ДАСТАНЧЫЛАР


летцензее төрмәсендәге гильотина белән башлары киселгән биш мең политик тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак.
Биш мең тоЯкын Аларның күбесе — үз фюрерларына һөҗүм ясаган һәм империягә каршы заговорда гаепләнгән немецлар. Зур хәрби чиннар, дәрәҗәләр Яки фашизмның җан дошманнары — немец антифашистлары.
һәм менә шулар арасында -атар халкының унбер улы да килеп керә. Елмаеп
Юлиус Фучикны шушы ук төрмә тирында атканнар .
Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күрәлмаска тиеш булган соң?!
Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә — җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.
«Безнең бик күл язган һәм язарга уйлаган нәрсәләребез үзебез белән бергә китә». Абдулла Алишның тоткынлыктан туганнарына юлланган! соңгы хаты җәлилчеләр- нең иң зур фаҗигасен чагылдыра. Алар үз көрәшләренең нәтиҗәсен күреп һәм
П
аңлап, инде үзләренең җиңүче икәнлекләрен белеп үлгәннәр Мин аларның гомерләре киселүгә караганда да зуррак бер фаҗигаләрен күрәм: « ..кая языйм? — Үзем белән бергә үләләр. М Җәлил*
Шагыйрь эчен язганының үзе белән бергә югалуын күрүдән һәм сизүдән дә авыррак, хәтәррәк фаҗига бар микән? «Мин үзем эчен берни теләмим. Сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз Ул бөтен татар халкына кирәк»,— дип язган Абдулла Алиш. Шагыйрь үзенә дә, Мусага да берни теләми, ул халыкка шагыйрь Мусаны кире кайтарып бирүне таләп итә Ә Җәлил үзе бетен немецлар өчен кирәк булган бер шагыйрьне халыкныкы итәсе килә. « Гейне кайтсын иленә»
Аяныч һәм соклангыч түгелмени: сүзләрен һәм көрәшләрен фашизм бары тик җәзалау белән генә тоткарлый алган унбер тоткынның бишесе — шагыйрь! Хәер, алариың һәркайсыиың гомере — езелг^й җыр, әмма ул унбер гомернең һәркайсы — ахы- рынача җырланып беткән илаһи бер Җыр Көрәш һәм рух гүзәллеге дастанчыларының дастанга тиң җырлары.
Ә биш шагыйрь... Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаеа, Муса Җәлил, Рәхим Саттар Бер халыкның бер вакыт арасында биш шагыйре җәзалану — җир йөзендәге сирәк һәм коточкыч аәхши хәл
Нәрсә соң бу? Ииде борыннарына үз үлемнәре исе керә башлаган җәлладларның элек Сүзне, яэылгаи һем язылачак шаһитларны юк итәргә ашыгумы’ Әллә бу гади очраклылык кына микән?
Юк, җөлилчеләриең тоткынлыктагы беренче көннәреннән башлап, соңгы сулыш- ларынача бер генә очраклык та күрәсем килми Алар арасында бер генә дә очраклы кеше, алар көрәшендә бер генә дә очраклы гамәл, алар иҗатында бер генә дә очраклы сүз юк. Чөнки җәтмәсенә илле миллион корбан эләктергән фашизм үрмәкүче очраклылык түгел Шагыйрьләрнең алмадай матур гомерләренә төшкән кортлар гына очраклы. Ул хаиннәр халкыбыз нәфрәтенең мәңгелек туңлыгында күмелеп калды. Хыянәт мамонтлары
Җәлладлар башта шагыйрьләрне кискән. Алариың шагыйрь икәнлекләрен фашистларның белмәве дә ихтимал. Иң алдан яшерен оешманың җитәкчеләрен юк итәрге ашыкканнар Ә биш шагыйрь — оешманың төп җитәкчеләре. Сугыш чоры татар поэзиясенең фашизм белән көрәш үзәгендә торуы очраклылык мыни? Очраклылык икән, татар әдәбияты әһелләре арасыннан кулына корал тотардай кайсы ир-егет тылда шигырь «генә» язарга калган?! Сугышка кадәрге дормышта бер-берсен белгән әлеге биш шагыйрьне язмыш бу зур планетада фашистлар өненең үзе — Берлинда ни чек очраштырган икән? Табышмак, ләкин җавабы гап-гади—ипи кебек: зур планета^ кан саркып торган бетен яралары белән бергә, анасына сыенган яшь баладай бу биш шагыйрьгә дә сыенган һәм аларның уртак йөрәгенә әйләнгән Һәммә кешеләрнең дә йөрәгендәге теләге, уе, хыялы уртак икән, аларның кайда, ничек очрашуы әһәмиятле мени?
Әгәр Җәлил дәфтәрләре немец фашистлары империясенең сакчы этләре кулына килеп эләксәләр, аларны, тегаен, аерым хөкем карары чыгарып иң зур, иң дәһшәтле крематорийларның берсендә яндырган булырлар идедер «Моабит дәфтәрләре»идо;е шигырьләр — әдәбиятыбызның алмаз ташлары Аларның һәркайсы, һәркайсыиың һәр сүзе килешмәс ике идеология — фашизм белән коммунизм идеологияләренең кискен көрәше үзәгендә иҗат ителгән. Гомумән, Муса Җәлил иҗаты ике чакма ташы бәрелешеннән мәңге сүнмәскә чәчрәп чыккан очкыннар кәлтәсен хәтерләтә Ялкынлатыр эчен ул очкыннарны йомшак мамыкка тидерү хаҗәт түгел — кеше йорәгенә якынайту җитә Җәлил иҗатының бетен донья кешеләре арасында теләктәшлек уятуы, мәхәббәт казануы сере — шунда. Күрәсең шагыйрьнең рухы шул кадәр кысылган, йөрәге нәфрәттән шул кадәр ургыган, каны ачудан шул кадәр кайнаган, җаны сагынудан шул кадәр озгәләнгән,— аның һәр шигыре алмазга әверелгән. Гади генә сүзләр белән язылганнар, югыйсә Тик җир астындагы янартаулар кайнарлыгына һәм басымына килеп эләккәнче, алмазлар да бары тик кара таш — графит кына була лабаса
Алар — ач, хокуксыз есирлөр— үзләрен дошманнан көчлерәк сизгәннәр. Нык алмаз — кол, көчле оснр кол булмас Көчен сизгән әсир көрәшчеге әйләнә Моны тарихка бер мәртәбә Спартак исбатлап күрсәткән. Кешелекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең: моны тагын бер мәртәбә җолилчеләргә до исбатлап иурсәтергә туры килде Фашизм терле халыкларны, төрле милләтләрне үзенең колларына әверелдереп, аларны үзара сугыштырырга, талаштырырга— аларны XX гасыр гладиаторлары итәргә исеп тоткан иде
Җөлилчеләр үлеме — җәлилчеләр үлемсезлөге Бу — Җәлил шигыре һәм аның дүрт шагыйрь дустының тантанасы. Бу — татар һәм бетен совет халкының горурлыгы
Кешелекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең аңа һәр нәрсәне кабат-кабат исбат лап торырга кирәк. Тагын кемнәргә туры килер икән?
! Виктор Хара.
2. Пабло Неруда
3. ?..
—Ө барысына караганда да элегрәк чәчәннәрнең телен кискәннәр Тик анардан тормышны тормыш иткән үлемсез дастаннар калган.

Реклама