Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ ЮАНЫЧ


арт, электричкадан төшеп, төнлә генә явып киткән беренче кар өстеннән тимер юл буендагы моңсу да чаларга таба атлады. Аның иңендә шактый киелгән Кара пальто, башында уңа башлаган эшләпә, кулында, үзе кебек үк, дөнья күргән хужалык сум касы иде.
Ул, яңа карда эзләр калдырып, салмак кына атлап бара Бераз баргач, тәбәнәк рәшәткә белән тотып алынган бакчаның кечкенә капкасын төртеп ача да эчкә уза Монда тынлык. Әле кайчан гына тормыш кайнап торган дачалар бушап калган, биредә хәзер эт-га
дәм юк. Карт, тәмәкесен суыра-суыра, үткән җәй турында уйлый, сәер ләнеп калган бакчасын, бакча уртасындагы печән чүмәләсен, күрше йортларның карлы түбәләрен күздән кичерә.
Аннан ул йозакны ача да өйгә керә. Эчтә бер мәлне арлы-бирле йө ренгәч, кулына чүкеч һәм калай банка тотып, болдырга чыга, аларны ишек төбендәге озын эскәмиягә куя да өй артындагы сарайга юнәлә. Бер араны сарай ягыннан нәрсәдер ишелгән, дөбердәгән тавышлар ише телеп тора, соңрак такталар күтәргән карт үзе дә күренә Такталарны ул болдыр каршысына ыргыта да пальтосын кага, аннан, чүкечен һәм банкадан берничә кадак алып, такталар белән тәрәзәләрне аркылы-торкылы кадакларга керешә. Эшли торгач, тәрәзәләр, ниһаять, томаланып бетә, һәм ул, бераз читкәрәк китеп, хушлашуга охшаш моңсулык белән яшел төстәге гади генә өенә карап тора Аннан баскычка килеп утыра, тәмәкесен кабызып, уйга чума .
Узган ел җәй уртасында һич көтмәгәндә ялгыз калды карт Алай, авырып-нитеп тә йөргәне булмады югыйсә карчыгының. Тик кайвакыт ларда гына, йөрәгем әллә нишләп куя, дигәли иде, әмма андый кәеф китеп торулар картларда түгел, яшьләрдә дә еш була бит
Ул көнне карчыгы көн әйләнә кояш астында эшләп йөрде Көн кич кә авышканда гына, башым шаулый, йөрәгем кыса, дип өнгә кереп ят ты Ләкин хәле аңа карап җиңеләймәде, торган саен авырая гына иде
Болай булмас, ахры, өйгә алып кайтырга, врачлар чакыртырга кирәк дип. бакчага машинасы белән килгән танышыннан зинаһарлап сорагач, тегесе атлыгып тормаса да, үтенечне кире кагарга яхшысынмады Әмма шәһәргә кайткач, телефоннан чакырткан врачлар килеп житкәнче, картын якты дөньяда калдырып, өзелде дә куйды жәмәгате. Картнын үз кулында өзелде. Соңарып килгән врачлар «Йөрәк!» — диделәр ♦
Әйе, көтмәгәндә ялгыз калды ул. Күңелсез, моңсу көннәр башланды у карт өчен Өйдә дә, дачада да үзенә урын таба алмый йөрде Дөньясы 2 кинәт бушап калды Тормышның бар яме шул карчыгы булган икән j Элек, карчыгы исән чакта, ничектер бу хакта уйланылмаган. Тигез, та- 3 ту килеш яшәлгән дә яшәлгән... ь
Карт, бусагада утырган килеш, яшел түтәлләргә карап
И карчык, карчык... Үзең утырткан, үзең тәрбияләгән түтәлләрдән авыз да итә алмый киттең, — дип куя иде *
Ә бераздан аның уйлары кияүдәге бердәнбер кызына килеп тоташа s һәм ул янәшәсендә карчыгы утыргандай:
— Әйттем мин сиңа, тырышма ул кадәр, бетермә үзеңне, дип Без- ’ гә, карт белән карчыкка, күпме кирәк соң. Аларнынхәзер үз тормышы 3 Үстердек, аякка бастырдык, гомер буе ата-ана җилкәсендә утырырга = димәгән, үз көннәрен үзләре күрсеннәр... — дип сөйләнеп ала *
Җирләү, өчесен, җидесен уздыру мәшәкатьләре үткәч, кызы да әти- 4 се янына килүен сирәкләтә төште Хәер, әллә нигә бер генә, сумкаларын ° тотып, ире белән дачага килеп чыккалыйлар да тегесен-монысын алып китәләр Лта белән кыз арасындагы салкынлык күптән килә иде. Хәзер, анасы китеп баргач, аралары тагын да суына төште
Менә жәй дә үтте, көз җитте Исән булса, карчыгы бу вакытларда тозласын тозлап, киптерәсең киптереп, кайнатасын кайнатып, мәш килеп кышка хәзерләнеп йөрер иде Аш-суга оста, гаилә тәрбияләргә бик хирыс кеше иде шул, мәрхүмә, авыр туфрагы жнңел булсын Ә хәзер кайда ул алай дәртләнеп йөрүләр Яныңда якын кешең, эч-сереңне бушатырлык җан булмау авыр икән ул
Кышка кергәч, карт бераз тынычлана, ялгызлыгына күнегә төште Аяз көннәрне урамнарны урап кайта, үзе кебек ялгыз картлар белән танышып китеп, сөйләшеп йөри, вакытын шулай үткәрә иде
Бер заман кояш югарырак күтәрелә башлады, кар да, пыяла сипкән дәй, жемелди, күзләрне камаштыра Бу — яз галәмәте иде Күп тә үт мәде. түбә кырыйларында сөңге очыдай бозлар хасил булды, карның төсе үзгәрде, чәрдәкләнеп эри башлады
Борынына яз исе килеп кергәч, картның да күңеле кузгалды, ул хә- <ер табигатьнең тизрәк көч жыюын, гөрләвекләр шаулавын, сулар агу ын. бозлар китүен һәм дачасында кабат җир ачылуын көтә иде Ә көн нәрдән бер көнне, дачасына барып кечкенә капканы төртеп ачса, кар шысына карчыгы килеп басар төсле тоела башлады картка Ул үзе моның хыялый бер уй гына икәнен дә аңлый, үз үзен әрләп тә карый, әмма тегесе барыбер үзенекен итә. бимазалапмы бимазалый Көн саен котыр 1ЫП, ымсындырып торган өмет бик рәхимле, бик юмарт -кояшлы бер нртәне аерата көчәеп китте, һәм карт, түземен җуеп, электричкага \ <ырды да бакчасына китеп барды Ләкин анда карчыгы көтеп утырмый иде. әлбәттә, җир дә кардан ачылмаган иде әле. Ул өен бер әйләнеп чыкты да, эчкә кереп тормыйча гына бераз бусагада утыргач, кире кай 1ЫП китте Шуның-белән йөрәге азрак басылгандай булды.
Яңадан ул бирегә карлар эреп бетеп, җирләр тәмам ачылгач кына килде Беренче көнне арлы-бирле йөренеп, эшкә керешкән күрше күлән нең хәл-әхвәлен сорашып, язның шифалы кояшында сөякләрен җылы тып уздырды Күңеле тулы уй иде картның һәм алар әллә ни куанычлы түгел иде
Ничә уйласа да һаман саен бер нәтиҗәгә килә иде ул: шушы бакча ди-ди дөнья куйды түгелме соң карчыгы? Бик эшчән, тырыш хатын иде шул мәрхүмә. Эш дигәндә үзенә авырлык килер дип тормый, кул кушырып утыра белми иде. Нәкъ менә карчыгының тырышлыгы, булганлыгы аркасында бердәнбер кызлары ялкаулыкка, анасына салынырга өйрәнеп үсте дә. Ниемә кирәк иде аңа шушы тикле әйбер утырту, иртә таңнан кояш батканчыга хәтле түтәлләр арасында йөрү... Шулай эштән чыкҮы карчыгы, тыңламады картының сүзен, саклый белмәде үзен. Элегрәк, әле шәһәргә күчеп килгәнче, кичке ашка утыргач: «И-и, нигә җитә икән шушы кичләр, күпме эшкә өлгерер идем», — ди торган иде. Әйе, яшерен-батырын түгел, уңды ул хатыннан. Гомер буе ир итеп, зур- лап-хөрмәтләп тотты аны карчыгы. Кечкенә бала кебек карый иде ул аны «Ирләр бит алар бала-чага төсле, бер генә дә үзләрен кайгырта белмиләр», — ди торган иде.
Күп уйланды карт ул көнне, төрле яклап уйлады һәм, төпле бер фикергә килеп, йокларга ятты. Иртәгесен шәһәргә китеп барды һәм бакчага кич җиткәч кенә әйләнеп кайтты. Сумкасында азык-төлектән башка тагын ниндидер пакетлар да бар иде.
Беренче эш итеп ул менә ике ел инде корып, каерысына хәтле куба башлаган алмагачларны кисәргә булды. Пычкы белән берәм-берәм кисеп аударды да. утынга турады, өй артына алып барып өйде. Алмагачлары шактый иде. моңарчы ул аларны. күршеләр киңәше буенча, алынып китмәсләрме дип. кисмичә тотты. Юк. Теге суыклардан соң алынмадылар алмагачлар. Дөрес, бер-икесе төптән ботак җибәрде җибәрүен, ләкин кыргый алма бирәчәк ботаклар иде алары.
Берничә көне шулай алмагачлар белән маташып үтте, аннан ул бакчаны җыештырды, чүп-чарны, коры яфракларны яндырды, һәм үз җаена казырга тотынды. Кыймылдый торгач, атна-ун көн үткәнне сизми дә калды Аның хәзер, көннәр җылынгач, шәһәрдәге буш һәм салкынча квартирына кайтасы килми иде. Азык-төлеккә дип бер әйләнә дә, бар вакытын бакчасында үткәрә. Дөресен генә әйткәндә, алмагачларны бетергәч. бакчаның хәзер бакча диярлеге дә бетте. Өй артында бер-ике төп чия белән рәшәткә кырыйлап утыртылган карлыганнар гына утырып калды. Уртада — еллар буе тиресли-тиресли карга канаты шикел- легә әйләнгән кап-кара җир.
Бер көнне карт, шәһәрдән алып кайткан теге пакетларны ачып, аннан килеп чыккан орлыкларны зуррак бер тартмага бушатты да. казып- тырмалап күпертелгән җир өстенә айкана-селтәнә чәчеп йөрде.
Бу аяз көнне карт үзен ниндидер чикне үткәндәй хис итте. Борынгыча селтәнеп орлык чәчкән бу көнне ул гүяки таныш бер ил туфрагына аяк басты һәм аның юллары буенча китте Эчкәрәк үткән саен ил аңа ачыла барды. Бу ил — аның үткәне иде. Хатирәләргә ул хәзер ешрак бирелә, узган гомеренә ешрак әйләнеп кайта, тирәнгәрәк үгеп керә иде. Шуннан җанына азык, күңеленә дәва таба иде карт. Гомерне яңадан кичереп утырулар аңа билгеле бер ләззәт бирә иде.
Бер көнне өйлә җитәрәк — ял көн иде. ахрысы, чөнки карт хәзер, хаҗәте калмагач, нинди көн икәнне анык кына белеп тә бетерми иде, елмаеп, юантык-таза гәүдәсе белән уфылдап, бакчага кызы килеп керде Карт баскан саен авышып йөдәткән бусага тактасына кадак сугып ята иде. Тавыш ишетеп борылып караса, кызы басып тора.
— Исәнме, әти, — диде кызы, кулындагы хуҗалык сумкасын җиргә куеп. — Ярый әле монда икәнсең. Мин сезгә кергән идем дә, бикле бул гач, туры бакчага килдем.
Менә шәп булган, — диде карт, инде байтактан күзгә күренмә
гән кызы килеп чыгуга сөенеп, һәм эшен бер читкә куйды да казылган бакчага карап торган кызын өйгә чакырды.
Верандага керделәр. Кызы, сөйләнә-сөйләнә, алып килгән күчтәнәчләрен бушатты, карт исә, күңеле булып, плитәгә чәйнек куеп җибәрде, табын хәзерләргә кереште.
Бераздан чәй дә өлгереп җитте. Өстәл янына утырдылар Кызы өй ♦ хәлләрен сөйләде, иреннән зарланып алды, аннан бакча турында сүз т чыгып, сорап куйды: х
- Алмагачларны кискәнсең икән, әти
- Ис шул. кызым, кистем. /Хлынып китмәделәр бит
Яхшы иткәнсен. Барыбер файдасы юк. Урын алып кына торалар Ь Кызы тәрәзә аша бер мәл бакчага карап торды
- Бакча хәзер ничектер киңәеп калган шикелле. - диде
Ие-ие, — диде карт, кинәт җанланып. - - алмагачлар булмагач. * ачылып, зураеп китте бакча
Ярар. әти. кайгырма Җир тик ятмас. Нишләргә икәнен белер i без. диде кызы һәм шул чакны нидер искәреп, кабат бакчага карап алды, аннан әтисенә борылды: — Карале, әти. күрми дә торам, никто- 3 рияләрнг. бетергәнсең ич1 - Аптырап әтисенә төбәлде Җавап көтте - Карт дәшмәгәч, чыдары бетеп, үзе сорады Яңаларын утыртырга уй * ладЫи мәллә?
Юк. кызым, моннан соң утыртмабыз ахры, викторияне диде. - Ничек? - Кызы, нидер сизенгәндәй, әтисенә төбәлде
Карт уңайсызланып алдындагы чынаягына иелде, күзләрен яшерде Хәзер әниең дә юк. авырга килер, дим Килмәс, әти. килмәс, үзебез булышырбыз Юк. кызым, көчләмә инде син
Кызы тагып да аптырый төште һәм. кыза башлап, һөжүмгә күчте
— Ә нишләп ятмакчы буласың ул бакчада? Әллә суган белән кишердән кайнатырбызмы вареньеларны?
Яшь хатын җәелгән түшендә ачу кабаруын сиздерерлек итеп әйтте сүзен. Ул әтисенең әйткәненнән кайтучы түгеллеген белә иде
И-и, әти. үзең дә уйлап чыгарасын Их, әни исән булса, кайнатыр иле хәзер эшне! Синең шикелле тик ятмас иде
Хәтере калды картның бу сүзләргә Атна ун көн эчендә күпме эш әйләндереп ташлады, берүзе бакчаны казыды, нинди юан алмагачларны кисте Ә кызы ни дип тора? Карт кызының ачулы күзләренә, тур спЙГан иреннәренә, ят булып тоелган йөзенә карап алды да. авыр су лап. өстәл яныннан торып ук китте Нәкъ менә сезнең өчен тырышып китеп барды да бит анаң, димәкче иде ул. әмма тыелып калды. Әйтәсе сүзе тышка авыр көрсенү булып кына чыкты
Карт ишек яңагына килеп сөялде, бер мәлне кояшлы бакчага карап торгач:
Чоннан сон мине, тегене чәчик, моны утыртыйк дип. аптырата сы булма Эшләргә барыбер киләсегез юк Барысы да минем өстә ка чачак Мин үземә кирәген чәчтем. — диде.
Ни чәчтең тагын?
Печән! диде ул. үзе өчен күптән хәл ителгән, күптән уйланыл .1нын ярып салып, һәм бусагадан тышка атлады
Өй эченнән байтак вакыт кызының ярсып кычкыруы, әллә ниләр әй тел әтисен әрләве ишетелеп торды Ә бераздан карт анЫң кызарынып бүртенеп бакчадан чыгып баруын күреп калды
Күк күкрәп, җылы яңгырлар янып үтте. Җнр яңарып сулыш алды. Картның бакчасында, ужым тишелгәндәй, бихисап яшел энәләр күренде Хлар әле шул кадәр кечкенәләр, зәгыйфьләр, үсеп китүләренә дә ыша
насы килми иде. Әмма көн үткән саен алар зурая, куера, ныгый бардылар. буй җибәрделәр. Менә өсләреннән инде аксыл-яшел дулкыннар йөгереп уза. җил борггланып юнәлешен үзгәртсә, үлән тирбәлә, төрле бизәкләр хас <л була. Тэсе, төсе бик тә матур иде тишелеп чыккан яшел үләннең. Үзе әйтеп бе-ергесез чиста, ниндидер күзләрне иркәли торган назлы иде ул. Шушы ләннәр тирбәлүе бусагада утырган картның җанына әллә нтди ял. сихәт бирә иде. Уйлары белән ул әллә кайларда йөри, томане ар эченд. калган ерак елларны урап кайта Шунысы гаҗәп. болай утырганда исенә һаман якты хатирәләр генә килә иде аның Тормыш булгач, төрле хәлләр башыннан кичте югыйсә. Ә күңелендә менә яктылары гына калган.. Димәк, берәүгә дә ачу сакламаган ул. көнләшеп. үчләшеп яшәмәгән. Кулыннан ни килсә, шуны эшләгән, эшенә күрә ашын ашаган, кеше өлешенә кул сузмаган. Шуңа күрә карт көнен- 1ә күңелен берни дә тырнамый, вөҗданы тыныч.
Эх. менә кызы гына ул дигәнчә булып чыкмады
Дулкынланып утырган үләннәр буын чыгарды, ныгыды, айканып чабарлык печәнгә әверелделәр. Гаҗәп хәл: баштарак кайсы ачыктан-ачык көлеп, кайсы җирне әрәм итмәскә үгетләп йөргән күршеләр, үз бакчаларында эшне бетереп ял иткән сәгатьләрендә, карт янына килеп утыра. хәл-әхвәл сораша торган булып киттеләр. Үзләренең казык кагарлык та буш җир калдырмый файдаланылган бакчаларына караганда күпереп үскән ямь-яшел печән белән хозурланып утыру аларга да рәхәтрәк иде булса кирәк. Карт моны бик хуп күрде, сөенде, шулай булыр дип көткән иде. Янына берәрсе килеп утырганда, нилектән икәнен узе- 1енә белеп, мыек астыннан сизелер-сизслмәс кенә елмая иде Кызы соң гы сөйләшүдән соң бөтенләй күренмәс булды. Әтисеннән тагын'да суы пуы. ерагаюыдыр, мөгаен Ә болай кеше белән утырганда үзен ялгыз тоймый иде карт
Кайвакыт эскәмиягә җыелганнар арасында кызык кына сүзләр дә чыгып куя иде.
Бер көнне, үзе шикелле куна-төнә бакчада яшәп яткан күршесе Шәп хи белән картларча мыдыр-мыдыр сөйләшеп утырганда, яннарына Рафаэль килеп утырды Ул да күрше. Җәйләрен бакчада яшәргә тырыша, эшенә электричка белән йөри Менә бүген дә. эшеннән туры бакчага кайтып ашап-эчкәч. һава алыштырырга дип өеннән чыкты һәм. эскәмиядә картларны күреп, яннарына килеп утырды.
Хәл-әхвәл сорашып, мондый очракта әйтелә торган сүзләр әйтелгәч, алар беравык тынып калдылар Өчесе дә күпереп үскән печәнгә күз салгалап, кичке тынлыкны бизәп яңгыраган чикерткә тавышын, ара-ти рә тимер юлдан ишетелгән рельслар гүләвен тыңлап, поезд юлының теге ягындагы картайган кояшка карап утырдылар Шул вакыт әле генә килеп туктаган Рафаэль, көндезге шәһәрдән, аның ыгы-зыгысыннан, бөркү урамнарыннан котылуына шатланып булса кирәк:
Рәхәт монда. дип куйды һәм ачык изүеннән күренеп торган йонлач күкрәген уып алды.
— Әйтмә, энекәш. — дип алып китте Шәйхи карт. — шәһәр кешесе җәйләрен хәзер бакчада ятып үткәрә инде. Башка чарасы калмады
— Чыннан да. җәен шәһәрдә яшәүләре бигрәк авырайды соңгы елларны. — диде хужа да, сүзгә кушылып — Бәлки шуңа күрәдер һәрбер кеше бакча алырга, алачык төзеп, җәен шунда үткәрергә тырыша
Дөрес. Соңгы ун-унбиш елны бакчалар бигрәк ишәеп Китте диде Шәйхи карт — Элегрәк, без яшьрәк чакта, кирәге юк шикелле иде.
— Элегрәк аның шәһәре дә бүтәнчә иде шул. Урамнары, йортлары хәзергедәй кайтышрак булса да. тынычлыгың зур иде. — Хуҗа күкрәк кесәсеннән портсигарын чыгарды да сигарет алды. - Ә хәзер өйгә кай-
тын тәрәзәне ачарлык түгел Ул тавыш, ул тузан. . һәм ул. сөйләп торуның кирәге юк дигәнне аңлатып, кулын гына селтәде
Ә һавасы, һавасы. дип элеп алды Шәйхи карт. Машина исен инде әйткән дә юк Лның заводлары да үтә хнтриләнеп китте.. Ял көн җиттеме, атна буе җыйган газларын чыгара башлыйлар Ярый ла көне җилле туры килсә, һавада тик асылынып тора ♦
Газ дигәннән... кайбер урамнарда хәзер завод чыгарган - истән агачлар ук корый дип сөйлиләр. Әле дә ничек чыдый бу кеше 3 дигәнең, ә? <
Карт сигарет киертелгән мундштугын авызына капты да уг _ кабы зды. ’ а
Табигатьнең тәмам көе китте Нинди афәт бу? Болай барса, бел- о мим ничек кенә булып бетәр
Шәйхи карт хуҗаның сүзен җөпләп башын чайкады һәм сүзгә ку- ♦ шылмый гына тыңлап утырган Рафаэльгә борылып =
Син. энекәш менә укымышлы кеше Студентлар укытасың Бәл ки син әйтерсең, кая бара бу дөнья?
Рафаэль дигәннәре кырык яшьләр тирәсендәге чәче коела башлаган 9 күзлекле адәм иде Ул тыйнак кына елмайды да. күзлеген баш барма- s
■ ы белән кашына шудыртып
Моның ише сүзләрне хәзер еш ишетергә туры килә. дип куй £ >1Ы Менә әле лә сезне тыңлап уйланып утырдым Нигә соңгы еллар о
ил бу хакта бик еш ишетергә туры.килә? Нигә бу мәсьәлә көн тәртн “ бенә калкып чыкты? Чыннан да. бу турыда хәзер бнк күпләр уйлан?, фән дөньясында да бу хакта күп язалар хәзер
Рафаэль тукталып бер мәлне тимер юл буенда тезелешкән тополь ләр челтәре аша чәрдәкләнеп күренгән шәфәкъ кызыллыгына, күктәге чаурыйсыман алсу болытларга карап торды һәм сүзен дәвам итте
Ярар, еракка китмичә генә башта менә үзегез телгә алган дача лар. бакчалар мәсьәләсенә тукталыйк Нигә соңгы елларда бакчалар күбәйде? Нигә һәрбер кеше, җәен инде әйткән дә юк. хәтта кыш көннәрендә дә шәһәрдән качарга, берничә сәгать кенә булса да табигать ко-
■ агында булырга тырыша Тирәнрәк уйласаң, дача дигәнең ул заман китереп чыгарган нәрсә, икенче төрле итеп әйткәндә мин табигатьтән көчле, мин аның хуҗасы, мни аны буйсындырам, дип шапырынган кешенең җиңелә баруын күрсәтә торган бер фактор Үзегез уйлап кара- низ кеше гасырлар буе тырыша-тырыша прогресска омтылды, яңадан яңа җирләр ачты, ул җирләргә зур-зур шәһәрләр корды, шәһәрләрдә ыводлар төзеде, табигатьнең бихисап серләрен ачты Аның хыялы җир йөзен гөлбакча итү иде. үзенә матур, уңайлы, рәхәт тормыш төзу иде Ә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты соң? Кеше үзе сулый торган һаваны бозды, елга-суларны пычратты, бнк күбесен корытты, бнк куп ур-маннарны кырды, тереклек ияләрен юк итте Кеше гасырлар һәм гасыр лар дәвамында бүгенге көн ихтыяҗлары белән яшәп килде, алга карый белмәде, кылган эшләренең нәрсәгә кнтерәсен уйламады һәм менә бу тенге көнне кешегә үзе төзегән зур шәһәрләрдә һава җнтмн. анда ту i.iH, ypaMia чыкса, колагын ярып, янәшәсеннән зур-зур машиналар уза Үзе төзегән шәһәрдә яшәү авыр аңа хәзер, елдан-ел йөрәк һәм нерв авырулары белән җәфаланучылар саны ишәя, һәм бу авыруларны хәзер «гасыр китереп чыгарган авырулар» дип атыйлар Анасы табигать rail бик тә ераклашты кеше Шәһәр кешесенең дачада качып ятуы ул анык буйсындырырга тырышып караган табнгать-ана каршысына ки леп тезләнүе, анын кочагында аз гына булса да ял итеп. көч җыеп, как таган нервларын, сәламәтлеген ныгытырга омтылуы түгелме’-*
Рафаэль артык мавыгып китүен, үзенең студентлар алдында түгел леген сизеп булса кирәк, туктап калды Кабат борын очына шуыша башлаган күзлеген төзәтеп куйды Картлар да. яшь галимнең сүзләре
тәэсирендә ахрысы, тың гына.утыра бирделәр Берәү дә сүз катарга ашыкмады Тынлыкта чикерткә черелдәде, колак төбендә озынборын безелдәде. Күп тә үтмәде, тимер юлдан электричка сызгырып узды һәм бер мәлне ераклаша барган рельслар гүләве ишетелеп торды Шул ва кыт хужа кеше, онытылып мундштугында сүнгән сигаретын капшап карады да, телгә килде:
— Сине тынлаганда, энекәш, мин яшьлегем узган авылымны күздән кичереп утырдым әле, — диде ул. — Безнең авылда Күл буе дигән жир бар Мин балачакта анда чыннан да жикән камышлы шактый ти рән күл бар иде. Шунда әтиләрнең ат коендырып, балык сөзеп, чиләк- чиләк кәрәкә тотканнары хәтердә калган Әтинең сөйләве буенча, әлеге күлдә аның әтисе дә (минем бабай) ат коендырган, балык сөзгән. Димәк. элегрәк табигать ул кадәр үк тиз үзгәрмәгән Ә менә хәзер, минем күз алдында диярлек, әлеге күл буйлары бөтенләй бетте Исеме генә күл буе аның хәзер Күл үзе күптән юк. Ләм басты, кипте, тигезләнде ул турлар. . Тирә-юньдәге тугайларны сөреп, бер-нке ел файдаландылар да ташладылар Хәзер анда алабута котыра
Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәнең җиргә иңгән караңгылыкта эри ба рып, шәфәкъ баткан офык читенең'дә шәмәхә төскә авышкан шушы мизгелендә картның тавышы аерата ачынулы яңгырады Ул, сүнгән сигаретын аяк астыңа ташлап, мундштугын кулына кысты да. үзен борчыган бөтен нәрсәләргә берьюлы жавап алырга өметләнгәндәй, сорау бирде:
— Әйт әле, энекәш, нигә бу кадәр кадерсезлиләр бу җирне? Нигә болай тиз үзгәрә бу табигать дигәнең? Нигә сакламыйлар аны?
— Мин генә хәл итә торган мәсьәлә булса. — диде Рафаэль, көрсенеп. — ул көн тәртибендә дә тормас иде. Бу бит хәзер кешелек алдында торган мәсьәләләрнең дә мәсьәләсе Галимнәр дә. дәүләт кешеләре дә бу хакта нык уйлыйлар. Кыска гына итеп әйткәндә шул кеше зат маннар үтү белән биологик яктан әллә ни үзгәреш кичерми, әмма актив рәвештә үзе яшәгән тирәлекне;, мохитны үзгәртә. Элек бит ул ничек булган әйләнә-тирә кичергән бу үзгәрешләр ничәшәр буын гомеренә туры килгән, шуңа күрә артык сизелмәгән дә. Ә хәзер исә, техниканың үсүе сәбәпле, бу процесс бик тә көчәйде, бер кеше гомерендә дә күпме яңалык, үзгәреш була Кешенең психикасына көч килә. Кеше барысын ла аңлап, үзләштереп бетерә алмый.
— Ярамый бит болай Чиге булырмы соң моның? — диде карт,
— Булыр. Булырга тиеш. Моңа кадәр дә. алдына берәр проблема килеп басканда, кешелек әмәлен таба килде. Бу юлы да табар дип ышанырга кирәк Галимнәр инде моның киләчәк өчен никадәр куркыныч икәнен аңладылар Биосфераны саклауның төрле юлларын эзлиләр. Ә менә производство өлкәсендә әлегә эшләр элеккечә бара Алар һаман да бүгенге көн хаҗәтләре белән яши. һаман план куалар
— Соң булмасмы сон?
Рафаэль жавап бирмәде Аягына торып басты да, утырып оеган бу-ыннарын язгандай, хәрәкәтләнеп алды, аннан, биленә таянып күккә карады. Күктә исә һаман үзгәреп, һаман яралып торган тормыш мисалында дәһшәтле бушлыкка сибелгән йолдызлар кабынган иде. Рафаэль, бер мәл җемелдәгән шул нокталарны күзәтте һәм. сәер елмаеп: ’
— Кеше дигәнең ахыр чиктә акылга утырыр, андый акылсызлыкны
эшләмәс дип уйлыйм, — диде. Аннан борылып, үз бакчасына таба китте. •
Картлар исә. эскәмиягә кадаклангандай, утырып калдылар
Яшь чагында ярты гомере шәһәрдә үтәр дип уена да килми иде картның. Әмма язмышның кая борыласын алдан күреп булмый икән
Линары шунысы да бар: авыл җиренең тәмен татыган, анда к\пмедер 1ир түккән кеше гомер буе шәһәргә ияләшә алмый икән ул. күңеленең кайсыдыр чите өзелеп авылда калган була, һаман аны сагына, ана тар тыла икән..
|<арт та менә, шәһәргә күчкәч, яңабаштан тормыш та төзеде, татуда яшәделәр, ләкин барыбер вакыты-вакыты белән яшьлеген, егет чак- ♦ ларын, өйләнеп кеше арасына кергән авылын юксына иде Ә карчыгы г менә шәһәргә бик тиз ияләшеп китте, барысын да юнәтергә, кешедән ка 1 лышмаска тырышты Әлеге бакча дигәнең дә ул үгетли торгач кына g булдырылган нәрсә. Дөрес, бакчада карчыгы арттырыбрак җибәрә иде. 2 монда Ла күрше-күләннән калышмаска, кешедә ни булса, үзендә дә ба- = рысын булдырырга тырышты. Картның сүзен тыңламады, үзенә авыр ~ лык килсә килде, ләкин йөзенә кызыллык китермәде карчыгы Андый " зат түгел иде шул, мәрхүмә, урыны йомшак булсын *
Ә печән чәчеп яхшы итте әле ул. Җитәр җирнең җелеген суырырга = Бирәсен бирде инде ул, карт үзе исәнендә бераз ял итеп, тын алсын җиркәй, күкрәгендә үскән печәннең салмак кына тибрәнүеннән иркәлән- 2 сен әле бер Аннан соң кемнәр кулына калыр бит .
Әнә. күрше бакчаларны гына күр син Их, гомере буе сөймәде шул = һәр нәрсәдән файда эзләүчеләрне! Бәлки аларга үч игеп чәчкәндер дә ' әле бу печәнне. Көлсеннәр, көлә бирсеннәр Килеп утыралар бит анын - эскәмиясенә, помидор казыкларына төбәлеп утыру түгел бит ул Карт ‘ ка шунысы да җиткән
Ничек кенә тартып-сузып йөрмәсен печән чабуны карт, ул көн барыбер килеп җитте, печән каерып чабарлык булып өлгереп җитеште Җил дә дулкынланып уйнаган печәнгә сокланып утыру кебек үк бу эшнең дә карт өчен үз мәгънәсе, үз ләззәте бар иде
Чабарга тәгаенләгәч, ул каравылчыдан чалгы сорап алды, аны үзе нә яраклаштырып көйләде, чөйләрен какты, тимер-томыр әрҗәсеннән өч кырлы игәү табып кыргыч ясады һәм. ашыкмыйча гына чалгысын кырып, чөен суга батырды да, эшне иртәгедән башларга ниятләп, чал илга ул көнне кагылмады
Иртәгесен карт, кояшның беренче нурлары агач башларына, юеш түбәләргә кагылып узганда ук. уянып китте һава тып-тын аяз иде Чыклы печән тагын да куерып, калынаеп күренә, парланган пыяладай аксылланып утыра
Карт, йокыга талган дачаларның тынычлыгын бозып, беренче тап кыр чалгысын янаганда, кояш ннде бераз күтәрелгән, бакчанын тег< башындагы печән, өстендә асылташлар сибелгәндәй, җемелдәп-җемел дәп куя иде
Чалгысын янап бетергәч, бер мәлне карт, нәрсәнедер исенә төшер гәндәй. чабасы печәненә, аяз күккә, тын иртәгә карап торды, аннан учы па төкерде дә, үзенә генә билгеле борынгы сүзләр пышылдап, күкрәк киереп ’селтәп җибәрде Җанга рәхәт чалгы тавышы ишетелде, серле ген печән ауды, икенче селтәнүдә, яшкелт сызык булып, чалгы аегында чиста җир ачылды Картның байтак еллар ннде кулына чалгы тотка ны юк иде, әмма онытылмаган икән әле печән чабулары! Аның хәрә кәтләре элеккегечә төгәл, салмак, һәр мускулы чалгыны тоеп бара Күңелен иркәләүче көйгә бирелеп, селтәнде дә селтәнде карт Селтәнгән саен чалгы танышы аның йөрәгенә сихәт өсти, тәне кызганнан кыза, торган саен җиңеләя, бүртенгән тамырларында көч куәт арта, күлмәк кә бәреп чыккан тир еллар авырлыгыннан арындыра бара һәм күңелен лә дә нидер үсә. яңара, җанланганнан-җанлана иде Хәзер аның уйла ры. бу печәнне чәчкән язгы көндәге шикелле әллә кайларда йөри, еллар гөманыннан онытылган күренешләр, төрле йөзләр калкып чыга, һәм алар, бүген генә булгандай, күз алдына килеп баса Менә алтын йөгер (елгән кырлар буенча лобоггрейкәлар тартып атлар йөри лобогрейка
ларның берсендә, кулына агач сәнәк тотып, карт үзе (ул вакытта әле яңа өйләнгән егет) утыраһәак яулыгын артка бәйләгән карчыгы (улчакта әле яшь килен) хатыннар белән бөгелә-сыгыла көлтә бәйли.. Ул кырларны икенче күренешләр алыштыра. Менә алар болында, аркан белән урап, чүмәлә тарттыралар Кипкән печән исе борыннарны кытыклый, талгын жил исә. хуш исне болынга тарата Күренешләр алышына тора, үткән гомер әле бер тәрәзәсен, әле икенчесен ачып юата картны Картның күз тирәләрендә елмаю туа Һәм йөзенә тарала.
Тукталып хәл алган чакта бакчасы кырыеннан үтеп баручы, кепка кигән ирне күреп алды карт. Теге ир дә. картның ни белән шөгыльләнүенә гаҗәпсенеп булса кирәк, башта адымнарын акрынайтты, аннан бөтенләй туктап, әле чабылган печәнгә, әле чалгы сабына таянган карт ка карап торды да дәшми-нитми китеп барды Бераз киткәч, тагын бо рылып карады. Ирнең йөзе картка таныш кебек тоелды. Кайдадыр күр гәне бар иде, ахрысы.
Ул көн шулай печән чабу белән узды. Иртәгесен дә карт күтәренке күңел белән торды. Кичәге эштән тәне генә азрак сызлагандай итә иде Кояш бераз күтәрелеп, төнге чык кипшенгәч, бакча тутырып кичә чапкан печәнен таратып салды ул. аннан эскәмиясенә килеп ял итәргә утырды Үзенең кечкенә печәнлегендә барысын да яңадан татып карый сы. тирләп эшлисе, кибеп яткан печәнне кузгатканда башны әйләндерә торган хуш исне, шифалы Һаваны күкрәк тулганчы эчкә аласы, шушы эшләр белән мавыгып, үзенең картлыгын онытып торасы Һәм картлык алып килгән ялгызлыгыннан, сагышлы уйларыннан бер кадәргә арынып яшисе килә иде аның. '
Кичләрен эскәмиягә тагын күршеләр килеп утыргалый иде. Печән исе тарта иде аларны. Картның сәер гамәлләренә инде күнеккән■ булкалар да. дачада печән чабып киптерү алар өчен үзенә күрә бер тамаша иде. ахрысы. •
Бер көнне өйлә житәрәк. калдык-постык такталардан, чыбык-чабык тан бакча уртасында куыш оештырып, өстен шытырдап торган печән белән ябып ятканда, кечкенә капканы төртеп ачып, карт янына бер ир килеп керде. Текәлебрәк караса, бу теге узып барышлый тукталып, картның печән чабуын карап торган кепкалы кеше икән. Сәлам бирештеләр. Ир кеше яртылаш ябылган шалашка күз ташлап.
— Кызыксынып керүем иде. — диде. — Бер көнне сезнең печән ча бып ятканны күреп узгач, моңа мәйтәм, печәннең кирәге барыбер шул кадәр генә, сатмас микән, кереп белешим әле. мәйтәм. Ир сынап картка төбәлде. •
— Юк шул. - диде карт — Печән сатлык түгел Үземә кирәк.
Әллә берәрсенә ышандырып куйган идегезме? — диде ир. үзенекен итен Картка ул ышанмый иде. - Алай булса, мин кыйбатрак та бирә алам
Юк. туган, ышандырган кешем юк. Сатмыйм. Ачуланма
Ир үзенә печән эләкмәсен сизенде, әмма сатмауның сәбәбен бе- 1гп китәсе килде аның Һәм читләтеп ачыкларга кереште
Бу дачаларда шәһәрнекеләр торадыр бит? — диде ул сак кына
Карт «әйе» дип баш какты һәм. сүзне беткәнгә санап, кулына сәнә TH алды. Ә ир кеше, атка каныккан кигәвендәй, аның саен төпченүен ивам итте
- Димәк, сезнең дә асрар терлегегез юктыр, шәһәрдә кайда асрый - ын аны Соң ниемә кирәк сезгә печән? Бәлки сатарсыз? Анын та вышы кинәт бер-ике баскычка түбән төште
Юк. туган, үземә кирәк печән Күңелеңә а в pip алма.
Ирнең кәефе кырылды, ул картның куыш өстен ябуын өнәмичә к\зә теп торды да нигәдер кепкасын салып кабат башына киде Ир кеше
картка 6v юлы да ничектер таныш шикелле күренде Кайдадыр күргәне дә бар кебек, кайда икәнен әйтә генә алмый
Килешеп булмады инде алайса, — диде ир. кулын селтәп — Пе- чәй шәп, болай әрәм-шәрәм генә булып бетәчәк. Юкка сатмыйсыз һәм ул, теләр-теләмәс атлап, кечкенә капкага таба китте Капканы ябарга дип артына борылганда, картнын зиһене кинәт ачылып китте һәм кылт итеп исенә төште: бу кешенен ул дачалар артында! ы авыл кибетенә ипигә барганда бер ишегалдына мотоциклын кертеп ятканын күреп калган икән
Сизелми дә үтел китте картнын бу жәе Җылы һәм аяз төннәрне ул. астына коры печән түшәп, шалашында куна иде Кайчакларда төн урталарында уянып китә дә. куышыннан чыгып, күктәге эре йолдызларга карап тора, аннан тәмәкесен кабыза Мондый чакларны картның күңе- 1СИДӘ төнге тынлык кебек талгын хисләр тирбәлә, гүя ул инде дөньяда башкарасы бөтен эшен тәмамлаган да. ниндидер икенче сыйфатка күчкән һәм бу сыйфатында аяк астындагы ташларга, үсеп утырган үлән нәргә, агачларга, хәтта күктәге йолдызларга да якынрак тора Кеше гомере, дип уйлый иде ул үзенчә, йолдызлар гомере белән чагыштырып карасан, бер мизгел генә бит, югыйсә Ә шул мизгел эчендә дә кешегә күпме күрергә, күпме татырга язган Кеше дигәнең табигатьнең бәхетле затларыннандыр. ахры
Ә бер төнне, гадәтенчә уянып китеп шалаш янында басып торганда, кайчандыр колагына кереп калган «Озак һәм тату гомер иткән кеше- 1әрпең бСрсс дөньядан китсә, икенчесе дә күп тормый, имеш», дигән сүзләр хәтеренә килде. Ләкин карт моны бик тыныч кабул итте. Аның өчен ул сулыш алу кебек табигый иде
Карт, урыныннан торып, сумкасын кулына алды да капкага юнәл де. Аны шыгырдатып япкач, такта өенә, бакча уртасындагы ак түбәтәй кигән печән чүмәләсенә тагын бер күз салды «Исән-сау кышларны чыгып, кабат монда киләсе, бакчаны күрәсе иде», дип уйлады ул. һәм борылып, әйлонгеч юлдай, дачалар артында торган авыл аша станциягә китте Аның үтешли теге кепкалы ир янына керәсе, алып кит печәнне, миңа барыбер кирәге юк. диясе бар иде