Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР


Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ. «БЕЗ,
БЕЗ. БЕЗ ИДЕК>. Казан.
Татарстан китап нәшрияты.
1980 Шагыйрь «Без», «Безнең
авыл». «Без хәзер зур көч
булдык». «Клубта». «Өй
саклаганда» исемле шигырь
ләрендә балалар психоло-
гиясенең кызыклы якларын
оста күрсәтә.
Алдыбызда — шагыйрь
хыялында туган нәниләр
дөньясы, малайлар дөньясы.
Бабайлар көткән дөньяны
Көтәрлек кадәр генә. Алар
хыялланган илгә Җитәрлек
кадәр генә
булган малайлар дисенме
(«Без»), авылыгызда
— һәммәсе бар, тик сездә
Космонавт юк бит.
— диючеләргә
— Ә мин әйтәм: ул кадәр
Ашыкмагыз, дусларым,
Без үсәбез, сез әле
Онытмагыз без барын,
— днп җавап кайтарган ма
лайлар дисеңме, кбсмоска
очуны «бик тә җиңел мәсь әлә»
дип беркатлы гына уйлаган,
әмма укытучы апа сы өнгә
биргән мәсьәләне дә чишә
алмаган Гариф дисеңме
(«Гариф дигән бер малай»),—
кыскасы, кем генә юк монда!
Ул шигырьләрне үзеңнең инде
күптән балалар яшеннән
чыккан булуыңны да онытып
укыйсың.
Китапның «Матурлык безнең
белән» днп исемләнгән икенче
бүлегендәге шигырь ләр туган
илгә, аның гүзәл табигатенә
(«Яшәү». «Яфрак җыры».
«Инешнең илгә кайтуы»,
«Кечкенә легенда») шул
табигатьнең назларын,
иркәләүләрен тоеп үскән
батырларга дан җырлый Ул
батырлар арасында Воронеж
егете Ершов («Арча кыры»).
Герой шагыйрь Муса Җәлил)
«(Ышаныч»), безнең көннәрдә
Газинур батырлыгын
кабатлаган Риф кать
Мнргазнзов («Батырлыкның
башы») кебек курку белмәс
кыю зр-егетләр бар
Чыпчыкларга кыек — оя.
Бөркетләргә — биек кыя.
Киңлекләргә сынмый бөркет.
Җырга сыя—
Шагыйрь дөньяны, табигатьне,
мохитны балалар күзе белән
күреп һәм аңлаешлы, йөгерек
тел белән язып, безнең күз
алдыбызга җанлы образларда,
су рәт-картиналард,| китереп
бастыра белә Менә аның
«Билгесез солдат» исемле
шигыре
Без киләбез сиңа кояшлы
көннәрдә.
Бөек нәселнең дәвамын
раслап
Син безнең абый, син
безнең әти, Син безнең бабай,
билгесез
солдат.
Тынычлык өчен көрәшеп «ур
яуда башларын салган бз тыр
ватандашларыбызны
онытмаска, аларның исем
нәрен мәңгеләштерү йөзеннән
куелган Һәйкәл-обелиск ларны
һәрвакыт кадерләп тотарга,
аңа илтүче эзләрне беркайчан
да суытмаска шулай өнди ул.
Җил булып истең. Гөл булып
үстең, Син безгә күчтең.
гын да кызыйлырак м лпык
тыргычрак итеп ачкан, ба
лаларга гына хас шаянлык
һәм җылы лиризм белән су
гарылган шнгз.ри күчтәнәч
ләрс белән таг)ән да куан-
дырсын иле
Леиарис ЛЕРОНОВ.
Казан дәүлп университеты
студенты
Клара
БУЛАТОВ
А «ГЕЛ
КОЯШКА
КАРАП».
Казан.
Татарстан
китап
нәшрияты
. 1981
шагыйрьнең балаларга атап
чыгарылган тәүге китабы Ул
нәниләр дөньясын тә
Нечкә күңел. табигый моң
борын-борыннан хатын кызны
шагыйрә иткән Әби
ләребезнең бишек җырлары
һәм бәетләре, уен көйләре
һәм такмаклары такмазалары
әле дә безнең күңелләргә
килеп кагыла Бу мирас безне
кешелекле итеп тәр биялн
Шатлык һәм хәсрәтләрен.
өмет һәм хыялларын шигырь
итеп ак кәгазь битенә күчергән
шагыйрьләребез иҗаты —
чорлар. заманнар кичкән шул
моңның дәвамы сыман. Клара
Булатова шигърияте дә әнә
шундый хисле, моңлы, хыялый
дөнья. Аның яка җыентыгы
белән танышу бу тәэсирне таг
ын көчәйтә. Мәхәббәт һәм наз.
бәхет һәм сагыш, өмет һәм
хыял куп бу шигырьләрдә*
Дуслар белән бергә көлеп
була. Бәйрәмнең, дип. яме
китмәсен. Жанда тетрәнүне
җиңеп
була.
Ә йөрәк сон, йөрәк
нишләсен?
Җыентыкның бер бүлеге
шушы шигырь исеме белән —
«Ә йөрәк сон, йөрәк?» дип
исемләнгән Тирән кичерешле.
күңелне сискәндерерлек.
уйландырырлык шигырьләр
байтак бу бүлектә Шагыйрә
мәхәббәт дигән серле
дөньяны хатын-кызларга гына
хас күңел сизгерлеге һәм
җылы хис белән. үз нуры, үз
балкышы белән яктыртып үтә
«Кешегә мәдхия» дип аталган
икенче бүлектә ур-
наштырылган шигырьләр кү
гәренке пафослы, оптимистик
рухлы булулары белән ае
рылып торалар Шагыйрә үзен
уйландырган, борчыган
проблемалар i урында яз-
ганда. әле бөтен танышы ia ук
булмаса да. шактый ңитдн һәм
кызыклы фнкер- 1әр әйтә:
-ин, табигать, безсез —
Гелсез. төссез.
'индә аккан сулар салган
эз. шндә үскән урман.
Төшкән томан Нигә кирәк
булсын
Кешесез?
Күбрәк хис кочагында
онытылырга яратучы шагыйрә
күңелендә фәлсәфи уйла-
нулы, фикерле-гамьле шигырь
юлларының да тууын белеп,
аның өчен сөенеп куя сын
Инде шәхес буларак та.
шагыйрә буларак та өлгереп
килүче Клара Булато- ваның
көчлерәк, публицистик
рухлырак авазын да ишетәсе
килә Кызганычка каршы,
җыентыкта инде күп
тапкырлар кабатлаудан төс-
сезләнгән шигъри юллар да
шактый урын алган.
Син бер якта, мин бер
якта. Бергә чаклар еракта...
яки:
Беребез анда, беребез
монда, Җырдагы кебек кенә...
— шикелле юлларның ачы шы
юк. Алар ничек җиңел
укылсалар, шулай тиз оны
тылалар да.
Каен күп шагыйрьләр иеп, шул
исәптән К тара Булатованыц
да. яратып куллана торган
символы «Каен кызы сары
толым кай»лар турында инде
ут күп матур шигырьләр язган
иде Шулардай соң каен
турында менә тагы бер яна
шигырь
Сер салган тәлгәш — төен ул.
Ачылмый бөре сыман. Кан
булып эчкә урнашкан Кыз-
хатын сере сыман.
Әллә нинди урынсыз һәм
ямьсез чагыштыру бит бу .
Ләкин шагыйрәнең ни
унышсыз. иң номшак ши-
гырьләре. минемчә. «Ана
җыры* дип исемләнгән бү-
леккә урнаштырылган. Коры
санап китү, такмаклау, төче
соклану бу циклга кергән күп
шигырьләргә хас Ал тирәктер,
гөл тирәктер. Чәчәкләрдер,
гөлләрдер. Сандугачтыр,
карлыгачтыр. Тагы әллә
кемнәрдер.
Катлаулы һәм хәвефле
заманда, һәр яңа туган бала
башына дистәләгән үлем
коралы туры килгән гасырда,
ай-һай. ана кеше йөрәгендә
мондый төче сокланулар гына
тантана итә ме икән?! һәм
шунысы кыз ганыч бу очра- р
шештә генә язылган шигырь
түгел Хисләрне ваклау, фи-
керне өстән-өстән генә, ин-
формация өчен геиә. мәгъ-
нәсенә төшенми генә әйтеп
үтү. сүзнең кадерен, кыйм-
мәтен җую шигырьдән-шн-
гырьгә күчеп, тулы бер бүз-
лекне (бәлки, шагыйрә ижа-
тының бер тармагын?) биләп
ала Ана буларак, шагыйрә һәм
гражданин буларак та дөнья
турында, бала язмышы
турында фикер йөртү кайда’
Мондый шигырьләр укучыны
уйландыра. тетрәндерә,
сагайта алмыйлар...
Бәлки шагыйрәгә дөньяны
танып-белү чикләрен гео-
график яктан да бераз ки-
ңәйтеп, ил-җирне зуррак
масштабта күрергә, өйрә перга
кирәктер? Әнә бйт ул үзе дә
бер шигырендә
Бирегез канатлар.
Биеклеккә ашыйм. Яна
йолдыз ачыйм. Яна дөнья
ясыйм!
дип рухланып-нлһамла- •
нып дәшә, әле хыялында гына
күзаллаган зур дөнья, үзе
өчен яңа дөнья ачарга омтыла
Шагыйрәләребезнең кара
шын, тар стеналар белән
чикләнмичә, зуррак биек
лектә. киңрәк офыклы итеп
күрәсе килә Дөнья күләмендә
танылган Надирә һәм
Зөлфияләр, Марина Цветаева
һәм Сильна Ка путнкяннар
иҗатын нәкъ менә мөһим
фикер һәм тан сык хис
канатлары күтәрә бит!..
Фәүзия БӘЯРӘМОВА.
Хәкимҗан ХАЛИКОВ. «УЙ
НЫИСЫҢ КИЛӘМЕ?» к! «ан.
Татарстан китап нәш рняты.
1980
Әмма бүген балалар дра
матургиясе сүрелә тешкәй
заманда - дересен әйтергә
кирәк, дәшмәвебез макта-
нырлык хәл түгел Мәктәп
укучыларының сәхнәдә кую
өчен язылган яңа китапларны
«чыра яндырып» эзләүләре
һәркемне борчырга тиештер.
X Халнковнын «Уйныйсын
киләме?» дип исемләнгән
китабы ин әүвәл әнә шул хакта
уйландыра Сәхнә уеннарын
берләштергән бу китап яшь
укучылар ечен кирәкле һәм
файдалы бүләк булган Безнең
карашыбызча, балалар әдә-
биятының чикләрен, офык
ларын киңәйтүдә автор күр кәм
эш башкарган. Китапның
үзенчәлеге нәрсәдә сон?
Әдәбиятка һәм сабынлар
дөньясына ул нинди яна .иЛң
алып килә? 1-1 ндо хә- »ер
шушы сорауларга җавап
табарга тырышып ка рыйк.
Иң элек уен турында берничә
суз. Билгеле булганча. уен ул
дөньяны, тормышны, тирә-
юньне өйрәнү һәм танып-
белүнең үтемле бер чарасы
Уенның тарихы ерак
гасырларга китә Борынгы йола
биюләрен генә искә төшерик:
никадәрле уен элементлары
анда! Заманында философ-
Лар уен беренчелме, алла
хезмәт беренчелме дип юкка
гына бәхәсләшмәгәннәр, кү-
рәсең. Уен кешелекнең сабый
чагыннан ук билгеле Бүгенге
балалар да ансыз яшн алмый
Бу урында сөекле шагыйребез
Габдулла Туканның «Эш
беткәч, уйнарга ярый» дигән
хикмәтле сүзләре ирексездән
искә төшә X Халиков бү тенге
көн балаларына «Уйныйсың
киләме?» дип мөрәҗәгать нтә
икән, бу да бик табигый
яңгырын.
Алдан ук әйтеп китик, китапка
кертелгән әсәрләр сәхнәдә
уйнар өчен дә. автор тәкъдим
иткәнчә, «су буенда, урманда,
ачык урында уйнар өчен» дә
бик кулай Рәссам Рәнс Шакир
җанон исә кайсы герой ничек
киенергә тиешлекне китапта
төсле рәсемнәр белән шактый
отышлы нтеп күр сэтеп биргән
Табигать гормышыбыс чың
аерылгысыз бер өлеше- Ул
байлык һәм матурлык
чыганагы Аны сакларга
яратырга кирәк Бу җәһәттән
«Чәчәк җыйганда» һәм «Нинди
кош?» уеннарының тәрбияни
әһәмияте шунда алар нәкъ
менә табигатькә карата
шәфкатьле. рәхимле булырга
өйрәтәләр Болын дагы
чәчәкләрне кемдер өзеп
бетерә икән, дөньянын ни яме
калыр? Шуңа күрә дә андый
усалларның к\ лын бал корты
чага, алар га «җәза» бирә:
Кирәксезгә чәчәк өзеп
Йөрмәссезме моннан сон?
Берсен генә өзсәгез дә
Үпкәләштән булмасын!
Шунысы куанычлы, ки-
тапны укыган саен сагын-
дырган. инде онытыла баш
лаган тукранбаш, күкчәчәк,
карабодай кебек үсемлек ләр
һәм күке, тартар, бытбылдык.
шәүлегән, ярканат, көртлек
кебек кошлар дөньясына
килеп керәсең Табигатькә
сусау арта, урмандагы кошлар
хоры күңелең.I күчә. Шушы
хисләрне кичергәннән соң
табигатьне яратмый кара син1
Әнә бит. «аучылар» да кош-
ларга ни диләр
Усал малай икән бу дип
Уйлый күрмәгез, яме. Безнең
янда беркайчан да Куркып
йөрмәгез, яме!
Юлга чыксаң, иптәшең
үзеңнән әйбәтрәк булсын, дн
халык м.җале Әлеге сүз ләрне
«Юлчы бабай юллаш эзли»,
дигән әсәргә, эпиграф итеп
куярга мөмкнндер Юлчы бабай
тәҗрибәле, дөнья күргән кеше,
ул үзенә юлдаш итеп теләсә
кемне алмый Ана Кыю, Зирәк.
Көләч, Тугры. Тыйнаклар гына
иш була ала Уенда Әләкче,
Куркак, Ялагай, Астыртын һәм
ялкауларның чын йөзе фаш
ителә Шулай итеп, автор
кешедәге яхшы сыйфатларны
сәнгать чә зурлый һәм
пропаганда лын, тискәре
күренешләрне тәнкыйть уты
белән көйдерә Бәхеткә каршы,
кайбер очракларны искә
алмаган да, язучы бу
фикерләрен үгет-нәсихәт
тәлинкәсенә салып бирми,
яшь укучы нәтиҗәне үзе
чыгарсынга урын калдыра
Гомумән, яшь буында
дөреслек һәм гаделлек хисе
тәрбияләү китапның
кешелекле омтылышын. төп
идея эстетик юнәлешен
билгели
Балалар өчен язылган
әсәрләр. кем әйтмешли,
«җырлап» торырга тиеш Бу
җәһәттән караганда китапка
тел-теш тидерерлек түгел
Шигырьләрнең музыкаль һәм
сыгылмалы тел белән язылган
булуы укуны җиңеләйтә,
балаларның сөйләм
осталыгын үстерүгә булышлык
итә
Китап уйландыра, көлдерә.
җирдә эле «Әйдә Ярар» дигән
ваемсыз һәм хәйләкәр эат
барлыгын дә искә төшерә
Әлеге зат күп кенә
октябрятларны төп башына
утыртмаьчы, үз ягына
аудармакчы була, әмма юкка
тырыша Инде аптырагач. Әйдә
Ярар залдагы- ларга
мөрәҗәгать нтә
Арагызда минем дуслар;--
Ваемсызлар юкмы соң?
Менә шулчак тамашачы-
ларның « Дусларыңны бүтән
җирдән эзлә»,- дип әйтүе.
әсәрнең шушы пассив тон
белән тәмамлануы гына
күңелдә канәгатьсезлек хисе
калдыра, инде никадәрле
яхшылыкка өйрәтеп өлгергән
язучының абруена күләгә
төшерә Педагогик
чикләнгәнлек әсәрнең кыйм
мәген киметкән, әлбәттә.
Сүзнең ахырында тагын
кайбер теләкләр белән дә
уртаклашасы килә. Күч кенә
уеннарның (мәсәлән. «Кем
тизрәк таба?») артык гади һәм
гадәтн вакыйгаларга корылган
булуы, аларның тәэсир көчен
киметә, сәнгатьчелек
дәрәҗәсенә зыян китерә
Әсәрләрнең күбесе, балалар
табигатьне танып белсен һәм
яратып үссен, дигән изге ннят
белән языл ган. Шул сәбәпле
булса кирәк, автор җиргә
тормыш фактларына
«ябышып» ята Ә бит бүгенге
к«н баласы өчен фантазия дә,
көтелмәгән вакыйгалар,
кискен борылышлар да 6>җ
кирәк! «Уен дәвам нтә».
Китапта гы әсәрләрнең күбесе
әнә шул сүзләр белән
тәмамла на Әйе. уен гына
түгел, иҗат та. әдәби осталык
сер ләренә төшенү процессы
да дәвам нтә Димәк, бала.шр
әдәбиятын үстерүдә инде ничә
еллар актин эшләп килүче X
Халнковтан ки ләчәктә тагын
да кызыйлырак. тагын да
яхшырак әсәрләр көтәргә
н игез бар
Шат БӘДИГОВ