Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Гыйлемдар Рамазанов,
башкорт шагыйре
Урманчы
Шаулый-гөрли Орша урманнары, Чүпрәледә шаулый урманнар Белорус һәм татар акланнары — Әйтерсең лә, игезәк туганнар.
Чүпрәледә үскән көләч егет Чаганнарга гашыйк, имәнгә, Саклый микән тиле яшьлек эзен Урман техникумы Лубян да?
Кем уйлаган тау-тау авырлыклар Ябырылыр дип безнең каршыга, Чүпрәленең бөдрә каеннары Күчеп килер диеп Оршага?
Дус Неманда туган Идел буен Күкрәк белән ул да каплады. Яклады ул Орша урманнарын. Ә урманнар үзен саклады.
Йөри, диләр, карурманнар буйлап Дастаннары хәтәр чакларның: Заслоновта, диләр, разведкада Бөр шонкары булган татарның.
Үч һәм сөю аны яуга илткән, Нәфрәтенә кушылып җыр ташкан, Чүпрәле һәм Орша урманнары Җырчы күңеленә тоташкан
Үтәмени яшьлек мәхәббәте — Сагынып кайтты туган кырларын, Минем дустым һаман бер урманчы — Үстерә ул җырлар урманын.
Шаулый-гөрли Орша урманнары. Чүпрәледә шаулый урманнар, Көйли кебек алар дуслык җырын, Тыңлагызмы шуны, туганнар '.
' «Илле яшьтегелер» исемле иителтвк Бешиортстви китеп иешрикты, Өфе
Семен Данилов,
, якут шагыйре
Шагыйрь дуска
Үтә гомер чәчкә чаллар сирпеп, Ә күзләрдә шул ук гаҗәпсенү: Солдат юлындагы засада күк, Юбилейга юлыгу хаҗәтмени?!
Котылгысыз ләкин. Шулай да мин Раслый алам: чәчтәмени тылсым... Картлык килсә килсен, тик туган ил Мәңге яшь һәм мәңге гүзәл булсын.
■ »
Аңладык без ул тылсымлы хисне, Озын буйлы дустым — син бит, җаным,— Кара урманнарын Беларусьның Айкап йөргән татар партизаны.
Егетләрең төрле яктан иде.
Дәһшәт салып фашист йөрәгенә, Шымчыларның котын алып көн дә Күптәнме соң әле йөргәнеңә.
Син сукмакта — иңдә автоматың, Каенлыкта туктап көтәсең дә, «Тел» аласың. Землянкага кайткач Шигырь туа төнлә туган телдә.
Идел егете, синнән үлем үзе Курка иде бугай. Суык чакта Җылыта иде дусны шаян сүзең. I Илгә антың уяу торды сакта.
Ара ерак, ләкин син янәшә, һәм янәшә безнең дуслык һаман.
Сине күргән саен еллар аша, «Дусларымнан уңдым!» дип куанам.
Гомер үткәненә һич үкенмик, Алда әле байтак дәртле еллар. Солдат юлындагы засада күк Сагаласын, әйдә, юбилейлар *.
Әхмәт РӘШИТОВ тәрҗемәсе
I