Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРЬЯМ РАХМАНКУЛОВАГА 80 ЯШЬ


әскәү. 1957 ел, 19 май. Казан вокзалы. Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә
катнашучыларны башкалабызның танылган сәнгать эшлекле- ләре каршы ала. Очрашу
митингысыида мәскәүлеләрне сәламләү, еларга җавап сүзен әйтү Мәрьям Рахманкуловага
тапшырыла. Бу хәл һич тә очраклы түгел, чөнки Мәрьям Рахманкуловаиың тормышы һәм
иҗаты татар совет профессиональ музыкасының үсешеннән аерылгысыз. Ул — профессиональ музыка
сәнгатебезгә нигез салучыларның берсе
Кем булырга? Тормышта үз юлыңны ничек табарга? Аның алдында бу сораулар тормаган.
Табигать Мәрьям Рахманкуловага матур тавыш, моң, талант кына түгел, ә шуларга өстәп, тырышлык һәм
хезмәт сөючәнлекне дә юмарт бүләк иткән
Татар әдәбиятының күренекле эшлеклеләре аны бик иртә күрел алып, олы сәнгать кыйбласына
юнәлдергәннәр Ундүрт яшьлек Мәрьям Рахманкулованың җырлавын Фатыйх Әмирхан тыңлаган, шул
хакта язып чыккан Габдулла Тукай нәни Мәрьямнең абыйсы — әдип, җырчы Солтан Рахманкулый белән
дус булган Рахманкуловлар өендәге иҗади атмосфераны күз алдына китерүе кыен түгел. Бөек шагыйрь
килде исә, өйдә җыр, музыка хөкем сөрә Солтан мандолинада уйнап җырлый. Ара-тирә җырга Мәрьям
дә кушыла. Аннан өлкәннәр җыр, музыка, халык иҗаты турында озак -эзэн сөйләшәләр. Болар барысы
да булачак артистканың сизгер күңелендә тирән эз калдырган. Сәнгатьне бирелеп ярату, үз хезмәтең
белән кешеләрне гүзәллек дөньясына алып керү эстафетасын Рахманкулова халкыбызның хөрмәтле
шагыйре Габдулла Тукайдан. шагыйрьнең замандашлары һәм дуслары — алдынгы карашлы яшьләрдән
кабул итә. 1916 елдан башлап — Мәрьям Рахманкулова сәхнәдә Башта ул халык көйләрен оста башкаруы
белән таныла Моңа ирешүдә, әлбәттә, балачакта авылда еш булуы, авыл гармунчыларын, авыл
җырчыларын бирелеп тыңлавы, халык моңнарын йөрәгенә сеңдереп үсүе сәбәпче булгандыр Ул
балачактан ук үзе ишеткән җырларның сүзләрен җыя килә. Үсә төшкәч Габдулла Тукай шигырьләрен
көйгә салып җырлый, Гомере буена халык талантларының үзенчәлекле моңына колак сала.
«Республикабыз районнарына чыгып, халык җырчыларын тыңлаганда, моңарчы миңа таныш
булмаган гүзәл үзенчәлекләрне, җырлауның яңа алымнарын ишегем Халык иҗатының һаман тудылана
баруына, халык фантазиясенең чиксез бай булуына таң калам һер очрашу мине рухландыра һәм алдыма
зур җаваплылык куя»,— ди Рахманкулова. Ул 1946 нчы елда композитор Заһид Хебибуплин, Александр
Ключарев белен
М
бергә музыкаль фольклор җыю экспедициясенә чыгып әлегәчә ишетелмәгән байтак кына көйләр алып
кайта, аларны җырчыларга тәкъдим итә, үзе дә җырлый. Аның һәр көйнең үзенчәлеген таба,
җырлавында халыкның күңел көрлеген ача белгән оста җырчы булуына өстәп, хөрмәткә лаеклы тагын
бер үзенчәлеген әйтеп үтәсе килә Мәрьям Рахманкулова көйләргә тиң тирән эчтәлекле матур сүзләр таба
белә.
Аның бу тәҗрибәсен 1920—1980 елларда үзе белән бергә радиода җырлаган Гөлсем Сөләйманова,
Мөхәммәт Сафин да хуплап кабул итте: һәр көйнең исеменә, яңгырашына әһәмият биреп, куплетларның
бер-берсе белән бәйләнештә булуына омтылдылар Еллар үтү белән бу хәл җырларда сюжетлылыкны
тудырды.
Халык арасында киң таралган «Алмагачлары» көенә нинди генә сүзләр җырланмый. Әлеге
«таушалган», «урам» көенә Рахманкулова үзенә күрә сюжетлы, көйнең исеменә бәйләнешле сүзләр
сайлый. Ул сүзләр белән көйне яшь күңелнең беренче мәхәббәте итеп кабул итәсең. Шул ук вакыта
җырдагы юмор да елмайдыра.
.Алмагачның агачыннан
Кашык юнды ул миңа;
Нарасый бала чакта ук Гашыйк булды ул миңа.
«Алмагачлары» көенә Мәрьям яңа саф сулыш өрде. Үзенчәлекле көйгә ул матур, эчтәлекле сүзләр
тапкан. Шундый матур, зәвыклы итеп җырлый да. Мәрьямнән соң «Алмагачлар»ны җырларга минем
батырлыгым җитми. Аның кебек өздереп җырлый алмам шикелле»,— ди Гөлсем Сөләйманова.
Еллар үткән саен М Рахманкулованың иҗат колачы киңәя. Репертуарына сәнгать мәйданына чыга
барган яңа татар композиторларының әсәрләре өстәлә. Махсус музыкаль белем алган беренче татар
профессиональ җырчыларыннан берсе Мәрьям Рахманкулова Бетховен, Шуберт. Чййковский
романсларын татар телендә җырлый. Рус, француз революцион җырлары, рус һәм башка милләт совет
композиторларының яңа җырлары аның башкаруында яңа тормышка өндәү булып яңгырыйлар.
1927—1933 нче еллар—Мәрьям Рахманкулованың радиода гаҗәп бер иҗади ялкынлану белән эшләү
чоры. Ул елларда радиода артистлар турыдан-туры микрофон алдында җырлыйлар иде Мәрьям
Рахманкулова бүген, әйтик, татар, башкорт көйләрен җырлый, ә икенче көнне сүзләрен үзе үк тәрҗемә
итеп Европа һәм рус классиклары әсәрләрен башкара, үзбәк көйләре белән таныштыра. Ә киләсе
концертта яшьтәшләре Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровның яңа җырларын өйрәтә. Радиодан җыр
өйрәтүне Рахманкулова башлап җибәрә.
Яшь артистка үзен интернациональ рухлы, бай репертуарлы җырчы итеп тэ таныта Аның
программалары, тыңлаучылары музыкаль зәвыгын камилләштерү, гомуми культурасын киңәйтүне
күздә тотып, һаман байый килә.
Җырчы тавышы — даими тәрбиягә мохтаҗ, үтә саклык һәм игътибар белән эш итүне таләп итүчән
музыка коралы Җырчы — әнә шул назлы музыка коралының серләренә төшенгән, тавыштан файдалану
техникасын яхшы үзләштергән, тавышны саклый белгән, аны күндәм итеп тәрбияләгән сәнгать остасы,
М. Рахманкулованың меццо- сопрано тавышы югарыга иркен күтәрелә, түбән регистрда хәтфәдәй
йомшак, куе, тигез агыла Ә кайбер әсәрләрдә ул тавыш бик җитез агыла һәм җитезлеге, җиңеллеге белән
оста чигелгән нәфис бизәкләрне хәтерләтә. Аның әле хәзер дә көр, тигез булуына сокланасың.
Үзенең иҗат бәйрәмен каршылаган көннәрдә Рахманкулова «Борынгы татар халык көйләре»
җыентыгын матбугат өчен хәзерләде. Анда әле моңарчы ишетелмәгән 20 дән артык көйнең ноталары,
сүзләре, көйләргә аңлатмалары тупланган.
Мәрьям Рахманкулова—татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Опера театрыбыз
ачылган көннән алып, ул 20 ел эчендә татар, рус һәм Европа композиторларының опералары буенча
куелган спектакльләрдә 21 образ иҗат итә.
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы Мәрьям Рахманкулованың 65 еллык иҗаты —
татар совет музыка сәнгате үсешендә якты бер сәхифә ул.