Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Йөзүчеләр
Диңгездә — шторм бүген, давыл... Алты баллдан һич ким түгел! Үзем сорап белдем дулкыннардан. Диңгездә көчле шторм. Ә кем анда, йөзә Бик еракта? Куркынычтыр! Ул — эчтә, диңгездә.
..Кара диңгез, сиңа килдек —иң зәңгәр диңгезгә. Нинди гыйбрәтләр бирерсең бу юлы син безгә? Дулкыннарың бер-бер артлы ярны коча торсын. Бәлки яңа җыр китерер тугызынчы дулкын? Ярдан эчкә кермик, улым, юк, ярамый безгә; Йөзеп күнекмәгән... Кем соң анда — һаман йөзә? Дулкыннар белән көрәшә? Дәрт, дәрманы зурмы? Яшьтән диңгездә үскәнме? Бер романтиктырмы? Без дә коендык, уйнадык, күмелеп дулкында; Ардык бик тиз, ярга чыгып ятабыз без комда. Ә йөзүче... чын диңгезче! Ул, шашкан җан, йөзә... Ник шундый көч, дәрт, кыюлык бирелмәгән безгә? Хәер, син яшь әле, улым, син йөзәрсең алда, Син тик сөенеп карыйсың көчле дулкыннарга. Кайсы ир җанын соң диңгез ашкындырмас икән? Ир җанында — иярле ат, яки кораб, җилкән... (Әллә җилкән ул хыялның ак яулыгы микән?) Корабларда түгел, ләкин, син диңгездә арма, Колач салып йөзеп, ышан, күмел дулкыннарга. Үзеңне киңлек, чиксезлек хуҗасы исәплә.— Улым, йөзәрсең зур үскәч шулай, киләчәктә.
Әй, йөзегез батыр җаннар, йөзегез диңгездә! Мин җыр язам — рухланудан, сокланудан сезгә; Бүген уем шаһлары — сез һәм Геллеспонт'— уйда ..Борынгыдан калган, яши шундый бер легенда.
Грециядә яшь бер егет — Леандр: Герога — Яшь бер кызга гашыйк, ә кыз яши каршы ярда.
1 Геллеспонт хәзерге нсеме Дарданелл Европа белән Азияне аерып торучы бугач
’ Лепндр грек ынфы буенча Геллеспонтнын Азия ярында. Абидоста яшәгән егет Акын евйгоне Геро буга «нын Lapona ярында - Сестоста яшәгән Автор
Мәхәббәте ташлый аны һәр көн дулкыннарга һәр кичтә дәрьяны йөзеп тиеш ул чыгарга. Аларны, әйе, Геллеспонт — бугаз аерып торган, Бер ярны икенчесеннән, ә егетне кыздан. Леандр ул Азиядә, Геро — Европада. Килешкәннәр: кыз һәркөнне ярга учак яга, Төнен диңгездәге гашыйк утны күреп йөзсен! һәм яшь егет күрә, йөзә ярга таба кичен.. Тау-тау дулкын булганда да, давылда, салкында Ул — диңгез иркендә, йөзә, сөйгәне янына. Ул шул бугаз аша йөзә... Аннан — уз ягына... Ул ярларны ялгый көн дә, тоташтыра гүя: Азиядән Европага илче булып йөзә.
Гүя күпер ул диңгездә — ялгасын мәхәббәт! — Сөю хакына диңгезне кичә ничә кабат.
Шаһит булгансың, Геллеспонт, бөек мәхәббәткә! Ничек бирдең аны ләкин бер көн һәлакәткә? Ачуландың ник, Посейдон, син, диңгез алласы? ...Сөйгәненә йөзә чын ир — көч һәм хис баласы. Ярда ут күренми бер көн... Дошманмы сүндергән? Йөзгән Леандр ул төндә, соң чиккәчә йөзгән. Кайда Геро? Яр күренми. Давыл тик — диңгездә Баткан Леандр... Ә җаны — һаман исән, йөзә.
Легендалар исән һаман, белә йөзүчеләр, Батырлыкта Леандрны үрнәк күрүчеләр Көнчыгыштан — Көнбатышка, илләрдән илләргә Илчеме син? Хәбәрчеме? Тиешсең йөзәргә, Кабатлаган күпләр шулай Леандрның юлын, Бер кыйтгадан — икенчегә тере күпер булып. Ә дөньядан үткән күпме яулар, яулар... утлар. Күп Леандрларны көткән яңа Геллеспонтлар,— Куркынычлар... Сынау аша йөзгән, һәлак булган Күпләр шулай: батыр булган, әмма харап булган. Байрон, йөзүче бөек ир, ул да баскан ярга, Геллеспонтны йөзеп узгач, охшап Леандрга '. Элладага гашыйк җанын сынаган дулкында, — Азатлык факелын тотып, килгән Элладага, һәлак булган ул шул юлда... Мәңгелек дан аңа!
Кыйтгаларны кыен хәтта уйда гына ялгау..
Әй, Геллеспонт, синең исемең әйди һаман алга
Йөзүчегә һәрчак кыен, төн кара, айсыз күк,
Ярда ут яккан дус булса, сүндерүче дә күп. —
Арада — гел караңгылык, арада — төн, томан...
Ничә гасыр, әй, Геллеспонт, синдә шулай булган?
Азиядән Европага, Европадан —тагын
Азиягә меңнәрнең син ирек сөйгән җанын
’ 1810 елнык май аенда бу бугаз аша Сестостан Абнлоска бж-к инглиз шагыйре Байрон йезеп чыккан Автор
Юнәлткәнсең. Хәзер инде ул чор ерак, узган, — Тоташтырып кыйтгаларны, илләр күпер сузган. Дарданелл дип аталгансың син, Геллеспонт, үзең, Тик шагыйрьләр өчен яши борынгы ул исемең! ...Әй, тәбриклим, бүгенге яшь Леандрлар, сезне! Кыйтгаларны тигез сөйгән чын шагыйрьләр, сезне! Ялгагыз сез йөрәкләрне нык бердәмлек өчен Телләр, фикерләр үз итсен тизрәк берсе-берсен Йөзүчеләр әнә күпме — кара син диңгезгә! Нинди максат белән алар кая бүген йөзә' Нинди көрәш, идеаллар чакыра соң аларны? Бармы, яшиме аларда Байроннарның җаны?
Әй, күрәсе иде шундый батыр егетләрне! Якташларым, әллә алар безнең кебекләрме?
Бездә — җырда, моңда — диңгез, каян килде димсез? Диңгез яраткан дусларым, сез соң ни әйтерсез? Бәлки шушы минутларда Мәрмәр диңгездәнме, Я Босфордан узасыздыр, илем егетләре!
Дарданеллдан бәлки инде күп тапкырлар узган Шагыйрь җанлы диңгезчебез Юныс Миргазиян! Мин көнләшәм синнән, туган... Одиссей юлында Син дә уйлыйсыңдыр, бәлки, Леандр турында? (Дөресен яздым, шулай бит, диңгезгә җырымда?) Әй, диңгезләрне күп күргән Мәһди Мөхәммәте, Нинди хисләр иде синдә? Чиксез мәхәббәтме Йөзүләргә? Бүген тагын кем анда, диңгездә?!
...Беләм, горур уйлар яши, якташларым, сездә!
Хат алдым бүген менә мин Югославиядән, Анда сәяхәттә йөргән бер яшь дустым язган
— Әдрәндә без, күп җырларда җырланган диңгездә — «Култыклары йөз дә сигез, әй, йөз дә сигез»дә
Тик ятмыйбыз без дә монда — йөзәбез һаман да. Шундый рәхәт дулкыннардан юл ярыл барганда.
Ә кайда минем Геллеспонт? Ярым яккан учак?
Минус җиделе күзлегем зәңгәрлекне коча.
Йөзәргәме? Кычкырырга: — Таласса, Таласса!
(Диңгез дигән сүз икән ул борынгы грекча.)
— Кочагыңа ал мине! — дип әйтимме татарча?
Юк, йөзәргә тиеш мин дә, соң түгелдер, түгел.. Юккамыни, улым, монда тартты безне күңел. Әй, йөзәргә кирәк ерак, йөзәргә диңгездә.
Ярдан еракта. . Армаска! Уем күптән йөзә Гизә, дәрьяларны урый .. Җанымда Хыял-Ут. Китмә миннән, Романтика! Көт мине, Геллеспонт!