Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛӘР КОЛАГЫНА БЕР СҮЗ


ичек язучы булырга? Беренче тапкыр кулына калам алган кешеләрнең күңелләрендә һәрвакыт шул сорау ята. Ул сорау инде исеме матбугат битләрендә күренә башлаганнарны да борчый. Хәтта Язучылар союзының тулы хокуклы члены булып алгач та ул сорау эзәрлекләүдән туктамый. Чөнки язучы дигәи исем эченә гаять зур җаваплылыкмы ала Әдәбиятны, иҗат эшен һәм, ниһаять, үзен хәрмәт иткән бер генә каләм иясе дә Аена мин язучы дип мактанып, әтәчләнеп, күкрәк киереп йөрми Әгәр дә мин ничек язучы булырга дигән сорауны куям икән куп белдеклеләнеп кемнәрнедер өйрәтергә җыенудан түгел Бу мәкаләм язу эшендә азмы-күпме тәҗрибәсе булган, ул эшнең авырлыгын, кыенлыгын, җаяаплылыгын татырга өлгергән, әдәбият кыйбласына карап атлаганда абынган-сөртенгән, ничек язучы булырга соң дигән сорауга мең терле җавап эзләп газапланган кешенең чираттагы уйлануларыннан гына гыйбарәт. Әгәр дә мин уры- ны-урыны белән тиеш, кирәк дигән сүзләр ычкындырам икән, ул сүзләр үземә дә кагыла.
Язучы булыр эчен адәм баласына табигать биргән аерым Бер сәләт булырга тиеш диләр. Шулайдыр, тумыштан ук колагына аю баскан кешедән композитор музыкант яисә җырчы чыкмыйдыр Рәссам күзләренең тесләр спектрын аеру кушу сәләте «синдәй, миндәйьдән үзгәрәктер. Артистларга да теге аки бу образга кергәндә шуңа ышана белү һәм бүтәннәрне ышандыра алу сәләте тумыштан ук биреләдер Язучы да образлар белән эш итә Дөньяны бүтәннәргә караган да икенче төрлерәк кабул итедер, фантазиягә бүтәннәргә караганда баерак буладыр. Ул инде каен агачына яхшы яна торган утын, балта сабы ясар өчен шәп материал яки мунча себеркесе дип кенә ка рамындыр Аның матурлыгына чын күңелдән сокланып, яшел шәлен ябынган сылу кыз, сафлык, аклык, мәхәббәт символы итеп тә күрә һәм гомере буе башкаларны шуңа ышандырырга тырышадыр Мин бу очракта табигать серләрен аңла тырга уйламыйм Кулымнан да килми Кемгәдер ниндидер сәләт биргән икән, рех мет табигатькә Габдрахманга яки Габдуллага язучылык сәләте бирү-бирмеү аның эше икән, аңа калсын.
Сүз табигать биргән сәләтне ничек фай далану. үстерү, камилләштерү турында барачак. Анысы инде кәшәләрнең үз кул ларыннан килә торган эш
1979 елның май аенда КПСС Үзәк Комитеты «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында» карар кабул итте. Бу олы мәгънәгә ия карарны без барыбыз да дикъкать белән укып, ей- рәнеп күңелләрдән кичердек Шул карар буенча максатларыбызны тагын бер кат ачыкладык. Ул безгә эшебезнең җааәплы- лыгы турында тагын бер мәртәбә иске төшерде Чынлап та. безгә—язучы исемен йерткән һәм йөртәчәк кешеләргә зур миссия тапшырылган — кеше күңелен тәрбияләү бурычы неклетелгән. Кеше кү-ңелен тәрбияләү аның рухын саф. камил итәр өчен без үзебез кемнәр булырга тиеш соң?
Җаваплылык, фидакарьлектән башлый*. Яэучының каләме ифрат көчле корал. Кайвакыт ул каләм язган бер җөмләнең дошманга каршы көрәшкәндә тулы бер армияне алыштыруы мемкин Борын заманнарда көнчыгыш илләрендә ханнар, шаһлар, солтаннар үз сарайларында махсус шагыйрьләр тотканнар. Шагыйрь үзенең сүзе белен аларның, алар идарә иткән илнең иминлеген сакларга тиеш булган. Чыи шагыйрьләр халыкны изүче явыз патшаларга мәдхия җырлаудан баш тартканнар, башларының киселәчәген бәлген хәлдә дә халыкны яклаганнар Рус патшасы Николай бөек Пушкинны «кулга ияләштерер» ечеи күлме көч салган Ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәсендә татымаган, аның ни икәнен дә белмәгән дворян баласы Пушкин «тәтиылергә алданмаган. Ул рус халкының иреген үзенең шәхси мәнфәгатеннән югары куйган. Чөнки ул шагыйрь булган халык, кешеләр алдындагы җэааллы- лыгын тойган Сөргенгә сөрелгән, әмма идеалларыннан баш тартмаган. Шуның эчен дуэльдә үтерелгән
Табигать биргән сәләте белән хаксыэ- лыкны яклап шигырьләр язса, татар байлары Тукайны бал-май эчендә йәздерген булырлар иде Затлы фәэтуннврга гына утырып мунактан-кунакка йөрер иде шагыйрь. чахоткадан кибел-корып үлмәс иде Ләкин Тукайның шагыйрьлеге залимнарга баш ндермәгән. Халкь изелгәндә тук корсак белән кәеф-сафа корып йөрүнең җинаять икәнен аңлаган Тукай, мин коеп куй- <ан шагыйрь гене түгел мин җәмәгать эшлек лесе до, минем күз күпне күрә, ко-лагым күпне ишетә дип. ханлык ечеи янып- көеп ял-яшь килеш дөньядан киткән.
Жалил ундүрт яшьлек малай чагыннан ук үзендә олы сынауларга азар булырлык рух гербивдегеи ►хм ул рув шигырь язарга сәлете булган Ж»пилне шагыйрь итмен Җәлилнең «өчле рухы җөл«лчәлергә кү-
1Б7
Н
чел, алар барысы да үлемме шагыйрьләрчә, кеше диген олы исемгә аз гына да тап гешермичә каршы. алганнар Күпләргә магълүм. дөнья хуҗалары булырга дәгъ- ■а кылган фашистлар үзләреннән өстен дип санаган кешеләрне генә гильотинада җәзалаганнар. Димәк, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын, өстенлеген фашистлар да танырга мәҗбүр булган...
Шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына бүген бетен дөнья соклана. Аның мисалында миллионлаган яшьләр тәрбияләнә. Испан шагыйре Гарсиа Лорка, чех язучысы Юлиус Фучик, болгар шагыйре Никола Вапцаровларның йөрәк каны белән языл калдырган сүзләрен кемнәр 'генә белми.
Илен, халкын, иманын саткан түбән җаннар арасында да шигырь яза белүчеләр булгандыр. Ләкин кайда алар? Тарих хәтерләми.' Кешеләр аларның шигырьләрен түгел, исемнәрен до ишетергә теләмиләр.
Әгәр дә, бүген үзебезне язучы дип әйтергә безнең кыюлыгыбыз җитә икән, без бу хакыйкатьне белергә тиешбез. Белү генә аз, ул хакыйкать безнең йөрәгебездә ятарга, кылган гамәлләребез, язган сүзләребез белән идарә итәргә тиешләр. Әлбәттә, безнең яшәү шартлары Пушкин һәм Тукайларныкыдай түгел. Без алар кү-рергә хыялланган ирекле җәмгыятьтә яшибез. Тормыш та безне Җәлилне сынаган кебек утка салып сынамый. Әмма җир йезенең бер генә почмагында булса да кеше хаңсызга рәнҗетелә икЬн. язучы күңеле тыныч була алмый. Җир йөзендә кискен идеологии көрәш бара. Кешенең хезмәтен, акылын эксплуатацияләп, хәтта кешенең үлеменнән байлык тупларга остарган эшем кешеләре халыклар тигез хокуклы булырга тиеш дигән хакыйкатьне танырга ашкынып тормыйлар Шул хакыйкатьне тормышка ашырган социализм илләрен» корал белән яныйлар, идеологии агу белән акылыбызны томалап, күңелләребезне какшатырга бөтен осталыкларын җигәләр. Без шул идеологии атаканы кире кагып, үзебез һөҗүм итәргә әзер булырга тиешбез. Менә нәрсә ул без язган шигырь юллары, менә нәрсә ул без язган һәрбер җөмлә.
Дөньяда сукмаклар, юллар күп Лөиин язучы булырга җыенган кешегә бер генә юл бар — кешелек бәхете өчен һәр минут, һәр секунд үзеңне җаваплы итеп тою, бөек хаклык өчен туктаусыз көрәшү. Шушы сыйфатны үзендә тәрбияләмәгән шигырь язучы шагыйрь түгел, хикәя язучы про-заик түгел.
Белем. Укуның кирәклеген без инде күптән беләбез, аны бәләкәй чактан ук өйрәтәләр. Ялкауланып, мәктәпкә барырга теләмәсәк. әтиләр, әниләр кулдан җитәкләп илтәләр. Мәҗбүри рәвештә ун классны да тәмамлаталар. Югары уку йортларында укып чыгабыз. Уйлап карасаң, язучы булу өчең, шул җитәдер дә кебек 1<ызганычка каршы, кайберәүләр шулай уйлыйдыр да. Җөмлә төзергә, рифмалар табарга хәзер тиз өйрәнәбез Әдәбият белемен дә шактый ук үзләштереп әлгерә- без Кануннар, кагыйдәләр безгә куркыныч түгел. Әмма бүгенге заманның язучысы булыр өчен болар гына аз. Чөнки без унны бетергәндә, институтлар тәмамлаганда без язганнарны укучылар да мич башында борчак чүпләп ятмыйлар. Алар да укыйлар, бездән артыграк укып, бездән күбрәк белеп ачуны китерәләр. Ө без еш кына, Тукай әйтмешли, «алты еллык обра- зованиебезне селкетеп», аларга акыл өйрәтергә тотынабыз, «тәрбиялибез». Уюучы инде космик корабльнең «эчәгеяләрен сүтеп җыя. без аңа дүрт көпчәкле гап-га- ди ат арбасы турында шаккатып сөйлибез. Менә ул ичмасам техника дибез. Чөнки белемебезнең чамасы арба чәкүшкәсе биеклегендә була Бәлки арттырыбрак җи- бәрәмдер, әмма кайвакытларда чыннан да белем җитмәү аркасында оятка калырга туры килә. Гади генә булып күренгән берәү белән сөйләше башлыйсың, ике-еч сүз әйтүдән авыз томалана. Ул сиңа Гегель, Кант исемнәрен әйтә, аларның хезмәтләре, турында сөйли. Син, кем икән алар — шайтан алгырлары дип аптырап утырасың.
Билгеле, мең еллар буе тупланган белем хәзинәсенең хуҗасы булу мөмкин түгел. Әмма язучы өчен зарури булганнарын белү мәҗбүри. 1909 елда чыккан «Идел» газетасындагы бер мәкаләдә һәрбер укымышлы татар кешесе белергә тиешле язучыларның исемнәре китерелгән. Менә ул исемнәр: Гомер, Пифагор, Ксенофонт. Сократ. Теофрист, Фукидид, Эсхил. Софокл, Еврипид, Аристофан. Плутарх. Цицерон, Сенека, Марк Аврелий. Тацит. Тит Ливий. Гораций, Шекспир. Локк, Ньютон, Юм. Гиббон, Адам Смит, Маколей. Вальтер Скотт, Лейбниц, Кант, Гегель, Гете, Шиллер, Монтень. Декарт. Боссюэ, Мольер, Корнель, Расйн, Монтескье, Жан-Жак Руссо, Гизр, Тьер, Тьери, Виль- меи, Местр, Мишле, Жюль Симон, Бар- телеми, Тассо Петрарка. Макиавелй, Данте, Сервантес, Франклин ’.
Ул вакытта шундый таләп куелгач, бүген ничек булырга тиеш инде? Уйлавы да куркыныч. Ләкин нишләмәк кирәк, бүгенге көннең язучысы буласың килә икән, түзәсең, җан кисәгем Генетикадан да хә-бәрдар буласың, кибернетиканы да антропология белән бутамыйсың. Җәмгыятьнең үсеш законнарын диалектик күзлектән карарга өйрәнәсең. Ә сезгә, яшь каләмдәшләр. безнең буынга караганда бе лемлерәх, эрудициялерәк укучылар белән очрашырга туры киләчәк Сак булыгыз, көлкегә кала күрмәгез. Укымыйча да ша-гыйрь булып була дип кайсы да булса шигырь язучы сөйләнә икән, ышанмагыз Яки ул юри кыланып сөйләше, шаярта, яки ул ни сөйләгәнен белмәүче ярым надан кеше, шигырь язарга тумыштан сәләте булса да шагыйрь була алмаячак адәм.
Хезмәт. Көн саен даими рәвештә беле- меңие үстерү язучының бурычы дидек.
' Мәгълүмат Э Нигъмәтулламның «Раздан гая аек» и првкшги» «кемле китабымнан алынды
Ләкин коры белем, erep да аны эшкә җикмәсәң, файдаланырга ейрәимэсәң. бер урында торып үле капиталга өйләнә Мин бер илтешне белем. Аның укымаган китабы юктыр. Теләсе кайсы өлкәдә те-ләсе кем белей бәхәсләшә ала. Бәхәсләшкәндә бәхәсләшә, әмма кырган эшен ташка үлчим. Мемки ул ялкау, үзен эшкә өйрәтмәгән. Кырын ятып китап укый, утырып эшләргә иренә. Язучы профессиясе югары класслы спортсменнар түккән хезмәтне таләп итә. Кәй дә тренировка. Язучы һәрвакыт формада булырга тиеш. Илһам килгәнне генә кетеп ятып булмый. Илһам шундый нәрсә, ялындырырга ярата. Ялы- нып-ялынып тә килмәгәч, якасыннан свиреп кигерәсең дә яныңа утыртвЕың, җибәрмисең. Шуннан ул синең ихтыяр кечеңә буйсынырга мәҗбүр була. Без Тол- стойның әллә ничә дистә томнарына карап торабыз да гаҗәпләнеп тел шартлатабыз. Ничек өлгергән дибез. Толстой даһи булгаи. әмма аңа да илһам куп вакыт ялындырып килгән. Бу хакта ул үзе дә әйтә. Хезмәтне илһамнан остенрем санаган Толстой.
9 бездә кайберәүләр эт теле калынлыгы бер китап чыгара да борын чееп, ике кулын кесәсенә тыгып еллар буе йори бирә. Эшләмәс омен үзенә мең терлв сылтау таба. Өстәвенә күп эшләүчеләрне га-епли. талантлы әсәрләр ашыкмыйча язганда гына туа дип, үзенең ялкаулыгын, үшәнлеген акларга маташа. Ашыгу, кабалану, начар нәрсә. Ә эшләмәү аңардан мең тапкыр яманрак. Эшләмәгәннең фан-тазиясе тутыга, йорәген май баса. Мин мәсәлән, язарга тема юк дип зарланган язучыларны аңламыйм. Ходаем-җаным, бу дөньядагы теманың, бу дөньядагы язарлык нәрсәнең иге-чиге юк. Эзләргә генә иренмәскә кирәк. Ялкаулык, үшәнлек һәркемнең дошманы, ә язучының ул палачы, газраиле. Язучы булырга хыялланган, ту-мыштан сәләтле яшь иптәшләр әдәбият тавының түбәсенә йогервп менеп китәргә уйлап ялгышмасыннар. Анда үрмәләп, әзаплана-аэаплана менәсең Җитмәсә, көндәлек тормышның миллион терле мәшәкатьләре асылынган була. Алар артка сойри. День яның ләззәтле алдавычлары маршыңа килеп елмаешып үзләренә чакыралар. Күбесеннән ваз кичеп эшеңне дәвам итәсең. Язу рәхәт нәрсә түгел, вэу — газап. Әмма язмый тору тагын да газаплырак булганда гына язучы булып буладыр. Язучы эше хобби түгел, ул — профессия. Хобби яратучылар шырпы тартма-сының этикеткаларын җыеп кызык тапсыннар.
Тормышны, кешеләрне ейреиү. Шулай ук азучы эчен* иң меһмм нәрсәләрнең берсе Тормышны ейрәнүне кайчак без яягышрвк аңлыйбыз. Авылга барып буталып кайтуны авыл хуҗалыгын ойрәнү Диебрәк, заводка кереп чыгуны эшчеләр тормышын ейренү диебрәк караучылар да бар. Тормыш — ул кешеләр Кешеләргә күңел күзе белән карарга ойрәнү, ал арның шатлык-кайгыләрын нерәгең белән тов белү, кеше психологиасенең нечкәлекләренә тешенергә тырышу һем башкалар, һәм башкалар — болар барысы да язучының эш материалы, һәрбер елмайган кешене күрел, шатлыгы зур ихәи моның дип ялгышмыйк. Бәлки уя авыр хәсрәтенә чыдый алмый, нишләргә белмә-гәннән елмаядыр бөлми елмаясы кмлмәсә дә начальнигына ярарга тырышып авыз ерадыр, бәлки а> ың елмаюы астында ниндидер мәкер атадыр Елмаюлар күп терле булган кебек күз яшенең дә төрлесе бар — ачысы бар, татлысы бар. күзгә төтен яки суган әчесе кергәннән чыкканы бар, генаһлысы һәм гоиаһсызы бар -
Кайвакыт кешенең бер-ике сүзеннән аның кем икәнен белеп була. Мәсәлән, авылда игеннәр елгергән чак ди. Авыл халкы мул уңыш көтә. Кинәт шуп чакта әллә кайдан кара болыт килеп чыга да боз ява башлый. Шул вакыт бер адәм тәрәзәне ачыл җибәрә дә ифегалды буйлап тәгәрәшкән, сикерешкән энҗе кебек ап-ак боэ бөртекләренең матурлыгына сокланып жакая красота!» дип кычкырып җибәрә. Кем бу адәмТ Иген иккән кеше-ләрнең авыр хеэмотен. аларның өметләрен, кайгы-шәтлыкларыи аңлыймы үп' Авылга каян килеп эләккән! Ничек күре! Ничек кенә тәти булып күренергә маташмасын, ике сүэ белән уя үэемең «ем икәнлеген әйтә дә бире. Әйе. еэу<ь»<ың колагы сак булырга тиеш Гамьсез битараф кешеДен язучы чыкмый.
Язучы өчен вак, әһәмиятсез детальләр юк. Мендәр еоенде бастырык булып сузылып йоклап яткан ялкау мәчете карап, язучы Аяз Гыйләҗев мәче хуҗаларының кемнәр икәнлеген күрсәтә, ялкау кешеләрнең мәчеләре дә ялкау була ди һәм ул шулай да. һәрбер гаиләнең үз яшәү ритмы була. Шул ритмга ейдәге бөтен җан иясе буйсына. Хетта чебеннәр дә. Эштән җилләнеп кайтып кергән, капкалап алыр өчен ун-унбиш минут кына вакыты булган ей хуҗаларын күргән чебен рәхәтләнеп естәл остеидә «гүлойт ител» йори елмын. Ул-бу булмагае дип, ышыграк урынга посу агын карый. Хәер, андый уңган кәшәләрнең оеиде чебен дә бут» мый Мохоммот Мәһдиевнең «Ут чәчәге» исемле повестенда сыер саву процессы сурәтләнгән Гаҗәеп күренеш имен лоб» св сыер саву. Олы бер тормыш икен Бер деталь аша язучы аеыл кешесенең психологиясен ачкан
Кайчәк шулай була, берәүнең кулъязма сын укып чыгасың да тормышны бөлеп җиткермисең, агай-эне, Дисеж Автор an тырал кала- Ничек инде белмим, ыип бит шунда ашим, шунда эшлим, дм. Явәеү гене эшләү генә җитми азучыга. Тормыштагы һәр нәрсәне һәр вакыйганы йорәгең. авылың аша үткере белергә кирәк.
Язучы теле дигән тошенчо бар Теле яя- шы, теле начар теле коры диләр Эябет- тә, үзең яза торган телне мече өтекләремә ветле өйрәнер, ә кирәк — анысы бәхәссез. Эмма телең булыр очан сөйкәр сүвеҗ уйлаган уең булырга тнеш. Ул уй сине бор-чыл, бимазалап күңелеңдә ятарга тиеш
Иж1 диген ымлык белен да күп нәрсә аңлатып була. Яңа гына тел чыга башлаган сабый «әннә». «мемме» диган. ике сүз белен алла ниләр кыландыра Чөнки аның конкрет теләге бар — аңа аны назлаучы әннәсе ки рак тә, гамагын туйдыру очан мәммә кирәк. Ә без күп вакыт теләгебез булмаган килеш сүз сөйлибез, сүзләрбез ничаклы купшы булса да, берәүне дә ышандырмый. Нәтиҗәдә тәнкыйтьчеләр коры телле диген кушамат чәпәп куялар
Язучы ечен кыюлый та зарури нәрсә Сүз әдәби кыюлык турында бара. Болай язсам ярар микән, тегеләй язсам тәнкыйтьчеләр бәйләнмәс микән дип уйлап уңга- сулга, алга-артка каранып язу өстәле артына утырсаң, эш кырып булмыйдыр, һәр кешенең үзенә генә хас фикерләү формасы бар. Үзеңчә булудан курыкмаска да, оялмаска да кирәктер. Бүтәннәр язганга иярүчеләрне эпигоннар диләр. Язучылар телендә бу сүз—мәсхәрә сүзе. Әдәби кануннарга буйсыну штампка китерә. Чын язучылар әдәбиятка нинди дә булса яңалык алып килә. Кечкенә генә булса да яңалык. Әмма яңалык алып киләм дип кайберәүләр үзенә хәтле язылганнарга кизәнергә тотына. Бу инде яңалык та түгел, кыюлык та түгел, әдәби хулиганлык. Яңалык беркайчан да үзеннән-үзе тумый. аңа җирлек кирәк. Безнең авылда бер абзый бар иде, аның җырлап йөри торган бердәнбер җыры бар иде. «От ничава не получится ничава, от чава получится чава» дип суза иде ул.
Традицияләрне олылаган, хөрмәт иткән хәлдә заманга тиң яңа фикерләү формасы белән килгән үзенчәлекле язучыларга әдәбият һәрвакыт мохтаҗ. Кыю экспериментлардан курыкмыйча туктаусыз эзләнүчеләрне әдәбият һәрвакыт үз итеп каршы ала.
Димәк, язучы булыр ечен табигать биргән сәләттән башка ниндидер сыйфатлар кирәклеген санал чыктык. Саналмаганнары да шактый. Болар берсе дә «мин чыгарган бәет түгел». Бу хакта бик күл әйтелгән, бик күп язылган. Бүген аларны тагын бер кат исебезгә төшерәбез икән, файдадан башка зыяны тимәс. Борынгылар әйтмешли, кабатлаудан дога искерми. Чөнки, тагын бер кат кабатлап әйхәм, язучы исемен йөрткән һәм йөртәчәк кешеләргә зур җаваплылык йөкләнгән. Алар кеше күңеле белән эш итәләр. Кеше күңелен тәрбияләр өчен, аның рухи сафлыгын саклар өчен без иң элек үзебезне һәрьяклап тәрбияләргә мәҗбүрбез. Заман таләп иткәнчә, заман югарылыгында тәрбияләргә тиешбез.