... «Яшел йорт*та мондый урын да табылды. Чарлакка берәү дә керми, бик тыныч җир. Хөсәен абый Хәдичә апа белән шунда өндәмәләр бастыра башладылар. Мин дә «чардакның үз кешесенә әйләндем. Прокламацияләрне таратуга Моисей дәдәй белән Мәхмүт хәлфә алынды.
Моисей дәдәй яхшы балта остасы иде. Аңа һәркемнең капкасы ачык. Дуслары-танышлары да күп. Мәхмүт Гайнетдинов — укытучы кеше. Халык арасында еш була. Өндәмәләрне тараткан урын — базар чаты. Сәүдә итәргә килгән крестьяннар шунда күпләп җыела. Чистай базары Лаеш, Спас, Мамадыш өязләреннән килгән сәүдәгәрләр белән дан тота иде...
Илһамия ханым бераз тын торды. Уйларын барлый, бер ноктага туплый иде ахрысы.
— Мәхмүт хәлфә Хөсәен абый белән Моисей дәдәй өендә эшчеләрнең җыелып сөйләшүләре турында еш искә ала иде. «Яшел йорт» та сәяси эш алып бару өчен тагын бер уңайлылык бар: Хәдичә апаның атасы Зариф карт заманында танылган сәүдәгәр була. Ул бөлсә дә, аны «иске» дуслары онытып бетермиләр, әледән-әле килеп хәлен белешәләр, бергәләп сөйләшәләр. Күзәтүче кеше дә юк. Хөсәен өчен дә бу йорт очрашу, сөйләшү урынын үти. «Яшел йорт» Фатих Кәри- ми, Нәҗип Думави, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхметов, Риза Фәх ретдинов, Габдулла Кариев кебек билгеле шәхесләрнең очрашу урыннарына әйләнә.
Хөсәен абый эшчеләр арасында аңлату эшләрен даими алып барды. Шәһәрдә генә түгел, ул еш кына якын тирә авылларга чыгып киткәли.
1908 ел иде бугай. Без, бер төркем кеше, Зариф картның Спас өязендәге утарына юл тоттык. Арада Хөсәен абыйда. Мәхмүт хәлфә дә бар. Җиләк җыя җыя шактый йөрдек. Аннан соң Хөсәен абый белән Мәхмүт хәлфә Бибай Чаллысы (хәзерге Әлки районында) дигән авылга киттеләр. Анда алар каравыл өе янына җыелган ярлы-ябагайга патша хөкүмәтенең чын йөзен ачып биргәннәр, нотык сөйлә гәннәр. Бәхетле тормышны, революция ясап кына яулап алып булу-ын аңлатканнар.
Берничә көннән соң, шушы авылның байлары Зариф картка шаулашып килеп җиттеләр.
— Киявең хөкүмәткә тел тидерә, сафсата кора, кара аны, тый,— дип җикеренә алар.
Зариф карт кияве Хөсәенне элек тә өнәп бетерми иде булса кирәк Алар арасында ниндидер аңлашылмаучылык күптән бар иде кебек Бу юлы сүз тагын да зурдан купканга охшады, чөнки Хөсәен абыйлар икенче көнне үк Казанга кайтып киттеләр. Чистайга кайтулар сирәгәйгәннән сирәгәйде.
...Менә Хөсәен Ямашев белән аның тормыш иптәше Хәдичә ха нымның фоторәсеме ята. Илһамия ханым минем аларга карап торуымны күргәч, түзмәде:
— Бик яратышып тордылар. Хөсәен абый Хәдичә апага еш кына; «Сине яратмау мөмкин түгел, акыллым бит син минем, фикердәшем...»— дия торган иде,— Дөрес, тора-бара Хәдичә апа Хөсәен абыйның алны-ялны карамый эшләвеннән зарлана да башлады. Хәлләре, тормышлары бик шәптән түгел иде шул. Ашарга да җитенкерәми. Зариф карт да булышмый башлады. Әмма Хөсәен абый, бер нигә дә карамастан, революцион эшен ташламады. Киресенчә, тагын да кыюлана төште.
Бервакыт Хөсәен абый, туган көн мәҗлесе үткәрәбез дигән булып, кунаклар чакырды. Моңа ул ныклап әзерләнде. «Мәҗлескә» барлы
гы җиде кеше җыйналды. Бөтенесе ир-ат. Алар бик озак сөйләшеп утырдылар, соң гына таралыштылар. Арада ябык кына гәүдәле, күзлекле бер кеше дә бар иде. Мин аның Ленинның якын дусты Сверд лов икәнен бары тик соңыннан гына белә алдым.
...1912 ел иде. Хәдичә апа укуын тәмамлады, врач таныклыгы алды. Без өчәүләп бу вакыйганы билгеләп үтәргә җыендык. Хөсәен ф җизни Хәдичә апага бүләкләр кайтарып куйды да китап кибетенә я барып киләм дип чыгып китте... һәм, озак та үтмәде, Фәхреислам ага В акылга сыймаслык хәбәр китереп җиткерде:
— Хөсәен «Гасыр» китап кибетендә кинәт вафат булды...
18 нче март көнне Хөсәен абыйны җирләдек. Аны озатырга бик | күп халык җыелды...
Илһамия ханым белән тын гына утырабыз. Аның күзе тагын да ф уйчанлана, сагышлана төшкән сыман. Аңа рәхмәт әйтеп чыгып ки- х тәм. Ә күңелемдә — Хөсәен Ямашев турында истәлекләр, якты хати- 5 рәләр яңара. Н
Зәйнәп ханым хатирәсе ' г Беренче татар революционеры, ялкынлы ленинчы турында та- ™ гын да күбрәк беләсе, аларны башкаларга да җиткерү теләге тынгы бирми. Берничә көннән соң мин Казанда яшәүче Зәйнәп ханым Ха- литоваларга юнәлдем.
Аның кайнанасы Фәһимә абыстайның Чистай шәһәрендә кызларны укытып йөргәнен, Хөсәен Ямашевлар белән дә даими аралашкан кеше икәнлегенә хәбәрдар идем. Исән чакта истәлекләрен Зәйнәп ханымга да сөйләп калдырган. Мин күңелемә ул сөйләгән истәлекләр не терки барам.
— Яз ае иде. Эңгер-меңгер чак. Капка төбенә җигүле атлар килеп туктады. Күп тә үтмәстән, өйгә шаулап-гөрләп Хөсәен белән Мәх мүт килеп керделәр. Казан хәлләре, эшчеләр тормышы турында гаплә шеп алдылар. Кемдер ишек шакыды. Кешеләр килүе көтелми иде. Мәхмүт ишегалдына чыгып китте дә шактый торгач кына килеп керде.
— Бутышник Гәләви килгән, акча сорый. Баш авырта дигән була, ә үзенең күзе ут яна. «Кунаклар килдемени?» — дигән була.
— Шымшынып йөри ул алайса, — диде аңа Хөсәен һәм ашы гып киенә башлады. Мәхмүт аны озата китте. Кайткач:
— Ул-бу булмады, Хөсәенне аргы якка чыгучы ямщикларга утыртып җибәрдем, — диде. Хөсәен калдырган кәгазьләрне укыгач, аларны утка ташлады...
Хөсәен бик җыйнак, пөхтә кеше иде. Шымчыларга шикләнерлек эз калдырмый эшли белә иде ул...
Вафа ага хатирәсе
Эзләнүем мине Алабуга шәһәренә алькп килде. Менә мин 85 яшь лек Вафа ага Садыйков сөйләгәнен тыңлыйм. Ул заманында Би авы лында яшәгән. Хөсәен Ямашев биредә дә берничә тапкыр булган.
— Миңа 10—11 яшьләр чамасы гына иде әле,— дип сөйләп китте
Вафа ага бераз танышып алгач. — Без Гариф җизниләр белән күршеләр идек. Гариф җизни безнең авылга (элеккеге Уфа губернасы, Минзәлә өязендәге Сухаров волосте) хәзерге Түбән Кама районыннан килгән Мәрем апага йортка кергән. Сөйләүләренә караганда, ул патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып яши.
Елын төгәл генә хәтерләмим инде. Шулай берчакны Гариф абыйларга Хөсәен Ямашев белән аның хатыны, ачык йөзле Хәдичә апа килде. Алар бергәләп авылны карап йөрделәр. Күрше рус авылы кешеләре белән әңгәмә корганнары да истә. Ә авыл зиратында исә алар шактый озак кына басып тордылар. Анда Хәсән бабай кабере бар иде. Хәсән бабай заманында Кутузов армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Күп батырлыклар күрсәткән. Аның алтын хәрефләр белән язылган көмеш саплы кылычы Гариф җизниләрдә озак еллар сакланды...
Уйчан йөзле, тирән карашлы, Хөсәен абыйның ак эшләпәсенә, ялтыравыклы кара батинкасына. без, малайлар, кызыгып карый идек...
Истәлекләр, истәлекләр... Аларда — ялкынлы ленинчы Хөсәен Ямашевны күреп белгән кешеләрнең күңелләрендә сакланган якты хатирәләр. Тарих өчен кадерле, изге алар.
Наил ага хатирәсе
Казанда яшәүче Наил ага белән дә очраштым, ул миңа 1945 нче елны язучы һәм галим Гази Кашшаф белән Би авылына баруларын, халыкка сугыш турында кинолар күрсәтүләрен, лекцияләр укуын сөйләде.
— Бер кичне Фәрукша картларда куна калдык,— диде ул.— Шул карт безгә Хөсәен Ямашевны күрүен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде. —һәм Наил ага Фәрукша карттан ишеткәннәрен бәян кылды.
— Чистайдан Гариф абыйларга күп кенә кунаклар килә. Арада Хөсәен белән Хәдичә дә бар, мин кунак атларын тугарышырга булышып йөрим...
Кунаклар һәр көнне табигать почмагына чыгалар, байларга ку накка, аш-суга йөриләр. Тик Хөсәен ул мәҗлесләргә бармый. Ул күпчелек вакытын авыл ярлылары белән сөйләшеп үткәрә. Хөсәен Фәрукша тормышы белән дә кызыксына Аты, сыеры юклыгын, җире нең дә бик аз булуын белгәч:
— Үзгәртергә кирәк бу тормышны, үзгәртергә...—дип куя.
Бервакыт Хөсәен Хәят бикәнең управляющие Котыш белән бәхәс кә керә. Болайрак була ул.
Хөсәен авыл башында бикәнең җирен эшкәртеп кайтучы көнлек челәрне очрата. Сөйләшеп китәләр. Шулчак яхшы атка атланган Котыш килеп чыга. Кулында — камчы.
— Иртә кайтасыз, кире борылыгыз! — дип җикеренә управляющий.
Көнлекчеләр баш тарткач, ул атыннан сикереп төшә дә кам чысы белән кизәнә башлый. Арага Хөсәен килеп керә.
— Алар крепостной крестьяннар түгел,— ди ул.— Аларның ял итәргә, кешечә яшәргә хаклары бар... Ә син, бар, күздән югал!..
Бу хәлне көтмәгән управляющий Хөсәенгә янап китеп бара.
Вафа карт белән Фәрукша агай сүзләренә караганда, Хөсәен Би авылында 1903 —1904 нче елларда булган. Ярлы крестьяннарның
тормышын өйрәнү, аны аңлау соңыннан Хөсәенгә «Урал» газетасын да эшләгән елларында зур ярдәм итә. Бу хакта ул байтак кына мә кяләләр яза...
Гомәр ага хатирәсе
Гомәр ага Бакиров бүгенге көндә Казанда яши. Аңа —77 яшь. Гражданнар сугышы ветераны. Төрле җаваплы урыннарда эшләгән, аның да Хөсәен Ямашев турында сөйләр сүзләре бар.
— Хөсәен Ямашев турында Чистай өязе авылларында укытучы булып эшләгән Әдһәмовтан һәм әтидән еш ишетә идем.
Минем әти гомер буе пристаньда, икмәк амбарларында йөк га- шучы булып йөргән. Эше бик авыр. Аның көлгәнен, елмайганын бер тапкыр да күргәнем булмады. Без икенче татар урамында торабыз. Әти Моисей дәдәй белән таныш, дус иде. Берчакны мин сәкедә китап укып утыра идем. Әти кайтып керде.
— Ни укыйсың, улым?
— Тарих.
Әти җилкәмә кулын салды да:
— Укы, улым. Тарихны, үзеңнең үткәнеңне белми торып, киләчәкне белеп булмый ул. Зариф карт кияве Хөсәен дә шулай сейләде миңа,— диде.
ХӘМИТ БАДАМШИН