Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРКТИКА КИҢЛЕКЛӘРЕНДӘ


ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ
рхангельск диңгез портында 150 дән артык причал бар. Барысы да илебездә иң зурлардан санала. Хәзерге заманның иң эре диңгез корабларын йөзәрләп кабул итә алалар. Мондыйлар дөньяда бик аз. Чакрымнарга сузылган ул причалларга Куба, Германия Федератив Республикасы, АКШ, Англия, һиндстан, Вьетнам... флаглары астында океан суднолары килеп туктый һәм кире китә. Бирегә урман һәм агач материаллары алырга киләләр.
һәр җәйне аннан озак һәм мавыктыргыч сәяхәткә комфортабельле пассажир . теплоходы
Шул теплоходта без Арктикага сәяхәткә чыгабыз. Юлыбыз бик үк гадәти түгел: туган илебезнең төньяк ярлары буйлап үтәсе.
Иң әүвәл шушы катлаулы диңгез юлыннан алып баручы капитан белән танышабыз. Анатолий Анатольевич Окороков ул. Идел егете, Куйбышевта туып үскән. Иллене дә тутырмаган ир уртасы. Капитанның чәчен көмеш сызыклар чуарлый. Моңа бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Иң кыен шартларда утыз еллап инде ул диңгез-океан киңлекләрендә йөзә. Идарә пульты каршысына ул утырган теплоходлар һинд һәм Тын океаннарының җылы суларында да, Ак, Баренц, Карск, Чукот диңгезләренең, Төньяк Боз океанының салкын суларында да булган.
Капитан — дөньяны күп күргән кеше. Туристларны Финляндиягә, Норвегиягә, Даниягә алып барган. Польша һәм Германия портларын да яхшы белә. Берничә тапкыр экваторны үтеп чыга, аның теплоходлары акулалар арасында йөзә, Африка һәм Австралия портларына туктый, Антарктиданың бозлы ярларыннан үтә.
Арктика киңлекләренә юлга чыга.
Мин шушында килдем, боз белән капланган диңгез-океаннар аша кызыклы бер сәфәргә чыгарга булдым.
Төньяк Двина елгасы буйлап барганда Ак диңгез бик якын. Нибары 30 чакрым! Шунлыктан Архангельскины «Арктика капкасы» дип атыйлар. Шәһәр уртасындагы диңгез вокзалында «Татарстан»
дип язылган теплоход та бар. Башка кораблар янында ул аеруча мәһабәт күренә — аккошны хәтерләтә. Күләме дә таңга калырлык. Озынлыгы 100 метрдан артык! Биеклеге — 16 метр, биш катлы йортка тиң!..
— Безнең теплоход — Төньяк диңгезе пассажир флотының флагманы. — дип сөйли ул кораб турында. — 1963 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград судно төзү заводында эшләнгән. Егәрлеге дүрт мең ат көченә тиң. Сәгатенә 30 километрга кадәр юл үтә. Аның каюталарына 250 кеше урнаша ала. Уңайлы бүлмәләрдә һава алышы нып тора.
Пассажирларның туган-тумачалары, күргән-белгәннәре белән сөйләшәселәре килсә, радиотелефон бар. Безнең радист Советлар Союзының теләсә кайсы шәһәре белән элемтәгә керә ала. Туган як- ларыбыздан никадәр ерак булсак та, шәһәр телефоныннан сөйләшкән кебек ачык ишетелә. Сәяхәтчеләр, газеталар укып, дөньядагы иң соңгы вакыйгалар белән хәбәрдар торалар Газета материалларын телетайп аша алабыз.
Теплоходның тагын бер уңайлыгы — мунча. Кнопкага гына басасы. 15 — 20 минуттан мунча 120 — 130 градуска кадәр җылына Теләгән кадәр чабын!
Анатолий Анатольевичның мавыктыргыч әңгәмәсен һәм акчарлаклар җырын тыңлап, Төньяк Двина буйлап Ак диңгезгә килеп чыкканыбызны сизми дә калганбыз.
Уң якта биек-биек дулкыннар арасыннан ком утравы Мудьюг күренгәләп китә. Җәфа чигү һәм үлем атавы ул. Үзе әллә ни зур да түгел. Ак диңгездә йөзгән һәр кеше аны яхшы белә. Ерак юлларга чыгучы, чит илләрдән туган ярларыбызга кайтучы кораблар, аңа сәлам биреп, гудок кычкыртып узалар.
Менә без дә беренче мәртәбә «Татарстан »ның кычкыртуын ишетәбез.
... Теплоходыбыз Мудьюг ярында туктала Мондагы һәр карыш җирне кан сугарган. Чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган урыннар, каравыл каланчалары, җиргә күмелә язган ба раклар — безнең көнгә кадәр утрауның авыр үткәнен саклаучы тел сез шаһитлар.
1918 ел башында Совет властен танырга теләмәгән Антанта җи төкчеләре Европаның бөтен төньяк өлешен яулап алу өчен көч туп лыйлар. Мартта Англия крейсеры Мурманскига десант ташлый. Аның артыннан Франция һәм Америка крейсерлары килә. Июльдә интервентлар Архангельскига таба якынлашалар. Шәһәрнең оборона куәтен ныгыту өчен күп кенә чаралар күрелә. Коммунистларны һәм эшчеләрне хәрби эшкә өйрәтү бащлана. Архангельскими диңгез ягыннан саклауда бердәнбер терәк булган Мудьюг оборонасына аерым игътибар бирелә.
Ләкин көчләр тигез булмый. Атауда туп тавышлары тынгач. Архангельскига юл ачыла. 2 нче августта кичке алтыда шатлыгын нан ни эшләргә белмәгән шәһәр буржуазиясе интервентлар десантын каршылый.
Архангельскига басып керүгә өч атна дигәндә, губерна төрмәсе кулга алынучыларның барысын да сыйдыра алмый башлый. Дошман аларны күпләп шәһәрдә калдырудан да курка. Шунлыктан 1918 елның август ахырында Мудьюгта хәрби әсирләрне тоту өчен берен че концентрация лагере ачалар. Утрауга эләккән кеше тере мәет бу ла, яшәү сәләтен югалта. 23 нче августта бирегә 134 хәрби әсирне китерәләр. «Хәрби әсирләр өчен кагыйдә»не аз гына бозган өчен дә үлем җәзасы бирелә. Эш көне 12 сәгать. Азык-төлекне җан асрар-лык кына биреп, мөмкин кадәр күбрәк эшләтү илбасарларның катгый таләбенә әверелә. Әсирләрне күпләп атып үтерүләр башлана
Беа бер агач баракны карап йөрибез. Ул 100 — 150 кешегә исәп ләп төзелгән булса да, анда 300—350 ләп хәрби әсир тотканнар.
Әсирләргә кул битләр юу урыны да эшләнми. Пычракка, тиргә, кан га баткан киемнәре түзми, чери.
Барак янында лазарет төзелә. Авырулар анда эләгүдән куркалар, баракта үлүне кулайрак саныйлар Лазаретта үлми калган әсирләр аннан аяк куллары өшегән хәлдә чыгалар. Монда тәүлек саен унарлап кеше үлә Концентрация лагерыннан өч матрос качкач шартлар тагын да катгыйлана. Карцер куллана башлыйлар. Тирәнлеге өч метрлы шул чокыр тереләр өчен бозлы кабер була Мудьюг утравында совет кешеләре 13 ай буена җәфа чигә. Интервентлар бөтенләй гаепсез меңнәрчә кешеләрне аталар, газаплап үтерәләр.
Большевиклар монда көрәшне туктатмыйлар. Алар әсирләрнең качуын оештыралар. Алар 1919 елның 15 нче сентябрендә атауда баш күтәрәләр, илле әсир качып китә.
1958 елда утрауда интервенция корбаннары истәлегенә һәйкәл ачыла. Аның итәгендә һәрвакыт чәчәкләр.
... Безнең сәяхәт дәвам итә. Ак диңгездә — ак төннәр! Гаҗәеп матур күренеш. Бөтен тирә-як көмеш сыман ялтырый. Әфлисун төсле кояшны баш турысына элеп куйганнар диярсең. Йолдызлар һәм ай күренми. *
«Татарстан» теплоходы, Ак диңгезнең салкын суларын ярып һәм үзе артыннан көчле дулкыннар калдырып, безне XV гасырга — Соловки монастырена алып килә. Иртәнге томан пәрдәләре аша крепость, әкияттәге кебек, диңгез төбеннән калкып чыккан зиннәтле сарай шикелле күренә.
Соловки — дулкынландыргыч, мәһабәт һәм шул ук вакытта моң-зарлы урын ул. «Соло» карель телендә — «куе урман», саамча «урманлы утрау» дигән мәгънәне аңлата. Исеме җисеменә туры килә. Утраулар урман белән капланган.
1590 — 1593 елларда, рус-швед сугышы барган көннәрдә, диңгездә дошманның җилкәнле көймәләре күренгәли башлый. Монастырьдагы ир-ат хәрби эшкә өйрәтелә. Диңгездән кинәт һөҗүм итү куркынычы монастырьны хәрби гарнизонга әверелдерә. Аның тарихында чиркәүнең бүленүе чоры мөһим вакыйга булып кала. Бу XVII гасыр уртасына туры килә, һавалырак холык-фигыльле һәм фанатик патриарх Никон гыйбадәт кылу китапларына һәм чиркәү йолаларына үзгәрешләр кертә. Руханиларның күбесе Никонга каршы төшә. Моңа кайбер монастырьлар, шул исәптән Соловки монастыре да кушыла. Раскольникларны эзәрлеклиләр. Соловки монастыреңа яңа китаплар китерәләр. Тик монахлар алардагыча гыйбадәт кылудан баш тарталар. Патша Соловкига гаскәрләр җибәрә. Монахлар буйсынмый. Алар таш стеналар эченә кереп бикләнәләр, бирелү турындагы таләпкә җавап итеп, туксан туптан ут ачалар. Монастырьны камап алалар- Шул хәлендә ул сигез елга якын тора. Монастырьны саклауда Степан Разинның бирегә сөрелгән казаклары зур роль уйный. Алар, оборона оештыруны үз кулларына алып, монастырьны сак лыйлар. Хәрби кирәк яраклар һәм азык-төзек кимегәннән-кими бара. Шулай да крепость бирелми. Феоктист атлы бер монахның хыянәте нәтиҗәсендә генә монастырьны патша гаскәрләре яулап ала. Бу вакытта да әле анда 7 — 10 елга җитәрлек иген-икмәк, ике еллык май запасы һ. б. була. Әлеге сатлык җан патша гаскәрләренә таштан эшләнгән яшерен юлны күрсәтә. 1676 елны 22 нче январьда укчылар отряды, шул яшерен юлдан монастырьга кереп, капкаларны ача. Искәрмәстән һөҗүм итүче гаскәрләр баш күтәрүчеләрне кулга алалар. Бәреп керүчеләр ярым йокы хәлендәге арыган каравылны үтереп бетерә. Монастырьны саклаучыларның барысы да диярлек кыс- ■ ка һәм каты сугышта үлә. Исән калган алтмыш кешенең егерме сигезе шул чакта ук, калганнары бераз соңрак җәзалап үтерелә.
1668 1676 еллардагы Соловки восстаниесе, Степан Разинның крестьяннар сугышыннан соң, иң куатлесе була. Восстание ул елларда Солоьки монастыренең зур көчен күрсәтә. Әмма крепость шушы вакыйгадан соң шактый озак аякка баса алмый. Аның куәте һәм көче, байлыгы акрын арта. Моның белән хөкүмәт үзе дә кызыксынып тора Петр I патша монда үзе ике тапкыр килә.
Ак диңгез аша Европа илләренә юл ачылгач, монастырь берничә мәртәбә хәрби куркыныч астында кала һәм Россиянең төньяк дошманы. Швециядән саклануында куәтле крепостька әйләнә. Шушы ва кытта рус патшалары монастырьга тәреләр һәм кыңгыраулар түгел, туплар һәм дары ташыта торган булалар. Крепость буларак, ул авыр сынаулар үтә.
1854 елгы Кырым сугышы чорында инглизләр һөҗүм иткәч, монастырь күп кенә авыр көннәр кичерә, үз диварларының ныклыгын сыный. Монастырьга берничә шәһәрне җимереп ташларлык снаряд ыргыталар. Ул нибары сигез пушка белән коралланган була. Дошман кораблары 70 орудиедән аталар. Монастырьга әллә ни зыян килми, инглизләрнең суднолары берни эшли алмый, хурлыклы рә-вештә кире кайтып китә.
Соловки монастырена күп гасырлар дәвамында каторжниклар сөреп торалар. Ләкин андагы төрмәләр турында Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр бик аз кеше генә белә. Моны руханилар һәм власть сер итен саклый. Иң коточкычы — бер кешелек яшерен камералар Аларга башлыча патша строе дошманнарын, декабристларны ябалар. Тоткыннар төрмәдә 20 — 30 ел һәм аннан да озаграк утыра.
Утрауларның табигате күңелдә зур соклану уята. Бозлар монда Скандинавия ярымутравы ягыннан ике тапкыр һөҗүм итәләр. Бозлар утрауларда зур-зур йомры ташлар калдырып чигенәләр. Алар ташлар тезмәсе булып та. баскыч-баскыч булып та яталар. Атауларда биш йөздән артык күл бар. Күбесе бер-берләре белән тоташкан. Борынгы заманда яшәгән монахлар шул каналлар аша күлдән-күл- гә күчеп йөргәннәр, утрауларга йөк ташыганнар.
Култыклар һәм бухталар илебезнең бу почмагын матурлав һәм бизәп торалар.
Соловкиның яр буе суларында, Ак диңгездә, плантацияләр сыман, су үсемлекләре үсә. Аларны җыеп киптерәләр дә порошок хәленә китереп уалар. Эшкәртелгән су үсемлекләре азык промышленносте һәм медицинада, тукымаларны ману өчен буяулар эшләүдә кулланыла
Утрауларын үсемлекләр дөньясы бик бай: биш йөз төрле* 40 — 50 метрга кадәр үскән чыршылар аеруча сылу. Иң матурлары ап-ак каеннар, әлбәттә. Атауларда алма агачы, чикләвек куагы, өрәңге дә үсә, чия, гөлҗимеш, балан һәм миләш чәчәк ата. Укучы лар кыяр һәм помидор, хәтта карбыз һәм кавын да үстерәләр!
Секир тавына килеп җиткәнче ук, аның түбәсендәге ак бина күзгә ташлана, Тау башына Ак диңгездәге иң зур маяк куелган икән Янәшәсендә, бик биектә, диңгезне күзәтү мәйданы. Гадәттә бирегә Соловки белән саубуллашырга киләләр. Без дә утраулар яныннан кул изәп үтәбез. 1974 елда бу атаулар тарих-архитектура һәм табигать музей-заповеднигы дип игълан ителә.
«Татарстан» алга бара. Без Ненец мнлли округының башкаласы Нарьян-Мар шәһәренә килеп җиттек. Диңгез порты причалыннан яшь калага күз салабыз. Предприятие, мәктәп, кинотеатрлар, мага зин, башка культура-көнкүреш биналары, торак йортлар моннан ях-
шы күренә. Мәңге туң җир тундрада нинди шәһәр калкып чыккан! Моннан өч дистә ел элек бүрәнәләрдән салынган берничә йорт булган урында Нарьян-Мар кебек индустрия һәм культура үзәге төзелү тәэсирләрне тагын да баета төшә.
Патша Россиясенең тундрадагы почмакларында, В. И. Ленин билгеләп үткәнчә, патриархальлек, ярым кыргыйлык һәм чын мәгънәсендә кыргыйлык хөкем сөргән. Төньякта яшәүче төп халык — ненецларны рус купецлары һәм гаскәр башлыклары изгән, аларга авыр ясаклар салган. 18 яшьтән 50 яшькә кадәрле эшкә яраклы бөтен халыкны талыйлар, башка сыймаслык налоглар түләргә мәҗбүр итәләр. Ясак өчен җәнлекләрнең затлы Һәм кыйммәтле тиреләрен генә алалар. Әлбәттә, бу хәл җирле халыкта ризасызлык хисләре уята. XIX йөзнең беренче яртысында Вавле Ненянга җитәкчелегендә восстание күтәрелә. Ненецларның Робин Гуды, байларның болыннарын, мал-мөлкәтен алып, ярлыларга бирә. Вавле халыкны рус патшасына ясак түләүдән баш тартырга чакыра. Властьлар аны кулга алалар, ул төрмәдән кача һәм 1841 елда 400 кешедән торган отряды белән Обдорск шәһәренә — хәзерге Салехардка килеп җитә. Баш күтәрүчеләрнең җитәкчесен алдап, властьлар Вавле һәм аның көрәштәшләреннән үч алалар. 1831 елда Себердә ирекле сәүдә рөхсәт ителә. Тире сәүдәгәрләре, балга ябышкан чебеннәр кебек, ненец җиренә ябырыла. Байлар аучы, болан караучы һәм балыкчы ненецлар тормышына цивилизация төсмере кертүне максат итеп куймыйлар, аларны бөлдерәләр. Җирле халык төрле авырулардан күпләп үлүгә дучар ителә, укый-яза белми.
Бөек Октябрь социалистик революциясе дулкыны Петроград- тан ерак төньякка да килеп җитә. Яшь Совет республикасы боланчылыкны һәм кооперацияне үстерүдә зур эшләр башкара башлый. Халык санын алу үткәрелә, 1929 елның 15 июлендә Ненец милли округы төзелә, җирле идарә итү органнары оештырыла.
Ул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде. Хәзер Нарьян-Мар илебезнең урта полосалары шәһәрләренә хас сыйфатлар белән яши. «Арктика» кинотеатрында атна-ун көн чамасы гына башкала игъланнарында күренгән фильмнар бара. Киоскларда — бүген иртән Мәскәүдә чыккан газета-журналлар.
Ненец җире көмешсыман төлке, чәшке үрчетүче җәнлек совхозлары белән дан тота. Округка СССРның Европа төньягындагы боланнарның яртысына якыны туры килә. Шуңа күрә ветеринария белгечләренә ихтыяҗ зур. Алар Нарьян-Мар зооветеринария техникумнарында укыйлар.
Бу якның табигый байлыкларын үзләштерү көннән-көн яңа офыклар ача. Бораулаучы-эзләүчеләр ненецлар җирендә нефть һәм газ тапты. Тундрадагы вышкалар — иҗат итү нәтиҗәләрен, кешенең табигать көчләреннән өстен булуын күрсәтеп тора.
Биредән Диксон да ерак түгел инде — аның ярларын күрәбез. Диксонның тарихы гаять бай һәм шактый кызыклы.
Үткән йөзнең алтмышынчы елларында Төньяк диңгез юлларын үзләштерү энтузиасты — Себердәге алтын промышленносте хуҗала-. рының берсе М. К. Сидоров була. Ул Европадан Себер елгаларына йөзү проектын эшли, матросларны бүләкләү өчен шәхси мөлкәтеннән 14 мең сум акча бирә, диңгездән ’Енисей елгасы тамагына беренче булып килә. Ул патша хөкүмәтенә Төньяк диңгез юлларын ачу өчен экспедиция оештырырга үз акчасын тәкъдим итә. Хөкүмәт моннан баш тарткач, Сидоров, Англиягә, Финляндиягә, Норвегиягә һәм Швециягә бафып, үз фикеренә ирешү йөзеннән лекцияләр укый. 1868 елның көзендә Швециядә танылган галим һәм Төньяк котыпны өйрәнүче А. Э. Норденшельд белән таныша. Галимнең Шпицберген- 124
нан кайткан чагы. Алар дуслашалар. Норденшельд Енисей тамагы на баручы экспедициягә җитәкчелек итәргә ризалык бирә. Себер сәүдәгәре һәм швед капиталисты Оскар Диксон акчасына экспедиция оештырыла. 1875 елда «Превен» дигән җәнлек аулый торган кечкенә генә җилкәнле көймә юлга чыга. Норденшельд белән ике бота ник. ике зоолог һәм команданың 17 кешесе бара.
Маточкин шары районында сәяхәтчеләр көчле давылга һәм калын-калын бозларга очрыйлар. Норденшельд, Югор шары аша үтеп, Карск диңгезенә килеп чыга, Ямал ярымутравын әйләнеп үткәч, Енисей дугасына барып җитә. Енисей култыгына кергәндә уңайлы бер гаваньга игътибар итә һәм аны үзенең бай ватандашы Диксон исеме белән атый. Соңга таба утрауны да Диксон утравы дип йөртә башлыйлар.
Диксонда тормыш кырыс һәм романтикага бай. Кышын биредә вч айга якын котып төннәре булып ала. Поселокка чыршы бәйрәменә ак төлкеләр генә түгел, ак аюлар да рәхим итә.
Түгәрәк ташлар белән капланган Диксон урамнарына такта тротуарлар җәелгән. Бер адым читкә атладың исә, кыска җәйнең эссе көннәрендә өсте бераз эрегән мәңге туң җир пычрагына батасың. Тротуарлар белән торак йортлар арасына рәшәткәләр тотылган. Җәйләрен аларның кирәге юк. Диксонда буран купкан котып төннәрендә алар кешеләрне поселокта адашып йөрүдән саклый.
Диксон — Таймыр милли округының административ үзәге. Поселоктагы йортларга су кертелгән, алар үзәктән пар белән җылытыла. Анда яшәүчеләр җәен-кышын яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин ителә. Аларны зур җирдән китерү белән бергә, теплицаларда да үстерәләр. Ярдәмче хуҗалыкларда ит һәм сөт җитештерелә, помидор һәм кыяр үстерәләр Диксонда моряклар, очучы, метеоролог, сейсмолог, радист, врач, укытучы, техниклар — ике меңнән артык кеше яши. Төньяк диңгез юлларында судноларның йөрешен тәэмин итү белән бергә, алар Арктиканы өйрәнүдә зур фәнни эш алып баралар.
Диксон үзе зур түгел. Әмма тарихи урыннар һәм һәйкәлләр биредә бик күп. Кыялардан күтәрелгәндә, зур бер ташка уеп ясалган тәрегә күз саласың. Вакыт үтү белән ул кара-коңгырт төскә кергән. Менә аның тарихы: 1918 елның 18 июлендә ике мачталы «Мод» корабле Норвегиядән Төньяк Боз океанына юлга чыга. Экспедиция җитәкчесе, Норвегиянең танылган тикшеренүчесе Руаль Амундсен, бер кыш кышлап. Азиянең төньяк ярлары буйлап үтәргә уйлый. Бер ай дигәндә ул Карск диңгезен кичә. 31 нче августта «Мод» Азиянең төньяктагы иң ерак ноктасы булган Челюскин борынын әйләнеп үтә Таймыр ярымутравының көнчыгыш ярларында судно йөзеп үтә алмаслык бозлар арасына килеп эләгә. Амундсен, утраулар янына килеп, судноны кечерәк кенә бухтага кышлатуга куя. Соңыннан бу урын Мод гаване дип атала. Кышлау бер ел дәвам итә. Ике мат рос — Тессем һәм Кнудсен — туган илләренә кайтырга телиләр. Амундсен алар белән хат-хәбәрләр җибәрә. Енисей култыгына кадәр Тессем гына барып җитә, әмма ул Диксонга аяк баса алмый. Туң ган матрос, радиомачталар буенча юнәлеш тотып, боздан түше белән шуыша-шуыша тәмам талчыга. Кышлаучыларның өйләренә берничә чакрым гына калгач үлә. Аның гәүдәсен рус тикшеренүчесе Нико- фор Бегичев табып ала. Айың кесәсендә алтын сәгать, ксмпас һәм Амундсенның хат-хәбәрләре була.
Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк диңгез юлларының әһә мияте тагын да арта төшә. Арктика магистральләре буйлап фронт өчен хәрби йөкләр төягән суднолар йөзә. Фашистлар командование се Төньяк диңгез юлының нинди роль уйнаганын яхшы аңлый һәм
Арктикада совет корабларының йөрешен туктату өчен «Вундерданд» операциясе кора. Фашистлар безнең ил өчен шушы авыр вакытта, төньяктагы су юлын өзеп, Карелия фронтын икмәк һәм корал белән тәэмин итүне туктатырга, Карск диңгезендәге бозваткыч флотны юкка чыгарырга уйлый. Бу эш «Адмирал Шеер* линкорына йөклә- телә. 1942 елның августында линкор Карск диңгезендә «Сибиряков» бозваткычы белән очраша. Гитлерчылар безнең судно экипажына әсирлеккә төшәргә кушалар. Җавап итеп, совет моряклары дошман корабына ут ача. Көчләр тигез булмый, әлбәттә — «Сибиряков» батырларча һәлак була.
27 август төнендә фашистлар линкоры Диксон бухтасына үтеп керә. Анда илебезнең транспорт суднолары тора. Диксонның барлык халкы кулына корал ала, сугышка хәзерләнә. Лейтенант Николай Корняков командалыгындагы яр буе батареясы дошман корабленә ут ача. Фашист снарядлары тигән «Революционер» пароходына ут каба. Моряклар ут белән кыю көрәшә һәм янгынны сүндерә. Судно дошман снарядлары эләгә алмаслык урынга күчерелә. Фашистлар линкор утын «Семен Дежнев» пароходына юнәлтәләр. Ул портны һәм анда торучы судноларны каплап тора, койрыктагы тупларыннан ата. Безнең снарядлар линкорга туп-туры килеп эләгә дә янгын чыга. Төтен белән капланган «Адмирал Шеер» үз позициясеннән китә. Ләкин берничә сәгатьтән ул Диксонның икенче ягыннан килеп чыга. Яр буе батареясы һәм суднолар тагын дошман белән бәрелешкә керә. «Адмирал Шеер» бу юлы инде су төбенә китә. Лейтенант Корняков оста командалык итүе өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Карск диңгезенә фашистларның су асты көймәләре килә, алары да базаларына кире әйләнеп кайта алмый. Шулай итеп, гит-лерчыларның Диксонны юкка чыгару уе чәлпәрәмә килә. Порт сугыш барышында фронтка берөзлексез ярдәм итеп тора.
Бу җиңү күп корбан бәрабәренә яулана. «Семен Дежнев» кора- I бындагы күп кенә кешеләр, зур батырлык күрсәтеп, яу кырында мәңгегә ятып кала. Диксон утравында аларның якты истәлегенә һәйкәл куелган. Туганнар каберлегендәге мемориаль тактада менә нинди язу: «Монда дошман белән тигезсез бәрелештә каһарманнарча һәлак булган Ульянов И. Н., Давыдов В. И., Карачев А. М., Мойсюк Г. И., Хәйруллин Г., Суслов В. И., Борисихин А. П. күмелгән». Мәңгелек дан аларга, туфраклары җиңел булсын...
♦ Татарстан» Енисей култыгыннан Себернең иң зур елгасы тамагына таба йөзә. Диңгезнең якынлыгы үзен нык сиздерә. Култыкның табигате Карск диңгез’ендәге кебек кырыс. Елга буйлап югары күтәрелү белән, ул йомшара бара, яр буенда балыкчы бригадалары, торак урыннары күренгәли.
Енисей — илебезнең иң куәтле елгасы. Җирле халык телендә ' аның исеме «күп су» дигән мәгънәне аңлата. Исеме җисеменә туры килә. Ул — озынлыгы һәм куәте белән җир шарында — алтынчы, Советлар Союзында иң күп сулы елга. Урыны-урыны белән аның киңлеге 50 чакрымга җитә. Ул бик тирән. Эре диңгез суднолары аның буйлап Игаркага кадәр күтәрелә ала.
Мин Енисейда беренче тапкыр гына түгел. Саяно-Шушенское ГЭСы төзелешендә булдым, Красноярск су электр станциясе корылышын һәм биредә Енисейны йөгәнләүне күрдем, тиз йөрешле «Мете- ор»ларда йөздем, аның салкын суында коендым. Әмма диңгезгә килеп тоташа торган урында аның куәте аеруча нык сизелә. Енисейны тикмәгә генә «Океан энесе» дип атамыйлар икән. Заманындб* А. П. Чехов та елганы түбәнге өлешендә «аның көчен һәм яшьлеген кая куярга белмәвен» үзе күргән бит.
Без шактый озак йөзәбез. Әнә елганың уңъягындагы комлы ярда ике юрта — киездән ясалган йортлар күзгә чалына. Җирле балыкчылар юра, күрәсең. Үтенечебезне тыңлап, капитан судноны рейдка куя. Резин итекләр киеп, ярга чыгабыз. Киез йортларның хуҗалары ненецлар безне икмәк-тоз белән каршы алдылар. Без — аларның кадерле кунаклары. Балыкчылар ерак, җир читендә диярлек яши. алар янына сирәк киләләр. Якын тирәдә шәһәр-авыллар да юк. Шу-лай да тормышлары тулы канлы. Дөньяның бар вакыйгаларыннан хәбәрдарлар Үзәк газета-журналлар килә, радио сөйли. Уку елы башлангач, балалары елганың теге ягындагы Усть-Енисей районына күчә. Анда мәктәп һәм интернат, Усть-Порт поселогында «Октябрьский» совхозы урнашкан
Балыкчылар бригадиры Константин Романович Ямкин сүзгә җор кеше булып чыкты. Тормышларын, эшләрен мавыктыргыч итеп сөйли. Иртән тоткан балыкларын күрсәтә. Ниндиләре генә юк аларның!
— Кышын нишлисез?— дип кызыксынабыз.
— Ауга йөрибез. Безнең якта көмешсыман төлке, тиен, куян һәм кыр тавыклары бик күп.
Кунакчыл хуҗа безне чумга — киез ябулы торагына әйди. Идәне такта, уртада — тимер мич. Җылы юрганнарны пөхтәләп төреп куйганнар. Төньяк салкыннары алар өчен берни түгел! Торак тирәсендә Константин Романовичның ба'лалары кайнаша. Олы кызы Клава унынчыга күчкән. Ул — хуҗалыкта әтисенең иң якын ярдәмчесе. Никита, Валера, Оксана, Женя, Таня, Руфана өйдә кулдан килгән кадәр эш эшли икән. Саубуллашыр вакыт җиткәч, Константин Романович безне складка охшаш бер бинага чакырды. Ул биредә балык киптерә икән. Үзе тозлаган искиткеч тәмле балык белән сыйлап озатты.
Теплоходыбыз яңадан кузгалып китте. Алда — Таймыр милли округының үзәге булган Дудинка Төньяктагы иң өлкән шәһәрләрнең берсе, нигез ташлары XVII йөз башында салынган.
Дудинка порты — күп тармаклы хуҗалык. Таймырның диңгез капкасы: җирле радио рус, долган, ненец, нганан телләрендә тапшырулар алып бара. Туган якны өйрәнү музее — шәһәрнең горурлыгы. Биредә гаҗәп кызыклы экспонат — «кар сарыгының» башы һәм тиресен күрдек. Бозлар һөҗүме чорында бу якларның җән- лек-җанварлары көньякка күчә. Таймырның таулар арасындагы оазисларында төньяк сарыклары сакланып кала. Аларны безнең көннәрдә дә очратырга була әле Ул — гаять эре мал, зур мөгезләре — тармаклы. Хәзер аларны аулау тыела. «Кар сарыгын» илнең көньягында иткә һәм йон алу өчең үрчетә торган сарыклар белән ку, шып, кырыс табигать шартларына чыдам токым алырга уйлыйлар
Таймырның хайваннар дөньясы яңа җәнлекләр белән баетыла. 1974 — 1975 елларда ярымутрауга Канададан һәм Аляскадан са- рык-үгезләр кайтарыла. Аларны мондагы табигатькә яраклаштыру тәҗрибәләре алып барыла. Кайчандыр сарык-үгезләр, мамонтлар белән бергә, Таймыр киңлекләрендә йөргән. Арктиканың бу эре хайваннары мамыклы, җиңел һәм җылы тиреләре белән аеруча кыйм мәтле. Алар салкыннардан да, бураннардан да курыкмый, тундра дагы вак үсемлекләр белән туклана
Таймырда сирәк очрый торган кошлар оя кора. Кызыл бүксәле казарка — шундыйларның берсе, ул оясын текә ярларга ясый, һәм анда кечерәк төркемнәре белән килеп урнашалар. Янәшәдә генә ерткыч кош Сапсон оялый. Ул үз оясын да. казаркаларны да дошман
нардан саклый. Таймырда казаркалар күп түгел, аларны аулау тыела.
Ярымутрауның икенче бер гүзәл кошы — алсу акчарлак. Танылган сәяхәтче Фритьоф Нансен Арктиканы өйрәнгәндә серле кошларны күрергә хыяллана. Бу аңа насыйп була, хәтта ул акчарлакны кулына да тотып карый. Алсу акчарлакларның торган урыны дип төньяк Якутия тундрасының бер төбәген саныйлар, 1973 елда алар- ның оялары Таймырда табыла.
Таймырның тундра кошлары арасында, җәнлекләр дөньясындагы кебек үк, зур һәм бик кечкенәләре бар. Тундра аккошының авырлыгы ун килограмман да артып китә, иң кечкенә пеночкалар исә ун грамм да тартмый!
Дудинкадан җир шарының иң төньягындагы тимер юл — Дудинка — Норильск тимер юлы башлана. Ул гаять катлаулы табигать шартларында 30 нчы елларда төзелә. 1937 елның 18 маенда Дудинкадан Норильскига беренче поезд кузгалып китә. 1953 елда тимер юл киңәйтелә, ул, мәңгелек туңлыкта салынган юл буларак, бик уникаль корылмалардан санала.
Шушы тимер юлдан без Норильскига китәбез. Тирә-якны вагон тәрәзәсеннән күзәтеп барган юлдашыбызның берсе:
— Боланнар, боланнар! — дип кычкыра.
Юл кырыенда тундраның мөгезле хуҗалары — боланнар йөри. Таймырда алар бик күп, 450 мең баш! Бу — безнең илебездәге боланнарның иң зур көтүе. Табигатьнең гаҗәеп байлыгы булган кыргый боланнар тундрага кабатланмас ямь бирә.
Сазлыклар... Иге-чиге юк кебек. Явым-төшем дә аз инде, югыйсә. Сазлыклар каян килә соң? Җәй көннәрендә мәңгелек туңлык бераз эри, ә су җиргә сеңми, өстә җыелып тора, салкын җәйдә парга да әйләнми. Сазлык хасил булуның төп сәбәбе менә шунда.
Норильскига якынлашкан саен, совет кешеләренең фидакарь хезмәте таңга калдыра. Монда — шахталар, тау казылмаларын баету 1 комбинатлары, дүрт-биш, сигез-тугыз катлы торак йортлар, монда — куәтле җылылык электр станцияләре... Юан торбалар буйлап газ килә һәм кайнар су ага.
Совет кешеләре тудырган Норильск шәһәре — үзе бер фантастика могҗизасы. Аны тикмәгә генә Заполярье йолдызы дип атамыйлар Ул тундра чәчәге кебек күзгә күренеп үсә. Исеме ерак тундра серләрен ачуның үзенчәлекле ачкычы сыйфатында яңгырый. Батыр хезмәткә һәйкәл булып калыккан бу шәһәр Мәскәүдән 6 мең чакрым ераклыкта. Үткән йөздә Россия үзәгеннән бу җирләргә айлар буена барганнар. Хәзер Мәскәү аэропортындагы «һава кошлары* берничә сәгатьтә Норильскига очып килеп җитә.
1935 елның 23 июлендә СССР Халык Комиссарлары Советы Норильск бакыр-никель комбинаты төзү турында карар чыгара. Шәһәр шушы көннән башлана. Ул — хәзер эре промышленносте булган 4 шәһәр, дөньядагы төньякка урнашкан иң зур тау-руда һәм металлургия үзәге. Монда иң югары сыйфатлы никель, кобальт, бакыр һәм башка кыйммәтле металлар алалар. Бүгенге Норильскиның колачы менә нинди!
Норильскида кышын тәүлек буена төн, кояш Арктика күгенә китеп югала, тундра поляр төн караңгылыгына кереп чума. Җәен исә бөтен тәүлек дәвамында — көн. Шәһәр җитмешенче параллельдә. Төньяк Боз океаны да кул сузымында гына. Климаты Арктиканыкы. Салкыннар биредә 50 градуска кадәр, эсселек исә 30 градуска хәтле була. Һава еш үзгәреп тора. Кыш көне күз ачкысыз буран ку-^ ба, тирә-як тирән кар белән каплана. Ачы җилләр тундрадан шәһәргә кышын 80 миллион кубометрга кадәр кар китереп ташлыйлар.
Сәгать саен чистартмасалар, шәһәр кешеләре квартирларыннан урам га да чыга алмый.
Төзүче — шәһәрдә иң хөрмәтле һөнәр иясе. Шәһәр еллап түгел, айлап үсә. 1939 елда Норильскида 14 мең кеше булса, хәзер 200 мең кеше тора. Норильскида агач йортлар юк. Тау урамында төзелгән беренче агач өйне тарих истәлеге итеп кенә калдырганнар. Аны 1920 елда Николай Урванцев җитәкләгән геология экспедициясе төзегән булган. Таш биналарның һәммәсе дә субай нигезләргә утыртылган. Шуның нәтиҗәсендә мәңгелек туңлыкта җир асты коммуникацияләре челтәрен салу хәл ителгән. Йортларның беренче катлары биектә. Биналар астыннан җылы сулы торбалар уза. Алар җир астына кү мелми, ә җир өстенә валына.
Шәһәрдә 20 культура сарае һәм клуб, киң экранлы кинотеатрлар, 20 елдан артык инде музей эшли. Музейга бөтен Норильскының тарихы тупланган. t
... Без яңадан «Татарстан» теплоходында Енисей буенча югарыга йөзәбез, Себеркең диңгез капкасы булган Игаркага килеп җитә без. Бу портның төзелүе илебезгә Ерак Төньякны үзләштерүдәге мөһим мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итә. Игаркада СССР Фәннәр академиясенең туңлыкны өйрәнү станциясе урнашкан.
Игарканы урман башкаласы яисә дөньяда иң күп агачлы шәһәр дип йөртәләр. Навигация башлану белән, саллар ага башлый. Урма») эшкәртү заводлары уйнарча чакрымга сузылган. Соңгы елларда шәһәр, күзгә күренеп, Заполярьеның мөһим бер хуҗалык үзәге булып үскән. Озакламый 'ул халыкара күләмдәге урман базары дәрәҗәсенә күтәреләчәк.
Илебезнең төньяк җирләре күңелләрне куандырып әнә шулай яңара. Үзәктән ерак булган бу якларны яңа тормыш төзүче совет кешеләре үзгәртә.
Төньяк хәзер аны беренче ачучылар күргән буп-буш җир түгел инде. Ул аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары, театрлар һәм кон церт заллары, мәктәпләр һәм больницалар, техникумнар һәм институтлар белән тулы. Анда иң кыйммәтле җир асты байлыклары чы сарыла, зур төзелешләр бара, урман һәм җәнлек тиресе эшкәртелә. Халык дастаннары, сынлы сәнгать һәм архитектура һәйкәлләре, кы рыс гадилек һәм искиткеч матур табигать, иксез-чиксез киңлекләр, кешеләрнең күңелен биләп, Төньякка чакырып тора.