Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

Шат шигырьләр чоры
Кердем шат шигырьләр чорына — Күкрәгемдә яз, дөнья яшел, мин яшь. Гаҗәеп көйләр килеп керә җырыма...
Урамнардан атлыйм, як-ягыма күз ташлыйм, үз-үземне онытып, агачлар, трамвайлар белән сүз башлыйм, «Саумысез!» дим, һәм алар шундый шат җавап кайтара.
Балкый йортлар, әкияттәге бәллүр сарайлар кебек... Бу нинди урам? Бу кай тараф?
Регулировщик кызлар янына киләм чатта, тылсымлы таякларына карыйм: «Сез хәрәкәт алиһәсе, буйсына сезгә дөнья, әйтегез, кай якка барыйм?» Ә алар — йөзләрендә җитдилек, елмаю бергә катышкан — күрсәтәләр көньякка, төньякка, көнчыгышка, көнбатышка.
Моңарчы беркайчан мин ирекле булмадым бу кадәр уйда һәм гамәлемдә — һәр башлаган яңа көнем алып килә шат хәбәр!
Кызлар узалар урамнан, урамнан кызлар узалар. Бәлки, алар кызлар да түгелдер — күз явын алган лаләләрдер, мәкләрдер, ә бәлки, шундый зур күзле күбәләкләрдер...
Гашыйк булам, гашыйк булам — янымнан узган сылу сынлы шул кызларга, урам аша чыккан әбигә, бишек-арба эткән яп-яшь әнигә, арбадагы бәбигә, бетон, пыяла кигән зәңгәр өйләргә, шат чырайлы яңа урамга, озын кызыл томшыклы гаҗәеп кошка —
тимер кранга...
Кем уйлаган шулай булыр дип иллегә җиткәч яшем — тиеш идем көз чорына керергә, ә миндә яз, кошлар сайрый, дөньям яшел! Кердем шат шигырьләр чорына, гаҗәеп көйләр килеп керә җырыма.
Хакимлек
Бетон джунглилар баса дөньяны.
Табигатькә һәм гакылга буйсынудан чыгып, шәрә ботакларын җәя тимер агачлар, үлән булып ята җиргә тутлы тимер чыбык.
Күкләр киңлегенә тула тимер кошлар, диңгез суларына тимер балыклар — барсы бер ысулда, бер үк калыпта.
Нинди коточкыч язмыш көтә дөньяны?
Әйләнерме яшәү кара тәмуг төшенә? һәм йөрерме
тимер урманнарда тимер кешеләр? һәм саңгырау, сукыр булып калырмы назлы, яшел бу кырлар?
Юк булырмы мәңгегә икмәк, сөю һәм җырлар?
Бу кояшлы якты, рухи хәят төссез, нурсыз, рухсызга әйләнерме, ниһаять һәм «кит!» диеп адәм улларына, җансыз Калып хакимлекне алырмы тимер кулларына?
Ничек мөмкин китерергә моны күз алдына?
Кем соң торыр тере җаннар сагында?
Кем чик куяр машинача уйлау ысулына?
Кем кешелек ягында?
Карт трагик
Пәрдә төште. Залда алкышлар. Менә тагын бер гомерне тәмам иттем мин горур көлеп Тагын күпме калды?
Инде ардым мин тәмам сәхнәдә башкалар өчен яшәп һәм үлеп
Йөземдәге грим — грим түгел, үлем маскасы минем йөздә шулай котылгысыз чагылган. Ләкин мин сәхнәдә уйнаган бөек үлем түгел ә чын үлем кырыс кулы белән кагылган
Үз сәнгатем миндә хәзер нәфрәт уята, бу эфемер хакимлек бирми сөю җылысын О, тик бер сәгать яшисе иде үзем булып һәм туйганчы көләсе иде яки елыйсы!
Фаҗигаләр уйнап, күңлем шундый нечкәргән, шатлыкмы, газапмы — чын яшь тама күземнән; ә еласам, көлсәм, тиле кебек шашынып, мин бит елыйм, келәм — язмышымнан, үземнән.
Бөтен рольләремне уйнал чыктым инде мин, тик юк әле үз-үземне уйный алганым.
Шуңа күрә һәр Гамлетта уйныйм үземне — менә нидә сәнгатьнең
бөек чынлыгы һәм бөек ялганы.
Кайда минем үз язмышым һәм үз фаҗигам?
Ник уйнамыйм аны, биреп рух көчем?
Кемне без уйныйбыз гомер буе сәхнәдә һәм тормышта?
Кемне? Ни өчен?
һәр кич залдан тын да алмый күзәткәннәрнең тетри җаннары елаганда мин яки көлгәндә. Сәнгать — һәм хакимлек, һәм коллык, котылу юк; үз-үземә кайтырмын мин
соңгы тапкыр — үзем өчен үзем... үлгәндә.
Ишегемне килеп какмый әле ялгыз кичләрдә үткәннәрнең сагышлы тонык шәүләләре, йөрәгем сөеп туймаган әле.
Тормыш элеккечә ымсындыра һаман, елмая, такмы-җөпме, бушмы, я тулымы учлары — бөтен әйе-юкларына калмыйм җавапсыз.
Күзләремдә куймаганнар әле ачык төсләрен ни балкыган үләннәр, ни көзге тын сулар, ни карлар аклыгы кышкы аяз иртәдә.
Тигез кабул итәм көн яктысын һәм төн карасын — шул дәрәҗәдә кадерле миңа җир бүләкләре...
һаман әле тантаналы чыңлый колакларымда тормыш чаңнары,
кичке зәңгәр тынлыкның ялгыз утравына китмәдем әле,
тик көннән-көн якынлашам җиргә...
Яшьлектәге кебек хыялларым килер турында, йөрәгем сөеп туймаган әле һәм мин көтәм иң соңгы, иң гүзәл сөюне.
Көзге тын сарыларда япа-ялгызым басып торырмын ак каеннар төбендә кояр алар тын гына яфрак йолдызын
чыңлар күңлемдә сагышлы бер кыл килер хәтереме артта калган, үткәннәр, еллар томаны аша изәр миңа кул,
ә дөнья гүзәл булыр, мин таң калырмын җирләр күркенә, күкләр пакьлегенә юар күңелемне көзге бәрәкәт һәм мин тыныч җан белән
керермен тәүге карлар аклыгына ә бәлки — тәкъдир нидер? — соңгы иышыиа Бәлки, шулай килер җан тәслимем
Ә бу зур дөнья, бу шатлыклы дөнья, җибәрәсе килмәс, җибәрәсе килмәс мине
Көн, ниһаять, сүрелеп узып китте тын гына Кичке күк читендә сүнде шәфәкъ шәүләсе Ни китерер яңа төн? Юанычмы, газапмы? Әллә үткәннеңме соңлап килгән тәүбәсен? Ниләр килер хәтергә бу төнге тын сәһатьтө — гомеремнең ерак калган яшел язымы? Кызлар көлүеме еракта, елау тавышымы? Әллә мине күптән онытканның назымы?