Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘЛӘР КАЙДАН БАШЛАНА?


лгалар да бер гене терле булмый. Tay-таш арасыннан шаулап- ярсып, тмре-якны күкрәтеп агучылары бар. Икенчеләре исә тигез үзәннәрдән талгын гына, тыныч кына үтеп, үзенең суын диңгезгә илтә Язучы Ләбибә Ихсаиоваиың «Наил һәм Фаил» повестен укыгач, безнең күңел түрендә нәкъ шул елгалар сыман терле язмышлы геройлар яши башлый Әлеге геройларга икенче яшееш биргән себәп-чыганэкпарны аңларга тырышып карыйк әле.
Повестьны укый башлауга ук, укучы аның гадети генә сюжетка корылган булуына игътибар итәр. Икс классташ—Ноил белен Фаил'— икесе ике полюста: Наил, яхшы йок аты кебек, ничек таләп ителсә, шулай яши белә. Фаилгә исә, тау елгасы шикелле бәйсез, шаулап тормыш итү якынрак. Шуңа күре Фаилнең һәр хәрәкәте, фикере ул яшеген терелектә гене түгел, укучыда да бохесләр кузгата. Ләкин ул үз сукмагына, диңгезенә омтылуы белән к эчле.
Автор ике героена да бертигез дәрәҗәдә игътибар итеп, аларның характерлары, хәрекәтлере терле булуын исбат итә башлар кебек. Күнегелгән юл әнә шундый Әмма ул очракта шаблонга гына корылган сюжет булып, повесть геройлары да аерым мисал, факт дорәҗесенде генә калыр иде Язучы әзер хакыйкатьне исбатлау юлына басмаган.
Китапның теп «хуҗалары» белен якың- нанрак танышыйк Отличник Наил шахмат уйнарга ярата, шәһәр ярышларында беренчелекне алган. «бишле»гә генә укучы Сәвия белән дуслаша. Фаил исә капма- каршы булган бик күп сыйфатларга ия Укырга хирыслыгы булмәса да. класстагы егерме кызны Наил ише юаш малайлар белен бергә бәйләп салырлык гайрәте
' Ихсаиояа Лобибв Наил һай Финт Повесть Казан. Татарстан китап иынриятм. 19ЯС бар Әтисе аңа күптән кул селтәргә тора. »Буй дисәң, буе җитәрлек үзендә, беләк дисең, белен бар Ә баш юк Акыл юк. Буй үстергәиче. акыл үстерсен икон ул бала».— ди. Кечкенә герой үзе хакында нинди фикердә соңТ
— Мин урамны гына яратам Анда пыяла банкадагы кебек гел бер терле тормыш түгел, гел үзгәреп тора, кызык. Урамдагы эшләр до кешеләр дә дус миңа. Мәктәптәге, ейдэге кебек акыл ой- рәтеп торучы да юк анда Киресенчә, кешеләрнең үзләренең йомышы тешә Бе- рәрсенә аптекадан дару алып кайтырга кирәк булса, терәзо ачып кына кычкыра — очып барып кайтам. .
Аның дус-ишлере, әти-ониләре оно шуны енәп бетермиләр Урамда начар малайлар гына йори, имеш Өнисе дә, бетен яктан да үрнәк малайга һәйкәл куарга уйласалар, ул нокъ Наил суротендә булырга тиеш дип уйлый Нишләп әле Фаил ул фикер белен килешергә тиеш? Ун оч яшь-лек үсмер терле юллар белен үзенең мос текыйльлегон расларга омтыла Бер гене мисал Класс тактасына «Наил-Совия» дип язган малайны Фаил акылга утырта. Юк. ул моны Наилне кызгэиып түгел, эеп-зәңгәр күзле, соры толымлы Сәеиано яратудан эшли
Малайлар бор-берсеннән шактый аерылып торсалар да, елармы беркатлылык һем эчкерсезлек кебек табигый сыйфатлар берләштерә Чонки бу—аларның әкият һәм хыял доиьясыннан реаль тормышка йез борган чагы. Тормышның катлаулы күренешләрен аңларга омтылган чаклары Шул үзенчәлекләрдән чыгып караганда, тол конфликт мие яшүсмер — Наил белән Фаил арасында булырга тиеш кебек Чын-нан да. ике терле кәрзш — ике терле коч арасында яшәгән бу каршылык баштай ук күзгә ташлана Конфликт билгеләнә, леями ул алга таба башка бор сызык буенча үстерелә башлый Чонки геройлар кершы-
Е
лыклы ситуацияләрле үзләренең характерлары таләп иткәнчә хәрәкәт итмиләр
Кирелеге белән дан казанган Фаил икегә бүленгән кебек була Конфликтның үзәге аның үзенә генә кайтып кала. Моңа Фаил тормышында вакыйга булырлык бер хәл сәбәпче була. Тәртипсезлеге өчен класстан куып чыгарылган малай, Мактау тактасыннан Сәаиянең фотосын кубарып ала. Ул фоторәсем караклар талаган квартирага барып эләгә. Фаил тагын гаепле: шушы йортта яшәүче хатынның туганы дип белеп каракка ишек ачып бирә. Бу очракта аны кешеләргә яхшылык эшләү теләге харап итә. Менә шушы күңелсез вакыйгада Фаилнең чын йөзе ачыла да инде. Дөньяны балаларча аңласа да, күңелендә олыларга тиңләшү хыялын йөрткән малай нрнди карар кабул итәр? Сәвиянең фото-сын алганлыгын, каракларга ярдәм итүен таныса, хәл бик тиз ачыкланыр иде. Ләкин шук малайның җиңел генә ул юлдан атлавы укучыны ышандырып бетерерме? Автор, шул моментны исендә тотып, Фаилнең күңелендә барган көрәшне тасвирлый. Мөстәкыйльлеккә, тормышта үзен расларга омтылган үсмер үэ гаебен үзе төзәтергә тиеш. Язучы әлеге көрәшне менә шул хакыйкатькә нигезләп сурәтли, кешенең иң авыр, киеренке чакларда сыналуына басым ясый. Үэ карашларыңның дөреслеген раслау өчен көрәшкә чакыру, чын мәгънәсендә кеше булып формалашуда ярдәм итү — әсәрнең төп бурычы — шул рәвешчә уңышлы хәл ителгән.
Бу җәһәттән повестьның тагын бер үзенчәлегенә игътибар итәргә кирәк. Язучы асылда балалар дөньясын сурәтләсә дә, ул ниндидер үзенә бер аерым «утрау» түгел. Олылар язмышына замана тавышына аваздаш ул дөнья. Балалыкны сурәтләү аша автор, тулаем алганда, гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрә. Яшәү мәгънәсе изгелек, матурлык, күңел сафлыгы, каһарманлык, кебек төшенчәләрдән аерылгысыз, дип раслый язучы.
Әсәр безнең игътибарны бала күңеленең саф башлангычларына, тормышка, ата- аналарга юнәлтә. «Әти күк заводта эшлисем килә минем,— ди Фаил.— Көчем күп булыр минем, беләкләр таза. Әти цехына да эләксәмме? Аталы-уллы Шакировлар дип дан тотар идек.» Кеше матурлыкка, киләчәккә омтыла икән, димәк, аның рухына яхшылыкны тоя, күрә белү орлыклары да салынган. Ләбибә Ихсанованың яңа повесте бала күңелендәге эне шул игелекле шытымнарны саклау, үстерү хакында уйландыра.
Әсәрнең кимчелекләре аз булганда, тәнкыйтьчеләр, гадәттә, аларны мәкаләнең ахырындарак күрсәтергә яраталар. «Наил һәм Фаил» повестенда да аерым җитеш- сезлекләр алгы планга чыгып тормый. Шулай да алар хакында әйтеп китү урынлы булыр.
Гади күзгә дә ташланып торган бер мисалга игътибар итик. Паркта балалар Фаилне уртага бастыралар да, кулга-кул тотышып җырлап әйләнәләр
Безнең Фаил бигрәк тату шашлык белән, Ашый аны тәмләп-тәмләп шатлык белән...
Бу җырны төрле милләт балаларының татар телендә җырдый алуы ышандырып җиткерми Шулай ук «Сәвия класс җитәкчесе булса. Сәвия гел мактап кына торыр иде, «әшәке» дип төртеп җибәрмәс иде» рәвешендәге авыр .аңлашыла торган җөмләләр дә укучы өчен мәгълүм кыенлык тудыра. Әлбәттә, бу кимчелекләргә генә карап, әсәр үзенең тәрбияви әһәмиятен югалтмый. Ул безне күңел чишмәләребез башланган төбәккә алып кайта.