Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ УТЫ


нде шактый сизелерлек булып көзгә авькЛкан җәйнең бер киче иде. Көндез салкынча, рәхәт һава бөркеп торган урман хәзер, кичен үзеннән ниндидер шоксыз, җанга ят булган караңгылык тарата Безнең йортлар урнашкан алан иртәнгә хәтле әнә шул караңгылык эчендә калган.
Бу — язучыларның Аккош күлендәге иҗат йорты. •
Быел без — яшьләргә дә аннан бүлмә бирделәр Ләкин әле, яңа гына салынып беткән йорт булганлыктан, тулысынча көйләнеп, тиешле бөтен нәрсә белән җиһаз- пандырылып бетмәгән Шуңа күрә ут та юк.
Җәй буе шәһәр ыгы-зыгысында ятып инде тәмам туелган иде. мин йорт үзе әзер булу белән бирегә күчеп килдем. Хәзер мен4 мондагы беренче тәнемә кереп барам Тәрәзә каршына ук килеп баскан кара-кучкыл имәннәр, олы күләгәле юкәләр бүлмәдәге караңгылыкны тагын да көчәйтәләр Мәңгелек серләргә ия бу зур урманнан пның үзенә генә мәгълүм тормышыннан юкә пыяла белән генә аерылган булу, ниндидер бер курку дип кенә әйтеп бетерелә алмаган эчке халәт тудыра Бу күрәсең, әлеге кара урман серлелегенең күңелгә күчүеннәндер, әле үзеңә аңлашылып җитмәгән бер халәттә яши башлавыңнандыр, шуның тәэсиредер
Әнә шул халәттә утырганда, әкрен генә тышкы ишек ачылып китте һәм берәү ейгә керде. Каршы чыккач, мин күршебез Сибгат ага Хәкимнең таныш тавышын ишеттем
— Төн караңгы, ут кирәк булыр. .— диде ул, кулындагы шәмен миңа сузып
Шулай итеп бу август кичендә Аккош күленең тагын бер йортында ут кабынды
Зур кара урманга сыенып ук утырган яңа өй тәрәзәсендәге әлеге ут тыштан ничек күренде икән?
Мөгаен, ул ут үзенең кабынуы, яна башлавы белән бу өйне урманның иге-чиге күренмәгән караңгылыгыннан аерып куйгандыр. Аны — «бу кешеләр өен дип күрсәткәндер. монда кешеләр яшәячәк» дип, сүзсез генә аңлаткандыр.
Кеше рухы да табигатьнең чиксез караңгылыгы эченнән әнә шулай килеп чыгып әнә шулай аерылып китә, үсеп китә, күрәсең.
Ә миңа, өйдә утыручыга, бу ут дөньядагы бетен прожекторлардан яктырак кебек иде, көчлерәк сыман иде Ни өчен шулай тоелган?
Мөгаен, тере ут. чын ут. җанлы ут булгандыр
Прожекторлар алар күзне чагылдыралар, ерактан балкыйлар әмма аларда — салкын ут. җансыз ут. Аларга күз кызыга, ләкин күңел тартмый Аларны күргәч җан әсәрми, талпынмый, омтылмый.
Ә бу ут исә — кешегә кирәк яктылыкны да. җылылыкны да. ягымлы матурлыкны һәм үзенә генә хас булган бертөрле назны да — барысын да бергә җыйган, үзе шуларга әверелгән. Бу ут адәм баласының баш сәләте, акыл кече белән уйлап табыл '«н яктылык кына түгел. Аны кешелекле ут дияргә до мөмкин сыман
Шагыйрь Сибгат Хәким поэзиясе белән әнә шул ут арасында бер зур уртаклык бар
10 «К У • М II
И
145
тесле Юк, мөгаен, поэзиясе — язганнары гына түгел, шагыйрьнең үз табигате, шәхесе дә нәрсәсе беләндер табигый, чын утның кешегә бер үк вакытта якты да, җылы да биреп, аны кадерләп-иркәләп тә януына тартым бугай аның.
Әлеге онытылмаслык кичкә кадәр шагыйрьнең иҗаты белән беренче мәртәбә тирәннән танышуым — шагыйрь җаны белән очрашуым бик нык истә.
Ул вакытта мин Ерак Көнчыгышта идем. Без, офицерлар, данлыклы Уссури тайгасы эченә үк кертеп салынган казармаларда яшәп, укып ятабыз: хәрби эшне өйрәнәбез, үзебезнең частьларга, солдатлар каршына киткәнче, «коеп куйган офицер» булыйк дип йөрибез. Тормышыбызның көне дә, төне дә хәрби хезмәт кагыйдәләре, аның катгый бурычлары белән шыплап тутырылган. Башка һичнәрсәгә урын юк сы-
Әмма кешенең тормышын, аның яшәү рәвешен чагыштырмача тиз арада үзгәртеп, икенче кыяфәткә кертеп булса да, аның эчендәге бер нәрсәне алай кинәт алыштырып кую мөмкин түгел икән. Җан, күңел дигәнеңнең яшәве тиз генә үзгәрә алмый икән...
Мин дә эчемдә нәрсәнеңдер авырая, тула барганын, яшәешемне борчый, тынгысызлый башлавын тойдым. Бу, күрәсең, җан җирсүе булгандыр. Аның үз җирлеген, туфрагын эзләве булгандыр. Тәрәзәдән ерак түгел үсеп утырган ялгыз өянке дә җил, давыл вакытында кабарынып, канатларын җилпеп каядыр күтәрелеп очып китәргә җыенган ялгыз кошны юкка гына хәтерләтмәгәндер ул чагында миңа.
Шулай яшәп ятканда Хабаровскига командировкага җибәрделәр. Хабаровск — зур шәһәр' ул Ерак Көнчыгышның икенче башкаласы, һәм, билгеле, тайгадан башкалага эләккән кеше башта бераз каушый, нәрсәгәдер ашыга, дулкынлана, күрәсең. Аның үзенә бирелгән кыска гына вакытта әлеге башкаланың бөтен «башкалыгыпн күрәсе, тоясы, аңлыйсы киләдер. Хабаровскига җиткәндә мин дә нәкъ шундый хәлдә идем. Ләкин барыбер юлымны китап кибетеннән башладым, һәм уңдым да. Миңа анда Сибгат Хәкимнең «Советская Россия» нәшрияты 1973 елда чыгарган китабы очрады. «Соңгы елларда язылган шигырьләр» китабы.
Сезнең бик ерак җирдә үз авылдашыгызны очратканыгыз бардыр. Бу китапның табылуын мин бары тик әнә шуның белән генә чагыштырыр идем. Танышыңны күргәч ерак илдә барысын бик кадерләп, сагынып, ашыкмый-кабаланмыйча, зур игътибар белән искә аласың, күз алдыңа китерәсең. Үткән тормышың өр-яңадан җанлана, аерып торган мең чакрым аралар югала, син, әйтерсең, тагын шул бик кадерле җирдә гомер итеп ятасың... Тик хәзер инде сиңа туган җиреңдә үткән һәр матур көн тулы бер гомер кебек тоела
Зур ераклыклар, олы лупа кебек, күңел күзе көчен бик нык арттыралар икән алар. Шулар аша карагач туган җирдәге тормышның һәр нәрсәсе бай мәгънәле, тирән һәм ягымлы күренә икән аның. Сибгат Хәкимнең бу китабы минем өчен тугыз мең чакрым ераклыкны юкка чыгарды. Мине туган җиргә алып кайтты. Бу китап аша туган як тәэсире, аның тартуы һәм Хабаровскины күрергә омтылыш хисе бер-берсе белән ярыша да, янәшә дә тора алмаслык булып чыктылар. Андагы шигырьләрнең— туган җир чәчәкләренең исләренә исерү, җырларын тыңлау, аңлый алу һәм үз җирең белән иң якыннан тоташа, ялгана алу бары тик япа-ялгыз калгач кына мөмкин иде. Шәһәрнең гүзәл Амур буена җәелеп утырган иркен, матур паркта утырып мин җирдәге иң гүзәл төбәк — туган ил белән тоташтым. Ике арада салават күпере булып шигърият калыкты. Ул көнне мин Сибгат ага шигырьләренең һәрберсен искиткеч тирәнлектә кабул иттем: һәммәсе үзенә бик озакка туктата, уйландыра, моңарчы ишетелгәннәре, җыр булып яңгыраганнары да биредә бөтенләй яңа төсмер, тирәнрәк мәгънә ала иде «Башка берни дә кирәкми, үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм...»
Тыштан гап-гади тоелган бу сүзләр миңа, мөгаен, элек әллә ни тәэсир итмәгән- нәрдер. Чөнки мин әле ул чагында туган җир дигән сүзләрне бер ияләнелгән төшенчә буларак кына кабул иткәнмен, аның нәрсә икәнен аңлау, чын кадерен белү өчен миңа туган җирдән аерылып карау, ансыз торып карау кирәк булган.
Менә хәзер миндә туган җирне сагынуның иң көчәйгән, ул хиснең күңелдә иң
тулган. иң ташыган чагы Хәзер инде мин шагыйрьнең югарыдагы сүзләренә никадәр йәрәк моңы, никадәрле ихлас кичереш салынганын бик яхшы аңлыйм. Чөнки алар үземдә ярсып, диңгез сыман дулкынланып тора. Әйе. дисең, чыннан да сау-сәламәт бульит, туган җирдә намуслы эш белән көн күрү — кеше өчен иң зур бәхет икән! Ә шагыйрь моны бии матур ител: күзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм»,— дип әйткән. Бу инде, мөгаен, сугыш мәхшәрләрен кичкән, дошманның яңгыр кебек яуган пулялары астында алга барган, кышын, көзен һәм язын юеш окопларда яткан, әнә шулерның барысы вакытында да һич онытмый, үз авылына кайтып бер кие- ~ релеп печән чабу бәхете турында хыялланган кеше сүзләредер. Ниһаять, ул шул бәхеткә ирешә алган, җиңү яулап үзенең туган туфрагына исән-сау әйләнеп кайткан, а. Икенче көн иртүк торып болынга, басуларга таба атлаган Әнә шунда аның йерәк 3 түреннән үзләреннән-үзләре шигъри сүзләр агылган — «башка берни дә кирәкми. < үзем тапкан чишмәләрнең ятып эчсәм суларын». «... дусларның мин гомрем буе тойсам җылы карашын» Шул шигырьдә яшәгән лирик герой Сибгат Хәкимнең бүтән күп ф кенә әсәрләренә дә киләп керә. Ул—кыска гына ител әйткәндә, җир кешесе Үзенең а чыгышы, нәсел-нәсәбе белән, бүген тормыш итү рәвеше белән һәм киләчәге белән ы җирдән, авылдан аерылуны күз алдына да китерә алмаган кеше
Җир кешесе Безнең әдәбиятта бу геройга караш төрле чорда төрлечәрәк булды го бугай. Кайаакытларда аны заман җилләренә игътибарсызлыкта, чорны искә алмауда ® гаепләүләр күренгәләде. Болар, күрәсең, җиргә ябышып яткан җир кешесенә карата “• әйтелгәндер. Аның эшенең, язмышының үзенчәлеген искә алмыйчарак, әлбәттә. О
Ләкин еллар үтү белән безнең — үтә заманча кешеләрнең — күз карашлары яңадан җир кешесенә юнәлә тугелмеН Замана тормышы тудырган күп кенә мәсьәләләр- у гә ышанычлы җавап табарга теләп киләбез без яңадан җир кешесе тормышына, аның яшәү рәвешенә Мәсәлән, бүген безне җир кешесенең әхлакый матурлыгы, сәламәт рухы, дөньяны ашыкмыйча — җиде кат үлчәп кенә бер карарга килүе шактый уйландыра һәм, яшермик, еш кына бу сыйфатлар безне кызыктыра да. Ченки ал арның киресе булгЬн холык белән без инде шактый гына хаталар эшләп ташпаганлыгы- бызны беләбез.
Елганың борылган тешендә, Бик хәтәр тешендә елганың Тал тора, таза бер тал тора. Еламый, кетмә син елавын...
Җилкәсе суелган, күп түзгән. Калын, киң җилкәсе яралы;
Яшәгән шушында, үстергән Шушы җир һәм шушы яр аны.
МӘнә Шушы тал — әйтерсең, халыкның сәламәт рухы, какшамас һәм олы иманы Ул ничек кенә бәрсәләр дә түзгән Ә талның ныклыгы сәбәбен шагыйрь шушы җирдә, шушы ярда үсүдә күрә
Бу тал образы шагыйрьнең үзенә дә ничек туры киле!
Ә бер шигырендә исе ул үзе һәм үз нәселе белән ачыктан-ачык таныштыра:
Безнең буын — озын чылбыр ул. Кырлар буйлап узган юлдыр ул.
Озын чылбыр. Бии куп боҗралар Ул боҗрапвр — бар да без алар...
Алдарен ул үзенең җиргә карашын да «Җир — икмәгең, җир ул язмышың»,— дип, бик мәгънәле сүзләр белән белдереп үтә.
Менә шушындый рух хекем сәргән шигырьләрне уку миңа Ерак Канчыгышта үз авылдашларымны күрү сыман иде Аларны укыгач җанга ниндидер җиңеллек килгәндәй тоелды. Бу үзгәреш тә. билгеле, шигърият тәэсиреннән иде
Шигырьләрдәге лирик геройны без җир кешесе дип кыска гына билгеләп үтсәк тә. ул җиргә геНә ябышкан һәм үз эшеннән башка бүтән берни дә белергә теләмәгән кеше түгел. Менә мондый тавышларны да ишетә торган җир кешесе ул:
Сәгъди тавышы килә кебек кырдан:
Без адаштык, коткар. Габдулла;
Атны жәллим үзебездән бигрәк. Сине алып кайткан ат туңа.
Кыска гына дүрт юллык шигырьдә нинди табигый һәм тирән образлылык! Сәгъди тавышы безгә дә килеп җитә, безне дә уйландыра.
Ә бер шигырьдә исә шагыйрь нәкъ минем халәтне әйтеп биргән.
Тәшенмәгән кешеләр арасында, Еракларда, читтә телемнән. Мин кирәксез; аерылган да җаным Туган җирдән — узенең тәненнән. Бер бушлыкта эшсез әйләнә күк. Авырлыгын тоймыйм гәүдәнең!
Шулай итеп Ерак Көнчыгышта мин үзем өчен зур шагыйрь ачтым. Җаныма, рухыма. күңелемә иң нык, иң тирән үтеп керә алган шагыйрьне таптым. Шагыйрь генә дә түгеп, күрәсең. Анда минем кебек күпләргә әнә шундый авыр чакларда җиңеллек китерә. таяныч була алган олы җан яшәгәнен белдем бугай. Ә андый көчкә ия булу— зур. җитди, төпле шигъри дөнья дигән сүздер. Кешеләр нык ышана алырдай, таяна алырдай дөнья иҗат ителү билгеседер ул...
Ә еллар үтеп, яңадан Казанга кайткач, мин Сибгат ага Хәкимнең өлкән буын шагыйрьләрдән берсе икәнен һәм Язучылар союзында иң актив, тынгысыз җәмәгать эш- леклесе саналуын белдем. Шунда, аның тормышын берникадәр якынрак арадан күреп йөри-йөри, мин зур шигъриятнең туу серләренә дә төшенә яздым кебек. Юк. олы поэзия ул, без кайчагында күзаллаганча, сәнгатьнең иң тирәндәге хикмәтләренә ирешү генә түгел икән, биредә мөһимрәк нәрсә — тормыш киңлеге, яшәү хакыйкатьләренең тирәнлеге икән. Шагыйрьнең кешеләр арасында, заманның иң тынгысыз урыннарында йөрүе, аның йөрәгенең иң яңа үзгәрешләргә, тенденцияләргә дә ачык булуы, аларны аңларга, үзе өчен ачыкларга тырышуы — менә шулар барысы да эчтәге иҗат утын сүндерми, сүрелдерми тота икән.
ШагыйрьЛең җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләгәндә, безнең өчен мөһим бер сыйфатны әйтми китеп булмый. Үзе алынган эшләрне шау-шу тудырып, бөтен кеше күрерлек итеп, гомум игътибарны җәлеп итәргә тырышып эшләми — аңа масаю чит. энә кадәр эш эшләп, дөя хәтле сүз сөйләүчеләрдән түгеп ул.
Безнеңчә, бу шәхеснең тирәннән туган тормыш ихтыяҗларына карата күңел сизгерлеге Теге яисә бу эшнең кирәклеген, халык, әдәбият өчен мөһимлеген алдан ук тоеп, белеп торуы. Аңа үзенең җаны, рухы белән эчтән омтылып яшәве Менә шул сыйфатлар аны шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та зур һәм чын мәгънәдә җитди итә. Ә кешелек җитдилеге, олылыгы үз чиратында шулай ук бик зур вазифалар йөкли бит ул. Кешеләрнең, замандашларыңның сиңа ихлас' ышана алуы дигән сүз. Тулысынча ышанган кешеңә бит ул киңәш сорап та. ярдәм көтеп тә. бер эчне бушатып сөйләшеп кенә алу өчен дә еш киләсең. Сибгат ага Хәкимгә дә кешеләр күп киләләр.
Ә миңа аның яшьләр белән аралашу рәвеше аеруча якын. Юк, моны эш дигән шактый коры сүз белән генә аңлатып булмый. Шагыйрь үзе дә аны ниндидер эш. үзенә кемдер йөкләгән вазифа дип уйламый. Яшьләр белән аралашуны үзенең көндәлек тормыш ихтыяҗы дип саный шикелле. Бу да — олылык, тормыш белән бергә атлап бару, чын яшәү билгесе. Олыгайгач та дөньяның, яшәүнең үзәгендә торып калу күренеше.
Яшьләр аңа күл киләләр Нилектән алай? Сәбәбе нәрсә? Иң беренче сәбәп, мөгаен. иҗаттыр. Аның яшьләрне кызыктырырлык тормышчан һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә булуыдыр. Икенче мөһим сәбәп — Сибгат аганың, җитди мәгънәләр, уй-фи- керләр, хисләр үтә тыгызланган иҗат биеклегеннән төшмәгән, түбәнәймәгән хәлдә.
яшь иҗатчы белей бик тиз аңлашу таба алуы, ихлас сөйләшә, уйлана, эзләнә алуы Ул яшьләрне өйрәтеп кенә дә тора алыр иде бит Яшьләр аның алтын бәһасе торырдай сузләрен тыңлап, күңелләренә сеңдереп торырга тиеш дип кую да мөмкин сыман бит. Әмма шагыйрь алай итми. Болай эшләүнең нәрсәседер аның бөтен табигатенә, холкына ят. Күрәсең, бусы да чын олылыкның бер чагылышыдыр Шул ук ■акытта бу үзенчәлек шагыйрьнең һаман да дөнья һәм яшәеш турында уйланудан ♦ туктамавы, әле һаман ачыкланып бетмәгән күп сораулар күреп торуы, аларга иң ке- 3 шәлекле җаваплар эзләве — нечкә җан хәрәкәте бару турында да сөйли. Шушы халәт £ инде күпме дөнья күргән кешенең дә җанын тынгысыз итә. һәрчак борчулы итә Ә Д бу исә — йөрәктәге ялкынның сүнмәве дигән сүз. Эчендә ут яшәү дигән сүз. Ялкын- Е лы, утлы иҗат дигән сүз.
Шагыйрь гомеренең иң бөек һәм иң зур мәгънәсе дә. мөгаен, әнә шул ут булу- g дадыр. Шагыйрьнең кешелек кичерешләре, хисләре белән туктаусыз янып яшәвендәдер Аны барысы да борчый, хисләндерә Аңа һәммәсенә җавап табу кирәк Чөнки ул белә — аның сүзен халык көтеп тора. Халык кадәр халык! Ул үз улыннан олы а сүз, мәгънәле сүз. кешелекле матур сүз көтә Шагыйрь бу хакта беркайчан да исен- _
ней чыгармый. с;
Союз түгел, йез язучы түгел, оз
Калмаганнар куркып ничек, әй,— а.
Хакыйкатьне әйтеп бирер ечен Бер Толстой җиткән, бер Тукай.
Сибгат ага Хәким каләмдәшләрен Толстойча, Тукайча язарга чакыра. Үэе дә бе- у тен күңеле белән әнә шул беек иҗат биеклегенә омтыла. Олы яшьтә булуына карамастан, олы эшләргә алына, поэмалар, яңа шигырь бәйләмнәре иҗат итә Әлбәттә, яшьләрдән һич калышмыйча ил буйлап, республиканы гизеп йөри Һәр сәяхәт шагыйрь җанын әсәрләндерә, дәртләндерә.
Ә шулай да аның ечен иң ямьле һәм иң моңлы бер җир бар Жанын йөрәген бетен матур урыннардан ныграк тарткан җир. Ул — шагыйрьнең туып-үскән җире Чеики ул барысыннан да элек — менә шушы җирнең, шушы табигать төбәгенең баласы Аның үзен дә. аны талкан анены да менә шушы табигать тудырган, үстергән, тәрбияләгән Әйе, әйе, тәрбияләгән дә!
Әмма үзенә бик кадерле бу якка кайткачтын да шагыйрь кешеләргә барып бәй ләнген җанының икенче яртысын оныта алмый
Бео генә кон кырларны син әйлән.
Бер генә кон калып йөр әле: Зур януда кушыла икән бергә Жир йөрәге, халык йөрәге
Яисә, икенче бер вакытта ул үзенең туган як кырларында болай уйлана
Кырларда давыл, кырларга
Бер генә кара, дустым;
Арышлар уйный җилләрдә.
Дулкыннар кара-кучкыл.
_ Моңнарым баса башымны.
Бетми торган моңнарым.
Онытма мәңге борчулы Шул кырларда мин барын.
Әйе. шагыйрь үзе дә сизмичә диярлек иҗат дөньясының иң төп сыйфатын әйтеп ташлый—«мәңге борчулы мин». Ул «мин» — гел хәрәкәттәге диңгез сыман, бер дә җылысын киметми торган учак сыман, гел дөрләп янып яшәгән ут шикелле Алар кебек тынгысыз ул «мин»
Ә кайчак без шагыйрьне тып-тын калып уйланган, уйга баткан хәлдә күрәбез Ә* герсең, у" менә шушы гаять катлаулы, бик четерекле яклары булган тормышны аңлау. тою өчен табигатьнең үзе тарафыннан яратылган бер җан. бер зат
Соңгы елларда яңгырый башлаган һәм бик тиз арада киң танылу тапкан «Өянкеләр» җыры безнең күз алдына шагыйрьнең нәкъ әнә шундый образын китереп бастыра. Өянке... Халкыбыз күңеленә никадәр якын агач бу! Эш нәрсәдә? Ни өчен күңелгә аеруча үз тоела, аеруча кадерле күренә? Авыл җиренең иң ямьле урыны булган су буенда үскәнгәме? Иң кадерле яшьлек хатирәләребез килеп бәйләнгәнгәме әллә?.. Әллә ул үзенең бөтен барлыгы белән ниндидер серле моңлылыкны, тирән уйчанлыкны чагылдырамы? Әллә халык аеруча хөрмәт иткән тыйнак җитдилек, күңел матурлыгы, төплелекне үзенә туплаган бер кеше сыманрак күренәме безгә ул са-быр өянкеләр? Бәлки барысы да бардыр... Тик олыгайган шагыйрь өчен ул өянкеләр— без аңлаганның барысына караганда да моңлырак, мәгънәлерәк, якынрак. Өянке — гүя бу дөньяның барлык моңын үзенә җыйган бер зат, бер үлемсез җан... Ниндидер бер мизгелдә дөньяда шагыйрь белән өянке генә калган сыман, алар икәве генә сөйләшкән, серләшкән төсле тоелып китә хәтта...
Сезгә эндәшми мин кемгә Эндәшим, өянкеләр!
Җитте минем дә сезнең күк Картайдым дияр көннәр.
Нәкъ халык моңы, халык җыры кебек күңел капкаларын киереп ачып эчкә, күңелләр түренә үтә. Шагыйрь мондый тәэсир көченә ничек ирешә соң?
Моның ише юлларны яза алу өчен халкың белән бергә, чордашларың белән бергә бик күпне, бик күпне кичергән булу кирәктер. Тормыштагы бик күп кайгы-шатлык- ларның синең күңелеңә моң булып туплануы, җыйналуы кирәктер... һәм менә шундый сабыр, әмма тыгыз, кайнар хисләрне шигырь ахырында «Кимедәге өянкеләр, сезгә баш ияр кемнәр?» — дип әйтеп бирә алу кирәктер...
Шигърияттә кызык кына бер үзенчәлек яши: хисләр тирәнәя, җитдиләнә барган саен, аларны укучыга җиткерүче сүзләр ничектер һаман гадиләшә төшә, һаман кешелеклерәк була бара. Бу, гадәттә, олы шагыйрьләр иҗатында бик еш күзгә ташлана. Аерым гына алып карасаң гап-гади сүз. шигырь юлының шагыйрь йөрәге тарафыннан хасил ителгән кайнарлыгы аны никадәр бай мәгънәле итә, тирән яңгырата! Пушкинда шулай... Тукайда, Туфанда шулай... Сибгат Хәкимнең җитмеш еллык гомер тәҗрибәсе белән яктыртылган иҗат дөньясында да шулай...
Олы шигъриятне һәм андагы олы шәхесне үзем өчен мин әнә шулай ачтым.
Җәйләрен, ил буйлап йөрүдән, туган ягына йөреп торудан калган буш вакытын Сибгат ага Хәким Аккош күлендә үткәрә. Хәер, шагыйрь, иҗат кешесе өчен буш вакыт, эшсез чак бар микән ул? Әнә, ул урманга, табигать эченә, дөньяның бөек фәлсәфәсен танырга ашыга. Бу аның иҗатына ныклык, камиллек, озын гомер бирәчәк... Әнә, ул кешеләр янына, алар белән бер сөйләшеп алырга, эч серен бүлешеп үзе тагын да баерга ашыга. Кешеләр аның иҗатына яңа хисләр, тормыш турында яңа . уйлар бирәчәк...
Әнә, ул үзенең язу өстәле янына ашыга. Күңелдә җыелганның, тупланганның һәммәсен намус кебек ак кәгазьгә төшерергә ашыга. Бу язу өстәле безгә, кешеләргә, йөрәк түренә үтеп һич онытылмый торган матур-матур шигырьләр бирәчәк...
Менә шушы өч төрле ашыгу: табигатькә, кешеләргә һәм иҗат дөньясына ашыгу— әллә шигъриятнең көчен шулар билгели микән? Шушы өч хәрәкәт әллә аның йөрәгендәге ялкынга янарга кирәкле чималны биреп, китереп тора микән? Шагыйрьнең мондый шигыре бар:
Төнге ике. Өстәл, кәгазь, кара. Яз дим үземә, нигә тукталдың!
Яз, язмау бит оят — тәрәзәдә •
Уты янган чакта Туфанның.
Димәк, аның да карап үзенә көч һәм дәрт алган уты бар икән. Күрәсең, мондый утлар сүнмичә буыннан-буынга күчеп килә.
Без дә бүген шагыйрь Сибгат Хәким иҗаты яндырган утны ерактан күрәбез. Ул уг җылы да, якты да, ягымлы-кешелекле дә һәм шуңа күрә безгә бик кадерле да Чөнки ул — кешелекне миллион еллар буена җылытып килгән уттан кабынган ут. Ышанычлы ут.