Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОҢГЫ КИТАП


Урам буйлап
Каргалының үзендә кайтып керерлек бер якын кетебез калмаса да. мин сугыштан сон бер-ике тапкыр анда булып киткән идем («Туган туфрак» хикәясе шул чакта язылды). Иң соңгы кайтуым 72 елның жә- еидә булды Бу юлы мине Уфадан Гыйниятулла абзый, энесе һәм улы белән бергә, үзенең машинасында алып кайтты Рульдә әлбәттә улы иде Машина белән булгач, без Каргалының бөтен яланнарын «Чабыл тау» итәгеннән алып. «Әркәсле». «Кара кош»ларга чаклы әйләнеп чык тык Чәрмәсән буенда да булдык. Кичен «Каргалы тамак»ка кайтып. Гыйниятулла абзыйларга кардәш тиешле Хөсәен картта кунып, икенче көнне «Ташлы күл» аша «Ачылы күлжгә дә китеп бардык Бик күңелле бер сәфәр булып калган иле ул
Хәзер инде менә хыялым белән генә булса да туган авылымның урамыннан тагын бер узасым килә
Кайбер үзем белгән һәм кешедән ишеткәннәрне искә төшерер өчен. Кызганычка каршы, башта ук телгә алынган әлеге «Каргалы тарихы» тулысынча минем кулыма кермәде, шуның аркасында Каргалының нәкъ менә үзенә караган өлеше белән миңа танышырга да туры килмәде. Ә ишеткән-күргәннәрдән генә чыгып сөйләү шактый рискованный эш ялгышулар да. төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин Ләкин башка чарам юк. авыл тарихын яхшырак белүчеләр мине гафу итсеннәр’
Хуш. урам буйлап узабыз. Бу төп урам, бер өч чакрымга сузыла тор гандыр һәрбер зур авылдагы шикелле ул монда да. инеш агымына карап, өчкә бүленеп йөртелә: югары оч. урталык һәм түбән оч Билгеле 150 ел дәвамында Каргалы бик нык үсә Төп урам үзе дә һаман сузыла, ана янәшә (параллель) урамнар да. шуларны аркылы кисеп узган нары да әкренләп барлыкка килә Алар төрле исемнәрдә йөрнләп Мин белгәннәрдән, мәсәлән, югары очта зур гына Шатон урамы бар. урталык белән түбән оч арасында, инешкә таба Төбәк дигән ж р дә бар Моны Каргалының иң борынгы жире диләр Шулар кебек төрле исемдә йөргән урам яки урыннар аз булмаска тиеш, ләкин мин аларның күбесен ачык кына белмим Мәсәлән, авылда «эт жыены» дип сөйләгәнне еш кына ишетә идем, ә кайда, нәрсә ул шуны ни чектер һаман белә алмыйча йөрдем Бактың исә. «эт жыены» дигән нәре ул безнең бабакайлардан ерак та түгел, югары оч белән урта лык арасында бер урын икән (Кемнеңдер капка төбе булса кирәк)
Лхыры Башы журиалыбы тын унынчы санында
Шунда кнчкырын эштән бушаган ир-ат җыелып, тәмәке көйрәтеп, төр ле мәзәк сөйләп, үткән-сүткәннән көлеп утыралар икән. Анда тел чарлаганнар, кызык уйлап чыгарганнар, күзләренә чалынган һәркемнең берәр көлке ягын тапканнар — кыскасы, халык «эт җыены» дигән исемне бик белеп таккан ул урынга Бер генә мисал Әйтик, авылда кемдер кемгәдер кызын ярәшер өчен башкода булып бара. Мондый мөһим вакыйга кешеләр теленә кермичә калмый, һәм озак та үтмичә «эт җыены» бу вакыйганы менә болайрак ясап чыгара: Сукыр Хәллә сукыр Хәсәннең сукыр атын җигеп, сукыр Усманның сукыр малаеннан сукыр Гомәрнең сукыр кызына башкода булып барган... Менә шул. Ләкин бу «мәзәкнең» хикмәте шунда ки, ул коры уйдырма гына түгел, аның, ничек дим, үзенә күрә реаль җирлеге бар Чынлап та шул вакыйгага катнашучылардан берсенең күзенә кайчандыр ак төшкән, икенчесе тагын чепи күзле икән, өченчесенең дә бит-күз тирәсендә ниндидер кимчелеге табылган, шуның өстенә җитмәсә, җигеп барган атының да бер күзе ага торган булган һәм шул җиткән дә — бөтенесен җиңел кулдан сукырга әйләндергәннәр дә куйганнар. Тик авылның көлә-көлә эче генә катсын!
Ярый, «эт җыенын»да уздык ди. Сезне, бәлки, авылның гомуми күренеше кызыксындыра торгандыр — ничегрәк ул. төзекме, тазамы, матурмы? Әйтергә кирәк, Каргалының утырган җире табигатькә бай түгел, зур суы да, урманы да юк, әмма авыл үзе бөтен, таза иде. Йортларның иң зур күпчелеге кара-каршы салынган, такта белән япкан йортлар Капка-коймалары да тактадан. Еш кына калай белән япкан зуррак, матуррак йортлар да очрый. Берничә чардаклы йортны да белом мин. Шулай ук бер генә бурадан салынган, салам түбәле, җил капкалы өйләр дә бар иде, ләкин алар, унга бер дигәндәй, әллә ни күп түгел иде. Кыскасы, халыкның зур күпчелеге урта һәм уртадан өстенрәк тормышлы хуҗалардан гыйбарәт булганга күрәдер инде, авылның гомуми күренеше дә «уртадан югары» әйбәт, төзек кенә иде Таш пулатлар булмаган кебек, читәннән үреп, балчык белән сылаган өйләр дә юк иде шикелле — һәрхәлдә андый өйне мин хәтерләмим.
Каргалының бер кимчелеге булса, ул да аның яшеллеккә ярлылыгы иде. Агач бакчалары аз иде, җимеш агачлары бөтенләй юк диярлек, булса да шул сәрби дә сирень, миләш тә шомырт... Болары да сирәк йортларда гына Бөтен авылның бакча дигәне ул абзарлар артындагы бәрәңге мәйданы — менә ансыз инде бер генә йорт та юк иде. Каргалы «бульбасы» шәп иде — бәләктәй кызыл бәрәңге!
Әйе, Каргалы зур авыл. Өч мәчете бар, өч мәхәлләгә бүленә (Авылның зурлыгына караганда мәчетләр күп түгел иде). Бу җиргә иң беренче килеп утыручылар 20 хуҗалык (йорт) булса, 1926 елда инде аның саны 520 гә җитә йөз илле ел эчендә әнә ничек үскән ул!. Каргалының җире дә күп, басу-кырлары да еракта иде. (Җир мәйданы 16 мең гектарга җиткән дип ишеткәнем бар) Мәгълүм булганча, революциядән соң, егерменче елларның урталарында артык зураеп киткән авыллардан иркенрәк җиргә күчеп утырулар башлана Бу процесстан Каргалы да, билгеле, читтә калмый. Аның халкы да төрле тарафка аерылып чыга башлый һәм шул рәвешчә Каргалы җирендә кечерәк кенә яңа авыллар — елгачык үрендә «Каргалы баш», елгачык түбәнендә «Каргалы тамак», Әркәсле ягында «Бакча», Чабылтау артында «Зиреклебаш» барлыкка килә. Янә тагын «Бишкиртек» дигәне дә бар имеш, ләкин мин андый авылның барлыгын белмим — «эт җыены» унлап чыгарган мәзәк кенә түгел микән? (Хәер, берничә йорт авыл очындагы киртләчле тау итәгенә күчеп утырган шикелле, бәлки шуларга бу «матур» исемне такканнардыр). Шуның өстенә күпмедер хуҗалык Чиләбе өлкәсендәге «Чобар күл» дигән җиргә дә күчеп китә Мондый «аерылып чыгулардан» соң төп Каргалы үзе кечерәеп
һәм сирәгәеп калырга тиеш иде Ләкин мин кайтып йөргән чакларда ул һаман искечә зур иде. тоташ иде, таралганы һич тә сизелми иде. Тыгыз утырган зур авыл үзенең йөзен тиз генә югалтмый, күрәсең Әмма Каргалының чынлап үзгәрүе (дөресрәге, таралуы) сугыш вакытында һәм сугыштан соң башланды булса кирәк Әйтергә генә ансат. Ватан су ф гышы фронтларында Каргалының биш йөзләп кешесе ятып кала Те- с ге вак авылларны кертеп исәпләгәндә дә бу коточкыч зур югалту! < Алар барысы да бит йорт башы яки йорт терәге ирләр Мондый = югалтудан соң авылын бөтенләй юкка чыгып бетсә дә гажәп түгел 2 Әмма Каргалының беткәне юк. Ул яши, өтелеп, сирәкләнеп калса да = һаман шул Каргалыкай буенда утыра ул Тик кешеләре инде башка — g сугыштан соң туган, өлгергән кешеләр Борынгы картлар юк. беткән “ алар, булганнары исә миннән олырак яки минем яшьтәге картлар * (Бик күп малайлардан сирәк кенә сакланып калган замандашларым х дияр идем мин аларны) Шулай ук читтән килеп утыручылар да бар i булса кирәк Кайчандыр аерылып чыккан «Зирекле баш»ны да яна- х дан төп авылга күчергәннәр Кыскасы, чишмә типкән, үлән үскән жнр- ы дә тормыш бетми һаман дәвам итә ул. Бәрәкәтле жир кеше- х ләрне үзенә җыя да, бәйли дә, тик ана иминлек белән тынычлык кы- х на булсын!
Хәзерге вакытта Каргалы терлек симертү (откормочный) совхозының бер бүлеге икән Бу бик әйбәт хужалык булырга тиеш, чөнки Ф Каргалының мал йөртерлек җирләре күп, элек заманда да авылдан унбиш көтү чыга торган булган
һәрбер зур авылдагы шикелле Каргалыда да халык бик чуар иде. Барысы бер яктан килүләренә һәм тел гореф җәһәтеннән бер төсле үк булуларына карамастан, алар арасында шактый зур аерма да яшәп килгән Иң элек алар сословиеләргә бүленгәннәр күпмедер өлеше морзалар, калганнары исә гади крестьяннар Бу соңгылары да төрле тамырдан чыгып, төрле исемдә йөргәннәр «Мулла халкы» (Янгура- зовлар), «Азый халкы» (Азиевлар), «Бүре халкы» (Килмәмнтовлар) «Мулла халкының» исеме кайдан алынгайын югарыда әйткән идем инде (минем инәй шул халыктан), «Азый халкы» дигәне кеше исеме белән бәйләнгән булса кирәк, ә менә «Бүре халкы» дигәнен мин күпме сорашсам да ачык кына белә алмадым Аларны усал, кара халык диләр иде, шуның өчен генә «бүре» кушканнармы, әллә моның бик ерактан килгән башка берәр тамыры да бармы? — билгесез
Бу әйткәннәрдән тыш авылда бер үк фамилия йөрткән һәм бер тнрәдәрәк оешып утырган ваграк төркемнәр дә бар иде мәсәлән, Үтәшсвлар. Мамлесвлар. Сундюковлар Боларның да бер ншеләре морза (Мамлеевлар). икенчеләре исә (Үтәшевлар) бу дәрәҗәдән мәхрүм Билгеле инде, сословиеләр арасында тигезлек булуы мөмкин түгел. Димәк, үзара мөнәсәбәтләр дә шуңа карап йөргән морзалар үзләрен өстен санаганнар, «түбәннәр» белән аралашмаска тырыш каннар, мәсәлән, «Бүре халкы»ннан кыз алмаганнар, кыз бирмәгәннәр. Гомумән алар нәсел тикшерергә яратканнар, борын' еш кына ишетелә торган «затлы» яки «затсыз» дигән төшенчә дә әнә шуннан килеп чыккан Менә ни өчен морзалар элек электән үк бары үзара (аерым очракларны исәпләмәгәндә) кыз алышып, кыз бирешеп кил гәннор һәм нәтиҗәдә Еникеевлар беләН Терегуловлар бер берсенә туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр Бу бәйләнешләрне минем атакай бик яхшы белә ңде һәм мин аны бик гаҗәпләнеп гынлый торган идем Чөнки мин үзем «туганлык җепләрен» белү җәһәтеннән бик «аңгыра» булып чыктым, шактый якыннарның да кайсы яктан, ничек туган булуларын гомерем буена диярлек аерып бетә алмыйча йөдәдем
Әйе, кайчандыр элек заманда әнә шулай булган, әмма ре волю
циядән соң сословиеләр юк. бетерелгән иде инде Минем үземә сословие мөнәсәбәтләрен күрергә дә. татырга да туры килмәде, чөнки мин үскән Дәүләкәндә байлар бар иде. ярлылар бар иде. ләкин морзалар юк иде. Каргалыга кайткан чакларымда гына «морза» сүзен ишеткәлн идем. хәер, анда да инде берәү дә үзен исән баштан морза дип ата мый иде Хәзер барысы да бер тигез, барысы да гади авыл халкы, крестьяннар Әмма шулай булса да «морзалык» дигән уй-караш кешеләрнең. ничек дим. каныннан чыгып бетмәгән иде әле. ара-тирә сүздә яки мөнәсәбәттә үзен сиздереп куйгалый иде.
Кечкенә бер эпизод — әле дә онытылганы юк Мөхәммәдьяр дәдә- кай туеннан соң. 22 елның гаҗәеп матур килгән җәендә булса кирәк, мин кемгәдер утырып, тагын Каргалыга кайттым Ишек алдына үтеп, тарантастан төшүемә, француз бөркәнчек ябынган Хәнифә җиңгәчәй— яшь килен — җәһәт кенә каршыма килде дә чүгенеп. ягъни реверанс ясап) миңа «Исәнмесез, кече морза!» дип ике кулын сузды Мин бу көтелмәгән хәлдән шактый югалып калдым, кызарып-каушап кына җиңгәчәйгә кул бирдем, ләкин шул минутта гына* аның болай зурлап күрешүен аңлап җиткермәдем Тик бераздан гына минем бәләкәй башыма килеп җиткәндәй булды: кара, мин морза икәнмен ләбаса! Кече морза! Менә ни өчен яшь җиңгәчәй минем белән, гафу итегез, 13 яшьлек маңка малай белән чүгенеп. ике куллап күрешкән икән. (Безнең Каргалыда яшь киленнәр киявенә туган тиешле ирләр белән күрешкәндә хөрмәт йөзеннән әнә шулай чүгенеп алалар, ягъни реверанс ясыйлар иде Бу аларда бик борыннан килгән гадәт Хәзер юк, күптән беткән) Шулай итеп, мин дә зур хөрмәткә лаек булдым Дөрес. морза булуның хәзер өч тиенлек тә әһәмияте юк. моны бөтенесе белә дә торганнардыр инде, ләкин шулай да борынгы гадәт буенча «морза» дип зурлап дәшүне онытып бетермәгәннәр имеш! Соңыннан күпме күрешергә туры килсә дә җиңгәчәйдән мин алай чүгенеп тә чөеп дәшкәнне бүтән ишетмәдем
Ни өчендер минем атакай Каргалы халкын мактарга ярата торган иде. Затлы, төпле халык ди иде. инсафлы, әдәпле, туган җанлы, ачык күңелле, укыган зур кешеләр дә чыккан дип тезеп китә торган иде. Ихтимал, бу аның Каргалыда үткәргән ир-егет чакларын, өйләнеп бәхетле яшәгән вакытларын һәм якыннан аралашкан, йөрешкән дус- ишләрен сагыну белән бәйләнгәндер Картлыкка таба ул дус-ишләр- нең күбесен югалтсаң, тормышың һаман авырая, күңелсезләнә барса, үткәннәрне сагынып утырудан башка ни кала?!. Сагынырлык үткәнең булу үзе бер зур юаныч! Әмма мин үзем яшьтән үк атакай сүзенә ышанып бетмәдем, чөнки минем дөньяга күзем бөтенләй башка вакыт-та. башка шартларда ачылды Әлбәттә, һәр җирдәге шикелле Каргалыда да яхшы кешеләр аз булмагандыр — бу кадәресен берәү дә инкарь итмәячәк (намуслылык, инсафлылык гомумән күп кешеләргә хас сыйфат, тик ходай аны һәркемгә дә тигез бирмәгән). Шулай ук Каргалы халкының уку-белем ягыннан күрше тирәдәге авыллардан өстен торуына да ышанырга була Шулайрак танылган да Каргалы... Әмма ләкин бердәмлек белән татулыкка килгәндә, юк. монысы инде, туп- туры гына әйткәндә, иллюзия! Халыкның сословиеләргә бүленгәнен күрдек, һәм шушы сословияләрнең үз эчендә дә кешеләр тигез түгел, күптән иуде төрле социал катлауларга бүленеп беткәннәр Берәүләре баеган берәүләре бөлгән, күпчелек исә шушы икс уртада. Әлеге түбән сословнядәи саналган «Азый». «Мулла». «Бүре» халыкларының бик таза тормышлылары булган шикелле, «морзаларның» да атсыз-тунсыз азап чиккән фәкыйрьләре бар иде Кыскасы, мәшһүр Каргалының үзендә социал типларның төрлесен — баен, сатучысын, ярлысын, хәерчесен. укыганын, укымаганын күрергә, хәтта зимагуры белән карагын Да очратырга мөмкин иде. һәм кемнәр генә чыкмаган бу чуар халык-
тан — большевигы да (Нигъмәт Еникеев). меньшевигы да (Гомәр Те- регулов), эсеры да (Хәллә Еникеев) (Билгеле, мин монда мисал өчен берәр генә фамилияне күрсәтү белән чикләнәм) Бәс шулай булгач, нинди бердәмлек һәм татулык турында сүз булырга мөмкин ди?’ Антагонизм һәм көрәш — менә нидән гыйбарәт Каргалынын да тари- ♦ хы. Революция елларында, шулай ук колхозлашу вакытында бу кө- с рәш гаилә эченә керә, ике туган арасында башлана Срур тутакайның ь сөйләгәне әгәр дөрес булса. Каргалы кешесе Габдрәхим Еникеев. кы £ зыллар Бохараны азат иткәннән соң, шәһәрнең беренче коменданты з булган, ә шул ук вакытта аның бертуганы Искәндәр акларда офицер Ь булып йөргән Ике братның үзара талашканын элегрәк минем дә 8 ишеткәнем бар иде ди. Срур тутакай Югарыда мин Еникеевларныц ф туганлык җепләре белән уралып беткәнен әйткән идем, әмма сынн _ фый көрәш законы җепләрне генә түгел, чылбырларны да өзгәләп * ташлады Моның дистәләрчә мисалын китерергә мөмкин булыр иде. х ләкин мисалсыз да бнк яхшы аңлашыла торган хакыйкать
Инде үзем белгән кайбер кешеләр турында сөйләп үтәсем килә. Заманында Каргалыда Рәхмәтҗан дигән зур бер бай булган Мәкәр- * җә ярминкәсенә олау-олау тире-яры илтеп, аннан чәй-шикәр төяп кай- * тып сәүдә иткән диләр Атакай аны «Рәхмәтҗан җизни» ди иде, димәк безгә кардәшлеге дә булган икән Мин аңардан калган йортны да әз- г рәк хәтерлим әле. Ул бабакайлардан түбән очтарак. кайчандыр таза- п шәп, ә хәзер шактый искергән тузган калай түбәле зур бер йорт иде. Анда Рәхмәтҗан байның улы Камалетдин абзый тора иде Картаеп барган кеше иде инде, атакай да аңа «Камалетдин абзый» дип дәшә иде. Менә шул зур колаклы, зур борынлы, битен эре сызыклар ерып төшсә дә үзенчә ничектер мөлаем чырайлы һәм мәзәк кенә сүзле абзый НЭП вакытында атна саен Дәүләкән базарына кырык чакрым Каргалыдан җәяүләп килә торган иде Башында керләнеп беткән • эшләпә, өстендә озын чабулы әллә иске бушлат, әллә иске җилән, аягында читек өстеннән киндерә белән урап бәйләгән чабата, кулында юан гына таяк арып-талып безгә килеп җиткәч, өйгә дә кереп тормыйча, тизрәк түбән баскычка лып итеп хәл җыярга утыра иде. Димәк, ул чакта аның аты мазары булмаган Арып килүенә карамастан, ул энем белән миңа ни өчендер гел генә: «Нихәл сез. очлы- кайлар!» дип дәшә торган иде Күрәсең, үзенчә шаяртуы булгандыр инде
Мин Камалетдин абзыйны чынлап кызгана идем, нигә килеп йөри, нигә атлы кешегә утырып килми дип уйлана идем. Әллә утыртмаганнар, әллә үзе утырырга теләмәгән — хода белсен! Базарда ни эше калган дисәң, ул шунда тире яры җыючыларга булышып, үзенә әз-мәз акча төшерә икән Байлык бер айлык, хәерчелек саклап тотсаң гомер буена җитй диләр Камалетдин абзый да әнә шундый хәерчелеккә ду» чар булган бер кеше иде. һәм бөлгән байлар гадәтенчә салырга да бнк ярата иде, мәрхүм!
Ә менә бай Гали Дәүләкән базарына шәп атта, яхшы тарантаста килә торган иде Ул безгә керми иде. ләкин атын капка төбендә тук татып, тарантастан төшмичә генә атакай белән сөйләшеп китә иде Мин дә аны шул чакта гына күреп калгалый идем Тулы таза гәүдәле, шома тулы битле, матур зур күзле бу кеше атадан калган мал белән түгел, ә үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында ничектер баеп киткән имеш. Авылдагы иң матур йортны, янәшәсендәге таш кибетне. ишегалды түрендәге калай белән япкан амбарларны да ул инде, үзе салдырган Ләкин тулардан башка (әйтик, җир биләү, мал асрауга килгәндә), аның әллә ни зур байлыгы булмаган дин тә сөйлиләр иде (Артык баеп китәргә бәлки өлгерә алмыйча да калгандыр) Шулай да бөтен авыл аны «бай Гали» дип кенә йөртә иде Колхоз лашу башланганчыга кадәр үзенең шәп йортында торган - бу вакыт
та инде ул сату итмәгән, ә базар йөреп дәүләткә тире җыйган. Соңыннан байдан бушатылган йортны күпмедер вакыт китапханә итеп тотканнар, аннары ни өчендер мәктәп ихатасына күчереп, өен үзенә, чардагын үзенә аерып салып куйганнар дип ишеттем. Йортның хуҗасы башта Архангельск якларында булып, шуннан сон Сәмәркандта озак кына торып, ахры гомерендә Уфага кайтып, шунда вафат була. Аның улы Касыймны бик әйбәт хирург диләр иде, ләкин ул да инде дөньяда юк.
Атакай белән Гали абзый бер заман кешеләре, борыннан ук дус та булганнар, бср-берсен табышкач, соңгы көннәренә хәтле хат та язышып тордылар Моннан берничә ел элек кенә атакайның кайчандыр Гали абзыйга җибәргән фоторәсемен миңа Уфадан алып кайтып бирделәр. Урам фотографы гына төшергән рәсемнең артында җыр сыманрак «шигырь» дә бар Менә шуннан бер генә өзек:
Бар иде безнең яшь вакыт.
Уйнап-көлеп йөргән шат вакыт Үткән гомерләрне сизми калдык. Килеп житкән имеш карт вакыт
Бу юлларны язганда атакайга 75 яшь булган. Әйе. үткән шул инде, яшьлекләре генә түгел, заманнары, чорлары да күптән үтеп киткән., һәм үтәчәк икән ул. кем генә булуыңа да карамастан!
Әмма үткәнгә борылып кайтсаң, һич уйламаган хәлләргә тап буласың. Менә искә төште әле. бик күптән инде мин кемнәндер (әллә Шәриф җизнидән, ләкин тәгаен генә әйтә алмыйм) шундыйрак бер сүз ишеткән идем: чын булса. Хөсәен Ямашев та бай Галинең чардаклы яшел йортында берничә көн кунак булып киткән имеш! Гаҗәпләнергә ашыкмагыз! Хикмәт шунда, тарихка исеме кереп калган татар меньшевигы Гомәр Терегулов Гали абзыйның бертуган агасы Менә шул Гомәр Ямашевны Каргалыга алып кайткан да булса кирәк Дөресме бу? Әлбәттә, бернинди язма дәлил юк„ бары сүз генә, ләкин булуы да бик ихтимал Моның өчен ике төрле нигез бар беренчедән, алар Казанда!ы учительский школада бер заманда укыганнар, димәк. Кар галыга кайтулары да шул чакта булырга мөмкин, чөнки шәкертнең шәкерткә ияреп кунакка кайтуы элек гадәти бер эштән саналган Икенчедән. «Урал» газетасының соңгы берничә номеры Гомәр Терегулов имзасы белән дөньяга чыгып кала. Бу факт Ямашев белән Тере- •гуловның «Урал»ны чыгарган вакытта шактый якын бәйләнештә булулары турында сөйли түгелме?. Әгәр шулай икән, димәк. «Урал» чыккан чакларда яки чыгудан туктатылгач, Гомәрнең Хөсәенне үз авы-лына кунакка алып кайтуына да ышанырга була Минемчә, искитәрлек берни дә юк монда. Тормышта кем кем белән генә очрашмын да аерылышмый.
Хуш. тагын нәрсә? Каргалының мин белгән кешеләре әле телгә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең кардәш-ыру күп иде. кайбер якыннарына мин малай чакта барып та йөри идем Әйтик. Саттый (тулы исеме Гапсаттар) җизниләргә яки Сәгыйт бабакайларга. Боларның берсе безнең бабакайга, икенчесе әбыкайга бик якын кардәшләр Икесе дә бездән түбән очтарак торалар. Саттый җизниләрнең ишек аллары үзе бер ялан диярсең ифрат зур иде, тапталмыйча яткан җирләрендә кыр чәчәкләре дә үсә иде Малны да заманында күп асраганнар булса кирәк, утлауларындагы еллар буенча җыелган, тапталып басылып беткән иске тирес әйләндереп алган чи-тәннән дә биегрәк булып өелгән иде Без. бала-чага, тауга менгәндәй шуның өстенә менеп уйный идек.
Саттый җизни турында кызык кына нәрсәләр сөйлиләр иде Ата- анасыннан зур байлыкка ия булып калгач, аны минем бабакайның тутасына, яшькә үзеннән күп олы кызга өйләндергәннәр. Кияү әле
чынлап та бик яшь булган, өйләнгәч тә малайларга ияреп чана шуарга йөри икән Әгәр «җизнине» тау шуганда орсалар-слатсалар, хатыны Гөлҗиһан табагач күтәреп чыга икән дә бөтен малайларны пыр туз дырып куа икән Бик үткен чая булган диләр яшь килен!
Болар борынгы кешеләр, үзләре генә түгел, балалары да күптән ♦ картаеп, үлеп беттеләр Балаларының балалары инде картайдылар g Ин олысына медицина докторы, профессор Гыйниятулла абзый Те-ь регуловка хәзер 89 яшь! Ин кечеләре — Мичурин шәкерте, дәүләт про- ж миясе лауреаты, профессор Хәсән Еникеев та минем чамаларда бу 25 ■пыр. Бу — Саттый җизниләрнең әлеге яландай ишек алдында аунап г үскән малай. Аның шул чагын мин аз гына хәтерлим, ләкин соңыннан 8 безгә бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде Ф
..Ә менә Сәгыйт бабакайларның ишек аллары тар иде, каралтылары рәттән тезелеп киткән иде шулайрак күз алдымда саклана Аның каравы, яшел калай түбәле йортлары зур да. бик таза да иде Бөтен җирдә тәртип, чисталык, ничектер шәһәр йортларын бераз хә терләтә иде Сәгыйт бабакайның ике улы — Гомәр белән Гали учи тельләр иде, бәлки аларның да бу йортка тәэсирләре булгандыр Шулай ук дәүләт думасы члены Гайса морза Еникеев та Сәгыйт бабакайның якын туганы (Бертуганнар түгел микән?) Күрәсез, алар үзләренә аерымрак, мәдәнисрәк (яки «затлырак») токым булганнар Безгә кардәшлекләре, әйткәнемчә, әбыкай ягыннан
Гайса морза бер вакытны Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) дә килеп киткән иде. Зур гәүдәле мәһабәт кеше, йөзе-бите дә эре, чал чәчле, яланбаш, өстенә нечкә киндердән иркен күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган. Атакай мине, ана күрсәтер өчен булса кирәк, залга чакырып алды Гайса абзый миңа ни өчендер русча дәште, мин бил геле, аңа җавап бирә алмадым Шуннан соң ул зур кулы белән минем башымны тотып, әкрен генә селкеткәндәй итте, ниндидер бер җылы сүз дә әйтте, ләкин мин бик кызарып, залдан тизрәк чыгып киттем
Гайса морза Еникеевның тарихы, минемчә, игътибарга лаек. Үзе ул учитель, аннары Оренбург байлары Хөсәеновларның башта доверенные, соңыннан опекуны булган кеше Өченче һәм дүртенче дәүләт думасына сайлангач, анын трибунасыннан изелгән вак милләтләрнең аң-белем, культура өлкәсендәге мәнфәгатьләрен яклап, аларга күбрәк хокуклар таләп итеп сш кына речьләр сөйләгән Аның чыгышларына Ленин үзе игътибар иткән дигән сүз дә бар Революциядән соң Вятка шәһәрендә, аннары Уфада торып, 3! елны үз әҗәле белән вафат була Әле үткән гасырның ахырында аның Оренбург һәм Уфа губерналары буенча борышы татар башкорт җырларын җыеп йөргәнен югарыда әйткән идем инде Кыскасы, татар дөньясының катлаулы заманында яшәп, нидер эшләп, ниндидер эз калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Алар аз булмаган милләтенә, үзләренчә хезмәт игәргә тырышкан һәм күптән онытылган шәхесләр
Азрак чнгкә тайпылдым бугай Каргал ыдаг ы мин белгән якын кардәшләр, билгеле, барысы да алан бер тигездән түгел иде. Кайберләре баерак, кайберләре ярлырак, ләкин артык фәкыйрьләре юк иде шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйларын күрергә туры килмәде Әмма шулай да мине бик гаҗәпләндергән бер хикмәтле кардәшләребез бар иде Алар дүрт брат Хәсән, Хәллә, Гомәр һәм иң кечеләре Әбүбәкер Бабакай ягыннан безгә бик якын кардәшләр. Мин Хәсән абзый белән Әбүбәкерне яхшырак белә идем. Аларның йортлары урам аша, мәчеттән аз гына югарырак Сирәк кенә булса да шуларга кергәли идем (Минем чамадарак бер кызлары бар иде. күрәсең, шу- на ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер Йорт иде ул Юк, аны һич тә фә
ӘМИРХАН ЕНИКИ
кыйрьләр йорты дип булмый — кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, ходаем, әйтерсең ана йөз ел буена да кеше кулы тимәгән Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин тапыдай зәңгәрләнеп тора Болдыр баскычлары да, өй алдының идән такталары да күптән черек — басканда бер башы батып китсә, икенче башы күтәрелеп китә Инде ызбаның эченә кергәч, андагы тәртипсезлеккә. шакшылыкка исең китәр Өйнең бөтен түрен иңләп алган киң сәке өстендә сәләмә юрган, каткан туннар буталып ята. ястык-мендәрләрнең тышы юк, бер кат сүрү генә, җөйләреннән мамыклары чыгып тора. Монда, күрәсең, урын җәю, урын җыю дигән нәрсә юк — кичтән менәләр дә яталар, иртән торалар да китәләр Шулай ук чәй урынын да җыеп тормыйлар, өстәлдә эчелгән чәш- кәләр. каткан ипи сыныклары, өсте ябылмаган сөтләре, ә өйдә умарта күчедәй чебен уйнап тора Мич аралары, морҗа буйлары тулы таракан. Мин гадәттә бу өйгә курка-курка гына керә идем һәм тизрәк чыгып китү ягын карый идем һәм нигә болай икән дип аптырый да идем Чөнки башка бер өйдә дә мондый өелеп яткан шапшаклык юк, иң ярлы дигәнендә дә үзенчә чисталык — җыештырган, себергән, бусагасына хәтле сап сары итеп юган — аяк салмыйча атлап кермиләр дә Ә монда? Әллә искиткеч мәйсезлек, әллә коточкыч ялкаулык, әллә баштан ашкан хәерчелек — аңлап булырлык та түгел. Дөрес, байлык юк инде ул, ис кенәсе дә сизелми, ләкин бит аталарыннан мирас булып калган хәерчелек тә булмаска тиеш Безнең бабакайлар нәселе электән үк таза хәлле булган, игенне дә күп иккәннәр, малны да күп асраганнар Боларның аталары Миңнсбай карт та шул нәселдән бит, әнә йортның да алты почмаклысын салдырган заманында. Алайса эш нәрсәдә соң? Соңыннан кызыксынып, сорашкан чакта, минем атакай: Хәсәннәрнең хәерчелеге үтә ялкаулыктан, иҗтиһат итмәүдән, ата малын ашап бетерүдән дип аңлата торган иде. Ләкин аларның җирләре күп имеш, тик үзләре файдаланмыйча күбрәк арендага бирәләр. шуның белән яшиләр имеш (Иксәләр дә бер ике дисәтинә арыш яки бодай да берничә таяк тары гына чәчәләр икән.) Бәлки шулайдыр да, башкача ничек аңлатасың бу әкәмәт хәлне?!
Мин үзем Хәсән агайны (Каргалыча әйтсәк, агакайны) яхшы ук хәтерлим Озын буйлы, нечкә аяклы, чандыр бер кеше иде ул. йөзе кара тутлы, әзрәк шадрасы да бар Үзе тапаган эре сасы тәмәкене җыен чүп-чар кәгазьгә төреп тарта, бармаклары тырнак төбенә хәтле кара-сарыга әйләнеп беткән була. Мин аның бер вакытта да чалбар кигәнен күрмәдем (ахрысы, булмагандыр да), әллә кызыл, әллә көрән төстәге тупас киндердән теккән, төбе асылынып төшкән ычкырлы ыштаннан йөри, башында ертык эшләпә, аягында чабата киндерәсе белән бәйләп куйган иске калош. Әмма ул морза-дворяпин! Ул шуны белә һәм шуңа карап үзен тота да Искиткеч горурлык һәм тәкәбберлек үзендә! Шуның өстепә ул философ та әле. Мин аның чүгәләшеп тәмәке тарткан җирдә, янындагы агайларга ашыкмыйча гына акыл сатканын тыңлап торганым бар Әлбәттә, мин бер нәрсә дә аңламый идем, әмма һәр сүзенә җитди мәгънә биреп, вәкарь белән сөйләвенә, ә агайларның, килешкәндәй, башларын селкә-селкә тыңлауларына караганда, сүз һичшиксез дөньякүләм зур мәсьәләләр турында барган булырга тиеш. Сөйли-сөйли дә ул ахырдан, башын чөебрәк: «Шылай вот ул, абзыкай- ларым!» дип куя Янәсе, сез дә, мужиклар, белеп торыгыз’
Әнә шундый бөлеп бетсә дә, ямаулы киндер ыштаннан йөрсә дә «морзалык» һавалыгын югалтмаган кызыклы бәндәләр сирәк кенә булса да очрый иде әле ул чакларда Хәтта Каргалының үз саилчесе дә бар иде — шул ук Еникеевлардан Мин дә әле аны яхшы хәтерлим Чын исемен ачык кына белмим, бәлки Бикмөхәммәт булгандыр, ләкин бөтен авыл
аны «Бирәхмәт» дип йөртә иде. Озын буйлы таза кеше, өстендә озын чикмән, башында җәен-кышын мескен бүрек, иңбашы аша зур гына киндер капчык аскан... Кулында шомарып беткән озын таяк. Капкадан килеп кергәч, ул тоныграк калын тавышы белән исәнләшә, хәл- әхвәл сораша, аннары баскычка утырып ашыкмыйча гына дога кыла • Сәдаканы бер вакытта да сорап алмый, бирсәләр — хуп. бирмәсәләр. сүзе юк. Аның каравы үзе куеныннан кечкенә шешә чыгарып, бала- < чагаларга, үсеп килгән кызларга бармак бите белән генә ислемай сөр- = теп китә иде. ж
Авыл халкы бу таза агайны диванага саный иде Әмма ул дивана 5 яың иң юашы, иң зарарсызы. балалар шикелле үтә беркатлысы Шуңа о күрә аның исеме дә халык теленә бер синоним булып кергән, ягъни ° артык беркатлы ваемсыз кешегә еш кына үртәп «Их син. Бирәхмәт!» ♦ дип әйтә торганнар иде Ләкин чын Бирәхмәтнең үзеннән бервакытта х да көлмиләр, рәнҗетмиләр, хәтта этләр дә аңа өрмиләр иде бугай * Бөтен табигате белән ул, ничек дим. кешеләрнең шактый тупасланган х күңелләрендә ирексездән шәфкать-миһербанлык хисләре уятучы бер “ алла бәндәсе иде. х
Әйе. Каргалы кешеләре бик төрле-төрле, һәм табигый инде, мондый * авыл төрле вакыйгаларга да бай булган Чорына карап, аның өстеннән а- дәһшәтле өермә-давыллар да узгалаган
Шуларның берсе, мәсәлән, гражданнар сугышы вакытында булып п ала. Мәгълүм ки. 19—20 елларда Татарстан һәм Башкортстанның кайбер төбәкләрендә «Сәнәкчеләр» дигән бер кара фетнә калкып чыга Баштарак ул беркадәр җәелеп тә китә Менә шул «сәнәкчеләр»нең зур гына бер төркеме Чакмагош якларыннан Каргалы тирәсенә дә килеп Җитә. Алар җиде-сигез чакрымдагы Сынны авылында тукталып, шуннан берничә җайдакларын Каргалыга «ультиматум» белән җибәрәләр давай, сез дә безгә кушылыгыз! Ә Каргалы зур авыл, исемле авыл, әгәр ул кушылса, тирә-яктагы ваграк аныллар да күтәрелеп чыгачак, имеш Нишләргә? Авыл хәрәкәткә килә, кайный, шаулый, ике көн өзлек сез җыен (сходка) дәвам итә Берәүләр чыгу, кушылу ягында, икенчеләр катгый рәвештә каршы Ахырда бәхәсне хәл итәр өчен Каргалы мәктәбенең мөдире Гыйниятулла Терегуловны җыенга чакырып китерәләр. Әйтергә кирәк, «сәнәкчеләр»нең бер кабәхәт эше — мөгаллим һәм мөгаллимәләрне үтереп йөрү булды, ә Каргалыда инде мондый хәл нең булуы мөмкин түгел, халыкның укытучыларга хөрмәте зур. чөнки укытучыларны үзе күп биргән авыл Гыйниятулла абзый, билгеле, халыкны «сәнәкчеләргә» кушылмаска өнди, кушыла калсалар. Каргалымы харап итәчәкләрен әйтә Аннары «сәнәкчеләр» хәрәкәтенең контрреволюцион бер фетнә генә булуын, тиздән аның басылачагын яки үзеннән үзе сүнеп бетәчәген аңлата Халыкның бит күпчелеге каршы бу фетнәгә Юк, кушылу асла ярый торган эш түгел. Каргалы өчен бу гомерлек бер кара тап булып калачак! һәм соңыннан ул җәзасын да күбрәк күрәчәк!
Менә шуннан соң җыен «кушылмаска» дигән карарын чыгара Инде хәзер бу карарны Сынныда көтеп яткан «сәнәкчеләр»гә җиткерергә кирәк Кемгә тапшырырга моны? Ахырда бу хәтәр эшне Нигъмәтулла дәдәкайга йөкләгәннәр Ул бик шәп атка иярсез генә атланып Сынныга киткән, барып җиткәч, сәнәкчеләрнең башлыклары янына кереп тор мыйча. тик авыл урамының бер очыннан икенче очына чаклы «Халык, ишетегез! Каргадылар кузгалмый. Каргадылар кушылмый'» дип кыч кырып узган, имеш Аның артыннан «сәнәкчеләр» чыгып. Каргалы чн генә җиткәнче куа килгәннәр, ләкин куып җитә алмаганнар
Моны миңа Нигъмәтулла дәдәкай югалганнан соң. Мәдинә җиңгәчәй сөйләгән иде Чынмы, дөресме бу? Ышаныр өчен тагын кемнәндер ишетәсе килә иде Ләкин кемнән, бик күп еллар узган, ул вакыйгалар
ның шаһитләре да калмаган диярлек.. һәм менә 79 елның җәендә Уфа га баргач, мин әлеге Каргалы җыенында халыкны «сәнәкчеләр»гә кушылмаска өндәгән Гыйниятулла абзыйның үзеннән сорадым: «Нигъмә тулла дәдәкайның Сынныга җибәрелүе дөресме-түгелме?..» «Дөрес булуы бик мөмкин,—диде Гыйниятулла абзый. Күп еллар узса да яхшы хәтерлим, җыеннан соң күрше авылларга атлар чаптырдылар. Ә Сынны га Нигъмәтулланың җибәрелүенә мин бик ышанам, чөнки ул араларында иң кыю йөрәкле, алгыр кеше иде. » Шулай диде Гыйниятулла аб-зый — вакыйганың үзәгендә булган кеше!
Инде Каргалы тарихыннан тагын бер борынгырак вакыйганы да искә төшерик Бу — «Әси карак» вакыйгасы.
Хәзер ничектер, әмма мин малай чакларда Каргалыда Әсинең исемен һәм аның көен ишетмәгән кеше булды микән?!.. Аннан соң инде бнк күп еллар узды, буыннар алышынды, Каргалы таралды — ихтимал, Әси үзе дә һәм көе дә әкренләп онытылгандыр яки онытылып барадыр Ләкин бөтенләй үк онытылмасын иде ул — халкыбыз тарихының кечкенә, әмма гыйбрәтле бер сәхифәсе булып саклансын иде. Түбәндә сөйләнәчәк вакыйганың моңа хакы бардыр дип ышанасым килә.
Хуш, кем соң ул Әси, кай заманда яшәгән һәм ниләр кырган? Атакай сөйләгәннәрдән һәм Срур тутакайның миңа биреп торган русча язмасыннан чыгып, мин кыскача гына шуны әйтә алам: үткән гасырның икенче яртысында Каргалыда Әсәдулла Хәбибулла улы Еникеев дигән бик гайрәтле, кыю, тәвәккәл, һәм әйтергә кирәк, үзенчә акыллы да бер кеше булган. Әси аның кыскартылган исеме—шушы исем белән ул халык теленә кереп тә калган. Үзе морза, ләкин шул заманның милли һәм игътисади кысулары нәтиҗәсендә булса кирәк, бу кеше караклык итү, талау юлына баса. Ялгыз башы гына түгел, ә Каргалы кеше ләреннән үзенә бер шайка оештыра, шуның оста, хәйләкәр җитәкчесе булып таныла Аның уң кулы — Сәлиәсгар Еникеев, Әсинең үзе кебек үк кыю да, батыр да булган Бөтен «эшне» икәү корганнар, икәү алып барганнар. Урлау-талау мактаулы эш түгел, әлбәттә, ләкин хикмәт шунда ки, алар, Әси шайкасы, Каргалының үзендә беркемнең дә малына тимәгән, шулай ук якын-тирәдәге татар-рус авылларын да бервакытта да борчымаган. Алар бары бик еракка китеп, хәтта Оренбург һәм Сембер губерналарына чыгып, шундагы боярларны талаганнар, чиркәүләрне басканнар. Күп вакытта талаган малларын Каргалыга да алып кайтмыйча каядыр юлда яшереп калдыра торган булганнар.
Ә авылның үзендә Әсәдулла агай мөхтәрәм, өстәвенә бик диндар бер кеше, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә дә чалмадан гына йөри. Үзенчә юмарт, миһербанлы да булган ул. Урлап кайткан атны суйса, итен еш кына ятимнәргә, фәкыйрьләргә өләшкән. Атакайнын әй түенә караганда, ул ерак кырларда кое казыткан, ватылган күперләрне төзәттергән Аш мәҗлесе үткәргәндә гел генә: «Хәзрәтләр, алдыгызга килгән ризыкта бер локма харам нәрсә юк, тыныч җан белән ашагыз!» ди икән.
Авыл халкы Әсәдулла агайның чын гамәлен һичшиксез белеп торган, әмма ләкин һичкем аңа бармагы белән дә төртеп күрсәтмәгән. Хәтта авылның мулласы да тел яшергән. Шулай да полиция бик нык эзләнә торгач, ахырда Әси каракның эзенә төшә. Аннары таланган боярлар да һаман Каргалы ягына күрсәтел, каракларны шуннан эз- тәргә кирәк дип әйтә килгәннәр. Берничә тапкыр куа да чыкканнар, тәкин Әсиләрнең атлары дөлдөл шикелле берәүне дә артларыннан җиткермәгән. Әсинең үз аты, имеш, тезгенен муенына салган килеш абзар ышыгында һәрвакыт бәйләүсез генә торган. Берәр төрле хәтәр гуа калса, Әси ишек төбенә чыгып сызгыруга, туры, аты шунда ук юыртып, килеп тә җитә икән. Әси сикереп кенә атлана да, исеп киткән җилдәй юк та була, имеш!
Полиция кешеләре еш кына Каргалыга тентү белән килә башлыйлар Ләкин берни тапмыйча кире китәргә мәҗбүр булалар. Халыктан һәм авыл мулласыннан сорашып та бер нәрсә белә алмыйлар Хәтта бер тентүдән соң, шул ук төнне Әси, ярдәмчесе Сәлиәсгар белән бергә. Уфага барып, губернаторның махсус үзе генә җигеп чыга торган икс ♦ иң шәп атын да урлап китә Шунда ук яңадан Каргалыга тентү килеп с җитә, ләкин бу юлы да нәтиҗә шул ук: Әси намазлык өстендә, беркем * бер нәрсә күрмәгән, атларның монда эзе дә юк! 5
Әси шәүләсе артыннан болай бушка чабу тагын күпмегә сузылган з булыр иде, әмма Каргалы өстенә килгән бер зур афәт аның тотылуын х тизләтә. 1871 елны Каргалы якларында бик көчле корылык була, иген- ° нәр кибеп бетә, халык икмәксез кала Кышны уздырып, язга чыкканда инде авылда ачтан үлүчеләр дә була башлый Менә шул ачларга ярдәм _ итү теләге белән Әсәдулла Еникеев үзенең агасы Хисмәтулланы иң якын- “ дагы Языков боярына үтенеч белән җибәрә Үтенеч шул: господин Язы- = ков Каргалы халкына яңага хәтле берничә олау икмәк әҗәткә биреп 1 торсын, яңа ашлык өлгерү белән кайтарачаклар — моны Әсәдулла Ени- “ кеев үз өстенә ала Шуның белән бергә ул, Әсәдулла морза, моңарчы < Языков имениесенә тимәгән шикелле, моннан соң да тимәскә сүз бирә, * Морза сүзе ант кебек үк нык булачак!
Языков үтенеч белән килгән Хисмәтулла агайны башта сабыр гына х тыңлый, ләкин сабырлыгы бик тиз бетә башлый, бите-муены кан йөгер- * гәндәй бүртеп чыга, аннары сикереп тора да Әсәдулланың үзен дә. барлык Каргалы халкын да ворлар, разбойниклар дип акырып-бакырып сүгәргә тотына. Ачтан кырылып бетсәләр дә бер бөртек тә бирмәячәген әйтә һәм ялчыларын чакырып, Хисмәтулланы имениесеннән төйгечләп озатырга куша Ялчылар Хисмәтулла агайның кулларын каерып бәйләп, үтерә язганчы кыйнап, Каргалы юлына чыгарып ташлыйлар
Билгеле инде, Әсәдулла Языков боярының бу явызлыгын җәзасыз калдырмый Бояр имениесен ул яхшы белә, тик форсат кына көтә һәм озак та үтми, форсат үзеннән-үзе дигәндәй килеп тә чыга имение- дә бояр хатынының туган көнен бәйрәм итәләр Тнрә-яктан бик күп кунаклар җыела һәм шул ук төнне Әси дә туры атына атланып, ялгызы гына бояр имениесенә юнәлә. Ләкин ул таларга бармый үч алырга бара Җәйге кыска төн, тирә-юнь тып-тын, зур йортның бөтен бүлмә-ләрендә ашап-эчеп ауган кунаклар йоклый—кунаклар гына түгел, эт булып арган хадимләр дә төрлесе-төрле урынга тәгәрәшеп беткәннәр. Менә шул чакта Әси туп-туры боярның йокы бүлмәсенә тәрәзәдән сү- ләндәй тавыш-тынсыз гына сикереп керә дә киң агач караватта тәмле генә гырлап яткан хуҗаның өстен кинәт ачып та ташлый Бер кат нечкә озын күлмәктән гсңә яткан бояр шунда ук коты алынып, күзләре» ачып җибәрә Әси аңа иелеп, шыпырт кына әйтә: тавышыңны чыгарасы булма, ату урыныңда ук буып үтсрәм,— ди. Аннары чигенә биреп, кулындагы чи каештан ишеп үргән кыска саплы озын камчысы белән — Менә бу сиңа ачларга ярдәм итмәгән өчен, мине, Әсәдулла морзаны, разбойник дип атаганың өчен, минем братым Хисмәтулла морзаны кыйнатып җибәрүең өчен! дия-дия чажлатып яра башлый Камчы сызгырып төшкән саен боярның нечкә күлмәге аша канлы юллар бүртеп чыга, үзе караватында еландай үрле-кырлы сикеренә, әмма үрсә-ләнеп ахылдаса да кычкырырга батырчылыгы җитми Камчыдан кеше үлми бояр моны бик яхшы белә Әси уклы-суллы яра яра да кире тәрәзәдән сикереп юкка да чыга Каргалыга ул кайтып тормый, күршедәге Галышево дигән рус авылына барып, шундагы дусларында яше ренеп ята
Менә шуннан соң инде Әсине тотар өчен Каргалыга губернатор үзе җибәргән егерме кешелек кораллы отряд килә Өч ай буена отряд Әси не һәм аның уң кулы Сәлнәсгарне эзли, көтеп тә ята. әмма алар икесе
дә җиргә сеңгәндәй юкка чыгалар Бары тик солдатлар киткәч кенә Әси белән Сәлиәсгар өйләренә кайталар. Ләкин отряд кемнедер яшерен күзәтүче итеп калдырган булса кирәк, озак та үтми боларның икесен дә җомга намазыннан чыккан чакта тотып алалар һәм Уфа төрмәсенә озаталар.
«Әси карак» эше буенча тикшерү шактый озакка сузыла. Ике-өч гу-бернадан җыелган материал нигезендә «Әси шайкасы»на катнашы булса да, булмаса да Каргалының кырык-иллеләп кешесенә гаеп тагыла Бу кадәр зур эш ачылгач, губерна суды, бөтен Каргалы халкын ерак Якутиягә сөрергә рөхсәт сорап, Петербургтагы сенатка мөрәҗәгать итә. Кыскасы, Каргалы дигән авылны моннан куарга, бетерергә кирәк Бу хәбәр Каргалы халкын, билгеле, бик нык борчуга сала Авыл шаулый, авыл аптырый — нишләргә, ничек итеп бу коточкыч афәттән котылыр га? Ахырда күп сүзләрдән соң, авылның берничә өлкән кешесе, мулласы һәм старостасы яклау сорап, татар бояры Тәфкнлефкә баралар, Тәфкилеф морза үзе дә зур алпавыт булу өстенә патшаның ышанычын казанган һәм иң югары хөкүмәт даирәләре белән бәйләнешкә торган кеше. Әлбәттә, ул боярлар мәнфәгатен саклау ягында, ләкин бу очракта гаделсезлек бик ачык күренеп торганлыктан (Каргалының бөтен халкы да карак түгел ләбаса!), килгән вәкилләрнең гозерен тыңлап, сенат белән сөйләшеп карарга риза була. Шулай итеп, аның сөйләшүе нәтиҗәсендә сенат бөтен Каргалыны Себергә сөрүдән туктата, ләкин бер шарт белән: Каргалы халкы үзе Себергә сөрелергә тиешле кешеләрне күр-сәтеп, шуларның исемлеген төзеп бирсен! (Күрәсең, тикшерүчеләр үзләре гаеплеләр белән гаепсезләрне аерып бетә алмаганнар). Башка чара юк, авылны саклап калыр өчен сенат таләбенә риза булалар Авыл үз кешеләрен яхшы белгәндер инде, менә шул нигездә Әси белән Сәли- әсгарнең иң якын иярченнәреннән егерме кешене күрсәтеп бирәләр. Шул рәвешчә, Каргалыдан барлыгы 22 гаиләне хатын, бала-чагалары белән бергә Себергә (Якутск губернасына) сөргенгә куалар Алар киткәндә бөтен авыл кузгала, тәгъбирләр әйтеп, хәер-догалар теләп, карты-яше елашып, озатып калалар Авыл халкының Әси каракка бернинди ачуы да. үче дә булмый, киресенчә, аны гайрәтле дә, үзенчә гадел дә бер кеше итеп яраталар һәм хөрмәт итәләр. Моның шулай икәнен халык арасында бик тиз таралып өлгергән «Әси карак» көе үзе дә ачык күрсәтеп тора Бу көйне Әси үзе чыгарган имеш, диләр, һәрхәлдә, сүзләре аныкы булырга тиеш Китәр алдыннан Каргалы тавына менеп, авыл өстенә карап җырлаган имеш. Менә аның кайбер җырлары:
Менәр идем тауның башына, Утырып җырлар идем кашына Киткән җнрләрднн исән кайтсам. Тарнх язар идем ташына.
Туры атыкаем-малыкаем, .
Атламыйсың, сикереп чабасың Туры атыкаем-юлдашкаем, Ятлар кулына ннде каласың.
Бу бик моңлы озын көй. Минем атакай да аны еш кына җырлый торган иде. Хәзерге вакытта 86 яшьлек апам — Срур тутакай исенә төшергәндә әкрен генә жырлаштыргалый Анын бу көйне һәм үзе белгән Каргалының тагын кайбер көйләрен җырчылардан кемгә дә булса биреп калдырасы бик килә иде. Минем үтенүем буенча Мәхмүт Нигъмәт- җанов Мәскәүгә бер баруында Срур тутакайда булып, аңардан һәм якын туганыбыз Зөләйхадан ул көйләрне магнитофонга язып та алды. Бәлки югалмас, бәлки сакланыр да әле Каргалының ул борынгы гаҗәеп көйләре!
Әсәдулла Еникеев — «Әси карак»ның соңгы гомере турында берничә генә сүз. 25 елдан соң ул Себердән Уфага кайтып, шунда үзенә йорт алып, күпмедер вакыт яшәп кала Каргалыга да кайта ул. һәм безнең өйдә кунак та булып китә Ап-ак сакаллы мәһабәт картның сезнең өйдән чыгып, җигүле чанага ипләп кенә утырып киткәнен үзем ф күреп тордым, агакай аның тун чабуларын кыстыргалап, капкага чаклы с озатып калды дип сөйләгән иде миңа Срур тутакай Димәк, Әсәдулла * үзенең туган авылында искечә һаман да мөхтәрәм бер кеше булып * саналган. 3
1907 елны Әсәдулла бабайны ни өчендер яңадан кулга алалар, Ь һәм шунда — Уфа төрмәсендә ул вафат та була Билгеле, бу батыр g йөрәкле кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде Само державиегә һәм боярларга каршы ниндидер ачу, үчегү ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкү- = мәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәж- х бүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә Ул х заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси “ кебек легендага әверелеп, жырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне * меңнән бер генә! х
Әсәдулла бабайдан һәм аның жырыннан аерылганчы, гомумән Кар- * галы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, s Каргалының үзендә генә жырлана торган көйләре бар иде. Мин аларны « күбрәк атакайдан ишеттем — ул, мәрхүм, жыр сөюче иде Шулай ук Нигъмәтулла дәдәкай да жыр сузарга бик һәвәс булган Мин анын Абзан туенда җырлаганын һич тә онытасым юк (Бу хакта мин. хәтерләсәгез, «Жиз кыңгырау» хикәясендә язган да идем ) Кызганычка каршы, Нигъмәтулла дәдәкайның жыры иртә өзелде.
Алардан соң мин ул көйләрне гел генә диярлек Срур тутакайдан һәм Зөләйхадан ишетә килдем Без, якын туганнар, кайчагында ничектер туры килеп Мәскәүдә очрашабыз Казаннан мин барам, Алма-Атадан Зөләйха белән Шәрәф, Уфадан Рауза яки Ләйлә килгән була Бөтен кич буена диярлек Срур тутакайның борынгы әйберләр һәм рәсемнәр белән тулы, шунлыктан тыгыз, тәртипсезрәк тә бүлмәсендә жыр тыңлап, үткәннәрне сагынып утырабыз Срур тутакай пианинода үзе уйнап, үзе җырлый — әкрен генә ител, әмма бик жиренә җиткереп,.үткәзеп жырлый Уйнап-җырлап туктагач, беагә борылып, шул көй кузгаткан берәр вакыйганы яки кешене хисләнеп-дәртләнеп сөйләп тә ала
Зөләйха ла үзе уйнап, үзе жырлый — анын тавышы көчлерәк тә. иркенрәк тә Агасы мәрхүм кебек башта тамак кыргалый. башын чөебрәк уйлана, шуннан жай гына башлап жибәрә — жыр хыялны ияртеп әллә кайларга алып китә-кнтә, ә моңы, әйтерсең, юка гына ефәк булып йөрәкләргә йомшак кына урала да урала Ул күбрәк «Ялан» көен жыр лый, җырлап тынгач әкрен генә «Бу көйне атакаем печән чапканда еш кына жырлый торган иде» дип әйтеп куя
Мин үзем җырдан мәхрүм кеше, әмма бик тиз тәэсирләнәм, беренче жырдан ук инде миңа яшьләремне тыю бик авыр була Жыры да бит нинди бәгырьгә төшәрлек!
Каргалыкай буе. ай. камытлы.
Камышлары анын танышлы Еллар белән еллар бер үк түгел. Быелгысы никтер сагышлы
Кызык хәл, бик әсәрләнеп тыңлаганга күрәме, мин җырлаган көйләрнең исемнәрен белә алмыйча кала идем Менә «Әси карак» көе дидем, «Ялан» көе дидем (ләкин башкортның «Ялан жнркәе» түгел, бөтенләй башка) тагын нинди көйләр? Тагын «Исмәгыйль жизни көе» дип бер моңлы-озын көй җырлыйлар
Казаннарднн кнлгән әй жнз курай, Ефәк калфак кигән кыз уйнай Үзс дә уйнай. үзе жырлай, Күңелкәе аның кемне уйлай.
Аннары «Шәйсолтан», «Шакир көе» дигәннәре дә бар. Болар барысы да Каргалының саф үз көйләре, бүтән бер җирдә дә миңа аларны ишетергә туры килгәне юк Шулай ук безнекеләр «Агач башы»н да бик яратып җырлыйлар, ләкин бусы инде читтән килгән булырга тиеш. Ул кайчандыр шактый таралган, хәзер исә онытылып бара торган бик матур көй, Фәйзи Биккинин уйнавында грампластинкага да язылып калган, тик аны бездә башкачарак — сузыбрак, бормалырак җырлыйлар
Каргалының үз көйләре барысы да башкорт көйләренә тартым — борылма-күчешләре белән өзелмичә сузыла, бер күтәрелә (көчәя), бер төшә (әкренәя) торган озын көйләр, һәм шушы охшашлык мине еш кына уйландыра иде: нидән бу, башкорт җиренә күчеп утыргач һәм башкортлар белән аралаша башлагач кына туганмы алар! Ләкин бо- лай уйлау бер дә нигезле түгел кебек. Безнең халык, күргәнебезчә, бик борынгы халык. Ике мәртәбә ул яшәгән җирен алыштыра, башта Азов диңгезе буйларыннан Россия үзәгенә, ә күпмедер гасырлардан соң башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр була Я, әнә шул меңнәрчә чакрымнарга сузылган далаларны, урман-суларны арбалар шыгырдавын тыңлый-тыңлый үткән чагында ул үзенең моң-зарын көйләргә са лып җырламагандыр дисезме? һәм аның бу җыр-моңнары буыннан-бу- ынга күчә килмәгәнме әллә? Менә бу җыр үзе генә дә шул хакта сөйли түгелме?
Сибелеп тә төшкән, бөгелеп тә үскән Юл буенда ялгыз бер бодай.
Газиз башны туган илкәйләрдән Аермасын гына бер ходай
Юк, башкорт җиренә дә ул йөрәге, өметләре белән бергә үзенең җыр-көйләрен дә алып килгән, әлбәттә. Инде охшашлык бар икән, нигә моңа артык гаҗәпләнергә? Башкорт асылда дала халкы, безнен ерак бабайлар да кайчандыр далада яшәгәннәр Башкортның тамыры кыпчактан диләр, безнең чыгышны да кыпчак белән бәйлиләр Тарихның саргайган сәхифәләрен актара башласаң, бик хикмәтле нәрсәләр килеп чыгар иде Менә бит, хәтта телдә дә охшашлык юк түгел: башкорт «атай», «агай» ди, ә без «атакай», «агакай» дибез, ләкин болай дәшү безгә һич тә башкорттан кермәгән. Бик борыннан һәм бик ерактан килә ул. Аннары тагын башкортның яратып куллана торган «җиңгә» сүзе бар: өлкәнрәк хатыннарга, бигрәк тә ага тиешле ирнең бичәсенә гел генә «җиңгә», «жиңгәй» диләр Безнең төмәннәр дә нәкъ менә кардәш тиешле өлкән кешенең хатынына «җиңкай» дип дәшәләр (Бертуган агасының хатынына һәр җирдәге шикелле «җиңгәчәй» диләр ) Күрәсез, бер үк сүзләр, тик әйтелешләре генә төрлечә.
Дөрес, безнең төмәннәрнең теле башкортныкыннан гына түгел, күпчелек татарныкыннан да шактый нык аерыла Бу тел асылда мишәр теленең бер диалекты булырга тиеш. Ләкин ул Касыйм татарлары, шулай ук Нижгар мишәрләре теленнән сизелерлек аерылып та тора. Касыйм- лылар сүзне ничектер әйтеп бетермичә бер-берсенә ялгабрак һәм кабаланыбрак сөйлиләр, шуңа күрә аларны тиз генә аңлап та булмый Каргалы төмәннәре исә сүзне өзеп, тулы әйтеп, авыз тутырып сөйләргә яраталар Аннары каты мишәрләргә хас «ч» урынына «ц» кулланып (әйтик «пыцак» дип) сөйләү дә аларда юк. Әмма күп сүзләрнең әйтелеше шулай да мишәрчә ү (өй), үләнү (өйләнү), түэн (төен), әтәм (әйтәм), чаука (чәүкә), койрыйк (койрык) һәм башкалар.. Ә (менә бу
шактый еш әйтелә торган сүзләр Каргалыга гына хас түгел микән малыкаем («жаныкаем» мәгънәсендә), әмән («гүя» урынына), гареп (гарип — «мескен», «бичара» мәгънәсендә йөри) Тегендә, Тамбов җи рендә яшәгән чакларында рустан кереп калган сүзләр дә бар: ызба (өй), кучарка (кочерга — кисәү агачы), внука (онык) — шуның ише ♦ ләр тагын булырга тиеш. Мәсәлән, Каргалыга кайтып йөргәндә мин ма- с лайлардан еш кына «пырт» дигән сүзне ишетә идем «Әдә, пыртка киттек» < дип мине чакыра торганнар иде. Баштарак һич тә аңлый алмадым: j нәрсә булырга мөмкин ул «пырт» дигәннәре? Үзе, житмәсә. авылдан а шактый читтә дә икән Ахырда бер ияреп баргач, күрдем мин ул «пырт- Ь ны»: тегермән буасы икән ләбаса! Малайлар мине шунда су керергә ° чакырганнар икән Ярый, безнеңчә буа — Каргалыча «пырт» та бул сын дн, ләкин кайдан килеп кергән ул әкәмәт? Хәер, сез аңлагансыз- * дыр инде, русның «пруд» сүзе шулай кереп киткән икән безнең Карга- * лы теленә. s
Билгеле, Каргалы халкының телендә генә түгел, көнкүрешендә, го- ® реф-гадәтләрендә дә үзенчәлекләр житәрлек күп Бәйрәмнәре, туйла- = ры, уеннары да башкачарак булган аның. Мәсәлән, яна ел кергәч айлы < төндә су тулы чиләккә билгеләп салган кашыкларны ак кар өстенә * чыгарып сибеп, бәхет сынау уены Каргалыдан башка тагын кайда s гына бар икән? Җитмәсә, исеме дә «раштуа уены»?! Ләкин мин бире- z дә алары турында жәелеп тора алмыйм, чөнки, беренчедән, белүем ча- я малы, икенчедән, Срур Сүнчәләйнең Каргалы туен һәм уеннарын бик белеп, тәфсилләп язган кызыклы мәкаләләре безнең журналларда («Казан утлары» белән «Азат хатын»да) заманында басылып чыккан иде Шулай булгач, язылганны кабатлаудан мәгънә юк, теләгән кеше үзе дә табып укыр.
Хуш, Каргалы турында тагын нәрсә әйтәсем калды? Бик күп еллар узды шул Балачак хәтере күргәннәрне ни чаклы гына нык беркетмәсен, барыбер әкренләп бик күбесе онытыла-югала бара икән. Аннары хәтер сандыгы да кечкенә бит әле, бер биш-унъеллык «хәзинә» җыелгандыр инде аның төбендә, хәлбуки аннан соң алтмыш еллап гомер узып та киткән. Бик төптә калган шул балачакныкы! Әмма иң аяны чы, балачактан ук туган туфрактан аерылып торгач, еллар үтү белән ул үзенең тансыклыгын һәм кадерен югалта да башлый икән Ләкин бер кайчан да онытылмый, юк, онытылмый! Менә ни өчен ишеткән- нәрсмне генә булса да әйтеп бетерәсем килә Алары да инде күп калмады.
Каргалы халкының туганлык җепләре белән үзара бнк нык бәйлә иеп, чуалып беткәнен кабатлап булса да әйтергә туры килә. Бабакайлар, әбыкайлар, агакайлар, җизниләр, кияүләр, җиңкайлар, җиңгәчәйләр барысы ла бит бер авылда яшәгәннәр, хикмәте хода! Якын туганна рын аерыр өчен махсус сүзләре дә булган Әйтик, ике бертуган бала ларын «тудык» дигәннәр һәм үзара «тудыкай» дип сөйләшкәннәр дә (аеруча, хатын-кызлар) Тудыклардан туганны «тумачи» дигәннәр Тагын «трачн» дигәне дә бар икән әле — бусы инде тумачилардан туган дүртенче буын. (Беренче буын бер ата анадан туганнар ) Ләкин гамәлдә бу сүз йөрми диярлек, чөнки туганлык бнк ераклашкан, кемнең кемгә «трачн» булуын белүе дә бнк читен.
Шулай ук картларга буйсыну, картларны хөрмәт итү дә көчле булган. Билгеле, бу гадәт гомумән татар халкына хас сыйфат, ләкин Төмәннәрдә ул аеруча нык сакланган Гаиләдә бабай үлсә, әбн «баш» булып калган аңа берсүзсез буйсынганнар һәр эштә диярлек бу шулай. Хәтта сөйлиләр: түр башында туксаннан узган әби калтыра нып утыра Юньләп күзе дә күрми, колагы да ишетми, акылы да инде әйле-шәйле генә. Шулай да аның ап-ак сакаллы улы. күптән кызла
рын биргән, улларын өйләндергән йорт хуҗасы бабай —берәр җиргә кунакка яки туйга барырга кирәк булса, иң элек әнә шул түр башында калтыранып утырган карчыктан сәкегә таянып, үрелеп, ипләп кенә рөхсәт сораган:
— Анакай, кәбәм, безне вет Ибәй кодаларга кунакка дәшкәннәр иде, рөхсәт итәрсез микән?
Карчык җавап бирергә ашыкмый, башын селкетеп утыра бирә, аннары йокысыннан айныгандай сорый:
— Нәстә этәсең?
— Кунакка дәшкәннәр иде дим, рөхсәт итсәң...
— Кемгә?
— Ибәй... Ибәтулла кодаларга?
— Кем ул, нинди кода?
— Соң, үзебезнең Җәмилә киленнең аталарына инде... Түбән очка. Карчык тагын озак кына дәшми торып, кырыс кына әйтеп куя:
— Ярый, барырсыз... Тик дөньягызны онытып утырмагыз, якты күздә кайтыгыз!
Ак сакаллы картның әйле-шәйле анасыннан әнә шулай рөхсәт алуы — бу бер дә арттырып әйтелгән сүз түгел. Шулай булган заманында. Картлар рөхсәтеннән (яки фатихасыннан) башка бер генә эш тә эшләнмәгән.
Аннары төмәннәрдә хатын-кызлар да шактый ук хөрлек белән файдаланганнар. Карчыклар йөзләрен яшермәгәннәр, хатыннар олырак ирләрне очратканда битләрен яулык чите белән генә каплый төшеп узганнар. Яшь киленнәр француз бөркәнчек ябынганнар, иренең туганнары белән күрешкәндә чүгенеп (реверанс ясап) кул биргәннәр. Кызны күрсәтмичә бирү яки егетен күрмичә чыгу кебек кыргый гадәтләр дә булмаган. Кыскасы, «Кара йөзләр» кебек фаҗиганең Каргалыда булуы мөмкин дә түгел.
Инде исемнәр һәм кушаматлар турында берничә сүз. (Кушаматлар кайда гына юк ул, ләкин бу очракта үзенә күрә бер «гыйлләсе» бар.) Хикмәт шунда, безнең Каргалыда фамилияләр аз. бер үк исемнәр бик күп. Үзенең һәм атасының исеме туры килгәннәр дә аз түгел. Шул сәбәпле монда кешеләрне кушаматсыз аерып та булмый. Әйтик, бер үк фамилиядә ике Кәлимулла бар икән, аның берсен «болаш Кәлимулла», икенчесен «гыжнай Кәлимулла» дип йөрткәннәр. Кыскасы, кушаматсыз берәү дә юк. Хәер, бөтен авылга бер кеше булган диләр. Исеме анын Әхмәт икән Менә шул абзый бер мәҗлестә: «Минем кушаматым юк, мин коры Әхмәт кенә» дип мактанган имеш. «Әһә. алаймыни?!» дигәннәр тыңлап утыручылар һәм шунда ук аны «Коры Әхмәт» дип йөртә дә башлаганнар. Мактану харап иткән абзыйны!
Ләкин бик күп кушаматларның «чыгышы» билгесез, махсус төпчен мичә белеп тә булмый, шулай да кайберләренең «тарихы» мәгълүм. Мәсәлән. «Кердеш Нури» дигән кеше булган. Ул кайчандыр Мәмти (Мәфтүхә) исемле хатынга өйләнеп, шуның йортына хужа булып кергән Шуннан инде аңа «кердеш» дигән кушамат тагылган. (Хәтта яңа сүз иҗат иткәннәр.) Яки «Әйләнчек Сафины» алыйк Бу кеше берәр җиргә барыр өчен атын җигеп, ишек төбенә тарттыргач та, чыгып китә алмыйча, өе тирәсендә һаман әйләнә дә тулгана икән. Шуның өчен аңа «әйләнчек» кушаматы бик урынлы тагылып та кала.
Кушаматлар фамилия шикелле атадан балага да күчкән Әйтик, атасының кушаматы бәлеш икән, малайлары да «бәлеш» булып йөргән. Минем тагын «чөчеләр» («төче» сүзеннән), «нәмиләр» дип күпләп әйткәнне дә ишеткәнем бар — бу инде тоташ бер токымның кушаматы булса кирәк Бер кушаматның хәтта фамилиягә әйләнүен дә ишеткән идем Югарыда «болаш Кәлимулла» дигән кеше телгә алын-
гая иде менә шуның бер улы атасының кушаматын тоткан да фа ыилиягә әйләндергән. Хәзер үзе дә, балалары да «Булашевлар» булып йөри икән
Әйе, болар барысы да элек иде—миңд чаклы һәм мин бала чакта булган хәлләр. Аннан соң күп сулар акты, күп жилләр исте, буыннар ф алышынды, тормыш алышынды. Тулаем дөнья бик нык үзгәрде Бу үзгәрешләрдән минем туган авылым Каргалы да читтә торып калмады. < билгеле Бөтен жирдәге шикелле хәзер инде анда да бай да юк ярлы = да юк, һәр җәһәттән тигезлек, барысы да бер чама тук һәм мул яши- С ләр Борынгы озын көйләр урынына кыска-дәртле көйләргә жырлый торганнардыр, иске уеннар да онытылып беткәндер — клубка йөри яки ° телевизор карый торганнардыр (бөтенесе булмаса да), кушаматларның да кирәге беткәндер, яңа буын бер-берсенә, ихтимал, «фәлән * фәләнович» дип кенә дәшә торганнардыр Хәтта ялан-кырларның да * исемнәре онытылып бетмәде микән? Ә матур иде ул, табигатьнең үзеннән алып, халык биргән исемнәр: «Торна кичүе», «Төлке чокыры», ж «Үгез куагы», «Бозау басуы», «Әркәсле». «Зирекле баш». «Тозлы куш» ы һәм башкалар, һәм башкалар Хәзер алар совхоз жирләре. зур-зур 1 участокларга бүленеп беренче, икенче, өченче бригада басулары дип * кенә йөртелә торгандыр, мөгаен.
Озын сүзнең кыскасы, мин белгән өч мәчетле иске Каргалы юк ул j Дөрес, шул ук урында, шул ук исемдә кечерәк бер авыл тора, әмма бу инде башка авыл, яңа авыл
Каргалы халкының читкә сибелүе турында сүз булган иде инде Кайбер фамилияләр, мәсәлән, Еникеевлар белән Терегуловлар анда бөтенләй диярлек калмаган да имеш (Хәер, бөтенләй үк булмас, мо нысына никтер ышанып бетәсем килми.) һәрхәлдә, бик күпләр кит кәннәр — бигрәк тә яшьләре., һәм бик күптән, революциягә чаклы ук башланган да ул. Революциядән соң инде берәмләп кенә түгел, күмәкләп тә китә башлыйлар. Бу хәлнең, төрле социаль сәбәпләрдән башка, тагын бер «гаепчесе», минемчә, школа булса кирәк (ни өчен «мәктәп» димәвемне тиздән аңларсыз)... Эш шунда ки, Каргалыда әле үткән гасырның ахырларында ук инде русча укыту башлана Мәчет кар тындагы мәдрәсәдә мулла абзый балаларга дин сабагы укытса, ми нем инәйнең атасыннан калган нарат йортта Ибәтулла учитель бары тик русча укыткан. Шулай итеп, авылда русча укый яза белүчеләр һәм башлангыч белем алучылар елдан-ел әкренләп арта барган Соңыннан Казан, Уфаларга китеп, укуын дәвам итүче кайбер яшьләр әнә шул Ибәтулла учитель шәкертләре — шулардан инде беренче врачлар, агрономнар, землямерлар чыга да башлый.
Бу гасырга кергәч, унынчы еллар тирәсендә булса кирәк, татар башкорт балалары өчен Каргалыда комташтан зур школа салына 1911 елда ачылган бу школа Высшее начальное училище дип атала Тирә-яктагы татар, башкорт авылларыннан күпмедер укучылар җыела, рус авылларыннан да укырга киләләр, ә Каргалынын үз малайлары барысы да диярлек шунда кереп укыйлар. Зур, якты класс бүлмәләре, уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар белән тәэмин ителгән школа үзенең шәкертләренә шактый төпле белем бирә Бетереп чыгучыларга югарырак уку йортларына керү өчен юл ачыла, ә бик күбесе школа биргән белем һәм хокук белән үзе укытучылык итә башлый Каргалы укытучыларын ул заманда бөтен тирә-як авылларда очратырга мөмкин иде
Менә шул школа аркасында диясем килә, Каргалы яшьләренең күпләп читкә китүләре башлана да инде Бигрәк тә егерменче - уты <ынчы елларда агылып кнтә башлыйлар Бәләбәй белән Уфаны әйткән дә юк, Казан белән Мәскәүгә дә барып житәләр Уку. уку, кайда гына
булса да, ничек кенә булса да уку! Әйтәсе дә түгел, мактаулы омтылыш! Алардан урта һәм югары уку йортларын бетергән күпме белгечләр илгә таралды Бөек Ватан сугышында КаргаЛы' кешеләреннән 20 полковник, 12 врач булган имеш — шуны да мина әйттеләр (Бер җиргә 54 врач дип тә язып куйганмын, ләкин бусы артык күп, кеше ышанмас.) Тора-бара алардан галимнәр дә чыкты. Хәзерге көндә бер Казанда гына Еникеевлар һәм Терегуловлардан берничә профессор бар. Татарның беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов та Каргалы баласы — Казан университетын 1911 елны ук бетергән булган Фән өлкәсендә династияләр туды дип тә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Уфада Гыйниятулла абзый Терегулов үзе профессор, улы профессор, сеңелесенең кызы профессор — барысы да медицина докторлары Гыйниятулла абзыйның энесе Искәндәр абзый Мәскәүдә Бауман институтының профессоры иде, ә кырыкка да җитмәгән улы МГУ профессоры, дөнья күләмендә танылып барган галим диләр.
Бер авыл өчен бу бик күпкә китте дип, бәлки ышанмаучылар да булыр, ләкин мин һич тә арттырмыйм Болар бит барысы да —әлеге школа чәчкән орлыклар. Башта аталары укыган, алар балаларына югары белем бирергә тырышканнар — шулай ялганып киткән инде ул Аннары яшь буынның бик күбесе Каргалыда да тумаган.
Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга няреп киткән булыр идем, бу язучылык дигән шактый азаплы «кәсеп» бәлки төшемә дә кермәс иде. Язасы килү теләген миндә Дәүләкән мәктәбе уятты, ә Каргалы школасында укучылар татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек кызыксынмыйлар иде. Шуңа күрәдер инде дөньяга дистәләп врачлар, инженерлар, агрономнар биргән Каргалы дан бер әдип, бер .артист, бер рәссам чыкмады. Хәлбуки сәнгатькә та-лантлы егетләр-кызлар бар иде, бик матур җырлаучыларны да, рәсем ясап мавыгучыларны да мин үзем беләм, ләкин алар ышанычлырак һәм бәрәкәтлерәк эшне сайладылар Шулай да күп еллар узгач, сугыштан соң безнең сәнгать өлкәсендә ниһаять миңа адаш фамилия калкып чыкты — бу композитор Ринат Еникеев Үзенең әйтүенә караганда, аның атасы Әхмәтгәрәй Еникеев Каргалыда туып үскән кеше, әмма әнисе бөек Тукайга якын кардәш икән Ихтимал, Ринатның зур музыкаль таланты әнисе ягыннан килә дә торгандыр. Ә бәлки атасы ягыннан да юк түгелдер, ул тарафта да бит җырларга да яратканнар, көйләр дә чыгарганнар Хәер, бу кадәресен инде Ринатның үзеннән ишетү яхшырак!
Тарихи дәреслек өчен шуны да әйтеп китү артык булмас, минемчә: әле революциягә чаклы ук яңа салынган таш школа бинасында яшь учительләр тарафыннан спектакльләр куелган, концертлар оештырылган. Революциядән соң исә бөтен җирдәге шикелле Каргалыда да бу эшләр аеруча җанланып китә. Бик теләп, катнашып йөрүче яшьләр күп, спектакльләр, концертлар әледән-әле булып кына тора. Бер кайтуымда Каргалы спектаклен мин дә күреп киткән идем Школанын киң, озын коридоры. Бер башына сәхнә корылган — шунда «Урал суы буенда» дигән спектакль бара Коридорның калган өлешенә озын-тар эскәмияләр тезелгән — аларда тыгызланып утырган тамашачылар. Алдагы рәтләрдә утыручылар спектакльне тыныч кына карасалар да, ишек төбендәрәк бер дә тынычлык юк — кемнәрдер, ни өчендер һаман шун да шаулаша Шул чакта баш рольне уйнаучы егет залга шауламагыз дип бер кычкырып сала да, аннары яңадан һични булмагандай, үз ролен уйнап китә Бик кызык булып тоелган иде бу миңа Шуңа күрәдер, ахрысы, ул спектакльне мин бер дә оныта алмадым
Шулай ук Уфаның үзендә 1908—10 еллар тирәсендә һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакль һәм концертларда да Каргалыдан
чыккан яшьләр шактый ук актив катнашканнр икән Моны минем кулыма кергән бер ефәк программадан ачык күрергә була: анда язылган фамилияләрнең күбесе Еникеевлар да Терегуловлар Шулар арасында яшь шагыйрь Сәетгәрәй Еникеев та бар — ул скрипкада чибәр генә уйный торган булган. (Бик яшьли үлгән авылдашым шагыйрь турында ♦ мин бу язманың башында кыскача гына әйтеп үткән идем инде.) с
Шул рәвешчә, Каргалы яшьләренең үзешчән сәнгатькә, гомумән £ татар мәдәниятенә тартылуы азатлык жилләре искән чакта нык кына 5 көчәя, ләкин жилләр исеп тынгач инде бу энтузиазм әкренләп сүрелә я һәм тына. Аның каравы, укуга, белем алуга омтылыш бик нык арта. Ё яшьләр авылдан агылып китә башлый. Әлбәттә, укып белем алу, бел- 8 геч яки галим булу бик күркәм эш. Тик менә Каргалы үзе генә мәге- ф зен салган карт сыер шикелле күпмедер вакытка кысыр кала Әмма кысырлык ул мәңгелек түгел, үтә торган нәрсә — шулай юатасым килә * сай инеш буенда тын гына утырган авылымны
Илебез бик зур, кайда гына торсаң да бер үк ватан, әмма шул чик- * сез ватанның тузандай бер ноктасы кешенең, карт әдип әйткәнчә. ж яшел бишеге. «Каргалы» дигән нокта да минем жанымда әнә шундый < матур, кадерле, мәгәр томан белән өртелгән бер образ булып саклана. £ Ләкин «яшел бишектән» төшеп, кырыс дөньяга чыгып китүемә бик х күп еллар узды шул инде, хәтта сагыну кебек бик табигый хис тә * әкренләп сүнде, бетте диярлек Менә туган авылымның урамыннан * хыялым белән генә каранып узган булдым Билгеле, күп нәрсәне та нымадым. күп нәрсә онытылган, шул сәбәпле үткәннәрне искә төшерү белән генә чикләндем Бабаларым гомер иткән нигез юк. мин туган йорт та юк, бала чагымда ялан тәпи бәбкә үләнен таптап йөргән яландай иркен ихата үзе дә юк Алар барысы да хәзер бары тик хәтердә генә, бары тик искә генә төшерергә мөмкин Сирәк кенә кайткан чак ларымда да мин йортыбыз урынында буш яткан, чүп баскан жнрне күреп, үземнең шушында тууыма ничектер ышана алмыйча китә идем
Инде иң соңгысы. . 1979 елның жәендә мин Бөгелмә поезды белән Уфага барышлый көндез Каргалы турысыннан уздым Вагон тәрәзәсеннән китмичә карап бара торгач, авылга якынлашуымны тауларыннан белеп алдым. Атакай мәрхүмнең «Тезелеп кенә киткән кызыл таула рым, өстегездә куян ауладым» дип жырлаганы ничектер искә төшеп куйды. Әйе, бу ак маңгайлы кызыл таулар мин бәләкәй чакта биек тә, мәһабәт тә кебек иде, ә хәзер вагон тәрәзәсеннән алар ничектер чүгеп тә һәм боекланып та калган шикелле күренделәр Инде менә Каргалы үзе... Элек ул, ялгышмасам, тимер юлына бик якын иде. ә хәзер шактый ераклашкан, инеш буйлап кына таралып утырган бер авыл. Күрәсең, тимер юлга якын урамнар күчепме, китепме беткәннәр Үзгәргән, нык үзгәргән Каргалыкай! Поезд кызу узды, кирәгенчә күрергә өлгереп тә булмады. Шулай да мин артка каерылып булса да, һаман авылның сирәк йортларын күреп калырга тырышып бардым
Поезд авылны үтеп киткәч, ерак та түгел «Чәрмәсән» разъездында туктады. Вагоннардан сирәк-мирәк кенә кешеләр төште Мин дә төштем һәм Каргалы юлына чыгып баручы олы гына яшьтәге ике хатынны туктаттым Исәбем әзрәк сорашып, сөйләштереп алу иде
— Сез Каргалыданмы. апайлар?
— Ийе, Каргалыдан.
Ләкин алар ашыгалар иде бугай — теләмичәрәк туктадылар Шуңа күрә мин туп-туры гына сорадым
— Сезнең Әхмәтжан картны ишеткәнегез бармы?
— Кайсы Әхмәтжанны? — диде миием соравыма каршы хатыннар ның кечерәк буйлысы
— Талли Әхмәтжанны, йорты урталыкта, мәчеткә каршы гына иде
— Юк, белмибез, ишеткәнебез юк,— диделәр болар.
Хәер, белмәүләре гаҗәп тә түгел — бик күптән үлгән карт Ләкин инде аның улын белергә тиешләр (Хатыннарга бер 55—60 яшь булыр .)
— Ә соң аның улы Нигъмәтулланы белә идегезме?
— Кайсы Нигъмәтулла тагын?
— Шул ук урталыкта яшәгән Татыра Нигъмәтулланы?
Хатыннар бер-берсенә карадылар, аз гына уйландылар, аннары башларын селектеләр:
— Юк, белмибез Урталыкта андый Нигъмәтулла тормый
— Хәзер тормый, ә элек тора иде.
— Ий, элеккесен кем белеп бетерсен, жаныкаем,— диде хатыннарның чандыр-озыны. — Хәзер вет урталыкта мәчет тә юк, йорт та юк, сафхуз гаражлары анда
Шулай итеп, бу авылдаш хатыннар минем бабамны гына түгел, үзләренә күпмедер замандаш булган дәдәмне дә белмиләр булып чыкты Дөресен генә әйткәндә, моңа да артык исем китмәде. Нигә кирәк аларга дөньяда юк кешеләрне белеп тору?! Тереләрен белергә дә бәлки ихтыяҗлары юктыр — беткәнмени башка кайгылар?!
Инде мин алардан. «Ә сез үзегез кем буласыз соң?» дип сораганны көттем, ләкин алар хатыннарга хас мондый кызыксынуны да күрсәтмәделәр.
— Ярый, апайлар, юлыгызны бүлдем,— дидем мин аларга, һәм алар, үзара нидер сөйләшә-сөйләшә, китеп тә бардылар
...Тау битендәге үләннәрне селкетеп-тарап җылы гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул миңа — туган-туфрак исен... Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак әрем исе бик үткен була — бала чактан ук сеңеп калган бу таныш исне картайгач та бик яратам. Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!
Сентябрь. 1980 ел •
Беренче өлеш тәмам