Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРЛЫ КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ


агыйрь Ярлы Керим. Гражданнар сугышы чорында исеме шактый таралган
шагыйрьләрнең берсе. Халык үзе дә ярлы, шагыйре дә ярлы_.» — дип язган иде Сибгат
Хәким үзенең бер мәкаләсендә.
Ярлы Кәрим — илдә Совет власте урнаштыру өчен көрәш барган, гражданнар сугышы ялкыны
дөрләгән чорда әдәбият мәйданына килеп, бөтен тормышы һәм иҗаты белән революцион яңарыш
хәрәкәтен яклашкан шагыйрь
Ул җырларда җырланган ямьле Дим буйларында, элекке Бәләбәй өязенең Ает авылында туган.
Җыр-шигырь яраткан гаиләдә, шигъри күңелле кешеләр арасында тәрбияләнгән. Тома сукыр әтиләре
Әхмәтвәли агай үзе өчен генә чыгарган шигырьләрен укыштыргалаган, әниләре Мәрьям апа да
башкалардан яшереп кенә күңелендәге уйларны, Дим буе табигатен тасвирлап шигырь язган Шуңа
күрәдер инде бу гаиләдә янә бер шагыйрь — «Үлем турында уйлама, илең турында уйла» дип. ут эченә
кергән солдат-шагыйрь Фатих Кәрим дә үсә.
Ярлы Кәрим (Габдулла Кәримов) кече яшьтән үк зирәк акыллы, укуга һәвәс була. Башта ул
мәхәллә мәктәбендә, аннары Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсендә белем ала. Ләкин хөр күңелле үсмер
егет бу тормышны изге китаплардан гына өйрәнеп булмасын яхшы аңлый. Октябрь революциясенең
беренче көннәреннән үк мәдрәсәне калдырып, ул Совет властен ныгыту өчен көрәш мәйданына юл ала
1919 елда Коммунистлар партиясенә керә. Кыэылармиячеләр арасында политик тәрбия һәм агитация-
пропаганда эшләре алып бара Петроградны акгвардияче юлбасарлардан саклауда катнаша һәм каты
яралана. •
Ярлы Кәрим үзенең көрәшкә чакыру авазы булып яңгыраган шигырьләрен хәрби частьләрдә яза,
кыэылармиячеләр алдында укый, беренче әсәрләрен Төркестан фронтында чыга торган хәрби газета
битләрендә бастыра Шул чорда ул иң актив журналист һәм популяр шагыйрь булып таныла
Армиядән соң Ярлы Кәрим газета редакциясендә эшли, Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең
Коммунистик университетында укый, әдәби иҗат белен шөгыльләнүен дәвам итә. Әмма мәкерле дошман
белән көрәштә алган яралар шагыйрьгә тынычлык бирмиләр: аньй гомер юлы яшьли, иҗаты чәчәк аткай
чорда еэелә
Ярлы Кәрим — энесе Фатих Кәрим кебек үк, үлем турында уйламыйча, җаны-тәне белен ил
язмышын кайгыртышкан, иҗаты белән үлемсезлек яулаган шагыйрь. Татар һәм башкорт халыкларының
уртак рухи хөэинәсенә кергән бу шигъри мирас хәзерге заман укучысына легендар елларның
революцион көрәш аһәңен җиткерә