Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИҖАТЫ ҺӘМ МИРАСЫ


Жаткан җирдән ходай кичәр дигән — хурлык.
Сәбәп эзләп, төз җул менән җөгер
' дигән!
Залимнарга хәзерләнгән җәһәннәм бар.
Ходаем бу дөньяда ормайды икән?!
агыйрь Мифтахетдин Акмулланың (1831—1895) иҗаты, тормыш юлы татар, башкорт һәм казакъ әдәбиятлары тарихында шактый ейрәиелгән. Безнең әдәбият белемендә шагыйрь мирасы белән якыннан кызыксыну Октябрь революциясенә кадәр ук аның әсәрләрен эченә алган еч китабы басылып чыгудан башланып китә, аннары ул кызыксыну Р. Фәхретдинен. X. Гали, Җ. Вәлиди. Г Сәгъди. М. Гали. М. Гайнуллин хезмәтләрендә дәвам итә. Казакъ әдәбияты тарихында Акмулла иҗатын әйрәнугә С. Сәйфуллнн, Д Качкынбаев, 8. Кинҗәбаев, Б Исхаков һәм башкалар шактый елеш кертсәләр, башкорт әдипләреннән С. Кудаш, К. Мәргән, Ө. Харисоә һәм Ә. Внльдановлар шагыйрь иҗаты буенча материаллар туплау, аны актив пропагандалау юлында зур тырышлык күрсәттеләр һәм бу бер дә очраклы түгел. ченки бетен иҗаты мәгърифәтчелек рухы, социаль гаделлек, актив гуманизм идеяләре белән сугарылган ялкынлы демократ, хикмәтле сүз остасы Акмулланың нәсел нәсәбе, авыр тормышы әлеге еч халыкның охшаш язмышына, якын туганлыгына символ булган кебек, аның бай эчтәлекле, катлаулы әдәби мирасы да хаклы рәвештә «ларның уртак байлыгын тәшкил итә.
Ләкин, кызганычка каршы, бу кабатланмас зур талант иясенең барлык әсәрләре да безнең коннәргә хәтле тегел килеп җитмәгән кебек, аның катлаулы тормышы турында да безнең мәгълүматыбыз тулы түгел әле Күп кенә меһим мәсьәләләрнең һаман да хәл нылынып бетмәве, вакыт-вакыт каршылыклы, хәтта ялгыш фикерләрнең яңгыравы әнә шуның нәтиҗәсе. Шуңа күрә, олы шагыйрьнең тууына 150 ел тулу бәйрәмен билгелеген чакта, аның тормышын, иҗат үзенчәлеген чагылдырган материалларга тагын бер кат мсрәҗәгать итү. моңарчы мәгълүм фактларны янә бер мәртәбә тикшереп, ейрәнелеп җитмәгән материалларны җентекләп карау һәм тәкъдир ителә торган шәхеснең кешелек сыйфатларын, индивидуаль иҗат йеэен билгеләргә омтылу таләп ителә Бары шулай эшлегендә генә шагыйрь иҗатының әһәмиятен яңа югарылыктан бәялеп. шул бай. катлаулы мирасны ейрәнү юлында алда торган актуаль мәсьәләләрне дәрес билгели алачакбыз Ченки Акмулланың тормыш юлын чагылдырган материалларның иң ышанычлы булып күренгәннәре де каршылыктан, хетта бор кадәре «серлелектән» азат түгелләр.
Ш
Соңгы истәлек
Шундый материалларның әһәмиятлеләреннән берсе сыйфатында революциягә хәтле бик актив эшләгән тарихчы, журналист Риза Фәхретдиневнең «Асарь» дип аталган монументаль био-библиографнк җыелмасының кулъязма килеш сакланып калган өченче һәм дүртенче томнарын күрсәтергә мөмкин (беренче һәм икенче томнар 1900—1911 елларда аерым-аерым кисәкләр булып басылган). Менә шул кулъязма хезмәтнең соңгы трмында (11—20 битләр) Акмулла хакында зур күләмле биографик материал — аның турындагы истәлек белән бергә шагыйрьнең соңгы елларга хәтле билгеле булмаган берничә яңа шигыре, бер хаты, һәм тагын башка документлар теркәлгән '.
Материаллардан күренгәнчә, Р. Фәхретдинев мәгърифәт җырчысы Мифтахетдин Акмулла иҗаты белән күптән кызыксынган, беренчеләрдән булып аны өйрәнә башлаган, шул эшне гомер буена дәвам иткән икән, һәм бу игътибар аңлаешлы: алар икесе дә атаклы философ һәм тарихчы Шиһабетдин Мөрҗани идеяләре белән сугарылып формалашкан акыл иялЪре, фикердәшләр.
Биография, «Асарьидә кулланылган стильгә хас рәвештә, болай башланып китә: «Акмулла дип мәшһүр бу шагыйрь (мең) өч йөз унөченче (1313/1895) ел җөмади-ел- үля — үктәбер аенда залимнар тарафындан шәһид вә Миасс заводы каберлегенә китерелеп дәфен кылынды». Моннан, соң автор, шагыйрь кабере өстенә кем таш кундыруын, үтерүчеләрнең кемнәр икәнлеген әйткәч, аның кайчан, кайда тууы, яшьли ятим калуы, үксезлек, үгилек күрүе, ачлы-туклы яшәп, төрле мәдрәсәләрдә укуы, җөмләдән шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дә сабаклар алуы, ниһаять бәхет эзләп, казакъ якларына чыгып китүе хакында сөйли.
Р. Фәхретдинев стиленә һәрвакытта диярлек документальлек хас. Монда да шулай: иң элек ул Акмулланың төрмәдән язган бер хатын, шул хат белән Хафиз исемле хәлфәгә җибәрелгән ике шигырен күчерә һәм мәгълүм фольклорчы, педагог Хәсән Гали тарафыннан шагыйрь хакында тупланган материалларны китерә; катлаулы, бәхәсле мәсьәләләргә аңлатмалар бирә. Хезмәтенең икенче өлешендә исә шагыйрь хакындагы үз истәлекләрен яза. Чөнки алар 1894 елның сентябрендә Уфада очрашып, якыннан танышкан булалар .
«... Уфа шәһәренә килде. Күрештек,— дип яза автор.— Бу вакытта бу кешенең Мөрҗани хакында басылган мәрсиясене2 күргән вә шул васита3 берлә үзене ерактан торып, беркадәре генә булса да, белгән идем. Моны казакъ акыннарының берәрсе булыр дип йөридер, ләкин мәзкүр мәрсия эчендә үземезнең шивәмезчә тәртип ителгән шигырьләр булганлыктан, бу гөманымның тугъры булуына шөбһә берлә карыйдыр идем».
Р. Фәхретдинев Акмулла белән әдәби-гыйльми мәсьәләләр буенча озак-озак әңгәмәләшә һәм якыннан аралашу нәтиҗәсендә шагыйрь турында кызыклы гына күзәтүләр ясый. Акмулланың эзлекле тәгъяим-тәрбия, системалы тирән белем ярдәмендә җитлеккән профессиональ шагыйрь түгел, бәлки табигый сәләт белән гадәти шартларда үскән олы талант иясе—чын халык җырчысы булуы галимгә ачык күренә: «Мәдрәсәдәге иптәшләре вә замандашлары хәбәрләренә күрә, Акмулла зирәк вә үткен табигатьле һәм дә игътибарлы булса да. һәрбер зирәк кешеләрдә була торган хәлгә муафикъ. дөрес тугърысында тырыш булмаган вә артык ватылмаган, өзәләнеп укымаган. Тавышы яхшы гына моңлы булып, җырлауга оста булган. Йортыйдан азык барып тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәбен- дән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән».
Белемлелек критерие итеп классик мөселман культурасын белүне алга сөрүче Р Фәхретдинев. үзе дә сизмичә, «сахра улы» Акмулланың да тиешле югарылыкта бу-
1 Галич архивы хакында әтрафлырак мәгълүматны Maxcyi укырга мемкин 1966 ел. 7 сан
«Казан утлары»..
’ Элегия
‘ Юл. чара
луын күрсәтә торган бер факт китерә. Әңгәмәләрнең берсендә шагыйрь мондый үпкә белдерә
— «Асарьнда күп кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре языладыр, исемләре матбугатка кереп каладыр, ләкин казакълардан мәшһүр затлар язылмыйлар яки бик аз язы- ♦ лалар, хәлбуки айларда да исемләре матбугатка керергә лаек булган галимнәр вә 3 мөгътәбәр затлар бар, шунлар да язылсыннар иде!» — ди шагыйрь. Димәк, әллә найлардагы, әллә кайчангы гарәпләрне җентекләп белә алмаган Акмулла яшәгән ~ конкрет мохиттан яхшы ук хәбәрдар булган икән.
Шагыйрьнең ни өчен казакъ дөньясын яхшы белүен һәм бу мәсьәләдә аның үзе- s нә авторитет булуын истәлек авторы болай аңлата: «Егерме биш яшендә вакытында 2 үзенең ватаныны калдырыл чыгып киткән вә казакъ арасына барып кергән (...), вә 3 казакъ угылы казакъдан аерып алмаслык бер дәрәҗәгә ирешкән. Үзендә шигырь 7 сөйләүгә истигъдад 1 барлыгыны вә шуңар әһәмият биреп, шуның берлә шөгыльләнүне ошбу көндәй башланган булуы занн ителәдер» 2
«Асарьядәге материалларның әһәмияте болар белән генә чикләнми Мәсәлән, щ моңарчы Акмулланың этник яктан кем булуы мәсьәләсе төрле фаразларга урын кал- 3 дыра килә Р. Фәхретдиневта бу сорауга да өлешчә җавап бар. «Үземездән элек Е аның дөньядан күчүене хәтеремә китермәгәнем, һәрвакыт уз гомерем кыска булуын “ уйлаганым сәбәбендән («Асарь»дә үлгән, ягъни тормыш һәм эшчәнлеге төгәлләнгән з шәхесләрнең генә биографияләре язылган — М. Г ), бу адәмиең тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәтле мәгълүмат хакында бернәрсә дә сорашмадым вә язмадым. Мәгәр дә ~ үзе сүз арасында ата-анасындан берсе Казан кешесе булганы хәлдә, икенчесе халис 3 башкорт икәнлекне сөйләгән иде шул нәрсә хәтеремдә калган».
Бу мәгълүматны «өлешчә җавап» дип билгеләүнең сәбәбе шунда ки, күп кенә < документларга караганда, Акмулланың тудырган атасы Мөхәммәдьяр асылда Сыр- § ** дәрья якларыннан килгән казакъ кешесе булып, яшьли татар һәм башкорт арасында о торган, татар мәдрәсәсендә укыган, башкорт җирендә татар кызы Бибигелсем Сәлим “ кызына өйләнгән 1831 елның 14 декабрендә, Туксанбай авылында (Р Фәхретдинев у буенча — Дүсән авылында) аларның улы — булачак шагыйрь Мифтахетдин туган Мә- с хәммәдьяр яшьли үлеп киткәч, анасы Камалетдин Ишмәхәммәд угылы исемле баш- 3 кортка кияүгә чыга. Моны шагыйрьнең үз сүзләре үк раслый: <
о.
Акмулла алты яшьдә ятим калган,
Әкәсе улел, чичәсен истек алган... х
Казакъча «әкә» — безнеңчә әтигә, «чичә» әнигә туры килсә, «истәк» дигән тарихи атаманың элек башкортларны аңлатуы күптән мәгълүм
Мифтахетдиннең чын атасы кем булу мәсьәләсен аның кабере әстенә куелган таштагы язу хәл кыла. 1980 ел җәендәге археографии экспедиция вакытында Миасс шәһәренә кереп, моңарчы тексты төгәл басылмаган әлеге ташны яңадан тикшереп укып чыктык 3
Гарәпчә язу болай яңгырый
Къәтле шәһидән
сәнәти 1313 фи сәманийәти
җемади-ел-үля фи ләйләти-л-җомга
мелла Мифтахетдин әлмәгъруф
би Акмулла ибне Мөхәммәдьяр хәлфә
нөсәбән вә ибне мелла Камалетдин
тәрбиятән. Тәммә, тәмме.
Татарча мәгънәсе «Шәһидләрчә үтерелгән, 1313 (һиҗри) елда сигезенче җәма- диел үляда, җомга көнне кичен» * Акмулла исеме белән билгеле мелла Мифтахет
дин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдьяр хәлфә, тәрбия буенча атасы мелла Камалетдин. Тәмам, бетте»
1 Салат. куат
> Уйлау, фиксрлаү
' lain injli.ip белая тимер юл ярасында «кысылып» калган татар гиратыида саклана, ине 43, жир нстендоте буе Л*, калынлыгы 10 си Текст пехта почерк белой башкарылган жиде юлдан гыйбярат
** Милади буенча ПИ» елнын П натибрен» каршы тенге туры кили
Шагыйрь үз анасының кем булуы хакында да шактый ачык әйтә, мәсәлән, казакъ укучыларына мөрәҗәгать итеп, үзенең ата нәселе буенча казакъ икәнлеген расларга теләгән бер шигырендә ул болай ди: «... агалар, хәүф итәмен: анасы нугай кызы димәсәңез». Нугай дип, киң мәгълүм булганча, казакълар татарларны атыйлар.
Әмма булачак шагыйрьгә үз анасыннан да яшьли аерылырга туры килә-
Үгәй ана кулында йәтим калдым, Андан да бик эрәтем китеп калдым,
— ди ул соңрак көрсенеп.
Шулай итеп, шагыйрьнең моңарчы тиешле дәрәҗәдә җәлеп ителмәгән үз сүзләре аның тудырган атасы буенча «чала» казакъ, тәрбияләгән әтисе һәм, ихтимал, үги әнисе ягыннан — өлешчә башкорт, туган, сөт имезгән анасы тарафыннан исә ярты татар булуын раслый икән.
Булачак шагыйрьнең мәктәп-мәдрәсәдә алган тәгълим-тәрбия якларына игътибар итсәк тә, шундый ук нәтиҗәгә килер идек.
Әлбәттә, гыйльми әдәбиятта, бигрәк тә икенче кул чыганакларга (истәлекләргә) таянып язылган кайбер соңгы дәвер хезмәтләрендә, шагыйрьнең чыгышын икенчерәк рәвештә сурәтләргә омтылулар да бар. Ләкин, безнеңчә, андый бәхәсле истәлекләр нигезендә ясалган фаразлар түгел, бәлки шагыйрьнең үз сүзләре биргән документаль нәтиҗәләр күпкә ышанычлырак.
Акмулланың теле турындагы хәбәр дә игътибарга лаек: «үзе...,— дип дәвам итә Р. Фәхретдинев,— яхшы гына казакълашкан булса да, сүзендә артык казакълашмый: бөрҗан вә үсәргән башкортларындан аермасыз рәвештә сөйләшер иде». Әгәр моңа өстәп, Мәрҗанигә багышланган Акмулла әсәрләренең нигездә әдәби татарча, ә башка кайбер шигырьләренең шактый казакъча язылган булуын игътибарга алсак, шагыйрьнең аңсыз рәвештә әллә нинди катнаш телдә түгел, бәлки төрле аудитория эчен махсус тел-стйльдә язарга омтылганлыгын аңларбыз.
Р. Фәхретдинев Акмулла иҗатының кыйммәтен тар этник проблемаларны хәл кылуга кайтарып калдырмый. Бу мәсьәләдә ул шактый дөрес позициядә тора. Акмулла. чыннан да, классик төрки-татар әдәби традицияләреннән тыш, казакъ халык поэзиясе белән сугарылып, дала поэтик мәктәбендә дә тәрбияләнгән, шул ике башлангычны бергә кушкан кабатланмас шагыйрь. Безнең көннәргә хәтле килеп җиткән шигырьләренең иҗтимагый яктан иң тирәннәре Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә бәйләнгән булуын, шулай ук башка әсәрләрендә дә Болгар—Казан тематикасы күтә-релүен, «казакъча яздым» дигән әсәрләренең зур өлеше татарча яңгыравын исәпкә алганда, Акмулланың татар поэзиясе чишмәсеннән мул һәм даими дым алганлыгы бәхәссез.
Җыеп әйткәндә, Мифтахетдин Акмулла, кайсы гына яктан карасаң да, кардәш ха- лыкларыбызның уртак улы булып күз алдына баса. Яңа материаллар моны тулысы белән раслый. Р Фәхретдинев тә мәкаләсенең буеннан буена шул фикерне куәтләп уздырд.
Ниһаять, Р Фәхретдинев язмаларында Мифтахетдиннең кешелек сыйфатларын күрсәтә торган мәгълүматлар да шактый: Үзеннән киткән хатынын дини суд ярдәмендә кайтару максаты белән Уфага килгән, әмма бу мәсьәләдә Риза казыйның булышлыгына ирешә алмаган Мифтахетдиннең күңеле төшә. Фәхретдинев тә уңайсыз хәлдә кала, шулай да ул хөкемен үзгәртми, «вөҗданым кушканча эш итәргә мәҗбүр идем»,— ди. Ләкин шагыйрьнең калган хәтерен, сынган күңелен икенчерәк юллар белән юатырга, күтәрергә омтыла ул: ерак сахраларга кайткач, Акмуллага горурланып сөйләрлек бер вакыйга булсын дип, аны мөфтидән махсус кунак итеп мәҗлескә ча-кырттыра. Шагыйрь хөрмәтенә оештырылган әлеге зияфәттә башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәдсәлим Өметбаев та була. Р Фәхретдинов «Труйский муллаларының мәҗле- сендән башкаларны» күрмәгән сахралы «садә вә гасаби» Мифтахетдиннең зур руханилар, эре аксөякләр, патша чиновниклары белән якыннан аралашкан М. Өметбаев янында югалып калуыннан курка. Ләкин Акмулла үзен дәрәҗәле тота, әңгәмәгә актив катнашып, төрле шигырьләр укып, «үзенең урыныны, мәртәбәсене саклап кала...»
Мәҗлес көтелмәгәнчә җайлы, күңелле уза. чеики аңа ике шагыйрь — Акмулла һәм Өметбаев — рух бирә, алар мәҗлесне үзләре бизәп җибәрәләр. «Акмулла. — ди истәлек авторы,— үзенең шигырьләреие моңлы тавыш берлә, бер кадәре кабзыйәт вә гайрәт берлә сөйләде, вә яхшы гына тәэсир бирде. Моның туктавы берлә, һич ф көтмәгән бер вакытта. Мөхәммәдсәлим әфәнде, санагатенчә • бер кеше берлә очра- _ рашуы сәбәпле булса кирәк, күңеле ачылып, мөсабәкать кылырга3 кереште. Вакый- у гаидә монлар бер-берене белмәгәнләр иде. Аның тукталуына—Акмулла, Акмулла — тукталуына Мөхәммәдсәлим иртиҗалән ' шигырьләреие сөйләделәр Үзләренең яшь £ вакытларыны хәтерләренә төшереп, бу көнге вакытларыны һәм дә нинди мәҗлестә у булуларыны онытып җибәрделәр!»
Сүз бәйгесенә кергән ике шагыйрь генә түгел, истәлек авторы язмаларына ка- 2 раганда, мәҗлестә катнашкан башка кешеләр дә үзләренең кайда утыруын тәмам J ойыталар. Р. Фәхретдинеа исә нәтиҗә чыгарып: «Шушы сәгатьдән соң үзем дә мои- дый бер күңелле мәҗлескә очрамадым. Мондый вакыйгаларның кадерләре беленмә- ~ гөн!..»—ди инде кырык елдан соң көрсенеп...
Әмма Уфадагы бу очрашу Акмулланың соңгы истәлеге була: күп тә узмый аны 3 Миасс шәһәре тирәсендәге юлда Гафиятулла Байморат улы һәм Дәүлатша Надир- - шаһ улы дигән кешеләр үтереп китә
_ 3
Бәхәсләр һәм бурычла𠆆 ‡‡
а о
Акмулла хакында Ризаэтдин Фәхретдинев, Хәсән Гали һәм Дусмаил Качкын- = баевлар туплаган материалларда, шагыйрьнең тормыш юлын, шәхси сыйфатларын - ачыклый торган бәхәссез мәгълүматлардан тыш, мәсьәләне шактый катлауландырып, о хәтта бераз бутап җибәрә торган хәбәрләр дә бар.
Мәсәлән, Р Фәхретдиневтә шагыйрьнең туган елы дип «1248/1832. күрсәтелә _ һиҗри исәп белән 1248 ел милади, ягъни хәзергечә календарь буенча 1832 елның ' 31 маеннан 1838 елның 21 апреленә кадәрге вакытка туры килә. Димәк. «Асарь»дә з ■ төгәл» аталган 1248 ел һиҗрине кабул итсәк. Акмулла 1832 елда туган була.
Р. Фәхретдинев үзе үк милади буенча күрсәткән 1832 һәм 1895 еллардан чыгыл х исәп йөртсәк, шагыйрь 63 яшендә үтерелгән була, һиҗричә исәпләгәндә (1248 һәм - 1313), шагыйрь гомеренә 65 ел туры килә, һәм бу аңлаешлы: һәр һиҗри елның озын- ~ лыгы миладидан якынча 11 көнгә кыскарак. Шулай да шагыйрь кайсы елны туган соң, ягъни әдип Фатих Кәрими бастырган метрикага нигезләнгән элекке традицион 1831 елның 27 декабрендәме . яки «яңа табылган» 1832 елдамы? Минемчә, элекке мәгълүмат дөрес Чөнки Уфага килгән чакта (1894 елның сентябрендә), Акмуллага чыннан да 63 яшь була һәм моны хәтердә тоткан Р Фәхретдинев соңрак 1895 тән әлеге 63 не алып ташлап. 1832 милади елны һәм аннан 1248 һиҗрине исәпләп чы
1 Каушау
• Һнп-Ф
• Ярышу
• Д«|н.ч-иҗтв. чынлыкта
• KMH.IT илһамланып
‡‡ К<1рл1ыз «Беэнсц юл»' журналы. 0 саннар. XI бит
гарганга охшый.
Димәк. «Асарьпдә китерелгән мәгълүматларның барысына да тәнкыйтьсез карарга ярамый икән. Шулай да, әлеге метрика һәм кабер ташындагы мәгълүматларга нигезләнеп. Мифтахетдин Акмулланың гомере 1831 елның 14 (26) декабре һәм 1895 елның 15(27) октябре белән чикләнә дип ышанычлы рәвештә әйтә алабыз
Мифтахетдиннең кайсы авылда туган булуы да төгәл хәл ителмәгән әле. Хәзерге Уфа галимнәре эзлекле рәвештә Туксанбай дигән башкорт авылын атасалар. «Асарь»- до Дүсән исемле авыл күрсәтелә. Ләкин Р Фәхретдинеа Туксанбай авылын да яхшы белгән бер урында шагыйрьнең «Әхмәди исемендә энесе Туксанбай авылында га- дәти кешеләрдән» булуын әйтсә, икенче җирдә. Мифтахетдин һәлак булгач, аннан калган әйберләрне әлеге Туксанбайда торучы Әхмәдинең алып китүен, шагыйрь кулъ-
язмаларын исе — Тамьян авылына илтеп куюын хәбәр итә. Безнеңчә, бу ике терле хәбәр Мехәммөдьяр һәм Камалетдиннәргә барып тоташа шикелле: ике терле версия әлеге ике шәхеснең ике авылда торуы белән аңлашылса кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәлә киләчәктә махсус тикшерүне сорый.
Шагыйрьнең тормыш юлын барлау аныклау, үз нәүбәтендә, аннан калган бай һәм катлаулы мирасны җентекләп өйрәнү, гыйльми нигездә дөрес үзләштерү белән баглы. Кызганычка каршы, бу өлкәдә дә хәзергә мактанырлык зур эшләребез юк. Акмулладан калган шигырьләрнең һаман тупланып җитмәве, аңар нисбәт ителә торган әсәрләрнең дә тәнкыйть иләге аша уздырылмавы шуны раслый. Фикерне дәлилләр өчен тагын бер мәсьәләгә тукталыйк.
Югарыда әйтелгәнчә. «Асарь»дә Хәсән Галинең Акмулла иҗатына багышланган, 1912 елда язылган бер озын хаты, шул хат эчендә шагыйрьнең ике-өч зур әсәре һәм күп кенә шигъри өзекләре китерелә. Хат башында X. Гали шагыйрьнең үги анасы әле дә Туксанбай авылында исән булуын, шагыйрь үзе тере чакта утырып йөри торган өч бүлек әрҗәле арбасының энесендә һаман сакланып калуын хәбәр иткәч, түбәндәгеләрне яза: «Акмулла үзёнең моңлы вә әсәрле шигырьләрене киң далаларда уйлап чыгарадыр да* шушы арбасына утырып кәгазьгә язадыр иде диләр. Себер хан- ларындан Чыңгызхан бине Вәлиханга (Ч. Ч. Вәлихановның әтисе— М. Г.) иштикя юллы язган мәктүбендә ошбу шигыре бар:
Алмагач ашъян тоткан сез бер шаһбаз3, Шаһбаздан ит дәм Иткән без дә бер таз;
Асыл затым сорасаңыз, мин бичара: | Дәрдемәнд Хөббихуҗа ибне Нияз;
Аргы атам Әбуталнб Ширьяздан.
Бер мулда таптан чыккан * моны язган;
Сездләрдән изге нәзар ' емид итеп.
Акмулла без фәкыйрең, илдән язган.»
Р. Фәхретдинев раслау белән килешеп җитми: «Бу шигырьне без сейли торган Акмуллага нисбәт итүендә Хәсән Гали әфәнде яңлыша торгандыр Шуны сөйләүче үзе үз исемене «Хөббихуҗа ибне Нияз» дип бәян итә. Шуның өчен моны Мифтахетдингә нисбәт итүгә вәҗһ булмас". Казакъларда Акмулла дип мәшһүр башка бер шагыйрь булса кирәк. Шигырь шул затныкы булыр. Мәрҗанинең бер мәҗмәгындә үз каләме берлә «безгә Акмулла килгән, ләкин мин өйдә булмаганмын»,— дип язылган язуны үзем күрдем. Хәлбуки, Мифтахетдин Казан шәһәренә бара алмаганлыгыны үземә үзе сөйләгән иде».
Чыннан да «Асарьпнең дүртенче томында китерелгән Мәрҗани язмалары арасында мондый сүзләр бар: «Казакъ диярындан7 «Акмулла» дип мәгъруф8 булган Хөббихуҗа бине Нияз 1292 дә рәҗәб урталарында (1876 ел, август — М. Г.) Казан шәһәренә килеп киткән, мин аны күрә алмадым Атасы Болгар татарларындан булып, анасы казакъ икән. Сахибе фазыйльв диделәр. Харәзем вә Бохара вә башка урыннарда йөргән, «Назурә»10 хакында мөгътәкыйд вә хөсне-с-сәна, вә җәмил әз- зикр . диделәр Труйски әтрафында, вә мөраббисе 12 дә Эстәрлөбаш карьясендә ”. диделәр».
' Зарлану рәвешендә
1 Кош оясы
1 Лачын. Шонкар
• Сословиедән чыккан
4 Мянәсәбәт. караш
• Туры килмәү
’ Өлкә, нл
’ Билгеле
• Гыйлем иясе
10 Лазурә» — Ш Мәрҗани әсәре
” Ышанычлы яхшы фикерлә һәм матур сүзләрдә
” Тәрбияче
Р Фәхретдин姧 *** бу сүзләргә карата түбәндәге аңлатманы бирә: «Монда сөйлән- тән тәгърифләриең беркадэресе без белә торган вә гасырымыэда булган шагыйоь Акмулла (Мифтахетдин—Р ф) га тугъры киләдер Беркадәресе тугъры килми Моны Мәрҗани күрмәгән, бәлки кешеләрдән ишетел язган Мэрҗаниг* сейләүчеләр үзләре ф ике Акмулланы бергә катнаштырып вә беренең тәгърифене икенчесенә күчереп сей- _ ләгән булулары күңелгә килә»...
Бәлкем Р. Фәхретдине» ялгышадыр дигән шикнең булуы да ихтимал Әмма икен- ~ че бер дәлилләр дә бар, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мәрсиямнең ' кереш өлеше ахырында «Аһ, дәрига! Баралмадым катына аның».— дип үкенеч бел- 7 дерсә, галим үлгәч өстәлгән бүлегендә Казанда булмавын тагын да ачыграк яза 2
3 Гыйиайәт кылса ни, йа рабб, t
Үзем байгыш, атым арык: Казан шәһренә бер барып Күр* алмадым .дәрига. аһ!
Атының «арык», үзенең «байгыш» ягъни ярлы булуы турында сөйләү шигырьне ике Е төрле аңларга урын калдырмас шикелле.
Шуңа да игътибар итәргә кирәк: әгәр X. Гали китергән шигырьнең авторы үз g исемен Хөббихуҗа дип, агасын исә — Нияз, ә бабасын Әбүталип Ширьяздан дип күрсәтеп, аннан соң үзен «Акмулла» дип танытса (Мәрҗанине эзләп килүче кеше дә үзен нәкъ шулай атаган!), Мифтахетдиннең атасы, югарыда күргәнебезчә, — Мехәм- ® мәдьяр яисә Камалетдин. «Хөббихуҗаны» Акмулланың өстәмә псевдонимы дип уй- — ларга да урын юк, чөнки алай булганда, шәҗәрә мәгънәсен югалта, «ибне» һәм «ар- * гы атам», ягъни бабам дигән махсус генеалогик күрсәткечләргә урын калмый Ниһаять, югарыда X. Гали китергән өзекне төрле җирдә терлечәрәк йөрүе дә* аңа шиклә- О иеп карарга нигез бирә.
Шулай итеп, бер-берсенә туры мөнәсәбәттә булмаган, үзара мөстәкыйль дүрт- < биш документ Мифтахетдиннән башне тагы бер шагыйрь булуы, аның да халыкта Акмулла дип йөртелүе файдасына сөйли икән.
«Хөббихуҗа» исеменә беренчеләрдән булып игътибар иткән Г. Әс-Сәиди аңар мондыйрак аңлатма бирә: Мифтахетдингә үчеккән казакъ байлары аны казакъ түгел. ь бәлки гаскәри хезмәттән качып йөрүче татар (яисә башкорт) дип игълан итәләр һәм - донос язалар;1 төрмәгә эләккән Акмулла исә үзенең чыгышын хуҗалар (сәетләр) нәселеннән итеп күрсәтергә теләгән. ' Ләкин мондый аңлатманың очы очка ялганмый. Беренчедән, бу очракта, X Гали хатындагы өзекнең икенче строфасы кабул ителә алса да, аның «Хөббихуҗа ибне Нияз» дигән алдагы өлеше кабул ителми: Мифтахетдин сыйфатында хөкемгә җәлеп ителгән кеше Хөббихуҗага әверелеп кенә җәзадан котыла алмас иде. Икенчедән, бөтен иҗаты, аңлы әдәби эшчәнлеге «тугрылыкка», дөрес сөйләүгә багышланган шагыйрьнең тупас мистификация белән шөгыльләнүе— үз исемен Мифтахетдиннән Хөббихуҗага үзгәртүе акылга сыеп бетми
«Асарь»дәге мәкаләсен тәмамлап. Р Фәхретдинеә болай яза: «Нинди сәбәп берлә Мифтахетдин үзенә «Акмулла» дигән гонванны ‘ алган? Бәлки, моның сәбәбен үзе сөйләгән булыр, ләкин хәзер хәтеремдә юк Бәлки, казакъларда булган мәшһүр Акмулла гонванлы икенче бер шагыйрь вафат булгандай соң, казакълар шуның гонва- ныны моңа биргәнләрдер дигән фикер күңелемә киләдер». Бу сүзләр яхшылап тикшерүгә мохтаҗ, чөнки галим үзе дә, кистереп әитмичә. уйланырга урын «алдырган
Без дә фикер алышу максаты белән башкорт халык шагыйре Сәйфи ага Кудашка мерәҗәгать иткән идек. Аның җавап хатында мондый сүзләр бар «1961 елның 18 августында без казакъ язучысы академик Сабит Моканов белән, халык шагыйре Омар Шипинның хәлен белер өчен, Кустанай өлкәсе, Убаган районындагы Маяковский исе
1 Сыйфвт.
■ Казамълвр һәм башка Урта Азия чалмкларм патша Россиясендә гаскәри хезмәттәй азат ИтеДГӘН булалар
• Акменла әфинлеиец иишал итдекс монзуматилә башка бер квч мөмшадатыпы »■ « нмссе «ек тәрҗемәи хмги мөштәмил мәҗмугадер Казам. 1904. в һәм 17 битләр (искәрм a >1
*** Дәрәҗәле исем Бу урынла псевдомкч
мендәге совхозга бардык. Аның белән әңгәмәләшеп утырган чагында мин Акмулла турында сүз кузгаттым... Менә шул вакыт акын теге мәгълүм Мифтахетдин Акмулладан башка, каэакъта янә бер Акмулла исемле акын булганлыгын һәм шуның халык арасында сейләнелеп йөртелә торган берничә үләңен язып алып, Алматыга—Казакъ- стан Фәннәр Академиясенә җибәрелгәнлеген әйтә. Ләкин мин, үземне кызыксындырган мәсьәлә булмагач, бу хакта төпченеп сорашмадым».
Димәк, төрле документлар да чынлыкта бер-берсенә мөнәсәбәтсез ике Акмулланың бер заманнарда һәм бер тирәләрдә яшәве файдасына сөйлиләр. Ниһаять, шуңа1 да игътибар итәргә кирәк: әгәр Ш. Мәрҗани язмаларын авторның үзеннән соң беренче булып укучы бары Р. Фәхретдинев икәнлеген онытмасак (ул язмалар беркайда да басылмаган әле), X. Гали китергән шигырь дә, казакъ поэтикасы һәм гомумән төрки шигырь күзлегеннән караганда, төгәл һәм камил әсәр. Аны фальшивка дип әйтергә нигез юк. Мәрҗани язмаларындагы фактларны да мистификация җимеше дип әйтә алмыйбыз. Ә Омар Шипин исә тагы да икенче дәлилләргә нигезләнеп фикер йөрткән...
Бәс, ничә Акмулла булган соң? Әгәр бер Мифтахетдин Акмулла гына булса, аның тормыш юлын, бөтен иҗатын яхшы беләбез дип әйтә алабызмы?!.
Бу сорауларга өзеп бер җавап биргәнче, күп эзләнәсе, күп тир түгәсе булыр әле. Эзләнүне дәвам итү исә төрле яклап файдалы. Әгәр «юл уңып», бер Акмуллабыз икегә — Мифтахетдин һәм Хөббихуҗага әверелсә.— әдәбиятларыбыз тагын бер кызыклы күренешкә баер, шуның белән кайбер буталчыклыклар да җуелыр иде. Киресенчә килеп чыкканда да юлыбыз уңачак: ышанычыбыз нык, белемебез тулы булып, шөбһәләрдән арынырбыз.
Мәсьәләнең шушы якларын күздә тотып, бәхәсле фактларга киңрәк тукталу, сорауны да «кабыргасы белән кую» кирәк табылды.
Уртаклыкның бер тамыры
Акмулла мирасын өйрәнүчеләрнең һәммәсе дә диярлек аның татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятлары өчен уртак шагыйрь икәнлеген икърар итмичә уза алмыйлар, һәм бу аңлаешлы: аның чыгышы, тәгълим-тәрбиясе, үзләштерелгән традицияләре, тудырган һәм үстергән шигъри мәктәбе — һәммәсе бергә моңа бик ачык дәлил.
Уртаклыкның бер чыганагы иң әүвәл, әлбәттә, телгә барып тоташа. Татар һәм башкорт телләренең үзара бик аңлаешлылыгы хакында махсус сөйләп торуның хаҗәте булмаган шикелле, татар һәм казакъ телләре арасындагы якынлык та исбатлап торуны таләп итми. Әгәр Акмулла араларында гомер кичергән Көньяк Себер һәм Көнбатыш Казагыстан казакъларының объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә татар әдәби теле тәэсирен элек-электән үк татып килүен, шул төбәкләрдәге тел үзенчәлекләрен фәндә бе- ренчеләрдән булып тикшергән Хөсәен Фәезханов әйткәнчә, аларның язма телдә беркадәр «нугайлашып» (татарлашып) өлгерүләрен игътибарга алсак, бу фикер тагын да куәтләнә төшә. Әлеге төбәкләрдә яшәгән татарлар һәм башкортлар да образлы сүзләргә, экспрессив чараларга бай җанлы казакъ теленнән күп итеп өлеш алганнар, аны яратып кулланганнар. Мондый ихтыяҗны тормыш үзе—көндәлек аралашу, Габдулла Тукай әйтмешли, даими «тел, лөгать, гадәт вә әхлак' алмашу» тәэмин иткән. Шуңа күрә XVIII—XIX йөзләрдә татарча һәм казакъча «катнаш» яки «катнашрак» телдә язучы әдипләр — шагыйрьләр, акыннар барлыкка килә. Бу традиция XX гасырның башына да күчә. Мисалга XIX йөздә күп |;анлы поэма-кыйссалар язып калдырган Мәүлекәй Юмачиков. Әхмәт Уразаев-Кормашиларны, традицияне XX гасырда дәвам иткән «чала татар» Әкрам Галимов (казакъча «Айкап» журналының секретаре) белән тюрколог- фольклорчы һәм педагог «чала нугай» Хәсән Галиләрне күрсәтү дә җитә.
Акмулла иҗаты — менә шушы гаять үзенчәлекле этнолингвистик «кушылма» әдәби күренешнең бер һәм иң характерлы нәтиҗәсе. Ул үзе тәрбияләнеп үскән этник катнаш даирәдәге телләрне — әнисе бишектә тирбәткән татар телен, тәрбиягә алган әтисе сөйләшкән башкортчаны бер тигез дәрәҗәдә белеп, мәктәп-мәдрәсәләрдә шу-
ларны өйрәнеп үс кан. аннары, сахра мохитына чумып, чачан акыннар белән әйтеш бәйгесенә керерлек дәрәҗәләмә мөкәммәл рәвештә җанлы казакъ телен дә үзләштергән. Шуңа күрә Акмулла кирәк икән — татарча, кирәк икән — башкортча, хаҗәте килгәндә саф казакъча сәйли алган, яза алган; ихтыяҗ булса, алариың әчесен бергә ф кушкан.
Күп очракта мондый кушылу стихияле рәвештә дә килеп чыккан, әлбәттә. «>Цүкә- не майлау меиәи кайыс булмас» дигән бер генә юлны алып карагыз. «Менән» теркәгече башкорт һәм казакъ телләренә хас булып, татарча нормага сыймаса, ә «кайыс» (каеш) бары казакъ ягына тартса, утрак тормыш һәм урманчылык традициясенә бәйләнгән «җукә» сүзенең килеп керүе бары татар теле стихиясенең генә тәэсире. Мондый мисалларны Акмулла теленнән дистәләп-дистәләп китерергә мөмкин.
Шул ук вакытта Акмулла хакында бары стихияле рәвештә «катнаш» телдә язучы шагыйрь сыйфатында хөкем йөртергә дә ярамый. Төрле телләрне кызык итеп куша алган кебек, ул аларны, кирәген тапса, эзлекле рәвештә аера да белгән Шуңа күрә аның бер төркем әсәрләре саф иске татар әдәби телендә, икенчеләре бөтенләй диярлек казакъча язылган. Хәтта бер әсәренең эчендә дә аның аерым өлешләре арасында шундый үзгәлекләр күзәтелә. Бу — андый әсәрләрнең элек төрле этник аудиториягә адресланган аерым-аерым парчалар рәвешендә язылып, соңрак тематик җирлектә кушылуының нәтиҗәсе булырга тиеш. Хәзерге көн милли укучылар өчен аңлаешлылык җәһәтеннән билгеле дәрәҗәдә кыенлык тудыра торган мондый «тел чуарлыгын» ничек бәяләргә соң? Мәсьәләгә ♦ конкрет һәм тарихи якын килгәндә бу — шагыйрьнең конкрет аудиториягә аңлаешлы а телдә язарга омтылуының нәтиҗәсе. Икенчерәк итеп әйткәндә, бу хәл иске татар 1 әдәби теленең демократлашу процессындагы үзенчәлекле бер күренеш. Чуарлыкны < югарыда күрсәтелгән даирәнең этник төрлелеге. катнашлыгы барлыкка китергән ' Чөнки Акмулла, трибун шагыйрь, прогрессив идеяләр пропагандисты буларак, шигырь- - не — китап өчен, китапны киштә өчен генә язмаган, бәлки аны үзе яшәгән җирләрдә- u ге катнаш телле җанлы кешеләргә адреслаган (әйтик, шул «стилистик мәктәпне» у элешчә дәвам иткән Дәрдмәнд тә җирле сөйләшкә таянып язган)
Мифтахетдиннең тел мәсьәләсендәге позициясе аның хәлфәләргә сабакның «мәгънәсен үз теленчә төшендерсен» «үзеңезнең телеңезчә анык кылып, баласы -мөселманның андагандай» итеп дәрес бирсен!
Шагыйрьнең үз телендәге гарәп-фарсы элементларының шактый күп булуыннан = чыгып, берьяклы ашыгыч нәтиҗә ясарга да ярамый. Беренчедән, мондый күренеш ' ул чорда хөкем сөргән иске әдәби телнең лексик арсеналы һәм мәдрәсәләрдә тел укытуның торышы белән аңлатыла. Икенчедән, моны тел-форма яссылыгында гына түгел, бәлки эчтәлек-проблема планында да карарга кирәк Мәсәлән, бүгенге көндә, биология кануннары буенча зур. принципиаль полемика алып барганда, йөзләгән латинча махсус атамалардан баш тарту дөрес түгел Икән. XIX йөздәге мөселман дөньясында фәлсәфәгә караган проблемаларга кагылган чакта, гарәпчә терминнардан, катлаулы һәм төгәл төшенчәләрдән башка бер адым да ясавы мөмкин булмаган, өченчедән. керешче шагыйрь үз әсәрләрен гади халыкка гына түгел, бәлки искелекне яклап ятучы консерватив, хәтта клерикаль руханиларга да күндергән, ягъни алар белән аларның үзләренчә сөйләшү зарурлыгын аңлаган.
Акмулла теле әдәбиятыбызның демократлашу юлындагы алга таба бер адым булуын аңлар өчен, аның я<анлы сөйләм теленә якынаерга омтылуына да игътибар итәргә кирәк. Дөрес, бу юнәлештә дә ул эзлекле түгел һем. объектив сәбәпләр аркасында, алай була да алмаган. Әмма «башындан. башындин» кебек традицион рәвештә язасы урынга шактый еш «башыннан, колагыннан» дип бирү — соңрак гамәлгә кергән «ишеткәнчә язу» принципларына якынаюның бер билгесе.
Акмулланың тел мәсьәләсендәге реалистлыгы аның русча сүзләргә карата мөнәсәбәтендә дә яхшы чагыла. Әгәр XIX йөздәге күп кенә иске яэучыларыбыз солдат һәм губернатор ише көндәлек кулланылыштагы сүзләрне әсәрләренә кертүдән баш тартсалар. Мифтахетдин аларны үз теленә үреп бирә
Нисбәт бәрлән форма тезеп, сурәт сатман.. Кирәк солтан булсын, мирен — император...
ШАГЫЛРЬНЕН ИЖ.ЛТЫ ҺӘМ МИРЛСЫ
Болардан тыш аның телендә солдат, чинауник, әфисәр, кантон, наград, паруд (порода — нәсел), бырат — (брат — туган) бизмән һ. б. очрый. Кайчакларын шагыйрь шундый алынма сүзләр ярдәмендә отышлы шигъри фигуралар да тудыра:
Күз алдында карманнан кармагандай!..
Җыеп әйткәндә. Мифтахетдинеа Акмулланың тел үзенчәлеге, бер яктан, аның тугандаш халыклар арасындагы уртаклык сыйфатын ачык итеп характерласа, икенче яктан, аның иҗатындагы, дөньяга карашындагы халыкчанлык тенденцияләренең дә калку гәүдәләнеше ул. Менә шуларның һәммәсен дә исәпкә алганда, без шагыйрьнең теле белән сак кыланырга, аның тарихи-документальлек сыйфатларын бозмаска ти-
Икенче тамыр
Бу мөһим башлангыч XIX йөзнең уртасы һәм икенче яртысында тарихыбызда йөз биргән. Россиядәге изелгән халыкларның күпчелеге өчен хас мәгърифәтчелек һәм азатлык өчен көрәш хәрәкәтенә, шушы күренешләрнең эчке бердәмлегенә кайтып кала. Акмулланың, үзенә идеал итеп туң схоластикага, догматизмга каршы баш күтәргән. кешегә рухи иреклек, аң-белемгә хокук даулап чыккан мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанине сайлап алуы һич тә очраклы түгел.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп китик, Акмулла татарлардагы мәгърифәтчелек идеяләрен бер Мәрҗанигә генә кайтарып калдырмый. Мәсәлән, шагыйрьнең:
Курса хәзрәт алардан борын булган, Мәдехка ул бер лаек урын булган,
— дигән сүзләре аның Габденнасыйр Курсави эшчәнлеген дә яхшы белгәнлеген күрсәтә. Мәрҗани исә. мәгълүм булганча, шул Курсави күтәреп чыккан мәсьәләләрне үстереп җибәргән, системага салган, төзек тәгълимат югарылыгына күтәргән фикер
Әйе, Мәрҗани — бездә мәгърифәтчелек идеологиясен формалаштырып, шул идеяне алга сөргән, аның өчен көрәшкән, аң-белем, фикри хөрлек өчен башкаларны да актив көрәшкә чакырган җәмәгать эшлеклесе. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Тукайлар аның эшчәнлегендәге нәкъ менә шул хосусиятне беренче чиратта атап, шунысы өчен аны олылыйлар. Әмма бөек мәгърифәтченең әдәби образын гәүдәләндерүчеләр. әдәбиятта аның фикерләрен яклаучыларның тәүгеләреннән берсе Мифтахетдин Акмулла булды дисәк, әлләни ялгышмабыз. Чөнки Тукайга хәтле Мәрҗанигә ба-гышланган әсәрләрнең күпчелеге Акмулла шигырьләре төсле халыкка таралмаган иде. Өстәвенә, шагыйрь традицион мәдхия язу белән генә чикләнми, бәлки Мәрҗани фикерләре өчен актив рәвештә көрәш алып бара, аның тарихи урынын билгеләргә омтыла:
Берадәр. сезгә үтенәм сәлам язып.
Күзең сал, Мәрҗани ул — Тимер казык!
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың. Караңгыда җуй белмәй юлдан язып!
Мәрҗани эшчәнлегенә очраклы рәвештә болай киң тукталынмый. Чөнки ул күтәреп чыккан азатлык, фикердә хөрлек мәсьәләләре XIX йөзнең икенче яртысында Россиядәге күпләгән мөселман халыклары өчен дә актуаль, шунысы белән уртак проблемаларның берсе була. Шуңа күрә дә Акмулла, мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалап, киң казакъ сахраларында казакъча гыйбарәләр белән «үләң әйтсә», башкорт арасында «башкортның наград алган кантоныдай» кәпәренгән карагруһ муллаларга, «чинауник — түрәләргә» һөҗүм ясый. Мәрҗани эшчәнлеген ул үз җирендәге.
үз илендәге үЭ халкындагы зур казаныш, прогресс сыйфатында бәяли. «бездән» дип. басым ясап әйтә
Хәмде липлаһ. бу диярда бездән чыкты g
Мәрҗаии Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Ләкин Мәрҗанине ул шәхси дуслык, яисә кан кардәшлеге хакына түгел, бәлки 2 аның идеясе, фикере, эшләгән хезмәтләре өчен яклый:
_ „ 7
Батырны «батыр» диләр — качен күргәч.
Останы «оста» диләр — зшеи күргәч.
Ул минем атам имәз, остаз имәз,— -
Хаклыкны тәеъдииъ зарур зшен күргәч!
Мәгърифәтчелек идеяләренең милли чикләргә сыймыйча, бер үк дәвердә төрле халыклар ечен дә уртак булуын естәмә фактлар ярдәмендә расларга мемкин. Мәсәлән, шул ук Мәрҗанинең мәсләктәше һәм дусты X. Фәезхаиовның. бер яктан, казакъ мәгърифәтчеләре Чцкан Валиханов. Ибрай Алтынсарылар белән дуслык мөнәсәбәтендә торуын, икенче тарафтан, аларның һәммәсе дә прогрессив карашлы рус ориента- листлары һәм алдынгы рус җәмәгатьчелеге вәкилләре белән уртак тел табуларын искә төшерик, һәм бу бик табигый, чөнки мәгърифәтчелек иң беренче планга кеше
Е
Прогресска мондый карашны без бүген тарихи чикләнгәнлек дип атыйбыз. Әмма аның тарихи зарурилык — узылырга тиеш бер зарури этап икәнлеге дә бәхәссез. < Чөнки социаль тигезлек өчен эзлекле көрәшнең — сыйнфый көрәшнең котылгысыз ж булуын аңлар өчен дә кешенең гомумән иреккә, хөрлеккә, тигезлеккә хокуклы икән- - леген танырга кирәк. Шуның өчен дә шагыйрьнең үз иҗатында гаделсезлеккә Һәр- 7 вакыт каршы чыгуы күл очракта идея протесты, наданлыкка каршы протест булып гәүдәләнә — социаль изүне рухи изү «алмаштыра»
Гавам халкы башларын без каңгырттык..
Ә бу «без», төпченә башласаң, конкрет сыйныф вәкилләренә әверелә
Кече бар мирзаларга ярамсыныл.
Шәригатьне күңел эчен борып салган!..
Шагыйрьнең социаль гаделсезлектән туган ялагайлыкка шулай каршы чыгуы, алдакчыларның битлегеи ертып, кимсетелгәннәр мәнфәгатен яклавы, наданлыкны кире кагып, гыйлемлекне мактавы, ниһаять, сүздә генә түгел, гамәлдә дә турыдан яруы ечен җәмәгатьчелек аны «Акмулла», ягъни «ак күңелле белем иясе- дип олылаган
Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым. Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка.
Дәрес. Акмулла иҗатында, аның дөньяга мөнәсәбәтендә, хәзерге югарылыктан торып караганда, бөтенесе дә бертигез дәрәҗәдә түгел. Үз вакытында Г Тукай дөрес билгеләп үткәнчә, аның шигырьләрендә тәгассыб — дингә бирелгәнлек те чагылыш таба. Әйтик, кешеләр арасындагы социаль-иҗтимагый тигезсезлекне күргән, шуның ечен көенгән шагыйрь бу хәлдән ничек котылу юлын бөлми. Руханиларның халыкны
нең рухи хөрлеген, мәгънәви тигезлеген, аң-белемгә хокуклылыгын куя. Бары уку, х аң-белем, гыйлем — фәннәр генә, мәгърифәтчеләр, шул җөмләдән Акмулла да уйла- ° вынча, кешене төгәл камиллеккә, бәхет-сәгадәткә ирештерә
Ләкин уку-белемнең нәтиҗәлелеге өчен рухи пакьлек шарт:
U О АҺ, дәрига! Эч тазарсын, >ч тазарсын. «-
Булмаса файда бирмәс коры белем... у
изү максатыннан чыгып алдап килүен яхшы белгән акыл иясе, алардан арыну фикерен алга сөрәсе урынга, үзе үк дин өйрәтүне камилләштерү мәсьәләсен пропагандалый, шунысы белән әлеге эксплуататор руханиларның позициясен ныгытуга хезмәт итә...
Бүгенге күзлектән караганда, бу, һичшиксез шулай. Әмма шагыйрь яшәгән чорны, шул вакытта хөкем сөргән иҗтимагый һәм идеологии атмосфераны искә төшерик! Акмулла күтәреп чыккан тар һәм каршылыклы лозунгларда да зур кыюлык, яңалык шактый. Ул, мәсәлән, «иң әүвәл кирәк нәрсә иман» дип, бер карауга аллага булган игътикад-ышаныч мәсьәләсен алгы планга куйса да. тора бара шул иманны күңел, гакыл, әдәп, сабыр кебек гадәти һәм дөньяви әхлак-этика категорияләренә кушып, хәтта аларга буйсындырып бирә. Әйтик, имансыз (дөресрәге: гомумән инанусыз!) кешедән яшәү хокукын тартып алырга җыенмаган автор:
Бозыкка җир өстеннән асты артык, Булмаса күңел таза — күмел дигән!
— дип, нәфесе, холкы, гамәле бозыкларны үлемгә хөкем итә. Аны ил эчендә азгынлык, әдәпсезлек, гыйффәтсезлек таралу борчый, җәмгыятьнең киләчәген уйлап, яшьләрнең язмышын кайгырта:
Кагынган бу заманда буз балалар, Хәрамлык ягына тиз кузгалалар,— Тыюсыз бит алдына йөреп үскән, Аман торса ярар иде кыз балалар!
Ул нәфесе, җаны бозыкларның, изүчеләрнең «теге дөньяда җәза алачагына гына канәгатьләнми, аларның бу дөньяда ук тиешле хөкемгә тартылмыйча калуларына көчле ризасызлык белдерә, шунысы белән әлеге имаи-игътикад мәсьәләсенә чын дөньяви мәгънә бирә:
Залимләргә хәзерләнгән җәһәннәм бар.— Ходаем бу дөньяда ормайды икән!!.
Бер урында «хода кичәр дигән менән эш бетмәйде» дип. тәмаме белән алла ихтыярына бирелү идеясен кире какса, чак кына алга таба узып:
Җаткан җирдән ходай кичәр дигән — хурлык,— Сәбәб эзләп, тез җул менән җөгер дигән!
— дип. ул чорда хөкем сөргән «тәрке дөньялык» (дөньядан кул селтәү) фәлсәфәсеннән кискен рәвештә баш тарта.
Гомумән, Акмулла уртага куйган иман мәсьәләсе дә. гадәти дини таләпләрдән узып китеп, үзенең тамырлары белән Шиһаб Мәрҗани күтәреп чыккан «акылга — хөрлек, фикергә — ирек, кеше шәхесенә — ихтирам!» дигән таләпләргә барып тоташа.
Шул ук вакытта Акмуллага Ш. Мәрҗани идеяләрен гадәти пропагандалаучы сыйфатында гына чикләп карарга да ярамый. Кайбер моментларда ул үз остазының аерым фикерләрен кискенләштереп, үстереп җибәрә. Әйтик, бездә 1905 елдан соң киң популярлык казанган кайбер лозунглар беренче булып Мифтахетдин шигырьләрендә яңгыраш тапты:
Хәл килсә, төрле фәнне күргән дхшы,
Кямилләр катарына кергән яхшы;
Урысча укып кына түгел белмәк — Хәл килсә, французча белгән яхшы!
Иҗтимагый мәсьәләләрне хәл кылган чакта милли чикләрдән чыгуга болай омтылу икенче юнәлештә дә гәүдәләнә. Әйтик, патша хөкүмәтенең колониаль политикасы
нәтиҗәләрен казакъ чынбарлыгымда ачыграк күргән һәм үз җилкәсендә дә татыган шагыйрь гомум милли азатлык проблемасын, гәрчә шактый берьяклы булса да, халыкара масштабта карарга тырыша. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында һиндстандагы колониализмга каршы кечле хәрәкәтне күздә тотыл. Россия империясендә икеләтә ♦ изелгән халыкларның киләчәге турында да уйлана Мәгърифәт, аң-белем кирәклеге 3 хакында әйткән сүзләре белән генә түгел, бәлки шушындый антиколониаль фикерләре < буенча да Акмулла үз замандашлары күңелләренә юл сала. Чөнки шагыйрь яшәгән = һем иҗат иткән елларда кеше-шәхес иреге һәм гомумән милли азатлык идеяләре ® Идел буенда да, Урал якларында да, Казагыстан далаларында да. шул төбәкләрдә J яшәгән халыклар — татар, башкорт һәм казакълар өчен дә бер дәрәҗәдә диярлек £ актуаль, уртак һәм газиз була. 3
$
Мирасның урыны =•
Акңл-хикмәт иясе, мәгърифәт идеяләренең ялыкмас пропагандисты, иэелгән-кыер- 3 сытылганнарның сердәше, моңдашы булу белән бергә. Акмулла шәрә фикерләр елә- ~ шел йөрүче коры вәгазьче, дидактик әдип кенә түгел, ул — чын мәгънәсендәге талант- Э лы, нечкә хисле шагыйрь һәм көчле сүз остасы. Аның әсәрләрен салкын кан белән ф укуы мөмкин түгел. Афористик җыйнак, фикри тирән юллар сине уйланырга мәҗбүр = итә, көтелмәгән уңышлы борылышлар, тапкыр табышлар сокландыра, мавыктыра О Акмулла әсәрләре кат-кат укуны сорый, укыган саен яңа хисләр, яңа фикерләр уята. “ Хәтта злек башка әсәрләрендә бер тапкыр очраган, монысында янә бер кабатланган у аерым юллар яки строфалар да яңа контекстта мөстәкыйль һәм яңа тормыш белән яши башлыйлар Шуңа да махсус басым ясал әйтергә кирәк, мондың вариантларның ~ барлыкка килүе шагыйрьнең гадәти кабатлануы, яисә «фикер кытлыгы» нәтиҗәсендә _ түгел. Дошманның күкрәгенә кадалган сөңгесен суырып алып, икенчесенә ыргыткан с батыр шикелле. Акмулла да үткен әйтелгән фикерләрен, отышлы шигъри юлларын. 3 туры бәрә торган ачы телле образлы строфаларын кабат-кабат «обоймага тезә» Үзен u профессиональ дип, иҗатының колачы оригиналь шигырьләренең саны белән үлчәнә торган кабинет шагыйре итеп сизмәгән, бәлки мәгърифәт идеяләренең оранчысы, ~ димәк, көрәшче ител тойган автор мондый юлга аңлы рәвештә баскан Чөнки аның 7 эчен аерым әсәрләрнең үзара текстуаль мөстәкыйльлеге, төгәлләнгәнлеге кыйбат түгел, бәлки мөһим фикерләрнең, турыдан яра торган образларының максатка ире шүе, нәтиҗә бирүе кирәк
Шулай ук Акмулланы йомры гыйбарәләр, образлы суаләр. тапкыр җемлзләр сиптерүче, эчтәлеккә генә басым ясап, формага артык игътибар итмәүче, сәнгатьчелек җәһәтеннән «талымсызрак» шагыйрь икән дип уйларга да урын юк Мифтахетдин кирәген тапкан чакта, форма белән эчтәлекне сәнгатьчә югарылыкта куша алу, бү- тәнчо ител әйткәндә, гадәти материаллардан Да өр-яңа «эретмә»ләр тудыра алу кодрәтенә ия шагыйрь. Мисал итеп аның кайбер газәлләрен атарга мөмкин. Шулар арасында бигрәк тә «Хәтимә» исемле шигыре аерылып тора. Бу гаҗәеп газәл үзенең фикер тыгызлыгы, хөкем гаделлеге, иман-бурыч мәсьәләләрен чишүдә гуманистик универсальлеккә ирешкәнлеге белән генә түгел, бәлки шигъри форма, ягъни эчке һәм тышкы рифмалар системасын, вәзен-үлчәу. кафия-ритм һәм гомум аһәң җәһәтләреннән дә. сирәк осталар тудырган уникаль бәллүр ваза шикелле, кабатланмас бер әсәр ул.
Дөрес, Акмулланың күпчелек әсәрләре классик шәрык поэзиясендәге жанрларда түгел, бәлки казакъларда ныграк сакланып калган унбер иҗекле саф төрки малын шигыре үлчәмендә язылган. Мондый дүртьюллык шигырь, гадәттә «ааба> рифма системасына корылып, аерым строфалар уртак рифмалыкны таләп итми. Халык шигыре техникасыннан оста файдаланган Мифтахетдин бу вәзенне дә иҗади куллана, аңа са- рын. чобыртма дигән, рифмалары күп юлларга уртак булуы нәтиҗәсендә үзенчәлек- пе тезмә барлыкка килә торган фольклор элементларын актив кертә. Шуңа күрә шигырь аерым фикерләрне бер рәткә тезгән строфалар төркеменнән түгел, бәлки
барган саен бер фикерне куәтләп. үстереп бира торган бербетен строфалар ташкынын тудыра Бу хәл исә фикерне — сугышчан эзлекле, хисне кәчле экспрессив итә Нәтиҗәдә шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр укучы (дусты яки дошманы) әстенә бер-бер артлы тәгәрәгән дулкын кебек ябырыла, яки ургып-ургып яуган яшенле яңгыр тесле ишелеп-ишелеп төшә.
Менә шушы сыйфатларның барысы да Акмулла иҗатына форма ягыннан да, эчтәлек җәһәтеннән дә кабатланмас эзлеклелек, системалылык һәм төгәлләнгәнлек хасияте бирә Мәсьәләгә шушы күзлектән караганда да шагыйрьнең мирасы Г. Тукайга кадәрге поэзиябездә иң зур казанышларның берсен тәшкил итә.
Әлбәттә, шагыйрь мирасындагы афористик җыйнак, фикри тирән, үткен һәм образлы шигъри элементларның да кыйммәте бик зур. Аларның кайберләре язма әдәбиятта аерым әсәрләргә баш, эпиграф булырлык, җанлы сөйләмдә исә мәкаль, әйтем рәвешендә яңгырарлык дәрәҗәдә камилләр. Мисалга берничә генә үрнәк китерик:
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...
Түрә димә, кара димә — фигълен кара...
Әдәб дигән — мәхәббәткә сәбәб дигән...
Хода кичәр дигән менән эш бетмәйде...
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!..
Яманны түрә кылсаң — йортың бозар.
Гакылсыэны үстерсәң — ботын сузар...
Алманы карамадан карамыйлар...
Дәүләткә адәм бармы котырмаган!..
Йорты Болгар улса улсын, йортны болгар улмасын...
Акмулла фикерләренең кайберләре татар әдәбиятының тирән тамырларына, үзәк программаларына барып тоташа. Мәсәлән, аның:
Дөньяда тулып яткан газизләр бар. Телләрен, сандугачтай, акча кискән!
— дигән сүзләре XVI йөздә иҗат иткән гуманист Мөхәммәдьярның.
Нәчәләр (кем) сүзләмәен сүз гелене кистеләр. Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп кан эчтеләр.
— дигән ачынуына аваздаш. Акмулла бу социаль эчтәлекле ачынышны яңа шартларда кискенрәк яңгырата,
Акмулланың Эстәрлебаш мәдрәсәсендә чакта тирән белемле, зур поэтик талантлы татар шагыйре Шәмсетдин Зәкидән дәресләр тыңлавы әдәбият тарихыбызда мәгълүм факт. Яңа табылган кайбер мәгълүматларга караганда, яшь Мифтахетдин үз хәлфәсе белән күп вакытлар әңгәмәдәш булган. Димәк. Акмулладагы эчке мәгънәгә, рельефлы образларга, тапкыр һәм хикмәтле сүзләргә, төгәл формага булган мәхәббәт тә беркадәр шул Шәмсетдин Зәкидән килә.
Әгәр дә Габделҗаббар Кандалый үзенең беренче әсәрләреннән булган «Риса- ләйел-нршад» дигән поэмасында кешеләрнең байларга, ярлыларга бүленүенә, шул рәвешчә үзара каршы куелуларына:
Гаҗәб хәйрәт гаҗәб вәйа,
Нәзар - кылсаң бу деньяйә: -
Фәкыйрә игътибар һич юк.
Идарләр гыйэзәти байә \ ж
— дип, протест белдергән булса, Акмулла ул мотивны үстереп җибәрә
• с-
Гаҗәб: һәркем ганм ††† ‡‡‡ булса, аңа весне дидар әйләр; _.
Фәкыйрь мескенгә пәреа' юк, мезалләт' берлә зар әйләр...
Яңа чор татар поэзиясенә Акмулла ясаган тәэсир бик зур Дөрес, монда бераз бәхәсләшеп ала торган моментлар да юк түгел Мәсәлән, Акмулланың этник чыгышын ~ ■ки башкорт, яисә татар, яки казакъ кына дип хәл кылуны беренче планга куйган. ~ мәсьәләне шулай тар аспектта чишүне төрлечә уздырырга омтылган Ә Харисов 7 Г, Тукайның кайбер фикерләрен «үзенчәрәк» аңлата. Ул бөек шагыйрьнең Акмулла z «шигырьләреннән тик казакъ исе, күчмә халык исе чыгып торадыр» ’ дигән сүзләрен 2 генә йолып алып, ачык әйтмәсә дә, аның Акмулла әсәрләренең «безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр» дигән" ашыгыч һәм ялгыш фикерен куәтләргә омтыла" Ләкин, эзлекле булсак, Г Тукайның шунда ук үзенә каршы килеп әйткән ♦ икенче сүзләрен дә игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Мәсәлән, ул, 1905 елгы рево- - люцияне, 17 октябрь Манифестын күздә тотып шуннан «соң мәйданга чыккан ике ~ бөек шагыйрьләребез (Мәҗит Гафури белән Нәҗип Думави күздә тотыла — М. Г.) .үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк, чөнки шигырьләрен галибен"* шул казакъ бәхре " илә язалар» дип, үзе үк уртаклык һәм тәэсир булу фак- 1 тын икърар итә. Төпченә торсак, яңа дәвер татар поэзиясенә Акмулла тәэсире М Га- - фури, Дәрдмәнд, Н Думави иҗатлары белән генә чикләнми, бәлки Г ^Тукайның ? үзендә дә шактый нык сизелә Мәсәлән, Акмулланың
3
Инсаф дан бер мыскал юк эшемеэдә, Кинә, хәсәд, фасад тулган эчемеэгә,
— дип, күңелгә дә, гамәлгә дә үчлек, көнчелек (хәсәд), бозыклык (фәсад) тулуын- Г нан нәфрәтләнүен Габдулла Тукайның
Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч—
— дигән сүзләрендә дәвам табуын, үстерелүен күрәбез.
һәр ике шагыйрь өчен дә вөҗданны һәм шуның аша бөтен тормышны пакьләү мотивы уртак. Әгәр бу фикер Акмуллада
Иң әүвал пакьләү кирәк эчнең керене Эчтә тулып җатмасын сасык эрен;
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, Булмаса, файда бирмәс коры белем! Тыш таһарәт алу белән эш бетмәиде, Булмаса чын таһарәт әүвәл эчтән...
‘ Якты чырпА
‡‡‡ Ярдом, кпйгмрту
I Тукай Әстрлор Дүрт томда I том. Калак, 1476 WS Лит
■ Шунта ук
' Л II Харнпш Литературное наследие башкирского парида Тукай осирларсы-н 195Л елда чыккан J ниШ буенча бнрсла) 11 Күбрти
1 X.iftpnH KB.IV. ялтырау
' Карау, күз салу ПаЙГа.
• БвЯ
— дигән хәлдә иске төшенчәләр һәм образлар ярдәмендә үткәрелсә. Тукайда — наив мәгърифәтчелек стадиясеннән узып, революцион-демократик аң югарылыгына менгән трибун шагыйрьдә — ул бәтенләй икенче юнәлештә үстерелеп, бик нык гомуми- ләштерелеп. яңа рух белән сугарыла, кискенләшә:
Ни сәбәбдән җир йезендә Тәнгә мунча, җанга — юк!!
Акмулла белән тирән фикер уртаклыгы, иҗади багланышны күрер ечен Тукайның «Шиһаб хәзрәт» исемле мәгълүм мәдхиясенә мерәҗәгать итү дә җитә Мәсәлән. Акмулланың:
Хәмде липлаһ, бу диярда бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд х ә з рә т.
Караңгыда ф а н у с н ы §§§ кабызган ул...
Ашкан бер галим чыкса, яманланмы з.' Мәҗлесне гайбәт илә тәмамлаймыз...
Котырган эт һава карап әргән менян
Асманда2 торган айның нуры китмәс- — дигән сүзләрен Тукай юллары белән чагыштырыл карарга мөмкин:
Чыкты ахыр бездән дә бер бетен кеше.
Яхшы аңлап, тәкъдир иту читен кеше;
Татарда дә гыйрфан уты кабынганны
Курсәтергә күтәрелгән т е т е н кеше...
Чыкты, әлбәт, бу даһига сәфил дошман: Чыккан дошман мәгълүб булып чыкты эштән. Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән—
Мондый эзлекле охшашлыкларны, рухи берлекне гадәти очраклык кына, яисә бер- берсеннән механик рәвештә күчерү нәтиҗәсе генә дип аңлатып булмый, әлбәттә5 Монда, фикер якынлыгыннан тыш. әдәби мәктәп һәм гомум язмыш уртаклыгы булуы да бәхәссез Ниһаять, соңгы факт Г Тукайның Акмулла әсәрләрен яттан белүен, аңына сеңдерүен, үз призмасы аша уздыруын раслый.
Җыеп әйткәндә, татар әдәбиятының Мөхәммәдьярдан алып Тукайга кадәр булган үсү тарихында Мифтахетдин Акмулланың үз урыны бар һәм ул урын — шагыйрь иҗатының иҗтимагый актуальлеген, көчен, мәгънәви тирәнлеген, сәнгатьчә оригинальлеген исәпкә алганда — күп гасырлы поэзиябез үрләренең зурларыннан берсе дияргә була. Чөнки поэзиянең сугышчан иҗтимагыятьлеге җәһәтеннән әлеге ике арадагы шагыйрьләрнең бик сирәкләре генә Мифтахетдин Акмулла белән ярыша ала иде Шушы күзлектән караганда. Тукай үзе — Акмулланың туры варисы, аның иҗтимагыя- тен яңа баскычка, бүтән биек үрләргә менгерүче.
Шулай ук иҗтимагый тарихыбыз күгендә Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйрилар кабызган зур йолдызлар арасында аның да үз йолдызы — якты йолдызы балкып яна.
Әгәр Курсави эшчәнлеге «Бохараи шәриф»тә иске мөселманлыкның катып калган «фикри оясын» бер тузгытып алу белән башланып киткән булса, Мәрҗани — Фәезханов фикерләре, татар дөньясы кысаларыннан чыгып, бөтен Россия мөселманнарында мәгърифәтчелек хәрәкәте тернәкләнүгә һәм үсеп китүгә зур өлеш кертте Моның шу
§§§ Факел, фонарь
’ Күк йезе
‘ Г Тукайны» яна чор татар әдәбиятына Акму ла тәэсирен кечерәйтеп күрсттерг. очты луын аның Мифтахетдин мирасына гомумән күт йомарга теләве дип түгел, балки 1905 елдан соңгы татар одәбн теле үсешендә бәтенләй башка тенденция кичәюе һәм шул тенденция ба Н(ында үте торуы, яңа перспективага йөз бирүе нәтиҗәсе дип аңларга кнрәк.
лай икәнлеген хәэер Урта Азия һәм Казагыстан тарихчыларының барысы да диярлек таный. Күп
халыкларның мәгърифәтчеләренә яңа дәреслекләр, уку китаплары төзүдә Каюм Насыйри хезмәтләре
тәҗрибә чыганагы була. Шул ук вакытта Курсави һәм Мәрҗани, Фәезханов һәм Насыйриларның
формалашуларын, бәрәкәтле эшчәнлеген Шәрык халыклары, шул җөмләдән Урта Азия һәм Казагыстан.
алай гына түгел, хәтта бөтен Россия халыкларының әдәби һәм мәдәни, гыйльми һәм фәлсәфи
хәзинәсеннән, ниһаять, азатлык өчен алып барган көрәшләреннән аерып каравы мөмкин түгел. Миф
тахетдин Акмулла иҗатына килсәк, ул да шушы тирән тарихи уртаклыкның, язмыш һәм максат
берлегенең якты гәүдәләнешеннән гыйбарәт Аның дөньяга килүе белән тәгълим — тәрбиясе дә. шәхси
язмышы белән иҗтимагый тормышы да, ниһаять, тел стиле, поэтикасы, әсәрләренең кайда яңгыравына
карамастан. Һәрчак, һәр җирдә үз ител кабул кылынган гомум гуманистик рухы — барысы да моңа яхшы
дәлил