Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. НИЯЗБАЕВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ


раматург Габдерәуф Ниязбаев 1881 елның 3 декабренда Оренбург өлкәсенең Сәет бистәсендә
(Оренбург Каргаласында) Хәкимбай исемле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә берничә
ел укыганнан соң, Казанга килеп Татарская учительская школага керә Габдерәуф бу мәктәпнең
алдынгы укучылары белән бергә, революцион хәрәкәттә актив катнаша, күренекле большевик
Хөсәен Ямашев белән якыннан таныш була.
Беренче рус революциясе бастырылганнан соң, Г. Ниязбаев Урта Азиягә китә. Ләкин анда кулга
алына һәм өч ел буе тикшерүсез-нисез төрмәдә утыра. Бездә Г Ниязбаевның 1911 елның 11 сентябрендә
Ташкент төрмәсеннән әнисенә язган хаты саклана. Анда ул төрмәдәге хәлен аңлата, туганнарының ешрак
хат язуын үтенә.
«Хөрмәтле газиз әнкәем! Рамазан шәриф илән тәбрик итәмен,— дип яза Габдерәуф.— Үзем,
әлхәмделилла, бик сәламәтмен. Бүген миңа игълан кылдылар 9 сентябрьдән башлап минем эшем
Туркестанский военный окружной судка күчте, дип. Хәзергә обвинительный акт алганым юк әле. Судның
кайчан булачагын анык белмә- сәм дә, эш судка күчкәч, тиздән булыр дип уйлыйм. Ни булса да шушы
бер-ике ай эчендә булып калыр инде...».
Күрәсең, хәрби суд аны коткармаган, сәяси эштә гаепләп, берничә елга хөкем иткән булса кирәк.
Чөнки яңа революцион күтәрелеш елларында да, соңыннан да Ниязбаевның исеме матбугатта телгә
алынмый.
Драматургның иҗат биографиясен ачыкларга ярдәм итүче тагын бер кызыклы документ —
Беренче революцион армиянең политик бүлеге белән төзелгән килешү табылды.
Гражданнар сугышы елларында революцион үзгәрешләр белән рухланган Г. Ниязбаев ике-өч ел
эчендә «Беренче таң», «Борадәран Галимевләр» («Көчле вә көчсезләр»), «Кызыл истигъбаль өчен
көрәш», «Кара көннәр» һәм «Гөлбостан» исемле биш пьеса яза. «Кызыл истигъбаль өчен көрәш»
драмасы 1919—1920 елларда Оренбургта яшәгән артистка Н. П. Анненкова-Бернар тарафыннан русчага
тәрҗемә ителә. «Борадәран Галимевләр» драмасын сәхнәгә беренче кат 1918 елның маенда Г. Кариев
идарәсендәге татар театры куя. Аның белдерүендә: «Татар сәхнәсендә беренче мәртәбә яңа әсәр. Үз
тормышыбыздан. «Борадәран Галимевләр». Драма дүрт пәрдәдә. Рәүф Ниязбаев әсәре 4 нче пәрдәдә
Борадәран Галимевләр утарында эшчеләр бәйрәмендә яхшы җырчылар авыл җырларын һәм яхшы
биючеләр тарафыннан авыл биюләре иҗерә ителәчәк»,— дип языла. Бу исә әлеге постановкада
музыкаль номерлар байтак булган дигән суз.
1918 елның беренче яртысында «Сәйяр» труппасы Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә», М. Фәйзинең
«Галиябану», Г. Ниязбаевның «Борадәран Галимевләр» музыкаль драмаларын куя Ягъни, музыкаль
драмаларны кую башлана. Дөрес, соңгысын чын музыкаль драма дип әйтүе читенрәк әле, чөнки
белдерүгә карап кына, музыкаль номерларның пьесага табигый рәвештә керәме, юкмы икәнлеген
ачыклап булмый, һәрхәлдә, эшчеләр бәйрәмендә җырлап-биеп күңел ачу күренеше драматик пьеса
кысаларын киңәйтә төшә һәм төрләндерә.
Мәгариф эшчеләре бик кирәк вакытта авылга китеп, Г. Ниязбаев җиң сызганып эшкә керешә.
Кызганычка каршы, татар халкының талантлы улы озын гомерле булмый. 1920 елның 18 апрелендә
Ямансар авылында тиф авыруыннан үлеп китә. «Мәгариф эшләре» журналы 1920 елгы 5—6 саннарында:
«Мәшһүр драматургларыбыэдан Габдерәуф иптәш Ниязбаев тиф авыруы белән үлде. Җәсады Каргалы
шәһәренә күчерелеп, 21 апрельдә тантаналы сурәттә дәфен кылынды», — дип яза.