Логотип Казан Утлары
Шигърият

8 МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ


Тәнзилә Сәгыйтова
Күк гөмбәзе йолдыз атып уйный
Күк гөмбәзе йолдыз атып уйный, Җем-җем яна затлы күлмәге. Бәхет үзе янар йолдыз булып, Учка төшәр кебек тирбәлеп.
Әллә ничек үз иттем дә куйдым. Карашыңнан балкып кабындым, Чәчләреңә, мин үзем дә сизми, Иң татлы наз белән кагылдым. Бу сәгадәт төнге земфирамы, Таң атуга гомре өзелгән. Шәһредадә булсам, әкиятемне Башлар идем шушы мизгелдән. Сөям дисең, җавабымны көтеп, Сулыш алмый тора тирә-юнь. Рәхмәт сиңа, мәхәббәтең өчен, Ихлас булган өчен теләгең. Тик лачыннар гына оя корган Кыя-тауга салам сукмагым.
Сөям дигән күпләр китте миннән Өмет өзеп, арып, уфтанып.
Җан өшерлек салкын көннәрем күп, Миләш кебек ачы көннәрем.
Беләм дисең, барыбер сөям дисең, 'Уч төбендә яна йөрәгең. Шагыйранә илен калдыра да Ак юл сызып җиргә тартыла — Әллә безнең уртак бәхет инде, Әллә бары йолдыз атыла.
Белмим, ничек бүләсе
Бер алмамы бишкл »Л бүллек
Халык ммры
Барысына да бөтен кирәк, Ә алмам берәү генә.
Сүз әйталмыйм берсенең дә Бу әрсез теләгенә
Миңа юкса бер алманы Өчкә генә бүләсе. Әллә елыйсы бу хәлгә, Белмим, әллә көләсе.
Берсенә биргән вәгъдәм бар. Берсе хаклы тумыштан, Өченчесе, миңа диеп, Алмага ук елышкан.
Икесен ничек тә булса Күндерер, көйләр идем. Алманы мин ансат кына Урталай бүләр идем. Болай бүлү өченчемә Тагын инде ярамый.
Өлеш ярты: алмага ул Әйләнеп тә карамый. Төшемдә мин түм-түгәрәк Өч бөтен алма күрәм. Уянам да, башым тотып, Уй диңгезенә керәм. ... Рәнҗетми балаларымны, Иремне, шигъриятне, Әйтегезче, ничек бүлим Йодрык кадәр йөрәкне?
Кыр буйлап йөгерә кышның Җәяүле бураннары.
Сүткән, ахры, буран кызы Бөдрә кар толымнарын. Толымына җилләр кушып Матурлап үрмәкчедер. Әнкәмнең туган көненә Кунакка килмәкчедер.
Юлдашың булалмыйм инде, Ак толым буран кызы, Озатам бары иркеңә Кызыгып, эчтән сызып.
От әле шушы җырымны, Куш бүләк бәйләмеңә.
Мин багышлап яздым аны Әнкәем бәйрәменә.
Сак кына шакып тәрәзен, Кызыңны күрдем, диген. Буран түгел, мин ул язган Җыр булып килдем, диген Гадәтенчә, кабаланып, Ул ишек ачар сиңа.
Өр-яңа шатлык булып иң Әнкәем карашына. Әйләнсәң, әйлән аннары Сөенеч яшьләренә.
Бары ак бөртекләр булып Уралма чәчләренә.
Венера Хабибрахманова
Күңелдәге якты нурлар Күзгә төшә, йөзгә төшә, Халык үзе сокланырлык, Онытылмаслык сүзгә күчә
Күңелдәге якты нурлар Хезмәтемнән җиргә күчә, Киң күңелле кешеләрнең Төсе — ап-ак шәһәр үсә.
Табигать
Күкләр күкрәп елый микән, җырлый микән? Җирләр тетрәп сискәнәме, үкси микән? Күл буенда дулкыннарны күзли җилкән Табигатьнең бар серләрен белсәң икән
Җиһан күзе булып кояш елмаймаса.
Төннең җылы карашы күк ай булмаса. Эссе көнне болыт каплап, яшьнәмәсә. Барын күреп аңламасаң— яшәү нәрсә!
Мин табигать кочагында туып үстем.
Шуңа аның бар гадәте миңа күчте
Урман — жырын, елга — моңын, таңнар — серен. Тау горурлык бүләк итте — мин зур, көчле!
Фирдәвес Бәширово
Эш
Эштән кайтам. Аш-су әзерлимен, Кайтыр диеп тиздән сөйгәнем. Кичке сигез үтә, һаман кайтмый. Көтү авыр бит ул — көямен.
Балалар да ятты инде менә, Басып йөрим шуңа шым гына. Уйланмаган уйлар уйланыла, Аш суына, тагын җылына...
Арып кайткан. Әмма күңеле көр. Башлый: «Беләсеңме?» дип сүзен, «Бер линия көйсезләнә күптән. Җайга салдык шуны без бүген.
Кайтырга да була иде инде, Бер тотынгач, килми ташлыйсы, Гали дус та: кабаланмыйк әле, Кайтмыйк, диде, серен тапмыйча...»
Эш дигәндә күзләреннән нурлар Көлтә-көлтә булып коела.
Ашыгып, бирелеп сөйли барысын да — Ул үзе эш булып тоела.
Хөрмәт хисе тула күңелемә.
Гел шулай бул, димен эчемнән. Ярты бәхет бит ул яраткан эш, Ә яртысы — сөйгән кешедән.
Фирая Хәлиуллина
Көрәш уты ага канымда
Котырына давыл, ярсына, Җилкәнсезләр чыкса көймәдә. Мин җилкәнсез түгел агымда, Давыл, миңа сагыш көйләмә Юк, көйләмә еллар артында Югалтулар, сүнү хакында. Томаннарга урап юлымны, Бөтерелмә янар ялкында. Бөтерелмә янап җилкәнгә, Озын юллар аша үткәндә Бу җилкәнем — сөю илемне, Яшәү рухы еллар кичкәндә. Күңел күгем якты, чалт аяз, Йолдыз булып хыял кабына Балкый алар юлны яктыртып, Ачыласы серләр хакына. Юк, юрама миңа югалту, Җанда сүнмәс йолдыз янганда, Бер көй сузсам, таулар ише гер, Сандугачлар көнләр таңнарда. Бөтерелә давыл, ярсына, Уйный гүя тынмас җанымда. Күпме җиңү хисе кичердем, Көрәш уты ага канымда.
Этюд
Ак канатлы аккош сыман Тибрәнеп күкләрендә, Төшеп куна җиргә иртә, Талпынып күкрәгендә. Уралып нур юлларына, Уралып җилләренә, Көннәргә юнәлә таңнар — Җиремнең йөрәгенә.
Җирдә күпме кан коела, Күпме җан ярасы бар. Шул хисләрдә янып, көннең Күккә юл ярасы бар. Шуңа ахры моң сирпелә Шатлыклы кичләремдә. Тетрәндереп яна шәфәкъ Узган көн төсләрендә
Фәһимә Галиева
Мактама син мине
Мактама син мине юкка-барга: Сүтсәм дә бёр сиңа, үрсәм дә. Яңгырамый көннең кыңгыравы, Уттай үрсәләнеп йөрсәм дә.
Изге ниятләрем бәргәләнә Кояш төшмәс җирдә нур булып. Яңгырамый көннең кыңгыравы Кош теленә күчәр җыр булып.
Язмышымны бөтен язмыш итте Ил күзендә хезмәт-һөнәрем. Яңгырамый көннең кыңгыравы, Кыңгыраусыз минем көннәрем. Мактама син мине...
Исемеңне куштым йолдызларга, Йолдызларның йөзе яктырды. Ак каенга куштым исемеңне, Кара урман эче яктырды.
Чишмәләргә куштым исемеңне, Чишмәләрдә шифа су артты. Сандугачка куштым исемеңне, Җырларыңны җырлап юатты.
Үз тавышың белән ту, яңа ел. Иминлеккә булсын яңа ел. Шакымасын кеше ел капкасын Моңаеп та һаман сагаеп.
Үз бәхетең белән ту, яңа ел, Хаталарын төзәт искенең Мин дигәнчә булмас һәрбер көнең Үз өлешем булсын, үз көнем
Мин дигәнчә булмас һәрбер көнең, Булма гына каты бәгырьле. Күңелләргә илһам бул, яңа ел, Җырлы булсын кеше, шигырьле
Җирдәге, уйдагы юлларны Бер итә кешенең акылы.
Юлыңнан тайпылма! Акылны Искәртә йолдызлар атылып
Энҗе җыймыйм диңгез төбеннән, Йолдыз уймыйм дөнья күгеннән Ак җилкәнем җилдә талпына, Иртәгемне даулый бүгеннән
Эльмира Шәрифуллина
Табигать җимеше
Син — минем нәнием, Табигать җимеше.
Синдә җир шарының Йөрәге тибеше.
Синдәдер кояшның Якты, саф нурлары, Шуңарга ямьледер, Нурлыдыр җир шары
Синдәдер яңгырның Җылысы, шифасы, һәр гүзәл мизгелнең Бар матур ноктасы.
Күлләрдәй серледер Күзләрең карасы. Күзеңә төбәлгән Туган ил карашы.
Син — илем үстерер Табигать җимеше.
Синдә җир шарының Йөрәге тибеше.
Иреннәр
Мин эзлим бар дөнья бетереп: Кемдә соң гөнаһсыз иреннәр? Агачлар, чәчәкләр, игеннәр... Апалар, җиңгиләр, киленнәр, Сездәме гөнаһсыз иреннәр?
Уйлашыйк бергәләп, килегез, Абыйлар, кияүләр, җизниләр. Әлеге сорауга җавапта — Соң сезнең иреннәр ни диләр?
Миңа да, сиңа да җан өргән Кадерле әтиләр, әниләр. Тукта әле, мөгаен сездәдер Иң садә, гөнаһсыз иреннәр.
Уйлыйм да, уйлыйм мин Уйларның Очына чыгалмыйм ничек тә.
Чү, кинәт уйларым бүлдереп, Сабыем уянды бишектә.
Әй, минем алтыным, күз нурым, Ничек соң башыма килмәгән? Иң-иң саф иреннәр синдә бит, Аларга дөньяның яңгыры, Җиле дә, кере дә тимәгән!
Кызларым
Туган ягым матурлыгын Күрсеннәр, дип, кызларым, Туган-үскән җирләремә — Авылыма юл алдым.
Җиргә ятып тыңладылар Җир-ана сулаганын. Күрсәттем басу өстендә Рәшәләр уйнаганын.
Иртә таңнарда уяттым Таң нурын күрсеннәр, дип Чык суында ялан аяк Йөгереп йөрсеннәр, дип.
Авыл ипекәе аша
Туган җир бәрәкәте Күчсен дидем каннарына — Әдәбе, мәнфәгате.
Алып кайттым туган якка. Үз итсеннәр җир ямен, Олы җанлы кешеләрнең, Кечесенел сөйләвен.
Күрсен авылдашларым да. Болар — минем кызларым, Күзгә күренгән бәхетем — Сезнең дәвам, җырларым!
Бикә Рәхимово
■Ш1«г
Балалар белән Кырлайга, Тукай янына баргач
Чыр-чу килә бала-чага, анда чаба, монда чаба: Кырлай урманыннан шүрәлене Кем алдан таба?
Чү1 Менә тынды бала-чага. Алар Тукайга чәчәк сала. Зыңлый тынлык, Тукайның аяк очында гөлләр гүя чыртлап яна.
Тукайның аяк очында тюльпан яна.
...Шүрәлене күрү иде бөтен чара.
Шәфәкъләр кызыл-кора
ялгыз каршылау читен шул, алсу булса да, таңны.
Таңда ачкан серләреңне кичләрен сөйләп кара; иртәгә кичкә ярамый — шәфәкъләр кызыл-кара. Шәфәкъләр кызыл-кара!
Ничә еллар ишетәм бер үк сүзне: «Йөрәгемне кемгә биреп, кызым, китәсе?
Кыяк үләннең чыклары инде күптән кипкәндер, безнең баскан эзебезне сулар юып киткәндер.
Түгәрәк күл буйларында
Биек камыш үсәдер, камыш буйлы җиткән кызлар күл чәчәген өзәдер.
Кызлар көлүе яңгырап, күл буйлары чыңлыйдыр. Яшел күлмәкле каен-кыз җырлыйдыр да җырлыйдыр.
Яшьлекнең ал хатирәсе — Йөрәктән ул китәме?
Безне алыштырган кызлар — Матур гомер итәрме?
Мин күпме ярдәм сорадым, и, җаным, ишетмәдең, чишмәдәй аккан яшемне, иелеп, бер сөртмәдең. Чишмә буеннан үткәндә сандугач озатып калды,
6. «к. у.» м j
81
Йөрәгем жәл, Йөрәгемне кемгә бирәсе?» Ярман сугышларын гизеп йөргән, хезмәт-хөрмәтне күп күргән мәһабәт гәүдәле бабай, авылдашым әйтте моны, ил карты.
Авылымның йезе гел ак, гел пакь.
Ир-затларда Сафа бабай йөрәге тибә. Туган авылым, горурлыгым башы синдә.
Туган халкым)
Муса Җәлил ялкын-йөрәген безгә биреп китте.
Биек тотыйк ул йөрәкне) Данко, Прометейның исемнәре шулай ерак китәр идеме, Җир кешесе ялкын-йөрәкләрен үзенә алып, ерак китмәсә?
...«Йөрәгемне кемгә бирәсе?)»
Туган якның яңа елы карлы кышлы Күңелләр хуш, бизәл торса, табын кырын яшел чыршы.
Энҗе-мәрҗән, вак йолдызлар — ак кар төшә биеп кенә: Җир бизәнә бәйрәм кичтә, ак күлмәген киеп кенә.
Яңа елга иске елның бар тапларын күмеп кенә.
Иске елның әрнүләре Яңа елның бер кичендә бетсә икән эреп кенә — ак күлмәкне кимимме соң, күңел моңын күмеп китсә?
Башны булмый орып ташка: ничәнче кат Яңа елны мин каршылыйм — сине сөеп, синнән