Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КҮПЕР

Марат Әмирханов,
Рөстәм Кильматов

шоү. t ,
Шул вакыт, төтен алкасы өрдереп, бер җиңел маиГина килеп тукталды. Шоферы ут борчасыдай җитез, шук егет Осталыгы да бар. Кара, ничек боргалый машинасын, тар гына аралыкларны да җиңел генә үтеп, һаман алга омтыла.
— Тукта!
Кабиналардан бер-бер артлы җиргә кешеләр сикерешә башлады.
— Чиратны бозма!
Егет нидер аңлата, кәгазьләр күрсәтә: файдасыз. Су буендагы чираттан да гадел, катгый чиратны күргән юк иде
Бу көнне без Зеденодольск шәһәре янында Идел аша чыгу өчен чират торучы 150 машина санадык. Ниндидер сәбәп белән паромның да берсе эшләми иде.
Ичмасаь|, минутларның кадере турында сөйләп, эчне пошырган булалар,— дип, теге яктан ачу белән тәмәкесен җиргә ыргытты кара тут йөзле бер шофер. ,
Шоферны аңларга була: ул эш өчен яна лабаса. Сүз белән эшнең тәңгәл җилмәвенә борчыла.
Әйе, автомобиль промышленносте бик кызу темплар белән үсә. Бу Татарстан мисалында да бик ачык күренә. Безнең күз алдыбызда Кама буенда, дөньяны таңга калдырып, автомобиль гиганты калкып чыкты. Ул проект куәтенә җиткәч, илебез ел саен 150 мең •КамАЗ» машинасы, 250 мең дизель алачак. Хәзер үк инде баш конвейердан тәүлек саен 350 дан «ртык автомобиль төшеп тора.
ират көтеп, Идел ярында куна-төнә машина йөр-түчеләрнең аһ-зарын тыңлаганыгыз, ишеткәнегез бармы сезнең? Үшән ат кеОк пошкыра-пошкыра су өстендә еалмаккына тирбәлүче паромны, кулларыннан килсә, тын белән суырып алырлар иде алар. Көтеп торудан аеыр нәрсә юк. дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Кулында сәгатенә 100 чакрым тизлек белән йөрүче «корыч айгыр» бит әле. Ә аның әрҗәсендә.. Хәер, анысы төрлесендә төрлечәдер. Ничек к««нә булмасын, ул әйберләрне зарыгып көтәләр. Чират һаман сузыла да сузыла, ңойрыгы ике -өч чакрымга җитәдер.
Халык хуҗалыгы йөкләренең 38 процентын машиналар ташый. Өстәвенә, аларның көч-куәте, уңайлыгы арта. Әйтик, ике арба таккан •КамАЗ» автопоезды бер юллауда гына да 30 тонна йөк йөртә. Аның кайдадыр тоткарланып торуы дәүләткә бик кыйммәткә төшә түгелме соң? .
Болар, әлбәттә, һәркемгә билгеле нәрсә. Әмма аны бүрекне һавага чөеп кенә хәл итеп булмый. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда бездә дә бик күп юл төзелде. Казан-Чаллы юлын гына карагыз: көзгедәй шома магистраль. Казанда өченче дамба шәһәр эчендә йөри торган машиналарның кирәк-кирәкмәгәнгә үзәк аша йөрүенә чик куйды. Дамба үзенең архитектурасы белән дә бик отышлы — тирә- якка ямь биреп тора.
Казан янында Идел аша күпер салу мәсьәләсе күптәннән, узган гасырда ук күтәрелеп килгән. Күпернең зарурилыгы турында бик күп тикшеренүләр үткәрелгән, докладлар язылган. Соңга таба хәтта Зеленодольск янындагы тимер юл күперләренең аралыгына җайлаштырып проект та ясап караганнар. Тик барып кына чыкмаган. Ниһаять, 1978 елда тиешле оешмаларга Казан янында Идел аша салыначак күпернең проектын төзү тапшырыла. 1980 елның мартында проект раслана.
Казан күпере Идел аша салынган һәм салыначак күперләрнең соңгысы булмас, мөгаен. Без зур тизлекләр чорында яшибез. Сүз, әлбәттә, транспорттагы тизлек турында гына бармый. Транспорттагы тизлек җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр, фән-техника прогрессының үсеше нәтиҗәсе генә. Халык хуҗалыгы ихтыяҗларына туры килгәч, Кама буенда әнә нинди гигантлар калкып чыкты. Казан-Чаллы автомагистрале, инде төгәлләнү алдында тора торган Әгерҗе-Круг- лое поле тимер юлы. Тиздән сафка басачак мәһабәт Кама буасы — болар барысы да Түбән Кама территориаль-промышленность йолдызлыгының юлдашлары. Хәзер менә илебездә җитештерүче көчләрне ур-наштыру үзенчәлекләре Казан күперен төзү мәсьәләсен көн тәртибенә куйды. Ул Уралны, Көнбатыш Себерне, Идел буен Үзәк белән тоташтыручы бик әһәмиятле трайспорт корылмасы булачак. Аның республика халык хуҗалыгын үстерүдәге роле аеруча зур. Мәсәлән, әлеге дә баягы яр буенда кичү көтеп ятучы ачулы шоферларның күбесе Татарстанның Идел аръягы районнары хуҗалыкларыннан бул)ып чыкты.
— Төзелеш материаллары ташыйбыз. Көнгә бер рейс белән әллә ни майтарып булмый, — ди озын буйлы яшь шофер.
Мондый шартларда, һичшиксез заманча клублар, ашханәләр, терлек каралтылары, йортлар салу җиңел түгел. Идел аръягы колхоз- совхозларында төзелешнең бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәве, бер яктан, шушы сәбәп белән дә аңлатыла. Дөрес, күптән түгел КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы Апае, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында төзү оешмалары куәтләрен ныгыту һәм башкарыла торган эшләрнең күләмен арттыруның конкрет чараларын билгеләделәр. Аларны тормышка ашыру уңышлы нәтиҗәгә китерер. Ә күпер бу мәсьәләләрне тагын да киңрәк, масштаблырак хәл итү өчен мөмкинлекләр бирер. Монысы да бәхәссез.
Машина җиңел генә тирбәлеп алга чаба. Юл тигез, киң. Ул ике яктан да яшел куаклар белән камалып алынган. Әледән-әле матур итеп, зәвык белән эшләнгән пассажир павильоннары, бензин салу станцияләре, ял итү урыннары күзгә чалынып китә. Бу архитектура корылмалары табигать кочагына шулай җайлы, уңайлы кереп сыенганнар, әйтерсең лә, алар табигать белән бергә яратылганнар.
— Менә килеп тә җиттек, — диде шофер, — алда — Казан!
Без сәгатькә күз салдык: Чаллыдан чыкканга нибары ике сәгать вакыт үткән иде.
Машина уңга борылды. Мәшһүр Казанның чал Кремле, Володя Ульянов укыган университетның биек биналары, безне сәламләп озаткандай, кояш нурларында балкып калдылар. Ф
— Элек, күп вакыт әрәм итеп, шәһәр эченнән Горький шоссесына чыга идек, әйләнмә юл салгач, эшләр җайланды, — диде шофер. “
Трассага кергәч тә, тизлек кимемәде. Миллионнан артык кеше > яшәгән зур шәһәр яныннан узуыбызны бары магистральдәге дүрт < рәт машиналар гына белдереп тора.
— Шушымыни инде Идел күпере? — дип сорап куйды яныбызда
утырган юлдашыбыз. ♦
Алда, чыннан да, як-яклары ак буяуга буялган корылма пәйда ® булган иде. Яр буенда шырпыдай төз нарат агачлары үсеп утыра. »-
— Казанка аша салынган яңа күпер бу, дүртенче дамба, — диде Z шофер үзенең хәбәрдар булуына бераз мактаныбрак, — дөресен генә - әйткәндә, Идел күперенең корылмалары әйләнмә юлга борылгач ук 4 башланды инде. Болары аның аерым өлешләре генә. ’
Сөйләшә-сөйләшә килә торгач, Юдино урманын үтеп киткәнебез- =. не сизми дә калганбыз. Менә бу в/атурлык ичмасам! Алда гүзәл Идел = җәйрәп ята. Дымык су өстендә ап-ак җилкәнле көймәләр йөзә, очлы о борыннарын һавага чөйгән «Метеор»лар каядыр ашыга. Югары Ос- 1 лан ягындагы биек кызыл яр, яр итәгенә тернәкләнеп үскән озын агач х шәүләләре, җылы көннәрдәге рәшәне хәтерләтеп, суда чагылып тора... *
Ә күпер?! Тартулган җеп шикелле туп-туры ак бетон корылма ? үзенең төзлеге, гадилеге, үлчәмнәренең камиллеге белән матур...
Безнең хыялыбыз канатларына утырып аз гына киләчәккә экс- s курсия ясавыбызны «Каздорстрой» тресты управляющие В. И. Уса- тенко хуп күрде.
— Нәкъ проектта каралганча, — диде ул көлемсерәп.
Идел аша салыначак Казан күпере проекты — СССР Транспорт төзелеше министрлыгына караган берничә фәнни-тикшеренү һәм проект оешмалары галимнәренең иҗади эзләнүе, инженерларның төгәл исәп-хисаплары нәтиҗәсендә барлыкка килгән катлаулы корылма проекты. Аны эшләүдә Бөтенсоюз транспорт төзелеше фәнни-тикшеренү институты, «Союздорпроект» һәм «Гипротранемост» проект-эз- ләнү институлары катнашты. Алар күпер һәм аңа килү юлларын төзүнең экономик зарурлыгын һәм техник мөмкинлекләрен исбат иттеләр. Мәсәлән, исәпләүләр күрсәткәнчә, күпер елына 14 миллион сумлык транспорт чыгымнарын янга калдырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Аны төзүгә тотылган акча үзен биш-алты елда аклаячак.
Аңлашыла булса кирәк, күпер тулы бер комплексны тәшкил итә. Шунысы әһәмиятле, бер урында да машиналарның тизлеген тоткарлаучы 'гекә борылышлар, юл чатлары калу каралмаган. Трасса тимер юл белән өч урында очраша, өчесендә дә алар белән кисешмичә өстән уза. Әлбәттә, күперләр ярдәмендә. Монда инде вакытны минутлап кына түгел, секундлап та санарга була. Чөнки магистральдә уңайлылык белән ныклык, матурлылык белән ышанычлылык, хәвефсезлек белән тизлек органик бердәмлектә хәл ителә.
Күпер салу — шөгыль. Ә менә тарихта үз исемен калдырган күпер төзүчеләр бармак белән генә санарлык. Шулар арасында рус уйлап табучысы. Идел буенда туып-үскән И. П. Кулибин аерым урын алып тора. Моннан 250 ел элек бу халык остасы Нева елгасы аша 300 метр озынлыгындагы аркалы күпер моделен төзеп, аны сызып
карый. Кызганычка, каршы, замандашлары И. П. Кулибинның тәкъдименә чынга ашмас хыял итеп карыйлар. Шулай итеп, зур сәнгать югарылыгындагы проект кәгазьдә генә кала. Кызганыч, әлбәттә. Модель үзе имтиханны бик уңышлы тота, югыйсә. Ә бу бик мөһим. Теге яки бу үзенчәлекне искә алмау нәтиҗәсендә кайбер илләрдә фаҗигале хәлләргә дә юлыгалар. Әйтик, Англиядә Тей елгасы аша ме-талл күпер коралар. Проектына тел-теш тидерерлек түгел. Ныклык запасы да зур — 20 тапкырдан артып китә. Тик бер генә нәрсә исәпкә алынмаган, ул да булса — бу төбәктәге җилнең көче, юнәлешләре. Мәрхәмәтсез җил ел ярымда күперне җимереп ташлый. Мондый сабаклар проектчыларны, төзүчеләрне күп нәрсәгә өйрәтә. Хәзерге заман күперләренең металл конструкцияләр тоташкан урыны миллиметрлар белән генә үлчәнә. Йөзләгән тонна катлаулы конструкция һәм ... миллиметр. Башка сыймый хәтта!
Казан күперен 3 нче күпер отряды салачак. Тәҗрибәле, оешкан, сәләтле коллектив. Идел аша Астраханьда, Ульяновскида, Горький- да шундый ук күперләр төзегән. Тик һәр корылманың үз «йөзе», үзенә генә хас сыйфатлары бар. Ярты эшне су астында башкарырга кирәк бит әле. Ярый ла Идел үзен тыныч тотса, ярсыган чаклары да күп бит аның.
Күпернең суднолар йөриячәк өлешен төзү шулай ук катлаулы эшләрдән санала. Бу өлеш конструкцияләрен җыю әллә ни катлаулы түгел түгелен. Яр буенда, корыда гына башкарачаклар аны. Аннан, махсус пантоннарга төяп, кую урынына гына алып барасы кала. Де- таль-блокларны проектта каралганча төгәл урнаштыру — монысы чын мәгънәсендә ювелир эше.
— Күпернең дүрт аралыгыннан суднолар йөриячәк, — диде монтажчылар бригадиры Равил Сираҗиев.
Без аны Моркваш ягында очраттык. Җиргә нык басып йөри торган көчле беләкле кеше ул Равил, һаман тышта эшләгәнгә күрә йөзе каралып, сырланып беткән. Шуңа күрәдер, ахрысы, кырыс күренә. Үзе турында сүз чыкса, әңгәмә йомгагын хезмәттәшләре турында сөйләүгә оста гына борып җибәрә. Без аның тәҗрибәле оештыручы гына түгел, яхшы рационализатор икәнен дә белә идек. Шул хакта сорагач, ул җавап биреп тормады, будкадан чыгып килүче берәүгә:
— Рауэль, бире кил әле! — дип кычкырды. Безгә карап янә өстәде: — Менә дигән монтажчы, быел гына Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
Рауэль Тимуршин, чыннан да, үз эшенең чын остасы икән. Аңа һәрвакыт иң җаваплы, иң авыр эшләрне генә тапшыралар. Ч
Монтажчы һөнәре — кыюлар һөнәре, ^ларга биектә дә эшләргә, су астына да төшәргә туры килә. Павел Хлусов әнә шундый утны- суны кичкән монтажчы. Белмәгәне юк: бетончы да, такелажчы да, балта остасы да һәм, әлбәттә, кыю монтажчы да. Астрахань, Ульяновск, Горький, Сарапул янындагы күперләрне төзешкән. Аңа инде 53 яшь, әмма һөнәренә һаман турылыклы.
— Ялга чыкканчы, Казан күперен дә төзешәм әле, — ди ул, ныклы ышаныч белән.
Әйтәсе дә юк, хәзер техник мөмкинлекләр зур. Элеккеге кебек һәр детальне, һәр терәкне урында беркетеп мәшәкатьләнәсе түгел. Махсус мәйданчыкларда җыясың, «кадаклыйсың» да, авырлыгы йөзләрчә тонна булган әзер конструкцияләрне куәтле механизмнар ярдәмендә тиешле урыннарына, «шылт» итеп китереп утыртасың. Уңайлы да, арзан да. Әмма бу әле эш бетте дигән сүз түгел: ни дисәң дә, аралыклар кала, аларга плитәләр җәяргә кирәк. Юлның ике як чите
нә тимер-бетон борыслар сузмасаң, комиссия эшеңне кабул итми, чөнки юл хәвефсезлеге кагыйдәләре шуны таләп итә. Җәяүлеләр турында да кайгыртасы бар. Кыскасы, төзелеш эшенең шактый өлеше шушындый • вак-төякләр»дән тора.
— Без нәкъ менә шул «вак-төякләрне» ясау белән мәшгуль ин- ф де, — диде бетончылар бригадиры Нина Бугрова.
Нина отрядның производство базасында күптәннән эшли, брига- S дир булганына да 14 ел узып киткән. Ярдәмчеллеге, туры сүзлелеге £ өчен ихтирам итәләр аны. Бервакыт ул бетончы Матрена Бубарева < янына килеп туктый. ;
— Күптәннән кранчы белән иза чигәбез: берсе килә, икенчесе ф китә. Әллә соң син тәвәккәллисеңме, Матрена? — ди ул, хезмәттәше- а нә туп-туры карап.
— Техника белән бер дә эш иткәнем юк лабаса, булмас ла мин- <
нән! f.
— Алай кырт кисмә, еламаган баланың гына күзеннән яшь чык- е; мый.
Матрена Бубарева бригадирның сүзенә колак сала, курсларда а укып кайта. Хәзер яхшы кранчы, бригаданың үз кранчысы.
Күпер төзүчеләр отряды электр монтеры коммунист Фәрит Фасе- “ ев, «Почет билгесе» ордены кавалеры шофер Виктор Птицын, газ бе- я лән эретеп ябыштыручы Фәнис Сәлахов һәм башка бик күпләрнең ' эчкерсез, намуслы хезмәте белән көчле.
Без күпернең берничә елдан үзен аклаячагы турында әйткән ~ идек инде. Тик, ничек кенә булмасын, һәр транспорт корылмасы бик „ күп чыгымнар таләп итә. Әйтик, бер чакрымлы асфальт юл җәю у өчен 1 миллион сумга якын акча тотарга кирәк. Безнең республикабызда гына да 10 мең километрга якын юл түшәлгән. Илдә Идел аша күперләр дә күп: хәзер ун күпер бар. Казан күпере— унберенчесе.
Казан күпере кебек уникаль корылманы башкарып чыгу бик зур инженерлык хәзерлеге таләп итә. Эшнең һәр өлеше, һәр төре, аларны эшләү ысулы алдан ук планлаштырылырга тиеш. Казан күперенең эш про екты «Главмостстрой»ның Саратовтагы махсус конструкторлык бюросы белгечләре Г. В. Иванов, Н. И. Вавилов иптәшләр җитәкчелегендә төзелде. Күперне корачак 3 нче күпер отряды инженерлары шулай ук бу эштә якыннан торып катнаштылар.
План-графикның үзенчәлеге шунда: аның нигезен әзер төзелеш продукциясе тәшкил итә. Моңа кадәр, билгеле булганча, төзелеш оешмасының эшчәнлегенә бәя күпме акча тотылуына карап бирелә иде. Хәзер исә теге яки бу объектның тулаем яки аерым-аерым өлеш ләренең әзерлеге таләп ителә. Бу ысул, һичшиксез, эшкә уңай йогып ты ясаячак. Тагын бер яңалык, дөресрәге, күптәнге бер яңалык, дө ресрәге, күптәнге бер яңалыкның дәвамы — бригада подряды. Подрядның өстенлекләре инде күптәннән исбат ителгән. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында ул промышленность төзелешендә әле хәзергә кадәр акрын кертелә. Күпер төзүчеләр бу алымның мөмкинлекләреннән тулырак файдаланырга булганнар. Биредә барлык эшләрнең 60 —63 процентын Злобин ысулы белән башкару күздә тотыла. Бу бик яхшы күрсәткеч булачак. Үзенең туган тармагы торак төзелешендә дә бригада подрядын кертү 30 проценттан артмый әле.
— Бригада подряды төгәллекне, җитезлекне, исәп хисапны ярата. Шулай да аның төп сыйфаты — тәртип,—диде күпер төзү отряды начальнигы А. Курилов. — Ул эшчене, аеруча җитәкчене, белгечне тәртипкә өйрәтә.
Хак сүзләр. Бригада подряды эшне оештыруның камил рәвеше ул. Монда барысы да алдан уйланган инженерлык исәп-хисабына корылырга тиеш.
Отряд начальнигы инженер эшенең бөтен баскычларын да үткән. Шуңа күрә ул бу алымның тылсымлы көчен бик тиз сизеп алган. Коллектив унынчы бишьеллыкта берничә тапкыр Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыга. Анатолий Павлович үзе «Почет билгесе» һәм Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
Җитәкченең осталыгы, барыннан да элек, теләсә нинди авыр бурычларны да үтәп чыгарлык коллектив туплауда күренә. Бу һәр җирдә шулай. Ләкин күпер кебек катлаулы корылмаларны төзегәндә инженерның, белгечнең иҗади фикерләве һәрвакыт беренче урында тора. Шуңа күрә инженер кадрларны тәрбияләүгә, үстерүгә зур әһәмият бирә бу җитәкче. Биредә үзләрен чын белгечләр итеп таныткан кешеләр күп. Баш инженер Б. В. Баранов, әйтик, Себердә, Камада, Вяткада чыныгу алган, аның ярдәмчесе В. А. Лосев беренче имтиханны Горький янындагы күперне салганда үткән.
Казан күперен салу турында рәсми кәгазьләргә кул куелгач, Анатолий Павлович үз бүлмәсенә Рәшит Ибраһимов һәм Геннадий Пия- дин иптәшләрне дәшеп ала.
— Сезнең һәр икегезне өлкән прораб итеп билгеләргә исәплибез. Моңа ничек карыйсыз? — ди ул. Беразга тынлык урнаша.— Я, нәрсә, шөлләп калдыгыз?
— Бик җаваплы эш бит. Аннан соң Идел аша күпер салганыбыз да юк әле, — ди Рәшит Абдулбариевич, дулкынлануын сиздермәскә тырышып.
— Әйе, — дип куәтли дустының сүзен Пиядин. — тәҗрибә...
— Кайдан да булса бер башларга кирәктер бит!
һәм башлыйлар. Р. Ибраһимов уң як ярдагы, Г. Пиядин сул як ярдагы эшләргә җитәкчелек итәләр. Ике дус, тагын берничә елдан күбекләнеп аккан Идел уртасында, тимер-бетон терәкләргә соңгы плитәне — дуслык плитәсен урнаштыргач очрашачак. Кул биреп, бер-берсен тәбрикләрләр. Шул чакта «ура» тавышлары яңгырар, һавага баш киемнәре очар...
Ә хәзер корылманың беренче объектында, Займище янында тимер юл өстеннән салына торган күпер төзелешендә сварка утлары җемелди.
Күпер төзелешендә эшне тулы куәтенә башлап җибәрү өчен ныклы тыл, база кирәк. Асфальт-бетон заводлары, складлары, транспорт базалары, кешеләргә торак — саный китсәң, үзе бер җитди төзелеш программасы. Күпер төзү отряды кешеләре быел, нигездә шул эшләр белән шөгыльләнделәр. Бу 1982 елның җәендә хәлиткеч һөҗүмгә күчү өчен зарури шарт иде.
Быел гидромеханизаторлар, «Трансгидромеханизация» трестының 480 нче төзелеш идарәсе яхшы эшләде: саклау һәм ярдәмчел дамбаның беренче чиратына миллион ярым кубометр ком кудырып, үз бурычларын намус белән үтәп чыктылар. Барысы 5 миллион кубометр ком кудыру планлаштырыла. Аның өчен уннарча километрга торба сузасы юк. Мәрхәмәтле һәм юмарт Иделкәй анысын да үзе бирә, төбендә менә дигән ком. Комның да ниндие әле — ката торганы. Кайберәүләрнең ничек инде ком катсын?»—дип гаҗәпләнүләре бар. Әйе, ката икән шул. Чөнки җир өстенә комга ияреп энә очы кадәр генә лай шарчыклары да чыга һәм ком бөртекләрен шул шарчыклар ябыштыра.
Ком кудыру төгәлләнгәч, дамба кырыйларын, тимер-бетон плитә- ләр белән тышлау каралган. Моның өчен, мәсәлән, 33 мең кубометр
җыелма конструкция эшләп чыгару күздә тотыла. Күпме бу, азмы? Күп. Бу кадәр материал белән 23 чакырым озынлыкта менә дигән бетон юл эшләргә ‘булыр иде. Менә нинди зиннәтле юрган ябыначак яр буе. •
Билгеле булганча, һәр корылма — зурмы ул, кечкенәме — әйләнц- тирә мохитка теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир итми калмый. Күпернең, беренче карашка, зыяны да булмаска тиеш кебек. Беркайда бернинди тоткарлык юк — элдерт кенә. Тизлекне үзгәртмәгәч, автомобильләрнең зарарлы төтене дә аз чыга, ягулык та янга кала. Болар бик әһәмиятле факторлар. Үз машиналары булган кешеләргә дә туристлык маршрутлары киңәя, ял итүчеләргә дә уңайлылык арта.
Шулай да... ком кудыруны гына алыйк. Ул, һичшиксез, елганың табигый халәтенә ниндидер үзгәреш кертәчәк. Чөнки 5 миллион кубометр комнан зур гына тау өяргә дә мөмкин булыр иде. Ә аны елга төбеннән алырга кирәк. Төптә тыгыз хәлендә ятканда фильтр ролен үтәгән алтын бөртекле комлы су массасы өскә чыгарылгач, үзен икенче төрлерәк тота башлый: суны болгата. Бу хәл килеп чыкмасын, Идел пычранмасын өчен проектта комплекслы чаралар билге-ләнгән. Мәсәлән, дамба итәгендә вакытлы корылмалар төзү план- лаштырыла. Шулай ук ком тавының өске өлешен даими рәвештә ишеп торуның да файдасы булыр. Идел — халык байлыгы. Гүзәллеге, саф суы белән ул киләчәк буыннарны да шатландырырга тиеш.
А. П. Курилов кабинетында бер тылсымлы канчы саклана. Алтыннан да коелмаган, бриллиант ташлары да юк үзенең. Ә шулай да алтын-көмешләрдән дә кадерлерәк. Нәкъ әкияттәгечә, ул хәрәкәт кә килдеме, кешеләргә шатлык киләсен көт тә тор. 1952 елда Астраханьда, 1960 елда Ульяновскида, 1965 елда Горький шәһәрендә ал тасмаларны урталай кискән бу кайчы һәм юллар киңәеп, аралар якынаеп калган. Соңгы мәртәбә кешеләргә Казанның X. Ямашев һәм Г. Ибраһимов проспектлар^! кисешкән урында күпер төзелеп беткәч күренде бу. Шәһәр халкы бик риза булып калды.
Хәзергә тылсымлы кайчы чигүле атлас мендәрдә ял итә. Озак та үтмәс, аның белән Казан» күперенең ал тасмасын кисәрләр. Шунда инде Зеленодольск кичүе янында чират көтеп яткан агайларның да йөзләрендә елмаю кабыныр. Күп мени ул җиде сигез ел гомер?!