Логотип Казан Утлары
Повесть

ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ


ЛИРИК-ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
Кереш сүз
Туган җирне сагыну дәрте бер вакытта да бетми икән
Әбелмәннх Каргалый
езнең авылдан бер генә герой, бер генә космонавт, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади. ин га- дәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк. Бөтен булган байлыгы — урман, чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сөйләргә телим ...1976 елның октябрендә мин Франциянең Париж, Марсель. Авиньон шәһәрләрендә йөрдем. Үзебезнең авылдан ерак, бик ерак идем. Эйфель баш- нясы янында басып торганда. Урта диңгезнең «Иф» крепосте урнашкан таш утравына катерда чыкканда яки Роден музеенда йөргәндә кая инде үз авы
лыңны уйлап тору, искә төшерү? Баш әйләнгән, тәэсирләр шундый көчле— ниндидер бер мизгелдә үзеңне онытып, югалтып торасың. Ләкин нәкъ әнә шул хәлдә — табигыйлекне югалткан бер хәлдә, нигәдер, минем йөрәгем сулыгып-сулыгып алды һәм Сан-Мартин бульварындагы затлы ресторанның купшы савыт-сабасын бер читкә куеп, туп-туры үзебезнең авылга кайтасы һәм искә төшкән кешеләр белән капка төбендә очрашып рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килде. Мин моны — бу теләкне — берәүгә дә әйтмәдем, әйтсәм — я кыланчыклык, я бик нык чикләнгәнлек дип кабул итәрләр иде. әмма бу әсәрем .шунда туа башлады дип әйтә алам.
Хәзер сәбәбен дә беләм: зур бульварларда йөргәндә, затлы ресто-раннарда ашап-эчеп утырганда миемне өзлексез бер фикер тукып торды боларда күп нәрсә нәкъ бездәге кебек... Әйе. күбесе безнең ата- бабага таныш әйбер.
...Урам тулы халык — яше, карты-карчыгы, кызы-егете, французы- негры — барысы да джинсыга төренгәннәр Киндер, безнең авылда гасырлар буе үстерелеп, тукылып, эрләнеп сугылган киндер. Моны бит
безнсн авылда Хәдичәтти, Камиләтти һәм Кәшифәтги кыш буе утырып суга иде һәм сугып бетереп югач, киндер манарга Чүриле русларына •илтеп бирәләр иде. Ә Чүриле руслары! Алтын куллар — буяучы, калай чы. тимерче, манучылар! Чүриле манучылары безнен авылның күпме хатын-кызы еллар буенча Чүриле руслары манган йон оек, йон фуфайка (безнең авылда аны «куфайка» дип йөртәләр иде), йон, тула киндер ♦ әйберсе киеп йөрде һәм Чүриле дигән сүз, ничектер, үзеннән-үзе «кеше- Ф ләргә матурлык бирәм, кешеләрне матур итәм» дигән төшенчә белән 2 бер булып киткән иде. Европа безнең ата-баба киеп узганны — Хәди- J чәтти, Камиләтти, Кәшифәтги сугып, Чүриле руслары манып биргән х төсле киндер күлмәк, киндер ыштан кия икән хәзер.
Хәер, аңарчы мин Кипрда булган идем. Шунда, Фамагуста портын | да, дулкыннар янындагы бер ресторан төбендә безне милли киемнәр ь кигән киприоткалар каршы алды һәм бергәләп рәсемгә төштек. Миндә < ул рәсем саклана: Кипр кызларының милли киеме — саф киндер күл < мәк, киндер алъяпкыч икән. Чиккән, бизәкләнгән
Минем башка әллә нинди уйлар килде Чөнки, Парижда очрашулар •- ның берсендә, француз журналисты әйтә куйды: без ди, читтән ат ите ф сатып алабыз. Үзенең диетик сыйфатлары буенча ат ите тавык итеннән я югарырак бәяләнә, ат ите склерозга, картаюга каршы көрәштә иң әһә- ш миятле медицина чараларының берсе икән Алай тукта, моны безнең ’ авылның тегүче Хөснетдин абзый: х
— һи и, энекәш, ат ите ашаган кеше любой салкында атны бияләй белән җикми инде ул,— дип сөйләргә ярата иде Без моны аңламый у идек Күп сүзле булмаса да, «расшифровка»ны ул үзе бирә иде ат ите ’ ашаган кеше — картаймый да, туңмый да, тузмый да Галимнәр әле әйтеп ята торган сүзләрне Хөснетдин абзый әллә кайчан белгән икән
Сан-Мартин бульварында йөргәндә мин чит илдән килгән турист ларның, авыз күтәреп, шаккатып карап торган товарларына игътибар иттем: бу товар кызылга каккан кайры тун иде. Кызылга каккан Тарих өчен бу — үткән этап. Тунның акка, карага, кызылга какканы була иде һәм яшүсмер егетләр бездә аулак өйгә бары тик шул тунны киеп кенә киләләр иде Пәлтә дигән әйбер ул бик соң—кырыгынчы елларда гына килеп керде, клубка инде «каккан» тун белән кил\ гаеп санала һәм егетләр сукно, бобрик, драп пәлтә белән киләләр иде Баш ка җирдә ничектер, безнең авылда «пәлтә» үзенең дәрәҗәсе буенча дүрт биш баскычка югары йөри иде
Беренче урында иң кыйммәтле драп пәлтә; икенче урында боб рик пәлтә. Беренче дәрәҗәдәгссен киюче кеше авылда юк исәбендә иде, Һәм авыл егете өчен каккан туннан котылып бобрик пәлтә кию зур мөрәүвәт бер эш исәпләнә иде
Өченче урында сукно пәлтә. Моны шәбрәк егетләр армиягә кит кәнче үк кияләр, алырлык хәле булмаганнар армиядән кайткач, соры шинельне Чүриле русларына мандырып. («Хәйбрннең шинеле бик әйбәт чыккан!», «Нурмннын шинелен икенче кат манарга алып калганнар!») пәлтә тектерәләр иде. Моның хәтта җыры да бар иде
Дустым, пәлтә тектергәнсең.
Итәген бектергәнсен Зәйтүн гөлләр арасында Знфа буй устергәнсен.
Дүртенче урында — пулсукна (полусукно) һәм брезентсыман материалдан тегелгән пальтолар иде, моны кигән егетнең дәрәҗәсе әлләкем булмый иде һәм яңа ачылган клубларның ишек төбендә уенга кермичә торучылар гадәттә «пулсукна» пальто киючеләрдән була иде. Утызын чы-кырыгынчы елларда, шулай итеп, безнең авыл кайры тун яки «как
кан тун»нан баш тартты. Кырык еллардан соң бу тунның иң модалы киемгә әйләнүе, әлбәттә, гаҗәп. Алай гынамы Утыз сигезенче елмы икән, җәй башында афәтле бер давыл чыгып, безнең авыл, урман өстеннән узды. Кырып узды Без — урмансыз бер көн дә яши алмый торган халык —икенче көнне урманга бардык! Безнең авыл өстендәге төз, геометрик төгәллек белән үскән кара чыршылар кырылып беткән, авыр салмак ботаклы наратлар «әй, сез, безне яратканыгызны беләбез, әмма, шундый афәт вакытында безне табигать көченә тапшырдыгыз» дип рәнҗегән сыман, авып яталар иде. Авыл кара кайгыга батты Ләкин күпмедер вакыт узгач, авылда яңа һөнәр барлыкка килде: сагыз эретү. Бер коймак, ике коймак, өч Егылган агачларның җәрәхәтле төпләре ул елны җәй буе еладылар. Шуннан сагыз кайнату, сагыз сату модага кереп китте. Сагыз чәйнәү ашказаны асты бизләренең эшләвен яхшырта, сагыз тешләрне чистарта, имеш Аны шундый итеп чәйниләр иде: ул бер ритмга корылган, фәлән тапкыр әйләндереп алгач, «чарт» итеп аны бер аттырып куялар иде. Сагыз чартлату ул бары тик уңганнар, булганнар эше генә. Чартлату — димәк, эш көйле, җайга салынган, моны чәйнәүче кыз — уңган дигән мәгънәне аңлата иде.
...Карасам, бөтен урам — Сан-Мартин урамы — сагыз чәйни. Моны Академия утырышыннан кайтып баручы профессор да, метро себерүче негр да, секс-фильм барганда билет тикшереп торучы чандыр гәүдәле француз кызы да, Эйфель башнясы янында фотоаппарат асып йөгереп йөрүче америкалы турист та чәйни. Ә-ә, мин әйтәм, безнең авылның Миңлебикәттиләр, Шәмсетдин абзыйлар моны әллә кайчан чәйниләр һәм күрше-тирәгә, бала-чагага «бер коймак» итеп биреп тә чыгаралар иде, дим. Үзем шулай уйлап йөрим, ә кесәдә малайның заказы ята: әти, Париждан жвачка алып кайтырга онытма...
Их, син, мокыт малай «Жвачка»ның чыккан урынында без синең белән җәй буе йөрибез, велосипедларны баллы куәт, алабай, кыңгырау, сандугач тәпие, дегет чәчәкләре өстенә аударып, тымызык баллы һава ны сулап сыйдырып бетерә алмыйбыз, каен җиләге исен иснәп, җиләкне таптап йөрибез, ә шәм кебек төз наратлар сыр-сыр ясаган эзләреннән Сан-Мартин урамындагы «жвачка»ны агызып, мөлдерәп елап утыралар. Ә без...
Безнең авылның Әсхәдулла абзый гомер буе киндер капчык асып йөрде. Киндер капчык дөньядагы иң җайлы сумкаларның берсе икән Кешелек җәмгыяте капчыктан өстен булырга тырышып, күп әйбер уйлап тапты: саквояж, ранец, чемодан, ридикюль, планшетка, рюкзак, Дипломат һәм тагын әллә ниләр. Кешелек җәмгыяте шуларны уйлап ят канда, безнең авылның Әсхәдулла абзый егерме чакрымлы Арча юлын таптый торды: иңендә капчык — «арыш капчыгы» иде. Аңа барысы да сыя: бер кило түбә кадагы, ике кадак хәлвә, чирек такта чәй, бер банка тәрәзә буявы, өч кадак замазка, ике өтерге, чебен даруы, хатынга кә- шимир яулык, малайга уенчык автомобиль...
Хәзер Европа шуңа кайткан икән һәркемнең иңендә—киндер капчык. Яшь егетнең яки кызның иңендә киндер капчыгы булмау — мода дан артта калганлык булып исәпләнә. Мин самолетка утырырга дип аэродромның бетон мәйданында басып торам, озатырга килгән кызым соңгы ялынычын әйтә:
— Әти, мөмкин булса, миңа киндер сумка алып кайт... — ди Киндер сумка...
Әсхәдулла абзыйда андый киндер «сумкалар» ничәү булды икән? һәм аны Европадан эзләп йөрисеме икән?
Хәтеремә бер егет кереп калган. Кешеләр тышкы кыяфәтләре белән үзләренең каян чыкканын әйтеп торалар. Сизәм; менә бу — чыкылдатып эшләп дөнья күреп яткан авыл малае. Ә монысы — әти-әнисеннән вело-
түмкә» дигән капчык була иде. Ат жигә торган аркалык белән түшлек- 2 не аласың да, киндер капчыкның почмакларына берәр бәрәңге тыгасың = һәм төен ясап, авыррак булган саен төен ныграк кысыла торган итеп, «күтүмкә» асасын Диңгез флотында дәрестә миңа унөч төрле «диңгез п төене» өйрәттеләр Мин «диңгез эше» дигән фәннән имтихан биргәндә 5 бишле алдым, чөнки унөч төрле төеннең жиде-сигезен авыл үзе өйрәт- s кән иде.
Чит илдә йөргәндә без бер паркта булдык Анда кафель, обой, полировка кебек әйбердән бөтенләй баш тартканнар Киләсең бер кибет янына — анысы бурабзар (бурап эшләгән абзар) Аласың кофе Утырасың агач бүкәнгә. Өстәл урынына агач төбе Бу — хәзер Европада пи югары культура шартлары дип исәпләнә. Безнең авылда дүрт жнт- кән егетле бер гаилә бар иде. алармы Шәфыйкныкылар дип йөртәләр иде Атасыз, ятим үскән бу егетләр колхозның бөтен эшен кырып эшли-ләр дә, буш вакытларында өйләрендә башмак, күтәрмә, чабата ясый тар иде, сәкегә җыелып тәмле итеп аш ашыйлар иде һәм аларның утыргычы бары тик бүкәннән генә иде. Әйбәт, әдәпле егетләр Гыйлмул- ла, Нуриәхмәт, Шәһидулла, Галиәхмәт агач бүкәндә утырып үстеләр дә .Ватан азатлыгы өчен көрәшкә киттеләр һәм шул көрәштә башларын салдылар. Европа безне бүкән белән гаҗәпләндерә алмый
Парижда без урнашкан отельный исеме «Кургаш таба» иде Бу исем мина ошады. Кургаш икән кургаш Таба — безнең юлдаш Табада без коймак пешерәбез, кабартма, сумса, өчпочмак, бәлеш, ярма, кабак, дөге, бәрәңге, әнис салып ит турап бәлеш пешерәбез. Каз бәлеше була, кабак бәлеше, каздан бэш-аяк бәлеше була «Кургаш таба» кешеләре төнге йокы алдыннан безгә берәр стакан катык өләшеп чыктылар Катык...
Безнең авылда катык стаканлап түгел. Катык бар. аны ашыйсы һәм вәссәлам . Ә хәзер төнге йокы алдыннан бер стакан катык ашап кую зур бер хәл икән Европада да шулай, безнең курортларда да Мин тынлап йөрим
Ә сез, мадам, кичке катык эчкән жирдә күренмәдегез
Минем башым авыртып тора иде lllyiia күрә ностельдән кузгал малым...
Ах, мадам . Үземә әйткән булсагыз Кичке катыкны эчми калыр га ярыймы соң? Ничек инде сез үзегезнең сәламәтлегегезгә каршы үк гез үк көрәшәсез? Шулай ярыймыни? сипед, мопед, мотоцикл, «Жигули», «Волга»лык акча сорап — шул сызык буенча үсүче егет. Бу — бәрәңгенең кайда үскәнен белә, әмма аны казып алуны яратмый Бу — итнең ничек кибеткә килүен белә, әмма си лос кампаниясенә катнашмас өчен институтның здравпунктыннан яки поликлиникадан справка эзли һәм башка бик күп төрлеләр Ләкин мин күзәткән егет крестьян егете иде, зур куллы, озын гәүдәле, эре аяк ♦ лы Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән Авылдан килеп.» Инде нишләргә? Авылны онытырга иде бит! Шәһәрчә булырга иде! Егет күзәткәләп йөрде дә, бераздан озын чәч жнткерде Метр да туксанлы егеткә озын чәч! Аннан, модага ияреп, ул чәчне юмас булды Чәч толымнары тотам-тотам булып пальто якасын каплыйлар, пальтосы арттан каешланып килә иде Бераздан егет китап-дәфтәрләрен киндер капчыкка салып жилкәгә асып йөри башлады. Кирәккә-ки- рәксезгә бик еш сигарет алып кабыза торган булды Егет диплом алганчы киндер капчыктан бер дә аерылмады Аның бик тә. бик тә европача буласы килә иде, шул максаттан чыгып ул үзенең авыллыгыннан баш тартты. Мин елмаеп күзәттем: авыллыктан баш тартам дип. киндер капчык асып, ул авылдагы ата-бабаларына кире кайтты. Ләкин үзе моны аңламый иде Капчык дигәндә безме инде аны белмибез? «Кү-
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ЖИРДӘ
Безнең авылда Хәдичәтти бар иде, аңа йомыш белән керсәң, ул «олан, катык ашыйсыңмы?» дип, базга төшеп китә иде дә, чиләк белән катыгын алып чыгып тавык үләнле ишегалдына утыртып куя һәм кашык алырга дип йортка кереп китә иде Ул ишегалдында без ашаган катыклар Хәзер шул мәсьәлә бик мөһим бер эш икән.
Яши торгач, авылның байтак гадәте дөнья культурасына, әдәп-әхлак кагыйдәләренә кертелгәне беленде. Хәтта хәрби уставка да. «Строевой устав» дигән бик кырыс кануннар җыентыгы бар Мин шул уставка гашыйк булдым. Анда коры гына җөмләләр белән кеше тәрбияләүнең, иләмсез, тәртипсез күренгән яшь егеттән солдат яки матрос «ясауның» кагыйдәләре беркетелгән. Арадан берсе: стройга баскач, иптәшеңнең кием-салымы рәтләп киелгәнме икәнен карарга (1 нче глава, 25 нчс пункт), аны әйтергә, ярдәм итәргә диелгән. Бездә дә шулай: кышын юлда очраган кешенең бите-колагы өшегән булса, беркайчан да моны әйтмичә узмыйлар. Фәлән-фәлән кием астыннан кирәксезгә фәлән кием күренеп тора икән — җай белән генә әйтмичә калмыйлар. Моның өчен бары тик рәхмәт әйтеп кенә узалар.
Ерак юлдан ат белән кайтканда да шулай. Тезелешеп кайткан атларның берсенә җыелалар да, арба өстендә гәп сатып баралар. Каршыга да шундый кәрван очрый Күз күрмәгән кешеләр шунда әйтеп узалар: фәлән атның дилбегәсе аска төшкән, фәлән ат арбасының чәкүшкәсе чыккан, тәгәрмәче чыгарга мужыт.. һәм башкалар. Калганын мин самолетта — Ватанга очканда уйлап кайттым. Чыннан да, моданың бик күбесе авыл белән уртак. Культуралы зур-зур шәһәрләрдә егетләр, ирләр ак оекбаш белән кара туфли кия башладылар Бервакыт зур бер дәүләтнең президенты килгәнен телевизордан күрсәттеләр, ул самолет трабыннан төшкәндә игътибар иттем: модалы киенгән президентның аякларында ак оекбашлар иде. Сугышка кадәр безнең авылның да нң затлы модасы — ак оекбаш кию иде.
Бу турыда язарга карар кылуыма тагын бер нәрсә сәбәп булды. Ничектер, «Борынгы Греция тарихы» китабын укып ята идем. Бер җөмләгә тукталдым: борынгы греклар, диелә анда, күләгәне аяк белән үлчәп вакытны билгеләгәннәр. Тукта әле, тукта. Ә без? Ә без? Көтү чиратына чыкканда, Торна елгасы буенда җиләк җыйганда, Масра юлындагы түр басуда—торналар төшә торган басуда — борчак чапканда без дә сәгатьне шулай белә идек бит!
Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз
Бу әсәр — безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-га- дәтләр тапшырып, дөньядан киткән кешеләр турында.
Бу әсәр — илленче еллар яшьлеге турында...
Кереш сүзгә өстәмә
Аэропорт. Ташкентка оча торган самолетка кеше утырта башлаганнарын көтәбез Инде чемоданнар тапшырылган, кул әйберләре генә калган. Китүчебез — якын туганыбыз, утыз елдан артык инде Урта Азиядә башта партия органнарында, хәзер профсоюз җитәкчелегендә эшләүче Тимер рәшәткәләр янына килдек. Багажга тапшырмаган яшел солдат капчыгын кулыма алам. Чамадан тыш авыр.
— Нәрсә бу? — дип сорыйм. Ул авыр сулый.— Нәрсә бу? Ташмы әллә? — дим, шаярып.
- Әйе, энем, таш,— ди. — Су буена төштем. Аннан ике төрле таш алдым. Берсе катламлы таш, икенчесе чыпчык ташы. Бәлки, ул таш-
ларга ата-бабалар баскандыр? Бәлки, сабый вакытта яланаяк аларга мин басканмындыр? Аннан урманга бардым Нарат, чыршы күркәсе җыйдым Аннан утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч кисеп алдым
Ул авыр сулады .
— Ә безнең тегендә юк . Мин торган район үзәгендә дим. Анда болар юк... §
Тимер рәшәткәле капка ачыла Мин авыр капчыкны аңа киертәм. = Кешеләр тимер ишеккә агыла башлый Без хушлашабыз. Карыйм — * туганның ике күзе тулы яшь. Мөлдерәгән... «
— Чуер ташлар да байтак җыйдым Анысы Торна елгасыннан - ди а
ул.— Аннан соң Торна елгасында... ®
Аэропорт дикторының салкын тавышы аны бүлдерә: ;
— У стойки номер пять заканчивается посадка на самолет, выле- <
тающий рейсом... по маршруту Казань—Ташкент. У стойки номер пять £ заканчивается посадка... 2
Аннан сон Нәрсә аннан соң Торна елгасында? Нәрсә әйтмәкче иде ф • икән ул? Тнйер капка инде ябылган иде .
U1 X , . « «4
п
1979 елның декабрь ахыры Миңа илле яшь туласы көннәр Радиодан 5 минем фәкыйрь генә иҗатым турында искиткеч җылы сүзләр сөйлиләр. * кайсыдыр әсәрдән өзек бирергә җыеналар Әдәбият тәнкыйтьчесе, минем мәшәкатьле ыбыр-чыбырлы тормышымны шактый яхшы белгән Фәрваз Мнңпуллин сөйли бу иптәшнең, ди. бөтен иҗаты — яшьлекне сагыну Яшьлекне сагыну? Бу — минем өчен ачыш Чыннан да шулай икән. Бәлки бу әсәргә исемне шулай кушаргадыр? Тагын менә нәрсә: автобиографик повестьларны еш укыйбыз Бу жанрда инде безнең яшьтәшләр дә каләм тибрәтә башладылар. Ул әсәрләрдә еш кына ВУЗда укыган студентлык еллары турында сүз бара. Ә мина андый бәхет эләкмәде. Буласы шул бәхетле көннәр урынына мин әледән-әле яшьлегемнең аерылгысыз бер өлеше булган хәрби хезмәт чорын телгә алам икән, укучылар гафу итсен..
Төлке уйный торган орлар...
Җире рәтсез якта халык һөнәрле була Безнең авыл халкында бүгенге промышленность тармакларының бик күбесе эмбрион хәлендә яшәгән Җир аз булган, җирне урманнан сугышып алу әле утыз дүртенче елларда да бара иде Шуңа халык һөнәрле, һөнәрләр болан бүленә: такта яручылар; балта осталары; тула басу, җитен талку, манылган йоннан әйбер бәйләү; киндер сугу, бау ишү, чабата ясау, күн аяк киеме төзәтү; пыяла кую; тәгәрмәч, үрәчә, тугым, дуга эшләү, тегүчелек ак тегүчеләр, кара тегүчеләр, кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губер-насына йөреп); мунчала чыгару; базарга утын, такта, чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (русларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару, лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, бере склет (каучук ясау өчен), усак, зирек, тал кайрысы, чыршы, парат кур кәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру
Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла Бем.» кемнәр генә юк? Калай түбә ябучы, самавыр, комган төзәтүче, буяу белән эш итүче; тире иләүче, күн ясаучы, таш белән эш итүче
Агач, юкә төшерү, мунчала чыгару, такта яру. утын әзерләү белән гасырлар буе шөгыльләнгән халыклар алга таба китә алма1аннар Аларның бердәнбер табышы әхлакый югарылык Экономик яктай алга китү өчен исә таш, тимер белән эш итәргә кирәк булган Ә бездә аны белмәгәннәр. Юньлелек эшчәнлек булган, әмма киләчәк буыннар өчен корылмалар калмаган.
Безнең, халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле Әкият, җыр, табышмак, мәзәк бары тик урманга гына бәйле. Хәтта бәетләр дә шулай фәлән кешене урман кискәндә агач баскан; фәлән кеше урманнан бүрәнә алып кайтканда, тауда аты ычкынып китеп. .
Поездларга билет алу кыен заманнарда, билетсыз утырган егетләр ревизорларга эләккәч (ул елларда авыл кешесендә паспорт юк), актка яздырганнар:
— Фамилияң?
— Урманов.
— Исемең?
— Чытырман.
һәм авыл советына еш кына шундый кәгазьләр килә иде: «Сезнең авыл Советы гражданины Урманов Чытырман Арча Казан поездында билетсыз тотылды Аннан тиешле 3 сум штрафны Казан тимер юлы идарәсенең...»
Бераздан бу фамилиянең нәрсә икәнен белеп алалар һәм егетләр то тылын яналар Бары тик ветсанитар Хисмәт кенә, шулай эләгеп, яңа фамилия яздырып кайта.
— Синьязар Минтаяров,— ди.
Ул кәгазьнең дә авылга килгәнен хәтерлим
Безнең урманның бер почмагы гел күз алдымда тора. Сугыш елла рында җиләккә баргач, мин гел шунда чыгу ягын каера идем Анда җиләк тә булмый иде Телефонлы олы юл (бездә: чыбыклы юл) кыры ендагы дүрт квартал почмагы ул. Анда юан баганалар утыртылган һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп кара буяу белән номер сукканнар Әле дә хәтерлим 217, 216, 196. 197 почмагы иде ул. Әлеге баганалар урман эчендә нәкъ кешесыман утыралар, алар нәрсәдер әйтергә тели ләр, сөйләшергә омтылалар Кешеләрнең аларга ихтирамы шулкадәр зур, утыз өченче елларда утыртылган ул баганалар илленче елларда төптән череп’аудылар, әмма бер генә кеше дә аларны утын итеп өенә алып кайтмады. Әлеге чыбыклы юл буенда башлары корыган карт юк > ләр, биек-бнек ятим юкәләр бар Нигә башлары корыды икән аларның? Аларның башларында күке, тилгән кебек кошлар утыра Эссе көн Дөнья тын Кайдадыр тормыш бара, кайдадыр сугыш бара, кайдадыр шау-шу киләләр, ә безнең урмандагы юкәләрнең корыган башларында тилгән, күке тын-тын утыра Телефонлы урман юлы сузылып иңкүлекләр аша еракка китә. Ул юлның ике башын да мин беләм Бер башы Чөрәле дигән авылга — кара сазлыклы урамнары белән, гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкс- дан җәфа чигүче, әллә ниткән кырыс холыклы, әмма каты куллы — морҗачы, мунчала чыгаручылардан торган авылга таба бара Мөрәле- гомер буена томан, яңгыр, саз эчендә яшәүче авыл булып күз алдына килә. Юлның икенче башы таш юлга барып чыга. Кояшлы көннәрдә ул як еракларга чакырып, зәңгәр аязлык булып күренеп тора Бәхет, с ъ i дат, маҗаралар, минем киләчәгем — шунда! Шунда! Болар әле вакытлы кыенлык, вакытлы газап, вакытлы ачлык... Шул юкә төпләренә ятып, юкәгә сөялеп мин еракка таш юлга карый идем, күз күрмәгән яклар га китәсем килә иде Гомеремнең икенче яртысында мин бик ерак ил ләрдә булдым, әллә ниткән хикмәтле вулканнар, джунглилар, тау куыш
лары, шәһәрләр, халыклар, буар еланнар, филләр күрдем. Әмма гомер буе минем йөрәгемне телеп-телеп сагыш кайнады, бала вакытта шул юкә төпләрендә, чыбыклы юл буемда ятканда уйлаган уйларым, мина гомер буе тынгылык бирмәде, гел каядыр чакырып торды
Урмандагы телефон юлы. Дөньяда монын кадәр серле тагын ни булыр? Аз гына жилгә дә сызгырып, урман шавына кушылмыйча, ае- * рым бер хәтәр тавыш биреп утыра иде чыбыклы юл Без. малайлар, g теләсә кайсы агачны теләсә нишләтергә хакыбыз бар. дип ышанып яшә | гән малайлар, шул телефон баганасына килеп колагыбызны куеп тын- 5 лый идек. Бу баганадан колакка бөтендөнья тавышы ишетелә, әллә х кайдагы утраулар, жир тетрәүләр, тайфуннар — барысы да ишетелә ке- * бек иде. Шуны тыңлагандагы дулкынланулар! Язмыш шаян: 1952 елның © жәендә Балтыйк диңгезенең бер квадратында бик көчле шторм булып. £ эскадра белән элемтә югалды. Генштаб, флот штабы, база штабы офн < ңерлары төн йокламады, эскадра кадәр эскадра белән элемтә юк иде. < Шунда флот командующие белән телеграф аша сөйләшүне мин алып | бардым: кул астымнан чыккан лентаны бер төркем өлкән офицерлар н учларына алып торалар, борчулы кыяфәттә киңәшләшәләр һәм коман- ф дующийның сорауларына кыска-кыска гына жавап бирәләр иде Ә ми- а нем кулларым шулкадәр дерелди иде - моны күреп СНИС (Служба ы наблюдения и связи) начальнигы беренче ранг капитаны кисәтү ясады:
— Нәрсә син усак яфрагы кебек калтырыйсың? — диде *
Эскадра табылды, безнең вахта шул көнне бәйрәм итте, балачакның j
бер мәзәге исә минем хәтергә килде ?
.Имеш, безнең авылның жир чикләрен билгеләгәндә халык риза булмаган Күрше авылга күбрәк киткән икән. Шуннан киңәшкәннәр. Арадан бер абзый әйткән
— Гөбернатырга тилиграм сугарга кирәк,—дигән.
Әйтүен әйткән, әмма ничек сугасын аңлатмаган Үз өстенә дә алмаган Ирләр алынмаган эшкә хатын-кызның тотынуы гажәпмени? Ике хатын, кулларына миләш таяк тотып, таш юлга чыгып киткәннәр. Телеграф баганалары тезелгән чыбыклы юлга житкәч. чирәмгә утырып, алъяпкыч алдына салган ипиләрен ашаганнар да, валчыгын бисмилла әйтеп кош-кортка сипкәч, телеграф баганасы янына килеп басканнар Аннан миләш таяк белән ике яклап баганага суккалаганнар Багана шаулаган Ә болар шул шауга өстәп депеша жибәргәинәр:
Дөбер-шатыр, гибернатыр. Безнең сүзне тыңлап тор.
Аннан, губернаторга жир мәсьәләсендәге дәгъваларын сөйләп, авылга кайтканнар һәм халыкка
— Гөбернатырга тилиграм суктык, бераз көтеп карыйк,— дигәннәр. Безнең авылның исеме әллә шуннан «Гөберчәк» булып киттеме икән?
Бер генә легендада, бер генә сүзлектә дә бу исемгә аңлатма әлегәчә табылганы юк
Сүз башы урман иде бит әле. Урманга беренче баруымны хәтерлим дүрт яшьләрдә булганмындыр. Аңарчы урман безнең басу түрендә мог жизалы стена, серле әкият булып торды Офыктагы урман өсте теш-теш булып күренгәнлектән, бала вакытта мин аны безнең басу түренә сырты белән салынган мәһабәт пычкы дип белә идем. Менә, ниһаять, шул сихри дөньяның бер почмагына мине алып керделәр Күзгә ташланган иң беренче нәрсә күч-күч булып утырган абагалар иде. Болар нксеъ чиксеэ, болар серле дә, куркыныч та иде Аннан миңа карт имән бота-гында утырган бер кошны күрсәттеләр. Ул, ахырысы. миннән бик аз гына кечкенәрәк иде Мәче башлы ябалак Аның бите мина кеше бите
булып күренде Безнен урамда әллә ничә карчыкның бер-ике картның бите нәкъ шундый. Ботак сыныклары ыргытып аны куркыттылар Саргылт соры иләмсез канатлары җәелеп ботактан күтәрелгәндә минем өскә җил бәрде. Ул, салмак очып эчкәрәк кереп китте. Ул көнне безнең урманда бөтен кошлар сайрый иде Агачлар арасыннан, күктән музыка ява. бөтен нәрсә зыңгылдап, яңгырап, шатланып тантана итә иде Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күрен ми иде. 1947 елда Ашхабадта җир тетрәде. Шунда безнең урманга лес промхоз килде һәм бездән агач озаттылар «Ашхабадны торгызыр өчен» — урман кисүчеләрнең лозунгысы шушы иде. Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә шуның кадәр утыртып китә. Әмма соңгы елларда аерым кешеләр кулына «Дружба» пычкысы килеп керде Дуслык пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде, анда киек-кошлар азайды. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалак, күке, тукран һ б. җан ияләре тулып ята иде. Торна елгасы дигән урынында язын торналар туктап бала чыгаралар иде. Урманнан бөркет килү үзе зур вакыйга була иде Бөркет, гадәттә, җәйге иртәдә, кешеләр йокыдан торганчы ук авылга килә Ул ындыр арты тирәсендәге берәр багана башына, узган елдан калган кибән, эскерт өстенә, әвеслек, абзар түбәсенә утыра. Кешеләр аны күрмиләр, әмма каралты-кураны ачып кош-кортны чыгарсаң, кош- корт шунда ук борчыла, шомлы авазлар сала Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кошлары сизә.
Бүрене дә шулай. Бүре көзге томанлы төннәрдә, язгы иртәләрдә ки- лүчән Авылда шундый кичләр була бөтен дөньяны дымлы томан чорнаган. йорт тәрәзәләреннән анда-санда гына кечкенә саргылт утлар күренә, дөнья тын. куркыныч! Җир шары шушы билгесез томан эчендә әкрен генә, тигез генә шаулап әйләнә сыман, син аның әйләнгәнен тоясың. Менә шул вакытта, авыл читендә, кинәт кенә бер эт елап өрә башлый, авыл җанлана, бер эт тавышына башкалары да кушылып, бөтен авылда «эт концерты» башлана Йортларның ишекләре шыгырдап ачыла, кешеләр абзар-кураны бер әйләнеп керәләр, абзарда сыер авыр гына мышнап ала. фонарь яктысында сарыкларның күзе гәрәбә булып яна, алар куркышып, тыбырдашып, берсен-берсе бәреп абзар стенасына сырышалар Ә эт, елый-елый, баскыч астына кереп китә, әйтерсең ул хуҗасыннан сорый:
— Йоклама, йоклама, бүре килде, авылда бүре бар! Монда керсә иң беренче мине алачак ул, мине сакла, мин сине саклармын!
Безнең авылда исә этләр бик сизгер Урманлы җирдә шунсыз мөмкин түгел Бер этне хәтерлим: абзарда сарык бәтиләгәнен дә сизә һәм баскычка килеп өреп хуҗаларны уята иде. •
Бүре шулай бөтен авылны дер селкетә дә китә. Киткән була Этләр, бичара, бик зур эш эшләдек дип бер-берсенә соңгы сәлам биреп алалар да йокыга яталар Әмма бүре басу түрендә төн уздыра да, соры томанлы юеш иртәдә әвеслек тирәсенә килеп чыга. Анда иртәрәк чыккан каз- үрдәк, кичтән урамда адашып кунган сарык-фәлән булмый калмый Кайвакытта колхоз атларын саклаучы малайлар әсәрешеп, ат чаптырып авылга кайталар.
— Фәлән атның арт санын бүре умырган!
— Фәлән тайны бүре алмакчы булган, атлар урап алып кына саклаганнар!
Мондый сүзләр еш ишетелә иде.
Безнең бабаларыбызның мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтәләр. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә, халык күңеленең бик тирән
төбендә бу җәнлеккә курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятка нын белмибезмени?
— Кичә төнлә бүре килгән,— дип иртәгесен сөйләнгән хәбәр, шом
катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортк • йөри иде Бүре килгән Әйтеп t. кабереннә! > <ын б р -:г-, баба, изге ата ки- . леп киткән ә без берни белмичә йоклап ятканбыз Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем § аю төнлә тайгадан чыккан да, авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген £ вата башлаган. Көче җитмәгән, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорт- * тан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, кал- = ка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды. g
- Ишеттегезме? Узган төн бабай килгән икән
Бу җитди тын сөйләшүләрдә мнн шулай ук борынгы бабаларның - ерак гасырлардагы рухани авазларын ишеткәндәй булдым
Бабалар, күрәсең, аю-бүре белән әвәрә килеп яшәгәннәр. Капкынга ? эләккән бүренең аягын әзен качуы, төнге юлда ат каршына чыгып ° утырган бүреләрнең ат хуҗасын ничек иза чиктерүләре турында әллә ф ниләр сөйлиләр иде Мин бик кечкенә идем әле, урман эчендәге Бнмәр авылы руслары бүрене тере көе тоттылар Авылга бүре килеп бйк жә “ фалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит s куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып, бүре коега егылып төшкән Ул бүренең алдануын кызгану хисе белән сөйләгәннәрен хәтерлим Буранлы кышның бер көнендә ? авылда хәбәр таралды тире җыючы Низамига теге бүрене тунамый- х нитми китереп биргәннәр Низаминың улы Габдерәкыйп, шаян күңелле, фантазиягә бай малай, урамда хәбәр таратып йөрде: караган өчен бер тиен акча түлисе, диде Ул көнне аларның капка төбе тулы малайлар булды Габдерәкыйп аларны, универмагның хатын кыз аяк кисме бүлегенә керткән шикелле өчәрләп кенә келәткә кертте Мине ул ин ахырга калдырып үземне генә кертте. Теләгәнчә кара диде. Мин дөньяда курку кагыш зур ихтирам белән бер әйбер янында да шулай каушаганым булмады кебек. Кышкы салкында арт һәм ал аякларын сузып катып калган, калын мехлы соры бүренең авызыннан ике яклап котчыккыч таза тешләр тезмәсе күренеп тора иде Минем күзләремне яшь басты, тын буылып торды Якын килергә куркып, үрелеп кенә бармак очын бүренең йонына тидереп алдым Ерткыч булса да мондый хәлдә ул кызганыч иде Аларны әле дә кызганам Быел кыш үзебезнең авылдагы бер аучының берьюлы икс бүре атканын сөйләделәр Колхоз фермасында бозаудан бер сыер үлгән дә, тиресен тунагач, түшкәсен басу түрендәге бер коры елгага илтеп аударганнар Берәр көн узгач, шул тирәдә шофер егет түшкә ботарлап яткан өч бүре күргән һәм кайтып аучыга әйткән Аучы исә, ак халатын бөркәнеп, ике көпшәле мылтыгын асып, шунда китеп тә барган Берни дә сизмичә, кабалана кабалана ит умырып яткан бүреләрнең икесен атып та алган. Өченчесе качкан Бүреләр дә беркатлы булалар кайчак. Көпә-көндез карлы басуда йөрергә ярыймыни инде? Сугыш вакыты түгел бит. ирләр бар. аучылар бар
Келәттәге туң бүре түшкәсе кыш буе күз алдыннан китмәде. Хәер, ул заманда безнең әлифба, уку китапларында да бүре, аю, төлке турында байтак языла иде Мнн, мәсәлән, беренче классның «Туган тел» китабындагы бер шигырьгә ясалган рәсемне хәтерлим кара күк йөзен ак төртке булып йолдызлар чуарлаган, кар диңгезенә чумып утырган салам түбәле авыл Авылдан чыгып йөгереп килүче кешеләр, малайлар һәм алгы планда, телен янга чыгарып, койрыгын бот арасына кыстырган усал бүре ясалган Кышкы кичләрдә китапның бу битен ачып укуы аеруча куркыныч була, әмма гел шуны укыйсы килә иде Ул шигырьнең авторы кем булды икән?
Кышкы төн Салкын. Карлар шыгырдый.
«Салкын, ай, салкын» дип бүре мыгырдый
Ерткыч хайван — ашарга юктан
Телен тешләгән бүре ачлыктан.
Көн кичкә таба караңгылана.
Авылга бара уйланып әнә.
Бүре авылда — аны күрәләр.
Этләр, көчекләр чинап өрәләр.
Казык-сәнәкләр тоткан агайлар.
Таяклар тоткан малай-шалайлар.
Бүрене куалар.
Кышкы буранда тамак ялгап алырга дип килгән бүренең шулай куылып җибәрелүе кызганыч бер ассоциация тудыра иде: әйтерсең, ул бүре түгел, ә кабарга бер бөртек ризыгы булмаган гаиләнең, озын тәнәфестә йөгереп өенә кайтып, ач көе кире киткән кечкенә малае иде...
Кырык еллар узгач, университетның гыйльми китапханә залында мин үзебез укыган бу дәреслектән ашыга-ашыга шул битне эзләп таптым. бу минутта дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.
Бу рәсем, бу шигырь нәкъ безнең авылныкы, безнеке иде Кышкы кичләрдә мал карарга абзарга (сыер бозауламаганмы? Сарык бәтиләмәгәнме?) һәм башка йомыш белән абзар артына чыккан кешеләр еш кына басу түреннән. Масра юлындагы Му үзәненнән:
— Бүре ба-а-а-р! Бүре ба-а-ар! — дигән йөрәк тетрәткеч авазлар ишетеп керәләр иде. һәм юлда кешесе булган йортлардан андый вакытта фонарь, кистән белән шул аваз килгән якка чыгып йөгерүчеләр була иде Мондый хәвефкә очраган кешене йөрәкне сыкратып кызгану һәм шул ук вакытта аның бу хәленә кызыгу, көнләшү хисләре дә була иде. Ул бит тере бүре каршында басып тора! Озак еллар узгач, мин бөек Гетеның бер шигырен немец телендә укып гаҗәпкә калдым. Гете безнең авыл төнен, безнең балачакны язган Мин бу шигырьне сүзгә-сүз татарчага тәрҗемә иттем:
Томаннарда, тирән ак карларда
Кышкы төндә ерак урманда
Ишетәм мин ач бүреләр улаганын Ишетәм мин ябалаклар елаганын У-у-у.
Шунда мин безнең татар шагыйрьләре нишләп Гете, Гейне, Байрон- нарны турыдан туры тәрҗемә итмиләр икән, дип уйлап утырган идем. Безнең урманнар, безнең бүреләр турында әллә никадәр матур шигырь бардыр әле шуларда...
Тере бүрене чынлап торып якыннан мин бары тик унбиш яшемдә генә күрдем Октябрьның йомшак яңгырлы бер иртәсендә без сабакташ Мансур белән псдучилишега барырга чыкгык. Беренче дәрескә өлгерергә кирәк, ә моның өчен пычрак ерып нәкъ унике чакрым юл үтәсе бар иде Яңгыр төн буе яуды. Әни әллә ничә тапкыр авыр сулап әйләнеп ятты һай. коя да коя. бу бала ничек итеп кенә барыр инде. диде. Мин дә начар йокладым Шулай караңгылы-яктылыда әни мине уятты, ашатты һәм озатып калды Мансур да безгә кереп килә иде.
Авыл, капка-коймалар, урамнар, салам түбәле абзарлар барысы да лычкылдап җебегән — дөнья изелгән, яңгыр һаман сибәли Тагын аз гына яуса бу ләҗердек җир йомшап, йортлар, карт агачлар, каралты- кура шуышып су буена таба түбән төшеп китәр сыман иде.
Ат абзарлары тирәсеннән барабыз Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. Яңгырда пешеп, дөньяга җылы ис бәреп утыра Кызгылт-сары тау Шуның яныннан без кырт борылабыз да урман юлына чыгабыз. Шул тауны әйләнебрәк (аның янында аеруча баткак) авылдан аерылып яткан бер мизгелдә, тирес артыннан тауның үзе
тесле кызгылт-соры галәмәт биек торыклы бер эт килеп чыкты Безнең авылда мондый эт юк яде бит! Масралар этедер! Башка авыл эте. Ят эт койрыгын бот арасына тыккан, авызыннан телен бераз чыгарган иде Кинәт Мансур да, мин дә туктап калдык
— Бүре!
Икебез берьюлы шулай кычкырдык һәм шул вакытта минем тыным буылды Күзне яшь каплады Соры койрык бездән ун адым чамасы гына алда юл читенә барды да утырды Калганын без түгел, инстинкт эшләде Мансур үзенең чиста бакыр тавышы белән:
— Бүре ба-а-а-р! —дип сөрән сала башлады, ә мин, юеш җиргә иелеп, ат тубы алдым һәм соры койрыкка аттым Аннан тагын, тагын Ат тубының берсе бүренең алдына ук килеп төште Күрәсең, ул мондый хурлыкны күтәрә алмады, торды да юеш камыл басуына, әвеслекләргә таба кител барды
Мансур әле һаман кычкыра иде Ул көнне педучилнщеда без генә сөйләдек. Төнлә дә йокы булмады
тулай торакта да без генә сөйләдек, чигереп-чнгереп, әллә ниләр өстәп ♦ өстәп.. t ш
Ләкин монысы әле бик кечкенә вакыйга булган икән. Ул кышны £ бүреләр бик күп булды, кая карасаң, шунда бүре эзе иде. Яз җитте, ч без инде ике-өч көн саен кайтып йөри башладык. Училищега юл урман £ буеннан бара Бер яктан калын стена булып урман сузылган, икенче $ якта иген басулары Училищега килеп җитәргә дүрт чакрымнар кала г сул якта зур кысыр басу Сугыш башланганнан бирле анда чәчмиләр ' һәм ул басу узган елгы корыган биек әремнәре, билчәннәре, шайтан таяклары белән язга чыга да, җәй уртасына таба гына яшелләнә иде Ул әле соры диңгез булып майның кояшлы җилендә дулкынланып утыра Мин шул кысыр басу кырыннан ашыгып имтиханга бара идем
Кинәт кенә минем күз алдында табигатьнең бөтенлеге, тигезлеге җимерелде. Нәрсә булды? Мин әле моны аңлый алмый идем Шунда кысыр басуның ничектер селкенгәнен күрдем. Кай төше селкенә, ничек ссЛкенә моны белеп булмый Туктап калдым Йөрәк дөп-дөп килә Текәлебрәк карагач, «соры дингез»нең бер урында дулкынланганын, әмма бу дулкыннарның миңа таба тәгәрәгәнен аңладым Тагы да текәлебрәк карагач, боларның бозау кадәр биек бүреләр икәнен белдем Берәү, икәү, өчәү Тагын берәү, икәү, өчәү Алты* Я хода' Тагын берәү, икәү, өчәү , Бүреләр, кильватер строе сыман өч звенога бүленеп,, әремле басуны ярып мина таба киләләр иде. Шунда күк йөзендә кояш селкенгәндәй итте, күз алларым караңгыланды Бу моментта бөтен планетада шушыннан да әһәмиятлерәк бер вакыйга да булмагандыр Урман буендагы кояшлы басу юлында ялгыз бер малай һәм тугыз бүре Минем хәл котылгысыз иде. Чигенергә дә. алга барырга да җегәр җитми, кычкырырга тавыш юк 'иде. Нишләргә? Баш ватарга туры килмәде, чөнки берни эшләп тә булмый иде. Акрынлап айный башладым Тукта, боларның берәрсе теге, узган көздә мәсхәрә ителгән бүре булса? Ул мине, һичшиксез, хәтерләп калгандыр Ерткыч хайваннар хәтерле була диләр Менә хәзер ул болай дип авыз ерып килсә: әһә. йонлач муен, эләктеңме инде? Теге вакытта үз авылың янында бик калай әтәч ләигән идең Менә эләктеңме? Яки ул үзе булмыйча, аның нәселе булса? БолаЙ уйласалар әһә. синме әлс ул узган көз безнең кодагыйны (н кияүне, шайтан белсен!) мәсхәрә иткән? Ат тизәге ыргыткан бит ул аңа, һи, әҗәгканә Менә хәзер исәп-хисапны өзәбез инде без синең белән .
Беренче төркем юлга килеп чыкты Ара йөз метрлар чамасы K)i башчы миңа борылып карады Ничәдер секундлык киңәшмә Бу миңа
ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
әллә ничә минутлар тоелды Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәм — юлбашчы кузгалды. Юлны аркылы ярып беренче төркем яшь наратлы питомникка кереп китте. Икенче, өченче төркемнәр исә юлда туктап та. миңа карап та тормадылар. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1941 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. Моның белән барыбер әлләкем була алмыйсың. Сөяк белән тамак туймый. Арча ашханәсендәге сугыш чорындагы «рагу» белән бер инде бу. Алга, минем арттан, интервал саклаган хәлдә бер эзгә генә басып баруны дәвам итәргә. Азимут — 345 градус, ориентир — питомник түрендәге лесхоз баганасы. Җыелу вакыты — җиде ноль-ноль...
Ул көнне мин малайлыктан егетлеккә таба бер адым атладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр, бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, фашистлар кебек..
Безнең урман, гомумән, бүрегә бик бай иде һәм шуның белән серле дә, куркыныч та иде. Дөрес, бүреләр, урманны «культуралаштыргач», бераз кимеделәр Шулай да күп, бик күп иде Шуңадыр инде, авылда бүре толыплы кешеләр (юл йөрүчеләр, тегүчеләр) байтак иде.
Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визирь юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара туризм бик нык үскән чорда, чит ил аэропортларында, тимер юл вокзалларында бер илнең гиды икенче илнең интурист вәкиле белән бер-берсен шулай тиз табадар уң як җилкәдә күн сумка) Вәли карт сак кеше, ул 1904 елгы рус-япон сугышында катнашкан солдат. Аның сумкасында кайрак, пәке. юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. Билдә балта, бил буылган.
■ Визирь юлы ачуда аеруча зур мәхәббәт белән эшләгән Шәмсетдин һәм Шакир дигән ике карт хәтердә калган. Картлар тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде Эшчән, аз сүзле кешеләр. Икесенең дә билләрендә яссы каеш. Каешка балта кыстырылган. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннәрдән чистарта. ботак яндыра, квартал баганалары ясый - кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап тоталар иде. Кайвакытта алар, кечерәк кенә йөк ясап, утын — коры ботаклар, агач төпләре, сынык-санык төяп кайталар Каршыларына очраган кеше, безнең авылның гадәте буенча, утынны кайда төягәннәре белән кызыксына, әмма бу картларның андый вакытта икесенә бер җөмлә бар иде:
— Урман бай ул..:
Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар Шуңа күрә безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Бу исләр ел вакытына, көн вакытына. һава хәленә карап үзгәреп тора Парфюмериядә һәм кулинариядә очрый торган бөтен исләр тупланган анда Менә «тупы урманы». Монта имән, өрәңге Мондый иснең иң шәп вакыты — көз. Кыштыр-кыштыр коелган өрәңге яфраклары агач төпләренә тигез түшәлә. Җирдә әле җәйдән калган җылы бар Яфрак белән түшәлгән имән, өрәңге тамырларыннан борынга имән мичкә, укроп, тозлы кыяр исе бәрелә. Ара-тирә борынга жир исе килә Имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә
тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра Түбәнрәк төшсәң—чыршылык Кара чыршылар, кәүсәләренең төньяк кабыгын зәңгәр сакаллар үстереп бизәгән. Арткы рәттәге калын-калын ботакларын кинәт кенә җиргә таба борып, үз төпләрен үзләре төреп алганнар, агач төбенә бернинди кар, буран үтә торган түгел. Җәйге эссе көндә чыршы төбендә куе шипр исе, андый затлы шипрны бары тик Ленинград фабрикасы гына эшли ♦ Ә зиреклек! Таллык! Таллыкка килеп кергәч, ин беренче эшең боры ныңны кашу була, аның көньяк агачларына гына хас булган дарчин 5 кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә. биткә дә бәрелә, борын юлларын £ кытыклый Юкәлек! Юк. мондагы ис бүтән бер урманда да була ал- = мый Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешер- 2 гән кабартма исе — бары тик шул ис кенә килә!
Ул «төплек арты»! Анда кунган төннәр, бүредән курыккан атлар. •" анда яккан учаклар, ул учакларның көлләрендә пешерелгән бәрәңге- « ләр, шалканнар .. Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары < һәм төлке уйный торган орлар Күрше малае Шәйхулла, әтисе урыны- а на ат сакларга килеп, «төплек арты»нда куна кала иде Үзе белән ул ° мине дә алып баргалады. Мин, күрәсең, бик кечкенә булганмындыр ф инде, атларның көне буе гел ашап торуларын анлый алмыйча гаҗиз и булдым. Шәйхулла көлде дә көлде ш
— Вәт, дүрәк, ат бит ул, кеше түгел, диде
Аннан ул миңа бер тай тотып биреп, урманнан тайга атландырып х кайтарырга вәгъдә итте Мин кызыгам да. куркам да ()мма Шәйхулла * сузды- мендәрнең (ул тай, колын дип әйтми, ә сокланып, иркәләп «мен- у дәр» дип кенә йөртә иде), диде ул, тоткач тоткач настиящиен тотарга ’ кирәк (безнең авылда чын. яхшы әйберне «настняший» дип йөртәләр), һәм ул көзнең моңлы, вак яңгырлы бер көнендә мине урманга алып чапты. Күзләре ут булган, борын тишекләре киңәйгән иде
— Бүген,— диде, - мендәрнең настияшнс'
Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде Мунчала аркалыктан ялганчы йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине меңгереп тә куйды Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды һәм без авылга таба элдерттек Дөрес, баштарак мин курыккан идем Әмма мендәр шулкадәр җайлы. шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрым узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кылапып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде Фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым Фәңге хәтердә калды Бер генә мотоциклист та. бер генә «Жигули» хуҗасы да ул мендәрдән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр
Кайтканда без элдертеп кенә «маш» яныннан уздык «Маш» — бөек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә «маш» дип йөртәләр Машны салган еллар Мин әле бик кечкенә идем Әмма урман буендагы шул калку урынга «маш салучы руслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты Маш салу ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып, урман буендагы маш салган җирне карата нде, ә анда ут яна
— Менә, улым,—электр уты шул була инде, дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре фәләне булгандыр инде Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәннәре шул маш турында гына булды.
Фәттах Рәүфе, иң очына менеп, әрҗә эченә кереп караган!
— Әптсл Гаптелфәрте, иң очына менеп, күлмәген салып очырткан
49
— Ике баскычына менсәң. Арча уч төбендәге кебек икән. (Main жңде секциядән тора һәм аны жиде баскычлы дип йөртәләр иде)
— Очына менсәң, аяз көнне зәп-зәңгәр булып Балавыз урманы ку ренә икән. Казанны шул урман гына каплап тора ди (Дербышки тирәсендәге урманны картлар Балавыз урманы дип йөртәләр иде)
Маш янына барганчы бер-ике ел үсәргә туры килгәндер әле Матны беренче тапкыр олы малайлар белән җиләктән кайтышлый күрдем
Күк йөзенең бик биек икәнлеген мин шунда тойдым Озын-озын чыршы бүрәнәләрне тимер кучтил белән ялгап жиде бүрәнә биеклеге салынган очлы бер корылма зәңгәр күккә ашкан да, шомлы сызгырып утыра иде. Минем шулвакыт, шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте Бу — әллә ниткән тылсымлы көчкә ия, ихтирамга ия иде Мин. әлбәттә, ике баскычтан ары менә алмадым, өстә кояшлы тыгыз жил уйный иде, бары тик ташбаш Габдрәкыйп кенә, очына ук менеп, күлмәген салып ыргытты. Аның алсу күлмәге, жилдә тирбәлә-тирбәлә. маштан бераз читтә бодай басуы кырындагы күкчәчәкләр өстенә килеп төште. Шуи нан бирле бу маш минем йөрәгемнән китмәде, ул миңа һәрвакыт җанлы. алай гына да түгел, олы җанлы. миһербанлы, тылсымлы бөек бер шәхес булып тоелды, ә адәм баласы һәрвакытта да миһербанлы олы шәхеслергә мохтаҗлык тоя. Маш гомер буе безнең авыл халкына иптәш. юл күрсәтүче булды. Авылга кайсы яктан гына кайтып керсәң дә. иң беренче әнә шул маш күренә, шуны күргәч салкын бураннар, газаплы карлы юллар җиңеләеп китә, ә төннәрен урман буеннан узганда машны караңгы күктән сизәсең - ул мәһабәт шаулап сине каршы ала. озатып куя Аның үз чырае, үз бите бар иде, ул миңа бала вакытта, ничектер, кайгылы-борчулы ананы хәтерләтә иде. кыскасы, безнең авыл өчен кырдагы, басу түрендәге бер ана иде ул
1956 елның җилле коры бер җәйге көнендә маш ауган. Поезддан төшеп, урман эченнән чыгуга машны күрермен дип горизонтка күз ташлаган идем — басу түрләре ятим! Баштарак аңламый тордым Бөтен әйләнә-тирәнең яме беткән, җир белән күкне тоташтыра торган мөлаем, кайгылы чырайлы карт ана үлгән, басу-кырларның рәте беткән иде. Чиркәве җимерелгән, мәчет манарасы ишелеп төшкән авыл да шулай нәрсәсездер кала — хезмәт халкының кул көче белән салынган сәнгать әсәренең югалуы — кызганыч. Безнең авыл табигатен очлап, камилләштереп. биеклек белән тоташтырып торучы маш инде юк
Халык моңа шулкадәр изге итеп караган ки. маш җимерелгәч, андагы коры чыршы бүрәнәләрен ташып, ярты авылны кышлык утын белән тәэмин итеп булыр иде. Әмма авылдан бер генә кеше дә бер генә йомычка алып кайтмады Машның коры, сөяккә әйләнгән бүрәнәләрен, ул машны күрмичә яшәгән үзәндәге күрше авыл халкы утынга ташып бетерде
Бәхеткә каршы, каяндыр, кемнәрдер килеп, нәкъ шундый ук яңа маш салып киттеләр Авыл нибары бер җәй машсыз, ятим яшәде Икенче машка да акрынлап күз ияләнде, әмма теге, беренчесе йөрәккә якынрак иде, анысы «безнекерәк», балачак истәлеге буларак кадерлерәк иде.
Землемер баганалары, урмандагы «тәмәке тарту урыны» кебек эс-кәмияләр. беседкалар ун еллар, егерме еллар буе торалар, халык алар- ны саклап, кадерләп тота. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон кон-струкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар. бераздан карыйсың — шуны теткәләп. ваткалап эштән чыгаралар Ә землемер баганалары, урман баганалары, урман буендагы щитлар күпме еллар буе исән-имин тора Без кечкенә вакытта (ихтимал, бу— авылдан безнең беренче чыгуыбыз булгандыр) басу түренә землемер баганасы карарга махсус бара идек Андагы дулкынланулар! Зур өем
уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра Ул багананын шома итеп уелган жиренә көйдерепме, кара буяу беләкме зур түгәрәк печать басылган Бу печать сине шушы жиргә. шушы басуга беркетеп куйган бу жир синеке, бу багана — синең чик сакчың, ышанычың
Кышкы буран көннәрдә ерак басу чатларында, урман почмакла- ♦ рында бу багана әллә нинди серле булып күренә ул. бер карасаң, g кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре ке- | бек Еракта, кар диңгезендә, саргыл соры булып утырган ул баганадан £ сискәнеп, буранда атлар да пошкыралар иде Бу баганалар безнең як- х ның бизәге, матурлыгы иде Хәер, бу турыда М. Юнысның «Занзи- * бар - зәңгәр болытлар артында» дигән китабына инде язылды буган f
Безнең авылдан чыгып әнә шул машка. әнә шул баганаларга карый- *" карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар урманга килеп чыгасың < Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул — Арча юлы. анысы < кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы — яралыларны, сирәк £ калган исәннәрне авылга кайтарган юл Ә башка юллар — гел урманга »-
Безнең урманның матурлыгын, мәгьнәлелеген, акылын беләсегез ♦ килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. в
Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән ки- ы бәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең “ кайрысын пошилар килеп каезлаган Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыла- х рын өсләренә жыеп, акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак » бар, әмма инде соңгы атналар Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын ' койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу ва- 5 кытта авыл халкы аларны жыеп. ындыр табагы, урам себерү өчен себерке ясый Юеш киртәле печән кибәннәре, жиләк исе. шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре барысы да калгып, кышны көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да. Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Урманчы клейма сугып сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисеп урламаслармы? Әй. сез. печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез! Әй сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар Иңкүлектә уйнаган төлкеләргә әйтегез: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!
Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт — кан саф, күңел саф Кычкырып бер жырлыйсы. шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә:
Кара урманныцлай уртасында
Телке уйный торган орлар бар.
Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан китеп барды инде
Адай да чишмә бар әле. .
Сафый абзыйның йорты урам рәтеннән бөтенләй читтә, су буена таба бүлтәеп чыккан тау битендә Урам тормышы аңа кагылмый Ул бөтен хужалыгы. бала чагасы белән урам тормышыннан читтә Үзе колхозның яшелчә бакчасын саклый Сугышка кадәр һәм сугыш елларында колхоз кишер, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан үстерә һәм көзен хезмәт көненә туларны бүлә иде Яшелчә бүлгән көнне китә пеше
рёнү! Чөгендер пәрәмәче, шалкан пәрәмәче, кишер бөккәне... Хәзер боларның берсен дә утыртмыйлар, үстермиләр. Рентабельле түгел икән Халык хәзер кибеткә көйләнгән Район үзәгеннән кибеткә кәбестә, помидор, кыяр килә. Хатын-кыз, сумкасын тотып, шунда таба чаба Әмма үзе үстермәгән яшелчәдән хатын-кыз файдалана да белми. Хәзер чөгендер пәрәмәче, чөгендер катыгы, кишер бөккәне, кәбестә бөккәне, шалкан пәрәмәче, чөгендер, шалкан суы дигән ризыкларны әзерләүче ләр бөтенләй юк. Болар исәтлекләрдә генә. Бик кызганыч.
Ә Сафый абзый үз балаларының сумка тотып кибеткә йөриячәген уйламады, хәер, моның өчен аның вакыты да юк иде. колхоз бакчасын каравыллап, үзенең тау битендәге хикмәтле кыен бакчасын карап ул яши бирде.
Кызгылт бит, зәңгәр күз. очлы ияк. Сирәк сакал. Өстә — кызыл сатин күлмәк. Бакча—таулы Кир~ләч-киртләч. Авылда бүтән мондый бакча юк. Киртләч саен койма буенда бер умарта — багана умарта Кемнәр уйган? Сафый абзый моны ата-бабадан калган дип аңлата Кеше, мәсәлән, бакчасында бары тик бәрәңге генә үстерә (безнең авылда әле дә шулай: ашъяулык кадәр җирдә дә бәрәңге үстерергә тырышалар). Әмма Сафый абзый бакчасында эшләр башкача: су буенда, койма баганасы хезмәтен үтәп, бер рәт зирек үсә. Шунда ук бер төп биек кара чыршы. Шунда ук колмак, таллар. Бөтнек үләне — бары тик Сафый бакчасында гына. Каерылып, дуамалланып үскән, өй урыны кадәр балан куаклыгы Тагын әллә ниләр. Боларның кирәклеген, рәтен бары тик Сафый абзый үзе генә белә, авыл халкы исә аңа сәер кеше лип карап яши бирә. Сафый картның абзарына, утынлыгына кергән кеше юк. Аның бакчасына кеше аяк атламый. Чөнки үзләре өчен оялалар Бөтен кешедә бәрәңге бакчасы Ә монда? Ходай белсен, кыргый оҗмах? Башка кеше дә кыш чыга. Сафый абзый да. Хатыны Мөфлиха түти биш чакрымдагы күрше авылдан. Бөтен шөгыле — әлеге, күрше авылдагы туганы янына барып хәл белү Язмы, көзме, буранмы, яңгырмы— бу ике туган һәр атнага бер тапкыр бер-берсенең хәлен белешәләр (димәк, атнага ике тапкыр күрешәләр). Кызыгы шунда: буранда алга таба егылып, җәфаланып чана тартып барган бер кешене очратсаң, бу, һичшиксез, я Сафый абзый хатыны Мөфлиха. я — аның туганы * Ерактан газап белән (әйтик, язгы юл өзеклегендә) «уфалла» арбасы тартып килгән, бөкрәйгән берәүне күрсәң, бу — шулар, я тегесе, я монысы. Шунысы кызык: бу арба яки чанада, һичшиксез, ел вакытына карап, мәгълүм бер «прейскурант» була. Әйтик. Мөфлиха түти үзенең сеңлесенә барганда, чанасына ике чиләк бәрәңге (тунга төреп), сарык бәтиләре өчен өч данә юкә миллеге. әле генә бозаулаган сыерга үз бакчаларыннан җәен чапкан бер учма печән, ашъяулыкка төргән бер бадьян балан, тагын бер уч мәтрүшкә салган була Атна ахырында син шул ук юлдан Сафыйларга хәл белергә килүче бер түтине очратасың. Бөкрәеп арба тарткан. Ул — Мөфлиха түтинең туганы Арбасына ул ике чиләк чамасы баз бәрәңгесе, өч-дүрт юкә миллеге, бер-ике бәйләм мәтрүшкә. чүлмәк белән угыз сөте, бүген пешергән ипи һәм бер пүлән юкә утыны салган (чыра телергә бик әйбәт, яки коймак пешергәндә мичне ялкынландырып алырга).
Гомумән, бу ике тугай ел буе. теләсә нинди һава шартларында, рәхәт газап күрәләр иде. бу дөньяда үзең эзләп алган газаптан да рәхәт тагын нәрсә бар?
Сафый абзый исә боларга берни әйтмәде, киресенчә, ике кыз туган очрашкач ул шатланып китә, келәтенең аннан башка беркем дә белмә- < гән урыннарыннан кәрәзле бал алып керә, боларны чәйгә утырта да, үзе тау башына — чишмәле тауга чыгып чирәмгә утыра иде. Ә чишмә гөрли, чурлый Язын бу тау башына малай-шалай җыела, аннан соңрак. инде язгы ташулар көчәйгән чорда, монда егетләр җыела, язгы .
кояшка шатланган кызлар, кәс-кәс басып, бу чишмәгә суга төшәләр, егетләр тау башыннан, Сафый абзыйның кояш җылыткан коймасына арка терәп, алар белән сүз уйнаталар иде.
Ж,әй көне. Ж,әй көне Сафый абзый шунда. Чишмәне ул карап тора, өстен яба, тамагын чүп-чардан чистарта, әйләнә тирәсендәге чүп үләнне йолка, үзенең хикмәтле, кирәмәтле бакчасына кереп югалганчы чишмә- ♦ не бер әйләнә Аннан өндезге сәгать уникгләрдә. чишмә янында ха- л> тын-кьи кайнаша ура1 чы хатыннар, яулык, арын артка ч -п, бит юа ~ лар, көлтә бавы чылаталар, өстикәгә су тутыралар Уракчылар кайтып £ китүгә, даңгыр-доңгыр килеп кулазак арбага мичкә салг.>н өлкән аг х караучы Әхмәдулла абзый төшә, башта чишмәдән агып чыккан ерга- 2 накка алып килеп, йөгән сабагын ычкындырып, аркалыгын бушатып. | сызгыра-сызгыра ат сугара Аннан озын агач саплы кара тимер чиләк н белән мичкәгә чишмә суы тутыра башлый. Сафый абзый шунда бик бә- < хетле була, керт-ксрт атлап таудан чишмә өстенә үк төшә дә. бәрхет < чирәмгә җайлап утырып кәеф-сафа кора. Ул караган чишмәнең суын 5 бүген колхозның җитмешләгән аты рәхәтләнеп эчәчәк Сафый абзый ° шатлыктан кызгылт-сары тар сакалын сыпыра, аның вак зәңгәр күзлә- ф ренә очкын йөгерә һәм ул, бәхете ташыган кыяфәттә, болай ди
— Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәдулла?
Шул көе ул елмаеп кала.
Әхмәдулла абзый исә, зур гәүдәсен җайга кыймылдатып, агач сап- 2 лы чиләк белән мичкәгә су тутырып маташа Ул, гомумән, сөйләшергә « яратмый, эш кенә эшли. Әмма Сафый абзый караган бу чишмәнең ке- '■ ше тормышындагы әһәмиятен ул да югары бәяли һәм. сүзгә гадәттән * тыш юмартланып, Сафый абзыйның әлеге лирик чакыруына ул да җавап бирә
— А-а...
Бу инде туган телгә тәрҗемә иткәндә менә нәрсә дигән сүз әйе. ы-ы, Сафый туган, синең бу чишмәң безнең барыбыз өчен дә кирәк, син дөрес әйтәсең, сиңа рәхмәт
Чишмә тирәсендәге без исемен белмәгән куе яшел үсемлекләрнең сап-сары чәчәкләренә бал корты куна, чишмә өстендә бүре көянтәсе очып йөри, әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна. Әхмәдулла абзыйның аты бу төклетураны кигәвен дип белеп тартылып куя — камыт бавы, бөят күне шыгырдап ала Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчеп утыра, Әхмәдулла абзый да. бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калгансыман, һаман әле чишмә инешенә үрелеп ят кан атын ачулана: аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үре-леп, авызлыклары белән зыңгырдап, төкле кара иреннәре белән чиләк бавын кыймылдатып ята икән. Ә теге кыз ачуланмый гына түгел, шатлана ук: халыкның ышануы буенча, ат ирене тигән чиләктән су эчү иң изге эш. Ат эчкән чиләкне, шуңа күрә, чайкап та тормыйлар Ат эчкән чиләктән эчсәң, йокың ачыла Булачак киленгә исә болар барысы да кирәк..
Әхмәдулла абзый аркалыкны күтәрә, йөгән сабагын тарттыра һәм дилбегәне кулына ала Аннан, мичкә өстенә менеп артын төрткәч, атка дәшә:
— А-а...
Ат моны аңлый әйдә киттек, кичен сусап эштән кайтачак синең туганнарыңа, иптәшләреңә бу суны алып кайтып кую синең белән минем өскә төшкән изге бурыч, дигән сүз инде ул Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайкала, арба ераклаша. Әмма Сафый абзый бәхетле
Иртәгә шушы вакытта Әхмәдулла абзый тагын шулай су алырга төшәчәк, Сафый абзый тагын шулай чирәм өстендә иркенләп, хозурланып утырачак, һәм Әхмәдулла абзый ике өч чиләк су алуга, Сафый абзый тирән сулап әйтәчәк
— Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәдулла?
Әхмәдулла абзый тагын, күп сөйләшенә инде дигән бер кичереш белән, әмма Сафый абзыйны яратып, аңа җавап бирәчәк:
— А-а...
Ә бераздан, кичкә таба, чишмә буена вак-төяк кыз бала җыелачак, анда инде яңа бәрәңге юу (аны пычак белән арчыл булмый, чиләк белән чишмә тамагына куялар да, чурлап аккан суда дөбердәтеп көянтә башын тыгып болгаталар, яңа бәрәңге арчыла да бетә), бүген суйган тавыкны юу, ит юу кебек эшләр башлана Сафый абзый акрын шыгырдап, билләрен тотып урыныннан күтәрелә. Чишмәгә тагын бер тапкыр карап ала да, үзе өчен генә әйтә:
— Алай да, чишмә бар әле...
Бу чишмә әле дә шулай чурлап ага. безнең авылдан читкә киткән кешеләр авылга кайткач, әле дә булса, беренче чиратта, шул чишмәгә төшеп битләрен, кулларын юалар, рәхәтләнеп суын эчәләр.
«Елларга иминлек бирсен»
Минем кечкенә вакытта тыңлаган догаларымның берсе һәм иң еш ишетелгәне шул иде Без кечкенә вакытта ук еллар бик әллә ни тыныч түгел иде. Моңа без ятлап үскән җырлар шаһит. Кайдадыр, Кытайда, канлы сугышлар бара иде һәм без җаныбыз-тәнебез белән Кытай хезмәт ияләре ягында, аларнын азатлыгы ягында идек Кайдадыр, Испания җирләрендә, азатлык өчен изге сугыш бара, ә без җыр беләбез, безнең симпатияләр азатлык өчен көрәшүчеләр ягында. Ул вакыйгаларга күптән түгел булып үткән гражданнар сугышы җырлары килеп тоташа, ә ул вакытта җырлар татарчага тәрҗемә ителә иде.
Тынычлык, иминлек шулай бик кадерле, ул безнең халыкның рухына сеңгән иде. Әнә шуңа күрә карчыклар, кеше өенә килеп кереп түргә узгач, сәкегә әдәп белән янтаеп кына утырып, болай сүз башлыйлар иде:
— Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?
Безнең авылда «исәнмесез» дип түгел, әнә шулай мәгънәле, озыч итеп сәламләшәләр иде. Ирләр исә урамда очрашканда, йортка кергән дә бик гади сүзләр белән болай исәнләшәләр
— Ни хәлләрдә тагын? («Тагын»ның бу урындагы ролен мин әле дә аңлый алганым юк) Яки болай
— Ни хәлләрдә ятасыз тагын?
Мондый исәнләшүдә ниндидер кайгыртучанлык, әдәп, әхлак нормалары чагыла, тынычлык, иминлек теләү сизелә иде. Исәнләшүнең бу формасы белән бер рус кызы (укытучы) кызыксынган иде. Аларга кергән һәр кеше йорт хуҗалары белән шулай исәнләшә икән. Ул моны, күп ишетә торгач, язып алган һәм миннән тәрҗемә итүне сорады. Әмма тәрҗемә итеп күрсәткәч, ул шаккатты «В каких обстоятельствах вы лежите?», һәр халыкның үзенә генә хас сүз бизәкләре, сүз-әхлак чуклары була, аларны тәрҗемә итеп маташырга кирәкми дә
Олылар сөйләшеп утырганда да ара-тирә гел әдәп-әхлак кагыйдәләре, иминлек теләкләре белдерелә иде.
— Елларга иминлек бирсен
— Бәндәләрне ач итмәсен.
— Балаларга тәүфикъ бирсен,— кебек изге теләкләр белән сәгатьләр буе самовар янында сөйләшеп утыралар.
Авылның педагогикасы да күпмедер дәрәҗәдә эшләнгән Гомуми педагогикадан тыш, һәр гаиләнең үзенчәлекле, үзенә генә хас үрнәге,
башкаларга тәэсир итү көче бар Закир абзый, мәсәлән, гомере буе өендә, ишегалдында, урамда чисталык өчен көрәште Көздән себерке әзерләп кую анык ин яратып эшләгән эшләреннән берсе иде Закир абзый себеркесен тотып урамга әллә ничә чыга, ишегалдында бер салам яки бер бөртек пычкы чүбе күрсә тынычлыгын югалта, йорттагы халыкны сүгә, кыскасы көне буе себерке, сәнәк белән мәш килә — ♦ аларнын капка төбе, алар турысындагы урам тары бөртеге төшсә шу- « ны табарлык дәрәҗәдә чиста була Төгәллек, чисталыкка мондый та- 2 ләпне мин флотта гына күрдем Учебный отрядта вакытта ук безне | шулай өйрәттеләр плацта бер шырпы табылса, часть командиры безне х тезеп куеп болай ди иде
— Ишегалды дуңгыз абзарына әйләнгән, анда шырпы ята. Ә бү- Н ген сугыш башланса? Ә? ®
Сугышка кадәр авылда аракы эчкән кеше барын мин белмим. Ар- < миягә егетләр китәсе көннәрдә Бимәр русларыннан бал сатып алып. 5 ачы бал ясаганнары хәтердә, Күрше авылда бик саран, эшлекле, таза g тормышлы бер кеше бар иде Бары тик аның, турында 1ыпа сөйлиләр 2 иде Арча базарында такта саткач, бер чикушка ала да (250 гр). квар- . тирга кереп, шунын яртысын чәй чынаягына салып ак күмәч белән манчып ашый икән Калганын авылга алып кайта Бшкача аракы белән “ чуалган кеше күренмәде Ни хикмәттер, авыл халкының барысында да - кушамат бар иде бүре, чыпчык, карга, мәче. поши. кәҗә. сарык, үрдәк. танык, чеби. әтәч. тәкә. тана, үгез һ 6 Әйтергә кирәк, бу кушаматлар п борын заманнан ук килгән һәм нәсел буенча күчеп тапшырыла баралар * Әмма болар шул дәрәҗәдә кешенең характерларына, рәвеш.нә. холык- a фигыленә туры килерлек игеп ябыштырылганнар ки читтән килгән укытучылар класста тәртип бозган, начар укыган балаларга интуитив рәвештә нәсел кушаматын әйтеп ачуланалар иде
Фәләнев. нәрсә син кәҗә шикелле сикереп йөрисең?
«Фәләнен» хурлыгыннан елап җибәрә
Кушамат әйтергә ин хакың бар синең? - дип укытучыга бәйләнеп тә ала Ә тегесе берни дә белми әле
Фәләнева, нәрсә сарык шикелле аңгыраеп калдың? дип укытучы такта янындагы кызны ачулана
«Фәләнева» такта яныннан туп туры өенә йөгерә. Дәрес беткәнче тегенең әтисе килеп җитә
Праҗванҗә (прозвание) белән баланы хурларга пи хакын бар синең? дип дулый.
1939 елда мәктәпкә Әсәдуллин дигән бер егет килде һәм. авылда кушаматның бик киң таралганына шаккатып, мәктәптә кушаматка каршы көрәш ачты
Кушамат әйткән баланың авызына сугарга рөхсәт йтәм диче Ике-өч көн буе класс идәнендә кап тамчылары күреш иләде. Аннан тыелды Дөрес эшләгәнме ул укытучы, ялгышмы анысын педагогик:! фәне белгечләре әйтер Әнә алты малай үстерә торган такта яручы «). кый (Әсхәдулла) абзыйның үзеңә аерым бер педагогикасы бар Малай алты Яшь аралары берәр дә. икешәр ген.» Еллар авыр чаК, Йорт салып азапланган вакыт Кием салым җитми, кибеткә мануфактура (кием-салым, ситсыны авылда шулай дип йөртәләр иде) бик ейрәк кайта Ул арада фин сугышы бап .танды кысынкы көннәр Ә ма тай лар шук Дөрес, эшлиләр көне буе Чабата ясыйлар Әмма чабата ясап бу дөньяда беркемнең дә алга киткәне юк әле Кич була Әсхәдулла абзый кичен чыгып китә, фәләнне фәләнне күрәсе бар. иртәге көн өчен тегесен бусын җайлыйсы, сөйләшәсе бар Әсхәдулла абзыйның хатыны, өй ал ты Hilieien ачын, төз лапастан зур сур өч кпчак арыш саламы алып керә дә ласылдатып идәнгә җәя Монысы булды
постель Безнеңчә — урын-җир. Төрткәләп, суккалап алты малайны шунда яткыра. Әмма малайлар бит әле ул! Салам бит әле ул! Шунда бер аунап алмыйча түзеп кара әле син! һәм мәхшәр көне башлана Бу мәхшәр тамашасы бер вакыт шул дәрәҗәдә кыза ки, кайда малай, кайда салам икәнен аерып алмаслык була. Нәкъ шул вакытта ишекне «дыкъ» итеп ачып ата кайтып керә. Бичара малайлар уен белән кызып моны әле белмиләр, сизмиләр. Әсхәдулла абзый да ашыкмый, бүреген ишек өстендәге чөйгә элә, чикмәнен салып мич кырына куя, борын суын бушатып ала. һәм бер сүз әйтмичә матчага үрелә. Матча астында исә ике-өч- көн саен алыштырылып, яңартылын торучы җиде-сигез тал чыбыгы. Ата кеше шуның озынрагын сайлап ала Чажылдатып салам өстенә берне селти, һәм шул тавыш белән шок алган малайлар, электрон-исәпләү машинасындагы төгәллек белән, салам арасыннан бер-бер артлы сыртлары, аяклары, йомшак җирләре белән сикереп чыгып кына торалар Беренче кисәтү чажылдавын исәпләмәгәндә, тал чыбыгы нәкъ алты тапкыр сызгырып ала Ник бер генә ыңгырашу, ник бер генә елау! «Педагог» тарафыннан ник бер генә сүз!
Малайлар эшлекле тәртипле булып үстеләр, олысы гына сугышка китеп, 18 яшендә һәлак булды
Халык арифметикасы — монысы гаҗәп күп төрле формада һәм катлаулы иде. Бер генә мисал тун, толып, тире чалбар тегүче Хәсән абзый капка төбендәге бүрәнәдә утыра. Ирләр җыелган Яшьләр дә бар. Хәсән абзый арифметикадан проблемалы мәсьәлә бирә:
— Алтмыш капка, һәр капкада алтмыш боҗра, һәр боҗрада алтмыш ат. Ул ничә була?
Кеше — очына чыга алмый гаҗиз Алтмыш уапкыр алтмышың. Алтмыш боҗра атың Алтмыш кырыкмыш капкаң — дип буталып бетәләр. Хәсән абзый исә бармак, бармак буыннарын әллә нишләтеп кено чукыштырып ала да, әйтә
— Икс йөз уналты мең.— ди.
Бу картлар, баксаң, алгебраның бер бүлеген өйрәнеп, санның кубын табып утырганнар икән.
Бервакыт миңа турист булып Урта Диңгез илләрендә йөрергә туры килде. Туристларның бик күбесенең чит илгә беренче чыгуы иде Одессадан кузгалып китүгә, палубада сөйләшеп барган хатыннарның сүзләрен хәтерлим:
— Чит илләрдә ашаганда шау итеп сөйләшү модада икән...
— Юк. юк. алай гына түгел. Иң модалысы — ашаганда кычкырып көлү. Анда анекдоттан кычкырып көлмәү культурасызлык санала икән.
Мин монысын әйткән хатынга күз салдым: юан гәүдәле, саллы бер хатын. Салон-рестөранда ул көлгәндә теплоход суга сеңеп киткән сыман була иде. Чит ил рестораннарында да берничә көн шулай көлеп карады Бераздан аңлады мондый көлүче бер ул гына икән.
Шунда мин үзебезнең авылның тегүче Хәсән абзыйны хәтерләдем алар гаиләсендә ашау вакытында сөйләшү тыелган иде. «Хәсәннәр сөйләшмичә ашыйлар икән» дип. телгә алып әйтүчеләр була иде. Берничә еллардан соң мин Сеченов, Павловларның хезмәтләре белән таныштым, медицинага караган кызыклы китаплар укыдым. Ризык әйбәт эшкәртелсен өчен, озак чәйнәп, сөйләшмичә ашарга кирәк, диләр барысы да Аннан шундый ук таләпне хәрби хезмәттә дә күрдем. Учебный отрядта рота-рота булып ашап утырганда, старшина әледән-әле:
— Разговорчики! — дип искәрткәләп тора иде.
Намуслылык, алдашмаучылык кебек сыйфатларны да халык үзе тәрбияли Бу сыйфатлар уенда (хәрәмләийиә), сабан туенда (аяк чалма), бүрәнә күтәргәндә (авырлыкны тигез күтәрергә) һ. б бик күп
урыннарда тәрбияләнә. 1938 елгы сабантуйда, йөгерештән килүче малайлар мәйданга килеп җитәр алдыннан гына, йөгерештә катнашмаган бер ят малай кушыла да, уртага беренче булып керә. Моны сизмәгән картлар бу малайга бүләкне биреп тә өлгерәләр. Әмма бүләк алдакчы малайга кыйммәткә төшә: аны йөгерешче малайлар ил-умач итеп кайтарып жибәрделәр. Шуннан соң ул үз гомерендә бер тапкыр да кеше ♦ алдамагандыр. га
Икенче бер вакыйга хәтердә- кемгәдер килеп кунак булган яшь бер = ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, £ ирләр ат дилбегәсе алып чыгып аның аягын-кулын бәйләделәр дә. урам = уртасындагы чирәмгә салдылар Теге сүгенгән саен башына бер чиләк * чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү—авыл- © да бик хурлыклы эш исәпләнә иде
Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ри- < зык кабар икән ул, — дип карчыклар сөйләнә иде. *
Халык рухын бер дә рәнҗетергә ярамый: Бәдрислам исемле ташбаш g бер малай бар иде. Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына жыеп керә *- дә. кәрнизләрдән, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тән- ф ле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә Шуларны в зур таш өстенә куя да, икенче зур ташны алып өсләренә бәрә Без кур- ы кышып торып йөгерәбез, ә Бәдрислам шат. Аның ул гадәтен белгән - карт-коры гел әйтә иде: х
— Кош каргышы төшәр әлс Үзе дә шулай булыр әле. у
Бәдрислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир ас- ? тында калып басылып үлде Бу идеализм түгел, әхлак нормаларының бер чиге бар шул чикнең теге ягына - начарлык ягына адым атлаган кеше тормышта аның җәзасын таба Ни өчен идеализм түгел? Шуның өчен ки. дини идеология бу дөньяда начарлык эшләсәң, җәзасын теге дөньяда күрерсең, дип өйрәтә Ә монда киресенчә
Кешеләрдә коллективчылык рухы шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш Коллективчылыкның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түти мисалында күрергә була иде Моның ни беренчесе шунда шәһәрдә катык-сөт җитми дип. Камәр түти җәй буе өендә Казандагы. Арчадагы таныш-белешләренен кыска итәкле, яки кыска чалбарлы, озын ботлы җндс-сигез баласын асрый иде.
— Әйдә, ашасыннар, катык-сөткә бер кинәндереп җибәрермен,—дип Казан-Арча тирәсенә барган саен ике өч бала ияртеп кайта иде. Икенчесе - Камәр түтинең мунчасы. Зур, кара мунча Зур ләүкә, озын эскәмия Зур казан, кисмәкләрдә су
— Әйдә, бар. кайнар суы да, салкыны да җитәрлек, баш жуарга әче катыгы бар, м иллеге ләгәндә булыр Муйчаласы (мунчала) тәрәзә төбендә, сабыны эләүкәдә Әйдә, бар, муйча кереп чыккач чәй тәмле була
Камәр түти шулай ди-ди кичке якта бөтен күрше-тирәне йөреп чыга
— Әйдә. бар. анда бер кеше дә юк. кышның көне муйча тиз суына ул. дип әйткәләп йөри
Беркем дә юк дип мунчага килгән хатын кыз аптырап кала Камәр түти ярты урам хатынын чакырган Безнең авылда тәртип шундый мунчадан чыгышлый хуҗаның ишеген кагасың, хуҗа чыккач, рәхмәт әйтәсең
Рәхмәт. Камәр түти, мунчаң бик эссе булды, рәхмәт, аягыи кулың сызлаусыз булсын
Камәр түти гомере буе хатын-кыздан ;нуны ишетеп яшәде. Кара мунча, гади әдәп нормалары, гап-гади мөнәсәбәт, әмма шул мунча бе лән Камәр түти бөтен бер төбәкне беркетеп тора иде Хәзер кеше саен
ак мунча, бер берсенә кермиләр, мунчага әйтмиләр, һәркемнең үзендә бар Яхшымы бу’Әлбәтт.» яхшы Нәрсәнедер югалтмадымы күршеләр? Белмим.
Монысы кара мунча булды Әмма авылда бер ак мунча да бар иде; Кырыгынчы елны ак мунчаны тегүче Хөснетдин абзый саЛып куйды Тегүче Хөснетдин абзый һәм аның. «йосыф-Зөләйха» кыйссасына гашыйк хатыны Гыйльмениса ак мунчаны менә болай ягалар иде Дөресрәге, бүгенге культуралы, укымышлы иптәшләр ничек якса — болар да шулай
Мунча томаланган Киләсе кеше инде билгеле, сәгате, минуты әйтелгән. Киләсең, керәсең Мунча өйалды. Сәке, идән сал-сары. нарат бүрәнәсе исе. Сәкедә акбүз җәймә. Стенада — мәтрүшкә, имән яфрагы, кура яфрагы, кура яфрагы катыш бәйләнгән каен миллекләре Шүрлек тә. чөйдә — мунча чабыну өчен кирәк булачак реквизит сукно баш киеме —баш пешмәсенгә. аска киез, кулга бияләй — чабынганда кул пешмәсенгә. Авылның әйбәт гадәте—-ярты сәгатьләр чамасы узгач, мунча хуҗасы килеп ишекне шакый һәм хәл белә: ис тимәгәнме, исән- саумы. салкын су китерәсе түгелме, бар әйберне дә таптыгызмы, фәлән-төгән Ярты сәгатьтән тагын Ә Гыйльмениса апада боларга өстәмәсе бар: мунчага чакырылган кеше—кунакка чакырылган дип исәпләнә. Берәр сәгать узгач. Гыйльмениса апа мунча өйалдысыннан дәшә
— Менә өйалдына чыгып хәл алып керегез.— дип китеп бара.
Чыксаң — гөжләп утырган самавыр Карасаң - аш тарелкасына түбәләмә итеп өелгән кайнар коймак. Шикәр, варенье Пешкән чәйнең хуш исе.
Гыйльмениса апаның мунчасыннан, шуңа күрә, өч-дүрт сәгатьсез чыкмыйлар иде. Мунчадан чыккач, сыйлау башлана. Авылда бары тик Гыйльмениса апа гына әзерли торган чөгендер катыгы. Үзе кызыл, үзе— катык Яки яшел суган тураган катык. Уҗым катыгы аеруча тәмле. Монысы көз көне, җир туңдыргач, сыер көтүе уҗым басуында йөргәндә була Язын, сыер бозаулаган көннәрдә. Гыйльмениса аланын өстәлендә мунча чыгышыңа — өчаякта кыздырылган угыз сөте. Күмәч кебек күпереп пешкән, өсте кызыл элпәле. Кисеп ашый торган сөт!
Шундый күңел бөтенлеге белән яшәүчеләр авылда байтак иде. Ара- 1ан берсе—«бүре Әскый» Моны түбән очтагы алты малайлы Әскый белән бутамас өчен һәр очракта да «бүре Әскый» дип йөртәләр. Өн эчләре белән колхозда, урманда эшләп йөргән бу гаилә авылда, тыныч-' лык, сабырлык, киң күңеллелек белән аерылып тора иде. Бу — бик үзенчәлекле гаилә. Сөйлиләр иде болариың күршеләрендәге Дәүләтша карт колхозга ике-өч ел соңрак кергән Әскый — беренче елында ук. Колхоз уңышны мул биргән, буралар, капчыклар тулган Дәүләтша абзыйның атып тышаула.мый-нитмн урамга чыгарып җибәрә торган гадәте бар икән. Аннан, кирәк булгач, эзли, йөгән тотып ат чакырып йөри:
— Баһ, баһ, баһ.
Ат җавап бирми, күренми, йөри торгач. Дәүләтша читән аркылы гы на кычкыра:
— Әсхадулла! Безнең ат .сезнең келәттә түгелме?
Кереп карасалар келәттә Он бурасына башын тыккан да. рәхәтләнә. Күз төпләренә кадәр ап-ак булган
— һай. рәхмәт төшкере. бар. әйдә. бар. нишләп келәт пычратып йөрисең,— дип бүре Әскый атны куып чыгара. Әскыйнең келәт бикләмәгәнен сизеп алган ат анда еш кунак була
Дөньяда иң тыныч урын кайда? Бүре Әскый сәкесендә. Бигрәк тә көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда. Аларга егетләр дә. малайлар да килә. Чөнки егетләре дә малайлары да бар Керәсең, түргә узасың Әскый үзе чабата ясый. Сәке тулы юкә. ясалганы, ясалмаганы.
Өйдә тынлык Сәкегә утырасың Бераздан кырын ятып терсәккә таянасың. Бераздан 'л терәүне аласың, һәм искиткеч татлы йокыга таласын Безьсц анылда «ял ител ал» яки «йоклап ал» дип сөйләшмиләр, бездә — «таянып ал». Таянып алу. димәк, бераз йоклап алу Әскыйлар сәкесенә артын төрткән кеше «таянып алмыйча» калмый иде. Бу сәкедә бөтен бер буын егетләре яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда «тая- ♦ нып» яшәделәр, аннан 41 елда сугышка киттеләр Тагын шунысы бар « иде җәйге төнне егетләрнең кайберсе, үз өенә кайтып тормыйча, Әскый- =? некеләр белән бергә алар печәнлегенә менеп йоклый. Чөнки йокының нн тәмлесе бары тик Әскыйләрдә генә.. i
Дөньяда иң тыныч кеше кем? Бүре Әскый Аның рәвешен күргәч үк 2 нервлар туарылып, бушап китә Ашыкмыйча гына йөри, ашыккан кеше- | не сундерә белә Үзе берәүдән дә ким эшләми *“
Сугыш вакыты Бригадир Шәвәли карт тыз-быз йөренә, эшкә кеше < житми, көннәр болытлы, кырдагы көлтәләрне яңгырга киткәнче әвес- 5 леккә ташырга кирәк Шәвәли йорт саен керә, выжылдап чыгып йөгерә: 5
Тизрәк булыгыз тизрәк,— дип ашыктыра. — бу вакытта нинди 2 өйдә яту ди. ф
Шулай йөгереп Әскыйләргә килеп керә.
— Син, кордаш, давай, давай! Явымга киткәнче көлтәләрне кертеп “ бетерик! Бу ниткән эш чәй эчеп утыру бу вакытта! s
Башка кешеләр капкада Шәвәли күренүгә, эш коралын алып чыгып 5 йөгерәләр. Әмма Әскый — таш стена Шәвәлинең бөтен инерциясе шу- Ф тында килеп бәрелүгә сүнә, бетә. *
Кайгырма, Шәвәли, кайгырма! Әле киндер киптерерлек көннәр < булыр! Әле, әле.
Шәвәли буылып, сүгенеп чыгып китә
Әскыйнең малайлары да үзенә охшаган иде Олы малае Нургаян сугыштан яраланып кайткач, амбарда кладовщик булып эшли башлады Аңарчы эшләгән кладовщиктан халык бер дә риза булмады Анысы авырлыкны тигезләр өчен үлчәүдәге бәрәңгене алып пәке белән ярып бирә иде. Бәрәңгене алай итеп дөньяда шул гына үлчәгәндер! Бу төгәллек колхозчының күңелен рәнжетә иде Нургаян кабул иткәндә, шулай да, тегенең житмәүчслек чыкты алтмыш кнло он. ике центнер бәрәңге Гомумн җыелышка куйдылар амбар, подвал ишекләре жнде- СИГез йозак белән бикләнә иде, без тимәдек, түләсен дип тавыш чыгардылар һәм түләттеләр
Нургаян исә амбарны төнгә генә бикли торган булды. Тамагың ачса — амбарга бар Бер-ике уч борчак алып чыгасың икән, Нургаян аны күрми дә, әйбер дә әйтми Малай шалай рәхәтләнде, тук булды. Берике ел эшләгәч, Нургаян авырып китте һәм амбарны икенче кешегә тапшырдылар Ревизия вакытында Нургаянның да өстеннән чыкты тугыз центнер ашлык житми иде Нургаянны төрмәгә утырталар икән дип сөйләделәр Гомуми җыелыш җыйдылар. Нишлибез дип, халыкка мөрәҗәгать иттеләр
— Эсписәйт! Эсписәйт! дип ду кубып кычкырды халык.— Эспи- сәйт итик!
— Егетне батырмыйк! дип колхозчылар аны йолып калдылар.
Әскый карт үзе ахырдан сөйләп йөрде
Безнен малайның әнә илле дүрт пот ашлыкка кәгазе туры килмәде (Ул һич тә өстеннән чыкты, җитмәүчелек булды дип аңларга теләмәде ) Хөкүмәт эшендә андый гына була инде ул. Була ул. була ул...
Әскыйнекеләр гомер буе бер кеше белән конфликтка кермәде, егетләре беркем белән сугышмады Боларның рәвешен күрүгә үк чыккан ачуың басыла, кан тынычланып китә иде
«Елларга иминлек бирсен» дигән сүзләрне ишетүгә Әскый картның бөтен гаиләсе минем күз алдыма кнлә
Мин бу китабымның әлеге бүлеген язып бетергән көннәрдә авылга кайттым Җәй иде, тук арыш башагы, бәрәңге чәчәге, урманнан алып кайтып капка төпләренә кибәргә тараткан кырлык үләне исе килеп торган җәй иде. Кайттым, күңел нечкәрде Күршедә өлкәннәрдән туксан сигезенче яшь белән бара торган бүре Әскый генә калган Кайтуыма әйттеләр: кичә төштән соң, Әсхәдулла абзый кинәт авырый башлаган Үлем авыруы эләккән, ашаудан калган, имеш. Үз гомерендә беркайчан да ашыкмаган, бернәрсәдән дә өрекмәгән, каушамаган Әсхәдулла абзый үлемне дә тыныч каршы алыр, алыр...
Мин шәһәрдән алып кайткан кып-кызыл ике зур помидор тоттым да, авыру янына киттем.
Менә без уйнап йөргән «Әскыйләр ындыры», менә инде бераз үзгәртелгән ишегалды, менә яңа йорт. Теге без «таянып торган» сәкеләр, әлбәттә, инде юк. Ишегалдында ак мунча, мотоцикл, комбайн резинасы, электр кайрагы.. Яңа заман, яңа рух. Ишегалдында җитү чәчле ике егет — Әсхәдулла абзыйның иртә үлгән улы малайлары — мотоцикл белән мәш килеп яталар. Кердем, исәнләштем.
— Бабаегыз авырып киткән икән, хәле ничек? — дидем.
— Әнә бит,— диде егетләрнең берсе, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә.— Әнә бит, мунча нигезендә утыра.
Мин имәнеп киттем. Чыннан да, мунча нигезендә тезләрен туп-туры кушырып, күптәнге, әллә кайчангы Әсхәдулла абзый утыра иде Мин аның янына килдем, исәнләштем. Ләкин ул кеше танудан узган иде. Җитү чәчле егетләр сөйләделәр: кичә, авыру эләккәч тә. бабай каушап калган, ары-бире йөренгәләгән, әллә ничә тапкыр егылган. Әсхәдулла абзыйның колак төбе, ияге, бер як бит чыгынтысы кызгылт-зәңгәр булып канга каткан иде. Ул гел егылган. Аның күзләре пыялаланып киткән, ул берөзлексез метмелдәтеп нәрсәдер ашый иде, бераздан мин аның нәрсә икәнен белдем — жилет кесәсеннән алып кәгазен сүтеп шоколад конфет ашый икән, җәйге эссе һавада йомшап җебегән бу конфет картның кулларын, авызларын буяп бетергән. Танымаса да. мин биргән күчтәнәчләрне алды һәм помидорның берсен конфетлы авызы- I на якын китереп сытып суыра да башлады
— Ә, ә-ә Әле кем була соң бу? Кайсы авылдан’ Ни атлы? —дип. алмашынган күзләрен миңа текәде.— Кая барыш? Рәхмәт, күчтәнәчең өчен, рәхмәт.
Җитү чәчле егетләр, бабалары янына килеп, минем кем икәнлегемне аңлатырга керештеләр. Карт таныгансыман булды, әмма күзләре тагын алмашынды.
Ул помидорлы, конфетлы кулларын колагына күтәреп, кинәт кенә азан әйтә башлады:
— Аллаһе әкбәр. аллаһе әкбәр. аллаһе әкбәр!
Ля илаһе илляла-һ! Ля илаһе илляла-һ!
Әшһәде ән-ля Мехәммәде рәсулулла-а-һ!
Сөбхәнәзил вәл-кнл вәл мәләкю-ү-ү-т!
Моны карап торуы бик авыр иде, мин читкә борылдым. Җитү чәчле егетләргә болай дидем:
— Абыйларыгыз, апаларыгызга бүген үк телеграмма бирегез. Көне- | гез — санаулы.
Егетләр дә, әниләре — килен дә — бераз каушап калганнар иде. Гомер буе тыныч яшәгән, кешене борчымау гына түгел, борчылган кеше-
л әрне дә тынычландыра ала торган «бүре Әскыйәне мондый хәлдә калыр дип кем көткән? Мин авыр күңел белән капкадан чыгып киткәндә. Әсхәдулла абзыйның ачигъланган тавышы яңгырап калды
— Азан әйтәм, азан! Аллаһе әкбәр. аллаһе әкбәр, лә иллаһе илля ля-һ!
Бичара, үз гомерендә бер намаз укыдымы, шуның рәтен белдеме икән? Юктыр, юктыр...
Ул — крестьян иде. жирдә икмәк үстерүче, урман кисүче, юкәдән — чабата, агачыннан — башмак, мунчаласыннан бау ишүче нде. Ул на мадның нәрсә икәнен белмәгәндер. Әмма — чиста, ипле кеше иде
Шул көнне кич «бүре Әскый» өзелде.
Ахыры киләсе санда