Логотип Казан Утлары
Повесть

ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ


ЛИРИК-ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
Әя, агач, яшең күпме? уган авылым шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерак урнашкан, мин бала вакытларда анда юллар бик начар, көзге пычракларда, кышкы бураннар да авыл бөтенләе белән шәһәрдән, район үзәген нән аерылып бетә ңде Ни сиңа телефон, ни радио! Ә авыл халкы эшцә каты куллы, колхоз, урман эшен сытып, җимереп эшли иде, безнең авыл күбрәк урман белән яшәгәнлектән, ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визирь юлы ачу. ботак яндыру кебек эшләр башкара нде—ничә карасаң, колхоз идарәсе урнашкан йорт янына әле лесничий, әле лесхоз директорының аты килеп туктый иде Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде Ул вакытта Казанның Горький урамындагы ортопедия институты булгандырмы юктырмы, әмма сөяк төзәтү, тайган буыннарны урынына утырту тулысы белән авыл карчыгы Маһиҗамал түти (авылда аны Майҗамал тэта дип йөр тәләр) кулында иде Без — мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул Урман эшен дә без дә катнаша идек, бер көнне ниндидер бер үҗәт ботакка сөрте-неп аягым каймыкты Бнш-ун минут эчендә аяк гөбе кебек шешеп тә чыкты. Мине арбага утыртып авылга алып кайттылар. Аннан Майжа- малттн янына алып чыктылар Арбага утыртып Үз гомеремдә беренче тапкыр «врачта приемда булдым» Хәзер аның дәвалау-савыктыру методикасы турында еш уйлыйм Майжамалттә нн беренче эш итеп су җылытты, суны эмальле зур чиста табакка салды да, шунда минем шешкән аягымны озаклап юды. Аннан суны алыштырды да, кулына гап-гадн кер сабыны алып, шул су эчендә аякка озаклап массаж яса ды Аякның сызлавы кнмегәннән-кнмн бара иде
— Таймаган бу, балам, тайса мнн аны тартып урынына утыртыр идем, — диде ул аякны сабын белән уа-уа. — Таймаган бу
Икенче көнне мин яңадан урман эшендә идем Безнең авылның әнә шулай тайган сынганны урынына утырта, ялгый торган авыл «докто-
Ахыры Башы журнплыбыэнын унынчы санында
ры» бар иде. Майҗамалттә, агачтан шиналар ясатып, көзгеме-язгымы сарык йоны белән урап, тайган-сынган сөякләрне урынына утыртып бәйләп куя иде. Сугыш алды елларында ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте. Әмма традицияләр яши икән: вак- төяк каймыгу, тамыр сузылулар булганда әле дә Майҗамалттә тәҗрибәсен кулланучы хатыннардан берәү бар икән. Халык медицинасы бу очракта фәнни медицинага каршы килмидер дрп уйлыйм мин. .
Майҗамалттә «ортопед» булса, безнең күршенең Бибинур түти (аны да «Бибинурттә» дип кенә йөртәләр иде) «киң профильле белгеч» иде. Моның һөнәре: сыер бозаулату, кайчы-пычак белән эш итү, үлән, чәчәк, бал. яфрак белән дәвалау иде.
Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур хафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. Әмма Бибинурттәнең бу мәшәкатьтән зарланганын, авырыксынганын авыл халкы хәтерләми. Андый «вызов» булганда ул аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп, чакыручы кешенең үзеннән дә узып ярдәм күрсәтергә ашыга һәм абзарга килеп керүгә җылы су, комган, тастымал сорап ала да, газап эчендә яткан бичара сыерга ярдәм күрсәтергә тотына иде. Безнең авылда «бозаудан үлгән», «үле. бозау тапкан» дигән сүз, гомумән, телгә алынмый иде. «Бибинур килгәнне.. Шуннан соң...» дип кенә сөйлиләр иде авылда. Бибинур түти малай-шалайның аягын дәвалау буенча авылда беренче белгеч иде. Хәзер без еш кына авылда яланаяк йөргән вакытны сагынабыз. Уйлап куям: әгәр хәзерге кебек юньле аяк киемнәре булса, ялан аяк йөрелгән булыр идеме икән? Чөнки яланаяк йбрү — ике башлы таяк ул. Яланаяк тавык үләненә басып рәхәтләнеп уйнап йөреп була. Ләкин авыл табигате гел тавык үләненнән генә тормый. Каткак, камыл, үткер ташлы урыннар була, күгәргән кадак, пыяла кисәге, очлы тимер чыбык тырпаеп торган урыннар була Тыраклап йөреп, аяк. җәрәхәтеннән җәфа чигеп җәен уздырган малайлар да була иде. Башка авылларда. Ә бездә. Әниең җитәкләп Бибинур апага бер тапкыр алып бара иде. Нибары бер тапкыр. Миңа да булырга туры килде анда. Шул ук методика: табак, җылы су. Аннан үткен пәке. Стерильный булмагандыр инде ул. Пәке белән ярып, юып. җәрәхәткә яфраклар салып бәйләп җибәрә иде Бибинур тәтә. Берсен хәтерлим: бака үләне яфрагын яба иде ул пәке тие- рерлек булмаганда.
«Күзгә чүп керү» дигән афәтнең нәрсә икәнен бары тик авыл халкы гына белә. Шәһәр халкының күзенә чүп керми. Шәһәр халкының күзенә тузан, тополь мамыгы, ңорым керергә мөмкин. Әмма күзгә чүп керү. Бу инде — авылда гына була. Авылда «фәлән кешенең күзенә чүп кергән» дигән хәбәр көне буе йөри. «Әле ни хәлдә икән ул? Чүбен алдылармы икән?» Алдылармы икән... Ә аны алу өчен Наһар түти кирәк. Аргыякта, Пуник очында яшәүче Наһар кирәк. (Безнең авыл ике урамнан булып, шул урамнар икешәр «оч»тан тора. «Аргыяк», «Бирге- як». Теге як өчен — без «аргыяк», безнең өчен — теге як «аргыяк»). Җыр да бар иде:
Аргыякка таш атам, Биргеякка таш атам. Аргыякның кызларына Үлгән бака ашатам.
Моны алты-җиде яшьлек кызлар, язын тау башына чыгып, теге як кызларын күргәч, тамакларын ерта-ерта җырлыйлар иде һәм аргыяк— биргеякка, биргеяк — аргыякка карата күпмедер дәрәҗәдә «оппозиция» саклап яши, уйнаша, сугыша, җырлаша, аралаша бара иде. Ә, әйе, күзгә чүп керү... Наһар түти Пуник очында яши Майҗамалттәдән арырак, урманга табарак, «Починок Поник» дигән керәшен авылына безгә караганда боларның очы ярты чакрымга якынрак. «Починок Поник» ун
чакрым булса, боларга нибары тугыз ярым чакрым Күзенә чүп кергән кешене житәкләп әнә шул очка — Пуник очына алып китәләр Анда үзенен бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «житештерү коралларыннан» арына алмыйча мәнге йөгереп йөрүче Наһар түти бар
Капкадан кергәндә үк белә иде ул. бу кеше бәлагә тарыган Арпа, арыш кылчыгы эләккән булуы мөмкин. Наһар түти, йөзенә житди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәкләрен як-яктан күтәреп кыстырып куя. тиз генә кулын юа башлый. Ә теге бичаранын инде күзен кан баскан, ул инде сәкегә ауган Күздән чүп алуның күп төрле ысуллары арасында берсе хәтердә калган: Наһар түтинең китап эчендә саклый торган ефәк җепләре була иде һәм төрле юанлыктагы шул җепләрнең берсен сайлап алып, чүпне шуның белән тартып чыгара иде Ул безнең авылга утызынчы елларның башында килен булып төшкән иде Бәлагә юлыкканнарга кырык еллар чамасы шулай ярдәм күрсәтеп яшәде.
Мәрфугатти беренче бөтендөнья сугышы вакытында гол калып өч малай үстергән 1941 ел июленең беренче атнасында Мәрфугаттинен өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте Өчесе өч көнне Мәрфугатти аларнын һәрберсен басу капкасында озатып калды һәр улының малайлары бар иде, берсе — ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда «Әт ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде
1941—42 еллар эченд» Мәрфугаттинен өч улы турында бер бер артлы өч кәгазь килде Ватан азатлыгы өчен көрәштә үлгәннәр Мәрфугатти һәр хәбәр килгәч халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә
— Шөкер, хәсрәтне күп күрдем,— дип кенә әйтә иде
Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул күз тимәсен дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде Пичек алай озак яшәгән ул?
Мәрфугатти — урман карчыгы иде Ул жәй буе урманда була иде Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр. Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кыэу атлап китеп бара һәм төш җиткән че зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә
МӘҺДИ ЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
куялар иде.
— Мәрфугатти... Иртәгә минем Миңннсламымны ияртмәссеңме икән?...
Бервакыт әни мине ана ияртеп җибәрде Кояш чыкмаган иле әле. мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны кап каладым. йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә Менә берва кыт әни дулкынланып
— Мәрфугатти! — дип пышылдады
Ындыр арты киртәләре буеннан, еш-еш атлап, бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да, аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчыксыман киндер күлмәк икән Күз ачып йомган чы шул күлмәген өстән киеп куйды да, баш яулыгын алмаштырды Нәрсәдер укыгандай итте, тәвәккәллек белән
— Я. олан, башлыйк,— диде
Башка көннәрдә без урманга кояш кыздырганда гына килеп житә идек һәм куак арасыннан, сыдырыла-сыдырыла бер беребез янына ки леп. җыйган җиләкләребезне тикшерә идек.
Мәрфугатти исә алай сөйләшеп тормады Капчык күлмәге белән ку
раларны чожылдатып эчкә кереп китте һәм ике-өч сәгать буена миңа тамак кыргалап кына йөрде. Кояш кыздыра башлагач кына куралар арасыннан чыкты да, мөлдерәп тулган чиләген салкын күләгәгә куеп, өстенә әрекмән япты.
— Инде кышлыкка җыйыйк,— диде. Мин аңламадым. Аннан ул капчык күлмәген салды һәм гадәти чуар бала итәкле күлмәгенең тирән кесәләренә үләндер, ташборчактыр, кура яфрагыдыр, тагын әллә ниләр өзеп, сыдырып тутырды Аннан карт юкә янындагы ашъяулык кадәр бер урындагы сары чәчәкләрне җыеп алды.
— Болары — суык тигәндә,— диде.
Аннан озынча сабаклы, сары чәчәкле үләнне йолкып ук җыйды.
— Менә шушыңа мәченең исе китә инде,— дип сөйләде ул.— Шушының тамырын иснәр өчен келәткә кереп әллә кайларга менә, төреп куйган капчыкларымны ертып бетерә.
Аннан кыш буе авыл халкы Мәрфугаттигә дәвага йөри. Мәрфугат- тинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын әллә ниләр була иде. Ә теге «мәче ярата торган» үләннең нәрсә икәнен мин 30—40 еллардан соң гына белдем Мәрфугатти валериан үләнен җыйган икән.
Заманында Мәрфугатти турында мин район газетасында зур бер мәкалә бастырган идем. Ул мәкаләне Мәрфугаттигә укыганнар, ишетүемә караганда, карчык аннан бик риза калган. Авылга бер генә сәгатькә тукталган арада әни миңа бер төргәк бирде һәм шыпырт кына әйтте: -
— Мәрфугатти бирде моны, суык тигәндә генә тотсын дип әйтте:
Төргәк эчендә яфрагы-ние белән сыдырып җыеп киптерелгән кура җиләге иде. Хәтерлим, шул кышны Мәрфугаттинең әлеге дәвасы белән ■дәваланырга берәр сылтау чыкмасмы дип гел көтеп йөрдем.
•Дөнья мәшәкате белән Мәрфугатти инде онытылып та бара иде Көтелмәгән бер хәл хатирәләремне кузгатып, яңартып җибәрде.
— Беләсеңме, миндә нәрсә бар? Киттек безгә,— дип бер көнне мине Мәскәүдәге гостиницадан Миргазиян Юныс үзләренә алып китте. Миргазиян чит илләрдә йөрүче кеше, бәлки диңгез артыннан килгән берәр хикмәтле шәрабы бардыр дип өметләнеп, шактый тиз киенә башладым. Килсәм, Миргазиян кухня шкафыннан чажылдатып өстерәп бер кечкенә капчык чыгарды. Мәгънәле елмаеп
— Менә... Уфадан Мостай Кәрим биреп җибәрде Мәтрүшкә,— диде. Кулында бер кочак мәтрүшкә иде. .
Шул мизгелдә Мостай Кәрим белән рәттән минем к^з алдыма Мәрфугатти килеп басты.
Мәрфугатти үләр алдыннан аның туу турында таныклыгы белән кызыксынганнар: 99 яшь булган. Соңгы сүзе итеп болай дигән: • .
— Шөкер, хәсрәтне күп ’күрдем...
Тагын күршедә Хәдичәттәй дигән карчык бар иде. Бала вакытта урамда малайлар белән бәхәсләшеп утырганымны хәтерлим.
— Шәймулла абзый хатынының исеме ничек? — дип сорый арабыздан берәү.
— Камәрттә.
— Ә Вәли хатынының?
— Мәйсүфәт^ә...
Шулай бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без, малайларга, бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проб лемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:
— Ә Хәдичәттинең исеме ничек? — дип сорап куйды.
Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады Берецчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире гражданнар сугышында үлеп калган, исемен без белми идек. Икенчедән, без—малайлар өчен — ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәтти иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш түгел кебек иде. *
Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз — Хәдичәтти сүзе — 2 башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде Ни өчен = дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды. Ул хикмәт- Ч ле итеп сөйләшергә ярата, авыл халкы аны «сайландыра» дип әйтә иде = 'Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләшә. Мәсәлән, син яңа күлмәк * киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тиз- ® лек белән элдертеп урамны узасын Икенче көнне исә, йомыш белән £ кергән җирдән, Хәдичәттинең хәтфә ишегалдында катык ашыйсың. < Ә ул болай сөйләштерә
— Карале, кем, олан Кичә карап торам, ярабби бер матур малай, g
матур күлмәк кигән, ярабби каты да чабып узды И-и-и... Кем генә •булды икән шул, беләсем килеп калды ф
Синең катыклы кашыгын чирәмгә төшеп китә, кисәк бәргән бу шат = лыктан синең тамагың буыла һәм син шәрран ярасың:
— Хәдичәтти, минием ул, минием! ~
— Ә-ә, шулаймени . — дигән була Хәдичәтти-артистка,—шулаймы х ни... Әйтәм жирле бик каты йөгерәдериең.. Яна күлмәк тектеләрмени? £
Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде. Хәер, балаларны гына түгел: үзеннән он. бәрәңге, ипи. крәчин алып торган кеше ләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алма * салар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде Сугыш вакы тында ул баласыз калды. Ике улы фронтта хәбәрсез югалды. Хәднчәт- £ ти дүрт кыш буе, үз өен бикләп, ятим калган фронтовик балаларына ч, ана булып яшәде. Ул балалар Хәдичәтти аркасында әнисезлекне бел у ми үстеләр. Хәзер алар республикабызда бик ихтирамлы кешеләр кайсы мәктәп директоры, кайсы алдынгы төзүче-депутат, кайсы автоху-җалыкта зур эштә. Боларның икесе дәүләт орденнары алды Ул орден нарның һәрберсендә, әлбәттә, Хәдичәттинең дә өлеше бар Хәдичәтти бөтен урамга шулай икенче ана булып яшәде*. Ике малае эзсез югалгач та, кешегә күз яше күрсәтмәде. Гадәттән тыш сабыр иде, кайгысын колхоз эшендә баса иде. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте: сугыш беткәндә аның уллары табылды. Бераздан алар кай тып төштеләр. Берсе еракка — Норильскига китеп урнашты, икенчесе йортта калып, 15—20 еллар буе колхозда бригадир булып эшләде Үз гомерендә Арчадан ары узмаган Хәдичәтти самолетка утырып Мәскәү, Красноярскийлар аркылы Норильскига барды Шунда поляр төнне уздырып кайтты Яз көне, ул кайткач, авылга ике яз килгәндәй булды
— Анда гел төн генә икән,— диде ул елмаеп.
— Аэропланда курыкмадыңмы? — дип сораштылар аннан замандаш карчыклары
— Ю-ук Бернәрсәсе дә юк аның Зур балык шикелле бер нәрсәнең эченә кереп утырасың, утырган җирең әз генә’дерелдәп тора Ике-өч тапкыр һәйбәт чәй бирделәр Юк, курыкмадым
Хәдичәтти сиксәннәргә җиткәч йорт эшеннән азат булды. Сәламәтлеге дә шәптән түгел иде, оныклар да үсеп җитте, малай белән килен ул гомер кичергән теге йортны сүтеп, яңа «дворец» салдылар Хәдичәтти урамга чыгып сөйләшеп утырыр өчен замандашларын эзли, йөренә иде Әмма замандашлар юк иде инде.
...Мин аспирантурада укыган вакыт иде, Хәдичәтти мине бик «зур кеше» дип чын күңеленнән ышана иде һәм узган заманнарны сөйләшер
гә дип без капка күләгәсендәге эскәмиядә утыргалый идек. Бервакыт, ни җүләрлек килгәндер, мин Хәдичәттидән сорый куйдым:
— Хәдичәтти, син яшь вакытында җырлый идеңме?
— Ник җырламаска? Би-ик, би-ик җырлый торганыем...
— Хәдичәтти, шул җырларның берсен генә булса да хәтерләмисеңме? — Мин блокнотымны, карандашымны алдым.
— Ник хәтерләмәскә? Бик хәтерлим...
— Хәдичәтти, берсен генә җырлап күрсәт...
һәм мин үз гомеремдә беренче тапкыр Хәдичәттинең — сиксәнгә җиткән карчыкның — яшьләрчә көр тавышын, хикмәтле сүзләрен ишетеп таң калдым. Ул болай җырлады:
Әя, агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күпме?
Минем күк хәсрәтең күпме? — Диеп сорыйм агачлардин,-
Минем кинәт кенә күңелем тулды. Ике малаен югалткан елда Хәдичәтти белән без урманда утын әзерләгән идек һәм ул бик еш кына карт имән янына килеп, сүзсез калып, имән башына карап тора иде. Агачлар белән серләшкән икән ул. Бу юлларның Кандалый шигыре икәнен ул вакытта мин әле белми идем. Китапханәдә шул шигырьгә юлыккач, минем авылга кайтасым һәм Хәдичәтти белән тагын бер сөйләшәсем килде.
Кайтуга, аларның капка төбендәге бүрәнә өстенә барып утырдым Хәдичәтти тыкрыкта эшсез, бер шөгыльсез арлы-бирле йөренә иде. Килеп утырды, хәл-әхвәл белештек. Шунда мин аннан сорап куйдым:
— Хәдичәтти, сезнең иске йортны сүткәндә чормадан китаплар чык-мадымы?
— Ник чыкмасын, чыкты,— диде ул тыныч кына.
— Аларны нишләттегез?
— Нишләтик, берни эшләтмәдек. Әнә әрҗәдә, лапастагы утын әрдәнәсе өстендә торалар.
... йомарланып, яңгырда җебеп, ниндидер җан ияләре тарафыннан кимерелеп беткән кулъязмалар арасыннан мин берсен сайлап алдым. <йосыф-3өләйха» поэмасының яңа бер язмасы иде ул. Бу кулъязма хәзер Казан университетының китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана һәм поэманы тикшерүче, өйрәнүче галим Ф. Фасеев үзенең гыйльми хәзмәтендә безнең Хәдичәтти биргән вариантны да телгә ала. Мин моңа бик шат—Хәдичәттинең исеме тарихка кереп калырга бик тә, бик тә лаек иде.
Хәдичәттинең кабере безнең авыл зиратының иң матур урыны — кояшлы, җиләкле тау кырында. Аның кабере очында бик көяз каен агачы бар. Җәйнең тын, эссе көннәрендә дә вак, затлы-пөхтә яфракларын дерелдәтеп, һава дулкыны белән серләшеп утыра ул каен. Мин шул каберлеккә киләм дә (Хәдичәтти янында үз әнием дә ята), каен башына текәлеп торам. Җир астыннан, әйтерсең лә, Хәдичәтти каенга дәшә:
Әя, агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күпме?
Исәнме, яшьлек!
Мине гомер буе көньяк тартты. Төньякта Чепья, Малмыж, Балтач, Борбаш, Лиза, Карлыган дигән авыллар бар иде, алар, нигәдер, еланлы, караңгы сазлык авыллар булып күз алдына килә иде. Тәпи йөри башлау белән мин гел үзебезнең авылдан көньякка — кояшка таба чы
гып китәргә кызыксындым. Хыял гел шул якка тарта иде. Монын сәбә бен илле яшемә җиткәндә генә белдем Мине бабайлар туфрагы тарткан икән. Чөнки әти ягыннан бабай бездән көньяк-көнчыгышта урнашкан Тәкәнеш ягыннан. Әни — көньяктагы Симет авыЛыннан.
1948 елның июль аенда РОНОда миңа приказ тоттырдылар: фәлән иптәш фәләневне Чүриле районы Керәнле җидееллык мәктәбенә тарих, конституция, география фәннәре укытучысы итеп билгеләргә
Минем хәл! Керәнле! Өчиле! Чикләвекле таулар! Бәхет дигәннәре шулдыр инде ул!
һәм кырык сигезенче елның унбишенче августында мин Керәнле дигән хикмәтле бер авылга таба юлга чыктым. Мәһабәт көяз чикләвек агачы каплап алган тау буенда мылтык аскан бер абзый юл өстенә чыгып мине каршы алды
— Керәнле — ә-ә-ә-нә тегендә, болын буйлап барасы да, барасы,— диде.— Шәп авыл, энем, бәхетле икәнсең, юньле җиргә эләккәнсең,— диде.— Фатир төшәргә, тәгаен генә урының булмаса. я безнең кода Ра мазан абзыйларга, я минем баҗай Хәсәннәргә сугыл Керәнлеләр — юньле халык.
Тау башындагы куе чикләвек урманын күргәч, безнең авыл килене— Өчиле Зөлкамал сүзе искә төште
— Безнең урман,— дип сагынып сөйли иде ул,— баш өстендә егы- лам-егылам дип тора.
Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем. Урман тау башын- ® да буламыни? Урман бит ул, бездәгечә, басу түрендә генә булырга тиеш! «Егылам-егылам» дип торган чикләвек урманының каравылчысы £ мине Керәнлегә таба озатып калды. г
Өчилене чыгып бераз баруга, мин яшел тугайга борыла-сарыла * киерелеп яткан елганың киң болынына килеп чыктым. Бу — хәтфә ту- к гайлы Керәнле болыны иде. Таллыкка терәп салынган буа куенында ® тегермән утыра. Дамба шактый таза, ул тотып калгаи су бөтен болынны бүрттереп, зур куәтен кыса төшеп, тын җәелгән. Суының итәге ике чакрымнарга килеп җиткән. Тегермән дамбасы өстендә киң кара фуражка кигән мәһабәт бер ир күренде. Күкрәгендә юл-юл тельняшка
Керәнле буасында, районда беренче буларак, динамо куелган һәм кичләрен авыл гөлт итә икән. Фуражкалы кеше — Хәбн Тын океан флотында тугыз ел хезмәт итеп кайткан алтын куллы диңгезче Шушы авыл егете, электростанция начальнигы икән
Мәктәптән мине туп-туры квартирага озаттылар Гаҗәп бер дөнья башланды.
Еллар әле авыр иде, ипи карточкасы беткәнгә әле тугыз ай чамасы гына, магазиннар әлегә юка, бик юка . Әмма Керәнледә тормыш икенчерәк иде.
Бу — республикага мәшһүр «Кызыл партизан» колхозы икән. Председателе Шәех абзый мәһабәт гәүдәле, өлкән яшьтәге кеше республика Верховный Советының депутаты икән
Минем, квартирага урнашып, әби белән чәйгә утыруым булды, ишекне кактылар Әби җәһәт кенә чыгып китте һәм зур бер түгәрәк ипи, бер йомарлам май тотыл керде
— Моны сиңа мәктәптән җибәргәннәр,— диде.
1948 ел җәендә бер бөтен ипи һәм бер йомарлам май! Мәктәп сыер асрый, иген чәчә, сыерның бозавын үстерә икән..
Малайлыктан чыгып егет булу чорын мин шул авылда уздым
Сугыш елларына туры килгән балачакта без кино карамыйча, радио тыңламыйча үстек. Безнең нәрсәбездер җитмидер, ниндидер сәләтләребез үсеп китә алмыйча һәлак булгандыр Керәнле мәктәбенә килеп
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
эшли башлауга мин ике юньле кеше белән дуслашып алдым. Болар — математика укытучысы, фронтовик, Берлинны алган, 1945 елның Җиңү парадында катнашкан өлкән лейтенант Тәлгать Ибраһимов һәм тугыз ел чамасы Тын Океан флотында хезмәт иткән, Керәнле «электростанциясе» начальнигы Хәби Фазуллин иде Яшь аермасы безнең дуслыкка комачау итмәде. Мин дәрескә әзерләнеп төннәр буе мәктәптә, укытучылар бүлмәсендә утырам, шунда Тәлгать Ибраһимов белән Хәби дә килә иде. Менә китә сүз, җыр. Хәби мйңа тарих, география буенча ярдәм итә, идәнгә картаны җәеп салабыз да, сузылып ятып, иртәгесен минем дәрескә кирәк булачак вулкан, тау, күлләрне эзлибез.
Тәлгать Закирович сугыш хәлләрен сөйли — информациягә, аң-бе- лемгә сусаган минем баш мием рәхәтләнә. Көннән-көн үсәм. Ул арада, директорны күндереп (директор Сара — Хәбинең хатыны), «Родина — 47» маркалы радиоалгыч кайтарабыз, мин коры элементлар, антенна, заземлениеләр белән мәш киләм, ә тегеләр — икесе дә инженер! Мине өйрәтәләр дә өйрәтәләр. Безнең компаниягә бервакыт рус теле укытучысы Галина Марковна катнашып китте, һәм озын көзге төннәрдә без дүртәүләп зур дөньяга чыгабыз. Хәрби Тын Океан, Порт-Артур, Кытай җире турында бөтен мәшһүр киноартистлар турында әллә ниләр сөйли. Сергеев-Ценский, Степанов, Станюкович һәм Леонид Соболев әсәрләрен күңелдән белә. Кыскасы, минем күңел тәмам урыныннан купты, мин хәзер диңгез флотына алынсам, кеше булырмын, башка частька эләксәм, дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә калмаганлыктан, яшәп маташмаска дигән фикергә килдем. Галяның исә үз дөньясы: аның балачагы Армавир шәһәрендә, сәхнә артында узган, аның әтисе дә, әнисе дә актерлар булган Алар үлгәч, Галя детдомнан детдомга йөргән дә, менә бу авылга килеп чыккан Ул берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый һәм төннәр буе безгә Качалов, Москвин, Шаляпин, Щепкин, Якушенко, Провоторов, Загор- скийлар турында сөйли, спектакльләрдән монологлар укый иде Минем алда рус драматургиясе, сәнгать дөньясы ачылып китте. Галя, ике-өч көн узган саен, район үзәге Чүриле китапханәсенә торып чаба, үзенә һәм миңа китап ташый иде. Диңгезче язучыларны укып бетергәч, әлеге компания мине Гюго, Бальзак, Флобер, Гейне дөньясына этеп кертте. Мин ял көннәрендә, Казанга махсус килеп, рус театрының спектакльләрен карый башладым. Островский, Гоголь, Горький, Чехов... Болар Галяның дүрт алласы иде. Казанга барып театрга кермичә кайтсаң, Галя рәнҗеп, чын күз яшьләре белән елый иде. Диңгез дәресе, сәнгать дәресе хәрби җыр белән алышына Тәлгать Закирович сугыш чоры җырларын бик яратып, моңланып та, яшьлеген сагынып та җырлый иде. Мин инде җырчы булырга, артист булырга хыялланам. Миңа хәзер рус, европа җырлары дөньясы ачылып китте. «Родина-47» бик әйбәт, юньле радиоалгыч булып чыкты. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында радиоалгыч тора. Менә аның яшел индикаторы яна башлый. Бу могҗизалы аппарат мине планета белән тоташтыра. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр французча, гарәпчә, немецчә. кытайча сүз ншетәм, җырлар тыңлыйм. Каһирәдәнме, Димәшкътәнме коръән укыйлар. Кыска-кыска сигналлар, морзе әлифбасы арасына кайвакыт метеостанцияләрнең үзара сөйләшкәне килеп керә. Мин төннәр буе шулай Зур дөньяда сәяхәт итәм һәм, әлбәттә, үземне бик бәхетле сизәм. Дәрестән соңгы сәгатьләрдә, гаиләле укытучылар өйләренә кайтып киткәч, мин аеруча зур бәхет кичерәм — «Маяк» тыңлыйм. Музыка бервакыт мине тәмам кешелектән чыгарды Күңелне җилкетә торган, акылдан шашарлык дәрәҗәдә ашкындыра торган берничә җыр бар иде. Болар- ның нинди хасияте булгандыр, аны мин әле дә әйтә алмыйм, әмма бу җырлар минем яшьлек хатирәләрем булып мәңгегә күңелдә яшиләр.
Боларныц беренчесе — «Пути-дороги» дигән жыр нде. Моны ул вакйтта хатын-кызлар хоры башкара иде. Ул җырны Сергей Алымов сүзләренә Исак Осипович Дунаевский язган нкэн.
Бегут, бегут пути-дороги_.
— дип, хатын-кызлар әллә нинди үзәк өзгеч тавыш белән мине әллә кая еракка чакыралар иде. Үземне сихерле сиреналар тавышына әсәренеп, үзен бәйләп куйган мачтадан ычкынырга газапланган Одиссей кебек хис итә идем, бу хордагы кызлар мине гел еракка чакыралар иде Авылда яшәвемнең, укытып йөрүемнен, шулай итеп, бер мәгънәсе калмады. Икенче җыр... Хәер, ул җыр тәэсиренә бирелгәнче, мин әле бу авылда беренче мәхәббәт хисенә дучар булып, иләс-миләс килеп йөр дем. Бу дөньяда бер эшем дә кешечә рәтле булмады... Ул вакытта мин мәктәп балаларының хор җитәкчесе, драма түгәрәге җитәкчесе, тагын әллә нинди җитәкчеләр идем. Тарих, география, конституция укытудан тыш, авырган, декретка чыккан кешеләр урынына рус теле, бо таника, зоология, физкультура, тагын әллә нәрсәләр укытам Өлкән пионервожатый, агитколлектив җитәкчесе, күрше авыллардагы башлан гыч мәктәпләрдә штаттан тыш инспектор, колхоз фермасында газета . чыгаручы, уку йорты советы, район китапханә советы, колхоз комсомол комитетының бюро әгъзасы, тагын әллә нәрсәләр идем
Шуның өстенә әле туганнан бирле хыялланган бер эшем бар газета корреспонденты. Минем хыялымча, ул инде дөньядагы бөтен гадел- н лекнең патшасы. Район газетасында инде әллә ничә мәкаләм басылып п чыкты һәм мин горур кыяфәттә инде зур блокнот тотып, колхозның * яшелчә бакчасына, ат абзарларына, фермасына барам, сорашам, язган * булам. Бераздан мине район газетасы гына канәгатьләндерми. «Яшь и Сталинчы» («Татарстан яшьләре»)га үрелеп карыйм Бәхет! Гали Ху- ® җи имзасы белән хат килә, киңәшләр бирәләр һәм минем мәкаләләрне баса башлыйлар Ләкин мине бу газета гына канәгатьләндерми. Мин «Кызыл Татарстанэга үрмәлим Күпмедер язмаларымны «газетада урын җитмәү сәбәпле» кайтарып җибәргәч, ниһаять, газета ихтыяҗына туры килә торган материал җнбәрәм Һәм «Кызыл Татарстан»да басы лам! Ну инде, ул көннәрдә мин кешеләр белән әллә исәнләштем, әллә юк... Шулай мин үзем өчен район газетасы «Сталинчы». өлкә газеталары «Яшь Сталинчы», «Кызыл Татарстан»ның «штаттан тыш коррес пондснты» дигән горур исем уйлап таптым Мәкаләне мин төннәр уты рып. йокы хисабына яза идем Кыскасы, мин эшсезләрдән, эшлексез ләрдән саналмый идем.
Әмма боларның берсе дә миңа көннәрдән бер көнне гашыйк булыр га комачау итмәде Минем кызлар белән танышкалаганым бар, озатып куйгалаган бар, әмма гыйшык утында янганым юк нде. Гыйшыкка мин ышанмыйм, гомер юлын аннан башка гына узарга, үземне фәнгә, әдәбиятка, сәнгатькәме, әллә диңгез флоты офицеры булып хәрби тормыш камы багышларга дип баш ватып йөри идем Хәбн әйтә әнә. ди. адми рал Нахимов өйләнмәгән, ди, Чайковский өйләнмәгән, дн Мин дә ул мәсьәләне инде хәл итеп куйдым хатын-кыз белән буталып гомер әрәм итәргә монда Ни чуртыма кирәк ул! Шулай да бала вакытта әнидән ишеткән бер хикәят хәтердә калган Шул борчый Гыйльменисатти белән бергә озын кышкы кичләрдә лампа янында алар китап укыйлар, дөресрәге, бер-берсенә «китап сөйлиләр» иде Шул китапларның берсе «Тутыйнамә» дип атала иде Анда шундый хикәят бар Бер адәм каян дыр каядыр барганда ишәген казыкка бәйләп куя да, ялга туктый Поклап китә. Уянса, ишәгем алып киткәннәр Әлеге адәм хәсрәткә тө шә Гаделлек эзләп, мәчеткә таба китә Җомга намазы алды икән
МӘҺДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
Хәзрәтне күреп үзенең кайгысын сөйли һәм ярдәм күрсәтүен үтенә. Хәзрәт аңа намазга кереп утырырга куша. Намаз-нияз тәмамлангач, хәзрәт чираттагы вәгазь өчен сүз ала. Сүз арасында сОрап куя:
— Җәмәгать — ди,— сезнең арагызда үз гомерендә хатын-кызга күтәрелеп карамаган, гыйшык утында янмаган берәр кеше бармы?
Арткы рәттән шома битле, чапанлы бер ир күтәрелә.
— Хәзрәт,— ди,— сезне алдарга җыенмыйм яшем иллегә җитеп килә, әмма хатын-кызга күз салганым юк, алар турында уйлаганым да юк, бөтен уем — ахирәт көне турында...
— һмм-м-м,— ди хәзрәт, авыр сулап, һәм урта рәттәге мөсафиргә эндәшә:
—т Син, кем... Ишәгем югалды дип зарланасың. Әнә ул — алып чык...
Кышкы каникул тәмамланып берәр атна укыткач, колхоз клубында ата-аналар җыелышы уздырдык. Клуб шыгрым иде. «Бала тәрбиясе» циклыннан алты-җиде бала үстерүче өлкәннәргә мин лекция укыдым, балаларны ничек үстерергә икәнен өйрәтеп бетердем. Хәтерлим: гел елмаеп тыңладылар. Аннан спектакль куйдык. Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасын. Мин — Каһарман. Мадагаскар атауларын күргән, диңгезләрдә йөзгән, дөнья күргән егет, имеш. Мин шәп, мин, мин.. Хәбинең өр-яңа тельняшкасын киеп, сәхнә артындагы кызлардан битне-башны бизәтеп, сәхнәләргә чыгыплар киттем. Әйтерсең, мине бөтен дөнья тамашачысы карый. Дөньяда иң шәп егет мин, төкергән мин дөньяга... Менә сез мин булып карагыз әле...
Киерелеп шулай сәхнәдә йөргәндә, минем шәплекне барысы да күрәләрме икән дип аска — залга күз салуым булды — әйтәсе сүзне оныттым. Өметсезләнеп суфлер утырган почмакка таба чигендем. Әмма күзне залдан алып булмый иде: залда, сәхнәгә якын гына, беренче рәттә, моңарчы мин күрмәгән бер кыз утыра икән. Шәһәрчә бизәнгән, шәһәрчә киенгән, керфекләрен буяган, моңарчы мин күрмәгәнчә чибәрлеккә ия булган бер кыз утыра икән. Каушый калдым. Исереп киттем. Рольне чак-чак кына уйнап бетердем, мин чыккан саен теге кыз урынында селкенеп, кулларын-тезләрен рәтләп алгансыман иде. Хуш...
Спектакль тәмамлангач, авылның бик матур гадәте буенча, «бичер уйнау» башланды. Мин дә, горурлыктан рәхәт чигеп, егетләр-кызлар арасына төштем. Очраклы рәвештә теге кыз янына барып утырдым. Әлегә эндәшү-сөйләшү юк. Гармунчы дыңгыр-дыңгыр татарчага әйләндереп бер вальсны вата иде. Ирле-хатынлы укытучылардан бер-ике пар әйләнә башлады, бераздан Галя да бер кыз белән уртага кереп китте. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, нәрсәдер эшләргә кирәк иде, әмма мин вальс (татарчага тәрҗемә ителгән булса да) әйләнә белмим һәм шуңа , газапланып идәнгә, олтанлы итекләремә карап утыра бирдем.
Алга таба йөгереп шуны әйтим: танцы белмәү аркасында егетлек чорында мин бик күп нәрсә югалттым Флотта, увольнениегә чыккач, бу кимчелек минем өчен трагедиягә әйләнә иде. Өч-биш класс белемле матросларга (сугыш еллары афәте — оккупациядә калып, белем ала алмаган малайлар байтак иде) мин Соболев әсәрләрен сөйлим, Горь- кийның «На дне» әсәреннән Сатин монологын укыйм һ. б. Болар мине әллә кем дип беләләр. Ә менә матросский клуб яки паркка барып кергәч, шул малайлар ленталарын җилфердәтеп фокстрот, танго, вальс биеп җибәрсәләр, мин бәхетсез, боларга кызыгып бер читтә ятим торам. Болар сары озын толымлы латыш кызлары белән шундый ялкылдашалар, ә мин — кеше түгел «Комплекс неполноценности» дигән тө-шенчә ул вакытта әле популяр түгел иде, әмма мин инде шуның корбаны идем. Хәзер дә мәҗлесләрдә тәнәфес ясап бию оештырылганда мин
читкә таям. Нишлим сон? Биергә һәм биек тау башыннан чаңгыда төшәргә гомер буе тәвәккәллек җитмәде, өйрәнә алмадым.
— Сез нигә биемисез?
Мин айнып киттем. Зур кара күзләр, буяулы керфекләрен селкетеп. * мина карап елмаялар иде. Йомшак, дусларча елмаю Минем борын g очы тирләп алды. Секунд эчендә. ='
— Әә-ә... Мин, көн салкын булгач, менә мондый итекләр белән М
килгән идем шул. х
Кычкыртып ялганладым Авыл җирендә кышын ботинка кию гому- * мән юк нәрсә иде ул, минем ботинкаларым да юк иде. Булса да кимә- ® гән булыр идем, чөнки 1948 елда ботинка киеп кышын клубка килгән ь булсам, мине, юләргә санап, иртәгесен ата-аналар балаларын укырга < җибәрмәячәк иде
— Ие, итек киеп килгәнием шул
Кызый үзе сукномы-ниме, ниндидер резин аслы итек кигән иде Бу *• инде — ботинкалы дигән сүз, һәм «мин — шәһәр кызы, син — авыл мо- ф кыты» дигән хөкем иде. а
Әмма кызый андый хөкемнәрен телдән әйтмәде һәм авыр озын кер- ы фекләреннән нурлар сибеп:
— Бәлки сез мине биергә чаккрырсыз? — диде
х
Тагын бер чигенеш: Латвиянең, диңгез буендагы бер паркында мин £ бер кызны танцыга чакырып харап булдым авыр ботинкалы озын аяк- х ларымны чатый-ботый китереп буталып «Старинный вальсжа әйлән- х гәндә мин ул кызның капрон оеклы балтырына ботинка дагасы белән * кагылып алганмын. Оркестр туктап, кызның сыңар кулыннан һәм би- Ф леннән Болконскийча гына тотып кырыйга чыгарып куйгач, теге кыз. у бичара, мөлдерәтеп бер карап алды
— Менә,— диде,— бер күзәнәге китте.
Шайтан сөягеннән өстәрәк, чыннан да, бер ак тап бар иде Капрон оекның чыккан елы— 1954 ел иде.
— Капронның шул инде аның,— диде бәхетсез кыз күз яше аша елмаеп,— ярты сәгатьтән бу күзәнәк тез башына кадәр менеп җитәчәк.
Мин авыр суладым, нишлим? Күзәнәк булсам, мин дә шул юнәлештә хәрәкәт итәр идем Әмма мокытлык көчле, мин авылча елмаеп, авызга папирос каптым
— Нәкъ илле тәңкәгә кичә генә алган идем,— диде бәхетсез кыз Шуннан соң мин үз гомеремдә бер генә хатын-кызны да үз теләгем белән биергә чакырмадым Хәзер мин боларны иркенләп язам мин инде алтынчы дистәгә чыктым һәм биергә чакырылу куркынычы инде — шөкер! — бетте.
— Бәлки сез мине биергә чакырырсыз?
Керәнле авылының клубында бик күп мәхәббәтләр чәчәк аткандыр. бик күп матур сүзләр сөйләнгәндер, әмма шул вакыт вальста мин кичергән бәхетне берәү дә кичермәгәндер Кызый, кайнар сулышын миңа бәреп, мине тәмам кешелектән чыгарып, беткәч бетсен инде дигәндәй, мондый сүзләр әйтте
— Сез сәхнәдә искиткеч матур егет Нигә сез студент түгел? Нигә югары белем алмыйсыз?
Мин бу моментларны хәзер бик иркенләп язар идем Әмма башта берни калмаган. Чөнки мин ул минутларда икенче бер сихри дөньяга
күчкән идем, дөресрәге — моңа кадәр яшәгән елларым гомеремнең беренче яртысы, монысы — икенче яртысы, әле башланып килә иде.
Аннан нәрсә? Буранлы төн иде. Мин, кызыйны култыклап, урамнан атладым Юл буе ул, бичара, аягын дөресләде, минем өч адымга ул җиде атлый иде, шул кичтән сон мин ант иттем: үз гомеремдә хатын- кызны култыклап йөртмәм дидем һәм шул үҗәт вәгъдәмне гомер буе тоттым. Мине «культурасыз син» дип сүгүчеләр аз булмады. Кызый университетның рус филологиясе бүлегендә укый икән һәм бик ерак чыбык очы туганнарына кышкы каникулга кайткан икән Үзенең әти- әнисе Уралдамы, кайда, бу каникулны монда гына уздырмакчы икән. Алай-и-и...
Кайттык, буран сырган урыс капка астына кереп баганага сөялдек. Мин гел тирлим. Леонид Соболевның «Морская душа» әсәреннән цитаталар кңтерәм:
— Один матрос — матрос, два матроса — взвод. Сколько нас? Трое? Ро-о-та. Смир-р-рно!
Шундый байтак өзек китерелде. Кытай, Порт-Артур турында, Качалов, адмирал Нахимов, 1945 елгы җиңү Парадында булган нюанслар турында сөйләп бетердем. Төн шактый карлы, җилле һәм соң иде.
Шуннан әллә ни булды... •
— И-и-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син,— диде дә, озын керфекле кыз, «чуп» итеп мине үбеп алды һәм урыс капкасының келәсенә басты. Капка, физика законнарына нигезләнеп эшләнгән корылма, шыңгырдап ачылды да теге төн кызын эчкә йотты. Ә мин баганага тотынып калдым. Тотындым, чөнки бөтен дөнья әйләнә — буран туктаган, кар беткән, аның урынына тропиктагы җылы тыгыз яңгыр ява. Шул яңгыр астында зонтик тотып, мыеклы Сергеев-Ценский, бантиклы Станюкович, фин кепкасы киеп сөяк таяк тоткан Леонид Соболев, төлке толып кигән Шаляпин һәм озын кара бәрхет күлмәк кй- гән Ермолова — бөтенесе бергә урам уртасыннан баралар һәм миңа карап елмаеп кул болгыйлар иде.
Аннан... Мин кайтып кергәнмен, ул заманда әле исерү өчен аракы кирәкми иде, хуҗа әби мине каршы алганны хәтерлим Пальто ачык (ике ай элек кенә җиде йөз илле тәңкәгә Чүриле кибетендә сатып алган сукно «пәлтә», якасы — кара сарык тиресе, йомшак, җылы), ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф бер якка салынып төшкән, бүрек ямьшәйгән, хәер, боларны мин белмим, иртәгесен әби генә сөйләде:
— Син,— диде,— әлләкем әйтмешли, салып кайтканыеңмы суң? Кара аны, малай, безнең нигездә булган хәл түгел бу. Юктыр бит? Исерегиеңме суң?
— Юк,— дидем мин түбән карап, әмма ялганладым. Чөнки, үз го-меремдә башка беркайчан да, бер җирдә дә мине1^ бу дәрәҗәдә бәхетле исергәнем булмады. Аракыдан исерү — нәрсә ул!
Икенче көнне мин иләс-миләс килеш дүрт дәрес укыттым Географиядән, ничектер, Австралия кыйтгасында сарыклар үрчетү проблемасы турында сөйләдем, тарих дәресендә Кызылкашлар белән Сары Чалмалылар восстаниесе турында сүз куерттым Әмма болар төштә генә! Күз алдымда буран сырган капка баганасы һәм шул баганага сөялеп торган йомшак билле кыз бала гәүдәсе һәм аның кар арасыннан ялтыраган кара күзләре иде. Кая монда сиңа Сары Чалмалылар һәм Кы- зылкашлар!
Саташулы берничә дәрес шулай узды. Дәрестән соң ул көнне без күршедәге Курсабаш башлангыч мәктәбенә ачык дәрескә барырга тиеш идек. Дәресләр тәмамлангач, ашап тормадык — киттек. Буран себерә башлавы бераз гына борчыды безне, әмма буранда алты чакрым юл
чыгу ул заманнарда проблема идеме сон? Бардык, өч-дүрт дәрестә утырдык, озаклап анализлар ясадык Безнең як буранының гадәте шул кичкә таба холыксызлану. Беренче класс укытучысының арифметика дәресенә анализ ясаганда, мин сизеп утырдым минем беренче мәхәббәтем яна! Яна, яна Чөнки болай сөйлиләр
— Юк, иптәшләр, бу мәсьәлә, минемчә, укучылар өчен бик авыр иде Я инде, үзегез уйлап карагыз менә сезгә шундый авыр мәсьәләне чи шәргә нибары 25 минут — мин кабатлап әйтәм — 25 минут бирелсен әле. Менә мине голаслауныйлыкта гаепләмәсеннәр өчен, мин мәсьәләне дәреслектә бирелгәнчә, сүзгә сүз укыйм «Вәдүтнең әбисенең ике үрдәк баласы бар иде. Аларга бер көнне Нәбинең әннее бер үрдәк баласы кертеп кушты. Вәдүт әбисенең барлыгы ничә үрдәк баласы булды?» Бу бит, иптәшләр, бу бит, иптәшләр Бу бит.. Буран котырды, бер катлы мәк*гәп тәрәзәсеннән башланган кар диңгезе кояшның газаплы чырай ташлаган хәлсез нурларын сеңдерде дә. караңгылыкка биреште.. Минем йөрәктә исә давыл, чын мәгънәсендә давыл иде. Ә буран котырды Бераздан мәктәп түбәләре шыгырдый башлады, классның унлы лампа яктысында саран елтырап утырган бү- ♦ рәнәләре, мүкле бүрәнә җекләреннән бәреп кергән кыр җиле, кичәге в кара күзләр, кайнар үбү һәм Вәдүтләрнең өч үрдәк бәбкәсе—барысы u бергә буталды Ә методистлар, авыз тутырып, әле Нәбн әбисенең, әле Вәдүт әнисенең бәбкәләрен санадылар
Аннан ниндидер рәхмәт әйтүләр булды, шыгыр-шагыр китереп пар- £ таларны кузгаттылар, безне, җидееллык башкаладан килгәннәрне, фатирга чакырулар булды. Уникеләп кешене берәүләргә кертеп кайнар £ аш ашату, кемдәдер куну һәм иртәгесен ат, чана, толыпларга төреп ил- г теп куюлар турында байтак сүз булды Әмма кешелек җәмгыяте һәм * кырык сигезенче елларның матур, эшлекле халкы мине гафу итсен, х берничек тә ул авылда, мәгънәле, ишарәле, ымлы ашлар янында утыра ® алмыйм, дөресрәге, яшьлек законнары буенча, минем монда утырырга ' хакым юк иде Юк — вәссәлам!
Шуннан... Беркем дә берәүгә дә кермәде. Яшьлек җиңде Мин җиңдем. Саран-кызгылт лампа утларын буранда тоныкландырып, Курсабаш авылы калды, ә без — электрлы Керәнле авылына таба, кар ярып, тирән карда сукмак салып алга атладык И сүгенделәр, и каргадылар мине арттан атлаучылар. Ә мин ун адымнар чамасы алдан көрт ярып бардым Миңа бары тик кайтып җитәргә генә кирәк бу бәх.-т i кышның бер кичен мин ниндидер Курсабаш авылында уздыра алмый идем.
Үз гомеремдә читтә иң күбе алты кич кунган мин, малай, ул кыш ның февралендә өч атна чит авылда, үз өемә кайтмыйча яшәдем Моңа газаплана, борчыла идем, ничек инде ул үз ояң, үз әниең, үз йортың моннан унбиш-уналты чакрымнарда гына, урман артында гына була торып, шунда кайтмыйча, тнрләп-пешеп токмачлы аш ашамыйча, аннан иртәнге мичтә чыжылдаган ял көне ризыгының исенә рәхәтләнеп, киерелеп үз караватыңда аунамыйча, читтә—кеше өендә, ярым кадерсез бер хәлдә яшәргә мөмкин? Ярамый бит болай, ярамый! Аек акыл шулай ди. Әмма, теге кичтән бирле миндә тагын бер акыл барлыкка кил де. Монысы көчлерәк, дуамалрак булып чыкты Анысы әйтә: шту син, ди, дурак, әни кеше янында унсигез ел гомер иттең, әни — әни инде ул, ә менә мондый кызны ташлап ничек итеп үз авылыңа кайгмакчы буласың син? Әнн ул гел синең янда инде, ә менә мондый кызны очрата алырсыңмы тагын?
Акылның монысы — яшьрәге, көчлерәк иде
Студентларның кышкы каникулы тәмамланган көн — минем бәхетем естенә кара болыт кнлгән көн нде Ул китте, дөньяны февраль аеның тәртипсез, мәгънәсез бураннары басты, аннан март аеның иләмсез.
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
холыксыз җилләре исте, кар эреде бугай. Аннан ниндидер апрель, май айлары узды, ахрысы. Бу язның минем өчен сукыр бер тиенгә дә кирәге юк, чөнки бу дөньяда мин ялгыз, ә теге кызый зур калада, әллә ниткән шәп егетләр белән ил-умач килеп, аудиторияләрдә бергә утыра, чыркылдаша, уйнаша, көлешә иде. Ә мин монда Керәнле балаларына папа Бонифаций фәләненченең ниндидер бер чиркәүдә сөйләгән сүзләрен хәтерләмәгән өчен икеле куеп утырам...
Җәй җитте, мин зур дәрт белән калага юл алдым, әлеге кызның теге кышкы кичләрдә сөйләгәннәре буенча аны эзләп университет аудиториясендә, коридорларда йөрдем. Көннәр буе йөрдем Кызлар затлы, егетләр шәп, күбесе күзлекле иде. (Шул көннәрдә канга сеңеп калган: күзлекле егет — һичшиксез, галим кеше... Менә бит! Күзлексез галимнәргә әле дә булса шикләнеп карыйм, бу, дим, фәнгә очраклы гына килеп кермәдеме икән?) Әмма теге кыз күренмәде. Без аның тәкъдиме буенча шулай килешкән идек: кыш буе хат алышмыйбыз, янәсе, җәй көне мин аны үзем эзләп табам
Ике-өч көн университет вестибюлен таптагач, мин үземнең төп бурычымны үтәргә — Сулъяк Болак урамындагы институтка «заочник- лык»ның бәхетсез язмышын татырга китеп бардым
Аннан ямьсез, ятим жәй дә узды, көз житте. Мии шул ук мәктәптә, әмма инде, шактый басылган. Минем йөрәк җәрәхәтле, теге газаплы, татлы мәхәббәттән мин әле һаман арынмаган. Ул көзнең ничек газаплы узганын хәтерләсәм, әле дә кызганыч. Әрәм үткән бер көз. Ә бит көзләр, язлар кебек үк, санаулы гына Кызганыч. Ул көз коры иде, кичләрен томан төшә дә, авылда томанлы тынлык урнаша. Хәби кабызган утлардан салкын туфраклы коры каткак урамнарга саргылт ут яктылары сибелә иде Ә мин — элеккечә укытучылар бүлмәсендә. Ул елны компания бераз таркалды: Хәбинең дә, Тәлгать Закировичның да беренче малайлары туды, алар инде сугыш, флот темаларын беразга онытып, бәхетле ата булдылар Галя исә бөтенләе белән француз теленә чумды. Ялгышмасам, ул инде Бальзакның «Евгения Гранде» әсәрен француз телендә укый иде һәм Керәнле авылы кибетенә кайткан кон-фетны бөтенләе белән сатып алып, көн-төи шуны суыра һәм иртән дәрескә килгәч, теше сызлаганнан, битләре, күз кырыйлары кызарудан зарланып, морҗа артындагы юынгычта кер сабыны белән озаклап битеп-күзен юа иде.
Көз.. Тын, салмак, ярым караңгы. Коры көз. Аяк астында салкын тузан, агачлар бриллиант булып утыра Укытучылар бүлмәсендә ут бар. Мин шунда юнәләм. Бер почмакта конфет суырып, «французча» «наң-наң» килеп, Галя утыра. Мин радиоалгычны кабызам Маякта миңа таныш моңнар:
Снова Замерло все до рассвета —
Дверь не скрипнет, не вспыхнет огонь.
Только слышно — на улице где-то
Одинокая бродит гармонь
Бу җыр минем яшьлек газапларым турында Моның мәгънәсен бу дөньяда бары тик мин генә аңлыйм. Радионы сүндереп, авыл читенә, бушап калган бәрәңге басуларына чыгып китәм, табигать белән ялгыз калам. Шулай газаплы төннәр үтә. Ә бер көнне мине тарих укытучыла- рының семинарына шәһәргә җибәрәләр Мин тагын аяк астында җирне югалтам йөрәкләнеп китеп, теге югалган сихри әкият кызының тору адресын туганнарыннан сорап алам, һәм Казанга килеп төшүгә, Качалов театрына ике билет алам да (әле дә хәтерлим: Афиногеновның «Мать своих детей» әсәрен куялар иде), теге адрес буенча оча-куна бер
йортның ишегенә барып житәм Шәһәр йорты, ике катлы, биек баскыч лы Кыңгырау төймәсенә басам Хужа хатын чыга Сездә шундый кыз яшиме? Ул өйдәме? Тамак ярыла, күзне яшь баса Сүзләр өзелә
— Әйдә кер. Син кайсы авылдан? Кызым! Әнә сина бер авыл малае килгән! Ике елдан бирле фатир тора инде, ияләнеп беттек Кызым урынына күрәм Аның
ай саен түли торган йөз тәңкәсе мина нәрсә? Моржа артындагы обойлы кечкенә бүлмәгә ничек кергәнемне белмим Ниләр сөйләшкәнне белмим Дөнья әйләнде Кызый артык гажәп- дәнмичә генә, йомшак киез жәйгән сандык өстеннән төште, өстәлдәге китап-кәгазьләрен рәтләде; шул арада күзлекле бер егетнең пыяла рам эчендәге портретын арты белән әйләндереп куйды Утырырга кушты Яна гына кар яуган көннәр иде һәм мин астына олтан салган бик һәйбәт киез итекләр киеп килгән идем Каһәр! Шәһәр урамы лычма су иткән аларны Мин тагын итек башларыма карап утырам Ул арада ишектә тагын кыңгырау чылтырады Монысына кызый үзе чыгып йөгерде. Кем беләндер кызу-кызу сөйләшеп алдылар, борын аша чыккан авазлардан мин бу сөйләшүнең ярым-яшерсн булырга тиеш икәнлеген аңладым. Бераздан зур пыяла күзлекле, озын чәчле кара чибәр
егет түргә узды. Аның артыннан, бераз гына кызарынып, каушагансы- “ ман кызыкай да керде Авыр тынлык урнашасы иде — егет сүзчән бу s лып чыкты. ч
— О! Гаре дю кампаң? I — дип елмайды чибәр егет, ак тешләрен £
күрсәтеп. t
Бу сүзләр минем йөрәкне телгәләде. Боларны мин аваз яңгырашы н буенча (Галя гел «наң-наң» килеп утыра иде) французча икәнен чама- « лап алдым һәм бу яңгырашны гомер буе хәтердә сакладым Нәрсә * әйтте икән бу галим егет минем турыда? Моны мин чама белән хәтер- п дә саклап егерме елдан соң үзем тәржемә иттем Яман сүз әйтмәгән * икән, әмма инде мине үтереп чыгып китте ул Шәһәр урамында мин j моңарчы үземнең русча белмәгәнемнән оялып, башны түбән иеп кенә йөри идем, болай булгач, инде шуышып кына йөрисе калды
Минем француженкам күзлекле белән ниндидер мәгънәле афоризм нар, жаргоннар аша фикер алышты, елмаештылар, көлештеләр. Аннан француженка, мина яхшылык эшләп савабы булсын дигәнсыман бер кыяфәттә, театрга әзерләнә башлады Урамнан барганда юл буе сөйләшмәдек, театрда сөйләшмәдек, өенә кайтарып куйдым — сөйләшмәдек. Хәтерлим, мин шул вакытта бик нык ябыктым Чөнки эчтән гел ут. һәр сулыш саен энергия чыга иде Ниндидер дежур сүзләр сөйләнеп алдык та. аерылыштык. Мәңгегә! Кар ява иде. ул кар бөртекләре минем француженкамның озын керфекләренә куна нде. ә ул юка перчаткалары белән чәченә, керфегенә кунган кар яфракларын сыпыра, үзе елмая Безнең арада гүя мин мәңге кичеп чыга алмаслык тирән елга, без икебез ике ярда тора идек
Шул көннән соң мин авылда калмаска, ничек кенә булса да дөнья күрергә, укырга, кеше булырга һәм күзлек киеп, чит сүзләр кыстырып сөйләрлек дәрәжәгә ирешергә, аннан соң гына бу кызыйны эзләп табарга булдым Кабул ителгән программаның байтак өлеше үтәлгәндә, минем инде чәчкә ак бөртекләр йөгергән иде Кешеләрдән сорашып белдем кызыкай күзлекле бер егеткә кияүгә чыккан, бер мәктәптә эшлиләр, берсе рус әдәбияты, икенчесе чит тел укыта, инде олы уллары алтынчы класста укый икән
Иртәгесен ирт^к торып, тимер юл вокзалына киттем Коры, салкын нртә, урамнарда салкын тынлык нде Шул вакыт диңгез шавыдай га-
I Ә Авыл егетемени? (Французча) t <к У » м и
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ЖИРДӘ
зәмәтле бер тавыш ишетелде һәм иртәнге салкынлыкта тын гына сузылган Профсоюз урамына Куйбышев мәйданы аша бер колонна солдат килеп керде. Тыгыз колонна, ялтыраткан күнитекләр белән, урам карын чыкырт-чыкырт таптый, колоннаның, аяк тавышы соры стеналарга барып бәрелә һәм кабатлана иде. Тротуардан аерым атлаган лейтенант та ялан өс иде һәм колонна үрне менеп тигезләнгәч, ул барган җиреннән туктап борылды да, бакыр тавыш белән
— Запевай! —дип команда бирде.
Нәкъ шул секундта ачы тавышлы берәү җыр башлады:
Где ж вы. где ж вы. где ж вы, очн карие,
Где ж ты, мой родимый кра-а-а-й?
Шунда могҗиза булды, йөзләгән таза күкрәктән берьюлы, бер сулыш белән җыр бәреп чыкты һәм шәһәрне тетрәтте.
Җыр чын мәгънәсендә шартлау ясады, бозлы түбә кыекларыннан күче-күче белән чәүкәләр күтәрелеп, университет гөмбәзләре тирәсенә очты, иртәнге тын урам уянды, җыр тактына бөтен шәһәр селкенгән- сыман булды.
Кып-кызыл битле, киң күкрәкле таза бу сыннардан торган колонна асфальтның каты карын чакырт-чокырт сытып барганда, мин тротуарда каттым да калдым: болар—кеше, болар — егетлек, батырлыкның үзе иде. Мин хәзер уйлыйм: бу — бер рота. Ул ротаның йөгереп, упражнениеләр эшләп, иртәнге гимнастикадан казармаларга кайтуы. Ул колоннадагы егетләрнең гимнастерка күкрәгендә орден, медаль колодкалары бар иде. Димәк, болар сугыш узган егетләр. Болар хәрби хезмәттә бик озак, бик озак еллар инде. Аларны алыштырырга кирәк иде. Җиде-сигез ел хезмәт иткән, сугыш узган бу егетләрне алыштыру өчен миндәй мокытларга сафка басарга кирәк иде...
Бу егетләрнең шәһәрне селкетерлек әлеге тавышыннан мин йөрәк өзгеч-авазлар ишетеп, шуларны аралап алдым, безнең егет вакытыбыз шулай казармада, стройда уза. Солдат булу — яшьлек эше. Без унҗиде яшьтән ут астына кердек. Сугыш туктаганга инде ничә ел. Безгә алмаш кирәк. Безнең дә үз авылларыбызга, туган якларыбызга кайтасыбыз килә, кызлар белән яратышасыбыз, үпкәләшәсебез килә, өйләнеп гаилә корасыбыз килә. Ватан алдында безнең йөзебез пакь, әмма безгә инде егерме биш яшь! Алмаштыр безне, салып ташла да шул олтанлы соры киез итегеңне, бас безнең сафка, буып куй билеңә солдат каешы — умач ашап капчыкка әйләнгән корсагыңны җыйсын, сиңа да бер кеше рәвеше керсен...
Ул җәй — күңелем сизде — яшьлегемнең соңгы җәе иде. Ул җәйне гел көньяктан җылы җил исте, бөтен дөнья зәңгәр — күк тә. ерак басулар да, рәшә дә зәңгәр иде, җәйге җил аша минем колакка теге сихерле сиреналар тавышы ишетелеп торды:
Бегут, бегут пути-дороги..
Тормыш мине еракка чакыра иде. Бу халәттән чыгарга, дөнья күрүгә сусаган күзәнәкләрне тутырырга, киң колач белән йөрергә, яшәргә кирәк иде.
Август ахырында басулар саргайды, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астын дагы кырлар, ындырлар алтын сары көлтә, салам чүмәләсе, эскертләр, кибәннәр белән тулды Менә бер көнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде:
— Торыл-лыйк! Торыл-лыйк! Торыл-лыйк!
Болар — китеп баручы торналар икән. Аларның чакырулы моңлы авазына минем саташулы төшемдәге сиреналарның җыры кушылды
Бенут. бегут пути-дороги...
Аннан Октябрьнын беренче көнендә, мин, Керәнле авылы белән саубуллашып, беренче башлап килгән юлымнан чыгып киттем. Минем әйтемдә инде әйбәт кеиә плащ, аякларымда яхшы күннтекләр иде Өчилегә житкәндә, теге, бала вакытта, мина шом салган бәет искә ♦ төште. Аягында күнитек... Үз баласы күк итеп... <т
Торналар хушлашуын ишетеп иңрәп калган бу авыл мине үз баласы S күк итеп ямансылап озатып калды. Сау бул, яшьлек!
х «Акрын искел, сәба җиле!»| Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде «Аклар» — пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» — толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде Гади тегү- F че^әр һәм «культурныйлар» Гади тегүчеләр кышын чанага тегү ма- £ шиналарын салып, ерак юлга чыгып китәләр, моны әле кырыгынчы ел ларда да «өязгә чыгу» дип атыйлар иде Болар язын, март башларын да, баеп кына кайталар һәм кайткан көнне кибеткә килеп теләгән кадәр чәй, конфет, шикәр, ситса товарлары алып, гади халыкны бер шак- каттырып китәләр иде Арадан берсе аеруча хәтердә калган Шәмсетдин Бәдрие дигән кырык яшьләрендәге бер ир иде. Бәдри жәси-кө- зен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетү»беп- кем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә һәм май бәйрәме алдыннан гына кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп, авыл га кайтып төшә һәм кәефләнеп кенә авыл кибетенә килә иде
Аңа ияреп, әлбәттә, сеңелесе, апасы килә. Бәдри вәкарь белән генә товар карый, ашыкмый Бер әйбер ала. исәп-хисап ясыйлар Кнбетч ■ агач ящик — кассадан алып аңа вак акча «ыздаЧа» бнрә Әмма Бәдри вак акчаны алмый Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, у i вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде:
— Мина ыздача нәрсәгә?
Ьу моментта ул гадәттән тыш бәхетле горурлык белән әйләнә тирә сенә карап ала иде Бераздан Бәдри карап-әйләндереп тагын берәр нәрсә сатып ала, кибетче дә ана нәкъ баягыча вак акча кайтарып би * рә һәм Бәдри монысында тагын да куәтлерәк хәрәкәт белән акчаны сыпырып төшерә*иде
— Вак акча жыеп маташырга син мине кем дип белдең?
Шулай дип ул үзенең калын, кечерәк кенә китап кадәр кара бумаж нигын, мәгънәле хәрәкәт белән, куен кесәсенә салып куя иде Бәдри нең тегүгә йөрүе, ахырысы, әнә шул — авыл кибетенә килеп, бер ик. көн горурлык күрсәтү өчен генә иде Сугыш башланырга бер ик. ел кала Бәдри, кай яккадкр, язылып китеп барды Ул елларда безнең авыл халкы «язылып» бик күп өлкәләрне юньле, һөнәрле кешеләр белән баетты бездән Нижний Тагил, Кизил, Кәттә Курган, Кемерово. Магни тогорск, Тайшет, Красноярск, Сыктывкар кебек шәһәрләргә, эшчеләр поселокларына кеше күп китте Бәдри дә киткәч, авыл, кемнедер югал»- кансыман, ятим калды Аны гел көттеләр «Бәдри, кайдан кайтасың ин де?» дип, күрәсең, сорап язучылар да булган Утыз тугызынчы-кыры гынчы Бәдрисеһ елларда авылда шундый шыксыз хәбәр йөри иде. имеш. Шәмсетдин Бәдрне хат язган крәчин мае кайчан катса, шул чакны бе< дә кайтабыз, дигән Бәдри шуннан сугышка киткән һәм. бер дә шик ләнмнчә әйтергә мөмкин, аның үлеме дә шулай үзенчә, бәдричәрәк бул гөндыр.
М Ө X әМ М ә1 МӘҺДИЕВ
Мондый горурлык, күрәсең, һөнәрчеләрнең барысы өчен дә хас булган. Итекче Җиһанша абзый бар иде. Акыллы, тәртипле, кыска холыклы кеше Ул Дөбъяз ягына дүрт-биш айга итек басарга чыга иде. Арча станциясенә килеп төшкән — кораллар авыр. Кайтасы юл — егерме чакрым. Базар көн туры килгән, Җиһанша абзый базарда кул чанасы эзли башлаган. Пошалым авылы Арча базарына чана торгыза иде, арадан берсе Җиһанша абзыйга бәйләнгән.
— Ал минекен, гомерлек бу, — дигән.
Шунда горур һөнәрче, кыска холыклы Җиһанша абзый «ычкынган»
— Син, — дигән, — фәләнеңне фәлән иткән нәрсә, миңа гомер буе чана тарттырмакчымыни? Миңа бит ул коралларны төяп кайту өчен генә кирәк Аннары мичкә ягам бит мин аны
Шулай дулаган да, икенче, телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. Әле киткәндә дулаган: .
— Кара әле син аны! Гомер буе мине чана тарттырмакчы! Бирермен мин...
Тегүче Хөснетдин абзый да шундый сыйфатлары белән аерылып тора иде. Анысы, тегүдән кайткач, яз башында — колхоз эшләре башланганчы—берәр атна типтереп алырга ярата иде. Типтерүе дә, эчәргә яратудан түгел, бары тик кеше арасында «менә без болай да итә алабыз» дигән кыяфәт өчен генә иде. Хөснетдин абзыйның СССР Дәүләт банкысы алдында җинаяте бар: ел саен, әнә шул типтереп йөргән көннәрдә, урамда, агай-эне, ирләр җыелган урында, ул кесәсеннән өчлек; ме, бишлекме чыгарып (тәмәке кәгазенә кытлык еллар), кешене шак- каттырып, шул акчага төреп тарта иде. Әмма бу инде «типтерү» атнасының соңгы көннәрендә «йомгаклау концерты» була иде һәм аның таза, саллы гәүдәле хатыны Гыйльменисатти (Хөснетдин абзый үзе бик җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше, әлеге атнада бик җиңел холыклы да була белә иде), гастрольгә чик куеп, өенә кайткач, картын дүрт шарлы агач караватка сузып сала да өстенә менеп атланып утыра һәм тегәрҗепле күзлеген киеп «Йосыф китабын» укый иде.
Бичаралар .. Алар дөньяда юк инде. Сугыштан соң малайларь! өйләнеп тормыш корган якка — Иделнең теге ягына — Тәмте ягына китеп тордылар алар. Хөснетдин абзый Тәмте ягына сыер җигеп, үзенең тегү машинасын салып барды. Озак еллардан соң туган авылга кунакка кайтканнар. Илле җиденче елның июнь ае булса кирәк. Хөснетдин абзыйның «гастрольләре» туктаганга егерме еллар чамасы вакыт узган икән Очрашуга теге елларны искә алды.
— һи-н, яшь чакта, бәйрәм көнне, дуслар белән очрашканда бер «пруштук»ны җибәрә торган идек инде аны, иптәш... Ат ите ашап шаяр1- ганда берние дә юк аның. Любей суыкта атны бияләй белән җикмәдек инде аны, иптәш...
..Без сөйләшеп утырабыз. Мин — аспирант, Хөснетдин абзый мине бу дөньядагы иң зур галим дип белә (ялгыша, бичара!). Аның грамотасы юк, ул әл;е әдәбият дөньясында зур галимнәр барын башына да китерми.
Туган авылда безнең йортта шулай утырабыз. Миңа шайтан керде. , .
— Хөснетдин абзый, ничек соң, синең яшь чакны бер искә төшереп
алыйкмы? — дим Өстәл астыннан «Вишневая» дип кәгазь сугылган кара авыр зур бер шешә алам. Литр дигәннәр, авырлыгы өч килога гына бетмәс. ■
Хөснетдин абзый дерелдәп куя:
— Юк, иптәш, шту син, ураза вакыт,— ди,—Минем,—ди,—утыз алтынчы елдан бирле авызга алганым юк. Әле менә сагынуга чыдый алмыйча кайттык Гыйльмениса әйтә, туган нигезгә, зиратка дога укып
китик, ди. Уразага кердек. Шәригатьтә мөсафир кешегә рөхсәт ителә дип әйткәннәр әйтүен.— Ул ниндидер өмет белән Гыйльменисаттигә карап алды
Гыйльменисатти исә, өстәл өстенә япкан ашъяулык почмагын бөте рә-бөтерә, әнигә сөйли иде:
— Шуннан суны... нитеп-е... Йосыфның күлмәген алып-ы Кыр кә- * жәсен тотып суеп-ы Шуның канына Йосыфның күлмәген буяп-ы § Хәзрәти Якупның каршына китереп-е куеп-ы
«Йосыф-Зөлайха» кыйссасы турында мин күпме тенә фәнни хезмәт S укымадым! Бу турыда ничә генә лекция тыңламадым! Әмма алсу эре х чәчәкле шәлъяулыгы белән бөтен аркасын-жилкәсен, маңгаен төргән S Гыйльменисаттинең «ы-ы» килеп Йосыф кыйссасын укыгандагы кебек j көчле тәэсирне бер жирдә дә алмадым
Монда да шулай иде Гыйльменисатти, өстәл астыннан^менеп утыр- < ган теге явыз шешәгә күзе төшеп, кинәт тынсыз калды *
— Син, дим, син! Җүләрләнмә!
Хөснетдин абзый бер аңа, бер миңа карады
Мәсьәләнең җеп очы һәм ахыры минем кулда иде Мин үзем булды ф ра алырлык фәлсәфәгә керештем Болай сөйләдем
— Гыйльменисатти! Сез гомер буе юньле кешеләр булдыгыз. Сез кү 2 чеп киткәч авылда ямь кимеде. Сез яшәгән урам ятим калды Сез ми = ңа — атасыз балага — авыр елларда күпме ризык бирдегез. Мин сезнең 7 аркада исән калдым. Инде сез олаеп, туган жирегезне сагынып монда « кайткансыз Шәригать юл кешесенә ураза тотуны мәжбүри түгел дип 9 әйтә — моны мин беләм. Инде Хөснетдин абзыйның да мондый зәм £ зәм суы капмаганына ничә еллар икән. Тагын кайчан күрешәбез? Үз у гомерендә беркемгә начарлык эшләмәгән, гомере буе жир сөргән, ке ? теләргә матур киемнәр тегеп, аларны матур иткән, колхозда теләсә нин ™ ди авыр хезмәтне сытып башкарып килгән бер гөнаһсыз Хөснетдин аб г зыйдан бер стакан шушы зәмзәм суын алла кызганырмыни?
Күрәм — Гыйльменисатти каушады Чөнки үз коралы — шәригатьне эшкә жиктем. Шулай да тиз генә бирешмәде
— Җитмешкә якынлашып килгәндә... Ураза аенда
Мин кыюландым, Хөснетдин абзый да күзләрен мөлдерәтеп миңа ка pan тора иде. Бу караштан мин шуны аңладым әйдә, әйдә, иптәш, та гын бер-икс сүз.
һәм сүзгә ул да катнашты
— Шушы басу исләрен бер иснәргә Үз чишмәбезнең суын бер эчәргә... Шушы агачларның яфрак кыштырдавын бер тыңларга әллә ниләр бирерлек булам. — Ул чалбар кесәсеннән таушалган кулъяулыгы чыгарды Гыйльменисатти биреште.
— Я алла, үзең ярлыка,—дип авыр сулады да әнигә таба борылды...
Чия суы тамырларга йөгерде Әни белән Гыйльменисатти стенада гы герле сәгатькә карый-карый (авыз ачарга әле 5 сәгатьләр чамасы ва кыт бар) сөйләшәләр, мин исә Хөснетдин абзыйны тыңлыйм Ул бер дә сөйли белми, ләкин мин аны аңлыйм Әйтелмәгән сүзләрен дә аңлыйм
— Шуннан, шул, иптәш. Күрше-күлән бик ярата Баштарак кием гектем. Хәзер текмим, кибеткә кайта Аннан алма бакчасына эшкә кер дем.
Анда һәр колхозның үз алма бакчасы бар, иптәш. Мине яраталар Гик, иптәш, йөрәк үз урынында түгел Бабай дип эндәшәләр Хөснетдин абзый дигән кеше юк Исемемне дә белмиләр Аннан «Зингер» маши насын чормага меңгереп куйдым Бик жәльке, иптәш Ул, мин сиңа әй тим, андагы алма бакчаларын күрсәң... Алар чәчәк атканда, ожмах шушымы икән әллә днп уйлыйм мин Тик. иптәш Менә әле. килеш чи Масра юлыннан килдек, һи-и-и. Бездәге баллы куәт, күк чәчәк, билчән
чәчәге исе! Көзен торналар төшә торган Масра түре! Андагы рәшәләр! Алары юк инде аның... һи-и-и, иптәш... Ә торна елгасы?
Миңа авыр. Түр якта, инде күчеп карават кырына яртылаш утырган Гыйльменисатти, шуа-шуа, «китап сөйли».
Гәүһәр таштыр вәләкин гади таш улмас. Тикмә кеше гәүһәр кадрен кыяс кылмас, Бу назымның кадрене ахмак белмәс, Гакыйль кеше дыңлар, аңлар, белер нмди._
Икенче көнне алар таң белән Масра юлыннан чыгып киттеләр. Масра юлы — гомернең гомер буена безнең авыл кешеләрен читкә озаткан, читтәгеләрне кайтарган юл Хөснетдин абзый үр артына күмелгәнче. ике-өч тапкыр туктап, борылып авылга карап алды. Гыйльменисатти борылмады. Июньнең йомшак, тыгыз таң җилендә аның кәбестә яфрагы кадәр ал чәчәкләрдән бизәлгән шәльяулыгы җилферди иде Әни белән без моңаеп карап калдык. Бу — Хөснетдин тегүченең соңгы китүе, соңгы борылып каравы иде.
Таң җиле исә иде. шул вакыт Гыйльменисаттинең көйле, ипле ритмына кушылып хикәят әйтәсе килде:
Акрын искел. сәбах җиле, нә үтәрсәң.
Хакыйкать Йосыфымнан нс тотарсәң, Җәрәхәтем уңалмага сән нйтәрсәң, Сән искали, шат-хөррәм улдым нмдн...
Шул җәй беткәндә Хөснетдин абзый гүр иясе булган. Хәер, кайтуы кайчан булса, шул елны үләсе булган ул. Ә ул сузган. Белеп сузган.
Аның «Зингер» машинасы кайда икән хәзер? Алма ашап үскән Тәм- те ягы малайлары, ихтимал, аны инде металл җыю атналыгында чормадан табып алганнардыр...
һай, бу дөнья! Акрын искел, сәба җиле!
Егетлеккә юл, имеш...
Безнең авылда егет булуның, егетлек чорына күчүнең бер киртәсе бар иде. Ул — кызлар янында кунып чыгу. Монда бернинди гөнаһ, бо зыклык юк, әмма шуны узмаган көе сине әлегә егетлекнең серле дөньясына кабул итмиләр, синең белән әле юньләп сөйләшмиләр. Егетнен иң шәбе төн уртасы узгач, таң алдыннан, урамнан ялгыз җырлап кайта Моңа каршы тагын берәү җырлап килә. Тыкрыктан тагын берәү. Бәхетле йөз белән очрашала'р. Тәмәке кабызалар. Сөйләшү, мактанышу.
— Ә мине шундый итеп төртеп уятты Гөлбәдәр. «Бар, ди, адәц хурына калабыз, кояш чыгар вакыт җитә», ди. Сикереп торып сәгатьләрен карасам — нибары ике тулып чирек. Йокыдан һич айныр хәл юк Чак чыгып киттем...
— Ә мин! Ә мин! Утны сүндергәч, сәкегә ятуым булды, Тәскирәне кочагыма алуым булды, ишетәм—теге як идәндә берәү гырлый. Фәрхетдин икән. Без бит кичә көне буе урманнан агач тарттырдык. Визирь юлыннан, кәнүшнигә хәтле дүрт юл бардык Арылган. Әле Фәрхетдин калды Тәзкирә анысын уятып та тормады. Майбәдәргә «Даваегыз, ке- ше-кара күргәнче, яктырганчы егетләрегезне аттыравәләй, — ди.—Ми нем йөзгә кызыллык китермәгез», дип Минсараны да торгызды.
Бу — бик ирләрчә, бик бәхетле сөйләшү.
Мин бу киртәне узарга бер-ике ел хыялланып йөрдем. Кыюлык җит мәде.
Шул киртәне узмаган егет-малай явыз, кешегә каныгучан, үчлекле була. Хәер, гыйшык-мәхәббәтнең тәмен татымаган, ул хистән мәхрүм
булган кешедән нинди юньлелек көтәсең? Без егет-малай чорын кичер гәндә авылда байтак шуклык эшләдек Берсе аеруча хәтердә калган Көзге каткак кич Ай яктысы Бөтен дөнья яшькелт-зәигәр салкын нурда коена Безнең инешле су буенда анда-санда боз ялтырап күренә Урамнар коры, чиста Бу — көз дисәң көз түгел, кыш дисәң—иртә Урамга киез итек, каеры тун киеп чыккан кешеләр бар. Җылыга рәхәт- ♦ ләнәләр Юкача киенеп, кепка-фәләннән генә йөрүчеләр бар Бераз ту 2 ңалар. Әмма безне туңу да, җылыну да кызыксындырмый Авыл башын = дагы иң кырый өйгә —тол карчык Шәмсеҗиһан түтинең бердәнбер й кызы Хәйриҗиһан янына егет кергән Өйләрендә ут юк Егет - күрше г Мөрәле авылыннан. Моны безнең «братва» төп-төгәл белә Без каткак 2 урамда йөрибез, төн салкын, ә күрше авыл егете, пнимаешь. Хәйриҗи | һанның кайнар кочагында рәхәтләнеп (без инде, бер дә шикләнмичә. н анда рәхәттер дип уйлыйбыз) ята Бу ни эш бу? Абзарга бүре к?р < гән — аны куып чыгарырга кирәк
Шунда фантазия эшли Шәмсеҗиһан түтинең йорты киртә-курасыз. § тәрәзәләр урамга чыккан. Күрше малайлары яхшы белә — Шәмсеҗн *" һан түти почмак якта йоклый Анда бер тәрәзә. Өй бүлмә тактасы бе ♦ лән урталай бүленгән Олы якта сәке Анда ике тәрәзә урам ягында. = икесе — ишегалдына карый Ишегалды да урам белән тоташа, кыска “ сы, йорт уч төбендә кебек. Оператив план төзелә. Шәмсеҗиһан түти 5 йоклый торган якның тәрәзәсенә килеп шырпы сызабыз Караңгы йорт -= ның эче ялтырап ала Бер шырпы, ике шырпы, өч ыңгырашкан тавыш *
— Кайсы юньсезләре ул. башы беткерләре?
— Абзарыңда бүре бар) п
— Нинди бүре?
— Хәйриҗиһан яныннан Касыймны чыгар!
— Нинди Касыйм? һай, башыгыз беткере! Нинди..
— Хәйриҗиһан яныннан Касыймны чыгар!
— Нинди Хәйриҗиһан? һай. башыгыз
— Үз Хәйриҗиһаның Олы якка чыгып кара!
Тагын шырпы сызу. Бу юлы олы як тәрәзәсенең өч-дүрте берьюлы яктыртыла Күрәбез — «дошман» хәрәкәткә килде Ә сугышчан развел чиклар почмак як тәрәзәсендә һаман әле эш куерталар
— Хәйриҗиһан яныннан Мөрәле Касыймны чыгар!
Ыңгырашкан тавышлар чыгарып. Шәмсеҗиһан түти сукыр лампа сын кабыза, ул арада өй ишеге «дыңЬ итеп ачыла һәм, мәчедән куркып он бурасыннан атылып чыккан күсе шикелле, чоланнан Касыйм килеп чыга һәм шундук бакча яктан түбән элдертә. Без аның артыннан йөге pen тә тормыйбыз, без шат. чөнки программа үтәлде, Хәйриҗиһан бе ләп Касыймны без рәхәтлектән мәхрүм иттек.
Җиңү шатлыгы җырласыны китерде. Югары оч малайларының ис.) теләсә кем өчен репертуар әзер Ертык ай яктысында ялтыравык бозларны чытырдатып. Мөрәлегә таба астан Касыйм йөгерә Ә без тау ба тыннан хор белән такмак әйтәбез
Хәери балта, пычак кайрый. Кайраса да үтми.
Касыйм гына житми
Бәндә үзе белмәгән нәрсәгә дошман булыр, дигән китап Без дә мон- 'дый хәлләргә дошман идек
Әмма Шул, үзең дошман булган халәткә бер төшеп карыйсы иде
Менә көннәрдән бер көнне җәйге җылы, чикерткәле кич чык төшкән, су буенда түгәрәк уен уйнаганда минем белән янәшә баскан кызга игътибар иттем Кунак кыз! Каян?
— Масрадан.
— Кемгә килден?
— Сәрияләргә.
— Озаккамы?
— Бер кичкә.
— Синең белән якыннанрак танышырга мөмкинме? — Кыз кулын минем учтан ычкындырып читкә борылды, чәчен рәтләгәндәй итте. Аннан, су буе һавасы кебек дымлы салкын тавыш белән болай диде: '
— Анысын үзегез карыйсыз инде. Мин монда ярминкәгә килмәдем, товар күрсәтәсем юк...
Аны озата кайткач, мин урынның келәткә җәелгәнен белдем. Төн иде инде. Башта келәт баскычында тегене-моны сөйләшеп утырдык. Хуҗа кызы «Я. ярар, калганын үзегез карагыз», дигән сыман бер җөмлә әйтте дә өенә кереп китте. Ә мин кунак кызга сөйләдем дә сөйләдем. Менә болай сөйләдем кебек: е
— Бүген сәгать дүрттә әни уятты. Ашап-эчкәнче биш булды. Ә миңа лесхозга барырга кирәк. Печән өсте житеп килә бит, сыер асрыйбыз, тана бар, бозау бар Печән чабарга участок алмыйча булмый. Участоклар быел бик кысылган. Билетсыз бер җиргә дә кертмиләр. Менә егерме чакрым иртән бардым, җил каршы. Кайтырга чыксам — җил борылган. Җилгә каршы барганың бармы синең, ә? Бармы? Менә була ул барлыгы кырык чакрым. Аяклар әле дә сызлый. Белдеңме шуны?
Бу сөйләшүнең ахырында икебезнең дә авыз ачылгалый башлаган иде, моны аңлап, келәткә кереп киттек. Мин болай гына, аны озата гына кердем, ул да болай гына... Түшәккә баш тиюгә, мин әллә ниткән ак болытлар арасыннан очып киттем. Рәхәт, бик рәхәт иде. Күпмедер шулай йөзеп йөргәч, кемдер мине ак болытлар арасыннан очып барышлый кулымнан тотты
— Тор, юньсез, кояш чыга, көтү куар вакыт җитә,— диде. Күземне ачсам — хужа кыз.
Тиз генә бакча яктан су буена таба элдерттем. Гомер буе үкенгәнем— теге кызның исемен сорарга онытканмын һәм яткач-яткач, инде бер тапкыр булса да, кочаклап карыйсы булган икән. Су буенда чиш мәдә битне юып маташканда кемдер эндәште. Сискәнеп күтәрелеп карасам — яшьтәш Юрис. Аның исеменең тарихы бар: утызынчы еллар башында, ниндидер бер җинаятьтә катнашы булуда гаепләнеп, анын әтисе кулга алына Шул эш буенча колхозга килеп төшкән бер укымышлы егет бу эшне тикшереп, күп кешене азат итә. Мондый гаделлек, яхшылык эшләгән егетнең исемен дә белмиләр, тик аны бөтен кеше «юрис», «пыркарун» дип атый. Шул көннәрдә генә авылда борын өстендә аркылы зәңгәр тамырлы бер малай туа. Әтисе өч көн КПЗда нахакка утырып кайткан көнне була бу. Малайга нинди исем кушарга? Дөньяда иң юньле кеше исемен Ә иң юньле кеше кем? Юрис, пырка рун. Әнә шулай безнең авылда Юрис барлыкка килә. Икенче берсенең дә күпмедер вакыттан соң малае туа. Аңа «Пыркарун» кушмакчы булалар, әмма «Прокурор» сүзенә бик ошаган ул дип, ана кеше ирек бирми.
Юрис инде егет булган, төнге йөрүләрдә тәҗрибә туплаган, колхозның төп эшчеләреннән берсе, минем кебек ярым крестьян, ярым интеллигент түгел. Юрисның кәеф шәп иде, ул чишмә өстендәге чирәмлеккә рәхәтләнеп утырып тәмәке кабызды йөз процентлы крестьян яшьтәш сөйләп китте:
— Минем,— диде,— Исламгали абзаңның келәтеннән кайтып барыс Зәмилә яныннан. Уеннан таралганда гына — сап! — мин Зәмиләне борып алдым. Яздан бирле борынын күтәреп йөри. Ә күңел гел сунда гына минем. Тоттым, кайттык. Мин әйтәм: или келәтеңә апкерәсең, или, минәйтәм, бу дөньяларда ясәмим.
Юрис «ш». «ч» авазларын яратып бетерми иде. Күрәсең, әти-әнисе аның бу дефектына ярдәм итәргә теләптер ннде, аннан соң туган ма лайга җайлы исем кушканнар Зәмзәметдин Юрис энесен бик ярата һәм аны мактый иде Тегесе ташбаш булып чыкты, сугыш башланганда аңа алты яшь иде, ул 1941 елның салкын кышында төнге сменага ындыр табагына йөрде, ат белән эшләде Сугыш беткәнче колхозда Зәм- зәметдин дигән бер карусыз кеше бар иде, колхоз, әйтерсең лә, шуңа гына тотынып тора иде. Юрис энесенең яңгыр-карда яланаяк, күлмәкчән, яланбаш йөри, эш башкара алуына горурланып
— Минем Зәмзәметдин энем заңгырда сыныгып үсә,—дип макта нырга ярата иде.
Ә, Юрис сөйли бит әле — Күнде, риза булды, ыслусай Әйттем бир кулыңны, Зәмилә, гомерлеккә, мәңгегә.— дидем Хатын-кызны беләсең Аларга беркайсан да ысанып бетәргә ярамый Кердек, түсәк-мендәр. Яттык кына, анасын корт саккыры.. Исламгали абзаңнын өй түбәсенә тас ыргыталар. Вак- төяк малай Дөбер дә сатыр килә. Күпкә киткәс — ензәм, Исламгали
абзый өеннән сыкты Капкага килде Исетеп ятабыз Зәмилә дер-дер ♦ килә. И суннан нәрсә булды дип уйлыйсың? ш
— Нибар, нисләп хулиганить итәсез? — ди Исламгали абзый урам- ш дагы малайларга
— Келәттән Юрисны сыгар, Зәмилә янында Юрис бар,— дип сау х киләләр бит тегеләр, малай заным Суннан нәрсә булды дип уйлыйсың’ * Исламгали абзый кыстыр-кыстыр атлап келәткә таба килә баслады. ' Без дә сикереп тордык. Киңәсергә вакыт зук—мин капкында Исеккә £ килде, тамагын кырды. Исек, кәнисне, инде асылган Килеп керүе бул- х ды, карсына бастым да.. £
— Нәрсә, әллә суктыңмы? — дип куркынып сорап куйдым мин х
— Зук, зук... Нисләп сугыйм Син мине әллә зүләр дип белдеңме? ® Заратып зөргән бер кызның әтисенә сугарга. Зук Исламгали абый, * мә, берне тарт,— дидем дә кулына папируз тоттырдым
— Шуннан? — Минем, түземсезлектән, йөрәк кызу-кызу тибә баш лаган иде — Шуннан?
— Суннан — сул. — Ә, ярый сез икәнсез әле,—диде — Тульке тәр типле булыгыз, зәме,— диде дә папирузын кабызып өенә таба китте.- Ут кына сыгара күрмәгез, ди И суннан соң, малай, сундый тынысл.ь нып йоклап киткәнмен...
...Көтү куа башлаганчы, бакча башларыннан тиз-тиз генә элдертеп, кайтып җиттем дә. өйалдыңдагы караңгы бүлмәгә кереп, яшь егетләрдә генә була торган тирән, татлы йокыга талдым. Хәзер, олайгач, егет үстерүче ата-аналарга Әйтәсе бер сүзем бар: тәмле итеп йоклаган өчен улларыгызга ачулана күрмәгез! йоклап калсыннар! Тәмле йокы—•яшь вакытныкы Олайгач, андый йокыны меңнәр, миллионнарга да сатып алып булмый
Иртәгесен, гадәт буенча, әни уятты Җитмәсә, апалар да җыелган көн иде. Әни.
— Бу нәрсә? Бу нәрсә? —ди. Кулында — минем кара сатин күлмәк Кыек якалы, егермеләп ак сәдәпле. Ул вакытта шундый мода бар иде Кара сатин күлмәгем түшәк-ястык мамыгына буялып, ала-тнлә булган! Күрәсең, хуҗа кыз келәттәге түшәк-ястыкка җәймә җәяргә оныткан
Мин әни каршында басып башны иеп тордым Апалар бик мәгънәле итеп миннән көлделәр Әни дә булганыннан артыгы белән аңлый иде Әмма мин чнтенсенмәдем минем Масра кызы янында кунып чыкканга ике шаһит хуҗа кызы һәм Юрис бар иде Димәк, мин Димәк, мин— инде егет! Егет!
Ул көнне су буена кичке уенга төшкәч, мин дус-иш егетләр белән
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
кул очын биреп кенә, авызымны бераз күтәребрәк, гамьсез кыяфәттә читкә карабрак кына күрешкән булдым. Нәрсә, сезнең белән авыз чайкап торырга мин әллә малай-шалаймы? Әле күбегезнең кыз янында кунып чыкканы юктыр... Кулыңа су салырга ярамаган малайлар белән вакланып ятканга рәхмәт диегез...
Бу — хәрби хезмәткә китәсе ел иде бугай.
Шул көннән башлап, авылга килгән кунак кызлар — минеке Егетнең ин шәбенә генә эләгә ул кунак кыз Шулай бер кызның клубтан чыгышлый гына янына килдем Мин бит иңде тәҗрибәле: шулай, дидем, мин бу авылда шәп егетләрнең берсе, әгәр танышып китсәк, үкенмәссең, дидем. Кызый—кыю, күрше колхоздан туганнарына килгән. Ул вакытта әле «доярка» дигән мактаулы исем юк, әмма кыз — фермада эшли Кулларын тоттым — бармаклар нык, беләк көче дә сизелеп тора. Кайттык капкага, кердек эчкә. Каз суйган көзге матур вакыт. Кыш әле килмәгән, аяк асты каткак, кар катыш боз, каты балчык. Айлы төн. Кердек төз лапас астына. Сөялдек саламлы киштәләргә. Мин, тәҗрибәле кеше буларак, сайрыйм. Шулай, шулай, дим, мин, дим. төшеп калганнардан түгел, шулай, шулай, мин шәп егетләрнең берсе, дим. Шул вакыт — өй ишеге ачылганны ишетәм һәм өйалдындагы керосин лампасының тонык нуры безгә таба юнәлгәнен күрәм. Төнге салкында каткак өйалды сайгаклары шаңгырдап ала һәм баскычны шыгырдатып берәү безнең янга төшеп килә. Ай иурында күреп калам, без үзебез күләгәле лапас астында саламлы киштәләргә сыенып беткән, «үреп алам Хуҗа хатын, комган тотып, нәкъ безнең өскә килә. Килә... Кунак кызның таза йөрәге дөп-дөп килә, лапас киштәләре дерелди. Мин дә белдермәскә тырышып кына дерелдим. Кыймылдарга ярамый. Ләкин моны— без уйлыйбыз. Ә хуҗа хатынның моны уйларга исәбе юк, ул туп-туры безгә таба килә... Куркудан мин артка чигенәм һәм... шул чак салам кыштырдый, һәм мин үземнең кочагымдагы кунак кызны язмышка тапшырып, гөрселдәп атлап, лапас астыннан ай нурына коенган капкага таба торып йөгерәм. Менә сиңа рыцарь! һәм ишетәм:
— Ах, чукынчык, жулик тәре, әле син монда лапаска кереп сарь!к урларга йөрисеңме?
Дөнгердөңгер итеп, каткак ишегалдында минем арттан комган тәгәри...
Мине исә ай күрде — кояш алды.
Хәер, «кызлар белән танышу, дуслашу өлкәсендә» мин гомер буе беркатлы мокыт булып калдым Минем кызык — ничә кыз белән танышсам. шулкадәр мәзәк! Я инде, шунысын гына алыйк: апам эшләгән кечкенә авылга «кунак егет» булып барам. Кызлар—гөж! Кунак егет килгән! Безнең Казан артында шулай Кунак кыз белән кунак егет аеруча ихтирамга, игътибарга лаек кешеләр. Җиңелчә сыйланып, кыюланып, көтү кайтыр алдыннан урамга чыксам, ни күрим?! Нәзек тал чыбыгы тоткан бер гүзәл кыз тыкрыкта тора. Миңа нәрсә? Бардым, та' ныштым. Шулай, шулай, дидем, кич чыгасыңмы? Мин, дидем, әлегә беркемне дә тапмаган, үз тиңемне, үземне яратырлык бер кызны эзләп гомер уздыручы, картаючы (миңа бу елда 19 яшь!) бер бәхетсезмен... Кич уенга чыгасыңмы? Чыгам, диде бу. Мин моңа игътибар иттем: бу инде кич чыгар өчен киенеп куйган, ак кофта, үтүкләнгән юбка, аягында ап-ак брезент тапочкалар. Ап-ак. Алай . Ярар, дидем, мин сине кичке уенда табармын Шуннан мине яраткан җизни белән бик шәп утырулар булып алды, караңгы төште, кызлар-егетләр болынга уенга агыл-дылар Йөрәгем типкәнне ишетеп, болынга мин дә киттем Кичке куе караңгылык болынны төреп алган иде.
Тукай әйткәнчә булды: мин дә бардым болынга, дегет чиләге дә барды Карасам, түгәрәк уендагы кызлар барысы да ак тапочкадан
иде. Мин уен тирәсендә озак йөрдем, теге кыз үзе мине тапмады- эзләмәде. Ду кубып, шаулашып болыннан авылга кайтканда да мин ялгыз идем: төн караңгылыгында бер күч ак тапочкалар гына бутала, куе чыклы кара чирәмнән авылга таба ак ялкын ургыла иде
Киленнәр Түбән һәм Югары Симеттән безнең авылда алар нәкъ биш килен иде. Болар кадәр бер коллектив булып яшәгән киленнәрне башкача белмим мин. Август ахыры Кыр эшләре инде беткән, бәрәнге алганчы берара вакыт бар. Шул көннәрдә әни активлашып китә аеруча бер дәрт белән «авылдаш киленнәр»гә йөри башлый Күрешәләр, план коралар, көнен билгелиләр Берәр көн кала сәгатен үк билгелиләр Әни пешеренә-төшеренә. Күчтәнәчкә ул төш пешерергә ярата иде. Күлмәк, яулык, аяк киемнәрен карый Сандык төбеннән бик күп тишекле, бик күп вак тимер колаклы кара ботинкаларын ала Ул ботинкалар бары тикСиметкә барганда гына киелә. Менә алар, баш очларына төенчек утыртып, кыр казларыдай тезелешеп, Симет ягына таба юл алалар Алардагы шатлык, алардагы күңел күтәренкелеге Юлга чыгуга Симет- чә сөйләшә башлыйлар. Әйтергә кирәк, безнең авылның теле әдәби тел нормаларына бик якын Бездә нормадан чыккан бер генә диалект бар: «дагын-дәген» Ә Симет теле бай. алар, «кыдыл бодау» диләр, бо
дайны — «бозай», сәкене «сике» диләр Әнинең яшьтәше — Симет киле £ не Шәмсеруй түти сүзләрне юри дә бозып сөйләшә, шуннан тәм таба s җиңел машинаны «туфли» (легковая) ди, шуны әйткәч, хәйләкәр ел * маю белән кешеләргә карап ала, янәсе, шәп әйттемме?! Бригадирны — * каян алыптыр — «пертнзар» ди һ. б. һ. б. ®
Ничә яшемдәдер, болар белән бергә Симсткә мин дә бардым Юлда * баш’түбәсенә акробатларча утыртылган төенчеген селкетмичә, аяк ат лавы җаена Шәмсеруй түти сөйләде. Калганнары тыңладылар Симет- кә якынайган саен Шәмсеруй түтинең теле симетләшә бара иде. Бичара, безнең авылның төрки-гарәп-угро-фнн катыш каты сөйләменә каһәрләнеп, тилмереп яшиме икән әллә ул? Шәмсеруй түти һәрвакытта үз нәселендәге (Снметтәге) төрле һөнәр ияләре булган кешеләр турында сөйли.*Ул гел әйтергә тели: мин менә каян чыккан, ә сез менә кем генә
— Безнең Ишнияз,— ди,— калада зур эштә эшли Атбәкәтлектә Гозере төшкән кеше шуңа килә Судтан өенә гел чыбык белән хәбәр итеп торалар Фәлән кешегә атбәкәт кирәк, диләр Әле үзебезнең Симет нең дәү апа кызы харап була язды. Ачык авыз булсаң шулай ул. Өстеннән чыкты. Чүриледә культнмәгтә эшләп алганые. Ай җарым эшләп калды. Ишнияз кайтмаса, башлары беткәнне инде Минәйтәм, бу теге ни инде, тиле хатын әйтмешли, җырдагы кебек була
Күлтнмәккә кергән булып.
Дәптәр-мәлтәр саткан булып. ■ Ай жарымга — мен жарым.
Мен жарымга — жыл жарым
Шулай булды инде ул, минәйтәм Алдаганнарын белә торып, шунда эшләп җөри бит. Белә торып. Шуннан и судка кайтып төште ИшниЛ туфлига утырып, н суд башланганчы Чүрнле халкын җыеп җыен уздырды лар, и минснңайтим. кызына җиңелләр бәйләп (юри диненә кызыл бәйләп дигәнне әйтә) йөри бер ике егет И мин снңайтнм, судка тикле бөтен кәпрәгнф халкын авыллардан җыелышка җыеп сөйләшеп җибәр деләр Кәпрәтнфнең иң галауный пертнзары әйтә
МӘҺДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
Заваегыз, иптәшләр, сикегә алгарак килеп утырыгыз, закладны сөйли башларга вакыт,— дигән була.
Шуннан безнең Ишнияз торып... Ә-ә, анысы әле судта икән, шул көнне өйләдән соң...
Югары Симеттә өч килен бездән аерылып калды. Түбән Симеткә килеп керүгә тагын берәү төп нигезендә тукталды. Минем бабайларның нигезе авыл уртасындарак икән, әни белән икәү генә барабыз. Чит авылга кияүгә чыккан кызлар! Үз авылыгызга кунак булып килгәндә, һичшиксез, малаегызны җитәкләп алып барыгыз! Машина белән түгел, мотоциклда түгел, авыл урамыннан җәяүләп керегез! Малаегыз гомере буена шул көнне хәтерләп, бәхетле сагыш эчендә яшәр...
Урамнан барабыз — капка төбендәге хатыннар кузгалып каршыга киләләр. Кочаклашалар, ике кул биреп, әни белән күрешәләр, шул арада елап алалар.
— И, Рабига, Рабига... Син дә картайгансың,—диләр. Авыл халкы тәкәллефләнеп тормый: ни бар — шуны әйтә.
— Әйдә, чәйгә керик!
— Әйдә, самавыр яңартам!—дип бөтен Симет урамы гөж килде.
Миңа шулчак бик рәхәт булды — әни яшәреп китте, гәүдәсе төзәйде, күзләрендә балаларча беркатлылык, шатлык очкыннары күренде. Урам буйлап без шулай бардык. Авылның нәкъ уртасында олы зират. Әни мине шунда алып керде. Нигә башта туган нигезенә бармаган ул, нигә зиратка керергә ашыккан, әле дә аңламыйм. Кердек, куе караңгы агачлар арасында ниндидер калкулыклар, иңкүлекләр, черегән такталы чардуганнар, дымлы мүкләнгән яшькелт ташлар бар иде Бер калкулык янына утырып әни дога укыды. '
— Менә монда әбиең-бабаң сөякләре булыр, улым,— диде. — Әби- бабаңның каберен онытма! Әби-бабасының туфрагын онытмаган кеше игелекле була.
Ә минем Түбән Симет зиратына шуннан соң бөтенләй аяк атлаганым юк... ,
Җиде аршынлы бүрәнә белән...
Гатият абзый, бер дә арттырмыйча әйткәндә, Уральск шәһәрендә Тукайның үзенә тужурка тегеп биргән «ак тегүче». Тукайның Уральск шәһәрендә кулына газета тотып төшкән рәсеме булырга тиеш, ди Гатият абзый — укый-яза белми торган, мәһабәт гәүдәле, мыеклы карт.— Бармы шул? Бармы? (Өйләрендә бер китап юк! Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк!) Бармы шул?
Тукайның Уральск шәһәрендәге тормышын сөйләгәндә Гатият абзыйның күзләре очкынланып китә. Сизәм — барысын да булганча, языл ганча сөйли. Габдулла Кариевны, Мортаза байны, Камил Мөтыгый- ны, Мөтыйгулла хәзрәтне белеп-күреп сөйли Шиккә калам. Әмма, шунысын да беләм: Гатият абзый — бер әлифбадан бер хәреф тә танымый. Хәтер генә эшли.
— Иске Кишетнең Хәкимҗан белән мине Тукай бик яратты. Якташлар дип йөртә иде. Без — байда хезмәт итәбез. Бер кичәдә Тукай шигырен укыды. Саилче турында Шунда саилче итеп Хәкимҗанны чыгарып бастырды. Шуңа карап шигырь укыды. Шуннан соң Хәкимҗанны урамда очраткан бер кеше «Хәерче! Хәерче!» дип кычкырып көлә иде.
Гатият абзыйның сөйләгәннәре — дөп-дөрес. Бу истәлекләр Тукай томнарының артында бар. Чагыштырып карыйм — бер генә хилафлык та юк.
Гатият абзый «ак тегүче» — ягъни, авылдагы укытучыларга, фельд шерларга, агрономнарга, шәһәрдән ялга кайткан кешеләргә затлы киемнәр тегә иде.
Аның тегәргә яраткан киемнәре—«тулстуфка» (Лев Толстой исеме белән аталган кием: вельветтан тегелә, тезгә җитәрлек озынлыкта, күкрәктә ике кесә, путалы, янда ике кесә); «зимнәчтүркә-чалбар». тужур ка; җәйге яки кышкы пальто. Сугыш башланыр алдыннан авылда тегү артеле ачылды Солдат киеме, бияләй, бүрек тегә башладылар «Ак те гүчеләр» шунда керде. Әмма Гатият абзый колхозда калды Аның мәһа бәт саллы гәүдәсенә күрә эш бар иде өч җәплекәле агач сәнәк белән ул барабаннан тарттырылган саламны күтәреп өскә бирә — эскерт очлап тора иде Кырда кибән очлау да (көлтә чүмәләләрен бер урынга ташып кибән куела) Гатият абзый карамагында булды
Гатият абзый авылның җәй көнен, аның да көтү кайткан вакытын бик ярата, шул сәгатьтә ул тау буендагы чирәмлекләрдә йөри, кулын каш өстенә куеп, аргыяктан биргеякка карап торырга ярата иде. һәм сүзнең тәмен белеп, сюжет корып сөйли иде.
Кич Әле кояш батмаган Гатият абзый яшел чирәмлеккә салынган бүрәнәдә утыра. Өстендә үзе текән юл-юл күлмәк, үзе теккән «постау» жилет, башыңда эшләпә Урамда сарык бәтиләре авазы Аңгыра бәти ләр әниләрен югалтып, адашып, капка саен кычкырып йөриләр Әнилә рен дә танырлык түгел: иләмсез итеп кыркып йоннарын алганнар да бер уч йоннарын калдырып, зәңгәр яки кызыл лента бәйләгәннәр Ямь сезләнеп, сырлы бәләк булганнар да калганнар Үз ямьсезлекләреннән үзләре оялгандай, ахмакларна кычкыралар. Гатият абзый исә ип белән гәп кора
— Беркөн шулай көтү алдыннан гына Низамилар күпереннән чыгып киләм Кәефем яхшы, йомшак ^<ына җил исә. Бөтен әйләнә-тирәгә май үләне, кычыткан исе таралган Үпкәңә бәреп керә инде, минсиңайтим Күпердән чыгып киләм И ул аста бакалар кычкыра, ул, минсиңайтим. вак балык үрли, и ул, минсиңайтим, тал песиендә кортлар гөжли Әле кояш — көтү әллә нәстәсенә иртәрәк кайта. Шулай хозурланып күпер дән атлап чыгып киләм. Бер вакыт, ярабби, тез астына китереп тондыр дылар Җиде аршынлы бүрәнә белән китереп төрттеләрмени Алты жи де адым алга сөрлегеп барып төштем күтәрелеп карасам, теге, нәсел тә кәсе «меринос» икән. Танавын җыерып, күзләрен тондырып, ямьсезләнеп тора, чуртумайтери. Ике көн буе ылыс суында, кычыткан төнәтмәсендә утырдым мунча яктырып...
Арада әле генә солдаттан кайткан күрше егете Гарифулла да уты ра нде. Ул сорый куйды: ,
— Алайса, быел сабантуй көрәшен башлаган ннде син. Гатият аб зый,— дип көлде
Гатият абзый рәнҗеп аңа таба борылды һәм калын саргылт мыек ларын сыпырып куйды.
— Авызыңны бнк җырма, күрше Әл-ле мин. Әл-ле мин...
— Нәрсә, әллә бил алышабызмы?
Гатият абзыйның күзләре очкынланып китте Истәлекләргә бирелде
— һи-и, егетләр Уральскнда вакытта Кари Габдулласы (Габдулла Кариевны ул шулай дип кенә искә ала иде) белән көрәшә идек без Тукай Габдулласы елмаеп карап торыр иде. Ул — ябык, җыйнак Теге таза, миңа торырлык (Гатият абзыйның бу сөйләгәннәре «Казан утла ры»нда һәм Г Кариен турындагы истәлекләр китабында басылып чык ты.— Автор.).
Истәлекләр таза яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып Гатият абзыйны тәгәрәтеп салуы белән тәмамланды
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
Гатият абзый торды, эшләпәсен каккалап киде, чалбар-күлмәкләрен рәтләде һәм сагышлы елмаеп авыр сулады:
— Булмый икән инде, энекәш,— диде. Бу минутта ул кызганыч иде Бераз хәл алгач тагын истәлекләргә бирелде.
— Хәзер ашавым кысылды, әпитит начар,—диде —Ашау хуты иркен булгандамы? һи-и... Кари Габдулласы белән бервакыт Казанда хәр чәүнеккә кердек. Китертте бу кыздырган ике үрдәк. «Аша, туган,—ди,— сезнең солдат халкына бу сирәк эләгәдер». Вәт ашау, вәт яшьлек. Кари Габдулласы бик задур егет, ә минем солдаттан кайтыш, Казанда, Болак буенда очраштык. Ашасаң — ашыйсың, ашамасаң — авызыңа җыгып сала. һи-и... Ул вакыттагы куәт булса иде.
Гатият абзый шул елны эшләпә астыннан гына Сабантуй керәшен карап торган, уртага кереп элеккеге гадәт буенча кысылып--катыщып йөрмәгән. Ә июнь ахырында урынга егылган. Авырып ятканда күрше кызы кереп, аңа «Казан утлары»нда басылган мәкаләне укыган. Гатият абзый шунда бик борчылган
— һәй алла,— дип урыныннан торып утырган ул.— Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйлидериемменн? Әле бит безнең Тукай Габдулласы белән... Әле бит безнең Камил мәхдүм белән... Ә Мортаза бай өендә! Әле теге казаклар безне куып тараткан көнне... Тукайга камчы чүт кенә эләкмәде, һәй алла...
Мин аның белән яңадан күрешергә барганда Гатият абзыйның ак кәфенгә төрелгән озын, искиткеч сузынкы гәүдәсе янына утырып картлар тәһлилII әйтәләр иде. Мин килеп кергәч, аптырап калдылар. Янәсе, укыган кеше — моны ошатырмы, юкмы Картлар янына барып утырдым Тынычландылар, Гатият абзыйның гәүдәсе өстендә тәһлил әйтүнең кирәге юк иде, Тукайга тужурка теккән, гомере буе кеше матурлаган, авыр сугыш елларында берөзлексез кибән салган, эскерт өйгән кешедә нинди гөнаһ булсын ди?
Гатият абзыйны, сугышта ятып калган өч малае белән күрешергә дип, әнә шулай «чистартып» җир куйнына салдылар.
Җир шары шулай тагын бер юньле кешене үзенә алды.
Берәү улдан, берәү кыздан
4
Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәти һәм Гайшәтти Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен, җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.
Газзәти — минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бү ләк тә бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, авылга кайткан саен ана күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Әмма ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.
Камыт аяклары белән авыйьтәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса —ул Газзәти. Ул һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:
— Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты,— дип яшь коя.
Гомумән, үз гомерендә мин Газзәтинең еламаган чагын күрмәдем
II Мәет янына кара-каршы утырып, йөз тапкыр «ля илаһә иллә аллаһы» дип әйтү белән аның бу дөньядагы гөнаһлары «ими дип ышану.
бызып куйган, доктор көтәләр икән. £
Доктор килгәч, Газзәти әти бүлмәсенә чыгып, елый-елый дога укып « утырган. <
— Анаң бер тәүлек җәфаланды сине таба алмыйча, зинһар анаңа х игелекле бул!— Газзәти гомер буе миңа шуны теләде Әнигә күпмедер ® игелек күрсәттем, әмма дөньядагы иң якын кешеләремнән булган Газ- зәтигә дә, Чүриле акушеркасына да, дөньяга килүемне утлар яндырып көткән әтигә дә файда күрсәтә алмадым, рәхмәт әйтә алмадым Бу дөньяда минем, шулай итеп, үзем белгән өч бурычым калды
Гайшәтти. Анысы — дөньяда бер генә. Дөньяда икенче андый карчык була алмый Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Мин, тамакларын урам җиленнән, ишек, тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган, халык артистларын күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап (май ае!), сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чал гысын ничеп карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге җырчы үзенең бугазын шулай кадерли Иң кыйм мәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!
Гайшәтти исә башын саклый иде. Күз алдына китерегез: кыш көне өегезгә әкрен генә бер чүмәлчек килеп керә Бөтен йорт аякка баса, ду- чат килә
— Әби килгән! Гайшә әби килгән!
— Үземнең әби килгән! Кендек әбием килгән!
Ләкин «әби» yje юк әле: әлегә чүмәлчек кенә бар
һәм бала-чага теге чүмәлчекне сүтәргә керешә. Чүмәлчек эчендә Гайшәтти барын бөтен кеше белә. Әмма сүтәргә, шуны табарга кирәк.
Гайшәттине тапканчы, әлбәттә, байтак эш бар әле. Башта яшел шак маклы, юрган рәтле зур шәлне чүмәлчек өстеннән аласы. Әлеге шәл аегында колакчынлы бүрек Бүрекне аласы Шуннан аста кәҗә мамыгын
Мине очраткан саен ул күз яше койды. Үзе таптырган балаларны анын ярату рәвеше шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен — үзе таптырган баланы — очраткач башыннан сыйпый да елап җибәрә икән:
— Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты,—ди икән.
Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач бер акыл иясеннән сораган:
— Мин, дигән, әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?
— һи-и-и,— дигән акыл иясе — Бу — беләсеңме нәрсә? Бу хезмәтең синең анаңның бер минутлык тулгагына да тормый
Адәм баласы дөньяга әнә шулай авырлык белән килә икән. Газзә- тинең «Анаң сине бик авырлык белән тапты» дигән сүзе мина карата аеруча туры килә иде. Әнинең тулгагы нәкъ бер тәүлек дәвам иткән Хәле бик авырлангач, Газзәти әтигә әйткән:
— Бар,— дигән,— духтырга ат җибәр, аллага тапшырдык, хәле шәптән түгел, үзең янында утыр,— дигән. Ун чакрымдагы Чүриле марҗасын алырга төнлә ат җибәргәннәр Буранда, ниһаять, безнең авылның уты күренгән. Безнең өйнең тәрәзәләре бик зур, әти ике якка да гөлт итеп унлы, егермеле лампалар ка
МӘЬДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ЖИРДӘ
нан бик яхшы шәл. Нафталин исе килеп тора. Аны да алгач, бәрән тиресеннән тегелгән бер түгәрәк бүрек чыга. Гайшәттигә хәтле әле ерак! Бәдән бүректән сон. зур алсу чәчәкле шәльяулык. Аны сүтеп аласын. Зур чәчәкле шәльяулыктан соң гына гадәти баш яулыгы күренә һәм жыер- чыклы мөлаем йөз хәрәкәткә килә:
— Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?—дип Гай- шәтти елмая. Андый елмаю! Андый самимилек! Андый якынлык!
Аннан Гайшәтти балаларны сөя
— Син ни атлы әле? (Безнең авылда карт-карчык беркайчан да <ни исемле» дип сорамады). Ә-ә, шулай шул, мин әле онытканыем. Сиңа, бәбекәем, арыш урагы җитсә ун тула инде... Ә менә монысының исемен беләм. Зәйнагытдин. Сөннәткә утырттыгызмы әле? Бик яхшы, бик ях шы, улым. Каз суйганда сиңа да җиде тула бит инде.
Гайшәтти безнең гаиләдә дә кадерле әби.
Әни сөйли иде: имеш, берәү ерак юлга чыкканда йөкле хатыны янында Гайшәттине калдырган.
— Гайшәтти, ишетсен колагың, мин кайтканда өйдә малай булсын,— дигән.— Шаярып болай дигән:
— Малай булмаса, күземә дә күренәсе булма...
Беркатлы, саф күңелле Гайшәтти, бичара, моны чын йөрәктән кабул иткән. Бичараның бәхетсезлегенә каршы, теге хатын кыз бала тапкан. Ул арада, төш авышканда, Теләче базарыннан ире дә кайтып төшкән. Олы урыс капканы дөбердәтеп ачып ат белән ишегалдына килеп кергән, лапас астында толыплар кагып, ат туарып матавыкланганда җылы, парлы өйдән башына бер генә кат шәл бөркәнеп, бер генә бүрек кигән Гайшәтти килеп чыккан. Ул гаепле кеше сыман башын түбән игән дә, әти кешегә карамыйча гына:
— Анысы инде ходай эше... Әһ-һемм... Ие, анысы ходай эше. Берәү улдан, берәү кыздан. Ие. Берәү улдан, ие, берәү кыздан. Ие. Ходай эше ул...
Әти кеше шул вакытта Гайшәттине мәңгегә онытмаслык итеп шат-
• ландырган.
— Гайшәтти! Бала сәламәт тудымы? Әнисе сәламәтме? Әйдә, өйгә керик, сөенеч бүләге бирәм!—дип, сабыйларча шатланган карчыкны өйгә алып кереп киткән.
сБерәү улдан, берәү кыздан» дигәненең мәгънәсе болай икән: бер төрле ата-ана улдан игелек күрә, икенче бер төрлесе — кыздан. Тормыш моны раслады: Гайшәтти дөньяга китергән улларның бик күбесе илгә игелек күрсәтеп сугыш кырларында ятып калдылар. Гайшәтти дөньяга китергән бик күп кызлар, егетләре сугышта яшьли шәһит китү аркасында, карт кызлар булып, туган нигезләреңдә утырып калдылар һәм ата-анага игелек күрсәтеп картайдылар.
Ил —уллардан, ата-ана — кызлардан игелек күрде. Хәер, моны аерып билгеләве кыен. Тик бер нәрсә генә бәхәссез: безнең авылда Гайшәтти белән Газзәтти якты дөньяга чыгарышкан малайлар да. кызлар да илгә, йортка, ата-анага игелекле булдылар.
Председатель Хайф
Хәлил абзый революциягә кадәр Казанда Суворовское подворье янында (хәзер Яна театр салынып яткан урын) Иске Масрадан күчеп килгән Әсәт байда тегүче булып эшләгән. Юл аркылы гына — Болгар номерлары Андэ Тукай яши Тукай ара-тирә Суворовское подворьега пилмән ашарга керә Тегүче Хәлил дә шунда Тукай берничә мәртәбә
аннан үзенә чалбар, күлмәк тектерә Карт кеше боларны оештырып сөйләмиме дияр идең, Хәлил абзый бик зур төгәллек белән Тукайның бүлмә номерын, аның янына килеп йөргән кешеләрне атын Гайнан ишан мөритләренең кием формасын, Мөхәммәтҗан Хафизның көфер почмагындагы шкафын — барысын да төп-төгәл сөйли. Хәлил абзый солдат буларак беренче бөтендөнья сугьциында катнашкан Сугыштан өенә кайтып барганда Казандагы дуслары янына керсә—Казанда кыя ң мәт - урам сугышлары икән, хәрби киемле Хәлил солдатнь! аклар үз Е сафларына бастырып кулына корал бирәләр. Әле ярасы төзәлеп тә бет- * мәгән Хәлил солдат кемнәр өчен, нәрсә өчен сугышасын белмичә йөр- тәндә, кемнәрдер болар отрядын чорнап та ала, коралсызландырып те- i зеп тә куя Те/еләрнең командиры әйтә.
-- Сез,— ди,- үз халкыгызга каршы корал күтәрдегез, сезгә три- а бунал үлем җәзасы бирде,— дип кәгазь укый да, ул арада строй кы- 2 рында беренче булып басыл торганны шартлатып атып та ега
— Дер-дер киләм,— дип искә ала Хәлил агай, нәрсә әйтергә бел- 5 мим, бер тиенлек гаебем юк бит Революция булган икән, э мин бел- н мим Шунда карыйм — командир янында берәү тора - таныш Иванов ♦ фамилияле рус солдаты. Резервта бергә торган идек Көчкә хәл алып: в
— Товарищ Иванов!—дип кычкырдым
Иванов та мине танып алды да, командирына әйтте ч
- Бу, — диде, — әйбәт, солдат, татар Ул, — диде, — начар юлга х басмас, үзенең неграмотный булуы аркасында гына болар арасына ® эләккән
Стройдан чыгардылар. Иванов кул бирде £
— Син нәрсә, Хәйбин,— ди,— башыңа ат типтеме әллә? Халык дош- f. маннары белән бер рәттә торасың? Революция булды, революция!—дип ' минем аркадан какты Шулай исән калдым
Хәлил абзый шуннан соң гомер буе авылда кием текте *Әмма заказ- ® ны ул читтән ала иле. Чөнки Хәлил абзый — «ак тегүче» Ул елларда ' авылда әле костюм киюче юк, халык күбрәк «кара» тегүчеләр белән эш итә Гомер буе Хәлил абзыйның капка төбендә тарантаслы ат тор ды Аның клиентлары, гадәттә. Арчадан, зур начальниклар арасыннан була иде Хәтта военкомга да мундир, галифе кебек әйберләрне ул тегә иде.
• Хәлил абзый үзе бик культуралы киенә, борын астында нәкъ рафинад шикәр шакмагы зурлыгында мыек йөртә, башында һәрвакыт кы чыл плюш өсле тупый бүрек, чалбары үтүкләнгән була, кыска пальтосының кыек кесәләренә кулларын тыгып кызу кызу узып китә иде Сөйләшкәндә дә, эшләгәндә дә темпны ярата иде Аның турында халык болай сөйли иде: имеш, гомере буе, кысыр аш ашаганы юк. көн саен итле аш! Булса булыр, аларның өй алдында һәрвакыт тәмле ис борын га бәрелә иде Тагын сөйлиләр иде хатын-кыз. бала-чагага бик коры икән дип Хатыны — сүзне озын итеп сөйли торган Бибинисаның исе мең тутырып әйтеп торырга аның, вакыты булмый һәм ул ана гомер буе «Биса» дип кенә дәште
,— Быелгы бәрәңге өястына сыймас, базга салыйк,— ди икән Бибиниса түти.
— Шту син. шту син,— ди икән Хәлил абзый,— базның стеналары начар, өшеп бетәр ул.
— Юк,— ди Бибиниса түти,— әнә узган ел һәдиягуллалар салды бит, безнеке төсле базлары, аларныкы өшемәде
— Шту син. шту син,—дип каршы тора Хәлил абзый, үзе кызу-кы- зу зәңгәр габардин галифе үтүкли Район милиция начальнигы бүген килеп алырга тиеш — Шту син. - дн-дн Хәлил абзый җиңелә — Ну, кара аны, өшесә—башың сары май, - дип хатынын кисәтеп тә куя
Март уртасында базны ачалар Хәлил абзый йөгерә-йөгерә сәнәк
1 «К. У* м п 33
белән салам ташый, бәрәңгенең өстен чситарта Әлегә Бибиниса түти өндә. Чистартып бетерсәләр, күрәләр, йөз чиләк бәрәңге өшегән. Рәвеше, кыяфәте беткән Хәлил абзый сәнәкне карга кадый да, уч төбен төкрекләп өйгә торып йөгерә.
— Ну бирәм, ну бирәм, ну бирәм,— ди-ди йөгерә Әмма нәкъ шул вакыт капкага кошевкалы ат килеп туктый һәм парлы кунак ишегалдына килеп тә керә. Карасалар — күрше авылдан бажай белән бал дыз икән. Хәлил абзыйның ачу урталай өзелеп кала. Кунакларны өйгә кертеп чишендерәләр, Бибиниса апа аш салып җибәрә, ыгы-зыгы. Әмма шул көнне Хәлил абзый кунаклар янында артын төртеп өч минут та утыра алмый. Сөйләүләренә караганда, ул көне буе баз белән өй арасында йөгереп, бөтерелеп йөргән:
— Ну, көне туры килмәде, көне туры килмәде..
Көне буе ул башка бер сүз дә әйтмәгән.
Сугыш башланган атнада ук аны колхозның председателе итеп куйдылар Менә шунда йөгереп тә күрсәтте инде Хәлил абзый. Урамнан тупый бүрекле кыска пальто йәлт кенә узып китсә — аның эчендә, һичшиксез. Хәлил абзый. Ни арада узадыр, әле амбарда, әле сушилкада, әле идарәдә — Хәлил абзый берьюлы бөтен җирдә була иде. Ләкин, грамотасы бик түбән булганлыктан, кәгазь, печать белән эш итү аңа бик авыр иде Кырык беренче елның көзендә кинәт кенә кар явып, бөтен чүмәләләр, кибәннәр, бәрәңге күчләре кар астында калды. Бераздан җебетте. Кыш буе ындыр сугылды, икмәкнең иге-чиге булмады. Халык председательдән гел аванс сорап торды. Хәлил абзый исә эшләгән кешедән берни дә кызганмады. Аны урамнан йөгереп узганда гына тотып туктаталар да, аванс сорыйлар иде. Хәлил абзый исә хут белән барганда туктатуларына бераз рәнҗүле чырай чыгара да. кесәсеннән гәзит кәгазе алып, капка баганасына куеп карандаш белән яза иде Бу инде амбарга алып бару өчен бер документ була, кладовщик ул язуны очлы тимер чыбыкка кадап җыеп бара Гәзит кәгазе нәкъ хәзерге трамвай талоны зурлыгында була Анда исә капка баганасының сырлары беленеп торган карандаш эзе. Нибары өч сүз: «12 кг Хайф» Ул инде, бәлки, «ф» хәрефе үк булмагандыр, аның инде Хәйбин дип язасы килгәндер, ләкин грамота аз булганлыктан шулай килеп чыга иде. Колхозчылар аны инде «Хайф» дип кенә йөртә башладылар Явыз-рак яшьүсмерләр гәзит кәгазеннән үзләре дә байтак «Хайф» ясаганнар Тик берсе, арттырып җибәреп, «32 кг Хайф» дип язылган кәгазь белән килеп тотылгач кына бу системаны туктаттылар.
Фронтовик бер егет яраланып кайтканчы, Хәлил абзый колхоз белән җитәкчелек итте. Үз эшен яратып, янып-көеп эшләде, кешеләрне рәнҗетмәде.
Сугыштан соңгы елларда Хәлил абзый кибеттә эшләп алды. Анда да шулай җиңел сөякле булды. Кибеткә чәй-шикәр, кием-салымның яңа гына кайта башлаган вакыты. Прилавка артында Хәлил абзый берөзлексез йөгеренә-кабалана.
— Теге чалбар олыларга ярыймы ул?—дип әдәп белән бер хатын эндәшә.
Хәлил абзый чалбарны прилавкага китереп тә сала, ни арада кабып өлгергәндер, авызыннан су бөркеп җибәрә дә, әллә каян гына кайнар үтүк тартып чыгарып, чыжылдатып үтүкли дә башлый. Әлбәттә, чалбар алына.
— Хәлил абый, теге пычак ничә тиен тора?
Ялт! Хәлил абзыеңның кулында инде кайрак, пычак Гали пәкесенә әверелә (безнең авылда үткен пычакны —Гали пәкесе дип йөртәләр, ихтимал, дини мифологиядәндер)
Кыскасы, Хәлил абзый эшләгәндә халык кирәккә дә, кирәкмәскә дә
гел кибеткә йөри торган булды Чөнки Хәлил абзый кибеткә кеше килеп керүгә хәрәкәткә килә, кыбырсып йөгеренә башлый иде.
— Иптәш! Иптәш! Менә бу чалгы берәү генә. Менә кара, менә кара! Тавышы нинди! Берәү генә бу, берәү генә...
— Иптәш! Иптәш! Менә җәяле пычкы полотносы кайтты. Нибары .
икәү. Әйдәле, әйдәле. *
Ул полотноны тотып йөгереп урамга чыга. Полотноны бөгеп түгә- § рәк ясый да, кисәк ычкындыра. Кинәт турайган пычкы чыжылдап өскә s кибет биеклеге күтәрелә "һәм тураеп, чыжылдап аяк астына килеп тө- шә. Хәлил абзыйның күзләре, яна, шатлана: =
— Күрдеңме, иптәш? Ишеттеңме? Әллә икесен дә үземә алыргамы * икән, иптәш? Корыч бит, чын корыч, иптәш!
Хәлил абзый минем әтине бик яратып искә ала иде һәм мин, ата- 2 сыз үскән малай, иртәгә армиягә китәсе көнне аның янына кибеткә * саубуллашырга дип кердем. <
— Иртәгә китәм, исәнлектә күрешик, Хәлил абзый,— дидем.
Ул гадәтенчә йөгеренде, кибетнең эчен тутырып бөтерелде, стена- н да!ы сәгатькә күз ташлады да ♦
— һи-и, иптәш! Эш сәгате чыккан бит!—дип, кибетнең тәрәзә кап- а качларын япты, ишекне эчтән бикләде дә, керосин лампасын кабызды. w
— Илле генә грамм, илле генә грамм,— дип ду-чат килде, һәм баш- “ та илле грамм портвейнны үзе авыз итте. Аны үз гомерендә шуннан да х ары эчми дип әйтәләр иде. Аннан хәерле юл теләп миңа сузды.
— Илле генә грамм, илле генә грамм,—дип ашыктырды — Юл аягы, исән-сау кайт, иптәш, исән-сау кайт... £
Кибеттән чыгар алдыннан күңеле нечкәрепме, тавышын тыеп кына z бер җыр җырлады. £
Әйдә, дуслар, җыелышып . ®
, Чыгыйк әле сәйранга ф
Аш-шыйк. эч-чнк, уйныйк, көлнк, җ
Калсын дошман хәйранга
Зөлфия
Безнең авыл ата-аналарының традицион бер-ике гадәте бар. Бала яхшы укыса — ата-ана үзенең эш нәтиҗәсе дип билгели Начар укыса — укытучыдан. Т.агын бала начар укыса, ата-аналар җыелышына әни кеше йөри. Яхшы укыса — бары тик әти генә.
Безнең күрше Зөлфиягә дүрт класстан ары укырга туры килмәде. Менә ул укып күрсәткән булыр иде! Бу кызда, белмим, нинди генә талантлар ачыла алмыйча сүнеп, күмелеп калды икән?
Әгәр безнең авылда безнең буын балалары әдәбиятны, фольклорны яратып үскәннәр икән — моның белән без беренче чиратта Зөлфиягә бурычлы һәр кичне (ул бигрәк тә көзге яктагы караңгы кичләрне ярата иде) Зөлфияләр капка төбенә җыелабыз Шунда, караңгыда, безнең өчен дөньяның иң серле, иң куркыныч, иң кызыксындыргыч капкалары ачыла. Зөлфия авылның әллә кай якларын белә Удмуртлардан килгән борынгы традицияләр авылда әле дә яши иде. күп семьяның үзенә генә хас берәр хикмәтле әйберсе, тылсымлы көче бар иде. Зөлфия боларның барысын да белә.
Ул елларда безнең өчен ашаудан кала иң кадерле нәрсә дәфтәр белән китап иде Китап дигәннән. Зөлфия каян тапкандыр, шул елларда ук ул (38 еллар тирәсе) «Совет әдәбияты» журналын укып барган икән. Без исә дөньяда андый журналның барын ишеткәнебез дә юк, бөтен укыганыбыз «Яшь ленинчы» да басылган «Гали баба һәм кырык карак» һәм «Пионер каләме»ндә басылган бер ике поэма иде
Яфракларын селкн-селкн, Шаулый кара урман Бер кечкенә малай бара Урман юлыннан,
— дип башланып киткән бер поэмада Алик исемле (малай ике-өч аңгыра япон разведчикларын тотып (бер коралсыз!), безнең заставага китереп тапшыра Икенче бер поэмада кечкенә генә малай урмандагы бөтен бер банданы тоттыра Зөлфия исә беркөнне безгә караңгы кичтә «Гашыйк гариб» дигән әкият сөйләде. Безнең йөрәкләр дөп-дөп типте Хикмәтле Гашыйк гариб, Маһел-миһри, Хөршидбәк дигән кеше исемнәрен, Эрзерум, Каре кебек шәһәр исемнәрен беренче тапкыр без шунда ишеттек. Ул әкияттән Зөлфиянең бер җөмләсе (безнеңчә әйтелмәгән бер фигыль) истә калган:
— Нишләмәк кирәк, — диде Хөршидбәк...
Шул сихри бер кичтә мин дөньяда Кавказ дигән серле бер ил ба рын, ул якларда исемнәре безгә охшаш халыклар барын белдем һәм Эрзерум, Каре исемнәренә мәңге гашыйк булдым. Шул кичтән соң утыз биш еллар узгач, китапханәдә «Совет әдәбияты» журналы саннарын актарып утырганда, мин бервакыт сискәнеп киттем, анда М. Ю Лермонтовның бу әкиятен татарчага тәрҗемә итеп бастырганнар икән, һәм мин ашыга-ашыга теге җөмләне эзләдем Бар! Нәкъ шулай!
— Нишләмәк кирәк,— диде.Хөршидбәк...
Актара торгач ачыкланды: Зөлфия караңгы кичләрдә безгә сөйләгән «Кара ясаучы малай» (Шолом Алейхем), «Яктыга таба» (Иван Франко) һәм башка хикәяләр шул елларда «Совет әдәбияты» журналында басылганнар икән. Мондый реалистик әдәбият дәресләре көзге караңгы кичләрдә еш кына коточкыч фольклор әсәрләре белән чират- лаштырылып алып барыла иде. Зөлфия сөйләгән әкиятләрдә әллә ниткән куркыныч урыннар була иде һәм һәр кичне берничә бала шул куркынычны сөйләгәндә дерелдәп урыныннан сикереп тора да. йомылып өенә йөгерә иде. Әмма шул ук бала икенче кичне тагын Зөлфияләр капка төбендәге эскәмиягә килеп утыра һәм әкият көтә иде. Ә Зөлфиянең куркыныч җөмләләре менә мондыйрак була иде:
— Шуннан соң... Иртә белән, яктыргач чыгып карасалар Теге егетне, бичара, үтереп, мәчет манарасына алып менеп, эчәгеләрен буй- буй элеп куйганнар, ди...
Яки: •
— Шуннан соң.. Бу карчык нишләп бик озак торды икән дип, күпер астына төшеп карасалар, теге шатыр-шотыр нәрсәдер ашап утыра, ди. Карасалар — шунда яткан бер мәетнең колагын кимерә икән.
Бу җөмләләр, әлбәттә, бик күп баланы «өенә йөгертә» торган җөмләләр иде.
Инде дәфтәргә килсәк... Без беренчедә, Зөлфия исә үз гомерендә алачак белеменең соңгы классында — дүртенчедә иде. Дәфтәр юк. дәфтәр җитми. Ул еллардагы матур тышлы дәфтәрләр. Хәзер дә шулай матурмы икән ул? Ал тышлы, ап-ак юка кәгазьгә сыек зәңгәр сызыклар уздырылган юллы дәфтәрләр Ал тышлысы язу, матур язу өчен, зәңгәр тышлысы арифметика өчен әйбәт була. Яна дәфтәрнең исе! Баш әйләнә, күзгә яшь килә. Дәфтәр тышындагы хикмәтле рәсемнәр! Әнә Пушкин — аның үлеменә 100 елны билгеләгән чакта без беренчедә идек. Дәфтәр тышында көдрә Пушкин — ни гаҗәп!—бармагында йөзек! Ирләр йөзек киямени? Ирләр чәчен кырдырып алдырырга тиеш, ә бу? Дәфтәр тышында аның шигыре:
Я памятник себе воздвиг
Икенче бер дәфтәр тышында рәсем князь Олег хазарларга поход чыгарга әзерләнә. Аста шигырь
Ал тышлы дәфтәрнең бер ягында күзен кысып, бераз хәйләкәррәк елмайган кадерле Ленин рәсеме Нихәл, агайне, укырга-язарга өйрәнәсеңме?— дип якын итеп сорый сыман., Шунда ук аның сүзләре. «Если я знаю то, что знаю мало, то добьюсь того, чтобы знать больше». * 1960 елның көзендә*мин аспирантурага кердем. Шуңа әзерләнгәндә § миңа бу җөмлә очрагач, шатланулар! Балачак, Ленинга карап, шул * сүзләрне ятлаган кадерле балачак! , £
Безнең өебез урамнан эчкәрәк кереп салынган һәм кышларын без = мәһабәт кар дәрьясы эчендә ялгыз утырып калабыз Март ае җитсә * бөтен кояш безнеке. Тәрәзә белән тигезләп салынган кар дәрьясы ® Масра юлына ук җәелеп тоташкан, ул җем җем итә; өндә әллә бүрә- £ нәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап < йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр Мин аңа язып утырам
. о
һич сине куркытмасыннар ь
Шүр.тле. жен һәм убыр .
Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март асның кояшта җемелдәгән ® кар диңгезен, мич алдында ризык әзерләп йөргән әнинең нурлы йөзен. - безгә мәңгелек идеал булган бөек Ленинның акыллы сүзләрен, кнн =< маңгаен хәтерләтә Тагын март аенын кичләре Тулы айлы көмеш кич £ ләр Ул кичне җир өстенә чыккан бөтен ай нуры безнең өйдә, өй тү- s рендәге кар дәрьясында. «Энә табарлык якты»—ай яктысына безнең н авылда чагыштыру бер генә. Ай нуры өйгә тулгач, мин яткан җирдән » шыпырт кына торып утырам һәм өстәлдәге дәфтәрне алам. Яшькелт * тышлысын. Миңа, нигәдер, шул яшькелт тышлы дәфтәр белән дөньяда- Ф гы ай нуры икесе бер булып тоела Мин шул дәфтәремне күкрәгемә кы- * сам да. хыялым белән ай нурында, еракта очам, еракта-еракта калын у тун кигән Папанинны. хикмәтле шлем кигән Чкаловны, бозау тикле эт җитәкләгән, хәрби фуражкалы Карацюпаны күрәм Шулай озак-озак хыялланам Ә ай үзенең яшькелт нурларын безнең кар диңгезендә ялгыз утырган өебезнең зур тәрәзәләреннән көчләп тутыра сыман
Җиләк җыю буенча балалар арасында Мәрфуга карчыктан кала иң зур абруй Зөлфиядә иде Кичтән, җиләк вакытында Зөлфияләр капка төбендә «оперативка» була
— Иртәгә нишлибез? Барабызмы?
Зөлфиянең бу вакытта телеграф стилендә кыска җөмләләре була
Биргән булса
— Кая?
— Кимпласага.
— Ничәдә?
Көтү куганда
- Савытны ниндине?
— Пласкати җитеп торыр Артса — күлмәк итәгенә
Кемнәр, кемнәр?
Шәйхулланы ияртмибез Зөләйха белән Рәшидә дә калып торыр Гел ашыйлар, җыю турында уйламыйлар да
Зынгырт! — Тимер келәле авыр капка ябылды, Зөлфия юк булды
.. Зыңгырт! тнмер келәле авыр капка ачылды, Зөлфияне ай күрде, кояш алды, көтү куалар икән. Артыннан торып йөгерәсең, авылны чыкканчы Зөлфия берәүгә дә бер сүз дәшми, урман юлына чыккач, туктап, барлау үткәрә. Әлбәттә, кичен исемлектән сызылган берәр бала булмый калмый Зөлфия аңа авыр караш ташлый, теге бичара башын иеп басып тора. Әмма. Зөлфия бик гуманлы. яхшы холыклы кеше иде.
Урман буена кнлеп җиткәч. Зөлфия мендәр тышы кадәр зурлыкта
гы әрекмәннәрне зелпе, куак төпләреннән чаж-чож китереп умырып ала Урман буенда ташланган иске чабата булмый калмый. Зөлфия әрекмән белән аягын урын да, кешедән калган иске чабатаны киеп чажолдатып куак арасына кереп китә. Кура жиләге җыйганда чиләге тулмыйча кешегә эндәшми. Ә чиләк тиз тула! Аннан ул иптәшләренә җыеша Безнең авыл балаларының бик матур бер гадәте бар иде, савыт тулгач, өс- тенә сабагы-тәлгәше белән өзеп сабаклы җиләк утырта идек Анысы кайтып кергәч тә әнигә. Әни җиләге. Бу — изге. Бу—һәр балада бар Моны Зөлфия бик каты күзәтә иде
— Әйдәгез, әниләргә берәр сабак кадыйк та, кузгалыйк...
Безнең арада әниләре үлгән Тайфә, Мансур, Мәгъсүм исемле өч бала бар иде. Алар нишләде икән шул чакта? Алар хәзер өчесе дә бик абруйлы кешеләр, очрашкач шуны сорарга кирәк әле.
Без бәләкәй чакларда җиләккә бик күп йөрдек. Урман буена чыгабыз. Зөлфия әрекмәнле чабатасын салып ташлый. Чабатаны ташлау — аны питомник киртәсенә элеп кую дигән сүз. Димәк, кирәк * кеше файдалансын. Аннан питомник киртәсенең юан баганасы башына бер-ике җиләк куясың. Монысы — урман иясенә. Шулай итсәң, ул иртәгә дә җиләкне күп таптыра Шатланышып кайтып китәбез.
Сугыш вакытында Зөлфия ундүрт, унбиш, уналты яшьләрне кичерде. Кырык беренче — кырык икенче елның рәхимсез кышында салкын нар 40 белән 48 градус тирәсендә уйнады. Колхозның икмәген кырдан ташырга, әвеслектә сугарга, амбарга, сушилкага ташырга, заготзернога илтергә кирәк иде. Боларнын барысы да Зөлфиягә эләкте. Колхоз эшенең иң авыр урынында әр£ез Зөлфия була иде. Шомырт кара чәчләрен яулык астыннан чыгарып, тсл^н тешләп бер эшкә тотынса—аңа эш чыдамады Төнге смена гел Зөлфиянеке булды. Очар кошлар егылып төшәрлек салкында көлтә керткән, капчык күтәргән Зөлфиянең кызарган ялангач тез башы, алсу үкчәсе күренеп йөрү берәүне дә гаҗәпләндерми иде Ул үзе һәрвакыт оптимист булды.
Ара-тирә Зөлфия яшүсмерләрнең аулак өен оештыручы, шунда иптәш кызларыннан берәр уч он, унар бәрәңге җыеп аулак аш пешерүче, аулак өйдә уеннар оештыручы, Мөхәммәтша карт булып чабата көен уйнап күрсәтүче, чуар Нигаҗ булып чабата көенә биюче, әтисе булып җырлаучы һ б. бик күп рольләрдә чыгыш ясаучы була иде. Шул ук вакытта «мирдән җыелып» пешерелгән аулак өй боткасының бер өлешен алып, аулак өйгә керергә хокукы булмаган, яше җитмәгән әллә кемнәргә ашата, ботканың кимүенә тавыш чыгарган иптәш кызларын адаштырып, ызгыштырып та ала иде. Үз йортларында да ул шулайрак булды йортта булган малны, байлыкны Зөлфия мохтаҗларга, ятимнәргә өләшергә бик ярата иде.
Беренче кызыбыз тугач, мин аңа Зөлфия дип исем кушмакчы булган идем Уйлана торгач, бу фикеремнән кире кайттым: әгәр минем кы зым Зөлфия кебек гуманлы. аның кебек елдам, өлгер, кешеләргә ярдәмчел булмаса? Ул бит таш калада, асфальт-бетонда үсәчәк? Каты авырып дөньядан вакытсыз киткән бичара Зөлфиянең рухын кимсетмимме, рәнҗетмимме мин?
Бу исемне мин үз хәтеремдәге Зөлфия белән генә бәйле рәвештә сак ларга булдым
. Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем...
Безнең авыл халкының төп чыгышы — удмуртлардан булса кирәк һәрхәлдә, авыл — интернациональ. Түбән оч арлары — бу инде авылның дүрттән бер өлеше дигән сүз. Поник очы — крәшеннәрдән дип әле дә
ышанып сөйлиләр Анысы тагын дүрттән бер өлеш Күрше авыллар да шулай. Г Камалнын әтисе авылы — Сикертән— бер дә ялгышсыз, марилардан татарга әйләнгән авыл Ике кешенен берсе сары кашлы, кы. гылт-сары эре сипкелле, зәнгәр күзле. Бу турыда Г Камал да әйтеп калдырган. Арча юлына таба ике Масра — Югары һәм Түбән Масра. ’ Г. Камалның язуынча, гарәпләрдән, Г Камал белми язмас, ул Түбән ♦ Масрада мәдрәсәдә укыган, аның әнисе шул авылныкы. Масраны ул га «Мисыр» сүзеннән килеп чыккан дип аңлата һәм. ихтимал, хаклыдыр. £ Анда ирләр озын буйлы, эретешле, кап-кара кашлары килеп кушыл- * ган—үзенә бер аерым кешеләр Алар, имеш, Казан ханлыгы чорында s миссионерлар ролендә бу' якка — мари, удмурт тулы урманлы авыллар 2 чигенә килеп урнашканнар Миссионерлыкның конкрет программасы | да булган; мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән...
Безнең авыл егетләре ара-тирә Масрадан кыз алып кайталар иде < Масра килене, гадәттә, төп ике сыйфатка ия Болар—йорт тотучылар, g исрафчыллыкның төп дошманнары, ә безнең авыл, бу сыйфатны бик •гади итеп, «саран» дип кенә аңлата иде Масралар - сараннар, нкен- ф че сыйфат — Масра киленнәре килеп кергән йортта, һичшиксез, кәжә я барлыкка килә. Бу котылгысыз Нигә кәҗә? Ул бит алмагачны киме- и рә, урамга утыртылган яшь агачны каһәрли, ул бит яшелчә бакчасының “ дошманы! Әмма. Масра киленнәре кәжәие мамыгы өчен тоталар Mac- х ра киленнәре — шәлчеләр! Ә безнең авыл алмагач, яшелчә үстерми * Безнең авыл шул Масра киленнәре аркасында гомер буена Арча. Те-ләче, Чүриле, Апаз, Әтнә базарларына. Казанга кәжә мамык шәл тор- £ гызды Куян мамык шәл безнең авылда иң дәрәжәсез, иң чүп бер нәр ? сә иде Куян мамыгыннан шәл бөркәнеп килгән кунак кыз — безнен * авылда үзе белмәгән, үзе аңламаган бер трагик халәткә тап була иде 2
— һи-и! Йөргән була, эчемне поштырып! Куян мамык шәл бөркән- > гән булып! Әжәткана! Ыстырам!
Хөкем шулай гына иде
Масралар, кичен вакытны әрәм итмичә, ут янына жыелып шәл бәй лиләр Киленнәр бу хезмәткә каенсеңелләрсн, кайнаналарын, нәсел-нәсәпне өйрәтәләр
Кич Җиделе лампа яна Масра килене шәл бәйли Дүрт кич бәйләсә — шәл уртасы һәр кич саен бер чите. Төрле үрнәк, төрле челтәр белән Тугызынчы кич — шәлнең читләрен уртага тегү Шул кич — ин гантаналысы шәлне чылатып киергегә тарттыру Сугыш елларында тол калган Масра киленнәренә мин өч-дүрт шәл киергесе ясап бирдем Үземнең апалар да күп шәл бәйләделәр, кәжә асрадык Әтидән калган бик күп агачлар бетсә бетте — без шәл бәйләдек Төн узуга киергедәге шәл кибә. Иртән аны кадаклардан алалар Матур бер сәнгать әсәре Шәлнең сыйфатын, бәясен ачыкларга безнең авылны Масралар өйрәт те. Күпереп торган кәжә мамык шәлнең сыйфаты, бәясе болай билгеләнә: зур ашъяулык кадәр авыр шәлнең нәкъ урта бер жиреннән ике бар мак белән генә төтен кебек мамыгыннан эләктерәләр дә, асып карыйлар Шарты бер жептән тотасы түгел Шул сынауда мамык өзелмәсә. шәл үзен-үзе күтәреп торса, мал затлы Моның бәясе бар Затлы шәл бәйләү өчен сыйфатлы мамык кирәк Ә аны бөтен кәжә дә бирми Агач кимергәндә алар барысы да бер дәрәжәдә, әмма мамык биргәндә аеры лалар Бөтен авылга данлыклы шәлче Масра килене Мәстүрәне чакы ралар
Мәстүрә, бу мамык әйбәт булырмы?
Мәстүрә аз сүзле, эшчән, житди күзле, бер чеметем мамык ала да, теленә тнереп карый Аннан чәп-чәп китереп авыз алдында гына чәйни
Аннан ишек янындагы чиләккә барып төкерә, иреннәрен сөртә. Кеше хөкем көтә.
_ Бу,— ди Мәстүрә,— шәп булмас Алданырсыз. Мамыгы тозлы. Әнә Ногманнар кәҗәсенең нәселен булдырыгыз. Ул нәселнең мамыгы коры, тозсыз Бу — шәп түгел..
Шәл бәйләү һәрвакытта да җыр белән бара иде. Безнең авыл кызлары кадәр кичләрен җырлаган кешеләр бүтән җирдә булмагандыр дип уйлыйм мин. Яраткан җырлары — «Шәл бәйләдем» була иде. Бигрәк тә шәлнең соңгы чите тәмамланганда. Күнелләр күтәренке, эш тәмамланган, алдагы базарда кулга акча керәчәк..
Радиодан «Шәл бәйләдем» җырын тапшырганда, мин әле дә тырыш. хезмәтчән Масра киленнәрен искә алам. Хәер, ул киленнәрнең авылда инде үз киленнәре байтак, шәл бәйләү традициясе авылда мәңгегә беркеп калды.
«Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем» җыры — безнең авыл кызларының, сугыш вакытында тол калган киленнәрнең тормыш юлдашы, сердәше булды.
Шәл бәйләү өчен иң уңай урын —аулак өй. Заманында аулак өйләрне бозыклык эшли торган урын дип каршы чыгучылар, тәнкыйть итүчеләр булды Моны яшьлекләрен оныткан кешеләр язды Яшь кеше кичен кая барсын? Клубта концерт яки «бичер» булган көнне аулак өй булмый Теләсәң дә оештыра алмыйсың. Ә клубың көн саен ачылмаса? Аулак өй халыкның әнә шул клубсызлыгыннан туган борынгы бер гадәте иде.
Монда бик күп мәсьәләләр хәл ителә иде. Монда кызлар бер-берсен- нән хезмәткә өйрәнәләр, монда егет сайлыйлар, танышалар, аңлашалар, җыр-көй өйрәнәләр, уеннар уйныйлар. Сөю-мәхәббәт җырларының бик күп тексты аулак өйләрдә тугай. Ә бозыклык ягына килсәк Бозыклыкны эшлим дигән кешегә кайда, нәрсә комачаулый ала соң?
Шәл.бәйләүче кызлар. Масра киленнәре белән утырган бер аулак өйне хәтерлим мин Нигә анысы гына хәтердә нык калган? Монда гадәттән тыш бер хәл булганмы? Анда авылның иң һавалы кызы — Зә- кәрҗан сеңлесе Зөлхәбирә киявен алып килгән иде.
Зөлхәбирә Тицианнар, Рафаэльләр. Боровиковский яки Серовлар безнең авылга килеп чыксалар, һичшиксез, Зөлхәбирәнең портретын ясар өчен бездә торып калырлар иде. Зөлхәбирәнең фарсы миниатюраларындагы кебек сызылып киткән кашлары, аксыл-алсу бит-иякләре, узышлый гына, пәке очы ялгыш тиеп киткәннән генә ясалгансыман уймак авызы» һәм юка иреннәре . Аның үҗәтләнеп үскән куе кара чәчләре һәм авыр ике толымы Крестьянның утызынчы-кырыгынчы авыр еллардагы ризыгын ашап үскән булуына карамастан сакланган зифа буе һәм әнә шуларның барысы өстенә табигать, нәсел тарафыннан бирелгән һавалылык Була шундый матур кызлар авылларда, була Әмма. егетләр игътибарыннан башы әйләнеп, титарайлыкка чыкканнары, кияүгә барганчы ук әллә ниткән хаталар эшләп бетереп дан чыгарганнары да була Була Тик Зөлхәбирә алай эшләмәде. Аның матурлыгын, зифалыгын, яшьлеген аңа нәсел һәм табигать тарафыннан бирелгән һа- валылыгы саклады. Теләсә кем аның янына килеп сүз ката алмады.
— һи-и, сезнең белән авыз чайкап ятарга монда,— дип Зөлхәбирә сагызын гына бер чартлатып ала иде.— Сез сабакыларга тел әрәм итеп торырга монда. .
Ярыйсы гына, әйбәт кенә егетләр башка кызларга яраган «подход»- ны Зөлхәбирәгә карата да кулланып, әнә шулай «сабакы»га әйләнгә- ләп калдылар Зөлхәбирә бәхетле — үзенең чибәрлеге, зифа буе һәм беркемгә дә иелмәс башы, горур характеры белән бәхетле иде. Авыл-
нын байтак әйбәт егетләре аның яныннан, утлы күмергә кунып тәпиен яндырган бал корты кебек, очып киткәләделәр
Инде, көннәрнең берендә, Зөлхәбирә күрше Масра егетенә кияүгә чыккан дигән хәбәр таралды. Ничек булган? Зөлхәбирә авылдан гел урман эшенә йөрде. Авыр эш. гел кеше өсте, гел авыр хезмәт Күрше авылда торып урман чыгарганда бер егет моңа «ачкыч» тапкан Ач- * кыч — нәкъ Зөлхәбирәчә икән. Нәрсәдер, сүз чыккач, теге егет g
— һи-и, сезнең авыл кызлары белән авыз чайкап ятарга!—дип таш- £ лаган,— Урман караклары бит соң сез! Шунда туып, шунда катасыз * инде сез,— дип атына бер чөңгергән дә, выжылдап Зөлхәбирә яныннан х узып та киткән
Ә урман заданиесен үтәп, расчетлар алып авылларга таралышкан ® кичне теге егет, нәкъ шулай выжылдап узганда, карга кереп юл сабып Г торган Зөлхәбирәне чанасына төртеп еккан да авылларына алып кит- < кән. Бер кич кунгач булган хәлне беркетер өчен Зөлхәбирәнең әти-әни- * сенә килеп хәбәр биргән Алар бәхетле икән. имеш.
Менә теге аулак өй бит әле Имеш, Зөлхәбирә кияве белән беренче ” тапкыр кунак булып килгән. Ә аулак өй — күршедә генә Аулак өйгә ф җыелган кызларның тын ала алмаудан күкрәкләре селкенә, тавышлары в ватыла Кияү? Нинди була ул? Бу бит кырык җиденче еллар Кияүгә ы чыгу бәхетенә ирешкән кеше нинди була? Ул кияүнең тагын да шундый “ яхшы күңелле дус-ишләре юкмы, калмадымы икән? Аулак өй сулый х алмаудан селкенә, түшәмнәр бер күтәрелә, бер төшә иде Бары тнк ки- а леннәр генә күпмедер дәрәҗәдә тыныч
— Зөлхи кияү күрсәтергә керә! л
Вәссәлам Дөньяда, «данный моментта» шуннан да әһәмиятлерәк * бер эш тә юк иде Әле беркем дә өч көннән сон акча реформасы була п сын, ипи карточкасы бетәсен, кибеткә ситсы, пулсукна, галош кайта- * сын, конфет-шикәрнен иркен сатылачагын белми иде Зөлхи киявеннән ® дә әһәмиятлерәк шәхес, вакыйга булуны берәү дә башына да китерми ' иде. Шәлләр бәйләнә алмады, телләр бәйләнде Инде лампа фнлтәлә рен кайчы белән тигезләп кистеләр, ннде эссе лампа куыкларын өрә- өрә кабат чистарттылар, тәрәзә пәрдәләрен чыж да выж китереп теге ләй тартып карадылар, болай тарттылар Инде идәнне ике кат кына себереп, сөртеп алдылар
— Зөлхи кияү күрсәтергә керә!
Аулак өй шулай тигезсез сулады Кызлар, хәтта, дулкынланудан, бер-берсенә бераз гына авыр сүзләр дә әйтеп алдылар
Ниһаять, артына тимгел чыккан, пыяла белән такта арасында байтак таракан күкәе җыелган зур көзге янына килделәр Кашлар, чәчләр, битләр тагын бер кат рәтләнде, чыж да быж чәчләр таралды
Бервакыт чолан баскычы шартлады. (Чатнама суыкта аны дөбер дәтсп юып кергәннәр иде ) Менә бервакыт йортта булган бөтен кыз гөрес!— сәкегә утырды һәм бәйләү эшенә тотынды Безгә нәрсә? Без әле болай гына җыелдык, без әле сезнең керәсең түгел, кунакка килгәнегезне дә белмәдек, безгә нәрсә? Кемдер сагызын чартлатып алды берсе, хәтта, тыныч кына җырламакчы булды
Ул арада «дыңкъ» итеп өй ишеге ачылды һәм тыштан һаваның тү шәк-түшәк салкын зәңгәр болыты бәреп кереп, сәке астына, көзге арты на юнәлде, унлы лампаның якты нурын бутап, тоныкландырып алды
Зөлхи Билле драп пальтодан, пальто якасы җыйнак кына мех. кәҗә мамык шәл бөркәнгән Бнтләр вазелиннан бераз ялтырый, кашлар элеккечә кыйгач, йөз нурлы Әмма күзләрдәге элеккеге наз бераз гына кимегән, күзләр тоныкланып киткән, карашларда ниндидер серлелек яшерен сагыш бар Күз төпләре дә бераз батып калган Кияү Сукно
кара пальто. Кып-кызыл таза бит, кышкы җил ашаган борын, ияк. Күзләре мут елтырый. Сукно тышлы кара мех' бүрек, киез итекне сыдырып ката ясап бетергән дә, чалбар балакларын лыпырдатып рәхәтләнгән. Сукно пальто чишелгән һәм сарык йоныннан бәйләнгән ак шарф ара сыннан таза кызыл муены күренеп тора, йөз — бәхетле.
— Исәммесес?
— Исәммесес?
— Нихәлләрегес бар?
— Ничек яшисес?
— Әйбәт килеп җиттегесме?
— Сау-сәламәт кенә торасызмы?
Әнә шундый сүзләрнең иге-чиге булмады. Сәке кырыенда шуышулар. каушаулар, кияү утырасы урынга бер киезне куйгач, хужа кызнын выжылдатып аны тартып алып, чуар корамалы икенче киезне куюлары. аны да ошатмыйча, шундук ике киезне бер итеп калынайтып куюлары кебек ыгы-зыгы булды. Утырыштылар Теләсә нинди белемле, культуралы кешеләр компаниясендә дә булып ала торганавыр бер мизгел әллә ниләр сөйләшәсе бар, сүзләр тамак төбенә тыгылган, ә тынлык. Монда да шулай булды Аңышмыйча гына бармак битләрендә шәл энәсен уйнаттылар, чартлатып сагыз чәйнәделәр Әмма һәрбер баш миендә бер генә сорау бар иде «Кияү» — ул кем? Ул — нинди? Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве ул — кем?
Кияү пальтосын чишеп җибәрде, бүреген салып тез башына киертте Як ягына карады Тнрә-якта яшь тол хатыннар, яшь кызлар иде. Тәк... Кияү булып йөрү рәхәт, дәрәҗәле. Аннан барысы да акыллы сүз көттеләр. Ул арада Зөлхәбирә белән пышын-шашын сүз китте:
— Нихәлләр соң, малай җаным?
— Ияләнеп буламы?
— Кайнишләрең кемнәр?— һ. б. һ. б.
Зөлхәбирә горур утырды, әллә ни күп сөйләшмәде, күз кыры белән генә кияүне күзәтте. Шәл астыннан ургылып чыккан матур чәчләрен рәтләде.
Ә кияү! Авыл өе эссе иде, бабай кеше, күрәсең, кияүне яхшы гына сыйлап ташлаган, ә эссе өй ул сыйны кияүнең тиешле урынына (баш миенә дип әйтүем) меңгереп җиткереп, канга таратып та өлгергән. Кияү — шап! —бер кызның ботына үзенең зур кулын! һәм кыю елмаеп:
— Нихәлләр соң. апасы?
Кызлар уңайсызланып алдылар, җиңелчә көлештеләр Бу — программада каралмаган иде, моңа беркем әзер түгел иде. Ул арада кияү икенче кырыйда утырган, таза яшь кызның ботына дәү кулын—шап!
— Эшләр барамы соң. апасы?
Уңайсызланып көлү, шуышып утыру һәм авыр сулау йортны тутырды Аулак өй эчтән хәрәкәткә килде Зөлхәбирә дә, күзләрен кыса төшеп, кйяү ягына караш ташлады Ә кияү инде кыза киткән иде. Шул арада кияү дәү таза кулы белән бер кызның шәл энәсеу тартыл чыгарды да, эффектына алдан ук сокланып, авыз тутырып елмайды. Теге кыз ә дип тә, җә дип тә әйтергә өлгермәде, аның күршесендә шәл чите тәмамлап утырган чибәр солдатка чырыйлап кычкырып җибәрде: кияү, авызын ерган килеш, шәл энәсен аныд утырган урынына төртеп алган икән. Кычкыру өйдә ыгы-зыгы тудырды Ә кияү һаман шат, бәхетле иде.
Ыгы-зыгы Зөлхәбирәнең сикереп торуы белән тәмамланды Зөлхәбирә шәлен рәтләде, пальтосын төймәләде дә, кияү янына килеп, киерелеп аның яңагына бирде. Тез башыннан бүреген алып киертте дә, сагызын бер чартлатып, авызыннан ут чәчте.
— һи-и, әжәткана, сине кешегә санап, дус кызларым янына алып килгән мин юләр. Синен белән авыз чайкап торырга монда, сабакы
һи-и, әҗәткана, кем дип белерсең. Безнең авылда синең ишеләр белән... белдеңме шуны. Әйдә, кайтыйк әле. Әле мин синең белән кайткач сөйләшәм, кайткач Әле мин сине., һи-и... Әле мин сине. Ярын, кызлар, гаеп итеп калмагыз. Сугыш булмаса, юньле егетләр тегендә ятып калмаса, мондыйларга эләгә торган кыз идемме мин? Әйдә әле, әйдә . әле... *
КИЯҮ бер сүз дәшмичә аның артыннан атлады Безнең авылның су- § гыштан соңгы беренче кияве шәл бәйләү кичәсендә әнә шундый номер | күрсәтте... ’ £
о
Алмазлар белән кисәләр |
Шәйхи — зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы бер ир иде Авыл- | да тәрәзә рамнары ясау, пыяла кую буенча бердәнбер оста Аз сүзле, < әдәпле. Шәйхи эчкән, Шәйхи сүгенгән, гаиләдә тавыш чыгарган дигән- g не авылда беркемнең дә ишеткәне булмагандыр 1~
Аның кесәсендә кулъяулыкка төргән алмазы була иде Шәйхи аны ф «алмас» дип кенә йөртә иде. Ул алмаз без малайлар өчен сихри бер я корал иде Әле дә күз алдында «алмас» дигәне сап-сары сөякле ялпак « латып шомарткан бер әйбер иде. Шуның белән пыялага бер сыза — пы- “ яла тавыш та бирмичә икегә аерыла иде. Без —малайлар гаҗиз ни- х чек инде сары сөяк пыяла кисә?
— Аның башында тары бөртеге кадәр генә алмас ташы бар— дип '
аңлата ул безгә сары сөякне кесәсенә яшереп — Ә сабы — фил сөяге. £ Мәкәрҗәдән алып кайткан иде әти. s
Без, табигый инде, борын тарта-тарта шул тирәдә кайнашабыз, s могҗизалы тары бөртеген күрәсебез килә. Әмма Шәйхи абзый бу * мәсьәләдә каты. ®
— Алмасны кояшка күрсәтергә ярамый,—ди ул.— Күрсәттең — бет- х те, диген. Сразы үтмәсләнә Аннары мин нишлим? Ә?!
— Менә,— ди ул,— гомер буена моны миннән башка беркем дә тотып карамады
Шәйхи куйган тәрәзә рамнары, ул кискән пыялалар авылда хәзер дә исән әле Ул тәрәзә куйган мәктәп, клуб исән әле Клуб дигәннән 1941 елның җәй башында авылда клуб төзергә керештеләр. Тиз эшләделәр — иллеләп балта остасы бар иде Алар арасында үзенең беркемгә дә тоттырмый саклаган җыйнак үткен балтасы, кулъяулыгына төргән кадерле алмазы белән Шәйхи дә бар иде
Менә беркөнне авыл Советы урнашкан Сикертән авылыннан чапкын килде: сугыш. Ирләр балталарын бүрәнәгә кададылар да, дәшми тынмый тәмәке төрделәр һәркемнең эченнән ут чыккан сыман булды
Клуб бурасы өстендә эшләгән осталарга Сикертән юлы күренеп тора, һәр көнне алар төштән соң. ара-тирә бүрәнә өстенә утырып. Сикертән юлын күзәтәләр иде Ә аннан һәр көнне сәгать икеләрдә канатлы ак алъяпкычын җилфердәтеп хат ташучы Габидә атлый. Габидә клуб янына килеп җиткәнче эш туктап тора, балталар борыннары белән сагызлы ак бүрәнәләргә кунып калалар — ирләр янына бер уч повестка тоткан яшь килен якынлаша.
— Тагын кайсыларыбыз?— дип авыр сорыйлар һәм кош теледәй озынча кәгазьне тотып, балталарын җилкәгә салып өйгә таба атлыйлар Бер атна эчендә Габидә клуб янын кешеләрдән тәмам чистартты Иң соңгы повестка Шәйхигә килде Ул тәрәзә борысларын көйләп йөри иде Янында йомычка җыючы карчык-корчык һәм без — малайлар идек Габидә килеп туктагач. Шәйхи сөзеп аңа карады һәм барысын да аңлады Җиңел, үткен балтасын жонглерларча бүрәнә өстенә очыртты. балта, су эчәргә туктаган яшь каз кебек, борыны белән дык итеп
сагызлы бүрәнәгә кадалды Шәйхи түбән төшеп, каезланган агачка утырды һәм тәмәке төрде. Аннан, авыр сулап, теге кош телен алды һәм күкрәк кесәсендәге алмаз янына икегә бөкләп тыкты. Каядыр еракка күз ташлады. Күрәсең, иртәгә ятим каласы балаларын уйлагандыр, ә аның балалары — кыздан-малайдан нәкъ алты баш иде Безнең авыл хатыннары, гомумән, баланы мул табарга яраталар иде.
Клуб тәрәзәләрен 1943 елда гына, Шәйхи авыр яраланып фронттан кайткач кына куйдылар Шәйхинең ашказанына пуля кереп чыккан, ул авыр операция кичергән һәм бик нык саргайган иде. Кырык беренче елда бүленеп калган эшен ул зур газап белән тәмамлады. Ул ялгыз иде: аның белән бергә бу клубны салган осталарның кайсы сугыш кырында ятып калган, кайсы әле дә сугыш кырыннан сәлам хатлары җибәрә иде.
Шәйхинең ашказаны бары тик сөттә пешкән бәрәңге боламыгын кабул итәрлек кенә калган иде Хатыны аңа гел шуны пешерде. Кем белә, бәлки, ул ашказанына цейлонда үскән ананас, Кампучиядә өлгергән банан, яки Урта диңгездән тотылган мидея дә килешәсе булгандыр, әмма без — авылда, сугыш чоры* авылында, андый нәрсәләрнең барын әле берәү дә белми, аларны табуы да кыен иде әле. Шуңа күрә ул гел сөттә пешерелгән бәрәңге боламыгы ашады.
Колак артына карандаш кыстырып, клуб өстәлендә Шәйхинең пыяла кискәне хәтердә калган. Ул авыру йөзенә чиксез сагыш чыгарып, киселәсе эздән бармак бите белән сызып, пыяланың тузанын алды да, акрын гына җырлады:
Алмаслар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын.
Сабыр итеп карыйк, дуслар,
Сабыр диләр дәвасын
Шәйхинең алмазы хәзер кайда икән? Алмаз череми бит, кай туф-ракларда гына вәйран булып «сабыр итеп» ята икән ул могҗизалы таш?
Төнбоеклар үскән болында
Безнең авылның элеккеге тормышы «Пауал тегермәне» дигән хкк- мәтле бер урынга бәйле иде.
...Арасында сап-сары зонтик булып какы күренгән уҗым басуыннан барасың-барасың да, кинәт кенә тау битенә килеп чыгасың. Аста болын. Сузылып ялтырап бормалы Кесмәс ята. Борынга баллы куәт исе бәрә. Дымлы тугайда шөлдерле сары чәчәкләр, суга якынрак урыннарда давыл чәчәге, су эчендә төнбоеклар. Болын юлына килеп кергәч, синең «уф алла» арбасы да. ана салган ике пот арышың да бу дөньяның бик кечкенә, бик әһәмиятсез бер кисәкчәләре булып кала. Кояш нурына коенган сары чәчәкле болынның, тын, серле елганың үз дөньясы, үз сере бар. Тегермәнгә якынлашасың. Төнбоеклар өстенә шап- шап итеп бакалар сикерә. Сулыш каба—дөньяда бал, су, балык исе. Лепердәп утырган ике катлы тегермән йортына киләсең, арбаңны агач күпердән деңгердәтеп тартып өскә алып менәсең. Үлчисең, көрәк оны бирәсең, капчыгыңны чишеп мөшкә авызына шудырып куясың да аска төшәсең. Аста — җылы он исе! Моны безнең як кешесеннән башка тагын кем генә анлый ала икн? Америка ковбоемы? Италиядә йөзем үстерүчеме? һиндстанда дөге җыючымы? Тегермән стеналарына ак пудра кунган, моны безнең авылда «поракъ оны» дип йөртәләр. Агай-эне
тын гына капчык тутыра, ара-тирә таш астындагы улактан аккан жы- лы онны учына салып уып карый Эре тартмыймы? Ә тегермән йорты легер-легер килеп селкенә, тирбәлә, шул арада синен йокын да килә башлый
Менә ишектә ак чәчле, ак мыеклы, кып-кызыл битле карсак бер абзый күренә. Авызында—сүнгән трубка. Елмаеп кына улак янына ♦ килә, аккан онны учына ала, уып карый да. мөшкәдән коелу тизлеген о үзгәртә. Ак тузанлы сүс бау. шомарып сөяккә әйләнгән боргычлар 5
Бу—Пауал абзый, Яна Чүриле русы Русча бер авыз сүз әйтми, | «к» белән «г» авазларын гына русчалаштырып матур итеп саф татар- х ча сөйләшә. Әрекмән, ат кузгалагы арасына чумган абзар артында сые- -2 ры арканлап куелган. Безнең тирәдә «урыс сыеры» дигән төшенчә бар | иде. Урыс сыеры — димәк, күп сөтле, куе сөтле уңган мал, дигән сүз. *■ «Пауал сыеры» дигәнгә тагын «бура тикле» дип тә өстиләр иде. Дун- < гызны яратып бетермәгән авыл халкы Пауалнын дуңгызына әйбер әйт- 5 ми иде. Шунда, тегермән белән абзар арасында мыркылдап, өч тиен £ акча зурлыгындагы түгәрәк танауларын җиргә төртеп йөргән ак кер- £ фекле йомры дуңгыз балаларына да Пауалныкы булган өчен генә бө- . тен кеше яратып карый иде Авыллардан шактый ерак утырган бу хуторга җәй көне иң матур вакытларда гына Пауал картның читтә-мит- “ тәге балалары кайта иде. Без аңлый алмый гаҗиз шушы матурлык х ны ташлап, ничек инде кайдадыр, ташкүмер, шпал исе килә торган Арчада яки Шәмәрдәндә эшләп йөрергә кирәк? Әмма «Пауалнын Зи- п насы кайткан икән» дигән хәбәр якын тирәдәге дүрт авыл өчен ма- s тур бер яңалык була иде. Чәчен ясаткан, ак кофта, озын кара юбка ь кигән. Озын буйлы дастуен (безнең авылда озын мәһабәт кешене әле дә «дастуен» дип атыйлар, бу инде «достоин» дигән сүздән алынган- s дыр) Зинаның тегермән артындагы тугайлыкта чәчәк җыеп йөргәнен карап торганда агай-эне мөшкәдән аккан ашлыкның нинди эрелектә * тартылуын онытып тора иде Кайвакытта кыз янында костюм, штиб- т летлар кигән егетләр була иде, алары имеш, аның абыйсы һәм булачак кияве икән. Алар кайвакытта мылтык алып болын буйлап еракка китәләр һәм җәйге тын кичләрдә томан баскан уйсулыклар артында гөрселдәгән дәһшәтле ату тавышлары ишетелеп куя Пауал абзый, сүнгән трубкасын төйгечләп, буа өстендәге басмада шул якка карап тора.
— Аттылар. Кыр үрдәгедерме инде, әллә йорт үрдәгеме Карарбыз,— дип елмая карт
Пауалнын сеңлесе (исеме, шаять Харитина булгандыр) безнең авылда Хәтирә исеме белән йөри иде һәм хатын-кызлар мәҗлесе җыйганда аны бер дә чакырмыйча калдырмыйлар иде
— Пауал Хәтирәсе килгәнме?
— Килгән, килмәгән кая! Яулыгын татарча бәйләгән, н ходаем, безнең белән бергә кулларын күтәреп догалар кылып җибәрде...
Ихтимал, Пауал абзый булгангадыр, Кесмәс суына балык тотарга Чүриле руслары төшә иде. Бер вакыйганы хәтерлим миңа нибары 4 -5 яшь булгандыр, тегермән чираты көтеп ятканда, әти мине капчык өстендәге тәмле йокыдан уятып, буа янына алып чыкты Ак штаннан ■ына калган ярым-ялангач озын руслар ятьмә белән буаны сөзәләр һәм ятьмәгә эләккән кыслаларны ялангач кул белән шау-шу килеп җыялар һәм чиләккә тутыралар иде. «Суда аягыңны кысла кисмәсен» дигәнне мең кат ишетеп үскәнгә, бу хәл гомерлеккә онытылмас бер истәлек булып калды
Тагын хәтерлим кышның шартлаган суык көннәрендә — һәр кышны - әни. чишмәдән чиләкләренә боз асылындырып су алып кайткач, бер хәбәр әйтә иде
Бүген Чүриле урысларының хач мана торган көне
Аннан сөйли иде: ат җигеп. чанага төялеп Пауал тегермәненә Чү- риле руслары төшә икән. Чүриленең үзендә инеш кенә, анда су керерлек урын юк. Пауал абзый бәке тишеген киңәйтеп куя да. шуннан, арадан берсе бөтенләй чишенеп, бәкегә чума икән. Иптәшләре ана карап торалар һәм ул чыгышка аңа сөлге бирәләр, толыпка төрәләр дә Пауал абзыйның суган пирогы исе килеп торган жылы өенә алып керәләр.
— Ничек суык тиеп үлми ул? — Ел саен әнидән мин шуны сорыйм. Әни бу сорауга ияләнгән.
— Аңа Пауал өендә зәмзәм суы бирәләр,— ди ул.
Чүриле руслары хач манган көн кышның иң суык вакыты, йорт бү-рәнәләре чартлаган, чишмәләр бозга каткан, иртә туган сарык бәрәннәре абзарда өшегән вакытлар була иде. һәм моны бөтен авыл дерт итеп сөйли иде.
— Бүген Чүриле урыслары хач маналар..
Монда ниндидер серлелек, без аңламаган шигърият бар сыман. Чүриле белән безнең авыл халкы бер-берсенең диннәренә тимиләр, ихтирам саклыйлар иде.
Язгы сулар ярларны җимерел, тегермән буасын ашап бетергәч, май ахырларында дүрт авылның халкы Пауал тегермәнен буарга җыела иде. Көрәк, сәнәк, ат. носилка (бездә: лачинкә), тачка, балта. Ирләр, яшь хатыннар, егетләр-кызлар. Төш вакытында кызлар тегермән артындагы тугайга чыгалар да карт каен төбенә чирәмгә тәгәрәшеп яталар. Таза гәүдә, кояшта ашалган бит-куллар. Каршыларына тезелешеп егетләр ята. Җинелчә генә уен-көлке, артык үткен булмаган юмордан да рәхәтләнеп көлү. Әмма монда зур әхлакый бер эш эшләнә бу авылның фәлән егете, фәлән кызы эшкә ничек? Кулыннан эш киләме? Сөйләшүе, үз-үзен тотуы ничек? Моның белән тормыш корып булырмы? Бу каен төбендә юк-барны сөйләшеп ятканда әнә шундый бөек әхлакый мәсьәләләр хәл ителә, сүзсез генә шул турыда зур дискуссия бара иде. Әмма, юкка гына! Юкка гына булган икән.. Бичаралар! Аларның күбесе йон оек. яңа чабата, канатлы алъяпкыч, бала итәкле озын күлмәк кигән иде, аларга хәзерге затлы колготки, кофталар, йон күлмәкләр, туфли кидертсәң, матурлык, гүзәллек буенча алар дөньяда беренче урынга чыгарлар иде! Әмма булмады! Барысын да кырык беренче ел хәл итте. Ул кызлар каршында тегене-моны сөйләшеп яткан егетләрнең өч-дүрт елдан заты да калмады — алар әнә шул кызлар өчен, әнә шул карт каен үсеп утырган тугай, мыекларына порак оны кунган Пауал абзый, аның көяз, гүзәл Зинасы, гомумән. Пауал тегермәне янындагы сары чәчәкле, дымлы болын өчен көрәшеп, ерак туф ракларда башларын салдылар
...Күпмедер еллар узгач мин — Пауал картның бөтен хуҗалыгына, бала-чагасына, тегермән буасына һәм чәчәкләре бүртенеп утырган болынга гашыйк малай — хәрби хезмәттән ялга кайткач, шул болынга төштем. Русчаны белүемә горурланып:
— Здравствуйте, дорогой Павел Васильевич!— дидем мин. ун кулымны безкозырканың кырыена тидереп.
Ап-ак чәчле, ап-ак мыеклы Пауал абзый әкрен генә атлап каршыма килде, кулы белән күз өстен каплап бераз карап торды да. ел- майгансыман чырай белән татарча сөйләп китте *
— Ә-ә... Син әле теге Сөнгать улы мыни? Службаданмы?—диде.— Минем улым да — Вася — Черноморскийда веть. Кайтып китте. Тагын өч ел хезмәт итәсе калды. (Ул вакытта без флотта 5 ел хезмәт итә идек) Пауал абзый трубкасын чыгармады.
— Тегермәндә эш бетеп килә хәзер,— диде ул, русчага күчеп тор- мастан.— Хәзер — электричество. Әле болай тына тотабыз буаны. Күселәр үрчеде. Стенадагы порак онын ялыйлар.
Аның карашында мин авыр сагыш, үткәнне сагыну кебек монсу хисләр тоеп алдым.
— Син теге Сөнгать малае мыни әле? Хәтерлим, хәтерлим Бывший ♦ солдат иде. Минем белән гел солдат тормышы турында сөйләшә иде п Без веть бер елларда служить иткән кешеләр. Мин — уланский полк- 5 та, ул — маршевая ротада. Ә син, значит, минем Вася кебек — флотта £ Безнең заманда әйтәләр иде лодырь — в артиллерии, щеголь —в ка- х Валерии, пьяница — во флоте, дурак — в пехоте..
Пауал абзыйның, мин сизеп алдым, җаны тыныч түгел иде
— Менә, эшсез калдык,— диде ул.— Буаны быелга будылар, болай - (ына. Минем кирәк бетте. Инде Чүриле зиратына карап-карап алабыз. < Карчык белән бергә утырабыз да елыйбыз, утырабыз да елыйбыз $ Безне инде Чүриле зиратына күмәрләр.— Ул авыр йөткереп алды — Үл- F гәнне белсәләр, конечно. Хәзер веть кеше килми монда Безнең эш бет- 2 те. сезнең татарда ничек диләр әле? — Аэраилны гына көтәсе калды .
Миңа авыр, бик авыр иде Абзар җимерелгән, аның янында сыер күренми, еракта — Масра тавы буендагы кое бурасы да күренми, өч * тиенлек акча зурлыгындагы танаулары белән җир сөреп ак керфекле. = дуңгыз балалары да аяк арасында йөрми иде. Без кыен аерылыштык 7 Пауал абзый минем исемемне дә сорамады, кайчан кайтасымны да, әниең исәнме-түгелме дип тә сорамады Икебез дә белеп тордык — бу * соңгы күрешү, соңгы сөйләшү иде. >-
Мин узган елда ул болынга велосипедка утырып төштем Болын « беткән, тегермән йорты сүтелгән, аның урынын әрекмән баскан, буа у убылган, сары чәчәкле болын кипкән, ул болынны сөреп, анда нәрсәдер □ утыртканнар. Тулы суыннан киерелеп, акрын искән җилгә чупылдап * утырган яр буйларында тузан өермәсе йөри Кесмәс елгасы өзгәләнеп у кипкән, яр буенда культуралы көтүлек өчен су алырга дип механиза торлар торбаларын кая каптырырга белмичә йөриләр Пауал тегермә не торган әрекмәнлек артында теге елларның җансыз шаһиты булып карт каен гына тора. Каен төбендә техника ремонтлаганнар, анда ма зут, керосин түгелгән һәм үлән беткән. Тимер-томыр, резина кисәкләре майлы җиргә кереп баткан Мин авыр уйларга чумдым Шулчак, кы рылган кәефемне җиңеләйтер өчендер инде, мәзәк бер җыр хәтеремә ’ килде.
Хәер, һич тә очраклы түгел, мин шул вакытта үзебезнең як җнтәк челеге турында уйладым Башта табигать биргән суны бетереп, аннары су киләсе торбаны кая каптырырга белмичә йөрүне ничек аңлатырга? Җаваплы иптәшләргә чын йөрәктән үпкәләдем, һәм шуңа бәйле рәвеш тә теге җыр хәтеремә килде
. Безнең күршедә башына килгән фикерне шундук җырга салырга сәләтле Галимулла абзый яши иде. Сугыш вакытында аны хезмәт ар миясенә алдылар. Баҗасы — авыру Заһри безнең өстәге урманда урманчы иде Сугыш вакыты биргән мөмкинлекләрдән иркен файдала нып, ул авыл кешеләренең «уф алла» арбаларын, бауларын, балтасын алып кала иде Кыза китеп беркөнне баҗасы Галимулла абзыйның кызы Зөлфияне дә каһәрләгән арбасын кордонга чыгартып бикләп куйган да. бер атнасыз бирмәгән
Сугыш беткән айда Галимулла абзый бөтенләйгә азат ителеп өенә кайтты Гадәт буенча кунак җыйды, өстәл янына утыруга, тәрәзәләрен ачтырды да гыжлавык тальянын алып җырлап җибәрде Мәҗлеснең түрендә хатыны белән Заһрн иде Теге җыр хәтердә калган
Беэнец Пауал тегермәне
Бик вак тарта ярманы.
Бажай. сиңа үпкәм бик зур.
Ник апкалдың арбаны?
Авыл халкына бу җыр шул көнне үк таралды һәм канатлы фразага әйләнде. Шул көннән башлап бер кыз артыннан йөргән ике егетнең («баҗайларның») сөйләшеп торганын күрсәләр, болай дип кенә әйтә торган булдылар:
— Пауал тегермәнендә ярма тарттыралар....
Пауал абзыйның исеме әнә шулай фольклорга кереп калды. Халык мәхәббәтен казанып кереп калды.
...Элек төнбоеклар үскән елга буена килгәч, мин тел Пауал абзый һәм аның су тулы тегермән буасын сагынып искә алам.
Зәкәрҗан, алга!
Туган нигездә, карт тополь төбендә укып утырам. Җиләс, яфрак шаулавы башны рәхәт әйләндерә. Нигәдер укып булмый, уйланып та булмый Нәрсә комачаулый икән? Як-якка каранам Күрәм, тополь төбендәге өстәл астында иске радиоалгыч! Бичара! «Родина-47» Моны кичә минчән рөхсәт сорап бетермәстән, улым сүтә башлаган иде. Ничә еллар мина турылыклы хезмәт иткән радиоалгыч хәзер беркемгә дә кирәкми, кирәкми генә түгел, ул инде артык, ул инде чыгарып ташланган. Әйе, ул баз артындагы тимер-томырлар өстендә бер кыш чыкты инде. Заманында күпме моң, күпме шатлык, күпме җан рәхәтлеге агызды ул безнең бакчага.. Җәйге кичләрне мин аны тәрәзә төбенә күчерә идем дә. тәрәзәләрне төбенә кадәр ачып, үзем бакчаның әллә кайсы почмакларына китеп тыңлый идем. Хәзер мин шәһәрдә авыру картлар шикелле мырлап йөрим, проигрывательләрен бөтен көченә акыртып. форточкага эләләр яки балконга куялар. Янәсе, менә мин тыңлыйм. шулай булгач, сез дә тыңларга тиешсез.. Бәлки мин дә теге ел- тарда шундый мәгънәсезлек эшләгәнмендер? Юктыр, дип юатам үземне, чөнки, беренчедән, безнең өй бакча эчендә түргә үк урнашкан һәм урам рәтеннән ул бик ерак тора. Икенчедән, ул музыка безнең агачларга бәрелеп бакча эчендә генә йөри; өченчедән, безнең авылда ул вакытта әле радио юк; радиоалгыч бер бездә генә. Дүртенчедән, кеше ишетсә дә зыян юк — чөнки мин теләсә-нәрсә акыртмыйм. Ә концертларны гына җибәрәм. Казан станциясенең позывное ул вакытта «Нәфисә» көенең бер өлеше иде. Мандолинадан уйналган шул көй белән Казан безнең күңелләрне әсир итеп үзенә бәйләп куя иде Ул еллардагы концертларда Мөнирә Булатова, Галия Кайбицкая. Мәрьям Рах.ман- кулова, Зифа Басыйрова, Шәфыйка Котдусова. Рокыя Бәхтиева, әл-бәткә, ике генә туз —Фәхри Насретдинов белән Усман Әлмиев җырлый иде. Еш кына Фәйзулла Туишев концертлары тапшырыла иде.
Инде шул радиоалгыч — өстәл астында чирәмлектә аунап ята... Ә бит «Родина-47»се булган кеше ул заманда колач җитмәслек байлыкка ия булып исәпләнә иде. Мин бит аны ике-өч айлык хезмәт хакына, өстемә пальтом булмаган килеш алдым, ә хәзер?
Иске радиоалгыч минем күңелне әллә кайларга алып китте Әллә кемнәр искә төште. Авылда икенче булып моны кем алды икән? Әйе, хәтерлим, моны район үзәгендә балавыз җыю конторасында эшләүче фронтовик Зәкәрҗан алды. Дөресрәге, район үзәгендәге квартирасын нан үзенең туган нигезенә— карт әтисе белән әнисенә кайтарып бирде Зәкәрҗан үзе авылда еш була, узышлый да, барышлый да туктый, чөнки бөтен районда бер аның гына мотоциклы бар иде Дөбер-шатыр, килеп урамнан Зәкәрҗан уза — авыл урамында тузан болыты гына ка-
ла, берничә минуттан аларнын түр тәрәзәсе ачыла һәм актык хутына кадәр куелган тавыш белән аннан я Казан, я Мәскәү, бер дә булмаса Киров, я Саратов сөйли иде. Зәкәржан әти-әнисе янында ашыгып кына тамак ялгап ала да, дөнья жимереп, урам куптарып тагын юкка чыга иде...
Зәкәржан сугыштан 1945 елның сентябрендә кайтты Тегеләй болай ♦ гына түгел, бер орден, дүртләп медальне бик яхшы офицерский френч- го кә тагып, билне яссы, ике эләктермәде офицер каешы белән буып, ул 3 каешны портупея белән күтәртеп, бик яхшы хром итекләр, кызыл кант- | лы зәңгәр галифеләр, Союзниклар армиясе офицерлары кия торган - яшькелт соры кыйммәтле шинель киеп кайтты Кайткан көнне Зәкәр- 2 жан авылдагы туганнарын жыйды Әнисе аның өчен саклаган узган g елгы каз түшкәсен турап аш пешерде, табада итле бәрәнге кыздырды »- Каклаган каз янына Зәкәржан солдат флягасын яткырып куйды Ту- < ган-тумача гел аның авызына гына карап утырды, гел фронт хәлләрен 5 сөйләттеләр Орденны нәрсә өчен бирүләре турында сөйләгәндә Зәкәр- £ жан бераз кызып китте һәм хикәянең иң кульминацион ноктасында ка- 2 лай кружка төбендәге спиртны су кушмый гына йотты да. кул арка . сы белән иреннәрен сөртеп, кинәт кенә урыныннан торды һәм
• — Эфпирют, Зәкәржан!—дип кычкырды Кычкырды һәм ике як- “ ка ачылмалы түр тәрәзәне рамы-ние белән бәреп үзенең таза гәүдәсен ■= бакчага ыргытты
Сугыш күрмәгән халык шунда гына сугышның нинди хәтәр, хәвеф- п ле икәнен аңлады. Әйдә, белсеннәр, авылга бит Зәкәржан кайтты г Кайтты — ул вакыттагыча, жәяү түгел, ә үз хутына. мотоциклга уты- »- рып Авыл халкы ике көн рәттән юньләп эшләмәде Бөтен халык Зә- « кәржаннар ишегалдында булды. Әлегә көтү кермәгән иде һәм Зәкәржан t көтү каршына мотоцикл белән бара башлады. Беренче көннәрдә сыер- <т> лар бик куркынды: авыл башына кайтып жнткәч кая ул элеккеге ке- £ бек мутлыкка качулар! Күзләрен алартып, коерык чәнчеп, авыл ура < мыннан сырт сикертә-сикертә алдырып, һәр сыер үз капкасыннан кереп бу гыйфриттән котылу ягын карады Зәкәржаннарның болай да әйбәт холыклы сыеры, бичара, бер атна буе мотоцикл озатуында кур- кып-чабып кайтты да. бозау салды.
Урамда көзен тәкә хәтле казлар гына була Көз байлыгыннан алар симергән, йокымсырап тәнгә май салып кына ялкау утыралар Зәкәр жанның әнисе Шәмсениса карчык ул казлар өчен борчылды Зәкәр жан инде район үзәгенә эшкә урнашкан иде һәм авылга кичләрен генә кайта иде Шәмсениса карчык кичке якта урам буйлап бер уза
— Безнең Зәкәржан кайтыр вакыт житә. каз-үрдәкләрегезне ябыгыз... '
Ләкин Зәкәржан бер казны да таптатмады
Каз-үрдәкне таптатмады, әмма малай-шалайнын кирәген бирде Зәкәржан урамда күренгәндә (ул бик ерактан күренә иде. буй - 1 м90см, башта полковниклар кия торган папаха, өстә я затлы шинель, я хром пальто, алары ике-өч төсле), малайлар качу ягын карыйлар иде Чөнки Зәкәржан күпер өстеннән узганда малайлар очраса, берни- |ә дә карамыйча аларны суга ыргыта идс Сентябрь суынып температурасын ул елны бик күп малай үлчәде. Мондый вакытта Зәкәржаннын әйтә торган сүзе бер генә була иде
— Батыр, чыныккан кеше генә ил сакчысы була ала Ну ка!
һәм аның белән күпердә очрашкан малай киеме ние белән аска суга оча иде
Аның эш шәп, рәвеш, шәп. йөреш-кыяфәт шәп иде Шәп булыр өчен Зәкәржан үләргә дә риза иде Фронтта бер тапкыр яралаш ат. аны •< бер складының мөдире булган диләр Моңа кимсетеп карарга ярамый, фронт - фронт инде ул Солдатның сабын, подметка, сөлге скла (ы да
4. «к. У • м п. 49
үзенең хәвефе, ярасы, үлеме янында, ерак булмый. Зәкәрҗан анда шәп. батыр солдатлар, офицерлар белән аралашкан, сөйләүләренә караганда, генераллар һәм маршаллар белән ике тапкыр өстәлдәш булган Шул кешеләрне күрү аны әзерлексез, белемсез авыл егетен, үзгәрткән дә бетергән.
һәм, чыннан да, батырлык эшләгән: фашистларның зур азык складын алган вакытта Зәкәрҗан беренче булган һәм охрана торган объектка граната күтәреп үзе ыргылган
Миңа, диде Зәкәрҗан, герой бирәселәре булган. Ниндидер показатель — балл җитеп бетмәгән.
Зәкәрҗан язга шәп чыкты: көннәр җылынуга урамда бөтен авыл халкы карап торганда мотоциклын сүтте, чистартты, юды, майлады Ул арада юл да кипте. Зәкәрҗан мотоциклына шәп көзге куйды, сөйләшмәс булды, гел дулкынланды. Җәйге формага күчте: яхшы йон гимнастерка, теге каеш, теге чалбар һәм итекләр. Яшәү.формалары буенча әти-әнисе белән бер конфликт та булып алды Чөнки яз җитү белән Зәкәрҗанның күзе төз лапас астындагы «уф алла» арбасына төште һәм ул аны ишегалдына өстерәп чыкты да кулына балта алды. Сугыштан кайткан малайның мондый хуҗалыкчыл инициативасына куанып бетә алмаган әти карт, рәхәтлектән тамагын кыра-кыра, улы янына килде.
— Нәрсә, улым, көйләп куймакчы...
Карт җөмләсен төгәлли алмады Яшел йон гимнастеркалы калын күкрәк иркенләп киерелде дә. югарыдан селтәп, балта белән «уф алла» тәгәрмәченә берне бирде. Коргаксыган тәгәрмәч дүрт булды. Карт авызын ачып икенче җөмлә әйтергә җыенганда, утын яра торган бүкән янында тәгәрмәч, тәртәләрдән учаклык утын гына калган иде.
— Моның белән алга барып булмый,- диде Зәкәрҗан, галифе ке-сәсеннән «Казбек» чыгарып. - Бу — дошман, ә дошманны без юк итәбез. Бу кешелек җәмгыятен алга алып бара алмый. Пока ат көчен, аннан, карарбыз — механизация! Баста!
Карт ә дип тә, җә дип тә әйтә алмады, ул көнне аның теше сызлый иде. Зәкәрҗан сәгатенә карады, фосфор йөгертелгән кара циферблатлы швейцарский зур сәгатен ул кул аркасына төшереп үк йөртә һәм сөйләшкәндә, число, ай, ел, гомумән, саннарга кагылышлы предметлар, күренешләрне телгә алганда, сәгатькә карап алуны гадәт иткән иде
— Әйдә докторга алып барыйм,— диде ул әтисенә. Әтисе әле дә булса арбаны кызганып сүзсез басып тора иде, яңагын тотты.
— Бадам, төш узды бит инде Иртәнге як хәерле булыр. Бер кичкә— кер мичкә, диләр. Түзәрмен...
Төн узды Гадәттән тыш аяз. җылы май көне иде, иртәнге чәйдән соң Зәкәрҗан мотоциклын кабызды.
Карт та юлга чыгар алдыннан карчыгына карап сәке кырында утырып алды, аннан ниндидер дога кыймылдатты.
— Я хода, үзеңә тапшырдык,— дип, карчыгына кызганыч бер караш ташлады да, урыныннан торды Зәкәрҗан инде тыпыр-патыр китереп ишегалдын төтенгә тутырган иде.
Терсәк күмелерлек зур кара перчаткалар, танкист шлемы, зур кара күзлек кигән, затлы гимнастерка өстеннән офицерлар кия торган плаш- накидка элгән Зәкәрҗан мәһабәт һәм коточарлык дәрәҗәдә матур иде
— Яхшы тотынып утыр,— диде ул әтисенә, үзенең билен җайлап.
Авыл урамында сузылып тузан гына калды Авылдан Арчага кадәр— унсигез-егерме чакрымнар юл. Басу капкасын чыгуга Зәкәрҗан газ өстәде. Чүт кенә борылып-
— Әти, утызны бирәм,— диде.
Двигатель искиткеч көйле, юл яхшы, тигез иде. Бераздан Зәкәрҗан:
— Әти, кырык1— дип җилгә кычкырды
Каэиле үрен төшкәндә җил тагын бер кисәк тавышны йолкып, умырып алды:
— Әти. илле! Ныграк тотын!
Арчага житәрәк юл тагы да әйбәтләнде, юлга вак таш сипкәннәр иде, коточкыч тизлектә таш бөртекләре Зәкәржаннын кара күзлегенә * бәрелделәр. £
— Әти! Аркага ятыбрак бар! Алтмыш: £
— С-с-сик-сән!—дигәндә Арча урамына килеп керделәр Инде тиз- * лекне киметергә кирәк иде, Зәкәржан тизлекне кырыкка калдырып - чышт итеп поликлиника каршына килеп гуктады Иәлт кенә сикереп * төшеп, зур перчаткаларын салганда игътибар итсә — әтисе юк. Кинәт Ф кенә ул куркуга калды Әмма паникага бирелмәде. Димәк. Арчага кер- £ гәндә әтисе очып төшеп калган Юлдан читкә тәгәрәгән булса берни * дә юк, ике як та йомшак уҗым басуы иде. Фронтовик кен/е. салкын * кан сакларга тырышып, кире борылды Арча басуында әти-карт юк i иде Әһә, Казиле үрен төшкәндә очкандыр, дип уйлады егет һәм газ •" бирде Карт, ни хикмәттер, анда да юк иде Зәкәржан куркуга калды ф Шулай йөри торгач, авылга кайтты Юлда төшеп калгач, берәрсе в утыртып авылга кайтармадымы икән дигән бик сыек өмет белән кап- ш ка төпләренә кайтып туктады һәм хәвефле чырай белән өйгә керде. “ Керсә... гаҗәп! Әтисе белән әнисе тыныч кына чәй эчеп утыралар Карт х кәефле иде
— Әйдә, улым, утыр, кайтып бик әйбәт эшләден әле,— диде Үзенең битенә, маңгаена әллә ничә жирдән гәзит ябыштырылган иде — Хо- £ даның хикмәте, син басу капкасына борылганда ук очып барып төш- У тем мин. Шунысы ярады инде — теге мәлгунь теш төбе белән сынып I чыкты бит — авыз белән юл каткагына барып төшкәч Менә аналардан ® яңадан туган күк булдым Әйдә, улым, утыр Ниме, каян борылдың? Ф Әллә нке-өч чакрым ук киткәнсеңме? Масрага хәтле үк түгелдер ич! 5 Эштү син, аны тиз генә туктатып та булмый торгандыр? Әйдә
...Туктале, мин нигә соң өстәл астындагы иске радиоалгычка карап ятканда боларны хәтерләдем? Әйе, берничә еллар узып, егет булгач, мин Зәкәржан белән сөйләшеп утырдым
— Ничек инде син, шундый шәп егет, фронтовик, без — яшүсмер ләр сокланып йөргән кеше, төрмәгә эләктең? Снңа бер дә туры килмн бит бу Сине бит бөтен авыл халкы бик намуслы кеше дип белә
Инде олая төшкән Зәкәржан авыр сулап куйды Аның элеккеге шәплеге күзләрендә генә калган сыман иде
»- Ничек бы сиңа әйтергә? (как бы тебе сказать? димәкче була). Эш бит менә ничек тора иде (гел тәржемә итеп сөйли, шайтан), кырык жиденче елның коры жәе Засуха. Халык нервный — бөтен жир көя Минем дә план яна Балавыз тапшыру планы яна Мнн бит ничә рай онга бер кеше. Миндә — Яна Чүриле. Саба, Кукмара. Тәкәнеш, Мама дыш районнары. Ә план юк. Ничек бы сиңа әйтергә? Кайттым әти карт белән әни карчык янына, мунча кердем, әни ясаган квасны эчтем Ә син беләсеңме, мин үз гомеремдә йөз граммнан ары акны эчмәдем? Белмисең? Ә беләсеңме, күпме кеше әнә шул граннцаны белмичә харап була? Миңа фронтта вакытта начальник снабжения дивизии әйтте ир кешегә, диде, сугышта гына түгел, егетлек, диде в каждую минуту ки рәк. Син, диде Фәхрнгалләмов. дөньяда матур итеп яшисең килсә, бер кайчан да. бернинди обстановкада да үзеңнең маркаңны төшермә Икенче йөз грамм, диде,— безгә ул вакытта фронтовой паек бирәләр иде —сине кешелектән чыгаручы иң коварный көч Менә шулай Шкафтан алып йөз грамм да эчтем Рәхәт, жиләс көн. әмма яңгыр әле дә юк, болытлар күренә генә Эч поша Фронтта андый состояниене белмәдем мин Ә монда — ужас! Ятам Vpeлeп кенә приемникны кабы
зам. Минем бит «Родина-47» бар иде, авылда беренче булып мин алдым! (Мин аның бу хатасын төзәтеп тормадым, миңа нәрсәгә ул?). Кабыздым, тыңлыйм, әйтә бит бу: «Саратов сөйли», ди. Хуш, сөйләсен, безнең планета өстендә дуслар, туганнар өчен эфир иркен. Ие, Саратов сбйли. Белдерүләр тапшырабыз, ди. Ну, анда, кайда утюг ремонтлыйлар, Волга аркылы паромда эшләргә кешеләр кирәк, кайсы ательеда үз сукноңнан пальтолар тегәләр и так далее.. Шуннан тыңлыйм балавыз буенча Саратов әзерләү конторасы хәбәр итә, ди. Фәлән-фәлән сумнан балавыз алабыз, ди. Минем колаклар үрә торды «Родина-47»- нең тавышын көчәйттем. Болар безгә караганда әллә никадәр арзан түли икән населениегә. Тәк, тәк, дип уйлыйм мин. Без кем? Совет гражданины. Саратов өлкәсе умартачысы кем? Тоже. Б.алавызны мин кем өчен җыям? Дәүләт өчен. Саратов конторасы кем өчен? Тоже. Теге умартачыга Саратов күпме түли? Фәлән сум да фәлән тиен. Ә мин күпме түлим? Почти ике тапкыр артык. Саратов өлкәсе умартачысы кем? Үзебезнең совет гражданины, утны-суны кичкән, сугышта җиңеп кайткан, Ватан өчен канын койган Ә мин шул туганыма яхшылык эшли аламмы? Шуңа хакым бармы? Уйлап ятам — бар. Бар — и все. Бар... Тә-әк. Шуннан? Шуннан өченче көннең кичендә мин — Саратовта. Шуннан? Шуннан — шул (ул авыр сулады), кәкре хочешь — бөкре делаеш.. Тагын бер айдан мин — өтермәдә. Мотоциклны саттык. Орден, медальләрне әти картка бирдем. Сакла, дидем.. Мин — и вдруг!— өтермәдә. Минем начслужбы — фронттагысын әйтәм — моны ишетсә! Туп-туры бомбардировщикка утырып Казанга кайтып төшәр иде...
Зәкәрҗан авыр сулады. Бу тарихны хәтерләү аның рухын имгәтә, җанын каһәрли иде. Без дәшмичә генә урамга карап утырдык, Зәкәр- җанның да, минем дә ялга, авылга кайткан көннәр иде.
Калганын мин хәтерлим. Боларына Зәкәрҗан үзе кирәк тә түгел...
1948 елның язы. Авыл язгы чәчүне төгәлләде, заемны түләде. Әмма, ел авыр Бакча китмәнләсе, бәрәңге утыртасы бар. Колхозда атлар җитми. Зәкәрҗаннар гаиләсендә дә бер зур мәсьәлә бу. Үзе ат җик кән кешеләрнең бу турыда борчыласы юк. Зәкәрҗанның үзеннән байтак яшь бер сеңелесе бар, ул кыз исә я урман эшендә, я юл эшендә, аны гел «разнарядка» буенча шулай читтә йөртәләр. Бакча китмәнләргә Зәкәрҗанның әтисе дә, әнисе дә карт инде. Ат җигүчеләр дә әрсезләнде: бер яртысыз яннарына да килеп булмый. Нишләргә? Авылга шул көннәрдә генә төрмәдән ачык хат (открытка) килеп төшә. Анда исә болай язылган (авылда открытканы укымыйча бирмиләр; капкасыннан керешли булса да, и ходаем, мине гөнаһлы санама, дип эчтән укынып булса да, открыткага күз төшерелә).
«Кадерле әти һәм әни, сеңелем Зөлхәбирә, сезгә ерак җирләрдә нахак бәла аркасында ятучы, но дә ләкин прораб булып акча эшләп ятучы улыгыз Зәкәрҗан күп сәлам җибәрә.
Әти, әни, конкрет эшкә күчик: инде яз җитте, сезнең бакчаны эшкәртәсегез бардыр. Әти, син чуар йөрәкле кеше, мин сине беләм, син тагын, мин моны булдырам әле, дип көрәк белән бакчага чыга күрмә. Бүсерең кузгалыр. Инде күрше-күләндә ат җигеп, колхозда эшләүче егетләр, бакчагызны сөреп бирик, дип бик алҗытсалар, минем бер үтенечем булыр, бакчада иләнгән кәҗә тиресенең хромына төреп (Кукма- ра районы Ядгәрдә ңләтеп кайткан тире) сигез мең акча күмелгән иде. Плуг белән эләктереп шуны харап итмәсәләр ярар иде. Бакчдны эшкәрткән малайга, акчаны таба калса, берәр йөзен жәлләмәгез. Исән булсак, безгә дә озак калмады инде, нахак бәлаләр аркасында прораб булып әллә никадәр акча эшләп йөрергә чит җирләрдә...»
Зәкәрҗаннарның бакчасын ул елны өч тапкыр сөрделәр.
Алдагы язга Свердловск ягыннан «М-72» мотоциклына утырып Зәкәрҗан кайтты. Рәвеш-кыяфәт нәкъ элеккечә иде. Киемнәр —шул ук.
хәтта бераз затлырак та. Кайтты, яз көне иде, авылда әлеге дә баягы мәшәкать—бәрәнге бакчасын казу мәшәкате бар иде Нишләргә? Әти- әнисе тап-таза Зәкәржанга көрәк тоттырмакчы булып карадылар Әмма егет каршы торды
— Бу юл белән алга барып булмый,— дип ул кырт кисте Артык *
сөйләшеп тормыйча, нидер планлаштыра, уйлана иде — Европа. _ диде,— Россия көрәк белән жир эшкәртми 3
Шул көннәрдә генә авылга Райфо агенты килеп төшә Гадәт буен- = ча атын туарып, янгын сараендагы бүлмәгә ябалар, солы, башак бирә- '< ләр. Ат таза Агент бер көн ята авылда, ике көн ята Атны исә гел сый- = лыйлар Финагент та бал белән майда гына йөзә Авылда итек басып. * шуннан подоходный налог түләүчеләр күп, подоходный налогның күлә- Ф мен билгеләү тулысынча финагент карамагында.
Колхозның бөтен аты тиргә батып кырда эшли сөрәләр, тырма- 2 лыйлар Язгы чәчү бик авырлык белән бара. Зәкәржан бер әйләнә ян- < гын сараен, ике әйләнә. Эче поша Үзенә дә инде эшкә урнашырга ва- £ кыт. Менә икенче көнне кич соң гына ул янгын сараена килә Шау н итеп килеп керә, каравылчы картны уята. ♦
— Кая,—ди.— кунагын атын алып кайтырга кушты
Төнге караңгыда Зәкәржан арслан кебек таза ат белән бәрәңге “ бакчасын гөл бакчасына әйләндерә Атка да бер аяк язарлык кына “ эш була бу. Моны берәү дә белми кала, тик иртәгесен өенә чәйгә кай- J тып барган каравылчы карт кына. Зәкәржаннарнын күпереп яткан бак- * часын күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлый Каравылчы карт ана дәгъва ' белдереп караган икән дә, Зәкәржан аны кырт кискән £
— Безнең карт әти белән әни,— дигән,— ул бакчада кырык пот s бәрәңгене көзен дәүләткә тапшыра Мин үземне генә кайгыртмыйм. » мин зурдан уйлыйм Шәһәрдәге рабочий класска бәрәңге кирәк
— Соң бит караклык була бу. энекәш,— дигән каравылчы карт « Зәкәржан анысына да жавап тапкан
— Каракныкын, — дигән, — бур урлаган; аны ходай турылаган Ауфвидерзеен, Зиятдин абзый
Зәкәржан шул көнне үк районга китеп барды.
Межрайбазаны җитәкләрлек инициативалы кешене районда күптән эзлиләр иде Зәкәржанны бер көн эчендә директор иттеләр дә куйдылар Штат буенча тиешле ике тәгәрмәчле дәүләт мотоциклыннан ул баш тартты.
— Малай-шалай дип белдегезмени мине, мин үз машинам белән йөрим Минеке, ичмаса, кая барыл туктасаң да йөз кызартырлык түгел,— дип сөйләнде
Зәкәржан район үзәкләре, шәһәр, тимер юл станцияләре арасында бу «машинасы» белән ду күчереп йөрде Ул беркайчан да «мотоцикл» дип сөйләмәде, аныкы гел «машина» булды
Авылга машина сүзе «Зәкәржан мотоциклы» мәгънәсендә кереп урнашты.
Бервакыт ул Казанга барганда шул машинаның бишегенә мине дә утыртты. Зәкәржан хәзер сак йөри иде. курыкмыйча утырдым Эссекәй иде. Арча ашханәсенә туктадык. Кердек Ул кара күзлеген һәм иләмсез зур перчаткаларын гына салды да. куеныннан китап зурлыгы бумажник чыгарып, тастымал кадәр йөзлекне буфетчицага сузды
— Ике шешә лимонад,— диде ул. читкә караган килеш кенә
Зур йөзлектән бирелгән сдачаны санамыйча гына куенына тыкты Казанга килеп жнткәнче шулай нке ашханәгә һәм бер-ике авыл кибетенә туктап. Зәкәржан йөзлекләр чыгарды Кайда ике стакан квас, кайда компот эчтек Минем фәкыйрь берлекләрне чыгарырга ул бөтенләй мөмкинлек бирмәде
— Кешене кесәсеннән нинди акча чыгаруына карап бәялиләр. - диде
ул.— Син бервакытта да эре акчаны саклап йөртмә. Ул гел күренергә тиеш Мин бит сдачаны теләсә кайсы кибеттә яңадан эреләндерәм Кибетчеләр бик шатланып эшли аны. Чөнки көне буе акча ваклаула рын үтенеп, аларның үзәкләренә үтәләр. Ә мин — на тебе!—эреләндерәм
Шәп йөрүнең кайбер атрибутларын Зәкәржан миңа әнә шул сәяхәттә сөйләде.
— Менә синең әле яшь вакытың.— диде ул.— Әле синең барысы да алда. Егет кешегә әйбәт яшәргә, яхшы йөрергә кирәк. Бөтен мөмкинлекләр бар аңа Менә мин тегеннән егерме биш мең акча белән кайттым Урламадым, таламадым. Көн эшләдем, төн эшләдем. Юләр! Андый җирдән егерме биш меңсез дә кайтырга ярыймыни? Анда бит аракы юк. хатын-кыз юк. Кесәңдә акча булу — егетлекнең бер показателе Аннары? Менә син. үскәч, бәлки берәр начальник булырсың Әйтик, район үзәгендә. Килеп төшәсең авылга Сиңа мөнәсәбәт каян башлана? Колхоз идарәсе янына син килеп җиткән моменттан. Җәяүләп, әлсерәп килеп кер. Велосипедта кил. Атка утырып кил. Машинада кил. Шуның һәрберсенә аерым бер мөнәсәбәт. Җәяүләп килеп кергән кешене бар дип тә белмиләр аны. белдеңме шуны?
Аннан, кызлар мәсьәләсе. Мин үзем байтак күрдем бу өлкәдә. Әмма шунысын әйтә алам: минем өчен елап йөргән кызлар күп булды, ну дә ләкин рәнҗеп елаучы булмады, һи-и Без йөреп тә карадык инде Егет шундый булырга тиеш, урамнан барасың — каршыңа килгән кыз аягын саташтырып сөртенә. Без сөртендердек ңиде яшь чакта Хәзер олая барабыз Менә син бик юк нәрсәгә гаҗәпләнәсең: имеш, өч төстә хром пальто алырлык акча каян? Имеш, өч пальто берьюлы нәрсәгә? Ә мин сиңа әйтә алам: хром пальтом өчәү түгел, берәү генә иде һәм мин аны ике-өч ай кигәч. Казанга барып химчисткада буятып ала идем Аларга барыбер ич: бер барганда күзеңнең явын алырлык итеп карага буятам, икенчесендә—кызылга Сарыга да буяттым әле бер тапкыр Халыкка нәрсә аңа? Халык ул химчистка белән эш итми, ә сөйли бирә: Зәкәржан тагын бер пәлтә алган.
— һи-и.— дип көрсенеп куйды Зәкәржан — Без йөреп тә карадык инде Утыз дүртенче, утыз бишенче елларда Мәскәүдә «Метрополитен» төзүдә эшләдем мин Колхоз җибәргән иде Кайтам авылга, кич гар мунга җырлап узам Беләсеңме, нинди кушымталар бар иде безнең ул чакта?
Ах. метрополитен'
Яратам, ни хәл итим?
Шулай урамнан җырлап узасың.. Аннары
Ах, метро юллары — йомшак иде куллары.
Монысын күз атып йөргән кызыңның өй түреннән җырлап узасың. Син учти: күзең төшкән кыз сиңа пока отказ бирә Но отказ бирә- бирә синеке була бара инде ул. йокламый ул. Син нәрсә әйтел узарсың дип көтеп ята ул. Син шунда гордый гына җырлап узасың Кемнең кулы ул—«йомшак иде»? Может ул. минем Мәскәүдәге кызымныкыдыр?
Крепостьне әнә шулай. Суворов әйткәнчә, чигенеп аласың. Но — чи генә белергә кирәк. Ераккарак киткәч тагын берне сибәсең
Ах. метро, метро — Бер күрешү ни тора.
һи-и, без йөрдек инде, энекәш. Кызлар безне күргәч, күз караш ларын түбән төшереп, бер генә жөмлә әйтәләр иде:
— Сез бик якын бер кешемне хәтерләтәсез...— Ә без моны аклый быз: сине ошатам, дигән сүз ул. Сиңа ошаган бер кешесе дә, бер якыны да булмаган аның. Безгә ул сүзләрне күп ишетергә туры килде Ә беэ чыннан да, хәтерләтә идек Кое-кого..
«Машина»га капиталь ремонт кирәк икән, Зәкәржан аны кайтыш лый Биектауда авторемонт мастерскоенда калдырды Биектау станция сендә билетлар алып поездга кереп утырдык Билет алганда Зәкәржан Д тагын бер йөзлекне ваклатты. Капчык күтәргән кешеләр ихтирам белән s аның артыннан карап калдылар Вагонга кереп утыруга Зәкәржан гим- * настерка кесәсеннән күзлек алып киде дә гәзит укый башлады. Кар g шында фырт кына киенгән ике кыз бара иде. Шунда мин бер нәрсәгә g игътибар иттем Зәкәржан гәзитне бөтенләй укымый, уйыган сыман гы- Ф на бара (Ахырдан тагын бер нәрсә ачыкланды; күзлек гади тәрәзә д. пыяласыннан икән.) 5
Ул елларда ревизорлар бик еш һәм күп йөри иде. Монда да шулай £ булды Вагонның ике ягыннан планшеткалар аскан, кительле, кокарда- £ лы мәһабәт чибәр ревизорлар билет тикшереп килә башладылар Вагон- ь да һәммә кеше бер кат каушап ала Билетың да бар, әмма нигәдер кау- ♦ шыйсың. Монда да шулай булды Теге кызлар борчылды, мин дә биле- a тымны суздым Бары тик Зәкәржан гына гәзит каравын дәвам итте “ Ревизор аның янына килеп басты да эндәште:
—- Ваш билет, гражданин? -с
Зәкәржан шунда сискәнеп китте һәм күзлеген салып, күкрәк кесә- г сеннән кызыл каты тышлы кечкенә удостоверение сузды Билет тикше- ь рүче «извините» дип әдәпле елмайды ла китеп барды Кызлар алдын- п да Зәкәржанның дәрәжә кинәт кенә күтәрелеп китте, ана кыеклап та, * гурьГ да карадылар, күз аттылар Зәкәржан шуның белән бәхетле иде п Бу уенның мәгънәсен мин аңладым: поезд билетын ул Биектау стан- * циясендә үк «удостоверение» дип алтын хәрефләр белән язылган буш ® катыргы эченә тыккан иде Бу - теләсә нинди очракта да оттырышсыз уен икән. Ревизор удостоверениене алып ачып караса, аның эченнән билет килеп чыгачак иде. Ә тегенә,- билетың булгач, шул житкән. Зәкәржанга ярты вагон халкына күренерлек эффект ясагач шулай ук житкән.
Шулай да Зәкәржанның «йләнү мәсьәләсендә «осечка» булган дип сөйләделәр Чындырмы, ялгандырмы, аның кебек кешеләр турында, гадәттә, булмаганны да сөйлиләр Ләкин чынга ошый өйләнү мәсьәләсендә «осечка» бирү Зәкәржан кебек егетләр өчен гадәти бер хәл инде ул. Әнә нәкъ шул мәсьәләгә иң аз игътибар бирәләр алар Ә Зәкәржанның эш болайрак булган ул үз системаларындагы зур бер начальникның кызы белән танышкан Кыз шәһәрдән, Зәкәржан авылдан Кыз — шәп, укымышлы, чибәр, буйлы-сынлы, Зәкәржан—шәп, укы мыш .әлләкем булмаса да, шәп —вәссәлам Әмма кызның авылга кайтасы килми, Зәкәржанның әтн-әнисен ташлап китәсе килми Анысын ул булдыра алмый Шулай булгач? Шулай булгач, кала бер вариант:
— Бабай,— ди Зәкәржан әлеге начальникка (ул инде үзен кияү дип исәпләп, «бабай» дип эндәшә) — Менә без болай итик безгә рөхсәт бир Без язылышыйк Кыз сездә яшәсен. Мин бит гел килеп-китеп йөрим Аңа да рәхәт үз әти-әнисе янында, миңа да неплохо килеп-китеп йөрү...
Теге начальник, имеш, бик нык дулап Зәкәржанны өеннән куып чыгарган, ди Ләкин арттырып сөйлиләрдер; еллар узды, Зәкәржан һаман шәһәр юлында командировкада йөрде, авылда хатыны күренмәде, бул малы СОҢГЫ елларда ул «Доротдел»да начальник нде һәм сөйләш кәндә кешеләргә болай әйтергә ярата иде
— Дөньяда юньле өч профессия бар икмәк үстерү, умарта корты
асрау һәм юл төзү Мин сугышка кадәр колхозда ат белән эшләдем, жнр сөрдем, иген үстердем. Сугыштан сои балавыз җыйдым Олайгач хәзер менә юл төзим Монысы особо әйбәт эш: балчык дөньяда күп, ул «өстән чыкмый», аның белән эш иткәндә растрата булмый. Ә мин ба-' лавыз вакыйгасыннан сон андый эшләрдән бик куркам Ну инде, мин бераз гына иртәрәк туганмын. Яшь вакытта укып, белем алып булмады Ну дә ләкин, әгәр бүгенге яшьләргә бирелгән мөмкинлек миңа бирелгән булса, билләһи дип әйтәм, мин инде бүген я Антарктидада фәнни бер станция начальнигы булып эшлим һәм бөтен авылга посылка белән кит мае җибәреп яшим, или. на худой кәнис, мин бүгенгесе көндә БАМ- да балавыз, бал җитештерү комиссиясенең председателе булам Белем сез калып харап булдым. Ну да ләкин, эшләдек, сугыштык, җиңдек, яшәдек. Шәп яшәдек...
Ул заманнардан бирле инде утыз елдан артык вакыт узган. Казан — Арча поездында әле дә кеше күп йөри. Арча ашханәсенең каршына мотоцикл белән әле дә килеп туктыйлар, вагоннарда әле дә гәзит укып йөрүче кешеләр бар. Колхоз идарәләренә әле дә булса районнан кешеләр килеп тора. Әмма Зәкәрҗан пенсиядә инде Ул әтисен-әнисен җирләгәч, ниһаять, шәһәргә күчеп килде, теге хатында аның ике баласы үскән икән, хәзер алар бөтен бер гаилә.
Зәкәрҗан мине танымый, шәһәр урамында мин аны күргәлим. һәм аның яшьлеген сагынып карап калам Ул олайган, әмма кыяфәт һаман шәп. Өстендә чия-кызгылт каккан тун, суык көннәрдә аягында эт тиресеннән эшләнгән унты, башыда полковниклар кия торган бүрек Гомумән, аның карт’лыгы әйбәткә ошый Мине аның картлыгы борчымый. Мине... үзебезнең якта шундый шифырт егетләр бармы икән, «Зә- кәржан мәктәбе» әле дә яшиме икән дигән фикер борчый Зәкәрҗан бит «буш шәп кенә түгел, эшлекле шәп» иде Ара-тирә мин авыл егетләре арасында мәһабәтлекне, горурлыкны күреп куанам Нигә мәһабәт, горур булмаска? Син бит комбайнер, нефтяник, шофер, син — директор, зоотехник, председатель, агроном, ветеринар! Син яшь, таза, бәхетле! Син эш кешесе!
Ара-тирә Казан — Арча поездының вагоннарында мин Зәкәржансы- ман берәр егет күреп алам, һәм шатланам аның мәктәбе яши Егет кеше мәһабәт булырга тиеш Эре, эшлекле булырга тиеш Тормышны эш лекле кешеләр алып бара. Имеш, Зәкәржанның бердәнбер сеңлесе Зөл хәбирә, абыйсы сугыштан кайткан елны мәктәпкә колхоз җыелышына килгән (Клубның ремонтта вакыты.) Килсә—җыелыш башланган, президиумга монын абыйсын сайлаганнар, орден-медальләрен чыңгыл датып мәһабәт утыра икән теге. Зөлхәбирә өенә кайтышлый әтисенең бертуган сеңелесе — тәтәсенә кергән дә:
— Барып кердем мәктәпкә, карадым як-якка И. тәтә җаным, безнең абыйдан да матур кеше юк,— дигән.
Абыйсы турында һәр сеңел шулай уйларга тиеш дип бсләм мин Аннары, бераз тын алгач, Зөлхәбирә болай дип тә куйган:
— И тәтә җаным! Кызлар арасында — мин матур, егетләр арасында -- абый матур.
...Иске радиоалгычка карап утырганда мин шуларны хәтергә төшердем
Герман җире яшел үлән
«Герман көе» безнең авылга кинәт килеп керде 1941 елның көзендә аулак өйләрдә бер мәлне гел шушы көйне җырлый башладылар Моның нибары өч җыры бар иде сыман Тын гына шәл бәйләп утыручы
килен яки кыз бервакыт, күкрәк тутырып бер сулыш ала да, борын аегыннан гына көйли башлый Шуны гына көткән гармунчы да, гармун төймәләрен шапы-шопы китерел, бармак шудырып ала да эргәгә керә. Чын йөрәктән, күкрәк тавышы белән җырлыйлар.
Атландым атнын биленә. *
Киттем герман жиренәләй. п
Герман жире яшел үлән. 2
Әлл.» кайтам, әллә улам • X
Җырның беренчесе тәмамланганда күп кешенен күзендә яшь була, 5 чөнки «герман» сүзе ата-бабадан килгән зур бәхетсезлек, ятимлек, g толлыкны анлата иде «Герман» диюгә авылның дүрт каргы искә төш- ® те. болар — метр да егерме сантиметр биеклегендәге Әптел карт, ул а. гомер буе үзенең «Ярманда плин булып» ятканын сөйли иде. икенчесе— с аз сүзле, чиста йөзле Хәнәфи карт—әсирлектә газап чигеп ятканда х укымышлы егетләрдән танцыга өйрәнеп кайткан кеше һәм өченчесе— о кызыл сипкелле, җирән сакаллы Хәйрулла абзый иде, анысы немец ь сүзләрен кыстырып сөйләп җанны өшетә иде Хәер, дүртенче карт На- ♦ сибулла абзый бар, ул исә география, тарих буенча гадәттән тыш төгәл ® мәгълүматлы кеше безнең күз алдында, элеккеге әсирдән бигрәк, зур » укымышлы бер кеше буларак тора иде. ч
Теге җырны җырлаганда күз алдыннан бер-бер артлы әлеге карт- £ лар үтә. Берсе, кечкенә буйлысы. әсирлек газабыннан сытылган, изел- х гән; икенчесе герман көенә бии-бии әйләнә кебек, өченчесе — жирән са- ь каллысы немецчә сүгенә, «доннер вайтер. доннер вайтер» дип ачула- п на сыман, дүртенчесе кулына күрсәткеч таягы белән тотып картадан * Франкфурт, Магдебург. Гамбург дигән җан өшеткеч куркыныч исемле * шәһәрләрне күрсәтә сыман иде Җыр тагын күтәрелә
Инде тол калган киленнәр күз яшьләрен яшереп тормыйлар, алъяп ® кыч итәге, яулык почмагы белән сөртеп алалар Җырга гармунчы да кушыла
I ерыан кәен, герман кеен.
Герман көен яратамлай.
Герман көйләренә жырлап.
Хәсрәтемне таратам
Җырлаучыларның карашларында «герман»га карата нәфрәт белән бергә аңлашылмаган сорауга җавап көтү дә сизелә иде Нинди халык бу герман? Ник гел безгә тия ул? Нәрсә кирәк сон аңа? Әнә бит Әптел абзый сөйли, аларның өйләрендә кеше санынча «бисәпилке» бар иде Ә безнең авылда нибары бер кешедә Нәрсә җитми бу явызларга’ Ник безнең авылның ирләрен кыралар болар, торып-торып?
Герман көе бу сорауларга җавап бирми иде
Авылда сугыш вакыты дип торылмады. җырлы-биюле бәйрәмнәр уздырып барылды Шулерның берсе һәр җәйне — язгы кыр эшләре беткәч сабантуй итәсе көннәрдә клубта уздырыла иде Моның тәртибе болай клубта җыелыш ясала Халыкара хәлләрдән соң һәр колхозчы иың быелгы компаниядә ничек катнашканлыгына бәя бирелә. Аннан алдынгыларны бүләкләү Бу—бер дә уен түгел, беренче ведомость белән яңа арыштан аванс таратканда, кезмәт көненә йөз граммнан гына бирсеннәр — бер кило, яки кило ярым он дигән сүз ул Хәер, берен че авансны ун. егерме граммнан бирәләр иде Җыелыш бетүгә клуб ишеге алдына өстәлләр куелган, аш китерелгән була Колхоз хисапчы сы, табслыцнгы. тагын берәр активист исемлек буенча аш бүләләр
Зиннәтова Мәрфуга! Өч җан
Табельщик Мәрфуганың агач табагына өч чүмеч өйрә сала, хнсап-
чы яшел эмальле зур табактан өч кисәк ит алып, «чап» итеп Мәрфуга табагына ыргыта.
— Хисмәтова Зәйтүнә! Алты җан. .
Әмма ирләргә монысы кызык түгел. Ирләр сугышка яраксыз, ак сад-туксак, чукрак-чулак һәм сугыштан яраланып кайткан кешеләр. Болар — төшереп алганнар, чөнки бер читтә исемлек буенча чи аракы сатыла.
Ирләр сүгенә-сүгенә эчәләр, дүрттән өч өлеше кое суы, диләр. Ирләр кәефле Авыр эштән соң шулай бер көн. мамык коеп, ачлык җәфа сын, сугыш хәсрәтен онытып торалар Авылга сугыш афәте белән бергә аракы керде.
Иң кызганы—Хөрмәтша. Яшьтән чукрак. Колагы да, файдага ярамагач, баш сөягенә таба ятып беткән Ул бик кычкырып эндәшсәң генә ишетә Ә болай —дөнья белән алыш-биреше юк. Үз көенә яши бирә Колхоз эшендә — карусыз Борчак чапканда иң күп эшләгән шул. Ничек ирешәдер ул аңа — берәү дә белми Югыйсә, чалгы муенына чорналган эт эчәгесе катыш борчак саламын алып ташламый, чалгысын күтәреп шуның борчагын ашап бетергәч кенә эшкә тотына Ял итәргә утырганда сөйләргә ярата Гомер буе кеше авазын начар ишеткәнгә, кайбер авазларны гел үзенчә чыгара
— Минем колак ишетми пит,— ди.— Вак корт пар анда. Каты тәмәке тартсаң, коела да пето. Перазга ачылып тора. - Каты тәмәке нинди була ул, дип мең бәла белән сорыйсың.
— Каты тәмәкеме? Самосадны чапканда пераз чия потагы, имән яфрагы кушып җибәрәсең Шуны тартканда төтенен йоткач, пераз күзләрне йомып, порынны кысып торасың. Шуннан колак эче кымырҗый пашлый Шуннан коела теге. Кәзит кагәзенә коям мин аны...—Ә бүген ул кызган башын кыйгайтып алган да, сигез телле тальянкада сиптерә. Ул бер генә бию көен белә. Ул көй «чабата» көе дип атала. Ул көйне дөньяда бары тик Хөрмәтша абзый гына уйный белгәндер. Музыка фольклоры фондларында бу көй сакланмаган булса, безнең культура мирасыбызның зур югалтуы була бу «Чабата» көе бик экспрессив иде һәм Хөрмәтша абзый моны уйнаганда бии белмәгән кеше дә үзеннән- үзе селкенә башлый иде Бик кызганыч — әмма нишлисең? Сүз белән көйне биреп булмый һәрхәлдә, Хөрмәтша абзый бөтен сугыш афәтен, хәсрәтен онытырлык итеп дер селкетеп шул көйне уйный һәм яшен-кар- тын биетә иде. Бу көйдә урман шавы да. удмурт ритмы да. тагын әллә i ниләр бар иде. Шунысын гына әйтә алам бала вакытта миңа бу көй— иләк өстенә куеп, ду күчереп кайгы-хәсрәт иләү булып күз алдына килә иде.
Хөрмәтша абзый уйный, бу көйгә өч кеше берьюлы бии: болар — авылның иң оста биючесе, сугыштан кулы яраланып кайткан агротехник чуар Нигаж, үпкәсе авыру сәбәпле сугыштан калган, дөньяга мәҗлес өчен туган алтын куллы тимерче Нотфый; ике сүзнең берендә русча сүгенү сүзе катыштырып, алланы искә ала торган шахтер Баязит Ул да гармунчы, гомер буе күмер чапкан, бөтен семьясы оккупация зонасында калган да, үзе монда җанына урын таба алмыйча йөри күз начар күргәнлектән сугышка җибәрмиләр Баязит гел сүгенә иде Ә бүген тилеләрчә бии, клуб алдындагы чирәмне авыр дагалы күн итеге белән таптый.
Бераздан чабата көе туктый, гармунны Баязит ала. Анысы әллә нит кән чит-ят көй уйнап җибәрә. Менә уртага җирән сакаллы, кызыл сипкелле Хәйрулла карт чыга Хәйрулла карт гомер буе фермада каравыл чы, авылда бер аның гына йорты — землянка Аның бабалары мари булган диләр, хатыны—мөселманлыкка чыккан керәшен. Хәйрулла карт, җирән сакалын селкеп, уртага кереп бөтерелде, кулларын җәеп < иңбашларына сукты да кычкырып җибәрде
Кикри-кү-ү-ү-к1
Аннан, бугазыннан каты тавыш чыгарып, нәкъ әтәч төсле уылдап алды.
Мин,—диде, ярманда пленда вакытта иптәшләрне гел шулай көлдерә идем Әле конвойлар да көлә иде л
Шулай диде дә, әйләнә эчендә биеп китте — бармакларын шартла тып, чүгәләп, бөтерелеп алгач, җырлап та җибәрде
_ , . s
Сербиянка, сербиянка. £
Сербиянка модная =
Берн ложку, ешь картошку.
Не сиди голодная д
Аннан бармак шартлатып, аягын аякка бәргәләп йөренде, тагын ур * тага тукталды 5
Сербиянка, сербиянка.
Сербияночка моя z
Кәбестә шулпасы эчеп о
Симергәнечкә моя *-
Халык ду килең ,көлде, шаулашты Бөтен кешенең йөзеннән хәсрәт ♦ китеп торды Тик бер читтә генә югары оч Шиһабетдин хатыны кайгы- ® ли Йөз белән карап торды Аның ире — каты күңелле, миһырбансыз, = тәмсез телле ире Шиһабетдин — Ижевск шәһәрендә корал заводында эшли иде Ул аннан качкан, Можга урманында тотылган Хәрби три буналның хөкеме каты һәм бер төрлерәк була иде. моның нәтиҗәсен ? әлегә белүче булмаса да, чамалыйлар иде. Бәлки хөкем инде җиренә и җиткерелгәндер •
Көтү кайтыр алдыннан гына халык җитдиләнде Бәйрәм тәмам Шул вакыт гармун яңадан Хөрмәтта кулына керде һәм ул башын кыйшай- п тып герман көен сыздырып җибәрде Бу җырны картлар, ирләр һәм * яшүсмерләр тавышы күтәреп алды. *
Герман көе авылда 1946 елга кадәр яшәде 1946 елның май-июнь айларында авылга әллә каян гына «Шомыртым» көе килеп керде Әле беркемдә дә радиоалгыч юк иде. Атна саен бер-бер артлы кайткан фронтовик егетләр су буйларында, урманнарда, болында печән чапкан да күкрәк киереп гел шул көйне генә җырладылар Өлкән яшьтәге ха тыннар болай диделәр
— Без яшь чакта, ярман сугышы беткәч, бу көй бер тапкыр җырла нып алган иде инде. Тагын чыкты бит Менә гаеш-тамаша,—дип сөй ләнделәр
Әмма герман көе дә аваз биргәләп куя иде Бер вакыйга истә кал тан: Баязитның энесе Рамазан (халыкта аны Рамый дип йөртәләр иде) шул көннәрдә генә Берлиннан кайтып төшкән нде Гармунчы дисәң гармунчы шул, сугыш беткән көннәрдә генә кулына бер гармун төшер гән Аны тегеләй дә, болай да тартып карадылар, әмма нн чабата кө ен, ни герман көен уйнарга ярамады — бакалары бик күп, тавышы тартканда бер төрле, эткәндә икенче төрле чыга шуңа күрә бу үги гармунны, гел кызгылт сөяктән геңә коелган булса да. кадерләп тотучы булмады. Җәйнең яңгырлы, пычрак бер төнендә Хөрмәтша, Баязит. Ра мый кәефләнеп утырганнар Энекәш сугыштан исән кайткач, ансыз гына ярамый бит инде Тимерче Нотфый боларның җырлап утырганын ншетеп, чолан ишеген каккан. Нотфый—алтын куллы мастер, әмма инде берәр җирдә келт иткән жыр, бию, гармун авазы ишетелдеме - аны тапмый калмый һәм һәрвакыт көләч йөз белән кереп
— Юк, юк, егетләр, узмыйм, әле сезне алмага гына килдем Ганди (Гандәлнб исемле хатынын яратып ул шулай әйтә нде) апагыз нтле аш салып калды, сезне алып кайтмасам, минем буранны очыртачак ул. дип сүз башлый иде
Нотфый гел шулай кунакчыл булганга, Гандәлиб апаны борчымый лар, хәер моны ул белми дә кала иде Кузгалып мәшәкатьләнгәнче. Нотфыйнын үзен генә түргә утырталар иде.
Бу төнне дә шулай булган. Нотфый килеп кергән, шактый утырган нар һәм немец гармунын алып караңгы тайгак урамга чыкканнар Чык каннар да, урам уртасыннан герман 'көенә җырлап узмакчы булганнар Ул кичне аргы якта гел ишетелгәләп торды.
Атландым атнын биленә..
Әмма, күпме генә башламасыннар, очына чыга алмадылар. Караңгы урам уртасында былчырак изеп йөри торгач, акрысы, үги гармунны Нотфый алган Ул да бераз гармунчы, ләкин гомер буе тимерчелектә авыр чүкеч тотып, тимер әвәләп, аның куллары бирчәеп, мунча ташыдай катып, ярылгалап беткән иде, шуңадыр күрәсең, ул да уйный ал маган. Лыгыр-лыгыр тартылган үги гармунның тавышы бервакыт тынды, караңгы урам уртасында Баязитның сүгенгәне генә ишетелде, һаман русчалап алланы телгә ала иде.
— Нәрсә пар? Нәрсә пулды?— дип Хөрмәтша агай да кызыксынып карады, әмма җавап тавышы ишетелмәде. Тик бераздан гына (ахрысы. былчырактан тора алмый ята) Нотфый тавышы ишетелде:
— Рамый! Баяз! Гармунның яртысы кемдә? Кемдә дим?! Ярты ягы — Нофида. (Кәефе гадәттән тыш яхшы булганда Нотфый абзый үзен өченче затка куеп сөйли башлый һәм исемендәге «т» авазын төшереп калдыра, бәхетле авызның аны әйтеп мәшәкатьләнәсе килми иде).
Үги гармун әнә шулай герман көен чыгара алмыйча дөньядан кит те Кызганыч! Безнең моңны чыгартып карарга иде аңа бер
Яшьтәш! Бер сөйләшеп куныйк...
Яшькә ул миннән бер-ике елга өлкәнрәк иде, әмма беренче тапкыр авыл урамына мөстәкыйль рәвештә чыккан көнне мин аны очраттым да, шундук дуслаштык та Бу дуслык без мәңгегә аерылганчы — кырык ел буена дәвам итте. Мин җырларга яратам, ә ул — гармунчы иде Биш яшеннән тальянкада уйнарга өйрәнде, ә сигез-тугыз яшьтә без. көзге коры, караңгы кичләрдә, олы егетләргә охшарга тырышып, тыныч урамнардан 'җырлап уза идек. Мәктәп оештырган концертларда мин декламация сөйлим, ә ул, артистларча чыгып утырып, квмеш телле тальянда «Алмагачлары» көен уйный иде. Аның ул гармуны егерменче елларда, ат чабышында аты беренче урынны алган өчен, сабантуйда әтисенә бирелгән бүләк иде. Ул гармунны карт гармунчылар әле дә таба алмыйлар; сөйләүләренә караганда, бу гармунны минем яшьтәшнең хатыны аерылышкан вакытта үзенең нинди зур байлык алып кал ганын белмәгәндер, биш-ун тәңкәгә Сорочига алып чыгып саткандыр дип уйлыйм.
Ә яшьтәш — табигать баласы — артист иде. Ж.иде класстан ары укымады, әмма аның табигатендә эстрада артисты, драма артисты, язучы таланты — тагын әллә ниләр бар иде.
Утыз-кырык еллар узгач кына мин аның җанында, рухында язучы таланты булганын аңладым. Соңгы заман әдәбиятында минем иң ярат кан әсәрем В Шукшинның «Срезал» дигән хикәясе. Анда авылның бер демагогы Глеб дигән кешенең шәһәрдән кайткан укымышлыларны кәкре каенга терәтеп баруы турында языла. Бу хикәяне укыганда минем күз алдында гел яшьтәш тора. Аның исемен кыскартып Рәкыйб
дип йөртәләр иде, әмма минем өчен ул гел Габдерәкыйб булды, мин аның исемен беркайчан да кыскартмадым Безнең авылда утыз дүртенче еллар тирәсендә ниндидер йомыш белән Арчага барган яшь егетләр, төнлә буранга очрап. Казйле эскертендә кунып чирләп кайтканнар иде. Арадан берсе — Шәмгәрәй дигән егет — шул чирләүдән озак кына ятып култык таягына калды. Утыз җиденче еллар тирәсендә алар гаиләләре белән язылып' читкә киттеләр. Сугыш башланган елның декабрь аенда әниләре кайтып төште дә такта сугылган тәрәзәле йортларын ачты, кырык икенче елның язында култык таяклы Шәмгәрәй дә кай-тып җитте Без малай-шалайга Шәмгәрәй үзен фронтта яраландым, лейтенант идем, дип сөйләп ташлады. Без ышанган сыман кебек иттек, әмма Габдерәкыйб монда бер алдау сизде. Бездән башка гына/Шәмгәрәй янына барып, ул аннан сугыш хәлләрен сорашкан. Шәмгәрәй. табигый инде, бернәрсә дә сөйли алмый икән. Яшьтәш исә аның саен нечкәртә, сораша икән.
— Шәмгәрәй абый, чүтеки, ничек яраландың соң? — дип үзәгенә үтә икән Шәмгәрәйгә нәрсә кала?
— Мин,— ди — бернәрсә хәтерләмим. Без атакага кергәндә чурный туча булып фашист аэропланнары килде дә бомба ташладылар Шуннан соң мин — без память.
Кырык икенче елның җәендә, яшьтәш кичләрен безне җыя да. Шәм- гәрәйләр капка төбенә алып китә торган булды. Барабыз. Шәмгәрәй. бичара, култык таякларын коймага сөяп куйган да, бүрәнә өстендә тәмәке тартып утыра Барабыз, янына утырабыз, яшьтәш исә безгә күз кысыл ала да. сүз башлый.
— Шәмгәрәй абый, ул сугышта да инде... Ничек исән калырга ки- s рәк... Баш өстеңә эснәрәт төшсен дә Әле дә исән кайткансың, ә! *
Шәмгәрәй тамак кыра, тирән итеп тәмәкесен суыра, без исә тын да х алмыйча тыңларга әзерләнәбез. Яшьтәш активлаша
— Шәмгәрәй абый, ничек булды? Курыктыңмы? Монда кайтып бу капка төпләрендә утырырмын дип уйладыңмы фронтта вакытта (безгә күз кысып ала)?
Шәмгәрәй түзә алмый, төпчегенә төкереп таптый да. авыр сулап куя.
Мин үзем мало что хәтерлим Без атакага күтәрелдек, мин взвод командиры алда Шуннан карыйм — чурный туча булып аэропланнар! Бервакыт — бух! И мин — биз память. Уянганда — госпитальдә. Аякны вич чорнап бетергәннәр.
Ул елны яшьтәш безне җәй буе Шәмгәрәйләр капка төбенә шуны тыңларга алып йөрде Шукшин бу турыда менә дигән бер хикәя язар иде.
1950 елның көзендә без армиягә китәргә җыендык Гадәт буенча, китәсе егетләр Октябрь бәйрәме көннәрендә «сөрән сугалар»," ягъни бер-берсенә җыелышып кунакка йөриләр. Сый — бер табак кабартма, коймак, сумса, сирәк кенә бәлеш һәм ике-өч чирек ачы бал Аракыны әле өйгә кертү юк. хәер, без аны эчә дә белмибез. Хәтерлим, башта бездә утырдык Аннан яшьтәш алып китте. Утырган җирдә берәр стакан тәмле ачы бал эчәбез, ярты кабартма яки сумса ашыйбыз да. рәхмәт әйтеп чыгың китәбез. Әле тәмәке тартмыйбыз, безгә эчү дә кирәк түгел, әмма кергән җирдә без- никрутларга игътибар һәм өстәл өстендәге ризык-нигъмәт кирәк. Йөри торгач төн җитте, инде таралышсак та була иде. шунда гына бик нык ашыйсы килгәнне сиздек Tlx, күсәбәсе белән ит ашарга иде хәзер — мал суйган көннәр бит Шунда яшьтәшнең фантазиясенә юл ачылды Безнең яшьтәшләрнең берсе әллә хаталык белән, әллә явыз ният белән, колхоз ашлыгын урлауда гаеп ләнеп ерак җирләргә озатылган иде.
МӘҺДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
— Әйдә,— ди яшьтәш,— Бибижамал апайлар бүген генә тана суй дылар. Кереп хәлен белик. Чүжтәкн яшьтәшнең әнисе бит...
Караңгы тез лапастан, гармунны кысып, ярым караңгы өйгә барып керәбез Безне теге ерактагы яшьтәшебезнең абыйсы каршы ала:
— һай, егетләр, сезмени бу? Әле жырлап узган сезмени? Әрмнягә китәсезмени? һай, минем энекәш кайларда яга бит! Ул сезнең белән шулай йөрер иде бит, бәхете булса..
Ул шулай йомшады да, почмак якка чыгып китте. Мыдыр-мыдыр әнисе белән сөйләшә башлады. Мич башындагы ниндидер бер савытны чайпалдырып карады, табак-савыт тавышы чыгарды. Ләкин әнисе мы- дырдады Бүлмә тактасы аша бу безгә дә ишетелде.
— Кит аннан!.. Җөрәгемне бозма Нишләп мин урамнан кергән саяк-сындыракны сыйлыйм! Каян чыккан гадәт ул?
Мңңа бик кыен булып китте. Тиз-тиз жыенып, төз лапас астына чыгып киттек. Тик яшьтәш кенә күренмәде. Бераздан, кыенсынып кына мин өйгә кердем; яшьтәшне алып чыгып китәргә кирәк иде. Ит безнең үзебездә — табак белән! Безнең әни бер сүз әйтмәячәк. Кердем —яшьтәш юк. Юк, вәссәлам! Аптырап калдым Тыңлыйм — почмак якта берәү елый. Тыңлыйм — яшьтәш. Мин тиз генә шунда кереп киттем. Керсәм. күрәм яшьтәш Бибижамал апаны кочаклаган да. үкереп елый.
— Бибижамал апай! Төнлә төшләремдә күреп уянып китәм! Габидулла минем иң якын дус иде бит! Кайларда вәйран булып йөри бит! Әле менә хәл белергә кердек. Егетләр әйтә, кермик, борчымыйк, диләр.
Мин куркып калдым: егерме яшьтә исерек кеше буламыни! Бу нинди гадәтсезлек? Яшьтәшне суырып алдым да, төз лапас астына алып чыктым.
— Син нәрсә? Әдәм мәсхәрәсе!— Ләкин караңгыда яшьтәшнең ел-майганын тойдым
— Тавышланма! Барысы да хәл ителде.
Биш-ун минуттан без өстәл өстендәге табак белән итне, мактый мактый, керәнләп сыптырып утыра идек инде.
Дөресен әйтим, бу ризык минем тамактан үтмәде Әмма, нишлисең? Яшьтәш — артист. Тукай үзенең замандашы журналист һәм җырчыга әйткәнчә — «Плохой артист!»
Күпмедер еллар узгач яшьтәш чирләде. Мин флоттан хезмәтне тәмамлап кайтканда ул инде дөнья йөреп (шахтада эшләп, комбайнер, шофер булып), авылга кайткан һәм жәйнең эссе көнендә тире жилет, киез итек киеп бакчада эшли, йортта абыйсының яшь балаларын карый иде Аңа каравы кызганыч иде. Әле кайчан гына бит! Нибары егерме ел элек без — ядрә шикелле ташбаш малайлар — көзге коры төннәр дә. олы егетләргә охшатып, тып-тын урамнарда гармун белән жырлап йөри идек. Ә хәзер. 26 яшьлек егетнең кулында яшь бала, абыйсы- җиңгәсе баласы. Бөтен кеше эштә, ә ул бала карый. Тирбәтә, кулына ала. Мин моны күзәтеп утырам, ә ул безнең музыкаль яшьлекне са-гынып сөйли. Әнисе мал карап йөри, ара-тирә кереп мичкә утын өсти, яшьтәш исә, әнисенең беренче оныгын күтәреп «вә-вә» дип көйли, әнисе тыштан кергән арада эмоцияләргә бирелә:
— И-и-и, сеңлем, яратам бит мин сине! Үчтеки, үчтеки!—баланы түшәмгә чөеп уйный Мин моңа сокланып карап торам, ләкин йөрәкне нидер кисеп ала: авыру булмаса, шулай кеше баласын көйләп өйдә ятар идемени ул!
Ул арада аның әнисе канәгать чырай белән карап ала (оныгын яра талар!) һәм чиләк-табак күтәреп маллар янына чыгып китә. Яшьтәш исә дыркылдап ябылган ишеккә карап ала да. чыраен тиз генә үзгәртеп, мич янына килә һәм:
— У-у-У-■- Корт чаккыры!— дип куя. Аннан, миңа карап, күз кысып
ала. Мин барысын да аңлыйм бичара, авыру булмаса, егет башы белән бала карап ятар идемени ул! Аңа бит «мин өйдә артык кашык түгел, мин дә хезмәт итәм» дигән нәрсәне исбатлау өчен генә кирәк ул «үчтеки-үчтекн!»ләр Ә баланы ярата үзе
Авыру булса да, бераздан ул фотограф һөнәрен үзләштерде. Район - газетасына фотокорреспондент булып урнашты. Күңеле түгәрәкләнде * Миннән башка бөтен кешене сүгәргә ярата иде §
— Фотография — сәнгать ул, сез аны аңламыйсыз һәм аңламаячак |
сыз да... *
Аның рәсемнәре район газетасыннан тыш Казанда чыга торган = барлык газета-журналларда да басылдылар. Яшьтәш үзенә культуралы, * интеллигентларча мөнәсәбәт таләп итә башлады. Авыл халкына нәрсә? ® Редакция машинасы белән авылга, фермага үзебезнең авыл егете Габ- £ дерәкыйб кайтып төшә
— Ә-ә-ә, кайттыңмыни?—диләр.— Кемнәрне төшерәсең? Әйдә, без- * не дә төшереп чык әле
Яшьтәш моңа рәнҗи Нишләп алай йөрсен ул, аның бит редакция- ь дән, ниһаять, партия райкомыннан алган заданиесе бар! Ул бит кор- ♦ респондент! Аңламыйлар, наданнар! в
Яшьтәшнең редакция машинасына утырып задание белән колхоз « фермасына урман буена килгәнен хәтерлим Мин ялга кайткан җир- “ дән фермага кергән идем. Машинадан райком инструкторы, район авыл х хуҗалыгы идарәсе начальнигы чыкты, нн ахырдан беретка кигән, кара ® күзлекле, фотоаппаратлар аскан яшьтәш күренде. Савымчылар, фер- ' ма мөдире белән сөйләшү китте. Яшьтәш бик вәкарь белән генә эке- £ лонеметрын көйли иде. Шул вакыт савым аппаратын караучы меха- х ник — шулай ук безнең яшьтәш Нурмый килеп чыкты, тельняшка ки * гән. куллары майлы иде Фотоаппарат аскан яшьтәш янына килде дә. " авылча гына итеп кулын сузды: ф
— Нихәлдә тагын, Гаптыр,—дип кесәсеннән «Прибой» чыгарды ... 9 Машина китәр алдыннан яшьтәш бик рәнҗүле тавыш белән миңа
зарланды.
— Юк ңнде. малай, булмаса-булмый Я инде, үзең уйлап кара нинди «Гаптыр» булыйм инде мин аңа5 Мин бит район вәкиле! Мин бит сәнгать кешесе! Әйтсен ул шулай дип авылда, мин капка төбендә утырганда - ялга кайткач Ә бит мин монда — эштә! Юк инде, малай, кер мәсә-керми инде кешегә аң Я. нинди Гаптыр инде мин ана
Яшьтәш өч-дүрт ел эшләгәч, авыруы көчәеп, пенсиягә чыкты
Берсендә — мин ялга кайткач дуслар килделәр дә. бүген ял көне, бездә сыра бар. балык бар, әйдә урманга барып утырыйк, диделәр Мин үз гомеремдә бер генә тапкыр да авылда яшьтәштән башка беркем белән дә күңел ачып утырмадым Тамагымнан үтмн иде Шуңа күрә машинаны яшыгәшләрнед капка төбенә китереп туктаттык Машинада яшьтәш белән бергә эшләгән редакция хезмәткәре дә бар нде Кердек — ишегалдында печән кабартып йөргән яшьтәшне күрдек Өстендә тело грейка, аякларында олтанлы итек иде Тымызык көнне тырма тотып, бөтнек, кырлык үләне, кура җиләге исе килеп торган урман печәнен кабартып йөргән яшьтәш ничектер картларга охшап калган иде
— Мин бара алмыйм,—диде ул мөлдерәтеп миңа карап —Менә, ахирн, йөрәгемне тотып кара.— Мин аның йөрәгенә кулымны куеп, эс- селе-суыклы булдым. Ватык арба, ватык мотор Ул баз өстенә кереп китте дә, ысланган зур балык күтәреп чыкты
— Минем өчен дә сөйләшегез! Минем өчен дә бер стакан сыра эчегез! Минем өчен дә имән төбенә ятып бер аунагыз дип күз яшь ләренә буылды. Без зур газап хисләре кичереп машинага кереп утыр дык
Икенче тапкыр без аның белән җитмеш беренче елның пычрак-кат- как, бозлы-яңгырлы ноябрь аенда очраштык Безнең әни үлгән иде һәм без. татар халкының гадәте буенча, кеше йортында кунарга мәҗбүр идек. Чакырып килүченең нсәбе-хисабы булмады, әмма мине яшьтәш ' алып китте Әнисе аш'әзерләгән, чәй шаулаткан, урыннар җәйгән иде Сөйләшеп сүз бетмәде Менә бервакыт ятарга җыендык Әнисе миңа урынны ин кадерле җиргә — түр йорттагы йомшак диванга әзерләгән иде Ятар алдыннан яшьтәш сабый балага әйләнде дә калды.
— Ән-ни!—диде ул щңрәпӘнши! Яшьтәш белән бергә куныйк! Бер сөйләшеп калыйк Яшьтәш, бер караватка ятыйк! Гомергә истә калсын
һәм без бер караватта йокладык Миңа 41. аңа 43 яшь иде. Ул минем кулымны үзенең ватык йөрәге өстенә куйдыртты да, балаларча мине кочаклап, төне буе сөйләшеп чыкты Минем өчен ул бик кадерле кеше иде — без сугыш вакытындагы авыр елларны хәтерләдек.
Алар' таза тормышлы, запаслы кешеләр иде һәм кырык беренче, кырык икенче елларның ач. салкын кышында күрше авылдагы мәктәп кә барышлый, бер дә юл өсте булмаса да. мин аларга кагылып уза идем Яшьтәш инде киенеп беткән, сумкасын аскан, теге йомыш, бу йомыш тапкан булып, өйдә йөренгәләп тора. Борынны тартып мин килеп керәм. Керүемнең сәбәбен бСз икәү генә беләбез Мин керүгә яшьтәш җанлана төшә. Почмак якта мич алдында әвәрә килеп йөргән әнн- се белән сүз куерта:
— Әни, безнең теге меринос сарык бүген көндез бәтиләмәгәе Бая аш ар ы на салганда мин аның җиленен тотып карадым.
Шул арада кучкардан бүлмә ачкычын алып, мина күз кысып ул өй- алдына тая. Күз ачып-йомганчы бер телем ипи алып кереп минем кесәгә сала, сүзен дәвам итә:
— Көндез күз-колак бул инде син, әни, аңа (миңа тагын күз кысып ала)...
Аннан без ике чакрымлы араны йөгерә-йөгерә узабыз. Ул ипи теле мен мин ничек онытыйм?
— Безнең әти шулай артист иде,— дип искә ала яшьтәш сугышта үлгән әтисен — Кечкенә вакыт, әледән-әле Пауал тегермәненә йөрергә туры килә, миннән олы абый бар, ни өчендер, тегермәнгә аны түгел, мине йөртәләр. Аш ашыйбыз. Әти ит бүлә.
— Гапдрәкыйб улыма итнең зуррагын бирим әле, аның тегермәнгә төшәсе бар иртәгә.— дип минем алга бер кисәк ит куя. Күреп торам, итнең иң зур кисәге абыйга эләгә, белеп торам инде, әти һәркемнең яшенә карап бирә. Әмма, нишлисен инде, күз алдыңда «зурысын би- рәм» дигәч, бер хәлең дә юк риза буласың, иртәгесен пот ярым-ике пот арыш салынган капчык арбага куелган — каршы сүз әйтеп булмый.
— Мин,— ди яшьтәш.— матур сүз. тәмле сүз яратам. Сикертән Хикмәтулла абыйны беләсеңме? Җәйнең матур көнендә кәеф кылып кибет баскычында сөйләшеп утыра Андагы мөлаемлек. андагы сөйкемлелек Бераз гына төшергән була. Эшләпәсен күзенә басыбрак кигән булса — бел дә тор — кәефле. Редакция эше белән узышлый янына туктыйм, исәнләшәм. Кибеткә керәм. Ул — минем белән Сораша, якын итә Менә бит, малай, бер дә исем белән дәшми, әтине кушып сөйли Миңа «Низамов» дип кенә дәшә. Әти исемен телгә ала. Минем күңел йомшый әти искә төшә. Менә, малай, шунда саранланып кара инде син Ә бит белә теге, ул — психолог. «Низамов» ди, зурлый—юмарт ланмыйча кара син Ул да аңлый, мин дә аңлыйм — нишлисең?
Яшьтәш белән соңгы очрашу 1972 елның яңа елын каршылаганда — шәһәрдә булды Ул врачлар якынрак дип, кышын Казанда уздырасы итте
Яна ел каршыларга ике сәгать кала, телефон чылтырады. Таныш, мөлаем тавыш иде.
— Яшьтәш! Мин сезгә килим Мина берни дә кирәкми, синен янда утырсам шул житкән.
һәм ул безнең мәҗлестә «Боржоми» эчеп утырды. Җыелган барлык кунаклар да кунарга калдылар - урын-җир җиткерерлек түгел иде. ♦ Яшьтәш ишек янындагы элгечтән үзенең пальтосын алып килде
Җәйик шушында идәнгә, сөйләшеп ятыйк бер,— диде
Без минем пальтоны җәеп, анык пальтосын бөркәнеп яттык. Очрашуның соңгысы икәнен икебез дә чамалый идек
Мин еш кына архивымны актарам да. «хатлар» дигән папканы ачам. Анда яшьтәшнең авылдан, районнан язган хатлары. Гел җылылык. гел кайгырту:
«Яшьтәш! «Социалистик Татарстан»га шушы рәсемне кертеп чыга алмассыңмы? Шәех Зәбировның үз кулына тапшыр. Заказ иде Анда җибәрсәм, хатлар бүлегендә озак ятар дип куркам
Кәефем әйбәт, әлегә югославский дару белән йөрәкне терәп тотып торалар. Сине сагындым
Ул үлгәч, безнең авыл ятим булып калды Кабергә сүз тәмен белгән җор күңелле бер замана баласы кереп ятты
Черемховода су кызыл ?
Насибулла картны авылда Насый дип йөртәләр Насибулла абзый- 2 дан берөзлексез информация коелып тора Ул үзе янача укый-яза белми. әмма хәтер! Сәләт! Андый сәләт белән соңгы заманда туган кеше Ф һичшиксез фәннәр Академиясенең член-корреспонденты булыр иде *
Яшь чакта y i бәхет эзләп Стахссвларга килгән. Себер якларында. ? Аңжерка, Кизил. Черемхово тирәләрендә булган Беренче бөтендөнья сугышында терминга әсир төшкән. Барын, күргәнен генә сөйли. Без. малайлар, ул сөйләгәндә көлешәбез, чөнки сөйләгән сүзенең дөреслеген тикшереп караганыбыз юк. шомарта дип уйлыйбыз Аны тынлап үстек, егет булдык. Җае чыкканда үзе югында аннан көлдек, мыскыл иттек. Әмма, эчтән генә көнләштек дөрес булса, бик күп җир күргән бит ул!
Кырык еллардан соң укып беләм — Стахеевлар Казан губернасын да ашлык белән эш йөрткәннәр Ин зур складлары Алабуга. Чнстай. Арча кебек урыннарда булган
Безнең авылга сигез чакрымнар ераклыкта Казан артының ин эре алпавыты Габдрахман Ишморатовның җәйге дачасы, такта яру машинасы. пар тегермәне һәм ат заводы булган Насибулла абзый Иш- моратов байның бөтен нәсел-нәсәбен, эш-гамәлләрен сөйли
Кырык елдан соң миңа дәүләт архивында казынып, эзләнеп утырырга туры килде. Насибулла абзый сүзләре монда документ формасында иле
— Зюссен ул бнредәрәк,—дип сөйләп китә иде ул кичен капка төбендә утырганда Ул аны шундый итеп кул хәрәкәте ясап күрсәтә, әйтерсең. сүз күрше Камәр түтиләрнең мунча артындагы таш өеме турында бара Зюссен ул егерме чакрымнар бирегәрәк Аршау—Берлин юлыннан барганда Берлинга килеп жнтәрәк унга керәсе Анда Вюнсдорф дигән авылны узгач та. юл аермасы бар Шуннан тагын унга борылып, моннан алып второй әвеслегенә (икенче бригаданың басу түрендәге ындыр табагы) кадәр җир барсаң. Зюссен күренеп кенә тора
Томск. Красноярск. Тайшет. Иркутск тирәсендәге юллар, вокзаллар.
65
ТОРНАЛМ’ ТӨШКӘН ҖИРДӘ
елгалар, күмер учаклары барысы да шулай үзебезнең авыл урамына күчерелеп үлчәнеп, өйрәнелеп бетте. Барысы Да «Насый карт» авызыннан.
Малай вакытта бөтен кызыкканым ил-җир күрү, дөнья гизү, авылга кайтып беренче чиратта аны шаккатыру иде. Бу мәсьәләдә язмыш мина карата миһербанлы булды. 1952 елда мин ил-жир күреп ялга кайттым. Ул мин күргән вокзаллар, диңгез портлары, крепостьлар! Ул Рига. Калининград. Вильнюс. Клайпедалар! Балтикада хезмәт иткән кеше белән кем генә җиңешә алыр безнең авылда!
— Кай тирәдә йөрдең?—диде Насибулла абзый килеп күрешкәч тә, гадәт буенча бер күзен кысып. Мин — инде житкән егет!— ашыкмыйча гына капка төбендәге эскәмиягә утырдым, вәкарь белән генә сүз башладым.
— Либава портында тордык.— дип тотынган гына идем. Насибулла абзый җанланып китте:
— Ә-ә, Либау! Латышлар аны үзләре Лиепая дип йөртәләр. Либау — русча исеме. Булдым, ник булмаска.— Ул нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышты. — Ниме, теге собор-чиркәүләрен күрдеңме? Николай патша гыйбадәт кылган? Дүртенче елгы япон сугышына безнең караб- лар шуннан китә бит инде. Патша үзе озатып кала.
Мин — телсез. Новиков-Прибойныц «Цусима» романын сөйли бит бу!
— Ниме. Кенегсбергта булдыңмы? Хәзер Калининград инде ул, Ли- баудан ерак түгел. Кенегсберг янында Пилау дигән крипич (крепость) бар. Алар бөтенесе элек безнеке булган. Анда Либау белән Пилау арасындагы сашше юлны күрдеңме? Пилауның урам ташлары әле дә шул көеме? Бөтеркәләп, комга кадап, фигуралап эшләнгән көеме? Чәчәк фурмасы биреп? Нимесләр бик хәрәб итеп бетермәгәнме шәһәрне? Ул бит элекке безнеке! Хәзер, ниме. Балтийск дип йөртәләрме?
Мин ялга кайтыр алдыннан гына флот элемтәчеләренең ярышында катнашу өчен Балтийск шәһәрендә булган идем. Чыннан да. урам ташлары шундый. Чыннан да. элек Пилава дип йөрткәннәр.
— Без.— ди Насибулла абзый.— Либаудан чыгып киттек. Диңгезнең бик әшәке вакыты иде. Пилауга хәтле тәүлеккә якын бардык. Диңгез тыныч булганда унике сәгатьлек юл ул. Ниме. Клайпедада булдыңмы?
Миңа тыңлап утырасы гына калды. Сөйләшә торгач. Насибулла абзый Себер якларына китте һәм кинәт кенә кайсы шәһәрдә су нинди булуы турында сөйләп алды.
— Менә безнең бу як суы Свердлауга хәтле бара. Свердлауны чыккач, суның тәме үзгәрә. Алай начар ук түгел-түгелен. әмма үзгәрә. Андый су безнең бу якта Ижлау (Ижевск) тирәсендә дә бар. Ну инде Черемхауга (Черемхово) барып җитсәң... Анда су бөтенләй икенче. Үзе кызгылт сыман, үзеннән тимер, бакыр тәме килә.
Мин олы кешегә аркылы төшмичә генә, елмаеп утырдым. Әйдә, сөй-ләсен инде Без дә дөнья күрдек. Су бар җирдә дә бер иңде ул.
1957 елның көзенә мине диңгез офицерлары мәктәбенә белемне кү-тәрергә җибәрделәр Поездда бик озак бардым Тышкы дөнья белән мөнәсәбәт өзелде — купедагы юлдашларны күрә алмас дәрәҗәгә жит тем. Алар да шулай Чөнки өйдән чыгып киткәнгә атна була, без әле һаман барабыз Менә бер көнне кич ниндидер станциядә сәгатькә якын тордык. Паровозлар чажылдады, буферлар бәрелде, күмер, су алдылар. Кузгалыр алдыннан гына мин титанда инде кайнап чыгарга өлгергән суны эчтем, һәм аптырап киттем: судан бакыр тәме килә иде.
— Бу нигә болай? — дип сорадым .мичтә күмер болгатып торган про- водницадан. Ул күтәрелеп карамыйча гына:
— Черемховода тордык бит. бу суны әле генә шунда алдык. — диде Алай икән . Иртәгесен иң беренче эш итеп мин стаканга су салдым
һәм көн яктысында карадым Су бераз гына кызгылт иде. Барып урнашуга авылга хат яздым Насибулла абыйның йөргән жире Черем- ховодан уздык, суларыннан тимер тәме килә, дидем. Бу хәбәрне, әлбәттә. ана житкергәннәр. Өч айдан соң авылга кайтып төшүем булды, күрешергә дип Насибулла абзый килеп житте:
— Нихәл Черемхау якларында булдыңмыни? диде, күзен кысып - «Ерофей Павлович»та булдыңмы? Бик зур станция Ә Байкалны каян уздыгыз? Өске юлданмы, аскыданмы? Анда бит хәзер яна юл салганнар диләр? Аннан соң. ниме, теге стансада булдыңмы? Ничек сон әле? Теге, патшага каршы чыккан әфисәрләрне сөреп, шунда заводта эшләт кәннәр? 1825 елда? (Сүз «Петровский завод» станциясе турында бара иде)
Менә шундый мәгълүматлы кеше — грамотасыз Насибулла абзый безнең авылның «профессоры» булып гомер кичерде Мин Насибулла абзыйның кара кайгылы көннәрен күрдем, башта аның хатыны Бибинур тәтә, аннан буй житкән зәгыйфь кызлары үлде, мәет күмгән көн не ул йортта ризык әзерләмиләр. Насибулла абзыйны ашарга алып кергәләдек. Ике тапкыр мин ана эчемлек тәкъдим итеп карадым — икесендә дә баш тартты.
— Кайгың онытылып торыр,— дидем
— Юк,— диде ул.— яшь вакытта да авызыма алмадым Хәзер, олайгач, килешми ннде.
Насибулла абзый хәзер авылдан күчеп, элекке алпавыт Ишмора- товның жәпге удары булган жирдә —Лесхоз поселогында яши Мин уйлап йөрим Лесхоз тирәсендә аны тыңлап үскән балалар нинди бәхетле! Алар, һичшиксез, география, тарих факультетларына керерләр, диңгезчеләр булырлар. Насибулла абзыйдан балта остасы һөнәрен өй рәнерләр. Колхозда беренче сушилка, беренче ашлык амбарын, беренче әвеслекләрне күршесе Галимулла белән бергәләп салганны Лесхоз малайларына сөйлиме икән ул? Ул күргән илләр, ул кичергән гыйбрәтле хәлләр анын күңелендә әрәм булып ятмыймы? Ятмыймы? Аның тирәсендәге малайлар Черемховоның кайда икәнен чамалый лармы һәм анда суның ник кызыл булуы турында аз гына да булса уйлап карыйлармы?
Повестьның бу өлешен мин язучыларның Пицундадагы ижат йортында рәткә салып утырдым Ижат йортыннан кайткач та авылда Па сибулла абзыйны очраттым Туган нигезенә кунак булып килгән Күрештек. хәл-әхвәл сораштык Әлегә сәламәтлеге әйбәт, тик бер күзе генә начар күрә икән Авылга ямь кергән, урамнар шатланган кебек
— Үзең нихәлдә сон?— дип сорый Насибулла абзый, үз хәлен кыс кача сөйләп бетергәч.
— Ярый.— дим.— менә әле өченче көн генә Кавказдан кайттым Хәзер бераз авылда тормакчы булам
Насибулла абзыйның бер күзе кысылды
— Ниме. Кавказның кай тирәсендә?
— Син белмисеңдер инде аны. Насибулла абзый, синең ул якларда булганың юк бит.
— Юк шул. Дөньяны күп күрдем, ну ләкин Кавказ якларына барып чыга алмадым
— Мин шул Гагра дигән каладан бераз гына көньяктарак булдым инде. Анда безнең эшләү өчен, ял итү өчен зур бер йортыбыз бар Яз- ган-сызган кешенең, дим
Насибулла абзый, тилгән күзләгән үрдәк кебек, күзен кысып ба шын кыйгайтты
— Алайса, син Колхидада булгансың инде?
— Әйе. син аны каян беләсең?
—Каян дип, беләм. болай Аларның анда Пицундамы, нңме. бер
МӨХӘММӘТ МӘҺДИ LB ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ЖИРДӘ
үзәнлеге бар бит Теге заманнарда, әле җиргә Коръән иңгәнче, диңгез кичеп, анда грек дигән халык килеп йөргән. Менә шул турыда грекларда әллә ничә калын китап бар, ди. Үзләре гел утрауда яши, ди
Мин авызны ачтым да калдым.
— Уникенче елда,—ди Насибулла абзый,—минем белән бергә бер абхаз егете эшләде. Анжерка шахтасында. Баграт исемле. Шул сөйли торган иде. Анда бер нарат бар ди, галимнәр шунын яшен белә алмыйлар, ди. Әллә ничә тапкыр Америка, Япония галимнәре килеп тикшереп караган, ди. Юанлыгы сигез колач дип сөйли иде Баграт...
Пицундада мин яшәгән бүлмәдән нәкъ ике чакрым ераклыкта теге нарат тора..
Арчин
Гатият Әсмасы дигән карчыкның бердәнбер улы Миңлебай сугышта ятып калды Миңлебай яхшы кеше идеме, яманмы, моны хәзер инде әйтүе кыен һәрхәлдә, ак киндер алъяпкыч ябып, киндер бияләй киеп ат-арба белән йөргәне хәтердә. Колхозчылардан бер колхозчы иде Гатият Миңлебае фәлән эш эшләгән дигән хәбәр ни бик яхшы, ни бик начар мәгънәдә ишетелмәде. Әмма Миңлебайның карт әнисе, хатыны һәм нкеме-өчме малае бар иде һәм, ниһаять, ул киндер алъяпкычын, бияләйләрен салып, кырык беренче елның жәендә фронтка китте һәм шунда үлеп тә калды Юньле кеше булгандыр ул, шулайдыр, чөнки аның үлгән хәбәре килгән көннәрдә алар нигезендә тагын бер фаҗига булды: авыр хәсрәткә түзә алмыйча, аның әнисенең — җыерчыклы битле тәбәнәк, юантык гәүдәле Әсма карчыкның — акылы ялгышты.
Акылы сидрәгән кешеләр авылда элек тә булгалаган. Мәсәлән, авылның карт мулласының улы революциягә кадәр шундый җиңелчәрәк булган Ул, күрәсең, ерак мәдрәсәдә озак еллар ятып шулай ми туздырып кайткандыр Бичара, өйләнмәгән. Сөкәт кадәр гәүдә белән мәзәкләр эшләп йөргән Арадан берсе: һәр ходай бирмеш көнне үзенең табигый хаҗәтен үтәр өчен авылдан ике чакрым ераклыктагы бер кечкенә күлгә барып кайткан һәм тәһарәт өчен суны шуннан гына ташыган. Ул кеше су алган кеп-кечкенә күлне (хәзер инде аның төбендә биш-ун чиләк су калган) халык әле дә булса «шәкерт күле» дип йөртә...
Шәкерт абзыйның иләс-миләслеге халык күңелендә матур бер истәлек сыман гына яши иде. Әмма сугышның һәм авылдагы ачлыкның иң авыр бер вакытында — 1943 елның җәендә Әсма карчыкның акылы ялгышу халыкны сискәндереп куйды. Әсма карчыкның кешегә бер зыяны тимәде, ялгышу аның баш миендәге бер генә күзәнәккә кагылган булса кирәк. Карчык йорт, килен, оныклар, хуҗалык өчен үзендә булган бөтен җаваплылыкны кинәт кенә онытып авылга чыкты. Урам буйлап сөйләшеп йөрде, теләсә нн вакытта, теләсә кемгә килеп керде һәм шунысы гаҗәп — кергән бер җирендә үзенең авырып киткәнен, башы эштән чыкканын сөйләп йөрде.
— Минем Миңлебаем үлгән бит, ишеттегезме әле?— дип, ул әллә кайгы, әллә шатлыклы хәбәр икәнен аерып булмаслык битараф тавыш белән сүз башлый иде — Менә минем башымны шул харап итте...
Аларның йортлары каршында урам ямь-яшел чирәм иде һәм урамның урта бер җирендә диярлек карт, муртайган каен чуптарларын асылындырып, ничектер, бөтен урамга моң, сагыш таратып утыра иде. Сугышка кадәр авыл урамыннан трактор йөрми, ул вакытта тракторга вак-төяк ремонтны кырда, җир өстендә ясыйлар иде, автомашина
җәенә бер-ике генә уза һәм ул да узганда бөтен авыл малае, дөньяларын онытып, машина артыннан йөгереп, ничәдер минутка Гатият Әсмасының кырык өченче елгы халәтенә кереп ала иде. Карт каен иркенләп җәелде дә җәелде. Язын Гатият Миңлебаеның кечкенә малае ул каенның кәүсәсенә балта чабып эз ясый һәм без җыелып, җиргә . ятып, чираттан каен суы эчә идек. Җәй уртасында исә ул эз кызгылт- алсу төстәге куе сироп белән каплана һәм ана чебен, шөпшә куна иде. § Каен зур, каен мәһабәт, эссе көндә аның төбендә талгын рәхәт кү- = ләгә... *
— Моны тырамбай аудара аламы?—дип сорый Әсма карчыкның § оныгы, бездән яшьрәк Мулланур. Безгә нәрсә? Бәхәс кыза
— Моны тырамбай аудара алмый,—ди беребез
— Ә парахут? $
— Парахут? Ул аударыр... 5
Безгә нәрсә? Безнең Гатият Миңлебае җиккән кола аттан башка Ё берни дә—пароход та, трамвай да күргән юк Ә. белмәгән, күрмәгән ° әйберләр турында бәхәсләшү күңелле эш һәм ул табигый дә: белгән- күргән әйбер турында бәхәсләшмиләр бит. Сугыш җәендәге бер давылда карт каен сынып ауды. Аны утынга турадылар Аның төбе әле ® ике-өч ел — урамга тракторлар кергәнче калкып утырды. Карт каенны = аударырга трамвай да. параход та кирәк булмады Ул каен ауган җәйдә Гатият Миңлебаеның үлгән хәбәре килде. Ул җәйдә Әсма карчык- п> ның акылы ялгышты. *
Сугыш беткән ел авылга «Оргнабор» дигән оешмадан әледән-әле £ вәкилләр килгәли башлады. Көньяк Сахалин. Амур буе өлкәләрендәге s колхоз-совхозларга эшче көчләр җыйдылар Оргнабор рекламаларын- * да шундый сүзләр бар иде: баргач та һәр семья торак урыны, эш урыны £ белән тәэмин ителә, сыер алу өчен дәүләт ссуда бирә, каралты тирә- « сендә фәлән сотый бакча, утырту өчен бәрәңге, яшелчә орлыклары һәм у башкалар бирелә, балалар мәктәпкә урнаштырыла, тәэмин ителә, гарантияләнә
Хөкүмәтнең бу гуманлы чараларыннан авылның күп балалы хатыннары файдаланды ямьшәйгән өйләрнең тәрәзәсенә такта кагып, түшәк-ястыкларын төреп, күрше-күлән белән саубуллашып, ерак, озын юлларга чыгып киттеләр Киткән кешеләрнең барысы да шунда төпләнде, хәзер инде авылга аларның таза, чибәр оныклары кайтка- лый. Алар үзләренең «предокларының родной очагларын» карарга төп нигезгә килеп китәләр.
Гатият Әсмасының да килене балаларын төяп шулай ерак якларга юл тотты Тик Әсма карчык кына кыймылдарга уйламады Бөтенесе— • килен дә, оныклар да паспорт, туу турындагы таныклык юнәтеп, ерак юлга Чыктылар, карчык исә үз нигезендә Калды Нәрсә ашап, ниләр эчеп яшәде икән ул? Аның өен кем .карады икән?
Менә бервакыт без дә үсеп җиттек. Гатият Әсмасы &улай һаман ялгыз яши, колхоз аңа ай саен ярдәм күрсәтә Минем хәрби хезмәттән ялга кайткан көннәр иде Яшь кенә булса да минем сабакташны авыл Советы рәисе итеп сайлаганнар икән Күрештек, сөйләштек, өстәл янында утырулар булды Җәйнең җылы бер төне иде
— Әйдә,— диде яшьти,— бер хикмәт күрсәтәм — Сагынылган, урамга чыктык, һәм капка-коймасы җимерелгән, алабута, ат кузгалагы баскан ишегалдына кердек. Порт эчендә тонык кына ут яктысы бар иде Без тәрәзәгә килеп битләребез белән сыландык
Әлеге төнне шул тәрәзәгә килеп текәлмәгән булсам, мнн. ихтимал, язучылык дигән авыр, газаплы хезмәт юлын сайлап алмаган булыр идем. Шул тәрәзә минем рухымда бөтен бер борылыш ясады.
Өйлә җиделе лампа яна. ул лампа яктысында сәкедә Әсма карчык
утыра иде. Андагы шат чырай, андагы бәхет! Карчык үзенең малае Миңлебай һәм ерак җирләргә киткән килене, оныклары белән сөйләшә иде. Мин тынсыз калдым Әсма карчык сәкегә бер күч күлмәк, сөлге, чүпрәк-ашъяулык таратып ташлаган да, йөзенә бәхетле елмаю чыгарып, рәхәтләнеп сөйләшә иде. Бу сөйләшүдә чынбарлык белән карчыкның хыялый-матур дөньясы шулкадәр буталган иде ки, минем башым әйләнеп китте.
— И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Ерак җирдә аның барысы да кирәк була Менә бу сөлгене ал син. Бу —минем яшь килен булып килгәндәге әйберем Киҗеле сөлге. Анда Сахалинда киҗеле сөлгене каян табасың син? Мулланур, тик утыр, шайтан малай! Әбиең сине сагынмады дип беләсеңме? Ә? Ул хәтле, капка төбендәге каен ауды дигәч тә... Килен белән бик әйбәт яшәдек, Миңлебай. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Син дә аны рәнҗетмә. Мин монда калыйм инде, улым.
Мин тәрәзәдән китеп' сулыш алдым, йорт эчендә тулы бер хыя лый тормыш бара иде. Бу хыялый тормышны Әсма карчык үзе тудырган, үзе ясаган иде. Түзеп булмады, хәер, мин инде әлеге хыялый көч тәэсирендә идем, кеше тәрәзәсеннән карап торуның нинди түбәнлек икәнен белгән хәлдә, пыялага тагын текәлдем Карчык сөлге, ашъяулыкларны төрә-сүтә, һаман рәхәтләнеп сөйләшә иде
— И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Инде. улым, син үпкәләмә, мин ул Сахалинга бармыйм Килен бик кыстап карады, югый сә Юк. дидем. Миңлебай улым кайтмыйча, ике аягымның берсен дә атламыйм, дидем. Инде менә син кайткач...
Шулчак өйдә үзәк өзгеч ачы тавыш ишетелде. Минем* чәчләрем үрә торды. Әсма карчык кинәт торып тәрәзә янына килде дә йөзенә кызганыч рәвеш чыгарып, кычкырып җыр башлады Мин битемне пыяла дан алырга соңга калдым. Әллә $л тәрәзә янында без торганны белгәнме? Әллә белеп түгелме?
Безнең илләр дугай-дугай. Бер дугайда без бугай Безнен хәлләр сездә булса — Сез дә булырсыз шулай.
Минем тамак төбенә төен утырды һәм мий тәрәзәдән киттем. Безне күреп, сизеп җырламагандыр инде ул?
Яшьтәш урамга чыккач болай диде.
— Менә, ыелушай, үзең уйлап кара: шушы иләс-миләс карчык ар-касында күпме эләгә миңа Без моны кая урнаштырып карамадык? Моңа күпме кеше катнашмады? Кача да кайта, кача да кайта. «Миңлебаем янына кайтам», дип гел алҗыта, аннан чыгып китә икән. Картлар йортыннан кача икән... Аннан үзе дә килеп җылады. Мине, ди, теге йортка тапшырмагыз. Минем, ди, башыма зыян килгән, ул зыян ди, сезгә зыян ясамас, шушында яшәп, шушында үлим, ди Мин, ди,— миңа карап әйтә,—синең ник борчылганыңны беләм, ди. Төннә ут калдырып, пужар-фәлән чыгарып, зыян-зәүрәт салудан куркасың син, ди Сиңа, ди, Сталин кушкан, карт-корыны күзәтеп тор, җәрдәм ит, дигән... Син, ди мине шушы нигеземнән аерма. Әле минем Миңлебаем ранный булып яткан вәшпнтәлгә барып кайтасым бар Анда Миңлебаемның аякчуы (аяк киемнәре, портяикалар дигән сүз) калган. Әле Эспирлау каласына шуларны алырга барып кайтасым бар.
Яшьтәш кыен хәлдә иде.
Бер елдан соң авылга бөтенләй кайткач, Әсма карчыкның хәлен сораштым. Бичара, югалган. Үлгән, диделәр..
Әсма карчык турындагы риваятьләр соңга калып, чит кешеләр аркылы авылга килеп житте. Ниндидер саташулар аны улы Миңлебай үлмәгән, ә яраланып кына әле дә булса Свердловск шәһәрендә госпитальдә ята дигән бер информациягә китереп чыгарганнар Карчык әллә ничә тапкыр поездга утырып Көнчыгышка таба китәргә омтылыш ясаган Проводниклар аны утыртмаганнар Ә көннәрнең берендә ул төнге пассажир поездының тамбурына кереп урнаша алган. Күпмедер сәгать баргач, әлбәттә, тотып, билетсыз икәнен белеп, аны Вятские По- ляныда төшергәннәр. Әлбәттә, вокзалда каңгырып йөргән карчык белән милиционер кызыксынган һәм бүлмәгә алып кереп сөйләшкән Карчыкның бәхетенә, милиционер татар егете икән.
- Кая барыш, әби?—дигән.
- Эспирлауга
- Нәрсәгә? Кемгә?
- Малаем вәшпитәлдә ята Хәлен белергә
- Билетың бармы?
Миңа,- дигән карчык,—Сталин ирек биргән, Миңлебай улым билет биргән.
Милиционер шунда карчыкның саташулы сәяхәткә чыкканын аң
Көзге кичләр
Шагыйрьләр язгы иртәләр, жәйге зәңгәр кичләр турында язарга яра талар һәркемнең үз вакыты, үз мәхәббәте була Мина, нигәдер, көз кадерлерәк Мин көз көне үләрмен кебек
Аныл көзе Сугыштан соңгы, әле генә киерелеп сулыш алырга жы енган авылның хәлле көзе. Көндезгене ашауга караңгы төшә башлый Нигез салырга, тәрәзәләрне карарга, абзар-кураны рәхимсез кышка әзерләргә кирәк Колхоз басуында инде эш төгәлләнгән, игеннәр ам барга, бәрәңгеләр базга кергән — озын, тыныч кыш вәгъдә итеп, гел караңгыга таба акрын гына жнр шары әйләнә.
Авылда бу накытта мал-туарны арыш ужымына чыгаралар, каткак, кар-боз бөртекләреннән бизәлгән яшел ужым басуында инде карынында бозау үсеп килгән бәхетле, хәсрәтсез сыерлар йөри, әлегә сөт мул, ә ужым катыгы моның нәрсә икәнен авыл халкы гына белә Абзар артларында киртәдән үрәчәләп әвеннәр куелган, монда эт эчәгесе, билчән катыш бәрәңге сабагы жилли. вакытында киптереп
лаган
— Әби, дүкәминтең бармы, син кайсы яктан?— дигән
Алдындагы егетнең татар икәнлеген аңларга карчыкның ми куәте житмәгән. Югыйсә, ул үзен «Арча районыннан» дип әйтә алыр иде. Әмма тузган, саташкан минең ниндидер бер контроль күзәнәге аның милиционер алдында торганлыгын белдергән һәм карчык «Арча» сүзен татарча гына дип уйлап, алай гына ярамас, дип ышанып
- Арчин,— дигән.
Яшь милиционер аны. шактый баш ваткач. Арча булырга тиеш, дип уйлан, телеграммалар биреп. Арча станциясенә таба утыртып жи бәрә Анда Әсма карчыкны картлар йортына озаталар Ике-өч ел узгач. теге милиционер Вятские Поляны пристаненда эшләүче бер кызга өйләнә Теге кыз безнең авылныкы икән... Берничә елдан сон шул кыз һәм кияү аркылы Әсма карчыкның соңгы сүзе авылга кайтып җитә:
— Арчин
Бичара, протокол өчен «Арча» сүзе бик гади, бик авылча булыр дип уйлагандыр инде ул «Арчин» бу инде уен-муен түгел
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ЖИРДӘ
печәнлеккә кертсәң, киң авызлы, беркатлы сыерларга, юеш танаулы ахмак сарыкларга менә дигән зур сый инде ул
Абзар артларында ара-тирә хатын-кыз кайнаша, кулларында әле зур ак табак, әле ак сөлге, әле комган. Кемдер мал түшкәсен абзарга сөялгән киштәгә күтәрә, хатын-кыз кайнар су. сөлге белән мәш килә. мал суючының пычагын, кулын гел юып торалар.
Абзар өстеннән «чиякъ-чнякъ» килеп чәүкәләр очып китә, миләш ботагында, иләмсез зур койрыгына ышанып, саескан тирбәлә, әле каргалар казык башында утыра Бераздан, табак-табак ит-май күтәреп, хатын-кыз өйгә юл ала. ир-ат, үткен озын пычакны абзар баганасына кадап, утын әрдәнәсенә сөялеп утыра һәм. уч төбен тәмәке уты белән җылыта җылыта, әңгәмә кыздыра. Илдә иминлек, туклык, хөрлек. Менә без исән, менә без өйдә, менә безнең тамак тук...
Морҗадан сыек төтен күтәрелә, ул арада хуҗа хатын бавыр кыздырган. ә казанда ит кайный.
Кичен, яшьләр клубка җыелгач, өлкәннәр инде мал-туарга күз салып кереп йокыга яткач, абзар артында, өйдән чыгарып су түккән урынга авыл этләре килә Күп түгел, берәү я икәү. Авыл этләре! Авыл кешеләре кебек гади, эчкерсез, беркатлы этләр.. Тапкан сөякне алар шунда ук ятып, алгы тәпиләре белән тотып, үзара мырлаша-сөйләшә тәмләп кимерәләр, чыкырдаталар Безнең авылда этләр барысы да бертөрле очлы авызлы, күз өсләрендә ак яки кара сызыклы, чиста тырнаклы була иде. Очлы борынлы бу этләр океан артыннан, яисә Германиядән чыккан әллә ниткән нәселле доглар, добберман-пенчер, овчаркалардан үзләренең беркатлылыгы, мөлаем карашлары һәм җиргә ятып ике «кул»ларына тотып тәмләп сөяк кимерә белүләре белән аерылып торалар иде Эт тә матур була ала!
Соңгы елларда, тамак туйгач, без авылны шәһәрләштерү турында мавыгып сөйләштек. Сөйләшүгә катнашканнарның күпчелеге, кызганычка каршы, авылны шәһәр итеп күрергә хыялланды Бу хыялга тотынучылар булды, авыл халкы терлек-туар асрамаска, хәтта бәрәңге, яшелчә утыртмаска өйрәнде, акча күп — сумка тотып башта авыл кибетенә. аннан машинага утырып шәһәр кибетенә юнәлде Теге, абзар артында сөяк көтеп ята торган очлы авызлы мәхлук этләр дә акрынлап кимеде, чөнки абзар артына сөяк чыкмый башлады Ала каргалар. саесканнар да андый авылның бакча киртәсенә, абзар түбәсенә кунмый башладылар Тамак туйгач без. бүтән бернәрсә дә калмагандай, үзебез туып үскән авылны ничек мөмкин шулай тизрәк бетерү турында сүз куерттык. Тук кеше кызык бит ул...
Авыл тормышы үзенең поэтикасын югалту куркынычы алдына килеп басты. Трактор дөбердәтеп барысын да эшли. Тиз эшли, газапсыз. сытып, җимереп эшли Трактористка да тиз кирәк, хуҗага да: эш бетте, тиз генә бер ярты, тиз генә бер консерва. Раз-раз. трактор эшләп тора, авызга бер сигарет, һәм — вәссәләм! Гуд бай! Тагын эшегез чыкса — пажалыста Кайтыйм тизрәк, бүген «Рубин» белән «Динамо» уйный...
Юк. юк. алай ярамый! Алай түгел иде колхозчы...
Колхозчы көзен, эш беткәч, үз хуҗалыгында мал-туар белән кайнаша, кышлык ит әзерли иде. Менә монысы үзебезгә, монысы шәһәрдә урнашып калган балаларга, монысы — базарда сату өчен Уйлана, исәп корыла.
Көз. Авыл көзе. Тын Соңарган сары яфрак кыштырдап, агач ботакларына бәрелә-сугыла төшә. Ул инде бозланып авырайган. Крестьян әле генә зур эш эшләде: сыермы, танамы, бозаумы суйды. Хатын-кыз инде түшкәне, эч-башны урнаштырды, тире киерелеп инде киштәгә эленде. Крестьян, аркасын утын әрдәнәсенә терәп, күршесе белән бергә тәмле әңгәмәгә тотынды, тәмәке кабызды
Әрдәнәдән хуш ис бәреп тора Юкә утыны булса — бодай кабарт масы исе. чыршы-нарат булса — затлы скипидар, имән булса чикләвек хәлвәсе, зирек булса — хикмәтле буяу, каен булса - башны әйләндерерлек сумала, дегет исе. Әрдәнә сулый Тын ала Моны крестьян гына сизә Ноябрьның салкынча бер кичендә салкын җиргә чүгәләп, . тәмле әңгәмә корганда крестьян сизә әрдәнәлә җәйге җылы бар, анда * эссе аланның каен җиләкләре, моңсу сентябрьнең тупырсык гөмбәләре, кояшлы-кыска октябрь көненең балан, миләш исләре бар
Әрдәнәгә терәлеп утырып сөйләшкән сүздән дә тәмлерәк әңгәмәне белмим мин. .
Әмма крестьян лапасының матурлыгы анда гына түгел Лапас эчендә бик күп кеше белми торган бер закончалык бар әле генә синең борыныңа әрдәнәдәге юкә утыны исе бәрелде, ул синең башыңны әйләндерде, синдә рәхәт, матур уйлар тууга сәбәп булды Тик бу - бер секундка гына Шул вакытта кинәт кенә җиләкле печән исе килеп бәрелә, тагын баш әйләнеп китә Монысы - печәнлектән, өстән. Лапас астында исләр әнә шулай секундлап, минутлап көрәшәләр, бу көрәш лапас астына яз исе килеп кергәнче, тубә кырында куе чәй төсле ахак ф бозлар асылынганчы дәвам итә. Аннан дөньяда яз яши башлый.
Көзге ризыклар — үзе бер матурлык Безнең авылда көзен хатын “ кыз пешеренергә бик ярата иде Көзге ризыклардан шалкан, чөгендер ң пәрәмәчләре, төелгән киндер орлыгыннан кыстыбый, мәңгегә югалган- •= дай, инде тарихка китеп калдылар Боларны киләчәк буыннар эзләп 2 табармы, аларны пешерерләрме? Киндер орлыгы кушып төелгән чөгендер ягып пәрәмәч пешерерләрме безнең балалар? Әниләре иртән то- £ рышка казан төбеннән алып кайнар шалкан суы эчерерләрме балалар- s га! Кишер, кәбестә бөккәннәре пешереп, көзге матурлыкны, байлыкны * мәңге хәтердә калдырырлармы? х
Киндер орлыгы төю. . Тук. тук. тук Әни, бөкрәя төшеп, киледә бер ® сәгать, ике сәгать, өч сәгать төя Арый, йончый Бераздан мин дә казышып китәм Төя торгач, киндер орлыгы хәлвә сыман бер массага әйләнә, киле тирәсенә бала-чага шул чакта җыела Аннан, ул көнне, мичкә ягыла һәм затлы киндер мае исе морҗадан күтәрелеп авылга тарала Бел дә тор: кыстыбый пешерәләр
Көзен аяз кичләрдә ай моңсу була Сентябрь ахырындамы икән ай кып-кызыл табак булып кичен күтәрелә, күтәрелгән саен яктыра, яшь- келтләнә бара Агачлар яфрак койганда, кичләрен җнл чыгып, карал ты саен бәйләнеп йөри, агачлы хуҗалыкларда озаккарак туктап кала Көз — сагышлы да. моңлы да. Авыл көзе мина һәрвакыт нәрсәдәндер, кемнәндер аерылу мәңгегә аерылу турында тукып тора иде һәм мин көзге кичләрдә булган очрашуларны зур хәвеф белән генә кабул итеп яшәдем Хәрби хезмәткә киткәндә шулай булды Вәгъдәләшеп, зур сүзләр бирешкән бер кызым да юк иде. сугыштан соңгы елларда яшькә бездән зуррак кызлар шактый күп булып бөялеп калганнар иде, ул арада безнең яшьтәшләр сафка басты, шул арада бездән яшьрәк кызлар аларнын барысын да кысрыклый башлады Әмма кызлар акыллы - ул чорда һәр егет армиягә барасы заман — солдат хезмәтен узып, эшен бетереп кайтмаганнарны әле «егет-малай» дип сөй-ләшәләр һәм алар белән танышып йөрешкәндә дә болай гына, юрамалый гына йөргән сыман тоелалар иде Авыр сулап
- һи-и, әле синең кайларда йөреп кайтасың бар. - дип сүзне түгәрәкләп кенә куялар иде
Военкоматтан чәчне кыркып кайтаргач, кызларга күренергә оялып йөрдем Кепканы бер дә салмадым инде Шул көннәрдә генә район үзәгенә эшкә килгән бер кыз белән танышкан идем Минем дә кеше төсле вәгъдәләр бирешәсе, адреслар алышасы, ниһаять, колхозчы-
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
крестьян егетләре кебек армиягә киткәндә истәлек кулъяулык аласым килгәндер дип уйлыйм хәзер.
Зоя минем кырган башны бөтенләй күрмәде дә Чөнки без аның белән кич кенә очраша идек. Менә бер көнне авыл советы секретаре мәктәпкә кош теледәй бер кәгазь тотып керде Тәнәфес вакыты иде, мин аның артыннан укытучылар бүлмәсенә кереп барганда ук аңладым. Бу - повестка Мина Ирләрчә булырга тырышып, тавышны калынайткан булып:
— Ничәсенә?—дидем Үзем дулкынланам, сизмәсәләр ярар иде дип, стенадагы шүрлеккә класс журналын озак-озак куеп маташкан булам
— Өченче уктәбергә иртән сигезгә,— диде секретарь кыз. Мин горур. бәхетле, ләкин монсу тойгыларга чумдым Шул тәнәфестә үк ишегалдына. «П» хәрефе ясап, укучыларны тезделәр Хәзер хәтерләп бетерә алмыйм, шулай да гадәттән тыш купшы речь сөйләп ташладым бугай Ватан чикләрен сакларга, сезнең тыныч йокыгызны тәэмин итәргә, газиз туфрагыбызны капиталистлардан, милитаристлардан актык тамчы канга кадәр сакларга, фәлән-төгән дип бетердем Балалар бит — чын күңеллән тыңлыйлар. Мин дә чын күңелдән сөйлим, тик бер генә фальшь җибәрдем.— Тыныч күгебезне сакларга дип үк җибәрдем, бугай. Күк мәсьәләсендә миннән юк инде! Үз гомеремдә үз өебезнең түбәсенә дә менә алмадым, биеклектән әле дә куркам Ленинградның мәшһүр опера театрында урыным балконга туры килгәч, кызык халәттә калдым тәнәфес җиткәч, бөтен кеше кузгалып чыгып бара, миңа да чыгарга кирәк, әмма нәрсәдер комачаулый, кузгала алмыйм. Байтак азаплангач кына аңладым мин кулларым белән балконның тимеренә чытырдап ябышканмын да, шуннан ычкына алмый утырам икән...
Шулай, хушлаштым Әле дә күз алдымда үзем җитәкчесе булган бишенче «а» классының бер кыз, линейкада басып торып, минем шәп речьне тыңлаганда берөзлексез елады. Ә кичен мин егетлек бәхете ташып торган бер халәттә Зоя белән очраштым Ул кичне шомлы җил, ул кңчтәге түгәрәк, зур кызыл ай. Ул ай, җилгә ачулангандай газапланып. район үзәге артындагы тимер юл куаклары өстенә күтәрелде дә, безгә озак карап торды. Коры, җылы җил урамдагы әле бер агачка. әле икенчесенә бәйләнеп шабыр-шобыр яфрак коя иде. Мәрхәмәтле җир! Мәрхәмәтле ай! Иртәгә бу вакытта нинди поездларга утырып, кайларга таба юл тотармын мин. бу ай иртәгә дә шулай моңсу булып, шулай озаклап күтәрелерме? Ә Зоя шунда мине берөзлексез үпте. Мин әллә нинди вәгъдәләр бирдем сыман, хатлар, телеграммалар, тагын әллә ниләр Ә Зоя кайнар битләрен минем яңакка куйды да. гел мине үпте, бер сүз дә әйтмәде. Яшькә ул миннән бер-ике елга өлкәнрәк иде кебек. Зур кызыл ай, шомлы җил, иңрәгән карт усаклар, каеннар... Зояның тоз тәме килгән битләре, йомшак чәчләре, бантик куеп бизәлгән гади сукно эшләпәсе. Без чак-чак кына аерылыша алдык. Авыр, шомлы. Ун-унбиш көннән мин ана хисләр тулы хат яздым Балтик буйларыннан матросларча кайнар сәлам! Әле гомуми казармаларда гел утын кисәбез- чүп түгәбез, бәрәңге әрчибез, диңгез түгел, әле инеш тә күргән юк. Ләкин мин шунда үзебезнең биш елдан гына кавы ша алачагыбызны әйтеп ташладым Ай тулганда Зоядан җавап хаты килде. Ул хатны мин укымыйча ике-өч сәгать йөрдем: укысам, гомернең бер кызыгы да калмас кебек иде. бу рәхәтне тагы да сузасым килде. Әмма язмыш миңа сюрприз әзерләгән икән. Зоя миңа караганда аеграк булып чыкты: «Хатыңны алдым Биш ел бик озак бит ул. Син кайтканда, беләсеңме, миңа ничә яшь була? Бу язышу бик мәгънәсез булачак, туктатыйк» Миңа бик авыр булды, минем күз алларым караңгыланып йөрде, Зояга мин бик рәнҗедем Тагын теге шомлы кич,
зур кызыл ай. иңрәгән агачлар искә төште. Мин нәрсәнедер югалттым, ниндидер зарар килде минем рухи дөньяма
Ике ел узып ялга кайткач, җәен мин нәкъ шул урамнарда йөрдем, кичләрен нәкъ шул агачлар төбендә булдым. Әмма җәйге кичләрне мин бик яратып бетермим: алар алдакчы булалар Минем өчен җилле көзге кич. агачлар, газап белән күтәрелгән кызыл ай кадерлерәк, якын- ♦ рак. Көзге кич — нәкъ Зоя кебек — алдамый... Ахырдан мине байтак g кеше алдады, көлде, мыскыл итте; аның саен Зояга рәхмәтем арта гы- 5 на барды Мин аңа әле дә бәхет теләп яшим, тик кайда икәнен генә * белмим. Ул бәхетлеме, аның гүзәллегенең һәм акылының кадерен х беләләрме бу дөньяда? Теге көзге кичне ул хәтерләмидер инде, әмма 2 мин ул Кичне оныта алмыйм Яшь күңелнең бик сизгер, бик нечкә, хә- | тәр тәэсирчән чагы иде ул. Мин аңа гел бәхет теләп яшим.
Көзге кыска көн төш вакыты узуга караңгылана башлый, киртә < казыкларына йомрыланып өлкән яшьтәге каргалар утырып тора, яшь- < җилбәзәкләре, чыр-быр килеп, миләш башында этешә-төртешә соңгы g миләшне ашыйлар, урамда таза аты-арбасы белән тире жыючы килеп ь туктый Колхоз басуында сузылып яткан салам эскертләре томан сең- > дерә-сеңдерә дөньяга йорт сырасы исе тараталар, ул эскерт аралар.ын- а. да куышып, эскерт өстеннән мәтәлчек атып малайлар уйный Килер ы бер вакыт, телевидениедән хоккей, футбол белән беррәттән авыл ма- = лайларының көзге көндә эскертта мәтәлчек атып уйнаганнарын күр- 2 сәтерләр. Әгәр безнең буын кешеләре моңарчы таза-сау, поликлини- 2 касыз, санаторийсыз яшәгәннәр икән, моның белән аларның күбесе әнә 7 шул томанлы монсу басулардагы эскертта уйнауга бурычлы
Көзен йокымсырап басып торган атлар, уйга талган сыман күшәп ? торган сыерлар. Җиргә тын гына караңгылык иңә. терлек-туар озын. s ризыклы рәхәт төнгә әзерләнә, абзар-курада кәефсез җан иясе тик ана 2 каз гына Аның, бичара, күзләре кызарган, үткен пычак тоткан күрше ® Хәкимҗан аның эре. ак канатлы, алсу тәпиле балаларын кичә генә аб- 7 зар артына алын барган, ә балалар аннан кайтмаганнар. Кичен бу йортта тальян тавышы ишетелгән, кызлар чыркылдашкан, ишектән пар бәргән, абзар артында озын авызлы этләрне куркытып кемдер йөргән Каз йолкучы кызлар төн уртасында гына, өйалдына суынырга чыгарган бәлешнең югалганын сизгәннәр - егетләр эше бу! Начар гадәтле, тәрбиясезләр эше. Авылда монысы да бар
Мин хәрби хезмәткә көз көне китеп көз көне кайттым Агачларга бәс утырган, каткак, топольләр ак энжегә бизәлгән, җирдә әле кара» маэ гына Тып-тын кыска көннәр, тып-тыи озын кичләр. Бер атна эчен дә авылга өч-дүрт егет кайттык Киләбез клубка, бер читкә барып горур кыяфәт белән утырабыз без югында күпме малай-шалай егет б\ лып йөргән, әллә ниткән пычтык кына кызлар, түгәрәк уенга кереп, шу лар белән җырлап йөргән булалар. Дөньяда без шәп. без! Әй. сез. нигә бөтенегез дә җыелып безнең каршыга килеп басмыйсыз да. нигә бу уенны башларга, гомумән, клубка керергә, кич чыгарга һәм бу дөнья да яшәргә бездән рөхсәт сорамыйсыз? Кара син аларны!
Ахрысы, без шулай уйлана идек
Аннан, кайтышлый ишек яныннан узып барганда гына күзең төш кән кызның беләгеннән, погоннардан файдаланып, кыю гына тотып аласың. Яшь егетләр синең бәхеткә кызыгып карап кала Урамга чык кач та теге вакытлардагыча кебек сүз таба алмыйча кайнар дулкын өстендә йөзмисең һәм дежур сораулар бирмисең (яшь вакытта кинодан чыккач беренче дежур сорау я ошадымы? дигән буласын Кино бул маса. һава хәленә тукталасың) Хәзер нәрсә! Хәзер синең һәр сүзен ал тын бәясе Чөнки сиңа инде «һн-н. әле синең кайларда йөреп кайта сын бар?» дип скептикларча мөнәсәбәт юк. син инде — өметле кеше
Вдруг син кайткан хуттан «әйдә ЗАГСка» дип ычкындырырсың? Синең яшьтә бит инде егетләр шаярып сөйләшмиләр. Син инде җитди кеше
Гөлт итеп зажигалкадан папиросыңа ут кабызасың да. тамак төбе белән генә ирләрчә сөйләшеп барасың. Сөйләшеп дип. ул инде—син генә сөйлисең. Кыз бала нәрсә сөйләсен ул? Менә без Калининград вокзалында чакта... Менә без өч малай Мәскәүнең Казан вокзалында билет компостировать итәргә торабыз... Синең сөйләмеңдә компостер, вокзал, комендант, суткы, патруль, аттестат, требование дигән хәрби командировка терминнары никадәр күбрәк булса, кыз өчен шулкадәр серле, шулкадәр шәп син Ә шәп буласы килә. Ир затының гомер буе шәп буласы килә. Шул омтылышы булмаган кешеләрне, ни өчендер, яратып бетермим. Ә шәп булырлык та! Безнең авыл — коры авыл, бездә — чишмә, инеш, маймыч, этли балык — вәссәләм! Ә син ерак диңгездән кайтасың... Авылның тарихында син — беренче. Тель няшкадан, кара бушлат, бескозыркадан. Ул. минсиңайтим. ленталар. Ул минсиңайтим.. Хәер, бу эрелек — «шуышма» төшенчә. Диңгез Портына таба сузылган тимер юлының вокзалында син—матрос. Синдәй- ләр монда — «муре» Утырасың, китәсең материкка таба Аркада ленталар җилферди Материктагы зур шәһәрнең вокзалы. Монда синдәй- ләр аралаша соры шинельле солдатлар, офицерлар, һава көчләре, десант, танк, элемтә, эчке эшләр, чик буе гаскәриләре. Китәсең алга таба: башкала! Гражданскийлар күбәя, ә синең дәрәҗә арта бара. Лента-ның берсе аркада, икенчесе — алда. Башкаладан үз шәһәреңә баручы поездга утырасың. Вагонда ленталы — син берүзең... Син инде матрос кына түгел, син инде — «диңгез бүресе», син монда — каптри, капдва.. Кайтып төшәсең Казанга, вокзалга, син — каподин....III
Инде, инде үзеңнең чишмәле, маймычлы, этли балыклы авылына кайтып төшкәндә син — контр-адмирал! Шуннан да ким түгел. Бөтен кеше сиңа карый. Дөйьяда син генә бар, бүтән б<?р кеше дә юк! Әмма, чираттагы ялдан хәрби хезмәткә кире кайтканда нәкъ шул ук эзлеклелек белән контр-адмиралдан матроска кадәр төшәсе була. Анысы авыр. Бөтенләй демобилизация белән кайтканда исә, теге «кире процессны» узмыйча «бөек» булып каласың— бәхет шунда!
Көзге кичләрдә без әнә шулай, энҗе бәс каплаган агачларга карап, капка төпләрендә контр-адмирал булып кызлар белән торгаладык. Шинель каптырмаларын ычкындырасың һәм без озата кайткан кызлар, бер дә кыстатып тормыйча, ул шинель эченә кереп, без мактанганны тыңлыйлар иде. Без шәп йөрдек. .
Күрәсең, ул кичләр мәңгелек булып хәтердә калган: егет кешеләрдәге бераз гына мактанчыклыкны әле дә гафу итәм, гафу итәм генә түгел, кызыгып, көнләшеп куям!
Ул елның ноябрендә атналар буе авыл өстендә чиста зур яшел ай торды. Андый тулы айлы, бәсле көзге кичләрне мин башкача күрмәдем кебек... .
Соңгы сүз
Кырык өченче елмы? Әллә кырык дүртме? Без Масра як басу түреннән — безнең авылның офыгыннан — ындыр табагына чапкан борчак ташый идек. Атның башыннан җитәкләп покос арасына алып керәсең дә, як-яктагы басылган борчак чүмәләләрен сәнәк белән арбага төйисен. Берәү тырма белән йөк өстендә тора Аннан, биек-биек булгач,
III Каптри, капдва — матрослар жаргоны: капитан третьего ранга: капитан второго ранга (кавторанг дип тә әйтелер). Каподин — капитан первого ранга диген сүз. (Автор.)
бастырык басасың. Көч җитми, әмма хәйлә бар, бастырык басасы бауны арбаның арт тәгәрмәче тугымына чорныйбыз да, атны кузгатабыз Тәгәрмәч, бастырык бавын үзенә чорнап, шыгырдатып йөкне бастыра. Димәк, без эшнең үзеннән эшләтәбез. Тамак тук, борчак ашыйбыз, арып өйгә кайтсаң — яңа бәрәңге ашы! Менә тиздән сугыш та бетәр. Авыр эш эшләгән саен безне дәртләндереп торучылар бар көч чыкмый- ♦ ча көч керми Ә көчле буласы килә! Егет буласы килә! Кырык градус- g лы салкында да мәктәпкә барганда күрше авыл урамына кергәч, бү- £ рек колагын күтәреп бәйли идек. Кызлар, безнең шул батырлыкны тие- £ шенчә бәяләмичә: х
— Колак исе чыккан!— дип көлеп калалар иде. Әйе. егет буласы. 2
үсәсе, тизрәк бу җирләрдән әллә кая — зәңгәр күккә, ерак океаннарга. | бозлы тауларга, калын тайгаларга, зур шәһәрләргә китәсе килә. Бор- н чак төяү, бастырык басу вакытлы хәл. ерак сәфәрләр алдыннан бер < көч җыю гына... 5
Шулай уйлап ат башын тотып покослар арасыннан камыт бавы £ шыгырдаганны тыңлап барганда мин кинәт туктап калдым. Күз алла- ° рымнан әллә ниткән мамык боҗралар очты, тыным кысылды Миннән ф дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна тып-тыныч басып тора һәм борчак чукыйлар. Тавык белән каздан башканы күрмәгән “ күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү бик көтелмәгән хәл булып чык- х ты. минем күзләр яшьләнде, тамак төбе җыерылды, йөрәк типкәнне ишетеп тордым. Торналар озын биек аяклы, күк йөзендәге болыт ке- ге бек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. г- Боларны карап торасы, рәхәтләнеп карыйсы иде. Әмма мин. үземне- н үзем белешмичә, алар янына тилеләрчә торып йөгердем һәм нәрсәдер £ кычкырдым. Торналар киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын j бөгеп җиргә иңеп алдылар да. һава ярып күккә күтәрелделәр. Мин -т аңга килгәндә алар: ®
— Торыл-лыйк! Торыл дыйк!— дип сөйләшеп. Торна елгасы дигән г урман кырына таба юнәлеш алдылар. Торналар бик биек, бик биек күтәрелеп очтылар Ә мин җирдә суалчан кебек калдым Шунда иң зур бәхет, ни зур рухи байлык җирдән аерылып, җиргә зәңгәр күк түбәсеннән карап йөрүдер дип уйладым Торналар сихри KVK йөзенә күтәрелделәр дә ерак-ерак киттеләр Ә мин үземнең борчак, яшь бәрәңге, сәнәк. бастырык, бау. арба, межасына күк чәчәк үскән басуым белән җирдә ятим калдым
Торналар шунда тормышымнан нәрсәнедер алып киттеләр Мин үкенечле караш белән күккә күз юнәлтеп, авызымны ачып тордым Их. нигә ашыктым соң? Ник тыныч кына карап тормадым? Гомерләр узган саен, еллар өстәлгән саен мин шул ашыгуымның очраклы булмаганын, ә табигать биргән бер гадәт икәнен төшендем Мин бик күп нәрсәгә шулай уйлап бетермәгән көе ашыгып тотындым, ахырдан авыз ачып карап кала торган бер кеше булып формалаштым Шулай да. торналар төшкән ул басу мәңгелек матурлык, шигърият чыганагы булып минем хәтеремә уелып калды
Хәрбң хезмәттә вакытта күргән хикмәтле шәһәрләр, портлар, зат лы кафелар, бильярд заллары, шәм кырып сибелгән паркетлар, алтын погоннар, көмеш трубалар чыны астында тигез атлап баручы колонналар. салютлар — берсе дә торналар төшкән әнә шул басуны оныттыра алмады. Авылга мин кайткан чак көздән кышка авышкан көннәр иде. Мецә бер көнне кичкә таба мине сагыш басты. Нәрсә җитми? Син бит инде ерак җирләрдә намус белән хезмәт срогыңны үтәп кайттың, син бит инде туган нигезеңдә'карт әниең янында чәй эчеп, киләчәккә матур планнар корып утырасың! Тагын ни җитми?
Торналар төшкән теге басу түре җитми икән Ж.нргә караңгы иңәр алдыннан гына мин шул басу түренә юл алдым Ашыктым Барып җн
тә алмам, юлда егылып үләрмен кебек тоелды. Барып җиттем. Кояш зур кызыл шар булып карлы дәрья артына кереп бара. Басу түре тып- тын. Күз күреме җирдә беркем, бернинди җәнлек юк. Җилнең әсәре дә сизелми. Кар әле юка. ара-тирә ул каралып тора, җилдә ашалган каткак балчык күренгәли. Шул тынлыкта басып торуы рәхәт, чамасыз рәхәт иде. Менә теге елны торналар шушы тирәгә төшкән иде. Менә бу тирәдә генә без борчак төяп йөргән идек.
Бу — дөньяның әллә нинди шигъриятле, моңлы җире. Монда элегрәк заманда кыр казлары да төшкән. Бу турыда җыр да булган, минем белән урамда бергә уйнап (күбрәк сугышып) үскән Мәгъсүм бар— ул бала вакытта бик моңлы иде. Әбисе үлгәч, урамга чыгып ул әбисен сагынып җырлый торган булды Узган-барган кешеләр аның янына килеп:
— Я. энем бер җырлап күрсәт әле,— диләр иде.
Мәгъсүм түбән карап, күзләренә гадәттән тыш моң. сагыш чыгарып җырлый иде:
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра Масра басу артында.
Безнең әби ята инде Кызыл балчык астында
Аннан, күзе яшьләнеп, өенә кереп китә иде. Адәм баласына әллә артык моңлы булырга ярамыймы икән? Мәгъсүм җиде яшьтә әнисез, тугыз яшьтә әтисез калды Аннан үзе юллап, үзе йөреп балалар йортына китте, шунда менә дигән тәрбия алып кеше булды. Балтыйк флотына эләкте— менә мин хезмәтемне бетереп кайтып, әлеге Масра басу түрендә басып торам. Мәгъсүмгә кайтырга әле ике ел бар. бу моментта ул әле. бәлки, вахтададыр?
«Масра басу»да басып торганда нигәдер мин Мәгъсүм турында уйландым
Берничә ел үткәч мин үзебезнең балачак турында «Яшь ленинчы» газетасына зур мәкалә яздым Ул мәкаләдә яратып, сагынып. Мәгъсүм турында да язылган иде. Бик кызганыч, ул мәкаләдә мин «Масра басу» турындагы җырны гына телгә алмаган идем.
«Масра басу» тын. бик тын. Шундый тын. дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам.
Бу — минем туган җирем
Пицунда. Август - сентябрь. 1979