Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таң
Җан тартмаган чит якларда булсын, тау артыннан чыксын, үзәннән, иң бәхетсез көннәремдә булсын — сокланмыйча барыбер түзәлмам: Күтәрелә... Офыкларда кояш! Җиргә таңнар иңеп килә бит! Борчуларым бер чигенеп куяр, сулышларым китәр киңәеп. Күрер күзгә шәфәкъ кына түгел, җанга шәфкать таңның буй-сыны. Шушы таңда бер буйсыну булса, гүзәллеккә бары буйсыну. Көннәреңне вак-төяккә димләп, бутый калса әгәр бүтәннәр, — уйламаган уйларыңны йолкып төшләреңә керер бу таңнар.
Таң — яңару, таңда — яңа дәвам, таңда — җанның кабат балкышы. Шуңа, ахры, шушы ал таңнарга гел таң калып карыйдыр кеше...
Кадер
Кадерлем, дип әйтә алсак иде кадерләрлек һәрбер кешегә. Кешеләрдән күңел җылынып китә, кешеләрдән күңел күшегә. Дан югалса болай үртәлмәмен, мал югалса болай үкенмәм, — җуелып калган һәрбер өмет белән көн җылысы китә бу көннән. Кадерсезнең изге җаны булып әрәм-шәрәм йөри күп байлык. Кешеләргә кадер кимегәндә туа торган иде сукбайлык...
Мин бик беләм: кеше булганнарның һәр кешедә диләр эше бар, — эзәрлекләп түгел, эзләп кенә яши белсен иде кешеләр.
J12
Кадер барда күңел җылынып китә, кадер юкта күңел күшегә. Кадерлем, дип әйтә алсак иде кадерләрлек һәрбер кешегә...
Мәхәббәт
Алдыгызга алсу гелләр җәям, Юлыгызга—яшел аланнар: Мең мәртәбә бәхетледер җирдә Мәхәббәтен таба алганнар. Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы, Тугайлары — һәрчак тургайлы. Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы, Мәхәббәтнең төне — гел айлы. Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса, һәм теләсә синнән бер аклык, — Бу гөнаһлы җирдә яши алган Мәхәббәттә генә гөнаһ юк. Мәхәббәтнең яралавы — дәва: Язмыш җиле үтсә яралап, Тик мәхәббәт саклап кала безне, Тик мәхәббәт кала аралап. Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы, Тугайлары — һәрчак тургайлы. Мәхәббәтнең таңы —гел былбыллы, Мәхәббәтнең төне—гел айлы. Алдыгызга алсу гөлләр җәям, Юлыгызга — яшел үләннәр, — Мең мәртәбә бәхетледер җирдә Мәхәббәтен таба белгәннәр ..
Көн җитми кала — төн керә. Йоклап китәргә күндерә тән.
Үзем генә белей калам, мин бу төннең кодрәтен
Төн җитми кала — таң керә Уйлардан йолкып бүлдерә таң.
Әле ярый җирдә таң бәр. туар өчен кабаттан.
Таң җитми кала — көн керә Мәшәкатьләрен иңдерә
көн.
Кеше үзе белеп торсын, бу көнгә ни кирәген.
Көн җитми кала — төн керә...
Керфек очларын көйдерә төн.
Таңга кадәр ничек саклыйм бу йөрәкнең кодрәтенП