Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРЫМ ХИКӘЯСЕ


Ял итәсең, яр куенына сыенасың, тын гына, тыныч кына хәл җыясың да килер..
Дулкыннарның хәлен аңлый идем мин, чөнки тормыш давыллары мине дә шушы дулкыннар кебек аямый-ннтмн таш кыяларга китереп бәргәләгән, арыткан-алҗыткан иде Әйе, мин бик арыган идем
Бракта еракта кораб йөзә Ул ялгызы гына бара, ләкин кая тук тасын белә Мин дә ялгыз хәзер, мин дә тормыш диңгезендә ялгыз гына йөзәм Әмма кая барып туктармын — белмим
Әйе. мин ялгыз, ә кайчандыр минем дә сөйгән ярым бар иде. ләкин ул йөрәгемә озак еллар төзәлмәслек яра салып китеп барды Шактый вакыт узгач, миңа үземне аңлый торган яхшы күңелле, акыллы кеше очрады һәм ул тормыш юлдашым - баламның әтисе булды Шушы диңгез буенда аның белән утырдык, ул мине туй сәяхәтенә алып чык кан иде. Ул вакытта диңгезнең шифалы сулары элекке сагышымны юып алып киткән кебек булды — тынычландым, үземне өзелеп яратучы, тугрылыклы юлдашым булу мине бәхетле итте Бүген бу ярда без икәү утырырга тиеш кешеләр ндек. Хәзер инде ул юк
Бер уйлаганда гаҗәп тә кебек күңелеңне мәңгелеккә әсир иткән кешене башка берәү әкренләп кысырыклап чыгара алсын инде Алай микән соң?. Ә нигә ул вакытта йөрәк яшерен дә, татлы да, газаплы да өмет белән кысылып тибә? Нинди өмет булуы мөмкин Ул бит инде үлгән, димәк, өмет булу мөмкин түгел.
«Ә яшьлек мәхәббәтең исән бит!»
Бу сүзләрне миңа, әйтерсең, дулкын пышылдады. Исән! Менә ул унсигез ел буена кем өчендер исән, кем өчендер яшн Әллә тагын шул кеше синең уйларыңа кереп чорналамы? Әллә кайчандыр сагыш ларыңны юып алып киткән диңгез дулкыннары аларны тагын синең яныңа, ярга кире чыгарып салдымы?
сәнме, диңгез! Саумы, гүзәлкәй! Синең белән ешрак күрешүне теләп, дулкыныңа көмеш акча ыргы тып киткәнгә күпме вакыт үткән.. Биредә гадәткә кергән бу юрау юш килмәде бит, менә ничек озак күрми тордым үзеңне Диңгез, минем уйларымны аңлагандай, яр читенә зуррак дулкын какты, аяк очларыма орынып, кире чигенде Диңгез өстендә кичке тынлык. Дулкыннар да бик арыган кебек яр буена салмак кына килеп сыеналар... сыеналар да, шунда башларын салып, йокыга талалар шикелле Шулай җил-давыл ихтыярына буйсынып, кайнап яшәп кара әле син
Нигә мондый уйлар? Кирәкми! Мин бит дәваланырга, уй-сагышлар- ны, ялгыз башыма калган дөнья мәшәкатьләрен онытып ял итәргә килгән кеше.
Диңгездән килгән салкынча җил битемне сыйпап узды. Мин, уйларымнан айнып, уянып киткән кебек булдым: кайтырга кирәк, соң инде.
Бүлмәгә кайтып кергәндә, көзге каршында урта яшьләрдәге бер чибәр генә хатын бизәнеп тора иде. Ул да ял итәргә килгән.
Таныштык. Яңа күршем Раиса Кузминична бик сүзчән булып чык ты. Берничә минут эчендә ул бөтен тормышы, дус-ишләре турында сөйләп өлгерде.
Тик шуннан соң гына:
— Сез кайсы яклардан? — днп сорап куйды.
— Казаннан.
— Димәк, татарочка,— диде ул һәм, мин җавап бирергә өлгергәнче ук, минем ирем дә татар бит, дип аның турында сөйләргә, аны мактарга тотынды. Иренең татар булуы мине әллә ни гаҗәпләндермәде: руска чыккан татар кызы, рус кызына өйләнгән татар егетләре азмыни хәзер?! Тик Раиса Кузминичнаның «Минем Ахмедчигым» дигән сүзләре генә йөрәгемне чәнчеп үттеләр дә, әле генә диңгез буенДа калган уйларымны яңарттылар
Яңа күршем сүзен дәвам итте.
— Кешегә бәхет ничек килә бит: берәүләр гомер буе йөрешеп-сөе- шеп тә кавыша алмыйлар. Ә мин Ахмедчигым белән бер көнне танышсам, икенче көнне кияүгә дә чыктым. Күз ачып йомарга да өлгермәдек. Так удачно, так удачно!.. Әни ачуланып та, тиргәп тә карады. Мәхәббәтне сүз белән генә чигендереп буламы соң?..
Мин бу сүзләрне инде ишетми дә идем кебек. Минем колак төбемдә «Ахмедчигым» дигән бер генә сүз яңгырый... Күңел нәрсәдер сизенә, мин нигәдер калтыранып куям Ахырдан
— Сезнең ирегез кем соң? — дип сорамыйча булдыра алмадым.
— Врач... элек хәрби врач иде
— Фамилиясе?
— Бакиров. Әллә беләсезме?
— Юк, юк. Мин болай гына. Зинһар, дәвам итегез...
Әхмәт кызларын бик ярата икән. Кызлары Рушана быел унынчы класска барачак, ул да әнисеннән бигрәк әтисен ярата...
Болай булгач, 'минем белән бер бүлмәдә ай буе Әхмәтнең хатыны Раиса Кузминична торачак! Менә сиңа ял
«Түз,—дидем мин йөрәгемә —Түз! Язмыш бу!»
Әхмәт бик тә тугрылыклы ир икән, күп хатыннар иргә ышануны ахмаклык дип саный, ә менә Раиса Кузминична ышана.
Кайчандыр аңа Кадрия үзе дә ышана иде бит, әйе, ышанып аның белән Ерак Көнчыгышка китә язган иде. Әгәр Әхмәтнең туганнан-туган апасы Әминә булмаса, киткән дә булыр иде һәм нәкъ Раиса Кузминична кебек, мине генә ярата дип, ышанып яшәр иде. Ә ул шушы тел бистәсенә бер кичтә гашыйк булган һәм аңа табынып яши. Менә сиңа ирләр! Без хатыннар аларга ышанабыз шул! Кайнар пышылдап «Син генә!» дип миңа гына әйтә ала дип уйлыйбыз.
Раиса Кузминична бер кочак фоторәсемнәр сөйрәп чыгарды, менә ире (ул! Әхмәт!), менә алар өчәүләп төшкәннәр — әтисе кебек кара күзле, озынча йөзле, чәч толымнарын күкрәгенә салган кыз әтисе белән әнисен кочаклаган.
«Котлыйм, Кадрия, хәзер бик тыныч ял итә аласың!»
Ә нигә бу вакыйга минем тынычлыгымны алырга тиеш соң әле? Миңа бит аның өйләнгән булуы да, баласы барлыгы да яңалык түгел Кыскасы, мин бу турыда уйламаска, Раиса Кузминична белән артык
гәп куертмаска тиеш. Кемнең яшь чагында сөйгән егете калмаган да, кемнең сөйгәненә кем бармаган. Бетте Нокта
Санаторий тормышы барыбызны да җай гына үз агымына ияртеп алып китте. Бүлмәдә тагын ике кеше бар Берсе — Нина Александров на, ләкин мин аны «Нина» дип кенә йөрим, ул үзе шулай теләде ♦ Архангельски дан, математика фәннәре докторы — шундый гади, шун- ш дый яхшы хатын. Без инде аның белән эш, тормыш хәлләре, бала- £ чагалар турында сөйләшергә дә, кайгы-шатлыкларыбызны уртакла- 2 шырга да өлгердек. Әллә аңа бөтенесен сөйләп бирергәме? Юк! юк! £ Беркемгә берни сөйләмәскә! Болай да, Хәмитнең фаҗигале үлеме $ турында сөйләп, бер төнне йокламыйча кичердек бит инде
Икенчесе — Тамара Ул — Курскидан, инженер, бик чая. давыллы * итеп заманча яши белә торган хатын Миннән бераз яшьрәк Ул үзе- ф нең тугыз яшьлек кызы — Аленушка белән Тамараның, билгеле, үз хәле хәл. Килгән кичне үк хәрбиләр санаториендәге Гриша исемле бер а майор белән танышып өлгерде Кич саен кайтып Гришасы белән ни- ° ләр сөйләшкәнен, кая барганын, алдагы планнарын колакка пышыл- £ дый. ч
к л X
Дәваланабыз Көннәр Нина. Тамара. Аленушка белән үтә Соңгы л вакытта Гриша да безнең белән диңгезгә йөри башлады Врачыннан ч качып чыга, шуклана башласа, «врачыңа әйтәбез!» дип куркытабыз ® Ул бик тапкыр, телгә оста, мәзәк капчыгы, көлдереп үтерә.
Раиса Кузминична экскурсияләргә йөри, безнекеләр аны нигәдер (күп сөйләшкәнгә, ахрысы) баштан ук бик өнәп бетермәделәр Теге ханым белән каядыр чыгып югалалар, төнлә гырлавын гына ишетәбез. Ходаем, гырлап та карый соң, такылдык булуы җитмәгән Тукта! Бусы инде артык хатын-кызларча көнчелек тә түгел микән? Ай- һай!.. Бик яхшы күңелле кеше булып чыкмыйсың бит әле син. Кадрия ханым
Үзем дә сизмәстән аның уңай якларын санарга керешәм сөйкем ле хатын, яшь чагында чибәр булгандыр, гел көлеп сөйләшә, җөмлә саен тәмләп елмая—тукта, бусы уңай сыйфатмы соң?! Күп укыган, күп белә, ул күрмәгән бер генә кинофильм да юктыр Кыскасы, Әхмәт абзаң хатынының рухи үсешен тоткарламаган Менә тагын Әхмәт Аның нигә кирәге булды соң әле сиңа?
Кузминична зәвык белән киенә белә. Әхмәте... Я алла!.. Әхмәт Нәрсә соң бу?
Мин үз-үземне тиргәргә тотынам Ничек тиргәмисен ди Әле биш ел элек кенә нәп-нәни улымны кочкан килеш Хәмитнең салкын күк рәгенә капланып үксүемне онытырга мөмкинме соң? Ннндн үкенечле, нинди газаплы югалту кичердем бит мин Хәмитнең кабер туфрагына йөземне орып «Сөеклем, мин сине бик. бик яратам Исән чагыңда «яратасыңмы?» дигән сорауларыңа икеле-микеле җаваплар биреп га заплавым өчен гафу ит! Улыбыз-балабыз хакына кичер! Хәзер бөтен тормышымны, бөтен хисләремне синең улыңа-балабызга бирәчәкмен»,— дип ант эчүләремне оныттым да мыии инде?.
Хәмит — яхшы кеше, мнне ярата, баламның атасы — әмма аңа ка рата олы хис — ярату дигән нәрсә юк дип, шул хакыйкать белән ки лешеп яшәгәндә кинәт кенә аның үлеп китүе мине бөтенләй акыл дан язар хәлгә җиткерде Үкенү, кызгану, өметсезлек — мине еллар буе бертуктаусыз Хәмит турында уйларга мәҗбүр итте Коточкыч очраклылык аркасында гомере өзелгән иремә мәхәббәтем үскәннән-үсә барды Әхмәт исә Хәмит үлеменнән соң үзеннән-үзе югалды, аның
югалуын үзем дә сизми калдым Гөнаһ шомлыгы, бу Кузминичнасы каян килеп чыкты диген син...
Тамара белән Гриша мине автобуска кереп утырган җиремнән кире алып чыктылар. «Көн сүрелгән, һава әйбәт — җәяү генә кайтабыз!» диделәр. Шаяра-шаяра, төрле мәзәкләр сөйли-сөйли кайтып җиткәнне сизми дә калдык.
Аленушка безне капка төбендә үк каршы алды, нигәдер ул бүген җитдиләнеп киткән шикелле. Баланың үзебезгә генә әйтер сүзе барын аңлагач, кичен танцыга чыгарга вәгъдә биреп, Гришаны тиз генә озаттык. Кызый, икебезнең дә кызыксынып аннан сүз көтүебезгә масаеп, бераз эндәшми барды, тимер капканың чөен суырып алды да безне ишегалдына уздырды. Аннан серле итеп як-ягына каранды һәм безгә эчендә алтын балык йөзеп йөргән авторучка чыгарып күрсәтте. Без исебез китмичә генә Тамара белән күзгә-күз карап елмаештык.
— Ә сез аны миңа кем биргәнне белмисез! — диде Аленушка, иреннәрен турсайтып
— Син нәрсә бер ручкадан табышмак ясадың, берәр малай бүләк иткәндер әле,— диде Тамара, миңа күз кысып.
— Әйтәм бит белмисез дип, миңа аны,..— Алена тагын бик мәгънәле итеп күзләрен тутырып безгә карады. Тамара, түземлелеген җуеп, кулын селтәде һәм юеш купальникларын эләргә тотынды
— Миңа аны Ахмед Халилович — Раиса Куэминичнаның ире бирде... Вот. Ул бүген Калининградтан очып килде. Шундый кызык абый — фокуслар күрсәтә белә! — Аннан кызының сүзенә игътибар итми киемнәрен элеп маташкан әнисенә карап: — Озын буйлы, шундый чибәр,— дип өстәде.
— Аның чибәрлегенә Рая апаң сөенсен инде!
Аленаның беренче сүзеннән үк мин инде егылып китәр хәлгә җиткән идем Тамара белән сүз көрәштерүләрен бөтен игътибарым белән тыңларга тырышып, баскан урынымда тора бирдем. Әллә төш, әллә өн. Төшем генә булса соң?
— Кадрия, ни булды?. Кояш астында озак ятма, дидем мин сиңа, кызу суккандыр. Әйдә өйгә,— дип, Тамара мине култыклап та алды. Йокыдан яңа уянган кешедәй, аңыма килдем — кинәт кенә тайпылып урамга ташландым.
— Тамара, мин анда керә алмыйм барасы җирем бар... китим
әле мин... . .
— Нәрсә син, кич бит инде, пляждан кайткан килеш кая барасың? Күлмәгеңне алыштыр ичмасам!
— Э... ә... ә! Әйе шул, алайса зәңгәр күлмәгемне генә чыгарып бир, урындык артында,— дидем мин. ишеккә таба карарга да шикләнеп. Бераздан ул минем күлмәкне, туфляларны тотып беседкага килеп керде. Миңа сәеррәк бер караш ташлады да кия алмый аптыраган бер җиңемне табып бирде. Сүзсез генә салып ташлаган киемнәремне җыйды. Аннан тиз генә чыгып китәргә чамалавымны абайлагач, ишеккә аркылы басты. «Беркая да китмисең, хәзер мин дә өстемне алыштырам».
Мин, беседкадан, чыгып, слива агачы артына яшеренгән килеш ишеккә күз ташладым. Менә өйдән Раиса Кузминична һәм «ул» килеп чыкты, әйе, «ул!», бернинди шик булуы мөмкин түгел!..
Менә «ул» тәмәке кабызды, баскычтан төште. «Аһ! Бакчага чыгалар!..» Мин тиз генә беседкага чумдым... Нәрсә соң бу? Ник килгән? Минем турыда беләме, юкмы?.. Нишләргә соң? Кая качарга? Әллә берәр сәбәп табып кайтып китәргәме?
— Лапочка, что-то с тобой происходит,— диде Тамара, сак кына
минем иңемә кагылып.— Әйдә, алар фатир карарга киттеләр.— диде, минем беседкадан чыгарга батырчылыгым җитмәүне сизеп.
Әле кичке ашка иртә, без санаторий паркындагы аккошлар йөзә торган күл янына барып утырдык «Рәхмәт сиңа. Тамара, рәхмәт. ♦ акыллым. Җиңел холыклы, кызу кеше булсаң да. күңелең сизгер, у нечкә синең, рәхмәт, җаныкаем Янәшәмнән эндәшми килүең, күл буен- « да утырганда да берни сорашмавың, телләренә салынып, хатын кыз i тирәсенә сырышырга йөргән «егетләр»не шома гына озатуың өчен дә * рәхмәт сиңа Үзем сүз башламый торып, бер генә сүз дә эндәшмәвең * өчен мең-мең рәхмәт сиңа, дускаем!»
Мин аны кочаклап алдым «Тома! Ашарга барырга кыстама мине. » яме, кадерлем!» ф
— Ялагайланма! — диде гаҗәп кырыс тавыш белән Тамара Хәтта өстәл артында сытык кыяфәт белән утырып, минем аппетитны бозарга да ирек бирмәячәкмен Кичке ашка нәрсә бирелсә - бөтенесен о ашап бетерергә сүз бирсәң генә, мин бүген кич Гришаны сиңа алыш £ тырам, киттек!» «Аһ, Гриша бар бит әле!» Мин сүзсез-нисез Тамара- п га иярдем, бүгенге кичне аннан башка үткәрә алмаячак идем
♦ • «
...Университетның IV курсында укый идем ул елны Туганнан-туган апамның бер бүлмәсендә торам Кышкы сессия вакыты, диаматтан имтихан бирергә җыенабыз Дәресләр бетеп, «читалка»га барыр алдыннан аяк өсте генә капкалап маташканда күрше Газиз бабай килеп керде. Ул инде берничә мәртәбә, берничә фәлсәфи проблема буенча дини китаплардан «үтергеч» дәлилләр, аксиомалар китереп минем белән бәхәсләшкән, ниһаять, миңа тәэсир итәргә маташуның «файдасыз» икәнлегенә инанган —киң күңелле, үткен телле, сөйкемле генә бер бабай иде Киенеп, башлыкны эләктереп китәргә җыенганны күрүгә, ул ишеккә аркылы төште «Тукта, кызым, синең белән мәслихәт итәсе зур бер эш бар! Чыраеңны сытма әле син. шайтан сабагың бер кая китмәс»,— дип, ишек янындагы урындыкка — үзе янына мине дә утыртты
— Бер бик тә шәп җегет бар, укымышлы, тәүфыйкълы кыз кирәк Мин, мондый четрекле мәсьәләләр чишәрлек вакытым юклыгын аңла тып. урынымнан ук кузгалдым
— Утыр, олы кеше әйткәч! — бабаем чынлап ук ачуланды бу юлы
— Үзең турында сүз бармый чәнчелеп кит. шул урыс китапла рын кочаклап карт кыз булып кал! Әмма минем энекәшкә бик чибәр, инсафлы татар кызы табып бир
- Ну, Газиз бабай
- Ңулама! Саваплы эш ул. Духтырлыкка укучысы юкмы шунда берәр?!
— Духтырлыккамы? Бар. Газиз абый, дидем мин. кинәт кенә күңелемә килгән фикергә сөенеп. Таныштырам Только ял көнне яме. ә хәзер китим инде
Юк Булмый Ял көнне китә ул, оча Дәлни Вастуктан ялга гына кайтты бит ул Әфнсәр, капитан, ваянный брач' Во! бабай кәкре баш бармагын тырпайтып күрсәтте
Алайса иртәгә, кич сәгать биштә кыз бездә булыр Тукта!!! Шәпме соң кыз?
— Бик. бик шәп Чибәр, акыллы, бер егет белән дә йөргәне юк
Таныштырам Маһинур белән, ник таныштырмаска. Җаныкаем, нинди әйбәт кыз бит, чибәр, акыллы, уңган! Күзләре чыккандыр бу егетләрнең, шуны күрмиләр — егерме өч яшь бит инде аңа. әле бер генә егет тә озата кайтканы юк үзен. Менә кемгә кирәк яучы, таныштырырга да — калганын үзләре карарлар Аз мыни кеше киңәше белән танышып үз бәхетен табучылар Ә менә Маһинурны тиулай гына кияүгә биреп булачак — артык тыйнак ул
Маһинур сәгать дүрттә үк килде. Озын толымлы, коңгырт күзле, аксыл чырайлы чибәр генә, тыйнак кына кызны күргәч, Газиз бабайның күңеле булды — мине алгы якка чакырып чыгарды да, тагын кәкре баш бармагын тырпайтып күрсәтте:
— Ничә яшьтә?
— Егерме өч.
— Әткәсе-әнкәсе бармы?
— Әтисе сугышта үлгән, әнисе апасы белән генә тора.
Маһинур, түр бүлмәдә ялгызы гына утырасы килмичә, безнең янга чыкты Газиз бабайны озатуга без апа белән аның кием-салымын тикшерергә керештек. Соры кәшимир күЛмәген салдырып, минем яңа кофтаны киерттек Ал кофта, кара юбка бик тә килешә, дулкынланудан бит урталары алсуланган! «Менә бу кәләш, ичмасам!» — Мин аны кочагыма алып зырылдатып әйләндерергә тотындым
— Дускаем, өч көннән диамат икәнен онытма, мине җибәр инде яме! — Әмма Маһинур минем кулларыма чытырдап ябышты:
— Кадрия, дустым, китмә инде? Алар килгәнче генә тор! Булмый, үзем генә әллә ничек, зинһар өчен!
Ә бит безнең уй бөтенләй башка иде Маһинур «минем янга» дип килә дә, апа «хәзер кайтырга тиеш» дип аны көттереп утырта, шул арада «ялгыш кына» кунак егете белән Газиз бабай килеп керә. Шул исәп белән уку залында китапларым, конспект-дәфтәрләрем калды Әмма Маһинурның йөзенә карагач, аның нинди хәлдә икәнен төшендем, һәм «чирканчык» алырга булышырга ризалык бирдем
«Егетләр» (Газиз бабай, аның кияве Фатих абый һәм кунак егет) килеп кергәндә без политэкономия китабына капланган килеш бик тырышып «өстәмә кыйммәт»не өйрәнә идек. Килеп керделәр, Фатих абый таныштырды. Егет шәп! Озын буйлы, аксыл озынча йөзле, дулкынланып торган коңгырт чәчле, ходаем, ничек пар килгәннәр! Рәхмәт төшкере, Газиз бабай үзе дә канәгать кыяфәт белән мыек астыннан ничек мут елмая, җыерчыклар сырып алган кечкенә күзләре утлы күмер кебек шаян очкыннар чәчә! Ярар, диаматка кадәр өч көн бар бит әле, бер сәгать вакытымны дустымнан кызганып тораммы соң.
Өстәл әзер, түрдә балкып егет белән кыз утыра Фатих абый без табын әзерли башлауга кибеткә чыгып бер коньяк, бер портвейн, ике банка гөмбә кочаклап керде Мин, алъяпкычымны ябып, мич алдында кайнаша башладым: чуенны тартып алып, капкачын ачуга, өйгә каз ите белән пешкән бәрәңгенең тәмле исе таралды. Студентның ачыкмаган чагы булмый диләр, ә инде гөмбә, бәрәңге, яңа арыш ипиенең тәмлелегенә бер дә чыдар әмәл юк иде.1 Миңа оялып-нитеп торасы юк, рәхәтләнеп ашыйм. Мине күзләмиләр ич! Алъяпкыч алдына чуеннан бераз корым тиде тиюен, әйдә ярар.
— Җәмәгать, сез мине гафу итегез, минем читальный залда китап- дәфтәрләрсм ята, имтиханга хәзерләнәбез — китәргә рөхсәт итегез — дип әйтеп бетерергә дә ирек бирмәделәр, «кияү егете» мине тангога чакырды (Бер-ике рюмканы төшерү белән Фатих абый пластинкаларга тотынган иде.)
Шушы танецтан соң ычкынып булса, минем эш бетте, әмма шома
егет тагын вальска чакырды Вальс бетүгә мин аны көчләп диярлек урынына утырттым һәм, бушаган тәлинкә-кашыкларны җыйнап. алгы якка үттем Ирләр тәмәке тартырга чыгып киттеләр, ә мин Маһинур янына кердем «Ничек?» дим, «Ошый!» ди бу. кулымны кысып Я алла, яучы булу бик җиңел эш түгел икән! Егетиә дә ошыйдыр инде, утызга җитеп килгән кешегә ни кирәк? Мина рәхмәт әйтеп туймас әле. шун- ♦ дый кыз белән таныштыргач. ш
Хәзер инде мине апаның җибәрәсе килми, чәй табыны гына әзер- * ләшкәнче китмә, ди. Чәй табыны янына утырыштылар, мин чия варенье- * сын вазаларга салып маташканда, ишекне бик хасиятләп ябып, алгы * якка Фатих абый чыкты. «Утыр әле! — ди бу миңа — Ну, туй ясый * бызмы?»
— Ясыйбыз! Ошашсалар . («Кыз ошатты» дип, кинәт кычкырып, х
дустымның дәрәҗәсен төшерәсем килми бит). ф
— Егет ошыймы дип сорыйм бит инде үзеңнән!
— Маһинурга ошаса, миңа ошавы мөһим түгел
— «Мөһим түгел», имеш, менә шартлатып туй ясыйбыз да. үзеңне о
энекәшкә бирәбез дә җибәрәбез £
— Ярар, ярар, Фатих абый, минем сезнең шаяртуларыгызны тың- п лап торырга вакытым юк
— Мин шаяртып сөйләмим бит, сеңелкәш, әле менә тәмәке тар х тырга чыккач. Ничек, мәйтәм, кайниш, кыз ошыймы’ — дим — Ошый, ф бик ошый,— ди бу.— Алайса — туй. мәйтәм — Ник кайсы ошый, дип е; сорамыйсың? — ди бу, шомлык — Соң үзенә дип чакырганыдыр инде * дим, тинтәк баш. Ә ул: беренчедән, әле аларның берсе дә минеке түгел, икенчедән—чакырып китергәне түгел, Сабира апада торганы корымлы алъяпкыч япканы,— ди
Минем аптырап, куркып калуымны күргәч, яңадан урыныма утыртты:
— Кыскасы, кайниш сиңа гашыйк булган, аңладыңмы?! Асыл егет! Мондыйны син әкәдим наук бетерсәң дә таба алмыйсың Аттестатка чыккан акчасын ай саен әткә-әнкәңә биреп барачак Шаккатма, әткә- гә-әнкәгә бер кыз икәнеңне әйткәч үзе шулай дип җавап бирде
— Аһ, менә ничек? Ничек ансат кына, ә! Песи баласы алырга килгәннәрмени! Фатих абый, хәзер үк чыгып китегез, берегезнең дә эзе булмасын! — дидем мин, ачуымнан буылып
— Кара син аны, ничек куа! Кара син аны. ә! Мин бит синең өеңдә түгел, наныкаем, Хәкимҗан абзый белән Сабнра апа өендә
— Гафу итегез, зинһар өчен! - Мин артык кызып китүемне, олы кешегә алай кычкырырга да. кеше өеннән куарга да хакым югын аңлап алдым. Бөтен йөзем, колакларым ут булып яна башлады, күзләремә яшь тулды «Бичара Маһинурым минем, ошый ди бит әле. эне кәйгенәм, ошый ди бит! Нишләдем мин. яхшылык эшләдем янәсе, шәп егет табып бирдем...»
— Ярар! Сеңелкәй, алай бик коелып төшмә әле син Дус кызлары ның ирләрен аертып баручы чибәрләр дә була әле бу дөньяда Әнә Әминә апаңның.
— Фатих абый, зинһар өчен туктагыз!
Мин түр бүлмәгә кереп Маһинурның колагына «Дускаем», әйдә минем китапларны гына тапшырып кайтыйк, аннан аннан мин сине үзем озатырмын...» — дип пышылдадым
— Нигә син?!
Без киендек, алар да киенделәр Мин иң соңгы кеше булып ишектән чыктым Алда Маһинур, Фатих абый һәм теге егет баралар Минем китапларымны тапшырырга бергә бардык, аннан Островский урамы
чатына—трамвай тукталышына килдек. Маһинурга алтынчы трамвай кирәк иде Мин инде соң икәнлекне дә, Маһинурны озатыр кешеләр барын да уйлап алгач, барысы белән дә саубуллашып, өйгә борылдым Озатсын әле, бәлки килешеп китәрләр.
Капкага житкәндә кемдер мине көчле куллары белән эләйтереп та алды
— Кая качасың?!
— Сез?! Ә Маһинур, ул кая, ник озатмадыгыз? Алайса, хәзер мин аны үзем озатам...
— Тынычланыгыз, трамвайга утыртып җибәргәч кайта инде ул
— Трамвайдан соң егерме минут җәяү барырга кирәк әле аңа Яка бистә зираты янындагы баракта торалар, бик куркыныч бит анда Чин аны кунарга калдыра идем. Их, сез!
— Слушай, аны озаталар. Фатих абый калды аның белән. Аннан соң... миңа оны озатырга ярамый, аңла, ярамый...
— Ә нишләргә соң инде?
«Шуны да белмисеңме?» дигәндәй, елмаеп, ул минем иңнәремә кулын салды, әйләнгән сыман кискен хәрәкәт ясап, мин аның кул астыннан чыктым Әмма бу кешегә «нахал» диеп яңагына менеп төшеп булмый шул, яше белән дә өлкән, аннан әлеге дорфалык дип атарга мөмкин булган хәрәкәтен дә ул ниндидер шаян, хәтта оялчан елмаю белән йомшартты да куйды.
— Әгәр ул... сезне ошаткан булса? — дим.
— Кадрия, син бала түгел инде, тарихи материализм өйрәнеп йөрисең үзен. Бер нәрсәне аңла: Маһинур турында сүз бармый. Мин синең белән сөйләшәм... син хәзер мине куып та җибәрә аласың, өметләнерлек җылы сүз дә әйтә аласың!
— Ай-Һай ничек җиңел? Бер күр дә җылы сүз әйт, имеш.
— Син, балакай, логикадан имтихан бирдеңме?
— Логика, логика... Маһинурны имтиханга әзерләнеп утырган җирдән алып килдем мин... Сез әле аңа ошадыгыз да бугай. Менә кайда •ул логика...
— Тагын Маһинур...
— Талашалар димме? — җир астыннан үсеп чыккан кебек безнең янда Фатих абый пәйда булды.
— Фатих абый?.. Син Маһинурны озатмадыңмыни?
— һы, кара син аны! Ул монда егет белән сайрашып торсын, мин аның дус кызын озатып йөрергә тиеш! Кара син аны! Минем бит хатын, ике бала бар. Үзе аны озатасы егет белән сөйләшеп тора..
Мин йөгереп кереп урыныма капландым. «Энекәем, бер үзе киткән! Төн уртасында! Яңа бистәгә... Бер үзе...»
Иртәгесен, читалкага барып керүгә, миңа өчпочмаклап төргән бер хат суздылар Хатны мин өч кабат укыдым, нигәдер үземне төш кү- рәмдер кебек хис иттем. Маһинурның барлык язганнары да аңыма барып җитми кебек иде. Төнлә, сәгать бердә Яна бистә күпере астында ук трамвайлары ватылып (каһәр төшкән 6 нчы маршрут) җәяү киткән. Зират эченнән бер үзе кайткан... Я алла, ярый әле юлында явыз бәндәләр очрамаган. Әнисе кызын күрүгә елап җибәргән, аннан орышкан.. Әмма иң аянычы — исән-сау өёнә кайтып әнисе күкрәгенә сыенгач та бетми торганы — теге шома офицерга гашыйк булган Кыз төне буе йокламаган. Кич сәгать бишкә «республиканка»га чакырган. бик тә минем белән сөйләшәсе — эчен бушатасы килә икән
Университеттан кайтып өстемне чишенергә өлгермәдем, ишек шакы дылар, килеп җиткәннәр: Фатих абый һәм ул! Мин аны ачуланырга тотындым, нигә авыз ера ул, кичә нишләгәнен онытканмы?!
— Ә нинди гаебем бар сон әле минем?!
Анлата алмаслыгыма ышангач, ярдәмгә дип Маһинурның хатын чыгардым. Төнлә бер ялгызы кайтуын тасвирлаган урынын күрсәттем Тәэсир итте! Агарынып китте, күзләрендә елмаю сүнде
— Әйдә, бергә барабыз янына, мин гафу үтенергә тиеш!
— Чынлапмы?!. ♦
Маһинурга мин бер сүз дә әйтмәдем, мине күрү белән ул китап- " ларын тапшырды Баскычтан төшеп җиткәч, аларны күрде дә, елмаеп g җибәрде, икесе дә балкып күрештеләр. Я алла, шушылай килешеп £ кенә китсеннәр иде! Минем пальтоны Фатих абый, Маһинурныкын ул * киертте. Урамда алар икесе алдан, артларыннан Фатих абый белән без * барабыз Фатих абый шаярта: урам буйлап кыз култыклап барганны Әминә апаң күрсә, нишләтер иде икән? — ди Ә тегеләр сөйләшәләр, ж жаныкайларым, көлешкәләп тә куялар. Мин «егетем»не бераз тоткар ф лаган булам. Ул арада «кунак» борылып безгә кул болгады «Яшьләр' Артта калмаска!» Без тагын Островский чатына, кичә Маһинурны озат- « кан җиргә килеп җиттек Уен-көлке сөйләшә торгач, дыңгыр-дыңгыр ° итеп трамвай да килеп туктады. Мин дустымның кулын кыстым, офи £ цер абзаң аны терсәгеннән тотып трамвайга алып кереп китте, без Фатих абый белән кул болгап калдык Алар елмая, без елмаябыз ® Трамвай кузгалды һәм... безнең егетебез трамвайдан кире сикерде ж Миңа аны-моны уйларга вакыт юк иде — йөгереп барып, кызулап өл- п гермәгән трамвайның баскычына килеп ябыштым, аннан аннан теге ч ләр дә сикереп менделәр Уңайсыз тынлык урнашты «Электростанция» * тукталышына җитәрәк, әйдә төшәбез дигән мәгънәне аңлатып, кунак тагын минем кулга орынды. Мин төшегез дигән ишарә ясадым, ул ми нем колакка: «Алдагы тукталышта син төш!» дип пышылдады һәм честь бирде Төшеп калдылар
.. Без Маһинур белән урам буйлап кар шыгырдатып бер генә сәгать йөрмәгәнбездер Аннан ул өйләренә чакырды, үпкәләтүдән кур кып кердем, әнисе Җәмилә ападан кичәге хәл өчен гафу үтендем, чәй ләр эчтек.
Өйгә кайткач, апага бөтенесен сөйләп бирдем. «Җүләр син! — диде ул кыска гына итеп.— Нинди кешене мыскыллап йөртәсең, малай-шалай түгел бит ул сиңа! Иптәш кыз, имеш! Кеме соң ул дус кызың ның, иреме, егетеме?» Минем аңа җавап бирер чамам юк иде, нигәдер бүгенге кич күңелдә авыр тәэсир калдырды, егет һәм Фатнх абый алдында уңайсыз килеп чыкты. Чынлап та, мәҗбүри яраттырып бул мый бит инде, ә мин үземне нәкъ балаларча тотам — аны да, Маһи нурны да уңайсыз хәлгә куям. Алар әле, «Акком асты» тукталышына барып, мине көтеп торганнардыр, ә аның аякларында ботинка, өстен дә шинель.. Мин тагын төне буе боргаланып йоклый алмый яттым Бу юлы инде Маһинурны түгел, нигәдер, аны — Әхмәтне уйладым
Иртәгесен ул килмәде .. Ул кичне соң гына Газиз бабай килеп керде, мин аңа күтәрелеп карарга да уңайсызландым—ул сизелерлек дәрәҗәдә ачулы иде
— Авырый, бик каты тамагына чыккан, жары кырыкка җитә яз ган,— бу сүзләрне әйткәндә ул мннем якка шелтәле караш ташларга да онытмады — моны мин ана карамаган килеш тә тойдым
•Өч көннән ул килде, йөзе тагын да агарган, күз төпләренә күксел күләгәләр төшкән иде
— Я, диамат ничек?—диде ул, шул хәлләрдән соң да минем өчен генә мөһим булган нәрсәне исендә тотып
— Әле хәзер генә имтихан биреп кайттым Бәхеткә каршы, җиңел сорау туры килде. Ә сезнең... мин сезне авырый дип ишеткән идем
— Теге кичне шактый туңылды, аннан сине кабат югалткан кайгыдан кибеткә кереп берәр йөз белән тамак чылаттык. Ул да бик салкын иде.
— Гафу итегез инде...
— Зарар юк, үтеп бара инде Аның каравы, Казанда менә тагын берничә көн тора алам — больничный бирделәр.
— Мин гаепле инде...
— Әлбәттә, син гаепле, менә шуңа күрә дә сиңа каты җәза — иртәгә татар театрына барырга әзер бул, яме!
— Ярар!
Театрга киеп барырдай яхшы киемнәрем юк иде, лекцияләргә ничек йөргән булсам, шулай киттем. Партерның өченче рәтен тутырып аның туганнары утыра икән, барысы белән күрешеп чыкканчы колакларым ут булып яна башлады «Мине күрсәтергә алып килгән, аны ошатаммы-юкмы икәнне дә белмәгән килеш, туганнарын җыеп алып килгән... Үзен ошатмаслар дип башына да китерми...» Утлы таба өстендә утыраммыни. Я алла, менә спектакль дә башланды. «Хуҗа Нас- ретдин»ны икенче мәртәбә каравым булса да. бөтен игътибарым сәхнәдә. Менә Хуҗа Дәрвнш белән сөйләшә:
Дәрвиш — Дәрвиш алла кунагы, инсафыңа кил, дивана, кабул ит! Кунак ит!
Хуҗа:—Алай булса, капканы ялгышкансың, әнә аның йорты — моннан манарасы күренә. Син шунда бар. Ул кунак итсен!
Халык гөж килә, мин генә көлә алмыйм. Ә ул .. ул... сәхнәгә күз дә салмый, миңа таба борылып, туп-туры йөземә карап утыра. Минем ачу, үпкә сүрелә төшә, яңагыннан йомшак кына этәреп башын сәхнәгә таба борам, колагына «Әбҗәлнлов!» дип пышылдыйм.
Тәнәфес вакытында Әхмәт мине буфетка чакырды, мин, «чыкмыйм» дигән мәгънәне аңлатып, башымны чайкадым Шул чакны аның белән янәшә утырган чибәр генә ханым миңа борылды.
— Бу минем апам Әминә — мин аларда инде Соң кайткан өчен дә, суык тиергәнгә дә, салсаң да колакны бора Кыскасы, әни урынына калган апам, ятим бала бит мин
Әминә апа алтын тешләрен күрсәтеп елмайды, колагындагы алка сы елкылдап куйды, өстендәге яшел кофтасының төймә читләре дә алтын, ахры Әхмәт миннән рөхсәт сорап буфетка китте, ә без Әминә апа белән утырып калдык. Безнең сөйләшер сүз юк. мин кулымдагы программаны бөтәрләдем, ә ул сул кулының ике бармагындагы алтын балдакны һәм берсе гәрәбә, берсе ахак кашлы ике йөзекне азаплады. Ярый әле Әхмәт тиз килеп җитте. (Фатих абый чират алган булган.) «Бусы тамагы авырткан кешеләргә!» диде ул һәм зур гына тартманың өстен ачып, конфет тәкъдим итте, Фатих абый мороженое өләште. Спектакль беткәннән соң, Әхмәтнең миңа якалары кыршылып беткән пальтомны киертеп маташуын күргәч, Әминә апа инде мыскыллы елмаюын яшерүне кирәк тә тапмады Аның өстендә мин исемен дә белмәгән җәнлек тиресеннән тегелгән тун иде.
— Урамда озак катып торма, авыру икәнеңне онытма! — дяде ул, «торма!», «онытма!» сүзләренә аеруча басым ясап.
— Есть, авыру икәнне онытмаска! — диде Әхмәт, үкчәсен үкчәгә бәреп, уң кулы белән чигәсенә орынгандай итте.
Безнең капка төбендә «катып торырга» ирек бирмәдем мин аңа «Бар инде, бик соң хәзер... безнең тирә бик куркыныч...» дидем.
— Рәхмәт, иртәгә кадәр, тыныч йокы! — Әхмәт минем кулымны сак кына учларына алды, аннан иреннәренә китерде. Мин икенче кулым белән капканың келәсен тарттым (кеше кайтасы булганда шулай калдырабыз), өйалдына кердем Караңгы өйалдында бераз торгач, кире чыгып, урамга күз салдым: зифа буйлы шинельле егетне ир белән
хатын ике ягыннан култыклап алып киттеләр. Багана башында чайкалып торган электр лампасы яктысында мин таныш тунны шәйләдем... .
_ Ах, менә ничек!. Куркыныч имеш! Беркатлы да инде мин Ялгыз йөртәләрме инде аны Кыз озата барганда да артыңнан саклап килсеннәр әле. Бәлки чит шәһәргә килеп төшкән туганнарына (Әхмәт Но- ♦ восибирскида үскән, Казанда бала вакытында гына булган) хөрмәт. “ игътибар йөзеннәндер. »
Иртәгесен егет үзе килгәнче апасының миңа адресланган «мак- S тау сүзләре» килеп җитте «Авыл кызы, хәерче Теге җүләре (бусы * Әхмәт була инде) күзен дә алмый бит шуннан Театр карамады, күзе | гел анда булды. Нишләтте икән ул аны Әллә сихерләде микән?» дип әйтә ди. ж
Кыскасы, менә шул: элек Маһинур, аннан апасы Алдагы очра- ф шуларда тагын шулай яшь чакта үтеп чыгып булмастай тоелган вак- төяк киртәләр очрый торды. ш
о п ♦ ч
• • Е
X
...Аккошлар инде пар-пар булып бәләкәй өйләренә кереп йокыга л талганнар Санаторий паркында каравылчы бабайдан башка берәү ч дә калмаган. Без Тамара белән аның плащын бөркәнеп өйгә атладык * Санаторий капкасы янындагы фонарь яктысында Тамара сәгатенә күз салды. Икенче унбиш минут. Кешеләр йокыларын туйдырып өлгергән нәрдер инде, бик шәп, миңа шул гына кирәк тә...
Диңгез буе шәһәрләрендә җәйге төннәрдә гаҗәп тыныч сизәсең үзеңне. Тәбәнәк кенә коймалар артында виноград үрмәләп үскән беседка Беседка саен кеше, аяк астында артык өлгерүдән коелган слива лар сытыла, йөзенә алсулык йөгергән грушалар баш очында эленеп кала Этләр өрә, әтәчләр кычкыра Авыл да, шәһәр дә бу; ялгыз да син, түгел дә, сәламәт тә син, авыру да, санаторийныкы да син, ирекле дә — курсовка дигән әйбер менә шул инде .
Үзебезнең урамга борылуга мин кинәт туктап калдым, капка төбендә свитер кигән бер кеше тәмәке тартып тора иде. «Ул!» . Тамара миңа карап башын чайкап куйды, аннан
— Гриша! Кил әле монда, Кадрия синнән курка,— диде
Гриша папиросын җиргә салып таптады да, безгә таба атлады
— Кызый, синең үзеңә эләгәчәк хәзер! диде ул, кыйнарга җыен гдн кешедәй җиңнәрен сызганып.
— Кадрия гаепле, Гриша, бүген кич буе чабуыма ябышып йөри
Мин аларны калдырып беседкага уздым (бүген без Тамара белән шунда йоклыйбыз) җәелмәгән урынга чишенмичә генә капландым, шактый арылган, аяклар гүли, баш чатный Инде бераз гына булса да йокларга иде, болай гына йоклап булмаячак — үрелеп өстәл өстендәге тартманы ачтым — димедрол кабып су белән эчеп җибәрдем Тамара минем турыда Гришасына сөйләр микән?
Күп тә үтмәде. Тамара керде Урындыкка утырды да, башымны сак кына күтәрде
— Нәрсә снн, әллә елыйсыңмы?
— Юк.— Ул ышанып җитмәде, ахры, элек битемне, аннан меңдәр- не капшап карады
— Молодец, лапочка!
— Том! Гафу ит инде мине
— Нәрсә турыда син?
■ — Мин бит сезнең бер кичегезне урладым
— Глупости... Тор әйдә, урын җәябез. Сиңа хәзер үк йоклап ки тәргә (Тамара тәрәзәдән төшкән фонарь яктысында сәгатен карады) һәм кимендә биш сәгать йокларга кирәк.
— Эһе, мин инде йоклап барам Ике таблетка димедрол йоттым
— Тома!
— А!
— Гришага сөйләдеңме?
— Бераз... Нәрсә, әллә әйтмәскә идеме?
— Юк... Ничек әйтмисең инде Нәрсә ди соң?
— Романтично! — ди.
— Дур-рак!
— Ха-ха-ха! Иртәгә үк мин бу сүзне җиткерәчәкмен
— Ошадымыни?
— Аһа!
— Яңа сүз түгел бит.
— Зато урынлы
— Тамара! Син ничек уйлыйсың, миңа ун көн буена качак булып яшәргәме әллә җыенып, иртәгә үк китеп барыргамы?
— Дура!
— Рәхмәт, мы — квиты.
— Җаныкаем, нервларыңны бозма, Кузминичнаның ире ич ул, аның өчен син борчылырга. Әнә хатыны кайгыртсын. Җитте, йокла!
«Ничек бу Тамара уен сүзне дә урынлы итеп әйтә белә!.. Кузми- ннчнаның ире! Шушы сүз йөрәккә салкын бер дулкын булып килеп орынды, җиңел булып китте...»
Иртән Нина Александровна: «Подъем!» — дип кычкыргач кына уянып киттек.
Ашханәдән чыгуга безне Гриша каршы алды Җәяүләп диңгезгә киттек. Гриша җитдиләнеп калган шаярмый да, көлми дә. Тамара гына ара-тирә берәр шуклык эшли, әмма ул да шактый тыйнак иде бүген. «Мине кызганалар!».. Шушы уй йөрәкне чәнчеп үтте, бәхеткә каршы, диңгез ярына килеп тә җиттек. Барган көйгә пляж халатын салып ыргыттым да диңгезгә чумдым. Әй мәрхәмәтле, мәгърур, салкын һәм шифалы диңгез суы! Нигә «Кара диңгез» диделәр икән сон сине, син бит зәңгәр диңгез! Мин чалкан ятып су өстендә чайкала башладым, «зәңгәрлеген» дә аңа күк бүләк иткәндер әле; исемә бала чагым — әниемнең кичләрен кул эше белән утырганда җырлаган җыры исемә төште:
Зәнгәр һава, зәңгәр болыт.
Зәңгәрләтә диңгезне.
Зәнгәр һаваларда йөзгән Айдан эзлнм мин сезне...
Хәзер Әхмәт тә, Кузминична да юк иде инде, зәңгәр һава астында, зәңгәр диңгез дулкыннарында тирбәлгән, хөр, япь-яшь табигать баласы гына бар иде. «Нигә Алмазымны алып килмәдем соң мин, янымда улым чайкалса, миңа тагын ни кирәк?» Бу уй мине Тамара Аленушкасы белән килеп төшкән көннән бирле эзәрлекли иде Әйе, әйе, ул вакытта Әхмәт белән очрашу да җиңелрәк булыр иде
Мин ярга чыктым. Тамара Гриша белән яр буенда комда утыра.
— Шәп йөзәсең син! — диде Тамара.
— Здорово!—дип кушылды аңа Гриша.— Су кызы диярсең!
Мин толымнарымны сыгып өеп куйдым Кызындык, су коендык, карта уйнадык; аннан квас мичкәсе янындагы чиратка кушылдык. Бидон, фляга тоткан шәрә кешеләр янында плавкилардан гына балалар кайнаша, минем улым әнә теге сары чәчле малай белән бер чама инде, минеке кара, әтисе кебек чем кара. Ерак та түгел өсте каплаулы
ындыр табагы хәтле җирдә раскладушкаларда кешеләр ята Алар кояштан качып, һава ваннасы гына алалар, кайсының кан басымы югары, кайсының йөрәге начар Гриша, тәмәкесен кабызып, читкә чыкты— киоск ышыгына басты, Тамара белән икәү калдык
«Кызлар! Сездән соң квас эчәргә мөмкинме?» Таныш тавыштан мин кинәт дерт итеп киттем. «Ах, үзебезнең кызлар икән әле, исәнме- ♦ сез!» Минем каршымда үзем кебек үк ялангач Әхмәт елмаеп тора “ иде. - »
— Исәнмесез!
Тамара тагын миңа ярдәмгә ашыкты! «Гриша! — диде ул. тамак* төбеннән калтырап чыккан куе тавышы белән,— безнең полкка тагын * берәү өстәлде. Кайчандыр хәрби кеше булуы белән сиңа иш. ә Кад | рня белән алар милләттәшләр, якташлар да бугай әле .»
— Рәхим итегез безнең сафка! Без бик шат Ф
Кара инде син бу язмыш шуклыгын, очрашудан качып йөреп, нин- _ ди кыяфәттә күрешергә туры килде. «Крымская» дигән су шешәләрен « сеткага төяп диңгез буена киттек, мин тиз генә халатымны киеп куй- с дым Җәймә тирәсенә утырышканда Әхмәт тә трикодан һәм жилфер £ дәп торган ефәк күлмәктән иде инде Гриша җыелма стаканнарны су е белән мөлдерәтеп тутырды да икебезгә сузды (стакан икәү генә иде) *
— Якташлар хөрмәтенә!
— Рәхмәт!
Бу сүзләрне әйткәндә мин беренче мәртәбә ана күтәрелеп кара п дым: олыгайган, чигә чәчләренә кырау төшкән, әмма күзләре күз . ләре шул ук... Шундый ук нурлы, шулай ук монлы һәм сагышлы Икебез дә эчеп бетердек Аннан Тамара белән Гриша эчте, алар ка вырсын стаканнарын чәкештереп көлешеп алдылар Кыскасы, беренче уңайсыз минутлар артта калды Дилбегә Тамара кулында иде Ул карталар чыгарып салды Әхмәт белән янәшә утырмаганга, без кара каршы булып чыктык. Карта уенында минем осталык бик чамалы аңа сораулы караш ташлау минем төп шөгылем булып китте Ә аның күзләре һаман елмаялар, мин аптырап калган минутларда үрелеп минем карталарга күз сала һәм Тамараның «Ярамый, ярамый!» дип ризасызлык белдереп кычкыруларына да карамастан, мина нинди картадан йөрергә кирәген әйтә. Әмма безнең икебезнең дә уйлар кар та уеныннан ерак иде буган
«Менә кайда икән алар!» — гадәтенчә елмаеп Кузминична басып юра иде «Ходаем, Әхмәт кенә түгел бит әле ул, Кузмнннчнаның ире дә! Ә мин Әхмәт кенә дип уйлап, үземне ничек тотарга белми коелып төштем...»
Ни генә булмасын, Кузминична килеп гөрселдәп Әхмәткә сөялеп үк утыруга, мин айныган кебек булдым, җиңел сулап куйдым, хатыны янына ял итәргә килгән кеше, очраклы гына сиңа юлыккан Ә мин тинтәк ниләр кичермәдем Яшьли килгән авыр кайгы, ялгызлык кешене артык тәэсирләнүчән итә, ахры. Минем елыйсым дә, көләсем дә килә иде
— Автобус! — Тамара кычкырып җибәрде һәм кулымнан тартып торгызды — Гриша! Әйберләрне ал! үзе мине җитәкләгән килеш автобус тукталышына чаба башлады Без ахылдап автобуска кереп утырдык «Гомергә автобус белән йөрмәгәнне! Кара инде бу Тама раны, ниләр генә уйлап чыгармый!»
— Без чыннан да автобус белән кайтабызмы? диде йөгереп ки лүдән сулышы капкан Гриша Тамарага гаҗәпләнеп карап
— Әлбәттә,— диде Тамара бәхәсләшергә урын калдырмый торган тавыш белән
Кызынырга да, коенырга да ярамый торган Куэминичнасы бе лән пляжда рәхәтләнсен әле! диде Тамара минем колагыма
— А мин Ахмедны ресторанга чакырмакчы идем,—диде Гриша, авыр сулап.
— Кайчаннан башлап санаторий ашлары ярамый башлады әле сиңа? — диде ачулы тавыш белән Тамара.— Әнә Кузминичнасы белән барсыннар ресторанга.— Тамараның кинәт кырысланып калуы хәтта миңа көлке тоела башлады.
— Тамара! Ә мин синең нигә һәм кемгә ачуланганыңны аңламыйм!
— Карасана, аңламый, бусы да аңламый! . Ахмеды да кемне кемгә алыштырганын аңламаган. Ирләрнең күбесе хатынсыз йоклый алмаганга гына өйдәнә. Нәрсә миңа күзеңне акайттың,— дип, алгы утыргычтан безгә борылган Гришаны да битәрләп алды Тамара —Бик беләсегез килсә, ирләр сайламый хатыннарны, без — хатыннар сайлыйбыз. Ухаживать итү, тәкъдим ясау кебек рәсми яклар да безнең теләк буенча эшләнә. Ә сез, сез, гомерегез буе кечкенә бала кебек, жил уңаена хәрәкәт итәсез. Кеше сүзенә карыйсыз, җил уңаена борыласыз да бөтенләй кире якка юлыгызны дәвам итәсез! Алай рәхәт бит, кая таба барсаң да барыбер түгелмени.
Мин Тамараның кулыннан тоттым, аңа автобустагы кешеләр игътибар итә башлаганнар иде. Ә Гриша исә, «буран» чыкканда ышыкланудан башка чара булмаганлыкны аңлатты, күлмәк якасын күтәрде, муенын, башын яшергәндәй итте.
Автобустан төшеп, баскан саен иңеп калучы кызган асфальт буйлап барганда Гриша тагын баягы сүзне ялгап җибәрде:
— Кадерлем, мин сине сайладым кебек. Син мине түгел.
— Ялгышасың, мин сине сайладым, чөнки бик яхшы танцевать итәсең, телең шактый шома, корсагыңа игътибар итмәсәң, кыяфәтең дә ярыйсы. Ял вакытын үткәрергә ярар, дидем. Ә син, Кадрия карма гыңа эләкмәгәч, янәшәңдә торганга күрә генә мине танецка чакырдын һәм шунда инде үзең минем кармакка эләктең.
— Ха-ха-ха! — Без Гриша белән урам яңгыратып көлә башладык.
— Менә сиңа аңлашу!
— Чыннан да, бүген кич тә Тамара теләсә генә очраша алабыз бит әле, ул теләмәсә юк,— диде Гриша
— Теләмим, әлбәттә
— Тыңла әле, күгәрченкәем, син ниндидер бер офицер ачуын ник миннән аласың.
— Җитте, телеңә салынма. Кичен күл янына кил, сәгать сигездә Кадрия белән шунда булырбыз.
Тамараның күңелендә ирләргә карата юшкын булып утырган нәф рәт, ачу, әрнүнең серен мин белә идем (аның ире ике баласы булганнан соң хыянәт иткән — аерылганнар, ә ул аны оныта да, гафу да итә алмый) Гриша ул турыда беләме-юкмы? Тамара исә ул турыда сөйләргә яратмый.
— Мин бүген сезне икегезне генә калдыра алам. Очраштык — «таныштык», диңгез буена кем килмәс. Гафу итегез мине, хатын-кыз шулай сентименталь була инде ул. Ә хәзер мин үземне яхшы хис итәм Ул хатыны янына ялга килгән, тимәгез аңа
— Би-ик кирәге бар! — Тамара тагын кызып китте.—Кадриянең күләгәсен дә күрсәтәчәк түгел хәзер мин аңа. Чөнки ул синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый. Чиләгенә күрә капкачы, Кузминичнасы белән булсыннар О-о-о! Ничек пар килгәннәр алар!
— Томуся! Минем ашыйсым килә.
Тамара ышанырга да, ышанмаска да белми текәлеп күзләремә карады. Минем чыннан да үлеп ашыйсым килә иде.
— Яхшы,— диде ул шактый сүрелеп.— Алай булса, бик яхшы!
— Мин дә ашарга барам, димәк, кичке сигезгә күл буена.
— Әйе
Чыннан да, өч көн буена брз өчәүләп «аңардан» качып диярлек йөрдек. Кырымның атаклы көньяк яр буйларында экскурсияләрдә булып кайттык. Ул да тыныч кына хатыны белән ял итә иде бугай. Квартирага күршегә урнашкан, аякларын дәвалау өчен врачтан рөхсәт алган, ди. Миңа хәтта шулай югалып калуым, үзләрен борчуым ♦ өчен Тамара белән Гришадан оят була башлады Үз-үземне кулга “ алдым, алар алдында тыныч һәм шат булып күренергә тырышам Әмма £ күкел урыныннан купкан иде инде. Мине бер генә теләк эзәрлекли — улым янына, Казаныма ашкынам Ярый әле, өч көн алдан китү өчен * билетка заказ биргән идем
з
...Бүген Тамара белән Гриша мине ялгыз калдырырга риза булды- лар. Сәгать унда ук беседкага кереп яттым (Клавдия Михайловна анда лампочка куйган). Кулыма китеп алдым Укып булмый. Ике көннән ф китәм! Күпме генә тезгенләргә теләсәм дә уйларым кабат Әхмәткә әй- о ләнеп кайта «Димәк, мин монда икәнне белмичә хатыны янына кил- ф гән... Мине әллә кайчан онытып бетергән инде ул . Ж.үләр дә инде ч мин, Тамара әйтмешли, унсигез елдан бирле гаиләле ир сине уйлап торамы?» х
Мин торып өстемә халатымны кидем, өстәл янына килеп утырдым ф Кечкенә көзгене алдымарак тартып куйдым: аннан миңа ике бите ко- ч мачтай кызарган, күзләре дымланган, чәчләре тузгыган (китап укырга £ да, йокларга да һич исәбе булмаган) бер ханым карап тора иде Нишләргә соң, Тамарасыз бер генә минут та тора алмыйм икән ләбаса?' Чемоданымны сөйрәп чыгардым да, әйберләремне әйбәтләп тутырырга тотындым. Кыюсыз гына ишек шакыдылар «Энекәем, әллә улмы?! Юктыр, берәрсе шаяртадыр». Мин, чемоданны ябып, кровать астына шудырдым Шаку кабатланды. «Нинадыр әле!»
Иңем белән җиңелчә генә килеп орынуга такта ишек дәррәү ачылып китте. «Ул!..»
— Мөмкинме?
— Юк, юк! Нәрсә син, кит кеше күргәнче Мин бит бер үзем генә! к — Беләм Курыкма! Барысы да кинода
Минем йөрәк тибешем үземә үк ишетелә башлады Аны беседка ишек төбендә озак тотып булмый, ишегалдындагы электр лампасы буйданбуйга яктыртып тора бит үзен
— Кер тизрәк! — Килеп керү белән ул мине куллары белән көрәп алды, ятьмәгә эләккән балык кебек чабалануыма карамастан, әле чәчемнән, әле маңгаемнан, әле кулларымнан үбә башлады
— Ах, шундый кешемени әле син! Кычкырам мин хәзер, минем ялгыз калудан файдаланып төн кунагы булып килдеңме, ирсез хатын дисеңме?!
Аның өстенә салкын су койдылар мыни, ул кинәт кенә мине үзен нән читкә этәрде һәм ишеккә сөялгән килеш күзләрен тутырып миңа карап тора башлады. «Кычкырам» сүзе куркыттымы, башкасымы аңламый торам. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык, шулкадәр җанга якын коңгырт зур күзләр тагын берәр минут миңа текәлеп торсалар мин үзем үк килеп аның күкрәгенә капланып үкси башлаячакмын Я, хода! Ник шул кадәр газаплыйсың
Күзләр идәнгә текәлделәр, ул шунда торган урындыкка утырды, юк. утырмады шуып төште
— Гафу ит! Минем хакта шулкадәр начар уйлый алырсың дип башыма да китерми идем Мигә качып йөрисең соң син? Көндезләрен күрсәм, шулай бәреп керер идем мени! Мин .бит. Мин монда сине күрү, бер генә мәртәбә булса да сине күрү өчен килдем Син минем
күнелемдә гомерлеккә калдың, гомерлеккә... Син хәзер ирекле кеше... «Ул» минем үзен яратып тормаганымны белә Кызым ннде үзе бер егетне ярата... Мине аңлар... Әгәр син риза булсаң
Яртылаш ачык калган ишектә Тамара күренде, мине озакка ялгыз калдырасы килмәгән инде, жаныкаемның. Элек миңа, аннан Әхмәткә күтәрелеп карады да: «Комачауламадыммы?» — диде.
— Юк, мин аңа барысын да әйттем инде. Шуны әйтү өчен төньяктан очып килдем. Үзе уйласын, мтин җавап көтәм. Тик, үтенәм —качып йөрмәгез...
Тамара Әхмәтне өстәл янына чакырды һәм аның сүзләрен илтифатсыз калдырган сыман: кызы, эше, тормышы турында сораша башлады. Аннан киносеанс бетәрәк, китәргә киңәш бирде. Әхмәт гафу үтенеп башын иде һәм ни өчендер рәхмәт әйтеп чыгып китте.
Калган ике көнне без очрашып-сөйләшеп йөрдек. Тамара уйлауны, хөкем чыгаруны минем үземә калдырды. Әмма иртәгә китәм дигән көнне, ягъни ике көннән, «озату» кичәсе оештыруны үз өстенә алды Мин Әхмәткә җавапны шунда бирергә булдым.
...Менә ул кич. Виноград тәлгәшләре астында ишегалды уртасында өстәл. Аның өстендә «Шампанское», «Коньяк», «Массандра» шешәләре. Клавдия Михайловна «чебурнки» пешергән, үрдәк кыздырган, тау-тау җиләк-җнмеш, яхшы конфетлар. Магнитофон янында Әхмәт белән Аленушка кайнаша. Күңелдә моңсулык та, өйгә кайту шатлыгы да бар Бераз ашап та, «төшереп» тә алгач, кешеләрдә бию өянәге купты. Гриша баштан ук Раиса Кузминична белән булды, ашаганда да бергә утырдылар, Тамара бүген Кадриясе белән аерылыша, шуңа күрә күңеленә ошаган хатынны сайлап алырга үзе рөхсәт биргән, имеш. Ә Раиса Кузмииичнага җитә калган — авызы колагында ара-тирә ире нә горур караш ташлап ала. «Менә, янәсе, синең хатының да төшеп калганнардан түгел, нинди кешеләр күз төшерәләр үзенә». Бу аван тюра дүртебезгә генә билгеле, шуңа күрә безнең изге күңелле хужа хатыныбыз — Клавдия Михайловна: «Иреңне үпкәләтмә!» — дип Раи са Кузминичнаны берничә тапкыр кисәтеп тә куйды
Мин үзем теләп Тамара белән Әхмәт уртасына утырдым. Хатыны Гриша белән булгач, ул кая барсын инде? Ә мин китәсе кеше, тагын да зуррак хокукларга ия: бер Тамара, бер Әхмәт белән биедем Сөйләшмибез, ул да никтер тынып калган. Тик күз карашы белән тегә көйдерә, кулны кысып-кысып куя. «Соңгы вальс» диделәр.
— Нәрсә көтәсең син? Ник бер сүз дә әйтмисең!
Мин дә аның соравына сорау белән җавап бирдем
— Әхмәт! Син кызыңны яратасыңмы?
— Бик яратам, минем бөтен куанычым ул булды...
— Кызың сине яратамы?
— Бик! Хәтта әнисеннән дә көчлерәк.— Әхмәтнең күзләрендәге моңсулык юкка чыкты, ул балкып елмаеп куйды — кызын күз алдына китерде, ахры.
— Ә нигә аны ташлап качарга җыенасың?
— Ул зур инде, үзе егетләр сөя. Аннан... аннан мин аңа гел ярдәм итеп торачакмын.
— Ә мин улымны бер вакытта да бер кешегә дә алыштырмас идем Син үпкәләмә миңа Син ялгышасың, кызың сине әнисеннән көчлерәк яратмый, бәлки кайбер сыйфатларың өчен артыграк хөрмәт итәдер. Шулай ук син аны үзең дә әнисеннән көчлерәк яратмыйсың. Яратсаң, миңа андый тәкъдим ясамас идең. Баласын калдырып, икенче кешегә мәхәббәтен эзләп киткән ана бик сирәк очрый. Ә ирләрнең күбесе чибәр хатын итәгенә тагылып китәргә риза. Монда инде хатыннар үзлә
ренең эгоизмына юл куймаска тиеш. Кечкенәдән үк эгоистларны же- нем сөймәде, әле дә алар миндә чиркану хисе тудыра Инде, хатын уртасы булгач, үз-үземә хыянәт итеп, баласын атасыннан, хатынын иреннән аертып, үз күңелемне күрү җаен эзләмәячәкмен
— Кадрия! Нигә син миңа мораль укыйсың? Снн мине очраган
бер хатын итәгенә тагылып китәргә торган жилкуар дип беләсеңме? ♦ Мин бит сине унсигез ел буена яратам. Кешенең үз бәхетенә омты- “ лырга хакы юкмыни? Нинди эгоизм булсын бу? |
— Ярар, син эгоист түгел, ди. Кызың турында да уйладың, хәл - эттең, ди Ә минем улым турында уйладыңмы син?
— Ул бит синең үз яныңда — безнең белән бергә була. |
— Иң газиз, иң якын өч кешенең мөкатдәс хисләрен таптап иреш |
кән бәхетнең тулы буласына ышанасыңмы син? 2
— Снн бәхетле булачаксың, улыңны мин үз баламнан артык кү- ф рәчәкмен
Инде соңгы вальс беткән, күңелләре күтәренке кешеләр төркем- и төркем булып төрле жирдә күңел ачалар. Без дә өстәлнең бер читенә о килеп утырдык. Тамара, тиешле интервал калдырып, безнең тирәдә „ чуала <Якташлар бәхәсләшә» дип берәр мәртәбә кешеләргә аңлатма ч да биреп куйды Чыннан да без инде, гашыйклардан бигрәк, кызып- “ кызып бәхәсләшкән кешеләргә күбрәк ошый идек *
— Әхмәт! Бала-чага булма. Без бит —тормыш сынауларын үткән, л төрлесен күргән кешеләр. Берәр елдан безнең «гыйшык» сүрелер, без- ч нең яшьтә ул әле иртәрәк тә булыр. Аның урынын, гадәттә, уртак ™ балалар, бергәләп тергезгән тормыш учагы, бер-береңә ияләнү, бербереңнең тугрылыклы, саф күңелле икәненә ышану, кыскасы, гаилә тарихы ала («Энекәем! Нинди дөрес, нинди кырыс, боздай салкын сүзләр дә сөйли беләм икән бит мин кирәк чакта ...»).
— Ничек бу кадәр расчетливый кешегә әйләндең син. Әллә ирен синең шундый.
— Җитте!.. Булды Менә аңлаштык та..
— Гафу ит!
— Минем иремә кагылырга синең хакың юк...
— Шундый жавап бирерлек булгач, нигә суздың, нигә газапладың мине
— Мин үзем дә газапландым.
— Кадрия!!!
— Җитте. Нокта куйдык.
— Син дә яратасың бит!
— Нигә сузасың?! Ир кешегә килешми Безнең яшьлек хатабыз өчен синең кызың да, минем улым да гаепле түгел.
■Беседкага ялгыз кайттым (Тамара Гришасын озата) Сакнда соң
■ ы кМч һәм гомумән соңгы кич. Тирә-як тып-тын, буш Йөрәк әрнеп арнеп сызлый
«Тормышыңны бозма! Балаңны ятим итмә! Барысы да нскечә калырга тиеш!» Үз сүзләрең бит, Кадрия! Үзең шулай теләдең! Тагын ни кирәк сиңа? Бу сүзләрне әйтү сиңа ничек авыр булганын да, соңыннан ничек өзгәләнәчәгеңне дә аңламый бит улI
Мин инде аны онытып бетерә язган идем бит, нигә монда килеп кабат яңартты ул аны? Ни хакы бар? Нигә ул тагып тыныч кына хатынын култыклап өенә кайтып китәргә тиеш тә, нигә бер Кадрия генә утта янарга тиеш? Соңгы күрешү бит инде Нигә саубуллашканда бер генә мәртәбә аның күкрәгенә сыенырга йөрәгең житмәде соң синең? Иртәгә бу вакытта ике арада меңнәрчә чакрымнар торачак Ә бүгенгә кечкенә генә бакча һәм тәбәнәк кенә койма аерып тора
...Аннан аннан мн>Р нишләгәнемне үзем дә сизми калдым Әхмәт
ишегалдына кереп бер ике адым атлау белән чайкалып китте, ул исенә килеп өлгермәде муенына килеп сарылдым... Әхмәтнең кайнар сулышы битләремне, муеннарымны пешерә иде... «Иркәм, иркәм, менә нинди син! Иркәм сылуым, рәхмәт, рәхмәт сиңа... Ой, менә бит нинди син...»
Ул мине сак кына баскычка китереп бастырды — без икебез дә шунда гына аңга килдек. Калтыранган куллары белән каяндыр ачкыч эзләп тапты һәм нигәдер мине тагын күтәреп алып, ниндидер бер тәрәзә каршына китереп бастырды. «Хозяйка өйалдында йоклый, хәзер мин керәм дә тәрәзәне ачам »
Мин ап-ак эчке күлмәктән аның тәрәзәсе алдында ялгыз гына басып торуымны төшенгәч, бөтенләй айнып киттем һәм. яшен утыдай, килгән юлымнан кире ташландым.
Ишек янында аяк тавышлары ишетелгәндә мин инде эчке калтыравымны тыярга, тигез суларга тырышып, берни булмагандай үз урынымда ята идем. Тамара икән Керде, туфлиларын салды, ут яндырмый гына чишенергә тотынды Кыштырдау — кинәт кенә беседка ишеге каерылып ачылды — Тамара куркып кычкырып җибәрде, чакырылмаган кунак Әхмәт иде, әлбәттә.
— Кадрия кайда? Кайда Кадрия!
— Котырдыңмы әллә? Нигә шулай акырасың? Йоклый бит ул!
Тамара ут яндырды.
— Кара әле, Тамара чыннан да Кадрияме ул? — диде Әхмәт, ярым пышылдап
Мин көлүдән ничек тыелырга белми тончыга башлаган идем инде.
Тамара утны сүндерде һәм Әхмәткә «тыныч йокы» теләде. Ишекне бикләгәч, чишенеп бетте дә минем караватыма утырды — өстемдәге җәймәмне ачып ыргытты.
— Бу «фырт егет»не ничек итеп «утлы таба»га бастыру серен бәлки миңа да ачарсың, ханым?
Җавап урынына мин аны кочагыма алдым, үз яныма яткырдым, колагына пышылдап кына әле булып үткән вакыйганы сөйләп бирдем. Ул, гадәтенчә, тын гына, бүлдерми генә тыңлады.
— Әллә син анда шушы килеш кердеңме? — диде ул ахырдан, тузган чәчләремнән, тәнне иркәли торган ефәк төнге күлмәгемнән сыйпаштырып
— Әйе. мин бит инде йокларга җыенган идем. .
— Молодец, ой. нинди молодец син! Шушы кыяфәттә, шундый сылу зат кочагыңа килеп керсен дә, шуны ычкындыр әле син! Ха-ха- ха! Дурак, ну н дуррак!
— Шыпырт,— мин учларым белән аның авызын томаладым.
— Ты делаешь успехи, дорогая! Ә хәзер тыныч кына йокла. Ә ул төне буе үрле-кырлы сикерәчәк.
Китәргә санаулы сәгатьләр калып бара Тамара белән без бакчага чыгып утырдык: минем ана вәгъдәм бар —татарча җырларга — ул аларны пленкага язачак.
Менә магнитофонның яшел күзе җемелди башлады, Тамара «башла!» дигән ишарә ясады.
Көзләрдән сон язлар килми, алда — салкын, ак кышлар. Китәсез дә мени.
Китәсез дә мени.
Китәсез дә мени, аккошлар?
Мин ниндидер эчке сиземләү белән үземә төбәлгән күз карашын тойдым Куркып кына күзләремне күтәрдем, груша агачына сөялеп
Әхмәт басып тора, тавышым калтырап китте—юк, сынатмаска, сынатмаска!
Әллә иичек үтте яшьлек.
Сон очрашты язмышлар.
Без икебез дә аны күрмәгәнгә салыштык, ахры Мин бит барыбер аның өчен җырлый идем, тыңласын әйдә!
Хушлашырга безгә Иртәрәк бит әле...
Юк. булмый, хәзер елый башлыйм Мин инде дымланып өлгергән күзләрем белән Тамарага күтәрелеп карадым, ул мине берсүзсез аңлады Әхмәт янына барып нидер әйтте, аннан бакчадан озатып чыгарып җибәрде
— Иркенләп җырла хәзер. Көчкә озаттым... Пленка үзеңә булыр дип вәгъдә биргәч кенә китәргә риза булды Ой, Кадрия, нишләгән ул... хәтта миңа да кызганыч тоела башлады Күз төпләре күм-күк, йөзе ап-ак...
— Җитәр, Тамара! Бу хакта башка сөйләшмик инде, яме! Әйдә, лучше җырлыйм
Тамара татар көйләренең моңлылыгына, мәгьнәлелегенә таң калып утырды Аннан мине кочаклап алды
— Дускаем, син бик дөрес эшләгәнсең, бер дә үкенмә. Ул синнән шундый кыюлыкны беренче очратуында ук көткән, юк кына каршылыклар аңа киртә булган Моңа кадәр бер син генә газапланган сың, әйтерсең, аның бер генә гаебе дә юк Ничек җиңел карыйлар алар бу мәсьәләгә — ничек ансат кына үзенең хатасын төзәтергә уйлаган ул Кабат килеп синең йөрәгеңне таптап китәргә ни хакы бар аның? Та тысын менә шуларның җәзасын Бүген төнне кичергәннәрен гомердә онытмаячак ул хәзер
-Алар барысы да мине Саки вокзалында озатып калдылар Тама ра елый-елый үпте. Гришасы еламый гына. Нина сытылырга торган алсу-сары грушалар китереп тоттырды Әхмәт каты итеп кулымны кысты. Кузмнннчна юеш иреннәре белән битемне чылатты Барысы да кул болгап калдылар Хуш, Саки! Хуш, сүнәргә хөкем ителгән өметсез мәхәббәтем!