Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН МОГҖИЗАСЫ


ХАТИРӘЛӘР. ОЧРАШУЛАР. УЙЛАНУЛАР I. Сораулар
зучы-галим Игорь Можейконың «7 һәм 37 могҗиза» дигән китабы бар. Ул моннан берничә еллар элек кенә «27 могҗиза» исеме белән укучылар арасында таралган иде. Язучы эзләнүләрен дәвам иттергән, моңарчы кешелек дөньясына мәгълүм: булган атаклы 7 могҗизага — Мисыр пирамидала- рына, Семирамиданың асылма бакчаларына, Гали- TW Lix карнас мавзолеена, Родос Колоссына, Александрия
—маягына, Эфесс Дианасы храмына, Олимпия Зев- , сы статуясына башта егермене өстәгән, хәзер исә
IxyS—. дөнья могҗизалары санын 37 гә җиткергән. Галим могҗизаларны җирнең бөтен почмагыннан — Урта Азиядән, Якың һәм Ерак көнчыгыштан, Африка илләреннән, һинд- стан белән Шри Ланкадан эзләп тапкан, табышларының чын могҗиза икәнлеген фән һәм тарих белән дәлилләгән.
Шушы китапны уртага салып, якын дусларымның берсе белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырганда, һич көтмәгәндә, ул миңа мондыйрак сорау бирде;
— Ә бездә—Татарстанда?.. Могҗиза диярлек берәр нәрсә бармы? Мин уйга калдым.
Бездә могҗиза дәрәҗәсенә күтәреп, менә бу китапта саналганнарга тиң куярлык нинди фактны табып була икән? Бармы ул?..
Татарстаныбызга алтмыш ел тулган көннәр иде. Ул көнне без халкыбызның якты үткәне һәм матур бүгенгесе турында байтак сөенечле фактларны тезеп-тезеп сөйләшсәк тә, өзеп кенә «могҗиза» табып бирә алмадым. Дөрес, татар халкының яшәү перспективасы моннан күпме вакытлар элек кенә кап-караңгы һәм өметсез булган. Үткән йөзнең ахырында Казан шәһәрендә халык артык күп кырылганлыктан, рәсми статистика: «1960 елга Казан халкы үлеп бетәчәк», дип белдергән. Ә шушы гасыр башында халкыбызның күңел җырчысы бөек Тукай: «Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде!» дип сыкраган...
Шул халыкның республикасы, теле, музыкасы, театрлары, гореф- гадәтләре гөрләп чәчәк ату үзе олы бер могҗиза дип саналырга хаклы. Әмма мондый күренешне байтак халыкларда, Совет иленең барлык республикаларында күзәтергә мөмкин... Ни генә булса да, чынлап уй-ласаң, татар халкының бүгенге казанышларын могҗиза дип рәхәтләнеп атарга була.
Моннан ары, кая гына барсам да, кемнәр белән генә очрашсам да, күңелемнән шушы сорау китмәде: бармы ул безнең җирдә дә шул могҗиза дигәннәре?
Я
Сентябрь урталарында КПССның Зәй горкомы секретаре сабыр акыллы һәм ифрат кешелекле Мәгьсум Гарилоа белән Чаллы — Зәй юлыннан машинада барганда мин аңа да шушы сорауны бирдем Ул, гадәтенчә, бераз уйланып барды да:
— Нигә булмасын? Мин үзебезнең Зәй районы күләмендә генә байтак гаҗәеп эшләрне саный алам. Уникаль ГРЭС! Зәй диңгезе! һәм ♦ мәсен бер итеп күз алдына китерсәң, чын могҗиза ич алар! — диде -=
Бара-бара без кинәт сулга борылдык, юлсыз җиргә килеп кердек, _ вак-төяк чокырларны сыек ут көлтәсе белән капшап, үр менә башла- - дык. Кич җитеп, бөтен җирдә моңсу эңгер куера башлаган чак иде . Ниһаять, кечкенә генә тауга менеп җиттек, машина кипкән үләннәрне ? шыштырдатып туктап калды Төштек, кайсы тирәдә тукталуыбызны тиз - чамаладым: аста, зәңгәрсу рәшәдә эреп аккан Зәй елгасы аръягында. - сирәк елтыраган утлары белән Аксар авылы шәйләнә иде.
— Күрәсеңме? — дип сорады юлдашым Чаллы — Зәй юлындагы то- ~ таш ут чылбырына ишарәләп.
Кичке юл чыннан да искиткеч матур һәм мәгънәле иде: утлар олы бәйрәмдә кабынган факеллар төсле тоташтан агалар, тау өстенә, без нең янга машиналар гөрелтесе чак-чак кына менеп ирешсә дә шушы - тоташ хәрәкәт, дәвамлылык, җанлылык күңелдә әллә нинди шигъри, кайнар хисләр уята, уйландыра, чак кына моңсуландыра да иде.
— КамАЗлар китә,— дип аңлатты Мәгъсум Гарипович.
Зәй елгасы үзәнен яктыртып, кинәт мең яшен кабынгандай булды, мин: «Менә ич ул Татарстанның могҗизасы!» — дип чак кына кычкы ■' рып җибәрмәдем. Шушы бәләкәй тау өстеннән без тиңдәшсез тарихи вакыйганы күзәтеп торабыз икән ләбаса!
КамАЗлар китә! Тоташ, җанлы ут чылбыры булып, гөрли-гөрли Чаллы—Зәй юлыннан КамАЗлар уза! Мин мең мәртәбә җәяү мең мәртәбә җигүле атның йөгәненә ябышып узган юлдан .көчледәһшәтле машиналар уза! Илебезнең бөтен республикаларына, бөтен юлларына, төзелеш мәйданнарына, рудникларга, карьерларга, хуҗалыкларга, колхоз-совхоз кырларына, плантацияләргә шушы гайрәтле-егәрле сылулар— Алып батыр КамАЗлар тарала! Илебез кырларында, юлларында сезне очратып: «Саумысез, кардәшләрем!» дип сөенеп сәлам биреп уза торган идем, сезнең төп таралу юлыгыз монда икән, миңа бик таныш юлда. Зәй елгасы белән янәшә сузылып барган бу юл Көньяк белән Төньякны тоташтырган истәлекле юл, хатирәләр юлы, минем яшьлегемнең юлы. Менә нинди кодрәткә.ия булган ркән бүген ул юл!
Мин юлдашымнан:
— Бу тау ничек атала? — дип сорадым.
— Алтынтау,— диде Мәгъсум Гарипович.
Чынлап әйттеме ул, уйнап кына шулай дидеме, тауның исеме дә миңа искиткеч ошады ул исем минем ул кичтәге халәтемә тулысынча туры килә, бу тауның исеме башкача булу һич мөмкин түгел иде! Ал- тынтау!.. Кич гаҗәеп җылы, рәхәт, юл сихерле иде, җанлы ут ташкыны Татарстанның мактанычы КамАЗлар чын могҗиза иде! Ә могҗизаны тулысынча бәяләр өчен табигать Алтынтауны калкытып куйган
__ Бар ул, бар могҗиза! Безнең Татарстанда да бар!—дидем мин дустыма Казанга кайткач. Кичергәннәремне сөйләп бирдем
Дустымның кашлары югары күтәрелде, ул минем белән нигездә килешсә дә. аның сораулы карашыннан Автогигантлар бер Татарстанда гына түгел бит!» дигән сүзләрне дә аңладым
Аңа кайбер ул белмәгән тормыш фактларын сөйләп бирергә кирәк иде. Минем «Могҗиза, чын могҗиза!» дип, чын күңелемнән әйтелгән сүзләрнең буш түгеллегенә аны ышандыру кирәк иде
2. Сүз ачыклагычы өчен аз-маз хатирәләр
Җырга-моңга бай зәңгәр таулы Сарман районының Чукмарлы авылында тусам да, әтиемнәр утызынчы елда Зәй районының Югары Баграж авылына күчеп килгәннәр, кырык дүртнең көзенә хәтле мин шунда яшәдем. Өч яктан куе карурманнар белән уратып алынган, районның иң читендәге шушы керәшен авылы минем бала чагымның бишеге, яшьлегемнең нигезе булды. Тимер юлдан 110, су юлыннан 60 чакрым ераклыкта качып утырган бу авыл, үзе бер мөстәкыйль дәүләт кебек, күрше-тирә белән, киң дөнья белән артык аралашмыйча гына яши иде кебек Авылның көнчыгышыннан тибеп чыккан нәни генә инешне дә багражлылар зурлап Олы су дип йөртәләр, безнең, чыннан да, шул инештән дә олырак суны күргәнебез юк иде! Инеш аръягында болын, болынның теге ягында саз-баткаклар башлана, куе яшькелт мүк тирбәлгән дәү келәмгә йомыры-йомыры түмгәкләр сибелгән, түмгәк саен тәкәрлек оясы Сазлык безнең иң яраткан уен урыныбыз. Селкенеп торган түмгәк араларында качышлы уйныйбыз, мүктә пәкеле уйнау да рәхәт, шунда ук чәкәлешеп тә алабыз. Сазлык тирәсендә эш тә җитәрлек — мүк йолкабыз, анда-санда ялтырап яткан күлләрдән Киндер көл-тәсе чыгарабыз, мунчала каезлыйбыз. Беркатлы авыл уйлары тулган баш очыбыздан чыелдый-чыелдый тәкәрлекләр оча! Инеш аръягында җәен-көзен кеше өзелми! Бөтен йорт кирәк-яракларын, тормыш, хуҗалык нәрсәләрен Баграж кешеләре үзләре җитештерә, колхозның ныгыган чагы, тормыш бөтен, табын ашлы-сулы, хәлләр көйле иде. Мал-туар асрыйлар, кием-салымны авыл тегүчеләре тегә, һәркемнең өстендә кайры тун, искитәрлек! Киндер станында сугып, күлмәк-ыштанны да алачадан тегәләр, шәлне дә үзләре бәйли, тоз белән «кырачин» кайтып торса, багражлылар үз хуҗалыклары белән рәхәтләнеп яшиләр. (Көмешкәне кайнатсалар да, сугышка кадәр безнең авылда аракы эчү бик чикләнгән иде!) Клуб (элек чиркәү булган!) гөрләп тора, спектакльләрне авыл яшьләре куя, безнең атаклы гармунчыларыбыз, җырчыларыбыз, биючеләребез бар...
Шунда, инеш аръягында, кызыклы гына бер күзәтүебез бар иде безнең. Сазлыкның тирбәлеп торган урынына бассаң, аяк тубыктан тыгыз мүк арасына кереп күмелә, әллә ничә җирдән быкырдап авырсы исле су күтәрелә башлый, күбекләр мыгыр-мыгыр килеп сүнәләр һәм җыелган пычрак су өстен ал-кызылга, куе шәмәхә төсенә манып, астан май таплары калка. Бер-беребезГә күрсәтеп:
— Чыкты, әнә чыкты! Нефть чыкты! — дип сөенешеп кул чабабыз.
— Бар ди анда нефть! — дип куя өлкәнрәк малайлар.
— Бар инде, чыкты! Әнә ич! Югыйсә, гомергә дегет таммаган, арба кермәгән сазлыкка май таплары каян килер иде? — дип карулаша акыл- лыраклар.
Болай ук ышанып әйтә алдыкмы икән, анысы тәгаен хәтердә калмаган, мәгәр Баграж сазлыгындагы шәмәхә талларны без сәерсенеп, хәйран калып күзәтә идек. Авылда безнең акыл ирешмәслек бердәнбер күренеш иде бу! Ул чакта әле аның Казанында да искитәрлек заводлар юк, гомер-гомергә сабын кайнатканнар, шәм койганнар, тире-яры иләгәннәр. Патша самодержавиесе татарлар арасында промышленностьның үсүен бер дә теләмәгән!.. Ә нефть... әнә кайларда чыга ул! (Мәктәптә география карталарында кап-кара скважиналар, фонтаннары белән чекерәеп күзгә бәрелеп торалар). Бакуда, Грозныйда, Төрекмәнстанда, тагын әллә кайларда. Ә бездә юк. Бездә, гомумән, мактанырлык бер нәрсә дә юк: шахталар да юк, нефть тө юк, алтын-көмеш тә юк, тимер юл-
лар да аз. Котып та әллә найларда!.. Бездә һаман бер төсле тормыш: арыш чәчәләр, боДай, киндер сугалар, бәләк-бәләк кыяр үстерәләр Урманнарда чүнникләр күп, кура җиләге үсә. җир җиләге. Кая карама, анда гөмбәләр табарга була.. Ә болар белән мактанып ерак китә ал-массың! Үзгәреш тә юк, кызык та, нефть тә юк!
Ихлас әитәм, миңа малай чакта бездә тормыш бер дә үзгәрмәс, шул ф ук кыр-елгалар бездән соңгы буыннарга да нәкъ безнең көннәрдәгечә барып җитәр, менә бу бормалы урам-тыкрыклар, агач өйләр, салам түбә- и ләр. хәтта киртә-корталар да мәңгелекләр булып тоела иде. Хәзер генә " аңлыйм Югары Багражның тышкы дөнья белән артык алыш-бирешсез < яшәве мине шундый беркатлы нәтиҗәләргә китергәндер, ахрысы! Без 3 тып-тын, үтә гади, үзенчә кызык, кабатланусыз беркатлы дөньяда яши идек! Сазламыктан чыккан ефәк таплар да безнең өчен әллә ни иде! <
Күз күрмәсә дә, уебыз йөгерә башлаган еллар, колак ишетә газета- •_ лар гөрли! Донбасслар, Ураллар. Магниткалар төзелә, ерак Амурда яңа < шәһәрләр салалар, кеше стратосферага омтыла, Осипенко, Гризадубова, * Росковалар туктаусыз очып, ил күген бизиләр, папанинчылар котыпка барып җитте. Чкаловны ишетеп беләбез, Испания, Хәбәшстан сугышла- * ры булып узды... ®
Бер бездә генә күзгә күренерлек үзгәрешләр юк та юк иде!
Дөрес, тирә-якны, мохитны бәяләгәндә без беркатлырак булганбыз о күренешләрнең төбенә тоз сала белмәгәнбез әле Мисал...
Сугыш елларында без үсмер егетләр идек. Баграж — Зәй — Чаллы 3 юлларының һәр бормасы безгә таныш. Фронтка әтиләрне шушы юлдан • озаттык. Абыйлар да шуннан китте. Яралылар култык таяклары белән " ерак чакрымнарны үлчи-үлчи шушы юлдан кайтты Әни, алаларыбыз шушы юллардан Чаллы базарына йөрделәр, өшәнчеккә килгән күлмәк- күнчекләрен .тоз. керосинга алыштырып, безнең гомерләрне саклап калдылар. Пристань тирәсендә акмаса да . зма. бер бүктәр әйбер күтәреп китәләр дә, кысыр сыер җилене хәтле янчыкка тутырыл, тоз алып кайталар Юк, кәнфит-прәннек түгел, тоз! Сельпога товар, МТСка бензин- керосин, солидолы-башкасы, кыскасы, районның бөтен кирәк-ярагы шушы юлдан кайта иде.
Зәй — Чаллы арасы Күпме %чы тир, канлы күз яшьләре тамган юл ул Күпме шатлык-өмет авазлары яңгыраган юл ул. Зәй — Чаллы юлы безнең гомернең бик күп вакыйгаларына шаһит! Үкчәләре ашалып бет көн кирза итекләр, солдат ботинкалары, мыеклы чабаталар киеп, без бу юлның һәр квадратында үзебезнең эзләрне калдырдык Фронтка без икмәкне шушы юлдан ташыдык. Язын чәчүлекнең байтак өлешен шушы юллардан алып кайттык. Баграждан Чаллыга турырак юл да бар. Кабан Бастырык, Шыкмаи, Борды авыллары аша, әмма явым-төшемнәр дә урын юлларга керерлек түгел, шуңа күрә әйләнечтән — Зәй аша йөрибез. Атлар арык, арбалар иске, күчәрләр майланмаган, чыбылдыклар кырык ямаулы. Ә йөзебез барыбер якты, күңйлләр күтәренке, без зарлана да зарланганны тыңлый да белми идек. Арба чәкүшкәсеннән чак кына калкурак малайлар «эһ» тә итмичә кара төннәрдә, үзәк өзгеч көзге җилләрдә шушы юлга чыгып китә идек. Мин юлдашларымның якты хатирәләрен, эшчән яшьлегебезне байтак әсәрләремдә ачарга ты-рыштым. «Дүртәү», «Берәү», «Язгы кәрваннар» повестьларының күпчелек геройлары чын, тормышта булган кешеләр Мин дә шулар арасында. Чын кешеләр дим, алар Баграж малайлары, Баграж толлары. Баграж җиңгиләре...
Юлның Аксар авылы турыннан без кырыкмаса-кырык тапкыр узганбыздыр. Элегрәк монда Тәкмәк авылы бар иде, хәзер ул юк Тау итәген дә, Зәй болынына төшеп, ат ашатып төн кунганыбызны да ап-ачык хә- герлим, әмма бу таучыкның Алтынтау булуын менә хәзер генә— 1980 елның көзендә Мәгъсум Гарипович авызыннан беренче тапкыр ишет-
тем. Бер дә алтынлы булып күренми иде заманында бу теңкәгә тигән җәфалы үрләр! Әллә биеккә, күз күтәреп карарга 'лөмкинлегебе, булмадымы икән? Гел үр дә үр, гел борма да борма! Чокырга чокыр тоташкан, чокыр төбендә тездән су, лай, күз гел эштә —әле атның ак күбеккә баткан арык ботларына сызланып карыйсың, әле аның ябык сыртына йомшак тавыш белән чөмгереп аңа көч-куәт биргән буласың. Түшлекне ныгытасың, аркалыкны тикшерәсең, мунчаладан гына ишелгән камыт баулары чыдармы дип хафаланасың. Арада көчлерәк бер ат була, арба ныгытыл ук батып калганда, үз атыңны тугарып, егәрле атны җигәсең, тездән бата-бата иңне арт үрәчәгә терәп, арбаны этәсең... Муеннар тегәрҗеп юанлыгы гына, күз чокырлары чынаяк чокыры кебек тирән, тутлы яңаклар җәя бавы кебек киерелгән. Кая ул, тауга күтәрелеп карарга да, аның Алтынтау булуын уйларга безнең вакыт юк. Тизрәк- тизрәк өстән коеп ява башлаганчы барып җитәргә дә, авыл белән берәмтекләп җыйган күз карасыдай икмәкне тапшырырга кирәк. Бу җәһәттән безнең уйлар бер, теләкләр бер, фронтка икмәк кирәген бөтен күзәнәкләребез белән беләбез!
Бериш хәсрәт тәнкыйтьчеләр безне «бер төрлелекнтә гаепләп, байтак кына тукмап килделәр. Юкка булган! Без әсәрләребездә чагылдырган авыл үсмерләре дөнья таң калырлык эш күрсәткәннәр икән ул чагында!.. Тәнкыйтьчеләр әнә шуларны ачып саласы урынга, «шәкерт җиләненнән борча чүпләгәннәр», урман артында ниләр барын күрмәгәннәр. Кызганычка каршы, мин үзем дә үзебезнең яшьлеккә икенче күз белән бераз соңгарак калып карадым. Ул көннәр турында кат-кат борчылып уйлансам да, фактларның барын да белеп җиткермәгәнмен. Инде байтак еллар узгач, заманында без танышырга мөмкин булмаган документлар басылгач кына мин үз чордашларымның, юлдашларымның нинди олы һәм кирәкле эш башкаруларына тагын бер кат инандым. Менә ул кыйммәтле документларның берсе.
«Красная Армия помогает Будапештскому населению продовольствием. Из справки политотдела 46-й армии о занятых Красной Армией районах в западной части Будапешта.
11 января 1945 года.
Командование частей и подразделений Красной Армии оказывает помощь жителям города, снабжая их, по мере возможности, продуктами питания. Так, например, командование 305-го стрелкового полка 108-й стрелковой дивизии передало в распоряжение населения свыше 5 тонн хлеба, более 100 кг. крупы и пр.
В районе расположения этого полка находится приют, устроенный шведским представительством Красного Креста для 200 детей евреев и коммунистов, расстрелянных салашистами. Приют находится недалеко от нашего переднего края и подвергается систематическим обстрелам немецкой артиллерии. Дети сидели без пищи и воды. Командова-нием полка отпущено для приюта 5 тонн картошки и свыше 400 кг. мяса.
Начальник 7-го отделения политотдела 46-й армии подполковник Грекул.» Менә икенче документтан өзек.
«Выполнение решения советского правительства об оказании помо- • щи г. Будапешту.
26 июня, 1945 года.
СНК СССР товарищу Микояну А. И.
НКО СССР товарищу Хрулеву А. В. •
Докладываю:
Ваше задание о введении новых норм снабжения о г. Будапеште согласно решению ГОКО от 19 июня 1945 года, выполнено.
Бургомистру города передано зерна — 3000 тонн, сахара ___________ 1000
тени, соли — 960 тонн и 250 грузовых автомашин. Остальное зерно и мясо (скот) будут переданы городу до 10 июля в сроки по согласованию с бургомистром города...»
Ит, май. тоз, он, ярма, шикәр..
Журналда Варшава, Вена, Прага, Белград, Берлин гражданнарын, фашист коллыгыннан кичә генә азат ителгән венгр, поляк, немец, аз- ф стрия, Югославия халыкларын азык-төлек белән тәэмин итү турында ис- 3 киткеч гыйбрәтле, мәңге онытылмаслык тарихи документлар теркәлгән. _• Документларга 1944, 1945 еллар датасы куелган.
1944—45 еллар... <
Хәтердә, без кара көзгә кадәр Чаллыга икмәк ташыдык... Без фронт- о ка икмәк, сөт, ит озатып, үз ватандашларыбызның тамагын туздырып кына калмаганбыз икән Европа илләрен. Европа халыкларын ач үлем- < нан коткарып калганбыз икән! Совет солдаты Европа халыкларын фа- и шист коллыгыннан коткарып кына калмаган, ул аларга бөек интернацио- < нализм рухының нәрсә икәнен чынлыкта күрсәткән Ярты илебез жи- £ мерек яткан хәлдә, тыл^а азык-төлек ягы ифрат кыен чакта, немец . снарядлары явып торганда безнең әти-әниләребез бүленеп калган еврей балаларына, коммунист балаларыча үз авызларыннан өзеп ит, ик- ® мәк илтә торган булганнар. %
Кырык дүртенче ел...
Хәтердә! Истә! Онытылмас та. Көз. Ил табынына куелган икмәктә безнең газиз өлешебез бар бит!
Мин хәзер ул чакларны хәтерләп горурланам. Бөек Ватан сугышында - җиңүнең 30 еллыгына багышланып игълан ителгән документлар горур- * лык хисемне тагы да ныгыталар, үстерәләр. Үзебезнең тамак ягы кысан булса да, без көрәшә белгәнбез, җиңелмәгәнбез, батыр булганбыз!
Баграж — Зәй — Чаллы юллары...
Казан дигән каланын Санап чыктым урамын. «Сау бул, бәгырем!» дигән идем Елап бирде кулларын, •
— дип җырлыйлар иде безнең кызлар шушы юлларда
Бүген менә Алтынтауның түгәрәк маңгаенда уйга чумып басып торам.
Аста — тигез асфальт җәелгән магистраль. Юл читендә аклы-каралы чуар бетон баганалар Күрмәсәм дә. беләм: офыкта Зәй ГРЭСының торбалары шәйләнә. Хәзер без шушы юлдан шушы үзәннән барлык рес публикаларга, тугандаш илләргә гаҗәеп сылу, гаҗәеп эшлекле КамАЗ- ларны озатабыз. Кем моны могҗиза түгел дип әйтә ала’
Машиналар, фикеремнең дөреслеген раслагандай, һаман агылалар
Бу юллардан элек йөрмәгән кешеләр өчен бу күренешнең Бөеклеге дә юктыр бәлки? Мөгаен, минем күңелгә дулкын-дулкын булып чңгән уйлар башкалар күңеленә кереп тә карамас?! Әмма без күрүчеләр, үз кичергәннәребезне башкалар да әсәрләнерлек итеп сөйләп бирергә бурычлыбыз. Шулай түгел мени? Минем котыпта булганым юк әмма пепанин-ыларга кабатланмас хөрмәт саклыйм. Испания көрәш кыолары да һаман истә, Хәбәшстан батырларының итальян илбасарларына каршы көрәшләре дә онытылмый Котыпны яулау да. Исг.сн я дә, Хәбәшстан да безнең яшьлегебез Ә яшьлек хатирәләре бер чакта да кешене ташлап китми, хатирәләр һаман матурлана гына бара, кеше күңелен гомере буе җылытып, дәртләндереп яши. Яшьлеге хатирәсез һәм ямьсез булган кеше гомере буе бәхетле була алмый Йөзәрләгәч нурлы машиналарга карыйм да Алтынтау белән мин дә биегәям, офыкларым тагын да киңәя, мин үземнең кеше булуым белән, Татарстан кешесе бу-
1 «Коммунист» журналы. 1 сан, I975 ел
луым белән горурланам. Ил белән, халкың белән горурлана алу хисе кешеләр өчен бик кирәк, ифрат дәрәҗәдә кирәк! Бар ул могҗизалар, бездә дә бар! Тик кайчагында могҗизаларны ап-ачык күрү өчен нәкъ менә Алтынтау башына менү һәм уйлану кирәк икән.
Рәхмәт, Мәгъсум Гар'ипович!
Казанга кайткач, м.ин дустымның күзенә туп-туры карап;
— Бар бит, могҗизаларның чыны бар! дидем. t
Дустым тулысынча килеште, әмма минем сүзгә бер өстәмә кертег куйды... 3. Акыллы сүзгә колак салмыйча ярамый
— Хак! — дип килешеп башлады Сүзен дустым.— КамАЗ безнең республиканың данын еракларга алып китте. Азтомобиль гиганты Татарстанны илнең иң эре| индустриаль төбәкләре белән янәшә куйды, һәммәсе дөрес. Әмма КамАЗ турында сөйли башладым исә, мин үзе безнең нефтьчеләребезне күз алдына китерәм. Татарстан нефтенең егәрен, аның илгә биргән файдасын исәплим. Нефть! Безне ил күләменә менә нәрсә чыгарды! Европа илләренә дә без нефть аша куп суздык. Нефть аркасында безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, географиябез үзгәрде: яңа калалар, юллар салынды. Зәй ГРЭСы да, Түбән Каманың дөньякүләм атаклы комбинатлары да, Әлмәт, Лениногорск, Җәлил калалары да нефтькә рәхмәт әйтсеннәр. Инде килеп, Татарстан эшче сыйныфы абруе да турыдан-туры нефтькә бәйләнгән. Күпме белгечләр. инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр тәрбияләде нефть! Күпме кешеләрнең язмышына кискен борылыш кертте, аларның яшәү мәгънәсенә әйләнде. Дөрес, автомобиль комплексын планлаштырганда һәммәсе исәпкә алынгандыр —географик, социаль-экономик шартлар күздә тотылгандыр, эшче ресурсларның чыганагы уйланылгандыр, транспорт, ягулык, энергетик ресурслар исәпләнгәндер. ЭВМнар төрле регионнарның уңай һәм кире якларын санап-исәпләп Министрлар Советына, Госпланга бик әтрафлы мәгълүматлар биргәндер Әмма автоги- гантны «кайда төзергә?» дигәндә тагын бер мөһим фактор күз алдында торгандыр, ул мөһим фактор — Татарстан! Илгә ничаклы нефть биргән атаклы республика. Автогигант төзелешен Ватан Татарстанга, Татарстан партия оешмасына, Татарстан эшчеләренә-белгечләренә ышанып тапшырды. Нефтьчеләр безнең республикабызның данын югары күтәреп, икенче бер могҗизага — КамАЗ төзелешенә юл ачтылар КамАЗ безнең героик эшләребезнең логик дәвамы ул, ә ул юлның башында, һичшиксез, нефтьчеләр торды. Онытмаган булсаң, 1981 елның көзендә Татарстан җире илгә 2 миллиард тонна нефть бирү тантанасын билгеләп үтәчәк...
Дустым, сүзен:
— Татарстан нефте могҗиза түгел мени? Ике миллиард тонна нефтьне күз алдыңа китерә аласыңмы соң син? — дип тәмамлады.
Ике миллиард нефтьне күз алдына төгәл генә китереп булмаса да, аның авырлыгын, күләмен саннар белән исәпләп чыгарып була Ике миллиард тонна нефтьне чыгару өчен түгелгән көчне күз алдына якынча гына булса да китереп уйлый алсак та, саннар белән төгәл генә исәпләп чыгару мөмкин түгел
һәр скважинаның беренче ноктасын билгеләгән кеше булган
һәр йортның, һәр урамның, һәр шәһәрнең беренче казыгын кагучы булган Татарстан жиренең аскы, девон катламнарын үз уч төбен белгән кебек белүче кодрәтле геологлар килеп чыккан.
Җир өстенә саркып чыккан нефтьнең куерып, асфальтка әйләнүен дә ♦ бик борынгыдан ук искәргәннәр. Борынгы Шумерда асфальттан савыт- я сабалар, бизәнү әйберләре һәм скульптуралар ясаганнар. Вавилонда - нефть крепостьлар, ныгытмалар төзегәндә алыштыргысыз материал * булып саналган. Борынгы Мисырда мәетләрне дә әлеге дә баягы нефть п ярдәмендә бәлзәмләгәннәр
Шулар өстенә бик борынгыдан нефтьнең яктырту һәм җылыту чы- ~ ганагы икәнен дә белгәннәр. Янган чакта нефть мул сөрем чыгарган, < асфальт яндырганда өстән корым яуган, һәм белгечләр нефтьне кудырып, таркату юрларын эзләргә керешкәннәр, һәм тапканнар) Нефтьне кудырып, фракцияләргә аеру ысулын Рим врачы Кассий Фелик: язып калдырган. Шул 4орда нефтьтән бензин, керосин, мазут һәм гудрон аерып ала белгәннәр. Җир маеның кодрәтле көчкә ия икәнен еллар үтү белән ныграк аңлаганнар.
Россия нефтьне промышленность юлы белән эшкәртүне дөньяда беренчеләрдән булып башлый: 1745 елда Федор Прядунов дигән тынгысыз җан Ухта нефтенә нигезләнеп, нефть кудыру заводы сала һәм ел саен «мең потка якын саф, чиста ягулык» алуга ирешә. Бу сыеклыкны лампа мае итеп тә, медицинада да кулланалар. 1823 нче елда Моз докта нефть эшкәртү заводы салына. Баку нефтен керосин итеп эшкәртү 1860 елда башлана. 1873 елда андый заводларның саны 80 гә җитә һәм алар елына 16 мең тонна керосин эшләп чыгара башлыйлар. XIX гасырның икенче яртысында бу заводларның технологиясе бераз катлаулана, нефтьтән майлау материаллары, гудрон һәм башка нәрсә- ләо аерып алына Галимнәр һәм инженерлар нефть калдыкларын тар-катуның төрле юлларын эзлиләр һәм термик юл белән эшкәртеп, составтан яктыру газы җитештерә башлыйлар. Узган гасьтрның 70 нче елларында Казанда һәм Киевта газ заводлары салына. Казан заводыннан чыккан газ шәһәр урамнарындагы меңнән артык фонарьга «ризык» була.
80 нче елларда карбюраторлы двигательләр уйлап табылгач, нефтьнең, шул җөмләдән бензинның дәрәҗәсе бермә-бер арта...1
Дөньяның икенче почмагында — Америкада, 1859 нчы ел ахырында, Ойл-Крикта, Титусвил янында. Пемсильваниядән төньяк-көнбатышта беренче тәҗрибә скважинасы бораулана һәм 20 (I) метрдан нефть фонтаны бәреп чыга.
Нәкъ егерме ел элек кенә нефтьне тоз чыгару коеларында очрат-
' Мәгыцматларның бабтагы «Наука н жнтнь» журналыннан алынды 8 сан. 1975 ел
Татарстан нефте менә ничә еллардан бирле илебезнең экономик үсешен, куәтен, егәрен, халыкның көнкүреш дәрәҗәсен билгеләүче фактор булып килә.
Могҗизамы ике миллиард тонна нефть?
Могҗизамы ике миллиард тонна нефтьне якты көнгә чыгару өчен түгелгән көч? Моңа җавап бирү өчен аз булса да тарихка күз салмыйча мөмкин түгел, чөнки чагыштырып карау ысулы хакыйкатькә илтә торган ышанычлы юлларның берсе. Безнең көннәрдә нефть энергетика һәм промышленностьның бик күп тармаклары нигезенә әверелде. Әмма аңа кадәр нефть шактый озын, шактый катлаулы юл үтте инде. Адәм уллары нефтьне кайчаннан белә башлаганнар соң? Белгәннәр, бик борынгы заманнарда ук нефть төрле урыннарда өскә саркып чыккан. Археологлар раславынча, безнең эрага кадәр VI гасырда ук нефтьне кулланганнар инде. Урта гасырларда исә ничек куллануларына кадәр билгеле: табиблар «җир маен» дару итеп санаганнар, ярага, шешкә сөрткәннәр, эчәргә дә тәкъдим итә торган булганнар.
ТАТАРСТАН МОГҖИЗАСЫ
калаган булалар. Аны «ризык пычратучы, тозны бозучы!» дип каһәрләп, сүгеп килгәннәр. Ә кайбер эшкуарлар «тау мае»н шешәләргә тудырып, дәва чарасы итеп базарларда сатып йөргәннәр. Утыз ел үтүгә, ягъни 1889 елда, бөтен дөнья скважиналарыннан 4 миллион тонна нефть чыгарыла, шуның 80 проценты Пенсильваниягә туры килә ’.
Вавилонда ныгытмаларга һәм Мисыр мәетләренә нинди микъдарда нефть кулланганнардыр, анысын әйтүе кыен, әмма мин мөмкин булган урыннарда нефтьнең күләмен бик төгәл әйтеп бардым, игътибар иттегезме? «Мең потка якын...» «16 мең тонна...» «Утыз ел... 4 миллион тонна...» Бу саннарны мин Татарстан күкрәгеннән чыккан 2 миллиард тонна белән янәшә куяр өчен теркәп киттем...
Ниһаять, Татарстан җиренә уяныр чак җитә.
ВКП(б)ның XVIII съезды резолюцияләрендә мондый юллар бар:
«Идел белән Урал арасында яңа нефть базасы — Икенче Баку булдырырга!»
Идел белән Урал арасы. t
Тәҗрибәле рус геологлары бу төбәккә күптән күз тотканнар һәм «кыйммәтле чималның бай ятмалары нәкъ әнә шунда булырга тиеш!» дип раслаганнар. В. И. Ленин да Идел тирәсеннән нефть эзләү идеясен кайнар рәвештә яклаган булган. Бу төбәкнең гаять өметле булуын ака-демик Иван Михайлович Губкин фәнни рәвештә нигезләгән. Әйе, аңа кадәр үк чит илнең әрсез алабайлары Идел нефтенә кулларын һәм борыннарын сузып караганнар. Атаклы «Нобель и К» фирмасы да Казан губернасыннан тырышып-тырмашып «кара алтын» эзләгән. Әмма нефть бик тирәнгә яшеренгән була, чит ил эшкуарларына бирелми. Заманның техник мөмкинлекләре дә чикләнгән чак бу.
1939 нчы елда, XVIII съезддан соң нәкъ бер ел үткәч, академик И. М. Губкин тәкъдиме белән Татарстанда геологик разведка тресты төзелә. Трестка республикада җир катламнарын өйрәнеп, нефть ятмаларын табу бурычы йөкләтелә. Идел-Кама регионында интенсив эзлә-нүләр башлана һәм бу эш Бөек Ватан сугышы көннәрендә дә тукталып тормый.
Нефть беэнеңч сөекле Олы су ярларыннан бәреп чыкмады, әмма аның беренче чыганагы бездән ерак та түгел Шөгер авылы янында булды. I
Лениногорск шәһәрендә нефть музее бар. Шунда, беренче карашка әллә ни искитмәслек пыяла савытта кара-көрән сыеклык саклана. Дәһшәтле кырык өченче елның җәендә буровой мастерлары Гариф Хәмидуллин белән Яков Буянцев һәм аларның иптәшләре Шөгер авылы янында бораулаган скважинадан чыккан Беренче Нефть булыр бу! 617-648 метр тирәнлегендәге бу Беренче скважинаны бораулау 25 ай дәвам итә! Бу санны хәтергә сеңдереп куярга кирәк — беренче скважинаны 2 елдан артыграк бораулыйлар. Хәзер исә девон катламнарына байтак бригадалар 15—17 көндә төшеп җитә. Авыр сугыш елы шартлары, мөмкинлекләр бик аз, тәҗрибә бөтенләй юк диярлек, алай да беренче бораулаучылар кара алтын ятмаларына барып җитәләр. Бик зур җиңү була бу, чагыштыргысыз Олы җиңү!
Икмәкнең һәр бөртеге алтын белән бәяләнгән еллар, чималның, нефтьнең, руданың һәр мыскалы күз карасыдай кадерле чак. Әле дошманны үз өненә барып кырасы һәм Европа илләрен фашист чумасыннан азат итәсе бар. Завод-фабрикалары хәрабәләр хәленә калган йөзләгән шәһәрләргә җан өрәсе бар. Нәкъ шул чакта Татарстан күкрәге Шөгердән ургылып чыккан нефть — ул безнең мактанычыбыз да, сүнмәс горурлыгыбыз да! һәм бу гомергә шулай булып саналыр. Татар
I П Хаггет География. Маскәү. «Прогресс» нәшрияты, 1979 ел. 231 бит
стан нефтьчеләре беренче кыю адымнарыннан ук Ватаныбыз чакыруына эш белән җавап бирделәр: 1944 нче ел дәвамында республикабызның яшь промыселларыннан фронтка 42 мең тонна нефть озатылцы* Моны һичбер чакта да онытырга ярамый Беренче йөз мең тонна кара алтын чыгарылды. Татарстан елына 100 миллион тонна нефть бирә башлады «Есть! Беренче миллиард ♦ үтәлде!» дип, Ватанга кайнар рапорт бирдек. Әмма миллиардларның з беренче тонналары — әнә шул атаклы 42 мең! — искиткеч югары бәһа- < гә ияләр! 1944 елда данлы Совет Армиясе фашист илбасарларын иле- - бездән тулысынча куып чыгарды һәм үзенең югары интернациональ миссиясенә — кол ителгән Европа илләрен фашизмнан тазартуга ке- J реште.
Татарстан нефтенең Бөек Ватан сугышында катнашуы үзе бер го- £ рурлык түгел мени?! Татарстан нефте, шулай итеп, үзенең данлы юлын i Ватан сугышы фронтларында илнең азатлыгы өчен көрәштән баш- - лады.
Татарстан нефте халыкларның туганлык, аралашу аренасына әйлән- ф де. Төрле милләт уллары, иңне-иңгә куеп, Шөгер, Писмән, Тимәш як- я ларын көрәш кырына, ярыш, хезмәт кь»рына әйләндерделәр. 1970 елда - Татарстан нефтьчеләре елга 100 миллион тонна нефть алуга иреште- f ләр һәм байтак еллар шул югарылыкта тордылар. 1966 ел, 16 март Указы белән, ирешкән югары казанышлары өчен «Татнефть» берләш- с мәсе илебезнең иң югары бүләге — Ленин орденына лаек булды
Ә 1971 елда татар шигъриятенең аксакалы Хәсән Туфан данлы , нефтьчеләребезгә түбәндәге шигырен багышлады:
Яз. Заман,
Язып куй тарихка
Бер миллиард тонналы табышны!
Безнең бу — титаник, ярышта Ип алгы сызыкта барышны Остардын. нефтянннк туганым. Жинәрга, үсәргә остардын Хәерле сәгатьтә башлансын Икенче милпиардкз стартын'
Хәсән Туфан — бәрәкәтле хезмәтнең көчен аңлый торган гали зат. Ул Татарстан нефтьчеләренең хезмәтен «титаник ярыш» дип атый, һәм беренче миллиард тонна белән котлап, икенче миллиардка үзенең изге хәер-фатыйхасын бирә Әйе, ул елда республикабызның юмарт ятмалары беренче миллиард бирүне төгәлләделәр. Моның өчем 28 ел дәвамына сузылган БӨЕК хезмәт кирәк булды 4. Очрашуларның тогын берсе әһәмиятлесе
Сиксәненче елның Октябренда театр йомышлары белән тагын Әл- мәткә юлым төште Бөтен дөнья юеш, пычрак. Әле узган килүемдә генә нефтьчеләр мәркәзенең яшеллегенә, гөлбакчага әйләнүенә куанып, сокланып киткән идем. Хәзер исә агачларга карарга имәнгеч, яфраклары саргаеп түгел, ботакларында ук череп, муртаеп, җиргә коелалар Шундый шыксыз, чырайсыз көздә соңгарак калган кыр эшләрендә күпме кеше, машиналар җәфа күрә дип уйладым. Терлекләр бик иртә абзарга керсә, колхозлар өчен бәла! Ә мондый явымлы көздә мал көтүнең ни икәнен белом, үзем үсмер чакта ике ел көтү көттем
Әлмөткә нинди йомыш белән килсәм дә, «Татнефть»кә кермичә кит-
мим. Бу юлы да генераль директорның урынбасары Үзбәк Газизович Саттаров янына кагылдым. „
Үзбәк Газизович белән очрашу бер вакытта да эзсез калмый, чөнки ул һс ^вакытта да нефть чыгару эшенең иң алдынгы сызыгында, иң кайнаган үзәгендә була Һәрвакыт пөхтә киенгән, искиткеч эшлекле, тирән белемле, дөньяның һәм вакытның хәрәкәте белән өзлексез кызыксынып яшәүче бу нефтьче җитәкченең бер чакта да зарланганын күрмәссең. Иң кыен чакларда да ул кул сырты белән һаваны «эһ» дип бер кисеп куя да өстәлендәге «Беломор» кабына тотына. Чыраендагы кырыс җитдилек шундук елмаю белән алышыныр... Минем аны бик күп урыннарда — эш өстендә,— обьектларда, утырышларда, галимнәр, язучылар, кунаклар арасында очратканым бар. Саттаров берчакта да үзгәрмәс, һәрчак туры сүзле, вәгъдәчел булып калыр, шатлыкны уртаклаша белер, хәсрәтне бүлешер. Ул шундый кеше! Күңеле киң, бик күп гади эшчеләрнең, нефтьчеләрнең исем-фамилияләрен хәтерендә тота, үтә гади- кешеләр белән дә тигез торып сөйләшә, һәркемгә җандай якын сүзе булыр... Ул нефтьчеләрне сәнгать-әдәбият белән аралаштырып, теркәп торучы иң актив эшлеклебез, үзе дә байтак еллардан хикәяләр яза. Аның хикәяләренә наянлык, юмор, күзәтүчәнлек хас. Казанда әдәби юбилейлар, премьералар булганда Үзбәк Газизович хәзер үк килеп җитә. Үзе белән күңелле, эшлекле атмосфера, кешелекле мөнәсәбәт алып килә. Әлмәттә ул иң актив әдәбият сөючеләрнең берсе, менә ничә еллар инде Әлмәт драма театрының худсовет члены, эше-киңәше белән иҗат оешмаларына, иҗат кешеләренә өзлексез ярдәм итеп килә.
Иң мөһиме — ул зур галим, укымаганы, белмәгәне юк, хәтере ачык, әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә дә ярдәмче китапларга, белешмәләргә карап тормый, саннарның йөзләбен, меңләбен күңелдән белә. Моның өчен эшне ихлас ярату гына җитми, моның өчен күп еллык хезмәт, тәҗрибәң булуы да кирәк...
Бу юлы керүемдә Саттаров Кабинетында тагын өч кеше бар иде. Өчнең берсе сөйли, мин керүгә, ул, чак кына тыелып, Саттаровка карады. Үзбәк Газизович безне таныштырды.
— Антипов, Альберт Иванович, доцент, үзебезнең татар егете,— диде ул.
Доцент Антипов нефть һәм химия промышленносте институтының Әлмәттәге кичке факультетында укыта икән. Факультет — әлмәтле- ләрнең горурлыгы! Соңгы елларда аның диварларыннан бик күп кадрлар югары белем алып, ныгып, колачлары киңәеп чыкты. «Татнефть» берләшмәсе институт белгечләренә фәнни-орактик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп кенә тора. Антиповка — «Ягулыкны сак тоту һәм югалтулар» дигән теманы берләшмә промыселлары җирлегендә өйрәнеп, тиешле нәтиҗәләр чыгару һәм фәнни нигезлә- мәләр эшкәртү тапшырылган икән. Саттаров монда мине тагын бер мәртәбә сөендерде; ул яшь доцентның дөрес юнәлеш алуын, аның хезмәтенең практик кыйммәте югары булуын бик тиз тотып алды, төпле, төгәл сораулар биреп, фәнни хезмәтнең төрле якларына ачыклык, өстәмә кертте. Кеше хезмәтенә чын күңелдән сөенә алу һәм ул сөенечне уртак итә белү — кешеләрнең гүзәл сыйфаты түгел мени?!
Белгечләрне озаткач, хәл-әхвәл алыштык, мин соңгы еллардагы явымнардан зарланып алдым, җәй-көзнең җайсыз килүе авыл хуҗалыгына бик нык зыян сала дип, кайбер үзем белгән мисалларны китердем. Үзбәк Газизович беравык сүзсез утырды, тагын «Беломор»ына тотын-ды, папиросны өйрәнелгән гадәт белән оста гына чиртеп чыгарды да, торып, бүлмә буйлап йөренә башлады.
— Яңгыр-карлар безнең яклар өчен гаҗәеп нәрсә түгел! Соңгы елларда җәйләр буе койган чаклар булды. Менә 52 градус салкынны әйт син! Илле ике градус!
Саттаровның сүзен юкка гына башламавын белә идем, фикеренең дәвамьич көтеп, күзләренә карадым.
— Нефтьче хезмәте башка бер хезмәткә дә охшамаган, син аны бик яхшы беләсең! — дип гадәттәгедән кайнарланыбрак башлады ул сүзен.— Нефтьче һәрвакыт ачык һавада. Аның эш урынын һава шартлары йогынтысьмиан һич саклый торган түгел! Чөнки эш объектыбыз ♦ бөтен республика буенча таралган. Яңгырның-карның, давыллы җилләр- з нең байтак зыян салган чаклары булды, әмма мондый афәт башка бе- < ренче тапкыр төште. Безнең регионның салкынлык полюсы Җәлил no- = селогында, салкынлык 52 градуска җиткәндә, «Җәлилнефть» эшчелә- _ ренең нинди хәлдә калуькн күз алдыңа китерәсеңме син? Операторлар, ° ремонтчылар — һәммәсе ачык һавада. Җитмәсә, поселок берничә сә- - гатькә утсыз-сусыз калды. Ун меңгә якын кешене эвакуацияләү турын- £ да сүз кузгатылды. Менә шул ситуацияләрдә нефтьчеләрнең холкы £ күренде дә инде! Бирешмәделәр! Поселокны, кешеләрне саклап кал- ~ дылар, нефть объектларында да эш тукталмады... Нефтьнең һәр тонма- “ сы кадерле. Ул тонналарны табу елдан-ел авырлаша. катл-улана бара ♦ Үз мәшәкатьләре өстенә табигать та авырлыклар китерсә, монда инде - чын 'сугышчан холык кирәк! Нефть чыгаруны «җәлилчеләр» өзмәделәр, сынатмадылар. Без олы Җиңү бәйрәменә барабыз Сиксән беренче ел- * ның көзендә икенче миллиард тонна нефть чыгаруны төгәлләргә исәп тотабыз. Бу — бик зур бәйрәм!
Мин моны белә идем, ике миллиард тонна нефть турында газеталар - яза башлаган иде. Әмма Үзбәк Газизович авызыннан бу сан бөтенләй - башкача яңгырап чык!Ы. Минем уйланып калуымны Саттаров үзенчә аңлады.
— Ике миллиард тоннаны күз алдыңа китерергә тырышып утырасыңмы? Мин 52 нче елдан нефтьтә эшләп тә аны өлешчә генә күзаллый алам. Ә шушы кадәр кара алтын табуга куелган көч турында сөйләшергә була! Бөек хезмәт куелды! Мөмкин булса, мин моны халкыбызның күмәк батырлыгы дип атар идем. Горурланам да! Җир куеныннан шул кадәрле байлык чыгарып безнең буын үз бурычын намус белән үтәде! Өченче миллиард та булыр! Әмма анысы — бездән соң киләчәк буыннар эше. Алар өлеше. Алар бурычы. Без эстафетаны ышанычлы, сыналган кулларга тапшырабыз. Мәгәр безнең буынның хезмәте дә бик зур хөрмәткә лаек
Шушы очрашу, шушы сөйләшү миндә төрле уйлар кузгатты. Миңа Үзбәк Газизовичның «безнең б у ы н үз бурычын үтәде!» дигән сүзләре аерата ошады.
Гомумән, ир-егетләрнең үз күңелләрен, үз эшчәнлекләрен чор һәм буын белән кыю рәвештә бәйли алуларын ошатам. Дөрес, бөтен кешегә дә андый хокук насыйп түгел, әмма кайберәүләрнең күзгә карап шулай дип әйтергә хаклары барын беләм! Ялгыз кеше эштә-хезмәттә бик әһәмиятле урын тотса да, уртак җимеш әнә шул ялгызларның тырышлыгы аркасында туса да, бары тик чор, буынның гомуми хезмәте генә гарихны хәрәкәткә китерә ала, алга илтә. Бигрәк тә хәзерге фән-техни- ка заманында коллектив хезмәтнең, коллективлар эше нәтиҗәсенең кыйммәте зур Саттаровның гаять зур коллектив — Татарстан нефтьчеләре исеменнән тулы хокуклы вәкил булып сөйли алуы, үз хезмәтен буындашлары, чордашлары белән бәйпи алуы мине тетрәндереп җибәрде.
Буындашлары исеменнән җитди сөйләүне үЬ өстенә теләп ала икән, бу кеше уз тормышы турында гына түгел, яшьтәшләре, чордашлары турында да бик күп уйланган дигән сүз. Күп уйланган икән, ул үз чор дашларын бик яхшы белә, аңлый, аларның кайгы-шатлыкларын уртак
итә ала, ул үз чордашлары белән бер сулышта кайнап яшәгән, заманның иң әһәмиятле мәсьәләләрен хәл иткәндә алгы сызыкта булган дигән сүз. Илгә ифрат олы хезмәт күрсәтеп, ике миллиард тонна сыек ягулык биргән буын исеменнән сүз әйтә ала икән, Үзбәк Газизович Саттаров үз өстенә тагын бер бурыч йөкли булып чыга. Димәк, үзенең дә ил алдында йөзе ак. Без нефтьчеләребезнең шушы буыны турында әле бер генә уйланмабыз, «безнең буын үз бурычын үтәде» дигән җитди йомгак безне нык уйландырырга тиеш. Ватан сугышының күп нечкәлекләре, детальләре менә ничә еллар инде һаман ачыклана гына бара, ваклыклар ачылган саен, сугышның зурлыгы, бөеклеге кимеми, киресенчә, нечкәлекләр илебез халыкларының батырлыгын торган саен ачыграк яктырта гына баралар. Нефтьчеләр турында да без әле кайта- ' кайта уйланырбыз, үз вакытында күреп бетермәгән фактлар ачыкланыр, кечкенәрәк саналган вакыйгалар, детальләр заманның хәлиткеч төсмерләре урынын алыр. Нефтьчеләр турында әле олы әсәрләр язылмаган. Нефть турында байтак гүзәл әсәрләр язган каләмдәш дусларым миңа үпкәләмәсеннәр, нефтьчеләр темасы әле үзенең Толстойларын көтә
Нефтьче галим Үзбәк Газизович Саттаров...
Нефть чыга башлауга ук, безнең Татарстанга илебезнең бөтен якларыннан белгечләр килде, осталар, инженер-техниклар тупланды. Татарстан җире үзе олы бер мәктәп булып, бик күп уңган егетләребезгә һөнәр, белем, тәҗрибә һәм гыйлем бирде. Бик күпләр Татарстан неф-тендә ныгып канат ярдылар һәм илнең яңа, башка бәрәкәтле промыселларына таралдылар. Мангышлакта, Урайда, Нижневартовскида, Уренгойда, Төмәндә Татарстанның күлме егетләрен очратырга була! Дан һәм хөрмәт аларга. «Татарстан нефтьчесе булу илебездә иң ышанычлы пароль!» дип язган идем бер пьесамда. Китүчеләргә хәерле юл, әмма бүген, нефть инде кими барганда, аны табу һәм җир өстенә чыгару бермә-бер авырлашканда Татарстанны ташлап китмәгән, шунда калган белгечләргә хөрмәтем аерата зур минем. Моны гади сүзләр белән генә аңлатып та булмый, китүчеләргә чын күңелемнән ак юл теләсәм дә, монда калганнарга мөнәсәбәтем, бөтенләй үк булмаса да, башкача — җылырак, яктырак! Нефть ургылып чыкканда, мактау арты мактау явып торганда, эш тирәсендә очынып йөрүчеләр дә булды. Алар башка төбәкләргә, башка промыселларга «каймак ашарга» киттеләр...
Калучыларның берсе ул —Саттаров.
Үзбәк Газиз улы Саттаров шунда, Әлмәт авылында, 1922 елның 8 мартында туган.
Егерме икенче ел! Егерме икенче елгылар! Безнең язучылар арасында егерме икенче елгылар юк, тормышта хәзер алар бик сирәк очрый. Егерме икенче елгылар Ватан сугышының иң авыр айларында дошманны күкрәкләре белән каршылаган егетләр. Аларның иң зур күпчелеге ил өчен, ирек өчен батырларча үлеп калды. Димәк, «егерме икенче елгылар вәкиле» булып сөйли алу да үз гомереңнең «моңлы бер җыр» булуын таләп итә, шуны сорый.
Үзбәкнең атасы революциягә кадәр дә, революциядән соң да балалар укыта. Әнисе Мөшфика апа да яшьрәк чакта укытучы булып эшли. Үзбәк ак күңелле гаиләдә туа, яшьтән үк китап, белем, халыкка хезмәт итү дигән изге сүзләр арасында үсә. Үзбәк Әлмәттә М. Горький исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач Казанга китә, Коммуналь төзелеш институтына керә. Институт та М. Горький исемен йөртә. Егет тырыш була, җәмәгать эшләренә катнаша, әдәби кичәләргә йөри, яңа спектакльләрне калдырмый. Озакламый институт ябыла һәм Саттаров Свердловск шәһәренә күчәргә мәҗбүр була, ул анда укуын С. М. Киров исемендәге Урал индустриаль институтының 3 курсында дәвам иттерә. 1941 ел була инде бу! Егерме икенче елгыларның һәммәсенең
тсрмыш юлына кискен үзгәреш керткән дәһшәтле ел. Табигый буларак, Үзбәк Саттаров та 1941 елның августында армия сафларына алына, аны Киев шәһәренә, танк-техник училищесына укырга җибәрәләр ф 1942 елда ул бу училищены Көнгер шәһәрендә тәмамлап, техник-лей- _ тенант званиесе ала. Аны хәрәкәттәге армиягә озаталар. Ул фронтта у була, сугышларда катнаша. Саттаровны яңадан училищега кайтаралар һәм Т-34 танкларына хезмәт күрсәтүче итеп әзерлиләр 1943 елның 6а- < шында Т-34 танклары эшелоны белән техник-лейтенант Саттаров 1 Ук- Q раина фронтына китә һәм Җиңү көненә кадәр Армия сафларын- * да була $
1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Курск, Воронеж. Бел- u город сугышларында катнаша. Украина җирләрен азат итеп. СССРның £ дәүләт чигенә кадәр барып җитә. н
Кырык өченче ел! ф
Авыр Т-34 танклары төялгән эшелонны күз алдыгызга китерегез.
Егерме бер яшьлек, юка гына, пөхтә генә, елгыр лейтенант, гайрәтле й броняга терәлгән машиналар янына баскач, үзе дә ничек үзгәреп китә! £
Үзбәк Саттаров сугышны «Кызыл йолдыз» ордены һәм куп санлы медальләр алып тәмамлый. Сугыштан соң да аңа илгә тиз генә әйләнеп Е кайту насыйп булмый әле. Ул совет гаскәрләренең Үзәк группасы со- 2 станында Польша, Германия, Чехословакиядә озак кына хезмәт итә. “ Тыныч тормыш аның өчен 1947 елда гына башлана. Бик күп елларга өзелгән укуны дәвам итәргә карар бирә. Илне торгызу, аякка бастыру өчен белемле егетләр кирәк булачагын бөтен барлыгы белән аңлый. Ул Казанга химия-технология институтының 3 нче курсына кайтып керә.
Күпме юллар, күпме еллар узгач, яңадан тыныч шәһәрдә Нинди зур бәхет! Сау-сәламәт килеш илгә кайту, Казан-башкалада йөрү, китапханә залларында яраткан китапларың белән очрашу—боларның .нинди олы бәхет икәнен канлы сугыш юлларын узган солдаттан яхшырак белүче бармы икән? Бу бәхетнең кадерен бик я&шы аңлаган Саттаров үлгәннәрнең дә, тереләрнең дә йөзенә кызыллык китермәслек итеп тырышып укый. Киров исемендәге мактаулы стипендия ала 1950 елны! институтны тәмамлап, инженер-механик була. Саттаровны Кемерово шәһәренә эшкә җибәрәләр, Ново-Кемеровск химкомбинатына Комбинатта ул башта мнженер-конструктор булып эшли, аннары проект бүлегендә өлкән инженер вазифасын башкара. 1952 елда Әлмәттә атасы Газиз вафат була һәм Үзбәк Саттаров, әнкәсенең соравын үтәп, туган ягына кайта. •
Әлмәт. 1952 ел.
Шәһәрнең ул чагын кемнәр хәтерли икән? Татарстан җиренә бөтен илдән техника, кешеләр агыла башлады Буровойларны Уралдан китер деләр. Куйбышев, Волгоград, Пермьнән вышкалар долотолар килде Әзербаиҗан торбалар җибәрде. Мәскәү. Ленинград. Уфа, Грозныйдан әллә никадәр катлаулы машиналар агылды Илебез 1951 елдан 1955 елга кадәр Татарстан нефтен үстерүгә 500 миллион сумнан аотыгоак капитал салды
Әлмәтне танымады Үзбәк Саттаров. Танырлык түгел иде Элек кәҗә чирәм кыркып йөргән урамнар юк Элек каз бәбкәләре ваемсыз гына узып йөргән тыкрыклар бетчән, бөтен җирдә канаулар, чокырлар, төзелеш нигезләре, торбалар, электр баганалары Бөтен якка яңа юллар узган Яңа юллардан яңа тормыш вәгъдә итеп, торба, тимер конструкцияләр төягән машиналар чаба Вахта автобуслары төрле телләрдә сөйләшә. Яшьләр, кызлар, өлкәннәр, һәр йортта эшчеләр эшчеләр Әлмәт татарлары килгән кешеләр белән үз булып, туганлашып бет кәннәр Өйләргә сыймаганнар палаткаларда, һәркем һәр көн мунча ага. Шәһәр мунчасына сыймаганнар хуҗалыкларга йөри -Мена рәхмәт.
>К У • М 10
17
менә бәракәт, менә сәламәтлек!» Заһирә апаларына кунакка барган иде, исе китте Үзбәк Саттаровның: идәнне тутырып нефтьчеләр йоклап ята. Вахтадан кайтканнар Кешеләрне берәм-берәм аралап басып узарга туры килде. Фронт юллары, окоплар, авыр һавалы блиндажлар, очраклы исән калган түбәсез каралты-куралар нигәдер хәтергә яңадан ургып килеп төште. Монда да чын фронт иде, аның да алгы сызыгы. Яшь инженерның йөрәге кысылып-кысылып куйды. Тик шушы кайнап торган яңа тормышның кайсы ноктасында урын алырга?!
Ул елларны хәтерләп, Үзбәк Газизович хәзер болайрак сөйли:
— Җанга якын һөнәр сайлап алу кебек үк, күңелгә ятышлы эш урыны табу — олы бәхет ул. Без менә һөнәр юнәлеше турында күп сөйлибез, яшьләргә туры юлны күрсәтергә тырышабыз, һөнәр сайлау исә, кайчагында, бик очраклы була. Минем белән дә шулайрак булмадымы икән? Әлмәт белән өр-яңадан танышып йөргәндә буровойга барып кердем. Каранам, каранам, күз күнекмәгән хәрәкәтләрне шәйлим, ниләрдер бик таныш, җанга үтә якын кебек. Күрәм — буровойны хәрәкәткә китерү механизмнары танктан алынган икән! Двигатель танкныкы! Көч күчергечләр! Борт күчергечләре дә! Хәтта кулислар да. Әйе, сугыштан соң безнең заводлар байтак дизель двигательләрен тыныч тормышка, хезмәт кырларына — буровойга җибәргәннәр икән! Танк приводлары хәзер нефть чыгара! Нефть эзли! Буровойлар шунда ук үз булып китте, алар да мине үз итте, эшкә калдым. Тиздән «Татнефть» берләшмә-сенең бораулаучылар әзерләү мәктәбендә укыта башладым. Тәҗрибә аз, дәреслекләр юк. «Юк»ны «бар» белән тулыландырабыз: дәрт бар, көч күп, теләкләр изге! Бораулаучылар мине өйрәтә, мин аларны, бергәләп җир катламнарына төшүнең серләрен ачабыз Бораулаучылар өчен беренче дәреслекне дә мин яздым. Аны бастырып чыгару турында уйлаган юк, вакыт көтми, эшебез ашыгыч, тиз-тиз генә машинкада бастырдык та эшчеләр арасында тараттык. Бергәләп үсәбез!
Шул көннән Үзбәк Саттаров бөтен гомерен Татарстан нефте беләч бәйли.
Нинди генә җаваплы, катлаулы хезмәтне башкармасын, һәрвакыт җитди, уңган, таләпчән һәм өлгер булып кала. Миңлебай газ эшкәртү заводында баш инженер булып эшләгәндә ничәмә-ничә рационализаторлык тәкъдиме кертә! Нефтьчеләр, төзүчеләр, газовиклар алдында зур абруй казана. Аны «Татнефтегаз» трестына баш инженер итеп күтәрәләр. «Татнефть» берләшмәсендә чыккан барлык нефтьне җыю, озату һәм куллану объектлары, шул исәптән Миңлебай газ эшкәртү заводы да,— һәммәсе Үзбәк Газизович карамагына тапшырыла. Олы эш була бу, катлаулы һәм җаваплы эш. Хәтәр эш! Ир-егет хезмәттә сынала. 1965 елда Үзбәк Газизович Саттаровны Ленин орденлы «Татнефть» производство берләшмәсенең генераль директоры урынбасары итеп билгелиләр. Ул бүген дә шушы җаваплы урында Сугышчан орден, медальләре янына «Октябрь революциясе» ордены һәм тыныч хезмәт медальләре дә өстәлде
Кешенең асыл сыйфатларын билгеләгәндә без телебезнең нинди олы сүзләренә мөрәҗәгать итәбез: эшлекле, уңган, таләпчән, белемле, киң карашлы, дәртле, яңалыкны тоя белә, үз эшен җаны-тәне белән ярата, ярдәмчел, вәгъдәчел, туры сүзле, саф күңелле дибез.
Коммунист, Татарстан нефть җитәкчеләренең берсе буларак, республикада гына түгел, илебездә зур абруй казанган Үзбәк Газизовичта бу саналган сыйфатларның һәммәсе дә бар.
5. Нефть уйландыра да...
Яшермим, моңарчы да без Үзбәк Саттаров белән, очрашкан саен, нефть турында бик күп сөйләшә идек. Ничек сөйләшмисең, кая гына карама — нефть, кая гына барып төртелмә — нефть продуктлары, нефть тормышыбызның бөтен тармакларына, дөнья хәлләренә, илләр ара- ♦ сындагы мөнәсәбәтләргә, җирнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә мең 2 төрле җепләр белән барыл тоташа иде. 1964 елның 4 ноябренда «Дус- < лык» нефть үткәргеченең беренче чираты файдалануга тапшырылды, х һәм Татарстан нефте тугандаш республикаларга — Чехословакиягә, Вен- ~ гриягә, Польшага һәм Германия Демократик Республикасына озатыла -г башлады. Күңелдәге уй һаман өзелми, киресенчә, яңа төсмерләр бе- х лән байый гына бара: әйе, без бу ил халыкларына азатлык алып кил- н дек, хәзер хуҗалык төзелешендә дә ярдәм итеп, бар булганын уртак ь итеп киләбез! «Дуслык» нефть үткәргече шуның иң матур чагылышы £ түгел мени?! Әлмәттән ерак та түгел аның беренче чакрымнарында: *“ «Җирдә тынычлык һәм халыклар дуслыгы хакына шушы ноктадан тә- ♦ тар нефте юл ала!» дигән язу кадакланган. Искиткеч тирән мәгънәле а сүзләр! Совет халкының яшәү гамәле, туганлык, интернациональ идея- “J ләр, безнең уртак ,хезмәтебезнең максаты шушы сүзләрдә ярылып ята. п
Нефть! Әлмәттә, Техника йорты фойесында дөнья картасы эленеп с тора. Зур карта-диаграмма. Картада җир шарындагы сыек ягульасның якынча запаслары күрсәтелгән. Якын Көнчыгыш, Персия култыгында— < бүгенге көндә җир шарының ут чорнаган ноктасында аның иң зур ятмалары. Саннары күп санлы миллиардлар белән күрсәтелгән. Америка империализмының туймас капшагычлары ни өчен шушы төбәккә сузылганын аңлау өчен әллә ни хикмәт кирәкми.
Әйе, Үзбәк Саттаров белән Әлмәттә очрашабызмы, Казаңдамы, республика, ил тормышы, дөнья хәлләре турында кызып-кызып сөйләшә башлауга, сүзебез, һичшиксез, нефтькә барып ялгана иде. Әмма соңгы очрашуда Үзбәк аганың аерата дулкынлануына, очынып-дәртләнеп сөйләвенә игътибар иттем. Җаваплы /рында озак эшләгән, тормышның көтелгән һәм көтелмәгән бөтен алмашынуларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, гадәттә, хисләрен ашыгып тышка чыгармыйлар. Аларга еллар белән олы тәҗрибә һәм шуның нәтиҗәсе, дәвамы булып сабыр акыл килә. Үзбәк Саттаровны мин сабыр акыллы дип белә идем. Соңгы очрашуда исә ул яшәреп китте, чал мыегы астыннан рәхәт елмаю өзелмәде, фикере тыгыз, уйлары канатлы иде. (Гәрчә мин аның әлерәк кенә больницадан чыгуын, врачларның чыгармаска тырышуларын, РОЭсының югары булуын, кан басымының уйнап-шаярып сикергәләвен бик яхшы белә идем).
Гадәттә, ул сүз алганда, сорауларым кими торган иде, бүгәи, киресенчә, җаваплар алган саен, сорауларым өстәлә, туктаусыз арта торды.
«Нигә алай ашыгып чыктыгыз?» дигән сорауга ул көлемсерәп җавап бирде: «Хәзер авырырга ярамый! Елы, айлары шундый!» диде
«Хәзер» дигәннең мәгънәсен аңлыйм, «Татнефть» берләшмәсе—» Үзбәк Газизовичның туган йорты — икенче миллиард тонна нефтьне чыгару ярышында финиш сызыгына чыкты. Хәзер бөтен кеч тупланган, акыл, дәрт тулаем дәрәҗәдә эшкә җигелгән булырга тиеш!
Ул бүгенге дәрте белән мине дә эшкә чакыра түгелме соң?!, Шулай булып чыкты да: «Әдәбият-сәнгать әһелләре Татарстан нефтьчеләре алдында бик зур бурычлы!» — диде ул. Килештем. Әмма бер утыруда гына аны аңлап бетермәдем, күңелемдә бик күп сораулар тулып калды.
Ничәмэ-ничэ НГДУ арасыннан нигә ..Җэлилнефтьчка баруымны теләде ул? Ничәмә-ничә җитәкчеләр арасыннан шул идарәнең начальнигы Шәфагать Фәхразович Тәхәветдиновның исемен нигә аерып атады?
Дөрес. 1978 ел азагында — 1979 ел башында Татарстан аша узган дәһшәтле салкын дулкыннарның иң аяусызы нәкъ менә «Җәлилнефть» промыселлары таралып утырган төбәктә булган икән. Тугызынчы вал! Аерым урыннарда салкынлык 50 градустан артып киткән! Сирәк була торган хәл, ифрат сирәк! Бөек Ватан сугышы башланг.ан елның кышында да салкыннар Идел буе районнарын тетрәткән иде. Йөзәр яшьлек мәгърур имәннәр, өрәңгеләр өшеп корыды, чикләвек куаклары коры чыбыкка калды. Алма, чия бакчалары тоташтан кара көеп утырдылар..
Дөрес, «Җәлилнефть» идарәсенең горурланырлыгы бар. алар — кышкы зәмһәрирдән промышленность объектларын, су кудыру насосларын. скважиналарны һәм поселокны саклап алып калганнар, кыенлыкларны, өстәмә мәшәкатьләрне батырларча җиңеп чыкканнар.
Дөрес, идарәнең начальнигы иң яшь, өметле җитәкчеләрнең берсе. Шәфагать Фәхразовичка утыз ике шендә республиканың иң эре нефть предприятиесенә җитәкчелекне ышанып тапшыралар.
Мәсьәлә ачыклансын өчен, тагын бер мөһим якны әйтеп-искәртеп узарга кирәк. Җәлил — үзенчәлекле поселок. Бирегә урнашкан НГДУ— «Җәлилнефть» идарәсе промышленность объектлары өчен генә түгел, поселок өчен дә тулаем җавап бирә. Торак йортлар да, мәктәп, больницалар да, клублар, кибетләр, ашханәләр, балалар бакчалары, санаторий- профилакторий да, хәтта картлар йорты да, аларныкы, нефтьчеләрнеке. Дөрес, халык сайлап куйган поссовет бар, председателе дә пыр тузып эшләп йөри, әмма халыкның күп тармаклы тормышы, көнкүреше өчен асылда нефть идарәсе җавап бирә. Менә шундый поселок икән ул Җәлил һәм Татарстанда башка андый торак пункты юк та икән.
Димәк, афәт булып салкын иңгәндә, нефтьчеләр, поссовет җитәкчеләре белән берлектә, поселокны салкыннан саклап калганнар. «Саклап калганнар» дип сүздә әйтү җиңел, ә тормышта бу хәлдә нинди көтелмәгән вакыйгалар булмагандыр дисең!? Нефть объектларын һәм поселок ны саклау көн тәртибенә килеп баскач, нефтьче җитәкчеләр үзләрен ничек тотканнар? Ике якка да бердәй куркыныч янаганда алар кайсы якка булса да авышмаганнармы?..
Гомумән, ун меңгә якын кешесе булган поселок утсыз-сусыз калгач, нефтьчеләр гаиләсендә ниләр булды икән?! Куркыныч кемнәрнедер тәмам өркеткәндер, кемнәрдер Җәлилне ташлап ук киткәннәрдер? Китүчеләр белән калучылар арасында яңа мөнәсәбәтләр туып өлгергәндер...
Фантазия ерак вакыйгаларны хәтергә төшерде. Ташкентта зилзилә, җир тетрәү булып, шәһәрнең шактый өлеше җимерелгәннән соң, бөтен ил, бөтен республикалар бердәм булып тугандаш үзбәк халкына ярдәмгә ташланганда, кайберәүләрнең, абруйлы гына кешеләрнең, тәртәләрен читкә борулары мәгълүм бит!.. Монда ни хәлләр булды икән, Җәлилдә!?
һәлакәт, куркыныч килгәндә характерлар ачыла. Куркак гомере буе куркак булып яшәми, аның канына сеңгән куркаклыгы, сыналу килгәч, авыр моментта гына ачылып китә. Батырлык та шулай. Юаш, сабыр холыклы, моңлы күңелле Газинур Гафиятуллин дошманның ут атып торган амбразурасын каплаганда гына батыр булмаган, ул гомере буе батыр булган. Батырлык та, куркаклык та тормышның кискен бәрелешләрендә ап-ачык чагыла. Җәлил төбәгенә килгән афәт нефтьчеләрне яңа яктылыкта күрсәтәчәк түгелме?.. Борылышлар, кыенлыклар, авырлыклар кешеләрнең күләгәләрен түгел, үзләрен күрсәтәләр, чын йөзләрен!
Әлмәт театры коллективы кайчаннан бирле нефтьчеләргә, аларның үтә мактаулы, үтә тынгысыз хезмәтләренә багышланган пьесага зарыгып яши. Шушы вакыйга пьеса өчен нигез була алмасмы?..
Бу сорауларга җавапны анда, поселокның үзендә, җәлилчеләр арасында гына табып була иде Әйе, миңа Җәлилгә барырга кирәк
Әлмәттән кайткач, мин газета-журналлардагы «нефть нефтьчеләр» сүзенә аерата игътибар бирә башладым. «Җәлилнефть» дигән суз чыгу га, күңелем чаптар ат кебек ярсый иде «Нинди кешеләр яши анда, нинди хикмәтле эшләре бар аларның?» Күңелдә гел шул сорау иде, Җәлилгә барганчы ук мин алар арасында, нефтьчеләр уртасында идем. Моңарчы да үземне кызыксындырып килгән сорауларга җавапларны алар эшчәнлеге аша табарга тырыштым.
Менә «Советская Татария» газетасының 14 ноябрь саны. 1980 ел Кыс ка гына белешмә: «Җәлилнефть» идарәсе бер безнең республикада гына түгел, Идел — Урал регионында иң эре нефть чыгару предприятиесе. «Татнефть» берләшмәсендә чыгарыла торган нефтьнең 15 проценты шушы идарә өлешенә туры килә. Нефть чыгарыла башлаганнан бирле бу идарә ятмаларыннан барлыгы 155 миллион тоннадан артыч «кара алтын» алынды, шуның 60 миллионнан артыгы унынчы бишьеллыкка туры килә. Бу — узган бишьеллыкка караганда 20 процентка артык дигән сүз.
Идарә хезмәтнең бик югары күрсәткечләренә иреште, чыгарылган нефтьнең 80 проценты экспорт кондициясенә җиткерелеп тапшырыла, мөһим социаль проблемалар уңышлы хәл ителә
Нәтиҗәләр куанычлы, әммһ шуның белән бергә унынчы бишьеллык ның җәлилчеләр өчен шактый кыен булуын да искәртеп узарга кирәк Хаталар, исәпләп бетермәүләр һәм план өзелү фактлары да булды Аларның күпчелеге республика нефтьчеләре өчен уртак хаталар иде Унынчы бишьеллык нәтиҗәләренә аек, объектив бәһа бирү — алдагы бишьеллыкларның уңышларына ныклы нигез булыо торачак»
Шушы кереш соңында «Җәлилнефть» идарәсенең баш экономисты Мәсгуть Гиниятуллинның зур мәкаләсе урнашкан. Гиниятуллин?! Таныш фамилия ич бу! Күптән түгел генә Новосибирскида чыга торган «ЭКО» исемле фәнни журналда аның бик төпле, миндә бик күп яңа фикерләр кузгаткан мәкаләсе басылды түгелме? Журналның октябрь ае санын эзләп алам, чыннан да, «Татнефть» берләшмәсенең генераль директор урынбасары Н Хәмидуллин белән Мәсгуть Гиниятуллинның «Нефть скважинасының эш сыйфаты» дигән фәнни мәкаләләре басылып чык кан. Элегрәк тә мәкаләгә күз йөгертеп чыккан идем, хәзер мин журнал битләренә бөтенләй башкача карадым. Үземне борчыган сорауларга конкрет җирлек, конкрет кешеләрнең эше аркылы җаваплар эзләдем
Уйланып язылган, уйландыра торган мәкалә
Скважина — нефтьчеләрнең эш үзәге. Скважина— катлаулы һәм шак тый чыгымнар сорый торган нефть чыгару корылмасы Нефть чыгару предприятиеләренең төп фондларының яртысы скважиналар коруга тотыла Мин боларны элек тә белә идем. Партиябезнең XXV съезды сква жиналар төзү циклын 25 процентка кыскарту бурычын куйган иде, Әл- мәтлеләр, мәсәлән, тармакта беренче буларак, бу зур бурычны ике ел ярымда үтәп чыктылар, 1975 елда бу күрсәткеч 54 тәүлек булса, хәзер нибарысы 33,7 тәүлек тәшкил итә. Скважиналарны төзү циклы кыскара барса, скважиналарның эш гомерен озайту — нефть чыгару предприя тиеләренең иң зур, иң катлаулы бурычы Бераз алгарак китеп булса да, Шәфагать Фәхразовичның бик төпле бер фикерен әйтеп, бу фикернең никадәр катлаулы икәнен белдерәсем килә. Ул: «һәр кешенең генә түгел, һәр скважинаның да үз холкы бар. Кешеләр белән эшләү дә җиңел түгел, скважиналарның серен аңлау да елдан-ел катлаулана бара», дигән иде
Республика сыек ягулык күләмен ил таләп иткән югары дәрәҗәдә готу өчен, яңа ятмалар ачу белән бергә, хәрәкәттәге скважиналарны нәтиҗәле эшләтү һәм катламнарның нефть бирүчәнлеге бүгенге кон
дә хәлиткеч роль уйный. Гади оператордан башлап иң югары җитәкчеләргә кадәр бу аксиоманы бик яхшы беләләр. Безнең республикада катламнардан җир асты байлыгын тулырак һәм аз көч түгеп алуга юнәл- телгән комплекслы чаралар программасы эшләнгән. Ул нефтьне катламнардан су кудырып чыгару ысулларын камилләштерүне, сыек ягулыкны юдырып алу сәләте югары булган химик сыекчалар, реагентлар куллануны һәм күп төрле оештыру чараларын үз эченә ала.
Скважиналарга капиталь ремонт ясау елдан-ел катлаулана һәм күләм ягыннан арта бара, моны истә тотып, «Татнефть» производство берләшмәсендә катламнарның нефть юмартлыгын арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнүче махсус идарәләр оештырылды.
Кем белән сөйләшсәң дә, кайсы оператор, мастер белән очрашсаң да, алар бер авыздан скважиналарга ремонт ясауның бүгенге көнгә иң кыен һәм иң мәшәкатьле эш икәнен әйтеп торалар. Эшнең авырлыгы шуннан гыйбарәт ки, әлегә ремонтчы бригадаларның техника белән кораллану дәрәҗәсе бик чикләнгән. Торба күтәрү өчен әлеге дә баягы иске кон-струкциядәге «ПТМТ-40» мачталары кулланыла. Аның йөк күтәрү мөмкинлеге бик чикле. Торбаларны сүткәндә һәм аларны яңадан ялгаганда барлык эш кулдан башкарыла. Скважинаның тирәнлегенә карйп, торбалар санының 200—210 чамасында икәнен дә ачыклап үтәргә кирәк Бер скважинаны ремонтлау өчен генә кул аша шушы кадәр торбаны үткәрү эшчеләрнең һәм мастерның теңкәсенә тия. Ачкычлар да бик иске. Бораулау торбаларын күперчеккә урнаштыру да элегәчә механика- лаштырылмаган Бу эшнең никадәрле җитди игътибар үзәгендә торуын «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры Әкълим Ка- сыймович Мөхәммәтҗанов съезд алды көннәрендә «Правда» газетасында да язып чыкты. «Алдынгы технологияне үзләштерү юнәлешендә иң мөһим тармак булып скважиналарны ремонтлау хезмәте тора. Кызганычка каршы, соңгы ун-унбиш ел эчендә, бу җәһәттә кулланыш тапкан механизмнарның техник дәрәҗәсе дә, аларның эш күрсәткечләре дә әллә ни алга китә алмады. Байтак эшләр кулдан яки искергән җайланмалар белән башкарыла. Эш урынының һәрвакыт ачык һавада булуы да эштә өстәмә кыенлыклар тудыра. Болар һәммәсе бергә ре-монтчыларның гайрәтен чигерәләр һәм кадрларның эштән китүенә сәбәп булалар».
(«Правда», 19 январь, 1981 ел).
Хәзер берләшмәдә скважиналарга ремонт ясауда 100 дән артык ысул кулланыла. Яхшымы бу, яманмы? Әмма ремонт схемалары фәнни- тикшеренү институтлары тарафыннан тикшерелеп типлаштырылмаган- нар, скважиналарда бер үк төрле ремонт таләп ителгәндә дә һәр идарә, цех, хәтта бригадалар да төрле-төрле технология кулланалар. Бу технологик алымнарның нинди очракта кайсы уңышлырак икәнлеге фәнни нигезләнмәгән. Ремонтчыларның бу зарларын үз колагым белән дә ишет- кәләдем, газеталарда да бу турыда ачынып һәм борчылып язып чыктылар.
Скважина ремонтлаучылар ярдәм көтә.
Скважиналар тирәсендә эш кайный, скважиналар тирәсендә фән туа, хезмәтнең экономик законнары ачыла. Скважиналарның саны, аларның эшчәнлеге — бөтен идарәнең, нефть чыгару предприятиесенең хезмәт көзгесе дә икән. Моны М. Гиниятуллин бик гади исәпләү юлы белән аңлата. Чагыштырмача хезмәт чыгымнары дигән күрсәткеч нефтьчеләрнең эш нәтиҗәсен бик төгәл исәпләп бирә ала икән! Производствода хезмәт күрсәтүчеләрнең санын скважиналар санына бүлсәң, әнә шул күрсәткеч килеп чыга. Бу беренче карашка гади бүленешнең нигезендә төгәл мәгънә ятканын М. Гиниятуллин бик тапкыр рәвештә исбатлап бара. Шушы бер сан аша хезмәт җитештерүчәнлеге дә, производствоның тех-
* « оаллану дәрәҗәсе дә, эшләп чыгару күрсәткече дә, кыскасы, нефть чыгаруның ни чаклы эффектлы булуын раслаучы бөтен фак- 'орлар чагыла! Санарга өйрәтә, санарга мәҗбүр итә торган берәмлек икән ул «удельная численность!»
«Җәлилнефгь» идарәсен алыйк. Бу мәгънәле күрсәткеч соңгы ун ел эчендә күзгә күренеп түб- ча икеләтә кимегән, инде бик ♦
’огәл булыйк дисәк, 1,9 дан 1,05 булып калган Әгәр бүгенге көндә «Җә- 2 лилнефть» промыселларында мең ярымнан артык скважина эшләп утыр- < ганын исәпкә алсак, бу сикерешнең экономик кыйммәтен бәяләп бете- = рерлек түгел! Гади тел белән әйткәндә, унынчы бишьеллык башыннан • Җәлилнефть»тә хезмәт чыгымнары өчтән бергә кимегән! Бу «Тат- g н/ефть» берләшмәсе арасында иң яхш£> күрсәткеч! =
Нефтьнең моңарчы билгеле булган ятмалары күзгә күренеп саран- 2 ланганда, скважиналарның егәре кимегән чакта, геологик-техник күрсәт- ңечләр начарланганда, «Җәлилиефтьятә «кара алтын» чыгару унынчы н бишьеллыкта узганы белән чагыштырганда, тулаем 5,4 процентка арткан *- икән! ф
Әле без бая өстәрәк телгә алган «хатаПарны, исәпләп бетермәүләрне а һәм план өзелү» фактларыннан тыш, әлегә рәсми отчетларда аерып тел- ш га алынмаган табигыи факторларны—җәйге давылларны (ул турыда * алда сүз булачак!) һәм кышкы салкыннарны (салкыннар идарә эшчән- е- леген шактый вакытта графиктан чыгаралар) да санасак, бу үсеш сок- с ландыра, җәлилчеләрдә ярыш ялкынының чыннан да сүнмәс вә сүрел- 2 мәс икәнлеген раслый!
«Әһә!» дидем мин уйлый-уйлана торгач, «юкәдә икән чикләвек!» Үзбәк Газизович юкка гына «Җәлилгә бар!» дип димләмәгән Җәлилче- ләрнең нсф’ь бирергә теләмәгән «кирле-мырлы холыклы» катламнарга да актив һөҗүм башлавын, югары >ai намнардагы күкертле нефтьне чыгара башлавын да телгә алсак, анарның эшчәнлеге нәкъ менә коммунистик хезлЛ-этмең үрнәге икән ләбаса1 Баштагы елларда нефть ч ы г a торган иде хәзер без аны чыгарабыз!» дип шаяртып куйган иде Үзбәк Газизович бер мәлне 6. Димәк, мин Җәлилгә барам!
Уйландым, куен дәфтәремне актарындым, китаһлар караштырдым, әзерләндем Юлга чыгар алдыннан тына кылт итеп күңелгә тагын бер сорау кунды: «Ә суык? Нәрсә ул суык?!»
Белом, Канадада, мәсәлән, салкыннар 17 градуска җитсә, нефтьчеләр эшкә чыкмыйлар, суыктан куркалар. 'Ачык һавада көне бу эшләргә кирәк ич!» Бу — факт
Ә иЛле градус? Күпме бу, азмы’
Җир шарының салкынлык полюсы Антарктидада урнашкан. Салкынлык рекорды 88,3 градус! Антарктиданың салкыннары турында «Восток» станциясендә кышлаган белгечләребез болей дип язып чыкканнар иде «Термометрда төрекөмеш туңа. Туңа да подшипник шары сыман тәгәрәп йөри Металл уалучанга әйләнә — кувалда белән бер сугуга, тимер, пыяла сыман, чәрдәкләнеп ваклана Бензин дөге боткасы кебек an ак, куе һәм янмый торган массага әйләнә Янып торган факелны шул бензинга тыксаң сүнә. Кар вак очлы кырлы ком кебек тарала, чожтыр- дый һәм чаңгыны шудырмый Темпера’ура 70 градус салкын булганда бернинди приборсыз да белеп була — сулап чыгарган һава борын төбендә үи вак нарга әйләнеп җиргә сибелә»
Әлмәт. Җәлил шартларында илле градус салкын ниләр күрсәтә ала! Моны анда баргач кына белеп булачак иде..
Ьөек шагыйребез исеме белән аталган бу поселок туган ягым—. Сарман районында урнашкан була да, моңарчы бу якларга килеп чыкканым юк иде. Кешенең чын яшәү формасы — көрәш. Тышкы яктан караганда сабыр гына аккан тормышыбызда һәрчак көрәш өстенлек итә, ат озын үргә менгәндә бот мускулларын соң чиккә җиткереп кабар, тып тарткан кебек, көрәш кискенләшкәндә кешенең дә хәле киеренкеләнә, акылы тизрәк эшләргә готына, көндәлек тормышында булып та, моңарчы сизелмәгән сыйфатлары — кыскасы, эче һәм тышы ап-ачык күренә башлый.
Икенче миллиард тонна күңелдән китми. Республикабыз шул уй белән яши. Моңарчы илебезнең бер генә төбәгеннән дә ил казнасына шул кадәрле «кара алтын» кергәне юк әле! Алдарак андый төбәкләр булыр, бу санга Көнбатыш Себер нефтьчеләре дә якынаеп килә. Әмма минем республикам Татарстан илдә беренче булачак!
Спортчы дөнья рекорды кую өчен халык алдында ничә минутлык чыгыш ясый? Биш минут? Ике? Бер!? Ә шушы минутлар өчен ничә еллык авыр юл узганын, күпме көч сарыф иткәнен, ничәмә-ничә чиләк тир түккәнен ул бары үзе һәм тренеры гына белә. Актер, сәхнәгә чыгып бер авыз сүз әйтүгә, залдагы йөзләгән тамашачының күңелен яулап алыргп тиеш! Шундый сихри югарылыкка ирешер өчен ул айлар буе репетицияләр үткәрә, күпме йокысыз төннәрдә газаплана, тэу-тау китап-журнал актара, тормышны өйрәнә.
Унынчы бишьеллыкта җәлилчеләр 60 миллиен «кара алтын» биргәннәр. Аларның күпме тир түккәнен, никадәр йокысыз төннәр үткәргәнен, шушы саннар өчен ничаклы юллар узылганын кем белә? Уйларым шул тирәдә йөри, юл читләрендә, уйсулыкларда мыштым гына җир мае имеп яткан сиртмәле коелар баш иеп мине озатып калалар. Уйлар чиксез, уйлар якты. Менә күрсәткеч тактасы. Саумы, Җәлил!
Әлмәттән килешли шактый озын үр мендек. «Җәлилнең бөтен ягы да тау»,— дип ачыклады шоферым. Җиде юл чатына, җиде җил күзенә утырган бу шәһәрчә поселок Муса Җәлилнең үзенә һәйкәлдер кебек тоелды миңа. НГДУның өч катлы бинасы алдында Җәлилнең мәгърур сынын күреп башымны идем, Җәлилнең көрәштәшләре санынча утыр-тылган яшь куе чыршылар гөжләп мине сәламләде Борылып як-ягыма карадым. Урамнар киң, тәрәзәләр якты, кешеләр көләч, һавасы саф.
Байтак көннәр җәлилче нефтьчеләр тормышы белән яшәдем. Промышленность объектларының эше белән якыннан таныштым, операторлар, мастерлар цех начальниклары белән очраштым, җир а<;ты ремонты бригадаларын вахтага озатып калдым, цехларда иртәләрне-кичләрне каршыладым. НГДУның төрле рангтагы җитәкчеләре белән күрешеп, аңлашы i яшәдек. Ниһаять, промышленностьны гына түгел, сәнгатьне дә бик яхшы аңлаучы, Ленинград, Мәскәү театрлары хәлен биш бармагы кебек белүче искиткеч инсафлы, югары дәрәҗәдәге интеллигент холык лы экономист Мәсгуть Гиниятуллин белән дә очраштык. Бар эшен куеп торып бу очрашуларга мине ягымлы, ачык йөзле сүзгә тапкыр Альберт Шәйхуллович Ситдыйков — идарәнең партоешма секретаре озатып йөрде. Казан университеты шәкерте, төп һөнәре белән геолог, ул җир катламнарын гына түгел, кеше күңеле тирәнлеген дә бик яхшы белә
Әлбәттә, мине беренче чиратта җәлилчеләрнең бүгенге тормышы бүгенге хәлләре кызыксындырды. («Җәлилчеләр» дип аларны атау күңелгә үк рәхәт!) Әлбәттә, һәр очрашкан кеше белән без бүгенге көннең иң зарур проблемалары турында сүз алып бардык. Мин, сүз арасында гына дигәндәй. «Ә теге вакыйгаларны, салкынны, сусызлыкны онытмадыгызмы?» — дип сорап куйгаладым. Булып узганнарга бүгенге кешеләрнең мөнәсәбәтен белү дә кирәк иде миңа. Узганнарны онытырга ярамый, тарих сабак ул, узганнар киләчәккә юл ярырга ярдәм итә.
Әлбәттә барьГ тик шул көннәргә бәйләнешле вакыйгаларны белергә теләп кенә очраткан иптәшләр дә байтак булды
■ '■ "эр булган соң ул кышта7 .
Калил — яшь поселок. Нигезе 1964 елда гына салынган Яшь шәһәрләрдә, кагыйдә буларак, бала-чага ишле була, яшь әниләр көнләшә- кенләшэ. г-рыша-ярыша бәби ташыйлар Бала чага ишле җирдә Яңа ел бәйрәме иң хозур, иң матур бәйрәм! Техника йорты каршысында поселок бәйрәменә баш булып, күзләрнең явын алып, аллы-кызылльС утлары белән балкып купшы чыршы утыра. Әти-әниләр култык асларына нә- 5 нирәк чыршылар кыстырып, өйләренә ашыгалар. Мәктәпләр бизәлә,' йортлар бизәлә, кибетләрдә улчәү табалары биеп тора, уенчыклар за- - лында чират! . Эш урыннарында да җанлылык, һәркемне ел йомгаклары 5 кызыксындыра, һәркемнең телендә «план, үтәлеш, премия» сүзләре Кич х ләрен шәһәр өстендә бихисап йолдызлар кабына. Күге тыныч, тормышы - мул, күңелләре кор җәлилчеләрнең. НГДУда саныйсы саналган исәпчә алынган План үтәлә! Көннәр ’ифрат салкын, төннәрен тагын да ныграк 5 суыта, урамнарга куе-тыгыз томан җәелә, кар шыгырдаганы әллә каян яңгырап ишетелә. Вахта машиналарының тавышы үзгәрде алар нинди- ♦ дер, күренми торган, тоташ стенаны аударып алга кыймылдыйлыр төсле = Иртәләрен салкынлык, куера, кояш тирәсендә «алкайлар җемелди. Тер- ~ мометрдагы кара-көрән сызык төшә-төшә дә бөтенләй күздән югала. ф Әйе, нефтьчеләрнең кышның төрлесен күргәннәре бар. Әйе. һәр кыш - аларга әллә ни кадәр санап бетергесез өстәмә мәшәкатьләр тудыра, к зыян сала. Нефтьчеләрнең исе китми, чөнки эштән соң аларны җылы _ өй, кайнар аш, хөрмәтле тур көтеп тора. ч
Бүген якшәмбе булса да, эш дәвам итә, җаваплы урыннарга ышаныч лы кешеләр куелган, тәҗрибәле шоферлар теләсә кайсы юлга чыгып китәргә әзер. Катлам басымын саклау, транспорт һәм электроцехларда гына киеренкелек гадәттән тыш ныграк сизелә Чөнки «Татнефть» бер ләшмәсеннән дә, ЦИТСтан да тәшвишле, хәвефле хәбәрләр килә башлады. «Сак булыгыз, чарасын күрегез: гадәттән тыш суыклар көтелә!» «Кайбер скважиналарның туктау фактлары бар> Әле куркырлык хәл юк, андый гына аварияләр еш булып тора. Авария бригадалары чыгып китә тора, кабельләрне ялгыйлар, насосларны кузгаталар, скважиналар тагын гүләп эшкә тотына.
Тик монысын, бу кадәресен беркем дә көтмәгән була. Бәла бөтен ләй көтелмәгән яктан килеп чыга. Ул сыналулы көннәрнең шаһиты, ул чакта поссовет председателе булып эшләгән Азат Исхакович Исмәгый- левне тыңлап карыйк.
— Хәзер мин башка эштә. «Тәҗрибәң кирәгеннән артык күп, ут- ны-суны гына түгел, утсызлык белән сусызлыкны да кичергәнең бар», дип. мине НГДУның укыту комбинатына директор итеп күчерделәр Ла еклы алмаш әзерләү өчен тырышабыз.
— Ә сез теге кышны онытмадыгызмы? — дип бүлдердем мин аны.
— Юк. онытмадым. Онытырга ярыймы соң7 Поселокка Жәлил исемен бик белеп кушканнар дип уйладым мин ул көннәрне! Халык бик бер дәм бездә, эшчән. Күбесе шушы як кешеләре Сарманнан. Әлмәттән. Читтән килгәннәр дә байтак Руслар, украиннар, чувашлар — бер туганнар булып беттек. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, көнкүреше поссоветта аермачык күренеп тора ул. Кыенлык килгән очракларда кешеләрнең гади көннәрдә күренеп бетмәгән сыйфатлары да ачыла. Кешенең генә түгел, эш-хезмәтнең дә моңарчы беленмәгән яклары килеп чыга Мәсәлән, без ни өчен сусыз калдык? «Где тонко, там и рвется», ди рус халкы. Ни өчен котельня сафтан чыкты? Генплан буенча бездә ике резервуар төзү эше каралган икән. Аның берсен нигәдер салырга «онытканнар». Бәла юк чакта без дә аңа игътибар итмәгәнбез. Иң әувәл Зәй ГРЭСыннан электр килү тукталды Акташтагы өченче су үткәргечтә на
сослар туктады. «Җәлилнефть»нең промысел һәм хуҗалык объекта, рын, поселокны су белән тәэмин - үче Бикәсаз станциясе дә тындь. Резервуардагы су кимегәнне котыбыз ныгып кузәгеп торабыз Ьаш-ы бетен расходларны туктатып, суны бары тик пар казаннарына гына җибәрә башладык. Инде иң соңгы авария запасларыбызны бетердек. Электр энергиясе озакламый килә башласа да, насослар байтак вакытка хәрәкәтсез калды Ниһаягь, безнен резервуар бөтенләй бушады.
Нишләргә? Чараның иң алдан кайсысына керешергә* Җылы иөри торган магистраль торбаларны, сюякларны, меңләгән батареяяарны ни чек итеп туңудан саклап калырга? Су кайчан буЛыр? Бер сәгатьтәнме, әллә бер тәүлектәнме?.. Әлегә бик-күпләр бәла килгәнне белмиләр. Йортларда бәйрәм шатлыгы! Йортларда бик күпләр кичке бәйрәм табынына утыралар, һәркемдә кунаклар! Өйләр тулы бала-чага! Тиздән-тиздән бәла килгәнне һәркем үзе татып караячак, салкын-явыз акрынлап йортларга үтеп керәчәк! Инженер-техник хезмәткәрләр, коммунистлар поссовет депутатлары, активистлар НГДУга җыелдык. Нефть объектларын салкыннан саклау өчен бер штаб, поселокны һәм көнкүреш объектларын коткару өчен икенче шгаб төзелде Беренче штабның башлыгы итеп НГДУ начальнигы Тәхәветдинов, икенчесенең җаваплы кешесе итеп аның урынбасары Шубин билгеләнде.
— Иң беренче эшләрегез ни булды? Каян башладыгыз?
— Халык массаларын паникадан, куркып-каушал калудан сакларга кирәк иде.
:— Халыкка ничек мөрәҗәгать иттегез? Радио ашамы?
— Юк. Депутатлар, активистлар, партия членнары үзләренә билгеләнгән ^йортларның һәр квартирасына кереп, халыкны өмәгә чакырдылар. Әйе, өмәгә. Беренче катларны, подвалларны кар белән күмеп, аз булса да җылылыкны сакларга кирәк иде безгә. Кешеләр бәйрәм мәҗлесләрен ташлап, кырык градустан ашкан суыкта кар көрәргә чыктылар. Икенче эш — больница! Шул ук төнне авыруларны инде суынып өлгергән палаталардан аерым квартираларга күчердек. Бар буЛган электр приборларын исәпкә алып, аларның бары. ын тоташтырдык. Алар эшләп торганда, квартираларда җан сакларлык кына җылы бар иде әле Операция чираты җиткәннәрне, бәби табарга тиешле әниләрне Әлмәткә, Сарманга озаттык. Кеше эшгә таныла, ике ай элек кенә баш врач итеп билгеләнгән Әдип Ибраһимовны һәм аның коллегаларын күрсәгез иде сез! Бернинди каушау, зарлану юк. Зар дигәннән, чын, ул көннәрдә зар ишетмәдек. Поселоктагы ун меңгә якын кешенең язмышы, эше, саулыгы НГДУ кулында иде Меңнән артык скважинаның һәммәсе сусыз хәлдә салкында калганнар иде... Йортларда, подвалларда дежурлык бер генә минутка да өзелмәде. Тәүлек буе вахтада булып, туңып-арып кайткан нефтьчеләргә кайнар аш пешерерлек су үткәрергә, җылы үткәрергә кирәк иде Подвалларда паяльный лампалар эшләтәбез, аларны бөтен «Татнефть» берләшмәсеннән җыеп алып кайттык. Дизель ягулыгы белән эшләүче машиналар кабына алмый интегә, шоферлар ягулыкка бәйрәмгә алып кайткан аракыларын кушып җибәрәләр, һәр стояк янында диярлек дежур слесарьлар тора, торбаларны иске-москы белән төреп, солярка сеңдереп яндырып җылытабыз. Котельняга су кичке тугызларда гына килеп җитте. Хәзер системага җылы бирердән элек, квартираларны йөреп чыгарга, һәр батареяны ныклап тикшерергә кирәк иде Кемнәрдер кунакка киткән, ишекләр бикле, форгочкалар ачык калган.
Батареялардан суны төшереп бетердек дип юкка тынычланганбыз. Генпланда каралган тагын бер мөһим чылбырның өзеклеге килеп чыкты. Суны химик юл белән эшкәртеп, кислородын киметеп торбаларга озата торган «диаэроционная җайланма» дигән нәрсәне проекттан нигәдер төшереп калдырганнар икән. Менә сиЦа мә! Су йөреп торган батарея
ларның аскы өлешенә калын булып ләм утырган иде! Яртылаш лай утырган батарея ларның илле проценты шытырдап каткан булып чыкты...
Шартлаган батареяларны, торбаларны тизлек белән алыштырырга кирәк иде. Җәлилгә берләшмә җитәкчеләре килде Торба, кирәкле материаллар төягән машиналар агылды. Сварка эшләре өчен карбид җитми башлады. Карбидны, беләсезме, җәһәннәмнән, Караганда шәһәрен- ♦ нән барып таптык! 3
Квартираларда туктаусыз газ яна, электр приборлары эшли. Газ җит- < ми башлагач, өстәмә подстанцияне тоташтырдык. Янгын куркынычы да, 5 газ белән агулану куркынычы да бар иде. Өйдән-өйгә, квартирадан-квар- тирага гел йөреп тордык Салкыннарга күз ачкысыз кара бураннар ял- s танды! Җәлил — җил оясына урнашкан поселок. Елның 250 көнендә көньяк-көнбаГыштан өзмәс җил өреп тора.
Хуҗалык йомышларына суны кар эретеп булдырсак та, ашарга-эчәргә < су каян алдыгыз дисезме? Бензовозларны пар, кайнар су белән кат-кат < юып, цистерналарда эчәр су ташыдык. Поселоктан ерак та түгел урман эчендә чишмә бар икән, кемдер шуны белеп алган, чиләк-чиләк аннан * су ташый башладылар. Җил кешеләрне аяктан ега, өчәре-дүртәре тоты- « нышып баралар...
Александр Кириллович Шубин — НГДУ тарафыннан билгеләнгән штаб л> начальнигы кайларда гына булмады ул көннәрдә! Машиналар кабынма- са, ул анда. Торбалар вакытында килеп җитмәсә, ул анда. Әле генә д больницага кереп бара иде, икенче карасаң, кибеттән чыгып килә. Ko- u тельняларда, мәктәпләрдә, НГДУда... Миңа да йокы тигәне юк. Хатын < белән өч-дүрт көннән соң гына очраштык. «Яңа ел котлы булсын!» дим. Ул, коты чыгып, миңа караган. «Сиңа сары төшкән бит, күзләреңне күр әнә!» ди. Юк, сары ук төшмәгән иде, сөрем-төтеннән, сварка утыннан, йокысызлыктан барыбызның да күзләренең төсе үзгәргән иде.
Пенсионер коммунистлар бик нык ярдәм итте. Менә Нәҗип агай Дәүләтшин, элек колхоз председателе булып та эшләде, соңрак Райфо мөдире булды Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Ничәмә-ничә квартирага кереп, җылы сүз, тәмле теле белән ничаклы кешеләрнең сынык күңелен күтәрмәде ул! Ә йортларда төрле хәлләр, төрле язмышлар бар, имчәк балалары, хәлсез авырулар...
Халыкны күчерү турындагы уй күңелгә кереп тә карамады. Халыкның шул кадәр дәррәү, бердәм булып эшкә керешүе, дәрте, егәре ничектер ул турыда сүз кузгаттырмады. Андый сүз, андый тәкъдим кешеләрне җәберләү булыр кебек тоелды. Бик күпләр чын күңелләрен биреп, авырлыкны җиңеләйтергә тырыштылар. Алай да ике кеше турында аерып әйтәсе килә Аларның берсе НГДУның партоешма секретаре Альберт Ситдыйков булса, икенчесе икмәк ташу машинасы шоферы Газизә Нуриева.
Альберт Шәйхулловичка бер төп сыйфат хас — ул нәкъ кирәгендә иң кыен урынга килеп чыга белде, нәкъ кирәгендә сүзен тапты. Эш тукталып калган чакларда да, ул килеп чыккач, күңелләр үзеннән-үзе күтәрелә, дәрт өстәлә иде. Ә Газизә Нуриеваны бөтен поселок «туендыручыбыз!» дип атый Хәзер дә аны шулай дип йөртәләр. Хаклы исем! Без икмәкне Азнакайдан яки Актүбәдән ташыйбыз. Газизә ханым ке- ненә ике рейс ясый. Көндезге 12 дә һәм кичке 5 тә алып кайта. Шушы режимнан чыкмас өчен ул салкын буранлы көннәрдә ничек тырыша иде. 1972 елдан бирле НГДУ Орсында эшләп хөрмәт казанган бу ханым ул көннәрнең героена әверелде! Пөхтәдер үзе, матур киенә, тырыш, уңган. Иң әшәке бураннарда да юлын табып, җаен табып, кайда урагъм ишегалларыинан үтеп, кайда машинасын трактордан сөйрәтеп, икмәкм* вакытында алып кайтып торды.
Насос станцияләре эшли башлады, котельнябыэ җанланды. Без
әкренләп йортларга су. җылы бирә башладык. Куркыныч безнең өчен узып бара иде инде...
Исмәгыйлов белән очрашканнан соң минем Александр Кириллович Шубинны күрәсем килә башлады. Очрашкан һәрбер кеше аны «тылсымчы ул, чын тылсымчы!» дип яратып атады.
Александр Кириллович терекөмеш кебек җитез, ачык чырайлы, көләч кеше икән. Мин аны, кылган гамәлләренә карап,, өлкәнрәк яшьтә дип күз алдына китергән идем, юк. яшь икән, ярта яшьләрдә генә. «Ничек булды? Ничек таптыгыз? Ничек кигереп өлгерттегез?» дигән сорау ларым аны гаҗәпләндерде. Александр Кириллович күзләрен зурайтып беравык миңа карап торды.
— Башкача ничек булуы мөмкин соң? — дип, ул сорауга сорау белән җавап бирде.— Без бит нефтьчеләр. Табигать белән ел тәүлегенә көн саен очрашып, көрәшеп яши торган кешеләр. Башка һөнәр ияләре үпкәләмәсен, әмма нефтьчеләр үзгә камырдан әвәләнгән затлар!
Соңыннан да мин җәлилчеләрнең, гомумән, Әлмәт ягы кешеләренең нефтьчеләр без» дип аерым басым ясап әйтүләренә игътибар иттем ■Без колхозларның хәлен аңлыйбыз, чөнки без — нефтьчеләр», диде юлда бер иптәш. Нефтьче дигән сүз һөнәр, профессия иясен белдерүче берәмлектән тыш, эчке, тирәнрәк һәм киңрәк бер мәгънә алган, бу исем нәселдән-нәселгә күчеп, горурлыкны да, җаваг.лылыкны да, мактанычны да, туганлык җепләрен дә аңлата икән! «Без нефтьчеләр һәм башкача булуы мөмкин дә түгел!» — диде Шубин беренче сүзеннән үк. Аңа ышанмыйча мөмкин түгел иде.
— Без поселокның үзендә генә тәүлеккә ун мең кубометрдан артын су кулланабыз... Ул көнне су кичкә кадәр бөтенләй булмады. Котельня иртәнге сәгать тугызда туктады. Катастрофаның күләме 2 январьда иртән генә тулаем мәгълүм булды, һәм, ышанасызмы, шушы бер көн эчендә, без торак йортларның туксан процентын коткарып калдык. Без кереп карамаган бер генә квартира да калмаган иде. Газосварщиклардан ун звено төзедек, аларга ныклы график булдырдык. Алар һәр йортта, Һәр подъездда иң элек бер рәт квартирларны җылытып чыктылар. Күршеләр шул квартирларда яшәп торды. «Нигә минем квартираны алдан җылытмыйсыз?» дип дәгъвалаучылар булды, ләкин алар телгә дә алмаслык аз иде. Сварщикларны бәйрәм сые белән кызыктырып, ярты куеп юлдан яздырырга маташучылар да булгалады, әмма гомуми тәртип бозылмады! Олылык хөкем сөргәндә, вак-төяк белән алданулар оят бит ул!.. Суыкны күрдек, әмма җылылыгы да җитәрлек булды! Кайнар иде безнең өчен көннәр!.. Ә Җәлилдә кышын гел салкын була. Әлмәткә шалтыратасың, «суык» дип зарланасың, ышанмыйлар.
— Бу юлы ышандылармы соң?
— Бу юлы ышандылар! — дип көлә Шубин...
Больницаның баш врачы озынча буйлы, ябык, какча кеше. Озын бармакларын тезе өстенә куеп ял иттерә. Хирург икән. Дөресрәге, универсаль врач, «балалар врачы да булырга туры килә, башкасы да!». Әдип Ибраһимовка кырык биш яшь.
— Салкыннар штурм башлаганда, бездә туксанга якын авыру бар иде. Күбесен өйләренә яки уңайлырак квартирларга урнаштырдык. Врач- пар бер көн калдырмыйча, алар янына барып дәвалап йөрделәр. Больницабыз салкыннан бик зур зыян күрде, торбаларның күпчелеге эштән чыкты, стояклар шартлады. Эш шул кадәр җитдигә әйләнде, белгечләр, «май урталарына ремонтны тәмамлый алсагыз — сөенегез!» диделәр. Ярты елга больницаны ябу куркынычы туды... Больница сафтан чыккач, миңа бәләкәй генә шок булды, гадәттән тыш салкыннарда, грипп башланса нишләрбез дип курыктым. Чәч агарды, бигрәк тә уң як чигә ча-ларды Халык арасында салкын тидерүчеләр булгалады, әмма чир таралмады, грипп ябырылмады. Мин моны халыкның югары рухы, киерен
ке хезмәте белән аңлатам. Чирләргә беркемнең дә вакыты юк иде. Безнең медперсоналны гына алыйк. Арадан элек буяучы, штукатур, слесарь булып эшләгән кешеләо табылды. Яңа «һөнәр ияләре*: барлыкка килде; врач-слесарь, сестра-штукатур һ. б. Үз көчебез белән кыска арада больницаны аякка бастырырга булдык. Партком секретаре Альберт Шәй- хуллович торбалар табарга булышты. Көне-төне чабабыз, ә һәркемнең * өендә үз проблемалары бар! Берәүнең дә өе ягылмаган! Мәсәлән, ми- з нем квартирда малайлар көне буе хоккей уйный. Телевизорны капка < итеп, бер-ике шайба кертеп куймасалар ярар иде дип, хатын белән = очрашканда сөйләшеп алабыз... Киеренкелек югары рух, коллективизм * хисе тудыра. Безнең халыкка бердәмлек рухы бик нык сенгән икән! 2 Элегрәк иптәшләр арасында үзара тарткалашып алулар да була иде, х ул көннәрдә хезмәт дисциплинасы ныгыды, бер-беребезгә хөрмәт артты! 5 Чын күңелдән бер җан булып тырыштык һәм 25 январьга беренче авы- a руларыбызны больницага кабул иттек! Үзенә күрә олы бер җиңү, бәй- н рәм иде бу...
Шубин һәм Ибраһимовлар белән очрашканнан соң, мин шундыйрак ф фикергә килдем: әйе. авыр хәлләрдән дә тормыш мәгънәсе табып була я икән. Коллективлар авырлыкта, кыенлык килгәндә тагын да ныгып, кө -J чәеп калганнар. Совет кешеләренә хас бу гүзәл сыйфатның тормышы- * бызның мәгънәсе, яме һәм мактанычы булуына Җәлилдә тагын бер тап- с; кыр инандым. с: 7. Ул да Әлмәт ягы егете...
«Җәлилнефть» идарәсенең начальнигы Шәфәгать Фәхразович Тәхә- ветдинов белән без берничә көн дәвамында очрашып, аз-маз фикер алышып йөрсәк тә, тиз генә ныклап бер утыра алмадык. Ел ахыры җиткән көннәр. Идарә начальнигының һәр сәгате генә түпел, һәр минуты исәпләнгән булып чыкты. Берләшмәгә дә чакырып алалар, аңлыйм, ел азагында кичектермәс уртак мөһим мәсьәләләрне хәл ител калырга кирәк. Идарә интереслары берчакта да берләшмә интересларыннан аерыла алмый. Ә республикабызда гына түгел, илебездәге иң эре производство берләшмәсенең ел азагына хәл итәсе мәсьәләләре байтак җыела. Идарәдә дә эшләр шома гына бармый. Мин барында, мәсәлән, Уфадан бензин төягән цистерна вагоннар килеп җитмәде. Җәлилдән Бөгелмәгә, Чаллыга киткән дәү-дәү машиналар ике көн рәттән буш әйләнеп кайттылар. Мәсьәлә бик җитди, үтә борчулы һәм тиз арада хәл итүне таләп итә иде. Идарәнең үзендә запас чикле.. Бензин менә-менә бетәргә тиеш. Вахта машиналары, ашыгыч ярдәм, янгын, авария маши-налары бар... Ул ике көндә мин Шәфагать Фәхразович янына керергә кыймадым. Урта буйлы, базык тәнле, кара тутлы йөзле, җитез хәрәкәтле иптәш бу ике көндә сирәк елмайгандыр.
Кичләрнең берсендә мин аңа үзем алданрак әзерләгән «сораулыкны» тапшырдым, «мөмкин булса, уйлана торыгыз!» дидем.
Ниһаять, кичләрнең берсендә, тагын да мәшәкатьлесендә, без аның эш бүлмәсендә икәүдән-икәү генә калдык. Тәэминатчыларның «йоклап калуы» аркасында, бензин һаман килеп җитмәгән, бар булган запасны куллану хокукын НГДУ начальнигы үз кулына алган иде, шуңа күрә безнең әңгәмәнең өзелүе мөмкинлеге бар, «бензин мәсьәләсе» нефтьчеләр өчен бик нык кискенләшкән иде Алай да Шәфагать Фәхразович тыныч күренде, кулында минем кәгазь. Сорауларга номер сукмаган идем, ул «буш вакытыгыз ничек уза?» дигән сорауга зур итеп «берле» саны куйган иде.
— Ни өчен «беренче»ме? — диде ул.— Буш вакыт безнең иң авырт
кан җиребез. Алда бу мәсьәлә тагын да кискенләшәчәк әле! Сүз бер минем генә буш вакытым турында бармыйдыр дип ышанам. Әйе, хезмәт белән буш вакыт аерылгысыз бәйләнгән... Инде килеп әйтсәк, мин шушы төбәктә, Әлмәт районында тудым. Габдрахман авылында. Нефть безнең буын өчен бер чакта да ерак хыял булмады, ул безнең көндәлегебез, чынбарлыгыбыз иде. 1953 елда, беренче класста укыганда, беренче тапкыр буровойга бардык Экскурсиягә. Буйга бик кечкенә малай идем әле. Зур-зур абыйларның дәү, мәһабәт манара тирәсендә бер дә каушамыйча, курыкмыйча эшләп йөрүләрен күреп хәйран калдым. Салам түбәле өйләр арасыннан кем нинди олы юлга чыга бит, берәүләр зур шәһәрләрне күреп, иң көчле тәэсир алып кайта, икенчеләр диңгез күреп шакката, ә безнең янга тәэсирләнерлек нәрсә — нефть үзе килде. Габдрахман мәйданын эшкәртә башлаган чак иде. Безнең йвыл басулары гүләп-гөрләп торды. Кыскасы, без нефть белән бергә үстек. 1963 елда, диплом яклар алдынан, практиканы «Туймазы- нефть» трестында слесарь булып башладым да, бораулаучы ярдәмчесе булып тәмамладым. Ике елдан, Октябрем нефть техникумын тәмамлап, Әлмәткә эшкә кайттым. «Әлмәтбурнефть» трестының өченче бораулау конторасында бораулаучы булып эшләдем, аннан производство бүлегендә өлкән инженер булдым. Шуның белән «бораулау эшләрен»дә минем миссиям тәмамланды. Нефть чыгара башладым. Башта оператор идем, аннан җир асты ремонты мастеры, скважиналарны ремонтлау цехы начальнигы урынбасары, катлам басымын саклау цехы начальнигы, кыскасы, тугыз ел гомеремне нефть чыгару эшенә багышладым. Байтак баскычларны уздым, һәр эшне үз кулларым белән башкардым, һәр процессны үз күзем белән карап үткәрдем. Җитмеш сигезенче елның апрелендә чакырып алдылар да... «Җәлилнефть» идарәсенә җитәкче итеп билгеләделәр. Эшкә хирыс идем! Сүз арасында әйтеп узыйм, алтмыш тугызынчы елны өйләндем. Өйләнгәнче «буш вакыт» турында уйлап та караганым булмагандыр! Өйләнгәч, белә башладым. Анда да, «бүген җиңеләя эш, иртәгә җиңеләя» дип, үзеңне һәм өйдәгеләрне ышандырып йөрисең. Ә табигать, нефть, скважиналар, кайсы гына тармакта эшләсәң дә, гел яңа, көтелмәгән хәлләр китереп чыгара. Буш ва- хьпгны уртам итәр өчен хатыным Венера белән читтән торып нефть институтын бетердек. Ул да хәзер дипломлы инженер, производство бүлегендә эшли. Улыбыз Рөстәмгә — унбер, кызыбыз — Светланага биш яшь...
Идарә начальнигы итеп билгеләнгәч, Венера «инде хәзер эшең беркайчан да бетмәс», дип куйды. Мәгәр зарланмады, «Көчеңә ышансаң, алын! Мин сиңа ярдәмче булырмын!» — диде. Моны нигә аерып әйтәм дигәндә, гаиләдәге дуслык, ышаныч, бер-береңә хөрмәт — әлеге дә баягы «буш вакытмка бик нык бәйләнгән! Хезмәт кешесенең гаилә ныклыгы дөрес яшәү өчен бик кирәкле! Әгәр кеше өендә дә җан тынычлыгы тапмаса, харап аның тормышы!
Коллектив һәм җитәкче. Мин моның әһәмиятлелеген яшьтән үк сизенеп килә идем, зур коллектив белән җитәкчелек итә башлагач, бу мәсьәләнең «девон ятмаларына» төшеп җитә яздым... Беренчедән, сиңа кадәр коллективта байтак җитәкчеләр эшләп киткән була. Кешеләрнең эш стиле һәрвакытта да бер төсле булмый. Була да алмый. Заман, технология үсеше һәм башка бик күп сәбәпләрдән тора ул эш стиле. Җитәкченең шәхси сыйфатлары да мөһим урын тота. Мин килгәнче, идарәнең эшендә еш кына өзеклекләр булып алгач, план үтәлмәгән. Әмма эшне кабул итеп алгач, мин үземә кадәр эшләгән иптәшләрне тәнкыйтьләүдән башламадым. Алармы телгә дә алмадым. Алар калдырган мирасны кабул итеп алгач, анализ ясагач, үткәндәге кыенлыклар белән үз хәлемне җиңеләйтергә, зарланырга тотынмадым. Эшкә тотындык Нефтьче хезмәте тәүлек буе, айлар-еллар буе тукталып тормый. За-
вод-фаЬрикаларда эш никадәрле катлаулы булса да, бер урынга тупланган, ә нефть промыселлары кайдан-кая җәелгән, объектлар таралып утырган Автоматлаштырылган идарә пунктлары әле төп бурычларын үтәүгә ирешмәгәннәр, кыяр-кыймасрак кына үсеп киләләр.
Ныклы ритм булдыруның җиңел түгеллеген белә идем. Иң элек шуны сиздем идарәнең артта калуы һәм план өзелү белән кайбер ф звено җитәкчеләре килешеп яши башлаганнар. Байтак иптәшләр, отчет _ бирер вакыт җиткәч, җыйналганнар да, баш кашып, «каян, кемнән 5 нефть алып торабыз инде?» дип аптырашып утырганнар, һәрбер җи- и тәкче, һәрбер нефтьче, кайсы тармакта утырса да, үз көчен сизәргә, 2 үз көченә ышанырга тиеш иде! Коры сүз белән генә ышандырып бул- 6 мый, яңа технологик алымнар кертергә, кыю рәвештә ярыш утын ка- ? бызырга кирәк иде! Мин килгәнче, идарәдә «коры кеше, усал» дигән 5 хәбәрләр таралган иде. Ишеттерделәр! Мин бу хәбәрне юкка чыгарыр- и га ашыкмадым, усаллык белән дә алдырьтрга тырышмадым. Белгечләр, < мастерлар белән һәр скважинаны диярлек күздән кичереп чыктык. < «Нефть бар, ятмалар тере, ала белергә генә кирәк!» дигән уртак карарга килдек. Иң мөһиме: нефть бар! Алда торган бурычларны чишү — безнең эш! Андый-мондый юк сәбәпләр табып, авырлыкны башкаларга ® йөкләмәскә, артка чигенмәскә! Менә минем максат шул. Мин моны иптәшләрдән яшермәдем Кешеләр үзләренә дә, миңа да ышанырга тиеш- ч ләр иде. Әтием Фәхрази, аңа хәзер җитмеш яшь, «тормыш үзе университет ул, балам, үзе өйрәтә!» дип кабатларга ярата иде. Тормышны з университет дәрәҗәсенә күтәрә белергә генә кирәк Меңләгән нефть- u челәрне берләштергән коллектив белән яңачарак тәҗрибәләр үзләш- < терә башладык. Югары, күкертле горизонтларны эшкәртә башлаган идек. Көткән нәтиҗәләргә ирешә генә алмыйбыз бит! Скважинага насосны төшерәбез, бер көн эшли, ике — яна! Берне төшерәбез, икене. Яна! Бу ни хикмәт? Бүгенгедәй хәтеремдә номеры да. 15 848 нче скважинага киттек Теңкәгә тигән скважина! Ачыкланды: насосларны нефть чыга торган катламнардан аскарак төшергәннәр! һәр скважинаның үз холкы бар, һәр скважинаның насос төшерү тирәнлеген, режимын табу өчен атналар буе промыселларда яттык. Атналар буе өйгә кайтмадык! Күкертле нефть чыгаруны бермә-бер көчәйттек Май аенда тәүлеккә алты йөз тонна нефть ала башладык Әлеге скважина 30 тонна урынына 120 тонна бирде
Икенче проблема — җир асты ремонты мәсьәләләре Җитди проблема! Яхшыртырга кирәк, яхшырту — кадрлар белән ныгыту дигән сүз дә иде. «Югары сыйфат бригадалары» оештыра башладык. Өметебез артты. План үтәлә башлаган атналарда, 16 нчы июнь көнне Җәлил өстеннән давыл узды Кырыктан артык электр баганасы ауды, кабельләр өзелде. Эш тукталды Якшәмбе көн иде Июнь Халык таралган Бөтен транспортны күтәреп, электрикларны аякка бастырдык «Идарә эшенә куркыныч яный!» Белгечләрнең, эшчеләрнең намусын, ныклыгын, эшкә бирелгәнлеген сыный торган кискен моментлар була. Бу да шуларның берсе иде. Авария китергән зыяннан ике тәүлектә котылдык. Мондый бердәм коллектив белән зуррак максатлар да куярга мөмкин икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана бардым.
Еллык планны үтәп килгәндә генә, ел азагында, көтелмәгән, күрелмәгән салкыннар килде. Суыкларга әче бураннар ялганып китте. Табигать кышның кыш буе безнең җанны алырга тырышты! Сез ул вакыйгаларны беләсез, бик күп кешеләр белән очраштыгыз. Мин җәлилчеләр- нең ул кыштагы яшәешен батырлык дигән олы бер сүз белән генә атар идем. Кышкы суыклар, аварияләр безне тагын ритмнан чыгардылар. Тик без аптырап калмадык. Планны дүрт ай үти алмасак та, аннан ныклы графикка кердек, үтәлми калган әҗәтләребездән дә котылдык.
План үтәлү —коллективның көчен ныгыта. Авыр сынауларда мин
шуңа ышандым. Бер мин генә түгел, иң мөһиме, моңа коллектив ышанды. Моның беренче дәлиле — планны тотрыклы үтәп баруыбыз булса, иненче дәлил — кадрларның эштән китү-китмәү мәсьәләсе. 1977 елда эштән китүчеләр саны, идарә буенча, 17 процент булса, 1980 елда бу сан ун процентка төште.
План үтәлеше — коллективның мөмкинлеген дә арттыра. НГДУ каршында ярдәмче хуҗалык оештырдык, дуңгызлар симертәбез, хәзер фермабызны ныгытабыз, киңәйтәбез. Кибетләрдә сөт, май, ит өзелми диярлек. Озак еллар идарәдә эшләгән алдынгылар өчен уңайлы коттеджлар салабыз, торак фондын арттырабыз. Менә дигән санаторий- профилакториебыз бар...
Дөрес яшәү уен түгел, тормыш итү беркемгә дә җиңел генә бирелми. Ә яшьләребез арасында бик тиз җиңеллеккә омтылырга теләүчеләр бар Ул бер кулы белән эшкә керешергә гариза язса, икенчесе белән һәйбәт квартир таләп итеп кәгазь тутыра. Без сигез квадрат метрлы бүлмәдә бәби үстердек, хатын белән икебез дә кичке институт тәмамладык. Зарланмадык. Әйе, хак, хәзер нефтьчеләрнең белем дәрәҗәләре үсә, тормыш шартлары күзгә күренеп яхшыра. Үзгәрешләр бик нык сизелерлек булса да, кеше һәр очракта да кеше булып калырга тиеш Җитешсезлекләр һәркемдә дә бар. Кеше башкаларныкын гына түгел, үз җитешсезлеген дә күрә алсын. Моның өчен көч кирәк. Үз җитешсезлегеңне күрә алу — үзең белән үзең көрәшү ич ул! Эш яраткан кешене олылыйм. Булсынга дип йөргән кешеләрне олылыйм. Ил төкерсә, күл була — массалар бер фикердә тырышканда, фикер көчкә әйләнә. Коллективны бер фикергә китереп җиткерү җитәкченең төп бурычларыннан берсе дип саныйм. Җитәкче кешенең эше, тормышы, гамәле, мөнәсәбәте һәммә кеше өчен үрнәк дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа инанам, шуңа омтылам. Шәхси мисал, ышандыра алу көче,- кирәк чагында нык куллы да булу — болар безнең эштә бик зур әһәмияткә ияләр
Эш — яңалык ул. Бүгенге көн кичәгегә охшамаган. Аның иртәгәсе бүгенгегә охшамасын дисәң, уйларга, эзләнергә, табарга туры килә. Чыгарыла торган нефтьнең һаман сулана баруы өр-яңа проблемалар тудыра Күкертле нефтьне тоздан һәм судан арындыру иң катлаулы эшләрнең берсе булып санала Күкертле «кара алтынины чыгаруның күләме арткан саен хәл тагын да кискенләшәчәк. Элек без күкертле нефтьне турыдан-туры Әлмәткә озата торган идек. Күпме көч, энергия сарыф ителә иде Хәзер үзебездә чистарту җайланмасы өлгерттек. Тәүлек саен дүрт мең ярым тонна «кара алтын»ны әзер килеш озата быз Өгмәттәге куәтләрнең киеренке эшен киметтек. Установканы, Үзбәк I азизович идеясен тормышк^ ашырып, үз көчебез белән башкардык. Баш инженерыбыз Нигъмәтуллин Ш. Ш , баш технолог Каюмов Р. К.. автоматлаштыру цехыннан Кузьмин, Әфләтүнов, Шәрипов иптәшләр зур эш башкарды Тормыш бары тик җиңү баскычларыннан гына тора.
Инде хәзер «буш вакытика тагын әйләнеп кайтыйк... Буш вакытым калса, улым, кызым белән булырга тырышам. Кармак салып, җылы җирдә яр буенда утырырга яратам Янган утка һәм аккан суга карап, әллә «иләр уйлап бетерергә була! Үз тормышымны нефтьтән башка күз алдына китермим Атналар буе арып эшләгәндә төннәрен төш күрергә дә вакыт юк. Якшәмбе төшләрендә дә гел нефтьне күрәм. Нефтьче булмасам, бу дөньяда ничек яшәр идем икән, дип сискәнеп уйлап куям Нефтьче булуым белән горурланам. Менә икенче миллиард тоннага якынлашабыз. Илебез Татарстаннан ике миллиард кара алтын алачак! Мин моны үз тормышымдагы иң зур, мәңге онытылмаслык вакыйга дип саныйм. Татарстан нефте, нефтьчеләрнең хезмәте — олыбермогҗизау л!..
Буш вакыт дигәннән, сүз бер минем турыда гына бармый дип киле-
шенгәи идек. Технология процессы камилләшә барган саен, кул хезмәте азайган саен, коллективның буш вакыты гел арта торачак. Без коллективның буш вакыты белән идарә итәргә өйрәнергә бурычлы Поселокта спорт, ял, күңел ачу урыннары бер-бер артлы ачыла, киңәя бара. Коллективның буш вакыты турында кайгырту—безнең иң төп бурыч- ларыбызның берсе. ♦
3 8. Йомгаклау сүзе
О
X
Ике миллиард тонна — буыннарның ил алдында йомгаклау сүзе дә х ул. Җәлилчеләр арасында йөреп, мин иң әүвәл әнә шуңа инандым. Күз £ алдымнан «кара алтын» чыгаручыларның бик күп вәкилләре узды: та-* с. тарлар, руслар, чувашлар. Якташлар, үз җиребез вәкилләре, читтән <килүчеләр. Хәзер алар һәммәсе дә горур бер исем йөртә: җәлилчеләр. •" Мин аларның бүгенгесен күрдем, киләчәкләренә ышандым. Башта үзем ф очрашкан бик күп кешеләр турымда бәйнә-бәйнә язып чыгармын дип с ниятләгән идем, әмма җәлилчеләрнең эше, көнкүреше белән ныграк “ таныша барган саен, моның мөмкин түгеллеген күрдем Нинди афәткә баш бирмәгән нефтьчеләрнең ул атналардагы яшәвен бер сүз белән атарга мөмкин — Батырлык! Җәлилчеләр минем күңелемне, уйларым- Е ны яңартып, тормышның кайнар сулышын өстәп озатып калдылар. Әлбәттә, алдагы тормышымда, әсәрләремдә ул батырлар, аларның газиз __ хезмәтләре чагылыш тапмый калмаслар. Алай да, менә бүген, зур тантаналар алдыннан, берничә кешенең исемен атамасам, күңелем почмакланмас кебек! Иң элек, үземнең чордашларым турында. Менә, ике дус — кордашлар, икесе дә коммунистик хезмәт ударнигы, нефть про-мышленносте отличниклары, икесе дә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Икесе дә 5 нче участоктан. Әмир Надыйров—беренче промыселда мастер, Муса Әхмәтгәрәев — өлкән оператор. Беренчесе нефтьтә — 28 ел, икенчесе чак кына азрак — 26 ел эшләгән. Тоташ стаж. Күчмичә. Икеләнмичә. «Нефть өчен көчне жәлләмәдек»,— диләр алар бер авыздан. «Ничек иде? Хәзер ничек?! Аерма нәрсәдә?» дип белешәсем килә. Чөнки, менә алар, тарихны тудыручылар, хезмәт батырлары. Чирек гасыр гомерләрен һич икеләнмичә Татарстан нефтенә* багышлаган кешеләр. Чәчләре чаларса да, яшь әле алар, кыяфәтләреннән көч-дәрт бөркелеп тора, сүзләре сайланып чыга, фикерләре төгәл, үткәннәре тәҗрибәгә бай.
— Без башлаганда һәр скважинага алты-җиде кеше хезмәт күрсәтә иде, — дип башладылар алар, берсенең сүзен икенчесе тутырып.— Хәзер алты-җиде кеше 100 скважина карыйбыз. 21-22 скважинага бер оператор. Элек парафин теңкәгә тия иде. Кыргычны сменага өч-дүрт мәртәбә төшермәсәң, бетте баш! Хәзер парафинны күргән дә юк. Торбаларга реагент җибәреп, юдыртып кына алабыз. Скважина тамагындагы бәйләвечне — манифуль сызыгы дибез без аны — парафин утыруга сүтел ала идек. Шыплап тулган парафинны ваклап, тачкалар белән читкә ташыл яндыра идек. Егерме бишәр тачка тәгәрәткән чаклар була иде. һәр скважина янында күз көеге — факель янып утыра иде. Юллар начар, техника җайланмаган Начальство дә тракторга утырып йөри иде ул чакта! Шуннан китте үзгәрешләр, китте, өлгер генә! Юллар салынды, техника артты, төрлеләнде. Батырма электр насосларының өр-яңаларын уйлап чыгардылар. Хәзер алар икешәр, өчәр ел эшли. Безнең бишенче участок җитмеш тугызынчы ел планын арттырып үтәде. Берләшмә буенча беренче урынга чыкты. Ә авыр ел иде бит! Уңышның сере нәрсәдәме? Дөрес, техника белән кораллану үсә, үзгәрә, камилләшә тора. Юллар да әйбәт, эш шартлары да акрынлап алга
■к >■ » м ю
33
бара. Тәэминат әйбәтләнде! Менә дигән йортларда торабыз. Иң мөһиме _ без алдынгы тәҗрибә белән коралландык. Тәҗрибә — узганнарга нәтиҗә генә түгел бит ул, алдан күрә белүчәнлек тә. АлдАн күрә белү- чәнлек эштә ышаныч, ныклык, төгәл график, ныклы планнар тудыра Нефтьтә бик күп нәрсәләрне алдан чамаларга, тирәнтен күрә белергә кирәк... Киләчәккә ышанычыбыз зур. Шунысы да бар, без өч-дүрт елдан пенсиягә китәчәкбез. Участокта күбебез өлкәннәр Яшьләр азрак, яшьләр җитми. Татарстанда нефть чыгаруның кимүе яшьләрне куркытмасын. Алдагы эшләребез дә бихисап! Мәсәлән, хәзер скважиналардан 50—60 процент су килә! Су өлеше алда тагын да артачак. Проблемамы бу?! Ниндие генә әле! Эзлә, ян, тырыш!..
Акыллы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле чордашларым!
Эзләү һәм эзләнү. Табу һәм җиңү! Максатка ирешү. Ил тормышы белән янып яшәү. Бу — җәлилчеләрнең көндәлек тормышы. «Күкертле нефть чыгара башлау үзе генә дә күпме яңа мәшәкать өстәде,— дип башлады сүзен җир асты ремонты мастеры Наил Вәлиев.— Күкертле нефть клапаннарны ашый, торбаларны тизрәк туздыра, штангалар черек җеп кебек өзелә!.. Әллә никадәр яңа авырлык тудырды күкертле нефть. Инженерыбыз Ю. А. Закиров яңа насос эшләде. Алты скважинага аның ысулы белән әзерләнгән штангаларны төшердек, 6—7 ай өзелмичә эшләделәр. Тырышкан таба!» Наил Вәлиев КПСС члены, Остазлар советы члены, Татарстанның атказанган нефтьчесе, нефть промышленносте отличнигы.
Менә тагын бер ветеран. 1963 елдан — Җәлилдә. Гел нефтьтә. Кузьмин Геннадий Николаевич. «Поселоктагы беренче йорттан квартир алган кеше мин. Буйдак булганым өчен бирделәр. Шофер булганым өчен. Кибет юк, мәктәп юк, клуб юк. Гаиләсе булганнар килергә базмый иде. Квартирны ачып кердем, тәрәзә төбенә егерме сантиметр кар утырган. Төрле яктан дулаган җилне туктатыр шык юк иде ул чагында. Юлларда өчәр метр кар ята иде!»
Өлкәннәр янында яшьләр. Белемле, төпле фикерле инженерлар. Нефть әнә шундыйлардан яңа сүз, яңа адымнар, яңа җиңүләр көтә. Өченче миллиард тоннаны алар чыгарырга тиеш. Катламнарда басым саклау цехы начальнигы Марат Фәсхетдинов белән очрашабыз. Аңа утыз өч яшь. Югары белемле, Уфада нефть институтын тәмамлаган. Шуннан бирле Җәлилдә. Җитәкче булып күптән түгел генә эшли. Җаваплылыкны бөтен күңеле белән сизә. «Салкыннар безнең өчен куркыныч иде! Безнең хуҗалыкны күз алдына китереп карагыз: мең чакрымнан артык су куу торбалары. Утыз насос станциясе, һәммәсе 300 скважинага су кудырып тора. Тәүлеккә алтмыш тугыз мең кубометр су кудыртабыз. Ә безнең эш җайланмалары илле градус салкынга дип көйләнмәгән. Кешеләребез нык, алар салкынны да җиңә ала. Ә механизмнар? Көн суыта башлагач ук, операторлар үзләре шалтырата башлады: «Бездә ни хәлләр? Нәрсә эшләргә?!» Диспетчерлыктан өч көн чыкмадык. Бик күп торбаларның, насосларның язмышы кыл өстендә иде. Байтак операторларыбыз авылларда яши. Мәсәлән, Мәхмүт Гыйльфаноө 125 нче КНСка хезмәт күрсәтә. Сугыш һәм хезмәт ветераны. Авария факелы янганын күреп, ул станция янына ашыга. Атка утырып чаба, һәм ике тәүлектән артык шуннан китми. Насослар туктаган була, манометрлар туңа. Ул солярка ягып, иске шиннар яндырыл, станцияне туңудан саклап кала. «Үзем түздем, атны ничек туздерермен икән дип кенә борчылдым»,— дип шаяртты ул соңыннан.
Производствоны автоматлаштыру цехы электригы Борис Михайлович Граханцев та бәйрәм табынын ташлап эшкә ашыга: «Җәлил поселогына 63 нче станция су кудыра иде. Ул да туктады. Сап-салкын. Металлны ап-ак коры бәс сарган. Бияләйне салып, бармакны тидереп карасаң, бармак кайнар суга тыккан шикелле кабарып, куыкланып чыга! КНС-
ларда КИП дил аталган приборлар тора һәр станциядә 12—14 прибор. Алар һәр скважинага күпме су кудырылуын билгеләп, языл баралар. Сизгер һәм кыйммәтле автоматлар. Боларның һәммәсен суыктан саклап калу ечен күлме көч түгелгәнен төгәл генә берәү дә белми. Чөнки андый сизгер автоматларыбыз юк! Тәүлек буе керфек какмыйча, тө- тен-сөрем эчендә кайнаган мастер-операторларны, өзелгән кабельләрне үзәк өзгеч җил-бураннарда багана башларына менеп ялгаган монтерларны бер язмада гына санап чыгу мөмкин түгел. Әмма аларның - һәммәсенә дә уртак булган бер мактаулы исемне атап китәргә кирәк: совет кешеләре алар, Татарстан нефтьчеләре. Җәлилчеләр. Алар шушы атаклы исемнәрне хаклы рәвештә йөртәләр, шушы данлы исемнәрне үз хезмәтләре белән баеталар, мәгънәсен тирәнәйтәләр.
Дан сезгә, дусларым, җәлилчеләр!..
Инде Җәлилдән кайткач, сиксәненче елның соңгы көннәрендә, 30 декабрь да газеталарда мондый информация басылып чыкты:
«Ел тәмамланып килгәндә «Татнефть» берләшмәсе коллективы зур җиңү яулады. Ул, 23 декабрьда сыек ягулык чыгару буенча бишьеллык планны үтәп, илебезгә 466 миллион тонна «кара алтын» озатты. Бу уңайдан «Әлмәтнефть», «Җәлилнефть», Леииногорск идарәсе коллективлары сизелерлек өлеш керттеләр.
Татарстан нефтьчеләре ел ахырына кадәр илебезгә бу бишьеллыкта планнан тыш 750 мең тонна сыек ягулык бирәчәк»
Бу хәбәр күп меңләгән нефтьчеләр хезмәтенең бишьеллыгына мәдхия булып яңгырады.
«...сыек ягулык бирәчәк». Әлбәттә! Булыр, планнар үтәлер, җиңү артыннан җиңү килер Чөнки Татарстан нефтенең язмышы гүзәл кешеләр кулында. Чын кешеләр кулында. Совет каһарманнары кулында. Могҗиза тудыручылар кулында.
1981 ел. яннарь — апрель. Әлмәт Җәлил - Казан